Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРАЛ ҖЫРЧЫСЫ


(Д. Н. Мамин-Сибирякның тууына 100 ел тулу уңае белән)
«Сөекле яшел тауларым! Миңа ямансу була башласа, күңелем белән шул яшел тауларыма очам. Миңа анда күк йөзе дә биегрәк, аязрак шикелле, кешеләр дә шәфкатьлерәк кебек тоела, мин үзем дә яхшырам төсле. Әйе, хыялымда мин яңадан ул тауларда йөрим, таш кыяларга үрмәләп менәм, тирән тарлавыкларга төшәм, тау чишмәләре янында озак-озак утырып торам, тау үләннәренең, чәчәкләрнең хуш исләре аңкыган гажәеп саф тау һавасын сулыйм, йөзәр еллык агачларның шаулауларын тыңлыйм...»
Салкын Петербург урамнарында ачлы-туклы йөргән студент, рус халкының булачак атаклы язучысы Мамин-Сибиряк үзенең Уралын сагынып шулай язган һәм, укырга акчасы булмаганлыктан, университетын ташлап, яңадан туган Уралына кайткан. Ләкин Урал табигатьнең 1үзәл бер почмагы гына түгел. Урал, барыннан да элек, заводлар ягы. Анда борын-борыннан ук тимер эреткәннәр, корыч койганнар. Әмма Уралның Россия үзәкләреннән бик еракта булуы, тимер юлның юклыгы аркасында, андагы заводларда — техника бик аз кулланылган, иң авыр, ин кыен эш процесслары кул көче белән башкарылган. Эшчеләр бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр коточкыч авыр шартларда эшләгәннәр, аннары корымлы, төтенле заводларга сыенып утырган пычрак поселокларга, «һичбер нәрсә белән капланмаган завод фә-
«. .С. ?,•№!!.
кыйрьлеге» хөкем сөргән салкын баракларга, шәрә казармаларга кайтып ауганнар.
Менә шушындый караңгы посе-локларның берсендә — Весимо-Шай- танский завод священнигы семьясында ’моннан йөз ел элек, 1852 елның 6 ноябрендә Дмитрий Наркисович Мамин-Сибиряк дөньяга килә. Аның балалык еллары әнә шул завод поселогында үтә. Ул кече яшьтән үк хезмәт ияләренең авыр, газаплы тормышын күреп үсә. Яшь егет чакларында ул, чуен, жиз төялгән баркаларга утырып, Чусовая елгасы, буйлап йөри, таулар арасына ташланган рудникларда, алтын приискаларында була, Урал эшчеләренең тормышларына күз сала, өйрәнә. Тау заводларына беркетелгән эшче халыкның хокуксызлыгы, коточкыч изелүе, Урал байларының жирәнгеч бозыклыклары, комсызлыклары аңарда тирән нәфрәт ту-дыра. Шул тирән нәфрәт, тулы килеш, аның ижатына да күчә. Д. Н. Мамин-Сибирякның иҗаты эшче халыкның тормышы һәм интереслары белән органик рәвештә бәйләнгән. «Бу язучының әсәрләрендә, — ди В. И. Ленин, — Уралның реформадан элекке тормышка якын булган үзенчәлекле тормышы, анда заводларга бәйләнгән халыкның хокук-сызлыгы, караңгылыгы һәм түбәнсетелүе, «господаларның» «вөждан- лы, балаларча азгынлыгы», барлык илләрнең, шул исәптән Россиянен, дә, капиталистик үсеше өчен шун
14
82
дый характерлы булган урта катлау кешеләренең (разночинецларның, ин-теллигенциянең) юклыгы рельеф төстә алга килеп баса».
Мамин-Сибирякның тормыш һәм ижат юлы кыен була. Танылган язучы исемен алуга кадәр ул бик күп күңелсезлекләрне, уңышсызлык- ларны башыннан кичерә. Ләкин язудан туктамый, үзенең әдәби эшен халыкка хезмәт күрсәтү итеп кара-ганлыктан, әсәрләрен кат-кат эшли, камилләштерә. Ниһаять, аның әсәрләре башкала журналларында да күренә башлый. Ул вакытта иң алдынгы караштагы журналларның берсе булган «Отечественные запис- ки»да аның Урал хикәяләре басылып чыга. Язучының бу беренче җитди әсәрләренә Салтыков-Щедрин игътибар итә һәм аларга югары бәя бирә.
Мамин-Сибирякның исемен киң укучылар массасына таныткан «Бойцы» очеркыннан соң, бер-бер артлы аның «Приваловлар миллионнары», «Тау оясы», «Алтын» исемле романнары, Себер, Урал турында уннарча башка повестьлары, хикәяләре, очерклары басылып чыга. Бу әсәрләре белән язучы укучыларга рус халкы тормышының яңа, моңарчы билгеле булмаган бер сәхифәсен ачып бирә. Нәкъ менә шуның өчен дә А. М. Горький Мамин-Сибиряк ижатына зур хөрмәт күрсәтә. «Язучы үз халкы белән аерылгысыз бәйләнешен тирәнтен хис итсә, — ди ул Мамин-Сибирякка җибәргән котлау телеграммасында, — бу аңа ямь һәм көч бирә. Бу иҗади бәйләнеш-не Сез гомерегез буенча сизеп килдегез һәм, рус тормышының Сезгә кадәр безгә билгесез булган бөтен бер өлкәсен ачып, шуны китапларыгызда бик матур итеп күрсәттегез».
Мамин-Сибиряк үзенең әсәрләрендә авыр хезмәт белән көн үткәрүче гади кешеләрнең — Урал эшчеләренең онытылмас образларын тудырды. Аларның хезмәттә яна белүләренә сокланды, әсәрләре аша укучыны да шуңа сокландырды. Караңгы чырайлы, сәләмә киемле, арыган йөзле эшчеләрнең хезмәтне иҗат дип аңлауларын, шушы иҗат минутларып- да бөтенләй үзгәреп, башка кеше булып китүләрен тасвирлап, чын күңеленнән сөенеп язды. Ул аларның якты акылларын, нык характерларын, батырлыкларын һәм тапкырлыкларын мактады. Шул ук вакытта язучы, эш шартларының чиктән тыш авыр булуына сызланып, үзенен гражданлык протестын белдерде.
Дөрес, Мамин-Сибиряк эшче сый-ныфның тарихи ролен һәм идеалларын аңлап җиткермәде, аның көрәш юлын анык күрмәде, шулай да ул, народниклардан башка буларак, хезмәт ияләренә тирән теләктәшлек белән карады, аларның якты киләчәкләренә ышанды. Ул Урал буйларын шаулатып үткән дәһшәтле Пугачев восстаниесе турында, тау заводларының берсендә башланган беренче забастовка турында язды. Мамин-Сибирякның иң яхшы әсәр-ләренең нигезендә һәрвакыт социаль тема булды һәм бу хәл аның исемен халык күңеленә якын итте.
Үзенең әсәрләрендә хезмәт ияләренең кешелек сыйфатларына бай булган образларын күрсәтү белән бергә, язучы, югары катлауның черек, әшәке, бозык вәкилләрен дә тулы килеш фаш итте. «Сары шай- тан»ның — алтынның кешеләрне гарипләндерүен, семья нигезләрен таркатуын, фәнне, сәнгатьне түбәнәйтүен ап-ачык итеп күрсәтте. Шушы хәлне тулы килеш чагылдырган «Приваловлар миллионнары»нда язучы капитализмны үкереп аккан иксез- чиксез киң елгага охшата. Ул елга шәһәрләрне, авылларны баса, урамнарда кайный, йортларга бәреп керә, стеналарга сугылып үрә сикерә, колакларда чыңлый, мигә агып тула. Капитализм өчен бер генә изге нәрсә дә юк. Ул яшьлекне дә, матурлыкны да алтынга хезмәт иттерә. Романның баш героинясы: «Безнен байлыктан меңнәрчә ярлылариын кан исе килә», — дип әйтә.
«Тау оясы», «Кыргый бәхетэ, «Алтын», «Икмәк», «Көчле ташкын> һәм башка бик күп китапларында да Мамин-Сибиряк үз иҗатындагы шушы үзәк теманы — «капитал власте» темасын дәвам иттерә һәм капитализмның череп таркала баруын аяусыз рәвештә камчылый.

Мамин-Сибиряк киң колачлы язучы. Аның иҗаты бай һәм күп кырлы. Балалар өчен язган әсәрләре язучының иҗатында күренекле урын тота. Искиткеч җылылык һәм мәхәббәт белән язылган «Аленушка- ныц әкиятләре», «Аучы Емеля», «Салкын елгада кышлау», «Аккош», «Аю баласы», «Урман әкияте», «Соры муен», «Карт чыпчык» кебек әсәрләре балаларның иң яраткан китаплары булып санала. Алар татар телендә дә кат-кат басылып чык-тылар.
Мамин-Сибиряк — исемнәре рус әдәбияты тарихына мәңгелек булып кереп калган олы җанлы, зур талантлы, якты хыяллы патриот язучыларның берсе. Аның хыялының никадәр еракка очуына әле бүген дә хәйран каласын. 1894 елда ук ул «Исемсез» дигән романында, кин Иделгә сокланып, аны киләчәк көн елгасы дип атады. Киләчәктә ямьле Идел буйларында яңа шәһәрләр, завод-фабрикалар, бай авыллар төзелер дип язды. Алай гына да түгел, ул бу көннәрнең ерак түгеллеген дә тирән ышаныч белән әйтеп калдырды. Бүген без язучы хыял-ланган шул матур көннәрдә яшибез. Идел буйларын шаулатып, коммунизм төзелешләре үсә. Шул төзелешләрне тормышка ашыручы күп милләтле совет кешеләре, тууына йөз ел тулу көнендә, «Урал җырчысы» Дмитрий Наркисович Мамин- Сибирякиы да тирән хөрмәт белән искә алалар.