Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ХУДОЖНИКЛАРЫНЫҢ ИҖАТЛАРЫНА КАРАТА КАЙБЕР ТЕЛӘКЛӘР

М. ГАЛИ
*

Бэек Октябрь социалистик рево-люциясенә кадәр татар халкы арасында рәсем сәнгате бөтенләй юк дәрәҗәсендә иде. Драматург Гали- әсгар Камал үзенең 1912 елда «йолдыз» газетасында (Х° 877) язган «Мөселман рәссам» дигән мә-каләсендә ул заманда татар яшьләреннән бер кешене булса да художество мәктәбенә кертеп укыту һәм татардан бер генә художник булса да җитештерү өчен прогрессив татар җәмәгатьчелеге эчендә фикер алышу булганлыкны яза. Башында Г. Камал үзе торган бу эшнең инициаторлары, башта берничә ел буена татардан художество мәктәбенә кереп укырлык кеше таба алмыйча, кеше тапканнан соң аны укытырга средство юнәтә алмыйча йөдәп бетәләр. Ахырдан Уралдан килгән бер башкорт егетен табып алып 1913 елда шуны Казан художество училищесына кертеп укыту өчен газеталар аша подписка белән акча җыярга керешәләр. Мең бәла белән укырга кергән бу егет, кирәк кадәр средство җыелмау аркасында, укуын дәвам иттерә алмый һәм Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр мәктәпне тәмамлый алмый. Шулай итеп, Бөек Октябрь революциясенә кадәр татар халкы арасыннан тәмамланган мәктәп белеме (урта белем) алган бер ху-дожник та булмый. Шуның аркасында үз-үзеннән өйрәнеп, сәнгатьнең бөтен өлкәләрендә (драматург та, артист та, режиссер да, шагыйрь дә, тәнкыйтьче дә, каллиграф та) булып эшләп килгән Г. Камалга сәнгатьнең бу тармагында да эш алып барырга туры килә. Берничә ел буена
I Бу мәкалә мәрхүм язучы М. Галинся кулъязмасыннан алынды. Ул К. Насыйри- ның үлүенә 50 ел тулуга хәзерлек уңае белән язылган.
Якупов Һәм Житков иптәшләрнең рәсемнәрен «Г. Тукайның тууына 60 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материал-
ул «Яшен» һәм «Ялт- Йолт» көлке журналларының карикатураларын үзе ясый. Бик примитив эшләнгән булсалар да аның ул карикатуралары, аңа кадәр иске мәктәп-мәдрәсәләрдә хәлфәләрдән яшереп, китап тышына ат, сыер сурәте (ара-тирә кеше башы да) ясап кына «тәрбия алган» татар яшьләре өчен зур яңалык була.
Культуралырак семьяларда гына очрый торган фотография рәсемнәреннән тыш, ул заманда, татар халкының милли үзенчәлеген чагылдырган һәм танылган кешеләрен күрсәткән художество портретлары да булмый.. Үзе исән вакытта Г. Тукайның художество портреты эш-ләнмәү, хәтта Каюм Насыйринын фотографик рәсеме дә булмау моны күрсәтергә җитсә кирәк.
Тик Бөек Октябрь социалистик революциясе бу артталыкка чик куйды. Хәзерге көндә бездә зур квалификация алган уннарча татар художество сәнгате мастерлары бар. Алар арасында үзләренең социализм һәм коммунизм төзү эпохасына лаеклы рәсемнәре өчен СССР күләмендә булган күргәз м ә л әр д? исем алган, Сталин премиясе белэН бүләкләнүгә кадәр барып җИткэн иптәшләр бар. Бу — Бөек Октябре

85
революциясе, Советлар власте һәм Ленин — Сталин' партиясе җитәкчелеге аркасында татар халкының ирешкән зур у ңы ш л ы к л а р ы н н а н берсе булып тора. Без алар эшләгән рәсемнәрне — революция юлбашчыларының рәсемнәрен, Бөек Октябрь революциясе тарихына, Сталин эпохасына һәм СССР да коммунизм төзү чорына караган һәм татар халкы тормышындагы үзенчәлекләрне ч а гыл д ы р га н күп төрле матур рәсемнәрне карап сокланабыз. Болар арасында татар революционерларының һәм татар әдәбияты классикларының уңышлы гына эшләнгән рәсемнәре дә бар. Мәсәлән, Г. Камал, Ш. Камал, М. Гафури һәм һ. Такташларның аерым х у дож инклар т а р а ф ы н н а и эшләнгән матур гына рәсемнәрен күрергә туры килә. Ләкин уңышсыз рәсемнәр булганлыгын да әйтми китеп булмый. Мәсәлән, соңгы елларда төрле художниклар тарафыннан Г. Тукайның берничәләп рәсеме эшләнде. Болар арасында Тукайны идеаллаштырып бик матур итеп бирергә тырышканнары булган кебек, бозып, ямьсез итеп биргәннәре дә юк түгел. Хәзер бездә Тукайның төрле елларда аерым рәвештә һәм группа белән алдырган унлап фото-карточкасы бар. Бу карточкалар 7—8 ел вакыт эчендә (1906—1913 еллар арасында) алынган булганлыктан һәм кайберләре тазарак, кайберләре ябыграк яки авыру вакытта яки чәчле һәм чәчсез вакытларда алынганлыктан, алар арасында бер-бер- сенә охшап җитмәгәннәре дә бар. Шулай да бу рәсемнәрдә Тукайның йөз төзелеше һәм борын, авыз, күз, колак торышлары үзгәрмәгән. Ә безнең художникларның ясаган рәсемнәрендә, ни өчендер, үзгәргән. Шуның аркасында алар бер-берсенә бик аз охшаганнар. Мисал өчен Г. Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән уздырылган юбилейгә карата Сталин премиясе лауреаты X. Якупов, Б. Г. Житков һәм Б. Әльминов иптәшләр тарафыннан ясалган рәсемнәрне алыйк1. Болар бер-бёрсенә бөтенләй охшамаган дип әйтсәң дә ялган булмас. X. Якупов иптәш Тукайның йөз төзелешен, бит сызыкларын, күз, каш, авыз, борын һәм колак торышларын дөрес бирергә тырышу белән бергә, ул аны идеаллаштырып, артыграк матур итеп бирергә тырышкан. Бөтен гәүдә белән ясалган бу рәсемнең торышында да Тукайның гадилеге һәм табигыйлеге югала төшкән. Ә Житков иптәш ясаган рәсемдә исә Г. Тукайның фотокарточкаларындагы төп черталар да дөрес бирелеп җитмәгән һәм шуның аркасында рәсем Тукайга азрак охшап чыккан. Шулай да бу ике рәсемне Тукайның аерым художниклар тарафыннан ясалган рәсемнәре арасында иң уңышлыларыннан дип санарга кирәк. Алар икәүсе дә җанлы Тукайны яхшы ук нык төсмерләтәләр. Ләкин ни өчендер аларның әлегә кадәр күп таралганнары һәм зур популярлык алганнары юк.
Г. Тукайның бу өч рәсеме арасында иң күп таралганы һәм зур популярлык алганы художник Әльминов рәсеме. Соңгы дүрт-биш ел эчендә Татгосиздат тарафыннан чыгарылган бөтен китап, календарь һәм плакатларда шушы рәсем басылып йөртелә. Шунлыктан, бу рәсем тере Г. Тукайга бер дә охшамаган булуына карамастан, соңгы буын совет яшьләре Тукай образын нәкъ шушы рәсемнәрдәгечә күз алларына китерәләр, үзенә охшамау өстеиә, болай да матур эшләнмәгән бу рәсем буенча бөек Тукай образын татар совет яшьләре күңеленә урнаштыру күңелле факт түгел, әлбәттә. Яхшы кәгазьдә, яхшы буяу белән басылганда, ул әле беркадәр ярый бара. Начар кәгазьдә, начар буяу белән басылган әсәрләрдә ул бөтенләй бозылып чыга. Мәсәлән, календарьларда. Моны ачык күрү өчен быелгы татарча календарьның 26 нчы апрель битен генә ачып карау җитә. Иң күп басыла һәм иң күп тарала торган календарьга шундый начар рәсем кертү Тукайга
лары» исемле китапта, Әльминов иптәш рәсемен Татгосиздат тарафыннан соңгы елларда Тукайга карата чыгарылган бөтен әсәрләрдә күрергә була.

зур хөрмәтсезлек, әлбәттә. Ул бит бер быел гына түгел, элекке еллардагы календарьларда да һәм башка әсәрләрдә дә шулай басылып килгән. Тукайның яхшы эшләнгән фотокарточкаларын һәм аерым художниклар тарафыннан дөрес эшләнгән рәсемнәрен күреп өйрәнмәгән яшь буынга аны шулай шыксыз итеп күрсәтү һич килешкән эш түгел. Әльминов иптәш үзенең бу рәсемен Тукайның иң яхшы фотокарточкаларына карап, чын Тукайга охшатып яңадан эшләргә тиеш. •• '
Шул ук Әльминов иптәш тарафыннан эшләнгән Каюм Насыйри рәсемен дә бик үк уңышлы рәсем дип булмый. К. Насыйриның фотокарточкасы булмаганлыктан һәм аны күреп белүчеләр дә хәзер бик сирәк булганлыктан, аның чын образын бирү хәзер бик читен. 1925 елда аның тууына йөз ел тулу уңае белән, Насыйрины күреп белүчеләр күбрәк булган вакытта алар- ның сөйләүләре буенча аның беренче рәсемен эшләүче мәрхүм художник Г. Арсланов булды. Аның бу рәсеме, матур эшләнмәгән булуына карамастан, К. Насыйриның дөрес образын чагылдыруда аның уңыш-лыгы Әльминов иптәш рәсеменә ка-раганда зуррак. Үзенең бик үк матур ясалмаган шул рәсеме аша Арсланов чын татар карты образын бирергә тырышкан. Ә Әльминов иптәш рәсемендә ул юк. Аның рәсемдәгечә озын яңак, калын ирен, минемчә, антропологик төзелеш ягыннан татар халкы өчен бик үк характерлы түгел. Шунлыктан, Әльминов иптәшкә үзенең бу рәсемен ясаганда Каюм Насыйриның яңа образын тудырырга тырышмыйча, Г. Арсланов тудырган беренче образны яхшырту өстендә эшләгән булса, аның бу рәсеме уңышлырак чыккан булыр иде. Чөнки Г. Арсла- новның ул рәсемне эшләү тарихы әле дә кайберәүләргә билгеле. Ул аны К. Насыйрины күреп яхшы белгән кешеләрдән деталь рәвештә сорашып, матбугатта аның тышкы кыяфәте һәм йөреше, торышы турында язылганнарны укып, нык өйрәнеп ясаган. К. Насыйриның тууына 120 ел тулу уңае белән Татарстан АССРның халык артисты скульптор Садри Ахун иптәш тарафыннан ясалган К. Насыйриның бюсты нигездә художник Арсланов тудырган шул образдан ерак тормый. С. Ахун иптәш тарафыннан ясалган бу бюстны, хәзерге вакытта, К. Насыйри образын иң дөрес һәм ы ш а нд ы р ы р л ык ч а гыл ды р ган художество әсәре булганлыгын әйтергә кирәк. Шулай ук «Каюм Насыйри» пьесасында К. Насыйри ролен башкаручылардан Татарстан АССРның халык артисты Нәҗип Гайнуллин белән ТАССРның атка-занган артисты Фоат Халитов иптәшләр тудырган образлар да тере Каюм Насыйрины хәтерләтә торган ышандырырлык образлар. Менә Әльминов иптәш тудырган Каюм Насыйрида шул чынлык юк. Аңар шикләнеп, ышаныр-ышанмасрак карарга туры килә. Быел сентябрьдә К. Насыйриның үлүенә 50 ел тула. Бәлки бу түгәрәк датаны билгеләп үтәргә туры килер. Шул уңай белән Әльминов иптәш аның рәсемен дә кеше ышандырырлык итеп яңадан эшләү турында уйлап караса яхшы булыр иде.
Татарстан Совет художниклары Союзы да татар революционерлары, татар галимнәре һәм татар 'әдәбияты классикларының дөрес образларын тудыру юлында кайгыртса икән дигән теләк белдерәм.

87