Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВИКТОР ПОГОНЫҢ ТУУЫНА 150 ЕЛ ТУЛДЫ


ФРАНЦУЗ ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК УЛЫ
Тынычлык өчен көрәшүче барлык халыклар 1952 елның 26 февралендә бөек француз язучысы Виктор Гю- гопың тууына 150 ел тулу көнен тирән хөрмәт белән билгеләп үттеләр. Аның моннан 75 ел элек әйткән сүзләре әле бүген генә әйтелгән кебек яңгырыйлар:
«Корольләр нәрсә турында хыял-ланалар? Сугыш турында. Халыклар нәрсә турында хыялланалар? Тынычлык турында. Халыклар бер-бер- сен яраталар һәм берләшәләр. Коточкыч вакыйгаларны булдыру турында уйлаучы һәм аларны хәзерләүче корольләргә каршы халыклар тыныч хезмәтнең бөеклеген куялар. Бу бик куәтле отпор’..»
Бөтен дөнья яратып укый торган популяр социаль романнарның авторы, ялкынлы политик трибун-ша- гыйрь, драматург Виктор Гюгоның бөек иҗаты безнең көннәрдә дә яши һәм прогрессив кешелеккә хезмәт итә.
Бөтендөнья тынычлык советы 1951 елда Венада үткәрелгән сессиясендә дөньяның төрле илләрендә культура өлкәсендәге данлыклы даталарны билгеләп үтү турында карар кабул итте. Анда итальян Донини тәкъдиме буенча Гогольнең үлүенә 100 ел тулу көнен, совет язучысы Эренбург тәкъдиме буенча Леонардо да Винчиның тууына 500 ел тулу көнен, атаклы кытай язучысы Мао Дунь тәкъдиме буенча Виктор Гюгоның тууына 150 ел тулу көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә кирәк дип табылды.
Үзенең язмышын үз кулына алган һәм социализм төзү эшенә керешкән бөек кытай халкы вәкиленең француз язучысы истәлеген билгеләп үтәргә тәкъдим итүе — җир шарындагы халыкларның һәркайсының культура казанышлары бөтен кешелек дөньясының уртак хәзинәсе икәнен тулысынча раслый.
Халыклар арасында культура элемтәләрен көчәйтү тынычлык эшенең җәелүенә ярдәм итә. Культураның данлыклы даталарын тантана белән билгеләп үтү тынычлык яклаучыларны берләштерә. Бу бердәмлек сугыш чукмарларына, империалистик илбасарларга дөнья халыкларының горурлыгы булган, халыкларның гасырлар буенча иҗат итеп һәм үстереп килгән рухи байлыкларын таптап узарга бирмәячәк.
Бөек француз язучысы Виктор Гюгоның исеме бик хаклы рәвештә дөнья культурасының иң якты исемнәре рәтендә тора.
Виктор Гюго — художество иҗатының бик күп төрле жанрларында гаҗәп соклангыч рәвештә талантын җәелдергән язучы. Виктор Гюго, шагыйрь һәм драматург, романист һәм гүзәл публицист, һәм оратор буларак, дан казанган һәм сәнгатьнең күп төрләренең һәрберсендә бер үк көч белән эшләп килгән язучы ул.
Виктор Гюго 1802 елда Франциянең Безансон шәһәрендә, Наполеон генералларыннан берсенең семья
102
сында туган. Аның яшьлек еллары Европада хөкем сөргән феодализм һәм католицизм реакциясе шартларында үтә.
Монархизм яклы һәм үтә диндар әнкәсе булачак язучыны да үз рухында тәрбияләргә тырыша. Виктор Гюгоныц беренче башлангыч әсәрләре урта гасыр замокларын, монастырьларны һәм король семьясы членнарын мактау белән сугарылып язылалар. Ләкин яшь Гюго ул реакцион идеологиядән бик тиз арына. 25 яшендә инде ул шул заманда реакциянең терәге булган иске аристократик классицизмга сугыш ачкан француз романтикларының прогрессив катлавына җитәкчелек итә. Аңарчы француз сәхнәсендә нык хөкем сөргән һәм бары тик корольләрне, принцларны һәм герцогларны гына сурәтләргә рөхсәт иткән классицизм кагыйдәләрен җимереп, Гюго азатлык рухы белән сугарылган яңа драмалар иҗат итә. 1827 елда «Кромвель» дигән драмасына язган һәм демократик романтикларның манифестына әверелгән (һәм шул ук вакытта реалистик сәнгатьнең күп кенә таләпләренә дә жавап бирә торган) сүз башында Гюго яңа драма турындагы фикерләрен бик оста итеп әйтеп бирә. Ул җанлы кешеләрне аларга хас булган барлык гүзәл һәм ямьсез, трагик һәм комик, бөек һәм түбән сыйфатлары белән сыйфатлап күрсәтүне таләп итә, сәнгатьне демократлаштыру һәм реаль чынбарлыкка якынайту өчен кө-рәшә. Аннан соң язылган һәм нәкъ 1830 елгы революция алдыннан сәхнәгә куелган «Эрнани» драмасы тамашачылар арасында бик зур шау- шу тудыра: реакцион тамашачылар спектакльне караганда сызгырып утыралар, ә революцион рухтагы яшьләр аны азатлык өчен көрәшкә чакыру дип каршылыйлар. Гюго бу пьесасына язган суз башында, әдәби көрәш артында политик көрәш ята, дип әйтә.
Моннан соң язылган драмаларында да [«Марион де Лорм»^ (1829), «Король күңел ача» (1833), «Рюи Блаз» (1878)] — Гюготираниягә каршы көрәшә. Ул кыю рәвештә сәхнәгә гади халык вәкилләрен чыгара. Слесарь Жильбер, шамакай Трибу- ле. лакей Рюи Блаз — болар барысы да намуслы, яхшы кешеләр һәм алар үзләрен эзәрләүче һәм һәлак итүче корольләр белән герцоглардан күп өстен торалар.
Иҗатының беренче башлангыч ел-ларында ук Гюго телгә аеруча игътибар итә. Ул халыкның бөек иҗаты булган телне ярата һәм аңа югары бәя бирә. Ул әсәрләренә бик кыю рәвештә гади халык сөйләмен, әйтемнәрен кертә, халык теле хәзинәсеннән киң файдалана. Халыкның гади һәм бай телен куллануны Гюго әдәбиятны халыкка якынайту чарасы дип саный.
«Париж богоматере соборы» романы (1831) В. Гюгоның беренчг зур әсәре исәпләнә. Ул биредә урта гасыр заманын сурәтли. Бу әсәрдә дә шул ук мотивлар — изүчеләргә, паразит сыйныфларга нәфрәт һәм халыкка кайнар мәхәббәт яңгырый. Виктор Гюго соборны кешене кол итә торган христианлык-католицизм дөньясының кара образы итеп сурәтли. Собор архидиаконы монах Клод Фролло үзенең җенси теләгенә каршы килгәне өчен чегән кызы Эсмеральданы палачлар кулына бирә. Бу образда Гюго чиркәү аске-тизмының кешелексезлеген һәм икейөзлелеген гәүдәләндерә һәм аны фаш итә. Тупас һәм фәхиш офицер Феб һәм аның җилкуар кәләше образларында Гюго аристократия дөньясының гариплеген һәм кансыз- лыгын фаш итә. Фидакарьлеккә һәм үз-үзләрен аямас мәхәббәткә сәләтле кешеләрне Гюго бары халык арасында гына күрә: урам биючесе Эсмеральда һәм бәхетсез звонарь Квазимодо гына ул сыйфатларга ия итеп биреләләр.
В. Гюго иҗатында француз демократик әдәбиятының милли үзенчәлекләре бик ачык гәүдәләнә. Хезмәт ияләренең социаль интересларына якын булу Гюгога үзенең талантын җәелдерергә, Франциянең иң күренекле демократик язучысы булып үсәргә ярдәм итә.
1848 елгы революциядән соң Гюго актив политик эшлекле булып китә: башта ул Учредительное, аннан соң Закон чыгару собраниесенә депутат
103
итеп сайлана, демократик республика өчен армый-талмый көрәшә. Ватиканга һәм аның җинаятьчел политикасына каршы Гюго аеруча кискен чыгышлар ясый. Наполеон- ныц энесе Луи Бонапарт, бер төркем политик бандитлар ярдәмендә, властьны кулына алып, республиканы бетергәч, республиканы империя итеп, үзен Наполеон III император дип игълан иткәч, Гюго Бонапартка каршы аяусыз сугыш ача. Гюго Франциядән Бельгиягә китәргә мәҗбүр була, аннан аны, Наполеон III нец таләбе белән, Атлантик океандагы Джерсей һәм Гернсей утрау-ларына сөрәләр һәм ул егерме еллап чит илдә яши. Билгеле, язучы эмиграциядә дә көрәшен туктатмый, бер-бер артлы аның ялкынлы революцион шигырьләре чыга тора. Изүчеләрнең аяк астында җәфа чигә торган ватаны өчен патриотик ачу һәм кайгыру белән сугарылган һәм Париж коммунарларына якын һәм кыйммәт булган бу шигырьләрендә ул Наполеон III не һәм аның иярченнәрен хурлык белән тамгалый. Ул шигырьләр турында Ы. К. Крупская Ленин турындагы истәлеклә-рендә түбәндәгечә язып үткән иде: «...икенче эмиграциядә чакта, Парижда Ильич Виктор Гюгоның чит илгә сөрелгәч, 48 нче ел революциясенә багышлап язган һәм Франциягә яшертен китереп таратылган «Chati- inents» исемле әсәрен яратып укыды. Бу шигырьләрдә ниндидер беркатлы күперенкелек тә күп, ләкин шулай да революция җиле сизелә»II.
В. Гюго сөргендә яшәгән еллар эчендә художник буларак тагын да үсә һәм чыныга. В. Гюго, политик эшлекле буларак, чыгышлар ясавын да көчәйтә. Ләкин ул, К. Маркс «Луи Бонапартның 18 нче брюмеры» дигән хезмәтендә бик хаклы рәвештә күрсәтеп үткәнчә, шул заманның социаль-политик вакыйгаларын сыйнфый мөнәсәбәтләр нәтиҗәсе игеп алмый, бәлки теге яки бу шәхеснең деспотик үзенчәлекләреннән генә килгән күренеш итеп карый, шуның аркасында вакыйгаларга чын анализ ясый алмый. Намуслы художник Гюго барлык халыкларның реакцион зинданчыларына һәм палачларына каршы чыга. 1859 елда В. Гюго Америкада негрлар восстаниесен оештыруы өчен үлем җәзасына хөкем ителгән Джон Браунны коткарырга тырыша. Американың ялган демократиясенең йөзен фаш итеп, ул
II Ленин әдәбият турында. Мәкаләләр Ьм өземтәләр җыентыгы. С. Файзуллин ’Ирҗемәсе. Татгосиздат. 192 бит. 1947.
болай дип яза: «Бөтен кеше дә ишетерлек итеп кычкырып әйтәм (чөнки корольләр китәләр, ә халыклар калалар, һәм халыклар хакыйкатьне белергә тиешләр): Браунның палачы прокурор Гентер да, судья Паркер да, губернатор Уайд та, кечкенә генә Виргиния штаты да булмас; Браунның палачы, — бу фикердән генә дә тәнем калтырый башлый, ул сүзне хәтта әйтүе дә куркыныч, — бөтен Америка булыр... Әйе, Америка белеп торсын һәм бу турыда уйлансын: Һабилнең Кабиль тарафыннан үтерелүеннән күп өлеш коточкычрак нәрсә бар; ул Вашингтонның Спартакны үтерүе».
1861 елда Гюго Англия белән Франциянең Кытайда алып барган колониаль политикасына протест хаты язып чыга. Озак та узмый, ул төрекләрнең изүенә каршы баш күтәргән Крит халкын яклап чыгыш ясый. 1870 елда Куба үзен изүче Испаниягә каршы күгтәрелгәч, Гюго болай дип яза: «Мин Кубаны да, Критны яклаган кебек үк, яклаячакмын. Бер милләтнең дә икенче милләткә кул күтәрергә хакы юк!.. Бер кешенең дә икенче кешегә хуҗа булырга хакы булмаган кебек, бер халыкның да икенче халыкка хуҗа булырга хакы юк!»
Сөргендә чагында В. Гюго А. И. Герцен белән якыннан таныша һәм «Колокол» да языша башлый. В. Гю- гоиың Герценга язган хатлары алар- ның көрәштәш икәнлеген күрсәтә. Гюго, мәсәлән, болай дип яза: «Көрәш һәм сынаулар буенча фидакарь дустым!.. Мин сезнең гүзәл һәм җицүчән пропагандагызны күзәтеп барам, мин сезне алкышлыйм һәм сезне яратам. Гюго».
Политик көрәш тәҗрибәсе алган I юго сөргендә чагында үзенең иң яхшы социаль романнары булган
104
«Хокуксызлар» (1862), «Диңгез хезмәтчелләре» (1866), «Көлә торган кеше» (1869) романнарын яза.
XIX йөзнең икенче яртысында француз әдәбияты түбән төшә барган, аңарда скептицизм, кешеләргә ышанмау, «саф сәнгать» теорияләре киң таралган гомуми фонда, романтика белән өртелгән булуларына карамастан, Гюгоның бу романнары җәмгыятькә бик көчле тәэсир итәләр. Халыкның көченә нык ышаныч белән сугарылган, кешелек сыйфатларын дәртле рәвештә яклый торган бу әсәрләрне бөтен дөньяның киң массалары яратып каршы алалар. Б. Гюгоның демократик пафос белән сугарылган «Хокуксызлар» романы иске Россиядә аеруча популярлык казана; аны төрмәләрдә дә, сөргендә дә, эшчеләр дә, чиновниклар да, интеллигенция дә укый.
В. Гюго бу романында байлар интересына хезмәт итә торган буржуаз законның кансызлыгын күрсәтә, капитализмның җәмгыятьне котылгысыз хәерчелеккә, җинаятькә алып баруын әйтә. 1832 елда урам баррикадаларында француз демократиясе алып барган сугышларны язучы сокланып сурәтли. Француз халкының революцион рухын, кур- кусызлыгын һәм тормыш сөючәнле- ген гәүдәләндергән яшь малай Гав- рош образы бу әсәрдә аеруча җылы бирелә.
«Көлә торган кеше» исемле ро-манында Гюго Англия монархиясенең һәм югары катлавының җинаятьчеллеген фаш итә.
Гюго Франциягә Луи Бонапарт тәхеттән төшерелгәч кенә кайта. Бу чорда Парижны немец гаскәрләре камап алган булалар. 1870— 1871 елларда В. Гюго камалган Парижда яши, ялкынлы речьләр белән чыга, патриотик өндәмәләр яза, ниһаять, үзе дә милли гвардиягә языла. Ләкин ул Париж коммунасының бөтен дөнья өчен тарихи әһәмият тотуына төшенә алмый. Коммунаның революцион методлары Гюгоны куркыта, шул ук вакытта ул революцион пролетариатка мә-хәббәт саклый. Буржуазия коммунарларны ерткычларча эзәрлекләгән көннәрдә В. Гюго Версальдән килгән палачларга протест белдереп чыга. Ул коммунарларны үзе янына, Бельгиягә чакыра.
1874 елны В. Гюго яшь якобинец- лар республикасына каршы юнәлдерелгән Вандея восстаниесенең контрреволюцион эпизодларын сурәтләгән «93 нче ел» романын яза. Бу романда бары тик революцион халык вәкилләре генә чын патриотлар булуы, ә контрреволюционерларныц илне сатарга хәзер торулары, алар- ның хыянәтчеләр икәнлеге күрсәтелә.
1885 елның 22 маенда Виктор Гюго үлә. Халык Гюгоны Франциянең бөек халык шагыйре итеп зур хөрмәт белән җирли. Күмүгә Париж коммунасы ветераннары да катнашалар.
Виктор Гюгоның иҗаты коммунизм төзүче совет халкына якын һәм кадерле. Аның үлмәс романнары, пьесалары, шигырьләре Советлар илендә яратып укылалар, сөеп каралалар, күп милләтле халкыбыз телләренә тәрҗемә ителәләр, зур тиражлар белән басып таратылалар.
Безнең Татарстан АССРның театр-ларында бөек француз язучысының «Париж богоматере соборы»,. «Хокуксызлар» пьесалары, «Король күңел ача» дигән әсәре буенча эшләнгән «Риголетто» операсы зур уңыш белән бара. Татар укучылары бөек язучының «93 нче ел» романын,. «Козета», «Гаврош» һәм «Карт» дигән хикәяләрен үз ана телләрендә укыйлар, «Хокуксызлар» романының тәрҗемәсе хәзерләнә.
Бөтен дөнья ике лагерьга—сугыш уты кабызучылар лагерена һәм тынычлык тарафдарлары лагерена — аерылган безнең көннәрдә бөек, язучы-граждапии, азатлык эшен яклаучы зур хисләр әдибе яңача яши башлады һәм миллионнарча гади кешеләр тавышына аның тавышы да килеп кушылды.
Виктор Гюго 1877 елда Париж: халкына сөйләгән бер речендә болай ди: «Хәзерге моментта үткән заман омтыла торган сугыш белән хәзерге заман сусаган тынычлык арасында* бәрелеш хәзерләнә төсле тоела*

миңа... Гражданнар, тынычлык җиңәр!» Dy сүзләр менә бүген әйтелгән кебек яңгырыйлар.
Киләчәк заман турында хыял йөрткәндә, В. Гюго һәрвакытта да халыклар арасында тынычлык һәм туганлык тантана итә торган Европаны күрүен сөйли. Сөргеннән язган хатларында ул, бу Европада дары кешеләргә ату өчен түгел, бәлки тауларны шартлату өчен кулланылыр, ди.
«Без бары тик тормышка, гаделлеккә, азатлыкка, ана сөтенә, бала бишегенә, атаның елмаюына, йолдызлар сибелгән күк йөзенә генә ышанабыз, — дип яза Гюго. — Сугыш кырларында үлгән һәм кан эчендә ята торган кешеләрдән ту-ганлык принцибы балкый... Бу мәетләр тереләргә нәрсә васыять иткәнен сез беләсезме? Алар тынычлык васыять итәләр».
Тынычлык өчен көрәшүче күренекле коммунист язучы Луи Арагон «Гюго. Киләчәк. Тынычлык» дигән мәкаләсендә Гюгоның шушы сүзләрен китерә һәм Гюго хыял иткән Европаның Поль Рейно һәм Ги Молле Европасы белән, Аденауэр һәм Черчилль, Эйзенхауэр һәм Ранке Европасы белән һичбер уртаклыгы юк, ди. Әгәр Гюгоның хыяллары бөек утопист хыялы булсалар, безнең җиңеп чыгуга ышанычыбыз- реаль чынбарлыкка һәм халыкларның сугыш утын кабызучыларны авызлыкларга тиеш булган һәм авызлыклаячак уртак тырышлыгына нигезләнгән.
Үз илен Америка миллиардерларына саткан француз буржуазиясе өчен патриот Гюго — чит кеше.
Парижда Гюго исемендәге мәйданда элек Гюгоның памятнигы бар иде. Парижга кергәннән соң гитлерчылар ул памятиикны алып ташладылар. Франциянең немец фашистларыннан азат ителүенә 7 ел тулды, ләкин язучының памятнигы киредән урынына куелмады. Маршаллаш- тырылган Франциянең идарәчеләре бу памятник постаментына «Форд» системасындагы автомобиль моделен куйдылар. Моннан да мәсхәрәле символ табу мөмкинме?
Ләкин Раймонда Дьен Франциясе, Америка китергән коралларны суга ташлый торган докерлар Франциясе, Морис Торез Франциясе үзенең бөек язучысын онытмый. Тынычлык теләүче һәм тынычлык өчен көрәшүче барлык халыклар һәм аларның авангардында баручы совет халкы ирек сөючән француз халкының бөек улы Виктор Гюгоны тирән хөрмәт һәм ихтирам белән искә ала.