ШИГЫРЬЛӘР
РӘСУЛ РЗА
ТАУ БӨРКЕТЕ
(«Ленин» исемендәге поэмадан өзек)
Кышкы кичләр биредә озын була, Сөргендәгеләр өчен тагын да, Иксез-чиксез карлар патшалыгы Җәелеп ята Себер ягында.
Өермәле буран биткә бәрелеп. Чеметтереп ала күзләрне, Кар күмәлми
богаулы аяклар Таптап үткән сукмак, эзләрне. Бәгырьләргә үтә каты суык, Давыл белән шаулый бар дала, Әрнү катыш тирән ыңгырашу Иреннәрдә туңып югала.
Монда Себер.
Бозлы җилләр исә, Кояш читтә гизә бу яктан, Тамчы-тамчы бозлар эленеп тора Түбә читендәге улактан. Монда кеше үзенә таянмыйча, Могҗизадан көтсә бер ярдәм, Ул табалмас үзенә һич чыгар юл Кар көртләре баскан бу җирдән. Ул очканда атылган кош кебек Җиргә • егылып, теле бәйләнер, һәм шунда ук бозга әйләнер.
Кыш ничаклы гына котырмасын Ирек куеп давыл, җилләргә, Куркытмый ул, суыкларга каршы Учак яндыралар өйләрдә.
Кешенең үзен әгәр җылытмаса Кайнар йөрәгенең ялкыны, Аны шиксез һәлак итәр биредә Бу рәхимсез Себер салкыны. Әгәр дә ул азатлыкны даулап Алу хисе белән янмаса,
1 «Ленин» поэмасы өчен Р. РЗА Сталин премиясе белән бүләкләнде.
6 б а
Авыр минутларда:
— «Башны иеп Калу кирәк», — диеп аңласа, Тамырлары буйлап аккан каны Бозлар кебек туңып тукталыр, һәм үзе ул карлар арасында Гомерлеккә калып югалыр.
Кайгыларың оныт син мәңгегә, Корыч булсын синең йөрәгең, Шушы салкын Себер җирендә дә Ямьләндерә бел син көннәрең.
Ерак Себер. Менә яңа Уда.
Коба 1 сөрген срогын үтә монда.
Ак гөмбәдәй тора ялгыз бер өй, Әйтерсең лә һәйкәл ул боздан, Тәрәзәгә кышның кулы белән Ак чәчәкле бизәк сызылган. Бу зур түгел, гади авыл өе, Менә шуның кебек өйләрне Россиядә ярлы крестьяннар Сала торган иде элгәре.
Өй эчендә дөрләп учак яна, Кызыл байрак кебек югарыга Күтәрелә аның ялкыны, Алсу нурлар шунда җитез генә Тәрәзәгә таба үрелә, Пыялага туңган ак бизәкләр Мәк чәчәге кебек күренә.
Учак дөрли.
Кемдер шуңа карап Уйга талган, шатлык йөзендә, Кавказ тауларының бөеклеге Балкый иде аның күзендә. Уң кулында аның бер кәгазь бар, Аны хөрмәт белән ул тоткан, Бөек дусның хаты
аның күңелен Яз кояшы кебек җылыткан. Һәрбер сүзен аның дулкынланып, Кайта-кайта укый тагын да, Ул зарыгып көтеп алган хатны Котып бозларының янында. Монда барысы бозга әверелгән, Залим патшалыкның әмереннән.
1900—1907 елларда иптәш Сталинның конспиратив исеме.
6
•: * Биегәйгән кебек була түшәм, Стеналар чигенә урныннан, Әйтерсең, лә бүлмә балкый кинәт Яз аеның ямьле нурыннан. Гүя менә кояш күтәрелеп, Бөтен дөнья бердән җылынды, Әйтерсең лә аның тирәсенә Бар дуслары хәзер җыелды.
Менә ул хат. Аның һәр сүзендә Йөрәк типкәнлеге сизелә, һәрбер юлы бөек идеяләр, Зур теләкләр саклый үзендә, һәр җөмләсе төз атылган уктай, Ул туп-туры барып кадала. Тәрәзәгә туңган ак чәчәкләр Пыялада эреп югала, Кыш җиңелә,
Яз ташкыны шаулый, Бозлар агып ерак юл ала. Әйтерсең лә, хәзер яз килгән, Чәчәкләргә бар җир күмелгән. Коба озак карап тора хатка, Үзе талган тирән уйларга, Нинди теләк, нинди зур ышаныч Ялкынлана шушы юлларда! Халык бәхете өчен көрәш хисе Ленин йөрәгендә яктыра, Ул тагын да җиңүләргә булган Тирән ышанычны арттыра. Революциянең авыр йөген йөртә Ленин үзенең иңендә, Бу авырлык гранит ташларын да Изәр иде торган җирендә.
Ә Ленинга
бу йөк, тагын, тагын Мәңге сүнмәс яңа көч бирә, Көрәшләргә булган кайнар дәртен, Ышанычын аның үстерә. Коба шунда тирән уйга кала, Бер хатирә аны чолгап ала:
Кыялары күккә ашып торган Таулар килеп баса алдына, Лачын кошлар анда талпына. Көтмәгәндә бердән давыл куба, Бөтен нәрсә тетри тауларда, Утлы уклар кебек сызыла-сызыла Яшен балкып китә һавада; Күкләр күкри, Мәрхәмәтсез давыл Тамырыннан йолкый имәнне,
1
Болыт күтәрелә, күренәсыман Зур тауларның җиргә иңгәне. Кыяларның арасыннан кинәт Тау бөркете күккә аша да — Канатларын җилпеп, һич куркусыз Өермәгә таба ташлана. Әйтерсең лә ул бу өермәдән Үзенә гайрәт, бетмәс көч алган, Ул давыллар белән бергә яши, Тиңсез батырлыкның гүзәллеге, Бетмәс көче аңа җыйналган. Ленин һәм Ул —
бөек партияне Җиңүләргә таба илтүче, Икесе алар акыл көче белән Кояш кебек җирне җылтучы. Биек таудан карап күрә алар Ерак офыкларның нурларын, Өермәләр аша
сыза алар Бөек көрәшләрнең юлларын. Ленин җирдә иң мөкатдәс исем, Ул саклана һәрбер йөрәктә, Ленин җирдә иң зур гади кеше Безнең белән бара бер рәттә. Бу гадилек даһилыгын аның Биеклеккә тагын күтәрә, Бөек акылы белән яктыра җир, Балкып тора нуры күкләрдә.
*
* $
Әле Коба бөек дусты белән Очрашмаган, аны күрмәгән, Ә ләкин ул аның ышанычлы Көрәштәше инде күптәннән. Белә Коба туган Ильичының Зур теләкләр белән янганын, Ирек даулап армый-талмый аныц Бөек көрәш алып барганын.
Иске дөнья,
ул искерә һаман, Җимерелмичә калу —
юк аңа, Денин — тау бөркете,
күкрәк киереп. Горур оча кояшка таба.
Коба көрәш юлына баскан чакта, Бик күп еллар элек ул моннан — Бөек дусты Ленинның, образын Хыялында үзенең тудырган.
Коба әле бик еракта аннан, Карлар каплап алган урында, Менә хәзер якын дусты язган Беренче хат аның кулында, һәр җөмләсе хатның
көрәшләргә Чакыру тавышын саклый үзендә, Дошманнарга каршы нәфрәт уты Янып тора һәрбер сүзендә. Бу хат кыска үзе, ләкин анда Океаннан тирән фикерләр: Көрәш өчен анда сүнмәс дәрт, Халкы өчен яну — мәхәббәт. Сталин күз алдына килеп баса Мәңге сүнмәс җирнең кояшы, — Давылларны җиңә торган зур көч, Бөек образ: Ленин — юлбашчы. Ленин Гасырларның кара төннәреннән Балкый җиргә туган якты таң. Ленин — көрәшләрдә полководец, Ул һәрвакыт алгы сафларда, йөрәгендә аның халыкларга Зур мәхәббәт, сөю саклана. Ленин — урынсызга кызгану һәм Килешүчәнлекләрнең дошманы, Күрәлмый ул һич тә аларны.
Хатның һәрбер юлы Сталин йөрәгендә
язылып калды, һәрбер сүзе
аның барыр юлына маяк булып янды.
Ә нигә ул хәзер
кашын җыерып Тирән уйга талган.
Нинди хәсрәт аны,
нинди кайгы чолгап алган?!
Өзгәләнә аның йөрәк бәгыре, Шундый авыр бу хәл аңарга! Ул дустының язган тәүге хатын Мәҗбүр хәзер утка ягарга. Ул берничә тапкыр кайта-кайта Карап чыкты хатны.
Соңыннан —
9
Дөрләп янган утка ташлады, Тетрәде хат коры яфрак кебек, Ялкынланып яна башлады. Күп тә үтми Көлләр генә кала бу хаттан.
Кинәт тышта буран уйный башлый. Давыл котырып китә кабаттан. Кышкы салкын
Коба хыялында туган язны
Кире чигерә, Тәрәзәдә тагын элеккедәй Ак чәчәктән бизәк чигелә.
Сталин карашларын ерак текәгән... Юлда һичбер киртә юк аңа, йөрәгендә бөек дусты язган Тәүге хатның ялкыны яна.
* *
Бар халыклар Ленин — Сталин исемен Сөеп телгә ала берьюлы, Алар икесе туган илебезнең Бер анадан туган бер улы.
Кем соң сүнмәс якты бу кояшны Нигезеннән тетрәтә алсын?
Кем бүленмәс бөек бу берлекне Икегә бүлә алсын?
Кем заманның ашкынулы агышын Туктата алсын?
Ленин, Сталин алар ике туган, Мөмкинмени аеру аларны?! Икесе алар җирдә халыкларга Аттыралар якты таңнарны. Алар төзи торган яңа дөнья Халыкларның якты теләге, Алар икесе бөек партиянең Бергә типкән ике йөрәге.
Азербайҗанчадан Мостафа Ногман тәрҗемәсе.