Логотип Казан Утлары
Публицистика

„МОСКВАДАН ЕРАКТА"


Язучы В. Ажаев «Москвадан еракта»IV исемле романында Ерак Көнчыгыштагы нефтепровод төзелешен, шул төзелештә катнашучы кешеләрнең патриотик хезмәтләрен сурәтли. Бу кешеләр арасында массалар белән большевистик җитәкчелек итүчеләрнең җанлы образлары бирелә.
Сугыш вакытында нефтепровод салу эшен тизләтү мәсьәләсенә төрлечә караучылар бар. Мәсәлән, иске алымнар белән эш итүче, үз инженерлык сәләтен фәннең бүгенге казанышлары белән бәйли белмәүче яки бәйләргә теләмәүче Грубскик «нефтепровод төзелешенең сугыш вакытында кирәге юк» дип карый. Ул, эшче куллар җитешмәүдән, трубалар үткәргәндә сулар һәм сазлыклар кичәргә туры килүдән, кышның салкын бураннарыннан, карлар кө- ри-көри ничәмә-ничә километрлар
IV В. Ажаев. «Москвадан еракта». Роман. М. Максуд тәрҗемәсе. Татгосиздат 1950 ел. Бәясе 13 с. 75 т.
буена туң җирдә канал казудан һәм башка шуның кебек авырлыклардан куркып, эшне озакка сузарга уйлый, коллектив көченә ышанмый, эшчеләрнең иҗади мөмкинлек
121
ләрен күрә белми. Грубский, чит ил белгечләре алдында баш иеп, капитализм калдыкларыннан байтак вакыт арына алмый яши, шуның белән гомуми эшкә аяк чала.
Нефтепровод коллективы һәм Батманов, Залкинд, Беридзе кебек җитәкчеләр төзелешнең кичектерел- мәстән кирәклеген бөтен тирәнлеге белән аңлыйлар, кыенлыклардан курыкмыйлар, нефтепроводны салу процессында очрарга мөмкин булган барлык авырлыкларны алдан күреп, хөкүмәт карарын үтәүгә бөтен көчләрен куялар. Язучы В. Ажаев конкрет вакыйгаларда һәм типик хәлләрдә төзүчеләрнең политик-мораль бердәмлекләрен, дуслык һәм патриотик тойгыларын яктырта.
Романның төп геройлары — Батманов, Залкинд һәм Беридзе. «Аккумулятордан таралган ток кебек, шул өч үзәктән аппаратның барлык буыннарына энергия тарала», — ди язучы. Боларның һәркайсында автор большевистик җитәкчелек өчен кирәкле сыйфатларны калку итеп бирә. Таләпчәнлек, төзүчеләрнең хәлен, тормышын күзәтеп бару, эшлекле әңгәмәләр үткәрү, киңәшләр бирү, большевистик тәнкыйтьне җәелдерү, төзүчеләр алдында торган бурычларны вакытында аңлатып бару, мәсьәләне дөрес һәм тиз хәл итү—менә аларның эш методлары. Ләкин автор аларны гомуми рәвештә генә сурәтләми. Тормышның авыр мәктәбен үткән, фронт, төзү эшләре аша чыныккан, күп тәҗрибә туплаган, большевистик җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән, эшлекле, Ватан эшенә, хөкүмәт заданиесенә намус эше, кичекмәстән үтәлергә тиешле эш дип караучы бу иптәшләрнең һәркайсының индивидуаль үзенчәлекләре бар.
Батманов — төзелешнең начальнигы. Ул, Ерак Көнчыгышка китәр алдыннан, иптәш Сталин янында була. Юлбашчы Батмановка кулын суза һәм: «Сезгә уңышлар телим, иптәш Батманов!»—ди. Романда бу моментның нәтиҗәсе гаять җанлы һәм тирән мәхәббәт белән хикәялә-нә. Иптәш Сталин әйткән сүзләрне Батманов һәрвакыт исендә тота, аның кушканнарын җиренә җиткереп үти. Ул нефтепровод төзелешен бер елда тәмамлау мөмкин түгел дип, эшчеләр арасында шик тудырып йөрүче грубскийлар төркеменә һәм дошман позициясенә тәгәрәүчеләргә тиешле чаралар куллана. Язучы Батмановны төзелеш эшләренә тон, юнәлеш биреп торучы итеп күрсәткән. Батманов үзенең җитдилеге, гадел таләпчәнлеге, шәхси тормышы, үткәндәге һәм хәзерге производстводагы эше белән коллективка үрнәк булып тора. Батманов- ның тәрбия, җитәкчелек методы югары мораль принципларыннан туа һәм үсә. Батманов участок, бригада яки бүлек җитәкчеләрен масса белән дөрес җитәкчелек итәргә, җыйнаклыкка, төгәллеккә, тырышлыкка өйрәтә. Шул җирлектә Ковшов, Рогов, Либерман, Филимонов һ эм башкалар производствода үзләренең урыннарын табалар, үзләрен эштә күрсәтә алалар.
Батманов семьясыннан — хат ы- ныннан, улыннан аерым һәм алар белән хәбәрләшә алмый яши — бу аның шәхси кайгысы. Ләкин ул көчле ихтыярлы кеше һәм ул «начальник кеше төшенкелеккә бирелеп, коллектив каршында йомшаклык күрсәтергә тиеш түгел» дигән карашта яши. Язучы Батмановның индивидуаль сыйфатларын аның иҗтимагый эше белән тыгыз бәйләнештә бирә. Батмановны төзүчеләр яраталар, хөрмәт итәләр. Батманов турында Рогов Котеневка болан дип сөйли: «Менә җанымны бирергә риза мин аңар, чынлап әйтәм! Ул участокта миннән башка тагын байтак кешенең йөрәк түрендә урын алган...»
Залкинд — төзелешнең партоешма секретаре — тәрбияче һәхМ якын киңәшче буларак, укучыда бик яхшы тәэсир калдыра. Менә ул участок белән бюрократларча җитәкчелек итүче Ефимовны каты тәнкыйть итә һәм Алексейның кимчелекләрен ачып сала. «Йөрәктә нәрсә җыелганның барысын да туп-туры һәм ачык әйтегез. Тирә-якка борылып карамыйча һәм мәхәббәтле на-чальникны яки яхшы әшнәне үпкәләтүдән курыкмыйча тәнкыйть итегез. Бөтенебез бергә без көчле.
122
Тәнкыйтьтән авырып китмәбез, ул безгә файдалы гына булыр», — дип өйрә гә Залкинд төзүчеләрне. В. Ажаев парторг инициативасы белән җәелдерелгән тәнкыйтьнең төзүчеләр арасында үсүен, принципиаль югарылыкка күтәрелүен күрсәтә. Әнә шул большевистик рухтагы савыктыргыч тәнкыйть аркасында, зур кимчелекләре булган Тополев төзелештә үзенең урынын таба, тәнкыйтьләүчегә ачу тоту кебек иске карашлардан бөтенләй арына, тәнкыйтьнең этәргеч көч, тәрбия коралы булуын бөтен җитдилеге белән аңлый, парторгны чын күңелдән хөрмәт итә, аның әйткәннәрен намус белән җиренә җиткереп эшли. В. Ажаев парторгны кешелекле итеп, төзүчеләрнең иҗтимагый эшләренә ярдәм күрсәтү белән бергә аларның положениеләренә дә керә белүче, алар турында көндәлек кайгыртучы, аларның рухларын күтәрүче итеп сурәтли. Бөек Октябрь бәйрәмен үз өендә, үз семьясы белән үткәрергә җыенуына карамастан, Батмановның улы үлү, хатыны белән хәбәрләшә алмау кайгысын белгәч, Залкинд төне буе Батманов янында утыра, аның кайгысын уртаклаша, йөрәккә үтеп керерлек сүзләре белән аның күңелен күтәрә. Залкинд төпле һәм үтемле сүзле. Аның эшлекле киңәшләре төзүчеләрдә эшкә, җиңүгә ышаныч тудыра. Төзүчеләр парторгны үз итәләр, якын күрәләр. Батманов аны «син вөҗданның үзе» дип атый, һәм язучы аның шундый булуын художество чаралары белән ачып бирә. Парторг үзенең иҗтимагый эшлек- лелеге белән генә түгел, семья тормышыма коммунистларча карап, матур итеп яши белүе белән дә башкаларга үрнәк булып тора.
Беридзе — төзелешнең баш инженеры. Язучы аның киң эрудицияле новатор инженер булуын конкрет күренешләрдә сурәтли. Беридзе иске производство нормаларына, Груб- ский караганча, догма итеп карамый, ә материалист, марксист бу-лып, тормыш белән бергә үзгәрергә, үсәргә тиеш дип карый, үзенең инженерлык бурычын ул нормаларны .баету мәгънәсендә аңлый. «Беридзе- ның барлык инженерлык эшчәнлг- гендәге иң төп нәрсәне ачып салырга тырышып карасаң, — ди В. Ажг- ев,—болай килеп чыгар иде: иң тө: нәрсә аның һәрбер төрле критик хәл-ләрдән чыгу юлын эзләвеннән һәч шул чыгу юлый табуыннан тора». Тезелешнең иске баш инженеры Груб- скнй чит ил белгечләренең китапларына, фикерләренә таянып, нефтепроводны Адун елгасының уң як яры буйлап өч ел буе салу турында проект төзегән булса, Беридзе, шартларны өйрәнеп, Грубский проектын яраксызга чыгара, төзелешнең киләчәген — Адун буенда яшәүче халыкларга файда китерүен — тыныч тормышны күздә тотып, нефте-проводны елганың сул як яры буйлап үткәрергә кирәкле таба. Анын бу тапкырлыгы төзелеш эшен бик нык җиңеләйтә. 'Язучы Беридзены эшлекле, гадел, тәвәккәл итеп, саф күңелле иптәш, мәхәббәтне олыла*: караучы итеп сурәтли.
Шушы өлкән, формалашкан, ка-милләшкән җитәкчеләр дәрәҗәсенә күтәрелеп килүчеләр итеп автор Ковшов, Рогов, Таня, Гречкин, Фи- лимоновларны ала. Алар да энергияле, акыллы, тыйнак, тырыш, эа сөючән, киң колачлы, өлкәннәрнен фикерләренә колак салучы һәм тәҗрибә туплаучы большевик җитәкчеләр итеп биреләләр.
Әсәрдә хәтердә кала торган образлар бик күп һәм алар үзләренең иҗти м а гы й эшләре, и н ди видуаль сыйфатлары һәм характер үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Болар арасында Тополевның яңадан туу, коллектив йогынтысында тәр-бияләнү процессы; Умара Магометның тырышлыгы, эшлеклелеге, характеры һәм тел үзенчәлеге бик матур һәм оригиналь рәвештә гәүдәләнә. Әсәрдә өлкән һәм яшь буын үзара бик яхшы мөнәсәбәттә эшлиләр һәм яшиләр.
Әсәрдә төзүчеләрнең патриотизмы бик матур чагыла. В. Ажаев төзүчеләрнең патриотизмын Ватанны, Совет властен, партияне, юлбашчыны яратуларында; партия, Ватан эшенә бирелгәнлекләрендә күрсәтә. В. Ажаев сугыш вакытында төзүчеләрнең, тормыштагыча, иптәш Сталин
123
тирәсенә туплануларын бик күп формаларда чагылдыра. Шуларның ни әһәмиятлеләреннән берсе—төзүчеләрнең иптәш Сталин речьләренә мөнәсәбәтләре. «Сугыш башлангач, бик күпләрнең, хәтта иң сыналган һәм батыр кешеләрнең дә, йөрәкләре борчылу белән типкәндә,—ди романның авторы, — аларның фикерләре өмет белән Сталинга мөрәҗәгать иттеләр һәм алар Сталинның мәңге онытылмаслык сүзләрен ишеттеләр: «Иптәшләр! Гражданнар! Ир һәм хатын-кыз туганнар! Армиябезнең һәм флотыбызның сугышчылары! Дусларым, мин сезгә мөрәҗәгать итәм!»
‘Язучы төзүчеләрнең, Сталин реченнән дошхманга карата көчле нәфрәт алып, Ерак Көнчыгышта Москвамы сакларга кузгалулары турында сөйли. Иптәш Сталин речен тыңлаганнан соң Беридзе үз-үзенә: «сина моннан ары бер генә көй дә, бер генә сәгать тә партиядән читтә калу .мөмкин түгел» дип, партиягә керә, һәм үз көчен аямыйча эшли. Ковшов нефтепровод төзү эшенең кирәклеген бөтен тирәнлеге белән аңлый. Сталин чыгышы тудырган эн-тузиазм белән участок коллективлары уң як ярдагы корылмаларны сул як ярга күчереп бетерәләр. Язучы төзүчеләр коллективының дәртләнеп эшләвен, иҗади хезмәт белән кабынып яшәвен һәм иң зур авырлыкларны бер-бер артлы җиңеп ки-лүен бик күп җанлы вакыйгалар аша гәүдәләндерә. Мәсәлән, Тополев, Умара Магомет авыру килеш эшкә чыгалар. Комсомолецл ардан торган Таня бригадасы 50 градуслык салкында, күз ачып йомгысыз буранда кыска срок эчендә Новински- дан Проливка кадәр телефон чыбыгы үткәрә һ. б., һ. б.
Москва янында немец фашистларын тар-мар иткәндә, кызу көрәш барганда, иптәш Сталин нефтепровод төзелеше турында доклад тыңларга вакыт таба. Моны дулкынланмыйча укып булмый. Нефтепровод төзелеше — совет халкының иҗади хезмәтен һәм тыныч тормыш идеалы белән яшәвен сөйли.
Төзүчеләр күңелендә Сталин һәм Ватан сүзләре бер-берсениән аерылгысыз рәвештә яшиләр. Сталин дип әйтү белән геройлар Ватанны, Ватан дию белән Сталинны — икесен бергә күз алдына китерәләр.
Әсәрдә иптәш Сталин образы тө-зүчеләрне массовый төстә геройлык күрсәтүгә рухландыра, патриотизм хисләрен баета.
Роман актуаль темага язылган. Аның кыйммәте шул актуаль теманы художестволы итеп сурәтләп бирү осталыгында; үзенчәлекле, көчле характерлы, бай тойгылы кеше образлары бирүдә, төзүчеләр коллективының тырыш, фидакарь хезмәтләрен җанландырып күрсәтә алуында. Роман татар теленә тәрҗемә ителүе белән шул ук нәрсәләрне татар совет әдәбиятына да алып керә.
Романның эчтәлеген дөрес бирү һәм татарча яңгырашын булдыру өчен тәрҗемәче Мәхмүт Максуд зур көч салган, тәрҗемә җиңел укыла, фикерләр җиңел аңлашыла.
«Син кем хәзер? — дип сорады ул үз-үзеннән ачу белән. — Җан дустың һәм иптәшләрең Ватан өчен сугышканда, шунсыз яшәү мөмкин булмаган иң якын һәм иң кадерле шәһәр минут саен үлем куркынычына очраганда тыныч табигать эчендә гамьсез гизеп йөрүче кеше, кем син...» (25 б.) Биредә, мәгънә дөреслеге сакланудан тыш, тәрҗемәченең русча текстка механик рәвештә иярмәве күзгә бик нык ташлана: «Кто ты сейчас?! — спрашивал он себя с негодованием. — Кто ты...» Рус телендә «Кто ты» сүзләре бербер артлы кабатлана һәм бу урында шулай килүе белән көчле яңгырый. Тәрҗемәче бу сүзләрнең баштагы- сын үз урынында калдыра, ә икенчесен азакка күчерә һәм «Кто ты, кто ты» формасын кабатламый, «син кем» һәм «кем син» дигән инверсия белән бирә. Менә бу рәвештә тәрҗемә итү татар теленең структурасына һәм рухына бик туры килә, нәтиҗәдә, җөмләләр татарча булып чыга. Әйе, Мәхмүт Максуд иҗади рәвештә тәрҗемәләүне максат итеп куя. Алексей Москвага китәргә җыенгач, аны продукт белән күмәләр. « — Куда столько! Эго же грабеж сред белого дня! — ужаснулся Алексей». Тәрҗемәче башта Алек-
124
сейның коты чыгуын хәбәр итә, аннан соң: коты чыгуының сәбәбен күрсәтә торган сүзләр китерә: «Алексейның когы чыкты: — Нәрсәгә бу хәтле әйбер! Көпә-көндез талау бит бу! — диде ул».
Тәрҗемәченең һәрбер җөмләгә — аның куллану формасына, алда китерелгән контекст һәм гомумән әсәр эчтәлеге белән бәйләнешенә тиешле игътибар күрсәтүе, ике телне дә яхшы белүе, сүзләр белән иркен һәм оста эш итүе аркасында русча текстның мәгънә оттеноклары тәрҗемәдә күпчелек урында саклана алган. Беридзе белән Ковшов, Таня белән Беридзе, Жеия белән Ковшов, Батманов белән Залкинд арасындагы мөнәсәбәтләрне, Тополев кичерешләрен һәм башка бик күп күре-нешләрне сурәтләгән урыннарның тәрҗемәсен дулкынланмыйча уку мөмкин түгел — аларда тел кытыршылыгы сизелми, китапның тәрҗемә әсәр булуы сизелми!
Ләкин китап кимчелекләрдән бөтенләй азат ителгән дип булмый. Бу кимчелекләр төбендә тәрҗемәченең аерым җөмләләргә яки аерым сүзләргә тиешенчә игътибар итеп җиткермәвенә кайтып кала.
«Газетада Алексейны Беридзе белән бер рәткә куеп, яңа совет мәктәбенең талантлы инженеры дигән мәкаләне укыгач, нинди шатланды Женя!» (736 бит). Биредә «яңа совет мәктәбенең талантлы инженеры» дигән сүзләр мәкаләнең исеме булып аңлашыла.
«Ләкин кешеләрдән дә, средство- лардан да фронтка хәзер үк ярдәм итәрдәй рәвештә бүтән бер урында файдалану кирәклеген исбат итү безнең гражданлык бурычыбыз түгелме?» (21 бит). Биредә җөмлә бик кытыршы бирелгән. Русча текстта: «И даже в том случае, когда человек неправ — он неправ по-хоро-шему»,— дигән җөмлә бар. Моның белән язучы, хаклы булганда да, хаксыз булганда да совет кешесенең нияте яхшы, дигән фикер әйтә. Тәрҗемәче моны үзенчә, аңлаешсыз итеп бирә: «Хәтта хаксыз булган очракта да кеше ниндидер бер яхшы рәвештә хаксызлык күрсәтә» (53 бит).
«Визиты имели целью наладить отношения, которые между хозяй-ственниками называются джентль-менскими и состоят в оказании взаимной помощи». Бу өзекне М. Максуд «Бу визитлар хуҗалык работниклары әйтмешли «джентльмен- лык» багланышы дип йөртелә торган һәм үзара ярдәм күрсәтешүдән гыйбарәт булган багланышларны. юлга салу теләген күзәтәләр иде»,— (89 бит) дип шактый авырлашты- рып тәрҗемә итә. Бер урында ни өчендер «приказание» «задание* сүзе белән алышына. Кайбер очракларда сүз үз урынына куелмаган: «Кинәт Умара, Мерзляковка карап кычкырып җибәрде» (525 бит). Биредә «кинәт» сүзе «кычкырып ар- бәрде» сүзләре алдыннан килергә тиеш иде.
«һәрхәлдә Грубский шуларның авторитетына бик еш таяна торган чит ил белгечләре моны бөтенләй яраксыз саныйлар» (77 бит). Биредә «шуларның» сүзе артык. Ул туры- дан-туры «авторитетына» дигән сүзгә карый, ә «авторитетына» сүзе берлек санда килә. Бу җөмлә: «һәрхәлдә авторитетларына Грубский бик еш таяна торган күренекле чит ил белгечләре моны бөтенләй яраксыз саныйлар»,—дип бирелсә, гадирәк тә һәм дөресрәк тә булыр иде.
«Тяжело конечно... Тянешь лошадиную поклажку» — «авыр билгеле... атка салып кына тартырлык йөк өстерәп барасың» (776 бит). Русчасында сүз эшнең атка салып тар-тырлык рәвештә авыр булуы турында бара, ә татарчасындагы «кына» тагылмасы эшне җиңеләйтеп күрсәтә. «Өстерәп» сүзен дә бу урында уңышлы әйтелгән дип булмый. Ха-лык: «ат тарта алмаслык йөкне тартасың» яки «тартам» дип сөйли, биредә дә шул формада әйтергә иде. Бу мисалларда җөмлә кисәкләренең тиешле урында тормаулары аркасында русчадагы текстның мәгънәсе яки аның оттеногы бозылган.
Кювет, иллюминация, шуга, плинтус, сейф кебек романдагы күп кенә сүзләргә Мәхмүт Максуд битнең, ахырында аңлатмалар биреп бара. Бу, әлбәттә, әйбәт. Ләкин менә шу
125
шы әйбәт эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк иде.
Күп кенә сүзләр тәрҗемәдә русча да, татарча да йөртеләләр: берничә урында хозяин, башка урында хуҗа; бер җирдә — табакерка, икенчесендә — тәмәке савыты; бер урында — хозяйственник, икенче урында шул ук сүз хуон;алык работнигы дип бирелә.
Тәрҗемәдә тыныш билгеләре буенча күп хата киткән. Бу өлкәдә корректорның, редакторның эшчән- лекләре һич тә сизелми.
Самолюбие, заключение, давление, игнорировать итү, буксировать итү һәм башка шуның кебек сүзләр очрый. Боларны да тәрҗемә итү турында уйларга кирәк иде.
Тәрҗемәче белән редактор арасында кайбер сүзләр буенча бәхәс чыгуы мөмкин. Бу әсәрдә дә андый бәхәсләр чыккандыр, ләкин һәркем үз фикерендә калган булса кирәк. Мондый бәхәсләрне аудитория күләменә күтәреп, редакторлар, язучылар, телче һәм әдәбиятчылар белән берлектә фикер алышулар төсендә уздырырга кирәк.
Ни өчен, мәсәлән, югарыда күрсәтелгән сүзләрне яки романда бик күп кабатланган снабжение сүзен ничек итеп тәрҗемә итү турында матбугат аша сөйләшмәскә? Үзәк матбугатта бер «довлеть» сүзе буенча . да никадәр бәхәс барды. Бәхәс белән хакыйкать табыла. Әйе, андый бәхәсләр телне оаетуга зур өлеш кертер иде. Шуның белән бергә җәмәгатьчелек тә нинди сүзнең төшеп калуы, яки тел фондына кереп китүе турында белеп торыр иде. Югыйсә, тәэминат сүзенең төшеп калуы турында киң катлам масса түгел, күп кенә телче-әдәбиятчы иптәшләребез дә белмиләр.
Кимчелекләр тәрҗемәченең (биредә барлык тәрҗемәчеләр күздә тотыла) тел хәзинәсеннән тиешле дәрәҗәдә файдаланмавыннан килеп чыга. Үзәк матбугатта: «тәрҗемәченең иҗади үзенчәлекләре оригиналь әсәр язган авторның индивидуаль үзенчәлекләренә охшаганда гына уңышлы тәрҗемәләр булырга мөмкин», — дип яздылар. Бу — дөрес фикер. Моны татар әдәбиятында тормышка ашыру тәрҗемәченең тәрҗемә ителә торган әсәрне бик нык өйрәнеп, тел өстендә кат-кат эшләве төсендә булырга мөмкин.
Совет әдәбиятының үсешендә кү-ренекле урын тоткан «Москвадан еракта» романының тәрҗемә ителеп татар совет укучысына үз ана телендә җиткерелүе шатлыклы факт. Күрсәтелгән кимчелекләрне тәрҗемәче китапның яңа басмасында искә алыр. Гомумән алганда китап, авторның оригиналь үзенчәлекләрен саклап, тәрҗемә ителгән. Совет яшьләренә тәрбия бирүдә аның әһәмияте зур.
Ә. НИГЪМӘТУЛЛИН.