БЕРЕНЧЕ ЯЗ
I
Гомер-гомергә авыл буйлап аккан Таллы елга, зур Ыкка җитеп коя ■ башлый дигәндә генә, кинәт тәбәнәк ярларыннан читкә чыга һәм, бик тиз җәелеп китеп, егерме биш—утыз гектарлык Әмир култыгы дигән болынны бөтен җәй буе су астында тота, шуның, аркасында ел саен күп кенә печән чабылмый кала иде.
Халык Таллы елганың бу гадәтенә ничектер күптән күнеккән иде инде.
1951 елны мартның урталарында «Октябрь» колхозчыларының зур җыелышы булды. Анда мул терлек азыгы базасы булдыру турында махсус мәсьәлә куелган иде. Бу җыелышта болыннарны яхшырту, печән уңышын арттыру, терлек азыгы чәчүне киңәйтү турында күп кенә ялкынлы речьләр сөйләнде. Ләкин, бөтенесеннән бигрәк, ат караучы Әхмәди аганың чыгышы барлык колхозчыларның йөрәгендә калды. Озын, какча гәүдәле, түгәрәк кенә саргылт сакаллы, өстенә кара тышлы яңа тун кигән бу- агай һәм аптырап, һәм ачынып шушы Таллы елганың әлеге начар гадәте турында сөйләде.
— Без болыннарыбыздагы аксыргак тамырларын корту юлларын таптык, ындыр артындагы ташландык җирләребездә менә дигән колмак плантацияләре булдырдык, ачы туфраклы җирләребезне известьләп эшкә керттек, без,—диде ул, тамагына нәрсәдер тыгылган кешедәй, һәм тагын шундый бик күп эшләрне санап китте. Аннары әрнеп әйтте, — ләкин без шушы Таллы елганың зарарлы гадәтеннән котылу юлын тапмадык. Елның-елына никадәр болын чабылмый кала... Нигә бер дә уйламыйсыз бу турыда, бигрәк тә, яшьләр... — дип, ул сүзен тәмам итте.
Җыелыш ул көнне бу турыда, әлбәттә, ачык бер фикергә килә алмады. Ләкин Әхмәди аганың чыгышы һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.
Яз көне генә колхозга агроном булып килгән яшь Әхмировны бу мәсьәлә аерата борчыды. Ул, үзе дә шушы тирәдәге авылларның берсендә туып үскәнлектән, Таллы елганың каян башланганын һәм кая койганын яхшы белә һәм аның бу акылсыз агымы белән күптән үк риза түгел иде. Җыелышта Әхмәди аганың сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң, анардагы бу ризасызлык тагын да көчәеп китге.
Шул көнне тәрәзә аркылы язгы су тавышлары ишетелеп торган һәм күңелгә ярым шатлык, ярым моңсулык кигергән язгы кичтә ул үзенең квартирасында, кечкенә өстәл артында тирән уйга калып утырды. Өстенә кара галстуклы ак күлмәк, зәңгәр чалбар һәм аягына өр-яңа сары туфля кигән иде ул. Озынча яңаклы, аз гына зуррак һәм тупасрак борынлы
42
бу яшь кеше өстәлдә яткан ак кәгазьгә нәрсәдер язып, һәртөрле сызыклар сызды. «Булдырып була моны», диде, эченнән генә, һәм, бу мәсьәлә турында иртәгә колхоз председателе белән сөйләшергә карар итеп, йок- ларга ятты.
Икенче көнне ул, бик иртә торып, колхоз правлениесенә китте. Тышта карны ашый торган салкын җил исә, яңгыр алды һавасын хәтерләтә Аяк асты катып киткәнлектән, юл буйларында, сукмакларда агып яткан гөрләвекләр юка боз катлавы астында калганнар. Ләкин алар үзләренең зәгыйфь тавышлары белән һаман чылтыр-чылтыр итеп ага бирәләр, каядыр ашыгалар, ниндидер елгаларга барып кушылырга омтылалар. Бөтен җирдә яз исе аңкый. Ул бераз юеш һәм салкынча. Шулай да аны күкрәк тутырып сулыйсы килә, ул тәнгә рәхәтлек бирә. Әхмиров менә шушы рәхәтлек эчендә правлениегә килеп керде һәм андагы дежурный белән исәнләште дә, үзенең башындагы планнарын кабат тикшерергә, аныкларга утырды.
Нәкъ шул вакытта, өстенә мех якалы калын пальто, башына малахай бүрек, аягына яхшы күн итек кигән колхоз председателе Касыймоз килеп керде. Яшь агрономның бик иртә правление бинасында булуы аңа бик ошады һәм эченнән генә «эшлекле булса кирәк, безгә чаклы ул килеп утырган», диде. Әхмировның килгәненә атна-ун көн генә булганлыктан, председатель аны яхшылап белми иде әле. Гәрчә ул үзе җитәкчелек итә торган колхозда үзе белән бергә эшләячәк агрономны алдан ук белергә тиеш булса да, бу кадәресенә ничектер өлгерә алмаган иде.
— Эшләрең ни хәлдәрәк? Инде күп нәрсә белән таныткансыңдыр Танышмасаң, үзебез ярдәм итәрбез, кайбер нәрсәләр белән эш барышында танышырсың. Әле нәрсә бетереп утырасың? — дип сорады ул аннан ягымлы тавыш белән.
— Бетергән зур эш юк. Шулай да башыма бер план килде. Шул турыда киңәш итмәкче идем.
— Яхшы план булса, эшкә аша торган булса, без һәрвакыт хәзер,— диде председатель, кызыксынып.
Әхмиров Таллы елганың юлын бору кирәклек турында һәм шуның аркасында егерме биш—утыз гектар болынны җәй буе су астында ятудан коткарырга мөмкин икәнлек турында сөйләде.
һәрвакыт җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә өйрәнгән, олы яшьле Касыймов елганың юлын ничек итеп бору турында агрономның конкретрак сөйләвен үтенде.
— Әйтик, кай урыннан, ничек һәм нинди көч белән борырга мөмкин?— диде ул, Әхмировка карап.
Әхмиров кулына бер бит кәгазь һәм карандаш алып, берничә сызык сызды да сүзгә башлады:
— 1Менә шушыннан, авылның нәкъ уртасыннан үтә торган текә ярлы урыныннан, туп-туры Ыкка таба бер метр чамасы тирәнлектә канау казырга кирәк. Ел саен, язгы ташулар үтү белән, елганы буып, аның суын менә шушы канау буйлап—бакчалар, ишек аллары аркылы Ыкка җибәрергә кирәк. Шулай иткәндә ул авыл башындагы болынны да җәй буе басып тотмаячак һәм кыш көне анда шәрлэвек тә чыкмаячак. Нәтиҗәдә, ел саен йөзләрчә тонна яхшы печән чабып алачакбыз.
— Эш көчен каян алырбыз? — дип сорау бирде аңа Касыймов.
— Эш көче мәсьәләсендә мин МТСка таянам,—диде Әхмиров.
— Ничек инде МТСка? — дип сорады Касыймов, гаҗәпләнеп.— Урман үстерү станциясе дисәң, бер хәл иде, МТС ның канау казын торган машинасы юк бит.
— Сез миңа бу турыда MIC белән сөйләшергә рөхсәт кенә итегез мин үзем рәтен табармын аның, — диде Әхмиров, үзеиә-үзе бик нык ышанып. —Анда быел бер «ПП-50» сабаны кайтты, «С-80» шул сабанны тагып, бер тапкыр үтсә, артыннан 70—80 сантиметр тирәнлектә бураз.
43
на кала. Ә без аны ике-өч көн эчендә бер метр тирәнлектәге канауга ‘Әйләндерәбез.
— Алайса, мәсьәләне халык алдына куйыйк. Шуннан соң МТС белән сөйләшеп кайтырсың. Әгәр бу эш, чынлап та, син уйлаганча барып чыкса, бик шәп булыр иде ул, — диде председатель, яшь агрономның шомырттай кара күзләренә карап, һәм ачык бер фикергә килде: — Иртәгә мәсьәләне правление утырышында тикшереп, гомуми жыелышка куярга кирәк булыр.
II
МТСка барып җитәргә күп калмаган иде. «Минем иң беренче эшем •булачак бит бу» — дип уйлады ул һәм, озын яллы җирән атның инде үрне менеп җиткәнлеген күреп, дилбегәне какты. Ат башта адымнарын ешайтты, аннары түбәнгә таба юыртып төшеп китте.
Алда, ямь-яшел тигез чирәмлек уртасында, аппак такта-койма белән ‘Әйләндерелгән МТС усадьбасы җәелеп ята. Аның эчендә сап-сары нарат бүрәнәләрдән салынган дирекция бинасы, таштан эшләнгән ремонт мас-терскойлары, машина сарайлары, торак йортлары, зәп-зәңгәр буяулы комбайннар, бензовозлар һәм бик күп төрле башка машиналар күренә. Кая карама, анда — техника. Кешеләрне авыр кул хезмәтеннән коткаручы, игенчелекне бөтенләй яңа юлга салучы куәтле техниканың бу тирәдәге үзәге менә шушы инде!
МТС усадьбасында колхозлардан килүчеләрнең атларын урнаштыру өчен махсус лапас бар иде. Әхмиров җирән алашаның аркалыгын төшереп, аның алдына вика печәне салды да, үзе дирекция бинасына кереп китте.
Зур гәүдәле, юан һәм кыска муенлы директор Хәмитов имән креслоны тутырып утыра иде. Язгы җил белән аның бит очлары купшакланган һәм иреннәре ярылган иде.
һәртөрле графалар сызылган кәгазьгә кулындагы кызгылт ручка белән ул ниндидер билгеләр куя, ара-тирә өстәл пыяласы астындагы ниндидер планга күз төшереп ала.
— Исәнмесез, Дәүләт абзый, — диде Әхмиров, башын иеп.
— Бик әйбәт, иптәш Әхмиров, — диде Хәмитов йомшак кына тавыш ■белән. — Аз гына сабыр итегез, хәзер сөйләшербез, — дип өстәде.
Әхмиров бераз вакытка шунда, бусага янындагы кушеткада утырып калды. Ул директорның кәефе ниндирәк икәнлекне бик белергә тырышса да, белә алмады. Чөнки Хәмитовның бу хәлдә утыруыннан ачык бернәрсә дә аңларга мөмкин түгел иде. Әхмиров аның дәшүен көтәргә булды һәм кесәсеннән акрын гына папирос алды. Ләкин Хәмитовның кабинетта тартуны яратмавы исенә төште дә, папиросын ике бармак арасында йомшарта-йомшарта утыра бирде.
Берничә минуттан соң Хәмитов, эзләгән нәрсәсен тапкан кеше кебек, «әһә, булды», дип куйды һәм, башын күтәреп, ишеккә таба карады.
— Нихәл Әхмиров?
— Бик әйбәт, Дәүләт абзый, — дип җавап кайтарды яшь агроном һәм директорның каршысына килеп утырды.
— Ну, эшләрең ничек?
һәммәсе дә хәзер, Дәүләт абзый: орлык та, ашламалар да, машиналар да, кешеләр дә, барысы да хәзер.
— Тракторлар барып җиттеләрме?
— Кичә кич белән килеп урнаштылар.
— Вагон?
— Әллә кайчан әзер, Дәүләт абзый.
— Кайчан чыгарга уйлыйсыз?
44
— Якшәмбедән дә калмабыз. Бүген дә әле чана сөйрәтеп кенә киЛ' дем. Кичкә таба юл бөтенләй өзелер, ахры, чананы ташлап, атланып кайтырга туры килмәгәе. Телефоннан гына сөйләшмәкче идем, ләкин үзегезне күрмичә булмас дидем.
Ул Хәмитовның план белән генә эшләвен һәм планда каралмаган эи турында сөйләүне яратмавын яхшы белә, шунлыктан, мәсьәләне мөмкин кадәр җайлабрак башларга тели иде.
— Нәрсә турында сөйләшмәкче идең? — дип сорады Хәмитов, бу тынычсыз агрономның нинди булса да берәр үтенеч белән килгәнен си- зенеп, һәм күзләрен яңадан алдындагы кәгазь өстендә йөртә башлады.
Әхмиров аны Таллы елганың юлын бору планы белән кыска гына таныштырды да, мәсьәләне оста гына итеп МТС ка терәп калдырды:
— Әгәр,—диде,—чәчү эшләре арасында бер трактор, «ПП-50» сабаны тагып, бер-ике тапкыр әйләнсә, калганын үзебез башкарыр идек, Дәүләт абзый, — диде.
Яшь агрономның инициативасына сокланган Хәмитов, Таллы елганың кайдан агачагын күз алдына китереп, уйланып утырды. Ләкин тракторларның кайсысы кайда эшләячәге сәгате-минуты белән күптән инде аныкланып — планлаштырып куелганлыктан, ул аптырап калды һәм агрономнан сорый куйды:
— Җәй көне, чәчүдән соң, әйтик, утау вакытында ярамыймыни? Хәзер бит, бер генә тракторны да үз урыныннан күчереп йөртүнең нәрсә торганлыгын син үзең беләсең.
— Җәйгә калдыру ярамый шул, Дәүләт абзый, яравын да, ярар идег тик бу эшнең нәтиҗәсен мин колхозчыларга быел ук күрсәтергә телим. Әгәр Таллы елганы чәчү өстендә борабыз икән, ул вакытта җәй көне Әмир култыгыннан бер фермага җитәрлек печән алуны көт тә тор. һәм булдырачакбыз без аны, менә күрерсез.
Директор тагын уйга калды һәм:
— Хәзер, ягъни чәчүгә чыкканга кадәр дим, мө.мкин түгел инде, җир бик туң, — дип куйды.
— Җир җылынмыйча булмый шул, Дәүләт абзый, анда да әле «ПП-50» сабанын бары «С-80» тарта ала. Ә безнең колхоз басуында СТЗ эшли бит, — диде Әхмиров, директорның уңай якта икәнен аңлап алып.
— Ул ягы да бар бит әле аның, — дип тагын уйга калды директор. «ПП-50» сабанын «С-80» нән башка төр трактор тарта алмаганлык ничектер аның хәтереннән чыккан иде. — Юк, туган Әхмиров, булмый,— диде, кискен карарга килеп, һәм стенадагы планга карап дәвам итте. — Менә кайларда безнең «С-80» маркалы тракторлар. Берсе дә сезнең колхозга якын урында түгел. Күрәсең, иң якын торганы да егерме биш километр. Чәчү вакытында аларны күчереп йөртү мөмкин түгел... Булмый, туган, булмый.
— Ничек тә җаен табыйк инде. Дәүләт абзый,—дип үзенекен кабатлады яшь агроном. — Җыелышта кул чабып каршы алдылар минем планымны, Дәүләт абзый. Чын менә, үзең булган булсаң иде ул җыелышта.
Тәмам ябешкәк булып утырган Әхмировны директор кызганып та куйды. Ул ничек кенә булса да, аның бу эшенә ярдәм итәргә тели, ләкин машина көчләренең урнаштырылуы аңа мөмкинлек бирми иде.
— Нишлим инде мин болай булгач?—диде Әхмиров, аптырашта калып.
— Белмим шул.
Икесе дә беркадәр вакыт тынып калдылар.
Әхмиров кинәт йокысыннан уянган кебек булды.
— Дәүләт абзый,—диде, куанып, — сии теге көнне МТС советы утырышында «С-80» маркалы яңа тракторлар кайтачак дип сөйләгән идең. Кайчан кайталар алар?
45
— Шәйтан икәнсең,— диде директор, көлемсерәп, һәм нәрсәнедер хәл иткәндәй булды, — кайтышлый берсе сезнең колхозга туктаса дисеңме?
— Билгеле, шулай димәкче идем. Без бит юл өстендә. Алар барыбер безнең аркылы үтәләр.
— Әмма баш үзеңдә, — диде директор һәм Әхмировның җилкәсеннән какты. — Тәки җае табылды бит, ә. Ярый, шулай итәрбез. Май башларында, бәлки иртәрәк тә булыр, аларның бер-икесе ничек тә кайтып җитәчәк. Тик канау казу өчен өстәмә договор кирәк булачак. Договор төзү белән сабанны алдан алып китеп, тракторлар кайтуга көйләп куярсыз.
— Анысы була, аннан эш калмас,—диде Әхмиров.
Ул чиксез шат һәм аның өчен канау казылган да иде инде.
Мең тапкыр рәхмәт сиңа, Дәүләт абзый, их, белсәң иде, Дәүләт абзый, минем шатлыгымны, гомергә онытмам мин сине!
Яшь агроном, үзе дә сизмәстән, бик каты итеп директорның кулын кысты.
—• Чү, саграк кылан син, минем бармакларымның нинди икәнен онытма, — диде директор, авырту сизеп һәм кулын тартып алып, бераз вакыт селкеп торды. Фронтта яраланганнан с,оң аның уң кулының ике бармагы имгәнеп калган иде.
— Гафу, — диде Әхмиров,— хәтеремнән чыккан, Дәүләт абзый, гафу ит. Ярый, хуш!
Тышка чыгу белән баядаи бирле бармак арасында тоткан папиросын кабызып, рәхәтләнеп суыра-суыра, аты янына, лапаска китте.
Хәмитов аны тәрәзәдән күзәтеп торды. Бу яшь агрономның иҗади көченә, тырышлыгына, инициативалылыгына, тиз генә чигенмәвенә сокланды ул һәм күз алдыннан үзенең агроном булып хезмәт иткән чакларын, яшь вакытларын үткәрде. Лапас астында атының аркалыгын күтәреп маташкан Әхмировка карап-карап торды да, үз-үзенә әйтте:
— Их, күбрәк булса иде шундыйлар.
Кар сәгатьләп кенә түгел, ә минутлап эри иде һәм Әхмиров, ярты юлда чанасын ташлап, авылга атка атланып кайтып керде. МТС та мәсьәләнең уңай якка хәл ителүе аны бик канатландырган иде. Арыган һәм шактый ачыккан булуына карамастан, җирән алашаны сарайга илтеп урнаштыру белән председатель янына, правлепиегә кереп чыгуны тиеш тапты.
— Булды, иптәш Касыймов, — диде, правление урнашкан бинаның бусагасын атлап.
— Димәк, эш пеште? — дип сорады Касыймов, өстәл артыннан кузгалып.
— Пеште, пеште, иптәш Касыймов, без теләгәнчә булды.
Алар бу турыда шактый озак сөйләштеләр. МТС ның болай ярдәмгә килүе Касыймовның да кәефен китерде. Таллы елганы үзләре теләгән якка бора алуларына аның ышанычын ныгытты һәм ул Әхмировны кадерләп озатты:
— Бар, инде, энекәш, кайтып ял ит, арыгансыңдыр, рәхмәт сиңа, — „диде.
Әхмиров правление бинасыннан чыгып, үзе тора торган өйгә таба атлады.
Квартирага кайтып керү белән хуҗа карчык аны үз баласы кебек итеп каршы алды. Оекларын, перчаткаларын әле генә томалаган мич башына кибәргә куйды, бераз юешләнгән телогрейкасын ишек катындагы киштәгә элде. Шуннан соң өстәл тутырып ризык китерде. Өсте алынмаган сөт тә, майга басып салган бодай күмәче дә, урталай киселеп куелган йомырка да — һәммәсе дә бар иде өстәлдә.
Ярты сәгатьтәй соң инде ул йокыга талган иде.
4G
— Арыган икән балакаем, — диде карчык һәм аның өстенә сак кына итеп одеял япты, тәрәзә артына барып, выключательие аска таба басты. Өй эче караңгы һәм тын булып калды.
Ill
Иртәдән бирле чалт аяз торган күк йөзен, көндезге аш вакыты жн- тәр алдыннан, кинәт болыт тартты. Кабарып торган бу ак болыт кисәкләре бик тиз тамырлана башладылар. Шактый көчле жил кузгалды. Көньяктан төньякка таба кәрван-кәрван булып туктаусыз болытлар агылды. Бер самовар чәй эчәрлек вакыт үтмәгәндер, бу болытлар бөтен күк йөзен томалап алдылар. Шунда ук җылы яңгыр ява башлады, һәм гадәттә булмаганча бик иртә, беренче тапкыр кайдадыр, еракта саңгырау гына күк күкрәп алды.
Кардан тәмам арчылып бетү алдында торган жир, шушы жылы яңгырдан соң, пешеп-йомшарып китте. Ул үз куенына беренче орлыкларны кабул итәргә хәзер иде инде.
Кичен председатель, агроном белән берлектә, бригадирларны һәм тракторчыларны правлениегә жыйды. Чәчүгә бәйләнешле барлык мәсьәләләрне алар белән кабат тикшереп чыкты.
Икенче көнне иртәгесен «Октябрь» колхозының басуларында язгы эш башланды. Әле кичә генә сәер бер тынлык эчендә яткан кырлар бүген инде кешеләр, машиналар, атлар белән капланган, кая карама, анда кызу эш бара иде.
Чәчүнең беренче көненнән үк Әхмиров ашаудан язды. Агроном буларак, ул барысын да күрергә, белергә тиеш иде. Шунлыктан, бер басудан икенче басуга йөгерде, орлыкның тигез төшүен һәм аның җиргә дөрес күмелүен күзәтте, чи калмауны тикшерде.
Көндезге аштан соң ул өченче бригада участогында тракторның туктап торганлыгын һәм өстенә майга — бензинга буялып беткән күк комбинезонын кигән тракторчылар бригадиры Хәкимҗановның авылга таба кайтып килгәнен күрде һәм, ашыга-ашыга атлап, аның каршысына чыкты:
— Ни булды? — дип сорады.
— Чәчәргә орлык китермиләр. Төшкә кадәр ярты сәгать тик тордык, менә төштән соң тагын ярты сәгать инде тик торабыз. График үтәлми. Бу, ничек була инде, иптәш Әхмиров? Үзегез киңәшмә саен, җыелыш саен орлыкны чәчү машиналарына эш барышында салу кирәклек турында сөйләдегез. График төзегәндә, без шуны истә тоттык. Ә чәчүнен беренче көненнән үк орлык ташуда тоткарлык килеп чыкты.
Шул арада трактор вагоны урнашкан яктан ниндидер хатын-кыз тавышы ишетелде. Ул, кулын болгый-болгый, бригадир Әнвәр Хәким- җановка кычкыра иде:
— Әнвәәәр, радиога, радиога, директор чакыраа!
— Әйдә әле, син дә бар, иптәш Әхмиров, — диде Хәкимҗанов* бу тавышны ишетү белән һәм алар икәүләп бик тиз вагонга таба йөгерделәр.
Эре кара парчалы, сары күлмәк өстеннән аппак алъяпкыч бәйләгән^ аягына йон оек белән галош кигән, озын гәүдәле, урта яшьле бу хатын тракторчыларга аш-су хәзерләүче Мөкәррәмә иде.
— Кычкырам, кычкырам, һаман ишетмисең, әллә трактор тавышь белән чукракландың инде син, Әнвәр,—диде ул бригадир килеп ЖИ1ү белән, аннары исәнләшү йөзеннән Әхмировка башын иде.
Бригадир вагон баскычыннан күтәрелергә дә өлгермәде, радиостанция репродукторыннан тавыш ишетелә башлады.
47
— Мин сезнең тракторыгызның тик торуына һич кенә дә тыныч карап кала алмыйм, иптәш Хәкимҗанов,— диде МТС ның диспетчерлык бүлмәсеннән сөйләүче Хәмитов. — Җавап көтәм, Хәкимҗанов, синме- бу? —дип өстәде.
— Мин, иптәш директор, — диде каушап калган Хәкимҗанов. — Гаеп бездә түгел, иптәш директор, гаеп — колхозда. Орлык ташып өлгермиләр.
— Ә колхоз председателе, агроном нәрсә карый?
— Агроном үзе монда, иптәш директор, — диде бригадир, үзенең бу бәладән бик тиз котылуына куанып, һәм өстәп куйды, — какраз репродуктор алдында тора ул, иптәш директор.
Хәкимҗанов читкәрәк тайпылды, аның урынына Әхмиров килеп басты.
— Мин сезне тыңлыйм, Дәүләт абзый.
— Син чәчүне шушылай башладыңмыни? Болай булса, бирермен мин сиңа «С-80» не.
Хәмитов аңа авыз ачарга да ирек бирмәде, тетте дә салды һәхМ хәзер ук орлык ташу эшен юлга салуны таләп итте.
— Беренче көн бит, Дәүләт абзый... — дип сүз башлаган иде Әхмиров, репродуктордан кычкырган тавыш ишетелде.
— Ничего подобного! Кара син аны, беренче көн дип акланмакчы була!
— Кояштыр акланмыйм, Дәүләт абзый, хәзер үк юлга салам, менә хәзер үк. Яңадан бер сәгатьтән тикшерерсез, тоткарлык беткән булыр.
— Күрербез,—диде директор. Ул станцияне эшләүдән туктатты булса кирәк, вагон эче кинәт тынып калды.
Әхмиров янып-пешеп, тәмам тиргә батып, вагоннан чыкты һәм шунда ук басу юлы белән авылга таба ашыкты.
Ул орлык ташучы яшүсмерне Зирекле яр күпере төбендә очратты. Арбаның ал күчәре сынганлыктан, малай нишләргә белмичә, аптырап калган һәм атын тугарып маташа иде. •
— Нәрсә җебеп торасың, әллә кайчан авылга кайтып яңа күчәр алып килергә иде.
— Шулай итмәкче идем дә, Әхмиров абый, орлыкны биредә калдырырга уңайсызландым, — диде малай юаш кына тавыш белән.
Әхмиров аның атын туарышты һәм малайны атландырып, авылга чаптырды. Үзе, берәр үтүче килеп чыкмасмы дигән өмет белән, орлык янында калды.
Зирекле яр күпереннән бер километр чамасы ераклыкта җигүле бер ат күренде. «Әһә»! дип куйды Әхмиров, киң генә сулап. «Тракторга су ташучы егет килә булса кирәк, бик яхшы» диде, эченнән генә һәм аны көтеп алды.
Яшүсмер күпергә килеп җитү белән Әхмиров аңа туктарга кушты:
—- Аңда трактор тик тора. Бу орлыкны трактор янына илтәбез дә, яңадан бирегә килеп суыңны алып китәрсең, ә хәзер мичкәне җиргә алып куеп, арбага орлык төйибез, — диде ул аңа.
Орлыкны бер арбадан икенче арбага төяделәр дә, китеп тә бардылар.
Трактор янына килеп җитү белән башта чәчү машинасына орлык салдылар. Калган орлыкны капчыкта килеш, бер-берсеннән мәгълүм ераклыкта, җир өстенә куеп чыктылар. Болай итеп орлыкны чәчү машинасына эш барышында, ягъни тракторны туктатмыйча салуны күздә тоттылар.
Берничә минуттан дөп-дөп итеп трактор да эшли башлады һәм ул кузгалып та китте.
Әхмиров су ташучы малай белән Зирекле яр күперенә яңадан әйләнеп кайтканда, баягы яшүсмер ат өстендә өр-яңа каен күчәр тоткан килеш, үзенең арбасы янына килеп туктаган гына иде. Алар бергәләп
48
алгы күчәрне алыштырдылар. Шуннан соң Әхмиров, Һәр ике малайны үз юлларына озатып, икенче бригада участогына таба китте. Дүрт- биш адым атлагач, артына борылып, орлык ташучы малайга кычкырды:
— Ишетсен колагың, бригадир кушмыйча, атыңны тугарасы булма!
— Ярый, ярый, Әхмиров абый, — диде кечкенә малай һәм атына чыбыркы белән бер тапкыр сыдырып алды.
Орлыкның вакытында китерелмәве аркасында тракторларның буш торуы чәчүнең икенче көнендә дә һәм өченче көнендә дә булмады. Бу җитешсезлек, гомумән яңадан кабатланмады. Һәм машиналар сәгать кебек эшләделәр, кешеләрнең аякларыннан итек төшмәде, алар көндез дә, төнлә дә басудан кайтмадылар.
Чәчү тәмам булу алдында иде инде. Ләкин, Әмир култыгы дигән болынны киптерү көннән-көн соңга кала, канау казырга тиешле тракторының әле һаман кайтканы юк һәм бу хәл Әхмировны бик борчый иде.
Бер көнне ул басудан квартирасына кайтып, ашап алганнан сок, бераз ял итү уе белән үз урынына барып ятты. Йорт хуҗасы — Әхмировны караучы карчык, аны-моны уйламастан, чүмеч кырые белән чы- кыр-чыкыр итеп казан кырырга тотынды. Үзе утынлыкка коры-сары алырга чыккан арада аның кайнатырга салган сөте көеп, казанның төбенә касмак утырган иде. Карчык никадәр генә көч белән кырмасын, Әхмиров бу тавышны ишетмәде. Аның башында гел «С-80» иде. Ул биредән кайчан үтәр, аңа әлеге яңа сабанны тагып көйләү өчен күпме вакыг кирәк булыр? Ул менә шушы турыда уйлый иде.
Әгәр карчыкның чыкыр-чыкыр итеп казан төбе кыруын ишетсә, бу тавыш, һичшиксез, аның тешенә тияр һәм ул карчыкны я бу эшеннәл туктатырга, я үзе тышка чыгып китәргә мәҗбүр булыр иде. Ләкия кешенең шундый вакытлары була ки, кайчакта ул күз алдындагы нәрсәне күрми, колак төбендә чыңлап торган тавышны ишетми. Әхмнроз та шундый хәлдә иде. Нишлисең, ишетми иде ул бу тавышны.
Кинәт, каяндыр, ерактан ят бер тракторның гөрләгәне колакка чалынды. Әхмиров шул секундта ук урыныннан сикереп торып чыгын киткәнен үзе дә сизми калды.
— Нәрсә булды, улым, сиңа? Аягыңа да кимәдең түгелме? —диде карчык, аның артыннан баскыч төбенә чыгып басып.
— Мин хәзер керәм, әби, — диде Әхмиров һәм зур шәһәргә бара торган олы юл өстен күзәтә башлады. Алда, күз күреме кадәр ераклыкта, бер-бер артлы өч трактор килә иде.
— Кайталар,—диде Әхмиров, кемгәдер дәшеп. Ләкин аның янында берәү дә юк иде.
Ашыга-ашыга өйгә керде. Чалбар балакларын эчтә калдырып аягына җылы оек белән каеш баулы солдат ботинкасы киде. Шуннан соц, өстәл янына килеп, кыр сумкасындагы кәгазьләрен актарды. Анда канау турында язылган кайбер цифрларга күз төшерде. Сумканы актарган арада карчыктан бер стакан сөт сорады.
Карчык:
— Әй улым, бер стакан белән иренең дә юешләнмәс, — дип, аца күздәй тутырып бер агач тустыган сөт китереп бирде. Әхмиров аны бер күтәрүдә эчеп бетерде.’ Кирәкле язуларны карап чыккач, башына калын зәңгәр сукнодан тегелгән кепка, өстенэ чәчү вакыты өчен сатып алган махсус телогрейкасын киеп, урамга чыкты һәм тракторлар килеп керәчәк таш юлга таба юнәлде.
Тигез юл өстендә «С-80» маркалы тракторлар күренә һәм аларныц гел бер төрле генә тигез тавыш белән гөрләүләре ишетелә. Менә алар якынайганнан-якынайдылар һәм биш-уи минуттан Әхмиров басып торган урынга, авыл башына килеп тә керделәр.
49
’Алдагы тракторчы — өстенә кыска күн пиджак, башына каты козыреклы яшел фуражка кигән, ябык йөзле, аз гына кысыграк күзле Шәм- сетдинов Әхмировка таныш егет иде. Шәмсетдинов, үзеннән артта килүчеләргә әкренләргә ымлап, моторын сүндерде. Бик тиз арада аның артыннан килүче тракторлар да туктадылар.
— Кайттыгызмы?—диде Әхмиров, Шәмсетдиновка кулын сузып, бер үк вакытта башын иеп, арттагы тракторчылар белән исәнләшеп алды.
— Кайттык, — диде Шәмсетдинов, — мин монда үзем калырмын инде, болар кайта торсыннар.
Ул биредә канау казылачакны директорның әйтүе буенча белә иде.
— Шулай итү яхшы булыр, квартирага үземә төшәрсең, — дип җавап бирде Әхмиров, аның калуына ризалык белдереп.
Шәмсетдинов арттагы ике тракторчыны чакырып алып, үзенең биредә канау казырга калганлыгын аңлатты һәм аларга кайта торырга кушты.
Тракторлар яңадан кузгалдылар һәм авыл уртасына җиткәч, аларның берсе Әхмировның квартирасы турында туктап калды. Тегеләре исә, үзләренең чуен гәүдәләре белән таш юлны сыта-сыта, МТСка таба чыгып киттеләр.
Урам башында бер төркем кеше басып тора иде. Алар күксел төскә буялган бу өр-яңа тракторларны күзләре белән озатып калдылар һәм үзара:
— Болары тагын да көчлерәк инде, — диделәр.
Әхмиров тракторчы Шәмсетдиновны квартирага алып керүгә карчыкка аш салырга кушты.
Түргә, нәкъ урта бер җиргә зур гына өстәл, аңа якын гына итеп стена буена бер кушетка, кушеткага терәп биек кенә китап шкафы куелган, стеналарына һәртөрле плакатлар, рәсемнәр эленгән бу өйнең эчке күренеше ничектер учреждениене хәтерләтә, ә өстәл өстендәге яшел тартмалы телефон аппараты белән уңъяк тәрәзә башындагы репродуктор моны тагын да көчәйтә иде. Шәмсетдинов алай итте-болай итте, ләкин үзенә ял итү өчен биредә бер дә уңайлык тапмады. Өстен-башын чи-шенмәгән килеш бераз вакыт басып торды да:
— Мин үзебез керә торган, ферма янындагы теге шадра апаларга барып куныйм әле, — дип кузгала башлады.
— Юк, биредә кунасың. Безнең бит әле' эш турында сөйләшәсебез дә бар, — диде Әхмиров, бәхәскә урын калдырмыйча.—Син монда ятып торыр урын юк дип уйлама, без менә бирегә икебез дә сыябыз, — дип ишек катындагы чаршау белән әйләндереп алынган киң агач кроватьны күрсәтте— Әйдә, чишен, менә минем әби белән таныш.
Ул аны аш-су хәзерли торган кечкенә бүлмәгә алып кереп, карчык белән таныштырды.
Баскыч төбенә, өйнен почмак бүрәнәсенә шактый искергән яшел буяулы умывальник эленгән иде. Карчык аңа җылы су салды. Шәмсетдинов юынырга чыкты. Ул юынган арада Әхмиров телефон трубкасын алып правлениегә, анда кеше булмагач, председательнең квартирасына шалтыратты. Аңа «С-80»нең кайтып җиткәнлеген әйтте һәм тракторчы белән кичен эшләп утырасы булганлыктан, бүген үзен төнге эштән азат итүне, бер үк вакытта иртәгә ярдәмгә ике кеше бирүне сорады.
Председатель Касыймов аңа үзенчә эш итәргә кушты. Канау казуга бәйләнешле барлык мәсьәләне хәл итүдә аңа тулы ирек куйды.
Аштан соң Әхмиров тракторчы белән күп кенә нәрсәләр турында сөйләште һәм аны канау казылачак урынга алып барып килде.
Икенче көнне иртәгесен лапас астында, бөтен дөньяны яңгыратып, тавык кытаклаганы ишетелде. Бу, гадәттә үзенең оясына йомырка салып чыгуын шулай бик зур шау-шу белән хәбәр итә торган чуар тавык
< X. ә.*№ 11.
50
иде. Ул кытаклавыннан тиз генә туктамады, әнә, кереп карагыз минем оямны, дигәндәй, ярсый-ярсый кытаклады. Кыт-кыт-кыт-кытак! дигән тавыш байтак вакыт бөтен тирә-якны яңгыратып торды. Карчык анын шулай бер йомырка салган өчен бер сәгать буе каравыл кычкырып кытаклавына күнеккән иде инде. Шулай да ул, өйдәгеләрнең тынычлыкларын саклау өчен булса кирәк, чите кителгән иске аш табагына җим салып, аны баскыч төбенә чыгарып утыртты:
— Мә, кил, аша, ти-ти-ти!
Чуар тавык, кытаклый-кытаклый вәкарь белән генә атлап, җим салынган табак янына килде. Аның баскыч төбендә генә кытаклавына Әхми- ров уянып китге. Ул ашап та тормады, өстенә-башына киенде һәм карчыкка тракторчыны уятып ашатырга кушты да, Таллы елгага таба юнәлде.
Анда аны кулларына балта-пычкы тоткан ике колхозчы көтә иде. Боларның берсе — озын какча гәүдәле, саргылт сакаллысы — ат караучы Әхмәди, икенчесе — куе зәңгәр төстәге күлмәк кигән, җиңнәрен сызганган, уртача гәүдәле, сирәк кенә шадра йөзлесе — комсомол оешмасы секретаре Гайфи иде.
— Әхмиров иптәш тә килеп җитте, — диде ул, яшь агроном якынлашу белән.
— Сез иртәләгәнсез икән, без кичтән озаграк сөйләшеп утырган идек, — диде Әхмиров, үзенең соңаруына уңайсызланып.
Таллы елганың юлын бору өчен казылачак канау берничә хуҗалыкның ишек алды аркылы үтәргә тиеш иде. Бу хуҗалыклар белән моннан берничә көн элек үк сөйләшеп куелганлыктан, эшне туп-туры пычкы белән читән кисүдән башларга булдылар. Әхмәди агай үзенең бу эштә тапкырлыгын күрсәтте: ул читәнне кисү уңай булсын өчен, аның һәрбер ниргәсен каты юкә белән кысып бәйләде. Шуннан соң пычкының бер башыннан үзе, икенче башыннан Гайфи тотып, читәнне кисеп төштеләр һәм шул урыннан рәттән ун-унбиш казыкның төбен какшаттылар. Аннары инде өчәүләп бер тотрык озынлыктагы бу читәнне урыныннан жзй гына каерып алып, уң якка борып куйдылар. Бу, үзенә бертөрле капка- сыман булып калды. Әхмәди агай бер дә исе китмәгән кыяфәт белән:
— Канау казылып бетү белән яңадан үз урынына утыртабыз аны. Киселгән урыннан яшь тал чыбыгы белән үреп куярбыз, Габделгани абзагыз читәннең кайдан киселгәнен үзе дә таба алмас, — диде. Анын Габделгани дигәне — әлеге читәннең хуҗасы — Ватан сугышы инвалиды — район үзәгенә чираттагы комиссиягә киткән иде.
Иртәнге салкын белән авыл башыннан көтүче тавышы яңгырады:
— Чыгарыгыз!
Шунда ук капка саен көтүгә терлек куа башладылар. Озак та үтмәде, бөтен урам терлек-туар белән капланды һәм тузан күтәрелде. Әле яна гына туплана башлаган көтүне икегә аерып, «ПП-50» сабанын таккан «С-80» тракторының болай таба хәрәкәт иткәне күренде.
Таллы елга агып китәчәк яңа юлның буеннан буена, күз күреме кадәр ара саен берничә урынга озын-озын маяклар кадалган иде. Менә трактор килеп тә җитте һәм Шәмсетдинов үзен көтеп торучылар белән исәнләште дә, Әхмировка сабанны җиргә каптырырга, ягъни аны ЭШЛЙ торган хәлгә куярга кушты.
Бик сәер булды: күз ачып йомарлык арада «С-80>. бу көчле сабанны сөйрәп, әлеге читәне аерылып куелган урыннан Ыкка таба төшеп тә китте.
Кызгылт-сары төстәге зирек тамырларын, зур-зур таш кисәкләрен, юан-юан агач төпләрен актарып үткән бу көчле машина артыннан бер метрга якын тирәнлектә канау казылып калды.
Ыкка җитеп, икенче кат әйләнеп менгәндә, кояш инде агач биеклеге күтәрелгән һәм канау башын бер төркем колхозчылар камап алган нде.
51
Алар арасында председатель Касыймов та бар иде. Ул тракторчы Шәм- сетдиновның да һәм Әхмировның да кулларын кысты:
— Егет кеше икәнсез, тәки илтеп чыгарасыз,—диде. — Синең армияң хазерме тирәнәйтергә? — диде, комсомол секретарена карап.
Гайфи председательнең бу соравына хәрби хезмәткәрләрчә кисеп җавап бирде:
— Бүген кич, чәчүдән кайткач, унсигез көрәк шушында булачак, — диде ул күтәренке тавыш белән.
— Ә безне кая куясың? — диде шунда басып торучы хатын-кызлардан берсе.
— Әгәр киләсез икән, ике куллап каршы алабыз, — дип көлемсерәп җавап кайтарды аңа Гайфи.
Шәмсетдинов үзенең эше беткәч, «ПП-50» сабанын тагып китеп барды. Касыймов та һәм Әхмиров та аңа чын күңелләреннән рәхмәт әйтеп калдылар.
— Мең кешелек эшне ике-өч сәгать эчендә бер үзең эшләдең, авызыңнан бал-май өзелмәсен, — диделәр.
«Октябрь» колхозының нәкъ уртасыннан Ыкка таба кап-кара тасма булып сузылган канау буен ул көнне бала-чага басты. Кичен ул эштән кайткан колхозчылар, яшьләр белән тулды. Кулларына тимер көрәкләр тоткан яшьләр үзара ярыша-ярыша аның төбен тирәнәйттеләр, ярларын тигезләделәр.
Ике кич шулай тырышып эшләгәннән соң канау әзер булды. Өченче көнне кичен Таллы елганың элекке юлын яхшылап будылар һәм, канау башына имән баганалар утыртып, калын такталардан арык ясадылар.
Эш тәмам булганнан соң, Касыймов белән Әхмиров бергәләп буаны кабат карап чыктылар.
Болай да бик акрын аккан Таллы елга сәер бер тынлык белән төнне үткәрде. Көзге кебек ялтырап яткан бу елганың ул төнне кай якка агуын белүе дә кыен иде. Ләкин иртә белән ул бу тынычлыкны югалтты — кайдандыр буаны бәреп чыгарга юл эзли башлады, аны астан тишеп чыгарга чамалап карады, булмады — буаның төбе бик күп баганалар белән ныгытылган иде. Көчсез дулкыннары белән өскә омтылды, бул-мады— каты ташларга бәрелеп кире урынына кайтты. Артка чигенеп үзенә юл эзләде, булмады — агымга каршы бару мөмкин түгел иде. Буа алдына соңгы көчен туплап аны кысарга тотынды, бусында да булмады — текә стена" мондый кысу белән генә кузгалырлык түгел иде. Кеше көче белән* күтәрелгән буаның каршылыгы аңа караганда чагыштырмаслык дәрәҗәдә куәтле булып чыкты. Ниһаять, ул, үзенең юлы шушында икәнлекне кинәт сизеп алган кебек, канау башындагы арык алдында бөтерелә башлады. Кечкенә-кечкенә дулкыннары белән чупылг- чупылт итеп арык такталарына бәреп торды.
Зәңгәр күк йөзендә акчарлак кадәр генә ак болыт кисәкләре йөзә, алар үзләренең беленер-беленмәс шәүләләре белән тын гына яткан Таллы елга төбендә әкрен генә тирбәләләр, һава шулкадәр тын ки, хәтта бер генә яфрак та селкенми, көн әле башланган гына булуга карамастан, кояш кыздырганнан кыздыра бара иде.
Кичә кич колхоз председателе радиоузел аркылы чыгыш ясап, бүген иртәнге сәгать белән Таллы елганы яңа юлдан җибәрүне — арык ачы- лачакны хәбәр иткән иде.
Таллы елганың яңа юлдан ага башлавын күрү өчен арык янына колхозчылар җыелдылар. Менә аның бер ягына Касыймов, икенче ягына Әхмиров килеп басты, һәм алар бер-бер артлы кыска гына речь сөйләп, арыкны ачып җибәрделәр.
Таллы елга, үзенең каршы тора алмаячагына инде бик нык ышанган кебек, кинәт канауга керде һәм аның беренче тамчылары, гүяки тере
көмеш бөртекләредәй, канауның төбендә йөгерештеләр. Таллы елга канау буйлап агып китте. Аның агымына ияреп халык йөгерде.
Ярты сәгать чамасы вакыт үтүгә Таллы елга, күптән кавышырга теләгәнсыман ашкынып, Ыкка килеп җитте һәм бөтенләйгә аның, иркенә бирелде.
Моны күреп торган колхозчылар хәйран калдылар:
— Ничә еллар буе шушының җаен тапмаганбыз, баксаң, юк кына нәрсәдән торган икән, — диделәр.
Шул көннән башлап Таллы елга «Октябрь» колхозының тормышына зур үзгәрешләр кертте: ул җиләк-җнмеш бакчаларына, яшелчә түтәлләренә, агач төпләренә дым бирә торган булды.
Таллы елга төнлә дә, көндез дә гел бертөрле генә тавыш белән акты да акты, көннәр үткән саен, Әмир култыгы сурыкканнан-сурка барды һәм анда терлек яратып ашый торган яфраклы болын үләне күтәрелде.
...Таллы елганы яңа юлдан җибәргәнгә ике атна үткән иде. Бер көнне атларга төнләлеккә яшел печән чабып алып кайту өчен болынга киткән ат караучы Әхмәди агай үзенә бертөрле якты чырай белән кайтты һәм урамда Әхмиров очрау белән, атын туктатып, аңа әйтте:
Әмир култыгының болыны алгы тәгәрмәчләрне күмә. Күрсәң иде андагы үләннең куелыгын, каерып ала алмассың, ул хәзер чалгы сорый,— диде. — Гомерең озын булсын, тугай, син башламаган булсаң, безнең башыбызга да килми иде бу эш. һәрберсе унбишәр арбалык кимендә егерме эскерт салабыз анда, — диде.
— Ә бит син үзең башладың, Әхмәди абзый, бу эшне,—диде яшь агроном, аның җыелышта сөйләгәнен исенә төшереп. — Мин булдыра алган кадәр ярдәм итәргә генә тырыштым.
— Шулаен шулай инде, тик бер дә юктан гына әрәм булып яткан икән безнең бу болын, — дип Әхмәди агай беркадәр башын селкеп торды. Аннары дилбегәсен тартты. Ат кузгалды.
Дугадан итеп ямь-яшел печән төялгән арба артыннан Әхмиров байтак вакытлар карап торды. Никадәр шат иде ул бу минутларда!