Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ТӨЗЕЛЕШЛӘРДӘ


Мин Куйбышев төзелешенә якташларым янына барам. Ара ерак калмады инде. «Память Маркина» исемле мәһабәт пароход, елга өстендә ак күбекләр калдырып, соңгы пристаньга якынлаша.
Волганың сулъяк яры.
Ставрополь пристане.
Тауларга бәрелеп, гудок тавышы кире кайтты, иртәнге тын һавада тирбәлеп торды да, су эченә сеңгәндәй, әкрен генә тынды. Туктадык. Кулларына чемоданнар, саквояжлар тоткан, кайсы-берсе чәчәк букетлары күтәргән чуар киемле пассажир-лар, шаулаша-шаулаша, яр буена сибелделәр.
Искиткеч матур җирләр икән бу. Идел өстенә ишелердәй булып, Жигули таулары күтәрелгән. Тау өстендә — калын-калын урманнар, «биеклеккә безнең белән узыша алмассыз» дигәндәй, күккә сузылган нефть вышкалары.
Әйләнә-тирәмдәге яңалыкны, рәсемдәге кебек матур Жигули тауларын иркенләп карарга да өлгермәгән идем әле, яныма бер егет килеп туктады. Кулына тоткан күн перчаткаларына, өсте-башына карап, кем икәнен шундук чамалап алдым: шофёр бу.
— Шәһәргә чаклы алып бара ал-массызмы, иптәш,—дидем.
Егет машинасының ишеген ачты. Кулы белән кабинага күрсәтте дә, ягымлы гына итеп, утыруымны сорады. Таныштык. Егетем Куйбышев төзелеше политбүлегенең шоферы икән. Бик әйбәт туры килде, миңа нәкъ шунда барырга кирәк иде.
Машина тигез шоссе өстеннән, җил уйнатып, алга чаба. Юлның ике ягында очсыз-кырыйсыз кырлар. Ара-тирә телеграф баганалары ча- гылгалап кала. Пароходта оеп барганнан соң шундый тизлеккә күчү ничектер җанны рәхәтләндереп җибәрде.
Шәһәргә җитәрәк, кечерәк бер күпер янында шофёр, тормозга басып, тизлекне киметте. Мин, иелеп, елга өстенә карадым. Борыла-сарыла, тугайлар ясап, моңсу гына агып яткан бу бәләкәй елга тиздән диңгез астында калачак бит!
Кояшлы иртә иде. Без шәһәргә килеп кергәндә инде урамнар халык белән тулган иде. Беренче квартал азагына җиткәч, аркылы урамнан бер-бер артлы, агач төягән куәтле машиналар узып китте. Тагын бер квартал. Ике катлы таш йорт алдына килеп туктадык. Егет ялт итеп машинадан килеп чыкты, мине политбүлек бинасына кертеп, дежур-, ный янына кадәр озатып куйды да үзе гаражга китте.
Мине егерме алты-егерме җиде яшьләр тирәсендәге, озынча йөзле, аксыл чәчле бер кеше ачык йөз белән каршы алды. Бу —Куйбышев төзелешендә политбүлек начальнигы Вазыйфасын үтәүче иптәш Гальцев иде. Ул моннан берничә ел элек Казанда эшләгән икән. Казан турында сорыйсы сүзләре, ишетәсе килгән яңалыклары күп булып чыкты аның. Мин Болак буеның танымаслык булып үзгәрүен, Казанда зур-зур яңа йортлар салынуын сөй-ләдем. Аңардаң^ бөек төзелешләр ту-
76
рында сораштым. Эш арасында Гальцев, гостиницага шалтыратып, мина бер урын калдырырга кушты.
Китәр алдыннан ул миңа чакыру билеты сузды:
— Бүген кич сәгать җидедә безнең комсомол активының җыелышы була, теләсәгез килегез.
Мин бик рәхәтләнеп риза булдым. Төзүчеләр җыелышына килми калалармы соң?! Соңга калмыйм, дип ашыга торгач, шактый ук алдан килгәнмен, җыелыш башланырга ярты сәгатьләр бар иде әле. Стадионда яшьләрнең дәртле җыры яң-гырый, ачык эстрадада оркестр уйный һәм танцалар %>ара иде. Нәкъ җиде тулуга, утырышырга чакырып, радио сөйли башлады. Шундук җыр тынды, шундук оркестр туктады, җыелышны башлап та җибәрделәр.
Иптәш Гальцев, җыелышны ачып, беренче сүзне ГЭСның политбүлек начальнигы Кошевка бирде.
Күрер күзгә урта яшьләрдәге, мәһабәт олы гәүдәле, «Москвадан еракта» романындагы төзелеш начальнигын хәтерләтүче Кошев коммунизмның бөек төзелешләре турында, Куйбышев ГЭСын төзүчеләрнең уңышлары турында сөйләде, ВКП(б)ның XIX съезды хөрмәтенә алынган йөкләмәләрнең — социалистик ярышның нәтиҗәләрен әйтте, иң яхшы эшләүчеләрнең уңышларына тукталды.
Менә докладчы микрофонга якынрак килде. Аның сүзләре катырак һәм көчлерәк булып, ничектер күңелгә якынрак булып ишетелә башлады:
— Безнеи, төзүчеләребез арасында бер буын стахановчылар җитеште: Лямин, Музлов, Габитов, Хлюст...
Мин җыелышта катнашучыларга карадым. Күңелдә дулкынландыргыч уйлар кузгалды: «Менә шушылар инде ул кешелек бәхетен төзүчеләр!»
Күзләр трибунада, йөзләр җитди. Начальник зур нәтиҗәләргә ирешү турында фактлар китерә, стахйнов- чы-новаторларныц җиңү юлын сөйли... Җил кискән, кояшта янып чуен төсенә кергән йөзләрдән, язгы кояш нуры кебек, якты елмаю узып китә. Алар үз хезмәтләре белән илһамлана беләләр, рухланып яши беләләр. Гаҗәеп эшләр башкаручылар болар. Төзүчеләр янында утырганда, алариың куанычлы да, җитди дә йөзләрен күреп торганда, тыныч кына, читтән килгән кунак булып кына утыру мөмкин түгел. Бөек төзелеш үзенең искиткеч эшләре белән, сине үз эченә суырып ала. Төзүчеләр белән якыннан танышасы килә.
Кызыл япмалы өстәл артында, түрге урында, алдынгы экскаваторчылар, бульдозёрчылар, земснарядчылар утыра. Менә комсомолец экскаваторчылар бригадасы бригадиры Василий Лямин. Ул Тынычлык яклаучыларның өченче бөтендөнья конгрессында катнашкан. Ул дөнья халыкларының тынычлыкка булган көчле ихтыярларын үз күзе белән күргән кеше. Котлован өчен грунт казу эшендә гүзәл нәтиҗәләргә ирешкән ул. Шушы җыелыш алдыннан гына, төнге сменада 724 кубометр урынына 2356 кубометр балчык казып, аны автосвалкага төягән. Аның экскаваторы карусыз эшли. Бригада членнары комсомолец экскаваторчылар Габитов һәм Зары- чевлар көндәлек норманы 160—170 процентка үтәп киләләр.
Миңа Лямин бригадасы эшли торган экскаватор белән якыннан танышырга туры килде. «УЗТМСЭ-З» маркалы бу экскаватор — үзе зур бер производство цехын ххәтерләтә. . Унбиш электродвигательле, ун меи ’ пот чамасы авырлыгындагы бу куәт- ? ле машинаны электр хәрәкәтләндерә, диләр. Ләкин мин кеше хәрәкәтләндерә дип әйтер идем. Коточкыч . зур, металл машина һичбер карусыз | совет кешесе ихтыярына буйсына. Көчле куллар хәрәкәткә китергән бер рычаг гаҗәеп зур чүмечне күтәрә, төшерә, теләсә кайсы якка борып йөртә ала.
Без экскаваторчы Габитовтан үзенең эш тәҗрибәсе турында сөйләвен үтендек.
Ул тиз генә сәгатенә күз төшереп алды да:
— Гафу итегез, иптәшләр, эшкә башларга вакыт миңа, — диде, — инде теләгегез бик зур булса,.
77
квартирама килегез, иркенләп сөй-ләшербез.
Габитов безгә үзенең адресын калдырып киткән иде. Икенче көнне өенә бардык. Ул инде эштән кайткан, өс-башын алыш гырып өлгергән, өстәл кырыена утырып, ниндидер китап укырга тотынган иде.
Ул безне куанып каршы алды. Ул үзен бик гади тота иде, шуңа күрәдер инде, без бик тиз бер-беребезгә ияләшеп алдык. Габитов Балтик флотында хезмәт иткән егет булып чыкты. Төзелешкә ул 1950 елда килгән. Бу турыда сүз кузгалгач, егетнең шомырт кара чәчләре астыннан болай да дәрт белән карап торучы үткен кара күзләре үз алдына бал- j кып, очкынланып киттеләр.
— Машинаны бик жентекләп өйрәнә инде безнең егетләр, — ди ул, — сөягенә төшкәнче өйрәнә. Үзебез слесарь-монтажник һөнәрен дә өйрәнеп алдык. Профилактика һәм һәртөрле агымдагы вак ремонтларны башкарабыз. Тагын нәрсә әйтергә сезгә? Хезмәт житештерү- чәнлеген күтәрүдә комплекслы бригада төзүебез бик әйбәт булды. Комплекслы бригадалар экскаваторчыларның да, бульдозерчыларның да, машина йөртүчеләрнең дә эшен ныклы тәртипкә салды. Тагын производство циклы дигән нәрсә бар. Теге яки бу операциягә вакыт никадәр азрак китсә, шулкадәр күбрәк грунт казыйбыз.
Габитов, өстәл тартмасын ачып, аннан ниндидер сызымнар чыгарды, аларга карый-карый, циклларның вакытын кыскарту турында сөйли башлады:
— Хронометраж ярдәмендә без һәрбер операциянең башкарылу вакытын билгеләдек. Вакытның һәр секунды өчен көрәшәбез. Чүмечне тутыруга — 6 секунд, экскаватор кабинасын бору, чүмечне бушату һәм күтәрү—10 секунд, кабинаны борып тагын чүмечне төшерү — 6 секунд вакытны ала. Безнең бригада бөтен циклны 25 секундта башкара, димәк, без 20 секундны отабыз булып чыга. План буенча һәр цикл 45 секундка сузыла.
Габитов быел гидротехник техникумга читтән торып укырга кергән.
— Мин, төзелеш тәмам булганчы шушында эшләргә, ГЭС төзелеп беткәч инде, турбинист булып ГЭС- та эшләргә үз-үземә сүз бирдем, — ди ул. — Турбинист һөнәренә армиядә хезмәт иткәндә өйрәнгән идем. Яратам мин ул эшне. Үзегезгә бик мәгълүм, үз эшеңне ярату — зур нәрсә инде ул. Андый чакта үз алдына күңел куанып йөри.
Без Габитов белән тагын бик күп нәрсәләр турында, аның туган-үскән жирләре турында сөйләшеп (Казан егете ул үзе, соңыннан Астраханьда яшәгән), дусларча аерылыштык.
Миңа төзелешнең сулъяк яр районына барырга кирәк иде. Биредә куәтле земснарядлар эшли. Алар, грунтны юып, труба аркылы дүрт километр ярым ераклыкка чыгарып ташлыйлар. Земснаряд начальнигы комсомолец Виктор Хлюст бирегә Цимлян ГЭСыннан килгән. Эшли башлагач, 1001 нче номерлы земснарядны тоташ автоматлаштыру турында бик кыйммәтле тәкъдим керткән. Бу тәкъдимне инде тормышка ашыра башлаганнар. Хәзер өч кеше идарә итә торган гаять зур машина белән киләчәктә бер генә кеше идарә итә алачак.
Яшь рационализаторның тәкъдиме Киев политехник институтын 1да үзенә тарта. Институтның фәнни работниклары төзелешкә киләләр, Виктор Хлюст үзе дә Киевкә барып, үзенең тәкъдиме турында институтта лекция укый.
Комсомолец-рационализатор Борис Коваленко турында күп яздылар инде. Язарлык бар икән шул аның эшләре! Тынгысыз егет икән ул. Ирешелгәннәр белән канәгатьләнә торганнардан түгел. Иптәшләре, аның турында шаяртып, «Безнең Борька начальствога тыныч йокы бирми инде ул», диләр. Чыннан да, иптәшләренең сүзе дөрес булырга охшый. Куе кара кашлар астыннан елтырап, төбәп карый торган үткен кара күзле, кечерәк кенә, түгәрәк кенә йөзле утыз яшьләрдәге бу украин егетенең бөтен хЪрәкәтендә ниндидер дәртле бер ашкыну сизелеп тора. Экскаваторчы комсомо- лецлар бригадасы белән җитәкчелек эшен тапшырганнар аңа. Моңар

чы һәрбер экскаватор унбнш-егерме машинага төяп торган булса, хәзер кырык машинага төйи башлаган. Коваленко кырык машина бирүне таләп иткән. Болай булганда экскаватор бер генә минутка да буш тормый.
Мин Борис Коваленконы һәм аның бригадасында эшләүче Иван Ешку- новны коммунистлар партиясе сафына кабул итү тантанасын күрдем. Дулкынландыргыч минутлар иде бу. Новаторларны иптәш Гальцев котлады. Әллә ни яңа сүз дә әйтмәде кебек, ләкин аның сүзләрендә төзү- челәребезгә булган тирән ихтирам һәм ышаныч белдерү’ бу тантаналы минутта партия сафына кабул ите-лүчеләрдә дә, күреп торучыларда да куанычлы хисләр уятты:
— Иптәш Коваленко, иптәш Еш- кунсв! Сез моңарчы әйбәт эшләдегез, көчегезне аямыйча эшләдегез, төзүчеләр дигән мактаулы исемгә дан өстәдегез, — диде ул, егетләрнең кулларын кысып. — Алдагы вакытта да комсомол бригадасы бе-ренче булсын. Юлбашчыбызның сүзләрен онытмагыз: уңышлар белән тынычланып калган кеше ул — безнең партиябезнең дошманы!
Совет диңгезчесе булып авыр һәм катлаулы юл үткән, үзләре теләп Куйбышев төзелешенә килгән бу ике егетнең бу минутта йөзләре бик җитди иде, әмма күзләре гомер эчендә бер килә торган шундый көчле шатлык хисләрен яшерә ал-мый иде.
Партиягә лаеклы кешеләр алар. Җил-яцгыр да, ачы суык бураннар да аларның көчле ихтыярын какшата алмый.
Бервакыт Уралдан төзелешкә яңа экскаваторлар килеп төшә. Кава- леико бригадасы аларны куллана башлый. Башны кынгыр салып, әле- дән-әле экскаваторның эшен* күзәтеп йөри Борис. Экскаваторның нәрсәседер ошап бетми аңа. «Гәүдәсенә караганда эше азрак икән моның» — дип уйлый ул. Исәп-хисап йөртеп, эш барышын күзәтеп йөри торгач, Коваленко шундый бер уйга„ килә: экскаваторның чүмечен зурайтырга кирәк, ахрысы; һәм ул 3 кубометр сыешлы чүмеч урынына 4,5 кубометр сыешлы чүмеч ясарга тәкъдим итә, үз тәкъдимен төгәл саннар белән, эш тәҗрибәсе белән нигезли. Ураллылар бу тәкъдимне хуплап каршы алалар. Озакламый новаторның тәкъдиме буенча эшләнгән яңа экскаватор килә.
Ачы суык. Урамда озаграк торсаң, борын өши. Яңа экскаватор менә шундый көннәрдә, сүтелгән хәлдә килә. Әле аны корырга кирәк. Әле аны сынап карарга кирәк. Бу үзе генә дә кырык көн вакытны алачак. Ләкин яшьлек дәрте белән кабынган комсомолецлар чеметтереп ала торган ачы суыкка да, җил-буранга да карамый, экскаваторны монтажлау эшенә керешәләр, берсен-берсе әйдәп, ярышып эшлиләр, һәм менә нәтиҗә: 40 көн урынына — 13 көн. Коваленко бригадасы яңа экскаваторны унөч көндә югары сыйфатлы итеп монтажлап бетерә. Бу экскаватор хәзер зур күрсәткечләр бирә.
Кечерәк кенә буйлы, ләкин туп кебек йомры, таза гәүдәле чуваш егете—шофёр Илья Музлов белән мин иң соңыннан таныштым. Бусы да безнең якташыбыз — Алабуга егете. Эшне сөйгән кебек, тәмләп сөйләшергә, бәхәсләшергә дә бик ярата икән. Бала чагыннан ук машиналарга гашыйк булуын ул көлдерә-көл- дерә сөйләде. Әгәр дә машинада утырып йөрергә туры килсә, ул көн Илюша өчен иң бәхетле көн булган. Шофёр булу турында, «йөк төяп шоссе юлдан җил уйнатып бару» турында ул бик нык күңеленә беркетеп куя. Малайның көчле теләгенә әти-әниләре дә каршы килмиләр. Уналты яшьлек Илюша Алабуга механизаторлар мәктәбенә укырга керә. Ләкин аңа кояшлы кырлар буйлап йөк ташып, тыныч кына эшләп йөрергә туры килми. Ул фронтка китә.
Менә сугыш бетә. Җиңүчеләр кайта башлый. Байтак җирләр үтеп, ут-суларны кичеп, шактый чыныга төшкән солдат Илья Музлов туган- үскән җирләренә кайтып төшә. Алабуга юл-эксплоатация участогында эшли башлый. Биредә үк инде ул үз эшен яратып эшләве һәм тырышлыгы белән үзен танытып өлгерә.

79
Бер заман ил буйлап бөек төзелешләр турындагы данлыклы хәбәр тарала. Җир йөзендә иң зур гидроузел булган Куйбышев ГЭСын төзү турындагы карарны илебезнең барлык халыклары чиксез зур хезмәт күтәренкелеге белән каршы алалар. Илья Музлов та бөек төзелешләргә ашкына башлый. Ниһаять, ул теләгенә ирешә, төзелешкә барырга рөхсәт ала.
Илюшаиы юлга хәзерләгәндә, алтмыш биш яшьлек Тимофей Матвеевич улына бер генә сүз әйтә:
— Музловлар исеменә тап төшерә күрмә, улым, әйбәт йөре, әйбәт эшлә!
— Хәерле юл, балакаем, — дип яулык болгый ана.
Килгән уңайга эш җай гына бармый. Беренче көннәрне норманы тутыра алмый азаплана Илюша. Ничаклы гына тырышмасын, күрсәткеч тактадагы саннар 80 тирәсендә генә йөри.
Беренче ял алды көнен Музлов- ның гомергә онытасы юк.
Яңа килгән егетне иптәшләре кинога барырга чакыра керделәр:
— Илюша, әйдә безнең белән.
Бу көнне ул заданиене ни барысы 84 процентка үтәгән иде. Эшче яшьләр аны күпме генә үгетләмәсеннәр, ул бармады. Яхшыдан булсын, яманнан булсын бер авыз сүз кайтарып әйтмәде, тәрәзә яңагына сөялеп калды: ничек чыгарга соң бу хәлдән. Гел алдынгы булып килгән кешегә сөйрәлеп бару бик авыр икән шул, моның газабын Илюша бер үзе генә белде.
Партбюро секретаре Кулешов белән кара-каршы утырып сөйләшкәндә, ул үзенең артта калу сәбәбен болай дип аңлатты:
— Беләсезме, иптәш секретарь, моңарчы мин гел «газикта» эшләп килдем. «ЗИС» кебек куәтле машинага күнегелмәгән.
Ләкин үзе шундук кып-кызыл булып кызарды һәм эченнән «акланырлык сәбәп түгел инде бу», дип уйлап куйды.
Секретарь аны үгетләмәде дә, ачуланмады да, бары тик кыска гьша~ итеп стахановчы-йөзмеңче ике шофер турында сөйләде. Алар да тиз генә ирешмәгәннәр икән. Уңыш әле ул алай тиз генә булмый икән. Секретарь юл аягына алдынгы шо- фёрларның эш тәҗрибәсе турында язылган бер китап та биреп җибәрде.
Билгеле, безнең Илюшабыз моннан соң да әле тиз генә югары күрсәткечләргә ирешә алмады, ләкин ул инде ышаныч белән, эчке бер рухлану белән эшли иде.
Икенче атна да бик авырдан үтте, ләкин норма тулмый калган кеш юк иде инде. «ЗИС-585» ничектер көннәр үткән саен сүз тыңлау- чанрак була барды. Тора-бара күр-сәткеч тактада 130, 150 цифрлары да күренә башлады.
1952 елның март аенда су астында кала торган аланнан төзү материаллары ташырга тотындылар. Хәзерге темп белән барганда эш майга чаклы сузылырга тиеш иде, материалларның су астында калу куркынычы килеп басты. Музлов озак уйлап йөрде бу турыда, һәм ул әлеге дә баягы иң якын кешесе булып киткән «иптәш секретарь» белән киңәшергә кирәк дип уйлады. Киңәштеләр. Музловның стаханов- чыл-комсомол звеносы төзү турындагы фикерен партоешма да, техник конференция дә, Куйбышев ГЭС- ының бүтән җитәкчеләре дә дөрес дип таптылар.
Бу звено 10 автомашинадан тора һәм ике сменага бүленеп эшли иде. Музловка иярүчеләр тиз табылды. Шундый ук тагын 7 звено төзелде. Барлык материаллар үз вакытында, язгы су күтәрелгәнче, ташылып бетте.
Музлов җитәкчелегендә звено членнары үзара ярышып эшлиләр. Иделдә Куйбышев ГЭСын салу турындагы карар чыкканга ике ел тулу уңае белән звено сигез айлык планны беренче августка үтәргә дип йөкләмә алган иде. Аны арттырып үтәделәр. Беренче августта ун айлык планны тутырдылар. Музлов үзе еллык планны 210 процентка үтәп, хәзер 1953 ел өчен эшли башлады.
«ГЭСның алдынгы шофёрына» дигән кызыл флаг Музлов машинасына беркетелгән. Партиябезнең

XIX съезды хөрмәтенә стахановчыл вахтага басып, Илья үзенең көнлек нормасын 200—250 процентка үтәп килә.
Шоферларның осталыгын арттыру буенча төзелештә түгәрәк эшли. Музлов звеносының барлык кешеләре бу түгәрәккә йөриләр. Звеноның агитаторы бар, сугышчан листок чыгып килә. Соңгы номерга бер шигырь урнаштырганнар. Аны Илья Музлов белән агитатор Богаткин язганнар. Дөрес, шигырь бик шома түгел, килешмәгән төшләре, каләм төртәсе урыннары бар. Шунысы әйбәт: комсомолецлар аны чын күңелдән язганнар.
Без төзелештә булган көнне Илья Музлов үзенең көнлек нормасын 260 процентка житкерде. Татарстан хезмәт ияләренә якташларыгыз ару- талуны белмичә эшлиләр, дип әйтегез, — диде ул.
Күптән түгел генә улының эшен күрергә дип Тимофей Музлов килде. Улының уңышлары турында ишеткәч, карт куанып бетә алмады:
— Рәхмәт, улым, сүзеңдә торгансың икән, Музловларның исеменә кер кунмаган икән!

81