ПАРИЖ КӨННӘРЕ
Н. ДӘҮЛИ
I. ҮРМӘКҮЧ ТОЗАК ҮРӘ
Франциядә Париж каласы, Ә Парижда мәрмәр сарай бар. Авыр таштан койган капкасы:
— Бу парламент, диләр французлар.
Бу парламент, ләкин ни өчен, Дошманнарга ачык ишеге? Бусагада эзен калдырган Риджуэйнең канлы итеге.
Ул генерал — матур киенгән, Ак перчатка аның кулында. Ефәкләргә ерткыч төренгән, Каберлекләр калган юлында.
Ул яндырган Корея ж,ирен, Бакчаларын аның таптаган. Бишегеннән алып баланы Тере килеш утка ташлаган.
Франциягә нигә килгән ул?
Дөнья белә аның уйларын: Францияне төрмә итәргә, Богауларга француз кулларын.
Сорамый ул көмеш һәм алтын Башка теләк хәзер аңарда:
— «Җибәрегез француз солдатын Вьетнам илен барып таларга.
Ли Сын Манга гаскәр бирегез, Җибәрегез туплар сугышка. Ач булсагыз әгәр үзегез, Без бирербез кофе бурычка...
Теләсәгез, бездә сагыз бар, Аны мөмкин сезгә сатарга. Бал шикелле эри авызда, Кирәк булмас икмәк ашарга».
Парламентта гөрли тантана — «Кунак» килгән океан артыннан.
61
Министрлар әле шатлана, Нәрсә булыр ләкин ахырдан?
Карт үрмәкүч кора тозагын, Мәкер серен әле белмиләр. Мактадылар «маршалл планын» һәм тозакка килеп керделәр. II. СЕМАФОР АЧЫЛМЫЙ
Франциядә Париж каласы, Ә Парижда шаулый таш вокзал. Кемне каргый солдат анасы? Күзләренә кайнар яшь тулган.
Соңгы сигнал тиздән бирелер, Тик минутлар калган көтәргә. Үлгәннәргә тагын алмашка Яңа гаскәр әзер китәргә.
Сукыр кебек алга кул сузып, Басып тора кара семафор. Әйтә кебек француз улына:
— Сиңа инде җирдә соңгы юл.
Ләкин анда—мәрмәр сарайда Кызу бара доллар сәүдәсе. Ә еракта — Вьетнам кырында Үлеп ята француз гәүдәсе.
Ә банкирлар тавыш бүләләр, Тагын-тагын күбрәк көтәләр. Шуманга да бераз бирәләр, Пинэгә дә бераз төртәләр.
Җыела халык вокзал янына, Кайгылы һәм мәгърур йөзләре, йөрәкләрдә нәфрәт ташкыны, Уттан көчле әйткән сүзләре:
— Теләмибез яңа сугышны, Туктатыгыз үлем утларын. Кайтарыгыз туган йортларга Аналарның соңгы улларын!
— Вьетнам иле дошманмы безгә? Нинди хурлык француз халкына. Дошман безнең үз илебездә, Ватан сата доллар хакына.
Полиция урый вокзалны, Урамнарга баскан сакчылар. Ә давылда диңгез кузгалса, Дулкыннарга нинди таш чыдар?
Поезд тора туктап вокзалда, Ә семафор һаман ачылмый. Беләсеңме, Риджуэй әфәнде, Франциянең халкы сатылмый!
62
III. СИН ЮЛГА чыктың
Франциядә Париж каласы, Ә Парижда матур урамнар. Бистәләрдә корым карасы: Анда тора эшче-тугаинар.
Беләм, дустым, шунда тудың син, Шунда үстең кояш күрмичә. Җырым сиңа сәлам тапшырсын, Яшәсәң дә мине белмичә.
Авыр тормыш синең йөзеңне Яфрак кебек инде шиңдергән. Үз илеңдә син ят кешеме, Бу язмышны сиңа кем биргән?
Син сорыйсың гадел эш хакы, Закон яза сиңа түрәләр. Яшерергә синнән кояшны — Алар сала яңа төрмәләр.
Кем чыгарыр сине коллыктан, Бармы синең андый терәгең? Коткарырга илне хурлыктан, Кем кызганмас узенең йөрәген?
Франциядә бар коммунистлар, Курку белми алар көрәштә. Туган илгә бөек мәхәббәт, Саклый алар кайнар йөрәктә.
Алар чакыра илнең улларын, Франциянең иркен сакларга. Давыл аша тотып юлларын, Алар бара тимер сафларда.
Коммунистның туры сүзендә Кешелекнең изге хаклыгы. Нурлар кебек бала күзендә, Ул сүзләрдә тормыш сафлыгы!
Син ашкынып чыктың урамга, Кан таплары күрдең ташларда. Синең өчен бәхет бу юлда, Синең юлың шуннан башлана.
Кемнең каны тамган бирегә? Янып тора охшап ялкынга. Бу коммунист үзенең тормышын, Биреп киткән туган халкына.
Мин ышанам, синең илеңдә Балкып туар тиздән алсу таң. Дошман тиеш жавап бирергә Еллар узар, юылмас бу кан!