Логотип Казан Утлары
Публицистика

А. П. ЧЕХОВ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ ТОМЫ


Тагын бер тапкыр күз алдыбыздан искиткеч катлаулы образлар галлереясы үтеп китә: менә «6 нчы номерлы палата» — аның явыз, кансыз надзирателе Никита; шул төрмәнең тоткыннары доктор Рагин һәм авыру Громов; нинди генә юллар белән булса да доктор урынын алырга маташучы карьерист Хоботов; менә «Мезонинлы йорт»та либералларча канәгатьләнү белән чокчынып ятучы, халыкка «файда китерү» турында хыялланучы Лида; әнә сагышын беркем белән дә уртаклаша алмыйча газап чиккән һәм ахырда бөтен серләрен атка сөйләп биргән Нона; тормышны туктатырга мата-шучы, һәр яңалыкны шик астына алып, «ул-бу килеп чыкмагае» принцибы белән яшәүче Беликов; һәрбер эшкә тыгылучы, яңалыкны буарга тырышучы надан һәм
V А. П. Чехов. Сайланма әсәрләр. 1 том. Татар телендә. Төзүчесе И. Гази. Җаваплы редакторлары Г. Бәширов һәм И. Гази. Татгосиздат. 1951 ел. Бәясе 8 сум 25 тиен.
ахмак унтер Пришибеев; көннәр буе мәсхәрәлә
126
нү, кыйнауларга түзә алмыйча, елый-елый
Ванька «авылга бабайга» хат язып утыра;
авыр тормыш ачысыннан эчкечелеккә
сабышкан, ярлылык һәм изелүнең бөтен
ачуын хатыннарын кыйнау, мәсхәрәләүдән
кайтаручы Жуково авылы мужиклары...
Ниһаять, китапны укып чыккач, иркен
сулап куясың һәм безнең заманда, барлык
юллар коммунизмга алып барган чорда,
социалистик илдә яшәвеңә горурланып
шатланасың.
Бөек рус язучысы Антон Павлович
Чеховның гениаль әсәрләрен совет халкы
яратып кат-кат укый: үткәнне өйрәнә,
алардагы халыкчанлык, патриотизм,
азатлык, матурлык һәм мәхәббәт, хезмәт
һәм бәхет идеяләре белән рухланып үзе дә
үсә, яшь зуынны да тәрбияли, хәзергене
төзи ләм киләчәкне иҗат итә. Шушы
грандиоз үсеш процессында, рус классик
әдәбиятының кыйммәтле өлеше буларак,
А. П. Чехов әсәрләре совет кешеләрен
идеологии яктан тәрбияләүдә, һәртөрле
буржуаз калдыкларга — Пришибеевларга,
Беликовларга, кайда һәм нинди генә
формаларда булмасын, кешегә яла ягу,
аның намусына тап төшерүләргә, хайвани
канәгатьләнүләргә, ирешкәннәр белән
тынычланучыларга каршы кискен көрәштә
үткен корал булып тора. Шушы моментны
искә алып, А. П. Чехов сайланма
әсәрләренең ике томлыгын татар телендә
бастырып чыгару инициативасының
урынлы һәм бик вакытлы булуын әйтеп
үтәсе килә.
Дөрес, моңа кадәр А. П. Чеховның күп
кенә әсәрләре татар телендә басылып
чыккан иде. Ләкин аларның, беренчедән,
таркау, ягъни төрле җыентыкларда
тупланган булуы, икенчедән,
тәрҗемәләрнең сыйфат ягыннан шактый
түбән эшләнгәнлеге, һәм, ниһаять, күп кенә
әсәрләрнең татар телендә тәрҗемәләре
булмау укучыларны канәгатьләндермәде.
Беренче томны бастырып чыгарганда
Татгосиздат бу моментларны искә алган.
Беренче томга А. П. Чеховның 35
повесть һәм хикәясе тупланган.
«Мужиклар», «Муендагы Анна», «Иокы
килә», «Качак», «Шаярту», «Налим»,
«Хирургия» — барлыгы җиде әсәр —
татар телендә беренче тапкыр басылып
чыгалар. Бу аз, әлбәттә. Без, «Говорить
или молчать», «Свистуны», «Экзамен на
чин», «В баие» кебек А. П. Чеховка гына
хас көчле сатира белән язылган
хикәяләрне яки «Неосторожность»,
«Припадок», «Враги», «Талант»,
«Степь», «Соседи», «В овраге» Һ. б.
кебек социаль әһәмиятләре булган һәм
А. П. Чеховның художниклык
осталыгын ачуда зур роль тоткан
әсәрләрне дә күрергә теләр идек.
Беренче томга кертелгән әсәрләрнең
тәрҗемәләре ничек эшләнгән һәм алар
элеккеләрдән кай яклары белән аерылалар
соң?
Башта ук әйтеп үтик: беренче том яхшы
тәэсир калдыра, аңа кертелгән повесть Һәм
хикәяләрнең тәрҗемәләре, нигездә,
уңышлы эшләнгәннәр.
«•Явыз ниятле кеше» хикәясен исегезгә
төшерегез. Менә суд тикшерүчесе
каршында Денис Григорьев басып тора.
« — Я инде! Менә ничәмә ел буе бөтен
авыл белән гайкаларны борып алып
торабыз, һәм ходай саклый, ә син юлдай
чыга дисең... Кешеләрне үтерә дисең...
Әгәр мин берәр рельсны күтәреп киткән
булсам, яисә, әйтик, поездның юлына
аркылы бүрәнә куйсам, ул чакта инде,
бәлкем, әйләндереп ташлар да иде, юкса...
тфу! Гайка!» (57 нче бит).
Суд тикшерүчесенең: «Юк, мин сине
сакчыларга биреп, төрмәгә җибәрергә
тиешмен», — дигән сүзләрен ишеткәч тә
әле ул беркатлы фикер йөртүен дәвам итә.
И. Гази, Денис Григорьевның бу эчкерсез
туры җавапларында сизелеп торган
хәрәкәтләр аша, самодержавие
шартларында меңнәрчә Денисларның
изелгәнлеген, томаналыгын, ул шартларда
булмаган һәм була да алмаган ниндидер
хакыйкатькә ышанучаплыгын дөрес итеп
бирә алган. Тәрҗемә нәкъ А. П. Чеховча
бирелгән.
«Хамелеон» хикәясе турында да шуны
ук әйтергә мөмкин. Искиткеч җыйнак,
кыска хикәя бу. А. П. Чеховның «озын
нәрсәләр турында
127
кыска сөйли беләм» яки «кыска, ягъни
талантлы язарга» кебек лаконик
әйтемнәре, стиль формуласы, мастерлык
программасы аеруча нык сизелә. Хикәядә
тормыштан алынган гади генә күренеш
бирелә: ниндидер бер эт алтын-көмеш
мастеры Хрю- кинның бармагын тешләп
канаткан. Полицейский надзиратель
Очумелов мондый тәртипсезлеккә түзә ал-
мый — этне төрле кабахәт сүзләр белән
сүгә, аны үтерергә кирәк, ди, ә этнең
хуҗасына штраф белән яный. Ләкин этнең
генерал энесенеке икәнлеген белгәч:
«—...Ә бу аларның этеме? Бик шат... Ал
үзен... Әйбәт эт икән... Кара нинди елдам...
Менә моның бармагын эләктергән дә
алган!.. Ха- ха-ха...» — дип этне мактау
аркылы этнең хуҗасына ярарга тырыша.
Тәрҗемәче татар теленең мөмкин-
лекләреннән оста файдаланган, ори-
гиналдагы социаль мотивны, Очу-
меловның характерын бирү өчен сүзләрне
урынлы кулланган. Тәрҗемәдә, нәкъ
оригиналдагы кебек, Очумеловны
характерлаучы тискәре эпитетлар,
чагыштырулар, хикәянең исеменнән
башка, бөтенләй юк, хәтта моңа ишарә дә
күренми. Ләкин аның тотнаксыз карашлы,
үз хуҗалары алдында тәлинкә тотучы яла-
гай кеше икәнлеге хикәядә ярылып ята.
Яки менә «Хирургия» хикәясен алыйк.
Дүрт битлек бу хикәядә нинди тирән фикер
ята! Без патша Россиясендә медицинаның
нинди хәлдә булуын да, Вонмигласов
кебек үзе бернәрсә дә белмәгән мактанчык
фельдшерларның, дини һәм сыйнфый
изелүләр өстенә, кешеләрне физик яктан да
газаплауларын, алар- ны гарип-горабага
әйләндерүләрен дә ачык күрәбез. Әсәрдә
Вонмигласов буржуаз интеллигенциянең
бөтен характерлары белән сурәтләнгән.
Тәрҗемәче Г. Шамуков, отышлы сүзләр-
буяулар сайлап, оригиналның
үзенчәлекләрен бирүгә ирешкән.
«Акмаңгай», «Муендагы Анна»
әсәрләренең тәрҗемәләрен дә F. Шамуков
уңышлы эшләгән. С. Әдһәмова, Ш.
Маннур, 1\. Басый- ров һ. б. иптәшләрнең
дә тәрҗемәләре яхшы гына.
А. П. Чеховка гына хас юмор һәм
сатира, образларны һәм күренешләрне
характерлау өчен кулланылган художество
чаралары, кыска, ләкин тирән мәгънәле
диалоглар, үзен- нән-үзе зур
гомумиләштерүләргә китерә торган
кечкенә детальләр һәм, ниһаять, җыйнак
стиль, — болар күп кенә тәрҗемәләрдә
яхшы бирелә.
Ләкин, югарыда әйтелгәннәрдән чыгып,
А. П. Чехов сайланма әсәрләренең беренче
томына кертелгән повесть һәм
хикәяләрнең тәрҗемәләре бернинди
кимчелексез эшлән-- гән дигән нәтиҗәгә
килергә яра-' мый. Алар киләсе басмаларда
төзәтелер дип уйлыйбыз һәм бу урында
кайберләрең күрсәтергә булдык.
«Унтер Пришибеев» хикәясендә
шушындый җөмлә бар: «Нешто в таких
делах, когда утопшие, или удавившие, и
прочее тому подобное, — нешто в таких
делах становой может?» И. Гази иптәш аны
«Мондый эшләрне, батып яисә асылынып
үлүче һәм башка шундый эшләрне,
становой булдыра аламыни?» (62 бит) дип
тәрҗемә иткән. Ягъни «батып үлүче
эшләр» һәм «асылынып үлүче эшләр» дә
бар булып чыга.
«Муенындагы ярыгыннан эләктер син
аны (балыкны. — Л. Г.), муен ярыгыннан!»
(«Налим», 44 бит). Балык муенында нинди
ярык була икән дип уйга калырга мөмкин.
Чынында исә русча «жабры» сүзенә татар
телендә «саңак» дип әйтәләр һәм аны
шулай дип бирергә иде.
«Әфәнделәр, сезне котлыйм! Ниһаять,
доктор, безне олылап визит ясый!» («6 нчы
номерлы палата», 157 бит). Бу җөмләдә
визитны кем ясаганны белүе кыен.
«Ванька... язуын дәвам иттерде»
(«Ванька», 93 бит). Эш бер кешегә генә
караган һәм аны ул кеше үзе башкарганга,
бу урында «итте» дип әйтергә кирәк иде.
Ш. Маннурның «кешеләр лампалар
белән шәмнәр кабызалар» («Мужиклар»,
271 бит), дип тәрҗемә итүен уңышлы дип
булмый. «Горят» сүзен «кабызалар» дип
бирү, «һәм» теркәгече урынына «белән»
бәйлеген куллану аркасында мәгънә дөрес
бирелмәгән.

Ия һәм хәбәр арасында сан белән ярашу
нормалары, тәрҗемәләрдә генә түгел,
гомумән безнең тел практикабызда күп
очракта бозыла. А. П. Чехов сайланма
әсәрләренең беренче томына кертелгән
повесть һәм хикәяләрдә дә бу нәрсә бар.
«Кич белән хуҗаларга кунаклар киләләр»
(130 бит); «Ахырда, кунаклар китә- әр\
утлар сүнә, хуҗалар йокларга талар» (131
бит);* «Атнага бер мәртәбә, ә кайвакыт
ешрак та, кунаклар киләләр» (302 бит);
«Бүлмәдә аяклары идәнгә беркетелгән
кроватьлар торалар» (133 бит) һ. б.
Күрәсез, колакка бер дә ятышмый.
Халык матур, җыйнак итеп, экономия
белән "һәм шул ук вакытта аңлаешлы итеп
сөйли.
Шушы уңай белән тагын бер моментны
күрсәтеп үтәсе килә. Беренче томга
кертелгән кайбер тәрҗемәләрдә «и»
тамырыннан булган ярдәмче фигыльнең
«иде» формасыг бик күп куллану күзгә
ташлана. Бу хәл җөмләләрнең матурлыгыЕ
киметә.
Китапка кергән кайбер тәрҗемәләрдә
оригиналдагы тыныш билгеләрен һәм
абзацларны алыштырулар очрый,
«әйттемме» сүзенең «әйттеме» дип,
«иртән» урынына «үртән>, «трактирчы»
урынына «тарктирчы» кебек кайбер
типографик хаталар күренә.
Ниһаять, беренче том яхшы оформ-
лениедә чыккан, пөхтә, матур итеп
эшләнгән, бәясе дә арзан. Бу исә мактауга
лаеклы күренеш.
А. П. Чехов сайланма әсәрләренең
икенче томын татар телендә тизрәк күрәсе
килә.