ТОРМЫШКА АШАЧАК ФАНТАСТИКА
Атказанган фән һәм техника эш- леклесе, уйлап табучы В. Охотников н ы ң фәнни-ф а нта ст ик хикәяләре һәм повестьлары укучылар массасы тарафыннан яратып укылалар.
В. Охотников үзенең әсәрләрендә кешенең формалашуында хезмәтнең ролен, физик хезмәт белән акыл хезмәте арасындагы каршылыкның акрынлап бетүенә илтә торган гади совет кешеләренең омтылышларын күрсәтә. Аның китапларында совет галимнәре һәм уйлап табучылары яшиләр, .иҗат итәләр. Бу китаплардагы фәнгә нигезләнгән фантастика безнең иртәгәге көнебезнең реаль чынбарлыгын күз алдына китереп ’ бастыра.
Татгосиздат Вадим Охотниковның «Эзләнүләр дөньясында» исемле җыентыгына кергән ике повестьның татарчага тәрҗемәсен «Юллар»1 исеме астында бастырып чыгарды.
В. Охотниковның башка хикәяләре һәм повестьлары кебек үк, тәрҗемә ителгән «Юллар» һәм «Җир куенында» повестьлары яшь укучыларга уңай тәэсир ясый, аларның белемен киңәйтә, ихтыяр көчләрен ныгытуга булышлык итә. Бу реаль фантастика укучыларны, әсәрләрдәге геройлар белән бергәләп, иҗади хезмәттәге омтылышларны кичерергә, фәнне һәм техниканы алга этә-рүче, үзләренең хезмәтләрен коммунизм төзүгә багышлаучы гади һәм тыйнак совет кешеләренең батырлыгына һәм куркусызлыгына сокланырга мәҗбүр итә.
Китаптагы беренче әсәрнең, «Юллар» повестеның, темасы — совет уйлап табучыларының коллектив хезмәте. Аның геройлары юл төзелеше институтындагы конструкторлар, тышкы яктан да, эчке сыйфатлары ягыннан да, берничек тә аерылып тормаучы гади совет ин-женерлары. «Андыйлар бездә мең-
‘Вадим Охотников. «Юллар» И. Нуруллин тәрҗемәсе. Яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе, 1952 ел, 130 бит. Бәясе 1 с. 65 тиен. нәрчә... Икенче төрле әйткәндә — менә дигән кешеләр»... Бу кешеләр өчен Ватан интересларының чиксез кыйммәт булуы турында автор мавыктыргыч итеп сөйли.
Юл төзү машинасы иҗат итеп, тимер юл төзелеше техникасында борылыш ясаган инженер Витовский хәзерге вакытта юл комбайны конструкциясе өстендә эшли. Бу комбайн туфракны электр корылмалары ярдәмендә эшкәртеп, автомагистральләрне бетонсыз һәм асфальтсыз төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Ләкин ул үзен данга күмгән элеккеге уңышлыклары турындагы истәлекләр белән мавыга һәм, бу эшне аннан башка беркем дә башкарып чыгалмаслыгына ышанып, үзенең талантын барлык нәрсәдән дә өстен куеп, шул ук эш өстендә зур кыенлыкларга карамастан тәҗрибәләр һәм күзәтүләр алып баручы яшь инженерлар Петров белән Бая- новны игътибарсыз калдыра.
Витовскийча үзең турында гына уйлауның, соң дәрәҗәдә үз-үзеңне яратуның яхшылыкка илтмәячәген автор бик уңышлы тасвирлый.
Витовский, тәҗрибә уңышсыз чыгып, авторитеты төшүдән курка; кон-струкциясен сынап карауны кичектерә, әкрен темп белән эшли башлый. Ләкин Витовскпйдагы мондый фикерләргә озак яшәү өчен коллектив эчендә нигез* юк. Коллектив үз вакытында Витовскийны иптәшләрчә тәнкыйть итә.
Тәнкыйть нәтиҗәсендә һәм партия оешмасы йогынтысы астында Витовский үз карашының дөрес түгеллеген, Ватан даны, Ватан интересларының барлык нәрсәдән дә кыйммәт булуын аңлый; үз омтылышын Петров һәм Баянов омтылышлары белән берләштерә.
Коллективның иҗади хезмәте белән конструкция тиз тәмамлана. Петров — Витовский—Баянов конструкциясе барлыкка килә.
Китаптагы «Җир куенында» исемле повесть кыю рәвештә яңалыкка
120
омтылу, иҗади хезмәттәге кыенлыкларны җиңү турында сөйли. Повестьтагы геройларның кыю фикерләре туктаусыз яңаны эзләп табалар. Аларның образлары укучылар аңына тирән кереп урнаша. Әсәрне укый башлау белән безнең күз ал-дыбызга үз эшенә нык бирелгән, тынгысыз, аруны белмәгән баш инженер Геворякян килеп баса. Ул җир астында гаять зур тирәнлектәге ятымнарны җир өстеннән то-рып күрә алырлык телевизион турбиналы бур уйлап табу белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта өч студент-практикант, һөнәр мәктәбе укучылары ярдәмендә, сукыр тыч-канның җир казу принцибыннан чыгып тирән җир катлауларына үтеп керә ала торган җир асты көймәсе ясый.
Тәвәккәл дуслар, машинаны сынау өчен, яшерен рәвештә көймәгә утырып, җир астына куркыныч сәяхәткә юнәләләр. Алар бу сәяхәткә бөтен илгә билгеле булган зур белгеч — баш инженер Геворякянны куркынычтан саклап калу теләге белән чыгалар.
Кайнар йөрәкле укучылар — шулай ук «эзләнүләр дөньясының» эшлекле, уңган членнары. Аларның радиотехника буенча тәкъдимнәре фән өчен зур әһәмияткә ия. Ул тәкъдим буенча җир асты белән радиоэлемтә урнаштыру җиңелләшә.
Китаптагы төрле характерлы ге-ройларны туганлаштыра торган сызык— батырлык һәм илһам чыганагы булган рухландыргыч совет патриотизмы. Менә шуңа күрә бу геройлар табигатьне буйсындыру өчен булган көрәштә, техникада һәм фәндә могҗизалар күрсәтүгә ирешәләр. Ләкин бу могҗизалар чын-барлыктан аерылмаганнар, алар фәнгә нигезләнгәннәр, һәм китаптагы әлегә фантастика гына булган күренешләр укучылар алдына иртәгесе көндә тормышка ашачак план булып килеп баса.
Совет илендәге яшь буын үз күзе белән тормышның, әйләнә-тирәнең үзгәрүен күрә. Аның иртәгесе көненә карата да ышанычлы фикере бар. В. Охотников тарафыннан сурәтләнгән фантастика совет яшьләренең хисләренә кереп урнашкан. «Юллар» китабы шушы фантастиканы тор-мышка ашырачак яшь буынны хезмәттә тырыш булырга, кыю иҗади эзләнүләргә чакыра.
Бу китап укучыларны техник фикер йөртүгә өйрәтүдә, инженерларның, уйлап табучыларның кызыклы тормышлары, аларның төрле эзлә- нүләрендәге эш процессы белән таныштыруда да зур әһәмияткә ия.
Тәрҗемәнең сыйфатына килгәндә, И. Нуруллинның нигездә укучыда канәгатьләнү тойгысы калдырырлык эш үрнәге биргәнен әйтергә кирәк. Тәрҗемәче оригиналның мәгънәсен бозмаган, китапның сәнгатьчә матурлыгын сакларга тырышкан. Татар телендәге әйләнмәләр, әйтемнәр, татарчага хас булган тасвирлау алымнары оста файдаланылганнар. Тәр-җемәнең татарча яңгырашы, җөмләләрнең татар теленең грамматик законнарын саклавы И. Нуруллинның үз эшенә иҗади килергә тырышуын күрсәтәләр.
Ләкин, моның белән генә, китаптагы кимчелекләргә күз салмыйча, йомгаклап куйсак, һич тә дөрес булмас иде.
Бу кимчелекләрне тәрҗемәченең кайбер җөмләләрне һәм сүзләрне кирәгеннән артык «иҗади» тәрҗемә итәргә тырышуында күрергә мөмкин. Мәсәлән, 26 биттә, русчадагы «...глухо разносились вокруг цокую- щие удары» —җөмләсе «әйтерсең лә, таш урамнан дагалы ат чаба»,— дип бирелгән. Бу җөмләне аерым алып, алда китерелгән контекстка әһәмият бирмичә караганда, тәрҗемә белән килешергә дә мөмкин булыр иде, бәлки. Ләкин, бу дагалы атның таш урамнан чабып бару күренешен бирә торган тавыш инженер Баяновның пәке белән кечкенә ташка суккалавыннан чыга. Оригиналдагы мәгънә бу уңышсыз охшатуга бөтенләй якын килми.
«Кайвакыт шулай була: авыру һаман бертөсле гөҗелдәү ишетә, иксез-чиксез еракларга җеп сузылган кебек була» (14 бит). Биредә ия (авыру) белән тәмамлык (җеп) арасындагы ярашу бирелми, «...иксез-
121
чиксез еракларга җеп сузылган кебек була» Кемгә? — Билгесез. Ә русчада шушы ук җөмлә болан: «Иногда бывает, что больной видит длинную нить, с монотонным жуж-жанием, удаляющуюся неведомую бесконечную даль». Оригиналдагы җөмләнең структурасы бөтенләй үз-гәртелгән, һәм шуның аркасында, андагы мәгънә тәрҗемәдә аңлашылмый. Әгәр дә бу җөмлә: «Кайвакытта авыру бертөсле гөжелдәү белән иксез-чиксез ераклыкка туктаусыз сузыла бара торган җеп күрә», — дип тәрҗемә ителгән булса, аңлаешлырак һәм дөресрәк булыр иде.
«Тулган ай яктысы күләгәләре җыентык сулар белән капланган җир өстенә сузылган институт биналарын нурга коендыра» (18 бит). Тәрҗемәче җөмләнең мәгънәсенә, сөйләнелә торган фикернең эзлеклелегенә игътибар итмәгән. Шуның аркасында җөмләдәге образлылык югалган, уку өчен аңлаешсыз җөмлә килеп чыккан.
Битовский еш кына куллана торган «дорогой» сүзе тәрҗемәдә «кадер- лем» дип бирелгән. Витовскийның күз карашын сурәтләп биргән «милые вы мои, как приятно иметь дело с такими хорошими людьми!» — җөмләсендәге «милые вы мои» — «кадерлелэрем минем» — дип бирелгән. һәр ике очракта да «җан кисәгем» яки «җан кисәкләрем» дип
• бирелгән булса, ятышлырак булыр . иде һәм бу сүз Витовскийның ха-
■ рактерын күз алдына китерә алыр иде.
• «Җир куенында» повестенда мон-
■ дый кимчелекләр азрак. Ләкин шуны әйтергә кирәк, биредә, автор,
> баш инженер Геворякянга хас тын- ’ гысызлыкны сурәтләгәндә фигыльләрне күбрәк хәзерге заманда куллана. Ә бу нәрсә тәрҗемәдә сакланмый. Оригиналдагы заман төрләнеше сакланган булса, бу — әсәргә җанлылык бирер иде.
«Гром»ны «яшен гөрелтесе» дип тәрҗемә итүнең бер дә кирәге юк. Чөнки бу сүзнең мәгънәсен татар телендәге «күк күкрәү» алмаштыра.
Форсунка, турбобур, номенклатура кебек, укучыларга аңлашылмый торган сүзләргә, бит ахырында аңлатмалар биреп барырга кирәк иде.
Китапта допуск, мобилизовать итү, клепать итү, грузовик, двор, безобразие кебек татар теленең сүзлек составында булмаган сүзләр дә очрый. Корректорның иГътибарсыз- лыгына бәйләнгән хәреф хаталары да юк түгел. 17 биттә мондый җөмлә бирелгән: «Витовский, тәрәзә каршыннан китап язу өстәле янындагы йомшак креслога утырды». Бу күзгә бәрелеп торган зур игътибарсызлык җөмләнең мәгънәсен юкка чыгара. «Китап» сүзенең «китеп» икәнлегенә җөмләне берничә мәртәбә укыгач кына төшенергә мөмкин.
Ләкин кимчелекләренә караганда, китапның тәрҗемәсендәге уңай яклар күбрәк. Татарча шактый җиңел укыла. Китапны балалар гына түгел, олылар да яратып укыячаклар.
Яшьләрдә төрле фәннәргә карата ярату тойгысы уята алырлык бу фәнни-фантастик повестьларны Тат- госиздатның татарча бастырып чыгаруы — шатлыклы факт. Фәнни фантастика—әле совет әдәбиятында үсеп кенә килә торган яшь жанр. Татар әдәбияты дөньясында бу жанр белән язылган әсәрләр бөтенләй диярлек юк. Аны татар укучылары арасында да популярлаштыру бик кирәк.