ВКП(б) Үзәк Комитеты Секретаре иптәш Г. Л. МАЛЕНКОВ доклады
I СОВЕТЛАР СОЮЗЫНЫҢ ХАЛЫКАРА ХӘЛЕ
Иптәшләр! Партиянең XVIII съездыннан соң үткән чор дөнья-күләм тарихи әһәмияте булган вакыйгаларга бай. Икенче бөтендөнья сугышы күп халыкларның һәм дәүләтләрнең тормышын нигезенә кадәр тетрәтте һәм дөньяның йөзен үзгәртте. Халыкара империалистик реакция көчләре тарафыннан хәзерләнгән һәм Көнчыгышта милитаристик Япония, ә Көнбатышта Гитлер Германиясе тарафыннан башланган сугыш аны рухландыручыларның исәпләрен чуалтты һәм совет халкының героик көрәше аркасында империалистлар өчен көтелмәгән нәтиҗәләр белән бетте. Советлар Союзының юк ителүе яки көчсезләнүе урынына СССР көчәйде; Советлар Союзының халыкара авторитеты үсте. Демократиянең көчсезләнүе һәм тармар ителүе урынына Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европаның күп кенә илләре капитализмнан төшеп калдылар һәм аларда халык демократиясе строе урнашты. Колониаль һәм бәйле илләрнең халыкларын тагын да ныграк кол итү урынына бу илләрдә милли-азатлык көрәшенең яңа куәтле күтәрелеше туды, империализмның колониаль системасының кризисы кискенләште. Бөек Кытай халкының тарихи җиңүе бөтендөнья империалистик системасына каты удар ясады. Хәзер инде кешелек дөньясының өчтән бер өлеше империализм изүеннән коткарылды, империалистик эксплуатация богауларыннан азат ителде. Сугыш нәтиҗәсендә капиталистик дөньяның үзендә өч зур дәүләт — Германия, Япония һәм Италия бөек державалар саныннан төшеп калдылар, ә Франция һәм Англия үзләренең элекке позицияләрен югалттылар. Сугыштан соңгы чор — бөтендөнья капиталистик системасының тагың да көчсезләнү, демократия һәм социализм көчләренең арту чоры булды. Экономика өлкәсендә сугыштан соңгы еллар капиталистик илләрдә яңа экономик кыенлыкларның үсүе, Америка империализмының
7
экспансиясе җәелү һәм шул уңай беләк капиталистик илләр арасындагы каршылыкларның, кискенләшү еллары булды. Бу каршылыклар империалистик даирәләрнең экономик кыенлыклардан чыгу юлын хуҗалыкны милитаризацияләүдән һәм яңа сугыш хәзерләүдән эзләргә маташулары аркасында көчәйде. Политика өлкәсендә сугыштан соңгы чорда ике лагерь — башында АКШ тора торган агрессив, антидемократик лагерь һәм тынычлык сөюче демократик лагерь барлыкка килде. Бу чор эчендә капиталистик дөньяда АКШ йөзендә реакциянең һәм агрессиянең яңа үзәге оешты, хәзер тынычлык эшенә, халыкларның азатлыгы һәм милли бәйсезлега эшенә төп куркыныч әнә шуннан килә. Шушы куркыныч алдында барлык илләрдә тынычлык сөюче көчләр тынычлыкны һәм үз илләренең милли бәйсезлеген саклау өчен кискен көрәшкә күтәрелделәр. Сугыштан соңгы чорда Советлар Союзы үзенең сугыш аркасында бүленеп торган хәрәкәтен, партиянең XVIII съезды күрсәткән юлдан, тыныч үсеш һәм социализмнан коммунизмга күчә бару юлыннан хәрәкәтен дәвам иттерде. Сугыштан соңгы еллар промышленностьта һәм транспортта, авыл хуҗалыгында, фән, культура һәм сәнгатьнең барлык өлкәләрендә зур казанышлар еллары булды. Шуның белән бергә, бу еллар совет строеның тагын да ныгуы, совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлегенең һәм илебез халыклары арасындагы дуслыкның ныгуы еллары булды. Бу елларда Советлар Союзы бөтен дөньяда тынычлыкны саклау һәм ныгыту өчен актив көрәш алып барды. Халыкара хәлнең төп мәсьәләләрен тикшереп үтик.
1. БӨТЕНДӨНЬЯ КАПИТАЛИСТИК СИСТЕМАСЫНЫҢ КӨЧСЕЗЛӘНӘ БАРУЫ ҺӘМ КАПИТАЛИЗМ ИЛЛӘРЕНДӘ экономик ХӘЛ
Хәзер бөтендөнья экономик хәленең гомуми картинасы үсештә ике линия булу белән характерлана. Беренче линия — Советлар Союзында һәм халык демократиясе илләрендә тыныч экономиканың, кризисларны белми торган һәм җәмгыятьнең материаль һәм культура ихтыяҗларын максималь канәгатьләндерү интересларында үсә торган экономиканың туктаусыз күтәрелү линиясе. Бу экономика халык массаларының тормыш дәрәҗәсен системалы күтәрүне һәм эш көчләренең тулы файдаланылуын тәэмин итә. Бу экономика өчен демократик лагерьны тәшкил итүче илләрнең дусларча хуҗалык хезмәттәшлеге характерлы. Икенче линия — җитештерүче көчләре бер урында таптанып торучы капитализм экономикасы линиясе, капитализмның һаман тирәнәя баручы гомуми кризисы һәм даими кабатланып торучы экономик кризислар тырнагында тыпырчынучы экономика линиясе, экономиканы милитаризацияләү һәм сугыш өчен эшләүче производство тармакларының берьяклы үсүе линиясе, илләр арасында конкурентлык көрәше, бер илләрнең икенче илләрне коллыкка төшерүе линиясе. Мондый хәл бу экономиканың җәмгыять интереслары өчен түгел, бәлки шул илнең күпчелек халкын эксплуатацияләү, бөлгенлеккә һәм хәерчелеккә төшерү юлы белән, башка илләрнең, бигрәк тә артта калган илләрнең халыкларын коллыкка төшерү һәм системалы рәвештә талау юлы белән, ниһаять, сугышлар һәм халык хуҗалыгын милитаризацияләү юлы белән капиталистларга максималь табыш тәэмин итү интереслары өчен үсүе нәтиҗәсендә туа. 1 ‘
8
СССРда һәм капиталистик илләрдә производствоның, үсеше түбәндәге саннар белән характерлана:
1929—1951 елларда СССРда һәм капиталистик илләрдә промышленность продукциясенең үсеше (1929 елга карата процентлар белән)
1929 ел 1939 ел 1943 ел 19-16 ел 1947 ел 1948 ел 1949 сл 1953 ел
1951 ел
СССР........................................ 100 552 573 466 571 721 870 1082 1266 АКШ......................................... 100 99 217 155 170 175 160 182 200 Англия ..................................... 100 123 м та — 112 121 135 144 157 160 Франция ................................. 100 80 лүМ 1 1ГЬ Л и ә га 63 74 85 92 92 104 Италия ..................................... 100 108 мәгъ. лар 1 ИТСЛ! 72 93 97 103 118 134
Биредә китерелгән таблицадан күренгәнчә, СССРда 1951 елда промышленность производствосының күләме 1929 елга карата 1.266 процент булды, ягъни шушы чор эчендә 13 тапкыр диярлек артты; совет промышленносте, сугышка кадәрге еллардагы кебек үк, сугыштан соңгы чорда да тыныч производствоны үстерү нигезендә туктаусыз югарыга күтәрелү линиясе белән бара. Китерелгән таблицадан шулай ук күренә ки, Америка Кушма Штатларында промышленность продукциясе 1929 елдан 1939 елга кадәрге чорда бер урында таптанып торган; шуннан соң ул бары тик икенче бөтендөнья сугышы вакытында хәрби производствоны кискен төстә үстерү исәбенә генә күтәрелгән, ә аннары шактый төшкән һәм бары тик Корея халкына каршы сугыш башлап җибәрү һәм кораллануны бик нык көчәйтүгә күчү нәтиҗәсендә генә яңадан күтәрелгән һәм шул уңай белән ул 1951 елда 1929 елга чагыштырганда ике тапкыр арткан. Шушы ук чор эчендә Англиянең промышленность продукциясе бары 60 процентка гына үсте, ә Көнбатыш Европаның күп кенә башка капиталистик илләрендә промышленность һаман да 1929 ел дәрәҗәсе тирәсендә таптанып тора. Европадагы халык демократиясе илләрендә, аларның сугыштан Көнбатыш Европаның капиталистик илләренә караганда шактый күбрәк зарарланган булуларына карамастан, промышленность продукциясе җитештерүнең сугышка кадәрге дәрәҗәсе 1951 елда Польшада 2,9 тапкыр, Чехословакиядә 1,7 тапкыр, Венгриядә 2,5 тапкыр, Румыниядә 1,9 тапкыр, Болгариядә 4,6 тапкыр, Албаниядә 5 тапкырдан күбрәк узып кителде. Бу илләрдә авыл хуҗалыгы да туктаусыз үсә; техник культуралар җитештерү аеруча тиз үсә, терлекчелек өлкәсендә шактый уңышлар бар. Германия Демократик Республикасы үз хуҗалыгын үстерүдә зур уңышларга иреште. 1952 елга Республиканың промышленность производствосы торгызылып кына калмады, бәлки сугышка кадәрге дәрәҗәне 36 процентка узып та китте; 1951 елда промышленность производствосы күләме 1946 ел белән чагыштырганда 2,4 тапкыр югары булды; металлургия, машина төзелеше, химия промышленносте, электр энергиясе җитештерү елдан-ел үсә бара. Авыл хуҗалыгы чәчү мәйданнары буенча да, уңыш алу буенча да сугышка кадәрге дәрәҗәне узып китте. Кытай Халык Республикасының экономикасы тиз үсә. Кытай халкы гаять зур күтәренкелек -белән эшли һәм япон илбасарларына һәм гоминдан реакциясенә каршы күпьеллык бөлдергеч сугышның авыр нәтиҗәләрен уңышлы рәвештә бетерә. Халык демократиясе власте урнашты
9
рылгаинан соң Кытайның промышленность үсеше кызу темплар белән тормышка ашырыла: 1951 елда промышленность продукциясенең күләме 1949 ел белән чагыштырганда 2 тапкырдан күбрәк артты; тимер юл транспорты торгызылды, яңа тимер юллар салу кызу темплар белән бара. Кытайның халык хөкүмәте тарафыннан үткәрелгән бөек аграр реформа нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында зур уңышларга ирешелде: 1951 елда бөртекле культуралар җитештерү 1949 ел белән чагыштырганда 128 процент, мамык җитештерү 252 процент булды. Иске Кытайда илнең финансы тулысынча таркалган һәм инфляция гаять зур күләмнәргә җиткән иде, Кытайның халык хөкүмәте финанс хуҗалыгын ныгытты һәм валютаның тотрыклы булуын тәэмин итте. Корея Халык Демократиясе Республикасында, Япония колонизаторларыннан азат ителгәннән соң, зур экономик күтәрелешкә ирешелде. 1949 елда ук инде промышленность продукциясенең күләме 1946 ел белән чагыштырганда 4 тапкыр артты. Халык демократиясе хөкүмәте тарафыннан авылда аграр реформа үткәрелгәннән соң, чәчү мәйданнары 25 процент диярлек киңәйде, барлык авыл хуҗалыгы культураларының уңышы шактый артты. Америка империалистларының һөҗүме Корея Халык Демократиясе Республикасы халык массаларының тыныч иҗади хезмәтен өзде. Берләшкән Милләтләр Оешмасы флагы астында эш итүче Америка һәм башка илләрнең гаскәрләре Төньяк Кореяның тыныч шәһәрләрен һәм авылларын, аның промышленностен һәм авыл хуҗалыгын варварларча җимерәләр. Монголия Халык Республикасы үз экономикасын үстерүдә зур уңышларга иреште. Республиканың халык хуҗалыгы елдан-ел үсә һәм ныгый, монгол халкының материаль-тормыш хәле яхшыра һәм культурасы үсә. Ил хуҗалыгының төп тармагы — терлекчелек туктаусыз югары күтәрелә бара, республика яшәгән вакыт эчендә терлекләр саны 2,5 тапкыр артты; хәзер барлык терлекләр хезмәтчел крестьяннар кулында. Соңгы ун ел эчендә дәүләт һәм кооперация промышленностеның продукциясе 3 тапкыр диярлек үсте. Капиталистик илләрдә һәм демократик лагерь илләрендә производствоның үсешен характерлый ^орган барлык мәгълүматлар капиталистик илләрнең промышленность производствосы, шул исәптән АКШның промышленность производствосы да, үзенең темплары буенча СССР һәм халык демократиясе илләре промышленностеның үсеш темпларыннан шактый артта калуы турында сөйлиләр. Аннары, бу мәгълүматлардан шул килеп чыга: капиталистик илләрнең промышленность производствосы сугышка хәзерләнү уңае белән генә һәм сугыш чорында сугыш машинасына хезмәт күрсәтү белән генә беркадәр күтәрелде. Икенче бөтендөнья сугышы капитализмның экономик һәм политик каршылыкларын бетермәде генә түгел, бәлки, киресенчә, бу каршылыкларны тагын да күбрәк кискенләштерде, капиталистик илләрнең хуҗалыгын какшатты һәм бөтендөнья капиталистик системасының гомуми кризисын тирәнәйтте. Икенче бөтендөнья сугышы империалистик дәүләтләрдәге эре буржуазиянең өметләрен акламады. Сугыш чорында бср-берсенә каршы чыккан ике капиталистик группировканың һәркайсы корал көче куллану юлы белән дөньяны яңадан бүләргә, яңа чимал чыганаклары басып алырга, үз товарларын сату базарларын киңәйтергә, ягъни үз дошманнары исәбенә экономик хәлен ныгытырга һәм бөтен дөньяда хакимлеккә ирешергә исәп тоткан иде. Ләкин бу исәпләр барып чыкмады. Германия һәм Япония төп' капиталистик илләр булган АКШ, Англия һәм Франциянең төп конкурентлары сыйфатында сафтан чыгарылган булсалар да, һәм бу илләр, бигрәк тә АКШ, шул уңай белән үз илләрендә производствоны 4—5 тап-' кыр күтәрергә өметләнсәләр дә, бу өметләр челпәрәмә килеп җимерелде
10
ләр. Шуның өстенә Кытай һәм Европаның халык демократиясе илләре капиталистик системадан төшеп калдылар, Советлар Союзы беләи бергәләп империализм лагерена каршы тора торган бердәм, куәтле тынычлык һәм демократия лагере төзеделәр. Иптәш Сталин күрсәтеп үткәнчә, капма-каршы ике лагерь төзелүнең экономик нәтиҗәсе шул булды — бөтенесен эченә алган бердәм бөтендөнья базары таркалды һәм бөтен дөнья күләмендә параллель ике базар барлыкка килде: тыныч демократик лагерь илләре базары һәм агрессив империалистик лагерь илләре базары. Бердәм бөтендөнья базарының таркалуы — икенче бөтендөнья сугышының һәм аның хуҗалык өлкәсендәге йомгакларының иң әһәмиятле экономик нәтиҗәсе булды. Ике бөтендөнья базары капма-каршы юнәлешләрдә үсәләр. Яка, демократик бөтендөнья базары товар сату кыенлыкларын белми, чөнки аның сыйдырышы, демократик лагерь илләрендә производствоның кризиссыз үсүе нигезендә, елдан-ел арта бара, чөнки демократик лагерьга кергән барлык илләрнең производствосы туктаусыз үсә бару демократик базарның сыйдырышын һаман киңәйтә бара. Икенче яктан, без икенче, бөтендөнья империалистик базарын күрәбез. Бу базар СССР белән һәм башка демократик илләр беләи бәйләнмәгән, шул сәбәпле ул тарайган һәм производствоның тукталып торулары һәм кризислары аркасында, эшсезлек һәм массаларның хәерчеләнүе аркасында, демократик илләрдән аерылуы аркасында товар сату кыенлыкларыннан газап чигә. Биредә шуны да истә тотарга кирәк: бердәм бөтендөнья базары таркалу нәтиҗәсендә төп капиталистик илләрнең (АКШ, Англия, Франция) көчләрен бөтендөнья ресурсларына кую сферасы нык кимеде, шуның аркасында бөтендөнья капиталистик базары һаман тарая бара, бу базарда товар сату шартлары начарланды һәм начарлануында дәвам итә. Капиталистик дәүләтләр икенче бөтендөнья сугышыннан төрле-төрле нәтиҗәләр белән чыктылар. Бу хәл ул илләр арасындагы экономик мөнәсәбәтләргә бик әһәмиятле үзгәрешләр кертте. Озак дәвам иткән сугыш хәрәкәтләреннән соң, күп кешеләрен югалтканнан һәм материаль зыян күргәннән соң, сугышта катнашкан күп кенә илләрнең хуҗалыгы бик нык какшаган булып чыкты. Моны иң элек Германиягә, Италияга һәм Япониягә карата әйтергә кирәк. Шулай ук Франция, Голландия, Бельгия һәм кайбер башка илләр дә зур зыян күрделәр. Англия бик нык көчсезләнде. Америка Кушма Штатлары сугышта баедылар. Америка миллиардерлары үзләренең экономик позицияләрен ныгыттылар. Ләкин АКШ үзенең максатларына ирешә алмады, бөтендөнья базарында Америка капиталының хакимлеген урнаштыруга ирешә алмады. Германияне һәм Японияне сафтан чыгарып, АКШ үзенең производствосын 4—5 тапкыр күтәрергә уйлаган иде. Ләкин ул үзенең производствосын нибары икс тапкыр гына күтәрә алды, ә хәзер экономик кризиска таба түбәнгә тәгәри. Шунысы факт, хәзер АКШта тулысымча эшсезләр кимендә өч миллион, ә ярым эшсезләр аннан да күбрәк. Эшчеләрнең массовый забастовкалары АКШ миллиардерларының хәлен тагын да катлауландыра. Ә бу шуннан килә: АКШның промышленносте, АКШ идарәчеләренең. гаебе белән, СССР, Кытай, Европадагы халык демократиясе илләре кебек базарлардан мәхрүм калды. Америка империализмы хәзер халыкара эксплуататор һәм халыкларны коллыкка төшерүче булып кына түгел, бәлки башка капиталистик илләрнең экономикасын таркатучы көч сыйфатында да эш итә. АКШның монополистик капиталы, үз конкурентларының көчсезләнүеннән файдаланып, сугыштан соң бөтендөнья капиталистик базарының .шактый өлешен үз кулына эләктерде. Ул капиталистик илләр арасында
11
чарихи рәвештә барлыкка килгән күпьяклы экономик бәйләнешләрне җимерә, аларны бу илләрнең АКШ белән берьяклы элемтәләре белән алыштыра. Америка монополияләре, иң оятсыз демпинг юлы белән үзләренең экспортын кызулатып һәм бер үк вакытта үзләренең эчке базарын чит илләр товарларыннан киртәләп, шуның аркасында Америка халкын бәяләрнең югары булуы белән интектереп, бөтендөнья капиталистик базарын һаман күбрәк тарката баралар. Америка империализмы Көнбатыш Европа илләрен Көнчыгыш Европадагы элекке базарлардан азык товарлары алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә, ә Көнбатыш Европа илләре азыкка һәм чималга алмашка Көнчыгыш Европага һәрвакыт күп кенә промышленность товарлары чыгаралар иде. Америка империализмының мондый экономик политикасы Кушма Штатлар белән калган капиталистик дәүләтләр арасында каршылыкларны кискенләштерми кала алмады. Бу каршылыкларның иң зурысы булып АКШ белән Англия арасындагы каршылыклар калалар. Бу каршылыклар нефть, каучук, төсле һәм сирәк очрый торган металлар, күкерт, йон чыганаклары өчен, үз товарларын сату базарлары өчен Америка белән Англия монополияләре арасында ачыктан-ачык көрәш төсен .алалар. Моңа тагын АКШ белән Япония, АКШ белән Италия, АКШ белән Көнбатыш Германия арасындагы бик җитди каршылыкларны өстәргә кирәк. Бу илләр АКШ диктаторларының оккупацион изүе астында яшиләр. Бу җиңелгән илләр һәрвакыт Америка оккупантлары изүе астында яшәргә риза булырлар, дип уйлау беркатлылык булыр иде. Алар, азат һәм мөстәкыйль тормыш белән яшәү өчен, тегеләйме яки болаймы АКШ изүеннән котылырга омтылмаслар, дип уйлау ахмаклык булыр иде. Америка капитализмы, «ярдәм итү» шау-шуы астында, кредитлар бирү юлы белән Англия, Франция, Италия экономикасына керә барган саен, Англия һәм Франция колонияләрендә чималны һәм товар сату базарларын үз кулына ала барган саен АКШ белән Англия арасындагы, АКШ белән Франция арасындагы каршылыклар кискенләшәләр һәм тагын да ныграк кискенләшәчәкләр. Англия, ә аның артыннан Франция һәм башка капиталистик илләр үзләренең мөстәкыйль хәлләрен һәм югары табыш алуларын тәэмин итү өчен, АКШка буйсынып яшәү хәленнән котылырга тырышалар. Хәзер үк инде Англия капиталистлары тарафыннан халыкара сәүдәдә Америка империалистларының басып алуларына каршы каты көрәш җәелдерелә. Сугыштан соң капиталистик илләр экономик кыенлыклар тырнагына эләктеләр; империалистлар үзләре өчен бөтендөнья демократик базарына керү юлын үзләре япканга күрә, бу кыенлыклар тирәнәйделәр. Америка Кушма Штатлары Советлар Союзы белән, Европадагы халык демократиясе илләре белән сәүдәне юк дәрәҗәсенә калдырдылар. Кытай белән сәүдә итүне туктаттылар. Алар фактта җиңелгән илләргә (Япония, Көнбатыш Германия, Италия) генә түгел, бәлки шулай ук Англия, Франция, Голландия, Норвегия, Дания, Бельгия һәм башка капиталистик дәүләтләргә дә демократик лагерь илләре базарында товар сатуны һәм сатып алуны тыйдылар. АКШпың хәзер демократик лагерьга керә торган илләр белән товар әйләнеше 1951 елда, 1937 ел белән ча- шштыргаида, 10 тапкыр кимеде; Англиянең бу илләр белән товар әйләнеше 6 тапкыр һәм Франциянең—4 тапкырдан күбрәк кимеде. СССРны, Кытайны һәм Европаның халык демократиясе илләрен экономик «блокадага» дучар итеп, АКШ һәм Англия белән Франция аларны буарга теләгәннәр иде. Эштә исә бүү түгел, бәлки яңа бөтендөнья демократик базарының ныгуы килеп чыкты. Шуның белән империалистлар үзләренең экспортына җитди удар ясадылар һәм үзләренең промышленностеның производство мөмкинлекләре белән аның продукциямен сату мөмкинлекләре арасында каршылыкны тагын да көчәйттеләр.
12
Бу шулай дигән сүз: капиталистик экономикада тагын да тирәнрәк каршылыклар килеп чыкты, ә бөтендөнья капиталистик хуҗалык системасы тулаем алганда сугышка кадәргегә караганда шактый кысылды һәм көчсезләнде, тагын да тотрыксызланды. Шушы экономик кыенлыкларның булуын күреп, АКШ капиталистлары аларны Кореядагы сугыш белән, узышып кораллану, промышленностьны милитаризацияләү белән капларга тырышалар. Корея халкына каршы реакцион сугыш башлап һәм демократик лагерьга каршы сугыш истериясе кабызып, АКШ, Англия, Франция империалистлары үз илләрендә хуҗалыкны сугыш рельсларына күчерделәр, экономиканы милитаризацияләүне һәм узышып кораллануны гаять зур күләмнәргә җиткерделәр. Хәзерге вакытта бу илләрнең промышленность продукциясенең һаман күбрәк өлеше сугыш кирәкяраклары өчен кулланыла. АКШ һәм башка капиталистик илләр промышленностеның төп тармакларында хәрби заказлар хәлиткеч урын тоталар. Капиталистик дәүләтләрнең бюджетларында узышып кораллануга китә торган туры һәм кыеклата расходларның тоткан урыны туктаусыз үсә. АКШта ту- рыдан-туры сугыш расходлары 1937—1938 бюджет елында булган 1 миллиард доллардан 1952—1953 елда 58,2 миллиард долларга үсте һәм хәзер бу расходлар АКШның бөтен бюджетының 74 процентын тәшкил итәләр, ә 1937—1938 елда АКШның хәрби расходлары бюджетның 14 процентын алып тора иде; Англиядә хәрби расходлар, шул ук елларда 197 миллион фунт стерлингтан 1.634 миллион фунт стерлингка кадәр үсте һәм хәзер бөтен бюджетның 34 процентын тәшкил итә, ә сугышка кадәрге чорда ул бюджетның 17 процентын тәшкил итә иде; Франциядә хәрби расходлар хәзер бөтен бюджетның 40 процентын диярлек тәшкил итә. Хәрби расходларның болай чамасыз үсүе налогларның өзлексез артуына һәм кәгазь акчаның инфляцион эмиссиясенең киңәюенә китерә. Сугыш һәм АКШның идарәче даирәләренең политикасы нәтиҗәсендә капиталистик илләрнең бөтен финанс системасының кискен төстә йомшаруы һаман арта бара. Акчаның бәясе төшү моңа кадәр күрелмәгән күләмнәргә җитте. 1951 елда долларның сатып алу сәләте 1939 елга караганда, күрәләтә бизәп бирелгән рәсми мәгълүматлар буенча, бары 43 процент, фунт стерлинг 32 процент, Франция франкысы 3,8 процент Италия лирасы 2 проценттан кимрәк. Хәрби хуҗалык рельсларына күчү АКШ һәм башка капиталистах илләргә билгеле бер вакытка промышленность производствосының дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирде. Шул нигездә буржуаз экономистлар: зур хәрби заказлар «эшлекле активлыкның» югары дәрәҗәсен чиксез вакыт югары тотарга сәләтле, дип исбат итәргә маташалар. Ләкин чынбарлык бу раслауларны юкка чыгара. Хәзер, капиталистик экономиканы аеруча нык милитаризацияләүнең өченче елында, аның һәлакәтле нәтиҗәләре һаман ачыграк күренә баралар. Конъюнктуранк вакытлыча җанландыруга китерүче хәрби-инфляциои факторлар капиталистик илләр экономикасында берьяклы, хәрби үсешне тудырдылар. Әзер продукциянең һәм чималның һаман күбрәк өлеше файдасыз хәрби куллану аркасында йотыла бара яки гаять зур стратегик запаслар төсендә хәрәкәтсез яткырыла. Шуның белән бергә, экономиканы милитаризацияләү налогларны арттыру юлы белән халыктан акча сыгып алуга китерә. Боларның бөтенесе капиталистик илләрнең бюджетын миллиардерларның халыкны талау чарасына әверелдерә, халыкның сатып алу сәләтен шактый киметә, промышленность һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә сорауны киметә, гражданский производствоның бик нык кыскаруына китерә һәм кискен экономик кризисның башлануы өчен шартлар тудыра. Халык хуҗалыгын милитаризацияләү производство мөмкинлекләре, белән халыкның түләргә сәләтле соравы арасындагы диспропорцияне
13
1
■бетерми, бәлки, киресенчә, тирәнәйтә, һаман кими бара торган бу сорауны капиталистик илләрнең идарәче югары катлавы соң чиктәге минимумга кадәр төшерә, бу исә капиталистик базар сыйдырышының һаман ныграк тараюына китерә. Шулай итеп, хәрби производствоны күпертү котылгысыз рәвештә яңа тирән экономик кризисның үсүенә китерә. Узышып кораллану Америка Кушма Штатларының сателлитлары булган илләрнең хуҗалыгына аеруча авыр йөк булып төшә. Кореяда сугыш җәелдереп, АКШ Көнбатыш Европа илләренә басымны көчәйтте, алардан промышленностьны һаман тулырак рәвештә хәрби рельсларга күчерүне, сугыш хәзерләүгә чамасыз күп акча таләп итә, бу илләрдә производствоның гражданский тармакларын кирәкле чималдан һәм материаллардан мәхрүм итә. Америка империализмы капиталистик илләр экономикасын «торгызучы» маскасын бөтенләй салып ташлады. Америка «ярдәме» хәзер кораллану өчен генә, яңа сугышка хәзерләнү өчен генә бирелә. Англия, Франция, Италия, Көнбатыш Германия, Бельгия, Норвегия һәм башка капиталистик илләрнең идарәчеләре тарафыннан Америка монополияләре кушуы буенча үткәрелә торган узышып кораллану бу илләрнең экономикасын җимерә һәм аларны катастрофага этәрә. Миллиардерлар, буржуаз дәүләтне үзләренә буйсындырып һәм аңа яңа сугышка хәзерләнү һәм узышып кораллану политикасы үткәрергә кушып, хәзер гаять зур табышлар алалар. Узышып кораллану миллиардерлар өчен, беренче чиратта АКШ монополияләре һәм миллиардерлары өчен, моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә баю чыганагы булып әверелде. Хәтта бик нык киметелгән рәсми мәгълүматларга караганда да, АКШның капиталистик монополияләренең табышы 1938 елда булган 3,3 миллиард доллардан 1951 елда 42,9 миллиард долларга кадәр үскән, ягъни 13 тапкыр арткан. Англиянең капкорсак монополистлары, шулай ук Франциянең, Италиянең, Япониянең һәм башка илләрнең капиталистик монополияләре, бу илләрнең экономикасы озак вакыт торгынлык хәлендә булуга карамастан, гаять зур табышлар алалар. Шул ук вакытта милитаризация халык массаларының тормыш шартларын кискен төстә начарлатуга китерде. Налогларның артуы, күп куллану әйберләренә бәяләрнең үсүе һәм инфляция хезмәт ияләренең чагыштырмача һәм абсолют хәерчеләнүен көчәйтте. Америка Кушма Штатларында бу бюджет елында халыктан җыела торган туры налоглар 1937—1938 бюджет елы белән чагыштырганда, хәтта валютаның бәясе төшкән булуны исәпкә алганда да, 12 тапкырдан күбрәк үсте. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр дә налоглар бик күп булган Көнбатыш Европа илләрендә шул ук вакыт эчендә — Англиядә 2 тапкыр. Франциядә 2,6 тапкыр, Италиядә 1,5 тапкыр артты. Тормыш бәясенең һәм ваклап сату бәясенең күрәләтә киметелгән рәсми индекслары да кыйммәтлелекнең туктаусыз үсүен күрсәтәләр, Американың Кореядагы агрессиясе башланганнан соң, кыйммәтчелек аеруча көчәйде. Шушы шартларда капиталистларның уң социалистлар һәм реакцион профсоюз лидерлары ярдәме белән эш хакын элеккечә калдыру политикасы эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең реаль эш хакының бик нык түбәнәюенә китерде. Франциядә һәм Италиядә 1952 елда эшчеләрнең реаль эш хакы сугышка кадәрге дәрәҗәнең яртысыннан кимрәк, Англиядә сугышка кадәргедән 20 процент кимрәк. АКШта тормыш бәясе, электриклар профсоюзы мәгълүматларына караганда, 1939 елга чагыштырганда 3 тапкыр диярлек арткан. Хәрби производствоның үсүенә карамастан, капиталистик илләрдә эшсезләрнең һәм ярым эшсезләрнең саны арта бара. Италиядә Һәм Көнбатыш Германиядә эшсезлек 1929—1933 еллардагы бөтендөнья экономик кризисның иң авыр елларындагыдан да артып китә; Италиядә 2 миллионнан артык тулысыңча эшсезләр бар һәм өлешчә эшсезләр саны аннан да күбрәк, Көн
14
батыш I срманиядә тулысымча һәм өлешчә эшсезләр 3 миллион диярлек- Япониядә тулысымча һәм өлешчә эшсезләр 10 миллион чамасы. АКШта тулысымча эшсезләр кимендә 3 миллион һәм өлешчә эшсезләр 10 миллион. Англиядә дә эшсезлек үсә, эшсезләр саны инде ярты миллионнан артык. Бельгия кебек шундый кечкенә генә илдә дә эшсезләр 300 мең; нән артык. Узышып кораллану аркасында халыкның киң катлауларының материаль хәле прогрессив рәвештә начарлана баруы халык массаларында ризасызлыкның туктаусыз үсүенә һәм аларның тормыш дәрәҗәсен төшерүгә һәм бөтен яңа сугыш хәзерләү политикасына каршы көрәшенең көчәюенә китерә. Империалистик буржуазия белән эшчеләр сыйныфы һәм барлык хезмәт ияләре арасында сыйнфый каршылыклар бик нык кискенләшә. Забастовка хәрәкәте дулкыны бөтен капиталистик дөньяга һаман киңрәк тарала. Бөтендөнья капиталистик системасының хәле хәзерге вакытта шуның белән дә катлаулана: сугыш нәтиҗәсендә, колониаль һәм бәйле илләрдә милли-азатлык көрәшенең яңа күтәрелеше нәтиҗәсендә фактта империализмның колониаль системасы таркала бара. Фашистик Германияне һәм империалистик Японияне тар-мар итүнең турыдантуры нәтиҗәсе Кытайда, Кореяда, Вьетнамда империализм фронтының өзелүге булды, бу илләрдә ярым колонияләр һәм колонияләр урынына халык республикалары барлыкка килде. Кытай халкының җиңүе Көнчыгышны тагын да күбрәк революционлаштырды һәм империализм тарафыннан изелгән халыкларның азатлык хәрәкәте күтәрелүгә ярдәм итте. Сугыштан соңгы чорда метрополияләр белән колонияләр арасындагы каршылыклар тагын да көчәйделәр. Англия, Франция, Бельгия һәм башка колонияле державалар экономиканы милитаризацияләү һәм Кушма Штатларның экспансиясе аркасында төшә торган авырлыкны колонияләр исәбенә капларга омтылалар. Шул ук вакытта Америка империалистлары шушы колонияле державаларның колонияләренә һәм йогынты сфераларына үтеп керәләр, анда үзләре өчен позицияләр яулап алалар, колониаль һәм бәйле илләрнең халыкларын эксплуатацияләүне көчәйтәләр. Шушы көрәш барышында Америка илбасарлары үзләренең англичан һәм француз «союзникларына» каршы заговорлар оештыралар, үзләренең хәрәкәтләре белән империализмның колониаль системасы кризисын тагын да тирәнәйтүгә булышлык итәләр. Күп кенә колониаль һәм бәйле илләрнең (Египет, Иран, Сирия, Марокко, Тунис һ. б.) территорияләре хәрби базалар өчен файдаланыла, ә аларның халкын киләчәк сугышта «туп ите» булу ролен үтәүгә хәзерлиләр. Империалистларның озак дәвам иткән изүе һәм феодаль калдыкларның булуы нәтиҗәсендә колониаль һәм бәйле илләрнең экономикасы, бигрәк тә авыл хуҗалыгы, төшенкелек хәле кичерә. Индиядә, Индонезиядә, Иранда, Африка илләрендә ун миллионнарча кешеләр даими ачлык шартларында яшиләр, бик күп кешеләр ачтан үлделәр. Империалистик державалар тарафыннан колониаль һәм бәйле илләрнең ерткычларча эксплуатацияләнүләре шуңа китерә ки, бу илләрдә җитештерүче көчләрнең үсеше тоткарлана, халыкның сатып алу сәләте чиктән тыш түбән дәрәҗәдә тора, промышленность продукциясе өчен сату базарлары тарая. Боларның бөтенесе авыр йөк булып капиталистик дөньяның экономикасын түбәнгә таба тарта, тулаем алганда бөтендөнья капиталистик системасының эчке каршылыкларын көчәйтә. Колониаль һәм бәйле илләрнең халыклары империалистик изүчеләргә каршы һаман кискенрәк төстә каршылык күрсәтәләр. Вьетнам, Бирма, Малайя, Филиппин, Индонезия халыкларының көрәше, Индиядә, Иранда, Египетта һәм башка илләрдә милли каршылыкның үсүе милли- азатлык хәрәкәте колачының һаман үсә баруы турында сөйлиләр.
15
2. ХАЛЫКАРА ХӘЛНЕҢ КИСКЕНЛӘШҮЕ. АМЕРИКА-АНГЛИЯ АГРЕССИВ БЛОГЫ ЯГЫННАН ЯҢА СУГЫШ КУРКЫНЫЧЫ. ХАЛЫКЛАРНЫҢ ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН КӨРӘШЕ
. Америка Кушма Штатлары, Англия, Франция идарәчеләренең сугыштан соңгы чордагы эше халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә яңа сугыш хәзерләү билгесе астында җәелде. Икенче бөтендөнья сугышы беткәннән соң ук диярлек Америка Кушма Штатлары сугыш вакыты союзниклары тарафыннан үткәрелгән һәм державаларның Тегеран, Ялта һәм Потсдам конференцияләре карарларында беркетелгән килешеп эш итү политикасыннан баш тарттылар. Америка Кушма Штатлары үзләренең күп кенә агрессив хәрәкәтләре белән халыкара обстаиовканы кискенләштерделәр, дөньяны яңа сугыш куркынычы алдына китереп куйдылар. АКШ идарәчеләре үзләренең агрессив курсының максатларын җитәрлек ачык әйтеп бирделәр. 1945 елда, Трумэн, Кушма Штатлар президенты постына утыру белән үк, болай диде: «җиңү — Америка халкын бөтен дөньяга җитәкчелек итүнең даими һәм үтә кирәклеге алдына кунды». Соңыннан Трумэн һәм Американың башка политиклары «АКШ- ның бөтен дөньяга җитәкчелек итү» дәгъваларын күп тапкыр кабатладылар. Бөтендөньяда хакимлек яулап алу линиясе, барлык башка илләрне үзенә буйсындыруга юнәлдерелгән бу линия Американың империалистик югары катлавы тарафыннан алып барыла торган бөтен политиканың төп мотивы булып тора. АКШ идарәчеләре башка милләтләр өстеннән хакимлек итүгә тыныч юл белән ирешү мөмкин түгеллеген белделәр, әлбәттә. Башка илләр өстеннән хакимлеккә ирешергә маташкан гитлерчылар тәҗрибәсеннән алар көч кулланмыйча, яңа сугыш башлап җибәрмичә бөтендөньяда хакимлек итү турында хыялланырга да мөмкин булмавын беләләр иде. һәм АКШ идарәчеләре тынычлыкны бозарга, яңа сугыш хәзерләргә карар бирделәр. СССР яңа сугышка каршы төп көч, тынычлыкның төп таянычы булганлыктан, АКШ идарәчеләре сугышны СССРга каршы һәм тынычлыкны яклаучы башка илләргә каршы җәелдерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. СССРга белдермичә, аннан яшереп укмаштырылган Төньяк Атлантика агрессив блогы менә шулай килеп чыкты. Ә бу блокның агрессив максатларын халыктан яшерү өчен һәм халыкны алдау өчен, алар бу блокны «коммунизмга» каршы, имештер, АКШка, Англиягә, Франциягә һәм блокның башка членнарына һөҗүм итәргә җыена торган Советлар Союзына каршы «оборона» блогы дип игълан иттеләр. Шушы ук җинаятьле максат өчен, совет чикләренә якын торган төрле илләрдә Американың хәрби базалары төзелә. Шул ук җинаятьле максат өчен, АКШ идарәчеләре тарафыннан Көнбатыш Германия, Япония ремилитаризацияләнә. АКШ идарәчеләре һәм аларның тарафдарлары, Көнбатыш Германияне һәм Японияне ремилитаризацияләп, бөтен дөнья күз алдында икенче бөтендөнья сугышының ике учагын торгызалар, ә халыклар ул сугышта шушы учакларны бетерү өчен кан койганнар иде. АКШның Корея Халык Демократиясе Республикасына һөҗүме — АмерикаАнглня блогының агрессив сугыш хәзерләүдән турыдан-туры агрессия актларына күчүе дигән сүз булды. Батыр Кытай иреклеләре белән якын дуслыкта үз ватанының азатлыгын һәм бәйсезлеген геройларча саклаучы һәм тынычлыкны бозучыларга отпор бирүче Корея халкына бөтен демократик һәм тынычлык сөюче кешелек дөньясы чып күңелдән теләктәшлек белдерә. (Көчле кул ч а б у лар.) Хәзерге вакытта тулаем халыкара обстановканың күп кенә специфик билгеләре һәм үзенчәлекләре бар. Шулардан түбәндәгеләрне күрсәтеп үтәргә кирәк.
16
1өп агрессив держава — Америка Кушма Штатлары — башка капиталистик илләрне, иң элек Төньяк Атлантика блогына керә торган илләрне, шулай ук икенче бөтендөнья сугышында җиңелгән илләрне — Көнбатыш Германияне, Италияне, Японияне — бик тырышып сугышка хәзерли. Америка идарәчеләре блокта катнашучыларның барысы өчен сугышның максатларын, аның маршрутын, сугышта катнашырга тиешле көчләрне билгелиләр һәм сугыш хәзерлегенә бәйләнгән башка мәсьәләләрне хәл итәләр, үз теләкләрен көчләп тагалар. АКШ идарәчеләре үзләренең, имештер, «ирекле илләр берләшмәсе» гөзү кебек идеаллар белән рухланулары турында белдерәләр. Алар җае килгән саен, АКШ, Англия, Франция, Төркия, Греция — «ирекле илләр берләшмәсе» булып торалар, ә СССР һәм халык демократиясе респуб- шкалары гүяки «ирексез» илләр булып торалар, дигән белдерүләр белән чыгыш ясыйлар. Без моны болай аңлыйбыз: АКШта, Англиядә, Франциядә, Төркиядә һәм башка капиталистик илләрдә чыннан да «ирек» бар, ләкин халык иреге түгел, бәлки халыкны эксплуатацияләү һәм талау иреге. Ә СССРга һәм халык демократиясе илләренә килсәк, аларда андый «ирек» чыннан да юк, чөнки бу илләрдә хезмәт ияләрен эксплуатацияләү һәм талау иреге күптән бетерелгән инде. (Кул чабу- л а р.) «Америкача тормыш»ка чакыручылар менә нәрсә белән мактаналар икән. Чынлыкта АКШның Көнбатыш Европа һәм башка капиталистик «дусларына» карата политикасы демократик политика түгел, бәлки империалистик политика. «Антикоммунизм» һәм «ирекне саклау» флагы астында фактта иске, күптән оешкан буржуаз дәүләтләрне һәм аларныя колонияләрен Кушма Штатларга буйсындыру һәм талау бара. «Коммунизмга каршы көрәш» дигән төтен пәрдәсе Америка империалистларына үзләренең чын илбасарлык уйларыннан игътибарны читкә тарту өчен кирәк булды. Элек Гитлерга да ул шуның өчен кирәк булган иде. Англиягә, Франциягә һәм башка капиталистик илләргә карата империалистик политика үткәргәндә, Америка Кушма Штатлары, йомшаграк итеп әйткәндә, тыйнаксызлык күрсәтәләр, үзләрен бу илләрнең чын дуслары итеп күрсәтергә тырышалар. Яхшы дус! Үзенең кече партнерларына атланып алган да аларны талый, коллыкка төшерә, уңлысуллы камчылый, җитмәсә тагы: «дуслашыйк», ди. Бу инде Америка капкорсакларыңча: башта сез мине күтәреп йөртегез, ә аннары мин сезгә атланып барырмын, дигән сүз була. (Залда көләләр.) Кайчандыр ирекле илләр булган капиталистик дәүләтләр — Англия, Франция, Голландия, Бельгия, Норвегия хәзер фактта үзләренең милли политикасыннан ваз кичәләр һәм Америка империалистлары кушкан политиканы үткәрәләр, үз территорияләрен Американың базаларын һәм хәрби плацдармнарын кору өчен бирәләр, шуның белән сугыш хәрәкәтләре булган тәкъдирдә үз илләрен удар астына куялар. Алар, АКШка ярарга тырышып, үз дәүләтләренең милли интересларына каршы юнәлдерелгән союзлар һәм блоклар төзиләр. Франция идарәчеләренең эшләре моңа бик ачык мисал. Алар Франциянең күп гасырлар буена явыз дошманы булып килгән Германия милитаризмын торгызуга үз куллары белән ярдәм итәләр. Англиянең консерватив һәм лейбористик юнәлешләрдәге эшлеклеләре озак вакытка АКШның кече партнерлары булып язылдылар, шуның белән үзләренең милли политикасын түгел, бәлкн Америка политикасын үткәрергә өсләренә алдылар. Бу политикадан инде Англия халкы бик каты газап чигә һәм Британия империясе бөтен җөйләре буенча сүтелә. Шуның белән бергә Англиянең пропаганда органнары Британия империясен, имештер, коммунистлар җимерә, дип кычкыралар. Ләкнн Британия империясенең идарәчеләре Британия империясенең биләмәлә
рен коммунистлар түгел, бәлки Америка миллиардерлары басып алу турында сөйләүче ачык фактларны күрми кала алмыйлар. Канаданы басып алучылар, Австралияне, Яна Зеландияне басып ала баручылар, Англияне Суэц каналы зонасыннан һәм Латин Америкасы, Якын һәм Урта Көнчыгыш базарларыннан кысрыклап чыгаручылар, Англия биләгән нефть районнарын үз кулларына эләктереп алучылар Америка миллиардерлары түгелмени, коммунистлармыни? Фактлар шул турыда сөйлиләр: Англиянең бер генә дошманы да аның Америка «дусы» эшләгән кебек шундый авыр ударлар ясаганы һәм империя жирен бер-бер артлы кисәкләп тартып алганы юк иде. Бу «дус» Англия белән бер блокта тора һәм Англия җирен авиация базалары өчен файдалана, шуның белән аны авыр һәм, мин әйтер идем, куркыныч хәлгә куя, өстәвенә тагы үзен Англияне «совет коммунизмыннан» коткаручы итеп сурәтли. Греция, Төркия, Югославия кебек «ирекле» илләргә килгәндә, алар • инде Америка колонияләренә әйләнеп өлгерделәр, ә Югославия идарәчеләре, титолар, кардельләр, ранковичлар, джиласлар, пьяделар һәм башкалар барысы да күптән инде Америка агентларына әйләнделәр, алар үзләренең Америка «шефларының» СССРга һәм халык демократиясе илләренә каршы шпионлык-җимерү заданиеләрен үтиләр. Франциянең, Италиянең, Англиянең, Көнбатыш Германиянең, Япониянең идарәчеләре, үзләренең милли, мөстәкыйль тышкы политикасыннан ваз кичеп, үзләрен Америка империализмы көпчәгенә бәйләделәр. Дөрес, шуның белән бу илләрнең идарәче югары катлавы үз илләренең милли интересларына хыянәт итә һәм үзенең банкрот чыкканлыгына кул куя. Ләкин бу югары катлау үз халыкларына каршы көрәштә океан арты империалистларыннан ярдәм алуга өмет итеп, үз дәүләтләренең милли интересларын корбан итүне яхшырак күрә, чөнки бу югары катлау чит ил империалистларына кабалага төшүдән бигрәк үз халыкларыңнан курка. Идарәче даирәләрнең милләткә каршы бу политикасы өчен уң социал- демократлар да, беренче чиратта, Англия лейбористлар партиясенең, Франция социалистлар партиясенең, Көнбатыш Германия социал-демократик партиясенең югары катлавы да турыдан-туры җаваплы. Швеция, Дания, Норвегия, Финляндия, Австрия һәм башка илләрнең уң социалистлары үз туган тумачаларының эзеннән баралар һәм икенче бөтендөнья сугышыннан соң үткән бөтен чорда халыкларның тынычлык сөюче һәм демократик көчләренә каршы ярсып көрәшәләр. Хәзерге уң социал-демократия үзенең элекке роленә — милли буржуазия ялчылары роленә өстәмә рәвешендә Америка империализмы агентурасына әверелде һәм сугыш хәзерләү эшендә һәм үз халыкларына каршы көрәштә Америка империализмының иң пычрак йомышларын үти. Америка империализмы стратегиясенең үзенчәлеге шунда ки, аның идарәчеләре үзләренең хәрби планнарын чит территорияләрне һәм чит армияләрне, иң элек Көнбатыш Германия һәм Япония, шулай ук Англия, Франция, Италия территорияләрен һәм армияләрен файдалануга, башка халыкларны файдалануга коралар, бу халыклар, Америка стратегларының уе буенча, Америка монополистларына бөтендөньяда хакимлек яулап алуда сукыр корал һәм ТҮП ите булып хезмәт итәргә тиешләр. Ләкин хәзер үк инде Европа илләрендәге һәм башка капиталистик илләрдәге аеграк һәм прогрессиврак политиклар, советка каршы дошманлык белән сукыраймаган политиклар, Американың бәйдән ычкынган авантюристлары аларны нинди упкынга алып баруларын ачык күрәләр һәм сугышка каршы чыга башлыйлар. Америка диктаторларының күндәм пешкалары роленә дучар ителүче илләрдә үзләренең мөстәкыйль, тынычлык политикасын үткәрәчәк чын тынычлык сөюче демократик
18
көчләр табылыр һәм алар үзләрен Америка диктаторлары китереп керткән тупиктан чыгу юлын табарлар дип уйларга кирәк. Шушы яна юлга баскач, Европа илләре һәм башка илләр барлык тынычлык сөюче илләр белән тулысынча аңлаша алырлар. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Кушма Штатларның, идарәче даирәләре, үзләренең илбасарлык политикасын яшерергә омтылып, демократик лагерьга каршы «салкын сугыш» дигән нәрсәне тыныч оборона политикасы дип күрсәтергә тырышалар һәм үз халыкларын юк нәрсә белән — СССР ягыннан һөҗүм куркынычы белән өркетәләр. Атлантика блогы башлыкларының агрессив планнарны һәм инде алып барыла торган сугыш хәрәкәтләрен демагогии рәвештә тынычлык сөю турындагы фразеология белән яшерүләре — алар политикасының характерлы билгесе. Эш шунда ки, әле күптән түгел генә кан койгыч сугыш хәрәкәтләренең бөтен авырлыгын татыган халыкларны хәзер яңа сугышка, тынычлык сөюче халыкларга каршы сугышка куу бик ансат түгел. Агрессив Атлантика бүресенең сарык тиресе бөркәнергә тырышуы менә шуннан килеп чыга. Бу шартларда хәзерге агрессорларның фарисейларча тынычлык битлеге киюләренең зарарына бәя биреп җиткермәү куркынычлы булыр иде. Сугышка хәзерләнү милитаризмның тиңдәше булмаганча котырынуы белән бергә бара. Милитаризм империалистик лагерь илләре халыкларының бөтен тормышын һәм көнкүрешен чолгап ала. Бу илләрдә хезмәт ияләренә реакция котырынып һөҗүм итә һәм бөтен режим фашистлаштырыла. Әгәр гитлерчы империалистлар, икенче бөтендөнья сугышына хәзерләнгәндә, үз илләрендә фашизм керткән булсалар, хәзер Америка империалистлары, яңа сугышка хәзерләнеп, АКШта гына түгел, бәлки башка илләрдә дә, беренче чиратта, тынычлык һәм демократия көчләре аеруча зур булган Франция, Италия, Япония кебек илләрдә ерткыч фашизм режимы кертәләр. Бу илләрнең идарәчеләре, Америка сугыш чукмарлары тапшырган хурлыклы миссияне үтәп, үз халыкларына каршы сугыш җәелдерделәр. Шуның белән бергә, Американың АКШтан читтә урнашкан кораллы көчләре җәзалаучы жандармерия гаскәрләре ролен үтиләр. Хәзер Америка империализмы агрессор булып кына түгел, бәлки мөмкин булган һәр җирдә ирекне буарга тырышучы һәм фашизм урнаштырырга омтылучы бөтендөнья жандармы булып та тора. Хәзер үк инде бу бөтендөнья жандармына каршы ул изеп килә торган халыкларның нәфрәт һәм каршылык күрсәтү дулкыны күтәрелә. Болар барысы да империализм позицияләренең йомшаруы турында сөйлиләр һәм империалистик лагерь эчендә фашистик реакция көчләре белән империалистик илләр халыкларының демократик көчләре арасында көрәшнең нык кискенләшүенә алып баралар. Бу хәлнең сугыш уты кабызучылар өчен бик җитди нәтиҗәләр китерүе мөмкин. Сугыш куркынычы үсү уңае белән бөтен халыкның тынычлыкны яклау хәрәкәте җәелә, халыкара хәлнең катлаулылыгын бетерү һәм яна бөтендөнья сугышын булдырмау белән кызыксынган төрле сыйныфларның һәм социаль катлауларның сугышка каршы коалициясе төзелә. Сугыш ,уты кабызучылар бу партиясез, тыныч, демократик хәрәкәтне партияле, гүяки коммунистик хәрәкәт дип күрсәтергә булдыра алмыйлар. Стокгольм өндәмәсенә 500 миллион кешенең, ә биш бөек держава арасында Тынычлык Пакты төзүне таләп иткән өндәмәгә 600 миллионнан артык кешенең кул куюы сугыш уты кабызучыларның бу раслауларын иң яхшы кире кагучы, бу партиясез демократик хәрәкәтнең — тынычлыкны яклау хәрәкәтенең гаять зур колач алуын күрсәтүче дәлил булып тора. Бу тыныч хәрәкәт капитализмны бетерүне үз алдына максат нтеп
19
куймый, чөнки ул социалистик хәрәкәт түгел, бәлки йөз миллионнарча кешеләрнең демократик хәрәкәте. Тынычлыкны яклаучылар шундый таләпләрне һәм тәкъдимнәрне алга куялар ки, болар тынычлыкны саклауга, яңа сугышны булдырмауга булышлык итәргә тиешләр. Бу максатка ирешү хәзерге тарихи шартларда демократия һәм тынычлык эшенең гаять зур җиңүе булыр иде. Империализм һәм сугыш лагере белән демократия һәм тынычлык лагере арасындагы көчләрнең бүгенге нисбәте бу перспективаны тәмам реальгә әйләндерә. Тарихта беренче тапкыр буларак, тынычлык сөюче дәүләтләрнең көчле һәм тупланган лагере яши. Капиталистик илләрдә эшчеләр сыйныфының оешканлыгы артты, эшчеләрнең, крестьяннарның, хатын-кызларның, яшьләрнең куәтле демократик халыкара оешмалары төзелде. Тынычлык эше өчен геройларча көрәш алып бара торган коммунистик партияләр үсте һәм ныгыды. Яңа сугыш куркынычына каршы көрәш белән барлык илләр халыклары, шул исәптән Америка Кушма Штатларындагы киң массалар да кызыксыналар, чөнки сугыш булган хәлдә алар да башка илләрнең халыклары кебек үк газап чигәчәкләр. Америка техникасының күп өстен булуына карамастан, Кореядагы сугыш Америка халкына күп югалтулар китерде инде. Бу сугышта йөз меңнәрчә америкалылар үлде һәм яраланды. АКШның симергән финанс даирәләре Америка халкын тынычлык сөюче халыкларга каршы сугышка ташласалар, Америка халкының нинди зур корбаннар бирәчәген аңлау кыен түгел. Хәзер эш шунда: халык массаларының активлыгын тагын да югарырак күтәрергә, тынычлыкны яклаучыларның оешканлыгын көчәйтергә, сугыш уты кабызучыларны туктаусыз фаш итәргә һәм аларга халыкларны алдарга мөмкинлек бирмәскә кирәк. Үзләренең табышлары хакына халыкларны канлы сугышка тартырга тырышучы империалистик агрессорлар лагерендагы авантюристларны авызлыклау һәхМ изоляцияләү—барлык прогрессив һәм тынычлык сөюче кешелек дөньясының төп бурычы шундый. (Озакка сузылган кул чабулар.)
3. СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ТЫНЫЧЛЫКНЫ САКЛАУ ҺӘМ НЫГЫТУ ӨЧЕН КӨРӘШТӘ Тышкы политика өлкәсендә партиянең төп линиясе халыклар арасында тынычлык һәм безнең социалистик Ватаныбызның иминлеген тәэмин итү политикасы булды һәм шулай булып кала. Коммунистлар партиясе Совет дәүләтенең беренче көннәреннән үк халыклар арасында тынычлык һәм дуслык мөнәсәбәтләре политикасын игълан итте һәм практикада үткәреп килә. Ике бөтендөнья сугышы арасындагы бөтен, чор буена Советлар Союзы тынычлык эшен нык яклады, халыкара аренада яңа сугыш куркынычына каршы көрәште, коллектив куркынычсызлык һәм агрессорга коллектив отпор бирү политикасы үткәрүгә ирешергә тырышты. АКШның һәм Көнбатыш Европа илләренең реакцион даирәләре коллектив куркынычсызлык политикасын өзеп килгәннәр икән, гитлерчылар агрессиясен узындырганнар икән һәм икенче бөтендөнья сугышын башлап җибәрүгә китергәннәр икән, моның өчен Советлар Союзы гаепле түгел. Тынычлык политикасын өзлексез яклау белән бергә, безнең партиябез шул ук вакытта, дошман чолганышны истә тотып, дошманны тул^ хәзерлек белән каршылау өчен, илнең оборонасын өзлексез ныгыта барды. 1939 елда, яңа сугыш янгыны инде кабынып киткәч, иптәш Сталин партиянең XVIII съездында совет тышкы политикасының төп принципларын күрсәтеп үтте һәм «Без тынычлык ягында һәм барлык илләр белән эшлекле элемтәләрне ныгыту ягында торабыз, бу илләр Советлар 2*
20
Союзы белән шундый ук мөнәсәбәтләрдә торганда, алар илебезнең интересларын бозарга маташмаганда, шул позициядә торабыз һәм торачакбыз» диде. Шул ук вакытта иптәш Сталин «Без агрессорларның янауларыннан курыкмыйбыз һәм Совет чикләренең иминлеген бозарга маташучы сугыш уты кабызучыларның ударына икеләтә удар белән җавап бирергә хәзер торабыз» дип белдереп, агрессорларны кисәтеп куйды. һәм Гитлер Германиясе хыянәтчел төстә безнең Ватаныбызга һөҗүм иткәч, совет халкы дошманга җимергеч отпор бирде һәм аны баштанаяк җимереп ташлады. Безнең партиябезнең үз сүзләрен җилгә ташла- маганлыгына бөтен дөнья ышанды. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Икенче бөтендөнья сугышы беткәннән соң, партия дәвамлы һәм ныклы тынычлыкны тәэмин итүгә һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән тышкы политика алып баруын дәвам иттерде. Совет хөкүмәте сугышны булдырмый калу буенча киң күләмдә билгеле булган программаны алга куйды. Советлар Союзының тынычлык сөюен аның керткән тәкъдимнәре генә түгел, шулай ук аның эшләре дә күрсәтәләр. Советлар Союзы сугыш беткәннән соң үзенең кораллы көчләрен шактый киметте, алар хәзер сан ягыннан сугышка кадәр булган көчләрдән артык түгел. Совет хөкүмәте фашистик агрессорларга каршы сугыш операцияләре барышында кертелгән гаскәрләрен Кытай, Корея, Норвегия, Чехословакия, Югославия, Болгария территорияләреннән сугыштан соң бик кыска срокта чыгарды. Кешене дошман күрүче яңа сугыш пропагандасына кнршы көрәшнең халыкара атмосфераның киеренкелеген бетерүдә зур роль үтәвен исәпкә алып, СССР Верховный Советы 1951 елның 12 мартында Тынычлыкны саклау турында закон кабул итте һәм сугыш пропагандасын кешелеккә каршы иң авыр җинаять дип игълан итте, шуның белән башка дәүләтләргә үрнәк күрсәтте. Соңгы елларда халыкара аренада килеп туган аеруча җитди кыенлыклар вакытында, бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итәргә нигез бирә торган тәкъдимнәр белән нәкъ менә Советлар Союзы чыкты. Кореяда вакытлы килешү турында сөйләшү өчен нигез булып хезмәт иткән тәкъдимнәрнең нәкъ менә совет ягыннан куелганлыгын искә төшерү дә җитә. СССР хөкүмәте Берләшкән Милләтләр Оешмасына җитди әһәмият бирә, аны тынычлыкны саклауның әһәмиятле чарасы була алыр иде, дип саный. Ләкин Устав буенча халыкара хезмәттәшлек органы булырга тиешле Берләшкән Милләтләр Оешмасын хәзерге вакытта АКШ үзенең тынычлыкка каршы көрәшендә диктаторлык политикасы органына әверелдерә һәм аны үзенең агрессив хәрәкәтләрен яшерү өчен файдалана. Ләкин, Берләшкән Милләтләр Оешмасында АКШ төзегән тавыш бирү машинасы тудыра торган гаять зур кыенлыкларга да карамастан, Советлар Союзы бу оешмада тынычлык позицияләрен яклый, хәзерге халыкара обстановкадан килеп чыга торган һәм агрессив көчләрне авызлыклауга, яңа сугышны булдырмый калуга һәм инде сугыш хәрәкәтләре җәелеп киткән урыннарда аларны туктатуга юнәлдерелгән реаль тәкъдимнәр кабул ителүгә ирешергә тырыша. Сугышның бары тик Совет дәүләтенә каршы гыиа юнәлдерелүе мөмкин, дип исәпләү ялгыш булыр иде. Мәгълүм ки, империалистлар беренче бөтендөнья сугышын СССР барлыкка килүдән күп элек башлап җибәрделәр. Икенче бөтендөнья сугышы капиталистик дәүләтләр арасындагы сугыш булып башланды һәм аннан капиталистик илләр үзләре бик нык зыян күрделәр. Хәзер империалистик лагерьны теткәли торган каршылыкларның бер капиталистик дәүләтнең икенчесенә каршы сугышына китерүе мөмкин. Барлык шушы хәлләрне исәпкә алып, Советлар
21:
Союзы дәүләтләр арасында һәртөрле сугышны булдырмый калдырырга тырыша, халыкара конфликтларны һәм фикер башкалыкларын тыныч юл белән хәл итүне яклап чыга. Ләкин Советлар Союзы үзенең дәвамлы тынычлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән политикасы үткәрүдә АКШның идарәче даирәләренең агрессив политикасы фактына очрый. Американың сугыш чукмарлары гаепне авыру баштан сәламәт башка аударырга тырышалар һәм, имештер, Советлар Союзы ягыннан куркы-. ныч булу турында үзләренең ялган пропагандаларын төрлечә күпертәләр. Ә инде Советлар Союзы турындагы бу ялган әкиятләргә килсәк, аларның бөтенләй нигезсез булулары турында артык сөйләп тору көлке булыр иде. Чынлыкта кемнең агрессор икәнлеген бәхәссез фактлар күрсәтәләр. һәркемгә мәгълүм ки, Америка Кушма Штатлары узышып коралла-> нуны жәелдерәләр, атом һәм бактериология коралын тыюдан һәм гади коралларны киметүдән баш тарталар, ә Советлар Союзы атом һәм бактериология коралын тыярга, башка коралларны һәм кораллы көчләрне киметергә тәкъдим итә. һәркемгә мәгълүм ки, Кушма Штатлар Тынычлык Пакты төзүдән баш тарталар, ә Советлар Союзы шундый Пакт төзергә тәкъдим итә. • һәркемгә мәгълүм ки, Кушма Штатлар тынычлык сөюче халыкларга каршы агрессив блоклар оештыралар, ә Советлар Союзының чит дәүләтләр белән төзегән договорлары Япония яки Германия агрессиясенең кабатлануына каршы көрәшүне генә максат итеп куялар. һәркемгә мәгълүм ки, Кушма Штатлар Кореяга һөҗүм иттеләр һәм аны коллыкка төшерергә омтылалар, ә Советлар Союзы икенче бөтендөнья сугышы беткән моменттан ук бер генә урында да һәм бернинди дә сугыш хәрәкәтләре алып бармый. Кушма Штатлар шулай ук Кытайга каршы да агрессия алып баралар. Алар Кытайның күптәнге үз җирен — Тайван атавын басып алдылар. АКШның хәрби һава көчләре, халыкара хокукның гомуми кабул ителгән барлык нормаларын бозып, Кытай территориясен бомбага тоталар. һәркемгә мәгълүм ки, СССРның хәрби һава көчләре беркемне дә бомбага тотмыйлар һәм СССР бернинди чит территорияләрне дә басып алмады. Бәхәссез фактлар әнә шундый. Англия һәм Франция белән безнең мөнәсәбәтләребезгә килгәндә, шуны әйтергә кирәк: бу мөнәсәбәтләр икенче бөтендөнья сугышы вакытында безнең шул дәүләтләр белән төзегән һәм сугыштан соңгы чордз бу илләр белән хезмәттәшлекне күздә тота торган договорлар рухында корылырга тиеш иде. Ләкин Англия һәм Франция хөкүмәтләре бу договорларны тупас бозалар. Англиянең һәм Франциянең идарәчеләре Советлар Союзы Европа халыкларын немец фашистлары коллыгыннан азат итү өчен канлы сугыш алып барган вакытта сугыштан соңгы хезмәттәшлек турында Советлар Союзына биргән тантаналы вәгъдәләренә капма-каршы килеп, Америка империалистларының тынычлык сөюче Дәүләтләргә каршы юнәлдерелгән агрессив планнарын үткәрүгә тулысыңча кушылдылар. Билгеле, Англия һәм Франция хөкүмәтләренең позицияләре шундый булганлыктан, бу илләр белән безнең мөнәсәбәт- ләрсбезнец бик күп яхшыруын теләргә кала. АКШка, Англиягә, Франциягә һәм башка буржуаз дәүләтләргә карата СССРның позициясе бик ачык, һәм бу позиция турында безнең тарафтан күп тапкырлар белдерелде. СССР, тыныч халыкара нормаларның үтәлүен, дәвамлы һәм ныклы тынычлыкның тәэмин ителүең күздә тотып, хәзер дә бу дәүләтләр белән хезмәттәшлек итүгә әзер тооа (Ку л ч а б у л а р.) 1 r г
22
Җиңелгән илләргә—Германиягә, Италиягә һәм Япониягә — карата Совет хөкүмәте империалистик державалар политикасыннан принципиаль аермалы политика үткәрә. Җиңүче дәүләтләр арасында Совет социалистик дәүләтенең булуы җиңелгән дәүләтләрнең, халыклары өчен элек тарихта күрелмәгән, бөтенләй яца обстановка һәм мөмкинлекләр тудырды. Совет дәүләтенең политикасы һичсүзсез капитуляциягә кул куйган теләсә кайсы дәүләт алдында тыныч, демократик үсеш мөмкинлеген, аның гражданский промышленностен һәм авыл хуҗалыгын күгәрү, продукциясен тышкы базарларда сату, илнең оборонасы өчен кирәкле милли кораллы көчләр булдыру мөмкинлеген ача. Советлар Союзы, Потсдам килешүе нигезендә, Германия белән солых договорын тизрәк төзүгә, Германиядән барлык оккупация гаскәрләрен чыгаруга һәм бердәм, бәйсез, тынычлык сөюче демократик Германия төзүгә юнәлдерелгән политиканы тайпылышсыз үткәрә, чөнки ул тынычлык сөюче Советлар Союзының яшәве белән беррәттән шундый Германиянең яшәве Европада яңа сугышлар булу мөмкинлеген бетерә һәм Европа илләрен бөтендөнья империалистларының коллыкка төшерүе мөмкинлеген юкка чыгара. (Озакка сузылган кул чабулар.) Я шушы юл белән бару, я Америка һәм Англия империалистларының ландскнехтларына әверелү дилеммасы алдында тора торган Германия халкы дөрес юл — тынычлык юлы сайлап алыр, дип ышанырга мөмкин. (Кул чабулар.) Италиягә карата да шуны ук әйтергә кирәк, Советлар Союзы анын кардәш халкына үзенең милли бәйсезлеген тулысынча торгызуын тели. (Кул чабулар.) Совет хөкүмәте, союзникларның бергәләп кабул иткән карарларында күздә тотылганча, Япония дә шулай ук тынычлык сөюче бәйсез демократик дәүләт булырга тиеш, дип саный. Саи-Франциско конференциясендә Америка диктаторлары көчләп таккан берьяклы договорга кул куюдан Совет хөкүмәте баш тартты, чөнки бу договор Каир һәм Потсдам декларацияләре, Ялта килешүе принципларын аяк астына салып таптый һәм Японияне Американың Ерак Көнчыгыштагы хәрби базасына әверелдерүгә юнәлдерелгән. Чит ил кабаласы камытын кияргә мәҗбүр ителгән япон халкына Советлар Союзы халыклары тирән ихтирам белән карыйлар һәм бу халык үз ватанының милли бәйсезлегенә ирешер һәм тынычлык юлы белән барыр, дип ышаналар. (Кул чабу- л а р.) Тынычлык һәм халыкларның куркынычсызлыгы турындагы совет политикасы түбәндәгеләрдән чыгып эш итә: һәр ике якның хезмәттәшлек итәргә теләге булганда, үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәргә хәзер торганда, тигез хокуклылык һәм башка дәүләтләрнең эчке эшләренә катнашмау принцибын үтәгәндә, капитализм белән коммунизмның тыныч рәвештә янәшә яшәве һәм хезмәттәшлеге тулысымча мөмкин. Советлар Союзы башка илләр белән, социаль системаларның аермалы булуына карамастан, һәрвакыт сәүдәне һәм хезмәттәшлекне үстерү ягында торды һәм хәзер дә шуны яклап чыга. Партия үзара файдалы нигезләрдә киләчәктә дә шушы политиканы үткәрәчәк. Америка-Англиянең сугыш яклы даирәләре, бары тик узышып кораллану гына капиталистик илләрнең промышленностен эш белән тәэмин итә, дип раслаган бер вакытта, чынлыкта икенче бер перспектива-— барлык илләр белән, алариың социаль системаларының аермалы булуына карамастан, сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү һәм киңәйтү перспективасы бар; бу исә алга киткән индустриаль илләрнең промышленностен күп елларга эш белән тәэмин итәр, продукциягә бай булган дәү. ләтләрнең аны башка дәүләтләргә сатуларын, алга китмәгән илләрнең экономикасын күтәрүгә ярдәм итүне һәм шуның белән озак вакытд^ экономик хезмәттәшлекне юлга салуны тәэмин итәр.
23
Советлар Союзы үзенең тынычлык политикасын үткәрүдә тынычлык сөюче башка демократик дәүләтләр белән — Кытай Халык Республикасы, Польша, Румыния, Чехословакия, Венгрия, Болгария, Албания, Германия Демократик Республикасы, Корея Халык Демократиясе Республикасы, Монголия Халык Республикасы белән тулысынча бер чрикердә тора. СССРның бу илләр белән мөнәсәбәтләре дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә элек тарихта очрамаган бөтенләй яңа мөнәсәбәтләр үрнәге булып тора. Бу мөнәсәбәтләр тигез хокуклылыкка, экономик хезмәттәшлеккә һәм милли бәйсезлекне ихтирам итүгә нигезләнәләр. Ярдәмләшү турындагы договорларга турылыклы булган СССР бу илләрне тагын да ныгытуда һәм үстерүдә ярдәм һәм булышлык күрсәтә һәм күрсәтәчәк. (Көчле кул чабулар.) Без капитализм белән тыныч ярышта социалистик хуҗалык системасының капиталистик хуҗалык системасына караганда үзенең өстенлеген елдан-ел ачыграк исбат итә барачагына ышанабыз. Ләкин без үзебезнең идеологиябезне яки экономик строебызны беркемгә дә көчләп тагарга җыенмыйбыз. «Революция экспорты — юк нәрсә ул. һәр ил, әгәр ул моны теләсә, үз революциясен үзе ясар, әгәр теләми икән, революция булмас», — ди иптәш Сталин. Советлар Союзы барлык илләр белән тыныч хезмәттәшлек политикасын тайпылышсыз үткәреп, шул ук вакытта котырынган сугыш уты •кабызучылар тарафыннан яңа агрессия куркынычы булуны исәпкә ала. Шунлыктан ул үзенең оборона сәләтен ныгыта һәм ныгытачак. (Озакка сузылган кул чабулар.) Советлар Союзы сугыш уты кабызучыларның янауларыннан курык- мый. Безнең халкыбызның агрессорларга каршы көрәш тәҗрибәсе бар, һәм аңа агрессорларны кыйнарга өйрәнеп торасы юк. Ул, әле Совет дәүләте яшь һәм чагыштырмача көчсез чакта, гражданнар сугышында агрессорларны кыйнады, аларны икенче бөтендөнья сугышында кыйнады, әгәр алар безнең Ватаныбызга һөҗүм итәргә батырчылык итсәләр, киләчәктә дә кыйнар. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Узгандагы фактларны исәпкә алмыйча ярамый. Ә бу фактлар шуны сөйлиләр: беренче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә капитализм системасыннан Россия төшеп калды, икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә инде капитализм системасыннан Европаның һәм Азиянең күп кенә илләре төшеп калды. Өченче бөтендөнья сугышы бөтендөнья капиталистик системасының җимерелүенә китерәчәк, дип исәпләү өчен бөтен нигезләр бар. (Озакка сузылган кул чабулар.) Әгәр сугыш уты кабызучылар, агрессорлар халыкларга сугышны көчләп таксалар, сугышның перспективасы һәхМ аның нәтиҗәләре, әйтергә мөмкин, шундый булачак. Ләкин башка перспектива, тынычлыкны саклау перспективасы, халыклар арасында тынычлык перспективасы бар. Бу перспектива БМО Карары нигезендә сугыш пропагандасын тыюны, атом һәм бактериология коралын тыюны, бөек державаларның кораллы көчләрен эзлекле рәвештә киметә баруны, державалар арасында Тынычлык Пакты төзүне, илләр арасында сәүдәне киңәйтүне, бердәм халыкара базарны торгызуны һәм тынычлыкны ныгыту рухында башка шундый чараларны таләп итә. Бу чараларны тормышка ашыру тынычлыкны ныгытыр, халыкларны сугыш куркынычы янаудан коткарыр, кораллануга һәм юк итү сугышы хәзерләүгә материаль ресурсларның һичкайчан ишетелмәгәнчә тотылуын туктатыр һәм бу материалларны халыклар файдасына юнәлдерергә мөмкинлек бирер.
24
Советлар Союзы шушы чараларны тормышка ашыру ягында, халыклар арасында тынычлык перспективасы ягында тора. (Озакка сузылган көчле кул ч а б у л а р.)
☆ Тышкы политика өлкәсендә партиянең бурычлары: 1) Яңа сугыш хәзерләүгә һәм башлап җибәрүгә каршы көрәшне дәвам иттерергә, тынычлыкны ныгыту өчен сугышка каршы куәтле демократик фронтны тупларга, бөтен дөньяда тынычлыкны яклаучылар белән дуслык һәм бердәмлек элемтәләрен ныгытырга, сугыш уты кабызучыларның яңа сугышка барлык хәзерлекләрен, барлык казынуларын һәм интригаларын бик нык фаш итәргә; 2) Киләчәктә дә барлык илләр белән халыкара хезмәттәшлекне һәм эшлекле элемтәләрне үстерү политикасы үткәрергә; 3) Кытай Халык Республикасы белән, Европадагы халык демократиясе илләре белән — Польша, Чехословакия, Румыния, Венгрия, Болгария, ‘Албания, Германия Демократик Республикасы, Корея Халык Демократиясе Республикасы, Монголия Халык Республикасы белән какшамаслык дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм үстерергә; 4) Совет дәүләтенең оборона куәтен өзлексез ныгытырга һәм теләсә нинди агрессорларга җимергеч отпор бирергә хәзерлегебезне күтәрергә. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.)
II СОВЕТЛАР СОЮЗЫНЫҢ ЭЧКЕ ХӘЛЕ Отчет чоры Советлар Союзының эчке хәленең тагын да ныгуы, бөтен халык хуҗалыгының һәм социалистик культураның үсүе белән характерлана. Партиянең XVIII съездыннан соң беренче ике елда безнең илнен хезмәт ияләре өченче бишьеллыкны уңышлы үтәүне дәвам иттерделәр һәм Советлар Союзын тагын да ныгытуга ирештеләр. Бу еллар эчендә халык хуҗалыгын үстерүдә яңа уңышларга ирешелде. Фашистик Германиянең СССРга хыянәтчел һөҗүме аркасында совет кешеләренең тыныч хезмәте бүленде. Совет дәүләте тарихында кыен чор — Бөек Ватан сугышы чоры башланды. Бу сугыш барышында эшчеләр сыйныфы, колхозчы крестьяннар, совет интеллигенциясе фронтта да, тылда да югары дәрәҗәдә аңлылык һәм үз Ватаннарына чын күңелдән бирелгәнлек күрсәттеләр. Сугышны тарихи җиңү белән тәмамлап, Советлар Союзы үз хуҗалыгы үсешенең яңа, тыныч чорына керде. Совет дәүләте кыска гына вакыт эчендә, үз көчләре һәм средстволары исәбенә, тыштан ярдәм алмыйча, сугыш вакытында җимерелгән хуҗалыкны торгызды һәм аны алга җибәрде, хуҗалыкның сугышка кадәрге барлык күрсәткечләрен узып китте. Промышленностьны һәм авыл хуҗалыгын торгызу эшендәге уңышлар 1947 елда ук инде халыкны азык һәм промышленность товарлары белән тәэмин итүнең карточка системасын бетерергә һәм акча реформасы үткәрергә мөмкинлек бирде. Бу чаралар, шулай ук азык һәм промышленность товарларының бәяләрен биш тапкыр киметү совет сумының сатып алу сәләтен күтәрде һәм хезмәт ияләренең материаль тормышын яхшыртуны тәэмин итте. 1950 елда сумның курсы алтын базасына күчерелде һәм чит илләр валюталарына караганда күтәрелде. Экономиканы торгызу һәм үстерү өлкәсендәге уңышлар Совет дәү. ләтенә халык хуҗалыгының бик әһәмиятле яңа бурычларын, шул исәп
25
тән Волгада һәм Днепрда куәтле гидроэлектростанцияләр кору, пароходлар йөртү һәм сугару өчен зур каналлар төзү, илнең киң территориясендә кыр ышыклау урманнары утырту кебек бурычларны практикада тормышка ашыра башларга мөмкинлек бирделәр. Отчет чоры эчендә булган тарихи вакыйгалар совет җәмгыять һәм дәүләт строеның тыныч төзелеш елларында илнең экономикасын һәм культурасын күтәрүне оештыруның иң яхшы формасы гына түгел, бәлки сугыш вакытында халыкның барлык көчләрен дошманга отпор бирергә мобилизацияләүнең дә иң яхшы формасы икәнлеген күрсәттеләр. Бу вакыйгалар шулай ук хезмәт ияләренең политик активлыгы бик нык үсүен, коммунистлар партиясе тирәсенә тупланган совет халкының моральполитик бердәмлеге тагын да ныгуын, СССР халыкларының тугандаш хезмәттәшлеге тагын да ныгуын һәм совет патриотизмының тагын да үсүен күрсәттеләр. Безнең халкыбыз киләчәктә дә социалистик ватан хакына үзен аямыйча хезмәт итәргә, коммунистик җәмгыять төзүнең тарихи бурычын намус белән үтәргә хәзер тора. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.)
1. СССР ХАЛЫК ХУҖАЛЫГЫНЫҢ КҮТӘРЕЛӘ БАРУЫ А. Промышленность Сугышка кадәр булган бишьеллыклар эчендә СССРда социалистик индустрияләштерү тормышка ашырылды. Куәтле промышленность бөтен халык хуҗалыгын үстерүнең һәм илне актив оборонага хәзерләүнең нигезе булды. Сугыш еллары безнең партиянең илне индустрияләштерүгә юнәлдерелгән төп линиясенең дөреслеген аеруча көч белән раслады. СССРны индустрияләштерү политикасын тормышка ашыру совет халкының язмышы өчен хәлиткеч әһәмиятле булды һәм Ватаныбызны коллыкка төшерүдән коткарды. Авыр сугыш шартларында партия промышленностьны бик тиз хәрби җайга үзгәртеп кора алды. Барлык әһәмиятле промышленность предприятиеләренең җиһазлары сугыш хәрәкәтләре полосасыннан көнчыгыш районнарына күчерелде. Сугыш елларында Совет дәүләте күчерелгән предприятиеләрне тиз эшкә кертү өчен генә түгел, бәлки тизлек белән яңа предприятиеләр, башлыча авыр индустрия заводлары төзү өчен дә үзендә җитәрлек көч һәм средстволар тапты. Илнең бик әһәмиятле районнарының экономикасы вакытлыча фашист илбасарлар тарафыннан оккупацияләнүгә карамастан, промышленность сугыш барышында фронт өчен кирәк булган коралның барлык төрләрен һәм сугыш припасларын елдан-ел күбрәк җитештерә барды. Сугыш бетү белән промышленность хәрби производстводан гражданский производствога үзгәртеп корылды. Партия иң элек авыр индустрия- не, бигрәк тә металлургияне, ягулык промышленностен һәм электро- энергетиканы киң масштабларда җәелдерү бурычын куйды, чөнки авыр индустриялән башка халык хуҗалыгын торгызу һәм "тагын да үстерү бурычларын хәл итү мөмкин түгел иде. Бер үк вакытта партия, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү теләге белән, киң куллану товарларын җитештерүне киңәйтүгә аеруча игътибар бирде. Халык хуҗалыгының сугышка кадәрге дәрәҗәсен торгызу өчен билгеле бер вакыт кирәк булды. Сугышка кадәрге 1940 елгы "дәрәҗә промышленность продукциясенең тулай еллык күләме буенча 1948 елда ирешелде һәм узып кителде. Бу дәрәҗә күмер чыгару күләме буенча 1947 елда, корыч һәм цемент җитештерү буенча 1948 елда, чуен җитештерү һәм нефть чыгару буенча 1949 елда, аяк киеме җитештерү буенча
26
1950 елда, мамык-тканьнар җитештерү буенча 1951 елда ирешелде һәм узып кителде. Бу — безнең промышленностебызның үсешен сугыш 8—9 елга, ягъни чама белән ике бишьеллыкка тоткарлады дигән сүз. Сугыштан соңгы елларда промышленностьны уңышлы торгызу һәм үстерү нәтиҗәсендә хәзер без, сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда, промышленность производствосының шактый югары дәрәҗәсенә ирештек. Менә бу турыдагы мәгълүматлар:
СССР промышленность продукциясенең үсеше (1940 елга карата процентлар белән)
1910 ел 1944 ел 1945 ел 1916 ел 1947 ел 1948 ел 1949 ел 1950 ел 1951 ел 1952 ел (план)
Бөтен промышленность ........................ 100 104 92 77 93 118 141 173 202 223 Шул исәптән: WA* группасы: Жптештерү средстволары жшеш- терү . . . 100 136 112 82 101 130 163 205 239 267 группасы: Куллану әйберләре җитештерүи . . . 100 54 59 67 82 99 107 123 143 156
Бу мәгълүматлардан күренгәнчә, 1945—1946 елларда промышленность производствосы дәрәҗәсе кими. Бу шуңа бәйләнгән: сугыш беткәннән соң хәрби техника җитештерү бик нык киметелде, ә промышленностьны тыныч юлга бастыру билгеле бер вакыт таләп итте. Сугыштан соң промышленность производствосын үзгәртеп кору нигездә 1946 ел дәвамында төгәлләнде, шуннан соң безнең промышленность продукциясе кызу темплар белән үсә башлады һәм 1951 елда аның гомуми күләме 1940 ел дәрәҗәсеннән 2 тапкырдан күбрәк узып китте. 1952 елда безнең промышленность үсешендә яңа уңышларга ирешелде. Мәгълүм ки, агымдагы елның планы тулаем промышленность буенча уңышлы үтәлә генә түгел, бәлки арттырып та үтәлә. Шунлыктан, 1952 елда промышленность продукциясе 1940 елга караганда 2,3 тапкыр күбрәк җитештерелер, дип әйтергә бөтен нигезләр бар. Житештерү средстволары җитештерә торган промышленность аеруча тиз үсә. Бу промышленность 1951 елда производствоның гомуми күләме буенча сугышка кадәрге дәрәҗәдән 2,4 тапкыр узып китте, ә 1952 елда чама белән бу дәрәҗәдән 2,7 тапкыр узып китәчәк. 1952 елда 25 миллион тонна чуен, яки 1940 елга караганда чама белән 70 процент күбрәк, 35 миллион тонна корыч, яки 1940 елга караганда чама белән 90 процент күбрәк, 27 миллион тонна прокат, яки 1940 елга караганда 2 тапкырдан күбрәк, 300 миллион тонна күмер, яки 1940 елга караганда 80 проценттан артык күбрәк, 47 миллион тонна нефть, яки 1940 елга караганда 50 проценттан артык күбрәк, 117 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе, ягъни 1940 елга караганда 2,4 тапкыр күбрәк, машиналар һәм җиһазлар 1940 елга карагайда 3 тапкырдан артык күбрәк җитештереләчәк. Промышленностьның бик әһәмиятле тармаклары буенча продукциянең ел саен үсә баруына килгәндә, соңгы елларда бу үсешнең күләмнәре сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда шактый зур булуын күрәбез. Мәсәлән, соңгы өч ел эчендә— 1949—1951 елларда, ягъни промышленность производствосының сугышка кадәрге дәрәҗәсе торгы- зылган һәм узып кителгәннән соң да, чуен коюның еллык үсеше 8 мид.
27
Лион тонна, корЫч коюның, үсеше 13 миллион тонна һәм прокат җитештерүнең үсеше 10 миллион тонна булды, ә сугышка кадәрге елларда шушы ук күләмнәрдәге үсешкә чуен кою буенча сигез ел эчендә, корыч кою буенча тугыз ел эчендә һәм прокат җитештерү буенча унике ел эчендә нрешелгән иде. Күрсәтелгән өч ел эчендә күмер чыгаруның үсеше 74 миллион тонна һәм нефть чыгаруның үсеше 13 миллион тонна булды; шушы ук күләмнәрдәге үсеш сугышка кадәрге елларда күмер чыгару буенча алты сл эчендә һәм нефть чыгару буенча ун ел эчендә нрешелгән иде. Шул ук өч ел эчендә электр энергиясе эшләп чыгаруның үсеше 37 миллиард киловатт-сәгать булды; электр энергиясе эшләп чыгаруның шушы ук күләмнәрдәге үсешенә сугышка кадәрге елларда тугыз ел эчендә нрешелгән иде. Җитештерү средстволары җитештерүнең үсүе һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең үсүе куллану әйберләре җитештерә торган промышленностьны үстерү өчен ышанычлы база тудырдылар. Бу промышленность продукциясенең гомуми күләме 1951 елда, 1940 елга караганда, 43 процент артыграк булды, ә 1952 елда, 1940 елга караганда, чама белән 60 процент артыграк булачак. 1952 елда 5 миллиард метрдан артык мамык-җеп тканьнар, яки 1940 елга караганда чама белән 30 процент .артыграк, 190 миллион метр диярлек йон тканьнар, яки 1940 елга кара- танда чама белән 60 процент артыграк, 218 миллион метр ефәк тканьнар, яки 1940 елга караганда 2,8 тапкыр артыграк, 250 миллион пар күн аяк киеме, яки 1940 елга караганда чама белән 20 процент артыграк, 125 миллион пар резина аяк киеме, яки 1940 елга караганда 80 процент артыграк, 3 миллион 300 мең тоннадан артык шикәр, яки 1940 елга караганда 50 проценттан артык күбрәк; промышленностьта (өйдә җитештерелгән шактый күп майны исәпләмичә) 380 мең тонна терлек мае, яки промышленностьта эшкәртелә торган терлек маеның сугышка кадәрге дәрәҗәсеннән 70 проценттан артыграк җитештереләчәк. Сугыштан соңгы чорда промышленностьны уңышлы торгызу һәм үстерү нәтиҗәсендә СССРда халыкның җан башына туры килә торган промышленность продукциясенең дәрәҗәсе хәзерге вакытта сугышка кадәрге дәрәҗәдән узып китә. Мәсәлән, электр энергиясе җитештерү 1951 елда җан башына 1940 ел дәрәҗәсеннән 2 тапкырдан артык узып китте, чуен кою — 50 процентка, корыч кою — 70 процентка, күмер чыгару — 60 процентка, цемент җитештерү — 2 тапкырдан күбрәк, мамык-җеп тканьнар җитештерү — 20 процентка, йон тканьнар җитештерү — 60 проценттан күбрәк, кәгазь җитештерү — 70 процентка узып китте һ. б. Отчет чорында, бигрәк тә сугыштан соңгы елларда, яңа предприятиеләр төзү исәбенә дә, шулай ук эшли торган предприятиеләрне реконструкцияләү исәбенә дә безнең промышленностьның производство-техник базасы шактый киңәйде һәм ныгыды. 1946—1951 елларда гына да халык хуҗалыгына салынган 500 миллиард сум чамасы капиталның 320 миллиард сумнан артыгы промышленностька салынды. Шушы вакыт эчендә СССР да дәүләтнең 7 мең чамасы эре промышленность предприятиесе торгызылды, төзелде һәм эшли башлады. 1952 елга промышленностьның төп производство фондлары 1940 елга караганда 77 процентка артты. Ләкин эш төп производсто фондларының сан ягыннан үсүләрендә генә түгел. Үткән чор шулай ук промышленностьның техник яктан тагын да алга китүе белән характерлана. Капиталистик илләрдә техниканың үсешендә периодик өзеклекләр була, бу өзеклекләр экономик кризислар аркасында җәмгыятьтәге җитештерүче көчләрнең җимерелүе белән бергә баралар. Шуннан аермалы буларак, СССРда, мондый кризислар булмаган илдә, югары техника базасында, алдынгы совет фәненең казаныш
28
лары нигезендә производствоны туктаусыз яхшырта бару тормышка ашырыла. Сугыштан соңгы елларда промышленностьның бөтен тармаклары яңа машиналар һәм механизмнар белән кораллаидырылды, тагын да яхшырак технология процесслары кертелде, производство тагын да рациональрәк итеп оештырылды. Станоклар паркы бу чор эчендә яңа, тагын да җитештерүчәнрәк станоклар өстәлү исәбенә 2,2 тапкыр артты. Ватаныбызның машина төзелеше тарафыннан соңгы 3 ел эчендә генә дә 1.600 чамасы яңа тип машина һәм механизм тудырылды. Техниканы тагын да алга җибәрү өчен көрәштә безнең фәнебез зур роль уйный. Бу фән үзенең ачышлары белән совет халкына табигать байлыкларын һәм көчләрен тулырак ачарга һәм алардан яхшырак файдаланырга ярдәм итә. Сугыштан соңгы чорда безнең галимнәребез халык хуҗалыгы өчен зур әһәмияте булган күп кенә фәнни проблемаларны уңышлы хәл иттеләр. Атом энергиясе житештерү методларын ачу бу чорда совет'фәненең бик әһәмиятле казанышы булды. Шуның белән безнең (фәнебез һәм техникабыз бу өлкәдә АКШның монополияле хәлдә булуын бетерделәр, атом энергиясе житештерү серен һәм атом коралына ия булуны башка халыкларны куркыту һәм шантаж чарасы итеп файдаланырга маташкан сугыш уты кабызучыларга җитди удар ясадылар. Атом энергиясе җитештерүдә реаль мөмкинлекләргә ия булган Совет дәүләте бу яңа төр энергиянең тыныч максатлар өчен, халык файдасы өчен файдаланылуы белән бик нык кызыксына, чөнки атом энергиясен шулай файдалану табигатьнең стихияле көчләре өстеннән кешенең властен чиксез киңәйтә, кешелек дөньясына җитештерүче көчләрне үстерү, техника һәм культура прогрессы, җәмәгать байлыгын арттыру өчен бик зур мөмкинлекләр ача. Күренекле фәнни хезмәтләр, уйлап табулар һәм производство эшенең методларын тамырдан яхшыртулар өчен ел саен Сталин премияләре бирелү совет фәненең һәм техникасының зур уңышлары турында сөйли. Фән, промышленность, транспорт һәм авыл хуҗалыгы работникларыннан 8.470 кеше Сталин премиясе лауреаты дигән мактаулы исемне алды. СССРның көнчыгыш районнарында узган чор эчендә промышленностьның кызу темплар белән үсүе, шуның нәтиҗәсендә безнең промышленностебызның урнаштырылуында шактый зур үзгәрешләр булуы промышленностьның үсешендә әһәмиятле йомгак булып тора. Көнчыгыш районнарда — Волга буенда, Уралда, Себердә, Ерак Көнчыгышта, Казахстан ССР да һәм Урта Азиядәге союздаш республикаларда илнең куәтле индустрия базасы тудырылды. 1952 елга бу районнарда промышленность продукциясенең гомуми күләме, 1940 ел белән чагыштырганда, өч тапкыр артты. 1951 елда көнчыгыш районнарда СССРда җитештерелә торган бөтен промышленность продукциясенең */3 е чамасы, бөтен корычның һәм прокатның яртысыннан артыгы, бөтен күмернең һәм нефтьнең яртысы диярлек һәм электр энергиясенең 40 проценттан артыгы җитештерелде. Отчет чорында СССР промышленносте үсешенең төп йомгаклары шулар. Безнең промышленностьны үстерү өлкәсендә алдагы елларга билгеләнгән бурычлар СССРны үстерүнең бишенче бишьеллык планы буенча шушы съезд каравына кертелгән директивалар проектында әйтелгәннәр. Бу бурычлар промышленность производствосы дәрәҗәсен 1955 елда, 1950 ел белән чагыштырганда, чама белән, 70 процентка арттырудан, шул ук вакытта житештерү средстволары җитештерүне, чама белән, 8сГпроцентка үстерүдән һәм куллану әйберләре җитештерүне, чама белән, 65 процентка арттырудан гыйбарәт. Промышленность производствосын үстерү буенча мондый задание 1955 елда промышленность
29
продукциясенең күләме, 1940 елга чагыштырганда, 3 тапкыр артачак дигән сүз. Бишенче бишьеллык план илебезнең социализмнан коммунизмга күчү юлында алга яңа зур адым атлавы дигән сүз. (Көчле кул чабулар.) Безнең промышленностебызда алда торган бурычларны үтәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Хәзер промышленностьның бөтен тармаклары яхшырак техника белән коралланган, квалификацияле эшчеләр һәм инженер-техник работниклар кадрлары бар, предприятиеләрдә чималга һәм материалларга мохтаҗлык юк. Хәзер эш шунда: бу мөмкинлекләрне тулы файдаланырга, эштә булган кимчелекләрне кискен рәвештә бетерергә, производствода файдаланылмый ята торган резервларны ачарга һәм аларны халык хуҗалыгын күтәрүнең куәтле чыганагына әверелдерергә кирәк. Промышленность дәүләт планнарын ел саен үтәп һәм арттырып үтәп килә. Ләкин тулаем промышленностьның яхшы эшләвенең гомуми күрсәткечләре артында дәүләт заданиеләрен үтәмәүче күп кенә предприятиеләрнең начар эшләве яшеренгән, шуның аркасында халык хуҗалыгы билгеле күләмдә продукцияне алып җиткерми. Министрлыклар исә планның һәр предприятие тарафыннан үтәлүе өчен тиешле чараларны күрмиләр һәм моның урынына еш кына начар эшләүче предприятиеләрнең заданиеләрен алдынгы предприятиеләр өстенә йөклиләр. Димәк, начар эшләүче предприятиеләр алдынгы предприятиеләр исәбенә яшиләр. Дәүләт планнарының үтәлмәвендә төп сәбәпләрнең берсе — предприятиеләрнең ай эчендә продукцияне тигез эшләп чыгармавыннан гыйбарәт. Партия хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын күп тапкыр шушы кимчелеккә юнәлдерде. Ләкин хәзер дә әле күп кенә предприятиеләр тигез эшләмиләр, айлык программа продукциясенең яртысын диярлек алар өченче декадада гына үтиләр. Бу хәл производство куәтләренең файдаланылып җитмәвенә, эш сәгатьләреннән тыш эшләтүләр куллануга, брак артуга һәм төрдәш предприятиеләрнең эшен өзүгә китерә. Кайбер предприятиеләр, тулай продукция буенча планны тутыру өчен, дәүләт планында каралган продукциянең әһәмиятле төрләрен җитештерү заданиеләрен үтәмәү исәбенә икенче дәрәҗәдәге әйберләрне планнан тыш җитештерү кебек дәүләткә зарарлы практикага юл куялар. Промышленностьның күп кенә тармакларында эшләп чыгарыла торган продукциянең сыйфатына карата дәүләт дисциплинасы бозыла. Кулланучыларга начар сыйфатлы, билгеләнгән стандартларга һәм техник шартларга җавап бирми торган әйберләр һәм товарлар җитештереп бирү фактлары бар. «Машина төзелеше предприятиеләре еш кына конструкция ягыннан эшләнеп җитмәгән, эксплуатация шартларына туры килми торган машиналарны производствога куялар. Җиңел промышленность предприятиеләрендә әле сорты түбән булган продукция эшләп чыгаруның күләме бик зур. Болар барысы да халык хуҗалыгына зыян китерә. Промышленность эшендәге мондый кимчелекләр белән килешергә ярамый. Дәүләт планы — закон. Барлык предприятиеләр үзләре өчен билгеләнгән дәүләт заданиеләрен үтәргә һәм халык хуҗалыгын кирәкле продукция белән тәэмин итәргә тиешләр. Хуҗалык’ җитәкчеләре һәм партия оешмалары һәр предприятие тарафыннан планның тулай продукция күләме буенча гына түгел, бәлки дәүләт планы нигезендә барлык төр әйберләрне җитештерү буенча да әлбәттә үтәлүен тәэмин итәргә, эшләп чыгарыла торган продукциянең сыйфатын өзлексез яхшырта баруга ирешергә, предприятиеләрнең нормаль эшләвенә комачаулый торган сәбәпләрне табарга һәм аларны тулысынча бетерергә тиешләр.
30
Промышленностьның барлык тармакларында хезмәт җитештерүчән- леген бөтен чаралар белән тагын да күтәрүне тәэмин итү бурычына аеруча игътибар бирергә кирәк. Безнең партиябез социалистик төзелешнең барлык этапларында, социалистик производствоны үстерүдә һәм яхшыртуда бик әһәмиятле шарт сыйфатында, хезмәт җитештерүчәнлеген һәрвакыт системалы рәвештә күтәрүгә ирешә барды. СССРда производствоны үстерүдә ире- шелгән гаять зур уңышлар башлыча шуның белән аңлатыла да. 1940 елдан 1951 елга кадәр үткән чорда промышленностьта хезмәт җитеш- терүчәнлеге 50 процентка күтәрелде, шуның белән бергә бу чор эчендә промышленность продукциясе үсешенең 70 проценты хезмәт җитеште- рүчәнлегенең үсүе исәбенә алынды. Шушы ук чор эчендә төзелештә хезмәт җитештерүчәнлеге 36 процентка күтәрелде. СССРда хезмәт җитештерүчәнлегенең тиз үсүе иң элек халык хуҗалыгына яңа техниканы һәм алдынгы технология процессларын кик күләмдә кертү нәтиҗәсе, производствоны механикалаштыру һәм электр- лаштыру, бигрәк тә авыр һәм күп хезмәт куюны сорый торган эшләрне механикалаштыру нәтиҗәсе, шулай ук хезмәтне яхшырак оештыру,, хезмәт ияләренең гомуми белем һәм культура дәрәҗәсен үстерү, алар- ның производство квалификациясен арттыру нәтиҗәсе булып тора. Социалистик хуҗалык системасы өр-яңа техниканы куллануга чикләнмәгән мөмкинлекләр бирә. СССРда машиналар хезмәтне саклап кына калмыйлар, бәлки шуның белән бергә алар работникларның хезмәтен җиңеләйтәләр, шул сәбәпле социалистик хуҗалык шартларында, капи- тализм шартларыннан аермалы буларак, эшчеләр хезмәт процессында машиналарны бик теләп файдаланалар. Совет эшчесе хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү белән турыдан-туры кызыксына, чөнки ул шунын аркасында СССРның экономик куәте ныгуын һәм хезмәт ияләренен тормыш дәрәҗәсе күтәрелүен белә. Социализм вакытында иҗтимагый хезмәтнең югары җитештерүчәнлегенең нигезе — дәүләт интереслары белән халык интересларының бер булуында. Ләкин хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча безнең промышленностебызда булган мөмкинлекләр һич тә әле җитәрлек дәрәҗәдә файдаланылмыйлар. Күп кенә предприятиеләрнең хезмәт җитештерүчәнлеге буенча планнарны үтәп җиткермәүләре шул турыда сөйлиләр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, министрлыклар бу әһәмиятле эш белән җитәрлек шөгыльләнмиләр; хезмәт җитештерүчәнлеге заданиеләренең һәр предприятие тарафыннан үтәлүен тәэмин итү урынына, министрлыклар еш кына тулаем бөтен тармак буенча ирешелгән уртача күрсәткечләр белән канәгатьләнәләр, артта баручы предприятиеләрне алдынгы предприятиеләр дәрәҗәсенә күтәрү өчен тиешле чараларны күрмиләр. Күп кенә предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше механикалаштыру средстволарыннан начар файдалану аркасында тоткарланып килә; җиһазларга гафу ителмәслек игътибарсыз һәм хуҗаларча булмаган караш фактлары бар. һәр предприятиедә производствоны механикалаштыру эшчеләрнең бер өлешен бушатуга китерергә тиеш, бушаган эшчеләрне шушы предприятиедә производствоны киңәйтү өчен дә, шулай ук яңа предприятиеләрдә эшләү өчен дә файдаланырга кирәк. Хәлбуки кайбер предприятиеләрнең җитәкчеләре, механикалаштыру средстволарыннан тиешенчә файдалануны һәм шуның исәбенә- хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүне җайга салуны тәэмин итү урынына, эшне еш кына искечә оештырып, кул хезмәтен киң кулланалар. Производство процессларын механикалаштырган вакытта кайбер участокларның бөтенләй механикалаштырылмавы, яки җитәрлек меха: никалаштырылмавы да производствоны механикалаштыру эшендә жнт- ди кимчелек булып тора. Күп кенә предприятиеләрдә төп производств^, процессларының механикалаштырылуы югары дәрәҗәдә булган хәлдә,.
31
ярдәмче эшләр, шул исәптән чималны, материалларны һәм әйберләрне китерү, күчерү һәм төяү кебек күп хезмәт сорый торган эшләр аз меха- никалаштырылалар. Менә болар механикалаштырылуның гомуми экономик эффектын киметә һәм производствоның нормаль барышын боза. Хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше тагын шуның белән тоткарлана: күп кенә предприятиеләрдә һәм төзелешләрдә хезмәтне оештыру канәгатьләнерлек куелмаган, шуның аркасында күп эш вакытын бушка үткәрүгә юл куела. Министрлыклар еш кына предприятиеләр һәАм төзелешләр өчен кирәкле эшчеләр санын чын ихтыяҗны җитәрлек өйрәнмичә, эш көченнән файдалануның дөреслеген тикшермичә билгелиләр. Предприятиеләрдә һәм бигрәк тә төзелешләрдә һаман әле эшчеләрнең «агылып торуы» бар, бу исә производствога зур зыян китерә. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү эшендә техник нормалаштыруның әһәмияте зур. ‘Хәлбуки күп кенә предприятиеләрдә техник нормалаштыру канәгатьләнерлек куелмаган. Сынау-статистик нормалар дип йөртелгән, производство техникасының хәзерге дәрәҗәсенә туры килми торган түбән нормаларны куллану һаман әле күп. Бу нормалар алдынгы эшчеләр тәҗрибәсен чагылдырмыйлар һәм хезмәтнең җитештерүчәнлеген үстерүгә стимул була алмыйлар. Сынау-статистик нормалар әле зур урын алып торалар. Күп кенә предприятиеләрдә алар барлык кулланыла торган эш нормаларының 50 процентыннан артып китәләр. Партия, хуҗалык һәм профсоюз оешмаларының бурычы — хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә комачаулый торган сәбәпләрне тизрәк бетерүдән һәм халык хуҗалыгының барлык тармакларында, һәр предприятиедә, һәр производство участогында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү заданиеләрен үтәүне һәм арттырып үтәүне тәэмин итүдән гыйбарәт. Безнең кулыбызда булган бай техникадан файдалану эшендәге җитешсезлекләрне кискен рәвештә бетерергә, производство процессларын комплекслы механикалаштыру һәм автоматлаштыру программасын ныклап тормышка ашырырга, халык хуҗалыгының барлык тармакларына фәннең һәм техниканың өр-яңа казанышларын киңрәк кертергә, хезмәтне һәм производствоны оештыру формаларын һәм методларын системалы рәвештә камилләштерә барырга, эш көченнән файдалануны яхшыртырга кирәк. Иптәшләр! Безнең промышленностебыз үсә, киңәя, тагын да куәтлерәк һәм техника ягыннан камилләшкәнрәк була бара. Без киләчәктә дә үзебезнең социалистик промышленностьның җитештерүче көчләрен барлык чаралар белән үстерәчәкбез, чөнки бу безнең Ватаныбыз куәтенең һәм совет халкының материаль тормышын яхшыртуның нигезе булып тора. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.)
Б. Авыл хуҗалыгы Отчет чорының башына, ягъни партиянең XVIII съезды вакытына илебездә колхоз строе тәмам ныгыды, колхозлар ныгыдылар һәм, игенчелекнең бердәнбер формасы буларак, социалистик хуҗалык системасы урнашты. Сугыш авыл хуҗалыгының үсешен вакытлыча тоткарлады һәм аңа, бигрәк тә оккупациягә дучар ителгән районнарда, зур зыян китерде, бу районнарда колхозларны, МТСларны һәм совхозларны гитлерчы илбасарлар бөлгенлеккә төшерделәр һәм таладылар. Ләкин, сугыш вакытының гаять зур кыенлыкларына карамастан, көнчыгыш районнарның колхозлары һәм совхозлары армияне һәм халыкны азык белән, ә җиңел промышленностьны чимал белән өзлексез тәэмин итеп тордылар. Колхоз строеннан башка, колхозчыларның һәм колхозчы хатын-кызларнын батыр хезмәтеннән башка, аларның югары дәрәҗәдә политик аңлылы--
32
ьцшан һәм оешканлыгыннан башка без бу үтә кыен бурычны хәл ит> алмаган булыр идек. 1ыныч төзелешкә күчү белән партия алдында авыл хуҗалыгын бик тиз торгызуны һәм тагын да үстерүне тормышка ашыру бурычы килеп басты. Сугыштан соңгы чорда партиянең аеруча кайгыртучанлыгы колхозларны оешу-хуҗалык ягыннан ныгытудан, җәмәгать хуҗалыгын торгызуда һәм тагын да үстерүдә аларга ярдәм итүдән һәм шушы нигездә колхозчы крестьяннарның материаль-тормыш хәлен күтәрүдән гыйбарәт булды. Авыл хуҗалыгының җитештерүче көчләрен тагын да күтәрүдә вак колхозларны эреләндерүнең бик зур әһәмияте булды, чөнки эре колхозлар җәмәгать хуҗалыгын уңышлырак киңәйтә һәм камил- юштерә алалар. Хәзерге вакытта 1950 елның 1 январена булган 254 мең вак колхоз урынына 97 мең эре колхоз бар. Партия һәм хөкүмәт тарафыннан күрелгән чараларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгында сугыш тарафыннан һәм 1946 елда булган бик көчле корылык тарафыннан китереп чыгарылган кыенлыклар уңышлы рәвештә җиңеп үтелделәр, кыска гына вакыт эчендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең сугышка кадәрге дәрәҗәсе торгызылды һәм узып кителде. Сугыштан соңгы елларда чәчү мәйданнары кызу темплар белән торгызылды, бөртекле, техник, терлек азыгы, бакча-түтәл культураларының һәм башка авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күтәрелде һәм тулай продукциясе артты. 1952 елда барлык авыл хуҗалыгы культураларының чәчү мәйданнары сугышка кадәрге дәрәҗәне 5,3 миллион гектарга узып китте. Бөртекле ашлык җитештерү сугыш беткәннән соң өченче елда торгызылды һәм шуннан соңгы елларда арта барды, шул ук вакытта товарлыклы ашлык күләме бик нык үсте. Быел, 1952 елда, бөртекле ашлыкның тулай уңышы 8 миллиард пот булды (көчле кул чабулар), шул ук вакытта иң әһәмиятле азык культурасы булгаи бодайның тулай уңышы 1940 ел белән чагыштырганда 48 процентка артты. (Кул ч а б у л а р.) Шулай итеп, электә иң кискен һәм җитди проблема булып исәпләнгән бөртекле ашлык проблемасы уңышлы рәвештә хәл ителде, тәмам һәм бөтенләйгә хәл ителде. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Сугыштан соңгы чорда мамык һәм шикәр чөгендере җитештерү аеруча кызу темплар белән үсте: 1951 елда мамыкның тулай продукциясе сугышка кадәрге дәрәҗәдән 46 процентка һәм шикәр чөгендере 31 процентка артык булды. Бу бик әһәмиятле культуралардан быел тагын да баерак уңыш үстерелде. Май культуралары, бәрәңге һәм терлек азыгы культуралары җитештерүнең сугышка кадәрге дәрәҗәсе узып кителде, шул ук вакытта сусыл азыкларның (терлек тамыразыкларының, терлек азыгы өчен түтәл һәм силос культураларының) тулай уңышы 1951 елда ук инде 1940 елга карагайда 25 процентка артык булды. Сугыштан соңгы елларда җитен һәм яшелчә-түтәл культуралары җитештерү шактый артты. Ләкин бу бик кирәкле культураларны җитештерүгә партия, совет һәм авыл хуҗалыгы органнарының җитәрлек игътибар бирмәүләре аркасында, күп кенә өлкәләрдә җитен һәм яшелчә продукциясе әле сугышка кадәрге дәрәҗәгә җитмәде. Үткән еллардагы кебек үк быел да ашлык хәзерләүнең, мамык, шикәр чөгендере, май орлыклары, бәрәңге, яшелчә һәм игенчелекнең башка продукцияләрен, шулай ук терлекчелек продукцияләре хәзерләүнең дәүләт планнары уңышлы үтәлә. Безнең игенчелегебез һаман квалификациялерәк, һаман продуктлырак була бара һәм товарлыклы продукцияне һаман күбрәк бирә. Безнең игенчелегебезнең үсешендәге бу бик әһәмиятле үзенчәлекне аңларга
33
кирәк. Хәзер, бөртекле ашлыклар проблемасы унышлы хәл ителгәч, игенчелектәге йомгакларны искечә, бары тик җитештерелгән бөртекле ашлык күләменә карап кына бәяләргә ярамый инде. Югарыда китерелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, бөртекле ашлык җитештерү өлкәсендәге уңышлардан тыш, бездә мамык, шикәр чөгендере, май культуралары, терлек азыгы культуралары һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары җитештерүнең үсешендә зур уңышларга ирешелде. везнең хәзерге игенчелегебезнең сыйфаты үзгәрде, ул элекке аз продуктлы, экстенсив игенчелектән тамырдан ук аерылып тора. Әгәр 1952 елда СССРда барлык авыл хуҗалыгы культураларының чәчү мәйданнары 1913 ел белән чагыштырганда 1,4 тапкыр һәм шул ук вакытта бөртекле культуралар мәйданы 5 процентка арткан булса, техник һәм бакча- түтәл культуралары мәйданы 2,4 тапкырдан күбрәк, ә терлек азыгы культуралары 11 тапкырдан күбрәк артты. Кырчылыкның товарлыклы продукциясенең гомуми бәясенең 40 проценттан артыграгы хәзер техник культуралар өлешенә туры килә. Димәк, игенчелекнең уңышларын бары тик бөртекле ашлык җитештерү дәрәҗәсе буенча гына бәяләү тупас ялгышлык булыр иде. Сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгын яңа техника белән коралландыруга зур әһәмият бирелде. Шунсыз без авыл хуҗалыгын торгызу һәм тагын да үстерү бурычын кыска срокларда хәл итә алмаган булыр идек. Бу вакыт эчендә машинатрактор паркы бик күп яңа, тагын да камилләшкәнрәк дизель двигательле, чылбырлы тракторлар, үзйөрешле комбайннар, печән чабу машиналары, чөгендер комбайннары, җитен комбайннары, мамык җыючы һәм башка югары җитештерүчән машиналар белән тулыландырылды. МТСларда һәм совхозларда трактор паркының гомуми куәте сугышка кадәрге дәрәҗә белән чагыштырганда 59 процентка һәм комбайннар куәте 51 процентка артты. Авыл хуҗалыгы терлекчелектә күп хезмәт сорый торган процессларны механикалаштыру өчен күп кенә яңа машиналар алды. Авыл һәм урман хуҗалыгында эшләрне механикалаштыруны шактый киңәйтү уңае белән сугыштан соңгы елларда машинатрактор станцияләренең челтәре киңәйтелде, кыр ышыклау урманнары утырту эшләрен механикалаштыру өчен күп кенә урман үстерү станцияләре, җирләрне киптерү, болын һәм көтүлекләрне яхшырту эшләрен механикалаштыру өчен болын- мелиорация станцияләре, терлекчелектә күп хезмәт сорый торган эшләрне механикалаштыру өчен машина-терлекчелек станцияләре яңадан төзелде. Шушы вакыт эчендә барлыгы 1.546 яңа машина-трактор, урман үстерү, болын-мелиорация һәм машина-терлекчелек станцияләре төзелде, хәзерге вакытта барлык бу станцияләрнең гомуми саны 8.939 исәпләнә. Авыл хуҗалыгын үстерүдә сугыштан соңгы елларда ирешелгән уңышлар игенчелектә тагын да зуррак бурычларны хәл итү өчен шартлар тудырдылар. Халык хуҗалыгы интереслары һәм совет халкының тормыш хәлен тагын да яхшырту бурычлары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне тагын да арттыруны таләп итәләр. Бишенче бишьеллык план буенча директивалар проектында бишьеллык эчендә: бөртекле ашлыкларның тулай уңышын 40—50 процентка, шул исәптән бодайның тулай уңышын 55—65 процентка, мамыкның тулай уңышын 55—65 процентка, җитен сүсен 40—50 процентка, шикәр чөгендерен 65—70 процентка, көнбагышны 50—60 процентка, бәрәңгене 40—45 процентка һәм терлек азыгы культуралары җитештерүне чама белән 2—3 тапкыр арттыру күздә тотыла. Хәзер, чәчү мәйданнарының сугышка кадәрге дәрәҗәсе торгызылгач һәм узып кителгәч, игенчелек продукциясен арттыру эшендә бердәнбер дөрес юл уңышны барлык чаралар белән тагын да күтәрүдән гыйбарәт. Уңышны күтәрү — игенчелектә төп бурыч. Бу бурычны уңышлы хәл 3. .C. Ә." № 10.
34
итү өчен кыр эшләренең сыйфатын күтәрергә һәм аларны үткәрү срок- ларын кыскартырга, тракторлардан һәм авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалануны яхшыртырга, игенчелектә төп эшләрне механикалаштыруны төгәлләргә, колхозларда һәм совхозларда күпьеллык үләннәр чәчүле чәчү әйләнешләрен тизрәк үзләштерүне тәэмин итәргә, орлыкчылык эшен яхшыртырга, һәр җирдә туфракны эшкәртүнең дөрес системасын кертергә, җирләрне ашлауны һәм сугарыла торган җир мәйданын арттырырга кирәк. Колхозларда машина-трактор станцияләренең оештыручылык ролен көчәйтергә, авыл хуҗалыгы культураларыннан уңыш һәм тулай җыем алу планнарын үтәү һәм терлекчелекне үстерү өчен МТСларның җаваплылыгын күтәрергә. Безнең игенчелегебез алга киткән үлән чәчүле һәм дөрес чәчү әйләнешле, техник, терлек азыгы, яшелчә культуралары һәм бәрәңге чәчү мәйданнарының тоткан урыны тагын да югарырак булган, продуктлырак һәм квалификациялерәк игенчелеккә әверелергә тиеш. Сугыштан соңгы елларда игенчелекне күтәрүдә җитди уңышларга ирешү уңае белән, терлекчелекне барлык чаралар белән үстерү бурычы авыл хуҗалыгын үстерүдә партиянең һәм дәүләтнең үзәк бурычы булып килеп басты. 1945 елның июленнән 1952 елның июленә кадәр булган чорда СССРда мөгезле эре терлекләр саны 13,4 миллион башка, сарыклар — 41,8 миллион башка, дуңгызлар — 21,2 миллион башка һәм атлар — 5,6 миллион башка артты. Мөгезле эре терлекләр саны буенча сугышка кадәрге 1940 ел дәрәҗәсе барлык категория хуҗалыкларда 1948 елда, сарыклар саны буенча 1950 елда, ә дуңгызлар саны буенча быел ирешелде. Терлекчелек продуктлары җитештерүне ныклы нигезгә кую өчен, партия колхозларның һәм совхозларның җәмәгать продукт терлекчелеген үстерүгә аеруча игътибар бирде. Хәзер колхоз терлекчелеге, совхоз терлекчелеге белән бергә, терлекләрнең гомуми санында тоткан урыны буенча да, шулай ук терлекчелек продуктлары җитештерү буенча да илдә өстен урын алып тора. Ит, сөт, май, йомырка, йон пәм тиренең тулай һәм товарлыклы продукциясе бөтен СССР буенча сугышка кадәрге дәрәҗәне узып китте. (Кул чабулар.) Халыкның терлекчелек продуктларына һәм җиңел промышленностьның чималга булган һаман үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен терлекчелекне тагын да шактый күтәрүне тормышка ашырырга кирәк. Бишьеллык план буенча директивалар проектында биш ел эчендә бөтен авыл хуҗалыгы буенча мөгезле эре терлекләр санын 18—20 процентка, ә колхозларда җәмәгатьләштерелгән мөгезле эре терлекләр санын 36—38 процентка, сарыклар санын барысы 60—62 процентка, ә колхозларда 75—80 процентка, дуңгызлар санын барысы 45—50 процентка, ә колхозларда 85—90 процентка, атлар санын барысы 10—12 процентка, ә колхозларда — 14—16 процентка, колхозларда йорт кошлары санын 3 — 3,5 тапкыр арттыру билгеләнә. Директивалар проектында: ит һәм туң май җитештерүне — 80—90 процентка, сөт җитештерүне — 45—50 процентка, йон җитештерүне— 2—2,5 тапкыр, йомырка җитештерүне (колхозларда һәм совхозларда) 6—7 тапкыр арттыру күздә тотыла. Терлекчелекне үстерүдә төп бурыч булып киләчәктә дә колхозларның һәм совхозларның җәмәгать терлекләре санын арттыру һәм бер үк вакытта аларның продуктлылыгын шактый күтәрү бурычы кала. Бу бурычны уңышлы үтәү өчен иң элек барлык колхозларда һәм совхозларда ныклы азык базасы тудырырга, терлекләрне яхшы терлек абзарлары белән тәэмин итәргә, шулай ук терлекчелектә эшләрне киң күләмдә механикалаштырырга кирәк. Терлекчелекне югары продуктлы, югары товарлыклы һәм доходлы итеп үстерергә кирәк. Колхозларда һәм совхозларда терлекләрне сыйфат ягыннан яхшырту эшен көчәйтергә, күп продукт бирә торган авыл хуҗалыгы терлекләренең булганнарын
з*
35
тизрәк үрчетүне һәм яңа токымнарын булдыруны тәэмин итәргә кирәк. Терлекләрнең баш санын үстерүне аларның сыйфатын күпләп яхшырту һәм продуктлылыгын күтәрү белән бергә дөрес бәйләп алып барганда гына терлекчелекнең ныклы үсешен тәэмин итәргә мөмкин. Сугыштан соңгы елларда совхозлар шактый үстеләр һәм ныгыдылар, алар чәчү мәйданнарын сугышка кадәрге дәрәҗәгә караганда шактый киңәйттеләр, продукт терлекләренең санын һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырдылар. Шуның белән бергә, совхозларның эшендә җитди кимчелекләр бар. Совхозларның шактый өлешенең эшендә зур кимчелекләрнең берсе — орлык, ит, сөт һәм башка продукт, лар җитештерүнең үзкыйммәтенең югары булуы. Хуҗалыкны күп тармаклы итеп үстерүне, производствоның оештырылуын яхшыртуны, күп хезмәт сорый торган барлык эшләрне комплекслы механикалаштыруны, авыл хуҗалыгы культураларының уңышын һәм терлекчелекнең продуктлылыгын күтәрү нигезендә совхозларда продукциянең товарлыклыгын тагын да арттыруны һәм үзкыйммәтен шактый киметүне тәэмин итәргә кирәк. Авыл хуҗалыгын тагын да үстерү эшендә ирригацион төзелешнең һәм кыр ышыклау урманнары утыртуның зур әһәмияте бар. Сугышка кадәрге елларда-ук инде хәзерге заман техникасы белән коралланган күп кенә зур сугару системалары төзелгән иде, шулай ук иске сугару системаларын реконструкцияләү тормышка ашырылган иде; шуның нәтиҗәсендә Урта Азия республикаларында һәм СССРның башка районнарында фактта сугарыла торган җирләрнең мәйданы бер ярым тапкыр артты, бу мамык җитештерүне шактый арттыру кебек әһәмиятле бурычны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирде. Кыр ышыклау урман полосалары утырту эшләре башланган иде. Сугыштан соңгы елларда ирригацион төзелеш һәм кыр ышыклау урманнары утырту эшләре тагын да зуррак күләмнәрдә җәелеп китте. Закавказье республикаларында зур сугару системалары төзелә, биредә, шушы эшләр нәтиҗәсендә, фактта сугарыла торган җирләр якын еллар эчендә бер ярым тапкырдан күбрәк артачак. Кара туфраклы үзәк зонада — Курск, Орел, Воронеж һәм Тамбов өлкәләрендә — югары дәрәҗәдә уңдырышлы, ләкин корылыкка дучар булган җирләрдә бөртекле, техник һәм башка авыл хуҗалыгы культураларыннан гарантияле уңыш алу өчен 1947 елдан башлап ул җирләрне сугару эше алып барыла. 1948 елдан башлап СССРның Европа өлешенең далалы һәм урманлы- далалы районнарында дәүләтнең зур урман полосаларын утырту, колхозларда һәм совхозларда кыр ышыклау урманнары утырту, буалар һәм сулыклар төзү буенча зур эшләр алып барыла. Соңгы өч ярым ел эчендә колхозлар, совхозлар һәм лесхозлар 2,6 миллион гектар мәйданда кыр ышыклау урманнары утырттылар һәм 12 меңнән артык буа һәм сулык төзеделәр. Дым артык күп булган районнарда, беренче чиратта Белоруссиядә һәм Балтик буе республикаларында, сугышка кадәрге кебек үк, сазлыкларны һәм сазланган җирләрне киптерү буенча зур эшләр үткәрелә. Волгада, Донда, Днепрда, Аму-Дарьяда гаять з\гр гидроэлектростанцияләр һәм сугару системалары төзелү уңае белән’ һәм В. И. Ленин исемендәге Волга — Дон су юлы каналын сафка кертү уңае белән авыл хуҗалыгы өчен бик зур перспективалар ачыла. Бу станцияләрне һәм сугару системаларын төзү 6 миллион гектардан артык мәйданда яңа җирләр сугаруны, 22 миллион гектар мәйданда, сайлап сугару белән оергә, көтүлекләрне суландыруны тәэмин итә һәм авыл хуҗалыгы производствосын электрлаштыру өчен, электр көче белән җир сөрүне электр комбайннары һәм электр көче белән эшли торган башка авыл хуҗалыгы машиналары куллану өчен киң мөмкинлекләр ача.
36
оур ирригацион төзелеш белән беррәттән, сугарыла торган барлык Ххирләрдә сугаруның яңа системасына күчү уңышлы рәвештә тормышка ашырыла, биредә вак сугару челтәрен яхшырак урнаштыру исәбенә, кырларда даими сугару каналларының санын киметү, аларны вакытлы каналлар белән алыштыру исәбенә сугарыла торган участоклар шактый зурайтыла, бу исә сугарыла торган җирләрдән һәм сугаручы судан тулырак файдаланырга мөмкинлек бирә һәм сугарыла торган игенчелекне механикалаштыру өчен яхшырак шартлар тудыра. Сугаруны үстерү, кыр ышыклау урманнары утырту һәм сазланган җирләрне киптерү буенча билгеләнгән зур эшләрне тормышка ашыру нәтиҗәсендә безнең авыл хуҗалыгыбыз югары баскычка күтәрелер һәм илебез һава хәле очраклыгыннан мәңгегә сакланган булыр. (Кул чабулар.) Бурыч сугаруны үстерү, кыр ышыклау урманнары утырту һәм сазлыкларны киптерү эшләрен билгеләнгән срокларда уңышлы рәвештә тормышка ашырудан гыйбарәт. Партия, совет һәм хуҗалык оешмалары бу эшкә аеруча зур игътибар бирергә тиешләр. СССРның Европа өлешенең кара туфраклы булмаган районнарында авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрү чаралары үткәрүнең дә әһәмияте зур. /Мәгълүм ки, кара туфраклы булмаган полоса районнарында игенчелекне һәм терлекчелекне уңышлы үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар, чөнки бу районнарда климат шартлары яхшы, дым җитәрлек. Хәлбуки, кара туфраклы булмаган полоса районнарында авыл хуҗалыгы культураларының уңышы һаман да түбән әле. Биредә авыл хуҗалыгы культураларыннан югары һәм ныклы уңыш алу өчен иң элек ачы туфракларны известьләүне киң күләмдә оештырырга, бер үк вакытта кирәк кадәр органик һәм минераль ашламалар кертергә, үлән чәчүне барлык чаралар белән үстерергә, туфракны эшкәртүне яхшыртырга кирәк. Авыл хуҗалыгын торгызу һәм үстерү бурычларын тормышка ашыра барып, безнең партия, совет һәм авыл хуҗалыгы органнарыбыз сугыштан соңгы елларда колхозларга, МТСларга һәм совхозларга җитәкчелекне яхшырттылар. Ләкин бу эштә һаман да ялгышлыклар һәм кимчелекләр бар әле. Авыл хуҗалыгына җитәкчелектә ялгышлыклар һәм кимчелекләр нәрсәдән гыйбарәт һәм шул уңай белән нинди бурычлар тора? Иң элек шуны әйтергә кирәк: безнең кайбер җитәкче работникларыбыз, бигрәк тә вак колхозларны эреләндерү уңае белән, колхоз төзелеше мәсьәләләренә дөрес булмаган, потребительлек карашына юл куйдылар. Алар вак авылларның эре колхоз поселокларына күчеп утыруларын кызу темплар белән тормышка үткәрергә, колхозларның иске каралтыларын һәм колхозчыларның иске йортларын сүтәргә һәм яңа урыннарда эре «колхоз поселоклары», «колхоз шәһәрләре», «агрошәһәрләр» төзергә тәкъдим иттеләр, моны колхозларны оешу-хуҗалык ягыннан ныгытуның иң әһәмиятле чарасы итеп карадылар. Бу иптәшләрнең ялгышы шунда ки, алар колхозларның төп производство бурычлары турында оныттылар һәм шушы бурычлардан килеп чыга торган потребительлек бурычларын, колхозларда көнкүреш төзелеше бурычларын беренче планга куйдылар. Көнкүреш төзелеше бурычларының, һичшиксез, зур әһәмияте бар, ләкин алар шулай да төп бурычлар түгел, бәлки чыгарылма, буйсынган бурычлар булып торалар һәм алар бары тик алга киткән җәмәгать производствосы базасында гына уңышлы хәл ителә алалар. Төп производство бурычларын онытуның яки кимсетеп карауның безнең авылдагы бөтен практик эшебезне ялгыш юлга кертүе, колхозларны тагын да күтәрүне кыенлаштыруы һәм көнкүреш төзелешенең үзенә дә, шулай ук бөтен социалистик төзелеш эшенә дә зыян китерүе мөмкин. Партия колхоз төзелеше өлкәсендә булган шушы ялгыш тенденцияләрне бетерү буенча вакытында чаралар күрде. Партия, совет һәм авыл хуҗалыгы орган.
37
нары колхозларның теп кече булган җәмәгать хуҗалыгын ныгыту һәм үстерү турында киләчәктә дә даими рәвештә кайгыртырга һәм шул нигездә колхоз производствосының товарлыклыгын үстерүне һәм колхозчыларның материаль һәм гомумән көнкүреш хәленең тагын да күтәрелүен тәэмин итәргә бурычлылар. Аннары, шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: күп кенә колхозларда һәм совхозларда кирпеч, черепица һәм башка промышленность әйберләре җитештерү буенча ярдәмче предприятиеләр төзү практикасы киң таралды. Тәжрибә күрсәткәнчә, бу төзү материалларының һәм промышленность әйберләренең бәясен кыйммәтләндерә һәм — башлычасы — колхозларны һәм совхозларны авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү бурычларын хәл итүдән читкә этәрә һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә тоткарлык булып тора. Бу хәлне төзәтергә, колхозларның һәм совхозларның бөтен көчен тулысы белән күп тармаклы авыл хуҗалыгы производствосын тагын да үстерүгә тупларга, аларның хуҗалык мөмкинлекләрен һәм табигать шартларын бөртекле ашлык, мамык, шикәр чөгендере, җитен, бәрәңге, ит, сөт, йомырка, йон, яшелчә, җимеш, чәй һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне барлык чаралар белән арттыру өчен мөмкин кадәр тулырак файдаланырга кирәк. Төзү материалларына һәм башка промышленность әйберләренә килсәк, безнең дәүләт промышленносте һәм промысел кооперациясе барлык бу әйберләр белән колхозларны һәм совхозларны арзанрак бәяләрдән тулысынча тәэмин итә алалар һәм тәэмин итәргә тиешләр. Аннары, шуны танырга кирәк, колхоз байлыгын әрәм-шәрәм итү һәм Авыл хуҗалыгы артеле уставын башкача бозу фактлары әле һаман да урын алып килә. Партия, совет һәм авыл хуҗалыгы органнарының кайбер работниклары, колхозларның җәмәгать хуҗалыгы интересларын саклау урынына, үзләре колхоз байлыгын туздыру белән шөгыльләнәләр, совет законнарын тупас рәвештә бозу юлына, колхозларга карата башбаштаклык һәм законсызлык юлына басалар. Мондый работниклар, үзләренең хезмәт урыннарыннан файдаланып, җәмәгать җирләрен үзләренә алалар, колхоз правлениеләрен һәм председательләрен үзләренә бушлай яки түбән бәяләр белән бөртекле ашлык, ит, сөт һәм башка продуктлар бирергә, үзләренең аз продукт бирә торган терлекләрен колхозларның күп продукт бирә торган кыйммәтлерәк терлекләре белән алыштырырга мәҗбүр итәләр һ. б. Колхозларга, дәүләткә каршы булган барлык бу эшләр колхозчы крестьяннарга җитди зыян китерә, колхозларны оешу-хуҗалык ягыннан тагын да ныгыту эшен тоткарлый, партиянең һәм Совет дәүләтенең авторитетын какшата. Авыл хуҗалыгы артеле уставын бозуларны тәмам бетерергә, колхоз байлыгын урлауда гаепле кешеләргә, колхоз строеның дошманнары дип карап, социалистик дәүләт законнарының бөтен катылыгы белән җәза бирергә кирәк. Аннары, шуны әйтергә кирәк, партия, совет һәм авыл хуҗалыгы органнары колхозларда хезмәтне оештыру кебек әһәмиятле мәсьәләләр белән канәгатьләнерлек шөгыльләнмиләр. Мәгълүм ки, колхозларда хезмәтне оештыру мәсьәләләрендә кайбер җитәкче работниклар ялгыш линия — колхозларда бөтенләй аерым звенолар оештыру һәм производство бригадаларын бетерү линиясе үткәреп килделәр, бу исә асылда бөртекле ашлык хуҗалыгын механикалаштыруга каршы юнәлдерелгән Һәм колхозларны көчсезләндерүгә китерә иде. Бу ялгышларны һәм бозуларны бетерү буенча үткәрелгән эш колхозларда хезмәтне оештыруны шактый яхшыртырга һәм производство бригадасын ныгытырга мөмкинлек бирде. Шулай да бу эштә җитди кимчелекләр бар әле. Күп кенә колхозларда производство бригадаларының даими составы юк; җитештерү срелстволары бригадаларга беркетелмәгән, бу исә иясезлеккә китерә; булдыксызлык аркасында бик күп эш вакыты әрәм була, бу исә колхозчыларның хезмәт җитештерүчәнлеген түбәнәйтә һәм авыл хуҗа
38
лыгы эшләренең вакытында үтәлмәвенә китерә. Партия, совет һәм авыл хуҗалыгы органнары колхозларда хезмәтне оештыруны яхшырту турында көндәлек кайгыртучанлык күрсәтергә тиешләр. Колхозларда доход бүлүнең прогрессиврак системасын кертергә кирәк, артельнең доходларын аның членнары арасында бүлү колхозчының эшләгән хезмәт көннәре санына карап, бригада, звено яки аерым колхозчы тарафыннан фактта алынган авыл хуҗалыгы продукциясенә турыдап-туры бәйләнешле рәвештә үткәрелергә тиеш. Бу колхозчыларның хезмәт җитеште- рүчәнлеген шактый күтәрергә, тигезләүчелекне ахырынача бетерергә мөмкинлек бирәчәк һәм хезмәт көненең бәясен тагын да күтәрергә ярдәм итәчәк. Аннары, авыл хуҗалыгына җитәкчелектә күп кенә практик мәсьәләләрне хәл итүдә шаблон, формаль карашның бетерелмәгән булуын күрсәтеп үтәргә кирәк. Партия, совет һәм авыл хуҗалыгы җитәкчеләре еш кына, урыннардагы конкрет шартлар белән исәпләшеп тормыйча, агротехника, терлекчелек, хезмәтне оештыру һәм авыл хуҗалыгының башка мәсьәләләре буенча барлык районнар, колхозлар, МТСлар һәм совхозлар өчен бер үк төрле күрсәтмәләр бирәләр; бер районнар һәм хуҗалыклар өчен дөрес һәм кирәк булган мондый күрсәтмәләр еш кына башка районнар һәм хуҗалыклар өчен файдасыз, ә кайчакта хәтта зарарлы булып чыгалар. Партия, совет, авыл хуҗалыгы работниклары арасында авыл хуҗалыгы турында уртача дип атала торган күрсәткечләрдән чыгып фикер йөртүче һәм шуларга таянып җитәкчелек итәргә маташучы кешеләр дә күп әле. Бу работниклар уңыш турында уртача мәгълүматлар буенча, терлекчелекнең продуктлылыгы турында да шулай ук уртача күрсәткечләр буенча хөкем итәләр. Уртача мәгълүматлар белән канәгатьләнгәндә, эшләре начар бара торган артта калучы районнарны, колхозларны, совхозларны күреп булмый, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле чараларны вакытында күреп булмый; икенче яктан, уртача мәгълүматлар артында бик нык алга киткән районнарны, колхозларны, совхозларны күреп булмый, уртача күрсәткечләргә нигезләнгән заданиеләр алар өчен мобилизацияләүче заданиеләр була алмыйлар, аларны артка өстериләр, алариың үсешенә тоткарлык ясыйлар. Ниһаять, фән казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәне авыл хуҗалыгына кертү эшендә җитди кимчелекләр булуын әйтергә кирәк. Бездә бик күп алдынгы колхозлар, МТСлар һәм совхозлар, меңнәрчә авыл хуҗалыгы алдынгылары бар, алар, фән казанышларын иҗади рәвештә кулланып, уңышны күтәрүдә һәм терлекчелекнең продуктлылыгын арттыруда зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Ләкин алдынгы тәҗрибәне пропагандалау, аны колхоз һәм совхоз производствосына кертү һаман да канәгатьләнерлек түгел әле. Безнең авыл хуҗалыгы фәнебез авыл хуҗалыгын күтәрү эшенә зур өлеш кертте. Авыл хуҗалыгы фәнендә фәнгә каршы, реакцион идеяләр фаш ителделәр һәм тар-мар ителделәр, һәм ул хәзер бердәнбер дөрес булган материалистик, мичуринчыл нигездә үсә, авыл хуҗалыгын үстерү эшләрендә безнең работникларыбызны коралландыра. Ләкин, уңышлар булуга карамастан, авыл хуҗалыгы фәне һаман да колхоз һәм совхоз производствосы ихтыяҗларыннан артта кала. Авыл хуҗалыгының социалистик системасы фән өчен киң мәйдан ача, фән һәм алдынгы тәҗрибә казанышларын тиз җәелдерергә, аларны барлык колхозлар, МТСлар һәм совхозларның байлыгы итәргә мөмкинлек бирә. Партия, совет һәм авыл хуҗалыгы органнарының бик әһәмиятле бурычы фән һәм практика работникларының иҗади инициа* тивасын барлык чаралар белән үстерүдән, югары уңыш үстерүче һәм терлекчелектән югары продукт алучы мастерларның сафларын арттырудан, бөтен алдынгы, прогрессив нәрсәгә ярдәм итүдән, фән казанышла
39
рын һәм авыл хуҗалыгындагы алдынгы тәҗрибәне колхоз һәм совхоз производствосының барлык тармакларына тизрәк кертүдән гыйбарәт. Иптәшләр! Социалистик авыл хуҗалыгыбызның гаять зур үсешенә без барыбыз да шатланабыз. Безнең игенчелек һәм терлекчелек хәзер куәтле яңа күтәрелеш кичерә, һич шик юк ки, бай техника белән коралланган безнең колхозларыбыз, машина-трактор станцияләребез, совхозларыбыз авыл хуҗалыгын үстерүдә якын елларда тагын да зуррак уңышларга ирешерләр, һәм без илебездә халык өчен продуктлар муллыгына һәм тиз үсә бара торган җиңел промышленность өчен чималның тулысынча җитүенә ирешербез. (Озакка сузылган кул ч а б у л а р.)
В. Товар әйләнеше, транспорт, элемтә
Промышленность һәм авыл хуҗалыгы үсү белән илебездә товар әйләнеше дә үсте. Сугыштан соңгы елларда дәүләт һәм кооперация сәүдәсендә товар әйләнеше 2,9 тапкыр артты һәм сугышка кадәрге дәрәҗәне шактый узып китте. 1951 елда халыкка дәүләт һәм кооперация магазиннарында, 1940 ел белән чагыштырганда, ит һәм ит продуктлары 80 процентка, балык һәм балык продуктлары 60 процентка, терлек мае 80 процентка, үсемлек мае һәм башка майлар 2 тапкыр диярлек, шикәр 70 процентка, тканьнар 80 процентка, аяк киеме 50 процентка артыграк сатылды. Дәүләтнең һәм кооперациянең ваклап сату сәүдәсе челтәре үсте, сатыла торган товарларның ассортименты шактый киңәйде һәм сыйфаты яхшырды. Ләкин сәүдә өлкәсендә бездә бик күп җитди кимчелекләр бар әле. Сәүдә оешмалары әле халыкның соравын аз өйрәнәләр, товарлар кайтаруда һәм аларны өлкәләргә һәм республикаларга бүлүдә ялгышлыклар җибәрәләр. Күп кенә урыннарда сатып алучыларга хезмәт күрсәтү начар куелган. Бурыч кыска вакыт эчендә бу кимчелекләрне бетерүдән һәм совет сәүдәсен яңа, югарырак баскычка күтәрүдән гыйбарәт. Бишьеллык план буенча директивалар проектында дәүләтнең һәм кооперациянең ваклап сату буенча товар әйләнешен бишьеллык азагына, 1950 ел белән чагыштырганда, 70 процент чамасы арттыру күздә тотыла. Производствоның һәм товар әйләнешенең үсеше белән бергә транспорт һәм транспортта йөк ташуларның барлык төрләре үсте. Бөек Ватан сугышы елларында безнең транспортыбыз, иң элек, тимер юл транспорты, хәрби йөкләр ташуны тәэмин итүнең, шулай ук халык хуҗалыгына кирәкле йөкләрне ташуның авыр бурычын уңышлы үтәде. Сугыштан соңгы елларда транспортның барлык төрләре торгызы- лып кына калмадылар, бәлки сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда шактый үстеләр дә. Быел тимер юл транспортының йөк әйләнеше 1940 елга караганда чама белән 80 процентка, елга һәм диңгез транспортының йөк әйләнеше 60 процентка, автомобиль транспортының йөк әйләнеше 3,1 тапкыр һәм гражданский һава флотының йөк әйләнеше 9,2 тапкыр артык булды. Быел тимер юлларда вагоннарга уртача көнлек йөк төяү 1940 елга караганда чама белән 40 процентка артык булды. Хәзер транспортның барлык төрләренең тагын да куәтлерәк техник базасы бар. Икенче юлларны торгызу һәм яңаларын төзү, станцияләр тирәсендәге юлларны киңәйтү, авыр типтагы рельслар салу, автоблокировканы киңәйтү һәм башка чаралар исәбенә тимер юлларның төп юнәлешләренең уздыру сәләте артты; яңа тимер юллар төзелде һәм файдалануга бирелде; йөк аеруча күп ташыла торган тимер юлларны электр- лаштыру эше дәвам итте; паровозлар һәм вагоннар паркы, бигрәк тә куәтле локомотивлар һәм авыр йөк күтәрә торган вагоннар исәбенә шактый артты.
40
Елга транспортында суднолар йөрү өчен файдаланыла торган эчке елга юлларының озынлыгы 1951 елда 1940 елга караганда 23 мең километрга артык булды. Диңгез һәм елга транспорты яңа йөк һәм пассажир суднолары белән тулыландырылды. Төяү-бушату эшләрен механикалаштыру дәрәҗәсе 1940 елга караганда шактый күтәрелде һәм 1951 елда Елга флоты министрлыгы буенча 83 процент һәм Диңгез флотьг министрлыгы буенча 90 процент булды. Автомобиль транспорты яңа, яхшырак йөк машиналары һәм җинел машиналар белән коралланды. Яхшыртып түшәлгән автомобиль юлларь?- челтәре 1940 елга чагыштырганда 3,1 тапкыр артты. Сугыштан соңгы елларда элемтә средстволары — почта, телеграфэ телефон, радио тагын да үсте. Илебезнең телефон һәм телеграф челтәре, шәһәрләрдәге телефон станцияләренең куәте артты, хәзер барлык район үзәкләре өлкә үзәкләре белән телефон һәм телеграф элемтәсе белән тоташтырылдылар, авыл советларын һәм машина-трактор станцияләрен телефонлаштыру нигездә тәмамланды. Хәзерге вакытта радиоалгычлар челтәре 1940 елга караганда 2 тапкыр чамасы артыграк. Почта алышу шактый артты; авиапочта юлларының озынлыгы 2,5 тапкыр артты. Ирешелгән уңышлар белән бергә транспорт һәм элемтә эшендә зур гына кимчелекләр дә бар. Күп кенә тимер юллар, пароходчылыклар һәм автомобиль хуҗалыклары үзләре өчен билгеләнгән йөк төяү һәм ташу планнарын үтәмиләр. Вагоннарны һәм судноларны төяү һәм бушату вакытында простойлар һаман да күп әле. Хәзергә кадәр йөкләрне тимер юлларда чиктән тыш еракка һәм рациональ булмаган ташу бетерелмәгән. Автомобиль транспортының эше әле һаман да начар оештырылган, йөк автомашиналары паркында простойлар күп, ә эшләүче машиналар күп очракта буш йөртеләләр. Элемтә органнарының һаман да әле халык хуҗалыгына һәм халыкка элемтә средстволары белән төгәл хезмәт күрсәтмәүләрен элемтә өлкәсендәге кимчелекләрднп исәпләргә кирәк. Транспортның һәм элемтәнең барлык төрләрен тагын да үстерергә һәм аларның эшен камилләштерергә, транспорт средстволарына сак карарга һәм аларны саклау турында армый-талмый кайгыртучанлык күрсәтергә, транспортның барлык төрләренең техник базасын үстерергә һәм ныгытырга, почта, телеграф, телефон эшен һәрьяклап яхшыртырга кирәк.
Г. Экономия режимы — халык хуҗалыгын тагын да күтәрүнең әһәмиятле рычагы
СССРның халык хуҗалыгы үз ресурслары исәбенә, тупланышның эчке чыганаклары исәбенә үсә. Шуна күрә безнең партия ныклы экономия режимы өчен көрәшкә һәрвакыт зур игътибар бирде һәм бирә, экономия режимына хуҗалык эчендә тупланыш булдыруның һәм тупланган средстволарны дөрес файдалануның әһәмиятле шарты днп карый. Социалистик хуҗалык итү методы буларак, экономия режимы илне индустрияләштерү эшендә зур роль уйнады. Хәзер, илебездә халык хуҗалыгының куәтле яңа күтәрелеше тормышка ашырылганда һәм шуның белән бергә күп кулланыла торган товарларның бәяләре системалы рәвештә төшерелә барганда, экономия режимының әһәмияте аеруча арта. Производство ресурслары никадәр тулырак һәм рациональрәк файдаланылсалар, без хуҗалыгыбызны никадәр саклык һәм исәп белән алып барсак, без халык хуҗалыгының барлык тармакларының үсешендә шулкадәр зуррак уңышларга ирешербез, халкыбыз тормышының материаль һәм культура дәрәҗәсен күтәрүдә шулкадәр зуррак нәтиҗәләргә ирешербез.
41
Хәлбуки, халык хуҗалыгының эчке ресурсларын туплауда һәм дөрес файдалануда бик зур кимчелекләр бар әле. Иң элек, промышленностьта зур югалтулар һәм нәтиҗәсез расходлар булуын күрсәтергә кирәк. Промышленностьның күп кенә тармакларында производство куәтләрен файдалануда эш һаман да начар тора. Күп кенә министрлыклар предприятиеләрнең куәтләрен производство- ныңоар урыннарына» туры китереп билгелиләр, куәтләрне исәпләгәндә, еш кына, җиһазларның җитештерүчәнлегенең түбән нормаларын алалар, әйберләрне ясауга китә торган хезмәт нормасын билгеләгәндә алдынгы техниканы һәм хезмәтне оештыруның камилләшкәнрәк методларын исәпкә алмыйлар. Продукция җитештерүне предприятиенең эчке ресурсларын яхшырак файдалану исәбенә арттырасы урында, министрлыклар, сш кына, яңа предприятиеләр төзү өчен дәүләттән капитал салулар таләп итәләр. Күп кенә предприятиеләрдә хуҗасызлыктан һәм материалларны, чималны, ягулыкны, электр энергиясен, инструментны һәм башка материаль кыйммәтләрне экономиясез тотудан бик зур югалтуларга юл куела, шул ук вакытта материалларны тоту буенча билгеләнгән нормалар еш кына бозылалар, тулы кыйммәтле алыштыргычлар йомшак кертелә; производствода брак һаман да күп әле. 1951 елда, мәсәлән, союз промышленносте предприятиеләре буенча югалтулар һәм нәтиҗәсез расходлар 4,9 миллиард сум, шул исәптән брак аркасында югалтулар 3 миллиард сум булды. Производство куәтләреннән канәгатьләнерлек файдаланмау һәм хуҗасызлык аркасында зур югалтулар булу нәтиҗәсендә күп кенә промышленность предприятиеләре продукциянең үзкыйммәтен киметү буенча билгеләнгән заданиеләрне үтәмиләр һәм средстволарны бик күп артык тотуга юл куялар. Предприятиеләрдә продукциянең үзкыйммәтен планлаштыруда зур бозулар бар. Кайбер хуҗалык җитәкчеләре тар ведомствочылык интереслары күзлегеннән карап һәм дәүләт интересларына зарар китереп, чимал һәм материаллар тоту нормасын һәм әйберләрне эшләүгә китә торган хезмәт күрсәткечләрен нигезсез арттыру юлы белән продукциянең үзкыйммәте буенча планнарда ясалма рәвештә «резервлар» булдыралар. Кайбер предприятиеләрдә продукциянең үзкыйммәтен планлаштыруда дәүләткә каршы булган шундый практика министрлыклар тарафыннан бу эшкә тиешле контрольнең булмавы турында сөйли, һәр предприятиедә производство шартларын кирәгенчә өйрәнәсе, продукциянең үзкыйммәтен системалы киметүне тәэмин итәрлек чаралар күрәсе урында, министрлыклар үзкыйммәтне план исәпләрен тикшермичә һәм расламыйча планлаштыруга юл куялар. Аннары, төзелештә экономия режимының аеруча начар үткәрелүен күрсәтеп үтәргә кирәк. Төзелеш безгә һаман да әле кыйммәткә төшә. Производствога чыгымнарны кыскарту ягыннан караганда, төзүчеләр промышленность работникларыннан шактый артта калалар. Төзелеш эшләрен оештыруда зур кимчелекләр бар — механизация средстволары канәгатьләнерлек файдаланылмый, хезмәт җитештерүчәнлеге түбән, материалларны тотуда хуҗасызлыкка юл куела, өстәмә расходлар чиктән тыш зур. Көчләрне һәм средстволарны күп санлы төзү оешмаларына таркату капиталь төзелештә җитди кимчелек булып тора. Бу оешмалар арасында күп санлы вак төзү оешмалары бар, алар механизация средстволарын эффектсыз файдаланалар. Болар төзелешне кыйммәт- ләндерүгә, административ-идарә аппаратын күпертүгә, бик күп өстәмә расходлар булуга китерә. 1951 елда, мәсәлән, төзелештә нормативтан тыш өстәмә расходлар 1 миллиард сумнан артык булды һәм план буенча каралган 2,9 миллиард сум табыш урынына, төзү оешмалары шул елда 2,5 миллиард сум зарар килүгә юл куйдылар. Аннары. Авыл хуҗалыгында да зур югалтулар һәм нәтиҗәсез расходлар бар. Авыл хуҗалыгы хәзер сугышка кадәрге чорга караганда
42
техника белән зуррак күләмнәрдә коралланган. Ләкин тракторлардан һәм авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану эшендә зур кимчелекләр бар. 1\үп кенә МТСларда һәм совхозларда машина-трактор паркын карау канәгатьләнерлек түгел, шуның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы машиналары тиз тузалар, машиналарны ремонтлау өчен шактый күп средство артык тотыла; ягулык һәм майлау материалларын бик күп артык тотуларга юл куела. Болар трактор эшләренең үзкыйммәтен кыйбатландыруга китерәләр. Күп кенә МТСларда, колхозларда һәм совхозларда әле хуҗасызлык бетерелмәгән; эшне начар оештыру аркасында уңыш җыеп алып җиткерелми һәм зур югалтуларга юл куела; колхоз байлыгын саклау канәгатьләнерлек итеп оештырылмаган; терлекләрне начар тәрбияләү аркасында күп кенә колхозларда бик куп терлекләр үлә, терлекчелекнең продуктлылыгы түбән була. Транспортта да югалтулар һәм нәтиҗәсез расходлар күп. Күп кенә тимер юллар, пароходчылыклар һәм автомобиль хуҗалыклары йөк ташу планнарын үтәмәү, вагоннарның, судноларның һәм автомашиналарның күп простой торулары, ягулыкны артык тоту һәм хуҗасызлыктан югалтулар аркасында шактый средстволарны артык тотуга һәм зарар күрүгә юл куялар. Хәрәкәт составының, судноларның һәм автомашиналарның саклануына игътибарсыз караш очраклары әле һаман да күп. Бу — дәүләткә зур зарар китерә. Аннары, авыл хуҗалыгы' продуктларын хәзерләү, саклау һәм сату буенча өстәмә расходлар чиктән тыш зур, шулай ук сәүдә оешмаларының әйләнеш чыгымнары да бик зур. Хәзерләү, сәүдә һәм сату оешмаларының аппараты чиктән тыш күпертелгән. Үзәктә дә, шулай ук урыннарда да еш кына бер үк продуктларны һәм чималны хәзерләү һәм сату белән шөгыльләнүче күп санлы хәзерләү һәм сату оешмалары бар. Хәзерләүне һәм сатуны планлаштыруда кимчелекләр булу аркасында рациональ булмаган һәм чиктән тыш ерак ташуларга юл куела. Авыл хуҗалыгы продуктларын хәзерләү, саклау һәм сату буенча өстәмә расходларның югары булуы — үз карамакларында хәзерләү һәм сату оешмалары булган министрлыкларның өстәмә расходларны кыскарту эше белән начар шөгыльләнүләре, хәзерләнә торган продуктларның үзкыйммәтен контроль астына алмаулары нәтиҗәсе. Министрлыклар тарафыннан контроль булмау һәртөрле җинаятьләргә җирлек тудыра, хәзерләү оешмаларына барлык югалтуларны һәм зыянны хәзерләү расходларына кушарга һәм шуның белән үзләренең хуҗасызлыкларын капларга мөмкинлек бирә. Хәзерләү, тәэминат һәм сату оешмаларында тиешле тәртипнең һәм экономия режимының булмавы дәүләткә берничә миллиард сум зарар китерә. Ниһаять, административ-идарә расходлары һаман да әле бик зур. Соңгы елларда берничә тапкыр дәүләт идарәсенең күп кенә органнарында административидарә аппаратын кыскарту үткәрелде. Ләкин бу башлыча югарыдан, административ тәртиптә үткәрелде. Административ- идарә аппаратын тотуга расходларны кыскарту һаман да әле учреждение һәм оешма җитәкчеләренең көндәлек кайгыртучанлык эше булып әверелгәне юк. Күп кенә министрлыклар һәм ведомстволар билгеләнгән штаттан артык работниклар тотуга юл куялар. Өлкә, шәһәр һәм район учреждениеләренең һәм оешмаларының аппаратларында бик күп артык расходлар бар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, административ-идарә аппаратының эшен яхшырту, шулай ук хәзерләү һәм сату эшен оештыруны яхшырту работникларның бер өлешен эштән бушатуга китерә һәм китерәчәк. Эштән бушаган работникларны халык хуҗалыгын үстерү интересларында дөрес файдалану — хуҗалык һәм партия оешмаларының бурычы. Тиешле министрлыклар, Хезмәт резервлары министрлыгы, партия һәм профсоюз оешмалары бу кадрларның тиешле производство квалифи
43
кациясе алулары, алар үз көчләрен хуҗалыкның, үсә барган һәм кадрларны күбрәк сорый торган тармакларында файдалана алулары турында кайгыртырга тиешләр. Халык хуҗалыгының барлык тармакларында материаль, акча һәм хезмәт ресурсларын тотудагы артык расходлар күп кенә җитәкчеләрнең экономия режимы турында онытулары, дәүләт средстволарын уйлап һәм экономияле тоту турында кайгыртмаулары, үзләре җитәкчелек итә торган предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген яхшырту турында тиешенчә кайгыртмаулары, ә партия ■оешмаларының бу кимчелекләрне күрмәүләре һәм мондый җитәкчеләрне төзәтмәүләре турында сөйлиләр. Бурыч — хуҗалык җитәкчеләренең һәм партия оешмаларының хуҗасызлык һәм әрәм-шәрәм итү фактларына карата гамьсез караш- .ларын бетерүдән гыйбарәт. Бик каты экономия режимын тормышка ашыру мәсьәләләре һәрвакыт безнең бөтен хуҗалык һәм партия эшебезнең үзәгендә торырга тиеш. Без совет кешеләрен җәмәгать, социалистик милеккә саклык белән карау рухында тәрбияләү турында туктаусыз кайгыртырга тиешбез. Материаль, хезмәт һәм акча ресурсларын тотуда һәртөрле артык расходларны бетерергә һәм продукциянең үзкыйммәтен киметү буенча заданиеләрне үтәүне һәм арттырып үтәүне системалы рәвештә тәэмин итәргә кирәк. Хуҗасызлыкка каршы көрәшне көчәйтергә, промышленностьта, төзелештә, транспортта, авыл хуҗалыгында, сәүдә, хәзерләү һәм сату оешмаларында өстәмә расходларны кискен төстә киметергә, дәүләт һәм хуҗалык аппаратын гадиләштерүне һәм арзанайтуны кыю рәвештә тормышка ашырырга, хуҗалык планнарын үтәүгә һәм экономия режимын саклауга финанс органнары тарафыннан сум белән контрольне көчәйтергә кирәк. Безнең хуҗалык кадрларыбыз социалистик хуҗалык итү методларын бик яхшы үзләштерергә тиешләр, үзләренең техник һәм экономик хәзерлек дәрәҗәләрен күтәрергә, производство методларын системалы рәвештә яхшыртырга, халык хуҗалыгында файдаланылмый ята торган яшерен резервларны эзләргә, табарга һәм алардан файдаланырга тиешләр. ☆ Халык хуҗалыгын үстерү өлкәсендәге бурычларны уңышлы хәл итү 'Өчен социалистик ярышны тагын да киңрәк җәелдерүнең гаять зур әһәмияте бар. Ярышны оештыру эшенә партия һәрвакыт зур игътибар биреп килде һәм социалистик ярышта төп бурыч — артта калучыларны тарта төшү, яхшы эшләүчеләргә тигезләнү, дип исәпләде. Безнең җәмгыять шартларында социалистик төзелешнең һәр участогында уңай эш үрнәге гаять зур урын тота. Совет кешеләре производствоны оештыруның яхшы үрнәге, яңа техника кертү, һәртөрле камилләштерүләр һәм уйлап табулар котылгысыз рәвештә хезмәтнең җиңелләшүе белән бергә баруын, хезмәт ияләренең материаль тормыш хәлләрен яхшыртуга китерүен көн саен үз тәҗрибәләрендә күреп ышаналар. Социалистик төзелешнең барлык участокларында без хезмәт ияләренең социалистик производствоның туктаусыз үсүен һәм камилләшүен тәэмин итүгә юнәлдерелгән иҗади инициативасының бик күп мисалларын күрәбез. Безнең халкыбыз күптән үк инде үзенең иҗади инициативасы, тапкырлыгы һәм уйлап табучанлыгы белән дан казанды. Социализм дошманнары һәм аларның һәртөрле иярченнәре социализмга индивидуальлекне бастыру системасы дип карыйлар. Мондый карашлардан да примитиврак һәм вульгаррак бернәрсә дә юк. Социалистик система шәхеснең азат булуын, индивидуаль һәм коллектив иҗатның чәчәк атуын тәэмин итә икәнлеге, халык массалары арасында яшеренгән талантларны һәм сәләтлекләрне һәрьяклап үстерү өчен шартлар тудырганлыгы исбат ителгән нәрсә.
44
Безнең илдә намуслы хезмәткә югары бәя бирелә һәм ул мактала- Партия һәм хөкүмәт халык хуҗалыгының һәм культураның барлык өлкәләрендә уңышларга ирешкән хезмәт ияләрен бүләкләү системасын киң кулланалар. Ватан сугышыннан соңгы вакыт эчендә генә дә эшчеләрдән, колхозчылардан, галимнәрдән, инженертехник работниклардан, хезмәткәрләрдән, врачлардан, укытучылардан һәм башка работниклардан 1 миллион 346 мең кеше СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде, ә илебезнең 6.480 хезмәт иясенә күренекле новаторлык эшчәнлеге өчен Социалистик Хезмәт Герое дигән зур исем бирелде. Партия, совет, хуҗалык, профсоюз, комсомол оешмаларының бурычы социалистик төзелешнең барлык участокларында ярышны киң җәелдерүдән, уңай эш үрнәкләрен, алдынгыларның һәм новаторларның прогрессив башлангычларын бөтен көч белән яклаудан, алдынгы тәҗрибәне бөтен чаралар белән хезмәт ияләренең барлык массалары арасында таратып, артта калучыларга алдынгылар дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм итүдән гыйбарәт. Яңаның иске белән, алдынгының артта калган белән көрәшендә яңа иҗтимагый стройны иҗат итүче көчләрне күрү генә җитми, бәлки бу көчләрне даими рәвештә үстерергә, аларның һәрьяклап үсүләренә ярдәм итәргә, уңышлы рәвештә алга бару интересларында, аларны армый-талмый оештырырга һәм камилләштерергә кирәк.
2. ХАЛЫК ТОРМЫШЫНЫҢ МАТЕРИАЛЬ ХӘЛЕНЕҢ, СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУНЫҢ ҺӘМ КУЛЬТУРА ДӘРӘҖӘСЕНЕҢ ТАГЫН ДА КҮТӘРЕЛҮЕ
Халык хуҗалыгының барлык тармакларында ирешелгән уңышлар совет җәмгыяте тормышының материаль һәм культура дәрәҗәсен тагын да күтәрүгә китерделәр. Бу бик табигый, башка нәтиҗәнең булуы да мөмкин түгел иде, чөнки безнең илебездә социалистик производствоны үстерүнең максаты — җәмгыятьнең һаман үсә бара торган материаль һәм культура ихтыяҗларын максималь рәвештә канәгатьләндерүне тәэмин итүдән гыйбарәт. Милли доходның туктаусыз үсүе совет халкының тормыш хәле- күтәрелә баруның төп күрсәткече. 1940 елдан 1951 елга кадәрге чорда СССРның милли доходы 83 процентка үсте. Милли доходның яртысыннан күбрәге эксплуататор сыйныфлар тарафыннан үзләштерелә торган капиталистик илләрдән аермалы буларак, Советлар Союзында бөтен милли доход хезмәт ияләре байлыгы булып тора. СССР хезмәт ияләре үзләренең шәхси материаль һәм культура ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен милли доходның дүрттән өч өлеше чамасын алалар, ә милли доходның калган өлеше социалистик производствоны киңәйтүгә һәм башка гомуми дәүләт һәм җәмәгать ихтыяҗларына китә. Хөкүмәт тарафыннан күп куллану товарларының бәяләре бер-бер артлы төшерелү эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең реаль эш хакын һәм крестьяннарның реаль доходларын арттыруның әһәмиятле чыганагы булып тора. Дәүләтнең ваклап сату бәяләрен 1947—1952 еллар чорында биш тапкыр төшерү нәтиҗәсендә азык һәм промышленность товарларының бәяләре хәзер 1947 елның IV кварталында булганга караганда, уртача 2 тапкыр түбәнрәк. Мәгълүм ки, безнең илнең эшчеләре һәм хезмәткәрләре дәүләттәк социаль страхование буенча пособиеләр, социаль-тәэминат буенча пенсияләр, санаторийларга, ял йортларына һәм балалар учреждениеләренә бушлай яки зур скидка белән путёвкалар алалар, эш хакын саклап һәр елны отпуск алалар. Шәһәрнең һәм авылның барлык хезмәт ияләре медицина ярдәме белән түләүсез файдаланалар. Дәүләт шәһәрдә
45
Үпәм авылда күп балалы һәм ялгыз аналарга пособиеләр түли; башлангыч һәм җидееллык мәктәптә түләүсез укытуны тәэмин итә; укучыларга стипендияләр бирә. Бу күрсәтелгән түләүләрне һәм льготаларны шәһәр һәм авыл хезмәт ияләре 1940 елда 40,8 миллиард сум күләмендә алган- ■нар иде, ә 1951 елда 125 миллиард сум алдылар. Эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең акчалата эш хакының үсүе, крестьяннарның акчалата һәм натуралата доходларының артуы, күп куллану товарларына бәяләрнең төшерелүе һәм дәүләт исәбенә халыкка башка түләүләрнең артуы нәтиҗәсендә эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең реаль доходы, бер эшләүчегә исәпләгәндә, 1951 елда 1940 елда булганга караганда 57 процент чамасы югары булды һәм крестьяннарның реаль доходы, бер эшләүчегә исәпләгәндә, чама белән 60 процентка югары булды. Бишенче бишьеллык план буенча директивалар проектында СССР- ның милли доходын биш ел эчендә кимендә 60 процентка арттыру, эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең реаль эш хакын, ваклап сату бәяләрен төшерүне исәпкә алып, кимендә 35 процентка арттыру, колхозчыларның акчалата һәм натуралата доходларын (акчага күчереп исәпләгәндә) кимендә 40 процентка арттыру күздә тотыла. Безнең илдә бик зур күләмдә торак һәм коммуналь төзелеш тормышка ашырыла. Сугыштан соңгы елларда гына да шәһәрләрдә һәм эшчеләр поселокларында гомуми мәйданы 155 миллион квадрат метрдан артык булган торак йортлар һәм авыл җирләрендә 3,8 миллионнан .артык торак йортлар салынды. Оккупациягә дучар ителгән районнарда торак йортлар төзү буенча аеруча зур эш үткәрелде. Ләкин, торак төзелешенең күләме зур булуга карамастан, бездә әле һәр җирдә торакларның җитешмәве бик нык сизелә. Күп кенә министрлыклар һәм җирле Советлар торак төзелеше буенча үзләре өчен билгеләнгән планнарны елдан-елга үтәмиләр һәм бу максат өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган средстволарны файдаланып бетермиләр. Соңгы ике ел эчендә генә дә торак төзелеше планнарының үтәлмәве аркасында 4 миллион квадрат метрдан артык торак мәйданы биреп җиткерелмәде. Бездә әле хезмәт ияләренең торакка булган ихтыяҗлары турында кайгыртуны икенче дәрәҗәдәге эш дип караучы, торак төзелеше һәм торакларны ремонтлау планнарын үтәү чараларын күрмәүче хуҗалык һәм партия җитәкчеләре бетеп җитмәгән. Бурыч — торак төзелешен бөтен чаралар белән киңәйтүдән гыйбарәт. Бишенче бишьеллык план буенча директивалар проектында дәүләт торак төзелешенә капитал салуны дүртенче бишьеллык белән чагыштырганда чама белән 2 тапкыр арттыру күздә тотыла. Партия һәм хөкүмәт безнең халкыбызның сәламәтлеген саклау турында һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәтеп килделәр һәм күрсәтәләр. Сәламәтлек саклауга дәүләт расходлары, бу максатка социаль страхование акчаларыннан тотыла торган расходларны да кертеп исәпләгәндә, 1940 елда булган 11,2 миллиард сумнан 1951 елда 26,4 миллиард сумга кадәр артты. Шушы нигездә халыкка медицина һәм санитария хезмәте күрсәтүне тагын да яхшыртуга һәм киңәйтүгә ирешелде. Шәһәрләрдә һәм авылларда больница койкаларының саны 1951 елда, 1940 ел белән чагыштырганда, 30 процентка артты. Санаторийлар челтәре киңәйде. Илебездә врачлар саны 80 процентка артты. Халык тормышының материаль һәм культура дәрәҗәсенең үсүе һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең яхшыруы нәтиҗәсендә илебездә үлүчеләр саны кимеде. Соңгы өч елда халыкның саф артуы 9 миллион 500 мең кеше булды. (Озакка сузылган кул чабулар.) Мәгариф эшенә тотылган расходлар 1940 елда булган 22,5 миллиард сум урынына 1951 елда 57,3 миллиард сумга җитте, ягъни 2,5 тапкыр
46
дан күбрәккә артты. Сугыштан соңгы елларда гына да 23.500 мәктәп төзелде. Хәзер СССРда укучылар саны 57 миллион кеше исәпләнә, ягъни 1940 ел белән чагыштырганда 8 миллион диярлек кешегә артыг- рак. Җидееллык һәм унъеллык укыту шактый киңәйде; 5—10 классларда укучылар 1940 елдан 1951 елга кадәрге чорда 25 процентка артты. Техникумнарда һәм башка махсус урта уку йортларында укучылар саны шушы ук чор эчендә 40 процентка, ә югары уку йортларында укучылар саны 67 процентка артты. 1952 елда гына да югары уку йортлары халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен 221 мең яшь белгеч чыгардылар һәм быел 375 мең укучы алдылар. Хәзерге вакытта илебездә югары һәм махсус урта белемле 5,5 миллион чамасы белгеч эшли, ягъни сугышка кадәрге, дәрәҗәдән 2,2 тапкыр артыграк. Безнең җәмгыятебез тормышында фәннең һаман үсә бара торган әһәмиятен исәпкә алып, партия аны үстерү турында көндәлек кайгырту- чанлык күрсәтә. Совет дәүләте күп санлы фәнни-тикшеренү институтлары төзүне һәм җиһазландыруны җәеп җибәрде, фәннең чәчәк атуы өчен иң уңайлы шартларны тудырды, фән кадрлары хәзерләүнең киң колач алуын тәэмин итте. СССРда фәнни-тикшеренү институтларының,- лабораторияләрнең һәм башка фәнни учреждениеләрнең саны 1939 елда булган 1.560 урынына 1952 елда 2.900 гә җитте. Шушы чор эчендә фән работниклары саны 2 тапкыр диярлек артты. 1946—1951 елларда фәнне үстерүгә тотылган дәүләт расходлары 47,2 миллиард сум булды. Узган елларда шәһәрләрдә һәм авыл җирләрендә культура-агарту учреждениеләре челтәре киң җәелдерелде. Хәзерге вакытта илебездә төрле типларда 368 мең китапханә бар. 1939 ел белән чагыштырганда китапханәләр саны 120 меңнән күбрәккә артты. Китапларның еллык тиражы 800 миллион данәгә җитте һәм 1940 ел белән чагыштырганда 1,8 тапкыр артты. Шәһәрләрдә һәм авылда тавышлы киноустановка- лар 1939 елдан соңгы еллар эчендә 3 тапкыр диярлек артты. Әдәбият һәм сәнгать — совет культурасының бик әһәмиятле һәм аерылгысыз өлеше. Совет әдәбияты, рәсем сәнгате, театр, кино үсешендә- безнең зур уңышларыбыз бар. Бу өлкәдә күп кенә талантлы эшлекле- ләргә һәр елны Сталин премияләре бирелү моны ачык күрсәтә. Әдәбият һәм сәнгать работникларыннан 2.339 кеше Сталин премиясе лауреаты дигән югары исем алуга лаек булды. Ләкин безнең әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез үсешендә зур уңышлар артында яткан зур гына кимчелекләрне күрмәү дөрес булмас иде. Эш шунда ки, әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсешендә зур уңышлар булуга карамастан, күп кенә әсәрләрнең идеяхудожество дәрәҗәсе һаман да әле тиешле югарылыкта түгел. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә әле күпкенә- уртача, тонык, ә кайвакытларда совет чынбарлыгын бозып күрсәтә торган халтура әсәрләр дә чыга. Совет җәмгыятенең күпьяклы һәм кайнап торган тормышы кайбер язучыларның һәм художникларның иҗатында сүлпән һәм күңелсез сурәтләнә. Сәнгатьнең кино шикелле бик әһәмиятле һәм популяр тармагында кимчелекләр бетерелмәгән. Бездә тәрбия ягыннан зур әһәмияте булган яхшы фильмнар ясый алалар, ләкин мондый фильмнар һаман да әле бик аз иҗат ителә. Безнең кинематографиянең яхшы һәм күп төрле кинокартиналарны күп итеп чыгару өчен бөтен мөмкинлекләре бар, ләкин бу мөмкинлекләр начар файдаланылалар. Совет кешесенең идея һәм культура дәрәҗәсе чагыштыргысыз үскәнлеген исәпкә алырга кирәк, аның вкуслары партия тарафыннан әдәбиятның һәм сәнгатьнең иң яхшы әсәрләре ярдәмендә тәрбияләнәләр. Тонык, идеясез, фальшь нәрсәләргә совет кешеләре түзеп тора алмыйлар һәм безнең язучыларыбызның һәм художникларыбызиың иҗатына югары таләпләр куялар. Безнең язучыларыбыз һәм художникларыбыз үзләренең әсәрләрендә җәмгыятьтә булган начарлыкларны, кимчелекләрнег
47
авыру күренешләрне камчыларга, уңай художество образларында яңа типтагы кешеләрне кешелек дәрәҗәсенең бөтен гүзәллегендә күрсәтергә һәм шуның белән безнең җәмгыять кешеләрендә капитализм тарафыннан тудырылган яман шешләрдән һәм начарлыклардан азат булган характерлар, күнегүләр, гадәтләр тәрбияләүдә ярдәм итәргә тиешләр. Хәлбуки, безнең совет беллетристикасында, драматургиясендә, шулай ук кинематографиядә художестволы әсәрләрнең сатира шикелле төрләре хәзергә кадәр юк. Безнең совет чынбарлыгы сатира өчен материал бирми дип уйлау ялгыш булыр иде. Безгә барлык тискәре, черек, үлек нәрсәләрне, безнең алга баруыбызга тоткарлык ясый торган нәрсәләрне үзләренең сатира уты белән көйдерерлек совет Гогольләре һәм Щедриннары кирәк. Безнең совет әдәбияты һәм сәнгате тормыш каршылыкларын һәм конфликтларын кыю рәвештә күрсәтергә, куәтле тәрбия чараларыннан берсе булган тәнкыйть коралыннан файдалана белергә тиеш. Реалистик сәнгатьнең көче һәм әһәмияте шунда ки, ул гади кешенең югары рухи сыйфатларын, аның характерының типик уңай билгеләрен таба һәм ачып бирә ала һәм бирергә тиеш, гади кешенең матур художество образын, кешеләргә үрнәк булырга лаеклы образын тудырырга тиеш. Безнең художникларыбыз, әдәбиятчыларыбыз, сәнгать работникларыбыз художество образлары тудыру буенча иҗади эшләрендә шуны һәрвакыт исләрендә тотарга тиешләр ки, иң күп очрый торган нәрсә генә түгел, бәлки билгеле бер социаль көчнең асылын иң тулы һәм үткен итеп гәүдәләндерә торган нәрсә типик була. Марксистлар-ленин- чылар аңлавынча, типик нәрсә ниндидер статистик урталык дигән сүз түгел. Типиклык иң күп таралган, еш кабатлана торган көндәлек нәрсә генә түгел, бәлки ул билгеле бер социаль тарихи күренешнең асылына туры килә торган нәрсә. Образны аңлы рәвештә тулыландырып күрсәтү, үткенләндерү типиклыкны юкка чыгармый, бәлки аны тулырак ачып бирә һәм күрсәтә. Типик нәрсә — реалистик сәнгатьтә партиялелек чагылуның төп сферасы ул. Типиклык проблемасы — һәрвакыт политик проблема. Әдәбият һәм сәнгать работниклары алдында тора торган югары һәм изге бурыч безнең художникларыбызның һәм әдәбиятчыларыбызның эшендәге халтурага каршы кискен көрәш алып барганда гына, әдәбият һәм сәнгать әсәрләреннән ялган һәм черек нәрсәләр аяусыз алып ташланган чакта гына уңышлы хәл ителә ала. Җәмгыять тормышында яцаны, яктыны тәрбияләп үстерү өчен, искергән һәм үлек нәрсәне тамырыннан ук йолкып ташлау өчен бөек көрәштә безнең әдәбият һәм сәнгать работникларына гаять зур бурычлар йөкләнә. Безнең язучылары- бызныц, художникларыбызның, композиторларыбызның, кинематография работникларының бурычы совет җәмгыятенең тормышын тирәнрәк өйрәнүдән, безнең бөек халкыбызга лаеклы зур художество әсәрләре иҗат итүдән гыйбарәт. (Кул чабулар.) Иптәшләр! Совет халкының материаль тормыш хәлен яхшырту һәм культурасын үстерү эшендә безнең зур уңышларыбыз бар. Ләкин без ирешелгәннәр белән тынычлана алмыйбыз. Бурыч — бөтен халык хуҗалыгын үстерү нигезендә совет кешеләре тормышының материаль һәм культура дәрәҗәсенең киләчәктә дә туктаусыз күтәрелүен тәэмин итүдән гыйбарәт. Безнең партия киләчәктә дә совет кешеләренең өзлексез үсә бара торган ихтыяҗларын максималь рәвештә канәгатьләндерү турында армый-талмый кайгыртучанлык күрсәтер, чөнки совет кешесенең бәхете, совет халкының чәчәк атуы безнең партиябез өчен иң югары закон булып тора. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.)
48
3. СОВЕТ ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ ДӘҮЛӘТ СТРОЕНЫҢ ТАГЫН ДА НЫГУЫ Партиянең XVIII съездыннан соң үткән чор эчендә безнең Совет дәүләтенең үсүе, алга баруы һәм ныгуы дәвам итте. Дәүләтебезнең экономик нигезе — җитештерү средстволарына социалистик милек үсте һәм ныгыды. Бу чор эчендә совет социалистик җәмгыятьне тәшкил итүче эшчеләрнең, крестьяннарның һәм интеллигенциянең дусларча хезмәттәшлеге тагын да ныгыды. Гаять зур кыенлыклар алдында безнең җәмгыять һәм дәүләт строе, сугыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, дөньяда иң нык, яшәргә сәләтле һәм тотрыклы строй булып чыкты. Совет социалистик строеның какшамаслык куәте аның чын халык строе булуы белән, халыкның үзе тарафыннан гөзелгән, халыкның куәтле булышлыгыннан файдаланучы, халыкның барлык материаль һәм рухи көчләренең чәчәк атуын тәэмин итүче строй булуы белән аңлатыла. Марксизм дошманнары һәм аны вульгарлаштыручылар безнең эш эчен бик зарарлы теорияне — капиталистик чолганыш обстановкасыида Совет дәүләтенең йомшаруы һәм үлә баруы теориясен пропагандаладылар. Бу черек теорияне җимереп һәм читкә алып ташлап, партия, бер илдә социалистик революция җиңгән, ә башка илләрнең күбесендә капитализм хөкем сөрә торган шартларда, җиңеп чыккан революция иле үзенең дәүләтен йомшартмаска, бәлки һәрьяклап көчәйтергә тиеш, капиталистик чолганыш саклана икән, дәүләт коммунизмда да сакланачак. дигән нәтиҗәне алга куйды һәм нигезләде. Әгәр без дәүләтебезнең йомшаруына юл куйган булсак, безнең тыныч төзелешебездә хәзер без горурлана торган уңышларыбыз булмаган булыр иде. Әгәр без дәүләтебезне, армиябезне, җәза һәм разведка органнарыбызны ныгытмаган булсак, без дошман каршында һәм хәрби тар-мар ителү куркынычы каршында коралсыз булып чыккан булыр идек. Партия Советлар илен социализмның какшамаслык крепостена әверелдерде, чөнки ул социалистик дәүләтне барлык чаралар белән ньпытты һәм ныгыта. (Көчле кул чабулар.) Безнең илебезгә һөҗүм иткәндә фашистик илбасарлар совет җәмгыять һәм дәүләт строеның эчке йомшаклыгына, совет тылының көч- сезлегенә исәп тотканнар иде. Ләкин, мәгълүм ки, сугыш бу исәпләрне юкка чыгарды. Иптәш Сталинның, сугыш булган хәлдә илебезнең тылы һәм фронты, аларның бертөрле һәм эчке яктан бердәм булуы аркасында, теләсә кайсы башка илдәгегә караганда ныграк булачаклар, дигән тарихи белдерүе тулысынча расланды. Сугыш барышында совет державасының кораллы көчләре һәм тылы ныгыдылар. Совет кешеләренең тылда үз-үзләрен аямыйча эшләүләре һәм Совет Армиясенең һәм Хәрби-Диңгез Флотының фронтта героик көрәше тарихка халыкның Ватанны саклаудагы тиңдәшсез батырлыгы булып керделәр. Безнең Армиябез һәм Флотыбыз турыдан-туры иптәш Сталин җитәкчелегендә төзелделәр, ныгыдылар һәм көрәштеләр. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Даһи полководец һәм Бөек Ватан сугышында совет халкының тарихи җиңүләрен оештыручы иптәш Сталин алдынгы совет хәрби фәнен булдырды, безнең Армиябезне дошман өстеннән җиңү осталыгы белән коралландырды. Безнең халкыбыз үз Армиясен һәм Флотын ярата, алар турында даими кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтә. Советлар Союзының кораллы көчләре Ватаныбыз иминлегенең ышанычлы таянычы булдылар, булып торалар һәм булырлар. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы тыныч үсеш еллары партия җитәкчелегендә төзелгән совет җәмгыять строе җәмгыятьне оештыруның иң яхшы формасы булуын, совет дәүләт строеның күп милләтле дәүләт
үрнәге булуын тагын бер тапкыр күрсәтте. Буржуаз лагерьдагы күп кенә дошманнар һәм безгә яхшылык теләмәүчеләр, күп милләтле совет дәүләте нык дәүләт түгел, дип өзлексез кычкырып килделәр, СССР халыклары арасында раскол булуга өмет багладылар, Советлар Союзының котылгысыз таркалачагы турында пәйгамбәрлек иттеләр. Алар безнең дәүләтебез турында үзләренең милли каршылыклар һәм ызгышлар хас булган буржуаз илләренә карап хөкем йөрттеләр. Бөек Октябрь революциясе һәм социалистик үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә илебезнең барлык халыклары тулы тигез хокуклылык нигезендә үзара ныклы дуслык белән багланганлыкны (кул чабулар) социализм дошманнары аңлый алмыйлар. Безнең партия, ленинчыл-сталинчыл милли политиканы тайпылышсыз үткәреп, күп милләтле совет дәүләтен ныгытты. Советлар Союзы халыклары арасында дуслыкны һәм үзара хезмәттәшлекне үстерде, илебез халыкларының милли культураларын чәчәк аттыруга барлык чаралар белән булышлык итте, аны тәэмин итте һәм үстерде, барлык һәм һәртөрле милләтчелек элементларына каршы ки- лешмәүчән көрәш алып барды. Сугышның авыр сынауларын нык торып үткәргән, бөтен дөнья өчен милләтләрнең чын тигез хокуклылыгы һәм дуслыгы үрнәге булып әверелгән совет дәүләт строе милли мәсьәлә буенча Ленин — Сталин идеяләренең бөек тантанасын күрсәтә. (Озакка сузылган кул чабулар.) Безнең партиябез СССР халыкларының бердәмлеген һәм дуслыгын күз карасы кебек саклый һәм киләчәктә дә саклар, күп милләтле совет дәүләтен ныгытты һәм киләчәктә дә ныгытыр. (Көчле кул чабулар.) Отчет чорында совет семьясына яңа халыклар керде. Литва, /Молдавия, Латвия, Эстония Совет Социалистик республикалары төзелде, һөтен украин халкы бердәм дәүләткә берләште. Белоруссия бөтен белорус халкын бер семьяга туплады. Төньяккөнбатышта безнең гаделрәк һәм илебез оборонасының интересларына тулырак туры килә торган яңа чикләребез булды. Советлар Союзы Ерак Көнчыгышта элек Россиядән тартып алынган җирләрне — Көньяк Сахалинны һәм Куриль атауларын үзенә кайтарып алды. Хәзер Советлар Союзының дәүләт чикләре илебез халыклары үсешенең тарихи барлыкка килгән шартларына тулырак туры киләләр. (Кул чабулар.) Кардәш республикалар халыкларының ярдәме белән яңа союздаш республикалар кыска срокларда индустрияләштерү эшендә бик нык алга китеп кенә калмадылар, бәлки вак крестьян хуҗалыгын социализм юлына күчерүне тормышка ашырдылар, коллективлаштыруны төгәлләделәр һәм социалистик авыл хуҗалыгын уңышлы үстерәләр. Сугыштан соңгы чорда безнең дәүләтебезнең төп функциясе — ху- җалыкоештыручылык һәм культура-тәрбия эше функциясе тагын да үсте һәм көчәйде. Социалистик төзелешнең зур колачы, партия һәм совет җитәкчелеген районга, шәһәргә, авылга тагында якынайту бурычлары дәүләтебезнең административтерриториаль төзелешенә күп кенә үзгәртүләр кертүне—яңа өлкәләр, округлар һәм районнар төзү кирәклеген китереп чыгарды. Халык хуҗалыгының үсүе промышленностьның, авыл хуҗалыгының төрле тармакларына һәм халык хуҗалыгының башка тармакларына дәүләт җитәкчелегенең оештыру формаларын тагын да үзгәртүләрне таләп итте. Бу — дәүләт идарәсе үзәк органнарын ваклауда һәм яңаларын төзүдә чагылды. Дәүләтебезне ныгытуда Сталин Конституциясенең нигезен тәшкил итә торган социалистик демократизм принципларын тайпылышсыз үткәрүнең бик зур әһәмияте булды. Сугыштан соңгы елларда СССР Верховный Советына, союздаш һәм автономияле республикаларның Верховный Советларына һәм хезмәт ияләре, депутатларының җирле Советларына сайлаулар ике тапкыр үткәрелде. Бу сайлаулар гаять зур политик күтәренкелек шартларында үттеләр һәм халкыбыз бердәм
50
легенең, безнең Коммунистлар партиясенә һәм Совет хөкүмәтенә халыкның чиксез ышанычының яңа чагылышы булдылар. (Көчле KV.I ч а була р.)
Эчке политика өлкәсендә партиянең бурычлары: 1) СССРны үстерүнең бишенче бишьеллык планының — социализм^ нан коммунизмга күчү юлында әһәмиятле этап булган планның, зур бурычларын үтәүгә һәм арттырып үтәүгә совет халкының тыныч хезмәтен туплап һәм юнәлдереп, дәүләтебезнең экономик куәтен өзлексез ныгытуны дәвам иттерергә; 2) Промышленностьның һәм транспортның тагын да күтәрелүен тормышка ашырырга. Промышленностька, төзелешкә һәм транспортка фәннең һәм техниканың иң яңа казанышларын киң кертергә, хезмәт җитештерүчәнлеген барлык чаралар белән күтәрергә, дәүләт планнарын үтәү дисциплинасын ныгытырга, продукциянең югары сыйфатлы булуын тәэмин итәргә. Продукциянең үзкыйммәтен өзлексез киметә барырга, чөнки бу барлык товарларның тулай һәм ваклап сату бәяләрен системалы төшерүнең нигезе булып тора; 3) Илебездә кыска срокларда халык өчен азык, җиңел промышленность өчен чимал муллыгы булдыру өчен авыл хуҗалыгының тагын Да күтәрелүен тормышка ашырырга. Авыл хуҗалыгында төп бурычны — барлык авыл хуҗалыгы культураларының уңышын һәрьяклап күтәрү, терлекләр санын үстерү һәм бер үк вакытта аларның продуктлылыгын күтәрү, игенчелекнең һәм терлекчелекнең тулай һәм товарлыклы продукциясен арттыру бурычын һичсүзсез үтәүне тәэмин итәргә. МТСлар- ның һәм совхозларның эшен яхшыртырга. Колхозчыларның хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә, колхозларның җәмәгать хуҗалыгын тагын да ныгытырга, аларның байлыкларын арттырырга һәм шул нигездә колхозчы крестьяннарның материаль хәленең тагын да үсүен тәэмин итәргә; 4) Халык хуҗалыгының барлык буыннарында һәм идарәнең барлык тармакларында иң каты экономия режимын тормышка ашырырга; 5) Бөтендөнья фәнендә беренче урынны алу бурычын куеп, алдынгы совет фәнен тагын да үстерергә. (Кул чабулар.) Галимнәрнең тырышлыкларын илебезнең гаять зур табигать ресурсларын файдалану буенча фәнни проблемаларны тизрәк хәл итүгә юнәлдерергә. Фән белән производствоның иҗади дуслыгы фәнне практика тәҗрибәсе белән баетканлыгын, ә практика работникларына үз алларында тора торган бурычларны тизрәк хәл итәргә ярдәм иткәнлеген истә тотып, бу дуслыкны ныгытырга; 6) Ватаныбыз хезмәт ияләренең иҗади инициативасын һәрьяклап үстерергә, социалистик ярышны киң җәелдерергә, социалистик төзелешнең барлык участокларында хезмәтне яңача юлга салуның уңай, күренекле үрнәкләрен һаман күбрәк барлыкка китерү турында өзлексез кайгыртучанлык күрсәтергә, хезмәт фронтында җәмгыятебезнең алдынгы хезмәт ияләренә тигезләнү һаман күбрәк һәм күбрәк тормышка ашсын өчен, бу күренекле үрнәкләрне бөтен эшләүчеләр массасы арасында нык популярла штырырга; 7) Халкыбызның материаль тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртырга; эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең реаль эш хакын өзлексез күтәрергә, хезмәт ияләренең торак шартларын яхшыртырга; крестьяннарның доходлары үсүгә барлык чаралар белән булышлык итәргә. Совет культурасын үстерергә; халык мәгарифе һәм сәламәтлек саклау эшен яхшыртырга; совет әдәбиятының һәм сәнгатенең тагын да үсүе турында, өзлексез кайгыртырга;
51
8) Безнең җәмгыять һәм дәүләт строен барлык чаралар белән ныгытырга. Совет кешеләренең политик активлыгын һәм патриотизмын тагын да үстерергә, илебез халыкларының мораль-политик бердәмлеген һәм дуслыгын ныгытырга; 9) Сугыш уты кабызучыларның казынуларын уяу күзәтергә. Совет Армиясен, Хәрби-Диңгез флотын һәм разведка органнарын барлык чаралар белән ныгытырга. (К өчле кул чабулар.)
III ПАРТИЯ Безнең совет Ватанының куәте өзлексез үсү Коммунистлар партиясенең дөрес политикасының һәм бу политиканы тормышка ашыру буенча аның оештыручылык эшенең нәтиҗәсе булып тора. Партия, совет җәмгыятенең төп һәм җитәкче көче буларак, илне актив оборона вакытында хәзерләүне тәэмин итте, сугыш елларында халыкның бөтен тырышлыгын дошманны тар-мар итүгә һәм сугыштан соңгы чорда халык хуҗалыгының яңа куәтле күтәрелеше эшенә юнәлдерде. Бөек Ватан сугышында совет халкының тарихи җиңүе, дүртенче бишьеллык планның срогыннан элек үтәлүе, халык хуҗалыгының тагын да үсүе, совет халкы тормышының материаль хәле һәм культура дәрәҗәсе күтәрелү, совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлеге һәм илебез халыкларының дуслыгы ныгу, тынычлык һәм демократия лагереның барлык көчләре Советлар Союзы тирәсенә туплану — партиябез политикасының дөреслеген раслаучы төп йомгаклар шундый. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Отчет чоры партиянең тагын да ныгуы чоры, партия сафларының тулы бердәмлеге һәм тупланганлыгы ныгу чоры булды. Безнең партиябезнең бердәмлеге — ленинизм дошманнарына каршы аяусыз көрәштә яулап алынган бердәмлеге аның эчке хәленең, аның эчке тормышының иң характерлы билгесе булып тора. Безнең партиябезнең көченең һәм җиңелмәслек булуының чыганагы менә шунда. (Озакка сузылган кул чабулар.) Партия сафларының бердәмлеге совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуының хәлиткеч шарты булды. Бөек Ватан сугышының иң авыр сынаулары көннәрендә, Ватанның язмышы турындагы мәсьәлә хәл ителгәндә, безнең партиябез үз сафларында тайпылуларны һәм фикер башкалыкларын белмәүче бердәм сугышчан оешма булып эш итте. Марксизм-ленииизмның һәртөрле дошманнарына каршы, троцкийчы-бухаринчы гарипләргә каршы, безнең партиябезне дөрес юлдан читкә борырга һәм аның сафларының бердәмлеген какшатырга маташкан капитулянтларга һәм хыянәтчеләргә каршы безнең партиябез тарафыннан күп еллар буена алып барылган килешмәүчән көрәшнең әһәмияте сугыш йомгаклары яктылыгында безнең алдыбызга үзенең бөтен бөеклеге белән килеп баса. Ул кабахәт хыянәтчеләрнең һәм җинаятьчеләрнең Советлар Союзына хәрби һөҗүм ясалуны көткәнлек- ләре, кыен минутта безнең халкыбыз дошманнары файдасына Совет дәүләтенең аркасына удар ясарга исәп тотканлыклары исбат ителде. Илдә советка каршы барлык көчләрне тарту үзәге булган троцкийчы- бухаринчы подпольены тар-мар итеп,.безнең партия һәм совет оешмаларын халык дошманнарыннан чистартып, партия СССРда «бишенче колонна» килеп чыгуның һәртөрле мөмкинлеген вакытында бетерде һәм илне политик яктан актив оборонага хәзерләде. Әгәр бу вакытында эшләнмәгән булса иде, сугыш көннәрендә без фронттан да һәм тылдай да утка тотыла торган кешеләр хәленә төшкән булыр идек һәм сугышны оттыруыбыз мөмкин иде.
52
Лз сафларының какшамаслык тупланганлыгы өчен партия иң элек партиянең ленинчыл бердәмлеген саклап калган юлбашчыбыз һәм остазыбыз иптәш Сталинга бурычлы. (Б а р ы с ы д а ур ы и н а р ы н н а н торалар. Озакка с у з ы л г а н, алкы ш ларга күчкән көчле кул чабулар.) Партия сафларының бердәмлеге безнең партиябезнен ныклыгының һәм җиңелмәслегенең нигезе булды, шулай булып тора һәм булыр. Сугышның каты сынаулары утында һәм сугыштан соңгы чорның кыенлыкларына каршы көрәштә чыныгып, партия бу съездга тагын да күбрәк ныгып һәм бердәм булып, үзенең Үзәк Комитеты тирәсенә һич- кайчан булмаганча нык тупланган хәлдә килде. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Партиябезнең көче шунда ки, ул киң массалар белән иң якыннан элемтә тота һәм үзенең политикасы халыкның яшәү интересларына туры килә торган чын халык партиясе булып тора. Хезмәт ияләрен партия тирәсенә туплау һәм аларны коммунизм рухында тәрбияләү эшендә совет профсоюзлары һәм комсомол кебек массовый оешмаларның роле җитди рәвештә күтәрелде. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен, коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәштә партия халык белән тагында күбрәк туганлашты һәм хезмәт ияләренең киң массасы белән үзенең элемтәләрен ныгытты. Совет халкы партиянең политикасын бердәм рәвештә яклый һәм партиягә тулы ышаныч күрсәтә. (Көчле кул ч а б у л а р.) Партия сафларының үсүе партиянең массалар белән элемтәләре һәм совет халкында аның авторитеты ныгуның бик ачык дәлиле булып тора. XVIII съездга партия сафларында 1.588.852 партия члены һәм партия членлыгына 888.814 кандидат, ә барлыгы 2.477.666 кеше исәпләнә иде. 1952 елның 1 октябрена партиядә торучылар 6.882.145 кеше, шул исәптән партия членнары 6.013.259 һәм партия членлыгына кандидатлар 868.886 исәпләнә. (Кул чабулар.) Бөек Ватан сугышы елларында, фронтларда партиянең югалтулары зур булуга да карамастан, партиянең сан составы кимемәде генә түгел, бәлки 1.600 мең кешедән күбрәккә артты. Партиягә Совет Армиясе һәм. Флоты сугышчылары сафларыннан фронтларда батырларча сугышкан, эшчеләр сыйныфының, колхозчы крестьяннарның һәм совет интеллигенциясенең тылда үз-үзләрен аямыйча дошман өстеннән җиңүне хәзерләгән алдынгы вәкилләреннән иң ныклы совет кешеләре килделәр. Сугыш беткәннән соң партия Үзәк Комитеты партиягә кабул итүне беркадәр тоткарларга карар бирде, ләкин шулай да партиягә кабул итү көчле темп белән баруда дәвам итте. Партия үз сафларының тиз үсүенең минуслары да булуын, партия сафларының политик аңлылык дәрәҗәсен беркадәр түбәнәйтүгә, партиянең сыйфат составының билгеле бер дәрәҗәдә начарлануына алып баруын күрми кала алмады. Партия сафларының сан ягыннан үсүе белән партия членнарының һәм партия членлыгына кандидатларның политик белем дәрәҗәләре арасында беркадәр туры килмәүчелек килеп чыкты. Бу туры килмәүчелекне бетерү һәм партиянең сыйфат составын тагын да яхшырту максаты белән Үзәк Комитет партия сафларының тагын үсүен тизләтмәскә һәм партия оешмаларының игътибарын партия членнарының һәм партия членлыгына кандидатларның политик дәрәҗәсен күтәрү бурычларына тупларга кирәк дип тапты. Үзәк Комитет күрсәтмәләре нигезендә партия оешмалары партия сафларына сайлап алуны тагын да җентекләбрәк үткәрә башладылар, партиягә керүчеләргә карата таләпләрне көчәйттеләр, коммунистларны политик укыту буенча эшне киң җәелдерделәр. Нәтиҗәдә без, һичшиксез, партия сафларының политик дәрәҗәсе, кадрларыбызныц марксистик-ленинчыл аңлылыгы үсүгә ирештек. Ләкин коммунистларның политик хәзерлек дәрәҗәсенең партия сафларының үсүеннән артта
53
калуын бетерү буенча партия тарафыннан куелган бурыч инде үтәлде, дип санарга ярамый. Шунлыктан киләчәктә дә партиягә кабул итүне чикләү, коммунистларны политик укыту эшен яхшырту һәм партиялелек ягыннан чыныктыру линиясен дәвам иттерергә кирәк, чөнки партия үз членнарының саны белән генә түгел, бәлки, иң элек, аларның сыйфаты белән көчле. Сугыштан соңгы чорда партия органнарын ныгыту, аларның эшчән- легсн яхшырту һәм партия оешмаларының эшен көчәйтү мәсьәләләре аеруча әһәмият казандылар. Сугышның бетүе һәм тыныч төзелешкә күчү уңае белән ил алдына килеп баскан яңа бурычлар партия эчендәге эшне җитди рәвештә яхшыртуны һәм партия оешмаларының дәүләт һәм хуҗалык эшенә җитәкчелек дәрәҗәсен күтәрүне таләп итте. Эш шунда ки, сугыш вакыты обстановкасы партия җитәкчелеге методларында кайбер үзенчәлекләрне китереп чыгарды, шулай ук партия органнарының һәм партия оешмаларының эшендә зур кимчелекләр тудырды. Бу, иң элек, партия органнарының партия-оештыру һәм идеология эшенә игътибарны йомшартуларында чагылды, шуның аркасында күп кенә партия оешмаларында бу эш таркау хәлдә булып чыкты. Билгеле бер дәрәҗәдә куркыныч— партия органнарының массалардан аерылу һәм аларның политик җитәкчелек органнарыннан, сугышчан һәм үзешчән оешмалардан* һәртөрле җирдәшлек, тар ведомствочылык омтылышлары һәм дәүләткә каршы булган башка омтылышлар белән көрәшергә сәләтсез, хуҗалык төзелешендә партия политикасын турыдан-туры бозуларны, дәүләт интересларын бозуларны күрмәүче үзенә бер төрле администраторлык- боерык бирүче учреждениеләргә әверелү куркынычы туды. Бу куркынычны бетерү һәм урыннардагы партия органнарын ныгыту һәм партия оешмаларының эшен көчәйтү бурычын уңышлы хәл итү өчен, партия-оештыру һәм идеология эшендәге таркау хәлне бетерергә, җитәкчелекнең партия эшен бюрократлаштыруга, партиялеләр массасының активлыгын һәм үзешчәнлеген йомшартуга алып бара торган административ методларын партия оешмаларына күчерү кебек күренешләрне бетерергә кирәк булды. Үзәк Комитет партия эчендәге демократияне эзлекле рәвештә тормышка ашыру, тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерү, шул нигездә партия органнарының эшенә партиялеләр массасының контролен көчәйтү бурычын партия оешмаларының игътибар үзәгенә куйды, чөнки бөтен партия эшен күтәрүнең, партия оешмаларының һәм партия членнарының активлыгын һәм үзешчәнлеген күтәрүнең ачкычы шунда. Партия эчендәге демократияне һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерү буенча партия тарафыннан үткәрелгән чаралар партия оешмаларына партия-политик эшнең торышындагы кимчелекләрне шактый дәрәҗәдә бетерергә ярдәм иттеләр, бу эшне күтәрүдә җитди роль уйнадылар. Шушы нигездә партия членнарының активлыгы һәм инициативасы үсте, предприятиеләрнең, колхозларның һәм учреждениеләрнең башлангыч партоешмалары ныгыды, аларның эше җанланды, партия органнарының эшенә партиялеләр массасының контроле көчәйде, партия комитетлары пленумнарының һәм партия активының роле күтәрелде. Ләкин партия-политик эш дәрәҗәсенең әле һаман да тормыш таләпләреннән, партия тарафыннан куела торган бурычлардан артта калуын күрмәү ялгышлык булыр иде. Партия оешмалары эшендә кимчелекләрнең һәм ялгышлыкларның булуын, безнең партия оешмаларыбыз тормышында әле тискәре, ә кайчакта авыру күренешләрнең булуын танырга кирәк һәм аларны бетерү, җиңү һәм киләчәктә дә уңышлы рәвештә алга баруны тәэмин итү өчен аларны белергә, күрергә, ачарга кирәк.
54
Бу кимчелекләр, ялгышлыклар, тискәре һәм авыру күренешләр нәрсәдән гыйбарәт һәм шул уңай белән партиянең бурычлары нинди? 1) Үзара тәнкыйть һәм бигрәк тә түбәннән тәнкыйть һич тә тулы дәрәҗәдә һәм партия оешмаларының барысында да без үзебезнең ялгыш- лыкларыбызны һәм кимчелекләребезне, йомшак якларыбызны һәм авыруларыбызны ачарга һәм бетерергә тиешле төп методка әверелеп җитмәде әле. Партия оешмаларында әле партия һәм дәүләт тормышында тәнкыйтьнең һәм үзара тәнкыйтьнең роленә бәя биреп җиткермәүчелек күренешләре бар, тәнкыйть иткән өчен эзәрлекләүгә һәм кысрыклауга юл куела. Эзләренең партиягә бирелгәнлекләре турында өзлексез кычкыручы, ә эштә түбәннән тәнкыйтьне күрә алмаучы, аны бастыручы, тәнкыйть итүчеләрдән үч алучы работникларны еш кына очратырга мөмкин. Тәнкыйтькә һәм үзара тәнкыйтькә бюрократларча карауның партия эшенә зур зыян китерүе, партия оешмасының үзешчәнлеген бетерүе, партиялеләр массасында җитәкчелекнең авторитетын какшатуы һәм аерым партоешмаларның тормышында бюрократларның, партиянең явыз дошманнарының партиягә каршы гадәтләре урнашуга китерүе фактлары аз булмады. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть кысрыклангаи урында, оешмаларның һәм учреждениеләрнең эшенә массаның контроле йомшаган урында котылгысыз рәвештә бюрократизм, черү һәм хәтта безнең аппаратыбызның аерым буыннарының таркалуы кебек гарип күренешләр килеп чыга, партия моны исәпкә алмыйча кала алмый. Әлбәттә, андый төрдәге күренешләр бездә киң таралмаган. Безнең партиябез һичкайчап булмаганча нык һәм сәламәт. Ләкин шуны аңларга кирәк: бу куркынычлы авырулар партия тарафыннан, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть коралын файдаланып, вакытында, ачыктан-ачык һәм кыю рәвештә ачылганга күрә, масаюның, бюрократизмның һәм черүнең конкрет күренешләренә кискен ударлар ясалу аркасында гына күп тарала алмадылар. Җитәкчелекнең зирәклеге куркынычны яралгы хәлендә үк күрә белүдән, аңа куркыныч тудырырлык күләмнәргә кадәр үсәргә мөмкинлек бирмәүдән гыйбарәт. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть кимчелекләргә, ялгышлыкларга, партиянең сәламәт организмын какшата торган авыру күренешләргә каршы көрәштә партиянең сыналган коралы булып тора. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть Совет дәүләтен, совет җәмгыять строен йомшартмый, бәлки ныгыта һәм бу аның көченең һәм яшәүчәнлегеиең билгесе булып тора. Хәзерге вакытта үзара тәнкыйтьне һәм түбәннән тәнкыйтьне җәелдерүне тәэмин итү, безнең кимчелекләребезне тәнкыйтьләүгә тоткарлык ясаучыларга каршы, тәнкыйтьне бастыручыларга, тәнкыйть өчен эзәрлекләүгә һәм кысрыклауга юл куючыларга каршы, аларны партиянең иң явыз дошманнары дип карап, рәхимсез көрәш алып бару аеруча әһәмиятле. Эш шунда ки, сугышны җиңүле рәвештә тәмамлау һәм сугыштай соңгы чорда зур хуҗалык уңышлары уңае белән партия сафларында партия, хуҗалык һәм башка оешмаларның эшендәге кимчелекләргә һәм ялгышлыкларга тәнкыйтьчә карамау үсеп китте. Фактлар шуны күрсәтә ки, уңышлар партия сафларында үз-үзеңнән канәгатьләнү, парадча иминлек һәм обывательләрчә тынычлану иастроениеләре, уңышлар белән исерү һәм узгандагы хезмәтләр белән яшәргә омтылуны тудырдылар. «Без барысын да булдыра алабыз», «без аны бар дип тә белмибез», «эшләр яхшы бара» һәм безгә эштәге кимчелекләрне һәм ялгышлыкларны ачу кебек, безнең оешмаларыоыздагы тискәре һәм авыру күренешләргә каршы көрәшү кебек күңелсез эшләр белән үзебезне мәшәкатьләүнең кирәге юк, дип санаучы күп кенә работниклар килеп чыкты. Үзләренең нәтиҗәләре белән зарарлы булган бу настрое
55
ниеләр партиялелек ягыннан начар тәрбияләнгән һәм тотрыксыз булган кадрларның бер өлешен күмеп ташлады. Партия, совет һәм хуҗалык оешмаларының җитәкчеләре еш кына җыелышларны, активларны, пленумнарны һәм конференцияләрне парадка, үз-үзләрен мактау урынына әйләндерәләр, шуның аркасында эштәге ялгышлыклар һәм кимчелекләр, авыру һәм йомшак яклар ачылмыйлар һәм тәнкыйтьләнмиләр, бу исә үз-үзеңнән канәгатьләнү һәм тынычлану иастроеииеләрен көчәйтә. Партия оешмаларына гамьсезлек настроениеләре үтеп керде. Партия, хуҗалык, совет работниклары һәм башка работниклар арасында уяулыкның тупаслануы, ачык авызлылык күренешләре, партия һәм дәүләт серен ачу фактлары бар. Кайбер работниклар, хуҗалык эшләре һәм уңышлары белән мавыгып, капиталистик чолганышның әле һаман да яшәп килүен һәм Совет дәүләтенең дошманнары бик тырышып безгә үз агентларын җибәрергә омтылуын, совет җәмгыятендәге тотрыксыз элементларны үзләренең пычрак максатлары өчен файдаланырга омтылуын оныта башлыйлар. Эшебезне уңышлы рәвештә алга алып бару өчен, тискәре күренешләргә каршы кискен көрәш алып барырга, партиянең һәм барлык совет кешеләренең игътибарын эштәге кимчелекләрне бетерүгә юнәлдерергә кирәк, ә моның өчен үзара тәнкыйтьне һәм бигрәк тә түбәннән тәнкыйтьне киң җәелдерергә кирәк. Эштәге кимчелекләргә һәм безнең җәмгыятебез тормышындагы тискәре күренешләргә каршы көрәштә хезмәт ияләренең киң массасының актив катнашуы совет строеның чын демократизмын һәм совет кешеләренең югары дәрәҗәдә политик аңлылыгын бик ачык күрсәтә. Түбәннән тәнкыйтьтә миллионнарча хезмәт ияләренең иҗади инициативасы һәм үзешчәнлеге, Совет дәүләтен ныгыту турында аларның кай- гыртучанлык күрсәтүләре чагыла. Үзара тәнкыйть һәм түбәннән тәнкыйть никадәр киңрәк җәелдерелсә, безнең халкыбызның иҗади көчләре һәм энергиясе шулкадәр күбрәк ачылыр, массаларда илнең хуҗасы булу хисе шулкадәр көчлерәк үсәр һәм ныгыр. Түбәннән тәнкыйть үзеннәи-үзе, үзагым тәртибендә үсә ала, дип уйлау ялгыш. Түбәннән тәнкыйть бары тик сәламәт тәнкыйть белән чыгучы һәр кеше безнең оешмаларыбыздан үзенә булышлык табачагына, ә ул күрсәткән кимчелекләрнең эштә бетереләчәгенә ышанган шартларда гына үсә һәм киңәя ала. Партия оешмалары һәм партия работниклары, безнең барлык җитәкчеләребез бу эшкә җитәкчелек итәргә һәм тәнкыйтькә вөҗданлы һәм намуслы караш үрнәге күрсәтергә тиешләр. Барлык җитәкчеләрнең, бигрәк тә партия работникларының бурычы— барлык намуслы совет кешеләренең оешмалар һәм учреждениеләр эшендәге кимчелекләрне кыю һәм куркусыз тәнкыйть итеп чыга алулары өчен шартлар тудыру. Барлык оешмаларда җыелышлар, активлар, пленумнар, конференцияләр асылда кимчелекләрне кыю һәм үткен тәнкыйтьләүнең киң трибунасына әверелергә тиешләр. Партия, совет, хуҗалык һәм башка оешмалар эшендәге кимчелекләргә һәм авыруларга каршы ныклы көрәш бөтен партиянең көндәлек эше булырга тиеш. Коммунистның эштәге авыру күренешләргә һәм кимчелекләргә игътибарсыз карарга, ә бигрәк тә аларны партиядән яшереп калырга хакы юк. Әгәр теге яки бу оешмада эшләр начар барса, партия һәм дәүләт интересларына зыян китерелсә, партия члены, кемнең кем булуына карамастан, кимчелекләр турында партиянең җитәкче органнарына, шул исәптән партиянең Үзәк Комитетына хәбәр итәргә бурычлы. Бу — һәр коммунистның бурычы, аның бик әһәмиятле партия йөкләмәсе. Бездә әле шундый җитәкчеләр бар, алар үзләренә буйсынган работникларның кимчелекләр турында партия Үзәк Комитетына хәбәр итүләрен үзләренә җитәкчелек итәргә комачаулау һәм үзлә
56
ренең авторитетларын какшату, дип исәплиләр. Мондый зарарлы һәм тирәнтен антипартиячсл карашларны тәмам бетерергә кирәк. Партиянең бурычы тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне тагын да киңрәк җәелдерүдән, бу эшгә тоткарлык ясый торган һәм комачаулый торган бөтен нәрсәне алып ташлаудан гыйбарәт. Без эштәге кимчелекләргә каршы көрәшкә массаларны никадәр киңрәк тартсак, безнен барлык оешмаларыбызның эшенә түбәннән контроль никадәр көчлерәк булса, барлык өлкәләрдә безнең эшләребез шулкадәр уңышлырак барыр. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть лозунгысыи эзлекле рәвештә тормышка үткәрү аны җәелдерүгә тоткарлык ясаучыларның, тәнкыйть өчен эзәрлекләүчеләрнең һәм кысрыклаучыларның барысына каршы кискен көрәш алып баруны таләп итә. Тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерүгә булышлык итмәүче работниклар безнең алга баруыбызга тормоз булып торалар, алар җитәкчеләр булу өчен өлгермәгәннәр һәм партиянең ышанычына исәп тота алмыйлар. 2) Безнең партия, совет, хуҗалык һәм башка работникларыбызны»! бер өлешендә әле һаман да партия һәм дәүләт дисциплинасы йомшак. Безнең кадрларыбыз составында партия һәм хөкүмәт карарларына формаль караучы, аларны тормышка ашыру өчен көрәштә активлык һәм ныклык күрсәтмәүче, үзләренең эшләре начар баруга һәм ил интересларына зыян китерелүгә борчылмаучы работниклар аз түгел. Партия һәм хөкүмәт карарларына формаль карау, аларны үтәүгә пассив карау — иң каты аяусызлык белән бетерелергә тиешле кимчелекләр. Партиягә үзенең шәхси тынычлыгын эш интересларыннан өстен куючы, катып калган һәм гамьсез чиновниклар кирәк түгел, бәлки партия һәм хөкүмәт директиваларын ару-талуны белмичә һәм үз-үзләрен аямыйча үтәүче, дәүләт интересларын бөтенесеннән дә өстен куючы сугышчылар кирәк. Кайбер работникларның үз карамакларындагы предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә эшнең чын торышы турындагы хакыйкатьне яшерүләре, эш нәтиҗәләрен бизәп күрсәтүләре партия һәм дәүләт дисциплинасын бозуның иң куркынычлы һәм әшәке күренешләреннән берсе булып тора. Үзәк Комитет һәм хөкүмәт шундый фактларны ачтылар: кайбер работниклар тар ведомствочылык һәм җирдәшлек интересларын гомуми дәүләт интересларыннан югары куйганнар һәм үз карамакларындагы предприятиеләрен кайгырту сылтавы белән үз карамакларында булган материаль ресурсларны дәүләттән яшереп калдырганнар, партия һәм дәүләт законнарын бозу юлына басканнар. Шулай ук партия оешмаларының юл куюлары аркасында хуҗалыкчыларның чималга һәм материалларга күрәләтә күтәренке заявкалар бирү, производство планнарын үтәмәсәләр дә, продукция эшләп чыгару турындагы отчетларда өстәп язуларга юл кую фактлары да булды. Үз карамакларына һәм җитәкчелегенә тапшырылган предприятиеләрнең дәүләт предприятиеләре икәнлеген онытып, аларны үз вотчиналарына әйләндерергә тырышучы работниклар да байтак килеп чыкты, анда шундый хәсрәт җитәкче үзенең «сул аягы ни теләсә» шуны эшли. (Залда көлү.) Бездә әле, партия карарлары һәм совет законнары үзләре өчен мәҗбүри түгел дип исәпләүче, бездә гүяки икс төрле дисциплина: берсе—гади кешеләр өчен, ә икенчесе — җитәкчеләр өчен булган дисциплина бар дип уйлаучы работникларның шактый булуы бик начар нәрсә. Андый «җитәкчеләр» безгә теләсә нәрсә эшләргә ярый дип, дәүләт һәм ^артия тәртипләре белән исәпләшмәскә, совет законнарын бозарга, башбаштаклык эшләргә, мөмкин, дип уйлыйлар. Партия үзенең барлык членнарыннан, ә җитәкче кадрларыннан бигрәк тә дөреслек һәм намуслылык, үзенең партия һәм дәүләт алдын- дагы бурычларын һичсүзсез үтәүне таләп итә һәм дәүләткә каршы эш
57
эшләүчеләргә, хөкүмәтне хәйләләргә, партияне һәм дәүләтне алдарга маташучы кешеләргә партия ышана алмый. Партияне һәм дәүләтне нинди генә формада булса да алдауны, хакыйкатьне яшерү юлы белән яки бозып күрсәтү юлы белән һәртөрле алдарга маташуны партия алдында иң авыр җинаять дип кенә карарга мөмкин. Безнең партиядә партиянең гади членнары өчен дә, җитәкчеләр өчен дә дисциплинаның бер икәнлеген, совет законнарының барлык совет кешеләре өчен, зурлары өчен дә, кечкенәләре өчен дә бер үк дәрәҗәдә мәҗбүри икәнен аңларга вакыт. Партия һәм хөкүмәт карарларын үтәүгә намуссыз карауда гаепле булган, законсызлыкка һәм башбаштаклыкка юл куя торган җитәкчеләргә аларның дәрәҗәсенә карап бернинди скидка булырга мөмкин түгел. Бурыч партия һәм дәүләт дисциплинасын бозуларны, җавапсызлык һәм таркаулык күренешләрен, партия һәм хөкүмәт карарларына формаль карау күренешләрен кискен рәвештә бетерүдән, безнең барлык работникларыбызда партия һәм дәүләт алдындагы бурычларын хис итүне өзлексез күтәрүдән, алдауны һәм иамуссызлыкны рәхимсез йолкып ташлаудан гыйбарәт. Партиядән хакыйкатьне яшерергә һәм партияне алдарга маташучы работникларның партия сафларында булуына юл кую мөмкин түгел. Ватаныбыз интересларын тайпылышсыз саклау, партия һәм хөкүмәт карарларын үтәү өчен армый-талмый актив көрәш алып бару — партиянең һәм дәүләтнең һәр работнигының иң беренче бурычы.
3) Бөек Ленинның, оештыру эшендә төп нәрсә — кешеләрне дөрес сайлап алу Һәм үтәлешне тикшерү, дигән күрсәтмәсе әле һаман да канәгатьләнерлек рәвештә тормышка ашырылмый. Фактлар шуны күрсәтәләр, кешеләрне дөрес сайлап алу һәм үтәлешне тикшерү әле һаман да үзәктәге һәм урыннардагы партия, совет хуҗалык оешмаларының җитәкчелек эшендә төп нәрсә булып әверелмәгән. Үзәк директиваларының һәм үз карарларының фактта үтәлешен начар оештыру, аларның үтәлешенә тиешле контрольнең булмавы — совет, хуҗалык һәм партия оешмаларының практик эшендә иң күп таралган һәм тирән тамыр җәйгән кимчелекләрнең берсе. Безнең оешмаларыбыз һәм учреждениеләребез төрле карарларны, директиваларны һәм приказларны кирәгеннән бик күп артык чыгаралар, ләкин аларның үтәлүләре һәм ничек үтәлүләре турында бик аз кайгырталар. Ә бит эшнең асылы, нәкъ менә, аларны бюрократларча түгел, бәлки дөрес үтәүдә. Җитәкче органнарның директиваларын үтәүгә намуссыз, җавапсыз карау бюрократизмның аеруча куркынычлы һәм әшәке күренеше. Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәтта яхшы работниклар да, әгәр эшләренә контроль ясамыйча һәм тикшермичә үз язмышларына калдырылсалар, бозыла һәм бюрократлаша башлыйлар. Партиянең бик әһәмиятле бурычы җитәкчелекнең бөтен системасында, югарыдан алып түбәнгә кадәр барлык оешмалар һәм учреждениеләр эшендә контрольне һәм үтәлешне тикшерүне барлык чаралар белән көчәйтүдән гыйбарәт. Моның өчен барлык оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренең партия һәм хөкүмәт карарларының үтәлешен тикшерү өчен шәхси җаваплылыгын күтәрергә, үзәктә дә, шулай ук урыннарда да контроль-ревизия аппаратының эшен җитди яхшыртырга, бу эшкә авторитетлы, тәҗрибәле һәм политик үткен, дәүләт интересларын төгәл сакларга сәләтле кешеләр куеп, ул аппаратны кадрлар белән ныгытырга кирәк. Партия контроленең ролен шактый көчәйтергә, партия органнарының игътибарын партия һәм хөкүмәт карарларының үтәлешен тикшерүгә тупларга кирәк. Безнең җитәкче органнарыбыз үзләренең үтолешне тикшерү эшләрендә хезмәт ияләренең киң массаларына,
58
партия, профсоюз һәм комсомол оешмаларына, җирле Советларның активына таянырга тиешләр. Үтәлешне югарыдан тикшерүне партияле һәм партиясез массаларның, түбәннән тикшерүе белән бергә кушу гына безнең оешмаларыбыз һәм учреждениеләребез эшендәге кимчелекләрне вакытында бетерүне тәэмин итәр, карарларның һәм директиваларның вакытында һәм төгәл, большевикларча үтәлүен тәэмин итә торган обстановка тудырыр. Партия һәм дәүләт җитәкчелегенең хәлиткеч көче — кадрлар. Кадрларны дөрес сайлап алудан һәм тәрбияләүдән башка партиянең политик линиясен уңышлы рәвештә тормышка үткәрү мөмкин түгел. Кадрлар сайлап алу эшендә төп бурыч работникларның сыйфат составын барлык чаралар белән яхшыртудан, безнең партия, дәүләт һәм хуҗалык оешмаларын партия һәм дәүләт интересларына бирелгән, эшне яхшы белүче һәм аны алга алып барырга сәләтле кешеләр белән ныгытудан гыйбарәт. Партия тарафыннан үткәрелгән эш нәтиҗәсендә җитәкче кадрларның составы шактый яхшырды. Ләкин бу, җитәкче кадрларның сыйфат составын яхшырту бурычы тулысынча хәл ителгән, дигән сүз түгел. Хәзер хуҗалыкның барлык тармаклары алдынгы техника белән корал- ландырылгач, ә совет халкының культура дәрәҗәсе чагыштыргысыз үскәч, җитәкче кадрларга карата таләпләр башкачарак, тагын да югарырак. Промышленностьта һәм авыл хуҗалыгында, партия һәм дәүләт аппаратында җитәкчелек рулендә культуралы, үз эшен яхшы белүче, яңалык кертергә, бөтен алдынгыны, прогрессивны якларга һәм иҗади _ үстерергә сәләтле кешеләр торырга тиеш. Бездә моңа бөтен мөмкинлекләр бар, чөнки шундый таләпләргә җавап бирә торган җитәкче кадрлар сайлап алу һәм күтәрү базасы элеккегә караганда тагын да киңрәк. Җитәкче кадрлар составын тагын да ныгыту хәзер, башлыча, работникларны өйрәнүне һәм сайлап алуны дөрес оештыруга бәйле, ә моның өчен, иң элек, кадрлар белән эшләүдәге кимчелекләрне, ялгышларны һәм бозуларны бетерергә кирәк. Ә бездә бу эштә кимчелекләр аз түгел. Төп кимчелек шунда ки, кайбер җитәкчеләр кадрларны политик һәм эшлеклелек билгеләре буенча түгел, бәлки семьячылык буенча, әшнәлек, якташлык буенча сайлап алалар. Еш кына намуслы һәм эшне белүче, ләкин кискен һәм кимчелекләргә түзеп тормаучы һәм шунлыктан җитәкчеләрне борчучы работникларны төрле сылтаулар белән кысып чыгаралар һәм кыйммәте ягыннан шикле булган кешеләр белән, _ яки эш өчен бөтенләй яраксыз, ләкин аның каравы кайбер җитәкчеләр өчен уңайлы һәм файдалы кешеләр белән алыштыралар. Кадрлар санлап алуда һәм күтәрүдә партия линиясен шундый бозулар нәтиҗәсендә кайбероешмаларда группа интересларын партия һәм дәүләт интересларыннан өстен куючы, бер-берсен яклау белән бәйләнгән үз кешеләр семьясы барлыкка килә. Мондый обстановканың гадәттә таркалуга һәм черүгә китерүе гаҗәп түгел. Мәсәлән, Ульяновск партия оешмасында шулай булды, анда өлкә оешмасының җитәкче югары катлавындагы хуҗалык, совет һәм партия работникларының бер өлеше мораль яктан таркалган, казнаны талау, дәүләт байлыгын урлау һәм әрәм-шәрәм итү юлына баскан иде. Работникларны өйрәнүгә пәм сайлап алуга канцеляриячә, бюрократларча карау җитәкче работниклар составын тагын да яхшырту эшенә зур зыян китерә. Еш кына работникларны сайлап алу работникларның эшлеклелек һәм политик сыйфатларын җитди тикшермичә, анкета мәгълүматлары һәм формаль белешмәләр буенча үткәрелә. Кадрлар сайлап алу эшендә работникларны алар белән турыдан-туры сөйләшмичә читтән торып раслау яки билгеләү кебек зарарлы практика урын алды Билгеле кадрлар сайлап алу эшенә шундый формаль, бюрократ
59
.ларча караш булганда работникның ул тәкъдим ителә торган эшкә яравы яки ярамавы турындагы мәсьәләне дөрес хәл итү мөмкин түгел. Работникның яхшы һәм начар якларын белмәгәндә, аның шәхси сәләтенең нинди постта барыннан яхшырак үсеп китүен белү мөмкин түгел. Партия оешмалары безнең аппаратның барлык буыннарында кадр* лар сайлап алуның һәм урнаштыруның партиябез тарафыннан билгеләнгән принципларын төгәл үтәүне тәэмин итәргә бурычлылар. Семьячылыкка һәм яклашуларга каршы килешмәүчән көрәш алып барырга, кадрларны өйрәнү һәм сайлан алу эшенә бюрократларча карауны бетерергә кирәк. Партия органнарының кадрларны өйрәнү һәм сайлап алу эшен тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә, совет һәм .хуҗалык оешмаларында бу эшнең торышына партия контролен шактый көчәйтергә кирәк. Бурыч кешеләр сайлап алуны һәм үтәлешне тикшерүне үзәктәге һәм урыннардагы партия, совет һәм хуҗалык оешмаларының җитәкчелек эшендә төп нәрсә итүдән гыйбарәт. Үтәлешне тикшерүнең максаты, ин элек, кимчелекләрне ачудан, законсызлыкны фаш итүдән, намуслы работникларга киңәшләр белән ярдәм итүдән, төзәлмәслекләренә җәза бирүдән һәм кабул ителгән карарларның үтәлүенә ирешүдән, тәҗрибәне өйрәнүдән һәм, шуның нигезендә, куелган бурычны иң дөрес, файдалы, экономияле хәл итүне тәэмин итүдән гыйбарәт икәнлекне истә тотарга кирәк. Үтәлешне тикшерү эшенә бюрократларча карауга юл куярга ярамый, әгәр кабул ителгән карарның ялгышлыгы яки төгәлсезлеге беленсә, аны юкка чыгарудан яки төзәтүдән курыкмаска кирәк. Үтәлешне тикшерү кадрлар сайлап алудагы кимчелекләрне бетерү бурычына аерылгысыз бәйләнгән; тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, начар, яраксыз, а’ртта калган, намуссыз работникларны чыгарырга һәм ■аларны иң яхшы, яраклы, алдынгы, намуслы кешеләр белән алыштырырга кирәк; үтәлешне тикшерү эшне алга җибәрергә сәләтле, дәүләт интересларын саклаучы яңа кешеләрне күтәрүгә ярдәм итәргә тиеш. 4) Партиянең күп кенә оешмаларында идеология эшенә бәя биреп җиткерелми, шуның аркасында бу эш партия бурычларыннан артта кала, ә күп кенә оешмаларда таркау хәлдә тора. Идеология эше партиянең иң әһәмиятле бурычы һәм бу эшкә бәя биреп җиткермәүнең партия һәм дәүләт интересларына төзәлмәслек зыян китерүе мөмкин. Без һәрвакыт истә тотарга тиешбез: социалистик идеологиянең йогынтысын һәртөрле йомшарту — буржуаз идеологиянең йогынтысын көчәйтү була. Безнең совет җәмгыятендә буржуаз идеологиянең өстенлек итүе өчен сыйнфый база юк һәм булуы да мөмкин түгел. Бездә социалистик идеология өстенлек итә, аның какшамаслык нигезе — марксизм-ленинизм. Ләкин бездә әле буржуаз идеология калдыклары, хосусый милекчелек психологиясе һәм морале калдыклары бетеп җитмәгән. Бу калдыклар үзлекләреннән үлеп бетмиләр, алар бик яшәүчәннәр, алар- ның үсүләре мөмкин һәм аларга каршы кискен көрәш алып барырга кирәк. Без шулай ук безгә чит карашларның, идеяләрнең һәм иаслрое- ниеләрнец читтән, капиталистик дәүләтләр ягыннан, һәм эчтән, Совет властена дошман группаларның партия тарафыннан тәмам бетерелеп җитмәгән калдыклары ягыннан кертелүе куркынычыннан да арынып җитмәгәнбез. Совет дәүләте дошманнарының һәртөрле начар настрое- ниеләрне таратырга, үстерергә һәм күпертергә, безнең җәмгыятьнең тотрыксыз элементларын идеологии яктан таркатырга маташуларын онытырга ярамый. Безнең кайбер партоешмаларыбыз, хуҗалык белән мавыгып, идеология мәсьәләләре турында оныталар, ал арны бер читтә калдыралар. Аәтта, мәсәлән, Москва оешмасы кебек алдынгы партия оешмаларында
60
да идеология эшенә җитәрлек игътибар бирелми, һәм бу бушка гына узмый. Идеология мәсьәләләренә игътибар йомшарган урыннарда безгә дошман карашларның һәм фикерләрнең, җанлануы өчен уцайлы җирлек тудырыла. Идеология эшенең, ничек тә булса партия оешмаларының игътибарыннан читтә калган, партия җитәкчелеге һәм йогынтысы йомшарган участокларында, чит кешеләр, партия тарафыннан тар-мар ителгән антиленинчыл группаларның һәртөрле сәләмә элементлары бу участокларны үз кулларына алырга һәм үзләренең линиясен сөйрәп кертү өчен, марксистик булмаган һәртөрле «карашлар» һәм «концепцияләрне» торгызу һәм тарату өчен файдаланырга маташалар. Идеология эшенә бәя биреп җиткермәү, шактый дәрәҗәдә, безнең җитәкче кадрларыбызның бер өлешенең үзләренең аңлылыгын күтәрү өстендә эшләмәүләре, марксизм-ленинизм өлкәсендә белемнәрен күтәрмәүләре, үзләрен партиянең тарихи тәҗрибәсе белән баетмаулары нәтиҗәсе булып тора. Ә шунсыз тулы кыйммәтле, өлгергән җитәкче булу мөмкин түгел. Идея-политик яктан артта калучы, ятланган формулалар белән яши һәм яңаны сизми торган кеше эчке һәм тышкы обстановкага дөрес төшенергә сәләтсез була, хәрәкәтнең башында тора алмый һәлг торырга лаеклы түгел, андый кешене тормыш иртәме-соңмы исәптән чыгарып ташлар. Үз өстендә өзлексез эшләүче, марксизм-ленинизмны иҗади үзләштерүче, үзендә Ленин— Сталин тибындагы җитәкче сыйфатларын булдыручы һәм камилләштерүче җитәкче генә безнең партиябез- куйган бурычлар югарылыгында тора ала. Партия оешмалары әле һаман да партия членнарының һәм партия членлыгына кандидатларның идея-полнтик хәзерлеген күтәрү буенча алар белән йомшак эшлиләр, аларның марксизм-ленинизм теориясен өйрәнү эшен начар оештыралар һәм начар контрольлек итәләр, шуның нәтиҗәсендә күп кенә коммунистларның марксизм-ленинизм өлкәсендә кирәкле белемнәре юк. Партия членнарының һәм партия членлыгына кандидатларның политик белемнәрен күтәрү тормышның барлык өлкәләрендә аларның алдынгылык ролен көчәйтүнең, партиялеләр массасын тагын да активлаштыруның һәм партия оешмаларының эшен яхшыртуның төп шарты булып тора. Идеология эшенә җитәкчелекнең җитәрлек булмавы һәм аның эчтәлегенә контрольнең булмавы аркасында еш кына хәлләрдә китапларда,, газеталарда һәм журналларда, фәнни учреждениеләрнең һәм башка идеология учреждениеләренең эшендә җитди ялгышлыкларга һәм бозуларга юл куела. Партия Үзәк Комитетының катнашуы нәтиҗәсендә, фәннең күп кенә өлкәләрендә совет кешеләренә чит булган гадәтләр һәм традицияләр ачылды, үз эченә бикләнгән кастачылык һәм тәнкыйтькә тискәре карау фактлары ачылды, буржуаз идеологиянең һәртөрле чагылышлары һәм һәртөрле вульгар бозулар фаш ителде һәм тар-мар* ителде. Философия, биология, физиология, тел гыйлеме, политик экономия буенча мәгълүм дискуссияләр фәннең төрле өлкәләрендә җитди идеологии кимчелекләрне ачтылар, тәнкыйтьне җәелдерүгә һәм фикерләр көрәшенә этәреш бирделәр, фәнне үстерү эшендә әһәмиятле роль уйнадылар. Фән фронтының күп кенә участокларында яшәп килгән аракчеевчылык режимы тар-мар ителде. Ләкин фәннең күп кенә тармакларында әле үсеп килә торган яңа көчләрне читкә этеп чыгаручы, тәнкыйтьтән киртәләнүче һәм фәнни мәсьәләләрне административ юл белән хәл итәргә омтылучы аерым галимнәр группаларының монополияләре бетерелеп җитмәгән. Үзара макташу һәм ялгышлыкларны яшереп калдыруның тынчу атмосферасында фәннең бер генә тармагы да уңышлы үсә алмый; аерым галимнәр группаларының монополия урнаш- тырырга омтылулары котылгысыз рәвештә фәндә торгынлык һәм черү- тудыра. Кешеләрнең аңын капитализм калдыкларыннан, иске җәмгыятьнең бозык карашларыннан һәм зарарлы традицияләреннән чистартуда пар
61
чиянең идеология эше әһәмиятле роль үтәргә тиеш. Киләчәктә дә массада иҗтимагый бурычларны югары дәрәҗәдә аңлауны үстерергә, хезмәт ияләрен совет патриотизмы һәм халыклар дуслыгы рухында, дәүләт интересларын кайгырту рухында тәрбияләргә, совет кешеләренең иң яхшы сыйфатларын — безнең эшебезнең җиңәчәгенә ышану, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә хәзер тору һәм җиңә белү сыйфатларын камилләштерергә кирәк. Партия оешмаларының бурычы идеология эшенә бәя биреп җиткермәүдән гыйбарәт булган зарарлы практиканы кискен рәвештә бетерүдән, партиянең һәм дәүләтнең барлык буыннарында бу эшне көчәйтүдән, марксизмга чит идеологиянең һәртөрле күренешләрен өзлексез •фаш итүдән гыйбарәт. Социалистик культураны, фәнне, әдәбиятны, сәнгатьне үстерергә һәм камилләштерергә, идея-политик йогынтының барлык чараларын, безнең пропагандабызны, агитациябезне, матбугатыбызны коммунистларның идеологии хәзерлеген яхшыртуга, эшчеләрнең, крестьяннарның, интеллигенциянең политик уяулыгын һәм аңлылы- гын күтәрүгә юнәлдерергә кирәк. Безнең барлык кадрларыбыз, бөтенесе дә, тормыштан артта калмау һәм партия бурычлары югарылыгында тору өчен үзләренең идеологии дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә, партиянең бай политик тәҗрибәсен үзләштерергә тиешләр. Партия оешмалары партия членнарының һәм партия членлыгына кандидатларның идея дәрәҗәсен күтәрү буенча алар белән даими эш алып барырга, аларны марксизм-ленинизмга өйрәтергә, алардан политик хәзерлекле, .аңлы коммунистлар үстерергә тиешләр. ☆ Партияне тагын да ныгыту өлкәсендә безнең бурычларыбыз түбәндәгеләрдән тора: 1) Партиянең сыйфат составын яхшыртуны дәвам иттерергә, сан артыннан кууга юл куймаска, бәлки төп игътибарны партия членнарының һәм партия членлыгына кандидатларның политик дәрәҗәсен һәм марксистик чыныгуын күтәрүгә бирергә; коммунистларның политик активлыгын күтәрергә, партиянең барлык членнарын партия политика- сын һәм карарларын тормышка ашыру өчен ныклы көрәшчеләр, эштәге кимчелекләргә карата килешмәүчән, аларны ныклык белән бетерүгә ирешергә сәләтле көрәшчеләр итәргә; профсоюзларның һәм комсомолның эшен яхшыртырга һәм камилләштерергә, безнең партиябезнең көче ■һәм җиңелмәүчәнлеге аның халык белән иң якын һәм аерылгысыз элемтәдә булуын истә тотып, масса белән элемтәне өзлексез ныгытырга; 2) Безнең эшебез өчен зарарлы һәм куркынычлы настроениеләрне, үз-үзеңнән канәгатьләнү һәм уңышлар белән исерү, партия сафларында парадчылык һәм тынычлану күренешләрен бетерергә, безнең эшебездәге кимчелекләрне һәм йомшак якларны кыю һәм кискен рәвештә ачарга һәм бетерергә; партия эчендәге демократияне эзлекле рәвештә тормышка үткәрергә, үзара тәнкыйтьне һәм түбәннән тәнкыйтьне киң җәелдерергә; безнең оешмаларыбыз һәм учреждениеләребез эшендәге кимчелекләрне барлык намуслы совет кешеләренең кыю рәвештә һәм курыкмыйча тәнкыйтьләп чыга алуларын тәэмин итәргә, тәнкыйтьне кысарга маташуларның, тәнкыйть өчен эзәрлекләргә һәм кысрыкларга маташуларның барысына каршы рәхимсез көрәш алып барырга; партия һәм •дәүләт дисциплинасын барлык чаралар белән ныгытырга, партия һәм ■хөкүмәт карарларына формаль карашны бетерергә, дисциплннасызлык- ка каршы, дәүләт интересларын бозуларга каршы кискен көрәш алып барырга; 3) Партия органнарының кадрларны дөрес сайлап алу, урнаштыру пам тәрбияләү эшен тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә/ работникларны дөрес сайлап алу буенча партия билгеләгән принципларны төгәч
62
үтәргә, бу принципларны бозучыларга каршы килешмәүчәи көрәш алып барырга, кадрларны сайлап алу эшенә бюрократларча карауга каршы аяусыз көрәшергә, житәкче кадрларның, сыйфат составын яхшыртырга, партия һәм дәүләт интересларына бирелгән, эшне яхшы белүче һәм аны алга алып барырга сәләтле кешеләрне житәкче эшләргә кыюрак күтәрергә, начар, яраксыз, ар IT а калган, намуссыз работникларны эштән алырга; югарыдан алып түбәнгә кадәр җитәкчелекнең бөтен системасында контрольне һәм үтәлешне тикшерүне барлык чаралар белән көчәйтергә, барлык оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренең партия һәм хөкүмәт карарларының үтәлешен тикшерү өчен шәхси җавап- лылыгын күтәрергә, үтәлешне югарыдан тикшерүне партиялеләр һәм партиясезләр массасы тарафыннан түбәннән тикшерү белән бергә кушарга; кешеләрне дөрес сайлап алуның һәм үтәлешне тикшерүнең чынлыкта үзәктәге һәм урыннардагы партия, совет һәм хуҗалык оешмаларының җитәкчелек эшендә төп нәрсә булуын тәэмин итәргә; 4) Идеология эшенә бәя биреп җиткермәүне бетерергә, идеологик ялгышларга һәм бозуларга карата либерализмга һәм гамьсезлеккәкаршы кискен көрәш алып барырга, кадрларыбызның идея-политик хәзерлеген системалы күтәрергә һәм камилләштерергә; идеологик йогынтының барлык чараларын, безнең пропагандабызны, агитациябезне, матбугатыбызны совет кешеләрен коммунистик тәрбияләү эшенә юнәлдерергә; фәнни эштә тәнкыйтьне һәм фикерләр көрәшен җәелдереп, совет фәнен тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә, совет фәненең үз миссиясен — бөтендөнья фәнендә беренче урынны алу миссиясен бары тик шул юл белән генә үти алачагын истә тотарга; 5) Партиябезнең ныклыгының һәм җиңелмәүчәнлегенең нигезен — партия сафларының ленинчыл бердәмлеген киләчәктә дә күз карасы кебек сакларга. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.)
Иптәшләр! Безнең эпохада бөек Маркс — Энгельс — Ленин — Сталин тәгълиматы бөтен кешелек өчен бөтендөнья цивилизациясенең үсеш юлын яктырта. Безнең партиябез үзенең бөтен эшендә марксизм-ленинизм теория^ сен кулланып эш итүе белән көчле. Аның политикасы иҗтимагый үсеш законнарын фәнни белүгә таяна. Безнең бөек остазларыбыз Ленин һәм Сталинның тарихи роле шунда ки, алар, марксизмның теоретик нигезләренә тирәнтен төшенеп һәм диалектик методны камил үзләштереп, марксизмны барлык бозулардан саклап алып калдылар һәм марксизм тәгълиматын гениаль рәвештә үстерделәр. Ленин һәм Сталин һәрвакыт, тарихның һәрбер яңа борылышында марксизмны эпоханың билгеле практик бурычлары белән бәйләделәр, Маркс—Энгельс тәгълиматына үзләренең иҗади якын килүләре белән марксизмның үлек догма түгел, бәлки эш итү өчен җанлы кулланма икәнен күрсәттеләр. Иптәш Сталин һәрвакыт марксизм-ленинизм теориясе турында кайгырта. Бөтен соңгы чор эчендә иптәш Сталинның теоретик эшчәнлегенең үзәгендә бөтен дөнья күләмендә тарихи әһәмияткә ия булган проблемаларны — социалистик экономиканың үсеше турындагы, коммунизмга күчә бару турындагы проблемаларны эшләү тора. Иптәш Сталин, марксизм-ленинизм фәнен иҗади баетып һәм үстереп, үз эшебезнең тантанасы өчен көрәштә партияне һәм совет халкын идея ягыннан коралландыра. Иптәш Сталинның әле яңа гына игълан ителгән «СССРда социализмның экономик проблемалары» дигән хезмәтенең марксизм- ленинизм теориясе өчен, безнең барлык практик эшебез өчен гаять
63
зур әһәмияте бар. (Озакка сузылган көчле ку л ч а б у л а р.) Бу хезмәттә социалистик җәмгыятьтә материаль байлыкларны иҗтимагый җитештерү һәм бүлү законнары һәрьяклап тикшерелгән, социалш стик экономика үсешенец фәнни нигезләре билгеләнгән, социализмнан коммунизмга күчә бару юллары күрсәтелгән. Экономик теория мәсьәләләрен эшләве белән иптәш Сталин марксистик-ленинчыл политик экономияне бик нык алга җибәрде. Иптәш Сталин коммунизмга күчүне хәзерләүнең башлангыч төп шартлары турында программа положениеләрен алга куйды. Коммунизмга чын-чыннан күчүне хәзерләү өчен, дип өйрәтә иптәш Сталин, ким дигәндә өч төп хәзерлек шартны тормышка ашырырга кирәк. «Беренчедән, бөтен иҗтимагый производствоны туктаусыз үстерүне... нык тәэмин итәргә, җитештерү средстволарын җитештерүнең үсүенә өстенлек бирергә кирәк. Җитештерү средстволарын җитештерүнең үсүенә өстенлек бирү аның үз предприятиеләрен дә, шулай ук халык хуҗалыгының барлык башка тармаклары предприятиеләрен дә җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк булган өчен генә түгел, бәлки киңәйтелгән кабат җитештерүне шунсыз гомумән тормышка ашыру мөмкин булмаган өчен дә кирәк» (И. Сталин. СССРда социализмның экономик проблемалары, 66—67 битләр). «Икенчедән, колхозлар өчен һәм, димәк, бөтен җәмгыять өчен файдалы итеп тормышка ашырыла торган акрын күчешләр юлы белән колхоз милкен бөтен халык милке дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк, ә товар әйләнешен шулай ук акрын күчешләр юлы белән продукт алмашу системасына—үзәк власть яки нинди дә булса башка иҗтимагый-экопо- мик үзәк иҗтимагый производствоның бөтен продукциясен җәмгыять интересларында колачлый ала торган системага алыштырырга кирәк» (шунда ук, 67 бит). Әлбәттә, хәзерге вакытта товар әйләнеше һәм колхоз милке социалистик хуҗалыкны үстерү өчен уңышлы рәвештә файдаланылалар һәм безнең җәмгыятькә һичшиксез файда китерәләр. Алар якын киләчәктә дә файда китерәчәкләр. Ләкин безнең үсеш перспективаларыбызны күздә тотарга кирәк. «... Колхоз-группа милке, товар әйләнеше һ. б. кебек экономик фактларны көчендә калдырганда, — дип күрсәтә иптәш Сталин, — җәмгыятьнең бөтен ихтыяҗларын капларлык дәрәҗәдә продуктлар муллыгына да, «һәркемгә хаҗәтенчә» дигән формулага күчүгә дә ирешергә мөмкин түгел» (шунда ук, 66 бит). Социалистик экономикада ике төп производство секторы — дәүләт һәм колхоз секторлары — яшәгән чакта товар әйләнеше һәм аның «акча хуҗалыгы», безнең халык хуҗалыгы системасында кирәкле һәм файдалы элемент сыйфатында, көчендә калырга тиеш. Гәрчә безнең стройда кыйммәт законы производство регуляторы ролен уйнаудан туктаса да, товар производствосының һәм товар әйләнешенең яшәве социализм вакытында кыйммәт законының яшәвен дә билгели. Ләкин товар әйләнеше дә, кыйммәт законы да мәңгелек түгел. Социалистик производствоның ике төп формасы — гомуми халык һәм колхоз формалары — урынына бөтенесен эченә ала торган бер производство секторы килеп чыккач, товар әйләнеше һәм аның «акча хуҗалыгы», шулай ук кыйммәт законы да юкка чыгачак. Коммунизм вакытында товар әйләнеше саклана дип исәпләүче кешеләр карашларының марксизм белән бернинди дә уртаклыгы юк. Товар әйләнеше социализмнан коммунизмга күчү перспективасы белән бергә сыеша алмый. Иптәш Сталин колхоз милкен гомуми халык милке дәрәҗәсенә күтәрү чаралары турындагы, дәүләт промышленносте белән колхозлар арасында продукт алмашу системасына күчә oapv турындагы мәсьәләне теоретик яктан эшләде. Продукт алмашуның‘хәзерге вакытта буч-
64
rau һәм мамык, җитен, чөгендер үстерүче колхозларның һәм башка колхозларның продукциясен «товарга алмаштырып алу»да гәүдәләнә торган яралгылары киң күләмдә продукт алмашу системасына әвереләчәкләр. «Мондый система, — дип күрсәтә иптәш Сталин, — шәһәрдән авылга җибәрелә торган продукциянең бик нык артуын таләп итәчәк, шуңа күрә аны артык ашыкмыйча, шәһәр эшләнмәләре тупланган чамада кертергә туры килер. Ләкин аны тайпылышсыз, бер дә икеләнмичә кертергә. товар әйләнешенең эш итү сферасын адым саен киметә бару һәм продукт алмашуның эш итү сферасын киңәйтә бару юлы белән кертергә кирәк. Мондый система, товар әйләнешенең эш итү сферасын киметә барып. социализмнан коммунизмга күчүне җиңеләйтер. Шуның өстенә ул колхозларның төп милкен, колхоз производствосы продукциясен гомуми халык планлаштыруының гомуми системасына кертергә мөмкинлек бирер. Бу инде безнең хәзерге шартларыбызда колхоз милкең гомуми халык милке дәрәҗәсенә күтәрү өчен реаль һәм хәлиткеч чара булыр» (шунда ук, 94 бит). Продукт алмашу системасы колхозчы крестьяннар өчен һичшиксез файдалы, чөнки алар товар әйләнеше вакытындагыга караганда дәүләттән продукцияне шактый күбрәк һәм шактый арзанрак бәя белән алырлар. Хәзер үк инде «товарга алмаштырып алу» даи, ягъни продукт алмашу системасы яралгыларыннан файдаланучы колхозлар бу системаның бик зур файдасын һәм өстенлекләрен сизәләр. Мәгълүм ки, мондый колхозлар арасында бай колхозлар аеруча күп. Коммунизмга күчүнең төп башлангыч шартларын хәзерләү өчен,— дип күрсәтә иптәш Сталин, — «Өченчедән, җәмгыятьнең культура ягыннан шундый үсүенә ирешергә кирәк ки, бу үсү җәмгыятьнең барлык членнарына үзләренең физик һәм акыл сәләтләрен һәрьяклап үстерүне тәэмин итеп, җәмгыять членнары иҗтимагый үсешнең актив эшлекле- ләре булырлык дәрәҗәдә белем ала алсыннар, яшәп килә торган хезмәт бүленеше аркасында аларның бөтен гомер буена нинди дә булса бер профессиягә бәйләнеп ятырга түгел, бәлки профессияне иркенләп сайларга мөмкинлекләре булсын» (шунда ук, 68 бит). «Моның өчен иң элек эш көнен кимендә 6 сәгатькә кадәр, ә аннары 5 сәгатькә кадәр киметергә кирәк. Бу — җәмгыять членнарының һәрьяклы белем алу өчен җитәрлек кадәр буш вакытлары булсын өчен кирәк. Моның өчен, аннары, гомуми мәҗбүри политехник укыту кертергә кирәк, бу укыту җәмгыять членнары бөтен гомерләре буена нинди дә булса бер профессиягә бәйләнеп ятмыйча, профессияне иркенләп сайлау мөмкинлеге алсыннар өчен кирәк. Монын өчен, аннары, торак шартларын тамырдан яхшыртырга һәм акчалата эш хакын турыдан- туры күтәрү юлы белән дә һәм, бигрәк тә, күп куллану әйберләренә бәяләрне системалы рәвештә төшерә бару юлы белән дә эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең реаль эш хакын минимум икеләтә, әгәр шуннан артык булмаса, күтәрергә кирәк» (шунда ук, 69 бит). Менә шушы хәзерлек шартларының бөтенесен бергә үтәгәннән сон гына, дип өйрәтә иптәш Сталин, хезмәт капитализм вакытындагыча авыр йөк булудан җәмгыять членнары карашында тормыш өчен беренче кирәк нәрсәгә әверелер, ә иҗтимагый милек җәмгыятьнең барлык членнары тарафыннан җәмгыять яшәве өчен какшамас һәм кул тидер- гссез нигез булып каралыр, дип ышанырга мөмкин. Бары тик шушы хәзерлек шартларының бөтенесен бергә үтәгәннән соң гына «һәркемнән сәләтенчә, һәркемгә хезмәтенчә» дигән социалистик формуладан, «һәркемнән сәләтснчә, һәркемгә хаҗәтенчә» дигән коммунистик формулага күчәргә мөмкин булыр.
65
Җиңелчә уйлап алга йөгерүләргә каршы һәм башта кирәкле шартларны тудырмыйча торып югары экономик формулага күчүгә каршы иптәш Сталин бик нык кисәтә. Иптәш Сталин шәһәр белән авыл арасындагы, физик хезмәт белән акыл хезмәте арасындагы капма-каршылыкларны бетерү кебек зур социаль проблемаларның һәм коммунизмның программа мәсьәләләренең фәнни хәл ителешен бирде, шулай ук марксизм фәнендә яңа мәсьәләне— социалистик җәмгыятьтә алар арасында әле калып килгән әһәмиятле аермаларны бетерү мәсьәләсен эшләде. Шулай итеп, партиянең киләчәккә билгеләнгән планнары, безнен алга баруыбызның перспективаларын һәм юлларын билгеләүче планнар экономик законнарны белүгә таяналар, коммунистик җәмгыять төзү турында иптәш Сталин тарафыннан эшләнгән фәнгә таяналар. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Иптәш Сталинның экономик законнарның объектив характерын нигезләве бик зур принципиаль әһәмияткә ия булды. Иптәш Сталин болай дип өйрәтә: экономик үсеш законнары, политик экономия законнары — сүз капитализм турында барамы, яки социализм турында барамы, барыбер,— кешеләрнең ихтыярына бәйсез рәвештә бара торган экономик үсеш процессларын чагылдыручы объектив законнар булып торалар. Кешеләр бу законнарны ача, аларны танып белә, аларны җәмгыять интересларында файдалана алалар, ләкин алар иске экономик законнарны юкка чыгарырга, яки яңа экономик законнарны төзергә булдыра алгыйлар. Экономик законнар кешеләрнең ихтыяры белән төзелмиләр, бәлки яңа экономик шартлар базасында туалар. Экономик үсеш законнарын төзергә яки юкка чыгарырга мөмкин дип һәм, тарих тарафыннан Совет дәүләтенә бирелгән аерым роль аркасында ул политик экономиянең яшәп килә торган законнарын юкка чыгара ала, яңа законнарын «төзи ала», яки аларны «үзгәртеп кора ала» дип уйлаучы кешеләрнең карашлары тирәнтен ялгыш. Социализм вакытындагы экономик тормышта объектив законнарның яшәвен инкарь итү хаоска һәм очраклылыкларга китерер иде. Мондый инкарь итү политик экономиянең фән буларак бетүенә китерер иде,— чөнки фән объектив законнарны танудан башка, бу законнарны өйрәнүдән башка яши һәм үсә алмый. Экономик законнарның объектив характерын инкарь итү хуҗалык политикасында авантюризмның, хуҗалыкка житәкчелек итү практикасында тулы башбаштаклыкның идея нигезе булып тора. Иптәш Сталин хәзерге капитализмның төп экономик законын һәм социализмның төп экономик законын ачып, марксистик политик экономиягә бик зур өлеш кертте. Төп экономик закон мәгълүм җитештерү ысулының асылын билгели, аның үсешенең барлык төп якларын һәм барлык төп процессларын билгели, ул шушы экономик стройның барлык закончалыкларын аңлауга һәм аңлатуга ачкыч бирә. Иптәш Сталин исбат иткәнчә; хәзерге капитализмның төп экономик законының төп билгеләре һәм таләпләре — «шул ил халкының күпчелеген эксплуатацияләү, талау һәм хәерчеләндерү юлы. белән, башка илләр халыкларын, бигрәк тә артта калган илләр халыкларын кабалага төшерү Һәм системалы рәвештә талау юлы белән, ниһаять, иң югары табышларны тәэмин итү өчен файдаланыла торган с\тышлар юлы белән һәм халык хуҗалыгын милитаризацияләү' юлы белән максималь капиталистик табыш тәэмин итү» (шунда ук, 38 бит). Бу закон капитализмның тирән каршылыкларын ачып бирә һәм аңлата, капиталистик дәүләтләрнең агрессив талаучылык политикасының сәбәпләрен һәм тамырларын ачып бирә. Бу законның эш итүе капитализмның гомуми кризисы тирәнәюгә, капиталистик җәмгыятьтәге барлык каршылыкларның котылгысыз үсә баруына һәм шартлавына китерә. 5. .C, 0.- X 10.
66
Күтәрелә һәм чәчәк ата бара торган социалистик система череп баручы капитализмның тәмам капма-каршысы булып тора. Социализмның иптәш Сталин тарафыннан ачылган төп экономик законының әһәмиятле билгеләре һәм таләпләре — «югары техника базасында социалистик производствоны туктаусыз үстерү һәм камилләштерү юлы белән бөтен җәмгыятьнең һаман үсә баручы материаль һәм культура ихтыяҗларын максималь рәвештә канәгатьләндерүне тәэмин итү» (шунда ук, 40 бит). Иптәш Сталин социалистик җитештерү ысулының максаты табыш түгел, бәлки кеше һәм аның ихтыяҗлары икәнлеген, аның материаль һәм культура ихтыяҗларын канәгатьләндерү икәнлеген күрсәтте. Бөтен җәмгыятьнең һаман үсә бара торган материаль һәм культура ихтыяҗларын максималь дәрәҗәдә канәгатьләндерүне тәэмин итү социалистик производствоның максаты булып хезмәт итә, ә социалистик производствоны югары техника базасында өзлексез үстерү һәм камилләштерү — максатка ирешү чарасы булып хезмәт итә. Бу законның эш итүе җәмгыятьнең җитештерүче көчләрен күтәрүгә, аның чәчәк атуына, хезмәт ияләренең материаль тормыш һәм культура дәрәҗәсе туктаусыз үсә баруга китерә. (Кул чабулар.) Иптәш Сталин тарафыннан хәзерге капитализмның төп экономик законы һәм социализмның төп экономик законы ачылу капитализммын барлык апологетларына җимергеч удар ясый. Шушы төп экономик законнар түбәндәгеләрне күрсәтәләр: капиталистик җәмгыятьтә кеше максималь табыш алуның аяусыз законына буйсындырылган булса,, шул максималь табыш хакына кешеләр авыр газапларга, хәерчелеккә, эшсезлеккә һәм кан койгыч сугышларга дучар ителгән булса, социалистик җәмгыятьтә инде бөтен производство кешегә һәм аның туктаусыз үсә бара торган ихтыяҗларына буйсындырылган. Капитализмга караганда тагын да югарырак, яңа иҗтимагый строй булган коммунизмның хәлиткеч өстенлеге менә шунда. (Кул чабулар.) Коммунизм миллионлаган хезмәт иясе массаларының аңлы нжаты нәтиҗәсендә туа. Үзагылыш һәм стихиялелек теориясе социализмның бөтен экономик строена тирәнтен ят нәрсә. Капиталистик экономика конкуренциянең һәм җитештерү анархиясе законының эш итүе аркасында бик кискен каршылыклар белән теткәләнә. Иптәш Сталин шуны күрсәтте: конкуренция һәм җитештерү анархиясе законына капма-каршы буларак, җитештерү средстволарын җәмәгатьләштерү базасында безнең илдә халык хуҗалыгын планлы (пропорциональ) рәвештә үстерү законы туды. Халык хуҗалыгын планлы рәвештә үстерү законы социализмның төп экономик законы түгел, ә безнең планлаштыру практикабыз, әгәр ул социалистик производствоның төп бурычы белән исәпләшмәсә, социализмның төп экономик законына таянмаса, үзе генә тиешле уңай нәтиҗәләрне бирә алмый. Барлык иҗтимагый производствоның туктаусыз үсүен тәэмин итү һәм безнең илебездә продуктлар муллыгы тудыру өчен, халык хуҗалыгын планлы рәвештә үстерү законының таләпләреннән чыгып һәм бөтен яктан социализмның төп экономик законы таләпләре нигезендә эш итеп, барлык материаль, финанс, хезмәт ресурсларыннан планлы һәм акыллы рәвештә файдалану осталыгын ахырынача үзләштерергә кирәк. СССРда социализмның экономик проблемаларына багышланган хезмәтләрендә иптәш Сталин безгә, коммунистик төзелеш барышында килеп чыга торган каршылыкларны җиңә барып, кыенлыкларга каршы көрәштә хәл итәргә туры киләчәк бурычларның бөтен катлаулылыгын күрсәтте. Иптәш Сталин җитештерү мөнәсәбәтләренең җитештерүче көчләр характерына әлбәттә ярашырга тиешлеге турындагы объектив экономик законны ачты һәм аның танып белүдәге һәм үзгәртеп корудагы гаять зур
5'
67
ролен нигезләде. Иптәш Сталин безнең экономикабызда бара торган процессларны зур зирәклелек белән ачып биреп, имештер, социализм вакытында җәмгыятьнең җитештерү мөнәсәбәтләре белән җитештерүче көчләре арасында бернинди каршылык юк, дигән карашларның тирән ялгыш булуын күрсәтте. Каршылыклар һичшиксез бар һәм булачак, чөнки җитештерү мөнәсәбәтләренең үсеше җитештерүче көчләрнең үсешеннән артта калып бара һәм артта барачак. Билгеле, социалистик җәмгыятьтә гадәттә эш җитештерү мөнәсәбәтләре белән җитештерүче көчләр арасында конфликтка кадәр барып җитми, ләкин алар арасында каршылыклар булуын һәм булырга мөмкинлеген күрмәү куркыныч булыр иде. Без бу каршылыкларны вакытында күреп алырга һәм, җитештерү мөнәсәбәтләре үзләренең ролен — җитештерүче көчләрнең куәтле үсешен билгеләүче төп һәм хәлиткеч көч булу ролен үтәсеннәр өчен, дөрес политика үткәрү юлы белән бу каршылыкларны җиңәргә тиешбез. Безнең алга бару бурычларыбыз партия эшлеклеләрен, иҗтимагый фәннәр өлкәсендә эшләүче работникларны, беренче чиратта экономистларны, иптәш Сталинның программа күрсәтмәләрен кулланып, марксизм-ленинизм теориясе мәсьәләләрен практик иҗади эш белән өзлексез бәйләнештә һәрьяклап эшләргә мәҗбүр итә. Иптәш Сталинның хезмәтләре безнең партиянең теориягә нинди күренекле урын бирүен бик ачык күрсәтәләр. Революцион теория безнең партиябезнең һәм безнең халкыбызның алга, коммунизмның тулы тантанасына бару юлын яктыртучы сүнмәс кояш булып килде, булып килә һәм шулай булачак. (Көчле кул чабулар.) Иптәш Сталин марксистик теорияне туктаусыз алга этәрә. Иптәш Сталинның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» дигән классик хезмәтендә марксизм теориясенең иҗтимагый үсешнең закончалыклы характеры турындагы төп положениеләре яңа, югары баскычка күтәрелде, җәмгыятьнең экономик базисы һәм өскормасы турындагы, җитештерүче көчләр һәм җитештерү мөнәсәбәтләре турындагы мәсьәләләр һәрьяклап эшләнде. Коммунизмның теоретик нигезе булган диалектик һәм тарихи материализм тәгълиматы тагын да үстерелде. Иптәш Сталин җәмгыятьне үстерү коралы булган телнең ролен ачып бирде, милли культураларның һәм телләрнең киләчәктәге үсеш перспективаларын күрсәтте. Бу әсәрдә иптәш Сталин марксизм-ленинизм фәнен яңа положениеләр белән баетты, барлык белем тармакларын алга җибәрү өчен яңа перспективалар ачты. Иптәш Сталинның экономик мәсьәләләр буенча һәм тел гыйлеме буенча хезмәтләре марксизмны үстерүдә яңа этап булып торалар, Маркс—Энгельс — Ленин тәгълиматына иҗади якын килүнең гүзәл үрнәге булып торалар. Иптәш Сталин болан дип өйрәтә: теориягә һәртөрле догматик якын килү һич тә ярый торган эш түгел һәм массаларны политик тәрбияләү эшенә аның зур зыян китерүе мөмкин. Иптәш Сталинның теоретик ачышлары дөнья-күләм тарихи әһәмияткә ия, алар барлык халыкларны җәмгыятьне революцион үзгәртеп кору юлларын белү белән һәм безнең партиянең коммунизм өчен алып барган бай көрәш тәҗрибәсе белән коралландыралар. (Озакка сузылган к ө ч л е к у л чабулар.) Иптәш Сталинның теоретик хезмәтләренең гаять зур әһәмияте шунда ки, алар өстән генә йөзүгә каршы кисәтәләр, күренешләрнең эченә үк, җәмгыять үсеше процессларының асылына ук үтеп керәләр, вакыйгаларның барышын билгеләячәк күренешләрне яралгы хәлендә үк күрергә өйрәтәләр, бу исә марксистик алдан күрү мөмкинлеген бирә. Маркс Энгельс Ленин Сталин тәгълиматы безнең партиягә җиңелмәс көч бирә, тарихта яңа юллар салу осталыгын, безнең атга таба хәрәкәтебезнең максатын ачык күрү, җиңүләрне тизрәк һәм ныграк яулап алу һәм беркетү осталыгын бирә.
Ленин — Сталин идеяләре барлык илләр халык массаларының империализмга каршы, тынычлык, демократия һәм социализм өчен көрәш бурычларын һәм перспективаларын революцион теория нуры белән яктырталар. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.)
3: & &
Иптәшләр! Совет дәүләте хәзер инде капиталистик илләр белән чолгап алынган ялгыз утрау түгел. Без бөек Кытай халкы белән (озакка сузылган кул чабулар), халык демократиясе илләренең һәм Германия Демократик Республикасының миллионнарча халык массалары белән бергә алга барабыз. (Озакка сузылган кул чабулар.) Барлык прогрессив кешелек дөньясы безгә теләктәшлек күрсәтә һәм безне яклый. (Озакка сузылган кул чабулар.) Шушы көчләрнең бөтенесе белән бергә без тынычлык эшен һәм халыклар арасындагы дуслык эшен яклыйбыз. Безнең куәтле Ватаныбыз чәчәк ата һәм яңа уңышларга бара. Бездә тулы коммунистик җәмгыять төзү өчен бөтен кирәкле нәрсәләр бар. Совет иленең табигый байлыклары бетмәс-төкәнмәс. Безнең дәүләтебез шушы гаять зур байлыкларны хезмәт ияләре файдасына файдаланырга сәләтле булуын исбат итте. Совет халкы үзенең яңа җәмгыять төзи белүен һәм киләчәккә зур ышаныч белән каравын күрсәтте. (Озакка сузылган кул чабулар.) Советлар Союзы халыкларына сугышларда сыналган һәм чыныккан, тайпылышсыз ленинчыл-сталинчыл политика үткәрә торган партия жи- тәкчелек итә. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә СССРда социализмның дөнья-күләм тарихи җиңүе яулап алынды һәм кешене кешенең эксплуатацияләве мәңгегә бетерелде. Советлар Союзы халыклары партия җитәкчелегендә безнең илебездә бөек коммунизм төзү максатын тормышка ашыру өчен уңышлы көрәшәләр. (Оз акка сузылган кул чабулар.) Совет җәмгыятенең алга баруын туктата алырлык көчләр дөньяда юк. Безнең эшебез җиңелмәс. Рульне нык тотарга һәм провокацияләргә дә, куркытуга да бирелмичә, үз юлыбыз белән алга барырга кирәк. ,(О закка сузылган көчле кул чабулар.) Үлмәс Ленин байрагы астында, бөек Сталинның зирәк җитәкчелегендә алга, коммунизмның җиңүенә! , (Доклад беткәч, делегатлар барысы да урыннарыннан торалар, озакка сузылган көчле алкышлар белән иптәш Сталинны чын күңелдән котлыйлар. Залның барлык почмакларыннан: «Ура! Яшәсен бөек Сталин!», «Туганыбыз Сталинга — ура!», «Яшәсен безнең сөекле^юлбашчыбыз һәм остазыбыз иптәш Сталин!» дигән тавышлар яңгырый.)