Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК РУС ЯЗУЧЫСЫ

Н. КОЗЛОВА

«Хэзер минем алда чит җир, әйләнә-
тирәмдә чит җир; ләкин йөрәгемдә рус
иле, — бердәнбер гүзәл рус иле», — дип
язды Николай Васильевич Гоголь үзенең
дусларына. Ул чалт аяз күкле Италиядә,
хуш исле көньяк табигате эчендә
яшәгәндә, башка җирне—төньяк күген,
күз күреме җитмәслек кырлары белән әллә
кайларгд хәтле тип-тигез булып җәелеп
яткан рус илен, аның кара өйләрен һәм
үзәкне өзә торган җырларын күңелендә
саклады.
«Русь, сиңа миннән ни кирәк соң? Серле
һәм акыл ирешмәслек итеп ниләр бәйли
безне? Нигә син шулай карыйсың, нигә
синең бар нәрсәң мина өмет баглап
карый?» ди ул. Мондый сүзләрне бөтен
җаны-тәне белән, барлык уй-тойгылары
белән үзенең халкына, аның тарихына,
туган рус җиренә тоташкан язучы гына
әйтә ала.
Гоголь язучы дигән бөек исемгә
һәрвакыт зурлап карады һәм үз за-
манындагы Россия өчен иң әһәмиятле, иң
актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыкты.
һәм Гогольнең бөек художник булуы
шунда да.
Без язучының бөеклеген аның зур
талант булуы белән генә үлчәмибез,
башлыча, ул күтәргән идеянең әһәмияте,
үз чорының азатлык хәрәкәте белән
никадәр тирәнтен һәм нык бәйләнгән
булуы белән билгелибез.
Бөек язучы үз заманының тормышын
сурәтләгәндә, аның бөтен байлыгын,
төрлелеген һәм каршылыкларын
чагылдырмыйча кала алмый. Язучы
гомумиләштерелгән художестволы
образларда үз әйләнә-тирәсендәге
чынбарлыкта күргәннәре- нең иң типик
булганнарын чагылдыра. Шуңа күрә,
Гоголь иҗатының танып-белү әһәмияте
гаять зур. «Гоголь Россиягә, көзгедән
караган кебек, үзен-үзе күрергә
мөмкинлек биреп, аның үз-үзен аңлавына
куәтле этәргеч ясады», — ди Белинский.
«Ул бездә үзебез ггурында аң уятты», дип
язды Чернышевский «Гоголь чоры
очеркларында».
Бөек язучы тормышны сурәтләгәндә
аңа үзенең мөнәсәбәтен чагылдырмый
калмый. Ул — тормыш күренешләренә
бәя бирә, ул — судья һәм трибун. Гоголь
иҗаты менә шушы таләпләргә җавап
бирә. «Ревизор» турында Герцен: «Аңа
кадәр берәүнең дә һәм беркайчан да рус
чиновнигы турында тулы бер пата- логия-
анатомия курсын укыганы юк иде», — ди.
Ул «Үле җаннар»ны мастер кулы белән
язылган авыру тарихы, дип атый.
Россиянең сау халык организмын ашаган
мондый куркыныч социаль чирләр —
самодержавие һәм крепостнойлык иде.
Патша держимордалары басымы астында
яшәгән Россия каты кризис кичерә иде.
Илнең җитештерү көчләрен богаулап
торган крепостнойлыкны юк итү төп
милли бурыч иде. Гогольнең шушы зур
көрәш өчен эшләгән эшләре гүзәл һәм
72
мактаулы. Гоголь сатирасының тапкыр
һәм үтергеч ударларыннан соң
самодержавие дә, крепостнойлык та
төзәлә алмады. «Ревизор» комедиясендәге
билгесез өяз шәһәрчеге һәммә нәрсәгә
властьлы, җавапсыз, сатлык, кыргый,
надан һәм соры корт патша чиновниклары
дөньясын укучыларга күрсәтә иде. Халык
талаучы городничийлар, гаеплене га-
епсездән аера белмәгән судья Ляп- кин-
Тяпкиннар, кеше хатын ачып укучы
почтмейстер Шпекиннар, полицейский
күсәкләре, өяз гайбәтчеләре — боларның
барысы да Гоголь тарафыннан «Рәсәй»
чынбарлыгының үзәгеннән алынган һәм
бөтен халык каршына көлке өчен куелган.
Паразит-крепостниклар, эшкә аш-
маслык буш планнар төзергә яратучы
сентименталь Манилов, ялганчы һәм
оятсыз Ноздрев. хайванга охшаган
крепостник Собакевич һәм аңгыра
Коробочка, «кешелек дөньясының
ниндидер бер ертык урынына» әйләнгән
саран Плюшкин шикелле һәм Чичиков
кебек аферистларның куркыныч
дөньясын Н. В. Гоголь бөтен җирәнгеч
оятсызлыгы, аңгыралыгы һәм мораль
фәкыйрьлеге белән ачып бирде.
Фаш итүенең көчле һәм тирәнтен
булуын Гоголь үзе дә яхшы аңлый иде.
Аның сатирик образларына зур социаль
эчтәлек салынган, һәр образ патша
самодержавиесе системасына удар
ясый. Ул Хлестаков образы белән дә бик
ерактан ук ата: «Бер тиенлек, чүп кеше
Хлестаковның өч губернаторны алдаган
әрсез городничийны алдый алуы
тикмәгә генә түгел. Моның сәбәбе —
город- ничийның куркуга төшүендә һәм
вөҗданының таплы булуында гына да
түгел. Хлестаковның үзендә, аның үзен-
үзе тота белүендә, дөньяви
тәкәллефсезлегендә, аның көнкүреш
фәлсәфәсендә «эре шәхесләргә» хас
нәрсә бар. Хлестаков образының
типиклыгы турында Гоголь бер
әдәбиятчыга болай дип яза: «кайвакыт
шомарган гвардейский офицер да
Хлестаков булып чыга, кайвакыт дәүләт
кешесе дә Хлестаков булып чыга».
Герцен бу сатираның мәгънәсен тагын
да кискенрәк билгеләп китә, Хлестаков
тибы «волость писареннан алып
патшага кадәр барып җитә», ди ул.
Гоголь еш кына көтелмәгән һәм кыю
параллельләр куллана. Ул хәтта дәүләт
кешесендә дә Коробоч- кага охшаш
якларны күрә. «Кайбер хөрмәтле генә,
хәтта дәүләт эшлек- лесе булып саналган
кеше дә эшкә килгәндә нәкъ шушы
Коробочка шикелле булып чыга. Башына
бер нәрсә кереп утырдымы, аны инде һич
кенә дә каерып чыгара алмыйсың; нинди
генә ачык дәлилләр китермә, һәммәсе —
стенага бәрелгән резина туп шикелле кире
кайта да тора» («Үле җаннар»).
Ялганчы һәм оятсыз Ноздрев образын
да Гоголь югары хөкүмәт сферасына
юнәлтә. Гоголь Ноздрев- ныц үзенең
әшнәсенә берәр әшәкелек эшлисе килүе
турында: «мәсәлән, яхшы ук зур чинлы,
күркәм генә кыяфәтле, хәтта күкрәгенә
йолдыз кадап йөрүче берәр кеше сезнең
кулыгызны кыса, тирән фикерләр кузгата
торган нәрсәләр турында сүз башлый, ә
соңыннан, карасаң, шунда, сезнең күз
алдында ук, сезгә әшәкелек эшли. Үзен
һич кенә дә күкрәгенә йолдыз кадап
йөрүче кеше шикелле, тирән фикерләр
кузгата торган нәрсәләр турында сөй-
ләшүче кеше шикелле тотмый, ә нәкъ бер
гади коллежский регистратор шикелле
әшәкелек эшли; карап торасың, торасың
да, гаҗәпләнеп иңбашларыңны гына
җыерасың», ди («Үле җаннар»). Ноздрев
образы аша, югары чиновникларның
мораль йөзе әче көлү белән фаш ителә.
Менә Чичиков Коробочка имение- сенә
килә, ул аның белән гадәтенчә, бернинди
«әдәп» сакламыйча гына сөйләшә. Гоголь
үз заманының бөтен укымышлы
җәмгыятен сугарган ялагайлык, чиииы
хөрмәтләү рухы турында әче тел белән
сөйли. «Бездә шундый акыллы башлар
бар, алар ике йөз җан биләүче алпавыт
белән бер төрле, ә өч йөз җан биләүче
алпавыт белән бөтенләй икенче төрле
сөйләшәләр, ә инде биш йөз җан биләүче
алпавытны очратканда, өч йөз җайлы
белән сөйләш- кәидәгегә карагайда, тагы
да баш-
73
качарак, әгәр сигез йөз җан биләүче
очраса, биш йөз җан биләүче белән
сөйләшкәндәгегә караганда, шулай ук
башкача сөйләшәләр, кыскасы миллионга
кадәр санасаң да, һәр мөгамәләнең үзенең
бер нечкәлеге табылыр» («Үле җаннар»).
Гоголь Россиянең кайгылы чын-
барлыгындагы икенче бер явызлык
турында да үзенең 1тавышын ишеттерә, ул
үзенең иҗатында крепостнойлыкны гына
фаш итеп калмый, үсеп килә торган
капитализмның да социаль
каршылыкларын тәнкыйть итә. Гоголь
«Иван Купала алды ки- чәсе»ндә
алтынның кешене җинаять эшләүгә —
череп таркалуга кадәр илтеп җиткерә
торган куркыныч көче турында яза.
«Портрет»та алтын комсызл ы гы та л а нтл
ы худож н и к Чартковны һәлакәткә
китереп җиткерә.
Гоголь «Шинель» повестенда мәнгелек
титуляр советник Акакий Акакиевич
Башмачкин һәм «Акылыннан шашканның
язмалары»нда Аксентий Иванович
Поприщин кебек газаплы тормыш
тарафыннан кыйналган бәләкәй
кешеләрне зур җылылык белән сурәтли.
Болар да — гомумиләштерелгән образлар.
Башмачкин — бер департаменттагы чи-
новник, язмышыннан уза алмаган,
кимсетелеп яши торган бер кеше. Хәтта ул
да, үләр алдыннан, статский
советникларның каты күңелле һәм коры
булуларыннан зарлана, яман сүзләр
ычкындыра, «хуҗа карчык та, мондый
сүзләрне гомерендә бер ишеткәне
булмагач, чукынып куйды, чөнки бу
сүзләр, «ваше превосходительство»
сүзләреннән соң әйтеләләр иде»;
Поприщин тузгый, чөнки «дөньядагы иң
яхшы нәрсәләр камер-юнкерлар яки
генераллар кулына гына эләгә». Эч
пошыргыч ярлы тормыш аны акылыннан
яздыра. Бу — бәләкәй кешеләрнең социаль
изүгә каршы үзенчә бер протесты.
Гоголь үз әсәрләрендә рус тор-
мышындагы социаль явызлыкны фаш итүе
белән, үзенең демократик идеяләре белән
бөек революционер- демократ Белинский
эшләгән эшне үк эшләде.
Алдынгы рус әдәбияты, Фонвизиннан
һәм Радищевтан башлап, деспотизмга һәм
башбаштаклыкка каршы үзенең протест
авазын күтәрә башлады. Гоголь Радищев
һәм Пушкинның демократик гуманизм
традицияләрен дәвам итте. Аның иҗаты үз
нәүбәтендә Некрасов, Салтыков-Щедрин,
Островский, Тургенев, Гончаров, Лев
Толстой иҗатына көчле йогынты ясады.
Гоголь — рус прозасының атасы —
Пушкин артыннан критик реализм
юнәлешенә юл салды.
Гоголь халыкка хезмәт итүне ху-
дожникның иң беренче бурычы итеп
санады. «Минем уйларым, исемем,
хезмәтләрем Россиянеке булыр» дип язды
ул.
Гоголь сатирасы деспотизмга, кре-
постнойлыкка каршы нәфрәт тойгысы
тәрбияләде. Шуңа күрә замандашлары
Герцен һәм Белинский аңа югары бәя
бирделәр, Гогольгә Россиянең даны,
намусы, өмете, үзләренең көрәштәше һәм
«аң, үсеш, прогресс юлындагы» бөек
юлбашчыларның берсе итеп карадылар.
Гоголь- нең кече замандашы, революцион
демократиянең юлбашчысы Н. Г.
Чернышевский: «Россия өчен Гоголь
әһәмиятле булган кадәр үз халкы өчен
шундый ук әһәмиятле башка бер
язучының дөньяда күптән булганы юк иде
инде», дип язды. Некрасов «Белинскийны
һәм Гоголь- не базардан мужик алып
кайтачак» көннәр турында хыялланды.
Ленин моннан кырык ел элек, Белинский-
ның һәм Гогольнең демократик идеяләрен
таратырга кирәклек турында язды.
Гоголь үзенең сатираларыннан
революцион фикерләр чыгармады.
Белинский «Гоголь — Россияне яхшы
белүче художник кына—акыл иясе түгел»,
ди. Бу — язучының гомеренең соңгы
елларында реакционерлар йогынтысына
бирелүенең — аның эчке трагедиясенең
сәбәбе иде. Халыкка чит булган идеология
аның иҗатына да тискәре йогынты ясады.
Гоголь Чичиковларны һәм Собаке-
вичларны тудырган тирәлектән уңай
геройлар эзләп карады. Ул «Үле
җаинар»ның икенче томында «рус
күңеленең чиксез бай булуын» күр
74
сәтергә Теләде, инсафлы аш кешесе
Костанжогло һәм откупщик Муразов
образларын тудырып, уңай геройлар
бирмәкче булды. «Гоголь акыл иясе
буларак ялгышса да, — ди Чернышевский,
— художник буларак, гомеренең ахырына
кадәр намуслы булды». Ул үз әсәре белән
чынбарлык арасындагы каршылыкны сиз-
мичә кала алмады. Үзенең алдынгы
Россиядән аерылуын авыр кичерде ул.
Белинскийның хаты (В. И. Ленин аны
цензурасыз демократик матбугатның иң
яхшы әсәрләреннән берсе, дип атады)
Гогольне тетрәтеп җибәрде. Ул, үләргә
күп тә калмый, «Үле җаннар»ның икенче
томын утка якты. Гоголь, Пушкин һәм
Лермонтов кебек, дуэльдә үте- релмәсә дә,
Полежаев һәм Шевченко кебек солдатка
озатылмаса да, XIX гасырдагы- рус
язучыларының аянычлы язмышын
уртаклаиГгы.
Бөек язучының ялгышулары артта
калды. Аның чәчәк аткан вакытта,
алдынгы рус интеллигенциясе идеяләренә
якын торган вакытта иҗат иткән әсәрләре
рус әдәбиятына алтын хәзинә булып
керделәр һәм киң халык массасы
байлыгына әверелделәр. Октябрьдан соң
Гоголь китаплары, 21 миллион
экземплярга җитеп, 38 телдә басылып
чыкты.
Гоголь рус әдәбиятында бе’тенлэй
үзьяшәешле, чит ил язучылары йо-
гынтысыннан ирекле язучы, прозада яңа
чор — Гоголь чоры дип аталган критик
реализм мәктәбен тудыручы булып калды.
Ул рус әдәбиятына яна темалар алып
килде, өр-яңа дөнья, яңа жанрлар ачты.
Аның әсәрләрендә көндәлек тормышның
әшәке якларыннан — ягъни халыкның
җанлы көчләрен буып торган күңелсез
мохтаҗ тормыштан аянычлы көлү
тавышы, халык тормышындагы ге- роик
башлангычны мактап җырлый торган
романтик пафос яңгырый. Гоголь
иҗатында реализм белән романтизм,
искиткеч бер эретмәгә ошап, бер-берсеиә
йотылып кушылган. «Романтизм белән
реализмның шулай кушылуы бигрәк тә
безнең зур әдәбиятыбызга хас, шул
сыйфат ана бөтен дөнья әдәбиятына
торган саен сизелерлек һәм тирәнрәк
йогынты ясарлык көч һәм оригинальлек
бирә» ’. Рус классик язучылары турында,
шул исәптән Гоголь турында да, Горький
шул сүзләрне язды.
Гоголь — туган ил табигате кар-
тиналарын: Украинаның хуш искә чумган
соклангыч май ае Дөннәрсн, җилсез
көннәрне, тып-тыныч җәелеп яткан, ә
давыл вакытында котырынган Днепрның
мәһабәт матурлыгын һәм баһадирлар
йөрерлек иксез-чиксез рус кырларын
дәртләнеп, мактап җырлады. Бер үк
вакытта шул ук рус табигате аңа фаш
итәргә дә булышты. Менә Чичиков
Манилов имениесенә бара. Манилов эшкә
йомшак, «аны кем дип тә әйтеп булмый»...
Табигать күренешләре менә шушы
характерны бирүгә ярдәм итә. «Бездәге
гадәт буенча, юлның ике ягында җыен
шыксыз картина: түмгәкләр, вак
чыршылар, сирәк-мирәк тәбәнәк яшь
наратлар... һәм башка шундый юк-бар
нәрсәләр башланды... Ерактарак ниндидер
ямьсез-күксел төстә нарат урманы күренә.
Хәтта һава да шушыларныи һәммәсенә
туры килеп тора: көн аяз дисәң, аяз түгел,
болытлы дисәң, болытлы түгел, ә
ниндидер аксыл сорысымак төстә... бу исә
гарнизонный солдатларның иске
мундирларын хәтерләтә иде».
Гогольнең рус әдәби телен үстерүдәге
хезмәте гаять зур. Ул иң үткен, иң тапкыр
сүзләрне халык теленнән алды. Гоголь,
бөек рус патриоты буларак, рус халык
сүзенең үткенлегенә сокланып: «Үткен
һәм тапкыр әйтелгән, йөрәк түреннән
җилкенеп, кайнап чыккан һәм урынлы
әйтелгән рус сүзенә тиңләшерлек сүз юк»,
дип язды. Гоголь, язучы буларак, янып
иҗат итү үрнәген күрсәтте. Чернышевский
сүзләре белән әйтсәк, Гогольдә «бөркет
кебек очсыз-кырыйсыз биеклекләргә
омтылу сәләте бар» иде. Ул, художество
тәгъбирлелегеиә һәм җыйнаклыкка ирешү
өчен, «Ревизор» текстын яңадан өч‘
тапкыр эшкәртә. Гогольнең сатирик
алымнары рус әдәбиятын, рус тслеи
баеттылар.
Патша Россиясендәге көндәлек
тормышның әшәкслекләреннән күңеле
бизгән Гоголь рус халкында
1 «Әдәбият турында».
75
баһадир көче барлыгына, аның зур
киләчәгенә ышанычын югалтмый.
Гоголь өчен бу киләчәк, «башка
халыклар һәм дәүләтләр кырын күз белән
карап читкә тайпылган һәм аңарга юл
биргән», куып җитә алмаслык җитез
тройка — кош рәвешендә килеп баса.
Гоголь Русьның кая таба очканын
белмәде, ләкин аның зур киләчәге
барлыгына чын күңеленнән ышанды.
Гоголь тудырган образлар үз чорын
узып яшиләр. Хосусый милекчелек
дөньясының бөтен мәгънәсез- лекләрен
фаш иткән Гоголь сатирасы безнең
көннәрдә дә үзенең актуальлеген
югалтмый. В. И. Ленин һәм И. В. Сталин
үзләренең әсәрләрендә Гоголь сатирасын
корал итеп кулланалар. Гоголь образлары
Ленин әсәрләрендә яңа тарихи шартларда
күрсәтеләләр, яңа мәгънә алалар, яңа
политик эчтәлек белән баетылалар. В. И.
Ленин әсәрләрендә Манилов образы,
күбесенчә, эшкә ашмаслык буш хыяллар
белән яшәүче политик тотнаксыз кешеләр-
нең символы итеп искә алына. В. И. Ленин
народникларның «маниловча
прожектёрлыкларын» тәнкыйть итә,
ААанилов исеме белән меньшевикларның
һәм либераль лыгырдыкларның II съезд
һәм 1905 ел революциясе елларындагы
тактикаларын ■фаш итә. Ноздрев исеме
белән троцкийчыларның һәм сул эсерлар-
• ның авантюристик политикалары фаш
ителә. Ленин хезмәтләрендә «Ревизор»
комедиясендәге эпизодик герой —
Держиморда бөтен самодержавие һәм
крепостнойлык Россиясенең символына
әйләнә.
Иптәш Сталин үзенең чыгышларында
Гоголь образларын китерә. Мәсәлән,
«Ленинизм мәсьәләләре»н- дә иптәш
Сталин «революцион» маниловщинаны
һәм буш хыял белән мавыгуны тәнкыйть
итә.
1936 елны Советларның гадәттән тыш
VIII Бөтенсоюз съездында «ССР Союзы
Конституциясе проекты» турындагы
докладында, безнең конституциянең бөтен
дөнья өчен булган тарихи әһәмиятен
йомып калырга, аны тик «уңга китү» дип
1кенә карарга омтылучы буржуаз
тәнкыйтьчеләрдән көлеп: «Шуны танырга
кирәк, Польша газеталарының безне
тәнкыйтьләүчеләре, үзләренең барлык
амбицияләренә карамастан, шулай да
«Үлек җаннар»дагы Пелагея исемле
дворовой «кызыйның» аңлавы дәрә-
җәсеннән ерак китмәгәннәр. Әгәр
хәтерегезгә төшерсәгез, уң белән сулны
саташтырган өчен кучер Се- лифан
Пелагеяга: «Эх син, кара тәпи... кайда уң,
кайда сул икәнен белмисең» дип
шелтәләгән. Минемчә, безне уңышсыз
тәнкыйть итүчеләрне: «Эх сез, хәсрәт-
тәнкыйтьче- ләр... кайда уң, кайда сул
икәнне белмисез, дип шулай ук
шелтәләргә кирәк булыр иде», — ди.
Иптәш Сталин 1937 елның 11 де-
кабренда сайлаучылар алдында сөйләгән
речендә политик эшлеклеләргә караганда,
күбрәк политик обывательләрне хәтерләтә
торган кешеләр турында сөйли:
«...формалашмаган типтагы шундый
кешеләр турында русның бөек язучысы
Гоголь шактый туры итеп әйтте: «Кем
икәнлекләре билгеле булмаган кешеләр,
ди, ул да түгел, бу да түгел, нинди кеше
икәнлекләрен аңламассың, шәһәрдә
Богдан түгел, авылда Сели- фан түгел».
Гогольнең үтергеч сатирасы күптән
инде үзенең географик чикләрен дә үтеп
чыкты. Белинский кайчандыр тик башка
күлмәктән генә йөрүче чит ил
Чичиковлары турында язган иде. Ә хәзер
Америка сенатында утыручылар яки
Көнбатыш Европа белән командовать
итүчеләр шул ук Чичиковлар һәм
Собакевич- лар түгелме соң? Кореяда
шашынып кеше кыручылар шул ук держи-
мордалар түгелме соң? Сатлык буржуаз
газеталар битләрендә Советлар Союзына
яла ягучылар шул ук Ноздревлар түгелме
соң?
Гоголь иҗаты үзенең реализмы,
демократик идеяләре белән Көнбатышның
һәм Көнчыгышның прогрессив
әдәбиятына зур йогынты ясады.
Күренекле болгар язучысы Иван Вазов
Гогольне «хәзерге әдәби мәктәпнең атасы»
дип атый, Гоголь иҗаты чех әдәбияты
классигы Алоиз Ирасекка, кытай әдәбияты
классигы, Гогольне кытай теленә тәрҗе