НӘТИҖӘ
Ф. НИГЪМӘТҖАНОВ
I
Сафиулла абзый, чал чәчле башына кызыл ука белән чигелгән хәләпүшен, өстенә җиңсез камзулын киеп, кулына үзе буе чикләвек таягын тотып, урамга чыкканда, кояш шактый югары үрмәләгән иде.
Җиләс май иртәсе.
Кышкы йокысыннан уянып, беренче яңгыр тамчылары белән юынганнан соң, әле яңа баш төрткән үләннәрдән чигёлгән яшел хәтфәле бу табигать кемнәрнең йөрәген җилкендермәс!
Күптән түгел генә салкын җилләрдән шыелдап торган миләшләр, каеннар, шомыртлар хәзер өй артындагы бакчада яшелгә төренеп, күпереп утыралар.
Сафиулла абзый да бу май аеның сихерле күренешләренә сокланмыйча булдыра алмады, — капкадан чыккач та баскан урынында катып калды. Ул бу иртәнең карт йөрәккә шифалы һавасын күбрәк суларга тели иде. Кайдадыр, биектә, үзенең баш очында тирбәлә-тир- бәлә торучы сабан тургаен да тыңлавы күңелле иде.
Шулай бераз вакыт торгач, тамагын кырып куйды да, гәүдәсен алгарак салып, ашыкмый гына атлап китте.
Сафиулла абзый, авылны чыккач, уң якка борылды. Биредә, әле көздән калган арба эзләре дә тигезләнеп өлгермәгән юл китә. Бу юл, барган саен үргәрәк менеп, аннан сөзәкләнеп төшә дә колхозчыларның кыр бакчалары урнашкан үзәнлеккә барып чыга.
Сафиулла абзый, шул юл белән барып, үргә күтәрелгәч, туктады. Ул, кулындагы таягын очыннан тотып күкрәгенә терәде дә, тирә-ягына күз салды. Әнә, яшел тасма булып сузылып киткән урман полосалары... Полосалардан сул якта, алдарак, сыек зәңгәр төтен бөркеп, трактор эшли. Правлениедә сөйләүләренә караганда, колхоз бүген чәчүне тәмамларга тиеш. «Тәмамларлар, — дип уйлады Сафиулла абзый.—Трактор эшли бит! Көч соң үзендә!.. Җирне мамык итә инде!..»
Сафиулла абзый кыр бакчалар янына килеп җитте. Ләкин анда беркем дә юк иде. Тик үләнле ызаннар гына үткәннәрнең истәлеге булып сызылып киткәннәр...
Бүген колхоз идарәсенең карары нигезендә, колхозчылар карама- гында булган каралты тирәсе участокларында, ягъни бәрәңге бакчаларында, шул исәптән, тулмаган өлешкә кырдан бирелгән, менә шушы ызанлы бакчаларда, тоташ үлчәү үткәрелергә тиеш иде.
Малае чәчүдә, ә килене фермада эштә булганлыктан, Сафиулла зозый бирегә үзе килде.
"һе, болар кая соң? Күренмиләр...—диде ул, як-ягына каранып.'
.54
Кайсы юкә, кайсы каен, кайсы усак агачыннан ясалган казыкларга күзе төште дә:
— Үлчәп киткәннәр инде, — диде. Биредә бераз үзгәреш булган Аныц исеме язылган казык түбән яктан янәшә торучы бакчаның яртыдан артыгына кертеп «кагылган. Бу яца ызан билгесе. Менә шушы казыкка карап үзеңне алдатмый, күршене рәнҗетми, туры итеп сызарга кирәк!
— Ярар, хәерле булсын,—диде Сафиулла абзый.—Их... бу билләр!..
Ул сукрана-сукрана торып басты. Шул вакыт, инде кипшергән бакчалар өстеннән, турыга ярып, кабалана-кабалана, кемнеңдер килүен күрде. Сафиулла абзый, маңгай өстенә кулын куеп, никадәр тырышып караса да таный алмады. Тик ара якынлаша төшкәч кенә, аның Сәхипҗамал икәнлеген белде. Аның йөрәге уңайсызланып алды...
Сәхипҗамал Сафиулла абзыйлар күршесе Нурулланың хатыны иде.
Артык күп сүзле булмаган, эшләгәндә эшне сөеп эшли торган, кин җилкәле, озын гәүдәле, басынкы характерлы Нурулла белән Сәхипҗамал тату гына тормыш кичерә иде. Нурулла үзе хуҗалык эшләренә катнашмый, Сәхипҗамал исә бу эштә аерым осталык күрсәтә иде.
Ул Нурулланың киресе иде. Эш ягыннан түгел, әлбәттә. Үзе такылдар, кулыннан эшен ташламас, диләр аның турында. Тик, менә үз сүзлерәк иде ул.
Аның ниндидер бер мөһим сүз әйтәсе булдымы — адымнарын тагын да тизләтеп, кызыл алъяпкычын, күлмәк итәкләрен җилфердәтә-җилфер- ■дәтә, кечкенә гәүдәсе белән тәгәрәп килеп тә җитте.
Килеп җитте дә:
— Чат оятсыз икәнсең, Сафиулла абзый... Мин сине авыл карты, дип, зурлап йөрим... Ә син... — дип сулышына буыла-буыла сүз башлады. Башка очрашкан вакытларда Сафиулла абзыйның да, карчыгының да хәл-әхвәлен сорашып, исәнлек-саулык теләп узучы Сәхипҗамал ' бүген ачулы иде. Шадра йөзе бүртенгән... Кысынкы күзләре озын керфекләр арасыннан усал чаткылар чәчеп тора. ° *
Сафиулла абзый, бу сүзләрдән тәмам гаҗәпкә калып, рәтләп сөйлә әле, кем, Сәхипҗамал, ни булган, дип сорарга авызын ачкан иде, Сәхипҗамал тагы телгә килде:
— Карт башың белән сиңа оялырга кирәк иде. Туганыбыз сәвиттә утыра, актив дигәч тә, ул кадәр арттырмаска кирәк... Тапкансыз юаш кеше... Бик ансат кына бирмәм әле мин сезгә бакча, кара син анык туфрагын — дип, бер уч туфрак алды да Сафиулла абзыйның борын төбенә китерде. — Иртә димәдем, кич димәдем, тиресен түктем. Карап торып сукалаттым. Бәләк-бәләк бәрәңге алдым мин аннан.
— Алай икән, килен, — диде Сафиулла абзый.—Аңладым. Бу эштә минем катнашым юк, Сәхипҗамал. Бу комиссия эше.
Ул якынрак килде дә:
— Аннан соң син, Сәхипҗамал, бер дә юкка тавыш куптарасын... Машиналар эшләргә иркен булсын, дип колхозларны берләштердек...Ә без синең белән бакча өчен талашып ятабыз. Ярамас бу, килен,—диде-
— Берләштерсәк ни, бик яхшы булды. Бакчаларны да берләштермәссең бит!—диде Сәхипҗамал.
— Ансы, килен, безнең эш түгел, кирәк тапсалар, эшләрләр. Баштан узды — сажсньнан-саженьга сикереп, ызанлы җирләр белән көн күрә ■алмадык. Үзеңә дә бик мәгълүм анысы, чиең чыкты бит алар белән.
— Әйдә.., Әйдә. Тасма телләнмә. Юләр түгел монда кеше, чиең чыкты, имеш: Чыкса чыккандыр. Әмма бакчамны бирмим.
— Инде, килен, әйтсәм әйтим. Мин дә синең белән талашырга килмәдем. Әнә правлениегә бар. Анда хәл итәрләр, — диде Сафиулла абзый.
— Барырмын шул. Районына да, кирәк булса, Казанына да җитәрмен. Бирде, ди, бакча. 1Ок-юк,—дип кычкыра-кычкыра китте Сәхипҗамал.
55
Күкрәген киереп, кулын бутап, нидер сөйләп, кая басканын да белешми кайтып баручы Сәхипҗамалга карап торды да, Сафиулла абзый, башын чайкап:
— Килүенең, яме юк. иде, шуңа икән, — диде.
*
Сәхипҗамал, өенә кайткач та, ярсуын баса алмады. Яңа гына эштән ханткай ире Нурулла, әле кухняга, әле түр якка йөрүче Сәхипҗамалның бүгенге кыяфәтенә бик аптырашта калды:
— Син нәрсә тузынасын, тагып?
— Тузынырсың. Әнә анда кыр бакчаны Сафиулла абзыйлар алды. Аларга җптми... Бүген, иртәгә, дип үлем көтеп йөри... Бирмәскә кирәк бакчаны. Правлениегә бар, — диде Сәхипҗамал, өстәл өстен җыештырып.
— Нәрсәгә барырга анда? —диде Нурулла аңа каршы. — Комиссия шулай кирәк тапкандыр.
— Комиссия... Комиссиясендә дә шулар туганы... Болай иткән күкрәген... Шыксыз! Күрәсем дә килми. Без, дигән була, тәртип белән эшлибез, дигән була. Бармасаң, үзем барам. Хәзер үк барам, — диде дә Сәхипҗамал, җилтерәп, өйдән чыгып та китте.
II
Сәхипҗамал сүзләреннән тынычлыгын җуйган Сафиулла абзый, бераз уйланып торды да, кайту юлына кузгалды.
Кинәт салкынча җил исте. Җил, юлдагы тузаннарны салам кисәкләре белән буташтырып, һавага чөйде. Кояш кара-кучкылланып чыккан болыт астында калды... Борынга тузан исе бәрелде. Яңгыр килә, дип уйлады Сафиулла абзый. Шушы, кинәт искән җил кебек, аның күз | алдына кара шәүлә булып үткәннәре килеп басты. Менә ул, киңәш- табыш иткәч, читкә китәргә булды. Ир канаты — ат, дигәннәр, кәсепләр укышлы чыкса, атлык акча юнәлтеп булмасмы, диде ул киткәндә. Ләкин, чит-читлеген итте; бер ел узды, ике, өч ел узды, акча атка түгел, семьяга да .житәр-житмәс иде. Шулай, аптырап яшәгәндә, бер көнне Сафиулла абзый, шәһәр урамында үз авылларының Шәрифулла байны очратты. Алар сөйләшеп киттеләр... Шәрифулла, Сафиулланың тормышларын сорашкач:
— Сафиулла туган, монда читен икән сиңа! Авылга кайт син, — диде.
—Анда кайтып нишлим мин? Чәчәргә җир дә, чәчүлек тә юк. Ат та юк. Бернәрсә, дә юк бит минем.
— Кайт кына син! Быел җир бүләләр. Малаеңа да алты яшь тула түгелме! Җир алырсың... Сукаларга — атын, чәчәргә — чәчүлеген бирермен,—диде Шәрифулла.
Өч көннән соң, Сафиулла абзый, Шәрифулла байның шәһәргә килгән атларына утырып, авылга кайтты.
Кайткач җир алдылар... Шәрифулла бай әйткән сүзендә торды — сукаларга атын, чәчәргә чәчүлеген бирде.
Сафиулла абзый, тормышны рәтли алмаммы, дип җиргә ябышты.
Игеннәр матур булып өлгерде. Суктылар. Сары гәрәбә төсле бөртекләргә карап, Сафиулла абзый, улым бәхетеннән, — диде.
Көннәрнең берендә Шәрифулла бай килде.
Ашлыкны карады... Аннары, үзенең игеннәре турында сүз кузгатты; унмады, дип зарланды.
— Еллар яман тора, —диде ул. — Чәчүлек белән ат хакын быел түмәрсең инде, Сафиулла.
Сафиулла абзыйның башы әйләнеп китте. Идән, аяк астыннан ычкынып, каядыр, түбән таба шуышкандай булды.
Бу ничек була инде бу, Шәрифулла? — диде Сафиулла абзый, төсе китеп. — Син безне тернәкләнә башлагач кына ачка үтермәкчө буласыңмыни инде?
56
— Минем дә үз көнем үземә җиткән, кеше өчен кеше гаепле түгел бит.
Башны ташка орып булмый, билгеле, үзеңне кызгандыруның да мәгънәсез икәнен аңлады Сафиулла, бай ярлының хәленә керерме. Шуннан соң ул җирне Шәрифулла байга сатты. Үзе күрше алпавытка эшкә ялланды.
...Инде шыбырдап ява башлаган яңгыр астында Сафиулла абзый шуларны берәм-берәм күз алдыннан үткәрде.
Сафиулла абзый идарәгә кергәндә, председатель телефонда нидер сөйләшә иде:
— Чәчүне бүген тәмамлыйбыз. Сводканы кичкә бирәбез... Ә? Бакчаларны? Үлчәп бетердек... Юк... Бозу фактлары юк... Ярый, ярый... Хушыгыз!
Председатель трубканы элеп куйды. Аннан соң, кесәсеннән папирос алып кабызды. Зәңгәр төтен бөгәрләнә-бөгәрләнә өскә күтәрелде дә ачык форточкадан тышка сузылды.
Бүлмә уртасында таягына таянып торучы Сафиулла абзый:
— Кызыксынамы? — дип сорады.
— Бакчаларны үлчәп бетердегезме? — ди. — Бик тынгысыз кеше. Барсын да сорашып, тикшереп тора.
— Бик дөрес эшли! Бик дөрес, — диде Сафиулла абзый. Сүз райбашкарма комитеты председателе хакында бара иде.
— Әле үзем дә,—дип дәвам итте Сафиулла абзый, — шуңа охшашлырак йомыш белән килгән идем.
— Я, я. Нинди йомыш ул! Сөйләп җибәр әле, Сафиулла абзый,— диде председатель. — Менә монда, якынрак утыр.
Сафиулла абзый бакчадагы хәлне сөйләп бирде. Председатель, папиросының аксыл көлен бармагы белән савытка кагып төшерде дә:
— Комиссия дөрес эшләгән. Шунда утыртырга туры килә сезгә, — диде.
— Юк, улым, син мине аңлап җиткермәдең.
Шул вакыт кисәк кенә бүлмә ишеге ачылып китте.
Җиңнәрен терсәгенә кадәр сызганган, яулык читеннән чәчләре чыгып торган Сәхипҗамал:
— Утырттырмыйм... Утырттырмыйм, — дип ишектән кычкыра-кычкы- ра керде.
— Әкрен! Нәрсә бар? — диде председатель.
— Нәрсә бар дип, менә...
— Кара әле, улым. Шуны әйтмәкче идем, без анда утыртмыйбыз,— диде Сафиулла абзый, бүленеп калган сүзен ялгап.
— Нигә утыртмыйсыз?
— Хезмәтен түккән... Сәхипҗамалны әйтәм... Үз бакчасына үзе утыртсын... Ярамый.
— Ярарга ни, — диде Сәхипҗамал.
— Ә сиңа кайдан бирербез?
— Миңа беркайдан да бирмәссез, — диде Сафиулла абзый.
— Ничек инде? Минем, бакчасыз калдырырга хакым юк,— диде председатель, Сафиулла абзыйга карап.
Сафиулла абзый:
— Өй артындагы да җиткән миңа, улым, —дип урыныннан торды да, җиңел генә атлап, идарәдән чыгып китте.
Ул урамга чыкканда янгыр туктаган, ялтырап кояш чыккан, болганчык гөрләвекләр түбәнгә йөгерәләр иде. Сәхипҗамал, председательнең, үз бакчаңа үзең утыртырсың, дигән сүзен ишеткәч, эре генә атлап чыгып китте.
Ул Сафиулла абзыйны, сүземне сүз итмичә, туктаганым юк минем дигәндәй, выжылдап узып китте.
57
Өенә кайткач, Сафиулла абзыйны карчыгы шелтәләп алды.
— Бер чыгып китсәң, тиз генә кайта белмисең. Чәй күптән булды, — диде ул аңа. — Шәйхулла төшкә кайтмыйбыз дигән. Килен хәзер кайтыр. Кечкенә генә җыелышлары була, диме. Районнан кеше килгән, ди, фермаларын карарга. Әйдә, утыр.
Карчык самоварга утлы күмер салды.
— Сәхипҗамал кергән иде. Бакчабызны алгансыз, ди. Нинди сүз ул! Кыр бакчада дигәч, синең янга китте.
— Күрдем, — диде Сафиулла абзый, чәй янына утырып.
— Безнең рәттә Гомәрләр бакчасы бар иде бит. Иң кырыйда...
— Әйе, Беләм... Беләм.
— Аларга икенче урыннан биргәннәр...
— Нишләп тагы?
— Картлар бйт, якынрак җирдән биргәннәр.
— Ә-ә. Алай икән. Шуннан?
— Менә шул! Кабат үлчәгәндә Сәхипҗамал бакчасының яртыдан артыгы безнең якка туры килә.
— И... и... Алай булгач, без гаеплемени! Чәчәләнгән була тагы. Соң нишләттегез инде!
— Нишләтик, — Сафиулла абзый бодай оныннан пешерелгән күмәчне сындырып алып, өстенә каймак сөртте дә ипләп кенә чәйни-чәйни:
— Алмадым, — диде.
— Кайдан алдың соң? • ч
— Кая, китер әле чәеңне, — диде Сафиулла абзый, — ясаган да — тик тора... Шаккаттың!
Карчык әле исенә төшкән кебек чәйне сузды.
— Кайдан алдың соң? — дип кабат сорады ул.
— Такта чәй, ахры, — диде Сафиулла абзый, чокырын бушатып,— кайдан... Беркайдан да алмадым.
— Ничек? Бакча алмадыңмы? — диде карчыгы, башын селкеп.— Менә, карт юләр!.. Без бакчасыз нишләрбез?
— Арттагы бакча җитәр, — диде Сафиулла абзый, тыныч кына.
— Шулайдыр, — диде карчык. — Артгагысы җитә торган булса, берәү дә кырда утыртмас иде.
— Кешедә эшең булмасын, — диде Сафиулла абзый, кискен генә һәм бушаган чынаягын кире сузды.
Карчык чәй агызды да:
— Ярар, — диде, — бетсә үзең кайгырасы, ул ягын үзең белә торгансың. Тик, бәрәңгебез җитмәслек булмасын, дип әйтүем генә...
— Җитәр,—диде Сафиулла абзый.
Карчык артык сүз көрәштермәде.
III
Җәйнең үткәне сизелмәде дә. Чүмәләләр, эскертләр белән чуарланып торган кырлар буш калды. Олы юлда бертуктаусыз тузан туздырып чабучы машиналар сирәкләнде. Көннәр салкынаеп китте. Идарә каршында торучы, җәйге кояш нурларыннан буяулары уңып беткән күрсәткеч такта янындагы тополь агачларының да яфраклары саргаеп коелдылар. Алар эре хәрефләр белән обой кәгазенең кире ягына язылган белдерүне укучы кешеләрнең аяк астында коры гына шытырдыйлар...
Алтын көз килде.
Иртәгә уңыш бүләләр.
Көзге кояшның беренче нурлары җир өстенә сибелгәндә, Сәхипҗамал торган иде инде. Бүген ул, йорт тирәсендәге вак-төяк эшләрне иртәрәк бетереп, олауларны каршыларга хәзерләнде. Келәткә кереп, тәртипсез яткан кебек күренгән йорт кирәк-яракларын җыйнаштырды,
58
чүп-чарларын себереп чыгарды, идәнне һәм бура стеналарын яхшылап юды. Калган ашлыкның бураның икенче, кечерәк бүлеменә бушатты.
— Шәят, беткәндер инде, — диде ул, тагы бер кат карап чыккач.
— Әнә, килделәр, ахры. Кая, тиз генә...
Сәхипжамал йөгереп барып канканы ачты. Ишек алдына ашлык төягән йөк килеп керде.
— Әйдә, әйдә. Келәткә якынрак китер. Ташырга җиңел булыр,— диде Сәхипҗамал, егетне каршы алып. Егет күрсәтелгән • урынга атын туктатты да, тиз генә беренче капчыкны күтәреп келәткә юнәлде.
— Син, син, шунда, — диде Сәхипҗамал, егетнең кая бушатырга белмичәрәк торуын күреп. — Монысына да, монысына да салырбыз.
Ул берәм-берәм урыннар күрсәтеп китте.
— Андый-мондый сыймаса, бу ящикларга да тутырырбыз. Аларны да чистарттым... Нурулла абыең кибеттән алган иде... Фанер булсалар да, бик әйбәт үзләре әйбер салырга.
Егет бәйне чиште дә капчыкны түбән мәтәлтте. Шаулап арыш коелганы ишетелде...
— Акрын, акрын, и чисталыгы!
Сәхипҗамал ашлыкны учына алып карады.
— Үзегез күпме аласыз, җаным?
— Җитә, — диде егет.
— Бик күп алучылар бармы? Белмәдеңме?
— Сафиулла абзыйларны әйттеләр... Ике кешегә, диләр.
— Шулаймыни?
Ике арада булган бу кыска сөйләшүдән соң, Сәхипҗамал эндәшмичә торды. Егет йөктәге соңгы капчыкны сыртына салды.
— Нурулла абыең шундамы? — дип, Сәхипҗамал тагы сүзгә кереште. — Үлчәүне карап торсын. Ким үлчәмәсеннәр, дип әйтәм.
— Ведомостьта күпме язганнар, шул инде.
— Ведомость дигәннән, безгә күпме икән — карамагансың?
— Юк.
— Нурулла абыең да әйтмәдеме?
— Тагы өч капчыктан артмас, — диде.
— Өч капчык? Нәрсә сөйлисең син? Лыгырдык.
— Нәрсәгә мина ачуланасың, — диде егет, кәефе китеп. — Мнн ташучы гына. Биш йөк икән сезгә, бишне китерәм.
— Булыр, булыр. Биш тә булыр, ун да булыр. Кая куеп бетерсеннәр ул кадәр икмәкне.
Сәхипжамал катырак тузына башлады. Аның исәбе буенча һич тә тагы өч кенә капчык калырга тиеш түгел иде. Бу егет берни белми сөйли булырга кирәк, дип уйлады ул. Ул егетне орышырга теләп авызын ачкан иде дә, егет чыгып киткән иде инде. Сәхипҗамал, шалтыр-шолтыр итеп келәтен, өй ишекләрен бикләде дә:
— Үзем барыйм әле! Адәм көлкесенә калуың бар, — дип амбарга
китәргә булды. '
Ул капканы ачып чыгуга, урамда машина тавышы ишетелде.
— Нинди машина бу, — диде ул һәм туктап калды. Кызыл флаг кадаган, кузовының ике ягына да ал ситсыга ак белән язылган лозунг элгән машина Сафиулла абзыйларга кереп туктады. Теге, яз көнге бакча вакыйгасыннан соң өзелгән татулык җебе, байтак вакытлар узу. га карамастан, ике арада ялганмаган иде әле. Дөрес, Сафиулла абзый Сәхипҗамалга карата төс бозмау гына түгел, ичмасам бер генә мәртәбә дә бу турыла сүз кузгатмады. Сәхипҗамал шундый ямьсез сүз көткән иде. Ул хәтта, кайтарып әйтергә дип, күңеленнән зәһәрле сүзләр дӘ әзерләп куйды.
Ләкин Сафиулла абзый, бернәрсә дә булмаган кебек, тыныч кына йөри бирде.
1952.
Бу хәл Сәхипҗамалны соңга таба борчый башлады. Җитмәсә, гомер иткән картның, бәрәңгесен тик арт бакчада гына утыртуы да шикләндерде аны. Дөрес, ачуы килде аның.
Әнә күрше ишек алдыннан ишетелеп тора, Сафиулла абзый бик канәгать сөйләшә, көлешә-көлешә ашлык бушаталар. Ничек ачуың килмәсен!.. Сәхипҗамал ашлыкның бурага шаулап коелуыннан, вакытның узуыннан чамалап, бураның ничәнче бүлемнәре тулганын да күңеленнән барлап торды. Икенче... өченче... дүртенче...
Менә, бушатып та бетерделәр. Кайсыдыр, тальян гармоньны сыздырып уйнап җибәрде... Кемдер җыр башлады, аңа калганнары кушылды. Җыр, гармонь тавышы белән аралашып, ишек алдында чайкалып торды да, урамга таралды.
Сәхипҗамал, яртылаш ачык торган капканы шалт итеп япты да:
— Гармонь белән килгән булганнар, — диде һәм үз юлына китте.
Ул килеп җиткәндә, амбар яны үлчәү тирәсендәге халыкларның ыгы-зыгы йөрүеннән шаулап тора иде.
Әнә Сафиулла абзый ашлыгын төягән машина да кузгалып китте.
— Ну чумырды быел Сафиулла абзый икмәкне, — диде карап калучы берәү.
— Икенче йөген алып киттеме! — диде янында торучы аның белән килешеп.
— йөк, дисең син. Йөкнең ниндне булмый. Бер арба да бер йөк. Бу бит машина йөге!.. Машина! — дип төзәтте өченчесе.
— Сафиулла абзый алдатмый ул! Чуртанны ничек тотасын белә, — диде тагы баштагысы.
—- Алдатмый дип... эшләсәң аласың инде.
Сәхипҗамал, бу сөйләшүчеләргә кырын күзен төшереп алды да, йөген төяп бетереп, китәргә җыйналган Нурулла янына килде.
— Әллә шушы гынамы, — диде ул аитыраган тавыш белән, чыннан да өч кенә капчык икәнен күреп. Нурулла эндәшмәде.
— Ведомостьны карадыңмы соң?
— Ике мәртәбә карасаң, арттырмый торганнардыр бит, — диде аңа каршы Нурулла һәм, кузгалырга әйдәп, атына чөңгерде.
— Хезмәт көннәребез кереп беттеме икән, дим. Китми тор! Хәзер правлениегә барып тикшертеп киләм. Мин ул читаватның якасыннан алмасам,— дип Сәхипҗамал урыныннан кузгалды.
— Кая барасың! Синең эшләмәгәнеңә хезмәт көне язарга кешенең башына тай типкән, ди.
Җирән байтал, башын түбән салып, акрын гына атлый. Нәрсәгәдер турсайган иреннәрен дерелдәтеп пошкырып куя. Арба көпчәге эчпо- шыргыч итеп такылдый.
Алар юл буе сөйләшми кайттылар. Тик өйгә кайтып җиткәч кенә, Нурулла сүз башлады.
Теге вакытта буразнасына ничә чиләк бәрәңге чыкканын шутла- ганчы, хезмәт көнеңне барлаган булсаң...
— Сиңа әйтергә ярамагандыр, — диде Сәхипҗамал, капчыкның бер башыннан тотып. Ләкин кулыннан ялгыш ычкындырып җибәрде.
— Яхшылап тот! Җебемә!—диде аңа Нурулла. — Ни әйттем, тыңламадың. Бәрәңге... Бәрәңге... үз бакчам, үземә генә эшлим, имеш Менә сиңа бәрәңге.
Ул бушаган капчыкны идәнгә ташлады.
Бу вакытта төшлеккә җиткән кояшның нурлары, төбенә кадәр ачык калган келәт ишегеннән кереп, яртылаш буш’бура эченә сибелгән иде.
60