ТЕЛДӘГЕ ЧЫН МАТУРЛЫК ӨЧЕН
Кече яшьтәге балаларга иҗат итүчеләрдән үз укучылары белән сөйләшүдә аеруча зур осталык сорала. Ике арада бара торган җитди әңгәмә җанлы да, кызыклы да, аңлаешлы да, гади дә булсын өчен, язучы балалар психологиясенең, ба-лалар тормышының бөтен нечкәлекләренә кадәр белергә тиеш. Үз фикерен балалар аныиың үсү дәрәҗәсенә яраштырып бирә алу осталыгына ия булган шагыйрь генә бала яратып укырлык әсәр тудыра ала. Г. Латыйпның яңа чыккан «Якты көннәр» II китабын укыгач, шуны әйтәсе килә: автор үзенең нәни укучылары белән, аларны кызыксындыра торган күп нәрсәләр турында чын күңелдән сөйләшә ала. Җыен-тыктагы «Музейда», «Бакчада», «Тынычлык кошлары», «Ул яңа йортлар сала», «Кызык хәл», «Дозор» (3. Александровадан файдаланып) шигырьләре Г. Латыйпның балаларның эчке бай дөньясын өйрәнүе, бала характерының үзенчәлекләрен белүе, көчәнмичә, табигый, матур тел белән яза алуын раслыйлар. һәр шигырь балага ком-мунистик тәрбия бирү максатыннан чыгып язылган, һәр шигырьдә дидактика бар. Тик бу дидактика ялангач түгел, автор үз
II Галимҗан Латыйп. Якты көннәр, Гат- госиздат, 1952, Бәясе 70 тиен.
идеяләрен әдәби эшләнгән образлар аша, художестволы тел белән тормышка ашыра. Дөрес, кайчак аныңхудож- стволы теле вәгазь сөйләү, үгет-нәсихәт теленә дә күчеп китә. Мәсәлән: «Чана» шигырендә шул сәбәпле бала үзенең җанлы йөз сызыкларын югалтып, схемага әйләнеп калган. Әмма мондый алым Г. Латыйп өчен хас түгел. Ул үз фикерен укучыга поэтик образлар, поэтик детальләр табып җиткерергә омтыла. Менә
117
«Музейда» шигыре. Билгеле бер вакыйганы үзәккә алып, аны үзәктә күрсәткән шигырьләрне балалар аеруча яратып укыйлар. Шагыйрь яшь укучыларның бу үзенчәлекләрен дөрес тотып алып, сюжетлы шигырь төрен сайлаган. Бәхетле, мул тормышта яшәүче совет балалары музейның аскы катында «иске дөнья» белән очрашалар. Язучының иске дөнья белән таныштыруы һәм иҗтимагый тормыш турында беренче, башлангыч төшенчәләр бирүе җанлы картиналар аша бара. Автор балаларга хас хәрәкәтләрне, сүзләрне, идеяне ачуда ки-рәкле детальләрне оста тотып алган.
Ләкин шундый матур шигырьнең кайбер юллары тиешенчә эшкәртелеп җитмәгән. Бигрәк тә шигырьнең өченче бүлегендә — Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорны бирүдә — авторның осталыгы кими төшә. Автор картиналы күрсәтү алымын коры сөйләү белән алыштырган. Бер строфада гына коммунизмның бөек төзелешләрен төссез сүзләр белән искә алып китә. Бу турыда киңрәк тукталырга иде. Совет бала-лары үзләренең көндәлек тормышларында СССР географиясенең үзгәрүе белән якыннан танышып торалар. Ленин исемендәге Волга — Дон каналының ачылуы алар өчен дә зур бәйрәм булды. Бөек төзелешләр турында истә калырлык шигырьләр, образлар тудырмау, Г. Латыйпның яңалыкны бик акрын тотып алуы турында сөйли.
«Советлар Союзында гадәттән тыш һәм күзгә ачык күренә торган нәрсә булып, эшчеләр сыйныфының революцион энергиясе тудыра торган яңалык тора. Балаларның игътибарын менә шуңа карата беркетергә кирәк, бу аларга социаль тәрбия бирүдә иң әһәмиятле материал булырга тиеш». Безнең балалар язучылары А. М. Горькийиың бу күрсәтмәләрен бик акрын үтиләр әле. Хезмәт ияләре тудыра торган көндәлек яңалыкны кыю рәвештә күрсәтү җитми. Тик бу гомум кимчелек Г. Латыйпны акламый, ә аңа, балалар язучысы буларак, яңадан- яңа бурычлар йөкли.
«Музейда» шигыренең композицион төзелешендә дә кайбер кимчелекләр юк түгел. Хайваннар дөньясы белән таныштыруны максат итеп куйган бишенче бүлек үзәккә органик бәйләнмәгән. Аны төшереп калдырганда әсәрнең җыйнаклыгы артачак кына, чөнки нигез мәсьәләгә кагылмаган һәр картина, һәр юл шигъри бөтенлекне югалтуга алып бара. Бүлекләрнең эзлекле урнашмавын да әйтергә кирәк. Иң башта иске дөньяны сурәтләүдән башларга иде;’ чөнки ул урнашуы буенча да музейның аскы катында, вакытның агышы буенча да беренче урында. Ә автор агач суканы коммунизмның гигант ГЭСларыннан соң сурәтли башлый.
Кайбер кимчелекләренә ’ карамастан— ә аларны автор киләчәктә төзәтер дип ышанабыз — «Музейда» шигыре уңышлы әсәр. Бу шигырьдән Г. Латыйпның балалар өчен матур әсәрләр тудырырга сәләте бар икәне күренә.
«Бакчада» шигыре эчке төзеклеге, картиналарының төгәллеге, сүзләрнең аһәңлеге белән үзенә тарта:
Ак чәчәк тә бар монда, Күк чәчәк тә бар монда; Чык бөртекләре төшәләр Бакчага таң алдында.
Шигырьдә сурәтләнгән гүзәл бакча, бакчаны яратып караучы яшь натуралист Фәрит, аның киләчәк турындагы матур хыяллары — шигырьнең күтәренке тонда төзелүен, җиңел агышлы, энергияле булуын, сүзләрнең матур яңгыраулы булуын сорыйлар. Г. Латыйп эчтәлекнең бу соравына ярашлы интонация тапкан. Автор шигырь табигатенә тапкыр килә торган ритм, интонация сайлауда туктаусыз эзләнә. «Кошлар килде» шигырендәге юлларны шагыйрь биш иҗектән төзи. Табигатьнең яшәрүен, бала йөрәгенең шатлык белән тибешен бирүдә бу иң яхшы чара. Ә менә Чикаго урам-нарында халыктан тынычлык өчен имза җыеп йөрүче негр малае турында язганда, Г. Латыйп башка шигырь үлчәве куллана. Салмак, ләкин киеренке агышлы ритм авыр тормышта, киеренке көрәштә яшәгән малайның тормышын ачыграк
J18
итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Шигырьдәге мондый үзенчәлекне күрү һәм дөрес куллану Г. Латыйпның балалар шигырен төзүдәге осталыгы.
Җыентыктагы кайбер шигырьләргә шагыйрь ноктаны ашыгып куйган. Шигырьне бер бөтен әсәр итеп тудыруда сүзләр белән эш итү аеруча зур роль уйный. Шуңа да бөек художник Лев Толстой телне иң яхшы поэтик регулятор дип атаган. Г. Латыйп бу регулятор белән оста итеп идарә итәргә өйрәнеп житмәгән әле. «Кыш килде», «Китап», «Командир», «Чана» шигырьләре язучы лабораториясеннән төгәлләнеп бетмичә чыкканнар. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен чагыштыру аңлаешлы, конкрет булырга тиеш. Аларның аң дәрәҗәләре шуны таләп итә. Әмма кайвакыт Г. Латыйп балаларның бу үзенчәлекләрен оныта булса кирәк, абстракт чагыштырулар куллана.
Сеңдең минем күңелемә Энҗеләр кебек тамып, —
ди автор китап турында (10 бит). Фикерне ачыклау өчен кирәге булмаган, бары иҗек санын тутыру өчен кулланылган сүзләр очрый:
«Ул шуа таудан түбәнгә», — дигән юлларын укыгач (9 бит), авторга, «Таудан өскә дә шуалармыни?»,— дигән сорауны бирәсе килә. Әлбәттә, бу очракта «түбәнгә» сүзе бернинди фикер нагрузкасы күтәрми.
Ул җирләрдә дә Безнең дуслар бар, һәм хуҗа анда Илгә дошманнар.
(«Кошлар килде».)
«һәм» бәйлеге логик бәйләнешсез килгәнгә, бу урында үзенең матурлыгын югалткан, шигырь телен ямьсезләгән. «Анда» сүзе дә кирәксез кабатлау булып тора. «Беренче сентябрь» шигырендә:
Ул рәхәт биреп күңелгә Карый елмаеп кына, — дип язгач, шунда ук:
Елмайган шикелле була Күреп аның уңышып, —
дип раслау картиналар бирүдәге төгәллекне, телдәге матурлыкны югалта. «Телдәге чын матурлык картиналарны, характерларны, китап идеяләрен формалаштыра торган төгәллек, ачыклык, сүзләрнең аһәңлеге белән килеп чыга»,—ди А. М. Горький.
«1\ыш килде» шигыреннән Г. Ла-тыйпның кыш матурлыгын үзе ничек күргәнен белеп булмый. Чөнки шигырь кыш турындагы башка шигырьләргә нык охшаган. Ә һәрбер шагыйрьнең табигатьтәге матурлыкны күрүендә һәм поэзия теле белән бирүендә үзенчәлек, яңалык булырга тиеш.
«Командир» шигыре дә әдәби шаблон буенча язылган. Шагыйрь Бөек Ватан сугышына кадәрге балалар әдәбиятында киң җәелгән трафарет буяулардан, шартлы детальләрдән арына алмаган: урамнан тыгыз сафларда, җитез атларда, дагалардан утлар чәчтереп, кавалеристлар бара. Балалар язучылары гади күзгә дә нык бәрелеп торган үзгәрешне, Совет Армиясе-нең кораллы көчләренең үсешен күрмичә, баланы һаман атлы командир тирәсендә йөртәләр. Г. Латыйп та совет командирының тулы канлы образын тудыра алмаган, ә бу исә цгагыйрьнең материалны тормыштан алмыйча, әдәбияттан алуы аркасында туа. Авторның кавалерия турында:
Варшауга да, Берлинга да Беренче кергән, —
дип раславы нәкъ шул турыда сөйләүче дәлил.
Шагыйрь үз өстенә төшкән бурычны, нигездә, үтәп чыккан: совет' балаларының аң-белемнәрен баета торган, дөньяга карашларын киңән- тә торган, коммунизм җәмгыятенең, яшь кешесенә кирәк булган уңай сыйфатларны тәрбияләүгә ярдәм иткән әйбәт шигырьләр тудырган. Нәни укучылары белән барган җанлы әңгәмәсен киләчәктә дә дәвам
дыру өстендә тырышып эшләргә ки
итәр, балалар өчен чын поэзия теле белән язылган матур әсәрләр бирер дип ышанабыз. Әлбәттә, Г. Латыйпка әдәби осталыгын шомарту өс
тендә, телдәге чын матурлыкны ту
рәк булачак.