Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ч ЫН БҮЛӘК


Үткән җәйдә генә салынып беткән туры тигез юлдан кар тузаны уйнатып, бензовоз җиңел тәгәри. Кабинаның ачык тәрәзәсеннән бәреп кергә^н кышкы суык җил Хәкимнең фуражкасы астыннан чыгып торган чәч бөртекләрен җилтерәтә, түгәрәк битләрен, колак яфракларын чеметеп ала.
Тау өстеннән сузылган юлнын уң ягында Идел үзәнлегенә киң күренеш ачыла. Хәзер кыш уртасы. Болыннар, әрәмәләр кар белән капланганнар. Табигать җем-җем ялтыраган ак юрганын ябынган да, кышкы йокыга чумган. Идел үзе’дә җәй көннәрендәге кебек җанланып, дулкынланып тормый, ә калын боз астында калган. Хәер, Идел үзе моннан ерак әле. Ул зур атау артыннан үтә. Ә атаудан бирерәк, тау итәгендә, зур эш кайный. Бер төркем экскаваторлар шлюзлар өчен канал казыйлар, Идел гигант плотина белән аркылыга буылгач, пароходлар, кәрваннар шул шлюзлар аша үтәчәк.
Әле кайчан гына бу тау итәкләрендә куе урман шаулый, күлләрдә якындагы Зеленовка авылы малайлары су керәләр, әнкәләренең яулыклары белән балык тотып уйныйлар иде.
Менә җәйге матур көннәрнең берендә монда төзүчеләр килделәр һәм күлләрнең суын куәтле насослар белән читкә бушатып, колач җитмәслек юан өянкеләрне, карамаларны аударып, юл ачтылар, шлюз каналларын казырга керештеләр.
Ул чакны шоферлар курсын яңа гына тәмамлап чыккан Хәким бөек төзелешнең иң җаваплы участогында — котлованнан яки шлюз каналыннан балчык ташырга өметләнгән иде. Ә гараж начальнигы таза гәүдәле, такыр башлы һәм өлкән яшьләрдәге Николай Николаевич аны:
— Бик шәп, бик вакытлы килеп җиткәнсең, — дип каршы алды һәм бензовозда эшләргә билгеләде. — Менә эшең шул булыр: нефтебазадан безнең складка ягулык һәм машина мае ташырсың. Моңарчы ул машинада бер генә кеше, Симаков кына эшли иде, хәзер икегезгә җиңелрәк булыр.
Хәким, моңа килешә алмыйча:
— Иптәш начальник, мин укыган вакытта ук әле иң җаваплы участокта эшләргә хыялланып йөри идем, — диде. — Ә сез мине вак-төяк эшкә, башкаларга ягулык ташырга билгеләмәкче буласыз. Җиңелрәк эшкә* күчерергә вакыт җиткән берәр өлкән яшьләрдәге кеше юкмыни?
Гараж начальнигы аңа гаҗәпләнеп карады. Егет тере гәүдәсенә килешеп торган яна кара комбинезон, башына түгәрәк йөзен озыичалатып күрсәтә торган биек фуражка кигән. Зур зәңгәр күзләренең карашында
73
үткенлек һәм шуклык күренә. Яшьлек дәрте кайнап торган бу егеткә карап гараж начальнигы үзенең сугышта һәлак булган бердәнбер улын хәтерләде һәм, үз фикерләренә җайап биргәндәй, авыз эченнән генә: «Минем Петяма охшаган, — диде. — Ул да шулай үткен һәм үзсүзле иде».
Бу турыда Хәким соңыннан гына белде. Ә хәзер гараж начальнигы башта әйткән сүзендә нык торды.
— Өлкән яшьтәге кешеләрдән гаражда бер мин генә шул, энекәшем, башкалар һәммәсе дә комсомолецлар, яшьләр... Минем урынга үзең дә теләмәссең, бик мәшәкатьле эш, — диде һәм, ишек алдына чыгып, машина янына туктагач, инде бик җитди итеп әйтте: — Аңлаган кешегә эшнең вагы-төяге юк аның, энекәем. Булдыклы кеше беренче карашка бик кечкенә күренгән эштә дә үзен танытырга тиеш.
Эш сөючән Хәким тиз арада машинасына да ияләшеп өлгерде, үзе белән бергә эшләүче Григорий Симаков белән дә дуслашып алды. Беренче сменада — Хәким, кич белән Григорий эшли. Шулай алар нефтебазадан складка ягулык һәм машина мае ташыйлар. Башка машиналар, бульдозерлар, тягачлар шул ягулык белән тәэмин ителәләр. Складның эше белән канәгать булмаган беркем дә юк.
Ә менә беркөн клубта стахановчылар киңәшмәсендә утырганда, Хәким кеммендер арткы рәттән шактый ачулы итеп:
— Ул складны тагын да ераккарак илтеп урнаштырасы калган, — дип әйткәнен ишетте.
Артына әйләнеп караса, Хәким анда түбәнге шлюзда бульдозерда эшләүче Королевның кем беләндер сөйләшеп утырганын күрде. Залда халык гөр килгәндә, Хәким аның бар сүзләрен дә аңлап бетерә алмады. Тик киңәшмә ачылыр алдыннан бераз тынлык урнашкан арада Королевның:
— Менә шулай килеп чыга: бер яктан, һәр минутны тулы файдаланырга тырышып эшлисең, ә, икенчедән, шулай саклап калынган минутларны шлюздан 4—5 километр еракта булган складка ягулык алырга барып үткәрәсең, — дигән сүзләрен ачык ишетеп калды.
һич тә көтмәгәндә ишетелгән бу сүзләр Хәкимнең үзенә атап әйтелгәндәй тоелды, һәм ул, артына тагын бер тапкыр борылып: «Кара син аны, нинди акыллы егет икәнсең... Ягулык синең артыңнан йөрсенмени?»— дип чак кына җавап кайтармады. Үзе белән янәшә утырган таныш кызы Мәдинә аңа: «Нәрсә боргаланасың инде?» — дип шелтә ясагач кына, ул бераз тынычланды һәм Королевның сүзләре турында уйламаска тырышып, докладны тыңларга кереште.
Әмма бөтенләй оныта алмады. Иртәгесен, нефтебазадан бензин алып кайтканда, кичә Королев әйткән сүзләр аның исенә тагын төште, һәм ул, клубтагы әңгәмәне дәвам иткәндәй, үз-үзенә: «Теге бульдозерчы егет дөрес лыгырдады бит. Авыр машина белән шул чаклы җиргә ягулыкка бару ансат түгел, кимендә бер сәгатькә якын вакыт үтә торгандыр,—дип уйланып алды. — Ә миңа исә, складтан 4—5 километр арырак бару һәм кире кайту өчен 10 минут вакыт җитәчәк. Складта бушатуга караганда, бензинны машиналарга өләшү 45—50 минут озаграк дәвам итәр, һәр рейс өчен кирәк булган бу өстәмә бер сәгатьне—йөрү тизлеген арттыру исәбенә сыйдырырга мөмкин. Аннары нефтебазадан ягулык алуны да шактый тизләтергә була.
Гараж янында тукталып, Хәким үзенең фикерен’Николай Николаевичка әйтә һәм, бензинны складка бушатмыйча, түбәнге шлюзга китәргә рөхсәт сорый:
— Бик үтенәм, Николай Николаевич, сынап карыйк әле,— ди ул.
— Нәрсә син шул хәтле зинһарлап үтенәсең? Шундый яхшы эшкә каршы килергә ярыймыни? — дип гаҗәпләнә гараж начальнигы. — Тик шунысы бар, ул эш вакытны күбрәк таләп итәр бит. Бензин ташып өлгерә алырсызмы?
74
Хәким, үзенең планын сөйлән биргәч, Николай Николаевич каршы килми:
— Күрәм, болан чынлап та мөмкин шикелле. Маташтырып кара. Уңыш телим, — дип рөхсәт бирә.
Начальник соңгы сүзләрең әйткәндә, Хәким шатланып чыгып китә. Түбәнге шлюзга төшеп җиткәч, ул барыннан элек анда эшләрнең гаято киң колач белән алып барылуына хәйран кала. Аргы борылыш артына хәтле сузылган озын канал төбендә экскаваторлар эшли. Аларның биек стрелалары очына эленгән корыч чүмечләр күтәрелгән саен канал төбеннән балчык каерып алалар...
Тиздән яз җиткәч, ярларыннан ташып чыккан Идел, диңгез кебек, киң җәелер, тугайларны, атауларны каплар. Шлюз каналын су басмасын өчен аның аргы ягында буйдан-буйга биек дамба өяләр. Әнә, поезд вагоннары кебек, бер-бер артлы тезелешеп автомашиналар шунда балчык ташыйлар. Алар бушатып калдырган балчыкны бульдозерлар үзләренең капка хәтле зур корыч көрәкләре белән таратып тигезлиләр, таптап өяләр. Хәким башлап бульдозерчы Королевны эзләп тапты:
— Менә, сиңа бензин алып килдем.
Мотор шаулавыннан берни дә ишетмәгән Королев машинасын туктатты да:
— Нәрсә сиңа? Нинди йомышың бар? — дип эндәште һәм Хәкимнең нинди йомыш белән килгәнен аңлагач, кәефле елмаеп: — Менә монысы бик шәп, бу миңа ошый, — диде. Бензин алып бетергәч, ул, Хәкимнең кулларын кысып, рәхмәт әйтте.
Башка бульдозерлар, тягачлар, автомашиналар да бензинны складка кайтмыйча гына алалар, вакытны бушка әрәм итүдән саклап калалар.
һәм шул көннән бирле Хәким дә, Симаков та ягулыкны түбәнге шлюзга ташый башладылар.
Менә Хәким, һәммәсен ягулык белән тәэмин итте дә, икенче рейска чыкты.
Нефтебазага барышлый ул гараж капкасы янында сакта торучы Сәйфулла абзыйның нидер әйтергә теләп, кул болгаганын күрде. Гадәттә үзен һәрвакыт эре генә тотучы Сәйфулла абзый бу юлы аңа бик ачык чырай белән:
— Әй, кем... Хәким энем, монда сиңа сөенечле хәбәр бар,— диде һәм, берни дә аңламыйча торган Хәкимгә тәмәке төтененнән саргаеп беткән мыеклары астыннан елмаеп, әйтте: — Хәер, син бар, Николай Николаевич янына кер. Ул барысын да аңлатыр... Мин болай гына, аннан ишеткәнемне генә әйттем...
Ул арада Хәким үзе дә гаражга үтте. Контораның ишек алдына караган тәрәзәсеннән ул гараж начальнигы Николай Николаевичның кояшта ялтыраган такыр башын һәм бүлмә эчендә җыелган эшчеләрне кугреп алды. Эшчеләрдән кайсыдыр әйтте булса кирәк, тәрәзәгә арты белән утырган Николай Николаевич ишек алдына борылып карады һәм, Хәкимне күреп: — Кер, әйдә кер, Ваһапов, сине көтәбез, — дип кычкырды. Хәким бүлмәгә кергәч, ул утырган урыныннан торып дәвам итте:
— Иптәшләр, мин сезне берничә минутка гына чакырттым. Без төзелеш начальнигының приказын алдык. Шуны сезгә җиткерергә телим. Менә 5’л. — Николай Николаевич өстәлдә яткан бер папкадан кәгазьне кулына алды һәм, сүзләрен сузып-сузып, рәсми той белән укырга кереште: — «Түбәнге шлюздагы автомашиналарны, бульдозерларны, тягачларны эш участогында ягулык һәм машина мае белән тәэмин итүне оештырган өчен Комсомольск районы автогаражының 23—32 номерлы бензовоз шоферлары Григорий Симаков белән Хәким Ваһапов иптәшләргә рәхмәт белдерергә һәм алариың икесенә дә «Төзелешнең иң яхшы шоферы» дигән почетлы исем бирергә».
75
Приказны укын бетергәч, Николай Николаевич өстәл артыннан чыкты да:
— Менә шул, иптәшләр... Симаковка приказны кич белән, үзе эшкә чыккач, белдерергә туры килер. Ә сине, Ваһапов, тәбрик итәм һәм киләчәктә тагын да яхшырак эшләвеңә ышанам, — дип, Хәкимнең кулын кысты һәм, эшчеләр чыгып киткәннән соң, хәйләкәр елмаеп, әйтте: — Хәтерлисеңме, син безгә килгәч тә, анда эшләргә теләмәгән идең. Менә бит бензовоз үзеңне кая алып килде...
Ишек алдына чыккач, Хәким Николай Николаевичның соңгы сүзләрен тагын хәтерләде һәм үз-үзенә: «Кара син аны, һаман онытмаган икән әле шуны» дип уйлап куйды. Гараждан чыкканда Сәйфулла абзый Хәкимне тагын туктатты:
— Әй, кем... Хәким энем, ярый әле үзең туры килдең. Монда сине бер гражданка телефонга чакыра, — диде ул, будкасына күрсәтеп. — Бигрәк үҗәт кеше икән. Мин аңа: «Хәзер ярамый, начальник янында»,—дим. Ә ул һаман үзенекен белә...
Телефон трубкасыннан беренче сүзне ишетүгә Хәким кем сөйләгәнне белеп алды.
— Мәдинә жаным, таш яуса да кичекмичә килеп житәрмен,— диде ул, тыңлап бетергәч. Аз гына уйлап торганнан соң, ул тагын нидер әйтергә теләгән иде, ләкин инде соңга калуын аңлап, трубканы үз урынына куйды.
Ә Сәйфулла абзый, аны чынлап кызгангандай итеп:
— И, Хәким энем, бу кыз сине харап иткән икән. Аның белән сөйләшкәндә бөтенләй акылын жуйган кешегә охшап калдың, хәерлегә булсын инде, — дип юрамалый офтанган булды һәм мыеклары астыннан гына көлеп калды.
Мәдинә үзе лабораториядә эшли. Хәким аның белән жәй башыннан бирле таныш инде. Төсе-бите, буе-сыны белән дә кыз Хәкимгә бик охшый. Тик артык шук һәхм үткен телле булуына гына тәкате житәрлек түгел. Берни булса: «Бензин эчтеңме әллә, өч километрдан псе аңкып тора» яки «бензин исе борыныма керсә дә үзеңне күргәндәй булам» дип көлүе белән кыз Хәкимнең теңкәсенә тия. Шулай да Хәким аны чын күңеленнән сөя һәм аның белән очрашасы минутларны түземсезлек белән көтеп ала. Менә хәзер Сәйфулла абзый будкасыннан чыгып машинасына утыргач, ул Мәдинәнең тавышын тагын бер тапкыр ишеткәндәй, хәтта үзен дә күргәндәй булды. Кара син аны, ни ди бит... Сәгать кичке жидедә безгә кил, имеш. Янәсе, аның бүген туган көне. Иптәш кызлары да булачак икән. Соңга каласы булма, имеш.
Шундый матур уйлар арасында Хәким көннең үткәнен сизми дә калды. Кич-кырын гаражга кайткач, ул машинасын Симаковка тапшырырга хәзерләп куйды. Менә, ниһаять, сәгать тә дүрт тулды. Димәк, хәзер Симаков килеп җитүгә, кайтып китәргә һәм магазиннар ябылганчы башта бүләк алып өлгерергә кирәк, аннары тулай торакка кайтырга, юынып, өсне-башны алмаштыргач, Мәдинәләргә таба юл тотарга мөмкин.
Әмма Симаков никтер һаман килеп җитми әле. Чирек сәгать чамасы вакыт үткәч, Хәким тагын капка ягына түземсезлек белән карап алды. Шул минутта конторадан гараж начальнигы Николай Николаевич чыкты һәм, Хәким янына килеп:
— Син аны көтеп торма. Ул бүген эшкә чыга алмый, авырган, әле генә больницадан шалтыраттылар, — диде. — Ә син, бар кайт, складта ике көнлек экономия бар әле. Кичке сменада эшләүчеләр ягулыкны шуннан кайтып алырлар.
Хәким, пи әйтергә белмичә, колак артын кашып алды. Николай Николаевич капкадан чыгып киткәч кенә, ул тирән борчылып: «Складта запас барын бар, ләкин түбәнге шлюздан складка килеп нихәтле вакыт ■әрәм итәчәкләр бит,— дип уйлады.— Җитмәсә тагып, аларның Счма-
76
ков килүенә ышанып, ягулыклары тәмам беткәнче эшләүләре һәм бөтенләй туктап калулары мөмкин».
Бу фикер башына килүгә, Хәкимнең тәне чымырдап китте. Ләкин шунда ук: «Юк, болан ярамый! Миңа шунда ашыгырга кирәк»,— дип, ул ачык бер карарга килде һәм, тиз генә комбинезонын киде дә, тагын кабинага кереп утырды.
Гараж капкасын ачканда Сәйфулла абзый, гаҗәпләнеп, аңардан:
— Хәким энем, синең болай кая сәфәр тотуың? Кич беләи каядыр барырга җыенган идең бит, — дип көлеп сорады. Әмма, сәбәбен аңлагач та, бик җитди итеп: — Алайса, бар-бар, бик дөрес эшлисен. Кызлар, алар, беркая да качмаслар, — диде һәм урынсыз көлгән өчен үзен шелтәләгәндәй, нидер мыгырданып калды.
Ә Хәким капкадан чыккач, машинасын туктатып, кире будкага борылып керде һәм, ишек янында сүзен ничек башларга бетмичә, берничә секунд басып торганнан соң:
— Сәйфулла абзый, сиңа бик зур йомышым бар... Синнән яшергән эш түгел, бүген кая барасымны үзең дә беләсең. Вакыт табып берәр шәп кенә бүләк алып куймассыңмы, — диде дә, күкрәк кесәсеннән йөз сумлыкны алып, Сәйфулла абзыйга сузды. — Тик шуны истә тот, Сәйфулла абзый, бүләк минем йөзне кызартырлык булмасын.
Хәкимнең соңгы сүзләренә Сәйфулла абзыйның чынлап хәтере калгандай булды.
— Мин әллә дөнья күрмәгән кешеме? — диде ул, кинәт мыекларын тырпайтып. — Аллага шөкер, заманында Мәкәрҗәдә крючник булып йөргән чакларда, Мәрфуга әбиеңне хәйран калдырырлык бүләкләр алып кайта идем. Кәефе килгәндә, әле дә булса мактап бетерә алмын үземне. Тыныч бул... Сиңа да кызыңның исе китәрлеген алырмын.
— Дөрес, дөнья күрмәгән кеше түгел, сине өйрәтеп торуның кирәге :ок, Сәйфулла абзый, мин сиңа ышанам, — дип, Хәким алдан ук рәхмәтләр әйтеп, тыныч күңел белән чыгып китте.
Кичке сменаны тәмамлаганнан соң, Хәким машинасын гаражга куйганда, төн уртасы җитеп килә иде инде. Эшен бетереп будкага керүгә, Сәйфулла абзый аңа:
— Тегене әйтәм, Хәким энем, тагын шалтыраткан иде. Мин аңа һәммәсен дә аңлатып сөйләп бирдем. — Сәйфулла абзый, өстәл тартмасыннан кечерәк кенә бер төргәк алып, бармак очлары белән генә чишә башлады: — Бүләкнең дә менә дигәнен булдырдым. Кичке ашка кайтмыйча, шуның артыннан йөрергә туры килде... Менә сиңа «Красная Москва? сабыны, менә сиңа кершән, мин сиңа әйтим, кызларга бик кирәк нәрсәләр. Мондый товар Мәкәрҗәдә дә булганы юк...
Хәким төргәкне кулына алып, күзләренә ышанмыйча берничә тапкыр әле сабынга, әле пудра тартмасына карап алды һәм авыр көрсенеп: «Мондый өч тиенлек бүләк белән барсаң, мәңгегә хур булырсың»,— дип уйлады. Шулай да уйларын Сәйфулла абзыйга сиздермәскә тырышты. Сүзен тыңлаган өчен, картка рәхмәтләр әйтеп, кайтырга чыкты.
Юлда Хәким Сәйфулла абзыйдан да, үзеннән дә көлә-көлә кайтты.
Тоташтан ике смена эшләп шактый арыган булса да, ул күңелендә күтәренкелек сизә, җиңел һәм тиз атлый иде. Шәһәр урнашкан үргә менеп җиткәч кенә, ул ашыкмыйча атлый башлады. Инде вакыт барыбер соң, ашыгуның һич тә кирәге юк.
Мәдинә шәһәрнең Диңгез буе урамында почта янындагы ике катлы яна йортта иптәш кызы белән бер бүлмәдә тора. Бераз әйләнгечрәк булса да, Хәкимнең эшкә барганда да, эштән кайтканда да Мәдинә торган vpaMiian үтә торган гадәте бар. Вакыт инде соң булуга карамастан. Хәким бүген дә шул урам буйлап китте. Почтага җитәрәк ул Мәдинәлар тәрәзәсендә VT күрде Һәм йөрәге сикерә башлавын сизде. Әгәр көндез бүләк алып куйса, хәзер до керергә мөмкин буласы икән...

Хәким үзенең җитешә алмавы өчен шулай үкенеп үтеп барганда, хннәт болдыр ягыннан Мәдинәнең:
— Хәким, синме ул анда? Нигә син туктамыйча үтеп барасың, — дип эндәшкәне ишетелде һәм шунда ук йорт күләгәсеннән кыз үзе дә җиңел генә атлап килеп чыкты.
Мәдинә урта буйлы, гәүдәсенә ятып торган кара пальто кигән, башына соры мамык шәл бәйләгән. Аның пальто якасына, шәленә кунган ак кар тәңкәләре электр лампасы яктысында җемелдәп ялтырый. Салкында алсуланган озынчарак йөзе ачык һәм ягымлы күренә.
— Мәдинә җаным, син биредәмени?.. Ә мин килеп җитә алмадым, бер юлга кичер инде, — диде Хәким аның туңып беткән кулларыннан алып. — Беләсеңме, кайтып китәргә җыенганда гына, үч иткәндәй, Һич тә көтелмәгән хәл килеп чыкты — икенче сменага калырга куштылар. Начальникның сүзен кире кагарга кыймадым, калырга туры килде...
— Я, сөйләмә юкны. .Мин барын да беләм. Син озак килми торгач, үзем гаражга шалтыраткан идем,—диде Мәдинә, аның сүзен бүлеп һәм шунда ук көлә башлады. — Телефоннан җавап биргән теге абзыйдан көләм мин. Бигрәк сәер кеше икән... Көндез шалтыратканда дорфа гына жавап биргән иде. Ә бу юлы шундый ягымлы. Хәтта синең өчен гафу үтенә һәм үзеңне мактый да башлады. Синең бүген үзеңнең шатлыклы көнең икәнен дә, иптәшең өчен үзең теләп эштә калуыңны да шул сөйләп бирде. Монысы өчен молодец! Ә менә инде хәзер безгә кермичә үтеп баруың өчен, чынлап та хәтер калырлык...
— Мин үзем дә керергә бик телим. Ләкин шунысы уңайсыз, көндез бернинди дә бүләк алып куя алмадым үзеңә.
Мәдинә апа тагын әйтеп бетерергә бирмәде:
— Син әле һаман юкны сөйлисен. Ә минем өчен синең бүгенге шатлыгың һәм эшең үзе иң зур бүләк...
Мәдинәнең кунаклары таралганнар иде инде. Ул үзе: «Вакыт соң булса да җаны түзмәс, шушы тирәдән үтәр», — дип чыгып Хәкимнең кайтканын көткән икән.
— Эштән соң, Хәким, синең тамагың да ачыгып беткәндер инде. Шулай да өйгә кергәнче, без, әйдә, башта бераз йөреп килик, — диде ул, Хәкимне урамның икенче ягына таба җитәкләп.
Иделгә караган тау читенә чыккач, алар сүзсез калдылар һәм киң үзәнлектә балкыган төзелеш утларына озак сокланып карап тордылар...