ТӨП ЮНӘЛЕШТӘ
(Сталинградгидрострой турында язмалардан)
ҺӨҖҮМ ШУНДА БАРА
Төнге тын Волга. Карасу киңлеккә, сирәк йолдызлар булып, бакен утлары сибелгән. Шулар арасыннан борма-борма юл салып, пароход түбәнгә йөзә. Җил сызгырганы да, дулкыннар уйнаганы да ишетелми. Әйтерсең, каюталар һәм балкондагы шау-шуны, күңелле сөйләшүләрне тыңларга теләп, бөтен тирә-як юри шулай тынга калган... Озакламый инде таң атар, ләкин халык йокламый. Күңелләрдәге шатлыклы һәм тынгысыз хисләр күзләрдән йокыны качыра, нәрсәнедер көттерә, һаман алга ашыктыра.
— Тиздән Сталинград!—диделәр.
Көткән,' дулкынландырган нәрсә шул иде. Барыбыз да ябырылып палубага чыктык. Карашлар ярдагы утларга текәлгән, колаклар билгеле булмаган ниндидер серле тавышларны аулый иде.
Трактор заводы районыннан аз гына төньякта, коммунизм гигантларының берсе — Сталинград гид-роэлектростанциясе һәм Волга — Урал магистраль каналы төзелеп ятканы бөтен дөньяга билгеле. Төзелеш утларын ерактан булса да күрү, анда моторлар гүләвем ишетү теләге һәркемдә чиксез зур. Туры- дан-туры төзүчеләр сафында булырга, монда башкарылган бөек эшләргә катнашырга ашкыну исә аннан да көчлерәк. Әйтергә кирәк, чакыру буенча, партия яки комсомол путевкасы белән гидростройга эшкә килүчеләр бу пароходта да аз түгел иде. Без юл буенча аларны котлап, бәхетләренә сокланып туя алмадык.
Сөйләшүләр тагын да жанлана төште, һәркемнең ишеткән-белгән нәрсәсе бар, һәм ул нәрсә, эстафета булып, йөрәктән-йөрәккә күчәргә тиеш.
— Плотина үзе менә шунда корыла — Волганың уң як ярында Рынок поселогы турысыннан башланып, сул як ярдагы Осадная балкасына җитеп терәләчәк...
— Озынлыгы 4 километрдан артыграк буласы.
— Өстеннән тимер юл һәм автострада үтәчәк...
— Гидростанция бинасы исә Песчаный утравына салына икән. Әнә, ике кызыл бакенны күрәсезме? Утрау шунда.
— Карагыз, нинди сәер утлар!
Ярда беренче карауга чыннан да сәеррәк күренгән утлар жемелдн иде. Алар, бер күтәрелеп, бер түбәнрәк төшеп, һавада туктаусыз хәрәкәтләнеп торалар. Бу хәрәкәт караңгы күк йөзе фонына якты юллар булып сызыла. Төннәрен экскаватор утлары шулай күренә икән.
Пароход, өздсреп-өздереп сузып, берничә кыска гудок бирде, ярга прожектор нурлары тасмасын сузды. Бу — төзүчеләрне тәбрикләү иде. Елгачыларда гадәт урнашкан: гидрострой участоклары яныннан нинди дә булса судно узганда, алар төзүчеләрне шулай тәбриклиләр. Па-
69
роходтагыл арның күңелле кичерешен аңлагандай, экскаваторларның Ла берсе, якты утларын бер сүндереп, бер кабызып, морзе белән Жавап бирде.
Шулай дулкынланып һәм шулай шатланып, без төзелеш белән юлда ук очраштык.
Хәер, бу җирләргә шулай дул-кынланмыйча, тирән тәэсир һәм горурлану хисләре кичермичә якын-лашырга мөмкинме соң! Без Сталинград белән очрашабыз. Ә Сталинградка мәхәббәт, аның данын зурлау җырлары йөрәкләрнең иң кайнар, иң тирән җирендә саклана. Героик тарихы, кадерле исеме булган герой-шәһәребез ул безнең.
Бу шәһәрнең беренче оборонасы Волгада Совет властен саклап калды; бу шәһәр илебезгә беренче тракторларны бирде; Бөек Ватан сугышында Сталинград җиңүе немец-фашист армиясенең .кояшы баю булды; Сталинград — безнең көчебез һәм коралыбыз даны.
Бу шәһәр бөек Сталин исемен йөртә! Әйе, аңа моннан да лаек исемнең булуы мөмкин дә түгел. Аның бөтен тарихы шул исемгә бәйле. Данлыклы 1918 елда бу җирләрдә Сталин булды һәм Царицын оборонасын оештырды; Сталинградта бер ел эчендә гигант трактор заводын төзү — Сталин фикере, аның какшамас ихтыяры иде; Сталин стратегиясе һәм аның пол-ководецлык осталыгы Гитлер армиясе генералларын Сталинград подвалларына кысрыклады; хәрабәләр урынына яңа Сталинградны торгызу планын Сталин сызганлыгын һәркем белә һәм ул хәзер дөньяда иң гүзәл шәһәрләрнең берсе булып төзелде, төзекләнде инде; илебездә коммунизм төзүнең конкрет программасын билгеләгән барлык карарларда күренгәнчә, без Сталинград җирләрен яңарту, аның кырыс табигатен үзгәртү, корылыгын җиңү турындагы карарларда да Сталин кулын күрдек.
...Без «Сталинград җирләренең кырыс табигате» дидек һәм алда сүз шул табигатьне җиңү турында барачак. Нинди кырыслык соң ул? Аз гына булса да, шул җирләрнең географиясенә һәм тарихына күз төшереп алыйк.
Сталинград турысында Волга үзенең соңгы борылышып ясый һәм шуннан соң туп-туры көньяк-көнчыгышка таба, Каспийга юнәлә, һәр ике якта кин, тигез һәм шәрә дала, эссе кояш нурлары белән рәхимсез кыздырылган тозлак туфраклы мәйданнар һәм комлыклар җәелә. Ком, урыны-урыны белән, әкияттәгесы- ман диңгез дулкыннарын хәтерләткән барханнар булып та күтәрелә. Барханнар арасында, боз катлауларына охшЯп, тоз ята. Җир кипкән, ярылган, ә кайбер урыннарда исә таш булып каткан. Ара-тирә очраган үләннәр аяк астында кыштырдап, вак порошок булып теткәләнеп кала. Хәтта аларныңиң әрсезләре — әрем белән кыргый типчәк тә саргаеп кипкән. Усал, кайнар җил шулай бернәрсәне дә кызганмый монда...
һәлакәтле ул җилләр Урта Азия сахраларында туа һәм, Каспий капкасы, Астрахань җирләре аша үтеп, Волга буена күтәреләләр. Алар юлында, тимрәү кырыккан шикелле, һәртөрле үсемлек кибә, вак, кайнар комнар өермәсе күтәрелә һәм дала буйлап сәяхәт итә башлый. Коточкыч бу буран, тоташ болыт булып, җирне һәм күкне каплый. Андый чакта хәтта кояш нурлары да куе мамык катлавы аша үткәндәге шикелле генә булып калалар. Ком тирә-юньдәге игеннәргә, үләннәргә куна, аларны көйдерә, аяктан ега. Ком тулып, елгалар һәм сулыклар саега. Ком, тимерне тутык ашаган кебек, басуларны һәм болынлык-ларны ашый, дала битенә яман чир сибә.
Коры җилләр, кызу, кара бураннар далага еш кына хәтәр «кара еллар»ны алып килгәннәр, халык җилкәсенә иксез-чиксез авыр газап, ачлык йөге булып басканнар. Җил һәм ком көньяк-көнбатышның дымын, яшеллеген һәм муллыгын талаган.
«Ком килә, коры томан җәелә!.. Җәфа килә...» — Кайнар тузан болыты кояшны каплаганны, үлән яфракларының корып бөрешкәнен һәм игеннәрнең кибеп егылганын
70
күргәч, телдән-телгә, авылдан-авыл- га шундый сүзләр күчкән, һәм меңләгән крестьяннар, аптырап, нәрсә эшләргә белмичә, кинәт бушап калган кырларда ыңгырашканнар.
1873 елда элекке Самар губернасында моны үз күзләре белән күргән бөек язучыбыз Лев Толстой менә ничек яза: «Бузулуктан 70 чакрым, һәм икенче якка... Борскига кадәр 70 чакрым, аннары тагы Богданов- кага кадәр 70 чакрым арадагы авыллар аша үтеп һәм аларда тук-тап, мин, һәрвакыт авылда торган һәм авыл тормышы шартларын якыннан белгән кеше, анда күргән коточкыч нәрсәләргә шаккаттым: кырлар шәп-шәрә, бодай, солы, тары, арпа, житен чәчелгән урыннарда нәрсә үскәнен, хәтта нәрсә чәчелгән булуын да белә алмыйсың... Бөтен жирдә дә юллар халык белән тулы, алар я Уфа губернасына ян.а урыннарга күченәләр, я эш эзлиләр...^
Коры жилләр һәм сусызлык халыкка шундый бәла, афәт китергән. Алдынгы рус галимнәре, Заволжьены бу бәладән коткару турында күптән хыялланып, төрле-төрле проектлар төзеп карасалар да, патша хөкүмәте аларның барысын да кире кага килгән, капиталистлар һәм алпавытлар үз кесәләрен калынайтудан башка нәрсә турында уйларга да теләмәгәннәр.
Петр I заманында ук инде, далаларга су кертү өчен, Епифан системасы дигән канал казып һәм шлюзлар ясап, Волга белән Донны тоташтыра башлаганнар. Егерме ел башкарылганнан соң бу эш ташланган. Аның житәкчесе князь Голицын болай дигән:
— Елгаларның агымы белән бары бер ходай гына идарә итә, һәм аның кодрәте аерган нәрсәне кушарга маташу кешенең дуамаллыгы гына булыр иде...
Безгә Сталинград өлкәсенең Каганович районы, «Тихий Дон» колхозы агитаторы Потапова иптәшнең коммунизмның бөек төзелешләренә багышланган бер беседасы турында ишетергә туры килде. Беседа вакытында карт колхозчы, элекке тимер юл эшчесе Устюшкинның сөйләгәннәре кызыклы.
— Мин менә нәрсә әйтер идем, ту-ганнар,— дигән ул,— сигезенче дистәмне тутырып киләмшнде мин,— шактый гомер яшәлде. Үткәндәге корылыклы еллар бик хәтеремдә — күрдем дә, ачы тәмен дә татыдым аларның. Ул каһәр төшкән нәрсә безне бер сынык икмәк эзләтеп урыннан-урынга күпме куды... Бервакыт игеннәргә генә түгел, хәтта урманнарга да үрелде ул. Имәннәргә, мин әйтим, ниндидер корт сарылды. Корыдай була икән ул мәлгунь. Шулкадәр күп иде, мин әйтим, тимер юлда поездлар туктаган чаклар булды — юл аша чыккан чакларында, кортлар тәгәрмәч асларында изеләләр дә, бер урында таптанып тик торасың, буксовать итәсең, ягъни... Аяныч иде шул хәлләр. Үзебез Идел буенда яшәдек, үзебез суга сусадык. Хәер, нәрсә көтәргә мөмкин иде патшадан һәм комсыз алпавытлардан?.. Менә кай-чан килде ул далабызның үзгәрер көннәре. Тиздән бөтен тирә-ягыбыз- да яшел урманнар шаулар, басуларга шифалы су челтерәп агып килер, корылык дигән нәрсә тирән каналлар төбенә күмелер. Шулай булыр — чөнки Сталин шулай диде!
Чыннан да нинди гаделсезлек хөкем сөргән: бу далалар аша никадәр су, нинди зур Волга агып үтә. Әйе, никадәр су! Бөек Иделнең зәңгәр тасмасы илебез буйлап 3700 километрга сузыла, аның 8000 ки-лометрдан артык озынлыкта тармаклары, кушылдыклары бар. Волга бассейны Франция һәм Англиянең икесенең территориясеннән ике тапкыр зуррак, анда илебез халыкларының чиреге яши, промышленность продукциябезнең яртысы җитештерелә. Шундый зур һәм мул сулы елга буенча җәелеп тә, илебезнең көньяк-көнбатышыидагы чиксез киң мәйданнар дымга сусаганнар, тирә- як кипкән, дала халкы бер йотым суга тилмергән, Волга суларын эшкә җигә алмаган.
Волга исә, яз саен ташып һәм котырып агып, бөтен муллыгын һәм чиксез зур энергетик байлыгын Кас- пийга илтеп сала биргән. Бәлки бо-
71
рынгы мәкаль дә шунда тугандыр: «Терсәк бик якын, тик тешләп кенә булмый...»
Табигатьнең бу гаделсезлеген бетерү өчен җәмгыятьтәге гаделсезлекне — кешенең кеше тарафыннан җәберләнүен бетерергә кирәк иде. Моны, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә, Россия халкы, Совет хөкүмәте эшләде. Сталинград җирләренең дә кырыс табигатен үзгәртү һөҗүменә кораллану шуннан башлана.
«Эшне Самара — Саратов — Ца-рицын — Астрахань — Ставрополь зонасы буенча минималь дәрәҗәдә кирәкле мелиоратив полоса булдырудан башларга уйлыйбыз. Бу эш өчен унбиш — егерме миллион чамасы билгеләп куябыз. Киләсе елда көньяк губерналарга күчәрбез.»
Бөек Сталинның бу сүзләре безнең авыл хуҗалыгыбызда революция һәм илдә, корылыкка каршы көрәш башларга беренче приказ булып яңгырадылар.
Революция башланды һәм җиңде. Куәтле техника белән коралланган колхоз строе табигатьне үзгәртү эшләрен тиңсез зур мәйданнарда җәелдерде. Бу чын мәгънәсендә бөек һөҗүм иде һәм аның юлбашчыбыз куйган бөек максаты шундый:
«Заволжьедагы көнчыгыш район-нарында урманнар һәм саклаучы урман полосалары утыртуның бик зур әһәмияте бар.»
'«...Бурыч — Заволжьены сугару эшен оештыру буенча җитди эшкә тотынудан гыйбарәт».
Пароход безне Сталинград җирләренә — шушы бөек һөҗүмнең төп юнәлеше итеп билгеләнгән якка алып килде. Төп юнәлеш икән, — димәк, төп көчләр тупланган як та ул. Большевиклар штабы, даһи стратег Сталин кушуы буенча бербер артлы һөҗүмгә кертелгән ул көч турында саннар һәм фактларның үзеннән сөйләтик: дәүләтебезнең сигез зур урман полосасыннан алтысы шушы юнәлештән үтә; Сталинград тирәсе далаларында промышленность өчен әһәмиятле 137 мең гектар имәнлек үстерелә; Волга—Доп каналы төзелеп бетте; ниһаять, Сталинград гидроэлектростанциясе төзелә,—зур Сталинград диңгезе ясала һәм Сталинград каналы казыла!..
Исәнме, Сталинград! Сезгә, төп юнәлеш солдатларына — гидро- стройчыларга, Сталинград диңгезен һәм каналын ясаучыларга сәлам! Без сезнең бөек һөҗүмне күрергә, фидакарь эшләрегезне карарга телибез.
ВАКЫТ ӨЧЕН КӨРӘШ ОСТАЛАРЫ
Җәйге эссе һәм тузанлы көннәрнең берсе иде. Сталинградның аяз күгенә август кояшы күтәрелә. Җир дә, һава да ут кебек кызган. Без герой-шәһәрнең үзәк урамы буйлап төньякка, шәһәр читенә, Сталинград- гидростройның төзелеш мәйданнары ягына узабыз. Юл шактый озын, егерме чакрымлап ара үтәргә кирәк, һәм күңел, ирексездән, тирән уйларга бирелә, ирексездән, үткән еллар истәлегенә кереп китәсең.
...Менә дәһшәтле, утлы, онытылмас 1942 елның августы. Немец-фашист илбасарлар Волгага ашкыналар. Сталинград җирләренә Крупп корычы ява. Бөек елга ярында яшәү белән үлем тартыша. Герой-шә- һәр һөҗүмгә чыга, оборона тота, түзә, көрәшә, ышана. Аның тирә- ягында, аның урамнарында дошман өстенә йөз меңгә якын ноктадан ут сибелә... Какшамас ныклык, корыч ихтыяр, ут сулаган, истәлекле 162 көн — героик оборона көннәре дөньяда тиңе булмаган бөек җиңүгә китерә: гитлерчылар өере тар-мар ителә.
...һәм менә икенче елның, 1950 елның августы — аяз, шатлыклы һәм бәхетле августның бер көне: совет хөкүмәте Иделдә Сталинград гидроэлектростанциясе һәм канал-лары төзелешеп башларга карар кабул иткән көн. Уңыш һәм муллык дошманына — корылыкка каршы Сталинград һөҗүмгә чыкты. Бу бөек көрәш илгә 1,7 миллион кило- / ватт электр көче һәм 13 миллион гектар мәйданга шифалы дым бирәчәк... һәм шуның барысы искиткеч кыска срокта — нибары биш ел эчендә эшләнеп бетәр!
72
Аннары уйлар якын киләчәк буйлап сәяхәт итә башлый: күз алдыннан Сталинград диңгезе корабльләре йөзеп үтә, кырларга көчле электротрактора ар чыга, үзагышлы киң канал буйлап Волга сулары Урал елгасы ягына ашыга. Кар-шыла көйгән һәм шәрә соры дала түгел, бодай, җиләк-жимеш һәм тоташ чәчәк диңгезе булып җәелгән Сарпин үзәнлеге, Нугай даласы һәм Кара җирләр сузыла... Әйтерсең, болар инде барысы да бар, тик син аларны күреп кенә өлгермәгәнсең. Чөнки шулай буласын беләсең, чөнки карарда шулай диелгән, шулай эшләнә һәм шулай булачак!
Кояшлы август көне һәм яңа ГЭС- лар утының үзе кебек үк якты бу уйлар һәм бу ышаныч хәзер бөтен ил күңелендә яши. Сталинград җирләреннән үткәндә, шул гигант эшләр турыдан-туры башкарылган урыннарда булганда исә мондый уйлану-лар аеруча күңелле!..
Яхшы юлдашлар кебек, матур һәм яхшы уйлар да юлны кыскарта икән. Без яшьлек һәм дан шәһәрен, якты һәм киң урамнар, гүзәл ак йортлар, яшел проспектлар каласын, дөньяда иң гүзәл шәһәрләрнең берсе итеп яңадан төзелгән Сталинградны үтеп тә өлгергәнбез. Менә трактор заводы районындагы соңгы корпуслар һәм соңгы бакча да артта калды. Гидростройның уң як ярдагы төзелеш мәйданнары нәкъ шуннан башлана.
Ул көннәрдә гидростройчылар бөек төзелеш фронтының тылларын хәзерләү эшен башкара иде: кая карама, шунда — юллар салу, торак йортлар, складлар, станцияләр һәм причаллар төзү, элемтә һәм электр линияләре үткәрү бара.
Трактор заводы белән Латошинка поселогы арасында сузылган яңа асфальт юл да шундый тыл объектларының берсе. Бу киң автострада хәзергә Волганың уң як яры буйлап төзелеш мәйданнары аша үтә, ә киләчәктә ГЭС плотинасы аша сул як ярга чыгачак.
Сталинград жирләрендә җәйге көннәр чамасыз кызу була. Юл төзүчеләр эше исә аннан да кызурак бара иде. Менә безгә җирдән тоташ пәрдә булып күтәрелгән куе тузан болыты күренде. Ул бөтен тирә-як- ны баскан диярлек. Хәтта күк йөзе фонын жирдән аерган офык сызыгы да сизелерлек түгел. Ләкин бу ерактан гына шулай тоела. Якынрак килгәч, без куе тузан болытының өзлексез- кыймылдаганын, үкергәнен, шаулап торганын белдек.
Болытны Сухая Мечетка дамбасында эшләүче экскаваторлар һәм самосваллар күтәргән иде.
Дамбага йөз меңнән артык кубометр җир ташып өяргә кирәк, аны бер айда өлгертергә сүз бирелгән.
— Сухая Мечеткада ике «Урал- машец», бер «Баррикадец» эшли. Виктор Борисов та шунда.
Төзелеш районы Идарәсендә безгә шулай диделәр. Бу сүзләр артык игътибарга лаексыз, кечкенә, гади белешмә генә түгел иде: алар төзелештә вакыт өчен көрәш осталары һәм аларның көчле ярдәмчеләре — жир казучы корыч куллар турында горурланып сөйләшүгә зур кереш булды.
Ул кереш менә нәрсә аңлата иде: комсомолец Виктор Борисов—гидро- стройда иң алдынгы экскаваторчыларның берсе, тынгысыз новатор. Ул төзелештә иң кечкенә булган, шуңа күрә дә «Бәләкәй» дип аталган экскаваторда — чүмеченә ярты кубометр балчык сыешлы «Ковро- вец»та эшли, ләкин хезмәт күрсәт-кечләренең иң зурысын бирә: «Бәләкәй» ай саен 13,5 мең кубометр урынына 30 меңнән артык кубометр җир казып өя. Бу — иң кечкенә саналган агрегатның эше! Ә герой-шә- һәрнең үзендә — «Баррикада» заводында эшләнгән экскаваторның чү-мече исә бер кубометрлы, димәк, аның көче дә, җитештер үчәнлеге дә « Ко в р о ве ц» н ы к ы н и а и и ке л әтә зур. Ә «Уралмашец» — атаклы «Уралмаш» заводында ясалган электро- экскаватор — 65 тонналы корыч фил ул! Чүмече белән минутына өчәр кубометр җир умырып ала!..
Сүз җаенда шуны да әйтеп куйыйк: төзүчеләрнең көчле ярдәмчелә- ре болардан башка да бик күп. Экскаваторлардан «Краматорец», «Воронежец», «Молотовец»лар, ниһаять, чүмеченә зур автомашинаның
73
үзен сыйдыра ала торган атлап йөрүче экскаватор, җир казучы башка агрегатлар: драглайн, бульдозер, жир суыргыч, скрепер, грейдер- конвейер, транспортер һәм башкалар бар! Монда бөтен эш тә диярлек моторлар һәм механик куллар ярдәмендә башкарыла. Без әле ал- дарак алар белән танышырбыз, күбесен шул эштә күрербез...
Сухая Мечсткада көн тагын да кызурак шикелле тоелды. Булыр да, монда бит кояш эссесенә хезмәт кайнарлыгы, куәтле моторлар кызулыгы кушыла. Кая карама, шунда — нинди дә булса бер агрегат эшли. Гигант бер шөпшәне хәтерләтеп гүләп торган моторлар көче, аларны тыңлатучы оста куллар җирне ишә, казый, күчерә, өя һәм тигезли. Чүмечләр, пычаклар, кискечләр, катоклар туктаусыз хәрәкәттә.
«Бәләкәй» экскаватор эшләгән зур забойда аеруча җанлылык. Туктаусыз агылып торган самосваллар, йөкләрен дамбага бер-бер артлы илтеп бушаталар да, умарталарына очкан бал кортлары кебек, яңадан забойга ашыгалар, йөрешләреннән үк сизәсең: забойда алар тоткарланмый!
«Бәләкәй»нең стрел асы әле бер якка, әле икенче якка бертуктаусыз борылып, әле төшеп, әле күтәрелеп тора. Стрела — аның җир казый торган кулы. Кулга «көрәк» — ярты кубометр балчык сыешлы шактый зур чүмеч — тоттырылган. (Атлап йөрүче экскаваторның 14 кубометрлы чүмече белән чагыштырганда ул, әлбәттә, «шактый зур» диярлек түгел. Экскаваторчылар аны, шаярып, «бал кашыгы» дип кенә атыйлар икән...)
Стрела белән чүмечнең икесен бергә башка бер кул — экскаваторчы Виктор Борисов кулы тоткан. Теге яки бу рычагны тартып, ул стреланы теләсә кайсы якка бора, чүмечне җиргә төшерә, аңардан балчык умыртып алдыра, аннары күтәрә һәм, тагын түбән төшереп, йөкне машинага бушаттыра.
— Ә, Борисов кулларымы? Беләбез, беләбез, зур могҗиза эшләде алар!
Гидростройда кем белән генә сөй-ләшсәң дә, сиңа шуны әйтерләр. Бу сүзләрдә бик зур мәгънә бар.
Бер чүмеч балчыкны җирдән.казып алып машинага салу өчен экскаватор, гадәттә, бер-бер артлы дүрт төрле хәрәкәт — операция башкарырга тиеш: стреланы забой ягына борырга, чүмечне җиргә төшерергә, тутырырга, яңадан күтәрергә һәм стреланы забойдан кире борып чүмечне бушатырга кирәк. Болар бөтенесе бергә экскавация циклы дип атала. «Ковровец»ның экскавация циклы нормасы 40 секунд. Виктор куллары исә экскаватор кылларын башкача тартырга өйрәнгәннәр һәм аның музыкасы да үзгә: экскавация циклына нибары 15 секунд вакыт үтә!
Моның серен аңлау өчен «Ковро- вец»ка җентекләбрәк күз салыйк. Әнә ул кулын — стреласын забойга бора, ләкин шул ук вакытта чүмече дә тик тормый — ул да түбәнгә төшә, ялтырап торган үткен тешләре белән җирне умырырга хәзерләнә. Димәк, ике операция, ике хәрәкәт берьюлы башкарылды, берләштерелде, тоташ хәрәкәткә әйләнде. Балчык эләктереп алуга ук стрела борыла башлый һәм ул борылган арада чүмеч тә йөктән арынырга хәзерләнеп өлгерә: тиешле түбәнлеккә төшерелә, машина кузовы өстендә тиешле урынга куела. Күрәсең, экскаваторчы кулында берьюлы ике, кайчакта хәтта өч рычаг эшли һәм цикл аерым операцияләргә, бүленмичә, берөзлексез дәвам итә. Нәтиҗә —һәр циклга 25—30 секунд экономия!
Секундлар кубометрларга әйләнә, кубометрлар төзелеш срогын кыскарта. Виктордан өйрәнеп, хәзер бөтен экскаваторчылар могҗиза күрсәтәләр!
Кояш төшлектән түбәнгә авышты. Ләкин көн кызулыгы әле һаман кимемәгән иде. Техник карауга, ягулык салу һәм майлауга агрегатларның төрлесе төрле вакытта туктап ала. Менә 1626 номерлы «Ков- ровец» моторының гүләве дә кинәт тынып калды. Кабинадан урта буйлы, нык, таза гәүдәле яшь егет — комсомолец Виктор төшә. Аның
74
керфек очларына кадәр тузан кунган. Егет тиз-тиз кагынып ала, битен җитез генә сөртә, һәм, ап-ак тешләрен ялтыратып елмаеп, забойга карый; йөзендә канәгатьләнү чагыла аның. Саран елмаюы шуны сөйли кебек: «Җирне аны шулай казырга кирәк. Биредә бүген тау иде. ә иртәгә ул дамбада булыр'..»
Хәер, үзенең эш нәтиҗәләре турында егет телдән бу кадәресен дә әйтмәс иле.
— Лыгырдау, прешелгән уңышлар турында күпертеп, масаеп сөйләү безнең эш түгел. Безгә казырга, кубометрларны күбрәк бирергә кирәк. Аны санаучылар табылыр... Ә менә уңышлы нәтиҗәгә китергән эш алымнары, вакытка экономия ясау, кубометрлар санын арттыру юллары турында исә сөйләргә кирәк. Хәтта күп итеп, кат-кат сөйләргә... Әйтик, яңа салынган бер матур йортны мактыйлар, ди. Кемгә бу мактау — йортның үзенәме, әллә аны матур итеп салган ташчыгамы? Әлбәттә, ташчыга. Димәк, коры нәтиҗәне түгел, нәтиҗәгә к ничек ирешелгән булуын белү кыйммәтрәк!..
Төзелеш районы комсомолецла- рының тыйнаклык һәм намуслылык темасына үткәрелгән бер җыелышында Борисов шулай дигән. Сүз уңаенда шунысын да әйтик, бу җыелышны үткәрүнең тарихы кызык.
Көннәрнең берендә Борисов сменага 1560 кубометр җир казып норманы 500 проценттан артыкка үти. Алмашчысы Константин Кубузов моны ишеткәч:
— Боря! Рекорд бит бу, рекорд, беләсеңме! Нәрсә көтәсең, бар, йөгер парткомга, комитетка чап! Учетчица белән мастер кайчан кайта да, кайчан әйтә әле. Үзен җиткер, кычкыр: 1560 диген!.. Мин булсам, иц биек тауга менеп кычкырыр идем бу хәбәрне...
Әйе, Виктор ул көнне комитетта да, партия оешмасы секретаре Пронский янында да булган. Ләкин анда 1560 кубометр турында кычкырмаган, ә тыйнаклык турында сөйләшү өчен комсомол җыелышы үткәрергә тәкъдим керткән.
Җыелышта Кубузов үзен ничек хис иткәндер. Хәзер исә аны: ул бик тыйнакланды, эшкә карашы бөтенләй үзгәрде, дан артыннан куу һәвәслеге басылды, диләр. Аның Викторга рәхмәте зур. Алай гына да түгел, ул хәтта үзенең үткәндә булган башка кайбер «гөнаһлары»ннан да көлеп, алар турында Викторга, барлык иптәшләренә үзе үк сөйләп биргән.
— Оят та, көлке дә бу, егетләр,— ди икән ул иптәшләре белән җыелып утырганда, — ләкин факт. Смена тапшырганда моторга чикләгеч куеп китәм. Уем шул: Виктор смена саен җирне миннән күбрәк казый. Димәк, ул моторны көчли, аңа күбрәк әйләнеш бирә. Димәк, моторның тизрәк стройдан чыгуы ихти-мал. Нинди юләр уй бит, ә?! Бер сыныйм, ике сыныйм — Виктор һич тә алай итми икән. Киресенчә, аның сменасы н д а м ото р г а д әттәгед ән кимрәк әйләнеш белән дә эшли. Миң шуны аңламаганмын, егетләр: Виктор эштә моторны көчәндереп, үзе көчәнеп түгел, бәлки сәләт, акыл, новаторлык белән алдыра. Ул тәҗрибә туплый, секундларга исәпне төгәл алып бара. Менә бу — факт!..
Новатор, тәҗрибә иясе, секундларны оста санаучы! — төзүчеләр арасында Викторны шулай телгә алалар. Җыелышларда, киңәшмәләрдә шулай сөйләнә. Шуны карарга күрше участоклардан киләләр. Газеталар, листовкалар һәм «Мол- ния»ләрдә шулай языла, һәм Викторга күңелле, рәхәт. Исеме телгә алынганга, эш күрсәткечләре турын-да сөйләнгәнгә һәм язылганга түгел, аның алымнары, аның тәҗрибәсе төзүчеләр арасында киң таралганы өчс.[ шатлана ул. Башка нәрсәдә сүзгә саран булса булыр, ә тәҗрибә турында сөйләргә дисәң инде, аның үзенең дә, ничектер, теле ачылып китә һәм ул күп итеп, кат-кат сөйли — җыелышларда да, эш вакытында да, кыска ял сәгатьләрендә дә, эшкә килеп-китеп йөргәндә юлда да сөйли.
Хәзер дә Виктор, машинасын каран, майлап һәм чистартып куйды да, янәшә забойдагы иптәшенә күз
75
төшерде. Аның эшен бик җентекләп һәм шактый вакыт карап торды ул. Нигәдер башын чайкап, үкенүле кыяфәттә кулын селкеп, ахылдап куйгалады. Аннары, күршесе дә кыска ялга туктагач, туп-туры аның забоена таба атлады. Дуслар сөй-ләштеләр.
— Син, күрше, стрелаиы 50—70 градустан артык борып маташмау ягын кара. Бик күп вакытны бушка әрәм итәсең алай. Андый чакта экскаваторның үзен забойда борып кую яхшырак. Чүмеч кош түгел бит, нигә аны һавада очыртып уйнарга? Төялә торган машина белән забой арасында иң кыска, иң туры юлдан йөрсен ул!..
— Рәхмәт, Витя! Бик матур киңәш әйттең әле син. Ничек минем котелок шуны «пешерә» алмагандыр... Рәхмәт!
Мондый сөйләшүләр, Викторның шундый яңа «ачышлары» аз булмаган.
Бервакыт төзелеш районы җитәк-челәрен, парткомны машиналарның забойда тоткарлану очраклары бик нык борчый: йөк төялгән машина забойдан я арты белән күтәрелеп, я яңадан борылып чыгып киткәнче, экскаватор тик тора. Туктаусыз агылып торган конвейер юк. Секундлар гына түгел, минутлар югала. Ә бит югалтмаска кирәк. Нишләргә?
«Нишләргә?» Бу сорауга җавап эзләп техниклар, инженерлар, экскаваторчылар һәм шоферлар да баш ваткан. Тәкъдимнәр дә аз булмагандыр. Ләкин Борисовның «Ярым боҗралы забой» методы иң яхшы тәкъдим буларак кабул ителгән һәм хәзер бөтен участокларда кулланыла: экскаватор забойның бер читендә тора, машиналарның төялгән бере ярым боҗра юл буйлап икенче кырыйга үтә да забойдан туп-туры чыгып китә. Конвейер эшли!
Забойда грунтны казу буенча яңа алымны да беренче булып Виктор Борисов кулланган. Шул алымны кулланып һәрвакыт 'бөтен күләменә, тулы тутырылып эшләгән чүмечләр «Борисов чүмечләре» дип юкка гына аталмый. Грунтны забойның түбәнге өлешеннән казый башласаң, туфракның өске катлаулары забойга үзе ишелеп төшә һәм шулай ишелгән йомшак грунтны чүмечкә эләктереп алу җиңеләя — ул азрак көч белән, тизрәк һәм һәрвакыт тулы туты-рыла.
Хәзер төзелештә барлык экскава-торчыларда циклларны берләштереп, сибелмәле грунт казыганда забой төбенә настил җәеп, экскаваторга даими беркетелгән берничә машинадан торган комплекслы бригадаларда эшлиләр, һәм барысының да диярлек горурлану, мактану хисләрен яшерә алмыйча әйтергә теләгәне шул:
— Борисовча эшлим, Борисов алымнары белән!
Экскаватор зур машина, һәм ул зур эшләр башкара — биек таулар ишә, тирән каналлар казый. Ләкин аның да төгәл эшләве «вак төяк»ләргә бәйле. Кайберәүләр еш кына шул «вак-төяк»ләргә игътибар биреп җиткермиләр һәм шуның аркасында эштә тоткарлык була. Ә Борисов өчен исә, бернинди дә «вак- төяк» юк.
Безгә «Ковровец» кабинасына акбур белән вак кына итеп сызылган кыска-кыска һәм беренче карауга сәеррәк тоелган, лозунг шикелле язуларны укырга туры килде:
«Чүмечне җиргә каты бәреп, кис-кен төшермә!»
«Ашыкма, чүмеч вакытыннан элек ачылмасын!»
«Кара, чүмечең тулымы. Тулмыйча күтәрмә!»
«Сак бул! Стрелаң машина бор-тына тимәсен!»..
«Лозунгларны» Борисов язган булып чыкты. Алмашчылары Константин Кубузов та һәм Владимир Дворников та башта шул «вак- төяк» ләргә игътибарсызрак караганнар икән. Ташлы, каты грунт казыганда чүмечнең ватылуы, казып алынган сибелмәле грунтның маши-нага бушатканчы коелуы, чүмечнең «буш рейслары» мөмкин булган. Искәртүләрне ишеткәч, өстәвенә алар күзеңә керердәй булып кабина ишегендә ялтырап торгач, бу «вак- төяк»ләрнс онытырга мөмкинме соң? Хәзер инде аларга Константин да,
76
Владимир да, гомумән беркем дә «вак-төяк» итеп карамас.
Яки менә машинаны саклау, гомумән сакчыл булу мәсьәләсен алыйк. Төзелештә барлык экипажлар үз агрегатларын саклау өчен дә ярышалар. Борисов һәм Дворников белән бергә Константин Кубузов та шундый йөкләмәгә кул куйган. Ләкин беренче көннәрдә Виктор һәм Владимир шундый хәлне күрәләр: аңлапмы, аңламыйчамы, күрәсең, шәхси дан артыннан куып, Константин күбрәк норма тутырырга тырыша, ә машинаны рәтләп карамый, саклап эш итми, смена беткәч тапшыру өчен хәзерләми. Аңардан соңгы һәр сменаны диярлек техник караудан яки еш кына очракларда ремонттан башларга туры килә.
«Экскаваторны эштән чыгарасың бит», — дигәч, ул:
— Срогына кадәр чыдар әле. Аның каравы, эшләп кала — бирә алганын бирә, — дип аклана.
— Юк, — диләр ана Виктор белән Владимир, — безнең йөкләмә — ике очлы таяк ул: норманы да арттырып үтәргә, машинаның да хезмәт итү срогын озынайтырга кирәк. Син, бәлки, бездә заводлар да, металл да күп, машинаны тагын ясарлар әле, дип уйлыйсындыр. Зур ялгышу бу.
Дуслар гидрострой комсомолец- ларының үткән җәйдә булган кон-ференциясен, анда баш инженер Медведевның чыгышын Константинның исенә төшерәләр. Медведев бо- лай дигән: без сала торган ГЭС моңарчы булган барлык ГЭСлардаи да зуррак, 11 Днепрогэс кадәр уЛ. Ләкин төзү расходлары ягыннан аның киловаттлары арзанракка төшәргә, экономиялерәк булырга тиеш.
Константин моңа да тиз генә, җиңел генә төшенми. Аның үз фикере, мәсьәләгә үзенчәлекле, сәер карашы бар: «Урман кискән чакта йомычка очмыйча булмый... Ничек итеп бүрене дә тук итим, сарыкны да саклап калыйм ди инде мин...»
Ләкин Виктор башлаган эш бары тик ул дигәнчә генә бетә ала.
— Эш шунда да шул, туган, — ди ул бу юлы да, —- бүре дә тук булсын, сарык та исән калсын. Сип бер машинаны заводтан килеп җитмәс борын таушалтып өлгер, мин икенчесенең берәр винтын ватыйм, ди. Кая китә ул аннары — бар да төзелеш җилкәсенә бит алар. Үзкыйммәтне киметү шулай буламы? Син шуны онытма: сакчыл булу —коммунистик сыйфат. Ә без коммунизм гигантын төзүчеләр, һәм безнең, якын киләчәгебез дә коммунизм. Күрәсеңдер бит, без юлны әле салып кына ятабыз, ә шоферлар игътибарына инде чат саен язып куелган: «Шофер! Юлларны сакла!» Бездә башкача була алмый, туган. Законы шундый аның: секундларны да төгәл исәпли бел, сумнарны, тиеннәрне санарга да онытма.
Сөйләшүләр, үзара аңлашулар, әлбәттә, тагын да була, мәсьәләгә партия һәм комсомол комитетлары катнаша, җыелышта коллектив фикере әйтелә, һәм Константин, ниһаять, төшенә:
— Әйе шул, безгә сакчыл булмыйча ярамый...
Коллективта һәркемне Виктор Бо-рисовның шулай үз-үзенә һәм ип-тәшләренә таләпчән, тынгысыз, тырыш булуы, ачык фикерләре һәм туры сүзләре, аның җәмәгатьчеллеге һәм максатка ирешүдә нык тору- чанлыгы сокландыра. Аңа карата бик күпләрнең фикере бер үк төрле:
— Әйбәт, нык характер бар ул егеттә!..
«Әйбәт, нык характер»ның исә әйбәт биографиясе, матур тарихы һәм гүзәл чагылышы бар.
...1942 ел. Бөек Ватан сугышының иң авыр, иң киеренке көннәре. Немец-фашист илбасарларга каршы гадел һәм рәхимсез көрәшкә бөтен ил күтәрелә. Халыкта бер генә уй, бер генә теләк: «Җиңү һичшиксез безнеке булачак! Шул җиңүгә ничек күбрәк өлеш кертергә?» Унбиш яшьлек Виктор да үз тормышында беренче гаризаны — фронтка алуны сорап гариза яза. Ләкин, табигый, аның үтенечен кире кагалар. Тынгысыз малайда теләк моның белән килешә алырлыкмы соң! Ул, туры килгән беренче поездга утыра да, фронт ягына китеп бара... Урман. Алда, якында гына фронт сызыгы. һөҗүмгә керү алдыннан шу
77
шы урманда тупланган диңгез пехотасы частьлары ярга таба кузгала. Виктор — шулар белән. Командирдан сорый, ялвара — еламый гына: «Алыгыз! Мин бернәрсәдән дә ку- рыкмыйм...» Нишлисең, тыңламый хәлең юк. Полк улы итеп, Викторга буй-буй тасмалы тельняшка һәм, балакларын кисеп кыскартып, моряклар чалбары бирәләр. Шул минуттан башлап, ул — диңгез пехотасы көрәшчесе, торпеда катеры морягы. Аннары Ржев янында, Балтик бу-енда каты сугышлар... Дүрт тапкыр яралану... Орденнар һәм медальләр. Ниһаять, бөек җиңүнең үзен күрү!..
Икенче гаризасын Виктор 1950 елда, Сталинград гидроэлектростанциясен төзү турында карар кабул ителгәннән соң, үзен тыныч хезмәт фронтының алгы сызыгына — гидро- стройга алуны сорап яза. Дәлилләр үтенечне кире кагарга һич тә урын калдырмый: «...Үзем — комсомолец. Москвада экскаваторда эшлим, 1 класс машинист. Дингезче булып сугышкан идем, диңгезче булып эшлисем дә килә: дала диңгезен ясашырга мине дә алыгыз! Теләсә нинди эшне дә башкара алам...»
Иптәшләре еш кына Викторга «диңгезче» дип. кенә эндәшәләр. Ул моңа чын күңелдән куана. Алай гына түгел, һәрвакыт һәм һәркайда шул исемгә ярашырга, шулай күренергә тырыша: флоттай демобилиза- цияләнгәндә алып кайткан бушлаты белән киң балаклы чалбардан аның әле һаман аерылганы юк. Ул алар- ны иң яраткан һәм иң яхшы кием-нәре итеп ' бәйрәмнәрдә генә кия! Тельняшканы исә ул гомумән салмый. Төнге сменада Борисов эшли икән, узып баручы пароходларның төзүчеләрне котлаган гудокларына ярдан һәрвакыт җавап булачак: Виктор, экскаватор фарасын кепкасы белән бер каплап, бер яңадан яктыртып, диңгездәгечә сөйләшми калмас!..
— Я, әйтегез, нәрсәм диңгезчене- кеинән кнм?!
Егетнең күз карашында, тыйнак елмаюында һәм хәтта йөрешендә дә шундый горурлык чагыла кебек.
Чынлап та, гидростройчыларны нигә диңгезчеләр дип атамаска. Алар кулы белән дөньяда иң зур ясалма диңгезләр эшләнә бит! Коры, кипкән җирләрдә, далада диңгез ясала. Ничек кенә әле! Сталинград плотинасы төзелеп беткәч, Волга суы 25 метрдан артыкка күтәре-ләчәк һәм киңлеге урыны-урыны белән 25—40 километрга, озынлыгы 500 километрга сузылган диңгез булып җәеләчәк. Иңеннән иңенә корабльләр йөзеп йөриячәк, 13 миллион гектар җирне сугарырга һәм суландыру өчен су бирәчәк Сталинград диңгезе менә нинди буласы!
Төзүчеләр моны — дөньяда тиңе булмаган масштабларны — бик яхшы аңлый, шуңа күрә аларның хыял һәм омтылыш масштаблары да киң. һәркем көннән-көн яхшырак эшләргә тырыша, үзен иртәгә бүгенгедән зуррак, җаваплырак хезмәткә хәзерли.
— «Уралец» көтәм, — ди Виктор Борисов та. — Чүмече өч кубометрлы электроэкскаватор ул. Сменага 3 меңгә кадәр кубик биреп була. Идарәдә вәгъдә иттеләр инде. Хәзер иптәшләрем белән бергә элек- тротехниканы өйрәнәбез. Машина килү белән утырып эшли башларлык булсын. Югыйсә киң фронт белән төп эшләр башлангач, әйтик пло-тина үзе салына, Волганы Урал елгасы белән тоташтырачак канал казыла башлагач, минем бу «бал кашык» белән әллә ни кырып булмас... «Уралец»та эшлисе килеп куллар күптән кычыта инде. Аннары «Большак»ка күчәргә дә исәп юк түгел. Бирегә килсеннәр генә, һичшиксез күчәргә!..
«Большак» дип, Виктор ЭШ 14/е5 маркалы атлап йөрүче зур экскаваторны искә ала. Хәер, искә алу гына түгел, кирәк булса, аның турында озын бер лекция дә сөйли алыр иде ул.
Яшьләр тик ятмыйлар. Борисов экипажы Волга — Донныц атаклы экскаваторчысы, беренче атлап йөрүче экскаватор начальнигы Анатолий Усков белән хат язышып тора икән. Алар «Большак»ның 17 кешелек экипажы, аларның гигант корылманы ничек үзләштерүләре һәм эшләтүләре белән, эресеннән алып вагына кадәр, якыннан, җентекләп
78
танытканнар да инде. Атлап йөрүче экскаватор турында Виктор блок-нотыннан тулы белешмә табарга мөмкин—барысы да күптән укылган, өйрәнелгән, үзенчә итеп язып куелган:
ЭШ 14/б5 — тынычлык машинасы!
Авырлыгы 72 мең пот! — төзелешкә китерү өчен үзенә өч эшелон кирәк булган.
Машина бүлегенең генә мәйданы да 200 квадрат метр чамасы. Анда 48 мотор эшли — аларга 7 мең киловатт ток кирәк. Бөтен Полтава шәһәренә җитәрлек энергия бу!
Стреласының озынлыгы 65 метр — димәк, 120 метр киңлектә канал казый ала!
14 кубометрлы чүмечен ярты минут эчендә тутыра, сәгатькә бер тимер юл составын төяп өлгертә, тәүлегенә 10 мең кубометр җир казып, 120 метрга күчереп бушата. Волга — Дон төзелешендә бер елда 3 миллионга якын кубометр җир казыды. Әгәр 17 кеше кул белән казыса, бу эш 500 елга җитәр иде!..
Бер урыннан икенче урынга үзе атлап күчә.' Бер адымы — 2 метр!..
Аннары Усковчыларның эш тәҗ-рибәсе, яңа алымнарны — «Митро- щин атлавы», «Клепинин циклы», «Пельтинның ун секунды» исеме белән бөтен илгә билгеле булган алымнар турында язылган. Барысын да белергә кирәк, барысы да кирәк булыр.
Әйе, барысы да кирәк булыр! Чөнки бүген «Ковровец»та эшләгән яшьләр иртәгә «Уралец»ка, аннан арыга «Большак»ка һичшиксез утырачаклар. Безнең үсешебезнең законы шундый: яңадан яңага, зурдан зурга, җиңүдән җиңүгә!
Волга — Дон төзелешен тәмамла-ганнары һәм Уралмашта яңадан эш-ләнгәннәре Сталинградгидрострой- га килеп кенә җитсеннәр, Виктор Борисов атлап йөрүче зур экскаваторга беренче булып утырыр. Хәзергеләренә генә түгел, ә чүмече 25 кубометр балчык сыешлы итеп һәм стрел асы 100 метр озынлыкта ясал-ганына утыруы да бик мөмкин. Галимнәр һәм конструкторлар хәзер шундый «Большак» ясап яталар бит!
Башкача була да алмый. Коммунизм гиганты төзелешенең тиңсез колачын, анда башкарылган эшләрнең эчтәлеген һәм мәгънәсен аңлау үзе генә дә шуны таләп итә һәм төзүчеләрне шуңа хәзерли.
Төзелеш барган һәм төзүчеләр торган һәр урында диярлек махсус стендларга, витриналарга язып эленгән яки баганаларга кадакланган плакатлар күрәсең. Сухая Ме- четкада без шуның берсен укыдык:
«Төзүче иптәш! Син беләсеңме: Сталинград гидростанциясе һәм каналы төзелешендә 600 миллионнан артык кубометр җир казырга һәм 7 миллион кубометр бетон салырга туры киләчәк. Бу — безнең куллар белән башкарылырга тиеш. Стаха- новча эшлә һәм механизмнардан тулы файдалан!»
Ял сәгатендә килеп киткән агита-торларның берсе моны үзенчә аңлатты:
— Әгәр гидрострой плотинасын кору өчен казылачак җирне бер башня итеп өйсәң, ул 18 километрдан артык биеклектә булыр һәм очы стратосферага җитәр иде...
Сталинград каналын срогына казып өлгертү өчен 3 кубометрлы 300 экскаватор туктаусыз эшләп торырга тиеш...
Безнең темпны, безнең масштабны, безнең максатны карагыз: Америкада иң зур станцияләрдән саналган Боулдер-Дэм гидростанциясе 40 ел төзелгән, ә Грэнд-Кули гидростанциясе исә 30 ел рәттән салынып та әле һаман тулы куәтенә эшен башлаганы юк. Кешеләр төзелештән качып беткән, каналлар казылмый, электр тогы хәрби заводларга гына бирелә. Сталинград ГЭСы Боулдер- Дэмнан да, Грэнд-Кулидан да ике тапкыр зуррак. Без аны һәм Сталинград магистраль каналын 5 ел эчендә салып бетерәчәкбез. Тиздән шә-һәрләр һәм авыллар никадәр яңа ток алыр, далада тагын күпме җир яшәрер!..
Агитатор бу күңелле беседами иптәш Сталин сүзләре белән йомгаклый: «Безнең эш темпларыбыз,та һәм производство масштабларыбызда механикалаштырусыз да эш итәргә мөмкин дип уйлау — диңгез-
79
не кашык белән сосып бетерү мөм-кинлегенә өмет итү, дигән сүз».
Өйрәтү дә, эшкә өндәү дә, чакыру да бу. һәм ул йөрәкләргә тирән үтеп керә.
...Кичке эңгер-меңгер җитте. Сменалар алышынган арада, тузан бераз басылды, забойларда тынлык булып алды. Моторлар яңадан яр- сып-ярсып гүли башлаганда, Виктор Борисов та, көндезге сменада бергә эшләгән иптәшләре дә гидрострои- чылар шәһәре салынып яткан якка юл тоттылар. Эшләре, шатлыклары һәм хисләре турында күңелле сөйләшеп атлыйлар иде алар.
— Дөрес, егетләр, безгә илебез заводлары бөтенесен бирәләр. Бернәрсәгә дә мохтаҗлык юк. Механизм, корал җитәрлек. Ә менә вакытның артыгы һич бирелмәс. Биш елда диелгәнме, димәк, биш елда яки аннан да тизрәк өлгерсен инде ул. Иң кадерлесе — вакыт, секундлар һәм минутлар, шуны көрәшеп ала белергә, һәр адымда отарга кирәк...
Юл чатына җитеп аерылыша башлагач, Виктор тагын кабатлады:
— Онытмагыз, егетләр. Нәкъ сигезгә. Икенче корпус, бишенче квартира...
Шушы көннәрдә генә Викторга яңа салынган йортта квартирага урнашырга ачкыч биргәннәр. Москвадан семьясы килеп җиткән. Кичен ул өй котлау мәҗлесе үткәрә икән.
Дуслар тагын бергә җыелырлар. Бокал чыңнары һәм шатлыклы, дәртле җырлар яңгырар. Безнең күңелләр кебек үк иркен, якты бүлмәләрне бәхет җырлары тутырыр.
ВОЛГАНЫҢ СУЛ ЯРЫНДА
Гидростанция салынып яткан җирдә Волганың уң яры биек, текә стена булып күтәрелә, ә сул яры исә бөтенләй юк дияргә мөмкин — яр урынына судан аз гына калкып торган утраулар тезмәсе сузыла: Зайцсвский, Песчаный, Зеленый, Спорный, Лесной утраулары... Сталинград турысында бу утраулар Волганы аның үзе белән янәшә агып Каспийга кадәр сузылган ку- , шылдыгыннан — Ахтүбә елгасыннан аералар.
Утрауларны Волганың сул яры дип йөртү сәеррәк булгангадыр күрәсең, төзүчеләр сул яр дип Ахтүбә ярын йөртәләр. Ул да шактый биек яр, ләкин текә стена булып кинәт күтәрелми, ә сөзәк үр булып, дала ягына акрынлап калкулана.
Төзелешнең төп фронты, аның алгы кырые шул ярлар арасында.
Фронтның колачын, булачак юнә-лешләрен, җәелеш темпын һәм тылларын күрергә теләсәң, командный пункт итеп уң ярны сайла — моннан барысы да уч төбендәгедәй ачык күренер.
Әнә сул ярны Песчаный утравы белән тоташтырачак җир плотина өелә. Аны, Волга төбеннән суырып алган балчыкны өеп, земснарядлар— җир суыргыч машиналар эшли. Гидростройчыларча әйткәндә, плотинаны су үзе төзи. Тиздән Песчаный утравы сул ярдан Волга урта-сына сузылган ярымутрауга әйләнәчәк. Язгы ташкыннан саклау өчен, плотина кырыйлары металл стена белән беркетелә — электровибратор- лар шпунт кагалар.
Ярымутрауда гидростанция бинасы салыначак. Бинаның озынлыгы— ярты килохметр!.. Гомумән җир плотина үзе 3 километрдан артыкка сузыла. Шлюз камералары, китер- геч каналлар, бетонлап эшләнгән су агызгыч һәм балык күтәргеч җайланмалар барысы да шунда ясалырга тиеш.
— Песчаныйдан уң ярга кадәр бетон плотина салабыз, Волга шунда бикләнәчәк... — диде юлдашлары- быздан берәү.
«Салабыз» диюеннән үк акларлык иде, юлдашыбыз — гидростройда эшләүче инженерларның берсе икән. Ул да сул ярга чыгарга паром көтә. Таныштык. Барыбыз да кызыксына идек, буш араны файдаланып, безгә плотина турында сөйләвен үтендек.
Бер километр чамасындагы бу бетон плотина менә ничек корылачак, Волга менә ничек туктатылачак икән:
— Цимлян плотинасын салганда, Донны бикләгәнчәрәк була ул. Хә
80
терегездәдер, анда болай эшләнде. Елга төбенә башта таш түшәк җәйделәр, — плотина буласы урынга, әлбәттә, 80 метрлар киңлегендә, метрдан аз гына ким калынлыкта. Таш түшәк банкет өчен нигез ул. Аны трослар ярдәмендә катерларга беркетелгән су асты бульдозерлары әрле-бирле йөреп бик әйбәт итеп тигезлиләр. Тигезләүне водолазлар алып бара. Шул нигезгә, баржалардан таш бушатып, банкет үзе — булачак плотина массасы салына, банкет өстенә җир өелә. Банкетның бөтен буен берьюлы салырга агым комачаулый. Димәк, вакытлыча нин-дидер ачык ара, безнеңчә проран, калдырып торырга кирәк. Агымны бикләү — шул проранны бикләү инде ул. Төзүчеләр өчен иң җаваплы, иң кискен сәгатьләр шул чакга була... Проран өстенә, махсус терәүләр утыртып, машина үтәргә күпер салынды. Күпер көпчәкләр астында гына бар, көпчәк араларында — бушлык. Таш төялгән самосваллар, шул юлдан бер-бер артлы үтеп, туктап та тормыйча, йөкләрен проранга бушаттылар. Бу эшкә Донда 60 сәгать вакыт кирәк булды... Проран тутырылган минуттан елга инде үзенә күрсәтелгән юлдан гына, суүткәр- гечләр аша гына ага башлый, аның суы күтәрелә — диңгез булып җәелә, гигант турбиналарны әйләндереп, ил өчен ток ясый башлый. Пароходлар исә шлюзлар аркылы йөзеп үтәләр.
Безнең проранны, Сталинград плотинасыиыкын, тутыру өчен таш машиналар белән түгел, ә һава күпере буйлап—вагонеткаларда ташылачак. һава күпере — биек мачталарга чыбык сузып ясалган асылма юл ул. Тизлән төзеләчәк. Нәкъ плотина өстеннән үтә. Төзелеш барышында ярдан ярга йөк ташу өчен...
Паром әле һаман килми. Без күксел Волга киплеген, тын Ахтүбә буйларын биек ярдан кызыксынып күзәтәбез.
Әнә алты километрлы Волга — Ахтүбә каналы сузылачак җир. Канал Зеленый утравып земснарядлар белән казып эшләнә. Плотинадан аз гына түбәнрәк. Аны биш диңгез корабларын гидростройчылар шәһәренә үткәрә торган үзәк урам диләр. Чөнки ул, плотина Ахтүбәне дә, Волганы да бикләгәч, бу ике янәшә елга арасында бердәнбер юл булып калачак.
Сул ярда салына торган гидро-стройчылар шәһәре ап-ак ташлары белән кояшта ялтырап еракка-ерак- ка күренә. Йортлар тирәсендә яшел сызыклар һәм таплар бар. Күрәсен, агачлар утыртылган, «Яшь урманга төренеп туа шәһәр!» Без тиздән анда, дала шәһәрендә, кояш шәһәрендә, яшеллек шәһәрендә, аны төзүчеләр янында булырбыз!
Шәһәр төзелгән җирдән аз гына югарырак — Осадная балкасы. Ма-гистраль канал шуннан башлана һәм ул Волга белән Урал елгалары арасына сузылачак.
һәр ике ярда причаллар һәм станцияләр күрәбез: инде төзелгәннәре дә күп, әле төзелә торганнары да аз түгел. Төзелеш барышында Идел аша миллионлаган тонна йөк ташылырга тиеш. Күпме юл һәм никадәр урын кирәк булачак.
Укучыбыз белән бергә, шундый юлларның берничәсен күз алдыбызга китерик.
Менә Волга өстендә, карасаң — баш әйләнгеч биеклектә, сузылган озын чыбык юл. Шул юл буйлап Сталгрэстан сул ярга сәер йөк — электр тогы ташыла. Ток экскаваторларны, земснарядларны һәм башка механизмнарны эшләтү өчен, яңа шәһәрне яктырту өчен кирәк. Гидростанция салынып беткәч исә, киресенчә, шул юлдан заводларга, шахталарга һәм колхоз кырларына яңа станциянең үз тогы йөриячәк, йодрык калынлыгы биш чыбык, чыбыкларның авырлыгы 30 тоннадан артык! Километрдан озынрак бу юлны нинди җилкәләр күтәреп тора соң? Ике гигант җилкә —Волганың ике ярына утыртылган 90 метрлы ике металл мачта — күтәрә. Дөресрәге төзүчеләрнең, совет кеше-ләренең тиңсез батырлыгы, какшамас ихтыяры күтәрә аны.
Шундый ук биек, асылма юлларның икенчесе1—әлеге, безгә гидрострой инженеры сөйләгән, «һава күпере». Бу юлның алты чыбыгы да
ток юлы чыбыкларыннан калынрак һәм авыррак. Шунлыктан ике ярга гына түгел, Волганың, уртасына да бер терәк мачта утыртылган. Чыбыклар буйлап һәр 10—15 секунд саен ком яки таш төялгән бер ваго-нетка уң ярдан юлга чыга. Юл сул ярга таба авышрак. Йөк үзеннән-үзе тәгәри бирә һәм үз авырлыгы белән буш вагонеткаларны да ун ярга кире тартып кайтара...
— Волга буйлап үтеп торган па-роходларга һәм баржаларга куркыныч булмасын өчен, — дип аңлата инженер, — бу чыбык юл астына корычтан эшләнгән челтәр сузылачак.
Кечкенә һәм зур катерлар, паромнар, самоходка-баркаслар, товар экспресслары ярдан ярга бертуктаусыз йөреп тора. Моннан ун ел элек, Сталинград оборонасы көннәрендә, аларның күбесе, шундый ук җитезлек һәм ашкыну белән, дошман уты астында кешеләр һәм корал ташы-ганнардыр. Күп кенә судноларга куелган мемориаль такталар шул турыда сөйли. Төзелеш йөкләрен, тынычлык йөкләрен ташу хокукы корал белән һәм кан коеп яуланган ул. Гидрострой транспортчылары ионы яхшы беләләр.
Без көткән паром да килеп житте. Сул ярга тимер юл кичүе белән чыгабыз. Әйе, тимер юл кичүе! Сталинградта Волга аша тимер юл күпере юк, ләкин поездлар, вагоннар ярдан ярга чыга алалар. Алар- ны паром-корабль йөртә.
Без нәкъ шуның үзенә утырдык, вагоннар белән бергә барабыз. Идел гша поезд чыгару бик җиңел булып күренде безгә. Чынлап та, кыен лияргә һич урын юк: состав ярдагы тимер юлда тора. Паром-корабль ярга килеп туктый һәм, гидравлик насослар ярдәмендә, үз тимер Юлын — рельсларын күтәрә. Вагоннар, бер-бер артлы тәгәрәп кереп, паромга басалар. Юлга чыгарга мөмкин! Икенче ярда вагоннар, киресенчә, паром тимер юлыннан ярдагы тимер юлга тәгәрәшеп чыгалар. Причальная һәм Паромная станцияләре аравында паром-ко- Рабль көн саен дистәләп рейс «сый...
Волганың сул яры. Энергетикларның яңа, якты, матур шәһәре күтәреләчәк киң. мәйдан. Анда геологлар вышкасы инде күренми. Москва шәһәрләр төзү институты белгечләре бу дала каласының булачак кварталларын, проспектларын һәм урамнарын инде билгеләгәннәр. Квар-таллар һәм урамнар чиген, аларның юнәлешен билгеләп яшь агачлар үсеп утыра: төзелешнең «яшел ху-җалыкчылары» — урманчылар хез-мәтенең җимеше инде шаулый, далага дым бөрки.
Яңа шәһәрнең үзен күз алдына китерегез: барысы да Волгага, плотина ягына сузылган киң һәм озын урамнар, һәр ике йөз метр саен — аркылы урамнар белән бүленгән яңа квартал. Урман кырыйлары буйлап арыклар үтә. Арыкларга көмештәй саф су тулган, су өсләрендә куаклар күләгәсе чагыла. Шундый ук куе куаклар шәһәрне яшел койма булып та уратып алганнар. Тү-бәндә, Сталинград диңгезе яры буенда, парк шаулый. Уртада — Ленин һәйкәле. Кояш яктысында, кичләрен ГЭС утлары балкып кабынгач, аның якты күләгәсе ерак- еракка балкып торачак...
Бу шәһәр проектларда • гына түгел, Волга буенда, коры, кипкән, комлы далада инде төзелеп килә! Аны проектлаштыручылар дала киңлеген, кояш муллыгын һәм Волга сафлыгын искә алганнар, аны төзүчеләр — тизлек, яңалык һәм гүзәллек мастерлары.
Причалдан шәһәргә җиткәнче шактый вакыт үтте. Кич якынлашып килә иде инде. Бик тиз генә болытлар җыйналып, яшенле-күкрәүле яңгыр явып алды.
Шәһәр төзүчеләр белән без ул көнне төзелеш мәйданнарында, алар- ча әйткәндә, объектларда түгел, тын далада, җәйге театр мәйданчыгында гына очраша алдык.
Чиксез күңелле һәм истәлекле очрашу иде бу.
Август күгендә якты йолдызлар җемелди. Тулган ай калкып килә, һава һаман бөркү, ләкин сулышка көндезгечә үк авыр түгел. * Койма белән әйләндереп алынган җәйге театр мәйданы төзүчеләр белән шыг-
€-.с. ә.- № 12.
81
82
рым тулы. Бу — алар үзләре күптән түгел генә өлгерткән яна объектларның берсе. Такталарында әле буяу да кибеп җитмәгән. Якшәмбе көнне өмә үткәреп, комсомолецлар аның тирә-юнен җыештырганнар, бизәгәннәр. Кичә анда Москва артистлары беренче концерт биргән. Бүген үзешчән сәнгать коллективы чыгышы бара. Сәхнәдә — төзүчеләр үзләре.
Менә тирә-якны яңгыраткан «Экс-каваторчылар маршы»н һәм сул яр белән уң ярлар ярышы турында күңелле, яңа җыр тыңлыйбыз. Башкара — экскаваторчылар хоры.
Менә берәү — слесарь Баһаветди- нов диделәр — типтереп биеп ала, шундый җитез әйләнә, шундый сикерә ул, аяк табаннары астында пружина бар диярсең.
Аннары җитәкче «Чынга аша бездә хыяллар» дигән темага әдәби-му- зыкаль монтаж башланачагын белдерде, монтажны унберенче объект десятнигы комсомолец Василий Овчаренко язганын әйтте һәм текстны Василий үзе укыячак диде.
Тәбәнәк буйлы, ачык йөзле чандыр бер яшь егет сәхнәгә чыгып баса. Башта акрын, торган саен көчәя барган тавыш белән, һәрбер сүзен тамашачының учына китереп салгандай, салмак итеп укый. Шигырьләр, истәлекләр, өзекләр, кайбер тинтәкләрнең күрәзәлек итүләре, совет чынбарлыгы һәм хакыйкать сүзе!.. Тетрәтә дә, дулкынландыра да, куандыра да алар.
— ...1901 елда бер галим Сталинград һәм Саратов җирләрен «Киләчәктән мәхрүм ителгән як» дип атап китап язган. Ул бичара кеше менә ничек күрәзәлек иткән: «Волганы гаять зур Азия чүле йотар. Ул чүл акрын, ләкин бик дөрес адымнар белән килә һәм елгаларны гына түгел, зур-зур диңгезләрне дә киптерер».
Сәхнә тутырып баскан яшьләр хоры җавап бирә:
Зур-зур диңгезләрне хәзер Без үзебез ясыйбыз;
Чиләкләп түгел, елгалап Чүлләргә су ташыйбыз!
Тагын Овчаренко сөйләве, тагып җавап җыр.
— ...Безнең бу көннәр турында,, ул чакта бары хыяллана гына алганнар, аны бары төштә генә күргәннәр. Анда да дөрес итеп түгел әле. «Нәрсә эшләргә?» әсәрснец героинясы Вера Павловна бәлки безне төштә күреп сөйләгәндер: «...Алар- ның шундый көчле бик күп машиналары бар — балчык ташыдылар, ул комны ныгытты; канаулар казыдылар, сугару үткәрделәр, яшеллек барлыкка килде, һәм һавада дььм да күбрәк булып китте; алар, адым арты адым ясап, берничә чакрымга алга уздылар, кайчакларда хәтта елына берюр чакрым уздылар...»
— Теләсәк көнгә йөз чакрым Канал казып алабыз.
Коммунизм белән безнең Якын инде арабыз...
Сүз Һәм җыр дәвам итә. Алар үткән көннәр караңгылыгында йөреп кайта, бүгенге тантананы котлый» иртәгәге көнебезгә сәяхәт ясый, һәр авазын йөрәккә сеңдерәсе килеп, рәхәтләнеп, рухланып тыңлыйсың.
Август—1942 елда Сталинградка ыргылган фашист илбасарларга каршы каты сугышлар барган ай. Бәлки шуны искә алыптыр, кичәнең икенче бүлегендә сүз шул елда Сталинградны яклап сугышкан төзүчеләргә бирелде.
Сугышта полковник Гуртьев саперы, хәзер балта остасы булган бер агайның су турында истәлеге Һич тә онытылырлык түгел.
— Дала ул суның кадерен белергә куша, — дип башлады агай, — шулай Котлубань тирәсендә, Сталинградтан ерак түгел ул, торабыз. Күзгә күренгән бөтен нәрсә — дала, коры чокырлар һәм әрем. Беркемдә бер тамчы су юк. Ә көннәр кызу, кырыс. Су юк түгел, бар ул, немец белән безнең арадагы бер күлдә һәм бердәнбер коеда бар, ләкин сузылып булмый, кулга суга шайтан, туптан да яудыра, пулеметтан да сиптерә. Төн җиттеме — су өчен тартыш башлана, кайсы як җиңә, шуның котелоклары һәм флягалары тулы. Менә бер заман тегеләр танклар китерде —дүрт танк белән ике бронемашина су ташый. Килеп коены урап алалар да — сиптерепме
•• 83
сиптерәләр утны. Нишлисең, тыгылуы кыен, таки су тутырып китәләр. Димәк, бу юлы без сусыз калдык. Икенче тәүлек бара, флягалар буш... Безгә, саперларга, уйланырга туры килде. Уйладык та командирга килдек: «Бүген су булачак!» — дибез. Немец күккә шәмнәр элеп куйган, бар иде бит шундый парашютлы утлар, ләкин без киттек, шуышабыз. Тында алмыйбыз. Җиттек бит коега. Үзебезнекен иттек — җиттек. Бөтен тирәсенә мина куябыз—мә сиңа берне, мә икене, өчне... Бераз чигендек тә, посып, көтәбез. Киләләр тегеләр. Әйдә, әйдә, рәхим итегез. Шул, килделәр, һәм китә алмадылар. Танкларын да ваттык, сулы да булдык, плеииыйлар да алып кайттык. Примерим шуның өчен: дала ул суны хәзер дә бик мул эчертми әле. Катырак, кызурак сугышырга кирәк дала белән. Диңгезне тизрәк китерергә дә, бугазын капларга үзенең, туендырырга су белән...
Сугыш һәм төзелеш ветеранының бу сүзләрен даланы суга туендырачак йөзләгән куллар үзләре алкышлады.
Аннары берәү үзенең полкташы, комсомолец Матвей Путилов турында сөйләде. Путилов — элемтәче (сөйләүче элемтәне «оборонаның нервысы» дип атады) булган. Бервакыт, штабтан чыбык сузганда, бомба эләгеп, Матвей кинәт яралана, кулларын кыймылдата да алмас була. Ләкин ул аңында һәм бар уйлаганы, бар теләгәне шул: чыбыкны ялгарга! Оборонаның нервысын өзәргә һич мөмкин түгел, һәм ул элемтәне ялгый — ике чыбык очын авызына кабып, тешләре белән кысып ялгый! Герой һәлак була, ләкин элемтә өзелми кала...
Кичәдән төзүчеләр шактый соң таралыштылар. Палаткаларга, торакларга илткән күп кенә юллар һәм сукмаклар буйлап әле соңыннан да /кыр үтте:
Ватан кушса, герой булырга, Бездә һәркем герой булачак...
...Сталинград җирләрендә бик еш була торган җилле, аяз көн. Очы- кырые күренмәгән киң, тигез дала. Җирдә дә, күктә дә — тузан. Ул, җил аз гына өреп алса да, багана-багана күтәрелә, әйләнә, бөтерелә, йөри, һава шундый кызу, вакыт-вакыг битеңә ялкын тидереп алалар кебек.
Кайчакта җил тынып, тузан басылып куя. Кинәт тирә-ягыңда зур- зур йортлар калка, краннарның озын муеннары борылганын, Сварка чаткылары очкынын, әрле-бирле машиналар йөгерешкәнен, нәрсәдер күтәргән, нәрсә беләндер суккан, нәрсәнедер борган яки тарткан кешеләрне күрәсең.
Син — шәһәр төзелеше барган җирдә. Туктаусыз гүләп, җәелеп һәм күтәрелеп торган гигант цех ул: анда кешеләр һәм машиналар килгән, шунда таш һәм металл, ком һәм балчык, су һәм агач ташыла. Шулардай таш пулатлар, урамнар, кварталлар туа.
Кичә җәйге театр сәхнәсеннән җырларын, сөйләүләрен ишеткән, биюләрен күргән дусларыбыз белән без икенче тапкыр менә шунда очраштык.
Нигезе салынган яки инде төзелеп яткан һәр йортка диярлек нинди дә булса язу беркетелгән:
«Бу кварталдагы биналар агым методы белән салына. Агымның ритмы— 13 көнгә бер объект, бина өлгертүнең гомуми срогы 47 көн».
«Клуб. Норманы көн дә 150 проценттан артыкка үтәп барган ташчылар сала».
«Биредә тоташ стахановчыл бригада эшли».
«Гостиницаны өлгертү срогы — 15 сентябрь».
«Десятник Овчаренко В. П. объекты»...
Без беренче каты инде салынып бетә язган 16 квартиралы йорт каршында туктыйбыз. Ул бөтен яктан сырып алынган, бер җирендә ташчылар, икенче җирендә балта осталары, өченче җирдә штукатурлар кайнаша, кая карама, шунда — нинди дә булса мотор гүли, һәр җирдә күз иярмәслек тизлек, төгәллек һәм ярашканлык. Ниндидер әкият төшерелгән кино карыйсың кебек.
Менә кирпеч төяп зур самосвал килде. Ул балкалар өстенә куелган щитка арты белән туктый, һәм бөтен йөген берьюлы шуытып щит
84
өстенә төшерә. Аннары щитны авто-погрузчик эләктереп ала һәм, күз ачып-йомганчы, ташчылар кул астына илтеп куя. Эретмә озын шланглар буйлап аерым цехтан килә, ул анда автомат машина , ярдәмендә хәзерләнгән, бирегә аны насослар куа. Такта заводы, мастерскойлар һәм тимерчелек — һәрберсе аерым цех: алар һәр объектка әзер детальләр, ишекләр, тәрәзәләр, баскычлар һәм рәшәткәләр җибәреп тора.
Парадный ишеге куючы бер балта остасы тәмәке тартырга туктады. Шуңардан сорашып Василий Овча- ренконың үзен күрергә булдык. Остабыз сорауга тиз генә җавап бирмәде, карашын түбәннән югарыга йөртеп, безгә сынаулы карап алды да, кәефле елмаеп үзе сорады:
— Сез су турысындадыр, бәлки? Гидрострой Идарәсеннән үкме, әллә районнанмы? Звонок җиткән икән алайса, Василий Павлович киткән иде шул, — диде.
Сүз ңәрсә турында барганын соңгарак төшендек. Василий Павлович — аларның десятнигы, комсомолец -Овчаренко икән. Биредә аны картлар да, яшьләр дә шулай олылап йөртә.
Десятникның үзен инструментлар складында очраттык: прораб белән басып торалар. Өстендә ап-ак күлмәк. Кичә безгә җәйге театр сәхнәсеннән караган чандыр йөз һәм очкынлы күзләр... Монтажның авторы һәм текстын укучы... Нигәдер кыз-ган, кулын селкә-селкә кычкырып сөйли.
— Бюрократ ул. Скрепер чакыртырга да, кәгазьләре-ние белән кабинеттан өстерәтеп чыгарырга үзен. Заявкан; юк, имеш, объектка су кирәген болай белмиме ул? Гомерендә газета укымыйдыр, күрәсең... барам, бүген үк Идарәгә җиткерәм.
Егет төзелеш мәйданының «сулар начальнигын» пешекли икән. Безне күрүгә бераз тына төште, таныштык, ләкин әле һаман йөрәгендәгене әйтеп бетерергә ашыга иде:
— Бездә шундый начальник бар, «сулар начальнигы», объектларга су ташыта. Болай җиткерә җиткерүен, ә менә бүген миңа никтер китермәгән. Эчәргә суны безгә төнлә ташыйлар, коедан, ерактан, чөнки көндез бетә. Кичтән килеп тикшереп калдыра алмадым, иртән килсәм — бөтен бакларым буш. Алтмыш кешемә суны көй буе күршеләремнән китереп эчертергә калган. Әле иәрсә ди бит, волокитчик: «Заявкаң юк!» — Заявкаларга муеннан кереп баткан да, хәзер барын-югын да белми, күрәсең. Сез газетадай түгелме, иптәшләр. Әйбәт кенә тозлап- борычлап языгыз әле шуны. «Крокодил»^ ук үткәреп булмасмы. Безнең «Молиияләр» генә үтмәде инде аңа. Тиресе калын. Санитарлар укол салганда да өч энә сындырдылар...
Егетнең кызуы бик урынлы икән. Далада су — чиксез кадерле нәрсә. Ансыз сулыш алырга да мөмкин түгел. Ул чакта гидростройчыларга суны литрлап, кайчакта хәтта граммлап бүләргә туры килә иде. Волга һәм Ахтүбә суы төзелеш эшләре өчен генә яраклы, чишмә һәм кое-лар якында юк. Буровойлар берничә җирдә 70 әр метрга кадәр казып караганнар — суы ярамаган, тозлы булган. Сул ярда су бары ике җирдән алына: көчле двигательләр ярдәмендә секундына 3 литр чамасы су чыгарып торган ике насос станциясе бар. Объектларга суны машиналар белән шуннан килеп алалар. Ул нормалап, бүлеп бирелә. Төзүчеләрдә шундый кагыйдә: үз кешеләренә суны кичтән кайгыртып куймаган начальникны алар начар җитәкче дип саныйлар.
— Дөрес, бу вакытлыча гына кыенлык, тиздән водопровод җайланыр һәм эшли башлар, — Овчаренко, күрәсең, үзенең кызып алуын бераз акларга тели, — ләкин хәзер канны бераз боза әле. Аңа каршы көрәшмәсәң, эштә бер-береңә бу- лышмасаң, төзәтешмәсәң һәм тән- кыйтьләшмәсәң, кыенлыкны җиңүе кыен ул...
— Диңгезне тизрәк ясарга кирәк. Катырак, кызурак көрәшергә кирәк дала белән. Су белән бугазыи капларга аның, суга туендырырга үзен...—дибез без аңа.
Овчаренко, бу сүзләрнең кичә үз концертларында әйтелгән булуын аңлап, тартынып, елмая:
85
—- Әйе, катырак, кызурак көрәшергә кирәк.
һәм шәһәр төзүчеләр, плотина корган, диңгез ясаган иптәшләре кебек үк, каты, кызу көрәшәләр.
Биредә кемне генә очратма, кем белән генә сөйләшмә, ул сиңа шуны әйтер:
— Без гидростройчылар өчен шәһәр салабыз. Алар, гидростройчылар, илгә 1,7 миллион киловатт энергия бирәчәк, дөньяда тиңе булмаган зур дала диңгезе ясаячак. Никадәр яктылык һәм никадәр муллык бу! Димәк, алар үзләре дә иң якты, иң мул йортларда торырга лаеклылар. Без бары тик шундый йортлар гына салырга тиешбез. Әле белмибез, шәһәребез ничек дип аталыр: Электро- градмы, Сталииодармы, Пятиморски- мы яки башкачамы? Ләкин шунысы билгеле: безнең эш нинди исемгә дә лаек булачак!
Энергетиклар шәһәре матур да, иркен дә, жайлы да булсын өчен, Ватаныбыз, галимнәр, инженерлар һәм эшчеләр барысын да эшлиләр.
Барыннан да элек урамнарның, йортларның гүзәл стиленә сокланасың: нинди жиңел форма, никадәр көч һәм тантаналылык! Чат саен бакча, өй алды саен сквер. Клублар, китапханәләр, балалар бакчалары һәм яслеләр иң яхшы биналарда, иң якын һәм уңайлы урыннарда. Өйләр пар белән жылытыла, бүлмәләрдә ванна, климатны теләсә ничек үзгәртергә — җылылык насослары ярдәмендә җәен салкын, кышларын кайнар һава үткәреп торырга мөмкин. Хәтта фосфоресцирующие дигән махсус буяулар куллану да күздә тотыла: көндезге яктылык булмаганда күзгә зарарлы тәэсир итә торган булмасыннар!..
Плотина төзүчеләрнең һәм диңгез ясаучыларның эше искиткеч кыска срокта башкарылачак: Сталинград гидроэлектростанциясе 1956 елда тулысыңча ходка җибәрелер! Димәк, шәһәр төзүчеләрдән тагын да кызурак темплар сорала. Энергетикларга хәзердән үк торак мәйдан бирергә кирәк.
Биредә темпны тизләтү, һәр квадрат метр торак мәйданны тизрәк өлгертү өчен шулай ук бөтенесе эшләнә.
Василий Овчаренко безгә үз бри-гадасының тизлек һәм сыйфат өчен күрше объект төзүчеләре белән ничек ярышканын, яңа, тизләтелгән эш алымнарын ничек үзләштерүләрен сөйли.
Ике яшь ташчының йорт стенасын югарыда түгел, ә жирдә салып ятканын күрәбез. Тактадан форма ясалган: озынлыгы бер метрдан артык, биеклеге 60 сантиметр. Кирәгенчә сылап, ябыштырып, шунда кирпеч өяләр. Менә форма тулды. Аны күтәртү кранына эләктерәләр,— кирпеч өеме икенче катка, стенада үз урынына менеп утыра. Ике тәрәзә арасы әзер!
— Кирпечләрне аерым-аерым күтәреп өстә түшәп торганчы, шундый стандарт блокларны жирдә хәзерләү эшне икеләтә тизләтә. Югары квалификацияле ташчыларга бик зур экономия бирә бу метод.
Ташыганда кирпечләр ватылмасын һәм аларны бушату, югары катларга ташу жиңел, жайлы булсын өчен, төзүчеләр кирпеч ташуда бөтен илгә таралган алдынгы методны — Сталин премиясе лауреатлары Фома Мальцев һәм Иван Широков методын кулланалар. «Пакетлы транспорт» дип аталган конвейер өзлексез хәрәкәт итә. Кирпеч заводта ук контейнерларга тутырыла, төзелешкә шулай китерелә, краннар аны шул хәлдә үк грейдер колпаклары белән кысып, өске катларга күтәртәләр, ташчылар кулына тапшыралар. Кат- кат төяү һәм бушату, кулдан-кулга күчереп йөртүләр юк, бу авыр эштән никадәр кеше бушый!..
Бервакыт төзүчеләр алдына шундый кыен хәл килеп баскан: стеналар күтәрелә дә күтәрелә, ә штукатурлар җитешмәү сәбәпле, өйләрне өлгертү соңгара, әзер объектлар тапшыру графигы өзелә. Төрлечә баш ватып, төрлечә эзләнеп карыйлар. Штукатурлар моңарчы куллан-ган методның— Кутенков методының кимчелекле икәне беленә.
— Уйлап карагыз: безнең штукатурлар инде эшләрен бетереп киткән. Менә бервакыт столярлар килә — тәрәзә яңаклары һәм тәрәзә
86
төпләре, плинтуслар сугалар. Шул вакыт штукатурланган стена кырыйлары яңадан бозыла, штукатурлар бу участокка кире кайтып аны ремонтларга тиеш булалар. Күпме вакыт әрәм китә. Ә хәзер эшләр бөтенләй башкача җайланды.
«Эшне башкача җайлап» эшләүче штукатурларның— комплекслы бри-гаданың тәҗрибәсен хәзер бөтен төзелеш куллана.
Биредә ташчыларны гына түгел, хәтта балта осталарын һәм столярларны да штукатура эшенә өйрәтү бурычы куелган.
Участокларда тәҗрибә уртаклашу чыгышлары еш үткәрелә, стахановчылар лекторие эшли. Без штукатура эшендә алдынгы тәҗрибәләрен күрсәтү өчен /Минскидан Сталинградка килгән мастер Рашап һәм бригадир Семенова иптәшләрне очраттык. Алар Тынычлык урамындагы 18 номерлы йортны үз метод-лары белән штукатурлап күрсәттеләр.
— Минск кунаклары килү бик әйбәт булды әле,—ди Василий, бу турыда сүз чыккач, — алар безнең дядя Ваняның борынына чиертешергә булыштылар. Дөресрәге, аны акылга утыртыштылар.
Дядя Ваня — карт штукатур. Норманы ай саен арттырып үти, тиз һәм яхшы эшли. Ләкин бик начар бер гадәте бар икән: тәҗрибәсен уртаклашырга, яшьләрне өйрәтергә яратмый.
Овчаренко аңа берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп караган, миңа яңа эшчеләр килде, бик авыр күнегәләр, булышыгыз, дядя Ваня, үзегез кебек яхшы эшләргә өйрәтегез, яңа җи- нүгә ирешик, дигән. Ләкин карт кым- шынырга да уйламый икән. Аның сүзе һаман бер:
— Миңа дан кирәкми, булганын да куеп бетерер урын юк...
Газетага язып һәм партоешма секретаре аша сөйләшеп тә эш чыкмаган. Дөрес, вәгъдә бирүен биргән карт, ә эшкә һаман керешмәгән. «Үпкәм бар минем ул десятнигыгызга, — ди икән, — ни өчен ул миңа: Синең аңыңда калдык бар, дип әйтә. Каян килгән калдык ул миндә».
Минск кунаклары килгәч кенә яшьләр дядя Ваияны бик оста оялтканнар:
— Кешеләр менә меңәр чакрымнан килеп тә безне өйрәтә. Җитмәсә, үзегез дә алар эшен карыйсыз. Күршегездә, үз яныгызда эшләүчеләрдән үз тәҗрибәгезне яшереп яхшы эшләмисез бит, Иван Семенович!..
Картка һич тә акланыр урын калмый.
— Гаеп миндә, туганнар. Кичерегез, рәхмәт сезгә. Инде сүзем шул: мин комсомольское поручение сорыйм — тәҗрибә өйрәтү өчен яңа эшчеләр беркетегез миңа...
Хәзер Иван Семенович стахановчылар лекториенда чыгышлар ясый.
Аннары Овчаренко безгә бер ком- сомолецның шулай ук яңа профессия өйрәнергә тәләмәвен, иптәшләре аны «Корыч ничек чыныкты» белән оялтканын сөйләде.
— Шулай, бер ял сәгатендә комсомол җыелышы үткәрәбез. Көн тәртибендә: яңа профессия өйрәнү, бер эштән буш арада икенче эшкә күчеп эшли белү турында мәсьәлә. Җыелышка парторг үзе килде.
Сүз кыска булды — штукатурлыкка өйрәнергә һәркем риза. Бер Власов кына өзеп әйтми, һаман алай да болай фикер йөртә: янәсе, ул столяр, агачтан балчыкка ничек күчсен, янәсе, ул 7 нче разрядлы оста, янәсе, штукатур булып ул нәрсә эшли алыр.
Парторг аңа кыска гына итеп гади бер сорау бирә:
— «Корыч ничек чыиыктывны укыганыгыз бармы сезнең?
— Русча һәм удмурт телендә укыдым.
— Павел Корчагин солдат булып тумаган иде бит, ә, хәтерегездәме, дошманнарга каршы ничек оста көрәшә белде ул?
Власов бераз дәшми торды.
— Ул утын кисә һәм тимер юлы да сала белми иде, ә, хәтерегездәме, ничек тырышып 'башкарды шушы эшләрне. Уйлап карагыз әле, өйрәнеп булмасмы икән?..
Власов кинәт башын күтәрде һәм дәртле тавыш белән:
87
— Мии уйладым, иптәшләр, өйрәнеп була! Кайчан башлыйбыз?
Гидростройчылар үзләре әйткәнчә, бөек төзелеш — зур һәм бөек мәктәп тә ул. Анда килергә һәркем чын йөрәктән омтыла, ул һәркемне чыныктыра, күтәрә һәм үстерә, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә. Плотина, канал һәм яна шәһәрләр генә түгел, яңа геройлар һәм яңа, матур биографияләр дә тудыра ул!
Василий Овчаренко үзе дә төзелештә үсеп, күтәрелеп килгән меңнәрнең берсе.
«Сталинград яңгыры» (биредә ком һәм тузан буранын шулай дип атыйлар) бераз басыла төште. Көндезге кыска ял минутлары җитте. Без, әле ярым шәрә куаклар төбенә утырып, таныш десятнигыбызның үзе, аның төзелешкә кайчан һәм ничек килүе, ничек эшкә башлавы турында ашыгып сөйләнгән кыска-кыска истәлекләр тыңладык. Күңелле, матур китап укыган кебек иде бу.
— Павел Корчагин исеме,—диде Василий, — тезелештә эшкә башлар өчен миңа да пароль булды. Сталинградка март аенда килеп төштем. Турыдаи-туры Украинадан, колхоздан. Семен Синельников белән бер вагонда килдек. Ул хәзер — монтажник. Алар Волга аша электр линиясе сузалар. Әйе, килеп төштек, бик яхшы каршы алдылар, комсо-мол комитетында, кадрлар бүлегендә булдык. Икенче көнне менә шушы участокка эшкә дә чыктым. Прорабымны — карт инженер Петровны таптым, менә мин дидем, кәгаземне суздым һәм өстәдем: авыррак, кызыклырак эш булмасмы! Карт җавап бирергә һич ашыкмый. Миңа бик җентекләп карап торды, күзләре белән буемны үлчәгәндәй булды һәм акрын гына сорады:
— Павел Корчагинны яхшы беләсеңме, укыдыңмы ул китапны?
— Укыдым,—дим.
— Алай булса ярый,— диде карт, һәм эш күрсәтергә алып китте. Бик яхшы аңлатты, әлбәттә, эшчеләр бүлеп бирде, таныштырды, барысын ла язып алырга кушты. Ләкин эшнен... Эшнең иң начарын бирде кебек тоелды миңа. Беләсезме нәрсә: каравылчылар өчен будка һәм известь изү өчен агач ящик ясарга!.. Үпкәмне сиздермәскә бик теләсәм дә, гарьлеккә түзә алмадым:
— Мин бөек төзелешкә, коммунизм төзелешенә килдем, ә сез миңа шундый эш... иң-иң... юк-барны...
— Сабыр, сабыр, улым,— ди карт, тагын да акрынрак итеп, — сабыр... Әллә төзелеш коммунизмның үзеннән башлана дип уйлыйсызмы? Тиеннәрсез тәңкә булмый, кечкенәсез зур юк. Ничек ди әле иптәш Сталин: эштә... эштә... кечкенә нәр-сәдән һичбер вакытта да...
Сүзләрен ул шулкадәр сузды, әйтә алмаган булып шундый азапланды, әйтерсең, өшегән бармаклар белән төймә каптыра иде. Түзмәдем, үзем әйтеп салдым:
— Эштә кечкенә нәрсәләрдән һичбер вакытта да баш тартмагыз, чөнки кечкенә нәрсәләрдән бөек нәрсә төзелә, — Ильичның әһәмиятле васыятьләреннән берсе әнә шул!
Карт миннән шуны гына теләгән дә икән.
— Менә дөрес! Инде хәзер эшкә башлагыз, — диде.
Шул минуттан башлап мин эшкә керештем, ә Степан Петрович мине өйрәтергә тотынды. Зурысын да, вагын-төяген дә эшләде ул безгә, яшьләргә, яңаларга: эш урыннарын күрсәтү, эш күрсәткечләре белән таныштыру дисеңме, гомуми торакка килеп урыннарыбызны, тормышыбызны карау дисеңме — барысын да, барысын да. Хәтта кием-салымыңа кадәр кызыксына. Төзелештә беренче хезмәт хакы алгач, барыбызны җыеп сөйләшергә дә иренмәде ул. Әйтерсең, комсомол секретаребыз инде. Эш алымнарын, яңа методларны өйрәтүен сөйләп тә торасы юк. Ул һаман шуны раслый:
— Минем методым әгәр ул сезнең метод була алса гына зур кыйммәткә ия. Өйрәнегез, тырышыгыз, уздыра аласыз икән — рәхим итегез, мин шат: чөнки мине минем метод белән кыйныйсыз...
Иптәшләрем дә, мин дә дөрес һәм яхшы эшләргә, эштә тиз һәм җитез булырга, ләкин ашыкмаска шулай өйрәнә башладык. Инде хәзер «бөек»нең дә мәгънәсе безгә бик ачык: бу төзелеш шуның өчен
88
бөек, чөнки монда зур кыенлыклар җиңелә.
— Кыскасы, әйбәт кешеләр, ком-мунистлар. Петров абый кебекләр күп монда. Андыйлар белән эшләве дә. яшәве .до м яелле. Бүгеннән комалар аның иң тү-рем до яшәргә лаеклы. Ә менә безнең колхоз " ледоетагелскә алай булырга күл к рок АТО...
Сүзнең алла.", х :гт икенчегә күчүе, о к к v.;r?p аптырамаган ча- гыш~ыг?. л::.- — .-, .штырарлык иде. Шуны г. з:п сулга кирәк, Василий зңл а гы т га сш ыкты:
— ~өрес әйтәм мин моны, ул, безнең председатель, шундый. Беләсезме, күпме азаплады ул мине төзелешкә җибәрмичә... Сталинградтан хат алдым, кабул итәргә риза булганнар, килегез, диләр. Дөрес, башка җавап булмас та иде, чөнки үзем шундый итеп, боргаланып тормаслык итеп яздым, дәлилләрем бар: әтием Сталинградны яклаганда һәлак булган, төзүче мастерлар мәктәбен бетердем, белемем җитәрлек, комсомолец... өстәвенә, бик яшь әле дия күрмәсеннәр дип, буем 165 сантиметр икәнлеген яздым, район газетасында мине мактап язган хә-бәрне җибәрдем һәм алмасагыз, Москвага жалоба язам дип әйттем, һәм, әйтәм бит, алдылар да. Ә председатель якын да килми, тыңларга да теләми, һаман үзенекен сукалый: китмисең булгач, китмисең! Барыгыз да каналлар казырга китеп бетсә, колхозда кем эшләр, имеш, төзелешкә кем икмәк җитештерер, имеш. Мин аңа каналлар һәм гидростанцияләр колхозларда иген уңышын күтәрү өчен кирәк тә инде,— дим. Алай да булмагач, юмаларга керешә: янәсе үзебездә, Днепр-да да шундый ук станцияләр салына, Украинада да каналлар казыла. Ә мин мәсьәләне болай куям: «Днепр зурмы, Волгамы! Мин Волгада, илебезнең олы урамында булырга телим һәм моңа хакым бар!» Га р и з а м н ы к о м со м о л җыелыш ы тикшермәгән, райкомнан путевка ал-маган булсам, һич җибәрәсе юк иде.
Егет елмаеп куйды, аның йөзендә тирән канәгатьләнү һәм горурлану чагыла иде. Аннары* ул өстәде:
— Дөрес, хәзер үзе дә 'аңлаган инде, хат язган: син тагы ачулана күрмә, дигән. Сталинградгидрострой беткәч, башка төзелешләргә китмәвемне, колхозга кайтуымны сорый, үзебездә дә зур төзү эшләре бара, квалификацияле кешеләр бик кирәк, ди... Аида күз күрер әле, бәлки кайтырмын да. Ләкин инде бөтенләй яңа юл белән — Волгадан туп-туры Днепрга, Зур корабльдә, Кара диңгезне кичеп!..
Овчаренко үзе, үз эше турында артык сөйләмәде. Вакыт бетте,эшкә керештеләр. Юк, хәтта вакыт булса да артыгын сөйләмәс, тартыныр, бу инде — мактану була, дип уйлар иде. Андый кешеләр мактана беләме соң?
Ләкин мактану бер, ә мактау бөтенләй икенче нәрсә. Без кимчелекләр белән килешә белмибез, ләкин үрнәк эшкә, уңышлыкларга да күз йомып карау юк. Чөнки соңгылары чынбарлыгыбызга хасрак та, күбрәк тә. Безнеңчә, Василий Овчаренконы, аның ишләрен бик мактарга мөмкин, кирәк һәм аны мактыйлар да икән. Иптәшләре, начальниклары, гидрострой газетасы — «Стройка коммунизма» мактый.
Аларга сүз бирик:
«Бүлгәләнгән агым белән эшләү . методын үз объектларында кыю кертте: аиың звенолары һәрберсе аерым бер операцияне башкаруда специальләшә. Аиың һәр кешесе беренче көннән үк ташчы булып эшли ала».
«Сумск өлкәсендә үзен төзүчелек эшенә өйрәткән укытучысына — төзелеш инженерына күптән түгел язган хатында комсомолец Овчаренко болай ди: «Сез өйрәткән методны кулландык, ләкин аңа безнең төзәтмәбез, өстәмәбез бар...»
«Овчаренко җитәкчелегендәге ком - сомол контроль посты 2 иче участоктан хәбәр итә...»
«Гидрострой физкультурачыларының җәйге спартакиадасында җиңел атлетика буенча икенче урынны Овчаренко алды»...
«Төзелеш районы клубында тынлы оркестр түгәрәге эшли башлады, i
89
Членлыкка Василий Овчаренко ип- гэш яза»...
Мондый юлларны шактый күп китерергә мөмкин. Ләкин, ^инанабыз, Василий алариың барысы турында да бер генә фикер әйтәчәк: — Башкача мөмкин түгел!
Әйе, тырышмаска, эзләнмәскә, гидростанция, яңа шәһәр тизрәк өлгерсен, күркәмрәк булсын өчен җаның-тәнең белән бирелеп эшләмәскә мөмкин түгел.
Мөмкин түгел, чөнки кичә төзүчеләр үз күзләре белән шуны күрделәр: бер ташчы кирпеч ватыгы эченнән пуля табып алды. Ул — авыр сугыш елларында Сталинград җирләре балчыгына кереп калган кургаш. Димәк, бу төзелештә җир-ана үзе, кайчандыр аны актарган ут һәм аңа сеңгән көрәшче каны да хезмәт итә. Сталинград батырларына һәйкәл булып басачак шәһәр дә бу!
Мөмкин түгел, чөнки Ватан шуны таләп итә: тиз төзегез, гүзәл итеп төзегез, эшегез Идел күркәмлегенә тиң булсын. Безнең шәһәрләр, безнең плотиналар көч өчен, муллык өчен, киләчәк өчен салына. Аларга бездәй соңгы бик күп буыннарның, коммунизм кешеләренең дә күзе сокланып карарлык булсын.
һәм Ватан ышана: Сталинград энергетиклары шәһәре, Иделнең сул ярындагы бу яңа шәһәр, һичшиксез, шундый булачак!
...Кояш баешы акрынлап кызара башлады. Кич якынлашты. Вакыт шундый тиз үтә, без шәһәрнең — әйе, шәһәрнең, чөнки ул инде бар! — бик аз гына өлешен күреп өлгерә алдык. Танышларыбыз белән саубуллашырга, башка участокка — автомобильчеләр янына китәргә кирәк иде. Овчаренконы яңадан очратырга булдык.
Очраттык, һәм үз күзләребезгә үзебез ышанмадык: безнең Васябыз, баштанаяк пычракка буялган килеш, бер кулы белән икенчесен тотып селкә-селкә эретмә шлангысы янында басып тора. Өс-башында, битендә энә төртерлек кенә чиста урын булсын иде ичмаса. Күзләре белән тешләре генә ялтырап күренә. Бер-ничә төзүче шлангка иелгән, ашыгып-ашыгып нәрсәдер төзәтәләр... аптырап, хәтта куркып калдык.
— Әллә авария?!
— Юк,—диде десятник, тыныч елмаеп һәм бу безне дә тынычландырды. — Әнә шланг, аз гына ертылган шунда, ә никадәр сиптереп алды. Эретмә әрәм...
Эретмә насосыннан килә торган шланг тишелгән икән. Ташчылар, югарыдан күреп алып, түбәнгә кычкырганнар. «Шланг! Шланг! Насоска йөгерегез, туктатсыннар!» Ишетеп, Василий үзе һәм ике столяр йөгерәләр. Тегеләр туп-туры насос станциясенә, эретмә узелына, ә Ва-силий бераз бара да кинәт туктап кала. Бер күрәләр — туктап кала, икенче карыйлар — шланг янында, нәкъ көчле фонтан бәреп торган жирдә кайнаша. Аягы белән баса — туктамый, ике кулы белән каты кыса — фонтан һаман бәрә... Ниһаять, менә ул, шлангны күкрәгенә кысып, җиргә йөзтүбән ава. Фонтанны үзенең бөтен гәүдәсе, бөтен авырлыгы белән каплый...
Биредә сүзнең башкасы артык иде. Ул, үз-үзен аямыйча, дистәләрчә атмосфера көч белән бәреп торган эретмә фонтаны өстенә ташланган, иптәшләре насоска барып хәбәр иткәнче, никадәр эретмәне әрәм булып, юкка агудан саклап калган!
Никтер кинәт күз алдыбызга чыбык очларын авызына кабып элемтә линиясен саклап калган комсомолец— Сталинград фронты герое Матвей Путилов килеп басты, уебызда, яшендәй булып, Александр Матросов, якташыбыз Газинур Гафиятуллин образлары чагылып китте. һәм күпләр, бик күпләр уенда чагылгандыр алар.
Кич булды. Волга өстендә, аның шаулы ярларында, далада, бер җирдә вак-вак төрткеләр булып, бер җирдә озын пунктирлар шикелле сызылып, якты утлар кабынды. Тиздән төнге смена башланыр. Без аерылабыз.
Йөрәкләребез түрендә төзүчеләргә тирән ихтирам, алар эшенә соклану хисләре алып китәбез, ^күңелләрдә чандыр гәүдәле, ачык йөзле украин егетенең ягымлы сүзләре озак сакланыр:
90
Хушыгыз! Татарстан егетләре- : ? v кызларына гидростройдан сгллч әйтегез. Төзелешкә килсеннәр!
Бу очрашудан сон бер елдан аз гына артык вакыт үтте. Укучыбыз белән бергә, Волга һәм Ахтүбә буйларына, далага, корылыкка каршы көрәшнең төп юнәлеше рубежла- рына яңадан күз салыйк. Алар танымаслык булып үзгәргән, искиткеч зур_ эшләр башкарылган анда.
Ирексездән комсомолец Василий Овчаренксның туган авылына, үз колхозы гредседзтеленә төзелештән ничек хат язуы турында сөйләгәне иск; jo.Taff дигән иде:
— Ха- ы яздым да үз адресым- :.ы дат- урсм. фәләнчә номерлы - -рс д: т зур итеп язып куйдым. Ә т : рам. андый номерлы йорт бөтенләй юк, әле салына гына башла-ган иде. Булмаса ни, мин әйтәм, краинадан, Глухов районыннан хат әйләнеп килгәнче, әллә ничә йорт өлгерер әле. Өлгермәгән кая — авылдан хатны нәкъ фәләнчә номерлы йортка китереп тапшырдылар...
Чыннан да шулай бит: төзелеш тарихта тиңе булмаган кызу темплар белән бара. Без гидростройчы- ларның 1950—1951 елларда мәктәпкә укырга кергән балаларын күрдек һәм уйладык: тиздән болар- га экзаменнарны бөтенләй яңа географик карталар буенча тапшырырга туры киләчәк!..
Төзелеш үзе, аның темплары һәм аның кешеләре шулай үсәләр.
Менә газеталарның бөтен илне куандырган янадан-яиа хәбәрләре:
’ — Сталинградгидростройда төп эшләр фронты киң жәелә: Песчаный утравы сул яр белән тоташты. ГЭС бинасы котлованы тирәли перемычка ясала, шпунтлар сугыла.
— Партиянен XIX съезды хөрмәтенә Волга—Ахтүбә каналы стройга кертелде.
— Бөек Октябрьның. 35 еллыгын каршылаган көннәрдә экскаваторчылар Волга-—Урал каналының алтынчы километры забоенда эшли башладылар...
һәм менә безне аеруча шатландырган, шул ук вакытта чиксез дулкынландырган, таныш десятки- гыбыз Овчаренкоиы, аның дусларын — иптәшләрен искә төшергән тагын бер хәбәр:
— Сталинград гидроэлектростанциясен төзүчеләр шатлыклы вакыйга кичерә: беренче номерлы подстанция Волганың уң ярыннан, Стал- грэстан ток кабул итте...
Төзелешкә ток ташый торган югары вольтлы электр линиясе стройга кергән! Бу урында киңлеге 1300 метрга җиткән Волга аша чыбыклар сузу җиңел эш булмагандыр. Аны төзүчеләр зур батырлык күрсәткәннәр һәм бу эшнең чын-чыннан ге- роик булган бик күп эпизодлары бар. Алар турында бөтен ил сокланып һәм горурланып укыды.
Башта уң ярда, «Красный Октябрь» заводы районында, 90 метр биеклектәге терәк мачта утыртыла. Шундый ук металл мачта сул ярда да күтәрелә. Апрель якынлаша, елга инде үзенең кышкы кабыгыннан арына башлый. Шунлыктан төзүчеләргә чыбыкларны башта боз өстенә сузып, соңыннан мачталарга күтәрү проектыннан баш тартырга туры килә. Алар аны елга төбе буйлап сузарга булалар.
Ул арада Волгада боз кузгала, язгы штормнар башлана. Монтаж- никлар, еш кына үз гомерләрен куркыныч астына куеп, чыбыкларны баржадан суга төшерәләр һәм очларын ярдагы мачталарга беркетәләр. Көчле җил баржаны ярга кысрыклый. Төзүчеләр эшне берничәтапкыр яңадан башлыйлар.
Бөтен кыенлыклар да инде җиңелгәч, утыз тонналы чыбыклар Волга өстенә инде асылгач, шундый хәл беленә: чыбыкларның берсендә бер катлам өзелгән. Чыбыкны яңадан елга төбенә төшереп булмый. Иделдә инде суднолар йөри.
Комсомолец Семен Синельников чыбыкны югарыга менеп ялгарга теләк белдерә. Менә ул мачта башына үрмәләп менә, менә үзен чыбыкка бәйли һәм аның буйлап шуышып китә. Каршыдан көчле җил исә, кыю егеткә әле йөз метр чамасы ара үтәргә кирәк. Ләкин аны бу
юлда нинди генә кыенлык та туктата алмас!
Синельников максатка акрын, ләкин ышанычлы рәвештә якынлаша, һәм менә ул — максат!
Чыбыкны ялгагач, Семен кирегә таба шуыша башлый. Ләкин ул, кинәт көче бетеп, чыбыктан ычкына да һавада асылынып кала... Мон- тажниклар чыбыклар аша бау ташларга, шуның белән егетне ярга тартып китерергә маташып карыйлар, ләкин барып чыкмый. Синель-ников һаман искиткеч биеклектә асылынып тора...
Ярдагыларның барысын да тетрәткән котычкыч минутлар үтә. Ләкин егет кыймылдамый да, тавышы- тыны да юк. Күрәсең, хәл жыя. Әйе, хәл җыя! Менә ул кинәт чыбыкны аяклары белән эләктергәнче шулай атына. Чыбык өстенә менгәч, ул бернинди хәвеф-хәтәрсез кире шуышып ярга чыга...
Белгәнебезчә, Семен Синельников комсомолец Василий Овчаренконың иптәше, алар бу төзелешкә бергә, бер вагонда килгәннәр. Никтер, Семенның батырлыгын Василий батырлыгы дип тә аңлыйсы килә. Чөнки, әгәр кирәк булса, Василий да нәкъ Семен Синельников кебек эшләячәгенә чын күңелдән ышанасың.
Биредә һәркем шулай эшли! Чөнки бөек максат бөек энергия тудыра, чөнки бу төзелеш — үзе батырлык ул, Совет иленең, совет кешеләренең җиңелмәс, какшамас батырлыгы!
Сталинград — Казан, 1951 — 1952.
92