Логотип Казан Утлары
Роман

АК КАЕН


ИКЕНЧЕ КИТАП Беренче бүлек,
I
Кыш көтмәгәндә генә бик нык урнашты. Төнлә кар төште, ә так белән Ржев кырлары өстендә бүре бураны уйный башлады. Буран биредәге вак урманнарны, йомры түбәле калкулыкларны һәм шулар арасында борын-борыннан яшәп килгән кечкенә авылларны коры, ярмалы кар белән бөтенләйгә күмеп ташлады. Барлык юллар һәм сукмаклар күмелде, әйтерсең, ул кешеләрнең бу кар баскан җир өстеннән үзләренә ниндидер яңа юллар салуын тели иде- Бөтен әйләнәдә — урманнарда һәм кырларда күкрәкне тыгызлап торган моңсу кышкы тынлык, гүя, мәңгегә урнашты. Вакытсыз килгән кыш, әйтерсең, жир өстенең җанлы тормышын ак кар астында күмеп калдырды.
Ләкин бу беренче карауда гына шулай тоела иде.
Менә салкын кыш үзен аеруча иркен сизгән кыр уртасында бәсләнгән бер гөлҗимеш куагы ялгыз гына утыра. Әгәр аның иелеп төшкән ботаклары астындагы карны чит-читкә сыпырып ташласаң, синең күз алдыңда могҗиза ачыла: монда, мөеш эчендәге кебек, төрле үләннәр үсеп кенә түгел, чәчәк тә атып утыралар. Менә йонлач сабакларын энҗедәй кар бөртекләре сырып алган көтүче сумкасы вак кына нәфис ак чәчәкләре белән яшәреп утыра. Аның янәшәсендә — тәбәнәк кенә таза чыпчык борчагы; алтындай сары һәм тере чәчәкләре аның бөтен бәйләме белән бер төшкә тупланганнар. Мөешнең түрендә кыш буена чәчәк атудан туктамаган сулмас батыр аксыргакның -хрусталь тәлинкәчекләре елтырашып торалар.
Кинәт кыш басып киткән бу үләннәр кодрәтле язның килеп, азат итүен, ниһаять, аларга кояш һәм җылылык бирүен сабырлык белән көтәләр, һәм яз килгәч, алар тормыш законы кушканны эшләрләр,— орлык чыгарып, аны бөтен җиргә чәчәрләр.
Буранның бер ачуланып, бер сыкранып улавы Анфиса Марковнаны кире тормышка кайтаргандай итте. Фашистларның дар агачында Осип Михайлович һәлак булганнан соң, ул ике атна буена авыр, газаплы уйларга йотылып йөрде. Ул сәламәт түгел иде, әмма шулай да урынга ятмады, — Анфиса Марковна үлгәндә дә аяк өсте үлә торган кешеләр токымыннан иде. Ләкин йөрсә дә, эш белән шөгыльләнсә дә, кызлары белән сөйләшсә дә, боларның барысын да, күңелендә яткан уйлардан тыш, бары озак еллар дәвамында эшчәнлеккә өйрәнгән гадәте буенча
7
гына үти иде. һәм менә Анфиса Марковна кинәт кенә иңбашларын селкетеп алды, газаплы уйларны үзеннән селтәп ташлады, — һәм берьюлы диярлек әүвәлге хәленә кайтты: сүздә батыр, эштә каты куллы ул, хатын буларак тыйнак — ныклыгы белән матур иде ул, ә күз карашы аның гомер-гомергә нәкъ яшьләрнеке кебек иде.
Шушы хәлдән соң Марийка белән Фая өчен аларның өй эчләре яктырып киткән кебек булды. Ике кыз туган бу көнне үзләренә күрше хатыннарның һәм дус кызларның, нәкъ электәге шикелле, кереп утыруларын бик теләделәр, ләкин буран Ольховка кешеләренә өйләреннән чыгып йөрергә ирек бирми иде. Кар сырышкан тәрәзәдән буран уйнаган урамга карап, Марийка белән Фаяның ачулары килә иде.
— Менә котырына, туктар чамасы да юк!
— Упкыннан атылып чыккандай тузгый бит!
— Әйдә, тузгысын, — диде моңа каршы ана, тыныч кына. — Буранның болай котыруы яхшы да әле. «Бөтен юлларны кар басып китте...» Җырда да шулай диелә түгелме соң?
Анфиса Марковна өстәл янына утырды да арык бармаклары белән эскәтерне сыйпап куйды; югары күтәргән кара күзләре аның дәртләнә төшеп ялтырадылар, җиңелчә агарган йөзендә эчке бер киеренкелек чагылды, һәм кызлар аналарының ниндидер бик кадерле, бик әһәмиятле нәрсә әйтәсе килүдән тыелырга тырышуын сизеп алдылар.
— Әнкәй, сөйлә!—диде Марийка, борчылып.
—- Бүген мин сезнең әткәгезне хәтерләдем, — диде ана, очкынланып ялтыраган күзләрен түбән төшереп. — Нинди давылдай тынгысыз кеше иде ул! Нәкъ менә шушындый буранда, җитмәсә, төнлә белән һәлактә булды ул. Советтан кайтып килешли аны кулаклар менә якындагы тыкрыкта саклап торганнар... Күршеләр әткәгезне өйгә алып керделәр, менә шунда сәкегә салдылар, ә ул сулый иде әле...
— Без хәтерлибез, — диде Марийка ярым тавыш белән генә.
— Хәтерләргә тиешсез... — диде Анфиса Марковна һәм кинәт, яраткан көен, кыз чагындагы шикелле, иң югары тавыш белән җырлап җибәрергә җыенгандай, башын селкеп куйды. — Менә ул күзләрен ачты да миңа төбәлеп карады: «Күрәсеңме, Фиса, үтермәкче булдылар,— диде ул.— Ахмак бәндәләр! Безне җиргә тыкмакчы булалар! Ә без җирдә орлык кебек...»
Ольховкада колхоз туган елны кулаклар тарафыннан үтерелгән әтиләренең бу гади акыллы сүзләре менә хәзер, ун елдан соң, /Марийка белән Фая өчен яңа бер ачыш булып, васыять булып гаҗәеп бер көч белән яңгырады. Алар күз яшьләрен тыяр өчен тизрәк башларын түбән иделәр, ә ана иңбашларын турайтып урыныннан торды һәм җитди- тантаналы итеп кабатлады:
— Орлык кебек!
... Буран башлангач, гитлерчылар авыл буйлап иснәнеп чабып йөрүдән туктадылар. Хәер, чабып йөрүнең хәзер кирәге дә юк иде инде: ике атна эчендә алар авылны тәмам талап өлгерделәр: ольховчы- ларның яшерергә өлгермәгән барлык икмәкләрен кырып-себереп алдылар, ишек алларыннан бик күп терлекләрне куып алып киттеләр, хәтта тавык, казларның да барысын да кырып бетерделәр. Хәзер ольховчы- лар элеккедән дә яманрак кайгыга төштеләр. Ничек торырга? Бик күпләр икмәксез, итсез, бәрәңгесез калдылар, ә алда озын кыш бар әле. Хәсрәтләнергә дә һәм уйланырга да сәбәп җитәрлек иде. Бигрәк тә озын төннәрне авыр уйларга бирелеп үткәрүе шомлы иде: беркайда бер үт әсәре юк, этләрне асып, әтәчләрне кырып бетерделәр, — иик бер җанлы тавыш булсын, бары буран гына я ачуланып, я сыкранып улый...
8 иче ноябрьның көн урталарында буран көртләр арасына яткандай тынды. Анфиса Марковна яктырып киткән тәрәзәләргә карап алды да, тизрәк киенеп, кар баскан болдырга чыкты. Озак авырудан соң
8
беренче тапкыр дөньяны күргән кешедәй, ул үзенең ишек алдына һәя авыл өстенә кызыксынып карап торды.
Буран ни эшләп ташлаган!
Ишек алдын шундый күмеп киткән, туп-туры койма аша атлап йөрерлек булган. Сарай урынында биек ак тау тора; багана башлары гаять олы гөмбә бүрекләре төсле булып күренә. Бакчада, буран карны дулкын-дулкын итеп салган җирдә, текә көртләр аллы-артлы тезелешеп ятканнар; алар арасыннан кайбер төштә карлыган куагының башлары чыгып тора. Тыкрыктагы каеннар хәлсез ботакларын көртнең зәңгәрсу сыртына тигәнче салындырып, тын гына торалар. Авыл өстен әле ты-нычланып өлгәрмәгән салынкы, караңгы чырайлы күк каплап алган
Ишек алды түрендәге яшь миләш агачында Анфиса Марковна беренче тапкыр төньякның кадерле, сөйкемле кунакларын күреп алды. Кызыл бүрекле соры тургайлар көтүе суыктан каткан ботаклар буйлап арлы-бирле йөгеренә-йөгеренә, берәм-сәрәм генә калган туң миләшләрне комсызланып чүплиләр һәм үзара шаулап чыр-чу киләләр:
— Чи-ч-и-чи! Чут-чут!
— Чи-чи-чи! Чут-чут!
Анфиса Марковна үзе артыннан болдырга чыгып баскан кызларына борылып карамыйча гына яшь, көр тавыш белән:
— Менә сезгә кыш!—диде.
Аның тавышына тургайлар көтүе берьюлы миләштән күтәрелделәр дә, һавада тибрәнә биреп, авыл читенә очып киттеләр.
— Ә карны күпме өйгән!
Анфиса Марковнаның кинәт салкында бераз эшлисе килеп китте: һәрбер эштән, хатта бик арыта торганнан да, ул үзе өчен һәркайчан әйтеп бетергесез шифа таба иде. Эштән башка таза-матур кеше тормышы булырга мөмкинме соң!
— Ягез әле, кызларым, көрәкләр китерегез!
Кызлары каршы төшкән булдылар:
— Әнкәй, син өйгә генә керер идең!
— Әллә үзебез генә булдыра алмабызмы?
Ләкин ана үз сүзендә торды:
— Кушканны эшләгез!
Буран болдырдан кечкенә капкага илтә торган сукмакны басып киткән иде. Кар калын иде, һәм Анфиса Марковна, һәр эштәге төсле, бу юлы да зур дәрт белән эшкә тотынды. Ул киң агач көрәк белән карны ирләрчә көчле селтәнеп, сукмактан ике якка ташлый башлады. Кызлары бер-бер артлы торып, капкадан әниләренә каршы төштеләр-
Кыска арада Анфиса Марковна эшкә бирелеп кызып китте, ике бит уртасы аның, кызларныкы төсле, алсуланып чыкты. Аның артыннан һаман күзәтеп торган кызлар, ниһаять, әниләренең авыр кайгыдан тәмам арынуына чынлап ышандылар.
Эшне бетереп, Анфиса Марковна себерке белән болдырны себерә башлауга кечкенә капкадан изүен каптырмыйча гына тире тун кигән, башына соры шәл бәйләгән тулы күкрәкле Лукерья Бояркина килеп керде. Шәле аның карлы иде, күрәсең, агач төбеннән үткәндә, берәр ботак ялгыш кына карын шулай аның баш түбәсенә селкеп калган булырга тиеш.
Лукерья капкадан керүгә сөйләнә башлады:
— Тереме сез? Күмеп китмәдеме үзегезне?
— Чак ерып чыктык,— диде Марийка.
һай, бездә — тәрәзә башыннан салды! Көн яктысын да күреп булмый!
Лукерья, ире Степанның Москвага чигенмичә, каядыр якында гына булуын белгәч, тынычланды һәм күтәренке рух белән йөри башлады, әйтерсең, Степан күпме якын булса, аның өчен дә куркыныч шулкадәр
9
азрак иде. Ләкин иреннән күптән инде хәбәр-хәтер юк иде, шуңа күрә Лукерья, берәр нәрсә ишетмәмме дип, Макариха өенә, башкаларга караганда, ешрак килә иде.
Ул болдырга күтәрелгәч, Анфиса Марковна аны:
— Нишләп син, киленчәк, изүләреңне ачып йөрисең?—дип каршы алды.— Кара син аны, күкрәген ничек киергән! Салкын тидереп, кечкенәңне сөтсез дә калдырырсың әле.
— Аңа хәзер барыбер!
— Ничек алай... барыбер!
— Аерырга булдым.
— Иртә түгелме?
— Нәрсәсе иртә булсын! Аның үзёнә дә оят инде!
— Ә каенанаңның хәле ничек? Тереме әле?
Лукерья киез итекләрен себерке белән чистартты һәм авыр гына сулап куйды.
— һаман ята әле. һаман, тизрәк үзеңә чакыр, дип ходага ялвара, ә ул чакырырга ашыкмый. Күрәсең, бу сугышны туйганчы күреп кал ди торгандыр, һай, мин аның белән бөтенләй алҗып беттем. Үләргә теләүче, — үлә алмый ята, ә үлмәскә тиешле кеше үлеп китә. Бу ни эш бу, Анфиса Марковна?
Алар сөйләшеп торган арада капкадан солдат хатыннары Ульяна Шутяева белән Паня Горюнова килеп керделәр. Алар һәрвакытта бергә йөриләр иде: Ульяна чая, үткен телле, ә Паня юаш, аз сүзле хатын иде, ләкин характерларындагы бу. аермалык, тормышта еш очраганча, алар арасындагы дуслыкны сугышка кадәр үк инде нык беркеткән иде. Хәзер исә, ирләре бергә армиягә китеп баргач, аларның язмышлары уртак булып китте һәм алар бер-берсеннән бөтенләй аерылмас булды-лар.
Анфиса Марковна бу ике ахирәтне үз кызлары шикелле үк ярата иде, ләкин бу юлы ул аларны ачуланып каршы алды.
— Нишләп сез миңа... көтүегез белән киләсез? — диде ул, аларнын юлын бүлеп. — Болай кирәкмәс иде... Югыйрә бәлагә калуыбыз да бар.— Әмма шулай да ул йомшарып, аларга юл бирде. — Я, килгәнсез икән инде, керегез тизрәк, керегез. Нишлисең инде сезнең белән!
Бу кичке сәгатьтә Макариханың өй ишеге күп тапкырлар ачылып ябылды. Бөтен күрше хатын-кызлар җыелдылар. Аргы очтан Мар- ковнаның кодагые, фронтка киткән ике егетнең анасы Степанида Арефь- евна да килде. Аның артыннан Марийканың ахирәтләре — яшелчә бакчасында эшләүче, танкист хатыны Тоня Петухова, сыер савучылар (болары да солдат хатыннары) Катюша Зимина белән Вера Дроздова килделәр. Аннан Фаяның ахирәте Ксюта Волкова бер көтү кызлар ияртеп килеп керде. Борын, көз көннәрендәге шикелле, өй эче хатын- кыз белән тулды.
Хатыннар күп еллардан бирле бәйрәм итеп килгән Октябрь бәйрәмен менә быел үткәрә алмаулары өчен бик озак зарланышып утырдылар. Гитлерчыларның авылны талаулары турында кат-кат ачынып сөйләделәр.
— Әйе, шыр-ялангач калдырдылар, шыр-ялангач!—диде Степанида Арефьевна. — Әйбәт тора иде безнең авыл, кәбестә башыдай һаман үсә, тулылана бара иде. Ә менә алар, бәдбәхетләр, кортлар шикелле, ташланып, бөтен башны ашап бетерә яздылар! Бөтенебезне хәерчегә калдырдылар! Хәзер инде безнең авыл турында болай дип әйтергә була: тора ул, мескен, таучыкта, үзендә юк бер кыерчык та.
Хатыннар киләчәк көн турында юрап, шаулаша башладылар:
— Инде хәзер нишләргә? Уйласаң, котың чыгар!
— Яз җитүгә ачтан шешенә башларбыз.
— Яз җиткәнче үк әле аяк сузарбыз...

Моңарчы дәшми утырган Анфиса Марковна ахырда түзмәде:
— Туктагыз, хатыннар, сабыр итегез, миңа да сүз әйтергә бирегез... тәмам тынлык урнашканны көтеп торды. — Алама юраучылар сез. менә нәрсә әйтәсем килә! Яз җиткәнче ачтан шешенербез, имеш! Ә бәлкем шешенмәбез, ә? Әҗәл җитми, кеше үлми! Язга чаклы кыш бар әле, ә кышын...
Анфиса Марковна сүзен әйтеп бетерә алмады, ишек ачылып, бусагада Силантнй бабайның карчыгы, кышларын өеннән бик сирәк кенә чыгып йөрүче, бөкрәеп төшкән какча гәүдәле Фаддеевна әби күренде. Ул бусагадан атлап керүгә кулындагы таягы белән идәнне шакып карады, аннан алга таба бәләкәй генә адым ясады да, хатыннарга һич игътибар итмичә, күп еллардан бирле инде иконасыз торган түр почмакка карап, кызу-кызу гына өч тапкыр чукынып алды. Соңра ул өндә утыручылар белән бил бөгеп исәнләште. Хатыннар да аңа баш иеп җавап кайтардылар. /Марийка белән Фая аны култыгыннан алып, өстәл янына скамьяга китереп утырттылар. Карчык бераз сулыш алып торды, аннан янындагы хатыннар өстеннән бер күз йөртеп чыкты да, күптән башланган сүзен дәвам иткәндәй, сөйләргә кереште:
— Күрдегезме, агачлардан яфрак коелып бетмәгән бит? Әнә карагыз, безнең йорт артындагы яшь имәннәр бар да яфракта утыралар. Хәтта каеннардан да коелып бетмәгәннәр әле. Мин карт булсам дз барысын да күрәм.
Кемдер сорап куйды:
— Нәрсәгә булыр икән ул, әбекәем?
— Кыш бик каты буласыга ул, — диде Фаддеевна, кистереп.— Әле бераз йомшартачак, шунсыз булмый, шулай килә ул. Бүген бездә нинди көн әле? Я, менә күрәсезме, озакламый Кузьма белән Демьян көне икән. Борын бу көн тавык бәйрәме дип йөртелә иде. һәркайчан шулай ул: Кузьма белән Демьян суык белән куырса, Микоэль жылы белән йомшарта. Шулай булгач, әле йомшартачак, мин моны сезгә бернинди фәнсез әйтеп бирә алам. Ләкин барыбер: башта бераз йомшартыр да, аннан тагы да ныграк катырып җибәрер. Кыш чамасыз суык булачак!
Бик күпләрне гаҗәпкә калдырды бу бик борынгы әбинең килүе... Аның суыкта мич башыннан төшеп, юлсыз-нисез бөтен авыл буйлап килүе дә, килгәч, шунда ук кыш турында үзенең юрауларын бу кадәр ышаныч һә:М күрәзәлек белән әйтеп бирүе дә — барысы да бик сәер иде. Бар да авыр сулап утырган карчыкка карап, тынып калдылар, ә Мака- риха бу тынлыкны бетерергә теләп, аңа дәште:
— Хәлдән тайгансың син, әбекәем! Ничек килеп җитә алдың, миңа кадәр дим?
— Барыгызга да дип килдем, — диде Фаддеевна һәм әйләнәсендә утырган хатын-кызларга аның яшендәге карчыкка хас булмаган катгый бер җитдилек белән карап алды. — Кышның ничек буласын әйтим дип килдем. Сез, яшьләр, алдан күрә белмисез, ә белергә кирәк.
Хатын-кызлар тагы да гаҗәпләнә төштеләр. Фаддеевна моны сизеп, кинәт кулындагы кәшәкәсен хакимдар таягы төсле итеп югары күтәрде, йөзе аның житди-илһамлы булып китте, һәм үзенең карт йөрәген та саклап йөрткән каты, әмма гадел хөкем карарын игълан иткәндәй, һәр сүзен өзеп, ачык итеп әйтеп бирде:
Тунып бетәчәкләр алар! Бөтенесе дә! Французлар шикелле! Ишетәсезме?
Шулай лиле дә ул шунда ук кире китәргә җыена башлады. Хатыннар аны тагын бераз ял итәргә кыстап карадылар, ләкин юкка гына.
JQK кузгалам, — диде ул, — ашыгырга кирәк: әнә тышта караңгы да төшеп килә, ә минем бөтСн авыл буйлап кайтасым бар әле. Я. хәзергә сау булып торыгыз! Әйткәинәремне исегездән чыгармагыз.

11
Берәүләрен безнекеләр дөмектерерләр, берәүләре туңып бетәрләр, ләкин яларга монда көн булмас!
Анфиса Марковна, Фаддеевнаны озаткач, кире үзенең урынына килеп утырды.
— Я менә, инде миңа сөйләп торасы да калмады..- — диде ул.
Болдырда кар шыгырдавы ишетелде.
— Тагын кемдер!—диде Ульяна Шутяева. — Чыннан да, җыелышка килгән кебек утырабыз. Таралырга иде булмаса.
Ишек ачылды һәм салкын ак парга уралып Ефим Чернявкин килеп керде. Аның өстендә кыска сары тун, сул җиңенә ак чүпрәк бәйләгән, үзе һәрвакыттагыча ярым исерек иде. Киез итекләре кунычыннан карга баткан.
— Әһә, тарый-барый, — диде ул, авызының бер кырые белән генә елмаеп һәм ни өчендер күз кысып. — Барыгыз да җыелып өлгергәнсез икән.
— Нишләп әле син мондый аякларың белән өйгә узасың? — диде Анфиса Марковна, урыныннан торып. — Әллә күзеңне кар бастымы, бернәрсә дә күрмисеңме?
— Ә кайда соң ул, синең себеркең?
—Кайда булсын, өйалдында. Яхшылап кара!
— Тфү, шайтан алгыры!
Чернявкин кире өйалдыма чыкты. Анфиса Марковна хатыннарга шелтәле карап, акрын гына:
— Менә, күрәсезме? — диде. — Бергә җыелдык исә, ул килә дә житә.
— Таралырга иде, — диде Лукерья Бояркина-
— Хәзер утырыгыз инде, барыбер!
Чернявкин караңгы чырай белән кашларын җыерып керде.
— Начар каршы аласың син, хуҗа, кунакны!
— Гаеп итмә, сиңа куштанланып торырга бер дә теләгем юк шул, — диде Макариха. — Утыр менә шунда... Талашырга дип килдеңме әллә? Талашырга булса, хәзер үк башла, юк икән — сөйлә, нинди яңалыклар бар: син бит власть кешесе, бөтен җирдә буласың.
— Әйтерлек бернәрсәдә юк,—диде Чернявкин, теләр-теләмәс кенә һәм өстәл янына килеп утырды. — Кайсыдыр бер ахмагы шушы буранда... я менә, элеккечә әйткәндә, Октябрь бәйрәме алдыннан була инде... бөтен җиргә төрле кәгазьләр ябыштырып йөргән. Күрмәдегезме? Минем капкага да, сволочь, ябыштырып киткән! Ә нәрсә ябыштырырга? Ни өчен ябыштырырга? Москваны бит шушы көннәрдә алачаклар!
— Шушы көннәрдә?
— Әйе!
— Син бит әле алдылар инде дип әйткән идең?
— Ул чакта ялгыш булып чыкты.
— Син, Ефим, нишләптер бик еш ялгыша башладың әле.
— Я, җитәр! Тагын чәнечкеләр! — диде Чернявкин, кисәк кенә ачуланып.— Туйдырып бетердегез! Кара син аларны, телләренә ничек ирек бирә башлаганнар! Ә син, Макариха, бигрәк тә узынасың. Юк, син бу гадәтеңне, соң булмас борын, ташла! Кеше монда аларга эш белән килә, ә алар... Озын сүзнең кыскасы шул, соңгы тапкыр булсын бу!
Ул урыныннан торып, хатыннарга карамыйча гына приказ биргәндәй итеп әйтте:
—Менә шул, иртәгә таң белән барыгыз да олы юлга чыгасыз. Юлны кардан арчыйбыз. Приказ комендантның үзеннән. Бөтен авыл чыга. Анда карны шул хәтле күп салган, чана белән дә үтәрлек түгел, ди. Берегез дә калмый чыгарга тиешсез, ишетәсезме?
12
Начар каршы алудан Ефим Чернявкинның кәефе шулкадәр киткэз иде, берәрсе каршы сүз әйтте исә, шуны сылтау итеп, ул хатыннар өстенә акырырга гына тора иде. Ләкин хатыннар, ят кеше мәете янындагы шикелле, тып-тын утырдылар.
— Нишләп сез авызыгызга су кабып утырасыз?—диде Чернявкин, йомран шикелле, борын читләрен кыймылдатып һәм хатыннарның кайбер аеруча чая теллеләрен күзләре белән сөзеп. — Я? Чак яктыра башлауга чыгасыз, үзегез белән ике көнлек азык, шулай ук көрәкләр алырга онытмагыз! Карагыз аны, алай-болай маташтырулар булмасын! Аңлашыламы? Бөтенегезгә чыгарга, ә инде кем дә кем чыкмый калса соңыннан үзенә үпкәләр. Мин сезнең өчен юл чистартып йөрмәм, белеп торыгыз аны! Ишетәсезме, юкмы?
Ләкин хатыннар дәшмәделәр...
II
Гитлер армиясе Москваны алу нияте белән Көнчыгыш фронтта бик ашыгып яңа, «генераль» һөҗүмгә хәзерләнә иде.
Ләкин һөҗүм башлаудан элек фронт сызыгына илтә торган бөтев магистральләрне кардан арчырга кирәк иде; кар баскан юллар белән маневрлык итәргә дә, шулай ук фронтка өстәмә частьлар, боеприпас- лар һәм азык-төлек китерергә дә мөмкин түгел иде. Юлларның начар булуы Москва астында сугыш хәрәкәтен җәелдереп җибәрүне дә тоткарлап торачак иде.
Беренче буран басылу белән үк немецлар ун меңнәрчә халыкны юл чистартырга куып чыгардылар. Көнбатыштан фронтка илтә торган барлык шоссе һәм олы юллар көрәк күтәргән, волокушка сөйрәгән, җигүле чаналарга яшь чыршылар төягән санап бетергесез хатыннар, кызлар һәм яшүсмерләр белән тулган иде. Эш бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы бара иде.
... Ольховка кешеләре, Лозневой белән Чернявкинның иртә таңнан куып йөрүләренә карамастан, олы юлга бик соң чыктылар. Тискәре һә$5 хәйләкәр хатыннар белән берни эшләр хәл юк иде! Полицай өйгә кер- дисә, алар дәшми-тынмый гына чыгарга җыеналар, инде полицай капкадан чыгуга, төрлесе төрле җиргә — чормага, идән астына, сарайларга, кар базларына качып бетәләр... Беркемне табар хәл юк! Полицайлар авыл буйлап чабып йөри торгач, тәмам хәлдән таеп беттеләр Урамда очрашкан чакта, алар ерактан ук бер-берсенә гаҗиз булып кулларын болгыйлар, ә бергә җыелгач, зарланырга, сүгенергә тотыналар.
— Менә каһәр суккан халык!—дип кычкыра йокыдан тору белән эчеп өлгергән Ефим Чернявкин. — Күрәсеңме, нишлиләр? Ышанмассың менә, бу көртләрне таптап йөрерлек хәл калмады инде. Баштанаяк ак күбеккә баттым!
— Көтмәгән идем... — ди аптырауга төшкән Лозневой, акрын тавыш белән генә. — Бу кадәр тискәре булырлар икән!
— Ул каһәр суккан хатыннардан барын да көтәргә була! — дн Чернявкин, олыларча өйрәткән булып. — Мин аларны беләм! Ул нәләт төшкәннәрне киледә дә төя алмассың, менә ниндиләр бит алар! Инде кыйный башласаң,— тагы начар. Нишләргә соң, ә?
Бары немецлар үзләре эшкә тотынгач кына, ничек җитте алай бер төркем хатын-кызны комендатурага куып китерә алдылар- Хатын-кызлар ат тоткан хәйләкәр генә бер җирән малайның чанасына көрәкләрен, кечкенә төенчекләрен салдылар да сүзсез-нисез генә авылдан чыгып киттеләр.
Ефим Чернявкин алгы чанада бара, — аңа ольховчыларның эшләре артыннан карап торырга кушылган иде. Озак чабып йөрүдән һәм «үзе
13
куганны» артыграк эчеп җибәрүдән булса кирәк, ул бер колач арыш саламы өстенә утыру белән оеп йокыга китте. Инде бераздан уянып, артына борылып карагач, ул утка пешкәндәй булды: чана артыннан ияреп килүче хатыннарның, Ольховкадан чыккан чактагыга караганда, яртысы да калмаган иде.
— Ах, бәдбәхетләр! — диде ул, чак еламыйча һәм, сикәлтәдән очкандай, чанасыннан атылып төште; хатыннарны көтеп алды да, чуар бияләен яман болгап, акырып җибәрде: — Сез нәрсә, ә, бәдбәхетләр? Нишләмәкче буласыз, ә? Бунт чыгармакчы буласызмы? Ну, карагыз аны! Качып киткәннәр утырып елаячаклар әле! Ә сез хәзер минем кулда, ничек кирәк — шулай эшләрсез! Нәрсә-ә? Бу нинди сүз тагын? Я, тизрәк узыгыз, югыйсә...
Үтеп баручы Ульяна Шутяева шунда ук аңа бәйләнде:
— Нәрсә акырасың син? Кара син аны, нинди хәтәр кеше килгән! Болай дәртләнүең синең төнлә белән" булса иде.
— Ә син, Ульяна, тик кенә тор!—диде Чернявкин, аңа янап.— Минем әле сиңа кулым җитәр! Телеңне тешли белмәгән өчен бер үкенерсең әле!
Ульяна кисәк кенә аңа таба борылды, — ул колакчын бүректән һәм кара дубка суккан кыска ирләр туныннан иде, — һәм тирән нәфрәттән кысыла төшкән акыллы коңгырт күзләре белән Чернявкинга озак төбәлеп карап торды. х
— Син нәрсә болай... мылтык көпшәсенә алгандай карап торасың? — диде Чернявкин, ачуыннан бүртенеп. — Атла әйдә, тукталып торма! Бар, бар! Кара син аны, төзәгән шикелле карый бит!
— Их син, Ефим! — диде Ульяна, кинәт көрсенеп. — Карап торам- зорам да тагын бер карап куям мин сиңа: күпме синдә җир ашларга ярарлык тирес, ис тә китәр! Мин түгел, ә син, бәхетсез сөрхәнтәй, тәүбә итәчәксең! Ишетәсеңме?
Ульяна кинәт аягы белән җиргә тибеп Чернявкинның өстен кар белән тутырды. Чернявкин ухылдап, күзләрен чуар бияләе белән каплады.
— Ну, үләт алгыры, мин сиңа күрсәтермен әле!
Бөтен хатыннарны үткәреп җибәргәч, Чернявкин юл уртасында бераз таптанып торды. «Арттан гына барырга туры килер инде, — дип уйлады ул, күңелсезләнеп. — Менә бәдбәхетләр!»
Олы юлга килеп җиткәндә, инде кояш шактый югары күтәрелгән иде. Ольховчыларга чистартыр өчен урман авызыннан алып текә сыртның түбәсенә кадәр булган участок тиде. Сырт өстеннән бер кечкенә авылның һавага сузылган төтеннәре күренә, ә бөтен участокка исә дулкын-дулкын булып калын тыгыз кар яткан иде.
Хатыннар, кайгырышып, зарланырга тотындылар:
— һай-һай! Монда сөякләреңне ватып бетерерсең!
~ Кайчан гына моны чистартып бетерербез! Тилергәндер ул!
— Кичкә хәтле бетерергә кирәк, ди.
— Хәлдән таеп егылганчымы? Чәнчелеп кенә китсен инде!
— Әйе, күрмәгәнне күрдек: немецларга арка бөгәбез!
— Әйтмә дә: муенга элмәк саласы гына калды!
Бу көнне күк йөзе, ниһаять, болытлардан арчылды һәм ак карлар өстендә кышкы кояш җем-җем уйный башлады.
Рус җиренең кыш башына хас талгын, йомшак салкынлык урнашты. Акрын җил, киң кырларга чыгарга кыймыйча, ялангач түбәләр өстендә төлкедәй сак кына уйнаклап алгалый иде. Ул кара кураның тукган сабакларын акрын гына селкетеп караган була... Буран вакытында урман түрендәге куе чыршылыкта посып утырган көртлекләр көтүе кряшта елыныр һәм әче бөреләр чүпләр өчен бүген урман авы-зына, ак каенлыкка чыкканнар. Кызыл бүрекле, кара корычтай елты

И
рашып торган ата көртлекләр һәм аларның соры төстәге тыйнак тор мыш дуслары бәс каплаган биек каеннарны бөтен яктан сырып аллалар. Алар хуш исле саргылт бөреләрне чүпли-чүпли вак ботакларнь селкетәләр, канатларын шап-шап суга-суга берсеннән икенчесенә сикерешәләр; алар сырып алган каеннардан куе кар тузаны кояшта җемелдәп җиргә коела.
Юлдан ерак түгел янган немец танкысы тора; җнл яктан аны түбәсенә кадәр көрт баскан, ә икенче ягына буран ышык кына урын ясаг куйган. Ефим Чернявкинныц тәҗрибәле күзе бу урынны бик тиз күрег һәм яратып өлгерде. Ул хатыннарны урманнан бер йөк чамасы коры- сары җыеп китерергә мәҗбүр итте һәм шул ышык урында ут ягыг җибәрде.
— Әйдә, эшкә тотыныгыз! — дип кычкырды ул, ут янында бер гена минутка тукталган хатыннарга. — Басып торырга килдегезме әллә?
Хатыннар төркемнәре белән юлга таба киттеләр: анда инде кайбе- рәүләре тыгыз карны агач көрәкләре белән шакмаклап кисеп, канау ашг читкә илтеп ташлый башлаганнар иде. Ефим Чернявкинныц иртәнге эчүдән башы авырта, үзен бик әшәке тоя иде, шуңа, ахры, аның күңеленә бик караңгы уйлар килделәр. Чыннан да, аның тормышы —тормышмыни?
Ефимның әтисе Ольховка авылының, бик үк бай булмаса да, яа акыллы, иң хәйләкәр бер кулагы иде. Нэп елларында ул хәтта авылның алдынгы бер кешесе булып та йөрде, агрономия журналлары яздыра иде, машиналар сатып алды, төрле тәҗрибә чәчүләре дә үткәрде, хәтта машина ширкәте оештырырга да маташып йөргән иде. Шул елларны ул бик күпләргә сиздермичә генә баеп та калды-
Менә шул елларны инде Ефим — ул чакта әле үсмер егет —атасы белән бозылышты. Атасы аңа комсомолга керергә кушты, «шунсыз адәм рәтле тормыш күрмәссең син», диде. Ә Ефимның комсомолга бер дә керәсе килми иде. Ул заманда авылда өч кенә комсомолец бар иде, — алар да иң ярлылардан... Начар киенеп йөриләр, аулак өйләргә йөрисе урында, әллә нинди «эчпошыргыч» җыелышлар үткәреп маташалар, кызлар үзләреннән көләләр, хәтта алар турында көлке җырлар да чыгарганнар иде.
Ефим үзенең үлеп яраткан кызы Аннага, әтисенең комсомолга керергә кушуын сөйләгәч, кыз аңа:
— Минем әле хәзер дә сине күрәсем килми, ә комсомолга керә калсаң, якыныма да җибәрмәм!—диде.
һәм Ефим атасының кушканын эшләмәде. Атасы исә үз сүзле коры кеше иде- Алар арасында зур ызгыш чыкты. Атасы Ефимны сүз тыңламаган һәм кошелогыннан бер червонецны урлаган өчен тотып кыйнады, шуннан соң Ефим өйдән качып китте, һәм ызгыш шуның белән бетте.
Ефим өч ел буена күрше авылдагц бер ерак туганнарында торды, соңра Аннаның яратуына ирешкәч һәм аңа өйләнергә уйлагач, атасы белән килешергә теләп, кире туган өенә кайтты. Атасының ярдәменнән башка ул үзенә, билгеле, хуҗалык тергезә алмаячак иде.
Атасы, улын тыңлагач, күңелсезләнеп әйтте:
— Белмим, кемгә генә охшап тугансың син, Ефим? Ахмак идең, һаман да ахмак булып калгансың икән!
— Ә нәрсә? — диде Ефим, аптырап.
— Раскулачить итәргә тиешләр, менә нәрсә!—диде атасы.— Әллә син авылда ниләр булганын күрмисеңме? Бар әле син, вакыт үтмәс борын, туган өеннән ераккарак китеп тор. Күптән аерым торгач, җитмәсә, кулак атаң белән бозылышкан да булгач, сиңа тимәсләр. Тагын минем сиңа соигы сүзем шул: яшисең килсә, колхозга кер! Нәрсә күзләреңне акайтасың? Кер дигәч, кер, ә анда ничек торырга кирәклеген үзең карарсың.

15
Атасын аның чыннан да раскулачить иттеләр һәм Себертә җибәрделәр, ә Ефимны Ольховкада калдырдылар һәм колхозга алдылар.
Шуннан озак та тормый ул Аннага өйләнеп, үз хуҗалыгын булдырырга тотынды.
Сугыш башланырдай бер ел гына элек атасы аның бетешкән бер карт булып сөргеннән кайтып төште. Ул эченнән генә Ольховканы бөлеп беткән итеп күрергә өметләнеп кайткан иде, ләкин, киресенчә, авылның элеккегә караганда да күп тапкыр баерак яшәвен күрде, һичкем көтмәгәндә, ул тиз генә җыенды да, бер бөртек яшен тамызып, кире Себергә китеп барды.
Шул вакыйгадан соң Ефим гел генә атасы турында уйлый торган булды, үзен гаепле сизгәндәй, газаплана башлады, һәм бу хәл аның болай да, үзе әйтмешли, четерекле, авыр, күңелсез тормышын тагы да катлауландырып җибәрде.
... Юл буена борылып карагач, Ефим ярсудан нишләргә белмәде: хатыннар Ульяна Шутяева янына җыелып, нәрсә турындадыр үзара сөйләшәләр иде. Чернявкин, бәйдәге эт шикелле, тынына буылып юлга чабып чыкты һәм акыра-акыра сүгенеп хатыннарны үз урыннарына куа башлады.
— Мин сезне ләчтит саттырырмын әле! Мин сезгә, бәдбәхетләр, күрсәтермен әле!
Хатыннар яңадан күмәкләшеп җыелмадылар, ләкин алар юньләп эшләмиләр дә иде. Чернявкин моны күреп алгач, тагын юлга йөгереп чыкты, тагын бугазын киереп бәдбәхет хатыннарга акырырга тотынды.
Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Ефим Чернявкин ни эшләргә дә белмәде: юлны кичкә кадәр тазартып бетерә алмау аның өчен ачык иде инде. «Менә бит алар нинди, каһәр сукканнар!—дип ярсып уйланды Чернявкин. — Әгәр шуннан комендант килеп чыкса, харап бит! Берәрсен кыйнап карыйм микән әллә? Кыйнарга кирәк! Кыйнарга кирәк!»
Кинәт ерактан мотор тавышы ишетелде. Хатыннар барысы да эшләрен ташлап, күкнең көнчыгыш ягына борылып карадылар. Фая беренче булып самолетны күреп алды һәм, малайлар шикелле, тездән көрткә бата-бата сикерергә, кычкырырга тотынды.
— Әнә, әнә! Монда таба очып килә! Монда таба!
Бөтен участок буйлап кар көрәүчеләр арасында тынгысызланып кычкырган тавышлар ишетелде. Ульяна Шутяева, янында басып торучыларга борылып, җитди генә әйтеп куйды.
— Бу — безнеке, чынлап әйтәм! Аны тавышыннан танып була- Кая таба оча соң ул? Әй, чыннан да, безгә таба бит!
Самолет түбәннән генә очып килә йде. Бу разведчик иде. Бураннан соң безнең гаскәрләр һавадан тирән разведка башладылар: алар бик игътибар белән гитлерчыларның алгы сызыкка үзләренең резервларын тарттырулары, кайда нинди база һәм складлар оештырулары артыннан күзәтәләр иде. Аеруча бер уяулык белән фронт сызыгына илтә торган юлларны күзәтеп торалар иде.
Самолет юл буйлап килә иде. Аның совет самолеты булуын күргәч, Ефим Чернявкин, коты алынып, кинәт урманга таба чаба башлады. Шул чакта очраклы гына борылып караган Ульяиа Шутяева күн бияләйләрен дәртләнеп, яман шапылдатып сугарга тотынды:
— Тот үзен, тот!
Чернявкин чабып барган җиреннән карга йөзтүбән капланды. Юлда бердән көлгән, акырган, хәтта сызгырып җибәргән тавышлар ишетелде.
— Менә нинди хәлгә килеп җитте!—диде Ульяиа Шутяева. — Тиледән дә тилерәк куркак җан икән! Аз гына башы белән уйлап караса
16
иде: безнең янда гына котылса — котылып кала бит ул! Безгә бит тимәячәк!
Арттан нечкә кызлар тавышы яңгырады:
— Карагыз! Карагыз!
— Листовкалар ташлады, листовкалар!
Хатыннар шаулап, юл буенча әрле-бирле йөгерешә башладылар. Самолет читләтеп узды, ә кечкенә алсу болыттай листовкалар төркеме самолеттан калып, якты һавада пыр-пыр җилфердәшеп йөзеп китте. Кинәт аны һава агымы эләктереп алды булса кирәк, җилдә очкан акчарлаклардай, тагы да көчлерәк чайкала-чайкала юлга таба кызу гына килә башлады. Ләкин алар бик акрын төшәләр иде. Хатыннар борчылып кычкырырга тотындылар.
— һай, үтеп китә бит!
— Кызу бара бит, ә? һай, ничек кызу бара!
— Урман өстенә төшә, урман өстенә!
Чыннан да листовкалар төркеме юл өстеннән урманга таба үтен китте. Алдан Ульяна Шутяева, аның артыннан бер төркем хатын-кызлар юлдан уйсулыкка таба йөгерделәр. Анда берникадәр листовкалар җиргә төшеп өлгергән иде инде.
Хатыннарны, бая аларның кычкырып көлүләреннән бик уңайсыз хәлдә калган һәм ачуы чыккан Ефим Чернявкин каршы алды: ул кире юлга таба кайтып килә иде. Дәшми генә Ульянаның күкрәгенә йодрыгы белән төртеп, аны карга аударды.
— Менә сиңа, кәнтәй! Бик күп кычкырган идең! Тагын кирәкме? — һәм ул кулларын күтәреп хатыннар өстенә бара башлады. — Туктагыз» иблис токымнары, югыйсә җаныгызны алам! Артка! Артка, югыйсә... Мин сезгә укытырмын, бәдбәхетләр!
Шулай да өч листовка хатыннардан ерак түгел генә җиргә төште. Җил аларны буран сылап шомартып куйган ак ялан өстеннән очыртып алып китә башлады. Фая иптәш кызлары белән бер листовка артыннан ташланган иде дә Чернявкин аларны кычкырып туктатты:
— Туктагыз, шакшылар! Артка!
Шул арада Марийка икенче листовканы аягы белән басып карга батырды. Моны күреп калучылар бар да бик куандылар. Ниһаять, берәү булды! Чернявкинның игътибарын үзләренә алыр өчен бар да берьюлы сөйләнергә тотындылар, ләкин ул Марийка яныннан үтешли, кинәт кенә иңбашы белән аны этеп җибәрде һәм карга баткан листовканы табып алып, укып та тормыйча, ачу белән кулында йомарлады.
— Тоттыңмы?
Ул танк янына барып, листовканы утка ташлады. Бар да авыр суладылар, ә Марийка, гарьлегеннән кып-кызыл янып:
— Ахмак син, Ефим!—диде. — Дөреслекне утта яндырып буламыни аны?
Бер сәгать чамасы дәшми-тынмый гына эшләделәр.
Ульяна Шутяева янына Паня Горюнова килеп басты да, танк ышыгыннан күтәрелгән сыек төтенгә карап, шыпырт кына әйтте:
— Мин берсен тоттым...
— Листовканыңмы?
Паня Горюнова җиңелчә генә башын селкеп куйды.
— Паня, жан кисәгем, менә син нинди уңган! Ә нәрсә турында язганнар, карап өлгермәдеңме?
— Сталин рече. Бәйрәмдә, парад вакытында сөйләгән...
— Москвадамы? Яшер! Беркемгә бер сүз әйтәсе булма!
Шушы секунд эчендә Ульяна Шутяеваның йөрәгенә гүя ут капты. Күпме куанычлы хәбәрләр белеп өлгерде ул шушы берничә секунд эчендә! Ул /Москваның, күп гасырлар һич берәүгә бирешмичә торган кебек хәзер дә безнеке булып торуын, Москвада Сталин барлыгын,

Кызыл мәйданда тыныч еллардагы шикелле үк хәрби парад булуын белде. 0, ничек аның, Ульяна Шутяеваның шушы белгәннәрен барысына да сөйлисе килә иде! Ләкин эчтән тынарга кирәк иде. Юлны тазартып беткәнче дәшми торырга кирәк иде. Бары тик Ольховкага кайткач кына, бергә җыелышып, Сталинның. Кызыл мәйданда нәрсә сөйләгәнен белергә мөмкин иде... Әмма караңгы төшеп төн булганны ничек көтеп алырга соң?
Юк, бу мөмкин түгел. Бары бер генә чара бар: тизрәк юлны тазартып бетерергә дә өйгә кайтып китәргә... Һәм Ульяна, бер туктап торган арада, хатыннарны үз янына җыйды да житди генә итеп аларга әйтте:
— Менә нәрсә, апайлар: әйдәгез әле кызу гына эшләп ташлыйк!
Хатыннар туңган ипи кыерчыгын тырышып кимерүдән туктап калдылар.
— Нәрсә исегез китеп карыйсыз? — диде Ульяна. — Ничек кенә боргаланып маташмыйк, ләкин үзебезгә тигән участокны барыбер тазартып бетерергә туры киләчәк. Бүген булмаса, иртәгә... Шулай булгач, әйдәгез тизрәк бетерик тә өйләребезгә кайтып китик. Я, нәрсә уйлыйсыз?
Шул чакта Ефим Чернявкинның яннарына килеп басуын берәү дә сизми калды. Ул Шутяеваның хатыннарга нәрсә әйткәнен ишетеп калды да кычкырып көлеп җибәрде.
— Әһә, аңлап алдыңмы, шыр тиле! Күптән шулай кирәк иде! — диде ул, җиңүче горурлыгы белән һәм башын күтәрә төшеп, кулларын артына куеп, эре генә китеп тә барды.
Кызып эшләргә тотындылар. Озак та үтмичә, волость коменданты Гобельманның кушуы буенча ольховчылар участогына якын авыллардан күп кенә халыкны куып китерделәр (чөнки бу участок аркасында юлда хәрәкәт башланмыйча тора иде). Шулай итеп зур юлны кояш баеганчы тазартып та бетерделәр.
Нәкъ шул чакта урман авызында немецлар колоннасы күренде. Алдан озын чабулы юка шинельләрдән солдатлар, алар 'артыннан обоз килә иде. Өсләре бәсләнгән гаҗәеп таза атлар (әйтерсең, алар һәйкәл пьедесталеннән төшкәннәр) берничә зур арбаны дөбердәтеп, берничә чананы шыгырдатып сөйрәп киләләр. Арада төтене чыгып килгән авыр кыр кухнясы да бар.
— Я менә аларга юлны тазартып бирдек, — диде Марийка, шыпырт кына.
— Ә син моннан китебрәк тор әле, — диде Ульяна Шутяева, терсәге белән аны этәреп.
— Ни өчен?
— Суыктан бөтенләй алсуланып киткәнсең. Мәк чәчәгедәй балкыйсың. чын-чын! Кара, алар, беләсең, ниндиләр...
Хатын-кызлар юлның ике ягына чигенделәр. Тавышлар тынды. Итекләре белән карны шыгырдата-шыгырдата немец колоннасы тезелешеп торган хатыннар алдыннан үтә башлады. Урмандагы агачларга игътибар итмәгән кебек, немецлар хатын-кызларга һич күтәрелеп карамыйча атлыйлар иде. Алар көн буе килеп шактый арганнар инде, хәзер аларның күңелендә тизрәк берәр авылга житеп, ялга туктау да, ашау кебек гади солдат теләкләре генә...
Кинәт солдатларның берсе, якыннан гына аркасына нидер чәнеч- кәнне тойгандай, хатыннарга борылып карады, аныц артыннан икенчесе, өченчесе борылып карадылар... Хатыннар, стройдагы солдатлар шикелле, көрәкләренә таянып тик кенә торалар иде; аларның берсе-бер кечкенә генә хәрәкәт тә ясамады, бер генә авыз сүз дә төшермәде. Бу бик ачык күренә иде, чөнки хатыннарның йөзләре баеп барган кояшның кыек нурлары белән яктыртылган иде. Ләкин аларның тик кенә торуларында, аларның күз карашларында ниндидер, телдән әйтеп бирергә
2- »С. Ә.' № п.

18
мөмкин булмаган, шундый бернәрсә бар иде ки, немецлар барысы да кинәт тирә-якларына куркынып карарга мәҗбүр булдылар. Колонна буйлап, эт өргәндәй, улап кычкырган команда тавышлары ишетелде һәм немец солдатлары автоматларын, башка амуницияләрен шалтыратып кызурак атлый башладылар. Колоннаның хәрәкәтендә кинәт ниндидер курку катыш тынычсызлану сизелде. Мондый тынычсызлыкны гадәттә солдатлар төнлә белән фронт сызыгына якын таныш булмаган җирдән барган чакта тоючап булалар.
Ә хатыннар, көрәкләренә таянып, тик кенә торалар һәм дәшми генә немецларга карыйлар...
III
Ольховкага караягы төшкәч кайттылар.
Олы юлда гитлерчылар белән очрашу Марийкаиы бик нык борчуга салды. Бу очрашу аның йөрәгендә беркайчан да сүнмәгән Андрейны сагыну тойгысын яна көч белән уятып җибәрде һәм Андрей турында тынгысыз уйлар кузгатты. Ул өенә дә ямьсез, куркыныч төш күргәндәй авыр бер хис белән кайтып китте.
Соңгы вакытларда Марийка теләсә нинди эштән дә бик тиз туя торган иде. Бөтен эш аңа бик вак, мәгънәсез булып күренә, бернәрсәдән дә ул үзенә юаныч тапмый иде. Бары бер нәрсәдән генә — Андрей турында уйлаудан гына — ул һич туймый иде. Беркайчан да — көндезен дә, кичен дә туймый иде.
Бер айга якын ул Андрейны сугышта үлгән дип уйлап йөрде. Инде Лозневойның ялганлавын белгәч, яңа уйлар — тере Андрей турындагы уйлар — аның бөтен тормышын үзгәртеп җибәрде. Хәзер инде ул Андрейны гел генә тормыш дәрте белән тулы итеп, җанга якын Ржев табигатедәй назлы уйчан итеп күз алдына китерә иде. Андрей элек үзен чорнап алган, менә шушы Ольховка биеклегеннән күренгән барлык дөньядан һич аерылгысыз булып аның күз алдына баса, гүя бөтенесе өчен дә уртак, бердәм булган тормыш белән яши ул, һәм бу хәл ана әкияттәге төсле көчле-куәтле итеп күрсәтә иде. Кайчан Андрей ана чын батыр булып тоела, шул турыда ул чынлап уйлана, һәм мондый минутларда Андрейның — үзен чорнаган дөнья белән аерылгысыз бердәм яшәгән кешенең — үлеменә ышана алуына гаҗәпләнә торган иде.
Еш кына Марийка Андрейның сугыштагы тормышын үзенчә күз алдына китерә иде. Я ул аның ут эчендә батыр-геройларча сугышкан чагын күрә: танклар яндыра ул, гитлерчыларның күкрәгенә терәп ата, штык белән кадый, гранаталар белән кыра үзләрен... Кайчан исә ул аның землянкада башын юл капчыгы өстенә салып, авызын мәзәк кенә елмаюга охшатып, йоклап яткан чагын яки үзе кебек солдатлар белән кара урман эченнән, якындагы ату тавышларына колак сала-сала, баруын яки кичләрен ут янында тәмәке тартып һәм аның турында —Ма- рийкасы турында — уйланып утыруын күргәндәй була иде. Ләкин беркайчан да, беркайчан да ул аны арыган, боеккан, авырган, яраланган яки үлеп яткан итеп, бигрәк тә сугышкан чагында куркып калган итеп күз алдына китерми иде.
Ләкин шуңа да карамастан, Марийка Андрей өчен борчылудан һич котыла алганы юк иде. Ул аның үлемсез булуына диярлек ышана, ләкин шуның белән бергә аңың язмышы өчен һаман, һаман борчылып тора иде.
Менә хәзер исә ул гитлерчыларның олы юл буйлап, үзе тазарткан юл буйлап, фронтка таба китеп баруларын күреп кайткач, Андреи ту. рында аеруча тирән бер сагыш һәм борчылу белән уйлана башлады. Кайда ул? Ни хәлдә ул? Безнең армия белән ни булган? Тегендә, фронт сызыгы артында ниләр бар? Фронт сызыгы үзе кайда соң? Бүген анда,
2*
19
Андрей йөргән якларда ниләр барын белергә җай чыккан иде чыгуын... Самолет ташлаган листовкаларда безнең, армия һәм, гомумән, сугыш турында һичшиксез ни дә булса әйтелгән булырга тиеш иде. Ләкин бу чәнчелеп киткере Ефим Чернявкин... үтерсәң дә аз булыр үзен! Үтерү генә түгел, кисәкләргә өзгәләп ташларга иде үзен!
Кичке ашны да Марийка теләр-теләмәс кенә, сүзсез генә ашады.
— Сип нишләп болай соң?—диде анасы. — Бик ардыңмы әллә?
— Юкка гына син мине шул юлга җибәрдең, — диде Марийка.— Чернявкин үлсә дә мине таба алмас иде, ә син...— Ул башын күтәрде һәм кызып сөйли башлады. — Барыгыз, сугышыгыз, безнекеләрне үтерегез дигәндәй көн буе шуларга, җен шикелле, юл тазарттым. Яхшымыни бу? Җитмәсә, нигә болай дип сорыйсың!
Анфиса Марковна ачуланмыйча гына аңа каршы төште:
—- Дәү булсаң да, акылсыз әле син. Юк, син менә яхшылап кына уйлап кара... Безне болай да исәптә тоталар, Чернявкин безнең арттан күзәтеп кенә йөри, мин моны бик яхшы сизеп торам. Башкалар бармый калсалар да, бәласе зур булмас, ә сез... Ул безне шунда ук исәпкә алыр иде.
— Ә шулай да ачу килә!
— Килмиме соң?
— Үләт кырсын иде барысын да!
Марийка күз яшьләрен көчкә тыеп, янтык бүлмәгә кереп китте һәм аркасын мичкә терәп кроватена утырды, һәм яңадан Андрей турында уйлар аның күңелен биләп алдылар.
Әмма олы юлда гитлерчыларны очраткач, бер Марийка гына түгел, барлык хатыннар һәм кызлар да тирән борчылуга төштеләр, һәркайсы йөрәк сызлавы белән үзенең кайдадыр Москва янында сугышкан ирен, туганын, сөйгән егетен ихтыярсыз исенә төшерде. Көн буе эшләп арсалар да, вакыт бик соң һәм Логов өенә җыелу хәтәр булса да, аларныц күбесе, кайткач ял да итеп тормыйча, бер утырып күңелләрен бушатыр өчен Макариха янына килделәр.
Янтык бүлмәгә Марийка янына ахирәт дуслары — үзе кебек яшь солдаткалар Тоня Петухова, Катюша Зимина, Вера Дроздова кереп утырдылар. Аларның һәркайсы Марийка белән бер үк сагыш, хәсрәт һәм борчылу татыйлар иде, хәтта сөйләшмичә, күзгә күз карашып кына да бер-берсенең хәлен аңлап торалар иде. Алар Марийка тирәсендә күңелсез уйларга бирелеп, сүзсез генә утыралар иде.
Өйнең алгы ягына җыелган башка хатыннар да тынып утыралар, тик Ульяна Шутяева гына мич янында Анфиса Марковна белән нәрсәдер турында пышылдап кына сөйләшә иде. Мондый авыр тынлыкның Логов өендә беркайчан да булганы юк иде әле.
Анфиса Марковна бүлмә уртасына чыгып, гаҗәпләнеп сорады:
— Нишләп әле сез, хатыннар, бүген болай тын утырасыз? һич югында юл тазартканда ниләр булганын сөйләр идегез...
— Их, Марковна!—диде хатыннарның берсе. — Сөйләп торасы да килми! Немецлар баралар да баралар, безнекеләр өстенә, тегендә таба баралар...
— Тегендә табамыни? — диде Анфиса Марковна, уйчан- гына. — Тегендә таба барырлар баруын, ләкин аннан борылып кайтмаслар!
Хәтта Анфиса Марковнаның болай сүз кузгатып өйдәге авыр тынлыкны бозарга тырышуы да ярдәм итмәде.
Нәкъ шушы минутта Марийка башын артка ташлап, еракка, бик еракка, әйтерсең, йөз километрларга ераклыкка караган төсле, стенаның югары бүрәнәсендәге бер ноктага төбәлеп, көтмәгәндә генә җырлый башлады. Ул бик акрын, бары үз алдына гына җырлый иде; ул үз тавышын үзе дә һәм башкаларның да ишетүен теләми иде. Ул җырны
20
бары сөйләп’кенә бара, ләкин аның күптәй һәркемгә билгеле б осталыгы аркасында, барыбер җыр килеп чыга. Менә ул акрын җырлап сөйли:
Нигә чайкаласын, Син нечкә миләшем, Читәнгә тигәнче Башыңны иясең? 1
Ахирәт дуслары Марийканың шундый көчле-нәфис тавышына upez бирмичә тыелып, шул хәтле акырын, сөйләгән шикелле генә итеп, жыр лавына бер дә гаҗәпләнмәделәр. Аларның үзләренең дә җырлыйсыларь килми иде, ләкин бу җыр шундый бер җыр иде ки, ул шунда ук һән мәсеиең дә йөрәгенә төште, һәм алар, уңай вакытны көтеп алып, акрыз гына кушылдылар:
Читәнгә тигәнче
Башыңны иясең?..
Бөтен хатыннар Марийкага таба борылып, аның җырын ТЫҢЛЫЙ башладылар. Марийка һаман шулай бер үк килеш, һаман шулай хәрәкәтсез күзләре белән стеналар гына каплый алмас ераклыкка карап утыра. Гүя ул шул ераклыкта нидер күргән кебек тавышын күырә төшә, күзләренең төбендә аның таң вакытында кояш чыгар алдыннан күктә генә чагыла торган бер якты шәүлә кабына:
Елга аръягында, Әнә, юл буенда, Биек имән ялгыз Үсеп тора шунда...
Бу юлы инде Марийканың ахирәтләре генә түгел, калган хатыннар да җырны күгәреп алдылар, — һәм шулай ук ниндидер бер ераклыкка карап җырлый башладылар:
Биек имән ялгыз
Үсеп тора шунда...
Һәммәсе дә акрын гына булса да җырга кушылганга күрәме, яки җыр үзе һичнәрсә белән хисаплашмыйча йөрәгенә тула баргажа күрәме, Марийка кинәт тавышын күтәрде, һәм элек бөтен авылга таныш булган аның көчле-нәфис тавышы, нәкъ кыз вакытларындагы шикелле, яңгырады:
Ничек соң барырга
Шул имән янына?
Иелмәс, чайкалмас
Идем ул чагында...
Кинәт бөтенесенең күзләреннән яшьләре мөлдерәп агып китте, һәм хатыннар күз яшьләрен һич яшермичә, һаман шулай күренмәс ераклыкка текәлгән килеш, бөтен тавышларына моңлы сузып, җырның соңгы юлларын кабатладылар.
Иелмәс, чайкалмас
Идем ул чагында...
Хатыннарның елауларын күреп, Марийка үзе дә елый башлады. Үксүен көчкә тыеп, ул җырын чак-чак әйтә алды:
Сыеныр идем, мин Кочагына аның, Сердәш итәр идем Яшел яфракларын...
* Җырлар Н. Арсланов тәрҗемәсендә бирелә. (Ред.)
21
Ә хатыннар исә елый-елый аңа кушылдылар:
Сердәш итәр идем Яшел яфракларын.
Шул минутта өстәл яныннан Анфиса Марковна күтәрелде. Бер ул гына еламый иде, — моны бөтенесе күрделәр, һичкайчан әле аның мондый усал, караңгы чырайлы булганы юк иде. Марийка инде җырының соңгы сүзләрен — миләшнең имән янына бара алмаячагын — әй?'ергәгенә жыенган иде, ләкин ана коры чаткы чәчрәткән күзләре белән аңа карап, кычкырып җибәрде:
— Я, тукта! Ишетәсеңме? — Ул хатыннарга борылды. — Сез дә туктагыз! Җитәр!
Аннан стенага беркетелгән кечкенә шкаф янына килеп, аның чуар чәчәкле пәрдәсен читкә ышырып куйды да, чәйнек эченнән бөтереп тыккан бер ал кәгазьне тартып чыгарды. Тыгыз рәткә тезелгән вак кына типография хәрефләре белән тулы бу кәгазьне күргәч, хатыннар хәйран булып тынып калдылар: Анфиса Марковна кулында бүген самолет ташлап киткән листовка иде.
Марийка берничә секунд аптырап карап торганнан соң, кинәт кроватеннан сикереп торды.
— А4ә, укы! — диде анасы, листовканы аңа биреп. — Өстәл янына утыр да барыбызга да кычкырып укы. Ә бу җырны мин үз өемдә башка ишетәсе булмыйм!
Марийка, бер сүз дәшмичә, әнисенең кулыннан листовканы тартып алды да, тизрәк лампа каршысына утырды. Хатыннар күз яшьләрен ашыга-ашыга сөртеп, шунда ук Марийканы сырып алдылар.
— Иптәш Сталин рече! — дип кычкырып җибәрде Марийка һәм листовкадан башын күтәреп, бөтенесен кайнар, елтырап торган күзләре белән карап чыкты.
— Син акрынрак,—диде ана.
— Әй, әнкәем, кайдан гына син моны таптың?
— Укуыңны бел, анысы синең эшең түгел!
Хатыннар да шаулап алдылар.
— Сузма әйдә, укы!
— Иптәш Сталинның җиденче ноябрьда Кызыл мәйданда сөйләгән рече...— дип укый башлады Марийка. — Ходаем, нигә шулкадәр минем өскә ятасыз? Лукерья Трофимовна, Тоня! Утны каплыйсыз бит... Ничек мин укыйм инде?
—- Җидесендә дисеңме? Бәйрәм көнне буламы бу? — дип кабатлап сорады Лукерья.
— Әйе, җидесендә, Кызыл мәйданда...
— Укы инде, укы, нәрсә сузасың?
— Юк, тукта!—диде Анфиса Марковна һәм күзләре белән Фаяны табып, аңардан сорады: — Ишекне бикләгән идеңме?
— Юк, син бикләргә әйтмәдең бит!
— Соң син үзең белмисеңмени?
Фая сикереп торып өйалдына чыкты да тышкы ишекне аркылы агач белән бикләп керде. Хатыннар, тынычланып, яңадан өстәл тирәсенә ныграк тыгызлана төштеләр һәм Марийка акрын гына, ләкин дулкынланудан калтыранган тавыш белән юлбашчының речен укырга тотынды.
Кинәт шыгырдап ишек ачылды. Бар да катып калдылар: бусагада Ефим Чернявкии басып тора иде. Хатыннар өстәлдән як-якка ташландылар, Һәм Марийка да шул чакта Чернявкиниы күреп алды. Менә хәзер зур бәла булачагын сизенүдән агарынып, ул листовкасын артына яшерде һәм кемнеңдер кулына төртте.
Ләкин соң иде инде. Ефим Чернявкии Марийка кулындагы листовканы күреп өлгерде, һәм аның бүген самолет ташлаган листовкаларның
22
берсе булуын белеп алды. Димәк, ул Макарихапың өйалдыма хатыннар жыела башлагач та, юкка гына кереп калмаган икән, юкка гын2 карангы почмакта тын да алмыйча туңып утырмаган икән! Макари*2 һәм аның сердәшләре нәкъ «җинаять» өстендә эләктеләр! Хәзер инл- бу бәдбәхет Макариха үзе дә, аның хатыннар бандасы да койрык болгап кына котыла алмаслар. «Менә хәзер карт убыр елаячак! — дип, ачулы кинәнеп уйлады Ефим Чернявкин. — Мин ана барысы өчен Д? кайтарырмын! Мин аның, колхоз ихатасында мине ничек хур игүен исенә төшерермен! Мин берсен дә онытмадым». Шулай уйлап, Черняз- кин өй уртасына, Макарихага таба атлады һәм, масаеп, елмаюын яшерә алмыйча дәште:
— Көтмәгән идегезме?
— Юк, көтмәдек, — диде Макариха, полицай алдында һич ялагайланып тормыйча һәм барысын гаҗәпкә калдырган тыныч салкынлык белән. — Соң бит, Ефим, көтсәләр дә сине бары теге дөньяда гына көтә торганнардыр! Ә бу дөньяда синең кемгә кирәгең бар? Шулай да әл- син монысында озаграк торасың кебек. Анаң тапкан табуын да, тик менә чокыр да алмый үзеңне. Хәер, кайгырма, алыр!
— Алай уйлама әле, — диде Чернявкин, — теге дөньяда мин тиз генә булмам. Тизрәк син анда булырсың!
— Ничек булып чыгар бит әле, Ефим!
— Укыйсыз, алайса? Тикшереп утырасыз!
— Әйе, укыйбыз...—диде Анфиса Марковна, һичбер борчылу билгесе күрсәтмичә, һаман шулай тыныч кына. — Тикшерүен соңыннан тикшерербез инде, син комачауладың... Я, утыр!—Анфиса Марковна башы белән Марийкага ишарә ясады. — Кит әле аннан, кунакка урын бир.
Ефим Чернявкин бик кинәнеп эченнән генә Макарихадан көлә иде. Ул нинди дә булса чара күрергә ашыкмый иде. Ни өчен ашыгырга? Макариха сердәшләре белән бергә хәзер аның кулында һәм һичнәрсә аларны каты җәзадан коткара алачак түгел. Беренче тапкыр Ефих Чернявкин кулына бирелгән властьның рәхәтен татый, үзенең хезмәт итә белү таланты белән горурлана, моңарчы татырга туры килмәгән бер тантана белән үзсүзле Макариха һәм аңа, Ефимга, карата ачыктан- ачык нәфрәтләрен күрсәтеп килгән хатыннар өстеннән кинәнә иде. Шулай булгач, ни өчен ашыгырга?
Кыска тунының чабуларын ике якка ачып ташлап, Чернявкин өстәл артына утырды һәм бүреген салып янына куйды. Бу инде аныи, бик ашыгырга теләмәсә дә, үзенең хезмәт бурычын, артык соңга калдырмыйча, үтәргә чамалавын күрсәтә иде.
— Алайса, сөйләшәбез?—диде ул.
— Хәзер сөйләшәбез... — диде Анфиса Марковна һәм урындык алып, полицай каршына утырды. Аннан полицайның хәленә керергә теләгәндәй сорап куйган булды:—Ә син, Ефим, бүген азрак эчкәнгә ошыйсың. Нидән әле бу болай?
— Зарар юк, булганы бетте...
— Телисенме, мин салып бирәм. Бераз төшергәч, сөйләшүе дә күңеллерәк булыр. Нигә дәшмисең?
«Әһә, майламакчы буласыңмы? Юк, син мине майлый алмассың, карт убыр! Ә шулай да аракыңны мин эчәчәкмен», дип уйлап алды Ефим Чернявкин. Аннан исе китмәгәнлеген сиздерергә теләгән бер тавыш белән сорап куйды:
— Бармыни?
— Сиңа гына җитәр әле.
Хатыннар куркынып почмакларга сыендылар һәм шуннан сүзсез генә, аптырап, хозяйка артыннан күзәтәләр иде. Шушы кичтә дүрт тапкыр аларның кәефләре үзгәрде бу өйдә! Моңсу тынлыктан — ачы күз
23
яшьле жырга, җырдан— шатлыклы дулкынлануга, ә хәзер — йөрәкләрен өшеткән олы борчылуга күчте ул! һәм бу кискен үзгәрешләрне барысы да бер үк дәрәҗәдә кичерәләр иде; тик Анфиса Марковна гына, һаман үзгәреп торган атмосфера йогынтысына бирелмичә, бөтен кич буена ниндидер бер үзенә генә хас тойгылар белән яши кебек иде.
Алдына китереп утырткан ярты литр аракыны күргәч, Ефим Чер- нявкии, никадәр генә исе китмәгәнлек күрсәтергә тырышмасын, борын тишекләрен, куянныкы шикелле, сәер генә кыймылдатып куюдан тыела алмады.
— Әллә чыннан да Мәскәү аракысымы бу?
— Актыгы инде,—диде Анфиса Марковна. — Киявем өчен генә саклап тоткан идем.
— Менә бусы юкка!—Чернявкин хәтта кычкырып көлеп җибәрде; хәер, аның бу көлүе әле генә әйткән сүзләреннән булмыйча, уйламаганда ансат кына аракыга юлыгу куанычыннан булырга тиеш иде.— Киявең өчен юкка саклап тоткансың, әйе! Аны хәзер син оныт инде! Икенчене эзлә!
Марийка янтык бүлмәдән башын чыгарып, аңа кычкырды:
— Әнә алдыңа куйганны, эт шикелле, чөмерә бир,гӘ кеше эшенә тыгылып утырма! Кара син аны, өйрәтеп маташкан була! Киңәшләр бирә җитмәсә!
— Сөйлән әле, сөйлән!—диде Чернявкин, мыгырданып кына.
— Ә нәрсә? Куркып торырмын дип уйлыйсыңмы әллә?
— Марийка, кит аннан!—диде ана, катгый гына һәм кирәксез талашны тизрәк өзү өчен, стаканны тутырып аракы салды. — Эч!
Ефим Чернявкинның куянныкыдай кызгылт зур күзләрендә бизгәкле чаткы кабынды. Моңарчы аңа бары болганчык сасы самогон гына эчеп йөрергә туры килгән иде, ә биредә шешә тулы күз яшедәй чиста, чын аракы! Акылыңнан язарсың! һәм Чернявкин шушы бөтен аракыны эчеп бетермичә торып, Макариха өеннән чыгып китәргә көче җитмәслеген сизеп алды. Аннан ни өчен ашыгырга? Макариха никадәр генә хәйлә корып, юхаланып маташмасын, барыбер хәзер аның кулыннан ычкына алмаячак бит!
Чернявкин бер тыннан стаканны төбенә хәтле эчеп бетерде һәм, сыртына тәртә белән китереп суккандай, тирән итеп ухылдап куйды, аннан башын селкеп торды да зур бер ак гөмбәне ашыгып авызына капты.
Анфиса Марковна кунакның язмышы турында хәсрәтләнгәндәй кулы белән иягенә таянып, ашыкмыйча гына сорады:
— Нишләп син, Ефим, күзләреңне кан басканчы эчәсең дә эчәсең? Әллә халыкка карарга ояласыңмы?
— Сезнең белән, нибуч, эчәрсең дә!—диде Чернявкин, тәмам юашланып.—Син менә ничек уйлыйсың: мин үземә йөкләнгән хезмәтне үтәргә тиешме, түгелме? Тиеш! Ә сезнең арттан, авыл буйлап чабып йөри-йөрн тел салынып төшә!
— Әйе, синең эшең — эт хезмәте, Ефим, бу дөрес, — диде Анфиса Марковна, аның белән килешеп. — Хәер, зарланырга да урын юктыр: сезнең, Чернявкиннарның, токымы шундый бит, бөтен халык белә. Син атаңа ошагансың, ә атаң эткә ошаган иде.
Чернявкинның хәтере калды:
Син нәрсә? Тагын мыскыл итәргә тотындыңмы? Тик кенә утырыр идең, ичмасам, инде ахмак булмасаң—икенче төрле сөйләр идең...
— һәм сыйлар идемме?
— Әйе, сыйлар да идең...
— Ә син нигә ашыгасың? Мә, эч!
Ефим тагын эчте һәм шактый исерә төшеп, сөйләнә башлады:
24
— Син бит телеңне тешләп кенә утырырга кирәклеген үзен, дә беләсең: синең эшең харап бит, әйтсәм әйтим! Сии бит минем менә шушы йодрык эчендә. Теләсәм нәрсә эшли алам ич мин синең, белән. Кара син аны, акыллы башны, карт көнендә политика белән шөгыльләнә башлаган! Әңгәмәләр алып бара, большевикларның листовкаларын укып утыра! Соң син, ахмак, беләсеңме нәрсә эшләгәнеңне?
Анфиса /Марковна күрә— Ефимның күзләре тозлана башлады һәм, ни генә әйтмәсен ул аңа, әмма полицай бөтен аракыны эчеп бетермичә торып өйдән чыгып китәчәк түгел.
— Мин, Ефим, нәрсә эшләвемне барысын да аңлыйм, — диде Мака- риха. — Ләкин мин эшләгән эшләрем өчен беркайчан да тәүбә итмәячәкмен, бары карт көнемдә ул эшләрем белән мактаначакмын гына! Ә менә синең кебек кешеләр тәүбә итәчәкләр, һай, ничек кенә итәчәкләр әле! Син тукта, син эч, барысын да эч, ә минем сүземне бүлмә! Сал да эч, һәм, җай чыккан икән инде, мин әйткәннәрне тыңла, бик әче булса да тынла!
Марийка белән Фая икесе бертавыштан кычкырып җибәрделәр:
— Әнкәй!
Хатыннар да сабырлыкларын җуя башладылар. Алар Макариханың нык, бәйсез характерын яхшы беләләр иде, шул ук вакытта аларга аның никадәр сак булырга яратуы да билгеле иде. Шуңа күрә дә Анфиса Марковианың мондый бер хәтәр сәгатьтә үз-үзен саксыз тотуы аларны, гаҗәпләндерү генә түгел, бик нык каушатты да. Хатыннар аның болай булуын йөрәге төбендә үзе өчен дә, башкалар өчен дә тирән борчылу тою нәтиҗәсендә элекке гадәти ныклыгын югалтудан, шуны кире кайтарырга көче җитмичә теләсә нинди хәтәр эшкә барырга әзер торуыннан дип уйладылар. Төрле почмактан ялварып әйткән тавышлар ишетелде:
— Анфиса Марковна, җитәр сиңа!
— Акылыңа кил, кодагый, нигә аны котыртасың?
— Марковна, тыңла, кызган безне!
— Юк, хатыннар, сез миңа комачауламагыз, — диде Анфиса Марковна, катгый һәм тыныч кына.—Мин үз акылымда, нәрсә эшләгәнемне яхшы беләм. Сез тыныч кына тыңлап утырыгыз, ә мин аның белән сөйләшәм.
Ефим Чернявкин исерекләрчә шаркылдап көлде:
— Алай, эчеңдә барын әйтеп бетермәкче буласыңмыни? — Ул яна- дан шешәгә үрелде. — Әйдә, булмаса, әйтеп бетер! Мин тыңлыйм, соңыннан аракыны бушка эчте бу дип мине әрләмәссең.
— Аракы өчен мин сине әрләмәячәкмен, әйдә беткәнче эч!
Чернявкин стаканга калган аракыны салып бетерде, ләкин эчмәде, ә бөтен тәненә таралган җылының рәхәтен татып, сүз башланганны көтеп утыра бирде.
— Менә шулай, Ефим,—дип сүзен башлады Анфиса Марковна,— синең белән озын-озак сөйләшеп утыруның минем өчен бер кызыгы да юк. Без синең белән авыл читендә, ак каен төбендә мәхәббәт сатып утырмыйбыз. Минем сиңа менә нәрсә әйтәсем килә: синең ни сәбәптән бу хәтле эчүеңне мин белмим дип уйлыйсыңмы әллә, ә? Юк, Ефим, беләм, беләм мин! Авылда бер үзең генә әшәке кеше булып чыктың, син моны күреп торасың, шуңа күрә куркудан эчәсең дә. Куркынычмы, ә? Юк, аллашасың, куркыныч! Бөтен халык үз власте өчен, элек күкрәген киереп ничек торган булса, хәзер дә шулай тора, һәм беркем дә безнең халык белән берни дә эшли алмаячак, — син моны да бик яхшы беләсең. Шуңа күрә дә сиңа куркыныч! Эч, Ефим, күзләрең тойганчы эч, сиңа бер генә юл!
25
Чернявкин, Анфиса Марковнаның сүзләре белән тулысынча килешкәндәй, чыннан да калган аракыны күтәреп, зур тешле кин авызына берьюлы коеп җибәрде һәм закуска кабып тормыйча итләч иреннәрен генә шапылдатып алды. Аның бөтен йөзенә, колакларына, муенына кара кан бәреп чыкты, ә ике як чигәсеннән — зур колаклары кырыеннан мул булып тнр агып төште. Ул карлыккан тавыш белән, буылып Макари- хага дәште:
— Я, тагын нәрсә әйтмәкче буласың?
— Тагын менә нәрсә, — диде Анфиса Марковна, сәер, өлкән бер тынлык эчендә, һаман шулай ашыкмыйча тыныч кына, — син армиядән качып кайттың, халык өчен сугышырга теләмәдең, үлемнән курыктың, тизрәк хатының янына постың... Ә халык, Ефим, болай дип әйтә: хатын итәгендә үлгәнче, кырда үлеп калуың артыграк, ди. Сугыш безнең ара да әле менә синең кебек кешеләрнең барлыгын күрсәтте. Күп түгел, ләкин шулай да бар алар. Безнең җитәкчеләр һәрвакыт безне, елан тиресен алыштырса да, йөрәге аның һаман шул ук елан йөрәге булып кала, дип өйрәтә килделәр. Ә без, ахмаклар, үзебезнең яхшы күңелле булуыбыз аркасында, кайчан менә синең кебекләрне кичергән булдык. Инде хәзер сугыш халыкны һәртөрле шакшылардан тазартачак, һәм шул чакта без сездән башка рәхәтләнеп тора башларбыз, аһ, ничек иркен, рәхәт торырбыз әле без!
Ефим Чернявкин кинәт үкереп-шыңшып ике йодрыгы белән дә өстәлгә китереп сукты һәм урыныннан сикереп торды. Ул авызын киң ачып, еш-еш авыр сулап, кан баскан күзләре белән Макарихага төбәлде. Почмакларга поскан хатыннар барысы берьюлы кычкырып чинап жибәрделәр. Алар менә хәзер Чернявкин Анфиса Марковнага ташлана, кыйный башлый инде, дип көттеләр, ләкин Чернявкин Макариханың кыю-батыр карашын күтәрә алмыйча, тиз генә бүреген эләктереп, чай- кала-чайкала өйдәй чыгып китте. Хатыннар һәммәсе дә бертавыштан үкереп еларга тотындылар; Чериявкинның хәзер үк өлкән полицай Лоз- невойга барып, Анфиса Марковна авызыннан ишеткәннәрен сөйләячәген белеп торалар иде алар.
— Хатыннар, туктагыз! Уламагыз!—диде Анфиса Марковна, катгый рәвештә. — Листовка кемдә?
— Миндә, — диде Фая, үкси-үкси.
— Бир монда!
Анфиса Марковна йомарланган листовканы алды да өстәлгә җәеп сак кына сыпыргалады. лампаның утын төзәтте, аннан күзләре белән Марийканы табып дәште:
— Кил монда! Утыр! Укы, әйдә!
IV
Гитлерчылар Лозневой һәм Чернявкин ярдәме белән авылны талап йөргән чакта, Ерофей Кузьмич урын өстендә аунап ятты. Алевтина Васильевна көн дә аны печән вагының суы белән пешекләде, төрле шифалы үләннәрнең суын эчерә торды. Бер көнне Ерофей Кузьмич хәтта Зубачиха карчыкны да чакыртып алды. Карчык аны өшкереп, өстенә ниндидер бер «изге» су да бөркеп китте. Соңыннан ул бөтен авыл буйлап, Лопухов картка моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән әшәке бер авыру ияләшкән, кышка кадәр тора алмас, аягын сузар, дип сөйләп йөрде.
Бу тузга язмаган хәбәр озакламый Ерофей . Кузьмичның үзенә дә килеп ишетелде. «Менә тагын башка бәла ясаган, черегән тамыр! ________________
дип сүкте ул Зубачиха карчыкны. — Җенем куштымы миңа аны чакырып торырга! Хәзер инде баш очына утырып еларга да бәхилләшергә
26
килүчеләр бусагадан өзелмәс. Ни пычагыма сон. миңа мондый көлке уен?» Ул хәтта карчык ялганына ышанып килүчеләрне борчылып көтә дә башлады.
Ләкин Ерофей Кузьмич ялгышты: беркем дә аңа килмәде. Бер көн, ике көн. өч көн көтеп карады, әмма килүче булмады... Ул инде үзе үк кемнең дә булса хәл белергә килүен һәм яхшы сүз белән юатып китүен көтә башлады.
Ләкин беркем дә килмәде.
Ерофей Кузьмич аңлап алды: әгәр элекке вакытны авыруы һәм озакламый үлү ихтималы турында шулай хәбәр таралса, аның өе һичшиксез халык белән тулы булыр иде. Ә хәзер... хәзер исә халык аңардан йөз дүндерде, авылдашлары аңа ышанмыйча, хәтта дошман итеп карыйлар — менә нәрсә турында ул чынлап кайгыра башлады. Бу бәдбәхет эшкә мине немецларның көчләп куюларын алар белмиләр бит,— дип ачынып уйланды Ерофей Кузьмич. — Минем Лукерьяга налог турында әйтеп чыгаруымны да белмиләр инде алар... Аларга бер генә нәрсә ачык: мин — немецлар старостасы, менә шул! Җитмәсә әле, кайберәүләр минем тизрәк дөмегүемне алладан сорый торганнардыр! Тфү, чәнчелеп китсен бу каһәр суккан тормыш! Шулай ук Силантий бабай да кермәс микәнни? Хәл белергә керә торган иде бит! Юк, ул да кермәс, ахры!» Ерофей Кузьмичка бик ямансу һәм авыр иде. Шул чакта күңеленә килгән бер уйдан аның хәтта коты алынды: чыннан да ул кинәт үлеп китсә (тыштан, карап торырга, таза гына күренгән кешеләр шулай үлеп китәләр ич), әйе, хаксызга халыкның нәфрәтенә дучар булган хәлдә үлеп китсә? Ерофей Кузьмичны бөтенләй курку биләп алды. Юк, юк, болай үләргә һич ярамый!
Мондый авыр уйлану минутларында Ерофей Кузьмичның таушалган, сакалы чуалып беткән йөзенә тирән газап билгесе чыга иде. Алевтина Васильевнаның беркайчан да, хәтта тормышларының иң авыр вакытларында да ирендә мондый чырайны күргәне юк. Ерофей Кузьмич өчен һич табигый булмаган, аның характерына һич туры килмәгән бу чырай Алевтина Васильевнаны бик куркыта иде. Ул борчылып иренең баш очына килә.
— Кузьмич, хәлең ничек?
— Начар,—ди чын күңелдән Ерофей Кузьмич.
— Кай төшең авырта соң?
— Менә монда, — ул күкрәген тотып күрсәтә. — Бөтен җаным сызлана.
Авылда булган хәлләрне Ерофей Кузьмич башта Лозневой белән Чернявкиннан гына ишетеп торды. Ләкин карт полицайларның аңардан күп нәрсәне яшерүләрен, дөрес сөйләмәүләрен бик тиз белеп алды һәм аларга ышанмас булды. Ул яңа хәбәрләр алып кайтырга Алевтина Васильевнаны җибәрә башлады, ләкин Алевтина Васильевна авыл арасында йөрергә ояла иде, ара-тирә якын күршеләргә генә кереп чыга, һәм кайткач, бертуктаусыз елый да -елый иде. Ерофей Кузьмич, күз яшен бер дә яратмаганга күрә, хатынын тынычлыкта калдырды. Хәзер инде бер Васятканы гына файдаланырга мөмкин иде. Васятка авыл буйлап күп чаба (бу кышны мәктәп ябык булды), бик күп яңа хәбәрләр жыеп алып кайта торган иде. Ләкин аның китергән хәбәрләре шулкадәр тузга язмаган була, Ерофей Кузьмич малаена ышанырга да, ышанмаска да белми иде.
Еш кына малае сөйләп беткәч:
— Нәрсә син ялганлыйсың? — ди торган иде ул.
— Мин ялганламыйм, — ди Васятка, — менә чын пионер сүзе!
— Тик кенә тор, тинтәк!.. Нәрсә син юкны сөйлисең? Яхшылап әйтеп бир, Васильевларның нәрсәләрен алып чыктылар?
27
— Бөтенесен дә,—ди Васятка.
— Ничек алай, бөтенесен дә?
— Менә шулай инде, бөтен нәрсәләрен алдылар. Үзем күрдем. Келәтләреннән барлык арышларын, барлык борчакларын алып чыктылар. Ике казлары эленеп тора иде, аларны да алдылар.
— Ә Анна Мохинаның нәрсәсен алдылар?
— Анна түтинең дә бөтен нәрсәсен алдылар, — ди Васятка. — Идән асларына да төштеләр, анда чүлмәк белән каймаклары тора икән, шуны алып чыктылар да капыл-копыл ашап та бетерделәр. Менә чын... чынлап әйтәм! Берсе әле Анна түтинең күкрәгенә йодрыгы белән шундый китереп төртте, Анна түти чалкан барып төште! Без аны Фенька белән...
— Кем ул, Фенька?
— Аларның кызы инде. Менә без Фенька белән су сибеп, аны һушына китердек.
— Я, җитәр!— ди Ерофей Кузьмич, кашларын жыерып. — Бар, кит! Синең лыгырдавыңны тыңлап бетереп булмас монда.
— Барысы да чып-чын!
Ләкин дзак та үтми, бигрәк тә хатыны чыгып киткән чак булса, Ерофей Кузьмич улын яңадан чакырып ала. Мөмкин кадәр йомшак булырга тырышып, ул тагын сораша башлый:
— Син, алайса, үзем күрдем дисең?
— Үз күзем белән күрдем!
— Арттырып сөйләмәдеңме?
— Юк, арттырып сөйләмәдем!
— Әйе... — ди Ерофей Кузьмич, бер нәтиҗәгә килгәндәй. — Я, бар, җитәр булмаса!
Мондый сөйләшүләрдән соң Ерофей Кузьмич, гадәттә, арыган соры күзләрен кулы белән каплап, бик озак сүзсез ята торган иде. Васятка әтисенең бөтен кыерсытуларын онытып, аңа ничек тә тынычлык бирергә тырыша иде.
«Авырып» яту вакытында Ерофей Кузьмич сугыш турында да, үзенең тормышы турында да бик күп уйланды.
Башта Ерофей Кузьмич сугышны бик гади итеп кенә күз алдына .китергән иде. Ул болай уйлый иде: менә безнекеләр чигенәләр, алар артыннан немецлар киләләр, һәм сугышның язмышы, әйтик, я Москвада, я Москвадан ары берәр җирдә хәл ителергә тиеш, һәрхәлдә, сазлыклы Ржев урманнары эчендә югалып калган кечкенә Ольховка авылында түгел инде. Немецлар монда нәрсә эшләсеннәр? һәм Ерофей Кузьмич, тынычсыз вакытлар үтеп китәр, бөтен вакыйгалардан читтә торып калырмын, дип ышана иде.
Ерофей Кузьмичның болай уйлавы очраклы нәрсә түгел иде.
Колхозда ул җиде ел торды һәм шул вакыт эчендә ул авылдашлары белән бергәләп эшләргә, барысы өчен уртак булган мәшәкать һәм шатлык белән яшәргә күнегеп өлгергән иде- Ул колхозга авылдашларыннан өч ел соңга калып керде, колхозның ныгып китү авырлыкларын башкалар белән бергә үз җилкәсендә татымады, аның чәчәк ату елларында гына яшәп, рәхәттән башка нәрсә күрмәде.
Ләкин ул колхозга кадәр ярты гасыр гомер яшәгән кеше иде, шунлыктан аңарда, башка авылдашларына, бигрәк тә, яшьләргә караганда, крепостька бикләнгәндәй, үз ихатасы эчендә генә яшәргә тырышу гадәте һаман бик көчле иде әле. һәм Ерофей Кузьмич мондый хәтәр, ышанычсыз бер вакытта борынгыча ялгыз гына тору, сукыр тычкан кебек, кешеләрдән посып, үз ояңда гына яту яхшырак булыр дигән карарга килде. «Җырны гына бергәләп җырлау яхшы, ә сөйләшкәндә
28
аерым-аерым сөйләшү хәерлерәк... Шулай торырга кирәк хәзер», дип акыл йөртте ул.
Ул колхозның тыныч, бәхетле еллардагы көчен белә иде, әмма аның авыр, бәхетсез еллардагы көчен күргәне юк иде. Шунлыктан анарда күп еллар буенча сакланып килгән борынгыча яшәү гадәте өстенлек алды. Ихата әйләнәсен ырымлап чыкты ул’ өенең ишеге башына кечкенә канчык белән ниндидер им-том үләне асып куйды, шуннан соң инде, сугышны, борынгы тәртип буенча, кешеләр күзеннән читтә, исән- имин үткәрермен дип күңелен беркетеп кунды.
Ләкин сугыш үч иткәндәй, гүя башка бер юлы да булмаган шикелле, туп-туры аның ихатасы аша узды. Сугыш аның улын эләктереп алып китте һәм, Ерофей Кузьмич исәбемчә, аның башына да җитте; сугыш аның йортына шулкадәр күп жэфа тудырган ят кешеләр китерде. Ниһаять, сугыш Ерофей Кузьмичның үзен дә рәхимсез рәвештә канлы чоңгылына тартып алды.
Әүвәлрәк Ерофей Кузьмич сугышны, минем башыма да, авылдагы берничә кешенең генә башына килгән бәла бу, дип уйлады. Әнә Осип Михайлович белән Яша Кудрявой дошман кулыннан һәлак булдылар. Ульяна Шутяева кызын югалтты, Степан Бояркин семьясын ташлап, күз күрмәгән ят жирләргә качып китәргә мәжбүр булды. Ләкин хәзер инде Ерофей Кузьмич сугышның Ольховкадагы һәрбер өйгә, өермә шикелле, бәреп керүен аңлап алды. Элек ул немецлар тыныч халыкка тимәсләр дип уйлаган иде. Юк, тияләр икән алар, ничек кенә тияләр икән әле! Фашистларның кылган явызлыклары бөтен күрше авыллардан, бөтен якын-тирәдән ишетелеп кенә тора. Димәк, бер ул гына, бер аның авылдашлары гына түгел, ә гитлерчылар басып алгаи җирләрдә барлык совет кешеләре газап чигәләр икән. Юк, бу авыр вакытны ана, сукыр тычкан шикелле, посып кына үткәрергә туры килмәде. Бер авылдашлары белән генә түгел, тирә-юньдәге барлык кешеләр белән бергә бер үк газаплы тормышны, бер үк язмышны кичерә икән ул!
Хәзер инде Ерофей Кузьмич үзен сугыш давылына эләккән барлык кешеләр, барлык халык белән күзгә күренмәс жепләр аша бәйләнгән итеп бөтен йөрәге белән тоя иде. Элек аның бу бәйләнешне мондый тирәнлек белән тойганы юк иде. Шуңа күрә дә ул хәзер халыкның, аның эчендәге уйларын белмичә, чумалы кешедән качкандай, аңардан йөз дүндерүләрен бик авыр кичерде.
Ерофей Кузьмич ялгызлыктан газаплана иде. Аның кешеләр арасында буласы, кешеләрнең уртак эшләре, хәзерге вакытта котылгысыз булган уртак кайгылары белән яшисе килә иде. һәм ул бөтенесенә төкереп урыныннан торды. Шуның өстеиә кирәксезгә печән пары белән пешекләнеп, үлән сулары эчеп яту да аны туйдырып бетергән иде.
Чыннан да Ерофей Кузьмич саф һава күрмичә, өзлексез авыр уйларга бирелеп ятудан ябыгып, картаеп китте. Эшсезлектәи аның эче поша башлады, авылга, кешеләр арасына чыгасы килде.
— Бөтен өй эченнән жир исе аңкый, — дип зарланды ул хатынына.— Саф һавага чыгарга кирәк.
— Ни сөйлисең син, Кузьмич! — диде Алевтина Васильевна, куркып. — Ярыймы соң? Парланып ят-ят та, аннан кисәк кенә һавага чык. имеш. Сине бит шунда ук салкын эләктереп алыр, тагы да катырак ятарсың! Болай итеп сине терелтеп буламыни?
— Кая ул сииа мине терелтү!—диде Ерофей Кузьмич, мыскыллап.— Нинди доктор килгән! Син бит минем авыруымны да белмисең! Җитмәсә, үзеннең пешекләүләрен белән әвәрә киләсең! Монда тормыш та житәрлек пешекләде, ә ул... Нәрсә сип миңа исең китеп карыйсың? Нәрсә әйттем әле мин сиңа?
Шул ук көнне Ерофей Кузьмич өстәл янында, тәмәкесен көйрәтә- көйрәтә, ничек итеп кешеләр белән аралашып яши башлавы турында
29
уйланып утыра иде. Шул чакта тыштан Алевтина Васильевна буш чиләк күтәреп керде һәм ишекне ябу белән акрын гына елый да башлады.
— Ни булды? — диде Ерофей Кузьмич, шунда ук кабына башлап.
— Безгә дә килеп җиттеләр!
Ерофей Кузьмич, өстенә дә кимичә һәм бүреген дә алмыйча, болдырга чыкты. Баскыч төбендә комендант Квейс басып тора иде, күрәсең., ул өйгә керергә генә җыенып торган...
— Ә-ә старост!—диде комендант бик кәефле чырай белән.— Старост авырыймы?
— һаман да чирлим әле, — диде Ерофей Кузьмич, тиз генә йорт алдына күз ташлап.
Квейс аны мактап куйган булды:
— Старост гут! Старост тәртипне белә ул. Герман армиясенә ярдәм итәргә кирәк. Герман армиясе тиздән Москауны ала- О, Москау зур шәһәр!
Шул арада сарай ишегеннән бер солдат әлеге, безнең гаскәр чигенгәч, Ерофей Кузьмич урманнан тотып алып кайткан күк атны җитәкләп чыгарды. Аның артыннан ике солдат сыерны куып чыгардылар. Абзарда дуңгыз чинап җибәрде һәм шунда ук пистолеттан .аткан тавыш ишетелде...
Ерофей Кузьмичның күз аллары караңгыланып китте. Ул болдырдан атылып төшмәкче, нәрсәдер кычкырмакчы булды, ләкин аның көче дә, тавышы да юк иде. Ничектер кинәт бөтен тәне хәлсезләнде һә.м егылмас өчен ишек яңагына чак тотынып калды.
— О, старост авырый!—диде Квейс. — Старост өйгә керсен.
Ул болдырга менә башлады.
— Өйгә! Өйгә!
— Мин керәм, — диде Ерофей Кузьмич һәм чайкала-чайкала өйгә кереп китте.
Бөтен көн буе Ерофей Кузьмич аштан, парланудан, үлән суларыннан баш тартып, дәшми-тынмый урынында ятты. Нәрсә турында уйлана иде ул? — Әйтүе чигеп иде. Әмма аның җир төсенә кергән йөзенә, томан баскан күзләренә карап, уйлануын, бик нык уйлануын күрергә мөмкин иде.
Икенче көнне иртә белән торып ул тышка чыкты. Бик озак ул болдырдан үзенең йорт алдына һәм көнчыгышның салынкы офыгына уйланып карап торды. Аннан бушап калган амбарны, буш абзарны, буш сарайны карап чыкты... Беркайчан да әле аның ихатасы бу кадәр шыр ялангач булганы юк иде. Хәтта, эт тә,юк, ә бит эте аның һәрвакытта була торган иде. Берничә тапкыр у?т туктап ял итте, йөрәген тотып торды.
Кире өй ишеге төбенә әйләнеп килгәч, Ерофей Кузьмич көч-хәл белән генә болдырга күтәрелде. Ләкин биредә ул кинәт бөтен гәүдәсенә турайды, тагын бер кат йорт алдыннан күз йөртеп чыкты һәм капыл кызып, яктырып китеп күңеленнән гитлерчылар белән бәхәсләшергә тотынды. «Менә бик яхшы! Бөтенесен алып бик яхшы иттегез! Хәзер мин барлык кешеләр белән дә бертигез булып калдым, аңлыйсызмы сез шуны? Берни дә аңламыйсыз сез! Ә мин моның нәрсә икәнен аң-лыйм, *миңа берни дә кызганыч түгел!» Ерофей Кузьмичның маңгаена бөрчек-бөрчск тир калкып чыкты. 14шек башына кечкенә капчык белән элеп куйган им-том үләнен күреп алды да, ачу белән аны кадагыннан тартып алып, йорт алдының ерак түренә ыргытып бәрде.
Шул көннән башлап Ерофей Кузьмич хатыны белән улы Васяткага йомшак мөгамәлә күрсәтә башлады. Ул аларга, элекке шикелле, кыч
30
кырып, юк-барга да бәйләнеп тормый, аларның эшләренә тыгылмый иде. Ул күбрәк өстәл янында тәмәкесен көйрәтеп утыра, өйдәге ыгы-зыгыны тыныч кына күзәтә, һәм нәрсә турындадыр бертуктаусыз уйлана да уйлана иде. һәм шушы авыр уйлардан аның күз алдында һаман картая баруын күрү — бик кызганыч иде.
Алевтина Васильевна аңа карап бик пошына иде.
— Кузьмич, ни булды сиңа, ә?
— Ә нәрсә? Берни булганы юк, анасы, артык берни дә...
— Ничектер, бик сәер булып киттең әле син, элек болай түгел идең.
Ерофей Кузьмич авыр сулап куя:
— һәммә кеше белән дә, анасы, шулайрак була ул, башта тегеләйрәк, ә аннан болайрак булып китә.
V
Бу кичне Ерофей Кузьмич Лозневой белән озак кына сөйләшеп утырды. Соңгы берничә көнне Лозневой Болотный авылында үткәрде (аны волость комендатурасы ни өчендер чакыртып алган иде). Болот- ныйдан ул бик арып, уйга төшеп кайтты һәм кичке ашны ашагач та ятарга җыена башлады. Ләкин һәрвакыт сүзгә саран хуҗа бүгея бик теләп сөйләнергә тотынды һәм бу хәл Лозневойны ихтыярсыздаи кухняда тукталырга мәҗбүр итте.
Ерофей Кузьмич Лозневойга, чит кеше киемендә килеп күренгән көннән алып, ачу-мыскыл күзе белән карый торган иде. Аның болай каравы көннән-көн үсә барды. Инде Лозневой полицай булып, гитлерчылар белән бергә авылны талый башлагач, Ерофей Кузьминның йөрәгендә хыянәтчегә карата тирән нәфрәт уянды. Лозневой йорт эшләрен алып баруда аңа шактый тырышып булыша да иде. Ләкин бу хәл дә картның нәфрәтен баса алмады. Ерофей Кузьмич үз өендә Лозневой кебек кешегә урын булмаска тиешлеген аңлый иде. Әгәр ул Лозне- войның теге вакытта, Андрей үлде, дип ялганлаган булуын белеп алса иде, аны бер генә секунд та өендә тотмас иде! Ләкин Маринка Лозневой белән сарайда булган сөйләшүе турында бер сүз дә әйтмичә китеп барды. Бары менә шушы хәл аркасында гына Лозневой Лопухов өеннән куылмыйча тора иде. Тагын бер сәбәп: Лозневой икмәкнең кайда яшерелгән урынын белә иде. Аның немецларга бер-ике сүз генә әйтүе җитә, — һәм Ерофей Кузьмич бер бөртексез калачак. Бу хәл дә Ерофей Кузьмичны тыеп тора иде. Ул полицайга үзенең дошманлыгын ачыктан-ачык күрсәтергә курка. Сугыш озакка тартылды, тормыш көннән-көн авырлаша, хәтәрләнә бара, ә Лозневой һаман гитлерчылар белән ныграк бәйләнә бара. Ни өчен саксызлык күрсәтергә? Ул, Лозне-вой, үзенә булган нәфрәт һәм дошманлык өчен хәзер үч кайтара алачак ич!
... Сүз сугыш турында бара иде.
— Димәк, гитлерчылар, сугышны кыш кергәнче бетерәбез, дңп мактанып ташлаганнар буламыни инде?—диде Ерофей Кузьмич.
— Алар мактанмадылар.
— Ничек мактанмасыннар, ди? Мин үзем ишеттем лә!
— Бетерербез дип уйлаганнар иде, әлбәттә, — диде Лозневой. _ Сугыш — хәйләкәр эш ул, Ерофей Кузьмич! Бөтенесен дә алдай исәң, ләп бетереп булмый. Ләкин мондый зур армиянең бу кадәр тизлек белән чит ил территориясенә бәреп керүе сугышлар тарихында күрец\ гәне юк әле. Безнең җиргә немецлар шулай керделәр бит. ДимӘк аларда исәпсез зур көч бар. Хәер, без үзебез моны күрдек. Ничек иТе^ без1 мондый көчкә каршы тора алыйк? Бөтен Европа аның алдында тез
31
чүкте, ә Европа... — Европа ул! Мин уйлыйм, немец армиясе хәзер Москваны алыр өчен соңгы һөҗүмгә хәзерләнә. Москваны алдылармы—бар да бетте дигән сүз!
— Ә мин болайрак уйлыйм, — диде Ерофей Кузьмич, аңа каршы төшеп.— Хәзер аларга тыгызга килмәгәе дим, ә? Армия, дөрес, көчле, сүз дә юк. Көчсез армия алдында безнекеләр чигенеп тормаслар иде, бу үзеннән-үзе билгеле нәрсә! Ә шулай да Москвага кадәр барып җитәргә аларның тыны җитмәде бит! Хәтта коры юл белән дә барып җитә алмадылар. Ә хәзер кар ерып ничек бара алырлар икән? Син үзең беләсең, бу җирләрдә, бигрәк тә урманнарда, кар ат корсагыннан була. Ничек итеп монда машина белән үтә аласың? Шуның өстенә суыклар да башланса? Былтыргы шикелле агачлар туңарлык суыклар килсә, ә? Ә син беләсең бит, аларның шинельләре нинди генә. Син боларның барысын да исәпкә аласыңмы?
Лозневой Ольховкага килгән көннән башлап Ерофей Кузьмичны яхшы аңлыйм дип уйлап йөри иде*. Картның эвакуациядән баш тартып, Ольховкада торып калуын ул, Ерофей Кузьмич Совет дәүләтенең җиңүенә ышанмый, дип караган иде. Инде Кызыл Армия чигенгәч, Ерофей Кузьминның икмәк яшереп куюын һәм йортына төрле мөлкәт ташуын Лозневой, хужа җанына якын борынгы тәртипләрнең кайтуын көтә, дип аңлады. Бу нәрсәне ул, хосусый милекчелек гадәтләре көчле булган бер кешенең авыр сугыш вакытында үзен тәэмин итәргә тырышуы дип кенә күрүдән ерак иде. Ниһаять, Ерофей Кузьмич староста булып алгач, Лозневой, хужа, чабуыннан артка сөйри торган хосусый милекчелек тойгыларының әсире генә булмыйча, совет властеның килешмәс дошманы да икән, дип күңелен беркетеп куйды. Хәер, Ерофей Кузьмич үзе аңа бу турыда беркайчан бер авыз сүз дә әйткәне юк иде.
Хәзер исә Ерофей Кузьмичның сөйләп утырганнары Лозневойның карт турындагы элекке уйларына бер 'дә туры килми иде, — ул бу аерманы ачык сизә башлады. Элек Ерофей Кузьмич сугыш турында сөйләшүдән кача торган иде. Ни өчен соң ул бүген үзе һичбер сәбәп- сезгә сугыш турында сүз башлады? Җитмәсә, бик сәер генә итеп башлады: аның сүзләрендә немец армиясенең киләчәк уңышларына ышанмау ачык сизелеп тора. «Картның хәтере калган, — дип уйлады Лозневой.—Нигә инде аны кыерсытырга кирәк булгандыр? Аның сыерыннан башка котыла алмаслар идемени! Салам торханнар бу немецлар, әйтсәм әйтим!»
Ә Ерофей Кузьмич менә хәзер немец армиясе алдында торган зур авырлыклар турында һаман сөйли: немец армиясенә безнең армия белән генә түгел, безнең рәхимсез кыш белән дә сугышырга туры киләчәк, янәсе. Ул, билгеле, немец армиясе бу авырлыкларны җиңеп чыкмас дип әйтми әйтүен, ләкин аларны җиңүе ансат булмаячагын аңлатырга тырыша...
Лозневой хуҗасын тыңлаган саен кара көя бара иде.
Ул хәзер полицай булганчыга кадәр Лопухов өендә яткан чагындагы өтек кыяфәттә түгел иде. Шул чактагы сәләмә киемнәре — тузган чикмәне, йоны иелеп төшкән бүреге, ямаулы штаннары — каядыр шунда чоланда аунап яталар... Хәзер аның өстендә яңа немец формасы, тик погоннары гына юк. Сул җиңендә кара «Р» хәрефе — кабахәт хезмәтенең билгесе — төшерелгән ак киң бәйләвеч. Ул хәзер саргылт-көл төсле сирәк сакалын да йөртми. Бик шома итеп кырынган, әле озынаеп өлгермәгән кыска чәчләрен бер якка таба әйбәтләп тарап салган Үз-үзен тотуы да хәзер аның элекке кебек түгел. Куркынычның үткәнлеген белеп алгач һәм Ерофей Кузьмичның канаты астында гына яшәү кирәклеге беткәч, хуҗага тәлинкә тотып, ялагайланып маташуын ташлады. Ул хәзер үзен хуҗа белән бик бәйсез һәм иркен тота иде Дөрес
32
ул аңардан күргән төрле кыерсытуларны аның исенә төшерүдән саклана иде, чөнки вакытлар бик үк ышанычлы түгел, шунлыктан андый- мондыД хәлләр булу ихтималын исендә тотып, начар дусларны да югалтмаска тырыша иде. Читтә, башка кешеләргә исә, Лознсвой ту- паслык кына түгел, кансызлык та күрсәтә (Ерофей Кузьмич моны ишетеп белә) һәм авылда аңардан инде курка да торганнар иде.
Хуҗасын тыңлаган чакта Лозневой һаман авызының бер як кырые белән генә мыскыллы елмаеп утырды. Күзләре аның яңа тимер кый- пылчыклары кебек елтырыйлар иде. Өстенә кигән елан төсендәге немец формасы аның кошныкыдай кечкенә бөрешкән йөзен, ничектер, башкача итеп күрсәтү белән бергә, күзләренең кыйпылчыктай елтыравын да аеруча кискен һәм салкын итеп күрсәтә иде.
Ерофей Кузьмич чатлама суыкларда һәм бураннарда машиналарның йөри алмаулары, немец армиясенең җылы киемсез булуы, безнен кызылармеецларның, немецларга караганда, суыкларга чыдам булулары турында үзенең фикерен әйтеп бетергәч, мондый нәтиҗә ясап куйды:
— ...Әйе. минемчә, немецларга фронтта ансат булмас. Аннан биредә, тылда да бик үк шәптән булмас дип уйлыйм, — диде ул, сүзен дәвам иттереп. — Минем эш картларча — ашыйм-эчәм дә мич башына үрмәлим. Ә мич башыннан күпме генә күреп була? Билгеле, мин барысын да белеп бетерә алмыйм! Бәлкем, мин, картлыгым аркасында, әкияттәге әлеге өрәсе килгән карт эт төсле, кыланамдыр. Менә, аякка баскач, сөйләшәсем килеп китте. Исәпләп кара, ике атна бит сүзсез яттым... /Менә мин әйтәм дә: монда, тылда ничегрәк булыр икән дим, ә?
— Ә нәрсә булыр монда?—диде Лозневой, кашларын җыерып.
— Әй, Михайлыч, белмисең әле син халыкны!—диде Ерофей Кузьмич. — Минем эш түгел бу, түгел, тик сиңа шуны гына әйтәсем килә: бик яхшы беләм мин бу халыкны. Беркайчан да җәберне күтәрми ул! Рус кешесе бер башланып киткәнгә кадәр генә чыдап тора, ярсытып җибәргәнне генә көтә ул. Бу бик борынгы заманнардан билгеле нәрсә. Алай-болай булып китсә, кылыч белән дә, калач белән дә шаярмый ул, рус халкы! Менә шуңа күрә дә әйтәм: ничек уйлыйсың, берәр хәл килеп чыкмасмы? Имештер, кайбер җирләрдә теге ни... партизаннар күренә башлаганнар, ди, ә? Син ишеттеңме?
Лозневой кинәт кабынып китте.
— Нәрсә эшли ала ул синең халкың? Я, ялангач кул белән нәрсә эшли ала ул? Әнә, нинди зур армия дә бернәрсә дә эшли алмады! Германия бөтен Европаны басып алды, бөтен фабрикалары, заводлары аның кулында... Бөтен Европаны ул безгә каршы ташлады! Германия безнең өскә, күн итек белән кырмыска түмгәгенә баскан шикелле, китереп басты. Кырмыскалар күп, ә нәрсә генә эшли алалар соң алар?
— һи, ничек кенә эшлиләр әле!—диде Ерофей Кузьмич; ул терсәкләре белән өстәлгә җайлабрак таянды да Лозневойга якыная төшеп әйтте:—Менә сиңа бер булган хәл. Үзем күргән хәл, валлаһи! Бервакытны без елан тотып алдык, алдык та кырмыска түмгәгенә илтеп салдык һәм ике чатлы сәнәк белән басып тордык. — Ул ике бармагын аерып өстәлгә төртте. — Кыскасы, елан эләкте бит, алай да борыла алмын, болай да борыла алмый, артка да юл юк, алга да! Икенче көнне килеп карыйбыз, еланның сырт сөяге генә торып калган!
— Сез бит аны кысып торгансыз, — диде Лозневой.
— Ә немец армиясен китереп кысмадылармыии?
— Соң, нәрсә син телисең хәзер?
— Мин бернәрсә дә теләмим, алла сакласын!—диде Ерофей Кузьмич.,— Мин бары халык турында гына әйтәм. Ә халык...
33
Тыштан кар шыгырдавы, аннан нәрсәнеңдер өй стенасына бәрелүе һәм кемнеңдер ыңгырашуы ишетелде. Ерофей Кузьмич белән Лозневой тәрәзәдән ике якка тайпылып, берничә секунд куркынып тыңлап тордылар.
— Кем бу? — дип мич башыннан Васятка кычкырды.
Стена аша тагын кеше ыңгырашуы ишетелде. Мич янында басып торган Алевтина Васильевна утны сүндерергә кушып, иренә кулы белән ишарә ясарга тотынды, — күрәсең, ул тәрәзәләрнең калын киндер белән капланган булуын онытып җибәргән.
— Туктале! — диде Ерофей Кузьмич, аңа кулын селтәп, аннан Лоз- мевойга таба борылды. — Кеше бит бу, ә? Әйдә чыгыйк, карарга кирәк ләбаса!
Төн караңгы иде, ай яктысы да, йолдызлар да юк. Тагын аз гына буранлап тора. Караңгылык эчендә авыл күренми, гүя Ольховка тавы өстендә аның беркайчан булганы да юк. йөзләрчә кешеләр торган җирнең шулай буш булып тоелуы бик сәер иде.
— Нинди саңгырау тынлык!—диде Лозневой, шыпырт кына, һәм автоматын кулына тоткан килеш, курка-курка гына, капкадан башын сузып карады. — Әйтерсең, авыл үлеп беткән...
— Авыл бервакытта да үлеп бетмәс,—диде Ерофей Кузьмич, һәм Лозневойга аның бу сүзләре халык турында әйтеп бетермәгән фикеренең дәвамы булып тоелды.
Кухня тәрәзәсе төбендә алар Ефим Чернявкинны таптылар. Ул көрт өстендә ыңгырашып, көзән җыергандай бер йомарланып, бер кул- аякларын як-якка ташлап, аунап ята иде.
Аны көч-хәл белән өйгә сөйрәп керттеләр.
Берничә минуттан соң ул, хуҗасы ташлаган беркемгә кирәксез эт шикелле, бусагада үлде.
Котлары алынган Алевтина Васильевна белән Васятка түр бүлмәгә яшеренделәр. Ерофей Кузьмич белән Лозневой Чернявкин янына чүгәләп, анын. җан бирүдән сытылган йөзенә ярым караңгыда шактый вакыт карап тордылар.
— Үлгәнче бер эчкән икән, — диде, ниһаять, Лозневой.
Ерофей Кузьмич чүгәләгән җиреннән торды:
— Юк, эчүдән түгел бу. Агулаганнар аны.
— Агулаганнар?
— Соң, күрмисеңмени?
Лозневой сакланып кына Чернявкин яныннан китте.
— Менә сиңа безнең бәхәс, — диде Ерофей Кузьмич.
— Нинди бәхәс?
— Ә ялангач куллар турында, оныттыңмыни?
— Хәбәр итәргә кирәк, — диде Лозневой, караңгыланып.
— Коменданткамы? Нәрсә син, акылыңнан яздыңмы әллә? — Ерофей Кузьмич Лозневойга хәтәр бер караш ташлады. Кара аны, башка бәла ясый күрмә! Тагын әле, берәр ачудан без агулаганбыз, дип уйларлар. Бездә бит инде андый хәлләр булгалады. Эчүдән үлгән диярбез—бетте китте! Аның бик күп эчүен бөтен кеше белә иде бит.
— Ә нишләп комендант без агулаганбыз, дип уйларга тиеш?
— Шайтан белсенме, аның башында ни барын! Шуның өстенә аңа аңлатуы да читен ич. Аңламас, тотар да бәйләнер, беләсең бит аның характеры нинди. Ә бу ин? ансат җавап — эчеп үлгән, вәссәлам! Эчкәнен беләләр ич...
Лозневой утырып уйланды, кулы белән күзен каплады.
Бар оде син, булмаса, Ефим хатынына,—диде Ерофей Кузьмич, ана киңәш биреп. — Хәбәр ит. Нәрсә дә булса эшләргә кирәк бит. һаман шушында ятырмыии? Гәне суынмас борын юып киендерәсе иде, ____________________
з .с. ә.* .чн.
34
кеше ич! Нишлисең инде, шушындый хәл килеп чыккач... Әй-е, менә сиңа ялангач куллар! Менә сиңа үлеп беткән авыл! Ух-х, арка буйлап салкын йөгерде, хәтта!
Лозневой тышта караңгы саңгырау төи булуын исенә төшерде, анда хәзер генә яңа кузгалып маташкан җиңел буран Чернявкинның тормыштагы соңгы эзләрен себерә торгандыр... Һәм бу, иске билгеләр буенча гына авыл бар дип уйларга мөмкин булган кешесез, үлек бушлыкка чыгып китү Лозневой өчен гаять куркыныч булып тоелды. Ләкин чыкмыйча чара юк. Ул бик авырсынып кына юлга әзерләнә башлады. Кинәт аның йөрәгендә ип өчендер Ерофей Кузьмичка каршы ачу кузгалды, — картның бүген сугыш турында сөйләгәннәре аңа менә бу караңгы. буранлы төн шикелле тәэсир иткәндәй булды.
Ә Ерофей Кузьмич Чернявкинның үлек гәүдәсе янында басып торган килеш, мондый вакытта үзен ничек итеп тотарга тиеш булуын яна исенә төшергәндәй, зур кулларын ике ботына чаба-чаба һаман сөйләнә иде.
— Менә нинди бәхетсезлек, ә? Менә бит бәхетсезлек! — ди ул, ихлас күңелдән кайгыргандай булып. — Кеше дөньяда торды, ары-бире чапты, аракы эчте, ә аннан күз ачып-йомганчы үлеп тә китте.
— Ә сиңа кызганычмыни ул? — диде Лозневой, зәһәрле генә итеп.
— Кызганыч шул, — диде Ерофей Кузьмич, Лозневойның ачулы зәһәрен сизмәгәндәй, гади генә игеп. — Уен эш түгел бит! Мондый полицайны хәзер кайдан табасың? Кем андый эшкә бара? Ә миннән сораячаклар, җитмәсә, үземә чабарга кушарлар әле.
— Әнә ничек! Кызгануың синең шул икән!
Лозневой автоматын кулына алды да, ашыгып, ишеккә юнәлде. Ул Чернявкинның гәүдәсен я уңнан, я сулдай читләтеп узарга чамалады, ләкин мәет нәкъ бусага төбендә ята иде. Аны бусагадан читкә сөйрәргә яки өстеннән атлап чыгарга кирәк иде. Сөйрәве дә чирканыч, атлап чыгуы да кыен: мәетнең әле гәүдәсе дә суынып өлгермәгән. Ә ашыгырга кирәк. Лозневой аз гына уйланып торды да мәетнең өстеннән атлап, ишекне ачты. Бу хәлне күзәтеп торган Ерофей Кузьмич өшеп киткәндәй иңбашларын җыерып куйды...
VI
Комендант Квейс ашыгыч чакыру буенча төнлә белән Болотный г-вылына китеп барды. Ольховкага ул икенче көнне иртән иртүк кайтып җитте. Волость коменданты Гобельманнаи ул, армия өчен тизлек белән җылы киемнәр җыя башларга, дигән бик мөһим каты приказ алып кайтты.
Бу приказ Квейсны шактый нык борчуга салды.
Халыктан икмәк һәм ит тартып алу тәҗрибәсеннән чыгып, Квейс бу приказны үтәү бик авыр булачагын белә иде. Ольховка тирәсендәге авылларда — Квейс моны бик яхшы сизеп тора — халыкның немец властьлары үткәргән бөтен чараларга каршылык күрсәтүләре бик тиз үсә бара иде. Соңгы вакытларда бик күп җирләрдә партизаннар күренә башлады. Кыш керде, ләкин алар үзләренең хәрәкәтләрен тагы да көчәйтә төштеләр. Әле күптән түгел генә Болотиыйдан күрше авылга солдатлар төяп барган бер машина партизаннар куйган минага эләгеп, һавага очты. Якындагы Журавлиха станциясендә алар азык складын яндырдылар, ә станциядән ерак түгел хәрби поездны пулеметка тоттылар. Олы юлда алар бер тыловой частьның мотоциклда баручы өч солдатын үтереп, бик әһәмиятле документларны кулларына төшерделәр. Партизаннар гитлерчыларга булышлык күрсәтүче җирле халыкны дз кызганып тормыйлар иде: соцгы ике атна эчендә генә алар жиде полн-
35
иайны һәм өч старостаны үтереп ташладылар. Кыскасы, бу җирләрдә дә, Россиянен, элегрәк басып алынган көнбатыш районнарындагы шикелле үк, кече күләмдәге, әмма куркыныч һәм рәхимсез партизаннар сугышы башланды. Булып үткән барлык хәлләр шуны күрсәтеп тора иде.
Квейска борчылыр өчен сәбәп җитәрлек иде.
Ул юлдан кайтып җылынырга да өлгермәде, Лозневой килеп керде. Лозневой Чернявкинныц самогонны күп эчүдән кинәт үлеп китүен хәбәр итте.
— 0, рус шнапсы, шулаймы? — дип кабатлап сорады Квейс.
Лозневой бернинди аңлашылмау чыкмасын дип мөмкин кадәр га- диерәк сүзләр белән төшендереп бирергә тырышты:
— Әйе, үзе куган, үзе эчкән.
Квейс үзе дә самогоннан берничә тапкыр җәфа чиккән иде. Күптән түгел генә әле ул, артыгын эчеп ташлап, җанымны ходага бирәм икән инде, дип бик шүрләгән иде: шулкадәр әшәке укшып, эче актарылганчы косты ул! Берничә кат инде Квейс үз-үзенә русның үзе куган шнапсын эчмәскә сүз бирде, ләкин хуҗалык ротасыннан җибәрелгән аракы җитми иде, ә биредә, үч иткәндәй, кәеф гел бозылып кына тора: я өйДән һәм фронттан күңелсез хәбәрләр килә, я мондагы эш аның өчен, алгы сызыкта булуга караганда да, көннәшкөн куркынычрак була бара. Ихтыярсыздаи аңа биргән сүзен бозарга һәм полицайларны рус самогоны артыннан йөгертергә туры килә. Ләкин нинди хәтәр бу, рус шнапсы! Әйе, үтерә торган сыек ут ул! Шуны белгәнгә күрә дә Квейс бер сүздән, һич икеләнмичә Ефим Чернявкинныц самогон эчеп үлүенә ышанды: комендант полицайның эчәргә яратуын белә иде. Бу бәхетсез вакыйганың бары бер ягы гына Квейсны кызыксындыра: Чернявкин күтәрә алмыйча үлеп китәрлек итеп күпме эчкән соң?
— Күпме эчкәнме? — Лозневой бирәсе җавабын уйлап алганчы бераз ык-мык итеп торды. — Литрдан артыграк. Аз гына артыграк,— диде ул, ниһаять, комендантның үзенә төбәлгән карашын күтәрергә тырышып.
Квейс ыңгыраша да башлады.
— 0, литрдан артыграк, о-о!
Полицайның җавабы аның җан тынычлыгын тәмам җимерде. Әле күптән түгел генә ул, бер туганы белән иң якын иптәшенең Ленинград фронтында һәлак булуларын ишеткәч, берьюлы бер литр самогон эчеп бетергән иде. Әгәр шул чакта литрдан аз гына артыграк эчкән булса,—хәзер бу якты дөньяда йөрмәгән дә булыр иде. Кәефе бозылудан ул Чернявкин турында бөтенләй онытты һәм күптән түгел булып узган эчү турында күңелсез хатирәләргә бирелде.
— Эх, начар, начар! Мин чак кына үлми калганмын!
Бу чак кына үлми калу Квейсны бик тирән борчылуга төшерде. Эчкән аракыдан кып-кызыл булып бүртенгән симез-юан комендант берничә минут бүлмә буйлап арлы-бирле йөренде. Өстәлдә консерв банкалары арасында тора торган чуар этикеткалы кара шешәгә ул борчылып карап-карап ала иде.
— Эх, начар! — ди ул, бертуктаусыз. — Бу самогон! Фу!
Комендантның Чернявкин үлеменә аз гына да исе китмәве кинәт Лозневойның хәтерен калдырды. Комендант хәтта бер генә авыз кызгану сүзе дә әйтә иелмәде, ә бит андый сүзне һәрбер мәеткә карата да ансат әйтеп була. Ул исә Чериявкинны кызганырга тиеш иде: полицай ана бик бирелеп хезмәт итте ич. Юк, күренеп тора, Квейс аларның тырышуын бер дә бәяли белми икән...
Лозневой кашларын җыерды (элек комендант алдында ул болай ^Раен бозмын иде), аның,' хәтта хәтере калудан юка ак иреннәре
36
дерелдәп куйды. Квейс аны, Чернявкинны кызганудан еларга җыена дип уйлады, ахрысы, ашыгып:
— Юк, кирәкми, кирәкми!—диде, аннан нәрсә әйтергә теләгәнен алдатырга тырышып, бармаклары белән күздән яшь акканны күрсәткән булды. — Сез солдат. Кирәкми! Эшләргә кирәк! Бик күп эшләргә кирәк!
Рус сүзләрен боза-боза ул Лозневойга Чернявкин урынына тизрәк яңа полицай табарга кирәклеген, ә хәзергә ул, Лозиевой, үзе ике кеше урынына эшли торырга тиешлеген аңлатып бирде. Германия дәүләтенең интереслары шуны таләп итә диде. Аннан соң Квейс аңа, Чернявкинны күмгәч тә, немец солдатлары белән бергәләп халыктан немец армиясе өчен җылы киемнәр җыя башларга боерык бирде. Халыкта табылган барлык киемнәр берсүзсез тартып алынырга тиеш, — моны да Германия дәүләтенең интереслары таләп итә.
— Кыш! Рус кышы!—диде Квейс, гүя үз дәүләтенең ярлы булуы өчен аклангандай итеп, һәм кара янган чыраен сытып, йомры башындагы әтәч кикригедәй үрә торган чәчен селкеп куйды. — Суык! Кыш!
Аннан ул нинди әйберләр җыярга кирәклеген аңлатырга тырышты. Ләкин әйберләрнең русча исемен белмәгәнгә күрә, Лозневой өстендәге киемнәрне тотып-тотып сорый башлады.
— Бу... нәрсә бу?
— Тун.
— Кирәк, кирәк! Ә бу?
— Киез итекләр.
— Бу да кирәк, кирәк! Ә бу?
— Бияләй.
— Барысы да кирәк!—диде Квейс, гүя Лозневойның бөтен киемен берьюлы салдырып алырга теләгәндәй, кулы белән кызык кына хәрәкәт ясап. — Ә бу... бу кирәкми!—Ул күзләрен күрсәтте. — Еларга — фу! Эшләргә кирәк, эшләргә! Бик күп эшләргә! Германский армия озакламый Москауда була! О, зур шәһәр ул!
Лозневой комендатурадан хәтере калып, кәефе бозылып чыкты.
Әгәр гитлерчылар фашистик Германиягә ошатып яңа рус дәүләте төзергә телиләр икән, димәк, алар бу эштә үзләренә ярдәм иткән рус кешеләренә бнк яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешләр иде, дип уйлады ул. Хәлбуки кыска гына вакыт эшләп алу да гитлерчыларның ул турыда бер дә кайгыртмауларын күрсәтте. Чит ил җирендә алар үзләрен хуҗаларсыман бик эре һәм оятсыз тоталар. Лозневой моны сугышның әле бетмәве белән, сугыш законнарының, һөҗүм алып барган армиядән рәхимсез каты булуны таләп итүе белән аңлатырга тырышты. Немец солдатлары һәм офицерлары үзләренең бөтен тышкы күренешләре, бөтен кылган эшләре белән үз армияләренең көчен һәм бөеклеген исбат итеп торырга тиешләрдер, күрәсең, дип юрады ул. Әмма шулай да немецларның бу кадәр оятсыз, тупас, игътибарсыз булулары Лозневойны бик рәнҗетә иде. Менә аларга тырышып хезмәт иткән кеше үлеп китте, ә немец властеның вәкиле аның турында бер җылы жәлләү сүзе дә әйтә белмәде. «Кыргыйлык бу!—дип уйланды Лозневой. — Кеше үлде, ә ул керфеген дә. селкетмәде! Подлец, башка бер кем дә түгел!»
Зират Ольховкадан көньякка таба өч километр ераклыкта, ялгыз гына торган чиркәү янында иде. Ләкин зират юлын кар басып киткәнгә күрә, Чернявкинны авылның төньяк читенә чыгарып күмәргә булдылар. Күптән түгел бирегә Чернявкин тарафыннан тоттырылган Осип MHXQH- ловичны күмгәннәр иде, ә хәзер аның күршесенә Чернявкин үзе дә ятарга тиеш булды...
Авылдан зиратка таба яңа эз ярылып ята. Бу, көз буе авырып әде яңарак кына аягына баскан Гурьян Леонтьевич Мещеряков карт белән
37
ике яшүсмернең эзләре булырга тиеш. Алар Чернявкин өчен кабер казырга дип киткәннәр иде. «Болары да подлецлар!—дип уйлап алды Лозневой, авылдан чыгышлый. — Барып ашыктырыйм әле үзләрен... Куркытырга кирәк подлецларны! Бернәрсә эшләтер хәл юк, гел кире торалар!»
Яшелчә бакчаларын үткәч, калкулык итәгендә кар баскан куаклык караеп күренә иде. Төньякның чибәр кошлары — бүрекле тызылдавык- лар көтүе гөлҗимеш куагының туңган җиләкләрен комсызланып чүплиләр. Куаклыктан ары сазлыклы уйсулык һәм кар яткан тигез күл өсте күренә, ә аннан да ары куе чыршы урманы кышның тонык көн яктылыгында тәмам караеп тора. Ихтыярсыз Лозневой Костяны исенә төшерде, калтыранып китте һәм тукталып калды. Бу ямьсез уйдан котылырга теләп ул, тызылдавыкларны куркытыр өчен, бер-ике тапкыр кулын кулга суккан'булды. Ләкин төньяк кунаклары Лозневойга карап кына алдылар да яңадан гөлҗимеш куагында чыр-чу килергә тотындылар. «Курыкмыйлар бит!» — дип уйлап алды Лозневой һәм китеп барды.
Куаклар арасындагы аланлыкка килеп чыккач, ул аптырап калды: Мещеряков карт белән малайлар зур кызыл балчык өеме өстендә тәмәке тартып утыралар, яннарында кадап куйган көрәк-ломнары тора. Каберне өлгертеп тә куйганнар! Лозневой кабер эченнән күз йөртеп чыккач, карт белән малайларга ачуланып карады:
— У-у, подлецлар!
Ул тиз генә китеп бармакчы булган иде, ләкин шунда ук кире туктап, аяк астына гына карап дәште:
— Әйдәгез булышырга! 4
— Булышыргамы?—диде карт һәм урыныннан торды. — Булышырга була ул. Әмма кызык кеше син, валлаһи! Я әйт, ничек итеп сиңа ярарга соң? Башта үзең тизрәк казырга куштың, инде тырышып өлгерткәч, — сүгенәсең... Рәхмәт урынынамыни инде бу?
Лозневой кычкырып җибәрде:
— Мин сезне, подлецларны, үтәдән-үтә күреп торам! Каберне сез тиз өлгертәсез!
Ул Чернявкин өенә керергә шүрләде. Анна Чернявкина — яшькелт күзле, курнос борынлы, уйнак йөзле, чигә чәчләре бөтерелеп борган утызлар тирәсендәге җирән хатын, — төнлә иренең үлүен ишеткәч, аудагы эт шикелле, шыңшып, улап акырырга тотынды. Ул төн буе диярлек акырып чыкты. Тик иртә белән Ефимны табутка салгач кына акыруыннан туктады, гүя мәетнең табутта булмыйча, ян сәке өстендә ятуы гына аны куркытып торган... Ләкин Лозневой, менә хәзер ире белән мәңгегә аерылышкан чакта, Анна тагын, эт шикелле, бөтен авыл буена үкерергә тотыныр дип уйлаган иде. Ләкин ул ялгышты: Анна еламыйча, ялгызы гына кухняда тунына төренеп утыра иде; табут торган түр якның ишеге нык итеп ябылган иде. Лозневой бусагадан атлап керүгә, Анна сискәнеп аңа карады.
— Мин куркам,—диде ул, шыпырт кына.
— Ни өчен куркасың?
— Аны бит агулап үтергәннәр, — диде. — Мин күреп торам лабаса, I бөтенләй кара көйде. Менә мине дә... агуламасалар да үтерерләр!
Лозневой кашларын җыерды.
— Ахмак сүз сөйлисең.
— Юк, бу ахмак сүз түгел...
Ефим Чернявкинны озатырга беркем дә килмәде. Мещеряков карт һәм берничә малай Лозневой ярдәме белән авыр табутны көч-хәлгә чыгарып чанага, салам өстенә куйдылар. Кечкенә җеназа тавыш-тынсыз, гына авыл буйлап кузгалып китте.

Шулай да Анна Чернявкнна авыл читенә чыккач, акрын гына елый башлады. Иреннән аерылу кайгысыннан түгел, ә кечкенә җеназаны күреп, тагы да ныграк куркуга төшүдән елый иде ул. Элек тә колхозчылар аларга дуслык күрсәтеп, үзләрен бик узындырып тормадылар, ләкин алар, һәрхәлдә, гади, эчкерсез мөнәсәбәт күрсәтәләр иде. Инде Ефим Чернявкин армиядән качып кайтып, полицай булгач, бөтен авыл бердән аларга аяусыз нәфрәт күрсәтә башлады. Шуннан аларның ял-гызлыгы башланды, һәркем аларның өен читләтеп уза иде. Бары Лозневой гына аларга кереп йөри иде, ул да Ефим белән бергә хезмәт иткәнгә, уртак эшләре булганга күрә генә керә торган иде. Инде хәзер, Ефим үлгәч, нәрсә булыр? Хәтта Лозневой да аларның өенә кереп йөрмәс инде. Хәзер Анна тулы һәм котылгысыз бер ялгызлыкта торып калды. Шуңа күрә дә ул елый иде...
...Кире өйгә кайтышлый Анна бик хәсрәтләнеп кенә Лозневойдан сорады:
— Миңа... керәсезме? Керегез! Миңа бик куркыныч.
Кинәт ул, хәзер барлык кешеләр тарафыннан ташланганын белгәч, Лозневойның үзенә бөтен авылда бердәнбер якын кеше булуын аңлап алды. Бу кешедән башка япа-ялгыз торып калу аның өчен гаять куркыныч иде.
Ләкин Лозневой кереп тора алмады: аны комендатурада җылы киемнәр җыя башлар өчен көтәләр иде. Хәер, ул үзе дә керә алмавына эченнән куанды: Аннаның күз яшеннән һәм зарларыннан шүрли иде ул...
Ә. Е н е к и тәрҗемәсе.
(Дәвамы бар)