ЯШЬ ШАГЫЙРЬНЕҢ ИҖАТ УҢЫШЫ
«Беренче бөртек» — Әнвәр Давыдовның беренче җыентыгы. Китап шул ук исемдәге лирик шигырь белән ачыла һәм укучыны турыдан-туры колхоз кырларына — ел саен мулрак уңыш бирүче һәм хезмәт сөючән киң күңелле кешеләр үстерүче кырларга алып килә.
Яз. Чәчү өсте. Менә беренче бөртек жиргә төште. Колхозчы егет шул чакта мамыктай күпереп торган йомшак туфракның яшәү көче белән тетрәнүен тоя төсле. Озакламый яшел үсентеләр күтәрелер,, үзләрен үстерүче көчле кешеләрнең тырыш хезмәте турында сөйләп, башаклар шаулар. Шулай булыр. Укучы моны сизеп тора. Шагыйрь белән бергә без дә, колхоз кешесенең күңел ма-турлыгын тоеп, шатланабыз.
«Беренче бөртек» исемле шигырьне җыентыкның төп мотивы дип карарга кирәк: китапның башыннан алып азагына кадәр автор Бөек Ватан сугышыннан соңгы колхоз авылы тормышын, аның эшчән һәм сокландыргыч табигатьле кешеләрен тирән дулкынлану белән җырлый, хәтердә кала торган җанлы картиналар, әдәби портретлар бирә. Күп кенә җитешсезлекләре булуга да карамастан, җыентыкка кергән шигырьләр һәм ике поэма матур тәэсир калдыралар, дулкынландыралар.
Барыннан да элек, Әнвәр Давыдов— оригиналь шагыйрь. Ул тормышны үзенчә тоя, үзенчә сурәтләп бирә.
«Сугыштан соңгылар» шигырендә гади генә бер вакыйга — безнең тормышыбызда көн саен булып тора торган меңләгән вакыйгаларның берсе алынган: урамда йоклап яткан каз көтүен уятып, тәрәзә пыя-лаларын зыңгылдатып, авыл өстеннән гөрелте уза. Ул да түгел, авыл урамын тутырып, бер-бер артлы тракторлар килеп керә. Берәү, икәү... унау... унсигез. «Бар да яңа, бар да ПАТИ, бар да матур бертигез!» Бу «әкәмәтне» күреп, урамга чыккан кешеләрнең куанычлы авазлары яңгырый. Тракторчы Нургата, гаҗәпләнеп, шаян сүзләр әйтә: нәрсә күрмәгән бу халык? МТСта да йөзләп трактор бар бит, шундый ук бит!
Шундый ук та, Түгел үк тә! Бу — сугыштан соңгылар! —
ди шагыйрь. Ул, колхоз кешеләре белән бергә, сугыштан соңгы җимешләргә куана, шигырьнең бетемендә бирелгән «бу — сугыштан соңгылар!»— шигырьнең бөтен идея эчтәлеген билгели. Шушы күренеш шигырьне зур эчтәлек белән баета.
Җыентыкка кергән һәрбер шигырь яңа фикер алып килә, алынган вакыйга шигырьнең рухына ятышлы алымнар белән тасвирлана. Әгәр дә «Сугыштан соңгылар»да тормыш шатлыгы, ярсу хисләр, дәртлелек ишетелеп торса, «Солдат турында баллада» шигыренең бөтен ачылышы киеренке хезмәт обстаиовкасын күз алдына бастыра.
—Юк, энекәш, — диде Әптерәш, — Монда бодай үсмәс. Үсмәс! Туфрак ярлы. Балчык көйгән. Гранит кебек каты һәр кәс. Солдатның буш җиңенә карап, — Үсмәс! — дип өстәде тагын. Тешен кысып, солдат ярсып, Карап чыкты тнрә-ягын.
Шушы беренче юллары белән iua* гыйрь укучыда билгеле бер хис
107
уята: солдат алдында никадәр авыр эш торуын сиздерә. Аннан соң солдатта туган катгый фикерне поэтик тел белән әйтеп бирә: солдат колхозчыларның үзеннән җавап көтүләрендә гүя колхозының, ватанының үзенә төбәп каравын йөрәк бе-лән тоя һәм, шушындый җаваплылыкмы үз өстенә алу аркасында, ул бөтен авырлыкларны җиңеп чыга, солдат данына яңа дан булып, кырда мул уңыш өлгерә.
Совет кешеләренең тынычлыкка булган ихтыярлары, туган илебез белән горурланулары, фидакарь хезмәтләре җыентыкка кергән шигырьләрдә әйбәт чагыла. Бу шигырьләрнең геройлары гади колхозчылар — югары иген уңышы һәм терлекчелек осталары. Алар кулында җир-су, алар кулында техниканың соңгы сүзе белән эшләнгән яңа машиналар, алар өчен бәхетле тормыш һәм культуралы ял.
Шигырьләрдә әйтелгән уй-тойгы- лар Әнвәр Давыдовның поэмаларына да нигез булып торалар.
««Коммунизм таңы» колхозында» поэмасындагы вакыйга колхозчыларның бөек юлбашчыга хат язулары — югары иген уңышы алырга тантаналы рәвештә сүз бирүләре белән башланып китә.
Дулкынландыргыч картина бу. Халыкның партиягә, иптәш Сталинга булган кайнар мәхәббәтен, тирән ихтирамын чын поэзия югарылыгына күтәреп бирә шагыйрь. «Урам саен, тыкрык саен язгы гөрләвекләр кебек» гөрләшеп, кешеләр клубка агыла. Изге бер уй китерә аларны. Нинди уй ул?
Йөз йөрәкнең тибүен бергә Берләштергән нинди уй? Авылның һәр почмагыннан Бирегә килгән нинди уй? Язгы кояшның беренче Ягымлы нуры белән Туды ул уй. йөрәкләрне Ярсытып җыры белән:
— Икс йөз пот осталары Арта бездә ел саен, һаман яхшырак беләбез Иген игүнең җаен.
Шулай булгач, бар көчләрне Яхшы гына исәпләп, Юлбашчыбыз Сталинга Хат язарга бар сәбәп.
Шушы поэтик уй, шушы күтәренке рух поэманың буеннан буена укучыны дәртләндереп бара. «Коммунизм таңы» колхозы кешеләре ил каршында бөек юлбашчыбызга биргән вәгъдәләрен намус белән үтәү өчен, йөзгә кызыллык китермәслек итеп эшләү өчен үз-үзләрен аямыйлар, теләсә нинди һава шартларын-да: көндез дә, төнлә дә, җил-яңгыр- да да уңыш өчен көрәшне бер генә минутка да туктатмыйлар.
Колхоз белән җитәкчелек итү данлыклы фронтовикка — Сталинград сугышларында батырлыклар күрсәткән Вафинга тапшырылган. Поэмада ул бер генә тапкыр диярлек— бары тик хат язу җыелышында гына киңрәк күрсәтелә. Шу-лай да бу образ нык кына истә кала — аның нинди җитәкче булуы колхозчылар йөзендә, колхозчыларның хезмәткә булган мөнәсәбәтләрендә ачыла бара. Бу инде, әдәби образ төзүдә — Давыдовның уңышы.
Давыдовның бу поэмасында, вакыйга бары тик бер яки ике каһарман тирәсендә генә түгел, төрлесе төрле дәрәҗәдә эш һәм батырлыклар күрсәтә торган кешеләр катнашында бара. Вафиннан кала, поэмада тагын икенче бер фронтовик- тракторист Гаяз образы бар. Аның характерына, бер яктан, тыныч иҗади хезмәткә сусау һәм, беренче мөмкинлек булу белән үк, аңа шат-ланып тотыну, һичбер авырлык алдында тукталып калмау, эштә һәм көнкүрештә корыч дисциплиналылык кебек күркәм сыйфатлар хас булса, икенчедән, ул — үзенең бөек идеяле ялкынлы сүзе һәм эше белән башкаларга үрнәк булып, халыкны дәртләндереп бара. Парторг буларак, авылда аның роле тагын да зуррак: колхоздагы һәрбер эш, һәрбер яңа башлангыч аның киңәшен таләп итә, ул биргән юнәлешне тота. Бервакыт Таһир бабай, Сафа өчен өзгәләнеп, аңа болай ди:
Син парторг, Гаяз. Коммунистлар — Сез колхозның чиста вөҗданы.
Киңәш сорыйм,
Сафа җирне бозган,
Нишләтик соң хәзер без аны?
108
Уңышлы гына эшләнгән образлардан Сафа әсәрдә аерым урынны тота. Әйтергә кирәк, Ә. Давыдов чорыбызның күренекле шагыйре һ. Такташтан җитди өйрәнә, аның данлы традициясен бүгенге көн шартларында иҗади рәвештә үстерергә омтыла. Сафа образын тудыргандагы эш стилендә моны бигрәк тә ачык күрергә туры килә. Поэманың беренче вариантында Сафа бөтенләй Такташның Мохтарына охшап бетә язса («Совет әдәбияты», 1949 ел, 4 нче номер), соңгы эшләнештә инде ул — оригиналь образ, Ә. Давыдовның үз «Мохтары» булып җитешә. Поэмада күрсәтелгәнчә, башта бу колхозчы эшнең сыйфаты турында артык кайгыртып тормый, — аныңча, җир күбрәк сөрелсә, шул җиткән. Ялгышны аңларга иптәшләре ярдәм итәләр, һәм ул бозган җирен төнлә белән кире сөрә — төзәтә. Сафаның шул чактагы кичерешләрен автор оста чагылдыра.
Әсәр колхозчыларның үз тормышлары кебек төрле тавышлы һәм дәртле тонда агыла. Рус поэзиясенең уңай йогынтысы, бигрәк тә Маяковский поэзиясенең рухы, ялкынлы пафос һәм киң колачлылык поэмада сизелеп тора.
Поэма үзенең соңгы юлларында колхозчыларның иң югары тойгыларын әйтеп бирү белән тәмамлана:
сМосква. Кремль.
Коммунизм штабы. Сталинга.
Сөекле дусыбыз!
Намус белән тулы башкарылды Язын өскә алган бурычыбыз».
Җыентыктагы икенче зур әсәр — «Алтын көз» поэмасы үзенең темасы һәм эчтәлеге белән, хәтта аерым образлары белән дә алдагы поэмага нык кына охшый. Шулай да бу әсәр тормышны киңрәк фонда алырга һәм образларны тулырак эшлә-нештә бирергә омтылуда авторның, һичшиксез, уңышлы адымы булып тора. Иң башта, биредә сурәтләнгән авыл үзенең культурасы, көнкүреш һәм эш шартлары белән беренче поэмада күрсәтелгән авылдан нык кына аерыла: асылда, ул инде гади авыл түгел. Бу турыда элеватордан кайтып килүче Галләм бабай, үзенең уйларын җырга салып, шундый сүзләр сөйли:
Төндә күпме матурлык бар, Бөтен җирдә балкый утлар. Артта — шәһәр балкып тора, Алда авылым яктыра.
Әсәр омтылышлы үсүие — тормышның көннән-көи ямьләнә, матурая баруын ачык буяулар белән тасвирлый: кая гына барма — анда үзгәреш, алга китеш. Колхоз үзенең тышкы күренеше белән генә түгел, барыннан да бигрәк, кешеләрнең тормышы, аң-белеме һәм культура дәрәҗәсе күтәрелү белән тирә-якта дан тота:
... быел һәр сабанчы,
Ләйсән яңгыры яуганчы, Техникумның тулы курсын Отличнога үткән булсын. Ягъни, диплом булмаганда, Тотынмасын ул сабанга.
һәр яңалыкны үз вакытында тотып ала белүче һәм аны бөтен көче белән яклаучы Галләм бабай образы поэмада аеруча матур бирелгән. Типик образ булу ягыннан, ул— алдагы әсәрдәге Таһир бабайга бик якын тора. Әмма эшләнешләре ягыннан Галләм бабай образы, һичшиксез, тулырак чыккан. Галләм бабай поэманың күп урыннарында — эштә, җыелышта һәм семья эчендә гәүдә- ләндерелә. Сүз уңаенда әйтик, кай-бер язучылар геройны үз эшендә, иҗтимагый тормышта ярыйсы гына күрсәтсәләр дә, ничектер, семьядагы хәл-әхвәленә игътибар итәргә оныталар: нәтиҗәдә, аның эчке дөньясы ачылып бетми кала, — образ төссезрәк килеп чыга. Мондый җитешсезлек Ә. Давыдовның әүвәлге поэмасында, андагы геройларның бирелешендә беркадәр күзәтелсә, бу поэмада инде кабатланмый дип әйтергә була.
Галләм бабай күп кенә әдәби әсәрләрдә күренгәнчә, «кайчан коммунизм булыр икән, мин коммунизмны күрерменме икән?» —дип йөрүче буш кеше түгел, штамп образ түгел. Ул — эш кешесе. Кайда гына булмасын — эштә, халык арасында яки семья эчендә Галләм бабай картларга хас җитдилек һәм шат күңеллелек белән кешеләрне җ.ил-
109
кендереп йөри. Шагыйрь бу образны тасвирлау өчен поэтик буяуларны тиешенчә сайлый алган. Галләм бабайның бөек патриотик уйларын, «күңел җыры» кебек матур поэтик алым белән гади итеп сурәтләгән.
Алсуның әнисе Гайшә әби дә хәтердә кала торган персонажларның берсе. Бу карчык укучының күңелен үзенең акылы һәм күркәм холкы, сөйкемле ана һәм яшьләр кебек дәртле булуы белән җәлеп итә. Колхоз уңыш бүлә — хезмәт көне-нең «һәрберсе бер пот тарта». Килгән олауларның барысын да Гайшә әби кабул итә алмый:
Үз келәтем тулсын диеп Кенә хезмәт түкмәдем, һәм үземнең йортым өчен Генә муллык көтмәдем. Фатихам шул, бу олаулар Бер җигелгән уңайны, Безнең дәүләткә илтегез Шушы алтын бодайны, —
ДИ ул.
Колхоз председателе Гата — үзенең уңай һәм кире яклары белән гәудәләндерелгән образ: ул, кайбер мәсьәләләрне кирәк вакытында тиз генә аңлап алу дәрәҗәсенә күтәрелгән булмаса да, үзенә йөкләтелгән эшне яратып һәм тырышып үти торган кеше. Аның характерына үзе җитәкчелек иткән колхоздагы эшләр I белән горурлану да, озакка сузылмый торган киреләнү яки үзсүзлелек тә чит түгел. Ә инде автор тарафын-, нан юмористик тонда башкарылган портрет, образ буларак, аны тагын да ныграк ачыклый, конкретлаш-тыра төшә:
Гата дәшми, ә баягы Үзсүзлеге кая?
Тик тагыи ул ипләп кенә Сыпырып ала мыегын. Ә мыегы — Сыек әле сыегын.
Колхозның парторгы фронтовик Бари, масса тавышына нык игътибар биреп, ашыкмыйча һәм тирән- тен уйлап эшли торган җитәкче итеп сурәтләндерелгән. Нинди генә проблеманы хәл иткәндә булмасын, ул төпле киңәше белән кешеләрне рухландыручы булып күз алдына килә. Кичен еш кына аның өенә колхозчылар җыйналалар — тормышның
һәм көнкүрешнең теге яки бу яклары турында киңәшәләр. Парторг янында халыкара хәлләр турында да сүз кузгатыла, совет халкы сугышка һәм аны кабызучыларга ачы нәфрәт белән карый. Менә шундый кичәләрнең берсендә Гайшә әби ачу белән болай ди: *
«Миндә шушындый факты, Хатын-кызлар арасында Куәтле нәфрәт уятты Төньяк Атлантика пакты. ...Күрмиләрме, бу куыкның Өрелгәнче үк шиңүен? Гади кешеләрнең теләге Хәзер барлык пактларны Җимерүен, җиңүен?»
Поэма, сугышка нәфрәт белдереп, иҗат хезмәтенә дан җырлаучы, коммунизм төзүче халыкның көчен гәүдәләндергән поэтик әсәр булып мәйданга чыккан.
*
Әнвәр Давыдов — үзенең осталыгын җитез адымнар белән арттыра, камилләштерә баручы шагыйрь. Аның соңгы ике ел дәвамында басылып чыккан әсәрләре моны тагын да ныграк раслыйлар. Шулай ук, бу җыентыкта да инде сокландыргыч күренешләр, художник күзе белән тотып алынган үткен образлар аз түгел.
«Алтын көз» поэмасында «Бәхет» колхозын тасвирлый торган кайбер картиналар аеруча матур бирелгәннәр:
«Бәхет» колхозы өстендә
Сентябрь көне йөзә.
Алмагач көзге һавадан Алмага ширбәт сөзә.
Келәтләрдә баллар белән Шаулап утыра кисмәкләр, Хуш исләр бөркеп суына Яңа пешкән икмәкләр.
Әнис тәмен сеңдерәләр
Җиңел тозлы кыярлар, Көтеп, кайчан соң аларны Туй алдына куярлар.
Поэмалар эчендә үзенә башка мөстәкыйль шигырьләр булырлык матур-матур лирик чигенешләр бар. Алар поэманың композициясенә тыгыз булып үреләләр, укучының поэ-
110
маны укудан туган хисләрен тагын да көчәйтәләр.
Басулар киң, Идел буйларында — Канат җәяргә дә очарга! һәрбер вргә яңа төсләр китерә Кырлар гүзәллегенә кушарга...
Чыккан саен күңелең яңа чакыру Тоеп кайта безнең басудан.
Аңла, дускай, Бу безнең иң якты Теләгебез эшкә ашудан.
Ә. Давыдовта күзгә күренеп, аерылып торган шундый бер уңай як бар: ул гади генә күренешләрнең эчке матурлыгын тоя белә. Мәсәлән, «Коммунизм таңы» колхозының төнге күренешен сурәтләгән картинаны алыгыз.
..Авыл йоклый. Төнге йомшак җилләр Читәннәргә колмак чорныйлар.
Авыл советының ал байрагы Җилфердәвен өйләр тыңлыйлар.
Бик оста һәм үзенчә тотып алынган беренче деталь — «йомшак җилләрнең читәннәргә колмак чорнавы» төнге матурлыкны күз алдына бастыра. Шуннан соң шагыйрь үзенә хас алым белән авыл советының җитәкләүче көчен — үзенең политик фикерен әйтеп бирә. Шуңа тагын колхоз авылының уяну картинасы кушыла. Болар барысы бергә җыелып, укучыда якты хис уяталар.
Рус һәм татар классик әдәбиятын җентекләп өйрәнү Ә. Давыдовның поэтик алымнарын баетканнан-бае- та бара. Уңышлы эпитет, чагыштыру һәм сынландырулар белән бергә, шагыйрь юмор һәм сатира, ирекле кыек сөйләм, геройларны монолог һәм диалог аша характерлау ысуллары белән дә еш кына файдалана. Биредәге әсәрләрдә персонаж сөйләмнәре әле тулысынча индивидуаль үзенчәлекләре белән бирелеп җитке- релмәсәләр дә, кешене теге яки бу яктан оста гына сыйфатлый торган диалог һәм монологлар бар:
Менә хәзер кайта инде, Үзен-үзе шелтәләп: «Карт көенә йөрисең бит Чәчмәгәнне киртәләп.
Болай булгач, ярты юлда Туктап калма әле син,
Ал үзеңә туфли не ң дә Иң биек үкчәлесен!»
Шелтәли ул үзен-үзе, Ләкин рәхәт күңелдә: — Әйдә, монысы да киелсен Бер булса да гомердә.
Бу монологта автор Гайшә әбинең фикер йөртү рәвешен, аңа хас булган тыйгысызлыкны, җитезлекне аның сүзләре аркылы матур итеп бирә алган.
Персонажның уй-тойгыларын ки-черешкәндәй, персонаж теле белән авторның сөйләп китүе, башкача әйткәндә, персонаж өчен аның телендәге барлык үзенчәлекләрне саклап, авторның гүяки үзенең уйлавы хикәяләүгә аеруча җанлылык кертә — укучыда ныграк кызыксыну тудыра. Бу стильнең рус классик әдәбиятында бик матур үрнәкләре бар. Татар теле стилистикасында ул әле тикшерелмәгән диярлек. Моңа ма- тур-матур мисаллар Ш. Камалның «Матур туганда» романында, Ибраһим Гази әсәрләрендә, Г. Бәширов- ның «Намус» романында, С. Хәкимнең «Шагыйрьнең балачагы» поэмасында һ. б. язучыларда күренә. Ә. Давыдов та бу традициядән файдалана: бигрәк тә, «Алтын көз» поэмасында — бригадир Сәгыйть уйларын (9 нчы бүлек) һәм Галләм карчыгы Нурдидә кичерешләрен (13 нче бүлек) чагылдырганда, автор ирекле кыек сөйләмгә күчә, ул моны гадәттә, билгеле бер эзлеклелектә, укучы сизмәслек итеп эшли.
Ниләр генә булды әле Бу Галләм бабайга: Карчыгын пыр туздыра, һич килми уңайга.
Өч төн йокы күрмәсә дә Ул кызу эш белән, Көлеп кайтып керә иде Капкадан кич белән.
Ә бүген иртүк теленә Шайтанмы төкерде, Йөри йортта, ду китерә, Өермә шикелле.
Кеше өчен таш к и с ә р гә Түгел лә барырга, Ә үзенең бакчасына Бәрәңге алырга.
Соңгы ике куплетта Нурдидә кар-чыкның уйлары авторның алдагы тасвиры белән тыгыз итеп үрелгән.
1U
Җыентыкта җитешсезлекләр дә зле шактый. Бигрәк тә тел мәсьәләсендә чатаклыклар күп очрый. Менә аларның колакка аеруча ятышсызрак тоелганнары:
«Сәгыйдә белән Саҗидә төнлә белән бүген
Ташыдылар ун йөк бодай бөртеген».
(49 бит.)
Югыйсә, халык әйткәнчәрәк — «ташыдылар уи йөк бодай» булырга тиеш иде.
Бушка киткән вакыт өчен һаман пошып бара эчем.
(130 бит.)
Поша башлый шунда минем күңел.
(51 бит.)
Монда казык ярыр яфрак, Утырт кына син яхшылап.
(87 бит.)
Яфракның казык ярганын кемнең күргәне бар? Монда шул мәгънә аңлашыла, тик, җентекләп укыгач кына, казыкның яфрак яру мөмкинлеге турында сүз барганлык ачыла. Гомумән, бер бөтен рәвешендә кагып калган һәм бер төшенчәне бел- дертә торган «күңел болгану», «эч пошу», «ачу килү», шулай ук, «яфрак яру», «күк күкрәү», «чәчәк ату» кебек сүз тезмәләренең астын өскә китерү, я булмаса, араларын аеру — әллә нинди аңлашылмаучылыкка яки килешсез яңгырауга—«чыктым аркылы күпер»гә китерә. Ә. Давыдов «эч пошу» төшенчәсе арасына «бара» дигән сүзне куймакчы була, ләкин бу ясалмалыктан башка бер-нигә дә илтми (пошып бара эчем); «күңел поша» дигән төшенчәне инде очратуы кыен, бусы гел ясалмалык.
Шигырьдә теркәгечләрне еш куллану—-аны сүлпәнәйтә, прозага әйләндерә яза. Киресенчә, теркәгечләрнең ролен интонацион чара белән бирә алу — шигырьгә үткен көч һәм җанлылык кертә. Менә бу үзенчәлеккә Ә. Давыдов артык әһәмият бирми, диясе килә: аның теле «һәм»гә бик бай:
Алгы рәттә картлар отряды: күкрәкләрендә Яз һәм җиңү төсен җыйган лента — яшел һәм кызыл, Таныш образ медальләрдә һәм йөрәкләрдә... Бу аркалар бик күп татыганнар кайнар тир тозын.
(35 бит.)
Зураеп һәм кызылланып, Кояш иңгән чагында, Башланып китте җыелыш Бригада станында.
(53 бит.)
Сүзләрнең мәгънәләрен тиешенчә уйлап җиткермәү — кайвакыт көтелмәгән нәтиҗәләр бирә яки әйтергә теләгән фикерне зәгыйфьләндерә:
Председатель Вафин һәр кулны кысып тора. Күзләренең читләрендә Шатлыгы посып тора.
(39 бит.)
Автор менә-менә атылып чыгарга әзер торган шатлык тойгысы турында сөйли. Ләкин «посып» сүзе ул фикергә бик үк туры килеп бетми, хәтта аны бераз тупасландыра да төшә: «посу» — нигездә, берәр төрле ният белән качып торуны, нинди дә булса күңелсез хәлдән яшеренүне аңлата (җанлы телдә «качып-посып йөрү» формасы да бар):
Шаян сүзләр дә күңелдә Әллә кая посканнар, Ә йөрәкне әйтерсең лә, Кыскыч белән кысканнар.
(54 бит.)
Бу куплетка — ул сүз бик урынлы килеп кергән.
Монда чәчәкләнә Иң матур иптәшлек.
(107 бит.)
Моңарчы «яшьлек чәчәк ата» дип әйтү бар иде, Давыдов яңа сүз куллана: «иптәшлек чәчәкләнә». Бу сүз урнашырмы, юкмы, әйтүе кыен, ләкин колакка бик сәер ишетелә.
Болгый-болгый бәхетле кулын, Сөйли башлады рәт белән.
(9 бит.)
Бу юлларны укыгач, әллә ничек, шыксызрак күренеш барлыкка килә: күз алдында гел кул да кул, аннан соң рәт белән сөйләү... бу урында ике мәгънә бирә.
Поэтик алым буларак, бер үк сүзне бер-бер артлы кабатлап китүнең дә чиге булырга тиеш. Әгәр дә кабатлау теге яки бу предмет, кеше яки хайван тавышын шигырь юлларында ишеттерү өчен китерелсә, эстетик тойгыга каршы килмәскә мөмкин:
112
һәм бөркелде куәтле гөр. Ашыктырып:
Өлгер!
Өлгер!
Диңгезгә койгандай елга, Кәрван агылды ындырга.
(77 бит.)
Бу юлларда — ындырдагы суккыч машинаның тавышы әйбәт бирелгән.
Ә менә мондый кабатлауларны бер дә килештереп бетерәсе килми:
Элеватор көтә анда. Алга, алга! Алга, алга!
(75 бит.)
Ашкыну хисенең зур икәнен белдертәсе килгәндә, бер үк сүзне дүрт мәртәбә кабатламыйча, җыйнак кына итеп башкачарак бирергә булыр иде.
Композицион җитешсезлекләр еш кына башка җитешсезлекләр белән тыгыз бәйләнештә киләләр. ««Коммунизм таңы» колхозында» поэмасының Гаяз кичерешләренә багышланган бер өлеше — авторның сугыштан соңгы еллар турында уй йөртүе образлылыкка ярлы гомуми сүзләр белән әйтелгән. Шуңа күрә, ул өзекне яңадан эшкәрткәндә, әсәр матурая төшәр иде. «Алтын көз»дәге чит ил картиналары (5 һәм 20 нче бүлекләр) поэмага органик тыгызлыкта бәйләнеп бетә алмыйлар,— алар укучы каршысыннан поэтик әсәрдәге художестволы картиналар булып түгел, ә гади плакатлар рәвешендә генә узып китәләр.
Матур һәм көтелмәгән рифмалар белән беррәттән, бары тик кушымчалары гына бертөрле булган фигыльләр һәм башка сүзләр очрый, бу, әлбәттә, шәп рифма түгел инде:
Электр утлары Җемелдәп торалар, «Питомник! Питомник!» Дигәндәй булалар.
(111 бит.)
— Нәрсә күрмәгән бу халык? Гажәпләиеп үләрсең*.
Әйтерсең лә, авылыбызда Трактор юк диярсең*
(6 бит.)
Планга соңгы олаулар, Аларга ияреп баралар.
(81 бит.)
Мондый рифмалар җыентыкта оч-рыйлар әле.
Шигырь юлында бер-берсенә эте- леп-төртелеп торган авазлар ритм өчен дә, аһәң өчен дә файда бирмиләр: шулай түбәндәге беренче куплетта «күкелдәп», икенчесендә — «безелдәп» торган аваз тезмәләре әйтергә читенлек тудыралар, тыңлаучыга — ямьсез булып ишетеләләр:
Кич үзенең йолдызларын Сипкәнче үк күк йөзенә, Тәрәзә саен йолдыз кебек Электр уты тезелә.
(25 бит.)
— Күңелем пошына
Тик шушы сораудан:
Ел саен үсенте Алырбыз без кайдан?
(109 бит.)
Җыентыкта тыныш билгеләренә караган хаталар, орфографик ялгышлар күп, гомумән китапның техник ягы игътибарсыз эшләнгән. Хәтта, авторның исеме китапның тышкы ягында бертөрле, титул битендә икенче төрле — «Әивар» һәм «Ән- вар» дип язылган.
Әнвәр Давыдовның беренче җыен-тыгын укучы яратып каршы алды. Бу җыентыкка кергән шигырьләрдә һәм ике поэмада зур хисләр җырлана, зур идеяләр күтәрелә. Иң әйбәте: шагыйрь шушы зур хисләрне гади итеп бирә белә. Ләкин бу гадилек, үткенлек һәм образлылык бар урында да тигез сакланмаган.
Әдәби осталыкка ирешү өчен Ә. Давыдовка тел өлкәсендә күп кенә эшлисе бар әле. Дулкынланып укырлык әсәрләр тудырган талантлы иптәшкә, бөтен мөмкинлекләре була торып, телдә кытыршылыклар җибәрү бөтенләй килешми. Бу турыда ул бик нык уйланырга тиеш.
X. КУРБАТОВ, Г. АХУНОВ.