Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СӘХНӘСЕНЕҢ ОСТАСЫ


(Зәйни Солтанаеның тууына 60 ел тулу уңае белән )
Татарстан хезмәт ияләре РСФСР- ның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Зәйни Солтановның тууына 60 ел тулу көнен зур ихтирам белән билгеләп үттеләр. Зәйни Солтанов шушы данлы гомеренең кырык биш елын сәхнәдә үткәреп, күңелдә тирән эз калдырган һәм онытылмый саклана торган йөзләрчә сәхнә образлары тудырды, талантлы җитәкче-оештыручы, алдынгы жәмәгать эшчесе һәм күренекле тәржемәче булып танылды.
Белемгә, иҗатка сусаган, ләкин патша самодержавиесенең каты басымы астында җәфаланган бик күп яшьләр белән бергә Зәйни Солта- новны беренче рус революциясе дулкыннары кузгата. Зур энергияле, зирәк акыллы яшүсмер Зәйни миллионлаган басынкы кешеләр көрәшкә уянган чорда үз заманының дул-кынландыргыч вакыйгаларыннан читтә торып калмый, иҗтимагый тормышка актив катнаша башлый. Ул *.1906 елда, Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган чагында, шәкертләр хәрәкәтенә катнаша. Шуның өчен аны мәдрәсәдән куалар.
Зәйни үзлегеннән белемен күтәрү өстендә эшли, рус теле өйрәнә. Аның укытучысы Габделмәи Коләхметов тырыш һәм сәләтле укучысының сәхнә белән кызыксынуын һәм актёр булырга хыяллануын хуплап каршы ала, яшь Зәйнинең бу омтылышын үстерергә тырыша, аның рус әдәбиятына, поэзиягә һәм театрга карата булган мәхәббәтен көчәйтә.
1907 елның 13 январенда, укытучы Габделмән Коләхметов, Зәйни Солтанов һәм демократик карашлы башка яшьләр катнашында Астраханьда беренче татар театры куела. Беренче мәртәбә сәхнәгә чыгу булачак артистны чиксез
дулкынландыра. Шул ук елның 21 Октябренда бу һәвәскәрләр Г. Камалның «Бәхетсез егет» исемле драмасын сәхнәгә куялар. Бу спектакльләрдән соң 3. Сол-танов театр белән бик нык кызыксына, русча спектакльләргә йөри, театр турында журналлар, әдәби китаплар укый, рус артистлары һәм аларның эше белән якыннан таныша.
1908 елда Астраханьга «Сәйяр» труппасы җәйге гастрольгә килә. Аның составында С. Гыйззәтуллина- Волжская, Азербайҗаиның күренекле театр эшлеклесе, талантлы артист һәм режиссер X. Араблинскии (1919 елда мосаватчылар тарафыннан явызларча үтерелгән) һәм хәзер СССР ның халык артисты Алеев була.
Труппа татар һәм азербайҗантел-ләрендә спектакльләр куя. Астраханьдагы татар драма түгәрәге, «Сәйяр» белән очрашканнан соя. рухланып китә, бик нык хәзерлек белән яңа спектакльләр куя баш* лый.
1909 елда драмтүгәрәк белән жЯ' тәкчелек итү 3. Солтановка тапшЫ' рыла. Ул монда җитәкче-оештыр? чы да, режиссёр да, артист табулы
Түгәрәк Г. Камалның драма һ^( комедияләрен («Бәхетсез егет», «Бе‘ ренче театр», «Банкрот» һ. б.) рус классикларының әсәрләрен нәгә куя. Бигрәк тә II. А. Остро6'
107
екни әсәрләрен яратып уйный. Түгәрәк көинән-көн ныгый, профессиональ осталыгын үстерә бара.
Солтанов Астраханьда вакытында ук инде үзен зур энергияле, өзлексез эзләнүче талантлы артист итеп таныта. 1912 елда аны. Бөтенроссия Театр Җәмгыятенә член итеп алалар.
1911 елда Астраханьга Г. Тукай килә. Ул һәвәскәрләр труппасы белән якыннан таныша, алариың репетицияләрендә була, һәр спектакльне карый, киңәшләр бирә.
1912—14 елларда театр рус клас-сикларының әсәрләрен татар тама-шачысына җиткерүгә зур игътибар бирә. Бу чорда, революцион күтәрелеш башлануга да карамастан, прогрессив әсәрләрне кую рөхсәт ителми. Гафур Коләхметовның «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» пьесаларын куюны цензура катгый рәвештә тыя. Ләкин татар буржуазиясе, руханилар никадәр генә тырышмасыннар, яңага омтылучы, алдынгы фикерле коллективның рухын сындыра алмыйлар.
«Сәйяр» труппасы 1911 —13—14 елларда да Астраханьга гастрольгә килә. 3. Солтанов бу труппаның спектакльләрендә актив катнаша һәм көннән-көн профессиональ артист булып үсә бара. Ә 1914 елдан башлап ул «Сәйяр» труппасының даими члены булып китә. Бөек Октябрь революциясе көннәрендә һәм гражданнар сугышы чорында 3. Солтанов зур энергия белән шушы труппада эшли.
Зәйни Солтановның таланты Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына киң колач алды. Ул революциянең беренче көннәреннән үк җиң сызганып, татар совет театрын төзү һәм аның профессиональ кадрларын хәзерләү эшенә кереште.
3. Солтанов 1918 елда Астраханьда беренче татар совет труппасын төзи; татарлардан квалификацияле профессиональ артистлар аз булган-лыктан, труппаны туплау өчен үзешчән сәнгать түгәрәкләреннән сәләтле иптәшләрне театрга тартырга, алар- ны квалификацияле артистлар итеп үстерергә, элек уйнап килгән артистларны да, социалистик сәнгать бурычларыннан чыгып, кабат укытырга туры килә. Шуның өчен 3. Солтанов Астрахань Мәгариф комиссариатының тапшыруы буенча 1919 елда труппа каршында студия оештыра, анда педагоглык эшен танылган рус артистлары алып баралар. Бу труппа һәм студия үзенең эшен 1921 елга кадәр дәвам иттерә.
Фидакарь хезмәт нәтиҗәсез калмый. Хәзер СССР ның халык артисткасы Мәрзия ханым Даудова, РСФСР ның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Камал III, Татарстанның атказанган артисты мәрхүм Габдулла Уральский, артист Исмәгыйль Кугушев һ. б. шушы студияне тәмамлап, беренче мәртәбә Астрахань татар совет труппасында сәхнә эшчәнлекләрен башлыйлар.
3. Солтановның совет театры кадрларын хәзерләү буенча куйган хезмәте чиксез зур. Идел буе хәрби комиссариаты политуправлениесенең тапшыруы буенча, ул 1920 елда Самара (хәзерге Куйбышев) шәһәрендә татар драма студиясен оештыра; кыска сроклы бу студияне тәмамлаучыларның күбесе соңыннан югары квалификацияле артистлар булып җитештеләр. Алар арасында РСФСР ның атказанган һәм Татарстанның халык артисты X. Уразп- ков, РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе драматург Т. Гыйззәт, БАССР ның атказанган артисты Р. Фәйзи һәм Ә. Мәҗитов кебек талантлы артистлар бар.
1922 елда 3. Солтанов Татар Дәүләт Академия театрына даими эшкә чакырыла. Татарстан Мәгариф халык комиссариаты аңа татар театр техникумын оештыруны йөкли.
Татар совет театрының һәм театр культурасының үсүе профессиональ артистлар һәм режиссёрлар хәзерләүгә бик нык бәйләнгән. Шуңа күрә 3. Солтанов партия һәм Совет хөкүмәтенең тапшыруы буенча, шул кадрларны үстерүгә барлык көчен сала. 1923 елның январенда техни-кум ачыла. 1926 елда инде техникум үзенең беренче кадрларын бирә. Гатар Дәүләт Академия театрының бүгенге көндә эшли торган төп кадрлары 3. Солтанов оештырган
108
студияләрне һәм техникумны бетергән иптәшләр. Бу үзе генә дә 3. Сол- тановның татар совет театрының үсеше өчен чын-чыннан мактауга лаеклы зур хезмәт куйганын күрсәтә торган факт.
3. Солтановның театр кадрларын үстерү буенча эшләве моның белән генә чикләнми. Ул көндәлек эштә, спектакльләр хәзерләгәндә системалы рәвештә яшь артистларны өйрәтеп килә, күпьеллык тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклаша; сәхнә практикасында социалистик реализм методын уңышлы рәвештә чагылдыру өчен киңәшләр бирә.
3. Солтанов — киң карашлы, үз халкының тормышын, психологиясен, характерын, тел үзенчәлекләрен яхшы белүче, партия һәм Совет хөкүмәтенең совет театры алдына куйган бурычларын тирәннән аңлаучы югары культуралы сәхнә остасы. Менә шуңа күрә дә ул ту-дырган сәхнә образлары реалистик образлар булып күңелгә сеңеп калалар.
Г. Камалның «Беренче театр»ын- нан Хәмзә байны алыйк. Беренче мәртәбә театрның эш башлап җибәрүе реакцион татар буржуазиясенең һәм руханиларының тынычлыгын боза. Менә, бу комедиянең герое Хәмзә бай — Солтанов сәхнәдә. Ул үзен һәрнәрсәдә көчле дип уйлый, һәртөрле яңалыкка каршы чыгып мыгырдана, кешеләргә акыл сата, җикеренә. Ләкин ул никадәр генә җикеренмәсен, никадәр генә акыллы булырга тырышмасын, тамашачы аның тормышның аяусыз логикасы алдында көчсез булуын, эчке дөньясының буш икәнен күреп, көлеп утыра.
Татар әдәбиятының классигы Ш. Камал әсәрләрен татар сәхнәсендә уйнап, бик күн артистлар җитеште. Аның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясендә 3. Солтанов феодаль- патриархаль җәмгыятьнең типик вәкиле Юныс хаҗи образын тудырды. Юныс хаҗи — Солтанов тышкы кыяфәте белән яхшы ниятле кеше булып кылана. Шәригать закопна- рына таянып, үзенең хайвани омтылышларын төче сүзләр белән каплат калдырмакчы була. Нәкъ менә шул шәригать законнары турында лыгырдаганда 3. Солтанов хаҗинын. асылда бозык җанлы, әшәке кеше булуын зур талант белән тамашачыга күрсәтеп бирә. Юныс хаҗнныч реакцион фәлсәфәсе гел яктыга, яңага омтылучы яшь буынның максатларына каршы төшә. Хаҗи иске-лекне яклый, тарихи үсешне тоткарларга тырыша.
3. Солтанов бервакытта да тышкы эффектка бирелми, ул образны тирәннән өйрәнә, үзе уйный торган персонаж яшәгән чорны өйрәнә. Вак. кына детальләрне дә белеп, уйлап эшли. Кирәк вакытта тавышын күтәрә, төшерә белә, яхшы дикция белән сөйли. Нәтиҗәдә ул уйнаган герой ачык һәм калку булып тамашачы каршына баса.
Татар совет театры Октябрь ре-волюциясенең беренче көннәреннән үк, Октябрьга кадәрге үзенең уңай традициясен дәвам итеп, рус клас-сикларының гаять бай мирасын татар тамашачысына җиткерү буенча өзлексез эшләп килә.
һәм тәрҗемәче, һәм артист буларак, 3. Солтанов бу өлкәдә чиксез зур хезмәт куйды. Н. А. Островский,. Н. В. Гоголь әсәрләрендә 3. Солтанов үзәк рольләрдә уйнап, бер-бер- сен кабатламый торган гүзәл образлар тудырды.
Ул иҗат иткән «бәйдән ычкынган* Дикойны, Лыняевны (Островский — «Гроза», «Бүреләр һәм сарыклар*),, тупас городничийны (Гоголь — «Ревизор») кем генә белми!
Зәйни Солтанов башкаруында сәхнәдә бу образларны күргәч, халыклар төрмәсе булган патша Россиясенең бөтен чирканычлыгын, бөтен вәхшилеген күз алдына китерәсең.
Н. А. Островскийның «Гроза» әсәрендә кыргый самодурлар һәм җәберләнүчеләр бирелә.
Савель Прокофьевич Дикой — тупас самодур, комсыз эгоист, үзенең кыргый властен саклау өчен теләсә нинди түбәнлекләргә барыргз әзер.

10Э
3. Солтанов Дикойлариыц эчке бушлыгын, үлемгә хөкем ителгән •булуларын тирәннән аңлый, револю- шюн-демократ Добролюбовның тән-кыйтен өйрәнә, бу образны ачуга бик җитди карый. Нәтиҗәдә Солтанов Дикойның реалистик, типик образын— самодурлыкның куәтле символын сәхнәдә гәүдәләндерде.
Дикой тупас кычкырынулары белән кешеләрне буйсындырып яшәргә уйлый. Ләкин ул үз положениесеннән түбән торучылар алдында гына батыр. Үзен гусар тиргәгән чакта, ул сүз әйтергә дә куркып, тынып кала. Аның каравы соңыннан үзенең якыннарына шундый ташлана ки. тегеләре «ике атна буе чарлак-ларда, чоланда яшеренеп яшиләр».
Островскийиың «Бүреләр һәм са-рыклар» пьесасында 3. Солтанов иҗат иткән Лыняев та татар театры тарафыннан сәхнәгә мендерелгән якты образларның берсе булып санала. Лыняев — Солтанов — намуслы кеше, ләкин ул көчсез, яшь «бүреләр» Беркутов, Мурзавецкаялар алдында бик юаш. «Бүреләргә» карата анда нәфрәт саклана. Вакыт- вакыт анда көрәш дәрте дә уяна. Ләкин бу дәрт бик тиз сүнә, чөнки ул ихтыярсыз кеше.
Н. В. Гогольнең «Ревизор» коме-диясендәге Городничий образын 3. Солтанов инде егерме биш елдан артык уйнап, югары осталык үрнәге күрсәтте. 3. Солтанов башкаруында Городничий караңгы бер провинциянең хәйләкәр һәм алдакчы чиновнигы гына түгел, социаль югарылыкка күтәреп, гомумиләштерелеп бирелгән җыелма образ. Городничий-Солта- нов чинозниклар-полицейскийлар Россиясенең бер бөтен изүчеләр катлавын гәүдәләндерә. Ы. В. Гогольнең карикатурадан, шаржлардан сакланырга кирәклек турындагы фикерләренә 3. Солтанов бик нык игътибар иткән. Городничий үзенең • махинацияләрен бик җитди кыяфәттә яшерергә тырышып йөрүе белән көлкегә кала. 3. Солтанов Гогольнең социаль сатирасын татар совет сәхнәсендә ачык итеп, бөтен тирәнлеге белой тамашачыга җиткерә.
Кырык биш еллык сәхнә эшчәпле- :с дәверендә Зәйни Солтанов ике йөзгә якын образ иҗат итте. Алар- ның барысына да анализ ясап чыгу мөмкин түгел. Әле әйтелгәннәр өс- тенә тагын бер әһәмиятле образны— Таҗи Гыйззәтнең «Ташкын-нар» драмасындагы старшина Шәүлихан образын өстәргә кирәк. Бу образ аша Зәйни Солтанов патша чиновнигының дорфалыгын, тупаслыгын ҺӘХМ таркалып баруын сәхнәдә гәүдәләндерде.
ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләренә караган тарихи карарлары 3. Солтановны яңа зур уңышларга рухландырды. Ул, бөтен көчен куеп, совет кешесенең — коммунизм төзү идеяләре белән сугарылган яңа кешенең образын тудыру эшенә кереште.
һәм менә без аны Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» драмасында матрос Әҗим ролендә күрәбез. Әҗим — татар сәхнәсендә яңа образ. Матрос Әҗим — Солтанов — революциянең максатын һәм бурычларын аңлап көрәшүче патриот. Ул ашыкмый, кабаланмый, әмма эшен төгәл һәм җиренә җиткереп эшли, ^ңа кыюлык, тәвәккәллек хас, һәртөрле мәсьәләләрне теләсә нинди обстанов- када да тиз хәл итә, кешеләрне үтәдән-үтә күрә белә. Революция дошманнарын ул аларның «исеннән үк» сизә. Матрос Әҗим образы 3. Сол- тановның таланты күп кырлы булуын тагын бер кабат исбат итте.
3. Солтановның тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлегенә аеруча басым ясап әйтергә кирәк. Аның югары художестволы тәрҗемәләре театрның репертуарын киңәйтүгә, татар тамашачысына совет драматургиясенең соңгы казанышларын җиткерүгә, рус классик әдәбиятының һәм көнбатыш классикларының бай мирасы белән таныштыруга һәм театрның социаль әһәмиятле зур полотноларны башкаруы өчен хезмәт итәләр.
3. Солтанов кырык биш еллык иҗат эшчәнлеге дәверендә 50 гә якын пьеса тәрҗемә итте. Алар арасында иң күренеклеләре М. Горь- кинның «Дошманнар» һәм «Тормыш төбендә», Н. В. Гогольнең «Ревизор», Сухово-Кабылинныц «Кречин- ский туе», А. П. Чеховның «Чия
бакчасы», Бнлль-Белоцерковскнйныц -Тормыш чакыра», 1\. Симоновның «Рус кешеләре», Ы. Виртаның «Бор илдә», Е. Мальцев Һәм Викстеран- ның «Икенче мәхәббәт», Г. Хаҗи- беков ны ң « Ар in н н м а л - ал а н », Шекспирның «Ромео һәм Джульетта», Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Бомаршеның. «Фигароның, өйләнүе» әсәрләре әле дә театр сәхнә-ләрендә уйналып киләләр һәм та-машачылар тарафыннан яратып ка-ралалар.
3. Солтанов сәхнә законнарын, драматургия законнарын яхшы белә. Бу нәрсә исә сәхнә әсәрләрен тэр- жемэ иткәндә бик кирәк. Татар теленең. үзенчәлекләрен яхшы белгәнгә күрә, ул тәрҗемә иткән әсәрләрнең теле гади һәм аңлаешлы була, тамашачыга тиз барып җитә.
Үзенең югары художестволы тәр-җемәләре белән 3. Солтанов татар сәхнә культурасының, актерлык осталыгының һәм драматургия теленең үсешенә зур ярдәм итте.
Партия һәм Совет хөкүмәте 3. Солтановның татар совет театрын үстерүгә куйган хезмәтенә югары бәя бирде. 1939 елда аңа Татарстанның халык артисты, 1940 елда РСФСРның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1940 елда ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән һәм 1945 елда «1941 — 1945 елларда Бөек Ватан сугышында данлы хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
Татар халкының сөекле артистына, тууына алтмыш ел һәм иҗаг эшчәнлегенә кырык биш ел тулу уңае белән, чын күңелдән озын гомер һәм яңа иҗат уңышлары телибез.