ШӘРИФ КАМАЛ ДОНБАСС ШАХТЕРЛАРЫ АРАСЫНДА
. (Үлүенә 10 ел тулу унае белән)
1атар совет язучысы мәрхүм Шәриф Камал совет халкына бик күп классик әсәрләр бирде. Халык бу әсәрләрне яратып укый. Билгеле, укучылар массасы әсәрләре белән үзенә якын торган язучының тормыш юлы турында да күбрәк белергә тели. Ләкин язучы үзе турында бөтенләй дип әйтерлек язмады, ул үзенең бөтен вакытын, бөтен тормышын әдәби әсәрләр өстендә эшләп үткәрде.
Эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк язучының эшчеләр тормышы белән бик нык кызыксынуы, бу бөек сыйныфны өй-рәнүгә, аның үсешен әдәбиятта чагылдыруга күп көч куюы укучыларга билгеле. Матур әдәбият укучылар Шәриф Камалның шушы изге максат белән Баку нефтьчеләре һәм Донбасс күмерчеләре арасында да озак йөрүен яхшы беләләр. Шунлыктан язучының революциягә кадәрге пролетариатны һәм хәзерге заман эшчеләр сыйныфын ничек өйрәнүе, аның үсешен матур әдәбиятта яктырту өстендә ничек эшләве турындагы материаллар укучылар өчен, бигрәк тә язучының иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүчеләр өчен аерата кызыклы.
1937 елда Шәриф Камал Донбасска иҗат командировкасына барды. Ул илебездә социализм төзүче совет шахтерлары арасында озак вакытлар булды, аларның сталипчыл бишьеллыкларда күмер өчен көрәшләрен Һәм тормышларын өйрәнеп йөрде.
Әле патша Россиясе вакытында Ук Донбасста булып, шахтада эшләп, эшчеләр сыйныфы турындагы беренче әсәрләреннән «Козгыннар оясында» исемле хикәя биргән Шәриф Камалны Донбасста совет шахтерлары хөрмәтләп каршы алдылар, олылап озатып калдылар.
Ләкин язучы, тыйнаклык күрсәтеп, үзенең Донбасста булуы турында көндәлек дәфтәренә берничә юл гына язып калдырган.
«19/VII — Сталинога килдем. Иптәшләр белән таныштым».
«24/VII — Парторг һәм культ- проп белән сөйләштем».
«25/VII — Райпартком секретаре белән сөйләштем һәм кич белән киңәшмәдә булдым».
Бу юллар язучының социалистик Донбасс турындагы фикерләрен, яңача яшәүче шахтерларның тормышы белән танышкач туган кичерешләрен тулысынча чагылдырудан ерак торалар.
Миңа язучы Шәриф Камал белән элегрәк берничә тапкыр очрашып сөйләшергә, бигрәк тә 1937 нче елда Донбасста аны каршы алучыларның берсе булырга туры килгән иде. Шәриф Камал белән Донбасста берничә көннәр бергә булып, мәрхүмнең Донбасста иҗат командировкасын үткәрүен күзәтергә, аны шахталарга озата барырга, ул чорның атаклы стахановчы шахтерлары белән таныштырырга туры килде. Бу истәлектә мин язучының Донбасста үткәргән көннәре турындагы кыска гына язмаларына киңрәк аңлатмалар бирергә, ул очрашкан шахтерларның кайберләре турында сөйләргә телим.
116
I
1937 ел, 19 июль. Сталино шәһәре.
«Донбасс эшчесе» газетасы ре-дакциясендә чираттагы номерны чыгаруга кызу хәзерлек бара иде. Ишек ачылып китте дә һәрвакыт ашыгып йөрүчән почтальон кыз килеп керде.
— Сезгә телеграмма, бик ерактагы Казан шәһәреннән,—диде ул ярым украинча, ярым русча.
Барыбыз да почтальонны чолгап алдык. Телеграмманы ачып, бүлмә уртасында түгәрәкләнеп баскан килеш укыдык. Телеграммада редакция өчен генә түгел, бәлки бөтен Донбасс шахтерлары өчен куанычлы хәбәр язылган иде.
«Драматург Шәриф Камал 15 июльдә поезд белән Сталинога китте. Каршы алуыгызны үтенәбез. Совет язучылары Союзының Татарстан правлениесе».
«Козгыннар оясында» драмасының авторы килә. Үзе Донбасста яшәгән, шахтерлар белән бер сафта көрәк һәм кәйлә тотып эшләгән язучы Донбасска килә!
Работниклар арасыннан кемдер «ура!» кычкырды, башкалары аңа кушылдылар. Телеграмма кулдан кулга йөреп, бүлмәдән бүлмәгә китте.
Шәриф Камалның Донбасска килүе шахтерлар өчен зур яңалык иде. Бу яңалык Донбасс шахтерларының социализм өчен актив көрәшләрен, аларның культура ягыннан үсүләрен матур әдәбиятта ча- гылдырылачагы турындагы ышанычлы өметләр белән бәйләнгән иде. Редакция бу яңалыкны газета бите аша бөтен Донбасс шахтерларына житкерү чарасын күрде.
Иптәшләр белән чамалап, дра-матургны Донбасска алып килә торган поездның Сталино станциясендә кайчан булачагын билгеләдек. Шәриф Камал, әгәр дә Москвада тукталмаса, телеграммадан бик аз гына вакытка соңа калып, ягъни шул көнне үк көндезге 11 сәгатьләрдә Сталино станциясенә килеп житәргә тиеш. Димәк, безнең язучыны каршылау өчен бары 1 сәгать 23 минут вакытыбыз калган. Телеграмманы 18 июльдә кичен генә җибәргән булганнар икән.
Шул елларда гына Донбасска килгән Москва татар театры тарафыннан сәхнәгә куелган «Козгыннар оясында» спектакльләрен шахтерлар бик яратып караганнар иде. Бу спектакльне күрмәгән бер генә татар шахтеры да калмады, дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Театрның бу спектакльне кайбер шахталарда икешәр смена (көндез дә, кичен дә) куеп күрсәтүе, ә кичен генә куелган шахталарда спектакль вакытында эштә булырга тиешле шахтерларның сменаларын алмаштыруны сорап, төркеме-төркеме белән администрациягә барулары, бу спектакль куелган көннәрдә клублар и ы ң, кул ьту р a cap а й л а р ы - ның тамаша залларының шахтерлар белән шыгрым тулы булуы турында редакциягә бик күп хатлар килеп торды.
Әгәр дә шахтерлар шул әсәр авторының Донбасска килүе турында бер генә көнгә булса да алданрак ишетсәләр, нишләмәсләр иде. Эх! телеграмманы бер генә көнгә булса да алданрак җибәргән булсалар...
Вакыт кыска. Безгә үзебезгә генә булса да хәрәкәт итәргә кирәк иде.
Совет язучылары Союзының. Донбасс өлкә правлениесенә шалтыратып, драматургның бүген үк Сталинога киләчәген хәбәр иттек. Алар безгә җиңел автомашина җибәрәчәкләрен әйттеләр. 10 минуттан соң, алар тагын шалтыраттылар. «Металлист» гостиницасында бер бүлмә хәзерләргә кушканнар икән, гостиница дежурные белән элемтә тотуны үтенделәр. Кайгыртулары өчен рәхмәт белдердек.
Поезд килеп житәргә 23 минут калгач, автомашина редакция алдына килеп туктады. Ә без язучыны каршы алу өчен станциягә кемне җибәрергә кирәклеге турында да сөйләшмәгәнбез. Шәриф Камалны 1934 елда ук Казанда күреп сөйләшкән, аны. таныган кеше
117
булганлыктан, бу хөрмәтле бурычны редактор миңа тапшырды.
Станция белән ике ара — 9 километр. Москва поезды килеп җитәргә 21 минут кына калды инде. Барыр юлга асфальт җәелгән, шулай булгач, өлгерәбез, язучы-ны перронда каршы алырга була әле. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, юлда, Ветка белән Пролетар шахталары арасындагы күпердә туктап калдык. Биредә асфальт җәяләр иде. Самосвал асфальтын бушатып киткәнче һәм эшчеләр аның артыннан юлны чистартканчы шактый вакыт үтте.
Вокзалга килеп туктау белән машинадан төшеп перронга йөгердек. Ләкин соңга калганбыз, поезд ике минут алдан килгән. Вагоннардан соңгы пассажирлар төшеп беткәнче күзәтеп тордык, көтелгән кадерле кунак күренмәде. Әллә килеп җитмәде микән, яисә вагоннан алдан ук төшеп такси белән шәһәргә китәргә өлгерде микән, дип аптырашта торганда, Шәриф Камалның ашыкмыйча эш итәргә яратканлыгы хәтергә төште һәм кул багажларын саклау камерасына кермәдеме икән дигән фикер башка килде. Тиз генә камерага таба йөгердем. Анда 17—18 кеше чират торалар. Костюм өстеннән җиңел плащ кигән, урта буйлы, күзлекле Шәриф Камал кызгылт чемоданын камера тәрәзәсе төбенә күтәреп куйган да, үзеннән алдагы пассажирның эше беткәнен тыныч кына күзәтеп тора иде. Әллә каршы алу урыны шушы булганга, әллә язучының тынычлык саклап, кешеләргә ихтирам белән караган-лыгына күрәме, әйтә алмыйм, ни өчендер бу картина хәзер дә экрандагы кебек күз алдымда тора. Ул миңа аркасы беләнрәк тора иде, шулай да бик тиз танып алдым. Очрашканга 3 ел үткән булса да, аның фигурасы минем хәтердә бик нык сакланып калган. Икеләнеп тормыйча, туп-туры аның янына ба р ы п, куллар ы м н ы су зд ы м :
— Исән-сау килеп җиттегезме, Шәриф Камал ага?
— Рәхмәт, бик яхшы килдем, — диде ул һәм күзләрен минем күзләремә текәп карады да, артык бер сүз дә дәшмичә, минем кебек үк ике кулын да сузды. Күрештек. Мин камера тәрәзәсе төбендәге чемоданга күрсәтеп, «сезнекеме?» — дип сорадым, «минеке», —дигән җавапны ишетү белән, багажны үз кулыма алдым һәм кунакны үзем белән барырга чакырдым.
— Минем белән рәхим итегез, сезне каршы алу өчен махсус җибәрелгән кеше, — дидем мин.
— Ялгышмасам, Татарстан совет язучыларының беренче съезды ачылган көнне Казанда күргән идем мин сезне, — дип, ул үзенең нык хәтәрлелеген күрсәтте.
— Әйе, хәтерегез яхшы икән, Шәриф Камал ага, ул съездда Донбасс делегатлары сыйфатында катнашкан ике кешенең берсе булам инде, — дидем.
Бүгенге кебек хәтеремдә эле. Съезд ачылган көнне үк бер тәнә- * фес вакытында Ш. Камал Донбасс делегатларын үзе эзләп тапты. Ул бездән Донбасс шахталары турында, Донбассның үсеше турында сорашты. Ул чакта язучыны кызыксындырган нәрсә татар шахтерларының сезонлы эшчеләр булудан кадровой күмерчеләргә әверелүләре, аларның яңа техниканы үзләштерүләре, культура дәрәҗәләренең үсеше мәсьәләләре булды. Ш. Ка- мал съезд барышында безнең белән берничә тапкыр очрашып сөйләште.
Без Донбасс шахталарында рус, украин, татар мәктәпләре булу турында, рус, украин халкы ярдәмендә татар һ. б. халыкларның үсүе турында, халыклар дуслыгы турында сөйләдек. Ул вакытта КПУ(б) ның һәр горкомында, профсоюз рудкомнарыида штатлы татар инструкторлары, оештыручылары бар иде. Инде татарлардан десятниклар, техниклар, хәтта шахта мөдирләре булып эш-ләүчеләрнең дә саны көннән-көн арта бара иде. 23 районда татар телендә күп тиражлы газеталар чыга, ә Сталино шәһәрендә татар
118
телендә өлкә газетасы һәм Украина вак милләтләр издательствосының татар бүлеге эшли, татар телендә меңнәрчә тираж белән политик һәм техник китаплар һәм брошюралар басылып чыга иде. Болар- ның барысы турында сөйләгәндә, Шәриф Камал ага шатлыгын эченә •сыйдыра алмыйча, һәрвакыт елмаеп утырган иде. Шул чакта ул безгә якындагы елларда үзенең Донбасска иҗат командировкасына бару теләге- барлыгын белдереп куйган иде. Без аннан Донбасска шул елны ук, һич булмаса киләсе елда баруын сорадык. Ул безгә бик зур һәм бүләргә мөмкин булмаган мөһим эш белән шөгыльләнүен белдереп, гафу үтенде һәм сәяхәтне калдырып торырга мәҗбүр булуын әйтте. Язучы үзе Донбасска килер алдыннан аның зур романы «/Матур туганда» басылып чыккач кына, ул чагында аның нинди зур һәм мөһим эш өстендә утырганлыгы безгә ачык аңла-шылды.
... Җиңел автомашина, «М-1» безнең кадерле кунагыбызны алып, көньякның җәйге кояшы яктысында көзге кебек ялтырап яткан асфальт юлдан шәһәргә таба чаба. Юлның ике ягында яшь агачлар чагылып кала. Юл дигәнем кайчандыр шыр ялангач Донбасс кряжы буйлап сузылган юл түгел. Ул элекке исеме белән генә шулай атала. Монда хәзер Сталино шәһәре белән станция арасында урнашкан һәм шәһәр белән тәмам кушылып беткән Пролетар, Ветка, Гладковка шахталарының поселоклары, 1925 нче елларда төзелеп, Үзәк институт һәм хезмәт базасы дип аталып йөртелгән яңа шәһәрчек аркылы үтә торган озын урам иде. Бу поселокларның барысында да ике- шәр-өчәр катлы, фасадлары алдына кечерәк бакчалар утыртылган яңа торак йортлары, культура дворец- лары, фабрика, кухнялар тезелеп утыралар. Ә элекке шахтер землянкалары һәм күмер тузанына күмелеп утырган хибаркалар,берәр катлы төссез таш казармалар бөтенләй юк. Шахталар, урамнар яшеллеккә күмелгән. Пролетар шахтасыннан башлап шәһәргә кадәр сузылган элекке сасы балка да юк. Аида берничә буа төзелеп, сулыклар булдырылган. Буалар әйләнәсендә — урман полосалары, бакчалар. Болар барысы да, тимер юл станциясе поселогыннан ук күренә башлап, шәһәргә килеп җиткәнче күз алдыннан югалмый-лар.
Шәриф Камал . сталипчыл бишьеллыклар чорында Донбассның инде таный алмаслык булып үзгәргәнлеген алдан ук газета-жур- иалларда укып һәм ишетеп белә иде. Шунлыктан булса кирәк, ул бу зур үзгәрешләргә гаҗәпләнүдән бигрәк, шатлык белән елмаеп, сүз башлады.
— Нинди зур үзгәрешләр, искиткеч яңа пейзаж!.. Донбасс элеккеге күмер тузаны, газ оясыннан чын мәгънәсе белән культуралы социалистик промышленность үзәгенә әверелгән. Бөек партиябезнең, юлбашчыбыз Сталинның даһиларча җитәкчелек итү җимешләре бит инде бу,—диде ул, күргәннә- реннән канәгатьләнеп.
Безгә әледән-әле шахтерлар очрый, йөзләре ачык, өс-башлары чиста, кояш кебек балкып үтеп китәләр. Сәләмә киенгән кешеләр, күмер кебек, кап-кара битле, ябык чырайлы иске шахтерларның күренмәве язучыда шатлык хисләре уятты.
— Кыйммәтле коверкот, бастон костюмнардан йөрү һәм шат йөзле булу өчен югары хезмәт хакы алу һәм тормышның җитеш булуы кирәк бит, — диде Шәриф Камал,— минем күз алдымда әиә шул җитеш тормыш, шахтерларның тормышка ашкан хыяллары — шатлыклы һәм бәхетле тормышлары кайный.
Шәһәргә барып җиткәнче драматург артык бер сүз дә дәшмәде. Ул күбрәк тирә-якны, алдагы пейзажны җентекләп күзәтеп барды. Яхшырак күзәтү, мөмкин кадәр күбрәк күреп калу, ә күргәннәрен хәтердә калдыру теләге белән булса кирәк, кунак шофердан машинаны дүртенчедән икенче тизлеккә күчереп алып баруны үтенде.
119
... Гостиницада Шәриф Камалны редакция работниклары һәм Язучылар Союзы правлеииесе вәкиле каршы алдылар. Алар барысы да язучыны Донбасска килүе белән тәбрикләделәр. Күрешкәннән соц, кунакны аның өчен хәзерләнгән бүлмәгә урнаштырдык. Бүлмә чыннан да яхшы җиһазландырылган һәм тәрәзәләреннән Нестеровка тавындагы Ленин бакчасы, Яңа Смо- ляннново шахтасы поселогы, үзәк поликлиниканың мәһабәт бинасы, стадион, культура һәм ял паркы . күренеп тора иде. Шәриф Камал тәрәзә янына килде. Без аңа ерак юлдан соң тыныч ял теләп, язучыны үз фикерләре белән генә калдырып, эшебезгә киттек.
II
Ике сәгать чамасы вакыт үткәч тә, Шәриф Камал редакциягә шалтыратып, әгәр дә без кабул итә алсак, редакциягә килергә теләге барлыгын белдерде. Гостиница редакциягә каршы гына кварталда иде. Электән таныш кеше булудан файдаланып, кунакны алып килергә гостиницага мин кердем.
Шәриф Камал гостиницаның өченче каттагы бүлмәсендә, ачык тәрәзә төбенә таянып, кояш яктысында ялтырап яткан Донбасс пейзажын күзәтә иде. Тәрәзәдән Донбассның иң карт һәм иң тирән шах-таларыннан берсе күренә. Хәзер Шверник исемендәге бу шахтаны Новое Смоляииново поселогы чолгап алган. Художникның елмаюлы йөзенә карап, күз алдындагы панорама күренешенең аңа ошаганлыгын аңлау кыен түгел иде.
Тәрәзәдән хәтта уйсулыктагы күл дә күренә. Аның артында әле 3—4 кенә ел элек буш дала булып торган урында культура һәм ял паркы җәелеп ята. Паркта аклы- зәцгәрле буяуларга буялган җәйге театр бинасы үзенең матур гөмбәзләре белән күккә сузылып, кояш яктысында күз чагылдырырдай булып ялтырап утыра. Парк артында зур стадион. Шәһәрдән паркка һәм стадионга йөрү өчен күл аша зур күпер салынган, юлга асфальт җәелгән. Күлдә зәңгәрле, аклы, кызыллы, яшелле көймәләр һәм катерлар йөреп торалар. Язучы бо- ларга шулкадәр шат, янында фикерләре белән уртаклашыр кешесе юклыктан, үз-үзе белән сөйләшә:
— Тәрәзәдән генә дә никадәр яңалык, элек әкиятләрдә генә сөйләнүе мөмкин булган матур яңа дөнья күренеп тора...
Юлдан килгән кешегә бүген ял итеп үткәрергә иде диюемә, Шәриф Камал борылды, рәхмәт, бу кадәре- се дә җитәр дип, сүзгә кереште.
— Щербинда эшләгән чакта элек безнең күз алдыбызда шахта коперлары белән Глей тауларыннан башка нәрсә булмый иде. Шахтерлар яши торган землянкалар җирдән күренмиләр дә иде. Игътибар итегез әле сез, бу шахтаның шахтерлар яши торган катлы-катлы ак йортлары артыннан нинди биек Глей тауларының һәм коперларының да очлары гына күренә бит. Поселок яшеллеккә күмелгән, гаҗәп зур үзгәреш һәм яңалык бит бу!..
Язучы булган кеше өчен гаҗәп-ләнерлек тә, шатланырлык та урын бар иде шул. Сталине шәһәре соңгы ун ел эчендә генә дә күләме һәм халкының саны ягыннан дүрт- биш тапкыр үсте. Шәһәр әйләнәсендәге 3—10 километрга кадәр урнашкан Калинин исемендәге, Гладковка, Бутовка, Ветка, Пролетар, Нестеровка, Новое Смолянино- во, Рутченково, Петровка һәм башка бик күп шахта поселоклары, киңәеп һәм үсеп, Сталине шәһәре белән тоташтылар. Аларныц һәрберсенә трамвайлар һәм автобуслар, ә кайберләренә троллейбуслар да йөри, һәрберсендә культура һәм ял парклары, күпчелегендә культура сарайлары бар. Язучының игъ-тибарын үзенә тарткан нәрсәләр әнә шулар иде
«Донбасс эшчесе» редакциясенә килгәч, Шәриф Камал барлык работниклар белән кул биреп күреште, танышып чыкты. Алар йөзендә Донбасс шахтерларына Татарстан хезмәт ияләреннән сәлам тапшырды. Без аңа Донбасска килүе өчен зур рәхмәт белдереп, кунакны бергәләп фоторәсемгә төшәргә чакыр-
120
дык. Ш. Камал каршылык күрсәтмәде. Редакция фоторепортерын чакырып, редакция бүлмәләренең берсендә редактор Нурислам Шәрә- фетдинов, күмер бүлеге мөдире Борһан Мозафаров, хатлар бүлеге мөдире Вәли Гайнуллин, газета чыгаручы Вильдан Гыйльмаиов, мин һәм башка иптәшләр кунакны уртага алып фоторәсемгә төштек. Драматург Шәриф Камал бу рәсемдә шулкадәр яхшы чыкты, хәзер дә аның якыннары һәм дуслары аның бу рәсемендәге кебек портреты сирәк очравын әйтәләр. (Рәсемдәге иптәшләр барысы да элек шахтада забойчылар булып эшләгән кешеләр, соңыннаң Ватан сугышында катнаштылар, хәзер җаваплы партия, совет һәм хуҗалык эшләрендә эшлиләр.) Бу фоторәсем Шәриф Камал музеена тапшырылды.
Ш
... Кунакның үтенече буенча без аны Сталино шәһәренә якын шахталардан берсенә алып бардык.
Юлга чыгар алдыннан Шәриф Камал «Совет әдәбияты» журналының 1935 елда чыккан 12 номерында бер татар шахтеры турында очерк укыганлыгын әйтте. «Әгәр дә аның герое тарихта яшәсә, мине шул герой белән таныштыра алмассызмы, очеркта аның Сталино районы шахталарының берсендә эшләве турында күрсәтелгән»,— диде ул.
Мин башта язучылар союзына шалтыратып, автомашина җибәрүләрен' сорадым. Аннары Новое Смоляниновопы алып, 1—2 номерлы шахта коммутаторын, ә аннан участок начальнигы Әлмөхәммәт Галәветдииов квартирасын сорадым. Аннан хуҗаның шахтдда икәнлеген әйттеләр. Телефонистка шунда ук линияне шахта участогындагы телефон белән тоташтырды. Участок начальнигы үзе җавап бирде. Шулай итеп без редакциядән торып, 500 метр җир астындагы кеше белән элемтә тоттык. Иптәш Галәветдииов Шәриф Камалның Донбасска килүе өчен бик шат икәнлеген, участокта инде эше беткәнлеген һәм 20 минуттан квартирасында булачагын хәбәр итеп, мөмкин булса, кунакны хәзер үк үзенә алып килүне үтенде.
Очеркның герое, Стахановтан соң, калынлыгы 70 сантиметрлы сөзәк пластта, озынлыгы 65 метрлы бөтен лаваның күмерен берүзе чапкан Элми Галәветдииов шушы кеше иде инде. Юлда барганда язучыга Әлминең тормыш юлын сөйләдем.
Галәветдииов башта Повое Смо- ляниновоның 11 номерлы шахтасында эшләгән. Ул анда беренче тапкыр 1922 елда, авылындагы хуҗалыгы өчен ат алырлык акча эшләргә дип килгән булган. Икенче елны йорт сипләтерлек акча эш-ләргә килгән. Ә өченче елны исә ул Донбассны сагынып килгән дә, шул шахтада кадр булып калган. Шуннан ул оста забойчы булып киткән һәм Элми шахтер исемен алган. (Донбасста кешенең үз исеме янына шахтер сүзен кушып тик аерым осталарга гына әйтәләр.) 1931 елда аны шахта җитәкчеләре берьеллык тау мастерлары курсына укырга җибәрәләр. Бу күрсны бетереп кайткач, ул десятник булып эшли башлый һәм шул ук елны Коммунистлар партиясенә керә. Үзенең техник һәм политик белемен күтәрү өстендә даими рәвештә эшли. Озакламый аны хәзер эшли торган шахтасына участок начальнигы итеп күтәрәләр. Ул участогын кыска вакыт эчендә алдынгылар сафына бастыра. Стахановчылык хәрәкәтен беренче көннәрдән үк күтәреп алып, үз участогында бу алдынгы методны куллану өчен бөтен шартларны тудыра һәм 1936 елның язында участогын тоташ ста-хановчы участокка әверелдерә. Шул ук вакытта ул үз участогына Сталипоуголь трестының күчмә Кызыл байрагын яулап ала. Шуннан бирле һәр ай саен күмер чыгару планын сан һәм сыйфат буенча арттырып үтәп, Кызыл байракны үз участогында саклап килә.
Сталинчыл бишьеллыкларда яца техниканы үзләштергән һөнәрле шахтер гына булып калмыйча, бәлки яца сгахаповчыл эш мето-
121
дын оста куллана белә торган Житәкче дә булып үскән татар шахтерының тормышы Шәриф Камалны б и к кызыксындырды.
— Социалистик Донбассның яңа кадры, сталинчыл эпоха кешесе белән танышу минем өчен зур бәхет булачак, — диде ул.
Ленин бакчасына каршы урамның өч катлы таш йортларыннан берсенең урта подъездына килеп туктадык. Өстенә көрән коверкот костюм, башына фетр эшләпә ки-гән, хәтта галстук та тагып өлгер- 1ән Галәветдинов үзе кунакны каршы алырга чыкты.
— Сезне кунакка чакырган кеше шушы була, инде, — дидем мин. Шәриф Камал аның белән иске танышларча озак кул кысышып күреште.
— Әле күптән түгел генә шахтадан сөйләштегез, ни арада аннан чыгып, юынып һәм киенеп тә өлгергәнсез, эшегездән бүлдердек, ахры, гафу итегез инде, — диде язучы.
-- Беренчедән, мин ашыкмадым, — дип җавап бирде участок начальнигы, — икенчедән, юыну өчен ерак барасы түгел, чөнки шахтадан мунча аркылы чыкмасаң, кайтырга гомумән юл юк. Чиста киемнәребез дә шунда ук саклана. Әйдәгез, өйгә рәхим итегез.
Дүрт бүлмәле иркен һәм якты, әйбәт итеп җиһазландырылган квартира язучының игътибарын үзенә тартты булса кирәк. Ул өйгә кергәч тә бүлмәләргә күз йөртеп чыкты.
Квартирада телефон, люстралы электр лампаларыннан башлап, парлы җылыту, водопровод, газ плитасы, душ һәм ванна кебек бөтен уңайлыклар бар иде. Өйдә җиһаз күп булмаса да, кирәк нәрсәләр барысы да бар. Өстәл һәм йомшак урындыклар, диван, шефа- нердан башлап, радиоприемник, патефон; стенада Ленин һәм Сталин портретлары. Ленин һәм Сталин, Маркс һәм Энгельс әсәрләре, тау техникасы һәм матур әдәбият китаплары белән тулган этажерка язучының күңеленә бигрәк тә ошады булса кирәк. Ул китапларның янына ук барып карады. Пушкин, Лермонтов, Горький һәм башка язучыларның пөхтә итеп тезеп куелган әсәрләре арасында татар язучыларының китаплары да, шулар арасында үзенең дә әсәрләре, хәтта «Матур туганда» исемле соңгы романы да бар иде.
— Яңа китаплар КОГИЗга вакытында килеп торалар. Без, шахтерлар, аларны укырга яратабыз, — диде квартира хуҗасы, кунакны өстәл янына чакырып.
Чәй эчкәндә Шәриф Камал участок начальнигыннан стаханов- чыл хәрәкәтне ничек күтәреп алуын, яңа метод белән эшне ничек оештыруын сораштырып утырды.
— Башта бу методны куллануны оештыру бик авыр булгандыр, бәлки каршылыклар белән дә очрашырга туры килгәндер, — дип сорау бирде язучы.
— Булгалады, әлбәттә,—диде Галәветдинов, — үзегез беләсез, хәзер Мәхмүтләр заманы булмаса да, сезнең ул героегыз безне кыю булырга, авырлыклардан курыкмаска, җиңүләргә таба барырга өнди.
Драматург участок начальнигының «Козгыннар оясында» героена ишарә ясавын ошатты булса кирәк, сизелер сизелмәс кенә елмаеп куйды.
Алар ике сәгать чамасы сөйләшеп утырдылар. Язучы шахталарның механикалаштыру процессы, аны үзләштерү кыенлыклары, авырлыкларны җиңү юллары һәм бу эшләрдә татар шахтерларының рольләре турында4 кызыксынып, бик күп сораулар бирде, алган җавапларының кайберләрен блокнотына да язга- лап барды. Әңгәмә ахрындарак Шәриф Камал, шахта машиналарына һәм аларны файдалануга бәйләнгән яңа әйтемнәрнең барысын да кат- кат сораштырып, һәрберсен язып алды.
Иптәш Галәветдинов Шәриф Камалны күмер чабудан алып, күмерне җир өстенә чыгарганчы һәм хәтта тимер юл вагоннарына төягәнче бөтен эш процесслары тулысы белән механикалаштырылган Рутченково 17—17 бис шахтасыннан әйләнеп кайтырга чакырды.
122
Язучы бу тәкъдимне бик шатланып кабул итте.
— Ләкин сезнең эштән кайткач, ял да иткәнегез юк бит әле, — диде ул участок начальнигына, — үзегезнең ял вакытыгызны ял итү өчен файдаланырга кирәк иде.
— Бик дөрес, — дип җавап кайтарды Галәветдииов, — ләкин Татарстан кадәр ерак җирдән Донбасс белән танышырга, шахтерлар белән очрашырга килгән кунакны Донбасста туып килә торган матур яңалыклар белән таныштыру, ул яңаның бөтен нечкәлекләренә төшенеп җитүдә язучыга булышлык итү үзе ял түгелмени?
Шәриф Камал йөзен шахтер көтепханәсенә таба борды. Үзенең «Матур туганда» романына күз салды да бераз сүзсез торды. Ул бу чагында романга нигез булып хезмәт иткән шул ук исемле драма әсәрендәге герое Фәтхинең Мәдинәгә, «Әйе, Мәдинә, матур, яңа тормыш туган чагында аның ныгуына, үсүенә натуралы чаралар белән булышлык итү... ял түгелме ул? Ул җан рәхәте, ләззәт ул, Мәдинә», дип әйткән сүзләрен хәтеренә алды булса кирәк. Ул яңадан шахтерга таба борылды һәм үзенең бөтен эчке тойгыларын, хисләрен чагылдырырлык итеп:
— Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт, иптәш Галәветдииов, — диде.
17—17 бис шахтасында Галәвет- динов Шәриф Камал аганы Ватаныбыз индустриясе тарафыннан бирелгән яңа техника белән таныштырды. Өстәл янында сөйлә- шелгәннәрнең барысын да язучыга тормышта' күрсәтте. Шәриф Камал бу шахтада катлаулы яңа техниканы тулысынча үзләштергән һәм аны ахырынача иярли белгән шахтерлар белән очрашып, озаклап сөйләште. Ул шахтерлардан кайберләренең адресларын да язып алды.
Язучыны Сталино шәһәренә алып кайтырга дип юлга чыктык. Шул чакны Рутчеиково поселогының өч катлы итеп салынган яңа гомуми торакларының берсе яныннан үткәндә, ачык тәрәзәдән тальян гармонь тавышы яңгырады. Гармоньчы композитор Салих Сәйдәшевныц «Наемщик»ка язылган кереш му- зыкасьшдагы увертюраның халыклаша башлаган өлешен башкара иде. Берничә шахтер украинча җырлый иде.
Шәриф Камал машинаны туктатып торуны үтенде, һәм игътибар белән җырны тыңлады.
«Каты диләр корычны ла, Корыч үтми алмаска, Алмастан да каты булып, Без эшлибез Донбасста»,
дип сузалар ял итүче шат шахтерлар.
— Бүген күргәннәремнең һәм сездән ишеткәннәремиең шигъри шаһиты бу, — диде драматург. — Эштә батырлык һәм тормышта шатлык хисләрен чагылдырган русча, татарча, украинча берничә җыр тыңлаганнан соң Шәриф Камал:
— Иске, капиталистик чор шах-таларындагы каторга хезмәте, авыр тормыш хәсрәтләрен чагылдырмыйлар шул бу җырлар. Иске җырлар иске тормыш белән бергә, капиталистик Донбасс шахтерларының экс-плуатацияләнү истәлеге булып, музей өчен генә яраклы булып калганнар. Нинди искиткеч зур үзгәреш!..— дип өстәде.
— Әйе, искиткеч үзгәреш,— диде Галәветдииов ’, язучының фикерен куәтләп,— козгыннар оясында кол булып яшәгән, эксплуатация авырлыкларын, тормыш кайгы-хәс- рәтен аракы эчеп онытырга тырышучы, очко уйнап юанучы Насрый- лар түгел шул бу шахтерлар.
Ш. Камал күтәренке тавыш белән, кемгәдер, бик ерактагы кешегә мөрәҗәгать иткәндә|й, түбәндәгеләрне әйтте:
— Шахта индустриаль промыш-ленностьның бер тармагына әйләнгән. Шахтер — эксплуатациядән тәмам арынган культуралы эшчегә әверелгән, үзенә үзе хуҗа. Ленин- Сталин партиясенең дөньяга биргән җимеше бит бу. Эксплуатациядән пичек котылырга, тормышны ничек корырга кирәклеген күрегез, өйрәнегез, капиталистик дөньяда әле дә эксплуатацияләнүче шахтерлар!
1 Галәветдииов Әлмөхәммәт Ватан сугышында фашистик илбасарларга каршы сугышта һәлак булды.
IV
Сталинода бер кич кунгач та, 20 июльдә иртә белән үк Шәриф Камал Щербин шахтасына барырга теләгәнлеген белдерде. Мин, ВКИ/К нь!ң читтән торып укучылар сессиясенә китәсем булганлыктан, драматургны аның бөтен сәяхәтендә озатып йөрүдән мәхрүм булдым. By хөрмәтле бурычны редакция Щербин яклары белән яхшы таныш кеше, хатлар бүлеге мөдире, хәзер Ватан сугышы инвалиды Вәли Гайнуллин иптәшкә тапшырды.
Сталине белән Щербин арасы кырык биш километрлар чамасы. Асфальт җәелгән юл белән анда бару 40 минуттан артык вакытны алмый иде.- Щербин үзе Шәриф Камалга бик таныш һәм аның «Козгыннар оясында» исемле хикәясе, шул ук исемле драма әсәре буенча укучыларга да билгеле шахта. Элегрәк Щербинга кадәр пычракка бата-бата барырга кирәк булган.
Драматургны хәзер каршы алучы Щербин, Шәриф Камалның с:Козгыннар оясында» тасвирланган землянкалардан, пычрак урамнардан, балкалардан гына торган Щербин түгел иде инде. Ул урында Шәриф Камалны социалистик Дон-бассның яңа бер зур шәһәре каршы алды.
Язучының күрергә теләгәне дә нәкъ әнә шул бөек үзгәреш иде. Щербиннан редакциягә җибәргән хатында Шәриф Камал болай дип язган иде: «Щербинга җитәбез инде дип барганда, юлдашым ип-тәш Гайнуллин миңа алда торган зур шәһәрне күрсәтте. Минем бу якта андый мәһабәт шәһәр күргәнем юк иде. Шәһәрне күргәч тә мин үземне Әбүгалиспна турындагы легендаларда гыйлем көче белән буш урында бер төн эчендә корыл-ган алтын шәһәрне күреп хәйран калган патша урынында итеп сиздем. Юлдашым «Щербин шахтасы шул инде» дигәч, тагын да хәйран кала төштем. Дөрес, Донбасска килгән чакта мин элекке козгыннар оясын очратырмын, дип башыма да китермәсәм дә, Щербинның кыска гомер эчендә зур шәһәр булып үсүен көтмәгән идем. Тормыштан артта калганмын икән. Козгыннар оясының тәмам туздырылып, аның урынына социалистик культуралы шәһәр төзетүче партиябезгә, бөек юлбашчыбыз Сталинга тагын һәм тагын меңнәрчә рәхмәт әйтәсе килә».
Шәриф Камал Щербинны шәһәр дип атавы белән хаклы иде. Ул Донбасстан китеп озак та тормады, Щербинга Дзержинск шәһәре исеме бирү турында закон игълан ителде.
Иптәш Гайнуллин кунакны Щербин шахтасында эшләүче шахтер Измайловка урнаштырган. Язучының кунак өе хуҗасы Измайлов хәзер дә исән.
Шәриф Камал Донбасста булуының соңгы көннәрен Щербинның яңа төзелешләре, яңа кадрлары белән танышып, аларның хезмәт шартларын, культуралы тормышларын өйрәнеп үткәргән. Шуннан ук Никитовка станциясеннән Сочи — Москва поездына утырып, Казанга кайтып киткән.
Казанга кайтканнан соң, Донбасска җибәргән хатларының берсендә, үзен зурлап каршы алу өчен чын күңеленнән рәхмәт белдереп, Шәриф Камал аганың түбәндәгечә язганлыгын хәтерлим:
Индустриаль Донбасс танымаслык булып үзгәргән. Аның үсеше белән бергә, шахтерлар да үзгәргәннәр, алар хәзер шахтерлар булудан бигрәк, индустриаль үзәкнең югары һөнәрле культуралы эшчеләренә охшыйлар. Бу бик зур һәм шатлыклы яңалык. Шушы кешеләрнең мине хөрмәтләп каршы алулары һәм озатулары өчен рәхмәт әйтү белән генә котылу бик җиңел эш, әлбәттә. Шахтерның үсешен, культуралашуын чагылдырган яңа әсәр белән рәхмәт белдерү бик лаеклы булачак.
Шәриф Камал үзенең Донбасска барып кайтуы турында эз калдырырга уйлаган булган. Вакытсыз үлем язучының бу изге теләген тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде.