ҖЫРЛАР
БЕЗНЕҢ ПАРТИЯ
1.
Болытларны ярып чыккан Ягымлы кояш кебек, Үсте безнең партиябез Караңгылыкны җиңеп.
Авыр тормыш кичердек без Патша заманасында.
Партиябез азат итте Халыкларның барысын да:
Коммунистлар партиясе Илгә нур коя. Какшаталмый аны давыл, Дошманнар каршысында ул Дәһшәтле кыя Безнең партия!..
2.
Партия безнең җитәкче, Юл күрсәтүче безгә. Ул бөек бәхет китерде Кадерле җиребезгә.
Тупландык без Ленин — Сталин Байрагы тирәсенә.
Бирелдек без партиянең Эшенә, көрәшенә.
Припев.
3.
Партия — күңеле халыкның. Мәңге бетмәслек көче.
Рухландыра һәр кешене Аның мөкатдәс эше.
Партиянең ал байрагын Безнең ил биек йөртә.
64
Партиянең юлы безне Коммунизмга илтә.
Коммунистлар партиясе Илгә нур коя.
Какшаталмыи аны давыл, Дошманнар каршысында ул Дәһшәтле кыя Безнең партия!.
НЕФТЬЧЕЛӘР МАРШЫ
Җил канатландырмый безне, Туган ил канатландыра. Алсуланып аткан һәр таң Күңелләрне шатландыра.
Күңелләрне шатландыра Илебезнең матурлыгы: Эшебезнең бөеклеге, Семьябызның татулыгы.
Көчәйтеп, куәтләндереп Сталин илен, совет халкын, Ята безнең җиребездә Девон нефте — кара алтын.
Тыныч ил күкрәгендә без Зур җиңү яулап барабыз. Без нефтьчеләр, туган илгә Кара алтын чыгарабыз!..
Ярыш утларын балкытып, Туган илне баетабыз; Коммунизмның көннәрен Якынайтабыз, якынайтабыз!..
ЯШӘСЕН ТӨЗҮЧЕ КЕШЕ
Яңгыр тамчылары булсам, Алдыңа тамар идем.
Янгыр тамчысы да, нур да, Гөл дә буласым килми; Күбәләкләр кебек фырлап Гөлгә кунасым килми.
Мин килдем дөнья йөзенә
Шат тормыш төзү өчен;
Бөек халкым, сиңа булсын Илһамым, зиһием, көчем.
Мөмкин түгел чәчәк кебек, Эшсез тик утырырга.
Мин телим яңа шәһәрләр, Диңгезләр тудырырга.
Мин теләмим алмагачтай Давылда бөгелергә;
65
Мин телим яңгыр яудырып, Алмалар үстерергә.
Мин телим бәхет яуларга, Сөяргә, яратырга;
Күңелле яшьлек турында Кошларны сайратырга.
Баш исен кеше көченә Табигатьнең бар көче;
Яшәсен төзүче кеше һәм аның бөек эше!..
КАЗАНДА, ДИҢГЕЗ ПОРТЫНДА
Ай-Һай матур хат җибәргән
Сөйгән кызына егет:
«Казанда, диңгез портында Каршыла, иркәм!» диеп.
«Диңгездә хезмәт итәм», — дип Язган егет хатында.
Тик язмаган кайсысында Икәнлеге хакында.
Егетнең хаты буенча Билгеләнгән көн җитә; Казанда, диңгез портында Чибәр кыз егетен көтә.
Азов диңгезеннән килеп Төшәләр диңгезчеләр.
Эзли шунда, ләкин тапмый Үзенең егетен чибәр.
Ак диңгез ягыннан килә Казан портына кораб. Монда да юк кызның егете... Нишләргә соң, эш харап!..
Балтиктан килгән кораб та Кызга шатлык китерми. Никадәре караса да, Көткән кешесен күрми.
Каспийдан килгән моряклар Арасында да юк ул...
Моңлы сайрап чибәр кызның Йөрәген өзә былбыл.
Әйтә төсле дулкын шунда: «Кайгырма, чибәр, — диеп, Кара диңгез моряклары Тиздән килерләр!..» диеп.
Еракка карый чибәр кыз, Күз алмый зәңгәр судан; Ышана ул, кавышыр алар Ай белән йолдызсыман.
. Ә.'№12.
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП
САБИР БАБАЙ
Сабир бабай тормый тынып, Утырмый һич тә өйдә.
Я абзар-кура ныгыта, Я камыт тегеп бирә.
Кыш көне карлы юлларны Таң белән чыгып көри. Җәйгә чыкса, киң кырларда Картлыгын онтып йөри.
Фермага кереп чыга ул, Малларның хәлен белеп: «Ашыймы терлек силосны Яратып, тәмен белеп».
Сабир бабайның теленә Эләгү кыен түгел;
Кай җирдән белә тотарга, Ул үтмәс кайчы түгел.
Сабир бабайның һәркемгә Үтемле үткер сүзе.
Ул, — диләр, — безнең колхозның Иң туры тәнкыйть күзе.
ЭСКЕРТЧЕ
Кибән һәм эскерт эшенең Остасы безнең Йосыф. Җилферди ак алъяпкычы, Билен бәйләгән кысып.
Йосыф тезә көлтәләрне Әйбәтләп, тигез итеп.
— Ашлыклар бозылмасын,— ди, — Яңгырлар дымы китеп.
— Очла эскертне, Йосыф, — ди,. Көлтә бирүче егет.
— Күккә ашасыңмы әллә Бу кадәр өскә менеп.
— Күктә нәрсә бар,— ди Йосыф,— Җирдә байлыкның мулы.
һәр эшең бөек, нык булсын Мин телим менә шуны.
Күрдем бик зур төзелешләр Мин Москва шәһәрендә, Болытка тиярдәй булып Зур йортлар күтәрелә.
Мин дә колхоз эскертләре Зур, биек булсын, — димен. Түбәләре Москвага Күренеп торсын, — дидем.
68