МЫЛТЫКЛЫ КЕШЕ ТУРЫНДА ПЬЕСА
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясенең егерме еллыгына язылган «Мылтыклы кеше» исемле пьесасында Н. Погодин, Бөек Октябрьның данлыклы көннәрен художестволы образларда күрсәтү белән бергә, совет драматургиясендә беренче тапкыр буларак В. И. Ленин образын чагылдырды. Революциянең бөек трибуны Ленин образында Погодин большевиклар партиясе юлбашчысының, революцион халык массалары юлбашчысының харак-терлы сыйфатларын сурәтли алды. Бу пьесада революциягә күтәрелгән халык массаларының бердәмлеге, Ленин идеяләренең көче, эшчеләр белән крестьяннар арасындагы ныклы союз, 1917 елның Октябрь көннәренең бөек тарихи әһәмияте күрсәтелә.
В. И. Ленинның хезмәт ияләре массалары белән элемтәсе, аларның сүзенә колак салуы һәм аларны үзе артыннан ияртә белүе Ленин белән Шадринның очрашуы сценаларында аеруча көчле*итеп бирелә.
Беренче империалистик сугыш кы-рыннан отпускка дип кайткан солдат Иван Шадрин бары тик бер теләк белән — тизрәк туган авылына кайтып, сыер сатып алу һәм үз алдына рәхәт яшәү теләге белән генә яши. Ләкин алдынгы эшче Чибисов белән танышуы һәм дуслашып китүе ар-касында, авылга кайту урынына, ул революциянең йөрәге булган Смоль- ныйга китә.
Революциянең дошманнары йокла-мыйлар. Россиядәге һәртөрле контр-революцион көчләр революцияне бишегендә буу өчен Петроградка немец гаскәрләрен кертергә уйлыйлар. Керенский Петроградка корал белән килә. Революциянең язмышы куркыныч астында кала. Нәкъ менә шул вакытта Иван Шадрин Смоль- ныйда В. И. Ленин белән очраша. Бу очрашу өзлексез сугышлардан тәмам туйган Шадринның психологиясендә кискен борылыш ясый.
«Л е н и н. Әгәр дә совет власте әйтсә: солдатлар, мир ясау эшен үз кулыгызга алыгыз, дисә... Әйтик, менә сез, совет властена кул бирерсезме?
Ш а д р и н. Кадерле иптәш... Совет власте ул сүзне әйтсен генә.
Л е н и н. Каушап калмассызмы?
Ш а д р и н. Кем? Минме?
Л е и и н. Сез булсын ди, әйе... үзегезне алып карагыз, хәзер һәрбер солдатка бөтен Россиянең язмышы өчен җавап бирергә туры килә.
Лени н (башын югары күтәреп, җиңел чә генә Шадринның мылтык каешын тотып карый). Ә винтовканы ташлап га ярамыймы? Ничегрәк, ә, ярамыймы?
Шадрин. Ташларга куркыныч, иптәш, ташлый алмыйм мин аны.
Лени н. Керенский безнең өскә корал белән килә.
Ш а д р и н. Ишетәм хәзер.
Лени н. Каледин Дон буенда казакларны күтәрә.
Шадрин. Әгәр дә алар халыкка каршы беренче булып күтәрелсәләр, ул вакытта инде...
Ленин. Тагы сугышмы? Солдат арган бит?
Шадрин. Нәрсә өчен дә ничек сугышырга бит, Дарданелл өчен берәү дә сугышмаячак.
Ленин. Совет власте кеше жирен тартып алырга җыенмый, әгәр дә инде патша генераллары Россиягә алпавытлар белән капиталистларны баш итеп куярга теләсәләр, ул вакытта... ничек уйлыйсыз? Менә сез үзегез ничек уйлыйсыз?
Шадрин. Ул вакытта сугышабыз.
Л е н и н. Сугышырга менә хәзер кирәк... бүген...
Ш а д р и н. Алай булса, бүген китәбез...»
Ленин сүзләре белән рухланган гади крестьян Йван Шадрин, отряд командиры булып, эшче-крестьян революциясен сакларга, бөтен җирдә тынычлык яулап алу өчен сугышырга китә.
Н. Погодин үзенең бу пьесасында шулай ук В. И. Ленин белән И. В. Сталин арасындагы идея бердәмлеген, аларның какшамас дуслыгын сурәтли. Шул ук вакытта
123
«Мылтыклы кеше» исемле пьесада меньшевиклар һәм эсерларның кон-трреволюцион йөзләре фаш ителә.
H. Погодинның «Мылтыклы кеше» дигән пьесасы үзенең эчтәлеге, идея- художество эшләнеше белән совет драматургиясенең зур. казанышларының берсе булып тора, шуңа күрә ул Сталин премиясе алуга лаеклы булды.
«Мылтыклы кеше» пьесасы татар телендә алдан «Совет әдәбияты» журналында басылды, бирелгән ре-цензияләр буенча төзәтелеп, ниһаять аерым китап булып чыкты.
һәркемгә мәгълүм булганча, әдәби тәржемә. мәсьәләләренә соңгы ва-кытларда аеруча зур әһәмият бирелә. Тәрҗемәчеләрнең эшендә шапшаклыкка, гадиләштерүгә, әсәрнең идея эчтәлеген бозуга, аның художество кыйммәтләрен югалтуга һич тә юл куелырга тиеш түгел.
Соңгы вакытларда тәрҗемә өлкәсендә зур гына уңышлар белән бергә, шундый ук зур кимчелекләрнең дә булуы күренде. Матбугатта күп кенә тәрҗемәчеләрнең җавапсызлы- гы аркасында начар сыйфатлы булып чыккан әсәрләр турында әйтелде инде. Мирсәй Әмир тарафыннан тәрҗемә ителгән «Мылтыклы кеше» пьесасының тәрҗемәсе турында исә моны әйтеп булмый. Тәрҗемәче һәрбер хәрефкә сукыр рәвештә иярмәгән, тәрҗемәгә иҗади якын килгән, пьесаны киң катлау татар укучыларына җиткерү өчен күп көч куйган, һәм нәтиҗәдә тәрҗемә, кайбер вак кимчелекләргә карамастан, югары сыйфатлы булып чыккан.
Тәрҗемәнең төп кыйммәте шунда, М. Әмир оригинал биргән мәгънәне һәм тәэсирне татарчада да саклый алган, укучыга җиткерә алган.
М. Әмир тел-сурәтләү чараларына аеруча зур игътибар бирә. Пьесадагы һәрбер персонаж, русча тексттагы кебек үк, үзенә генә хас булганча сөйләшә. Мәсәлән, менә түбәндәге репликаларны укып карагыз:
I. «Евтушенко. Шо син, Стамескин, һаман Һау да һау киләсең. Адәм рәтле сүз әйтер идең ичмасам. Бер лә юкка һау да һау». 2. «Евтушенко. Хлопцы, сүгенмәгез, кара, әнә яңа ай туган...»
Китерелгән бу мисаллардан кү-ренгәнчә, Евтушенконың сүзләре аның украиналы булуы турында әйтеп тора. Моңа татар телендә ирешү кыен, билгеле. Ләкин тәрҗемәче юл тапкан, бер урында «шо син, Стамескин» дип, икенче бер очракта, «хлопцы, сүгенмәгез», дип русча оригиналдагы сүзләрне саклавы белән дөрес эшләгән.
М. Әмир тәрҗемәсенең икенче уңай ягы шунда, ул индэ әдәби штампка әйләнгән җөмләләрдән сакланырга тырыша, пьесаны җанлы сөйләү теле белән тәрҗемә итә. Ал- дарак китерелгән өзекләр моңа мисал була алалар.
Китапның оформлениесе турында берничә сүз әйтәсе килә. Китапның художнигы (3. Хөсәенов) да, художество редакторы (Ш. Мөхәммәт- җанов) да «Мылтыклы кеше» пьесасының оформлениесен реалистик буяуларда эшләүгә игътибар итмәгәннәр. Китапның тышлыгында зәп-зәңгәр күзле, зәңгәр кашлы, зәңгәр чәчле, зәңгәр сакал-мыеклы солдат басып тора. Карасу-соры мылтыгының көпшәсе, мылтык түтәсенең кырыйлары кып-кызыл төскә буялган. Реалистик рәсем түгел бу.
Әсәрнең тәрҗемәсе начар булса, тышлыгы матур, тәрҗемәсе матур чыккан икән, оформлениесе начар була дигәндәй, әле моңа хәтле китапларны һәр яктан югары сыйфатлы итеп чыгару эшенә тиешенчә игътибар ителми.
Иң соңында шуны әйтәсе килә: бервакытны без Н. Погодинның «ААылтыклы кеше» исемле пьесасын Академия театры сәхнәсеннән күргән идек. Ләкин ни өчендер ул соңгы вакытларда театрның репертуарында күренми. Пьесаны уку бер нәрсә, ләкин аны җанлы образлар аша сәхнәдән карау бөтенләй башка нәрсә. Татар дәүләт акаде-мия театры Н. Погодинның «Мылтыклы кеше» исемле пьесасының спектаклен яңадан тамашачыларга күрсәтә башлар дип ышанасы килә.
3. КӘЛИМУЛЛИН