Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ХАЛКЫНА ЛАЕКЛЫ ӘСӘРЛӘР ТУДЫРЫРГА


Чорыбызның бөеклеген, яңа ке-шеләрнең — коммунизмны актив тө-зүчеләрнең характерларындагы гүзәл сыйфатларны дөрес чагылдыра торган әдәбият һәм сәнгатьнең уңышлары белән совет халкы горурлана. Безнең илебездә художество иҗатының чыи-чыннан чәчәк атуы өчен барлык шартлар тудырылган. Совет әдәбиятының һәм сәнгатенең халык интересларыннан башка, социалистик Ватан интересларыннан башка бүтән һичбер нинди интереслары юк һәм булуы да мөмкин түгел.
Безнең Ватаныбыз алдында гаять зур һәм киң перспективалар ачылган. Партиянең XIX съезды карарларында, И. В. Сталинның гениаль әсәрләрендә коммунизм төзелеше программасы билгеләнгән. Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, барлык совет кешеләре кебек үк, бу тарихи документлардан үз халкының даны өчен, коммунизм тантанасы өчен иҗади хезмәткә бетмәс-төкәнмәс илһам алалар.
Ленин — Сталин партиясе әдәбиятка һәм сәнгатькә зур әһәмият бирә, аларның үсешенә көн саен юнәлеш биреп тора, хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләү эшендә аларның рольләрен күтәрә. Партия Үзәк Комитетының эше турында иптәш Г. М. Маленковның XIX съездда ясаган отчет докладында һәм съезд делегатларының чыгышларында художество иҗаты мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Коммунистлар партиясенең әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсешен көн саен аталарча кайгыртучанлык белән күзәтеп торуы безнең язучыла- рыбызны, художникларыбызны шатландыра һәм канатландыра, аларның ижади хезмәтләренә көч һәхм кыюлык бирә.
Әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсе-шендәге зур уңышлар бәхәссез. Шулай да бу уңышларга карап, бик зур җитешсезлекләрне күрми калу дөрес булмас иде. Күп кенә әсәрләрнең идея-художество дәрәҗәләре һаман да әле җитәрлек югарылыкта булмавы XIX съездда ачык күрсәтелеп үтте. Бездә әле уртакул, тонык, ә кайчакта совет чынбарлыгын бозып күрсәтә торган халтура әсәрләр дә килеп чыга. Совет җәмгыятенең күпкырлы һәм кайнап торган тормышы кайбер язучыларның һәм художникларның иҗатларында сүлпән һәм күңелсез булып чагыла. Төрле темаларга багышланган яхшы ки-нокартиналар бездә әле аз чыгарыла.
Совет кешесенең идея һәм культура дәрәҗәсе бик нык үсте. Партия алда да халыкта әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә карата яхшы ^вкус һәм югары таләпчәнлек сыйфатлары тәрбияләячәк. Бу безнең художникларыбызны халык таләпләреннән артта калмаска һәм үз мастерлыкларын армый-талмый камилләштерергә мәҗбүр итә.
Тормышны тнрәнтен өйрәнми торып һәм чынбарлыкны аның революцион үсешендә дөрес чагылдырмый торып, югары идеяле художество әсәрләре тудыру мөмкин түгел. Дөреслекне языгыз — безнең әдипләребез алдына куелган таләп әнә шундый. Совет әдәбиятының һәм сәнгатенең көче һәм идеялелеге — тормышны дөрес бирүендә. Художник тарафыннан чагылдырыла торган-чынбарлык тормыш күренешләрен барлык төрлелекләре белән ачып
4
бирә торган типик художество об-разларында, яңалыкның искелеккә каршы көрәшендә, коммунизмның җиңүчән идеяләрен беркетүдә гәүдәләнергә тиеш.
Әдәбият һәм сәнгать работникларының сугышчан бурычы — империализмның черек идеологиясен — талау һәм кешелекне күрә алмау идеологиясен фаш итү.
Совет әдәбияты һәм сәнгате — бөтен дөньяда иң алдынгы һәм иң идеяле әдәбият һәм сәнгать ул. Реалистик сәнгатьнең көче һәм әһәмияте шунда ки, ул рядовой кешенең югары рухи сыйфатларын һәм аның характерының типик уңай якларын күрә һәм күрсәтә белә һәм белергә тиеш, ул аның бүтәннәргә үрнәк булырлык якты (тулы) худо-жестволы образын тудыра һәм тудыра алырга тиеш. Безнең язучы- ларыбыз һәм художникларыбыз үз әсәрләрендә, уңай художество образларда, яңа тип кешеләрне, алар- ның барлык кешелек затлылыкла- рының гүзәллеген күрсәтергә һәм шуның белән җәмгыятебезнең кешеләрендә яхшы сыйфатларны, капитализм тудырган төрле гариплек һәм чирләрдән азат булган характерларны, гадәтләрне, күнегүләрне тәрбияләү эшенә ярдәм итәргә тиешләр.
Язучыларны һәм художникларны партиябез җәмгыятьтәге кимчелекләрне, кире якларны, сәламәт булмаган күренешләрне кыю рәвештә камчыларга, фальшь кешеләрне фаш итәргә чакыра. Безгә барлык тискәре, черегән, үлеп барган күренешләрне, алга баруыбызны тоткарлап торган бөтен нәрсәне сатира көче белән тормыштан көйдереп таш-лаучы совет Гогольләре һәм Щедриннары кирәк.
Әдәбиятның һәм сәнгатьнең мөһим бурычы — тормыш каршылыкларын һәм конфликтларын кыю төстә күрсәтү, тәрбия эшендә көчле чараларның берсе булган тәнкыйть коралыннан файдалана белү.
«Безнең художникларыбыз, әдә-биятчыларыбыз, сәнгать работникла-рыбыз,— диде иптәш Г. М. Малей- ков партиянең XIX съездында ясаган докладында,— художество образлары тудыру буенча иҗади эшләрендә шуны һәрвакыт исләрендә тотарга тиешләр ки, иң күп очрый торган нәрсә генә түгел, бәлки билгеле бер социаль көчнең асылын иң тулы һәм үткен итеп гәүдәләндерә торган нәрсә типик була. Марксистлар- ленинчылар аңлавынча, типик нәрсә ниндидер статистик урталык дигән сүз түгел. Типиклык иң күп таралган, еш кабатлана торган көндәлек нәрсә генә түгел, бәлки ул билгеле бер социаль тарихи күренешнең асылына туры килә торган нәрсә. Образны аңлы рәвештә тулыландырып күрсәтү, үткенләндерү типиклыкны юкка чыгармый, бәлки аны тулырак ачып бирә һәм күрсәтә. Типик нәрсә — реалистик сәнгатьтә партиялелек чагылуның төп сферасы ул. Типиклык проблемасы — һәрвакыт политик проблема».
Марксистик-ленинчыл эстетиканың бу бик мөһим положениесендә иптәш Сталинның әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре турындагы күрсәтмәләре гәүдәләнгән, әдәбият һәм сәнгать алдына коммунистлар партиясе тарафыннан , куела торган бурычлар билгеләнгән.
Совет кешеләре һәрбер яңа художество әсәрен бик зур кызыксыну белән каршы алалар. Алар төссез, идеясез, фальшь әсәрләрне кире кагалар һәм язучыларыбызның, ху- дожникларыбызның иҗатларына карата югары таләпләр куялар. Бу хәл художникларның һәм әдипләрнең эшендә халтурага каршы кискен көрәш алып барырга, әдәбият һәм сәнгать әсәрләреннән ялганны һәм череклекне рәхимсез рәвештә көйдереп чыгарырга мәҗбүр итә.
Әдәбиятны һәм сәнгатьне алда тагын да үстерү турында партиянең зирәк күрсәтмәләрен әдипләр һәм художниклар, барлык совет җәмәгатьчелеге кайнар рәвештә котлап каршы алалар. Партиянең XIX съезды йомгакларын тикшерүгә ба-гышланган партия активы җыелыш-ларында әдәбият һәм сәнгать мәсь-әләләренә җитди игътибар бирелү бик аңлашыла.
Идеологии эш өлкәсендә XIX съезд күтәреп чыккан бурычларның беренче дәрәҗәдәге әһәмиятле булу

ларына Москва һәм Ленинград, Киев һәм Тбилиси, Ташкент һәм башка шәһәрләрнең партия активы җыелышларында аеруча басым ясап әйтелде. Партия активы җыелышларында катнашучылар, аерым алганда, иҗади оешмаларның эшләренә җитәкчелек итүне яхшырту кирәклеге турында сөйләделәр. Мәсәлән, Тбилиси шәһәре партия активы җыелышында кайбер грузин язучыларының иҗатындагы җитди кимчелекләр, бүгенге көн темасыннан бик борынгы заманнарга китү, ул заманны идеаллаштырып күрсәтү кебек аерым фактлар тәнкыйть астына алынды, партия оешмалары иҗади оешмаларның тормышларына тирәнтенрәк керергә, интеллигенциягә марксизм-ленинизм белеме бирү эшен яхшыртырга кирәклеге турында бик гадел сүзләр әйтелде.
Художество иҗатындагы бик зур кимчелекләрнең күбесе әдәбият һәм сәнгать работниклары арасында принципиаль тәнкыйтьнең һәм үз- үзеңне тәнкыйтьнең һаман да әле йомшак булуы белән аңлатыла. Язучылар Союзында, мәсәлән, хәтта яңа әсәрләрне тикшерү кебек бик мөһим эшләр дә еш кына формаль төстә, ашык-пошык, җитди тәнкыйть анализы ясалмыйча гына үткәрелә. Шуның нәтиҗәсендә кайчакта төссез, уртакул әсәрләрне дә урынсыз- га бик нык мактап чыгалар.
Әдәбиятның һәм сәнгатьнең идея- художество дәрәҗәсен күтәрүгә әдәби тәнкыйть актив булышлык күрсәтергә тиеш. Әдәби тәнкыйтьнең бурычы — художество иҗатындагы һәрбер яңаны, алдынгыны дәртле рәвештә яклау, төссез, уртакул һәм халтура күренешләренә каршы чыгу, политикадан читләшкәнлекне, идеясезлекне, чит идеологиянең төрле күренешләрен фаш итү.
Иҗтимагый тормыштагы яңалыкны, яктылыкны һәм сафлыкны тәрбияләп үстерү, искергән һәм тузганлыкны, үлеп барганлыкны тамырыннан юк итү буенча алып барыла торган бөек көрәштә барлык әдәбият һәм сәнгать работниклары өстенә гаять зур вазыйфалар йөкләнә. Язу- чыларыбызның, художникл арыбызның, композиторларыбызның, театр һәм кинематография работниклары- бызның бурычы — совет җәмгыяте тормышын тирәнрәк өйрәнү, бөек халкыбызга лаеклы булган зур художество әсәрләре тудыру!
Партиянең XIX съезды карарлары белән рухланган әдәбият һәм сән-^ гать работниклары, зур күтәренкелек һәм илһам белән, гүзәл совет за-мандашыбызга — коммунизм төзүчегә багышланган яңа художество әсәрләре тудыру өстендә эшлиләр.
(«Правда», 12 ноябрь 1952 ел.)