„БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯЛӘР"
Ике яшүсмер малай — Хаҗинур белән Харис бәхәсләшә. Алар атта узышканнар. Бу яшүсмерләрнең сүз көрәштерүләрен укыганда, үзең дә сизмичә алар артыннан бәхәскә иярәсең.
« — И-и, Хаҗинур!.. диде беренче булып килгән малай. — Тагы калдың бит! Юкка гына син минем белән узышасың...
— О-о... «Карлыгач» белән, билгеле...
— Эш «Карлыгач»та түгел.
— Әллә синдәме? — дип куйды көрән атка атланган Хаҗинур.
— Ә кемдә соң?..
— Әйдә алайса узыштан йөгереп карыйк.
— Узыштан?! Юк, алай узышмыйм. Аягым авырта...
— О-о... Курыкты.
һәрвакытта да диярлек өстенлекне үз ягында калдырырга яратучан Хариска җитә калды.
— Кем курыкты?.. Минме?.. Әйт әле, минме? Беләсең икән!.. Курыкты... Куркырга мин бит син түгел...»
Кыска, ләкин шактый үткен төзелгән бу диалог Мәхмүт Хәсәнов- ның «Беренче хикәяләр» исемле китабыннан алынды. Бу диалог яшь язучының балалар дөньясына үтеп керергә тырышуын күрсәтә.
«Беренче хикәяләр» китабына кергән «Герой» исемле әлеге хикәядә сүз батырлык турында бара. Хаҗинур, Харис һәм бер төркем яшүсмер малайлар гражданнар сугышы батыры «Чапай Зиннәт» белән болында ат саклыйлар. «Чапай Зиннәт» балаларга халык герое Чапаев турында бик күп истәлекләр, үзенә Чапаевның нәрсә өчен «молодец» дип әйткәнлеге турында сөйли. Нәтиҗәдә балалар арасында Чапаев кебек батыр булырга теләүчеләр күбәя. Бу теләк кайберләрендә, мәсәлән, Хариста, бик тиз тышка бәреп чыга, ә икенчеләреидә, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатлар астында яшеренеп ята.
1 М. X ә с ә н о в. «Беренче хикәяләр». Редакторы К. Кутдусова. Татгосиздат, 1952 ел, 48 бит.
Батыр булу өчен әле теләк кенә җитми, аңа кыюлык һәм тәвәккәллек кирәк. М. Хәсәиов «Герой» хикәясендә шушы мәсьәләне художестволы итеп чишәргә тырышкан. Хариста батыр булырга теләк бар,. Ләкин ул һаман да теләк булудан, өй түбәсеннән сикереп аяк имгәтүдән ары узмый. Шуңа күрә ул, «Карлыгач» суга бата башлагач, югалып кала, яр буйлап, — ат бата! — дип кычкырып йөри. Хикәядәге икенче бер тыйнак малай Хаҗинур исә зур тәвәккәллек күрсәтә, нәрсә эшләргә белми аптырап торган Харис кулыннан пәкене тартып алып, дулкыннар арасына сикерә һәм, бата башлаган атның тышавын кисеп, аны үлемнән коткарып кала. Хаҗинурның кирәк вакытта тәвәккәллек күрсәтүе, «Карлыгач»- ны үлемнән коткаруы, бу «мактанчык» Хариска сабак һәм бик яхшы үрнәк була. Батыр яуда, эшчән эштә беленер дигәннәр, менә бу хикәянең идея эчтәлеге. Хикәянең тәрбияви әһәмияте бар. М. Хәсәнов үз алдына куйган бурычны бу хикәясендә уңышлы гына башкарып чыккан.
«һәрвакыт хәзер» һәм «Дулкыннар арасында» исемле хикәяләр дә батырлык темасына багышланганнар. «һәрвакыт хәзер!» хикәясендә ике баланың пионерга алыну алдыннан булган хисләре матур гына бирелгән.
Күп миллионлы пионерлар семьясына кабул ителүне Зәки дулкынланып көтә: тормышында зур истәлекләр калдыручы бу көнне бөтен нәрсә аңа куанып карый, аның шатлыгын уртаклаша кебек. Бүген хәтта урман чикләвекләре дә «мине ал, мине ал! дигәндәй ялтырап, әллә каян күренеп яталар иде».
Күп итеп имән чикләвеге җыйгач, ике дус кайтырга чыгалар. Тик үзәнлекне урталай кисеп үткән трубага җиткәч, кинәт коточкыч нәрсә күргән кебек катып калалар. Алар, очраган бер нәрсәне каралтып, нефть агып ятуын күрәләр. Шул вакыг тиз генә Зәки трубаның тишек уры-нын башта капчыгы, соңыннан пид
125
жагы белән урап нефтьне агуыннан туктата, ә Нури аварияне хәбәр итү өчен промыселга йөгерә. Без монда бары тик балалар өчен генә хас булган сүз көрәштерүләргә, Зәкинең «агачларның шәрә ботаклары аша күренеп торган тулы айга карап, — «Бүреләр генә чыкмаса ярар иде», дип, «ә поши кешегә тияме икән?»—-дип балаларча мөләем уй йөртүләренә һәм бер-бер артлы тезелеп киткән сорауларына тукталып тормыйбыз. Чөнки алар берсе дә безнең ярдәмгә мохтаж, түгел, укучыны ышандырырлык һәм матур итеп бирелгәннәр.
Озак та үтми, ярдәм килеп тә җитә. Фидакарь хезмәтләре өчен Зәки һәм Нури почёт грамоталары белән бүләкләнәләр. Шушы рәвешчә, хикәя үзенең мавыктыргыч җебе белән укучыны һаман үз эченә тарта бара. Хикәянең мавыктыргыч булуы бер промыселга ярдәм итү белән генә чикләнми: анда укучыны кызыксындыра торган икенче сюжет линиясе — Зәкинең шул көнне пионерга алынырга тиеш булуы, укучыда тагын да зур кызыксыну уята.
Промысел директоры Зәкинең сборга барасын белә һәм аны машина белән мәктәпкә китереп куя. Директорның аңлатуларыннан соң, шул кичне Зәкине пионерга алалар, Зәкинең муенына алга, көрәшләргә рухландырган кызыл галстук тагыла.
Хәзерге империалистик Америкадагы балаларның аяныч тормышын күрсәтүдә «Кечкенә Джон» хикәясе бик характерлы. Автор Америка балаларының караклык, ерткычлыкка килү юлларын күрсәтә. Американың җитәкче даирәләре кешенең намусын үтерү, кеше үтерүчеләр хәзерләү өчен балаларны бандитлык рухында тәрбиялиләр. Хикәя шул тормыштан бер күренеш бирә. Джон, иптәше Томның бер хатынның кулыннан кул сумкасын тартып алганын белгәч, «Ник алай эшләдең? Курыкмадыңмы?» — дигән сорау куя. «Киноларда да шулай урлашалар бит» — дип җавап бирә Том. Бу —хәзерге Американың чын йөзен күрсәтә.
Эштән куылганнан соң Джон, «төрле уйлар белән газаплана торгач, ниндидер көч аны яткан җиреннән күтәрде. «Болай ятып ачтан үләргә дә мөмкин бит...—дип уйлады ул. — Нишләргә соң?.. Бәлки әни янына кайтыргадыр? Юк! Юк!.. Алар үзләре дә ачлы-туклы гына торалар. Барыбер... Кайтам! Ә билет?.. Барыбер...» — Әйе, «барыбер» юлына аяк баса Джон. Шул «барыбер» белән Джон белмичә үз әнисен поезддан егып төшереп калдыра... Ачлык аны беренче мәртәбә җинаять юлына өстери.
«Корея малае» һәм «Кечкенә Джон» хикәяләрендәге вакыйгаларны автор үз күзе белән күрмәсә дә, хикәяләр укучыны кызыксындырырлык һәм аңлаешлы.
Әдәби әсәрдәге һәр вакыйга, һәрбер деталь тормыш үзе таләп иткән өчен туарга тиеш. Ләкин «Беренче хикәяләр»дә болар тулысынча сакланмыйлар әле. Бигрәк тә кайбер хикәяләрдә кешеләрнең бер яклы гына итеп бирелеше күңелне борчый. Хикәяләрнең күбесендә герой-ларның тышкы портретлары, төсләре, битләре, кыйланышлары һәм хәрәкәтләре күрсәтелми. Җыентыктагы барлык хикәяләрдә дип әйтерлек авторның образларны сурәтләүгә җиңел каравы, күбесенчә үзе сөйләргә тырышуы һәр адым саен сизелә.
Хикәянең сюжеты чынбарлыктан алынган, яисә чынбарлыкта шулай булырга мөмкин булган вакытта гына ул укучыны кызыксындыра һәм ышандыра ала. Ләкин «Корея малае» хикәясендә минаның генерал килгәч кенә шартлавын, минаны көлгә күмәр өчен генә Чан-Хайның сакчыны йоклатуын берничек тә чынбарлыкка туры килә дип һәм укучыны ышандырырлык дип әйтәсе килми.
М. Хәсәнов шулай ук аерым детальләр кулланганда да бик нык уйлап эш итәргә тиеш. Автор үзенең хикәяләрендә матур-матур бизәкләрне бик юмарт куллана, чагыштыру, эпитетларны бер .дә кызган-мый, ләкин шушы төсләрне чынлап тикшерә башласаң, аларның кирәкле урынга төшмәвен, яки чама хи-
сен сакламыйча бирелүләрен күрү кыен түгел. ЛА. Хәсәнов «Герой» хикәясендә атныц берничә мәртәбә дулкыннар эченә күмелеп чыгуын бик тәфсилләп яза, болай гына караганда атныц дулкыннарга кү-мелүе әйбәт тасвирланган, ләкин безне бернәрсә шиккә төшерә, колагына су керсә, ат үлә. Ә «Герой» хикәясендә ат берничә мәртәбә дулкыннар эченә чумып чыкса да, ниндидер могҗиза белән исән кала.
Хикәяләрнең теле җиңел, шома, ләкин тасвир куе һәм көчле түгел. Телнең җанландыру көчен яшь язучы әле сизеп бетерә алмаган һәм алардан файдалана белмәгән. Шуңа күрә үзендәге матур фикерләрне күп очракта таушалган эпитетлар ярдәмендә генә бирә. Мәсәлән: күлне ялтырап яткан көзге белән кемнәр генә чагыштырмаган. Айның көянтә буе күтәрелүен әйтү дә яңалык түгел.
М. Хәсәнев үзенең хикәяләрен югары художестволы итеп эшләү турында бик нык уйланырга тиеш. «Беренче хикәяләр» шундый нәтиҗә чыгарырга куша.
X. ХӘЙРУЛЛИН.