Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОГОЛЬ ҺӘМ ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ

В. ПАВЛОВА

Н. В. Гоголь үзенең иҗатын Россия
тарихының иң караңгы һәм авыр чорында
башлап җибәрде. Бу вакытта
декабристларның азатлык хәрәкәте тәмам
бастырылып, барлык фронтларда да
реакция хөкем сөрә башлаган иде.
Декабристлар восстаниесеннән һәм
көнбатыштагы революцион вакыйга-
лардан курыккан патша хөкүмәте
иҗтимагый тормыш өлкәсендә көчле
репрессия җәеп җибәрде, прогрессив
әсәрләр белән чыккан язучыларны нык
эзәрлекли башлады.
Шундый кара реакция елларында
әдәбият мәйданына чыккан Гоголь һәрбер
чор һәм һәртөрле халыклар әдәбияты өчен
тереклек чыганагы булган поэтик халык
иҗатына мөрәҗәгать итте. Гоголь
әсәрләренә халык авыз иҗатының
йогынтысы аларның алдынгы прогрессив
юнәлештә икәнлеген күрсәтү белән бергә,
халыкчанлык белән сугарылуын да
билгели торган моментларның берсе
булып тора.
Гогольнең халык авыз иҗатына булган
тирән мәхәббәте бик иртә уянды. Ул 16
яшендә Нежин гимназиясендә укыган
вакытта ук крестьян туйларында,
утырмаларында булырга яраткан.
Башта Гоголь халык әкиятләре белән
кызыксынган, аларны бала чакта ук
белгән. Бу чорда А. С. Пушкин да халык
иҗаты материаллары нигезендә үзенең
гүзәл әкиятләрен тудыру өстендә эшләгән.
Гоголь үзенең беренче әсәрләрен әкият
романтикасы планында оста һәм нечкә
итеп стильләштерә белгән. Ул рус теленә
Украина җырла-- рын, әкиятләрен тәрҗемә
иткән һәм ул тәрҗемәләрне үзенең
әсәрләрендә файдаланган. Мондый алым
аңа рус текстына Украина фольклорының
үзенчәлеген бирергә ярдәм иткән. Алар
Гогольнең «Вечера на хуторе близ
Диканьки» исеме- астында чыккан
җыентыгында, теле һәм стиле ягыннан
гаять матур һәм оригиналь булган
повестьларында ачык күренә. Аларда
Гоголь Украина кызларының һәм
егетләренең күңелле яшьлекләрен тирән
ярату белән сурәтләп бирә. Аның повесть-
ларындагы романтика белән фольклор
буяулары аша реаль тормыш, ул
вакыттагы Украина авылының авыр
көнкүреше дә ачык гәүдәләнә. Язучы
үзенең «Сорочин ярминкәсе» исемле
әсәрендә гүзәл кыз Парас- каны гына
күрсәтеп калмады, шуның белән бергә,
«Май төне» дигән әсәрендә бөтен авылны
үз кулында тоткан, авыл халкының
нәфрәте- юнәлгән саран кулак — авыл
«башлыгының» йөзен дә ачып салды.
Гоголь тарафыннан теге я бу повестьта
файдаланылган фантастик әкият
мотивлары чынбарлыкны дөрес
чагылдыруга комачаулык итмиләр.
Повестьта реаль күренешләр әкиятләр
белән буташтырып бирелмиләр.
Фантастик нәрсәләргә повестьның
геройлары үзләре үк гаҗәпләнәләр.
«Рождество алды төне»- ндә тимерче
Вакула Пацюкнып. гаҗәп кыланышларына
аптырап карый, чөнки Пацюк ашап
утырганда, варениклар мискадан үзләре
атылып чыгалар да, каймакка манылып,
аның авызына очып керәләр.
86
Повестьларда, халык әкиятләрендәге
кебек үк, кеше фантастик көчләр белән
(убырлы карчык, җен) очрашканда, аны
җиңеп чыга, үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр
итә. Тимерче Вакула да җенгә үзенең төрле
таләпләрен үтәргә куша.
Шул рәвешчә. Гогольнец күпчелек
повестьлары өчен хас фантастик буяулар
эчтәлекнең реаль мәгънәсен һәм идея
көчен йомшартмыйлар.
Халык поэзиясеннән Гогольнец иң
яраткан жанры җыр булды. «Минем
шатлыгым, минем тормышым, — җыр!
Ничек мин яратам сезне!» — тип язды ул
Украина фольклористы Максимовичка.
Гоголь бигрәк тә тарихи җырлар белән
кызыксынды, Украинада алар думалар дип
йөртеләләр. «Малороссия җырлары ту-
рында» исемле мәкаләсендә Гоголь
тарихны өйрәнү өчен җырларның
әһәмиятенә караган фикерләрен язып
калдырды.
Гоголь өчен халык җырлары
«үткәннәр турында сөйләп бирүче, җанлы
һәм яңгыраучы елъязмалар» булдылар.
Халык җырларына тирәннән үтеп керә
алмаган кеше халыкның үткәндәге
көнкүрешен дә чын- чыннан өйрәнә
алмый.
Тарихны өйрәнүче кеше җырлардан
тарихи вакыйгаларның хронологик яки
территориаль билгеләрен эзләргә тиеш
түгел. «Ләкин ул дөрес көнкүреше,...
җырда чагылган халыкның хисләрен,
киңәшләрен, кайгысын белергә теләсә,
үткән га- ырның рухын белергә теләсә...,
үзенә тулысынча канәгатьләнерлек җавап
таба ала: аның алдында халыкның тарихы
бөтен тулылыгы белән күз алдына килеп
баса».
Гоголь бу фикерләргә өстәп, һәрбер
халыкның үз тарихын ачык күрсәтә торган
поэзия тудыра алмавын күрсәтә. Андый
поэзия героик үткәне булган халык
тарафыннан гына тудырылырга мөмкин.
Украина халкының үткәне изүчеләргә
каршы бөек көрәшләр белән тулганга күрә,
ул халык үзенең тарихын шундый көчле
поэтик иҗатта чагылдыра алган.
Тарихи җырлар һәм халык авыз
иҗатының башка төрләре нигезендә
Гоголь «Дәһшәтле уч алу» һәм «Тарас
Бульба» исемле тарихи гүзәл
повестьларын язды. Язучы ул әсәрләрдә
Украинаның тарихи үткәненнән иң ачык,
онытылмас битләрне — Украина
халкының милли бәйсезлек өчен поляк
интервентларына каршы героик көрәше
эпохасын гәүдәләндерде. Бу урында
язучының бервакытта да Украинаны
Россиядән аерып карамавын билгеләп
үтәргә кирәк.
Элегрәк язылган «Дәһшәтле үч алу»
(1832) повестенда тарихи реаль
вакыйгалар фантастик халык әкиятләре
белән үрелеп баралар. Язучы, зур осталык
белән, ике туган Петр һәм Иван турындагы
халык легендасын файдаланган. Гоголь
аларның берсе икенчесенә хыянәт итүен
ватанга хыянәт итү мәсьәләсе белән
бәйләп бирә. Бу мәсьәлә әсәрдә
чагылдырыла торган чор өчен бик актуаль,
чөнки поляклар тарафыннан басып
алынган илдә, алар белән яшерен
сөйләшүләр алып бару милли азатлык өчен
көрәш эшенә җитди куркыныч булып тора.
Бик характерлы, Катеринаның
дошманнарга сатылган хыянәтче атасы
повестьта теләсә нинди әшәкелек эшләргә
әзер торган чирканыч сихерче итеп бирелә.
Шул рәвешчә, дошманнарга карата булган
нәфрәт халык иҗатында сихерчелек һәм
яман көчләр турындагы ышанулар белән
бәйләп бирелгән.
Үз хатынының әтисен, сихерче
хыянәтчене төрмәгә утырткан Данило
Бурульбаш повестьта ватанны басурман
изүеннән саклаучы, казакларның куркусыз
җитәкчесе буларак күз алдына килеп баса.
Ул образда милли герой сыйфатлары
чагылдырылган, бу сыйфатларны Гоголь
берничә елдан соң югары художестволы
көч белән Тарас Бульба образында
тирәнәйтеп күрсәтте.
Гоголь «Дәһшәтле үч алу» повестенда
тарихи үткәнне халык легендасы рухында
бирә. Бу әле документаль тарихи повесть
түгел. Бу яктан караганда «Дәһшәтле үч
алу» чын тарихи роман юлында беренче
баскыч кына булып тора. «Бу зур
картиналарның икесе дә,— дип язды
Белинский, — Гоголь та
87
лантының нинди югарылыкка күтәрелүен
күрсәтәләр».
«Тарас Бульба» исемле тарихи повесть
Гоголь тарафыннан эпоханы документаль
өйрәнү, халыкның тарихи җыр
материалын киң файдалану нигезендә
язылган.
Бу повестьта Гоголь XVI йөз
Украинасын сурәтли. Бу — иң тынычсыз
чорларның берсе була. Поляклар ул
вакытта Украинага кереп урнаштылар,
андагы крестьяннарны җирләре белән
бергә үзләренә тартып алдылар. Ләкин
халык паннарга буйсынырга теләмәде, күп
кеше Украинаның көньягына, Запорожье
районына качып- китте. Польша паннары
изүе астында яшәргә теләмәгән барлык
кеше Днепрның түбән агымына җыелды.
Монда ирекле Запорожская Сечь барлыкка
килде. Ул үзенең һөҗүмнәре белән паннар
Польшасының котын алып тора торган
«ирекле республика» иде.
Польша феодаллары белән көрәштә
көчле героик характерлар чыныкты, чын
патриотик хисләр барлыкка килде,
Украина һәм рус халыкларының какшамас
дуслыгы ныгыды.
Повестьта Запорожская Сечь бердәм
монолит көч булып гәүдәләнде- релә. Анда
кешелек мөнәсәбәтләре дуслык һәм
иптәшлек нигезендә төзелгәннәр.
Казакларның күпчелеге өйдә булмаудан
файдаланып, дошманнарның Сечька
һөҗүм итүләре һәм күп халыкны пленга
алып китүләре турында хәбәр алынгач,
карт казак Бовдюк запорожец казакларына
шундый сүзләр белән мөрәҗәгать ИТӘ:
«Казакның беренче бурычы һәм беренче
намуслы эше — иптәшлекне саклау. Мии
тормышта күпме яшәдем, дусларым,
казакның кайда булса да үзенең иптәшен
ташлап китүен, я сатуын бервакытта да
ишетмәдем...»
Икенче урында Тарас үзенең чыгышын
түбәндәге сүзләр белән бетерә: «...рус
җирендәге иптәшлекнең нәрсә икәнлеген
барысы да белеп калсыннар!»
Повестьның төп герое Тарас Бульба —
карт казак, ул былиналарда- гы
баһадирларны хәтерләтә. Ул, бәхәссез, рус
классик әдәбиятында иң яхшы эпик
образлар рәтенә керә. Гоголь иҗатында ул
бердәнбер уңай тип, автор аны бик
уңышлы биргән.
Көчле ихтыярлы, буйсынырга теләми
торган Тарас авырлыклар һәм
куркынычлар белән тулган тормышта
яши. Ул семья өчен тумаган. Аның хыялы
— иркен басу, яхшы ат. Озак аерылып
торудан соң, үзенең уллары белән
күрешкәннең икенче көнендә Тарас алар
белән казаклар янына Сечька китә.
Аның эчке дөньясы бай һәм күп кырлы.
Ул искиткеч көчле ихтыярга, тирән акылга
ия, иптәшләренә карата ул гаять ягымлы, ә
дошманнарга карата рәхимсез була. Тарас
Польша байларын талый, ә авыр тормышта
изелеп яшәүчеләрне яклый, фәннәрне
яратмый, ләкин улларының укуларын
күзәтеп бара. Ул хыянәтче улын үтерүче,
шул ук вакытта искиткеч мәхәббәт белән
баланы яратучы да, олы улын соңгы
мәртәбә күреп калу өчен, ул үзенең
тормышын үлем куркынычы астына куя.
Тарас әнә шундый гаҗәп образ ул.
Аның шәхси тормышы Сечь тормышы
белән аерылгысыз бәйләнгән. Ул үзенең
тормышын тулысы белән Ватанга,
«иптәшлеккә» хезмәт итүгә багышлый.
Беренче чиратта кешенең батырлыгына
һәм Сечька бирелгәнлегенә тиешле бәя
бирү белән бергә, Тарас хыянәтчеләргә
һәм куркакларга карата шәфкатьсез була.
«Ул казакларның гади тормышын яратты,
— дип яза Гоголь, — ләкин үзенең
иптәшләре арасыннан паннар ягына авыша
торганнары белән ачуланышып, аларны
польша паннарының ялчылары дип
атады».
Үзенә һәм иптәшләренә, шулай ук үз
эшләренең дөреслегенә тирән ышаныч
белән карау, уйлап фикер йөртү,
«гаскәрләр белән җитәкчелек итү һәм
дошманнарга тирән нәфрәт белән карау»
болар барысы да Бульбаны үзенең
иптәшләреннән аерып тора һәм аны
халыкны җитәкләүче итеп таныта.
Ул вакытта халыкның азатлык өчен
көрәше ачык күренеп торган
88
дини характерда була. Эш менә нәрсәдә,
Польша XVI йөзнең ахырында Украинада
үзенең хакимлеген тәэмин итәргә һәм
православие динен кысрыклап, аның
урынына католик динен урнаштырырга
тырышты: Ватанны яклау белән бергә
динне яклау бер бурыч булып әверелде.
Христиан динен «азат итү» бөтен Украина
халкын Польша шляхтлары изүеннән азат
итү белән тыгыз бәйләнештә барды.
Ләкин Гоголь запорожецлары динне
яклауда фанатизмга төшүдән ерак торалар.
Казак Мосий Шило төрекләрдә пленда
булган вакытында аларга «сатыла», үз
диненнән ваз кичә, ә соңыннан бөтен
запорожецларны авыр пленнан азат итеп,
ватанның бәйсезлеге өчен сугышырга
яңадан Сечька алып кайта. Гоголь бу
эпизодның нигезенә казак Самойло Кишко
турындагы украина думасын салган.
Тарасны характерлау өчен трубка
югалту вакыйгасы бик кызыклы. Тарас,
арттан дошманнар кууга карамастан,
тыныч кына ат өстеннән төшә һәм
югалган трубкасын эзли. «Дошман
ляхларга трубканын да калуын
теләмим!»—дип, карт атаман җиргә
иелде һәм үлән арасыннан диңгездә һәм
коры җирдә, походта һәм өйдә аерылмас
юлдашы булган тәмәке трубкасын эзли
башлады. Ә шул вакытта кинәт дош-
маннар килеп җитеп, аның көчле
кулларыннан тотып алдылар».
Уллары Остап һәм Андрейдан
аерылгач, трубка Тарасның шәхси
тормышында бердәнбер күңел юаткыч
булып кала, аның белән ул бервакытта да
аерылмый. Трубка белән булган бу
эпизод тирән эчтәлеккә ия. Анда үлемгә
карата салкын канлылык, батырлык, һәм
куркусызлык, шуның белән бергә иң
әһәмиятлесе — дошманны күрәлмау-
чылык чагылдырылган. Дошман
шулкадәр түбән ки, хәтта ул казакның
трубкасына да тормый!
Трубка югалту эпизоды Украина
халык поэзиясе белән сугарылган.
Вакула Чмыра турындагы җырда
казакның трубка югалту аркасында улүе
сөйләнелә.
Карт Тарас Бульба образында героик
Украина халкының иң яхшы сыйфатлары
тупланган. Аның дошманнарга булган
нәфрәте чиксез, ә кыюлыгы белән
батырлыгы һичнн белән чагыштыргысыз.
Ул бертөрле дә икеләнүсез үзенең ватанга
һәм казакларга карата иң зур хыянәт
ясаган улын үтерә. Изелгән халык һәм
җәзаланган Остап өчен каты үч алучы
буларак, Тарас үзенең гаскәре белән
дошман шәһәрләренә һәм авылларына
курку сала. Тарас казаклар гаскәренең иң
акыллы һәм тәҗрибәле җитәкчесе, баш
күтәргән халык массаларының
юлбашчысы итеп сурәтләнә. Аның
һөҗүмгә күчәр алдыннан сөйләгән
ышандыргыч чыгышлары яшь
запорожецларда көч һәм батырлык
тудыра, ә картларның күзләрен яшь белән
тутыра. Повестьта Тарасны җәзалау
күренеше гаять көчле бирелгән: палачлар
Тарасны агачка бәйләп, аның астына ут
ягалар, ул коточкыч газаплауга түзә.
Тормышының соңгы минутларында аны
иптәшләренең язмышлары гына борчый.
Шул хәлендә дә ул җитәкчелек итүен
ташламый. Куып килә торган поляклар
кулына эләкмәсеннәр өчен, казакларга
кайсы юлдан барырга кирәклекне күрсәтә.
Герой үз бурычын намус белән үтәп
килә. Әнә шуның өчен дә аның үлеме
нинди генә трагик характерда булмасын,
повестьта пессимизм һәм төшенкелек
мотивларыннан ерак тора. Киресенчә,
соңгы күренеш оптимизм, тормышка өмет
баглап карау идеясе белән сугарылган.
Тарас яхшы белә: ул үзе үлсә дә, Сечь
идеаллары бервакытта да юкка чыкмаячак!
«Дөньяда рус көчен җиңәрлек утлар,
газаплаулар, башка көчләр табарга
мөмкинмени соң!» — ди Гоголь.
Шул рәвешчә, повестьта газаплы
тормыш өмет белән яктыртыла. Гоголь
монда да халыкның поэтик традициясе
белән тирән бәйләнеш тотып эш иткән.
Повестьта, Тарастан башка, яхшы
күрсәтелгән образлардан икенчесе — аның
кече улы Андрей. Бу образ Гоголь
тарафыннан шулай ук тарихи халык
җырлары йогынтысы астында
тудырылган. Әлбәттә, Гоголь
89
Андрей образын фольклордагы про-
тотипларга караганда күп тапкыр баерак
биргән. Ул бик җитез, тапкыр һәм көчле
була. Алар Остап белән икесе — көчле
йөрәкле батыр кешеләр. В. Г. Белинский
аларны «Тарасның баһадир уллары» дип
атый.
Ләкин Андрей «батырлык күрсәтү»
теләге белән генә яшәми, аның күңелендә
башка хисләр дә урын алалар. Ул поляклар
ягына дан эзләп түгел, бәлки гүзәл поляк
кызына булган мәхәббәт хисенә буйсынып
чыга.
Мәхәббәт халыкның поэтик иҗатында
даими, сүнмәс тема булып тора. Гоголь
аны Андрей — Тарас сюжет сызыгының
төп мотивы итеп ала.
Андрей үзенең атасы белән очрашканда,
аның сүзләрен үзен горур тотып, тыныч
кына тыңлый һәм һич каршылыксыз үз
күкрәген рәхимсез үлем астына куя.
Шул вакытта килеп туктаган Остап:
«Әти, син нәрсә эшләдең? Синме үтердең
аны?» — ди атасына.
Тарас, башын иеп, аның сүзен раслый.
Остап үлгән энесенең күзенә текәлеп
карый. Аңа ул кызганыч тоела, шунда ул
атасына: «Намус белән күмик без аны, әти,
дошманнар килеп мәсхәрәләмәсеннәр, ерт-
кыч кошлар килеп гәүдәсен чукыма-
сыннар», — ди.
«Бездән башка да күмәрләр!» — дип
кенә җавап бирә Тарас. «Елап калучылары,
тынычландыручылары булыр әле».
Үтерелгән дошманны күмү фактлары
поэтик халык иҗатында очрамый. Шуңа
күрә аның гәүдәсе, гадәттә, ерткыч кошлар
һәм бүреләр өчен азык булып кала.
Гоголь бу урында халык традициясен
бераз үзгәртеп куллана. Күп кенә
җырларда, мәсәлән, казак Савва Чалом
турындагы җырда, Савваның хыянәт
итүеннән соң, киңәшмә җыялар; монда
хыянәтченең атасы катнашмый һәм
катнашырга да теләми. Ләкин ата үзенең
«кадерле улын» үтерү өчен тавыш бирми.
Гоголь исә үзенең повестенда шәхси һәм
җәмгыять интереслары арасындагы
конфликт мәсьәләсен башкача чишә. Тарас
шунда ук карар итә: хыянәтче икән, үз
балаң булса да, үләргә тиеш!
Халыкның милли азатлык өчен героик
көрәше эпохасы тормышта кыю һәм
батыр, энергияле һәм чыдам, үзенең
идеалына ирешү юлында барлык
киртәләрне җимереп ташлый торган
кешеләр тудыра. Менә ни өчен Тарас
образында бөек гуманизм һәм рәхимсез
ачу, Остапка булган аталарча ягымлы
мәхәббәт һәм хыянәтче Андрейга карата
чиксез нәфрәт сыйфатлары бергә килеп
тупланалар.
Тарас үзенең улын ярата. Хәтта җансыз
йөз дә аңа гүзәл һәм батыр булып күренә.
«Казак түгел идемени бу»,—ди Тарас,
тирән кичереш белән. Улын ярату белән
бер үк вакытта, ул хыянәтчегә нәфрәт
белән карый. Ватан каршындагы бурыч
аны икеләнеп тормаска мәҗбүр итә.
«Тарас Бульба» повесте—оптимистик
әсәр. Үлем кочагында яткан Кукубенко
соңгы минутында бер генә теләген әйтә:
«Бездән соң, безгә караганда яхшырак
торсыннар...» Степан Гуска, Мосий Шило,
карт атаман Балабан, запорожецлар ара-
сында иң карт казак Касьян Бов- дюк һәм
башкалар рус җиренә мәңгелек дан теләп
үләләр. Үлгән вакытта алар үзләре
турында уйламыйлар, аларның уйлары
киләчәккә, ватан турында кайгыртуга
юнәлгән. Үзләренең үлеме Сечь идеалла-
рының тормышка ашуына комачау-
ламавына зур ышаныч белән карау—
эпизодның трагизмын киметә. Бу —
очраклы хәл түгел. Повестьта оптимистик,
тормыш сөкәчәнлек һәм трагик
тенденцияләр тыгыз бәйләнештә үрелеп
баралар, повесть барышында алар бер-
берсенә капма- каршы итеп биреләләр,
ахырда беренчесе җиңеп чыга. Бу — халык
поэзиясенең үзенчәлекләрен чагылдыра,
аңарга пессимизм характерлы түгел.
Украинаның тарихи җырлары — думалар
буйсынуны һәм төшенкелекне белмиләр.
Декабрист Рылеев һәм революционер-
демократ Т. Г. Шевчеиконың дума жанрын
90
нан файдаланулары очраклы хәл түгел иде.
Казакларның һәрберсе сугышка кыю
рәвештә хәзерләнә. Алар үзләре арасыннан
күбесенең сугыш кырында үлеп калачагын
беләләр, шуның белән бергә, алар үзләре
күрсәткән батырлыкларның югалмаяча-
гын, халык хәтерендә сакланачагын
аңлыйлар.
Бу кешеләр үлемгә салкын кан белән
карыйлар! Остап үлемне исполин кебек
каршы ала, хәтта Гоголь, укучыларны
артык дулкынландырмас өчен, ул күргән
җәзаларны. газапларны язып та тормый.
Агачка бәйләнгән Тарас ялкын эчендә дә
үз казакларының котылулары турында
гына уйлый. Ватан дошманнарына нәфрәт
һәм гомуми эшкә, иптәшлеккә тулысынча
бирелгәнлек— повестьтагы геройларга хас
үзенчәлекләрне күрсәтә торган төп
сыйфатлар. Үз ватанының иреге һәм
бәйсезлеге өчен барын да корбан итәргә
хәзер торучы карт Бульба, аның улы Остап
һәм башка запорожецларның баһадир
фигуралары үзләренең характерлары һәм
героик халык поэзиясенә ь якын торулары
ягыннан халыкчанлык белән суга-
рылганнар.
Тарихи халык җырларының йо-
гынтысы повестьтагы тасвирлау ча-
раларының характерында аеруча ачык
күренә. Мәсәлән, повестьта халык
җырларындагы кебек кабатлаулар булу
аның думаларга һәм бы- линаларга
якынлыгын раслый. Тарас казакларга
болай дип мөрәҗәгать итә:
«Я, туганнар! Дары базларында дары
бетмәдеме әле? Казак көче ныкмы әле?
Казаклар бирешмиләрме әле?»
Запорожецлар ана шулай ук җавап
бирәләр:
«Батько, дары базларында дары бар
әле, казак көче нык әле, казаклар
бирешмиләр әле!»
Тарас өч мәртәбә кабатлап сорый,
шулай ук казаклар да өч мәртәбә бердәм
рәвештә җавап бирәләр. Сорау, халык
поэзиясендәге кебек, өч элементтан тора.
Гоголь Украина думалары өчен
популяр булган формадан—героинын
дошманга мөрәҗәгать итү формасыннан
еш кына файдалана. Мондый тип
мөрәҗәгатькә мисал итеп Тарасның үләр
алдыннан әйткән сүзләрен китерергә
мөмкин. Анда ул рус җирен җиңә алырлык
көч булмавы турында ышанып әйтә.
Ананың үз уллары белән соңгы төнне
уздыруын сурәтләгән урында
фольклордан алынган моментлар ачык
күренәләр. Ана, яшьле күзләре белән, үз
улларының тузгыган чәчләрен тарый.
«Елга буйлап...» дигән рус халык җырында
да төрле кешеләрнең яшь егетнең чәчләрен
тарау мотивлары бар. Шуның кебек үк
ананың үз уллары белән саубуллашканда
«Ул аның өзәңгеләренә килеп тотынды,
ияренә ябышты...» дип әйткән сүзләре рус
халык җырында болай яңгырыйлар:
И вдали, вдали о стремя Явилась,
голосила мать...1
Повесть Гоголь тарафыннан берничә
кат төзәтелгән. Аның соңгы редакциясе,
Белинский сүзләре белән әйткәндә, «ике
мәртәбә озынрак һәм чиксез дәрәҗәдә
гүзәлрәк» килеп чыккан. Урыны белән ул
баһадир эпосы характерын алган; анда
Гогольнең Украина фольклоры белән
тагын да көчлерәк шөгыльләнүе күренә, ә
кайбер урында грек эпосы (Гомерның
«Илиада»сы) йогынтысы сизелә.
«Тарас Бульба» — чын халыкчан әсәр,
айда Гоголь рус халкының героик үткәнен
дөрес итеп күрсәтә белгәи. Халыкның
гаять тирән эчтәлекле поэтик әсәрләре
алымнарыннан файдаланып, Гоголь рус
әдәбиятында иц югары бәя алган тарихи
повесть «Тарас Бульба»ны тудыра алды.
Гогольнең поэтик халык иҗадына
булган кызыксынучанлыгы аның бөтен
эшчәнлеге буенча сузылып килә. Аның
халык авыз иҗаты белән эш итүен ике
этапка аерып карап булыр иде. Иҗат
эшчәнлегенең башлангыч елларында ул
әкиятләр белән эш итә, ә соңга табарак
җырлардан иык файдалана. Гоголь
Еракта, еракта, яшен түгеп, Ана өзәңгеләргә
килен ябышты.
91
үзенсн бөтен тормышы буена җырлар
язып алу белән шөгыльләнгән. Ул
меңгә якын Украина җырларын язып
алган.
Үз иҗатының чәчәк ату елларына туры
килә торган реалистик әсәрләрендә дә
(«Ревизор», «Үле җаннар», «Өйләнү» һ.
б.), Гоголь авыз иҗатыннан нык
файдалана, бу чорда бигрәк тә халыкның
тормыш тәҗрибәсен реалистик
гәүдәләндергән мәкальләр һәм әйтемнәрне
еш куллана.
Автор аларны үзенең сөйләменә кертә.
Мәсәлән, автор Маниловка
характеристика биргәндә аның төп
характер үзенчәлекләрен ачып бирә торган
«Шәһәрдә Богдан түгел, авылда Селифан
түгел» дигән мәкаль куллана.
Собакевичның тышкы кыяфәтен «Не
ладно скроен, да крепко сшит» 27 дигән
халык мәкале тулысынча ачып бирә. Ә
аның ерткычларча саран гадәтен Гоголь
«Кто кулак, тому уж не разогнуться в
ладонь»28 дигән халык мәкаленә якын
мәгънәдә характерлый.
Гоголь үзенең «Ревизор» комедиясенә
эпиграф итеп алган «Авызың кыек булса,
көзгегә үпкәләмә» дигән халык мәкале
әсәрдә бөтен тулылыгы белән ачыла.
Геройларның сөйләмендәге мәкальләр
һәм әйтемнәр ал арның характерына хас
сыйфатларны ачарга ярдәм итәләр.
«Өйләнү» пьесасының герое ялганчы һәм
җилкуар Кочка- ревны үзе тарафыннан ук
еш кулланыла торган мәкальләре аша
танып була.
Гоголь үзенең «Театральный разъезд»
дигән әсәрендә фольклорның матурлыгы
һәм мәңгелеге турында яза; шуның кебек
үк, Гоголь- нең үз әсәрләре дә язылган
чорларын күптән үттеләр һәм аннан соңгы
буыннарга да югары эстетик тәрбия
бирәләр.
Гогольнең халык поэзиясен тирәннән
аңлавы, үз иҗатында ул поэзиянең төрле
жанрларын оста файдалана белүе аның
әсәрләренең дөрес һәм художестволы
булуына ярдәм иттеләр. Ул әсәрләр дөнья
әдәбиятына чагыштырмаслык кыйммәтле
өлеш булып керделәр.
27 Начар киселгән, ләкин нык тегелгән.
28 йодрык булып оешкан — мәңге ачыл- мас.