Логотип Казан Утлары
Публицистика

Н. В. ГОГОЛЬ

 


I
Н. В. Гогольнең «Үле җаннар» исемле
поэмасы басылып чыккач, В. Г.
Белинский: «Гоголь — бөек талант, даһи
шагыйрь һәм хәзерге Россиянең иң
алдынгы язучысы», — дип язды.
Н. В. Гоголь иҗаты, А. С. Пушкин, М.
Ю. Лермонтов иҗатлары белән бергә, рус
әдәбияты тарихында яңа чорны — реализм
чорын башлап җибәрде. Реалист
художник үзенең гаять бай иҗатында
һичбер вакытта онытылмаслык
художество образлары, художество
типлары, художество картиналары
тудырды. Пушкин һәм Лермонтов кебек
үк, Н. В. Гоголь әсәрләре дә рус классик
әдәбиятындагы гаять бай телнең җанлы
үрнәге булдылар. Алар- ның бай иҗат
тәҗрибәләрендә рус иҗтимагый
фикеренең, рус әдәбиятының Герцен,
Тургенев, Островский, Лев Толстой,
Салтыков-Щедрин, Некрасов кебек
атаклы кешеләре тәрбияләнделәр. Рус
классик әдәбиятының тарихи әһәмиятен
бәяләп, 1912 елда А. М. Горький болай дип
язды: «Рус әдәбияты үзенең демократизмы
белән, иҗтимагый тормыш мәсьәләләрен
дәртләнеп хәл итәргә омтылуы белән,
азатлык хөрмәтенә булган җырлары белән,
халык тормышы белән тирән итеп кы-
зыксынуы белән, хатыннарга ихтирамлы
мөнәсәбәте белән, барысы өчен дә
кирәкле, барысын да яктыртучы
дөреслекне тырышып эзләве белән бик
көчле булды»25.
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
XIX йөз рус әдәбиятының үзенчәлеге
аны шул чорда барлык илләрдәге
әдәбиятлар арасында иң югары баскычка
куйды. XIX йөз рус классик әдәбияты
25 А. М. Горьки й. «Литературно-критические статьи», 129 бит, 1937 ел, Москва.
милли рамкалар белән генә чикләнеп
калмады, бәлки Россия җирендә һәм чит
илләрдәге төрле милләтләр тарафыннан
тудырылган милли әдәбиятларга да уңай
йогынты ясады.
«Карл Маркска илле яшь тулганда,—
дип язды Поль Лафарг,—.ул рус телен
өйрәнергә кереште һәм... шулчаклы яхшы
өйрәнде..., рус шагыйрьләрен һәм
прозаикларын бик яратып укый һәм
Пушкинга, Гоголь- гә, Щедринга аеруча
югары бәя бирә иде».
Рус иҗтимагый фикеренең һәм
әдәбиятының татар культурасына, татар
әдәбиятына йогынтысы XIX йөзнең
икенче яртысында бик ачык сизелә
башлый. Нәкъ менә шул чорда татар
культурасы көнчыгышның артта калган
культурасы йогынтысыннан котыла
барып, алдынгы рус фәненә, рус
культурасына таба нык борылыш ясый. Бу
борылышны гәүдәләндерүче галим һәм
мәгърифәтче Каюм Насыйри һәм аның
фикердәшләре рус прогрессив һәм демо-
кратик иҗтимагый фикере һәм әдәбияты
ярдәменнән башка татар халкының
демократик культурасын, сәнгать һәм
әдәбиятын үстерү мөмкин түгеллеген
аңлыйлар иде. Татар әдәбиятын күмеп
торган дини эчтәлекле әсәрләргә каршы
дөньяви эчтәлекле, иҗтимагый тормыш
проблемаларын гәүдәләндерүче әдәбият-
ның барлыкка килүе дә демократик
мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм рус
әдәбияты йогынтысы көчәя баруның
78
ачык бер билгесе, шуның нәтиҗәсе иде.
XIX йөзнең икенче яртысында рус
телендәге матур әдәбият әсәрләрен
тәрҗемә итү дә арта бара, II. А. Крылов, А.
С. Пушкин һ. б. язучыларның әсәрләре
тәрҗемә ителә башлый. Ы. В. Гоголь
әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итәргә
керешү дә культура һәм әдәбият
өлкәсендәге шул борылышның, шул уяну
хәрәкәтенең бер факты итеп каралырга
тиеш.
1902 елда бөек язучының үлүенә илле
ел тула. Шул мөнәсәбәт белән Н. В.
Гогольнең «Ревизор» исемле комедиясе
Нигъмәтҗан Еникеев исемле учитель
каләме белән татарча тәрҗемә ителеп,
басылып чыга. Шушы китапның беренче
битендә түбәндәгечә языла: «1902 елның
21 февралендә русларның мәшһүр
мөхәррирләреннән Николай Васильевич
Гогольнең үлгән көненнән 50 ел тулганга,
безнең Россия мөселманнарын да аның
әсәрләре белән таныштырыр өчен бу
«Ревизор» исемле комедиясене бер ядкарь
өчен тәрҗемә иттем һәм мәшһүр мөхәр-
рирнең биографиясене дә яздым». 1902
елда «Ревизор» комедиясен татар теленә
тәрҗемә итеп бастыруның очраклы хәл
булмавын, бәлки 50 еллык юбилейга бер
истәлек булсын өчен эшләнгәнлеген бу
белдерү үзе үк бик ачык күрсәтеп тора. Ки-
тапка теркәлгән кыскача биографиядә бу
сүзләр языла: «Николай Васильевич
Гоголь үз заманындагы халыкларның
тормышларының вә хезмәтләренең
килешкән вә килешмәгән ерләрене
күрсәтү илән вә ничек гаделлек берлән
гомер итәргә хак юлны замандашларына
үзенең гүзәл китапларында белдертүе
илән, гәрчә әүвәлдә үзенә шуның өчен
замандашларыннан авыр килсә дә, чөнки
«тугры әйткән туганына ярамаган», бик
мәшһүр улып, тереклектә мәртәбәгә менеп
вә үлгәннән соң үзен оныттырмаслык
яхшы дан калдырды вә хәлаекларның
фикерләренә ләззәт салды».
Бөек язучы турында татар матбу-
гатындагы беренче бәяләрдә үк аның
чынлыкны һәм турылыкны яклап, матур
художестволы әсәрләр иҗат итүе әйтелә.
Бу бәяләрдә татар халкының алдынгы
кешеләренең. Гогольгә тирән симпатия
һәм рус классик әдәбиятына зур хөрмәт
белән караулары ачык сизелеп тора.
1905 елда Д. Г.26 каләме белән Г
26 Д. Г.— 1918 елда чехсловаклар фсг- носе вакытында совет дошманнары тарафыннан үтерелгән
учитель Даут Гобәйдн.
огольнең «Женитьба» комедиясе тәрҗемә
ителә һәм «Өйләнү» исеме белән басылып
чыга, һәр ике әсәрнең тәрҗемәчеләре үз
эшләренә җаваплы караганнар, дөрес
итеп, го- мум-татар халык телендә
тәрҗемә итәргә тырышканнар.
1905 елгы революция чорында һәм шул
революциянең тәэсире белән татар
җәмгыятендә демократик ин-
теллигенциянең (язучылар, журналистлар,
укытучылар һ. б.) саны шактый күбәя.
Алар рус культурасына, рус теленә һәм
әдәбиятына бик зур әһәмият бирәләр.
Пушкин, Белинский, Добролюбов,
Писарев һ. б. исеме белән бәйләнешле
иҗтимагый карашларны, классик әдә-
биятны үзләренә юл күрсәтүче маяк итеп
исәплиләр. Татар демократик язучылары
рус классик әдәбиятыннан демократизм,
халыкчанлык һәм әйләнә-тирәгә критик-
реалистик мөнәсәбәтне кабул иттеләр. Иң
кыргый рәвештә изелгән, кимсетелгән
татар хатын-кызларын азат итү өчен
демократик язучыларның кискен
көрәшендә дә рус алдынгы әдәбиятының
зур һәм уңай йогынтысы булды. Рус
классик әдәбиятына һәм революцион-
демократик тәнкыйтькә таянып, бу
язучылар «сәнгать сәнгать өчен» дигән
буржуаз декадентлык «теория»сен кире
кактылар һәм чынбарлыкны дөрес
күрсәтүне әдәбиятның төп бурычы итеп
исәпләделәр. Алар үзләре яшәгән чорның
чынбарлыгын дөрес күрсәтүләре ар-
касында татар халкын изүчеләргә каршы
көрәшкә туплауда зур роль уйнадылар.
А. С. Пушкиннан алып А. М. Горькийга
хәтле булган рус классик әдәбияты һәм
аның татар әдәбиятына ясаган уңай
йогынтысында Н. В. Гоголь әсәрләре дә
әһәмиятле урын алдылар. Гоголь үз
иленең ялкынлы патриоты иде. Аферист
Хлестаковларны, городничийларны,
79
ерткыч крепостник Собакевичлариы,
лыгырдык либерал Маниловларны, мал
өчем жанын сатучы Плюшкиннарны,
Коробочкаларны һ. б. шулар кебек әрәм
тамакларны халык хөкеменә чыгарып,
халыкка чит һәм дошман булган бу
кешеләрне гаепләп, Гоголь үз иленә, үз
халкына ялкынлы мәхәббәт күрсәтте, үз
илен әнә шундый надан эгоистлардан азат
итү өчен көрәште. Татар демократик
әдәбияты иң кара реакционер булган
кадимчеләрне һәм либералланып
маташучы буржуазияне халык хөкеменә
чыгарып, халык массаларын шуларга
каршы көрәшкә туплап, үз иленә, үз хал-
кына мәхәббәтне ныгытуга хезмәт итте.
Гоголь үзенең үткен һәм көчле сатирасы
белән крепостнойлык тәртипләрен
какшатты, аның бетерелүен хәзерләште.
Татарның алдынгы язучылары Гоголь
сатира мәктәбенең алымнары белән оста
файдалана белделәр, үзләренең үткен са-
тиралары, фаш итүләре белән XX йөз
башындагы патшалык-капита- лнетик
төзелешне какшатуга, аның җимерелүен
тизләтүгә булыштылар. Гоголь акча
властеның кешеләргә коточкыч начар
йогынты ясавын күрде һәм акча өчен
һичбер нәрсәләрен дә кызганмый торган,
акча алдында баш ия торган буржуа
эшчәннәренә каршы рус әдәбиятында
рәхимсез көрәш алып барды. Акчаның
бөтен җирдә хакимлек итүенә каршы
Гоголь башлаган көрәшне А. Н.
Островский һ. б. дәвам иттеләр,
үстерделәр. Н. В. Гоголь- иең,
Островскийның һ. б. көрәш тәҗрибәләрен
татар демократик язучылары татар
тормышына күчерделәр һәм акча
көченнән файдаланып һәртөрле
начарлыкларны эшләгән, хезмәт ияләрен
рәхимсез эксплуатацияләгән кешеләрнең
пычрак йөзләрен фаш иттеләр.
Н. В. Гоголь реалистик комизмны һәм
сәламәт көлүне бик әһәмиятле чара итеп
исәпләде һәм үзенең ^Ревизор» комедиясе
турында: «Бу комедиядә аның бөтен
дәвамы буенча катнашып килгән намуслы,
турылыклы бер зат бар, ул зат — көлү...
Мин аңа намус белән хезмәт иттем, шуңа
күрә аны мин якларга тиешмен», — дип
язды. Н. В. Гоголь авыру кешеләр өчен
характерлы, вакытлы кабынып киткән
истерикалы көлү, шулай ук кешеләрне
җилкетер өчен булган җиңелчә һәм
мәгънәсез көлү ягында түгел иде. Ул
кешенең саф мәхәббәтеннән туган сәламәт
көлү ягында булды. Сәламәт көлү исә
күренешләрне, вакыйгаларны аңлауны
тирәнәйтә, сизелмичә генә үтеп китәргә
мөмкин булган тискәре хәлләрне күз
алдына китереп бастыра; әгәр көлү
булмаса, тормыштагы ваклык һәм
түбәнлекләрнең бик күбесе кешене
куркытмый гына үтеп китәрләр иде дип
карады ул. Гоголь көленергә тиешле
хәлләрдән ачы һәм үткен итеп көлә белде,
көлүне үз карашларын үткәрү' һәм
һәртөрле кабахәтлекләргә каршы көрәштә
көчле корал итеп исәпләде. Татар реали-
стик әдәбияты да намуслы һәм турылыклы
көлүгә зур бәя бирде. Г. Тукай үзенең идея
дошманнарына каршы көрәштә бик күп
очракларда көлүдән оста файдаланды. Г.
Камалның 10 еллык әдәби хезмәтенә
багышланган мәкаләсендә татар
тормышының көленергә тиешле
хәлләреннән драматургның ачы һәм үткен
итеп көлә белүенә аеруча әһәмият бирде.
Шунысы характерлы ки, XIX йөзнең
беренче яртысында Булгарин һәм аның
иярченнәре тарафыннан җитәкләнгән
реакцион критика «кеше тормышының арт
ишек алды хәлләрен фаш иткән» өчен
Гогольне тәнкыйть итсә, Тукай Г.
Камалдагы шул ук сыйфат өчен, ягъни
«татар тормышының, Казан
мещаннарының иң безгә мәҗ- һүл
(беленмәгән) почмакларын сәхнәдә якты
кояш кеби күрсәтергә каләменең көченнән
килгәнлеге» өчен, аңа зур бәя бирә. Димәк,
һәм Г. Камал, һәм Г. Тукай бу мәсьәләдә
дә Н. В. Гоголь эзеннән барып, аның
традицияләрен дәвам иттерәләр.
Н. В. Гоголь үз әсәрләрендәге тискәре
типларны аларның үз эшләре, үз сүзләре
аркылы оста фаш итә. Аның бу алымы
«Ревизор»да һәм «Үле җаннар»да аеруча
күзгә бәрелә. Г. Тукайның «Ысулы кадим-
че», «'Яңа кисекбаш» кебек сатирик
поэмаларында, Шәриф Камалның
80
«Хаҗи әфәнде өйләнә» һәм башка кайбер
хикәяләрендә, Г. Камалның «Безнең
шәһәрнең серләре» һ. б. пьесаларында
Гоголь әсәрләрендәге шушы алым
уңышлы кулланылды. Җәмгыятьнең
прогрессы өчен зарарлы булган
типларның эчке табигатьләрен, дөньяга
карашларын, үз- үзләрен тотуларын
аларның үз эшләре, үз сүзләре яки
фикердәшләренең сүзләре аркылы фаш
итү әсәрдәге тәнкыйть көчен арттыра,
аның тәэсирен һәм ышандыру көчен
үстерә.
Н. В. Гоголь эчтәлексез, тормыштан
аерылган драмаларга кискен рәвештә
каршы чыкты. Ул югары идеяләр белән
сугарылган, әһәмиятле иҗтимагый
мәсьәләләрне эченә алган реалистик
драмалар язуны таләп итте. Гогольнең
карашынча, драматургия зур әһәмияткә ия
булган социаль проблемаларны күтәрергә,
«җәмгыятьнең пружиналарын хәрәкәткә
китерүче гомуми элементларны сизә
белергә» тиеш. XX йөзнең беренче 10
елында татар драматургиясе тормыштан
аерылган, эчтәлексез әсәрләр белән
чүпләнгән иде. Татар телендә реалистик
драманың нигезен салучы Галиәсгар
Камал һәм Гафур Коләхметов, Н. В.
Гоголь, Н. А. Островский, А. М.
Горькийның уңышлы традицияләрен
татар әдәбиятында дәвам иттереп, аңа
сәламәт рух өрделәр. Социаль
коллизияләргә нигезләнгән тирән
эчтәлекле драма һәм комедияләр иҗат
иттеләр. Г. Камал әдәбиятта реализмның,
тормыш чынлыгының никадәр зур
әһәмияте барлыгын күрсәтү, исбат итү
өчен, Гоголь әсәрләрен үрнәк итеп алды.
1908 елда язган бер мәкаләсендә ул,
Гоголь комедияләреннән «Ревизор» белән
«Өйләнү»нең гасырлар буенча
онытылмыйча килүләрен әйтеп, бу
әсәрләрнең онытылмаулары телләрендә
яки сурәтләү алымнарында нинди дә булса
гадәттән тыш сыйфатлар булудан
килмичә, бәлки тәнкыйть ителергә тиешле
типларны бик осталык белән мәгълүм
образларда җыеп, һәрбер типның килеш-
мәгән җирләреннән үткен итеп көлә
белгәнлектән икәнен күрсәтте һәм Гоголь
реализмын әдәби әсәрләрнең кыйммәтен
билгеләүдә ышанычлы үлчәү итеп
исәпләде. Гоголь комедияләрендә
чынбарлыкны һич тә бозмыйча, дөрес
итеп күрсәтә белүгә һәм чын-чыннан
тәнкыйть ителергә тиешле кешеләрдән
һәм хәлләрдән үткен һәм сәламәт көлүгә
бик зур бәя бирде.
Рус классик әдәбияты, шул җөмләдән
Н. В. Гоголь дә халык культурасы, халык
мәгарифе өчен зур пропаганда алып
барды. Халык мәгарифенә каршы булган,
барлык прогрессив карашларны читкә как-
кан Собакевичларны кискен рәвештә
тәнкыйть итте. Рус классик әдәбия-
тындагы тәнкыйть традициясе татар
әдәбиятында да зур урын алды һәм
«кайдан чыгардылар шул укуларын да,
шул уку чыкканнан бирле бөтенләй азып
беттеләр» дип караучы һәм үзенең
укымаганлыгы белән мактанып йөрүче
Кәрим байлар, барлык укыган кызларны
«бафка» була дип тиргәүче Җәмиләләр
(«Бәхетсез егет») каты тәнкыйть
ителделәр.
Г. Камал комедияләрендә Гоголь
әсәрләре белән бәйләнешле булган аерым
детальләрне дә очратырга мөмкин.
Мәсәлән, «Бүләк өчен» комедиясенең
герое Габдуллаҗан: «Мин беркөн
«Өйләнү» дигән китап укып чыктым. Анда
алачак кызнын ни төстә икәнен, холкын-
фигылен белеп алырга кушкан»,—дип,
әнисенә бәхәс итә. Әсәрдә телгә алынган
«Өйләнү» әсәре Гогольнең «Өйләнү»
исемле комедиясе булырга тиеш, чөнки ул
әсәр 1905 елда шул исемдә татарчага
тәрҗемә ителә һәм анда да алачак кызны
күреп алу турында сүз бара. Г. Камалның
«Бүләк өчен» комедиясендә дә, Гогольнең
«Өйләнү» әсәрендәге кебек үк, баш
геройларның төп интереслары алачак
кызның байлыгы һәм аның өчен биреләчәк
бирнә (приданое) тирәсендә туплана.
Хәтта Хәмидәнең бирнә бүләкләрен
санаулары да «Өйләнү» дәге Фекланың
Ага- фия Тихоновна артыннан биреләчәк
бирнәне санавын хәтерләтә.
Рус культурасы, рус әдәбияты һәм, шул
исәптән, Гоголь һәм аиың әсәрләре белән
кызыксынуның 1905 елдан сон. шактый
көчәюе культура
81
.хәрәкәтенең башка тармакларында, да бик
ачык күренә. Кудашев-Аш- казарский
җитәкчелегендәге һәвәскәрләр группасы
Оренбургта 1905 елның 3 нче декабрена
татарлар өчен кичә-спектакль хәзерли. Бу
кичәдә Грибоедовның «Горе от ума»
комедиясенең 4 нче пәрдәсен (рус
телендә), Н. В. Гогольнең «Ревизор»
комедиясенең икенче пәрдәсен (рус
телендә) һәм А. Н. Остров- скийның «Свет
и тьма» исемле •әсәреннән тәрҗемә һәм
«Галимнәр һәм наданнар» комедиясен
куярга хәзерлиләр. Ләкин бу кичә булмый
кала. Спектакльгә рөхсәт бирелми.
1909 елда Н. В. Гогольнең тууына 100
ел тула. Татар матбугаты бу 100 еллык
юбилейгә зур әһәмият бирә. Оренбургта
чыккан «Вакыт» газетасында Гогольнең
Пушкинга замандаш булуы, яңа рус
әдәбиятын нигезләүдәге хезмәтләре, рус
әдәбиятында реализмны үстерүе әйтелә.
«йолдыз» газетасында 100 •еллык юбилей
уңае белән урнашты-, рылган мәкаләдә:
«Гоголь үзе күптән вафат булса да, аның
исеме ничә йөз елларга кадәр телләрдә
мәдех илә зикер ителәчәктер. Гоголь,
Пушкин, Лермонтов, Жуковский вә
гайреләр рус милләтенә рух биргән вә
айларның күзләре ачылып тәрәкъкый
итүләренә сәбәп булган мөхәррир вә
шагыйрьләрдәндер», — дип бәя бирелә.
Шул ук елларда Н. В. Гоголь әсәрләре та-
тар сәхнәләрендә дә уйнала башлый.
«Борын» исемле хикәясе тәрҗемә ителә.
Артист Касыйм Шамилнең әйтүенә
караганда, Н. В. Го- гельнең «Өйләнү»
исемле комедиясе Казан учительская
школа шәкертләренең катнашы белән 1908
елда купеческий клуб залында (хәзерге
«ТЮЗ» бинасы), 1910 елда «Сәйяр»
труппасы тарафыннан «Новый клуб»
залында уйнала. Халык артисткасы
Болгарскаяның әйтүенчә, «Өйләнү»
комедиясе 1910 елның җәендә Мәкәрҗәдә
(хәзерге Горький, элекке Нижний
Новгород шәһәрендә җәйге ярмарка) һәм
1913 елда Казанда «ШәрьАс клубында»
уйнала. 191Өхел- да «Сәйяр» труппасы зур
хәзер белән «Ревизор» комедиясен сәхнәгә
куя. Бу спектакль өчен Г. Камал
.с. ә.- № 3.
«Ревизор»ны махсус рәвештә тәрҗемә
итә. СССР Фәннәр академиясенең Казан
филиалында бу тәрҗемәнең кулъязма
нөсхәсе саклана. «Ревизор»ның сәхнәгә
куелуын Казан вакытлы матбугаты зур
игътибар белән каршы ала.
«Кояш» газетасының 8 нче мартта
чыккан санында «Ревизор»ның сәхнәдә
уйналуы турында «Ф» имзасы белән озын
гына мәкалә чыга. Мәкаләдә түбәндәге
фикерләр әйтелә: «Рус мөхәррирләренең
иң оста сатиригы булган Гоголь каләме
белән язылган бу әсәр рус әдәбияты вә рус
сәхнәсендә бик зур вә мохтәрәм урын
тотадыр. Рус чиновникларындагы
ришвәтчелек, идарәсезлек вә ахмаклыкны
иң чи хәлендә тасвир итеп, Россиянең эчке
хәлендә хөкем сөргән шушы
кимчелекләрдән күз яшьле көләдер». Бу
мәкаләдән тыш та «Аң» журналында,
«йолдыз» газетасында рецензияләр
басыла.
Оренбургтагы «Ширкәт» исемле театр
труппасы 1917 елның башында «Ревизор»
комедиясен сәхнәгә куярга хәзерләнә.
«Язучы Шәриф Камал аны татарчага
тәрҗемә итә (кулъязма хәзердә дә Шәриф
Камал архивында саклана). Ләкин әсәр
сәхнәгә куелмый.
Шул рәвегйчә, татар демократик
әдәбияты рус классик әдәбиятының, шул^
җөмләдән’ЧҢ. В. Гогольнең әдәби
мирасында тәрбияләнде. Татар
артистлары, Гоголь, Островский, М.
Горький пьесаларын куеп, үзләренең
сәхнә осталыкларын үстерделәр. Рус
халкының алдынгы культурасы татар
җәмгыятендәге демократик көчләргә Бөек
Октябрь социалистик революциясен аңлы
рәвештә кабул итәргә зур ярдәм итте.
II
Татар т\атры Бөек Октябрь социа-
листик революциясен М. Горькийнын
«Мещаннар» исемле драмасын куяр- л га
хәзерләү өстендә каршы ала (пьеса 1917 ел
13 ноябрьда уйнала). Революциядән соң
татар сәхнәсендә рус классикларының
әсәрләре ныклы урын алалар. 1917—18,
1921—22 елларда Н. В. Гогольнең
«Ревизор» һәм «Өйләнү» исемле
комедияләре берничә кат төрле театр
сәхнәлә
82
рендә куелалар. Халык бу спектакльләрне
яратып карый.
1920 елда Н. В. Гогольнең «Женихи»
исемле комедиясеннән («Же- китьба»ның
беренче варианты) бер пәрдәсен Дәрҗия
Аппакова «Кияүләр» исеме белән тәрҗемә
итеп бастыра.
Халык артисты Зәйни Солтанов- ның
безгә биргән мәгълүматларына караганда.
«Ревизор» комедиясе Г. Камал
тәрҗемәсендә 1923 елда Астраханьда
уйнала. 1926 елның февралендә Дәүләт
художество академиясендә Көнчыгышны
өйрәнү институты белән бергә
академиянең театраль сексиясе татар
театрының 20 еллыгына багышланган
тантаналы утырыш үткәрә. Татар
театрына багышланган докладлардан соң
татар күчмә театр труппасы көче белән
татар телендә «Ревизор» комедиясенең
икенче пәрдәсе һәм татарча пьесалардан
өзекләр куела. Шулай итеп, Москва
гыйльми учреждениеләре татар
театрының 20 еллыгын Гоголь әсәрен
татар телендә кую белән билгеләп үтәләр.
Беренче сталинчыл бишьеллыклар
чорында халык массаларының ма-
териаль-культура дәрәҗәләре тамы-
рыннан үзгәрә, совет кешеләренең
культура сораулары күтәрелгәннән-
күтәрелә бара. Шул хәл белән бәйле
рәвештә классик әдәбият белән кы-
зыксыну, аны тирәнтенрәк аңлау
омтылышы да үсә бара. 1930 елда «•Яшь
ленинчы» газетасында (16/IV— 1930)
«Безнең календарь» исеме астында
урнаштырылган кыскача очеркта Н. В.
Гогольнең бөек язучы булуы һәм аның
A. С. Пушкинга мөнәсәбәте, аның белән
очрашуы әйтелә.
1927 елда артист Зәйни Солтанов
«Ревизор» комедиясен яңабаштан
тәрҗемә итә (бу — «Ревизор»ның
дүртенче тәрҗемәсе). Шушы тәрҗемә
1932 елда басылып чыга һәм шул ук
елны Татар дәүләт академия театрында
сәхнәгә куела. 1935 елда «Ревизор»ның
3. Солтанов сүз башы белән икенче
басмасы чыга.
1937 елда «Совет әдәбияты» жур-
налында (№ 3) бөтен дөнья күләмендә
атаклы саналган язучылар турында
кыскача мәгълүмат урнаштырыла.
Гоголь турында да бик дөрес рәвештә
аның Россияне, рус халкын гаепләмәве,
бәлки патша самодержавиесе аппаратын
фаш итүе әйтелә. Гогольнең рус реали-
стик әдәбиятына нигез салучы булуы,
аның әсәрләрендә хезмәт иясе кре-
стьяннарның крепостнойлыктан ко-
тылырга омтылулары чагылганлыгы
күрсәтелә. В. И. Ленинның һәм И. В.
Сталинның Гоголь иҗатына югары бәя
бирүләре һәм партия дошманнарына
каршы көрәштә анын образларыннан
файдаланулары языла.
1939 елда Н. В. Гогольнең тууына 130
ел тулу уңае белән татар совет матбугаты
һәм Татарстан дәүләт издательствосы Н.
В. Гоголь иҗатын популярлаштыруда зур
эшчәнлек күрсәтәләр. «Кызыл Татарстан»
газетасы язучының балалык һәм яшьлек
чоры турында «Беренче һөҗүм» исемле
художестволы очерк урнаштыра. «Пионер
каләме» журналында (№ 4,1939) Н. В. Го-
гольнең кыскача биографиясе һәм рәсеме
бирелә. Шул ук санда «Сихерле урын»
хикәясенең тәрҗемәсе басыла (А. Шамов
тәрҗемәсе). «•Яшь ленинчы» газетасы
Гогольгә багышлап Г. Кутуйның шактый
озын һәм бай эчтәлекле мәкаләсен
урнаштыра.
1939 елда Татгосиздат беренче тапкыр
Н. В. Гогольнең сайланма әсәрләрен
бастырып чыгара. Бу җыентыкка Н. В.
Гогольнең биографиясе (Н. Ащукин әсәре,
А. Шамов тәрҗемәсе) «Сорочин ярминкә-
се», «Сихерле урын», «Борынгы ал-
павытлар» (Афзал Шамов тәрҗемәләре),
«Ревизор» (3. Солтанов тәрҗемәсе), «Үле
җаннар» дан беренче дүрт бүлек (А.
Камский тәрҗемәсе) урнаштырыла.
«Кызыл Татарстан» газетасы бу җыентык
турында рецензия бастыра һәм А. Шамов
белән 3. Солтанов тәрҗемәләренә аеруча
уңай бәя биреп үтә. 1947 елда «Үле
җаниар»ның беренче томы К. Басыйр
тәрҗемәсендә тулы килеш басылып чыга.
Шушы тәрҗемә басылу уңае белән
язылган мәкаләдә («Совет әдәбияты» № 1
1. 1947) бу әсәрне тәрҗемә итүне элек Г.
Кутуй башлаганлыгы, А. Кам-
6* 83
скийның дәвам иттерүе, ләкин аның
тәрҗемәсен К. Басыйр иптәш башкарып
чыгуы әйтелә. Гаять көчле художество
каләме белән язылган бу поэманың татар
телендә уңышлы тәрҗемәсен бирү К.
Басыйр иптәшнең зур хезмәте һәм татар
әдәби теленең советлар республикасы
шартларында бик югары күтәрелеп, дөнья
классик әдәбияты әсәрләрен бирә алырлык
дәрәҗәгә ирешкәнен күрсәтә иде.
Бөек Ватан сугышыннан соң «Ревизор»
комедиясе Татар дәүләт академия
театрында һәм башка театрларда кат-кат
куелып, зур уңыш казанды.
Шулай итеп, Бөек Октябрь социалистик
революциядән соң хезмәт ияләренең
культура дәрәҗәләре бик югары күтәрелү,
советлар илендәге төрле милләтләрнең
бер-берсен аңлавы һәм дуслыклары артуы
җирлегендә Гоголь әсәрләре татар халкы
арасына бик нык тарала барды. Аның
әсәрләрен хәзер олы яшьтәге кешеләр дә,
мәктәп яшендәге балалар да сөеп, яратып
укыйлар.
Рус классик әдәбиятының, шул
җөмләдән Гоголь әсәрләренең, татар
халкы арасында таралуын Гадел Кутуй
матур поэтик тел белән түбәндәгечә язган
иде:
«Шунда җиткәч, бер комбайнер егет:
— Иптәшләр! — дип сүзгә кереште.—
Мин колхоздан... авылыбызда, — диде,—
Некрасовны белә һәр кеше.
Бу зур шагыйрь бик еш уйлый булган Килерме дип
якты заманнар, Крестьян халкы Гоголь китапларын
Сатып алырмы дип базардан.
Ахмак милорд китаплары түгел, Белинский кирәк
халыкка...
Тусын иде шул заманнар, — диеп Ул уйлаган авыр
вакытта. — Мин шатланып бүген җавап бирәм:
Белинский таныш колхозга...
Пушкин, Гогольләрне
Үз телендә
Укый инде татар халкы да».
Безнең совет әдәбияты, принципиаль
яңа эчтәлекле әдәбият, XIX йөз рус
классик әдәбиятының иң яхшы
традицияләреннән дә, шул җөмләдән,
Гоголь иҗаты казаныш- ларыннан да,
тулысынча файдалана. Н. В. Гоголь тирән
эчтәлекле һәм югары художестволы
әсәрләр иҗат итүче оста әдип иде. Россия
турында, халык турында сөйләгәндә, аның
каләме күтәренке рух, югары тантана
белән яңгырады; изүчеләр- крепостниклар
турында сөйләгәндә, ул тирән нәфрәт һәм
көчле сатира кулланды. Гоголь үз эпохасы
өчен типик булган әдәби образлар иҗат
итте. Россия табигатенең чиксез матур
күренешләрен бай һәм көчле художество
теле белән сурәтләде. Безнең
язучыларыбыз Н. В. Гоголь әсәрләрен зур
игътибар белән өйрәнәләр һәм совет
әдәбиятының идея- художество көчен
тагын да югарырак баскычка күтәрү өчен
файдаланалар. Алар Гоголь тарафыннан
иҗат ителгән образларны үзләренең
әсәрләрендә файдаланалар. Социа-
лизмның җиңүе өчен көрәштә алгы сафта
торган шагыйрь Һади Такташ социалистик
төзелешкә аяк чалучы бюрократлар,
эшлексезләрне фаш итеп, 1930 елларда:
Хлестаковлар бездә портфель тотып,
Инженерлык нтеп йөрсәләр, Учреждение саен
алар өчен Городннчинлар табыла дистәләп, —
ДИП ЯЗДЫ.
Хлестаковлар һәм городничийлар дип,
һ. Такташ совет административ һәм
хуҗалык аппаратына килеп тыгылган
бюрократлар һәм эшлексезләрне
исемләде, аларга каршы көрәштә Гоголь
образларын файдаланды.
Татар совет тәнкыйте Гоголь әсәрләрен
татар теленә тәрҗемә итүне зур уңыш
итеп, совет халкында үзенең социалистик
Ватаны өчен горурлану ҺӘАМ аңа тирән
мәхәббәт, ә Ватан һәм халык
дошманнарына каршы чиксез нәфрәт
хисләре тәрбияләүче чара итеп исәпләде.
Бүген Гоголь — совет халкының иң
кадерле язучыларыннан берсе. Үлүенә
йөз ел тулу көнен бөтен ил, бөтен халык
гаять зур хәзерлек белән каршы алды.
Гогольнең үлүенә йөз ел тулу уңае белән
үткәрелгән барлык чаралар — совет
халкы культурасының чиксез югары бас-
кычка күтәрелгәнлеген тагын һәм тагын
бер мәртәбә раслыйлар. Го- гольне совет
халкының мондый зур хөрмәт белән искә
алуы безнең илдә культураның,
әдәбиятның нинди
84
зур урын тотканлыгын бөтен дөньяга
күрсәтте.
Бөтен дөнья тынычлык советының
соңгы сессиясендә Гоголь көннәрен төрле
илләрдә билгеләп үтәргә карар бирелде. Бу
карар буенча Н. В. Гоголь белән беррәттән
Виктор Гюгоның тууының 150 еллыгы,
Леонардо да Винчиның тууының 500 ел-
лыгы, Ибне Синаның (Авиценна) үлүенең
1000 еллыгы билгеләнеп үтәргә тиеш.
Шулай итеп, бөтен төнья прогрессив
кешелек җәмгыятенең фикерен
гәүдәләндерүче бу оешма Н. В. Гогольнең
халыкара культура хәрәкәтендә һәм
тынычлык өчен көрәштә гаять зур роле
барлыгын таныды.
Моннан нәкъ илле ел элек татар
халкын Гоголь әсәрләре белән беренче
тапкыр таныштыру өчен гади бер учитель
кулына беренче каләмне тоткан булса, 50
елдан соң инде татарның уннарча
галимнәре, язучылары аның кыйммәтле
мирасын өйрәнү һәм татар халкына үз ана
гелендә җиткерү өстендә эшлиләр.
Йөзләрчә докладчылар Гогольнең
тормышы һәм иҗаты турында татар
телендә докладлар сөйлиләр. Театрлар
татар телендә аның әсәрләрен сәхнәгә
куялар. Меңнәрчә кө- тепханәләрдә аның
әсәрләренең күргәзмәләре оештырыла.
Болар барысы да Бөек Октябрь
революциясе аркасында, ВКП(б) ның
ленинчыл- сталиичыл милли политикасы
аркасында татар халкының культура дә-
рәҗәсенең чиксез югарылыкка күтәрелүе,
революциядән соң безнең илег без
культурасының искиткеч кызу адымнар
белән алга китүенең ачык билгесе,
эчтәлеге белән социалистик, формасы
белән милли булган культураның
тантанасы.
Гогольнең әдәби мирасы һәм аның
татар әдәбиятына йогынтысы мәсьәләләре
тирәнтен һәм җентекләп өйрәнелергә
тиеш. Татар театр сәхнәләрендә Гоголь
комедияләре күбрәк куелырга тиеш.
Татгосиздат Гогольнең иң яхшы
әсәрләренең бер томлыгын тиз арада татар
укучысына җиткерергә тиеш.