Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИВАН ИВАНОВИЧНЫҢ ИВАН НИКИФОРОВИЧ БЕЛӘН НИЧЕК ТАЛАШКАНЛЫГЫ ТУРЫНДА ХИКӘЯ


(Аерым главалар)
I бүлек
ИВАН ИВАНОВИЧ ҺӘМ ИВАН НИКИФОРОВИЧ
Нинди яхшы Иван Ивановичның бишмәте! Искиткеч! Ә якасы! Ох, шайтан алгыры, нинди генә мех ул! Куе-көрән төстә, ялт-йолт птеп тора! Башка берәүдә шундый яка табылса, мин, алла белсен, нәрсә генә бирмәс идем! Алла хакы өчен карагыз әле сез аңа, бигрәк тә ул берәр кеше белән сөйләшеп торган чакта, яннан карап торыгыз: якасын бер кашык су белән йотарсың! Әйтеп тә бетерерлек түгел; хәтфә! көмеш! ут! Я ходай! Я изгеләр! Я әүлиялар! Нишләп минем шундый бишмәтем юк кән! Ул аны Агафья Федосеевка әле Киевка бармас борын тектергән иле. Сез беләсезме Агафья Федосеевнаны? Әнә теге, заседательнең колагын тешләгән.
Бик яхшы кеше Иван Иванович! Нинди йорты бар аның Миргородта! Бу йортның бөтен әйләнәсенә имән баганаларга утыртып түбәләр эшләнгән, ә түбәләр астында һәркайда скамьялар. Артык эссе булып :.:тсә, Иван Иванович бишмәтен дә, эчке киемнәрен дә сала, күлмәктән генә кала, түбә астында утырып ял итә, ишек алдында һәм урамда нәрсәләр эшләнүне күзәтә. Нәкъ тәрәзәләр турысында гына аның нинди алмагайлары һәм грушалары бар! Тәрәзәне ачып кына җибәрегез — шунда ук аларның ботаклары бүлмәгә килеп керәләр. Болар барысы да йорт алдында; ә сез аның бакчасында нәрсәләр барын белсәгез иде! Анда ниләр генә юк. Слива, чия, черешня, һәртөрле түтәл җимешләре, көнбагыш, кыяр, кавын, кузак, хәтта ындыр һәм тимерче алачыгы.
Бик яхшы кеше Иван Иванович! Ул кавынны бик ярата; бу аның яраткан ашы. Көндезге ашны ашагач ук ул күлмәкчән генә түбә астына күләгәгә чыга, бик тиз генә Гапкага ике кавын китерергә куша һәм, әлбәттә, аларны үз кулы белән кисә, орлыкларын аерым кәгазьгә төрен куя һәм кавынны ашый башлый. Шуннан соң Гапкага кара савыты китерергә боерык бирә һәм орлыклар төрелгән кәгазьгә үз кулы белән, шушы кавын фәлән көнне ашалды, дип яза. Әгәр инде бу вакытта берәр кунак булган булса, ул чагында, фәлән кеше катнашты дип тә өстәп куя.
Миргородның мәрхүм судьясы, Иван Ивановичның йортына карап, һәрвакыт соклана иде. Әйе, йорт бер дә начар түгел. Аның һәммә ягына да зур өйаллары һәм кечкенә өйаллары ясалган булу минем күңелгә бик ошый, әгәр йортка ерактан карасаи, берсе өстснә берсе утыртылган түбәләр генә күренә, алар беленнәр өеп куйган тәлинкәләргә, ә аннан
31
да бигрәк агачка үскән гөмбәләргә ошыйлар. Хәер, түбәләр барысы да камыш белән ябылганнар; аларга бер өянке, бер имән һәм ике алмагачы үзләренең киң җәелгән ботаклары белән таянып торалар. Агачлар арасыннан бизәкле һәм ак буяуга буялган капкачлары белән кечкенә генә тәрәзәләр җемелдиләр һәм хәтта урамга ук чыгып торалар.
Бик яхшы кеше Иван Иванович! Аны Полтава комиссары да белә! Хоролдаи кайткан чакта Дорош Тарасович Пухивочка беркайчан да аңа керми китми. Ә Колибердада торучы протопоп Петр ата, үзенә бер бишләп кунак җыелса, һәрвакыт Иван Иванович кебек христианлык бурычын үтәүче һәм яши белүче башка беркем дә юклыкны әйтә.
Я ходай, вакыт ничек үтә! ул чагында ук инде аның тол калганына ун елдан артык вакыт үткән иде. Аның балалары булмады. Тапканың балалары бар һәм еш кына ишек алдында йөгереп йөриләр. Иван Ивано вич аларга һәрвакыт я берәр криндель, я берәр телем кавын, яки груша бирә. Аның Гапкасы амбар һәм баз ачкычларын үзе белән йөртә; ә инде Иван Иванович үзенең йокы бүлмәсендәге зур сандыкның һәм урта ам-барның ачкычын үзендә тота һәм анда беркемне дә кертергә яратмый. Гайка — калын ботлы, тулы яңаклы, таза хатын, һәрвакыт алъяпкыч бәйләп йөри.
Ә нинди динле кеше ул Иван Иванович! Якшәмбе саен ул бишмәтен кия һәм чиркәүгә бара. Анда кергәннән соң Иван Иванович төрле якка карап баш ия, гадәттә җырчылар янына клироска утыра һәм бик матур калын тавыш белән җырчыларга кушыла. Гыйбадәт беткәннән соң Иван Иванович хәерчеләргә һич тә күз салмый китми. Ихтимал, ул мондый эч пошыргыч эш белән маташырга теләмәс тә иде, ләкин моңа аны тумыштан булган яхшы күңеллеге мәҗбүр итә. Ямау- лыклардан тегелгән, теткәләнгән күлмәкле, иң эштән чыккан бер карчыкны таба да, ул: «Нихәл, мескен? Кайдан син, бәхетсез?» дип сорый.
«Мин хутордан, папочку: өченче көн инде ашаганым, эчкәнем юк, мине үз балаларым куып чыгардылар».
«Әй, мескен, нигә килдең соң син монда?»
«Килдем инде, паночку, хәер сорашырга, берәр кеше икмәклек кенә булса да бирмәсме, дип».
«һм, нәрсә, синең икмәк ашыйсың киләмени?» дип сорый гадәттә Иван Иванович.
«Ничек килмәсен! Эт шикелле ач мин».
«һм» дип җавап бирә гадәттә Иван Иванович: «Бәлки синең ит тә ашыйсың килә торгандыр?»
«Сез нәрсә бирсәгез барын да инде, барысына да канәгать мин».
«һм! ит икмәктән яхшыракмыни?»
«Ач кешегә каян тикшереп торырга инде? Нәрсә бирсәгез барысы да яхшы, барысы да». Бу чагында гадәттә карчык кулын суза.
«Я, ярар, аллага тапшырдык, бар кит», ди Иван Иванович. «Нәрсә торасың инде? Мин сине кыйнамыйм бит!»
Менә шундый сораулар белән икенчесенә, өченчесенә мөрәҗәгать иткәннән соң ул ахырында өенә кайта яки бер рюмка аракы эчеп чыгу өчен күршесе Иван Никнфоровичка, яки судьяга, яисә городничийга керә.
Әгәр берәр кеше аңа бүләк яки күчтәнәч китерсә, Иван Иванович моны бик ярата. Бу аңа бик ошый.
Иван Никифорович та бик яхшы кеше. Аның йорты Иван Иванович күршесендә. Алар бер-берсе белән шундый дуслар, мондый дуслыкны әле дөнья күргәне юк. Әле хәзергә кадәр зәңгәр җиң очлы көрән сюртук киеп йөрүче һәм якшәмбе көннәрдә көндезге ашка судьяга баручы Аптон Прокофьевич Пупопуз, гадәттә, Иван Никифорович белән Иван Ивановичны шайтан үзе җеп белән бәйләгән: берсе кая барса икенчесе дә аңа иярә, дип әйтә торган иде. 1
32
Иван Никифорович беркайчан да өйләнмәгән. Дөрес, аны өйләнгән дип сөйләделәр сөйләвен, ләкин бу чеп-чи ялган. Мин Иван Никифоро- впчны бик яхшы белом һәм аның хәтта өйләнергә уйлап та карамаганлыгы» әйтә алам. Каян килеп чыга шундый гайбәтләр? Хәтта, Иван Никифорович койрыклы булып туган, дип тә сөйләгәннәр иде. Ләкин бу уйдырма шулкадәр мәгънәсез һәм шул ук вакытта әшәке һәм кабахәт иде, хәтта мин укымышлы укучылар алдында аны ялганга чыгарырга кирәк .тип санамыйм да, чөнки алар, һичшиксез, тик убырларның, гына артларында койрык барлыкны беләләр, анда да әле бик азларында гына. Хәер, убырлар ир нәселеннән булудан бигрәк, хатын-кыз нәселеннән булалар.
Араларында зур дуслык булуга да карамастан, бу сирәк була торган дуслар бер-берләренә бөтенләй охшамаганнар. Чагыштыру юлы белән аларның характерларын яхшырак белергә мөмкин: Иван Иванович искиткеч күңелле итеп сөйләргә бик талантлы кеше. Я ходай, ничек сөйли ул! Аның сөйләвен бары тик сезнең башыгызны карауга яки табаныгыздан акрын гына бармак йөртеп чыгуга гына тиңләштерергә мөмкин. Тыңлыйсың-тыңлыйсың да башыңны түбән иясең. Рәхәт! Гадәттән тыш рәхәт! Коенып чыкканнан соң йоклаган кебек. Иван Никифорович, киресенчә, аз сөйләшә, ләкин аның каравы инде бер сүз ычкын-дырса, түзеп кенә тор: иң яхшы бритвадан да яхшырак кырып ташлый. Иван Иванович чандыррак һәм озын буйлы;- Иван Никифорович бераз тәбәнәгрәк, ләкин аның каравы аркылыга җәелгән.. Иван Ивановичның башы нечкә очы түбәнгә каратылган тормага ошый; Иван Никифорович- ның башы нечкә очы югарыга каратылган тормага ошый. Иван Иванович тик көндезге аштан соң гына күләгәдә күлмәкчән ята, кичкә таба ул бишмәтен кия һәм кая булса да, я үзеннән он сатып ала торган шәһәр магазинына, яки кырга бүдәнәләр ауларга китә. Иван Никифорович көн буена болдырда ята, әгәр көн артык эссе булмаса, ул, гадәттә аркасын кояшка куеп ята һәм беркая да барырга теләми. Иртә белән, әгәр теләсә, ишек алдын йөреп чыга, хуҗалыгын карый һәм тагын барып ята. Элеккерәк заманнарда Иван Ивановичка керә торган иде. Иван Иванович гадәттән тыш нечкә күңелле кеше һәм акыллы гына сөйләшеп утырганда беркайчан да әдәпсез сүз әйтми, ә инде кешедән шундый сүз ишетсә, шунда ук үпкәли. Иван Никифорович беркайчан да сакланмый; бу вакытта инде Иван Иванович урыныннан тора һәм «Җитәр, җитәр, Иван Никифорович; аллага каршы сүзләр сөйләгәнче, тизрәк кояшка чыгыйк», — ди. Әгәр Иван Ивановичның шулпасына чебен төшсә, ул бик нык ачулана: үзен-үзе белешми, тәлинкәне дә атып бәрә, хуҗага да эләгә. Иван Никифорович коенырга бик ярата һәм суга муен тиңентен кергәннән соң, шунда ук су өстенә өстәл белән самовар чыгарып куярга куша һәм шундый салкынча урында чәй эчәргә бик ярата. Иван Иванович атнага’ ике тапкыр кырына; Иван Никифорович бер тапкыр. Иван Иванович гадәттән тыш күпне белергә яратучан. Аңа берәр нәрсә сөйли башлап та, сөйләп бетермәсәң, алла сакласын үзеңне! Әгәр дә инде берәр нәрсәдән риза булмаса, ул аны шунда ук сиздерә. Иван Никифо- ровичнын канәгатьме яки ачулымы икәнен йөзенә карап белү гадәттән тыш кыен: берәр нәрсәгә шатланса да ул аны сиздерми. Иван Иванович куркаграк характерлы. Моның киресенчә, Иван Никифоровичның чалбары шундый киң итеп тегелгән, әгәр аның балакларын өреп тутырсаң, аңа Амбарлары һәм каралтылары белән бөтен ишек алды „кереп урнаша алыр иде. Иван Ивановичның күзләре мәгънәле, тәмәк$ төбендә һәм авызы бераз ижиңа хәрефенә ошап тора; Иван Ицк^форовшгның күзләре кечкенә, саргылт төстә, куе\кашлар һәм тулы яфаклар арасында бөтенләй югалып калалар, ә борыны өлгереп җиткән слива шикелле. Әгәр Иван Иванович сезне тәмәке белән сыйлыйсы булса, башта тәмәке савытының капкачын теле белән ялап куя, аннары аңа бармагы белән чиртә һәм,
тартманы сезгә сузып, әгәр ул сезнең белән таныш булса, «Рәхим итеп алуыгызны үтенергә батырчылык итә аламмы, әфәндем?» ди, ә инде таныш булмаса, «Гафу итегез, әфәндем, дәрәҗәгезне, исемегезне, атагызның исемен белмим, алуыгызны үтенергә батырчылык итә аламмы?» ди. Иван Никифорович исә үзенең рожогын туп-туры сезнең кулыгызга бирер һәм «Рәхим итегез!» дип өстәп кенә куяр. Иван Иванович та, Иван Никифорович та борчаларны бер дә яратмыйлар һәм шунлыктан Иван Иванович та, Иван Никифорович та сатучы яһүдне коры гына уздырмыйлар, алдан ,аны бик һәйбәтләп сүгеп, аңардан бу хәшәрәтләргә каршы төрле банкаларга салынган элексир сатып алалар.
Хәер, кайбер яклардан бер-берләренә охшамауларына да карамастан, Иван Иванович та, Иван Никифорович та бик һәйбәт кешеләр.
II бүлек
БУ БҮЛЕКТӘН ИВАН ИВАНОВИЧНЫҢ НӘРСӘ ТЕЛӘГӘНЕН, ИВАН ИВАНОВИЧ БЕЛӘН ИВАН НИКИФОРОВИЧ АРАСЫНДА НӘРСӘ ТУРЫНДА СҮЗ БАРГАНЛЫКНЫ ҺӘМ АНЫҢ НӘРСӘ БЕЛӘН БЕТКӘНЕН БЕЛЕРГӘ МӨМКИН.
Иртә белән, бу июль аенда булды, Иван Иванович күләгәдә ята иде. Көн эссе, һава коры һәм үзенең кызуы белән биткә бәрә. Иван Иванович инде шәһәр читендә, печән чабучылар янында һәм хуторда булырга өлгерде, үзенә очраган ирләрдән һәм хатын-кызлардан, каян киләсез, кая барасыз һәм ни өчен, дип сорашырга өлгерде; ул тынычланды һәм ял итәргә ятты. Яткан чакта ул озак итеп амбарларга, ишек алдына, сарайларга, ишек алдында йөгереп йөргән тавыкларга күз салды һәм эченнән генә уйлады: «Я ходай, мин нинди хуҗа! Нәрсәләрем генә юк минем! Кошларым, каралтыларым, амбарларым, нәрсә җаның тели, төрле-төрле аракыларым; бакчада грушалар, сливалар; түтәл бакчасында мәк, кәбестә, борчак... Тагын нәрсәм юк соң минем? Мин белергә теләр идем, нәрсәм юк минем?»
Үзенә шушындый тирән мәгънәле сорау биргәннән соң Иван Иванович тагын уйга калды; ә шул арада аның күзләре яңа әйберләр эзләделәр, койма аша Иван Никифорович ишек алдына сикереп чыктылар һәм ирексездән күңелле бер күренешне күзәтә башладылар. Ябык кына бер карчык.өйдә яткан кием-салымнарны бер-бер артлы чыгара һәм аларны тартып бәйләнгән бауга җилләнергә элә иде. Озакламый җиң очлары инде тузган иске мундир да һавада үзенең җиңнәрен сузды һәм парча кофтаны кочаклап алды; аның артыннан герблы төймәләр тагылган, якасы кыршылган дворян мундиры; кайчандыр бер вакытны Иван Ники- форовичның ботларын каплап торган һәм хәзер инде аның бармакларына гына ярарлык булып калган, тапланып беткән ак казимир панталон килеп чыкты. Ал-ар артыннан Л хәрефе кебек булып башкалар асы-лынды, шуннан соң моннан егерме еллар чамасы элек Иван Никифорович милициягә керергә хәзерләнеп, инде мыегын да үстерә башлаган чакта ук тектергән зәңгәр казак бишмәте күренде. Ахырында һавага күтәрелеп торган шпильгә охшашлы шпага чыгарып куелды. Аннары биш тиен акча зурлыгындагы җиз төймәләр тагылган, яшел үлән төсендәге чикмәнгә охшаган бер нәрсәнең итәкләре җилфердәде. Итәкләр- артыннан алгы ягы бик киң итеп уелган, ука белән бизәлгән жилет?’.*’ күренде. Озакламый бу жилетнмы мәрхүм әбинең һәрберсенә берәр каз быз сыярлык кесәларъ булган‘йске юбкасы каплады. Бу әйберләр, бөтенесе бергә буталып,1 Иван Иванович өчен бик күңелле бер күренеш булдылар, ә шул арада кояш нурлары, кайбер урыннарда зәңгәр яки яшел з. .с. ә.- № з.
34
җиңгә, кызыл обшлагка яки алтын парчаның бер өлешенә төшеп, яки шпага өстендә уйнап, бу күренешне ниндидер гадәттә булмый торган иттеләр, күчеп йөрүче узгынчыларның хутордай хуторга йөртә торган курчак театрына охшаттылар. Бу бигрәк тә тыгыз тупланган халык төркеменең. алтын таҗ кигән Нрод патшага яки кәҗә алып баручы Антонга карап торган вакытны хәтерләтә иде. Театр артыннан скрипка сызгырып бара; чегән, барабан урынына, бармаклары белән үзенең иреннәрендә уйный, ә кояш батып бара һәм көньяк төненең саф һавасы хутордагы таза гәүдәле хатын-кызларның, шундый ук саф җилкәләренә һәм күкрәкләренә сиздермәстән генә килеп сыена.
Озак та үтми, карчык кладовойдан килеп чыкты. Ул тамагын кыра һәм җилкәсенә өзәңгеләре өзелеп беткән борынгы ияр күтәргән иде. Иярнең күннән эшләнгән пистолет чехоллары инде ашалып беткән, аңа кайчандыр ал төстә булган, ука белән чигелгән һәм бакыр бляхалар тагылган чүпрәк капланган.
«Менә акылсыз карчык!» дип уйлады Иван Иванович: «Ул әле Иван Никифоровичның үзен дә җилләндерергә алып чыгар!».
һәм чыннан да: Иван Иванович үзенең фикерендә бик үк ялгышмады. Бер биш минуттан Иван Никифоровичның нанковый чалбары чыгарып эленде һәм ул ишек алдының яртысын диярлек каплап алды. Аның артыннан карчык бүрек һәм мылтык алып чыкты.
«Бусы нәрсә тагын!» дип уйлады Иван Иванович: «Мин беркайчан да Иван Никифоровичта мылтык күргәнем юк иде. Нәрсә соң ул? Үзе атмый, ә мылтык тота! Аңа нәрсәгә кирәк икән соң ул? Ә мылтыгы шәп! Мин күптән инде шундыйны алырга тели идем. Мин бу мылтыкны үземдә булдырырга бик теләр идем; мин мылтык белән шаяргаларга яратам». «Әй, карчык, карчык», дип кычкырды Иван Иванович бармагы белән ымлап.
Карчык койма янына килде.
«Нәрсә бу синең, карчык?»
«Күрәсез, мылтык ич».
«Нинди мылтык?»
«Кем белсен аны нинди икәнен! Минеке булса, бәлки мин аның нәрсәдән ясалганын белер дә идем; ләкин ул панныкы».
Иван Иванович урыныннан торды, мылтыкны әйләндерсп-әйләндереп карый башлады һәм аны шпага белән бергә җилләнергә элгән өчен карчыкны шелтәләргә дә онытты.
Карчык, сүзендә дәвам итеп, «Ул тимердән булса кирәк», диде.
«һм! Тимердән. Ә ни өчен тимердән икән ул?» диде үзенә үзе Иван Иванович. «Ә күптәнме ул панда?»
«Бәлки күптәндер».
«һәйбәт нәрсә!» дип, Иван Иванович сүзендә дәвам итте: «Мин аны сорап алам әле аңардан. Аңа нәрсәгә кирәк ул! Я булмаса берәр нәрсәгә алмашам. Карчык, өйдәме пан үзе?»
«Өйдә».
«Ул нәрсә, ятып торамы?»
«Ятып тора».
«Ярар, яхшы; мин аңа керермен».
Иван Иванович киенде, кулына эт куркыта торган ботаклы таягын алды, — чөнки Миргород урамнарында кешеләргә караганда этләр шактый күбрәк очрый, — һәм чыгып китте.
Иван Никифоровичның йорты Иван Ивановичның күршесендә генә булса да һәм берсеннән икенчесенә читән аша гына чыгарга мөмкин булса да, Иван Иванович урам буйлап китте. Бу урамнан бер тыкрыкка керергә кирәк иде. Бу тыкрык шундый тар иде, әгәр анда берәр ат җигелгән ике арба очрашса, алар инде үтеп китә алмыйлар һәм, арткы көпчәкләренә тотынып, һәрберсен аерым-аерым урамның ике башына
35
өстерәп чыгармыйча торып, шул хәлләрендә кала бирәләр иде. Җәяүле кеше исә урамның ике ягына койма буйларында үскән тигәнәкләр белән, чәчәкләр белән бизәлгән кебек бизәлә иде. Бу тыкрыкның бер ягына Иван Ивановичның сарае, ә икенче ягына Иван Никифоровичның амбары, капкасы һәм күгәрчен оясы караган. Иван Иванович капкага якынлашты, аны шакылдатты; ишек алдында этләр өрергә тотынды; ләкин моның таныш кеше икәнен белгәч, төрле төсләрдәге этләр озакламый койрыкларын болгый-болгый артка чигенделәр. Иван Иванович ишек алдын үтте. Ишек алды карбыз һәм кавын кабыклары, Иван Никифоровичның үз кулыннан ашаучы һинд күгәрченнәре белән чуарланган иде. Кайбер урыннарда яшел үлән, бер урында ватык тәгәрмәч яки мичкә кыршавы, яки пычрак күлмәк кигән малай аунап ята. Рәсем ясаучылар ярата торган күренеш! Элеп куелган киемнәрдән төшкән күләгә бөтен ишек алдын диярлек каплаган һәм аны беркадәр салкынчалаткан иде. Карчык аны бил бөгеп каршы алды һәм, авызын ачып, бер урында катып калды. Йорт алдына ике имән баганага беркетелгән түбәсе белән болдыр кукраеп тора, ләкин кояштан саклану өчен бу бик үк ышанычлы түгел, бу вакытта Малороссиядә кояш бик шаярырга яратмый һәм җәяүлеләрне баштанаяк эссе тир белән күмә. Шушыннан инде эссе чакта үзенең һәрвакыт кич белән генә йөрергә чыгу гадәтен үзгәрткәч, Иван Ивановичның үзенә кирәкле әйберне алырга теләв^ никадәр көчле булганлыгын күрергә мөмкин.
Иван Иванович килеп кергән бүлмә бөтенләй караңгы иде, чөнки тәрәзә капкачлары ябылган һәм кояш нуры, капкачка ясалган тишек аркылы үтеп, салават күпере төсенә кергән һәм, каршы як стенага төшеп, анда камыш түбәләрдән, агачлардан һәм ишек алдына эленгән киемнәрдән торган матур бер рәсем ясаган; ләкин бу нәрсәләр барысы да аска таба каратып төшерелгәннәр. Бөтен бүлмәгә ниндидер гаҗәп бер ярым яктылык таралган.
«Алла куәт бирсен!» диде Иван Иванович.
«Ә! Исәнме, Иван Иванович!» дигән җавап килде бүлмәнең бер почмагыннан. Тик шунда гына Иван Иванович идәнгә җәелгән паласка яткан Иван Никифоровичны күрде. «Гафу итегез мине, сезнең алда ялангач яткан өчен». Иван Никифорович бернәрсәсез ята иде, хәтта күлмәге дә юк иде.
«Зарар юк. Бүген йокладыгызмы, Иван Никифорович?»
«йокладым. Ә сез йокладыгызмы, Иван Иванович?» «йокладым».
«Әле генә тордыгызмы?»
«Әле генә тордыммы? Алла сакласын, Иван Никифорович! Ничек инде бу вакытка кадәр йокларга мөмкин булсын? Мин әле генә хутордан кайттым. Юлда игеннәр бик яхшы үскәннәр. Искиткеч! Печән дә шундый биек, йомшак, мул!»
«Горпина!» дип кычкырды Иван Никифорович: «Иван Ивановичка аракы китер, каймак белән пироглар китер».
«Бүген көн бик матур».
«Мактамагыз, Иван Иванович. Шайтан алсын көнен! Эсседән качар урын юк».
«Шул шайтанны телгә алырга кирәк бит. Әй, Иван Никифорович! Мин әйткәннәрне исегезгә төшерерсез әле, ләкин соң булыр: алла яратмый торган сүзләрегез өчен теге дөньяда эләгер үзегезгә».
«Мин сезне нәрсә дип кимсеттем, Иван Иванович? Мин сезнең атагызга да, анагызга да кагылмадым. Белмим, ничек кимсеткән мин сезне».
«Я инде, Иван Никифорович, ярар!»
«Валлаһи, мин сезне кимсетмәдем, Иван Иванович!»
«Гаҗәп, ни өчен бүдәнәләр әле һаман да дудочкага килмиләр икән?» з*
36
«Сез нәрсә теләсәгез, шуны уйлагыз, ләкин мин сезне бернәрсә белән кимсетмәдем».
«һич белә алмыйм, нигә килмиләр икән алар», диде Иван Иванович. Ул Иван Никифоровичның сүзләрен ишетмәгәндәй булды. «Әллә вакыты килеп җитмәгән инде, минемчә, хәзер вакыт бик җиткән инде».
«Игеннәр яхшы дисезме?»
«Соклангыч игеннәр, соклангыч!»
Шуннан соц тынлык урнашты.
«Иван Никифорович, нигә сез кием-салымнарны эләсез?» диде ахырында Иван Иванович.
«Бөтенләй яна диярлек бик яхшы киемнәрне череткән бит каһәр суккан карчык. Хәзер җилләндерәм; сукносы бик шәп, юка, тик әйләндерәсе генә бар — тагын киеп йөрергә мөмкин».
«Анда миңа бернәрсә ошады, Иван Никифорович».
«Нинди нәрсә?»
«Әйтегез әле зинһар өчен, нәрсәгә ул сезгә киемнәр белән җилләнергә чыгарылган мылтык?» Шул вакыт Иван Иванович тәмәкесен тәкъдим итте. «Рәхим итеп алуыгызны үтенергә батырчылык итә аламмы?»
«Зарар юк, рәхмәт, иснәгез. Мин үземнекен иснәрмен». Шушы сүзләрне әйткәннән соң Иван Никифорович әйләнә-тирәсен капшап, тәмәке тартмасын табып алды. «Менә ахмак карчык! Мылтыкны да элеп куйган! Сорочинцыдагы яһүд бик яхшы тәмәке ясый. Мин белмим, ул аңа нәрсә сала торгандыр, ә шундый хуш исле! Бераз канәфергә охшаган. Мәгез, бераз чәйнәп карагыз әле. Чынлап та, канәфергә охшый бит? Алыгыз, иснәгез!»
«Әйтегез әле, зинһар, Иван Никифорович, — мин һаман да шул мылтык турында, нәрсә эшләмәкче буласыз сез аның белән? Ул сезгә кирәк түгел бит».
«Ничек кирәкмәсен, ә атарга туры килсә?»
«Алла, диегез, Иван Никифорович, сез кайчан атарсыз икән? Бу дөнья беткәчме? Минем белүемчә, шулай ук башкалар да хәтерлиләр, сезнең әле бер үрдәк тә атканыгыз юк бит, шуның өстенә алла сезнең табигатегезне дә кош атарлык итеп яратмаган. Сезнең кыяфәтегез һәм фигурагыз мәһабәт. Ничек инде сез сазламыкларда йөрерсез, сезнең болан әдәп белән генә сөйләшкәндә исемен дә күп вакыт телгә алырга ярамый торган киемегез әле дә җилләнә, шулай булгач ничек инде? Юк, сезгә тынычлык, ял кирәк. (Югарыда әйткәнебезчә, Иван Иванович берәр кешене берәр нәрсәгә ышандырырга кирәк булганда гадәттән тыш матур итеп сөйли белә иде. Ах, ул ничек сөйли! Я ходай, ничек кенә сөйли ул!) Әйе, сезгә яхшы эш эшләргә кирәк. Карагыз әле, бирегез миңа аны!»
«Мөмкинме соң! Кыйбатлы мылтык ул. Андый мылтыкларны хәзер беркаян да таба алмыйсыз. Мин инде аны милициягә керергә җыенган чакта ук бер төректән сатып алган идем. Ә хәзер аны тотарга да бирергәме! Мөмкинме соң? Ул кирәкле әйбер».
«Нәрсәгә кирәк соң ул сезгә?»
«Нәрсәгә булсын? Ә йортка караклар басып керсә... Ничек кирәк булмасын? Аллага шөкер, хәзер мин тыныч һәм беркемнән дә курыкмымм. Ни өчен? Чөнки мин беләм, минем бүлмәмдә мылтыгым тора».
«Бик яхшы мылтык! Ләкин, Иван Никифорович, аның йозагы ватылган».
«Ватылса соң? Төзәтергә мөмкин. Күгәрмәсен өчен киндер мае белән майларга гына кирәк».
«Сезнең сүзләрегездән, Иван Никифорович, мин үземә карата бернинди дә дуслык хисләре күрмим. Сез миңа дуслык йөзеннән бернәрсә дә ишләргә теләмисез».
37
«Ничек инде сез, Иван Иванович, мин сезгә бернинди дуслык күрсәтмим, дип әйтә аласыз? Ничек оялмыйсыз? Сезнең үгезләрегез минем басуда йөриләр, мин аларны бер тапкыр да тотканым юк. Полтавага барган чакта сез миннән һәрвакыт арба сорап торасыз. Ничек? Мин сезгә кайчан да булса бирми калганым бармы? Сезнең балаларыгыз читән аша минем ишек алдына керәләр һәм минем этләрем белән уйный-лар,— мин бер сүз дә әйтмим: уйный бирсеннәр, тик бер әйбергә дә тимәсеннәр генә! Уйный бирсеннәр!»
«Ярар алай булгач, бүләк итәргә теләмәсәгез, алмашырга мөмкин».
«Аның өчен сез миңа нәрсә бирерсез соң?» Бу вакытта Иван Никифорович терсәгенә таянды һәм Иван Ивановичка карады.
«Аның өчен мин сезгә көрән дуңгызымны бирәм, әнә теге, амбарда симерткән дуңгызны. Бик һәйбәт дуңгыз! Күрерсез, киләсе елга ул сезгә дуңгыз балалары китерер».
«Мин белмим, Иван Иванович, ничек инде сез шулай сөйли аласыз? Нигә кирәк миңа сезнең дуңгызыгыз. Шайтан үлгәч, аны искә алырга булса инде!»
«Тагын! Шайтансыз гына бер. дә сөйләшеп булмый, ахры! Гөнаһ эшлисез; валлаһи, гөнаһ, Иван Никифорович!»
«Чыннан да, ничек инде сез, Иван Иванович, мылтыкка шайтан белсен нәрсә бирәсез: дуңгыз!»
«Шайтан белсен нәрсә дигәнегез — нәрсә соң ул, Иван Никифорович?»
«Шулай инде, үзегез яхшылап уйлап карагыз. Бу мылтык ич — билгеле әйбер; ә дуңгыз, шайтан белсен нәрсә ул. Әгәр ул тәкъдимне әйткән кеше сез булмасагыз, мин аны үзем өчен мыскыллау дип санаган булыр идем».
«Дуңгызның нәрсәсен начар дип саныйсыз соң сез?»
«Туктагыз әле, сез кем дип уйлыйсыз соң мине? Мин дуңгызны...»
«Утырыгыз, утырыгыз! Сөйләмим... /Мылтыгыгыз үзегездә калсын, бүлмәгез почмагында торып чересен, күгәрсен, аның турында артык сөйләргә теләмим».
Шуннан соң тынлык булып алды.
«Өч король безнең патшага сугыш игълан иткән, дип сөйлиләр», дип, Иван Иванович яңадан сүзгә кереште.
«Әйе, Петр Федорович миңа әйткән иде; ул ниткән сугыш икән, нәрсәдән килеп чыкты икән?»
«Ни өчен чыкканын, Иван Никифорович, әйтеп булмый, күрәсең. Минем фикеремчә, корольләр безнең барыбызның да төрек диненә күчүебезне телиләр».
«Кара, ахмаклар, нәрсә теләгәннәр!» диде Иван Никифорович, башын күтәреп.
«Менә, күрәсезме, ә безнең патшабыз шуның өчен аларга сугыш игълан иткән. Юк, дигән ул, сез үзегез, дигән, безнең христиан динен кабул итегез, дигән!»
«Соң ничек? Безнекеләр җиңәрләр бит аларны, Иван Иванович!»
«Җиңәрләр. Димәк, Иван Никифорович, мылтыгыгызны алышырга теләмисез?»
«Мин гаҗәпләнәм, Иван Иванович, сез үзегезнең укымышлы булуыгыз белән мәгълүм кеше шикелле, ә үзегез, балалар кебек сөйләшәсез. Мин нигә шулкадәр юләр булыйм, ди...»
«Утырыгыз, утырыгыз. Булмаса булмас! Дөмексен шунда; артык сөйләмим!»
Шул арада закуска китерделәр.
Иван Иванович, аракыны эчеп җибәрде дә, артыннан каймакка манып, пирог капты. «Тыңлагыз әле, Иван Никифорович! Мин сезгә дуңгыз
38
дан тыш тагын ике капчык солы бирәм; сез солы чәчмәдегез бит. Быел сезгә барыбер солы сатып алырга кирәк булыр».
«Билләһи. Иван Иванович, сезнең белән сөйләшер алдыннан туйганчы борчак ашарга кирәк. (Бусы ярый әле, югыйсә Иван Никифорович андый сүзләр генә ычкындырмый ул.) Кемнең инде мылтыкны ике капчык солыга алмашканын күргәнегез бар? Өстегездәге бишмәтегезне бирмәссез әле».
«Ләкин сез оныткансыз, Иван Никифорович, мин сезгә әле дуңгыз да бирәм бит».
«Ничек! Мылтык өчен ике капчык солы һәм дуңгыз?»
«Нигә, азмыни?»
«Мылтык өчен?»
«Билгеле инде, мылтык өчен.»
«Мылтык өчен ике капчык?»
«Буш капчыклар түгел, солылы капчыклар, ә дуңгызны оныттыгызмы?»
«Дуңгызыгыз белән үбешегез, теләмәсәгез, шайтан алсын үзегезне!»
«О! Сезне бер эләктер генә инде! Менә күрерсез әле: болан алла мыскыллый торган сүзләрегез өчен теге дөньяда үзегезгә утлы таба ялатырлар. Сезнең белән сөйләшкәннән соң бит-кулларны юарга һәм бөтен тәнеңне чистартырга кирәк».
«Сабыр итегез, Иван Иванович: мылтык—яхшы әйбер, иң яхшы күңел юаткыч, шуның өстенә бүлмәдә матур бизәк тә, күңелле...»
«Сез, Иван Никифорович, үзегезнең мылтыгыгыз белән чалмалы ахмак кебек акылдан шаштыгыз инде», дип ачуланды Иван Иванович. Чыннан да инде аның ачуы чыккан иде.
«Ә сез, Иван Иванович, чын ата каз!»
Әгәр Иван Никифорович бу сүзне әйтмәгән булса иде, алар үзара бәхәсләшерләр иде дә, һәрвакыттагы кебек, дус булып аерылышырлар иде; ләкин хәзер бөтенләй башка нәрсә килеп чыкты. Иван Иванович бөтенләй кабынып китте.
«Сез нәрсә әйттегез әле, Иван Никифорович?» дип сорады ул, тавышын күтәрә төшеп.
«Сез ата казга ошагансыз, дидем мин, Иван Иванович!»
«Ничек инде сез, әфәндем хәзрәтләре, әдәм дигән нәрсәне, кешенең дәрәҗәсенә һәм фамилиясенә булган хөрмәтне онытып, шундый әшәке исем белән мәсхәрә итә аласыз?»
«Нәрсәсе мәсхәрә булсын аның? Нәрсә тагын кулларыгызны бутарга тотындыгыз, Иван Иванович?»
«Мин кабатлап сорыйм: ничек инде сез, әдәпкә каршы килеп, мине ата каз дип атарга батырчылык иттегез?»
«Төкерәм мин сезнең башыгызга, Иван Иванович! Нәрсә шулкадәр кыткылдадыгыз?»
Иван Иванович инде артык үзеи-үзе тота алмады: аның иреннәре калтыранды; авызы гадәттәге ижица хәлен югалтты һәм О хәрефенә ошап калды; күзләрен ул бер ачып, бер йома башлады, хәтта куркыныч булып китте. Мондый хәл Иван Ивановичта гадәттән тыш сирәк була торган иде. Моның өчен аны бик каты ачуландырырга кирәк иде. «Мин сезгә менә шуны белдерәм», диде Иван Иванович: «Мин сезне белергә дә теләмим!»
«Исем китте! Билләһи, аңа карап еламам!» дип җавап бирде Иван Никифорович. Ләкин ул ялганлады, валлаһи ялганлады. Бу аңа бик тә көенечле иде.
«Өегезгә аягымны атламам».
«Эге, гс!» диде Иван Никифорович. Ул, уңайсызлануыннан, нәрсә этләргә кирәклекне үзе дә белмәде һәм, гадәттәге тәртиптән читкә чьь
39
гып, урыныннан торды: «Әй, карчык, егет!» дип кычкырды. Бу вакытта ишектән әлеге ябык карчык һәм тәбәнәгрәк буйлы, озын һәм киң сюртук кигән малай күренде. «Иван Ивановичны кулыннан тотыгыз да, ишектән чыгарыгыз!»
«Ничек! Дворяниннымы?» дип кычкырды Иван Иванович үзенең дәрәҗәсен аңлап һәм ачу белән. «Кагылып кына карагыз! Якын гына килегез! Мин сезне һәм сезнең ахмак паныгызны юк итәрмен! Урыныгызны карга да таба алмас!» (Йөрәге кузгалганда Иван Иванович гадәттән тыш көчле итеп сөйли иде.)
Бөтен группа көчле бер картинаны күз алдына китерде: өстенә бер әйбер дә кимәгән хәлдә, үзенең бөтен ялангач матурлыгы белән бүлмә уртасында Иван Никифорович басып тора! Карчык авызын ачкан, аның йөзе иң мәгънәсез, курку белән тулган кыяфәттә! Иван Иванович, рәсемнәрдә күрсәтелгән Рим трибуннары кебек, кулын югары күтәргән! Бу гадәттән тыш минут, искиткеч спектакль иде! Тамашачы тик берәү генә: бик зур сюртук кигән малай. Ул шактый тыныч басып тора һәм бармагы белән борынын чистарта иде.
Ниһаять, Иван Иванович бүреген кулына алды. «Сез бик яхшы эшлисез, Иван Никифорович! Бик һәйбәт! Мин моны сезнең исегезгә төшерермен әле».
«Барыгыз, барыгыз, Иван Иванович! Карагыз аны, миңа очрамагыз, югыйсә мин сезнең, Иван Иванович, борыныгызны җимерермен!»
«Менә сезгә аның өчен, Иван Никифорович», диде Иван Иванович һәм аңа кукиш күрсәтте дә ишекне шалт итеп ябып чыгып китте. Ишек чиелдап ябылды һәм яңадан ачылып китте.
Иван Никифорович ишеккә барды һәм тагын нәрсәдер өстәргә теләде, ләкин Иван Иванович инде, артына әйләнеп карамыйча, ишек алды буйлап оча иде.
Габдулла Төхфәт тәрҗемәсе.