Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫРЧЫ ЕГЕТ—БУРИЛЬЩИК



Җирләре киң булган аның Колхозында.
Язы, көзе үткән эшләп
Туган кырда.
Тапламаган уңган егет
Дигән исемен.
Алтын иген белән япкан
Җирнең өстен.
Ул бурильщик инде, кайтмый
Буровойдан, —
Ай ярымда фонтан бирү
Чыкмый уйдан.
Туган илгә ул дистәләп
Фонтан ачты, —
Күндәмләнде аңа кыргый
Җирнең асты.
Егет турында һич хата
Булмас, димәк:
— Җирнең астын өскә китерен Эшли, дисәк.
ҮРНӘК
Нефтьчеләр конторасы
Юлдан уң кулда.
Шакирҗан — балта остасы
Эшли нәкъ шунда.
Эшли дигән аты гына —
Ул көн дә килә.
Көнлекче бит, нәрсә аңа, Кайта да китә.
Сәрвәр апа шактый түзә Бу кыланышка;
Түзем бетә, өмет өзә —
Урнаша эшкә.
Эшкә китә һәр көн иртә
Ул конторага.
Идән юа, тузан сөртә, Миченә яга.
Җиренә җиткереп эшли, Хезмәтен сөеп.
Кулында чүпрәк, себерке, Гел тора биеп.
40
Шакирҗан кайбер кичләрдә Сораша аннан:
— Бар кеше өчен эшләргә Сиңа ни калган?
Артык бирерләр дисеңме? Бирерләр, бар, чап!
— Мин эшкә кердем, әтисе...
— Җигелдеңме? Тарт! Шакирҗан сөйри кирегә... Ә Сәрвәр апа
Сүзне бора икенчегә — Хәйләсен таба.
Мәзәк бераз, кыен аңлау: Безнең илдә^дә, Була тырыш белән ялкау Бер гаиләдә.
Шулай итеп көннәр үтә, Айлар да үтә. Яз көннәрен көтә-көтә оәйрәм дә җитә. Эшчеләр тулы зур залда Бүләкләү бара.
Алдынгылар арасында Сәрвәр апа да, Оператор хатын-кызлар Белән бер рәттән, Олы бәйрәм хөрмәтенә Кыйммәт бүләктән Читтә калмый, өстәвенә Биш йөз сум акча, Кул чабулар гөрли менә... Ире бу чакта Бик аптырап кала моңа: Халык кул чаба, — Кемгә диген, хатынына — Сәрвәр апага!
Күргән белгән, күрше-күлән, Килеп кул бирә.
Котлый алар шатлык белән һәр икесен дә.
— Ни әйтәсең, я, Шакирҗан, Уңган бит? Уңган!
Акылың булса, хатыныңнан Үрнәк ал, туган.
Шакирҗан кызарган, пешкән — Уңайсызлана, Шатлана үзе, тик эчтән һаман уйлана.
Хәзергә сиздерми ләкин Уен хатынга;
— Хатыннан, — ди, — кай җирем ким Артта калырга?!
1952