Логотип Казан Утлары
Очерк

КОТЕЛЬЩИК АЛЕКСАНДР ЧЁРНЫЙНЫҢ ХЕЗМӘТЕ ҺӘМ ЯЛЫ

В. КРЫМОВ


1952 ел безнең илебез тарихында бөек коммунизм корылмаларының беренче карлыгачы — Идел-Дон эшли башлау белән данлы булыр.
Казанның «Урак һәм чүкеч» заводы машина төзүчеләре быел бигрәк тә бердәм һәм дәртләнеп эшлиләр. Соңгы көннәрдә стахановчыларның йөзләрендә тыныч һәм азат хезмәт шатлыгы гына түгел, алар- ның эшләрендә иҗат ялкыны күрергә мөмкин.
Әгәр котельщиклар, сварщиклар, коючылар, токарь, слесарь һәм җыючыларга бирелә торган нарядларның барысында да диярлек «Бөек коммунизм төзелешләренә!» дигән язу тора икән, ничек шатланмасыннар да, ничек горурланмасыннар. Шундый язулы наряд төзүчеләрдә үзеннән-үзе яңа көч уята, за- даниене күрсәтелгән сроктан бер-ике тапкыр тизрәк үтәп чыгуга ашкындыра. Өстәвенә шундый һәйбәт итеп эшләргә кирәк, иң таләпчән контролер да, күрсәтелгән технологиядән аз гына да читкә авышулар булмавын күреп, куансын.
Быел Жигули таулары тирәсендә, Идел өстендә, бер ярдан алып икенче ярга кадәр, куәтле һава юлы — йөк йөртү магистрале сузылачак. Җитмеш метр биеклегендәге металл мачталарга эленгән корыч тросслар буйлап, йөзләрчә вагончыклар гравий, ком, вак таш һәм башка төзү материаллары йөртәчәкләр. Куйбышев гидроузелынын плотинасын һәм башка объектларын төзүдә асылмалы юл зур роль уйнаячак.
Гигант плотиналарны корганда зур егәрлекле гидростанцияләр төзү тәҗрибәсе, мәсәлән, Щербаков ГЭСы, һавада йөк йөртү магистраленең һичнәрсә белән дә алыштыргысыз файдалы юл икәнен күрсәтте.
Куйбышев гидротөзелеше асылмалы юлының төп механизмнарын һәм хәрәкәт составын хәзерләү Казанның «Урак һәм чүкеч» заводына йөкләтелгән. Бу бөек ышаныч машина төзүчеләрне чиксез дулкынландыра һәм рухландыра.
Моннан унбиш ел элек бу заводта беренче мәртәбә үзебездә эшләнгән асылмалы канат юл хәзерләнгән нде. Ул Чиатур марганец рудниклары өчен эшләнде. Шул вакыттан алып «Урак һәм чүкеч» заводы коллективы 120 дән артык һава магистрале төзеде. Алар барысы да социалистик хуҗалыкның төрле-төрле тармакларында уңышлы хезмәт күр-сәтәләр.
Казанда эшләнгән асылмалы юллар колач җитмәслек киң арада Мурманнан алып Кироиабадка һәм Эстониядән алып Ерак Көнчыгышка кадәр сузылалар һәм хезмәт күрсәтәләр.
Машина төзүчеләр туган илебезнең бик күп заказларын үтәделәр. Ә бөек коммунизм корылмалары өчен бирелгән заказ барысыннан да мактаулырак һәм барысыннан да җаваплырак бит!

51
■Заводның төзү дәрте белән ял-кынланып эшләүче эшчеләре һәм белгечләре Куйбышев гидротөзе- лешенең заказын күрсәтелгән сроктан бер ай элек башкарып чыгарга карар бирделәр. Завод инде төзелешкә срогыннан элек асылмалы юлның механизмнарын төягән уннарча вагон озатты.
Бу иртәдә котельщик Александр Чёрныйның да кулында «Бөек коммунизм төзелешләренә!» дип язылган наряд иде. Ял көне алдындагы смена иде бу. Чёрныйның кисүчеләр бригадасы Куйбы.шев гидротөзе- лешенең һава юлына контроль-йөк ящиклары эшләргә тиеш.
Александр Чёрный көньякта туып- үскән. Казанга ул сугыштан соң килде. Совет Армиясе сафыннан кайтканнан соң, А. Чёрный үзенең туган җире Төньяк Кавказда була, ләкин анда үзенең йортын да, туганнарын да таба алмый. Икенче туган җире итеп Чёрный Казанны санлый. Ул бирегә үзенең көченә нык ышанып килә, һәм ялгышмый. Үзенең тырышлыгы, бирелеп эшләве аркасында, ул, «Урак һәм чүкеч» заводына урнашу белән, бик тиз арада коллективның ышанычын яулап ала. Аны һәр урында хөрмәт итәләр. Казанда ул район больницасында эшләүче медсестра Люба- ны очрата һәм матур итеп семья тормышы корып җибәрә.
Иң яхшы стахановчы-котельщик- ларның берсе Александр Чёрный үзен хәзер Казанның үз кешесе итеп саный. Ярата ул бу шәһәрне, ул аңа якын һәм кадерле, ул производствода һәм иҗтимагый эштә үз иленең, үз шәһәренең ялкынлы патриоты исеменә лаеклы булу өчен көчен кызганмый эшли. Әгәр дә Чёрный бер сменага ике норма бирми икән, үзен бик уңайсыз сизә, ул көнне инде ул бушка үткән көн итеп хисаплый. Андый очраклар стахановчының тормышында бик сирәк була. Соңгы елда безнең котельщик ике еллык норма үтәгән.
Кара тут йөзе, ялтырап торган кара күзләре һәм чем-кара чәче котел ьщ и к н ы ң фамилиясенә бик туры килә. Шат күңелле һәм кешеләрне бик тиз үз итә торган .Александр Чёрный үз эшен яратып, сөеп, дәртләнеп эшли, аның көчле һәм җитез кулларында һәрнәрсә ансат башкарыла.
Менә зур механик пычак-гильо- тина, бик җиңел, катыргы кәгазь кискән кебек кенә итеп, тимер тасмасын кисеп чыгарды, күтәрелде, тагын төште... Металл тасма шулкадәр төгәл турала,хәтта акбур белән сызган билгеләрне дә пычак-гильо- тина икегә яра. Котельщиклар һәр операцияне отлично үтәү өчен генә түгел, бәлки һәр операция вакытында металлга экономия ясау өчен дә бик нык көрәшәләр. Билге ясаучылар белән бергәләп котельщик Чёр-ный бригадасы тонна-тонна металлга экономия ясаган инде.
Көчәнми, тиз һәм тигез хәрәкәтләр белән котельщик Гыйльфан МиҢ- һаҗов һәм Дмитрий Муравьев эшли. Билге ясалган табаклар, алар- ның ихтыярына буйсынып, зур төгәллек белән үз урыннарына, ста- нок-гильотина астына яталар.
Бу зур булмаган, бердәм бригаданың бригадиры котельщик Александр Чёрный тимер табакнын дөрес куелганмы икәнен тикшерә, кирәк булса «төзәтмә» кертә һәм шуннан соң, абсолют төгәл булуына ышанып, гильотинаны ычкындыра.
Билге ясалган тимер табаклар өеме торган саен кими бара. Ә пычак астыннан чыккан өлгеләр шунда ук электросваркага тапшырылалар' Яссы детальләр анда тиешле формага керә-
Котелыцикларның хезмәт көне азагына якынлаша. Моны вакыт узудан гына түгел, алдагы сменада хәзерләгән металл өеменең кимүеннән дә белергә була.
Александр Чёрный әллә гаҗәпләнеп, әллә ризасызлык белдереп:
— Нәрсә, соңгысымыни?—дип сорый.
— Нигә, әллә азмы? — дип җавап кайтара Гыйльфан Минһаҗов.— Ике нормадан артык эшләдек бит...
— Булса соң...— бригадир көлә,— билге ясаган табаклар булса, әле тагын...
Аңла м ы й м, — ди Д \ и нһ аҗов
юри гаҗәпләнгән кыяфәт белән, —
52
кеше нигә 111 ул к а д ә p коме ы зла н а икән?
— Әйе, комсызлык, дөрес әйтәсең,— ди Чёрный, аның сүзен җөпләп куя, — тик бу комсызлык изге андый комсызлыкны яратырга кирәк.
Александр эштән кайтканда. Люба инде өйдә, йорт эшләре белән мәш килеп йөри иде. һәрвакыттагы кебек, ял көне алды булганлыктан, Люба тиз генә эчке күлмәкләр әзерләп бирде һәм ирен озатканда елмаеп:
— Юлың уң булсын, Саша, — диде.
Кулына Люба биргән сумканы тоткан хәлдә, яшь котельщик, уйлаган уеннан кире кайткан кебек итеп:
— Бәлки бүген мунчага барырга да кирәкмидер. — диде. — барыбер тиздән буйыйлар бит.
— Ничек буйыйлар,— диде Люба. шаяртуны аңламыйча.
— Ничек булсын, тоталар да буйыйлар. Җитмәсә, берничек тә каршы килә алмыйсың. — Александр, шаяртуның уңышлы чыгуын күреп, көлде һәм. кулы белән ишек тоткасына тотынгач, өстәп куйды:
— Әллә белмисең дә, бүген кич клубта Николай Васильевичның... Гогольнең «Өйләнү» комедиясен куябыз ич...
Гоголь комедиясен куйганда кат-нашырга дип Александр Чёрныйга моннан ике айлар чамасы элек әйткәннәр иде. Клуб драмтүгәрәгенең җитәкчесе, артист һәм режиссеры, завком председателе Михаил Георгиевич Сергеев, котелыпикны завком бүлмәсенә махсус рәвештә чакырып, аны-моны анлатып тормыйча, туп- туры әйтте:
’— Нихәл, Чёрный, кияү булып уйныйсыңмы?
Аптырап калган котельщик күзләрен тутырып, берни аңламый карап тора:
— Нинди кияү турында сөйлисез, Михаил Георгиевич?
— Гоголь кияве, нинди булсын! «Өйләнү» комедиясен куймакчы булабыз. Белеп торасын ич, тиздән Николай Васильевич Гогольнең үлүенә йөз ел тула
— Белмәгән кая ул, Гоголь бит минем иң яраткан язучым.
— Менә диул. Бу данлыклы датаны без Гогольнең комедиясен куеп каршыларга булдык. Килештеңме?
— Булдыра алырмынмы икән?
Завком председателе стахановчының кара күзләрендә очкыннар биешеп алуын күреп, булдырыр бу, дигән ышанычлы нәтиҗәгә килде. Шулай да ул серне бирергә ашыкмады.
— Сынап кара син...
— Нигә, сынап карыйбыз аны!
Рольләрне бүлгәндә Александрга кияү егете ролен, отставкага чыккан офицерны, үзе бер авыз сүз белмәсә дә, французча кыланырга яратучы Никонор Иванович Ануч- кинны бирделәр.
Завод театр коллективының бу ышанычына стахановчы бик җитди карады. Котельщик Чёрный бөек рус язучысы Н. В. Гогольнең үлемсез әсәрләрен кат-кат һәм яратып укый, укыган саен ул аларда яңа. йөрәккә үтеп керә торган фикерләр таба.
Ул гына аз, — дип уйлады безнең стахановчы. Ерак үткәнне— Гоголь чорын яхшырак күз алдына китерү, үзе уйнаячак рольне бөтен тирәнлеге белән аңлау, тамашачыга дөрес һәм тулы итеп күрсәтү' өчен «Өйләнү», «Ревизор» комедияләрен ул тагын әллә, ничә кабат укыды. Рухланып, «Сорочин ярминкәсеэн, «Диканька янындагы хуторда кич- ләр»не һәм Гогольнең башка әсәрләрен укып чыкты.
Чёрный һәм аның иптәшләре ко-медияне куюга иҗади карап, бик нык хәзерләнделәр. Үзләренең шефы — Казан яшь тамашачылары театры артисты Юрнй Максимовның күрсәтүләрен рәхмәт әйтеп кабул иттеләр. Артистның күрсәтмәләре «Өйләнү» комедиясен сәхнәгә куюда бик зур ярдәм булды. Барлык репетицияләр дә кызыклы һәм җанлы үтте, һәвәскәрләр һәрбер вак детальне, диалогны, репликаны зур түземлек белән, кат-кат эшләделәр, һәм нәтиҗәдә куйган көч бушка китмәде.
53
Завод клубының тамашачылар залы, аны em кына кызыл почмак дип тә атыйлар, халык белән шыгрым тулы. Барысы үз кешеләр, иптәшләр, хезмәттәшләр, бердәм интерес белән яшәүче, һава-йөк магистрален төзүчеләрнең бердәм коллективы. Эшчеләр һәм белгечләрнең күбесе семьялары белән килгән.
Сәхнәгә чыгу өчен хәзерләнгән, киенгән һәм гримланган Александр Чёрный ике пәрдә тоташкан урыннан залга күз тө.шерде. Ул залда утыручылар арасында заводның карт эшчесе вагранщик Тахтаровны күрде, үз бригадасы членнары Минһаҗов белән Муравьев та биредә, алар белән янәшә тимерче Аргудяев, күчәр ясаучы Мәрьям Сә- гыйтова утыра. Цехта ш котел ьщик- лар Николай Кондрин белән Петр Волошин, котел ыцикл ар бригадиры Габдуллин, котел-сварка цехы начальнигы Рәхим кулов үзләренең семьялары белән килгәннәр. Менә заводның җитәкчеләре: директор Пашков, баш инженер Рытов, партбюро секретаре Вавилов. Барысы да, үз заводы артистлары башкаруында, Гогольнең атаклы комедиясен карарга килгәннәр.
Пәрдә ачыла. Күзләр камашырлык булып яктыртылган сәхнәгә йөзләрчә күзләр текәлә, игътибар биреп, горурланып, карыйлар.
Сәхнә сәнгатенең бөтен кагыйдәләрен саклап, вакыйга үсә бара. Подколесин квартирасында барган беренче күренеш тамашачыларга яхшы гына тәэсир итә.
Менә вакыйга кәләш Агафня Тихоновна өенә күчә. Кабул итү бүлмәсенә кияүләр тулган: Иван Павлович Яичница, аны токарь Михаил Васильев уйный, Балтазар Балтаза- рович Жевакин, анысын металл кою мастеры Николай Жбанов уйный, һәм Александр Чёрный башкаруында Никифор Иванович Анучкин.
Комедия барганда, һәр минут саен көлү тавышлары көчлерәк яңгырый.
Сәхнәгә ике дус, Кочкарев белән Подколесин, килеп керә. Кочкарев ролендә — стахановчы токарь Сергей Комаров, Подколесинны завком председателе Сергеев башкара.
һәм, ниһаять, күптән көтелгән кәләш Агафья Тихоновна сәхнәгә керә, юк керми, ә «йөзеп килә». Аның ролен завод медицина пункты медсестрасы Вера Фролова башкара. Булдыксыз яучы Фекла ролендә шлифовщица Екатерина Шаталина.
Торган саен комик ситуацияләр кыза бара. Завод артистлары, бөтен осталыкларын куеп, уйныйлар. Барысы да яхшырак уйнарга тырыша. Карыйсың, бар да әйбәт уйный-
Тамашачылар залы кисәк-кисәк күмәк көлү һәм көчле алкышлар астында күмелеп кала. Алар артистларның уңышка ирешүен бик яхшы күрсәтәләр.
һәм соңгы мәртәбә пәрдә ябылгач, залда озак-озак куанычлы алкышлар һәм кайнар хуплау авазлары яңгырап тора.
Аннары инде яшь төзүчеләр урындык һәм скамьяларны стена буена тезеп куялар. Радиола музыка уйнап җибәрә, залда танецлар, уеннар башлана.
Котельный цехта эшләүче иптәшләре, сәхнәдә яхшы уйнаган өчен, А л екс а н д р Чёрны й н ы котл ы й л а р. Аның уйнавы барысына да ошаган икән.
— Молодец, Саша, бу юлы да безнең кызыл байраклы цех йөзенә кызыллык китермәдең. — дип, котел ыциклар каты итеп аның кулын кысалар.
— Гадәттәгечә. — дип, шатлыклы елмая Чёрный. Бәя бирүгә һәрвакыт саранрак Люба да. иренә карап:
— Билгеле, профессиональ артистлар уйнаган кебек түгел, шулай да әйбәт кенә чыгардыгыз. — дип куя.
— Киләсендә тагын да яхшырак уйнарбыз әле, — ди котельщик,— булган кимчелекләрне искә алырбыз.
— Кимчелекләр дә бар идемени әле?
— Күрдеңме, син аларны сизмәгәнсең дә. башкалар да шулай, без үзебез сиздек, дөрес, алар вак җитешсезлек, шулай да җитешсезлек.
— Беләсеңме, Саша, синең бигрәк тә әйбәт чыкты. Синең шундый та- оигый талантың бардыр дип һич уйламаган идем.
54
— Теләгең булса, барын да эшләп була, — диде Александр, ышанып, хатыны белән вальс әйләнә- әпләнә. — Талантың бар дип әйтүеңә рәхмәт. Тик әйтми калып булмый инде, Люба, син һәр чакны соң-гарак каласың, — Александр ап-ак тешләрен күрсәтеп көлде, — миндә талант барлыгын миңа алданрак әйткәннәр иде.
Люба акланырга тыры.ша:
— Шулайдыр, мин бит сине сәхнәдә беренче мәртәбә күрәм...
Ял көнне иртүк Люба колхоз базарына китте. Александр, аны озаткач, нәни Женяга кызыклы итеп уен оештырды да үзе Виллис Лацисның «Балыкчы улы» романының калган өлешен укып бетерергә дип утырды. Китап белән мавыгып, ул хатынының кайтканын да, аның ашарга пе-шергәнен дә сизмәде. Котельщик, нәкъ ашарга чакырган вакытта, китапны укып бетереп тора иде.
— Искиткеч охшашлык! — диде Александр, әле һаман китап тәэсиреннән аерыла алмыйча.
Төштән соң алар шәһәр буйлап йөреп кермәкче булдылар. Александр белән Люба шәһәребезнең урамнары, мәйданнары буйлап йөрергә, яңа төзелешләрне карарга, магазин тәрәзәләренә куелган муллыкны күрергә телиләр идс.
Киров дамбасын трамвайда үттеләр. Бәләкәй Женя (әти-әниләре аны да үзләре белән алганнар иде), тәрәзәгә өреп ясалган күз аша, бербер артлы йөгереп үткән әйберләрне бик кызыксынып карап барды. Ниһаять, ул ялтырап торган провода- ларны күреп алды:
— Әтием, бу чыбыклар ник ялтырый шулай?
— Чөнки алар бакыр, аларны әле генә куйганнар, — ди әтисе.
— Нигә трамвайга яңа провода?— дип төпченә Женя.
— Бу провода буйлап, Женя, трамвай түгел, троллейбус йөриячәк.
— Бауман урамындагы кебек йомшакмы алар?
— Не, ис, шундый, нәкъ Бауман урамындагы кебек, аннан яхшырак та әле, яңарак.
— Без хәзер шәһәргә яна троллейбуста барабызмы?
— Әйе, яңа троллейбуста.
— Өйгә кайтканда без яңа троллейбуста кайтабызмы инде, әтием?
— Әйе, яңа троллейбус линиясен ачсалар, троллейбуста кайтабыз.
Ул да булмады, трамвайга каршы зур көрән машина калкып чыкты. Женя йотылып карап барган про- водалар буенча тавыш-тынсыз ике озын мыек шуып үтте, барлык пассажирлар тәрәзәгә ябырылды. Зурларның һәм балаларның соклану тавышлары:
— Килә! Яңа троллейбус килә. Безнең Киров районына!
— Күрәсең, Женя, син бәхетле,— дип елмая котельщик.— Алдан әйткәнең туры килә бит! Хәзер инде ышанып әйтергә мөмкин, өйгә, чыннан да, яңа троллейбуста кайтабыз.
Пионер урамында котельщик Черный семьясы трамвайдан төште.
Менә алар Болак күперендә басып торалар. Александр, Люба һәм Женя гаҗәеп матур күренеш алдында калдылар. Металл мачталарда — электр шарлары, Болак елгасының ике ягында — металлдан эшләнгән нәфис рәшәткәләр.
Бөтенләй үзгәреп калган Болакка, еракларга китеп, урам борылган урында күздән югалган электр шарларына һәм Болакның ике ягында төзелеп бетеп килә торган гаҗәеп зур йортларга кулы белән күрсәтеп, Александр Чёрный сокланып әйтә:
— Нинди гүзәллек, ышанасың килмәс! Моннан нибары ярты ел элек болариың берсе дә юк иде бит әле.
— Әйе, — дип, Люба аның фикеренә кушыла. — Күптән түгел ташландык бер урын булган Болак буе нинди үзгәрә, моннан үтеп китүе дә күңелле, рәхәтләнеп күңел ачып йөре!
Бераздан алар Чернышевский урамына күтәреләләр. Мәһабәт электр фонарьлары аны искиткеч матур һәм җыйнак итеп күрсәтә. Пожарный урнашкан урыида, урам чатында, котельщик Чёрный туктап карап тора. Бу урында бик шәп
55
мәйдан ачылып китә. Каршы якта СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы бинасы, уңда Ленин исемендәге үзәк көтепханә, ә Пожарный йорты каршында Казан дәүләт университетының химия факультеты бинасы — өр-яңа монументаль бина. Аның Чернышевскийга карап торган ягыннан инде төзү вакытында файдаланылган агачларын алганнар. Якты сары һәм ак төсләргә буялган бина үзенең мәһабәтлеге һәм матур архитектурасы белән шунда ук кү-ңелне биләп ала.
Өч зур бина мәйданны «П» хәрефе формасында квадрат итеп ясыйлар. Мәйданның уртасында, бакча эчендә, бөек математик Лобачевский һәйкәле тора.
— Минемчә, бу урын, Люба, шәһәрнең иң матур урыннарыннан берсе, — ди Александр.
— Әйе, дөрес әйтәсең, Саша, ул җәй көне, менә бу агачлар яшелгә төренгәч, бигрәк тә матур булачак.
Алар Черек күлгә таба борылалар. Химия факультеты корпусының фасад ягыннан узганда, Чёрный зур колонналардан күзен ала алмый сокланып карый, биредә әле төзү бара, төзелеш өчен куелган баскычлар алынмаган әле.
Аннары, Дзержинский урамыннан барышлый, берничә катлы зур торак йорт аларның күңелен җәлеп итә. Бу йортның тәрәзә-ишекләре көнчыгыш стилендә эшләнгәннәр.
— Гаҗәп матур йорт!
— Әйдә магазинга керәбез, — дип тәкъдим ясый Люба.
Керәләр. Мебель магазины икән. Ул яңа йортның бөтен аскы катына урнашкан, һәм йомшак диваннар, буфетлар, өстәл-урындыклар, ковёр- лар һәм башка тормыш кирәк-яраклары белән тулып тора.
Ирек мәйданы аеруча җанлы. Мәйдан ял итәргә чыккан яшьләр белән гөр килә. Арырак шаян малайлар төркеме күренә.
Александр, бөтен бер квартал буена сузылган, инде агач корылмалары алынган ак бинага, аның монументаль колоннасына карап, горурлык белән әйтеп куя:
— Бусы безнең опера һәм балет театры бит инде. Быел аны төзеп бетерәләр. Театр ачылгач, барыбыз бергәләп, «Аккош күле» балетын карарга барырбыз.
— Әтием, ул бит инде төзелеп беткән.
— Юк әле, Женя, шулай кебек күренә генә ул. Тышкы ягы гына төзелеп беткән анын. Эчендә эше күптер әле.
Кызыйның ышанасы килми:
— Юк, төзелеп беткән! — ди ул.
— Төзелеп бетсә, менә бу агач койманы алган булырлар иде.
Женя бары тик шуннан соң гына ышана.
— Әнә теге завод белән янәшә нинди йорт икән ул? Мәйдан аркылы чыгыйк та якынрак барып карыйк әле, Саша.
— Рәхәтләнеп карыйбыз аны, Люба.
Мәйданның йөзен бик нык үзгәрткән күп катлы йорт әле агач корылмалар эчендә утыра. Бу юлы ул йортны иркенләп карый алмадылар, аның архитектурасы нинди икәнен дә төгәл күреп булмый әле.
— Нишлисең бит, ярар инде, — дип, Александр Люба белән Женяны тынычландыра, — беләсезме нәрсә, без монда беренче Май бәйрәмендә килербез, шул чакта бу йорт ялт итеп торыр.
Куйбышев мәйданына барышлый, алар Пушкин урамында төзелгән яңа йортның аскы катына — искиткеч зур китап магазинына керделәр. Чёрный үзенә һәм бәләкәй Женяга китаплар сатып алды.
Ниһаять, Куйбышев мәйданы. Аны әле һаман «Кольцо» дип атыйлар. Машиналарның күплеген биредә аеруча нык сизәсең. Халык төркеменең дә очы-кырые юк төсле.
— Тиздән бу мәйдан танымаслык булып үзгәрәчәк, — ди Чёрный. — Күз алдында үсә бит. Карасана бер: менә бу биек-биек яңа биналар ярты елга якын вакыт эчендә төзелде. Әнә карагыз, тагын мәйдан бүлеп алганнар. Димәк, тагын төзибез!..
Бауман урамында алар прогулканы тәмамладылар. Монда Любаның туганы, сәүдә хезмәткәре Хәйдәр яши. Александр, Люба һәм нәни Женя аңарда кунакта булдылар.
5(5
Өнгә троллейбуста кайттылар. Женя моңа бик куанды. Ул, кайтып җиткәнче, йомшак урындыкларга, машинаның ялтырап торган никеленә карап туя алмады. Барысын да капшап карады, бармаклары белән төртә-төртә, күрсәтеп йөрде.
Гадәт буенча Чёрныйларга күршеләре котельщик Кондрин, мастер Жбанов, библиотекачы Рима Кудряшева керделәр.
— Сагынып беттек үзегезне, күршеләр. Көне буе кая китеп югалдыгыз.
— Сагындыгыз, чынлапмы?
— Син сагынмаганнардыр дип уйлаган идеңме?
— Кызганыч, без сезне юкка гына чакырмаганбыз.
Никола й Кон др и н кыз ы кс ы н ы п сорап куйды:
— Сез әллә берәр кызыклы нәрсә күрдегезме?
— Бик тә кызык, — диде котельщик, — без сәяхәттә булдык.
— Ерак бардыгызмы?
— Казан буйлап йөрдек. — Александр иптәшләренең йөзендә искитмәү кыяфәте күреп, өстәп куйды: — Әйе, үзебезнең шәһәрне карап йөрдек. — Ул торган саен җанлана төште: — Беләсезме, дуслар, мин сезгә нинди киңәш бирер идем. Күбрәк шундый прогулкаларга чыгыгыз, җентекләбрәк карагыз, шәһәр бит күз алдында үсә, чибәрләнә. Файдасы тияр. Менә без Люба белән бик күп яңалыклар күрдек. Бер уңайдан яхшы ял да иттек. Шулай түгелме, Люба?
— Әйе, бүгенге прогулкага мин бит шат,—дип җавап кайтарды Люба.
— Я, я, сөйләп җибәр алайса, ниләр күрдегез?
һәм котелыник бүгенге яна тәэсирләрен иптәшләренә сөйләп бирде.
Барысын да сөйләп бетергәч, Чёрный бүген сатып алган китабын, йокы алдыннан укымакчы булып, кровать өстенә куйды.
— Иртәгә цехта очрашырбыз! —• дин, ул иптәшләре белән хушлашты. Ләкин шунда ук кулын изәп күршеләрен туктатты. — Беләсезме, мин үземдә көч артканны сизәм. Иртәгә зуррак энергия белән эшләячәкмен. Бүгенге прогулка тәэсире, ахры. Чынлап та шулай.—Азрак уйлап торгач, өстәп куйды:—Мине дә, барыбызны да стахаиовча эшләүгә безнең бөек төзелешләребез рухландыра...
— Сталинчыл төзелешләр, коммунизм төзелешләре. Дөрес әйтәсен, туган.
Бу сүзләрне котельщик Кондрин әйтте.
— Горурланырга урыны бар,— диде Чёрный, — дөньяда иң зур төзелеш — Куйбышев ГЭСына механизм эшләү бәхетенә ирештек. Дүрт ел да вакыт үтмәс, күр дә тор, куәтле турбиналар шауларга тотыныр. Бу тарихи көнне күз алдына китерегез, — Александрның кара күз-ләрендә шатлык очкыннары кабынды,— бу барыбыз өчен бүтән берни белән дә чагыштыргысыз бәхет. Бөек төзелешкә өлешебез керә бит.
— Әйе, Саша, әйтергә түгел, зур шатлык бу, — диде Николай Кондрин, дулкынланып.
Мастер Жбанов, саубуллашканда, әйтте:
— Чыннан да сәяхәттән зур зарядка алгансың син. Иртәгә гильотина көчлерәк эшли, болан булгач.
— һичшиксез, көчлерәк, — дип, котельщик ышанып әйтте.
Мастер, бүлмә ишегеннән чыкканда нәрсәдер исенә төшеп, борылды:
— Оныта да язганмын, иртәгә синең бригада Куйбышевгидрострой- ныц асылмалы юлы өчен дистанция планоклары кисәчәк. Исеңдә тог моны, бригадир!
— Обязательно искә алам, иптәш мастер!
Бик ерактан ук ишетелгән озын гудок төн уртасы җиткәнне хәбәр итте.