Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫКНЫҢ ЯЛКЫНЛЫ КӨРӘШЧЕСЕ


1950 елның ноябрь аенда Варшавада булып үткән тынычлыкны яклаучыларның Икенче Бөтендөнья конгрессы, «Үлем җәзасы алдыннан...» III әсәренең, прогресс һәм тынычлык өчен көрәштәге әһәмиятен, югары идея-художестволы эшләнешен истә тотып, ялкынлы көрәшче Юлиус Фучикка тынычлыкның почетлы Премиясен бирү турында карар кабул итте.
Юлиус Фучик 1903 елда, Прагада эшче-металлчы семьясында туа. Университетта укыганда ук ул студентларның коммунистик оешмасына керә. 1929 елдан башлап Чехословакия коммунистлар партиясе үзәк
Кешеләр, мин сезне ярата идем! Сизгер булыгыз!
Юлиус Фучик.
органы «Руде Право» газетасы редакциясенең члены була һәм шул елда ук шахтерларның забастовкасы белән җитәкчелек итә.
1930 елда Ю. Фучик эшчеләр делегациясе белән Советлар Союзына килә. Ул монда гади күзәтче булып кына йөрми, бәлки СССР- дагы яңа тормышның нигезен аңларга тырыша. Чехословакиягә
III Юлиус Фучик. «Үлем җәзасы алдыннан...» (Слово перед казнью). Тәрҗемәчесе Г. Шамуков. Редакторы Г. Зайнашева. 1 ат- госиздат. Казан. 1951 ел.
кайткач, Ю. Фучик җыелышларда, ми-тингларда эшчеләргә Советлар Союзы турында дөреслекне сөйли. Шуның өчен аны дүрт айга төрмәгә ябалар.
1934—1936 елларда Ю. Фучик. «Руде Право» газетасының корреспонденты буларак, яңадай Советлар Союзында була. Үзенең әдәби эш- чәйлеген дәвам итеп, Советлар Союзы турында очерклар яза. Ул СССРиың төрле почмакларында бу

117
ла, кызылармеецлар белән таныша. 1936 елда язылган «Пәнҗе елгасы буенда, караңгы төшкәч» дигән очеркта ул Кызыл Армияне җиргә тормыш бирүче тынычлык армиясе дип атый.
Үзенең әдәби эшчәнлеген дәвам итү белән бергә, Ю. Фучик, Чехословакия коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты члены буларак, масса арасында революцион эш алып бара.
1938 елның көзендә, хурлыклы Мюнхен килешүеннән соң, фашистлар хөкүмәте Чехословакиядә коммунистлар партиясенең яшәвен закон белән тыя. Чехословакия коммунистлар партиясе подпольеда эшләүгә күчә. Ю. Фучик бу чорда үзенең революцион эшчәнлеген тагын да көчәйтә. Подпольеда чыга торган «Руде Право», «Чех яңалыклары» һ. б. газеталарның махсус номерларын редакцияли һәм үзе дә шул газеталарда фашистларның чын йөзләрен ача торган патриотик мәкаләләр, очерклар белән чыга.
Гитлер Германиясе СССРга һөҗүм иткәч, Ю. Фучик «Чех халкының азатлыгы өчен көрәшкә!» дигән мәкаләсендә социализм иленең җиңүенә ныклы ышаныч белдереп: «22 нче июньдә 3 сәгать 5 минутта нацистлар политикасының соңгы акты башланды, нацизмның соңгы көннәре башланды», — дип язды. 1942 елның февралендә «Кызыл Армияне котлыйбыз» дигән мәкаләсендә: «Гит- лерга каршы хәлиткеч көрәштә сезнең белән бергә без җиңәрбез!» — дип яза ул совет кешеләренә.
1942 елның 24 апрелендә Ю. Фу- чикны немец фашистлары кулга алалар һәм Панкрацтагы гестапо төрмәсенә ябалар. Чын патриот- коммунистның тынычлык өчен көрәшен төрмә генә туктата алмый. Ул төрмәдә утырганда яшәү өчен санау- лы көннәр генә калганлыгын белә һәм үзенең төрмәдәге кичерешләре турында, революционерлар турында, немецлар оккупациясе һәм чех патриотларының аларга каршы нәфрәтләре, героик көрәшләре турында истәлекләр яза. Аның бу язмалары төрмә камерасыннан яшерен рәвештә аерым-аерым чыгарылалар.
1943 елның 8 сентябрендә Берлинда Ю. Фучик фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.
Гитлер Германиясе тар-мар ителгәннән соң, концентрацион лагерьдан фашистлар җәзалап яки үтереп өлгерә алмый калган тоткыннар белән бергә Ю. Фучикның хатыны Густа да иреккә чыгарыла. Ул — кешеләрдән сорашып, ире Ю. Фучикның Панкрац төрмәсендә утырганда истәлекләр язып калдырганлыгын белә һәм төрле урыннарда яшерелгән төрмә язмаларын әкренләп җыйнап «Үлем җәзасы алдыннан...» дигән исем белән аерым китап итеп бастырып чыгара.
Бу әсәрне укыгач, барыннан да элек, Ю. Фучикның — чыныгып җиткән коммунистның— героик образы күз алдына килеп баса. Ю. Фучик тынычлык өчен фашистларга каршы иң соңгы сулышына кадәр көрәшә. Ул гестапочыларга иректә калган иптәшләре турында бер генә белешмә дә бирми. «Мин әлегә кадәр намус белән яшәдем һәм мәңгегә намуслы буласым килә», — ди ул. Әйе, IO. Фучик тормышының иң соңгы көннәренә кадәр намуслы булып калды! Үлем хәлендә дә, муенына элмәк ташланган, ерткычларча җәзаланган Фучик, соңгы сулышы өзелгәнче, Россия халкы белән бергә чех халкының да җиңәчәгенә ышана: «Кояш булыр, әйе, ул балкыр, һәм кешеләр аның тылсымлы нурларына коенып яшәрләр!» — дип язды ул.
Менә Ю. Фучик тарафыннан оеш-тырылган 1 нче Май «парадында» тоткыннар урак-чүкечне искә төшерә торган хәрәкәтләр ясыйлар. Бу хәрәкәтләр — аларның 1 нче Май антлары: үлемгә барырбыз, ләкин хыянәт итмәбез, дип кабатлыйлар алар.
Үзләренең җаннарын саклап калу максатыннан чыгып, иптәшләренә хыянәт иткән тоткыннар да була. Ю. Фучик аларга нәфрәт белән карый. «Куркак җаннар! Иптәшеңнең җанын сату хакына алынган тормышның нинди мәгънәсе бар!» — ди ул.
10. Фучик бу язмаларында фа-шистларның ерткычлыкларын фаш
118
итә, аларга кешелек дошманнары Дип тамга сала.
Немец фашистлары бик күп мил-ләтләрне, шул исәптән чехларны да, җир йөзеннән юк итәргә уйлыйлар. Тоткыннарны мецәрләп-мецәрләп атып үтерү өчен төрмәдән шәһәр читенә алып китәләр. Бернинди гаебе булмаган кешеләрне кулга алып, аларны семьялары белән бергә кырып бетерергә омтылалар.
Гестапочыларның кеше талаучы бандитлар булуларын Ю. Фучик бик ачык күрсәтә. Менә, гестапочы Фридрих купшы җиһаз ярата, әгәр тоткынның, матур итеп җиһазланды- рылган квартирасы булса, ул тоткын Фридрих кулыннан үләргә тиеш.
Гестапочыларның, икенче төрлеләре дә бар. Мәсәлән, Бем тоткыннарда коллективлык тойгысын бетерергә, көрәш бернинди дә нәтиҗә бирми дигән тойгы уятырга тырыша.
10. Фучик мондый ерткычларга карата нәфрәт уятып, гади кешеләрнең фашистларга каршы аяусыз көрәшүләрен сурәтли.
Менә Елинеклар: Иозеф белән Мария. Бу ике эшче фашистларга каршы көрәштә җаннарын да кызганмыйлар. Төрмәгә эләккәч, гестапочылар аларны кыйныйлар, ләкин бернәрсә дә әйттерә алмыйлар. Төр-мә ерткычлары аларны икесен ике якка үлемгә җибәргәндә, Мариянең соңгы васыяте шулай була: «Булдыра алсагыз, иректә йөрүчеләргә әйтегез, мине кызганмасыннар. Мин, эшче буларак, үз бурычымны үтәдем, Һәм аңа хыянәт итмичә үләрмен дә».
^Ирле-хатынлы Высушилалар да Елинеклар кебек үк, үз бурычларын үтиләр.
Яшь кыз коммунист Лида элек Үзәк Комитет членнары арасында Җаваплы элемтә эшен алып бара. Коммунистларның фашистларга кар- •пы эшчәнлекләре турында бик күп мәрсәләр белә, ләкин гестапочылар -улына эләккәч, ул аларга бернәрсә дә әйтми. Алай гына да түгел, ул төрмәдә дә эшен туктатмый. Иректәге берәр партия эшчесен саклап калырга 'кирәк булса, Лида саф күнел Һәм ачык йөз белән кеше <<гаебең» үз естенә ала. Иң авыр вакытларда ул үзен батыр көрәшче итеп таныта.
Менә, революциянең ялкынлы кө-рәшчесе Милош Красный, аның халык эшенә турылыклы булуын төрмә генә бетерә алмый. Гади кешеләрнең җиңүгә булган ышанычын белдереп, Милош Красный болан ди: «Сезгә берни дә ярдәм итмәс. Безнекеләрнец байтагы һәлак бу-лыр, ләкин сезне барыбер тар-мар итәчәкләр».
Ю. Фучик коммунистларның под-польедагы эшләрен тирәннән дул-кынланып һәм ачык итеп сурәтли.
1941 елның февралендә фашистлар Чехословакия коммунистлар партиясе оешмасына һөҗүм итәләр, һәлак булган иптәшләре урынына йөзләрчә яңа патриотлар баса. Коммунистлар массаларны фашизмга каршы көрәшү өчен үз якларына тарталар. Бу эштә аларга подпольеда чыга торган газеталар ярдәм итә. Газеталар, көрәш шартлары таләп иткәнчә, тиз һәм вакытында чыга баралар. Мәсәлән, иптәш Сталинның 1942 ел 23 февралендә Кызыл Армия көне уңае белән язган приказы 24 февральдә үк шушы газеталар аша массага җиткерелә.
Советлар Союзы турында уйлау подпольеда эшләүчеләрнең көчләрен арттыра, алар үзләренең җиңүләрен Советлар Союзының җиңүе белән генә бәйләп карыйлар. Мондый законлы бәйләнешне тарих тулысы белән раслады. Советлар Союзы ярдәмендә Чехословакия халкы үзенең бәйсезлеген яңадан яулап алды һәм хәзер Чехословакия, коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, халык демократиясе строен ныгыта.
Ю. Фучикка партиянең подпольедагы эшен сурәтләп бетерергә туры килми һәм ул үзенең язмаларын саф күңеленнән чыккан өндәү белән бетерә: «Кешеләр, мип сезне ярата идем! Сизгер булыгыз!».
«Үлем җәзасы алдыннан...» әсәренең идея эчтәлеге бүгенге көндә дә бик актуаль. Бу китап миллионлаган гади кешеләрне тынычлык өчен көрәшкә өнди, реакциягә каршы көрәшүчеләргә рухи көч бирә, ал арда җиңүгә ышаныч тудыра, чыдамлы-лыкка өйрәтә. Әсәр сугышчан пар
119
тиялелек белән сугарылган. Ул әдәби эшләнеше ягыннан да бик югары бәягә лаек. Андагы образлар, вакыйгалар укучылар алдына бөтен тулылыгы белән килеп басалар.
Кешелекне тирәннән ярату, халыкның көченә зур ышаныч белән язылган бу әсәр дөньядагы барлык илләрдә зур популярлык казанды. Шундый әсәрнең татар теленә тәрҗемә ителүе бик шатлыклы күренеш.
Ләкин әсәрне татар телендә бастырып чыгарганда бер нәрсә онытылган. «Үлем җәзасы алдыннан...» — Ю. Фучикның татар телендә басылган беренче әсәре булганлыктан, татар укучылары автор бе-лән әле ныклап таныш түгелләр, шуның өчен китапның алдында автор турында кайбер белешмәләр бирү бик яхшы булыр иде. Бу эшләнмәгән. Аннан соң, билгеле булганча, кулъязманың ирле-хатынлы Высушилаларның революцион эш- чәнлекләреи сурәтләгән 91 нче бите 1946 елның язында гына табыла һәм әсәрнең чех телендәге өченче басмасына, рус телендәге 1948 елгы басмасына урнаштырыла. Әсәр татар телендә 1951 елда чыгарылуга карамастан, кулъязманың югарыда әйтелгән әһәмиятле өлеше ни өчендер үзенә урын тапмаган.
Әсәрнең тәрҗемәсе гомумән ка-нәгатьләнерлек: җөмләләр шома төзелгәннәр, эчтәлек дөрес бирелгән. Ләкин шуның белән бергә, тәрҗемәдә җитешсезлекләр дә бар әле. Кайбер җөмләләрдә татар теленең сөйләү нормасы сакланмаган. Мәсәлән, «Как я до этого дошел?» җөмләсе «Ничек итеп бу хәлгә төштемме?» (86 б.) дип бирелгән. Татар телендә бер үк җөмләдә сорау алмашлыгы (биредә: ничек) һәм сорау кисәкчәсе (мы-ме) икесе бергә килә алмыйлар. Шуның өчен югарыдагы җөмләдә сорау кисәкчәсе (ме) бөтенләй кирәк түгел.
Аннан соц: «Они... поняли силу и значение коммунистов для всего че-хословацкого народа. А поняв, стали верно служить общему делу и помогать каждому, кто в тюрьме оставался верен ему». — «Алар... комму- . вистларның бөтен Чехословакия хал- хы өчен нинди зур таяныч икәнлеген аңладылар. Шуннан соң инде алар халык өчен намуслы хезмәт итеп, үзләренә (?) турылыклы булган һәрбер тоткынга ярдәм итә башладылар», (48 б.) дип тәрҗемә ителгән. Русча җөмләдә «ему» алмашлыгы «общее дело» сүзен ал-маштыра, татарчада «үзләренә» дигән сүз куллану белән гомуми эшкә дигән мәгънәне биреп булмый.
Ике төрле аңларга мөмкин булган җөмләләр дә очрый. Мәсәлән, «Наступили месяцы партизанских методов работы» — «Партизаннар методы белән көрәшү айлары килеп җитте» (110 б.). Бу җөмләдән «партизаннар методына каршы көрәшү»— дип аңларга да юл кала. Аннан соң сноска белән бирелгән аңлатма: «Как узнал потом Фучик, эти арестованные были назначены «хаусарбайтерами», то-есть «служителями из заключённых», и пошли на это, чтобы поддерживать связь между заключёнными». «Соңыннан Фучикның белүенчә, бу тоткыннар, «хаусарбайтерлар» яки «тоткын хез-мәтчеләр» итеп билгеләнгән булалар һәм тоткыннар арасында бәйләнеш булдыру, шул бәйләнешне ныгытуны үз өсләренә алалар» (40 б.) формасында тәрҗемә ителгән. Биредә мәгънә бозылган, тоткыннар арасында элемтә алып бару эшен төрмә башлыклары йөкләгән булып чыга.
Тәрҗемәче, мәгънәне тулысынча биреп бетерә алмаудан куркып булса кирәк, кайбер җөмләләрне артык сүзләр өстәп тәрҗемә иткән, ләкин андый алымны уңышлы дип булмый. Мәсәлән, «Воскресение из мертвых — явление довольно своеобразное» җөмләсе «үлгәч яңадан терелеп яши башлау — берни белән чагыштыргысыз үзенә хас бер күренеш ул» (31 б.) дип, бик сузып тәрҗемә ителгән, аны: «Үлгәч яңадан терелү — үзенә хас бер күренеш ул» — формасында тәрҗемә итү уңышлырак булыр иде.
«Надзиратель в форме эсэсовца, впустивший меня в камеру, обыскал мои карманы только для виду» — «мине камерага китереп кертүче эсэс формасы кигән төрмә күзәтчесе, юри, күрсәтү өчен генә, кесәләремне тентегән булды» (96 6.). Русча җөм
120
ләдә «для виду» сүзе белән бирелгән мәгънә, татарча тәрҗемәдә өч төрле синонимии чара белән белдерелгән.
«В Праге осадное положение» җөмләсе «Прага камалу хәлеңдә дип игълан ителгән» (76 б.) дип, «я из вас вышибу чешский дух!» җөмләсе «Кыйнап җаныңны алам! Күңелеңдәге чехлык хисләрен йолкып ыргытам!» (99 б.) дип бик озын һәм эчпошыргыч итеп тәрҗемә ителгән.
«Они даже не знали, кто попался им в руки, и неизвестно, узнали бы, если бы вместе со мной не...» — «Алар хәтта кулларына кем эләккәнен дә белмәделәр, әгәр дә минем янымда шул сатлык җан булмаса, бәлки, бөтенләй белмәсләр...» (39 б.) дип бирелгән. Ю. Фучик үзенең эчке кичерешен (сатлык җанны искә алырга да җирәнгеч булуын) күрсәтү өчен, җөмләне тәмамлап бетермәгән, һәм моны татарчада да шулай бирергә кирәк иде.
Мәгълүм ки, рус телендә нисби сыйфат белән белдерелгән аергыч татар телендә, башлыча, билгесез килештәге исем белән бирелә һәм аергыч белән аерылмыш икесе бергә тартымлы сүз тезмәсе хасил итә. Тәрҗемәче, аергычларны тәрҗемә иткәндә, татар теленең менә шул үзенчәлеген искә алмыйча, «мясной соус»ны «ит соусы» дип бирәсе урында, «итле соус» дип биргән.
Аерым сүзләрне куллануда да саксызлык күрсәтелгән. Мәсәлән, ни өчендер, коммунист сүзе дә «коммунизм» (8 б.) коммуна сүзе дә «коммунизм» (18 6.) дип алынган; парад сүзе «бәйрәм» (35 б.) дип, поле сүзе «мәйдан» (104 б.) дип тәрҗе-мә ителгән. Ә надзиратель сүзе я «төрмә күзәтчесе» дип, я «надзиратель», яки «күзәтче» дип кенә бирелгән һ. б. ш.
Кайбер сүзләргә сноска белән аң-латмалар бирү дә яхшы булыр иде. Югыйсә, мәсәлән, «Руде Право» (Чехословакия коммунистлар партиясенең үзәк органы), Божена Немцова, Юлий Зейер, Карел Сабина, Ян Неруда — 54 бит (танылган чех язучылары), Гросс — 89бит (немец художнигы) һ. б. бик күп сүзләргә аңлатмалар бирергә кирәк иде. Ә бу аңлатмалар әсәрнең рус телендәге 1948 елгы басмасында бирелгәннәр. Киләсе басмасын хәзерләгәндә мондый кимчелекләр исәпкә алыныр, әлбәттә.
Без яшьләргә бу әсәрне укырга тәкъдим итәбез. Чыдамлылыкның героик үрнәген күрсәткән Ю. Фучик- ның көрәше белән танышу безнеи яшьләргә бик әһәмиятле. Китап батырлыкка өнди, фашизмга каршы нәфрәт тойгысы тәрбияли.