Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГҮЗӘЛ ЗАВОДЛАРНЫҢ БЕРСЕНДӘ


Мин сәгатьчеләр турында язарга телим.
Сәгатьче дигәч, күз алдына килергә мөмкин: күп этажлы зур өйнең баскычы астындагй бик кечкенә бүлмәдә лупа белән коралланган кечкенә бер карт утыра. Өстәл өсте тулы төрле типтагы ватык һәм туктап калган сәгатьләр, детальләр. Нечкә һөнәр иясе бабай капризланган сәгатьне яңадан ходка җибәрә.
Минем Татарстаным революциядән элек шундый сәгатьчеләрне генә белә иде. Сирәк кенә булса да, авылларда да, «сәгатьнең телен белүче» осталар очрый иде. Талант иясе гади бер крестьян, башта бер сәгатьне берничә тапкыр сүтеп һәм хыеп, үзеннән-үзе һөнәргә өйрәнә. Лупа һәм эскәкләр, «карга борыны» һәм төрле игәүләр сатып ала. Тирә- яктан аңа чирле сәгатьләр агыла. Байлар һәм муллалар йортыннан күкеле сәгатьләр килә. Гомере буена кәжәдән башка мөгезле хайваны булмаган Әүхәди бабай үзенең саргайган битле степа сәгатен китерә. Гажәп бер әрсез һәм озын гомерле сәгать! Аның механизмына кереп оялаган тараканнарны һәм кандалаларны Әүхәди бабай керосин сөрткән каз канаты белән сыпырып чыгара. Сәгать, кандала һәм керосин исе аңкытып, кслт-келт йөрүен генә белә. Әгәр инде ул туктап калса, Әүхәди бабай аның гере янына бер таш тага. Аннары, тагын берне, зурракны өсти. Әүхәди үзе дә, нужа бабай аны һаман усаллана барган бер көч белән аска таба тартса даг көчәнеп-көчәнеп гомер йөген өстерәүдә дәвам итә. Шулай ук Әүхәдинең саргайган битле сәгате дә, авыр таш басымын сизеп, йөрүендә дәвам итә. Ләкин тора-бара сәгать хәлдән тая, өченче ташны тагу да нәтиҗәсез кала, һәм Әүхәди бабай, аны култык астына кыстырып, сәгатьчегә юнәлә... Вкуссызлык билгесе булган күкеле сәгатьләр дә, нужа дусты булган саргайган битле сәгатьләр дә тормышта ямь бирмиләр. Оста сәгатьче аларны терелтсә дә, алар акрын йөриләр. Әйе, дөрес йөргән очракта да алар акрын йөриләр.
Ә сәгатьче озак еллар дәвамында һәр көнне бик күп сәгатьләр буе күзеннән лупаны алмый, кабаланмый гына эшләп, берничә волостьның, — ә бәлки бөтен өязнең, — ихтыяҗын канәгатьләндерә. Ләкин ул үзе (эскәкләр һәм игәүләр ярдәмендә генә үсеп булмый шул!) сәгать-* ләр һәм айлар узган саен алга бармый, аның талант иясе икәнлеген берәү дә аңламый, ул үзенең канатларын киң җәеп җибәрә алмый, бәлки эскәкләр тулы өстәленә береккән хәлдә сүнеп кала, югала...
Минем Татарстаным революциядән элек шундый сәгатьчеләрне генә белә иде.
Ләкин мин алар турында язмыйм. Меңләгән эшчеләр коллективын үзенә туплаган зур бер завод турында, Татарстанның — һәм, әйтергә мөмкин, Советлар Союзының — сокландыргыч гүзәл заводларының берсе

64
турында, аның гүзәл кешеләре турында язарга телим мин.
...Моннан унбер ел элек, дәһшәтле 1941 елның салкын көзендә илебезнең йөрәге Москва үзенең кайбер завод-фабрикаларын, тыныч эшләүдә дәвам итсеннәр өчен, көнчыгышка озатты. Салкыннан түгел, җаннары әрнүдән калтыранган карт эшчеләр, семьяларын теплушкаларга төяп, үзләре станоклары янында ачык платформаларда урнашып, ерак юлга чыктылар. Күпмедер вакытка ^Москвадан аерылу кыен, бик кыен булды. Ләкин «ДусларЬш, мин сезгә мөрәҗәгать птәм!»— дигән бөек юлбашчының сөекле таныш тавышы совет кешеләренең йөрәкләрендә яңгырады, җиңүгә ышаныч белән коралландырды. Тарихларда тиңе булмаган даһи полководец барлык совет халкын Ватан намусы өчен изге көрәшкә күтәрде. Ленин — Сталин партиясенең тирән акыллы политикасы нәтиҗәсендә көнчыгышка күчерелгән завод-фабрикалар бик тиз вакыт эчендә продукция бирә башладылар.
Татарстанның Кама буендагы ел- дан-ел яшәрә баручы карт шәһәре Чистай да якты йөз белән Москва кунакларын кабул итте. Анда Москвадан күчеп килгән Икенче дәүләт сәгать заводы эшли башла-ды. Бу заводның күп санлы цехларын урнаштыру өчен бик күп мәйдан кирәк иде — табылды.
Яшьләр үзләре заводларга килделәр. Ул данлы елларны, ул авыр елларны кем онытсын, кем оныта алсын!
Тыгыз итеп станоклар тезелгән тар цехларда эш кайнады. Москва сәгатьчеләре иң авыр шартларда да нормаларын арттырып үтәделәр. Ләкин алар моның белән генә канә-гатьләнмәделәр. Алар Чистайның егетләрен һәм кызларын нечкә һөнәргә, сәгатьчелек эшенә өйрәтә башладылар. Завод цехларына бик күп санда өйрәнчекләр агылды. Кайбер аналар бераз борчылдылар да: «Мәскәү заводы Мәскәүгә китәр. Ә минем кызым Чистайда калыр. Бу сәгатьчелек һөнәре нәрсәгә ярар?» — дип уйлады алар.
Кадрлар хәзерләүнең тирән мәгънәсе бар иде.
Остазыбыз иптәш Сталинның сугыш турындагы, сугышның вакытлы һәм даими факторлары турындагы даһи тәгълиматы белән коралланган совет халкы, фашист урдаларынын тар-мар ителәчәгенә какшамас бер ышану белән ышанып, үзенең ге- роик хезмәтен дәвам иттергәндә, киләчәк елларга да күз салды, туачак гигантлар өчен дә кадрлар хәзерләүне онытмады.
Москва заводы Москвага китте, әмма Чистайда да завод калды. Моны ачыграк һәм төгәлрәк итеп әйтик. Икенче дәүләт сәгать заводының эшчеләр коллективы Чистай- дан китте, ләкин алар үзләре белән бергә алып килгән станокларны, инструментларны Чистайда калдырдылар. «Бездән Татарстанга бүләк булсын!» — диделәр. Әле сугыш барган елларда ук бер завод ике булды. Ике завод, бер-берсе белән ярышып, яңа җиңүләргә таба юл алдылар. Сәгать заводы гына түгел, тагын бик күп заводлар бердән ике булдылар, Москва эшчеләрен яңа туган заводларның яшь кадрлары озатып калдылар. Бу—сугыш елларындагы күп «могҗизаларның» берсе иде. Бу — социализм илендә генә мөмкин булган гүзәл күренешләрнең берсе иде, партиябезнең алдан, ерактан күрүчән политикасының бер җимеше иде.
Чистай шәһәрендәге сәгать заводы менә шулай туды. Яшь кадрлар— i яшь патриотлар сынатмадылар, зур осталык сорый торган нечкә эштә, карт мастерларны канәгатьләндереп һәм шатландырып, көннән-көн, ай- дан-ай алга бардылар.
Яшь кадрларга ярдәм кирәк иде, аларны өйрәтеп, тәрбияләп үстерү кирәк иде. Шуны истә тотып, Москва .заводы Чистай шәһәрендә үзенең «вәкилләрен» калдырды. Карт эшчеләрдән Андрей Павлович Груздев, яшь стахановчылардан Алевтина Ивановна Анастасиева һәм тагын байтак кына эшчеләр, техниклар, инженерлар Кама буендагы тын шәһәрдә урнаштылар.
Яна кадрлар үсеп җиттеләр, өй-рәнчекләр мастерга әйләнделәр,
65.
әмма Груздевлар, авыр елларда нигезе салынган заводның, үз кешеләре булып, Чистай гражданнары булып, һаман зурая барган завод өчен яшьләрне һөнәргә өйрәтүдә дәвам итәләр, үзләре үстергән яшь осталарның — алтын куллы уңган егетләрнең, җитез кызларның эшләрен тирән горурлык тойгысы белән күздән кичерәләр.
Сәгать заводы дигән чагында, гадәттә, аның ак халатлы эшчеләр өстәл тирәли тезелеп утырган җыю цехы турында яисә өстәлләр өстенә тезелгән вак кына станоклар турында сөйлиләр. Ләкин бу дөрес түгел, ягъни һич тә тулы түгел. Совет сәгать заводлары һәм шул җөмләдән Чистай заводы — техниканың соңгы сүзе белән коралланган бик зур предприятие ул. Аның күп төрле цехлары һәм хәтта үзенең химия лабораториясе бар. Сәгать механиз-мында ипле генә урнашкан барлык детальләр — эреләре, ваклары — заводның үзендә хәзерләнәләр. Өстәвенә тагын, сәгать промышленносте өчен кирәкле инструментлар һәм приборлар да заводның үзендә эшләнәләр. һәм нинди инструментлар, нинди приборлар әле! Элек-электән <сәгать остасы» саналган Швейцариядә дә андыйлар юк!
Сәгатьнең вак кына детальләрен эшләүдә дә бик зур машиналарның катнашы бар. Салкын штамповка бүлегенең бер почмагында идән белән түшәм арасын тутырган зур пресс көннәр, айлар, еллар буе, бер дә армыйча, бер үк төрле деталь эшләп чыгара. Залның уртасында йөз тонналы юантык пресс алдында яшь кенә бер кыз посып утырган, йөз тонналы пресс шомырттай кара күзле яшь кызга тулысынча күндәмлек күрсәтә, аның нечкә кулларының җиңел хәрәкәтенә буйсынып, бер дә гарьләнмичә, сәгатьнең бик кечкенә бер детален — «күперчеген» ченләтеп ясап бирә.
Сәгать заводында сәяхәт турында азмы-күпме тулы мәгълүмат бирү өчен калын китап язарга кирәк һәм слесарь да, конструктор да, химик та, машина төзүче дә булырга кирәк. Моңа аерым бер язучының гына көче җитми. Очеркның авторы андый максатны күзәтмц дә.
Социалистик индустрия иле Татарстан үзенең Мехкомбинаты белән,- Җитен комбинаты белән, Волга буе фанера заводы белән һәм тагын бик күп сандагы зур-зур предприятиеләре белән горурлана. Татарстанда промышленностьның элекке заманда уйга да китерү мөмкин булмаган тармаклары, бер-бер артлы туып, үскәннән-үсә бара. Казанда язу машиналары заводы, кинопленка фабрикасы эшли. Чистай сәгать заводы хезмәт ияләрен йөз меңнәрчә кул сәгатьләре һәм стена сәгатьләре белән тәэмин х итә, шәһәрләрдә генә түгел, колхозларда да һаман күбрәк санда үрчи барган «Победа» һәм «ЗИМ» автомашиналарын матур сәгатьләр белән бизи.
Совет халкының материаль хәле елдан-ел яхшыра, культурасы елда н-ел үсә һәм сәгатькә булган сорау да арта. Колхозның председателе, бригадиры, һәрбер гади колхоз чы эшне кояшка карап түгел, сә-гатькә карап алып бара. Завод эшчесе, сменасыннан кайтып, өендә ял итә дә, сәгате җиткәч, шәһәр советы утырышына яисә хатыны белән бергәләп концертка китә. Илебезнең төрле районнарын өйрәнүче яшь туристлар да, билгеле инде, сәгатьсез йөри алмыйлар. Аннары—нигә яшереп торырга? — безнең сылу кызла-рыбыз сәгатьне матур беләзек итеп тә кияләр. Кара алтын йөгерткән киң беләзеккә караганда, миниатюр кул сәгате килешлерәк тә, кирәкле- рәк тә: паркка бик кабаланып бармыйсың (дус егетнең бераз көтеп торуы яхшы), театрга, концертка соңга калмыйсың... Бик күп, бик күп сәгать кирәк безгә...
Коммунизмның бөек төзелешләрендә, җирдә, һавада һәм диңгезләрдә, колхоз кырларында Һәм нефть промыселларында, һәркайда, һәркайда секундлар өчен, планнан тыш, календарьдан тыш көннәр һәм айлар өчен герои к көрәш бара. Совет кешесе вакытның кадерен белә, һаман да, һаман да сәгать күбрәк кирәк безгә...
6. .С. Ә/№1|.
66
һәм безнең сәгать заводларыбыз продукцияне елдан-ел күбрәк бирәләр, сәгатьләр үткән саен, сәгатьләрдән кушылып көннәр һәм айлар үткән саен, үсәләр, киңәяләр. Чис- тай сәгать заводы да, социалистик ярыш байрагын югары күтәреп, алга бара, героик көрәштә яңа җиңүләр яулап ала. 1951 елның планын за-вод арттырып үтәде, ә быел продукциянең күләме, узган ел белән чагыштырганда, кырык процент артырга тиеш, һәм бу күтәренке план, һичшиксез, тормышка ашырылачак.
Күтәренке планнарны да арттырып үтәүче геройлар кемнәр соң алар?
Иң алдынгылар арасыннан берничә иптәш белән кыскача гына танышып үтик.
Андрей Павлович Груздев — заводның иң карт эшчеләреннән. Ләкин «карт» дигән сүз аның килбәтенә, чыраена карата әйтелми, бәлки хезмәт стажының зур икәнлеген генә аңлата. Моннан утыз ел элек ул авылдан Москвага килгән һәм шул вакыттан бирле берөзлексез произ-водствода эшли. Аны һич тә илле бер яшенә ж.иткәндер дип уйламассың. Урта буйлы, нәзек арык гәүдәле. Аның аксыл сары чәче бер дә агарырга чамаламый, һәрвакыт бик чиста итеп кырынып йөри. Миңа ул былтыргыга караганда тагы да яшәрә төшкән кебек күренде. Шуны үзенә әйткәч, көлемсерәде. «Тормыш яшәргәндә, коммунизмга барганда, картаерга ярыймыни?» диде ул, һәм бераз паузадан соң өстәп куйды: «картаерга ирек бирмиләр, язучы иптәш. Берсутта бик яхшы ял иттем, кайтканыма бер ай гына әле. Каманың суы шифалы бит аның. Яшәртә торган су, диләр»...
Югары квалификацияле слесарь уз гомерендә бик куп яшь кадрлар тәрбияләде. Л^осквада чагында ул, квалификацияне күтәрү курсларында инструктор булып, йөзләгән ста-хановчылар хәзерләде, Чистай сәгать заводының иң алдынгы эшчеләреннән Ногманов, Ларионов, Фатыхов, Правдин һәм тагын бик күпләр— Груздев шәкертләре. Яшьләрне өйрәтү — Груздевныц иң сөйгән эше. Яшьләр аңа зур хөрмәт белән карыйлар, чөнки ул үзе сокландыргыч үрнәк күрсәтә: дүртенче бишьеллык эчендә ул 19,5 еллык норманы үтәде, 1951 нче елны каршы алганда, 1964 нче елның июленә аяк басты.
Андрей Павлович Груздевиың яңа заводка нигез салуда һәм яңа завод өчен кадрлар хәзерләүдә күрсәткән хезмәтләренә Совет Хөкүмәте югары бәя бирде — Татарстанның утыз еллык бәйрәмендә слесарь Груздев Ленин ордены белән бүләкләнде.
Татарстанда социалистик инду- стриянең үсешен тикшергәндә, та-рихчыларыбыз бу фактка игътибар итәрләр, шагыйрьләребез, талантлы язучыларыбыз Москвадан Чистайга килеп Әсгатьләрне, Салихларны һөнәргә өйрәткән рус эшчесенең гүзәл образын поэмаларда һәм романнарда гәүдәләндерерләр...
Груздев белән бер үк цехта слесарь-механик Әсгать Ногманов эшли. Ул сәгать производствосы өчен кирәкле штамплар хәзерли. Моннан ун ел элек беренче тапкыр цех бусагасын атлаганда, ул әле уналтынчы яшендә генә иде. Сугыш Әсгатьне урта мәктәп партасыннан аерды. Әсгать һөнәр мәктәбенә керде һәм аны срогыннан элек, 9 ай эчендә, тәмамлап, сәгать заводына килде. Анда ул слесарь булып эшли башлады, мастерлар курсларында укыды. 1945 елдан бирле слесарь-механик булып эшли. «Заводта минем беренче тәрбиячем, беренче өйрәтү-чем Андрей Павлович Груздев булды», — ди ул.
Заводта Әсгать белем алды, тәж- рибә алды һәм политик тәрбия алды. 1949 нчы елда ул КПСС сафларына керде.
Коммунист Ногманов Әсгать сәгать заводындагы иң алдынгы ста-хановчыларның берсе. Еллар буе инде ул айлык заданиеләрне арттырып үтәп килә. Планны 200—300% итеп үтәгән чаклары да сш була.

67
«Үз эшенең артисты ул» дигән бер әйтем бар. Әсгатькә карата да шуны кабатларга мөмкин. Микроннарның йөзенче өлешләрендә ялгышмый торган нечкә кораллар остасы ул. Тагын шуны да әйтеп үтәргә мөмкин. Әсгать — үз эшенең артисты гына түгел, бәлки сәхнә артисты да. Ул заводның драмтүгәрәгендә бик актив катнаша. «Раз- лом»да капитан Берсенев ролен башкарды. Әсгатьнең иптәше яшь конструктор Валентина да сәхнә сөючеләрдән. Кем белә, ике яшь йөрәктә мәхәббәт уянуга сәнгать мәхәббәте, бәлки, бер сылтау булгандыр.
Ногмановлар семьясы сәгать заводы салдырган йортларның берсендә, берничә бүлмәле зур квартирада яши. Улы белән килене эшкә киткән сәгатьләрдә әни карчыкның бер ялгызына күңелсез булып кала иде, ул, бер бүлмәдән икенчесенә чыгып, болай да бик пөхтә җыештырылган өстәл өсләрендә, этажеркаларда тәртип урнаштырып йөри иде. Хәзер инде әни карчык әби булды. Альбинага тиздән бер яшь тула. Әби карчык үзенең нәние белән мавыга, балаларының бәхетенә соклана, аларның матур яшәүләре белән горурлана.
Әсгать фотография ярата. Аның бик күп фоторәсемнәре сәнгатьчә оста эшләнгәннәр. Менә сабый бала. Ул елмая. Аннары нигәдер ачулана. Нәни кашларын җыера. Еларга хәзерләнә. Озак . көттерми — үксеп еларга тотына. Ләкин кайгысы озакка барамыни аның, бәхетле сабый баланың! Ул тагын елмая. Ә түгәрәк алмадай битләрендә эре яшь бөртекләре... Мондый матур бер серия булдыру өчен чыннан да художник фантазиясе кирәк.
Әсгать спорт ярата. Быел җәй аех егетләре футбол командасы оештырдылар. Шәһәр футболистл арының узышларында катнаштылар. Киләсе җәйне башка шәһәрләр белән дә көч һәм осталык сынашырга уйлыйлар. Әсгатьләр квартирасының алгы бүлмәсендә, нәкъ ишектән кергәч тә, ике потлы иске гер күземә чалынды. «Нигә кирәге бар икән ионың?» — дип уйладым. Әсгатькә иртәнге спорт өчен, мускулларны ныгыту өчен кирәк икән ул. Ике потлы герне Әсгать хәзер инде рәттән унбер тапкыр югары күтәрә ала. Моны укыгач, күз алдына озын һәм калын гәүдәле, киң битле, юан беләкле бер пәһлеванның килеп басуы мөмкин. Ләкин бу ялгыш булачак. Әсгать урта (буйлы, аксыл йөзле чандыр гына бер егет. Тышкы кыяфәтендә бертөрле дә пәһлеванлык сизелми. Коңгырт озын чәчен артка сыйпап җибәргән, һәрвакыт пөхтә киенеп йөри.
Бөтенесен бер генә сүз белән әйткәндә, Әсгать сәнгать ярата, матурлык ярата. Ул үзенең цехта эшләвен дә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә белгән. Алдында, өстәлдә яткан чертежга карап яңа инструмент хәзерләгәндә, Әсгать, яхшы шигырь язгандагы кебек, илһам белән эшли. Эштән соң өенә кайтып, Альбинаны кулына алдымы, — Әсгать үзенең бөтен арганнарын оныта. Ул нәни Альбинаны ярата. Үзенең гомер иптәше Валентинаны ярата. Тормышны ярата.
Әсгать — иң гади бер совет эшчесе. Инициативалы, дәртле яшь буын эшчеләрнең иң гади һәм типик бер вәкиле, һәрбер совет предприятиесендәге кебек, Чистайның сәгать заводында да күп, бик күп алар.
•2г
* *
Әсгатьнең яшьтәше Салих Фатыхов та заводка моннан ун ел элек, 1942 нче елның Октябренда, Чистайның һөнәр мәктәбеннән килде. Заводка килеп кергәндә, чем-кара чәчле, кара күзле малайның чыраенда бераз каушау сизелде. «Бу зур абыйлар кыерсытмас микән ми-не?»— дип уйлады ул. Ләкин зур абыйлар — Москва эшчеләре — Салихны чыннан да абыйларча каршы алдылар, аның тырышлыгын күреп, яраттылар, аны эшкә һәм эштә пөхтәлеккә өйрәттеләр. Шул ук Груздев Андрей Павлович Салихка аеруча күп ярдәм күрсәтте. 1948 нче елдан бирле Салих комсомолецлар — яшьләр бригадасында җитәкчелек итә. Бригада буенча план һәрвакыт берничә тапкыр арттырып үтәлә.
68
Сәгать заводы Салихны югары ква-лификацияле слесарь ясау белән генә чикләнмәде, бәлки аныц өчен политик белем һәм чыныг.у мәктәбе дә булды, аңын үстерде. Салих унтугыз яшендә комсомолга керде/ ә 1951 нче елның языннан бирле ул КПСС члены, яшь слесарь Салих комсомолда актив эш алып бара, ул ВЛКСМ завод комитетының члены һәм ВЛКСМ Крайкомының пленум члены.
Яуширмә егете Салих 1950 нче елда Москвада булды. Ул Тынычлык яклаучыларның икенче Бөтенсоюз Конференциясендә Татарстан хезмәт ияләре җибәргән илчеләрнең берсе иде.
Америка империалистлары яшьләрне канечкеч ерткычлык һәм бандитлык рухында тәрбияләргә тырышалар. Кореяның тыныч шәһәрләрен, уку йортларын тупка тотуны, чума бактерияләре таратуны егетлек — каһарманлык итеп күрсәтәләр. Ә Чистайның сәгать заводында Груздевлар тәрбияләп үстергән яшь татар егете, слесарь Салих, бөек Советлар Союзының йөрәге Москвага тынычлык илчесе булып бара, бөтен дөньяда тынычлыкны саклау өчен көрәш чараларын билгеләүдә катнаша. Америка Геббельслары «өстен расалар» һәм «түбән расалар» турында сасы пропаганда тараталар, анда азчылык милләт яшьләренә дә, гомумән эшче яшь-ләргә дә яктылыкка бару юллары бикле. Ә безнең социалистик Татарстан илендә, революциядән элек купецлар, ишаннар һәм хәерчеләр шәһәре булган Чистайда яңа заводта яңа кешеләр үсә, данлы стаха-новчы Салих бөтен дөнья хәлләре турында төпле фикер йөртә ала, ул миллионнарча совет яшьләрен — ялкынлы яшь патриотларны — берләштергән Ленин — Сталин комсомолының республикабыз күләмендәге җитәкче органы булгаи Крайком пленумына Казанга килә, яшьләрне совет патриотлары итеп патриотлык рухында тәрбияләү юлында партия күрсәтмәләрен тормышка ашыру мәсьәләләрен тикшерә.
Слесарьлар бригадиры Салихка менә шулай зур җаваплы җәмәгать эшләре белән заводтай бераз вакытка китеп торырга кирәк булга- лый. Ләкин бригада барыбер планнарны арттырып үти, чөнки бригада-ның башка членнары — Салихның үзе шикелле үк ялкынлы яшь патриотлар. Алар коллективның йөзенә кызыллык китерүгә риза була торган егетләр түгел. Бригадирның яхшы организатор булуы белән беррәттән, бригададагы һәрбер слесарьның завод даны өчен көрәшү коллективның көчен билгели.
Салихны иптәшләре шат чырай белән каршы алалар, эшләрнең барышы турында отчет бирәләр, ә Салих аларга чираттагы пленумның карарларын сөйли, яңа дәрт белән эшкә тотына һәм станок яныннан китеп торган көннәре өчен дә заводка бурычлы булып калмый.
Асиянең әнисе Гайшә апа укый- яза белмәгән. Аның әти-әниләре кыз балага белем бирүне кирәк тапма- ганнап. Хәтта кирәк дисәләр дә, барыбер бу эш һич тә мөмкин булмас иде. Кайда, нинди мәктәптә укытсыннар алар үзләренең кызларын? Бөтен Казан губернасында дүрт дистәгә дә тулмаган мәктәпләр ир балалар өчен генә иде. Казан шәһәрендә берничә кызлар мәктәбе булса да, алар мулла һәм бай кызлары өчен генә иде, чабата кигән крестьян кызы укырга дип килсә, җәдитче остабикәләр шаркылдап көләрләр генә иде.
Караңгы иде татар кызының тормышы, шомлы иде аның язмышы! Яшь кызның саф аваз белән җырлавы, һаваны яңгыратып шат көлүе (ә яшьлек нинди авыр тормышта да дәртле көлә белә ул!) гөнаһ санала иде, бер-берсен саф сөю белән сөйгән өчен генә, егет белән кызны мәсхәрәлиләр, аларның битләренә кара ягалар иде. Нужадан башы чыкмаган ярлы крестьян үзенең бөтен ачуын хатыныннан алырга «хаклы» иде.
Безнең бәхетле яшьләребез мондый үзәк өзгеч картинаны күз алдына китерә дә алмыйлар.
Бөек Октябрь социалистик революциясе шәригать исеменнән закон-
69
лаштырылгаи хатын-кыз коллыгына чик куйды. Ленин һәм Сталин төзегән Совет дәүләте, милләт һәм җенес аермасына карамастан, балаларга белем бирүне мәҗбүри ясады, миллионлаган укытучылар армиясен хәзерләде.
Гайшә апа кызы Асия дә, табигый, сигез яшендә мәктәпкә килде, отличнога укыды. Нинди күңелле, нинди бәхетле балалык еллары! Асия яшь пионерка булды. Унбер генә яшендәге зирәк кыз бала: «Ленин — Сталин эше өчен көрәшкә һәрвакыт хәзер!» — дип тайчана белән ант итте. Аның нәни йөрәге дулкынланып типте, хәтта ул бераз каушап та калды. Ләкин ул, әле унбер-яшендә генә булса да, бу антның кешене бәхетле иткәнен, бу антның гомерлеккә-мәңгегә икәнен бик ачык аңлый иде...
Җиденче класста укыганда, 1942 нче елда, Асия комсомол сасуларына керде. Ә сигезенче классны бетергәч, аңа укуын бүләргә туры килде. Ул 1943 нче елда Чистай сәгать заводында эшли башлады. Аның әтисе, Акбулат авылының элекке ярлы крестьяны Зариф агай, Вата-ныбызның намусы, бәйсезлеге һәм балаларыбызның бәхетле тормышы өчен барган сугышларда батырларча һәлак булды. Яшь комсомолка ялкынлы йөрәк әрнүен, дошманга карата булган чиксез нәфрәтен хезмәт энергиясенә әверелдерә белде, эш нормаларын өзлексез арттырып үтәде.
Асиянең укуы бүленде, ләкин тормышы бүленмәде. Завод аңа мәктәп булды, Москва эшчеләре аны һөнәргә өйрәттеләр. Разметчица Асия Вахитова Чистай сәгать заводында иң алдынгы стахановчыларның берсе. Яшь стахановканы Чистай гражданнары яхшы беләләр һәм аңа хөрмәт күрсәтәләр, 1948 нче елда аны Чистай шәһәр советына депутат итеп сайладылар һәм яңа • сайлауларда яңадан аңа тавыш бирделәр.
Акбулат кызы Асия бер өлкәбезнең үзәк шәһәрен төзекләндерү мәсьәләләрен кайгырта, халык хезмәтчесе сыйфатында, үзенең сайлаучылары белән элемтә тота, аларның интересларын яклый, хак сүзне начальникларның күзләренә карап әйтүдән курыкмый. Чистайдагы инкубатор станциясенең директоры, гаделсезлек күрсәтеп, эшче хатын Саматохинаны квартирасыннан чы- гармакчы булган иде, шәһәр советы депутаты Вахитова ның катнашуы нәтиҗәсендә мона юл куелмады.
Бер заводның гади эшчесе Асия, үз исемен дә укый белмәгән Гайшә апа кызы, бөек рус халкының тиңсез бай классик әдәбиятын һәм алдынгы совет язучыларының күренекле әсәрләрен укырга ярата. «Ак каен»ның икенче китабын ул журналда басылу белән үк укыды. Соңгы бер ел эчендә Асия «Война и мир»ның дүрт томын да укып чыгарга вакыт тапты.
Совет заводы, аның комсомол оешмасы яшь татар кызын ялкынлы патриот итеп үстерде, аны политик чыныктырды. 1949 нчы елда Асия Вахитова Ленин — Сталин партиясе сафларына керде һәм, производствода үрнәк күрсәтү белән бергә, партия оешмасында актив эшкә тартылды. Хәзерге вакытта иптәш Вахитова КПСС Чистай Обкомының пленум члены, шулай ук КПСС Татарстан Крайкомының пленум члены.
Коммунизм төзүдә җитәкче һәм юнәлеш бирүче көч булган Ленин — Сталин партиясе электәге изелгән милләтләрнең хатын-кызларын менә шулай тәрбияли.
*
*
Зур залның бер башыннан икенче башына хәтле, берничә рәт булып, өстәлләр сузылып киткән. Өстәлләрнең ике ягына да ак халат кигән хатын-кызлар тезелеп утырган. Алар кул сәгатен җыялар. Җыю кон- вейерлаштырылган. Конвейерларның берничәсе пульслы (пульсирующий) конвейер дип атала. Сәламәт организмда кан тамырларының дөрес һәм ритмлы тибүе кебек, пульслы конвейер да үзенең эшен һич бозмый торган бер ритм белән башкара. Билгеләнгән секундлар үткәч, җыелудагы сәгать бер эшче турыннан икенчесе турына килеп туктый.
70
Секундлар саны тулуга, тагын сигнал була, һаман бөтенәя барган сәгать үзенең сәфәрендә дәвам итә.
Иң яңа техника белән коралланган совет сәгатьчеләре, эшне җиңеләйтү һәм планнарны арттырып үтәү өчен, яңадан-яңа уйлап табуларга ирешәләр, төрле рационализация чараларын үткәрәләр. Пульслы конвейер да сәгать производствосында соңгы яңалыкларның берсе. Алтын куллы җыючылар эшнең ритмлы баруын тулысынча тәэмин итәләр.
Пульслы конвейерның бер очыннан икенче очына ике рәт өстәлләр арасындагы тар юлдан ак халат кигән, эре гәүдәле, кара чәчле, кара кашлы мастер уза. Бу — Москвадан килеп Чистайда урнашкан сәгать остасы Анастасиева Алевтина Ива-новна. Менә ун ел инде иптәш Анастасиева җыю цехында мастер булып эшли. Шушы ун ел эчендә ул Чистай шәһәренең һәм тирә-як колхозларның күп кенә кызларын нечкә һөнәргә өйрәтте. Болар арасында инде үзләре мастер булып өлгергән татар кызлары да байтак бар.
Производствода алда барган һәм яңа кадрлар үстергән данлыклы мастерга Татарстан хезмәт ияләре зур хөрмәт һәм зур ышаныч күрсәттеләр — соңгы сайлауларда аны РСФСР Верховный Советына депутат итеп сайладылар.
һәр чәршәмбе көнне Анастасиева янына сайлаучылар киләләр. Алар- ның саны 15 тән арткан көннәр дә булгалый. Анастасиева аларның йомышларын, үтенечләрен тыңлый, киңәшләр бирә, мөмкин булган ярдәмне күрсәтә. Көннәрдән бер көнне үз депутаты янына бер ялгызы яшәүче карчык Уварова килде. Аның улы фронтта һәлак булган, тирән кайгы көннәрендә карчык улының үлеме турындагы рәсми кәгазьне югалткан, шуңа күрә аңа тиешле пенсияне бирмәгәннәр. Бу мәсьәлә Анастасиева өчен бик мәшәкатьле булды, шулай да Анастасиева аның очына чыкты. Карчыкка узган вакыт өчен дә тулысынча пенсия бирелде. «Рәхмәт сиңа, депутатым», — диде карчык. Депутат яр-дәмендә Муравьеваның кечкенә кызы икс айга Кырымга балалар санаториена җибәрелде. Депутат янына кайчагында сайлауларда катнашмаган нәни гражданнар — балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә киләләр. Депутат апа аларга да бик теләп ярдәм күрсәтә. Депутатлык бурычларын үтәү аның күп кенә вакытын ала, ләкин шуның белән бергә аның күңелен күтәрә, көчен арттыра. Иртә белән ул тагын үзенең цехына килә. Ак халатлы, үткер күзле мастер Анастасиева, фән кешесенә охшап, пульслы конвейер буйлап уза, эшнең, сәламәт организмдагы кан тамырлары тибүе кебек, ритмлы баруын тәэмин итә.
...Ә икенче конвейер яныннан Зөләйха Ыигъмәтуллина килә. Ике мастер бергә очрашалар.
— Эшләр ничек бара, Зулейха Исмагиловна?
Алар ярышып эшлиләр, алдынгы булырга тырышалар һәм иптәшләренең дә артта калмавын телиләр. Ыигъмәтуллина — яшь мастерлардан. Бөек Ватан сугышы елларында ул үзе теләп фронтта булды. Ватаныбызның бәйсезлеген, намусын һәм Европа цивилизациясен фашист варварлардан саклап калуда катнашкан комсомолка Зөләйха совет халкы бөек җиңү тантанасын кичергән айларда Чистайның сәгать заводына килде. Башта ул станочница булып эшләде. Иң җаваплы операцияләрнең берсендә, сәгать ташын (сәгать механизмындагы иң вак, иң кыйммәтле детальне) эшкәртүдә бөтенләй браксыз эшләүгә ирешеп, заводка зур экономия бирде. Завод кул сәгате «Победа»ны җыю эшен үзләштерә башлагач, Зөләйха жыю цехына өйрәнчек итеп күчерелде. Ә хәзер инде ул үзе мастер булып эшли. Коммунистка Зөләйха завком члены сыйфатында, үз конвейерының гына түгел, бәлки барлык конвейерларның һәм барлык цехларның социалистик йөкләмәләрне арттырып үтәүләре өчен көрәшә.
Билгеле, Зөләйха үз конвейерын, үзе белән бергә шул конвейерда эшләүче иптәшләрен аеруча ярата. «Эшләр яхшы бара», — ди ул һәм, Анастасиевага карап, дусларча елмая.

Чистай сәгать заводы үстергән мастерларны, югары квалификацияле эшчеләрне тагын бик күп күрсәтергә мөмкин. Шулай ук тагын бик күп җәмәгать эшлеклеләрен һәм заводта җитәкчелек эшенә күтәрелгән иптәшләрне күрсәтергә мөмкин. Алдынгы стахановкалардан Фәүзия Сәйдәшева — горсовет депутаты. Заводның элекке слесаре Сафин Зиннур — завком председателе. Мастер Хөсәенов — кадрлар бүлеге начальнигы.
Заводның партбюро секретаре иптәш Федоровның милли кадрлар тәрбияләүгә аеруча игътибар итүен әйтеп үтәргә кирәк.
һәрбер совет заводы кебек, Чистай сәгать заводы да производство предприятиесе функцияләрен генә үтәми, бәлки бик зур бер мәктәп хезмәтен дә үти. Заводның цехларында коммунистлар һәм комсомо- лецлар, шулай ук күп кенә санда партиясез эшчеләр Ленинның, Сталинның биографияләрен, партия тарихын, марксизм-ленинизм әдәбиятын өйрәнәләр. Күп йөзләрчә эшчеләр индивидуаль өйрәнү тәртибендә, шулай ук стахановчыл мәк- , тәпләрдә, квалификацияне күтәрү курсларында, ике еллык кичке-тех- ник мәктәптә белем алалар. Москвадагы машиналар-приборлар тө- ! зелеше техникумының читтән торып уку бүлегендә быел йөздән артык , кеше укый. Элекке наладчик Плаш- ., ков, производстводан аерылмыйча . укып, быел техникумның бишенче ; курсын бетерде һәм «отлично»га - диплом яклады. Җыю цехында зш- : ләүче Перфилова һәм тагын берничә ■ иптәш «яхшы» билгесенә якладылар. ! Биш ел... диплом... «отличнога»...
Бу матур сүзләрне ак кәгазь битләренә язып кую гына ансат, әмма аларны тормышка ашыру өчен түземлек, тырышлык һәм бик зур ихтыяр көче кирәк. Ул гына да житми— уңай, шартлар кирәк. (Әйтик, читтән торып уку юлы белән урта мәктәп яисә югары мәктәп тәмам итү Америка эшчесенең төшенә дә керми, чөнки ул алган эш хакының яртыдан артыгын, күселәр белән тулы юеш «квартира» өчен, йорт хуҗасы капиталистка түли һәм бүгенме, иртәгәме эшсез калудан куркып яши.) Бер урында тукталып торуны белмәгән совет кешеләрендә какшамас ихтыяр көче бар. Совет дәүләте һәм совет заводы эшченең белем алуы һәм берөзлексез үсә баруы өчен кирәкле шартларны тәэмин итә. Нәтиҗәдә кичәге эшче бүген мастер була. Бүгенге мастер иртәгә инженер була. Станокта эшләүче эшчеләрнең инженерларга лекция укуы да безнең социализм илендә бик табигый хәл санала. Сәгать заводы яшьләрендә белемгә омтылу бик көчле. Тулы урта белемең дә булмаса, килешәмени бу сәгатьче егетләргә, сәгатьче кызларга! Чистайның кичке эшче яшьләр мәктәбендә сәгать заводыннан 125 кеше укый. Диңгез пароходларын кабул итүче Чистай портындагы дулкыннар шавы хәзер үк яшьләрнең үткер колагына ишетелә инде. Коммунизм төзүдә актив катнашучы яшьләр коммунистик җәмгыятьнең лаеклы гражданнары булырга хәзерләнәләр.
*
* *
Күп еллар буе сәгать заводы кунакчыл Чистайның төрле биналарында шәһәрнең бер очыннан икенче очына хәтле сибелгән хәлдә эшләп килде. Хәзер инде Чистайның көнбатыш очында, Каманың биек ярындагы урманга тоташып, заводның үз шәһәрчеге үсә. Сәгатьчеләр шәһәрчеге. Зур завод корпуслары. Управление бинасы. Совет эшчеләренә лаеклы торак йортлары, һәм, әлбәттә, — мәктәпләр, клублар, Аль-биналар өчен яслеләр.
Бу шәһәрчек яңа өлкә үзәге Чистайның — яшеллеккә, киң бульварларга бай шәһәрнең — иң матур районнарының берсе булачак. Ә заводның ак корпуслары, яшел урманга тоташып, зәңгәр күккә таба биеккә күтәрелеп, Куйбышев диңгезенең дәвамы рәвешендә киң җәелгән Камага күз кысып, мәһабәт балкып торачак. Бу хыял түгел, бәлки өлешчә тормышка ашкан ха-кыйкать инде.

72
Тыштан да, эчтән дә ак зур яца корпусның өченче этажына менәбез. Аяктагы галошларны салмыйча, завод залына керергә рөхсәт ителми. Зал гадәттән тыш якты, күз камаш- тыргыч нурлы.
Залның бер башыннан икенче башына дүрт кырлы ак колонналар тезелеп киткән. Аларда — түшәмнең идәнгә хәтле сузылган кызыл комачларда Ленин һәм Сталин сүзләре, социалистик ярыш чакырулары, тынычлык өчен көрәш лозунглары.
Тәрәзәләр күп. Киң һәм биек. Аларның пыялалары сизелми дә. Салкын көзнең саф күге үзе шушы залга килеп кергән шикелле. Һава күп. Күкрәк шундый иркен сулый.
Шуның бөтенесенә гармонияле рә-вештә — эшче кызлар һәм эшче егетләр ак халат кигәннәр. Алар озын өстәлләр буйлап тезелгәннәр.
Өстәлләргә һәм андагы сәгать де-тальләренә күз салмасаң, бу зал ниндидер фән йортын яки сәнгать йортын хәтерләтә. Кайдадыр бер почмакта рояль авазлары ишетелер, аннары әнә шул матур кыз өстәл яныннан торыр да әле күзгә күренмәгән сәхнәгә менеп, җырлап жибә- рер, аның саф тавышы киң тәрәзә аша һаваны дулкынландырып Кама буйларына таралыр...
Юк. Җырчылар түгел бу залда. Көләч йөзле, шат күзле кызлар һәм егетләр алар — сәгатьчеләр. Монда да җыю цехы. «Победа» һәм «ЗИМ» автомобильләре өчен сәгать жыялар. Бу хәтле мул яктылыкның сере нәрсәдә соң? Ансы бик аңлаешлы:
Социализмның төп законы нур-ландырган бу залны...
•X- \
КПССның тарихи XIX нчы съездын Чистай сәгать заводы яңа уңышлар белән каршы алды. XIX съездны чакыру турында Үзәк Комитетның карары игълан ителгәч, завод күләмендә һәм цехларда партия җыелышлары үткәрелде. Съезд хөрмәтенә социалистик ярышны тагын да киңрәк җәелдерүдә комсомол оешмасы белән завком да зур инициатива һәм активлык күрсәттеләр. Цехларда һәм бригадаларда яңа күтәренке йөкләмәләр кабул ителде. Бу йөкләмәләрне намус белән башкарып чы-гуда коммунистлар алдан бардылар. Партиясез эшчеләр коммунистлардан үрнәк алдылар.
Тарихи көннәр! Һәрбер совет ке-шесенең йөрәге дулкынланып һәм горурланып типте. һәрбер совет кешесе үзен илебез алдында отчег бирә кебек һәм грандиоз төзелеш программасын һичшиксез тормышка ашырачакбыз дип тантаналы вәгъдә бирә кебек хис итте. Сәгатьчеләр дә сынатмадылар.
Сентябрь аеның планын завод товар продукциясе буенча 110%, валовой продукция ~ буенча 107,6% итеп үтәде.
Фатыхов Салих бригадасы Съезд ачылу көненә ике еллык норманы төгәлләргә йөкләмә алган иде, бу йөкләмәне ул срогыннан элек, беренче октябрьга ук, үтәде.
Слесарь Груздев ял йортыннан 15 сентябрьдә генә кайтты. Ләкин ул сентябрь аеның планын барыбер арттырып үтәде— 15 көннең нормасын 280 % ка җиткереп башкарды.
Ногманов Әсгать элек аена өч штамп бирә иде, сентябрь аенда ул шундый ук дүрт штамп хәзерләде. Моңа ул ниндидер әфсун көче белән түгел, бәлки үзенең иҗат фикерен тагы да киеренкерәк эшләтү ярдә-мендә иреште. «Элгәре, — ди ул, — мин штамп ясау өчен кирәкле җайланмаларны вакытлы гына ясый идем, алар икенче тапкыр эшкә ашмыйча югалалар иде. Хәзер мин алариы бик югары сыйфатлы итеп ясадым, яңа штампка тотынганда яңадан ясап вакыт әрәм итмим». Билгеле, бу — уңышны тәэмин иткән моментларның берсе, ләкин төп момент түгел. Төп момент —эшченең тагы да күтәренкерәк рух белән, иҗат канатларын тагы да киңрәк җәеп эшләвендә.
Сүз арасында гына әйтеп китик.
Әсгатьнең Съезд хөрмәтенә алган йөкләмәсе һәм сентябрь аенда ирешкән уңышы моның белән генә чикләнми.
XIX съезд директиваларының проекты белән танышкач, ул түбәндәге фикергә килде. Хәзердән үк илебезнең барлык зур шәһәрләрендә һәм
73
өлкә үзәкләрендә унъеллык мәҗбүри укыту тормышка ашырыла башлый. Ә мин артта калырга тиешмени? Тулы урта белем алырга кирәк. (Аннары... Чистайда ВУЗ ачылыр.) Әсгать кичке мәктәпнең 9 нчы классына керде. Өлгерешләр яхшы...
Партиясез стахановчылар да совет халкына бәхетле тормыш биргән Ленин — Сталин партиясенең XIX съездын яңа бүләкләр белән каршыларга ашкындылар. Алевтина Анас- тасиева конвейеры социалистик ярышта алдан барды һәм съезд көннәрендә ул норманы ике йөз про-центтан да арттырып үтәде. Правдин, Сидоров, Нуруллин һәм тагын байтак иптәшләр сентябрь* планын берничә тапкыр арттырып үтәделәр.
Барлык совет халкы белән берлектә Чистай сәгатьчеләре коллективы да үзенең Ленин—Сталин партиясенә бирелгәнлеген һәм тарихи съезд директиваларын закон рәвешендә кабул итүен производствода яца уңышлар белән раслады.
Хәзерге вакытта заводның цехларында съезд материалларын өйрәнү эийе бара. Аеруча бер рух күтәренкелеге белән, эшчеләр иптәш Сталинның тарихи речен өйрәнәләр. Яшь слесарьларга Андрей Павлович Груздев менә нәрсәләр сөйләде:
— Иптәш Сталинның речей мин башта радиода тыңладым. Ничек дулкынлануымны һәм ничек шатла-нуымны әйтеп бирергә мин сүз таба алмыйм. Картаймыйм дип масайсам да, мин яшь кеше түгел инде. 1924 нче елдан бирле мин партия члены. Ул елТ1ы без Лениннан аерылдык. Ленинны озаткан чагында, иптәш Сталин аның васыятьләрен үтәргә — партиябезнең бердәмлеген күз карасыдай сакларга, Совет дәүләтен һаман ныгыта барырга бар-лык совет халкы исеменнән ант итте. Иптәш Сталин Җитәкчелегендә без бу антны намус белән үтәдек. Шуның нәтиҗәсендә без авыр сугышта дошманны җиңдек. Без ышанычлы адымнар белән алга барабыз. Сөекле юлбашчыбыз иптәш Сталин безне социализмнан коммунизмга күчүнең юлларын яктырткан гениаль әсәре белән коралландырды. Иптәш Сталин XIX съезд трибунасыннан үзенең тарихи речен сөйләде. Бу речь безнең йөрәкләребездә горурлык хисләре тудыра һәм безне яңа җиңүләргә рухландыра. Әйе. Безнең партиябез бердәнбер удар бригада иде. Ә хәзер инде удар бригадаларның саны унга тула бит! Ничәмә йөз миллионнарча халык яңа, бәхетле тормыш юлына аяк басты. Аларны без азат иттек. Алар безнең Советлар Союзы Коммунистлар Партиясеннән үрнәк алалар. Шул партиянең члены булудан да зуррак бәхет табылырмы дөньяда! Коммунизмга баручы Советлар Союзының алдынгы гражданины булудан да зуррак бәхет бар-мы дөньяда!
Груздев туктады. Бераз уңайсызланган шикелле булды. Чәчләрен сыпырып куйды, һәм болай дип өстәде:
• — Оратор икәнсең! — дип көлмәгез тагын. Гаеп итмәгез. Күңелсм- дәгене сөйләп бирәсем килде. Яңа сүз әйтмәгәнемне үзем дә беләм. һәрбер коммунистның йөрәгендә, һәрбер совет кешесенең йөрәгендә шундый ук тойгылар тулып ташый бит.
Карт слесарь бик хаклы, һәркемнең йөрәгендә шул ук тойгылар. Ләкин һәркем моны үзенчә кичерә, үзенчә дулкынлана.
Яца корпуста «ЗИМ» сәгатьләре җыючы яшь стахановка иптәшләренә сөйли:
— Съезд делегатлары һәм чит ил кулаклары, «ЗИМ» машинасына утырып Кремльгә барганда, машинадагы матур сәгатькә күз салалардыр һәм: «Бик шәп!» — дип уйлап куялардыр. Ул сәгатьне Чистай кызлары җыйганын алар беләләр микән?
Яшь стахановка горурлана. Сә гать матур. Сәгать дөрес йөри. Чөнки ул Кремль курантлары буенча йөри, Москва вакыты буенча йөри...
Әйе, сәгать Москва вакыты буенча йөри. Берлин каласына Совет Армиясе Москва вакыты буенча, Сталин кушкан сәгатьтә барып керде. Волга елгасы белән Дон елгасы Москва вакыты буенча, Сталин әйткән сәгатьтә бергә тоташтылар. Волга елгасы Москва вакыты буен-

ча, Сталин әйткән сәгатьтә Казан кремле һәм Яна Бистәнең Мехком- бинаты янына килеп җитәр...
Чистай сәгать заводының яңа кор-пусында өченче этажның зур тәрә-зәләреннән Кама буйлары, аның уңъяк тугайлары бик еракларга хәтле күренә. Кама буйлары гына түгел, бәлки, мең чакрымга сузылып. эссе ком сахраларында гөлләр үстергән Төп Төркмәнстан каналы да күренә аннан... Дымлы җилдә рәхәт шаулаган яңа урман полосалары да күренә аннан...
Аннан карап торганда, тагын бик күп, бик күп картиналар күз алдына килеп баса.
Океанның теге ягында, Сары Шайтан хакимлек иткән Америкада кара өермәләр котырына, йөз меңнәрчә җир сөрүчеләр ачлыкка дучар ителә. Борынгы культура иле булган Италиядә По елгасы, ярсып, ярларыннан чыга да йөзләрчә авылларны һәм шәһәрләрне су астында калдыра. Бай табигатьле һиндстаи халкы корылык афәтеннән интегә, ачтан кырыла...
Ә без табигать көчләрен әкияттә дә булмаган бер кыюлык белән үзебезгә буйсындырабыз. \
Без бәхетле кешеләр. Ленин — Сталин партиясе безне коммунизмга җитәкли. Тарихи съезд көннәрендә безнең күңелләребездә сөекле юлбашчыбызның якты елмаюы тагы да көчлерәк балкыды.
Чистай — Казап.
Октябрь.

75