Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨСӘЕН ЯМАШЕВ ҺӘМ ТАТАР ДЕМОКРАТИК ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯСЕ


Шушы елның 6 январенда татар халкының күренекле революционеры Хөсәен Ямашевның тууына 70 ел булып узды. Үзенең бөтен тормышын пролетариатка хезмәт итүгә ’һәм Ленин — Сталин партиясе эшенә багышлаган бу болыиевнк-революцио- нерныц үлүенә 13 мартта 40 ел 1улды.
Хөсәен Ямашев революцион көрәш мәйданына 1902—1903 елларда кү-тәрелеп, Казан социал-демократлар оешмасында эшли башлаган көннәреннән башлап ленинчыл «Искра» позициясенә басты, партиянең II съездда булган көрәштә РСДРП эчендә ике группа килеп чыккач, Ямашев, һич икеләнмәстән, үзен большевистик группа тарафдары итеп белдерде.
Революционер буларак» Хөсәен Ямашевның чиксез зур хезмәте шунда, ул, марксистик партия төзү өчен көрәштә Ленин, Сталин сызган юлдан барып, барлык милләтләрнең айлы эшчеләрен бердәм партиягә — Россия социал-демократик эшчеләр партиясенә берләштерү идеясен яклап чыкты һәм шуның өчен көрәште. Эшчеләрне азат итү мәсьәләсен X. Ямашев милли мәсьәлә итеп түгел, бәлки барлык милләтләрнең пролетарийлары өчен бер дәрәҗәдә әһәмиятле булган социаль мәсьәлә итен карады. Большевизмның таңында ук татар эшчеләре арасында революцион марксизм идеяләрен пропагандалап, ул аларныц бүтән милләт эшчеләре белән, беренче чиратта рус эшчеләре белән дуслыгын ныгытуга, самодержавиегә кар-шы көрәштә бердәм хәрәкәт итүләренә булышты.
1905 елның давыллы көннәрен Хөсәен Ямашев партия эшендә шактый зур тәҗрибәсе булган профессиональ революционер сыйфатында каршылады. Шушы елның февралендә Я- М. Свердлов партия зада- ниесе буенча Казанга килеп эшли башлагач, ул большевистик комитет составына кертелде, ә җәен, HI съезддан соң, татар хезмәт ияләре арасында эшләү буенча комитет каршында төзелгән группаның җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу җаваплы постта Хөсәен Ямашев үзен оста оештыручы һәм талантлы пропаган-дист итеп танытты.
Беренче рус революциясе көннән- көн киңәя һәм югарыга табан күтәрелә барган көннәрдә Хөсәен Ямашев, большевистик комитетның бүтән членнары белән берлектә, Казан эшчеләренең забастовкаларын хәзерләде, урам демонстрацияләрендә катнашты, зур дәрт һәм көчле энергия белән массаларны кораллы восстаниегә өндәде һәм сугышчан дружиналар төзеде. Декабрьда патша самодержавиесе восстаниене җиңгәннән соң, Ямашев яшерен рәвештә Казаннан Уфага, ә аннан Оренбургка китеп, тагар течен ;ә «Урал» исемле большевистик газета чыгарырга кереште. Мәгълүм ки, бу газета Волга буе һәм Урал тирәсендәге районнарда яшәүче татар эшче-крес!ьяннары арасында маркс- истик идеяләрне таратуда һәм алар-
58
ны, большевистик лозунглар тирәсенә туплап, самодержавиегә каршы көрәшкә күтәрүдә гаять әһәмиятле роль уйнады.
Димәк, рус большевиклары белән бергә һәм аларпың турыдан-туры җитәкчелеге астында эшләп, Хөсәен Ямашев 1905—1907 еллардагы ре-волюция чорында Казаң социал- демократлар оешмасының күренекле җитәкчеләреннән берсе булып җитеште.
Бөтен күңеле белән революция эшенә бирелгән Хөсәен Ямашев, эшчеләр хәрәкәтенә практик җитәкчелек итү һәм социал-демократик газета чыгарудан тыш, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре белән дә тирән- тен кызыксынды һәм татар халкының культурасындагы демократик һәм социалистик элементларның үсүенә һәрьяклап булышлык итте. Революцион көчләргә жандармнарның, полицейскийларның, патша провокаторларының юлбасарларча һөҗүм ясаулары чиктән тыш көчәйгән һәм алдынгы фикернең кечкенә генә чагылышы да иң вәхши рәвештә бастырылган Столыпин реакциясе елларында ул үзенең татар прогрессив интеллигенциясе белән булгач бәйләнешен һәм аңарга йогынтысын тагын да көчәйтте.
Столыпин реакциясе илнең политик тормышында да, әдәбиятта да көчле рәвештә чагылды. 1905—1907 елл а рда гы р евол юци я җи ңел гән мән соң интеллигенциянең шактый өлеше, революциядән читкә борылып, реакцион мистика һәм төшенкелек баткаклыгына тәгәрәде. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы докладында иптәш А. А. Жданов, шушы чорны характерлап, болай диде: «Дөньяга һәртөрле төстәге символистлар, имажинистлар, декадентлар, ягъни, халыктан ваз кичкән, «сәнгать — сәнгать өчен» дигән тезисны игълан иткән, әдәбиятта идеясезлеккә өндәгән, үзләренең идея һәм мораль яктан череп таркалуларын эчтәлексез матур форма артыннан кууга яшерә торган кешеләр ки-леп чыкты. Аларның барысын да якынлашып килә торган пролетар революциядән хайваннарча курку берләштерде» *.
Арцыбашев, Сологуб, Мережковский һәм башкаларның әсәрләрендә әдәби череп таркалу аеруча нык күренде. Бу язучылар 1905 ел революциясенә яла ягарга тырыштылар, моральсезлек, эгоизм һәм индивидуализм идеяләрен чәчтеләр.
Череп таркалучы буржуаз әдәбият булышлыгы белән реакция революцион эпоханың традицияләрен кешеләр аңыннан куып чыгарырга тырышты.
Арцыбашев, Сологуб, Мережковский һәм башка шундыйларнын идеясез әсәрләре менә шул максатларга, революцион эпоханың традицияләрен һәм истәлекләрен халык массалары аңыннан куып чыгаруга хезмәт иттеләр.
Таркалу һәм төшенкелек идеяләре ул вакыттагы татар әдәбиятында да чагылды.
Либераль-буржуа язучысы Дәрд- мәнд (Закир Рәмиев) 1908 елда үзенең «Караб» дигән шигырен язды. Бу шигырендә ул, халык революциясеннән коты очкан эксплуататор сыйныфларның настроениесен чагылдырып, күңел төшенкелеге һәм пессимизм мотивларын җырлады, халыкның язмышын диңгездәге көчле дулкын вакытында һәлакәткә очраган корабль белән чагыштырды. Либераль-монархистик аристократия җырчысына 1905 ел шашкан ел булып күренде.
Пессимизм, төшенкелек һәм таркалу мотивлары эсер шагыйрь Сә- гыйть Рәмиев поэзиясендә аеруча киң урын алды. Ул, элек үзе өйрәнгән барлык нәрсәләрдән ваз кичеп, беренче булып реакция кочагына ташланды. 1908 елда язылган һәм «Алданган» дип исемләнгән шигырендә С. Рәмиев индивидуализм, пессимизм һәм теге дөньяга ышануны вәгазьләде. Ренегатлык итүче бу вак буржуаз интеллигентның таркалуы шуңа барып җитте ки, ул реакциянең моннан соңгы елларында провокатор булып әверелде һәм 1 «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады, Татгосиздат, Казан, 1946 ел, 11 бит.
59
•iv.iwcbi белән контрреволюция лагерена күчте.
Шушы шартларда — буржуаз һәм вак буржуаз интеллигенциянең таркалуы, реакция белән килешүе һәм милләтчелек тенденцияләренең көчәюе шартларында —Хөсәен Яма- шев, большевистик оешманың күренекле вәкиле буларак, үз алдына гуманистик бурычны, татар интеллигенциясенең прогрессив өлешен идеологии реакция тәэсиреннән саклау бурычын, куйды. Революциянең киң җәелгән көннәрендә демократик интеллигенция белән халык арасында урнашкан тыгыз бәйләнеш һәм дуслык йомшамасын өчен, ул кулыннан килгән бөтен чараларны күрде.
Мәгълүм ки, Г. Тукай 1907 елда, ил өстендә реакциянең кара болытлары йөри башлаган көннәрдә. Казанга килде. Бер үк вакытта Хөсәен Ямашев та Уралдан туган •шәһәренә кайтты. Халык массаларының уз эченнән чыккан һәм бала вакыттан ук тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган яшь шагыйрьнең талантлы иҗаты революционер-большевикның игътибарын җәлеп итми кала алмады. Казандагы әдәби эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк Г. Тукай большевик Хөсәен Ямашев йөзендә сизгер һәм чын күңелдән кайгыртучан иптәшне очратты. Татар халкының күренекле революционеры X. Яма- шевны шагыйрь, намуслы көрәшче һәм ярлы, изелгән халыкларның якын дусты дип сапап, аңа гаять зур ихтирам һәм хөрмәт белән карады. Вакыт-вакыт тирән эчке кичерешләрдән газапланган Тукай, әгәр үз өенә Хөсәен Ямашев килеп керсә, күңелендә зур шатлык сизә, бөтен хәсрәт, кайгыларын оныта иде. Хөсәен Ямашев үлгәннән соң язылган һәм «Янә бер хатирә» дип аталган шигырендә ул:
Мин кунакчыл бер җыручы, миндә бар ярлы-гидап, Бүлмәмә яшьләр килә һәм сәүдәгәр, бай углы бай.
Ул бәләнт мәрхүм дә килсә, мин сизә торган идем, Күктән ингән, бүлмәмә килгән шикелле тулган ай1,—
* Г. Тукай,! гом, 1943 ел, Казан, 232 бит. дип, оольшевик-революционерны якын дусты итеп таныганлыгын әйтеп бирде.
Россиядәге прогрессив көчләргә гаять зур бәхетсезлек һәм чикләүләр алып килгән кара реакция көннәрендә Хөсәен Ямашев белән Г. Тукай арасында бәйләнеп киткән дуслык җепләре бервакытта да өзелмәде. Халыкның көченә һәм азатлык өчен барган бөек революцион көрәшләрдә аның җиңеп чыгуына тирәнтен ышанган Ямашев Тукай поэзиясендәге сугышчан рухны куәтләде, идеологии реакция басымы астында вакыт-вакыт чагылган күңел төшенкелеге һәм пессимизм настроениелә- ренә каршы көрәштә шагыйрьгә чын күңеленнән ярдәм итте.
Табигый ки, Тукайның революционер-большевик белән булган дуслык мөнәсәбәтләре нәтиҗәсез калмадылар. Хөсәен Ямашевның көчле идея йогынтысы астында Тукай, күп кенә фикер каршылыкларыннан арынып, демократ шагыйрь булып формалаша барды һәм талантлы поэзиясенең дәһшәтле утын самодержавиегә каршы, көчләү һәм изүгә каршы, буржуаз милләтчеләрнең ялган һәм төрле уйдырмаларына каршы юнәлдерде. 1905 ел революциясе һәм азатлык өчен көрәш идеяләре белән рухланган Тукай үзенең күп санлы сатирик шигырьләрендә, поэма һәм эпиграммаларында татар реакционерларының, соры корт руханиларның һәм буржуаз милләтчеләрнең чын йөзләрен ачып бирде.
Хөсәен Ямашев тарафыннан Тукай иҗатына булган идея йогынтысының көче беренче чиратта шунда чагылды ки, шагыйрь азатлык өчен көрәшнең уңышын татар халкы белән рус халкы арасында ныклы дуслык урнаштыруда күрде. Бер-берсенә күрше яшәүче бу ике халыкның тарихи үсеш юллары аерылгысыз рәвештә бәйләнгәнлекне шагыйрь түбәндәгечә тасвир итте:
Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без; Рус белән тормыш кичердек сайрашып. Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып; Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып. Без шаярыштык вакытлар алмашып.
һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Без сугышта юлбарыстан көчлебез. Без тынычта аттан артык эшлибез7.
Д с к а де к гл а р, де м о кр ат и к идея-ләргә карты көрәтеп, күз буяу өчен генә мнлли-азатлык турында сөйләнгән бервакытта, патрнот-ша- гыйрь Тукан Россияне азат итү ту- р ы нд а х ы я л л аяды, револ ю цн я не ң батыр көрәшчеләренә чын күңелдәй теләктәшлек итте һәм шул көрәшчеләр сафында баручы Хөсәен Ямашевны да җаны-тәне белән халык эшенә бирелгәнлеге өчен хөрмәт итте. Россиядә яшәүче барлык халыкларның азатлыкка чыгуын теләп. Тукай:
— Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Руссия! 8 — дип. горур рәвештә җырлады.
Билгеле, Россия халыклары өчен изге, булган шушы гомуми бурычның мәгънәсен аялаган Тукай татар милләтчеләренең төрле явызлыкларына җавап бирми кала алмады. Татар социал-демократлары, бигрәк тә Хөсәен Ямашев йогынтысы астында. Тукай татар милләтчеләрен көи- нән-көн чит күрә башлады һәм аларны халыкка дошман бер көч итеп таныды. «Милләтчеләр» дигән шигырендә Тукай халык массаларын буржуаз милләтчеләр корган тозакка эләкмәскә чакырып:
Милләтчеләп сине фәкать алдый гына. Дигән булып: «җанланасың син тиз менә»; Алдаимя сип, калган акчаң өчен алар Укыйлар ич баш очында ясин гына!9 —
дип язды. Шул ук шигырендә Тукай, татар милләтчеләренең милләтне тәрәкъкый иттерү турында лыгырдаулары коры бер алдавыч кына икәнен әйтеп, аларны буржуа табагын ялаучы куркак жаннар ител сурәтләде:
/Аилләтче бик куркак бит ул, судан курка, Гәрчә, милләг диеп, авыз суын корта; Кайсы чакта күперсә дә, тиз шинә бит Теге, ишек алдындагы ага күркә10.
Милләтчелеккә капма-каршы буларак, Г. Тукай Россия җирендәге б а р л ы к халыкларның т 11 гез, дус яшәүләре ягында торды һәм үзенә остаз итеп бөек рус халкының алды ш ы әд1 П1ләрен сайлады.
Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкреп-әкрен югарыга үрләп барам... 1
Яки:
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш.
Ай кеби нурны ялардай икътибас иткән бу баш -.
Социал-демократлар күтәргән азатлык идеясенә Тукайның көчле мәхәббәте «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» дигән шигырендә аеруча тулы чагыла. Хөсәен Ямашев йөзендә большевик көрәшчеләрнең югары гуманистик сыйфатларын тасвирлап, ул болай дип язды:
Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби. Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби. Оүлияларпыц барын бер-бер китерсәм каршыма. Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби...
Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән. Аз гына кер кунганын да кай җиреннән кем табар?
Ул көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде көлеп. Үткен акылы шул көлешкә пакь көмештән юл булып.
Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бэләнт. Карпы, бозны ул ничек эртә көлен һәм нур коеп3.
Үзләренең гомерләрен кичергән паразит сыйныфларның бозык морален фаш итүче Тукай, һичшиксез, феодаль-буржуаз аристократиянең нәфрәтенә очрады. Татарның лнбе- раль-моиархистнк буржуазиясе тара- cl ) ы и и а н б н р с л гә н до носл а р буен ч а Тукайның патша хөкүмәте өчен кур-кынычлы иҗаты белән танышып өлгергән полиция шагыйрьне берничә тапкыр судка бирергә җыенды.
Казан суд палатасының прокуроры исеменә 1911 елның 30 ноябрен- да җибәрелгән допесенисдә Матбугат эшләре вакытлы комитеты тү-
7 Г. Тукай, ’ том. 261 265 битләр.
8 Шу^ля ук. 96 бит.
9 Шуяда ук. 145 бит.
10 Ш у и Д а У к.
1 Г. Тукай, I том. 89 бит.
2 III у н д а у к, 266 бит.
3 111 у и д а у к, 232 бнт.
61
-'□ндәгеләрне хәбәр итте: «Казан матбугат эшләре вакытлы комитеты, Габдулла Тукайның 1907 елда Шәрәфиен электр-типография нәшриятында басылган «Шигырьләрен» тикшереп чыкканнан соң, кайбер шигырьләрдә җинаять законнары буенча каралган җинаять билгеләре бар дип тапты» ’. Комитет Казан суд палатасыннан түбәндәге чараларны күрүен таләп итте: «Беренчедән, суд карамагына исеме күрсәтелгән брошюрага арест салу турындагы (мәсьәләне) һәм, икенчедән, брошюра авторы Габдулла Тукайны законда каралган статьялар буенча суд җаваплылыгына тарту турындагы (мәсьәләне) куярга»11 12.
Җыентыкка кергән шигырьләр арасында вакытлы комитет «Хөррият хакында» дигән шигырьне аеруча зарарлы дип билгеләде. Шул ук до- несениедә болан диелә: «Азатлык өчен дигән һәм, эшчәнлекләре бик нык макталып, шәкерт һәм студентларга үрнәк итеп куелган яшь кешеләр йөзендә революционерлар күздә тотыла һәм аларның канлы көрәше мактала. Шунлыктан комитет Тукайның бу шигырьләре яшәп килүче стройны җимерүгә өнди дип таба13».
«Китмибез» дигән шигырьне комитет самодержавиегә карата тирән дошманлык рухында язылган әсәр дип бәяләде.
Реакцион татар буржуазиясенең һәм мөселман руханиларының булышлыгы белән, патша ялчылары Тукайны, үзенең иҗат эшчәилеген халык интереслары белән бәйләгән өчен, һәлак итәргә хәзерләнделәр. Вакытсыз үлемгә дучар иткән каты һәм мәрхәмәтсез авыру гына аны патша судыннан коткарып калды.
Тукай полиция күзәтүе асчы на алынды, чөнки ул, самодержавие бюрократиясен, татар буржуа милләтчеләрен, Россияне халыклар төрмәсенә әйләндергән патша строен тирәнтен дошман күреп, монархистик һәм политик реакциянең кабахәт күренешләрен рәхимсез фаш итте.
Димәк, илдә гражданлык азатлыгын булдыру өчен көрәш .мотивы Тукай иҗатында үзәк урынны алып торды. Хезмәт халкының бәхете өчен көрәшеп үлгән революционер- большевик Хөсәен Ямашевның Тукайга булган идея йогынтысы аның иҗатында нәкъ менә
11 ТАССР Үзәк дәүләт архивы, ф. №32, арх. №179, 1911 сл, 144 бит.
Шунда ук, 145 бит.
' Шунда ук, 114 бпт.
шушы мотивның өстенлек алуында чапялды.
Азатлык өчен көрәшүчеләрне котлап, 1905 ел революциясенең шанлы көннәрендә шигырьләр язган Мәҗит Гафури да билгеле дәрәҗәдә Хөсәен Ямашевның идея йогынтысы астында үзенең иҗат эшчәнлегеи җәелдерде.
Мәҗит Гафури Хөсәен Ямаш «з белән 1905 елда ук, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган вакытында танышты. «Красная Башкирия» газетасы шагыйрьнең 60 еллыгына багышлан язылган баш мәкаләсендә болан дип раслады: «Мәҗит Гафури Казанда большевик Хөсәен Ямашев белән таныша, самодержавиегә каршы оештырылган демонстрацияләрдә катнаша һәм [самодержавиене фаш итә торган шигырьләр яза» һ
Ямашевның Мәҗит Гафури белән дуслыгы озак дәвам итте. Башкорт язучысы Сәйфи Кудашның сөйләвенә караганда. Ямашев, 1911 елда, соңгы тапкыр Уфага килгәч, Мәҗит Гафуриның квартирасында була һәм аңа бик кыйммәтле киңәшләр бирә. Ямашев белән шагыйрь арасында барган беседаның төп мәгънәсе шуңа кайтып кала: чын художник халык интереслары белән яшәргә, үзенең иҗатында аның рухани тормышын чагылдырырга тиеш; әдипкә шулай язарга кирәк ки. аның иҗаты азатлык хәрәкәтендә турыдан-туры катнашучыларга Һәм бу куәтле хә-рәкәтнең тагын да киңәюенә ярдәм итәрлек булсын. Ямашев шагыйрьнең иң уңышлы шигырьләрен, мәсәлән, «1906 елдан 1907 елга васыять» дигән шигырен күрсәтеп үтә. Мәгълүм ки, М. Гафури, үзен демократик хәрәкәтнең актив катнашчысы дип санап, бу шигырендә
1 «Красная Башкирия* 1910 сл, 17 октябрь.
№ 241 (5841).
о 2
халыкны самодержавиегә каршы көрәшкә өндәде.
1905 ел революциясе алдыннан әдәби иҗат мәйданына күтәрелеп чыккан М. Гафуриныц демократ язучы булып формалаша баруында, Һичшиксез, Хөсәен Ямашев һәм башка соци а л - д е м ок р а тл а р белән аралашу җитди роль уйнады.
Мәгълүм ки. М. Гафуриныц иҗаты каршылыклы рәвештә үсте. Ул баштарак сыйныфлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачык аңлап җиткерә алмады. Шуның белән бергә М. Га- фури еш кына халык интересларын гомуммилләт интереслары белән дә буташтыргалады. Ара-тирә тө-шенкелек настроеннесенә бирелгән шагыйрь реакция елларында һәм аннан элек милли хисләрне чагылдырган әсәрләр язды. Ләкин Хөсәен Ямашев кебек большевик көрәшчеләр йогынтысы астында М. Гафури ул каршылыкларны әкрен-әкрен җиңә барып, революцион-демокра- тик идеяләр белән сугарылган кыйммәтле әсәрләр иҗат итте. Столыпин реакциясенең иң авыр елларында да ул халыкка хыянәт итмәде, шушы газаплы елларның мәрхәмәтсез басымы астында ыңгырашучы хокуксыз һәм ачлы-туклы кешеләрнең көчле хәсрәтен үзенең шигырьләрендә чагылдырды. Реакция елларында М. Гафури, «Бай һәм хез-мәтче», «Хәерче», «Ярлы» дигән һәм башка шигырьләр язып, ярлы халыктан оятсыз рәвештә көлүче, аньш азатлык әчеп көрәшкә омтылышын басып торучы соры кортларга үтә рәхимсезлек белән хурлык тамгасы салды. Азатлык яулап көрәшүчеләр чиксез зур авырлыклар кичергән елларда Гафури халык белән тагып да ныграк дуслашты, аның сыйнфый дошманнарга көчле нәфрәтен һәм мәңге яшәүчән оптимизмын җырлады.
Социал-демократларга теләктәшлек итеп, үз халкының намусын һәм интересларын бөтен иҗат рухы белән яклаганга күрә дә, М. Гафури полиция тарафыннан туктаусыз эзәрлекләнде һәм аның иң нык күзәтүе астына алынды.
Л з а тл ы к тур ы нд а гы фикерләре
өчен, шагыйрьдән уч алуны таләп итеп, татар реакционерлары Казан жандарм идарәсенә бер-бер артлы допесениеләр язып тордылар.
14 ВКП(б) ныи Татарстан Өлкә Комитеты партархнвы, ф. № 36, арх. № 18, 1911 ел, 149 бит.
Демократ-шагыйрьгә беренче булып донос ясаучы кеше чалмалы провокатор, реакционер-клерикал Ишми ишан булды. «Милләт мәхәббәте» дигән исем астында М. Гафуриныц шигырьләр җыентыгы ба-сылып чыккач, ул аны үз кулы белән полициягә илтеп тапшырды һәм авторны җәзага тартуны сорады. 1911 елның 1 маенда Казан жандарм идарәсенең ярдәмчесе исеменә язган донесен несеидә унтер- офицер Тогашев түбәндәгеләрне хәбәр итте: «Шушының белән сез галиҗәнабка татар телендәге брошюраны җпбәрәм. Бу брошюраны Малмыж өязенең Түнтәр авылы мулласы, ишан, имам хатип вә мөдәррис Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов Мамадыш өязенең өченче стан приставына китереп бирде, ә пристав исә шушь: язу белән бергә җибәрелә торган брошюраның бер данәсен мина 23 февральдә аның канцеляриясендә булган вакытта тапшырды».14
Дөрес, бу җыентыкка социаль әһәмиятле әсәрләр белән беррәттән милли хисләр һәм тойгылар өстенлек алып торган шигырьләр дә кергән иде. Ләкин охранка шагыйрьне, башлыча, самодержавие строена каршы язылган әсәрләре өчен, мәсәлән, шул ук җыентыкка кергән «1906 елдан 1907 елга васыять* дигән шигыре өчен эзәрлекләде.
Контрреволюцион татар буржуазиясе һәм мөселман руханилары Л1әҗит Гафурига Уфа һәм Оренбургта да өзлексез донос ясап килделәр. Шушы кара көчләрнең булышлыгы белән полиция Мәжит Гафури әсәрләрен сатудан туктатты һәм аларны җыеп алды. Оренбург жандарм идарәсенең начальнигы 1911 елның 5 сентябрендә Оренбург губернаторына түбәндәгеләрне язды; «Беренче гильди купец Хөсәен Мәх-мүт улы Хөсәенов магазинында минем әмерем буенча тентү үткәрелеп, татар телендә чыккан һәм «Милли халык шигырьләре» дип исемләнгән
1 ТАССР Үзәк дәүләт архивы, ф. № 32. арх. №2085, 1911 ел, 56 бит.
1
63
брошюрага конфискация ясады. Мәҗит
Гафуриныкы булган бу әсәр укучы
яшьләрне берләшергә һәм халык өчен
көрәшкә чакыра» Бер үк вакытта жандарм
идарәсенең начальнигы брошюраның
авторына карата дознание
кузгатылганлыгын хәбәр итте.
Мәҗит Гафури әсәрләренә патша
опричниклары Троицк шәһәрендә дә
үзләренең пычрак кулларын салдылар.
Оренбург жандарм идарәсенең Троицк
һәм Югары Урал өязләрендәге ярдәмчесе
1911 елның 28 октябренда болай дип
язды: «Троиц- киның «Нәҗат» дигән
мөселман көтепханәсеннән табып
алынган ҺӘхМ эчтәлекләре белән
җинаятьле булган китаплар буенча хәзер
минем тарафтан... дознание алып барыла.
Эш минем тарафтан үткәрелгән тентү
нәтиҗәсендә килеп чыкты һә?л тентү
вакытында башка китаплар белән бергә
түбәндәге китаплар табып алынды: 1)
«Милләт мәхәббәте» («Любовь к нации»),
Габдел-Мәҗит Гафури әсәре, Казань,
Шәрәф типографиясе, 1907 ел һәм 2)
«Милли шигырьләр» («Народные
стихи»), М. Гафури әсәре, Казан, 1907
ел»1 15.
Шулай итеп, өч шәһәрдәге — Оренбург,
Уфа һәм Казандагы — жандарм
идарәләренең палачлары үзләренең канлы
тырнакларын материаль тормышның
бөтен газапларын үз башыннан кичергән
шагыйрьнең тәненә батырырга
тырпайттылар.
Матбугат эшләре вакытлы комитеты М.
Гафури шигырьләренең җыентыгын
зарарлы һәм таратырга ярамый торган
әсәр дип тапты. «1906 елдан 1907 елга
васыять» шигыренең эчтәлегенә
характеристика биреп, вакытлы комитет
түбәндәгеләрне язды: «Начальниклык
итүчеләр һәм хөкүмәт — «тираннар» (11
бит), «җәберләүчеләр» (25 бит),
«башкаларга зарар китерүче кешеләр» (26
бит), «кан эчүчеләр — бүреләр» (28 бит),
«дошманнар» (32 бит) дип аталсалар,
революционерлар — «батырлар» (26 бит),
«саф башлы кешеләр» (24 бит) дип исем-
ләнәләр, аларның «зур агачны аударуга»
юнәлтелгән эшчәнлеге мактала, ә бу зур
агач дигән исем астында—яшәп килүче
дәүләт строс күздә тотыла» L
Җыентыкка кергән башка шигырь-
ләрдә дә Казан матбугат эшләре вакытлы
комитеты яшәп килүче дәүләт строен
җимерүгә өндәү бар дип тапты.
15 TACCP Үзәк дәүләт архивы, ф. № 2, арх. № 2038, 1911 ел, 23 бит.
Матбугат эшләре вакытлы коми-
тетының таләп итүе буенча Казан суд
палатасы, М. Гафури әсәрләренә арест
салырга һәм авторын суд җа-
ваплылыгына тартырга, дип карар
чыгарды.
Шушыларның бөтенесе нәтиҗәсендә
А1. Гафури полициянең ачык күзәтүе
астына алынды, һәм бары тик Бөек
Октябрь социалистик революциясеннән
соң гына шагыйрь бу хурлыклы күзәтүдән
азат ителде.
Патша охранкасының даими күзәтүе
астына алынган М. Гафуриның
демократик карашлары, шик юк ки, рус
әдәбиятының алдынгы вәкилләре
йогынтысы астында һәм, Хөсәен Ямашев
кебек, эшчеләр эше өчен көрәшүчеләр
белән элемтә һәм дуслык нигезендә
яралдылар һәм үсеп формалаша
бардылар.
Массалар арасында марксистик
идеяләрне таратуда Хөсәен Ямашев бик
еш прогрессив татар интеллигенциясенең
ярдәменә таянды һәм, башлыча,
РСДРПның Казан комитеты
прокламацияләрен татар телендә басып
тарату өчен файдаланды. Нәкъ менә
шушы җирлектә Хөсәен Ямашевның Г.
Камал белән якын дуслык бәйләнешләре
башланып китте.
Галиәсгар Камал, социал-демо-
кратларның көрәшенә теләктәшлек итеп,
легаль булмаган әдәбиятны бастырып
таратуда аларга практик ярдәм күрсәтте.
Аның «'Мәгариф» исемле китап
магазинында рус һәм татар
большевиклары еш кына бер- берсе белән
очрашалар иде. Шушы магазинның
элекке хезмәткәре Габдулла Вәлиев
түбәндәгеләрне хәтерли: «1905 елгы
революция
1 ТАССР Үзәк дгү.-.ст арх. 179, 1911 ел, 23 бит.
дәүләт архивы, ф. v\b 32 n n
ОО ______ “
_________ *
G4
чорларында апыц (Г. Камалның—X. X.)
«Мәгариф» көтепханәсе исемендәге
кпбсте (по) ... «Алексеи» кушаматлы рус
революционеры, Хөсәен Ямашев,
Коләхметов... һәм башкалар килеп, кәгазь
яисә башка басу кирәк-яраклары алып
китәләр, сисә бастырылган
прокламацияләр китереп, таратырга
калдырып китәләр иде»16.
Г. Камал магазинында социал-де-
мократларның яшерен типография
материаллары: бостопка, хәреф һәм мулай
ук социал демократик әдәбият:
прокламацияләр, китаплар һәм цензура
рөхсәт итмәгән газеталар саклана иде.
Революциянең моннан соңгы этап-
ларында да Г. Камал татар социал-
демократларына булышудан туктамады.
1907 елда Оренбургта татар телендә
легаль большевистик газета чыгара
башлаган Хөсәен Ямашев белән элемтә
урнаштырып, ул бу . азетага кушымта
итеп бастырылган брошюраларны
массалар арасында таратып килде. Ләкин
Г. Камалның <Урал» газетасы һәм аның
җитәкчесе Хөсәен Ямашев белән булган
элемтәсен Казанның контрреволюцион
буржуазиясе, бик тиз си^еп алып,
жандарм идарәсенә донос ясады.
Нәтиҗәдә 1907 елның 2 нче июлендә
полиция Г. Камалның магазинында тентү
үткәрде һәм шул тентү вакытында «Урал»
брошюраларыннан берсен табып алды.
Махсус поручениеләр буенча өлкән
чиновник Волков 1907 елның 3 июлендә
бу уңай белән Казан губернаторына:
«Шушы числода мин, Казан вакытлы
комитетының члены Ашмарин белән
берлектә, Мамадыш -язенең Сикертән
авылы крестьяны Галигсгар Галиәкбәр
улы Камалет- диновныц китап магазинын
(«Мәгариф» исемендә) тикшереп чык-
тым» дип хәбәр итте һәм тикшерү
вакытында «Урал»ның бер брошюрасын
табып алганлыгы турында язды.
Конфискацияләнгән брошюрада
хөкүмәткә каршы өндәү бар дип ■
ябылганлыктай, Казан губернаторы ул
брошюраны таратучыга каш җәза бирергә
карар кылды. 1907 елның 6 пчы
сентябрендә чыгарган боерыгында ул
болан дип язды, җинаятьле «брошюраны
таратканы өчен, Казан шәһәрендә
«Мәгариф* исемле китап магазины
булган Га- лиәсгар Галиәкбәр улы
16 «Г. Камал» (альбом), Казан, 1011 ел.
Татгосиздат, 22 бит.
1 «Яшен» журналы, № I, 1908 ел, 1 бит.
Камалстдн- повка каршы, куелган тәртип
нигезендә, җинаятьне тикшерү эшен куз-
гатырга» ’.
Социал-демократик әдәбиятны мас-
салар арасында таратуга булышлык и
гүдән тыш, Г. Камал 1906 елда үзе чыгара
башлаган «Азат халык» газетасы
битләрендә татар социал- ..емократл
арының мәкаләләрен ур- . аштырып
килде. Шунлыктан Казан полициясе аны
социал-демократик . шәлештәге газета
дип исәпли иде. Матбугат эшләре
вакытлы комитета «Азат халык»
газетасына түбәндәге характеристиканы
бирде: «Камалетдинов тарафыннан
чыгарылып килгән «Азат халык» газетасы
бик аз яшәде. Ул чыгуыннан туктагаг
«Азат» газетасын алмаштырды һәм
үзенең юнәлеше белән ул социал-
демократик оттеноктагы партия органы
иде» 17.
Дөрес, «Азат халык» бервакытта да
социал-демократик орган булмады. Ләкин
эшчеләр көрәшенә теләктәшлек итүче
прогрессив интеллигенция кулындагы бу
газетаны татар социал-демократлары
беренче рус революциясенең бурычларын
массаларга аңлату өчен файдаландылар.
Татар социал-демократларыны:. әле үз
басма органнары булмаган бер вакытта
аларга Г. Камал тарафыннан күрсәтелгән
бу хезмәт, һичшиксез, гаять әһәмиятле
роль уйнады һәм татар хезмәт ияләре
арасында марксистик идеяләрне таратуга
ярдәм итте.
Татар социал-демократлары белән,
башлыча, Хөсәен Ямашев белән аралашу
Г. Камалның әдәби эшчәнле- гендәдә
тирән эз калдырды. Реакция елларында
ул, берничә күренекле драма әсәре язып,
татар сәүдәгәрләренең һәм мөселман
руханиларының
1 ТАССР Үзәк дәүләт архивы, ф. № I. арх. №
4606, 1907 ел, 78 бит.
■’ ТАССР Үзәк дәүләт архивы, ф. № 32. арх. Л»
87. 1907 ел, 81 бит.
65
тупаслыгыннан, ялкаулыгыннан һәм
икейөзлелегеннән көлде. Язучы үзенең
көчле тәнкыйть каләме белән
эксплуататор сыйныфларның черек
морален, культурасызлыгын һәм ком-
сызлыгын, һәртөрле алдынгылыкны күрә
алмауларын фаш итте. Язучының мондый
иҗаты татар хезмәт ияләренә үзләренең
сыйнфый дошманнарын ачыграк күрергә
һәм та- пып-белергә булышты.
1908 елда, реакциянең иң караңгы
көннәрендә, Г. Камал Г. Тукай белән
берлектә «Яшен» исемле сатирик журнал
чыгара башлады. Бу журнал үзенең көчле
һәм үткен тәнкыйтен татар
реакционерларына каршы юнәлдерде.
Нинди куәт белән «Яшен»иең халык
дошманнарына ташланырга
хәзерләнгәнлеген журналның беренче
номерына урнаштырылган һәм Г. Тукай
тарафыннан язылган баш мәкаләдән
күреп була. Бу баш мәкаләдә ул
түбәндәгеләрне язды: «Көн караңгы.
Бөтен дөньяны кара кайгы болытлары
каплаган. Шул вакытта Казанда дәһшәтле
«Яшен» күз камаштыра торган якты
нурлары илә ялтырый. Ялтыраганны
күреп, хыянәтчеләрне яшерергә тырышып
йөрүче хаиннәрнең, «Яшен» сугудан
куркып, бөтен вөжүтләре калтырый.
«Яшен» хаиннәр өчен афәттер.
«Яшен»нең ялтыравыгы һәркем өчен
бертигез булган шикелле, сугуы да һәрбер
явыз җанлы өчен бертигездер. «Яшен»иең
сугуыннан, милләт җилкәсен кимерүче
салам торханнар, җәмәгать хакына кул
сузган куштаннар, һәрбер соры корт
дошманнар, мәктәп-мәдрәсәләрне бикләп,
ялкауланып ятучы муллалар, эшсез ятучы
мирзалар, хыянәтче байларның һичберсе
әмин түгелдер. «Яшен»нең юлы турыдан-
турыдыр, сугуы электрик зарбәседер.
«Яшен» профан, салам торхан вә
хаиннәрне үзенең сугуы илә куркыткан
шикелле, караңгыда адашып калганнар
өчен үзенең яктылыгы илә юл күр-
сәтәчәктер» Ч
һәм чыннан да, татар демократик
интеллигенциясенең, Г. Тукай һәм Г.
Камал кебек, алдынгы вәкилләре
җитәкчелек иткән «Яшен» журналы
үзенең дәһшәтле утын халык җилкәсендә
яшәүче соры кортларга, һәртөрле
алдынгы фикернең дошманнарына каршы
юнәлдерде.
Иске тәртипләрне яклаучыларга каршы
кыю рәвештә көрәшүче бу журналга
Хөсәен Ямашев якыннан торып
булышлык итте.
1905 ел революциясе һәм аннан соңгы
чорда яшәгән прогрессив татар
язучылары арасыннан X. Ямашев
кайберләрен актив революцион көрәшкә
тартты һәм аларның иҗатында
пролетариат идеологиясенең чагылуына
иреште.
Россиядәге барлык бүтән эшчеләр
кебек үк, яңа, бәхетле тормыш өчен
көрәшүче татар эшчеләренең образын
матур әдәбиятта беренче булып
гәүдәләндерүче Гафур Коләхметов
Хөсәен Ямашевның дусты иде. Про-
летариатка хезмәт итү теләге якын-
лаштырган бу ике иптәш арасында
бәйләнеш бик күптәннән үк, алар
Казандагы учительская школада укыган
вакытта ук, башланып китте. Үзе белән
бер класста укучы Коләх- метовны X.
Ямашев марксистик әдәбият белән
таныштырды һәм легаль булмаган
социал-демократик әдәбиятны басып
тарату буенча аны әкренләп практик эшкә
тартты.
1903 елның январенда РСДРПның
Казан комитеты төзелде. Бу комитет
ленинчыл «Искра» позициясендә торып,
татарлар арасында да марксистик
идеяләрне таратуга зур игътибар итте.
1902 елда учительская школа- ны тәмам
иткәннән соң, үзенә профессия итеп
революцион көрәшне сайлаган Хөсәен
Ямашев та яңа төзелгән Комитетның
эшендә актив катнашты. Аның
җитәкчелегендә Г. Коләхметов шушы
елларда рус телендәге марксистик
әдәбиятны татар теленә тәрҗемә итә
башлады. 1903—1904 еллар тирәсендә ул
«Хезмәтче (эшче) ни нәрсә белергә һәм ни
нәрсә исендә тотарга тиеш» дигән
брошюраны татар теленә тәрҗемә итте.
Безгә мәгълүм булмаган сәбәпләр белән,
бу брошюраның тәрҗемәсе
тәмамланмаган килеш кала һәм ул
дөньяга чыгып җитә алмый. Ләкин, шуңа
да карамастан, югарыда әйтелгән
марксистик брошюраны татар теленә
тәрҗемә итү
5. ,С. 3.
66
факты — Коләхметовның татар со-
социал-демократлары белән тыгыз
бәйләнешкә керүен раслау ягыннан гаять
әһәмиятле. Коләхметов тәрҗемә иткән
брошюрада Маркс, Энгельс тарафыннан
«Коммунистлар партиясенең
манифесты»нда яктыртылган фәнни
социализм тәгълиматы турында сөйләнә.
Эшчеләр сыйныфын азат итү буенча
Маркс һәм Энгельс алып барган
хезмәтләргә бирелгән характеристика —
тәрҗемәнең аеруча әһәмиятле урыны. «...
Мәмләкәтнең идарәсен бюрократлар
кулыннан алу, — диелә анда, —
эшчеләрнең үз көчләре, үз
тырышлыклары белән генә булачактыр.
Бу фикерне башта чыгаручы фикерле
галим һәм һәрвакыт эшчеләр өчен
көрәшүче Карл Маркс 1848 елда үзенең
дусты Энгельс белән «Бөтен дөньядагы
малга һәммә кеше бертигез хуҗа
булачагына ышана торган хәзебнең
(партиянең дигән сүз.—X. X.) игъланын»
чыгарды. Шул манифестта эшчеләргә
нинди рәвештә көрәшергә, тырышырга
(кирәклеген) күрсәтеп, (алар) дөньяда иң
беренче мәртәбә «Бөтен дөньяның
фәкыйрьләре (пролетарийлары
мәгънәсендә. — X. X.), тоташыгыз бергә!»
дип кычкырдылар»18.
Тәрҗемәнең моннан соңгы текстында
шундый фикер әйтелә: эшчеләр экономик
көрәш белән генә чикләнмичә, Карл
Маркс өйрәткәнчә, политик көрәш тә
алып барырга тиешләр. Шунлыктан, аңлы
рус эшчеләренә үзләренең тормышларын
өлешчә яхшырту өчен көрәш белән генә
канәгатьләнмичә, бөтен иҗтимагый
стройны тамырыннан үзгәртү өчен
көрәшергә кирәк.
Марксистик эчтәлекле брошюраны
татар теленә тәрҗемә итү—бу, әлбәттә, Г.
Коләхметов өчен зур идеологии үсеш.
Мондый үсеш, табигый ки, социал-
демократлар, аерым алганда, большевик
Хөсәен Ямашев йогынтысы нәтиҗәсендә
генә булырга мөмкин.
Илдә беренче рус революциясенең
героик вакыйгалары җәелеп киткәч, Г.
Коләхметов белән Хөсәен Яма шев
арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре тагын
да көчәйделәр һәм тирәнәйделәр. Икәү
бергәләп алар РСДРПның Казан
комитетының прокламацияләрен татар
теленә тәрҗемә иттеләр, аларпы эшчеләр
арасында тараттылар, эшчеләрнең за- вод-
фабрикаларда оештырылган түгәрәкләре
белән җитәкчелек иттеләр, революцион
хәрәкәтләрдә үзләре ту- рыдан-туры
катнаштылар.
1905 елның октябрь көннәрендә Гафур
Коләхметов демонстрациячеләр сафында
булды, һәм 21 октябрь- да, шәһәр
управасы йорты полицейскийлар һәм
гаскәр тарафыннан камап алынып, аңа
атылган көнне, ул, большевикларның
Казан комитеты членнары белән бергә,
кулга алынды һәм төрмәгә озатылды.
Кулга алыну уңае белән аның квар-
тирасында тентү ясалды.1
Большевиклар белән бергә Г. Ко-
ләхметовның революцион хәрәкәткә
катнашуы контрреволюцион татар
буржуазиясенең ачуын кабартты.
Коләхметов массалар арасында хөкүмәткә
каршы коткы тарата дип, алар жандарм
идарәсенә донос җибәреп тордылар.
Казан, өяз исправнигына 1906 елның
башында җибәрелгән доноста Г.
Коләхметовның эшчеләр бистәсендәге
бер семьяда кунакта булган вакытта
сөйләгән сүзләре турында язылган иде.
Шушы доносның эчтәлеген характерлап,
исправник Казан жандарм идарәсенә
түбәндәгеләрне хәбәр итте: «Кунаклар
арасында... җирле мәктәпнең укытучысы,
октябрь тәртипсезлекләре вакытында
Казан шәһәр управасы бинасында кулга
алынган Гафур Коләхметов та була.
Сөйләшеп утырган вакытта: «Син ни өчен
кулга алынган идең?» — дип сорагач,
Коләхметов: «Мин шәһәр управасына...
корал алу һәм восстание күтәрү өчен
бардым һәм шунда, башкалар белән бергә,
кулга алындым һәм төрмәгә озатылдым»
дип җавап бирә... Моннан соңгы
сөйләшүләрдә:
1 СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы,
фундаменталь көтепханә, Г. Кс- ләхмегов
кулъязмасы, 74 бит.
18 ТАССР Үзәк дәүләт архивы, ф. № 2, арх. № 6G6, 1905 ел, 51 бит.
5*
67
«Россиядә хәзер иәрсэ булыр соң?»—
дигән сорауга Коләхметов: «Барысы да
безнеңчә булачак, государь императорның
якасыннан алачакбыз...» дип җавап
кайтара»19.
Мондый донослар бүтән реакцио-
нерлардан да килеп торды. Эшчеләр
бистәсенә куелган полиция надзирателе,
Гафур Коләхметовның Моста - фин дигән
укытучы белән яшерен җыелышларга
йөрүе турында язып, түбәндәгеләрне хәбәр
итте: «Алар икәү һәр пәнҗешәмбе көнне...
Казан шәһәренә китәләр һәм шимбә көн
нртә белән генә кайталар, кайда булулары
мәгълүм түгел. Укытучылардан
Фәхретдинов (Мостафин) белән
Коләхметовның мондый эш- чәнлеге күп
кенә кешеләргә ошамый» 20.
Эксплуататор сыйныфларның ирегенә
буйсынган полиция тиздән Г.
Коләхметовны яшерен күзәтү астына алды
һәм аны суд җавап- лылыгына тарту
чарасын күрде. Казан жандарм идарәсе
начальнигы 1907 елның беренче маенда
округ суды прокуроры исеменә түбәндәге-
ләрне язды: «Шушының белән сез
галиҗәнапның карамагына эшчеләр
бистәсендәге татар мәктәбе укытучылары
Гыйниятулла Фәхретдин улы Мостафин
һәм Габдел-Гафур Коләхметовларның
хөкүмәткә каршы агитация алып барулары
турында Казан өяз исправнигының 29
апрельдәге 66 нчы номерлы перепискасын
җибәрергә җөрьәт итәм. Күрелгән чаралар
турында мине хәбәрсез калдырмавыгызны
сорыйм»21.
1905 елның декабренда башланган кулга
алулар уңае белән Хөсәен Ямашев
Казаннан киткәч тә, Гафур Коләхметов
аның белән элемтәсен өзмәде. Ямашев
киңәше буенча булса кирәк, Г.
Коләхметов, 1906 елда чыга башлаган
«Азат» газетасында үзенең берничә
мәкаләсен бастырып, социал-демократик
идеяләрне пропагандалап килде. Беренче
Дәүләт думасына сайлаулар вакытында
бистә эшчеләре сайлау исемлегеннән
төшереп калдырылгач, Г. Коләхметов бу
оятсыз фактка каршы шул ук газета
битләрендә кискен протест белән чыкты.
Эшче халыкны мөмкин кадәр сайлаулар-
дан читләштерү өчен, дип әйтелгән иде ул
мәкаләдә, эксплуататор сыйныфлар төрле
хәйлә һәм махинацияләр коралар.
19 ТАССР Үзәк дәүләт архивы, ф. № 2, арх. № 1212, 1906 ел. 61 бит.
20 Шунда ук, арх. № 1221, 1907 ел, 300 бит.
21 Шунда ук ф. № 2, арх. № 1221, 1907 ел, 302 бит.
Оренбургта чыга торган «Урал»
газетасын Казан эшчеләре арасында
таратуда Гафур Коләхметов большевик
Хөсәен Ямашевка реаль ярдәм күрсәтте.
Шулай итеп, большевик Хөсәен
Ямашев белән дуслашу һәм эштә аралашу
Гафур Коләхметовка дөньяда бердәнбер
революцион сыйныф булган
пролетариатның тарихи ролен аңларга һәм
аның самодержавиегә каршы алып бара
торган көрәшендә актив катнашырга
ярдәм итте.
Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә
революцион эшчәнлек мәктәбе узып,
Гафур Коләхметов татар пролетариат
әдәбиятына нигез салды. Анын әдәби
эшчәнлеге «Уалган мол» нәсерен татар
теленә тәрҗемә итеп бастырудан
башланып китте. Аннары ул «Ике фикер»
әсәрен, ә 1908 елда «Яшь гомер» пьесасын
язды. Бөек рус әдибе Максим Горькийга
ияреп язган бу соңгы зур драма әсәрендә
ул, татар матур әдәбияты тарихында
беренче буларак, рус эшчеләре белән
кулга-кул тотынып, самодержавиегә
каршы көрәшүче татар эшчесе образын
иҗат итте һәм үзләренең тормышларын
аңлы рәвештә төзүчеләрне беренче булып
сурәтләде. Шунлыктан Гафур Коләхметов,
бик хаклы рәвештә, татар пролетариат
әдәбиятына нигез салучыларның берсе
булып исәпләнә дә.
Димәк, Ямашев белән тыгыз бәйләнеш
тоткан Г. Коләхметов реакция елларында
үзенең элекке позициясеннән чигенмәде
генә түгел, бәлки, пролетариатка хезмәт
итә торган тирән эчтәлекле әсәрләр язып,
иҗат эшчәнлеген тагын да үстерде, матур
әдәбиятның тәнкыйть көчен хезмәт
халкының дошманнарына каршы
юнәлдерде.
<68
$
❖ $
1905—1907 еллардагы революция
вакытында халык массалары чын мәгънәсе
белән демократик һәм чын мәгънәсе белән
революцион тәрбия алдылар. 1905 елгы
революция турындагы докладында В. И.
Ленин болан диде: «Тик көрәш кенә
эксплуатацияләнүче сыйныфны тәрбияли,
тик көрәш кенә аңа үз көченең чамасын
ачып бирә, аның дөньяга карашын
киңәйтә, аның сәләтлелеген күтәрә, аның
акылын ачыкландыра, аның иреген
тәрбияләп җиткерә. Шуңа күрә хәтта
реакционерлар да— 1905 нче ел, көрәш
елы, «шашкан ел», патриархаль Россияне
бөтенләйгә кабергә күмде, дип танырга
тиеш булдылар»22.
Беренче рус революциясе елларында
халык массаларының аңы үсү—аларның
белемгә, әдәбиятка һәм сәнгатькә гаять
көчле омтылышларында чагылды. 1905
елның октябренда самодержавиегә каршы
героик көрәшләрдә яулап алынган кечкенә
генә ирекләрне дә хезмәт ияләре төрле
культура чараларын жәелдерү өчен
файдаландылар. Халык массаларының
октябрь көннәрендәге җиңүләре турында
В. И. Ленин түбәндәгеләрне язды: «Мат-
бугат иреге яулап алынды. Цензура просто
бетерелде, һичбер издатель властьларга
һичшиксез бирелергә тиеш булган
экземплярны бирергә кыймады, властьлар
исә моңа каршы нинди дә булса чара
күрергә батырчылык итә алмадылар. Рус
тарихында беренче тапкыр, Петербургта
һәм башка шәһәрләрдә, революцион
газеталар ирекле рәвештә чыга баш-
ладылар. Бер Петербургта гына 50 меңнән
100 меңгәчә тиражлы көндәлек өч социал-
демократик газета чыкты» 23.
Изелгән халыкларда да 1905 ел
.культурага көчле омтылыш тудырды.
Шушы елларда, крепостной төзелеш
калдыкларына каршы эшче һәм
крестьяннар героик көрәш алып барган
елларда, татар матбугаты туды,
Оренбургта татар телендә беренче социал-
демократик газета чыга башлады.
Революцион вакыйгалар тәэсире
астында татар театры барлыкка килде.
1906 елның 5 нче маенда приказчиклар
клубында Казанда беренче тапкыр ачык
рәвештә татарча спектакль куелып,
«Кызганыч бала» һәм «Гыйшык бәласе»
дигән пьесалар у й н алды.
Массаларны тәрбияләүдә сәнгатьнең
22 В. И. Ленин, 1905 елгы революция, 1940 ел. Татгосиздат, 88 бит.
23 В. И. Ленин, 1905 елгы революция, 3940 ел, Татгосиздат, 95 бит.
гаять зур әһәмияте барлыгын аңлап һәм
аны, эшче клублары һәм башка агарту
учреждениеләре кебек үк, пролетариатка
якын һәм файдалы эш дип карап, Ямашев
яна барлыкка килгән татар театрын халык-
ка якынайтырга, ул театрны реалистик һәм
демократик позицияләрдә үстерергә
тырышты.
«Урал» газетасын чыгарган вакытта ук
X. Ямашев 1905 ел революциясенең
җимеше булган татар театрына зур
игътибар бирде. 1907 елда Оренбургның
халык йортында Ф. Ха- лидиның «Морат
Сәлимов» дигән пьесасы куелуга карата
урнаштырылган рецензиясендә «Урал>
ерактагы шәһәрдә беренче тапкыр татарча
спектакль уйналуны уңышлы бер күренеш
итеп билгеләп үтте һәм халыкка файдалы
һәм мактаулы эш артыннан йөрүчеләрне
кайнар рәвештә котлады. Татар
труппалары тарафыннан Оренбургта
куелган бүтән театраль постаиовкаларга
бәя биргәндә дә, «Урал», барыннан да
элек, аларның халык өчен файдалы
булуларын истә тотты.
Аңлашыла ки, Ямашев театрны күңел
ачу яки мәзәк урыны итеп түгел, бәлки
массаларга рухи йогынты ясауның мөһим
чарасы итеп карады һәм аны халыкка
хезмәт иттерү юлына куярга тырышты.
Татар театрында, Хөсәен Ямашев
теләгәнчә, демократик элементларның
үсүенә татар әдәбиятының классигы һәм
талантлы драматургы Г. Камал зур ярдәм
итте. Ул театрны оештыруда турыдаи-
туры катнашты, аның артисты, режиссеры
булып эшләде. Демократик сәнгатьне
үстерүдә Г. Камалның чиксез зур роле
тагын шунда: аның тарафын
69
нан язылган һәм иске дөньяның
әшәкелекләрен кыю рәвештә тәнкыйть
иткән пьесалар театрның репертуарында
төп урынны алдылар һәм аның иҗат йөзен
билгеләүдә хәлиткеч роль уйнадылар.
Революцион социал-демократиянең
йогынты нәтиҗәсе буларак, татар театры
үзе яши башлауның беренче көннәреннән
үк алдынгы рус театрының гүзәл
үрнәкләрен һәм аның гуманистик
традицияләрен үзләштерә барды. Бу,
беренче чиратта, рус классикларының
драма әсәрләрен, татарчага тәрҗемә итеп,
сәхнәгә куюда чагылды. 1906 елда ук инде
татар театры А. П. Чеховның «Аю» дигән
пьесасын куйды. Лионнан соңгы елларда
театр үзенең тамашачыларына Горький,
Островский һәм Гоголь әсәрләрен
күрсәтте.
Җәмәгать тормышында театрның роле
шулай үсә бару, билгеле, татар социал-
демократларының аңа шактый дәрәҗәдә
йогынты ясый алуларының нәтиҗәсе итеп
каралырга тиеш.
Дөрес, Столыпин реакциясе татар
театрының идея юнәлешенә йогынты
ясамый кала алмады. Шушы елларда театр
төшенкелек һәм буржуаз милләтчелек
рухы белән сугарылган пьесаларны да
сәхнәгә куеп килде. Ләкин, шуңа да
карамастан, театр реалистик нигездә үсә
барды. Социал-демократлар, шул
җөмләдән Хөсәен Ямашев, татар театрына
идея кризисын җиңәргә һәм критик
реализм позициясенә басарга ярдәм
иттеләр.
Татар театры үзенең иҗат эш-
чәнлегендә, демократик идеяләрне
чагылдырып килгәнгә күрә дә, полиция
аны өзлексез күзәтеп торды. 1913 елның
апрель ахырында «Сәйяр» труппасы Волга
буе, Урта Азия һәм Урал тирәсендәге
шәһәрләргә гастрольгә чыгып киткәч, Ка-
зан жандарм идарәсе начальнигы, ул
шәһәрләрнең жандарм идарәләренә махсус
хат язып, труппаның күренекле
артистлары артыннан яшерен күзәтү алып
баруны таләп итте24.
Прогрессив интеллигенция кулында
булган татар театры реакция елларында да
демократик һәм гуманистик идеяләрне
чагылдыруыннан ваз кичмәде. Киресенчә,
шушы авыр елларда ул үзенең
репертуарын Г. Камалның «Беренче
театр», «Бүләк өчен», «Уйнаш» кебек, бай
эчтәлекле реалистик әсәрләре белән, ә
соңрак—1912—1913 елларда —
24 ВКП(б) пыц Татарстан Өлкә Комитеты партархивы, ф. № 36, арх. № 18, 1913 ел, 182 бит.
«Банкрот» һәм «Безнең шәһәрнең серләре»
дигән пьесалары белән тулыландырды.
Аеруча уңышлы иҗат ителгән бу
әсәрләрендә драматург татар
буржуазиясенең һәм руханиларының
реакцион идеологиясен гаять зур
художество көче белән фаш итте.
Шик юк ки, татар театрының
тормышны реаль чагылдыра торган
спектакльләре массаларны рухи тәр-
бияләүдә, аларның үз көчләренә һәм
азатлык идеясенә булган ышанычларын
ныгытуда бик мөһим роль уйнадылар.
Шулай итеп, татар интеллигенциясенең
алдынгы вәкилләре, вакыт- вакыт
төшенкелек настроениесенә һәм
пессимизмга бирелсәләр дә, революцион
социал-демократия йогынтысы астында,
халыкка хезмәт итүнең тирән мәгънәсен
аңлап, авыр реакция елларында элекке
позицияләреннән чигенмәделәр,
киресенчә, демократик һәм гуманистик
идеяләргә турылыклы булып калдылар.
Демократик интеллигенция белән
халык арасындагы бәйләнешне, нинди
генә шартларда булмасын, дәвам
иттерергә тырышкан большевик Хөсәен
Ямашев бу вакыт бер төп максатны, татар
культурасының демократик
элементларын пролетариатның
интернациональ культурасын көчәйтүгә
файдалануны күздә тотты. Чөнки
социалистик пролетариат төзи торган
интернациональ культура үзенә бөтен
«Милли культура»ны түгел, бәлки һәрбер
милли культурадан аның фәкать
демократик һәм социалистик
элементларын гына алганлыгын ул
гирәнтен аңлый иде. Шуның белән
70
бергә, Хөсәен Ямашев, изелгән милләт
халыклары, шул җөмләдән татар
халкында, алдынгы рус культурасы белән
якынлаштырмый торып. интернациональ
культураны үстерү мөмкин түгеллеген дә
яхшы төшенә иде. Шунлыктан ул, «милли
культура автономиясе» турында бушка
лыгырдаучы татар милләтчеләренә капма-
каршы буларак, татар халкының культура
прогрессы бары тик алдынгы рус
культурасы йогынтысы нәтиҗәсендә генә
мөмкин дигән идеяне туктаусыз яклап
килде һәм татар культурасының халык бе-
лән тыгыз бәйләнгән алдынгы вәкилләрен
прогрессив рус культурасының гүзәл
үрнәкләре нигезендә тәрбияләү өчен
бөтен көчен биреп көрәште. Чөнки шушы
җирлектә үскән әдәбият һәм сәнгать кенә
төрле милләт хезмәт ияләренең демо-
кратия һәм социализм өчен булган
көрәшенә чын-чыилап ярдәм итә ала иде.
Мәгълүм ки, татар социал-демо-
кратларының һәм, башлыча, Хөсәен
Ямашевның, культурадагы демократик
һәм социалистик элементларны үстерүгә
юнәлтелгән хезмәтләре бушка китмәделәр.
Моннан соңгы елларда ул элементлар
тагын да киңәя һәм куәтләнә барып,
Россиядәге барлык изелгән халыкларга
азат һәм бәхетле тормыш алып килгән
Бөек Октябрь социалистик ре-
волюциясенең җиңүе өчен көрәштә мөһим
роль уйнадылар.