Логотип Казан Утлары
Повесть

РӘХМӘТ, ИПТӘШЛӘР!



VI Дускаевв төп Яуширмә кешесе түгел; ул күрше районнарның берсендә туыпүскән егет, Ватан сугышы башлангач, педагогия институтының өченче курсыннан ирекле рәвештә армиягә киткән һәм сугыш беткәч. фронттан кайтып, бүленгән укуын тәмамлаган яшь укытучы иде. Яуширмәгә ул 48 елның көзендә генә мәктәп директоры булып килде. Директорлык хезмәтеннән тыш үзе тарихтан, ә хатыны — кечкенә буйлы, ак чырайлы, юаш кына табигатьле, ике яшь бала анасы Әминә ханым — биологиядән укытып, Яуширмә халкы өчен яңа кешеләр булып яши башладылар. Алар Нургалиләрдән ерак түгел бер улы һәм килене белән генә тора торган Гөлйөзем исемле карчыкның урам баш өенә квартирага кергәннәр иде. Нургали башлыча хатыны Миңсылудан ишетеп, аларның үзара бик тату торуларын һәм гади-тыйнак кына көн итүләрен белә иде. Миңсылу бигрәк тә Дускаевның хатынын мактап бетерә алмый иде. Бик ачык йөзле, кече күңелле, имеш, ул. берәүнең дәв йомышын кире кайтармый, имеш, җитмәсә, үзе бик акыллы да, укымышлы да, имеш... Миңсылуның хәтта «бу сабый чырайлы, орчык хәтле генә хатын каян шулкадәр күп белә икән?» дип чын-чыннан гаҗәпләнеп сөйләнгән чаклары да булгалады. Ул инде аңа үзенең бала таба алмау фаҗигасын сөйләп, аңардан ниндидер киңәшләр дә алып өлгергән иде. һәр көнне иртән алар, бертуган абый белән сеңел шикелле, икәүләп ашыкмыйча гына мәктәпкә китәләр; төштән соң әүвәл Әминә ханым ашыгып, ә берәр сәгать үткәч, хатыны артыннан Дускаев үзе өйгә кайталар иде. Еш кына алар кичләрен, дүрт яшьлек улларын алып, колхоз идарәсенә килә торганнар иде. Дускаев, суеп каплагандай үзенә охшаган, аягына кечкенә ак фетр белән галошлар кигән, пальто якасын торгызып шарф ураган туп шикелле малаен бер дә яныннан җибәрмичә, күбрәк председатель һәм бригадирлар янында, аларның әңгәмәләренә колак салып кына утыра торган иде. Ә Әминә ханым идарә белән янәшә уку бүлмәсендә яшь кызларны тирәсенә җыеп, сөйкемле көлемсерәп, аларга нидер акрын гына сөйләп утыра, һәм бер карауда аны шул яшь кызлардан аерып та булмый иде... Төннәрен исә аларның ике кечкенә тәрәзәләрендә бик озак ут яна торган иде. Гөлйөзем әбинең әйтүенә кара- 1анда, Дускаев, кроватьта яшь баласын имезеп яткан хатынының баш очына утырып, аңа шыпырт кына китап укый, имеш. (Карчыкның аларга, йокы кадерен белмәгәннәре өчен, бераз кәефе дә кырыла иче шикелле.) 
1 Ахыры. Башы 8, 9 нчы саннарда.

113 
 
Алар икесе дә партия членнары иде, икесе дә үзләренең укытучылык эшләрен бик яратып, шуцардан чын канәгатьләнү һәм ямь табып яши торган кешеләр иде. Ләкин алар бары үз эшләрен генә белеп, халыктан читләшеп, колхоз тормышыннан аерылып яшәүчеләрдән түгелләр иде. Дускаев авылда үскән һәм укырга киткәнче гел колхозда эшләгән кеше буларак, авыл тормышын яхшы белә, шунлыктан халыкның көнкүреше һәм колхозның хәл-әхвәле белән һәр даим кызыксынып тора иде. Ха- гыны Әминә ханым, шәһәр кызы булса да, биология укытучысы булганга күрә, колхоз эшенә бик якын торасы килә, үзенчә колхозның җимеш һәм яшелчә бакчаларында эшләп, шунда кайбер тәҗрибәләр ясап карау теләге белән хыяллана иде... һәм дөресен әйтергә кирәк, бу үзләрен бер дә әллә кемгә санамыйча бик табигый, бик гади генә тота белгән ике яшь укытучы кыска вакыт эчендә халык белән аралашып. Яуширмәнең үз кешеләре булып китә алдылар. Беренче көздән үк Әминә ханым колхозчылар өчен оештырылган агротехника түгәрәкләрендә лекцияләр укып йөри башлады. Ул мәктәпнең биология кабинетыннан төрле таблицалар, гербарийлар, хәтта микроскоп китереп, үзенчә лекцияләрен мөмкин кадәр мавыктыргыч, кызыклы итәргә тырыша иде. Калын шәлләрен иңбашларына төшереп яулыкчан гына утырган апайлар, бүрекләрен салып түбәтәйчән генә утырган агайлар бу өстәлдән аз гына калку, җыйнак гәүдәле ханымның акрын ягымлы тавыш белән сөйләвен бик бирелеп, сәгатьләр буенча «шылт» итмичә тыңлый торганнар иде. Аңа барысы да, хәтта шактый яшь җиңгиләр дә «Әминә кызым!» дип кенә дәшәләр, һәм шул ук вакытта аның һәр кушканына буйсынып, һәр теләген сүзсез үтәргә әзер торалар иде... ... Ел башында авыл коммунистлары Дускаевны колхоз партия оешмасының секретаре итеп сайладылар. Аңарчы яшь укытучы үзен авыл халкына уңай яктан танытып өлгергән иде инде. Халык арасында аның турында «төпле егет», «дөнья күргән егет», «буш бугаз түгел», «сүзен җилгә очырмас», «үзебезнең кеше», «олы белән олы, кече белән кече була белә» кебек сүзләр дә йөри башлады. Ихтимал, аларның кайберләре арттырып та әйтелгәндер (яңа кеше турында беренче тәэсир кайчан шулайрак була бит), ләкин асылда алар дөрес булырга тиеш иде: халык белмичә әйтми ул. Менә шул Дускаевка барып ачыктан-ачык сөйләшү теләге Нургалинең күңеленә кичәдән бирле бер түгел, берничә кат килсә дә, ул шушы закытка кадәр һаман тыелып йөрде. Моның беренче сәбәбе, әлбәттә, башлап колхоз председателе Шәйхи абзыйны күрәсе килүдә иде. Ә ни өчен иң элек Шәйхи абзыйны күрергә дә, аннан соң гына, кирәк булса, Дускаев белән сөйләшергә? — моның да үз нәүбәтендә сәбәпләре, Нургали уйлаганча, шактый җитди сәбәпләре бар иде. ... Нургали өчен Шәйхи абзый туган атасы урынына калган кеше, ул аны үзен бердәнбер яхшы белүче, аңлаучы һәм яклаучы дип таный. Ә Дускаев исә, ничек кенә булмасын, аның өчен яңа кеше, асылда ул аны бик өстән генә белә. Дөрес, аның Дускаевка ышанмаска яки аңардан шикләнергә бернинди хакы юк, күңелендә аңа карата салкынлык, чит итү кебек нәрсә дә тоймый-тоюыи, ләкин шулай да ул аңа үз булып, ияләшеп китә алганы юк әле. Әйләнә дә һаман «ул мине белми, мин аны яхшылап белмим, без бер-беребезне аңлый алабызмыни соң?» дип үз алдына көрсенеп куя иде... Дускаевныц яшьрәк булуы да аның эчен кыра, ничектер үзеңнән яшь кешегә зарыңны сөйләргә' бару — бераз гарьләндерә кебек... Аннан соңгы вакытларда Дускаев белән Сөләйманов үзара шактый якынаеп киттеләр. Сөләймановның да хатыны укытучы бит, шуңа күрәдер инде, бәйрәмнәрдә бер-берсенә кунакка да йөрешә башладылар. Менә бу хәл дә, дөресен әйтергә кирәк, Нургалинең эчен 
» .С. ә.- № 10.  
114 
 
шактый пошыра иде. Ничек пошырмасын, ди, «кул кулны, ике кул битне юа» бит ул, хәерсез! Юк, Дускаевны күпме генә төпле егет, гадел кеше дип мактамасыннар, ул, Нургали, Шәйхи абзасы өйдә булса, мәктәпкә таба юл тотарга ашыкмаган булыр иде әле... Шундый каршылыклы уйларга бирелеп Нургали мәктәпнең рәшәткә белән әйләндереп алган ялан кадәр ихатасына килеп кергәндә, бүрәнәдән салган ике катлы зур бина өлкән тынлык эчендә утыра иде. Бу тынлык Нургалине уйларыннан айнытып җибәргәндәй итте. «Дәрес вакыты!» диде ул һәм икеләнеп туктала калды. Башын иеп, вакытсыз килүе өчен ачынып торган чакта, каршыдаи тәрәзә чиерткән тавыш ишетеп алды. Күтәрелеп караса, аскы тәрәзәләрнең, берсендә Дускаев үзе кул изәп, аны чакырып тора иде. Нургали мәктәпнең болдырына таба атлады. Дускаев аны коридорда, бүлмә ишеге төбендә каршы алды. — Әйдүк, Нургали абый, хуш киләсез! — Саумы, Идрис туган? — Бик яхшы әле, Нургали абый... Гафу ит, күрешә алмыйм. Аның куллары кара балчыкка буялган иде. Нургали уңайсызланыбрак калды. — Нишләп болай бик иртә туфракка буялдың? — диде ул. — Язгы чәчүгә төштек, — диде Дускаев, шаяртып. — Әйдә, уз, Нургали абый... Ул Нургалине үзеннән алда бүлмә эченә уздырды. — Менә, Әминәнең кушуы буенча, ящикка чәчәкле кәбестә орлыгыч чәчеп маташа идем әле... — Алай икән, — диде Нургали, тәрәзә каршындагы тар өстәл өстендә торган ящикларга һәм сулы тәлинкәләргә карап. — Кәбестәнең дә чәчәклесен генә үстермәкче буласызмыни? — ... һәм чәчәклесен дә... Моңарчы безнең бу тирәләрдә үскән нәрсә түгел, шулай да Әминә сынап карамакчы була... Мин, Нургали абын, синең безгә таба килүеңне тәрәзәдән күреп тордым, ләкин килеп җиткәч кенә, нигәдер тукталып калдың? — Дәрестәдерсең дип уйлаган идем, — диде Нургали, ничектер сүлпән генә. Дускаев, билгеле, аның бу вакытта тикмәгә генә килмәвен сизенә иде, һәм ул аны үз бүлмәсенә чакырды: — Әйдә, минем бүлмәгә кереп утыра тор, мин кулларымны гына юып алам. — Синең вакытың бармы соң? — Бар. Мин ике дәрестән буш. — Ярый алайса. Ләкин ул үзе генә түр бүлмәгә узмады, Дускаевның кул юганын көтеп торды. Бу бер-ике минут дәвамында ул бүлмә эченнән күз йөртеп чыкты. Хәер, аның биредә беренче тапкыр гына булуы түгел иде, әмма кергән саен үзендә ниндидер бер уңайсызлану тоя ул. Менә бу пыяла шкафлар эчендә тезелешеп торган китаплар, стеналарга эленгән география карталары, зоология, ботаника таблицалары, кайбер галимнәрнең портретлары, гомумән бүлмәнең һавасыннан ук белем йортларына гына хас, кешене үстерә һәм яхшы итә торган, ниндидер, телдәй әйтүе чиген үзенә бер атмосфераның аңкып торуы — аңарда үзен биредә ят кеше итеп тою хисен тудыра иде. Ихтыярсыздан аның күңелендә укымыйча калуы өчен тирән үкенү уяна: «Эх, дуамаллык, эх, ахмаклык» ди ул ачынып һәм үзенең бала вакытта артык шуклыгы, ваемсызлыгы аркасында биш классны бетерер-бетермәс укуны ташлавын исенә төшерә. Соңыннан үсә төшкәч тә укып китәргә бик мөмкин иде, сәләте бар иде. зирәклеге бар иде, ләкин хөрлекне артык сөюе, тизрәк зурлар арасына
з* 
115 
 
керәсе килүе һәм бик иртә тормыш ыгы-зыгысына бирелеп китүе аны харап итте. Инде олы кеше булып җиткәч, үзенең, наданлыгын аклар өчен, укыган кешеләрне «китап күшәүчеләр», дип, ә үзен «эш кешесе» дигән булып, юләр сатып йөрде. Ә менә хәзер аның кул астында эшләүче сыер савучы, дуңгыз караучы, бозау тәрбияләүче күп кенә яшь кызларның җидееллык белемнәре бар ... Ферма йортында ул кызлар ара-тирә үзара шулай тере организм өчен нинди матдәләрнең кирәклеге, кайсы азыкта нинди витаминның күбрәк булуы, яки һаваның нидән үзгәрүе кебек «гыйлем» сүзләр сөйләшеп утырган чакта, Нургалигә мыек очын тешләп, колак салып утырырга гына туры килә. Әйе. Нургали хәзер терсәген тешләр иде дә, авызга җиткереп кара син аны! Дускаев кулын юып сөрткәч, алар түр бүлмәгә керделәр. Нургали кызыл постау япкан озынча өстәл янына утырып, башта бүреген салды, аннан сул кулы белән маңгаен тотып, күзләрен каплап торды. Дускаев озынча өстәл башына аркылы терәп куйган үзенең язу өстәле артына барып утырды. Ул Нургалигә бераз җитди генә карап торганнан соң, «Нургали абый, мин сезне тыңлыйм!» дип әйтмәкче булган иде дә, тыелып калды. Ләкин ни өчен алай дип әйтүдән тыелды ул? Хикмәт шунда, Дускаевның «Мин сезне тыңлыйм» дигән сүзләрдән кайчандыр җаны бизгән иде. Шәһәрдә укыган чагында аңа культура эшләре белән идарә итә торган бер учреждениенең җаваплы эшчесе янына йомышы төшеп баргаларга туры килгән иде. Менә шул кыска буйлы, юантык кына, пенснэ кигән кеше, бүлмәсенең ишегеннән барып керүгә, күтәрелеп тә карамыйча һәм утырырга урын да тәкъдим итмичә, «Мин сезне тыңлыйм!» дип әйтә торган иде. Ул бу бик табигый, яхшы сүзләрне шундый коры итеп, җан өшеткеч бер рәсмилек белән әйтә белә иде ки, Дускаевның берьюлы сөйлисе килү теләге сүнеп китә иде. Шуннан соң Дускаев, үзенә килгән кешеләргә башлап беркайчан да «Мин сезне тыңлыйм!» дип әйтмәс булды. Әгәр инде ихтыярсыздан ул сүзләр аның күңеленә килсәләр, хәзер үк әлеге пенснэле салкын чиновник күз алдына килеп баса... ... Ниһаять, Нургали маңгаеннан кулын алды һәм басынкы тавыш белән: — Мин, Идрис туган, синең белән сөйләшергә дип килгән идем.— диде. — Бик яхшы, Нургали абый, әйдә сөйләшик! — диде Дускаев, җәһәт кенә. — Кичә авыл Советының сессиясе булды бит. — Беләм, тик, кызганычка каршы, үзем була алмадым... Районга, директорлар киңәшмәсенә чакырып алдылар, хәерсез. — Әйе, булмадыгыз шул, булсагыз, бик хикмәтле сүзләр ишеткән булыр идегез,— диде Нургали, җиңелчә генә көрсенеп. Дускаев сессиядә ниләр булганын һәм нинди «хикмәтле сүзләр» сөйләнгәнен белә иде инде, ләкин ул белгәнен сиздерергә теләмәде һәм белмәгән булып күренергә дә яхшысынмады. Бары: ■— Сөйләгез, Нургали абый, сөйләгез! — дию белән генә чикләнде. Нургали аз гына тынып торды. — Мин бит... үзем турында гына. — Кем турында сөйләшсәк тә бер-беребезне аңларбыз дип ышанам,— диде Дускаев һәм урыныннан торып, ачык калган бүлмә ишеген ябып килде. Кире язу өстәле артына утырмыйча үл урындык алып Нургалинең каршысыиа утырды. Нургали күтәрелеп аңа карады. Ул Дускаевның сары йөгергән ябык, тыныч йөзен, ике каш арасына аркылы тирән сызык төшкән аз гына калку киң маңгаен һәм үзенә төбәлгән кечкенә җитди күзләрен күрде. Анык бу кыяфәтеннән игътибар белән тыңларга җыенуы күренеп тора иде, һәм Нургали үзе дә шулай җитди, сабыр булырга тырышып:  
116 
 
— Мин, Идрис туган, кичәдән бирле үземне кая куярга белмичә йөрим, — дип сүзен башлады. Ачыктан-ачык, күзгә-күз карашып сөйләшү булды бу. Ләкин төгәл бер сәгать утыруларына карамастан, алариың сүзләре тәмамланмыйча бүленеп калды: Дускаевның дәрескә керер вакыты җитте, һәм алар урыннарыннан тордылар. Дөрес, Нургали үзенең, әйтәсен әйтеп бетергән иде инде, тик Дускаев кына Нургали сөйләгәндә аңа ара-тирә сораулар биргәләп, аерым мәсьәләләр турында кайбер фикерләрен әйтеп калудан башкага өлгерә алмады. — Нургали абый. — диде ул, ферма мөдирен бүлмәсеннән озата чыгып, — кабатлап әйтәм, безнең сүз бетмәде әле. — Әйе шул, мин бит сездән берәр шифалы сүз ишетим дип килгән идем. — Аңлыйм, аңлыйм, Нургали абый, зур, бик зур борчу төшкән сезнең күңелгә... Эш биредә бер Сөләймановта гына түгел, мәсьәләнең тамыры тирәнгәрәк китә, минемчә... — Шулай дисеңме? — Әйе, шулай сизәм... Сөләйманов белән сезнең арага да, ферма хәленә дә тулы ачыклык кертергә кирәк. Югыйсә барыбыз да буталып бетәрбез. Кыскасы, иң якын арада без яңадан очрашабыз, кайчан, кайда, — анысын мин сезгә хәбәр итәрмен. — Ярый алайса, Идрис туган, мин киттем. Хуш! — Хушыгыз, Нургали абый. — Ә шулай да, — диде Нургали, ишек тоткасына тотынгач артына борылып, — синең белән сөйләшкәч, ничектер эч бушап калган кебек булды әле. — Тыныч бул, Нургали абый, бар да ачыкланыр, барысы да үзенек эзенә төшәр... — Шулаймы? — Әлбәттә, шулай! — Хуш, алайса! — Хушыгыз! Нургалине озатып, ике сәгать дәрес укытканнан соң, Дускаев үзе дә өенә кайтырга чыкты. Март кояшы төшлектән авышса да әле бик юмарт, бик иркә иде. Көн үтә якты, мамыктай йомшак, тик күләгәләр озыная төшеп, кояшка аркан торган кыек читләреннән зәңгәрсу «сән- геләр» сузыла башлаган иде. Нигәдер көннең бу вакытында, бигрек тә мәктәптән чыккан балалар бер ду кубып, шаулашып өйләренә таралганнан соң, авыл бер ара бик тын булып тора. Урамнарда кешеләр сирәк очрыйлар, ишек алларында хагын-кыз тавышы, абзар тиэәл^рентә сыерларның ашарга сорап мөгрәүләре ишетелми, хәтта бер м^лгә чыпчыклар да тыналар, тик берәрсенең кыегы астыннан ата күгәрченнең кабарынып гөрләве генә ишетелә... Дускаев урам уртасыннан, саргылт-көрән төскә кергән ат юлы буйлап ашыкмыйча гына бара, вакыт-вакыт астыч су ашаган карга ба^ып китә, туктап, кая таба атлыйм икән дигәндәй уйланып тора, ләкин атлау турында оныта булса кирәк, аяк астына караган килеш бер урыста һаман тора бирә... Шул чакта аның йончыган тәне ниндидер бер хәлсез рәхәт талгынлык тоя, кояшның нурлары, әйтерсең, керфекләренә куна — күз кабаклары авырая, һәм күзләрен йомды исә, менә хәзер җирдәй аерылып, җылы нур диңгезендә йөзеп китәр төсле була... Кыска гы»а бу онытылудан ул бик тиз айный, башын күтәрә, өстендә, битендә, күзләрендә уйнаган кояшны «китсәнә!» дип кугандай кулын селкеп ала һәм беренче мәртәбә күргәндәй гаҗәпләнеп көягә карый; ихтыярсыздан үз алдына «яз, их, яз бит бу!» ди, һәм акрыи гына атлап китә. Әйе Нургали белән сөйләшү аны тирән уйга төшерде. Уйлары анык куңелледән түгел иде, бу уйлар барысыннан да элек аның йөрәгендә 
117 
 
үз-үзеннән ризасызлык хисе тудырды. Ул моңарчы Нургалине бөтенләй белмәгән икән, яки бары ферма мөдире, уңган кеше, тырыш эшче лип тышкы, формаль яктан гына белеп йөргән икән. Ә менә кеше һич көтмәгәндә үзенең бөтен эчке дөньясы белән ачылып куйды. Эчке дөнья тирән ул, катлаулы ул! Аның әнә Нургали үзе дә аңлап җитмәгән шактый караңгы яклары бар. Әгәр ул, Дускаев, көн саен диярлек бергә аралашып, очрашып, сөйләшеп йөргән партиядәше белән ныграк кызыксынса, аңа якынрак торса, сүзләренә ныграк колак салса, ферма мөдиренең бүгенге торгынлыкка килеп төшәсен алчанрак күргән булыр иде. Димәк, Нургалинең хәзер авыр борчылуга дучар булуында, тирән газап кичерүендә аның, Дускаевның да өлешчә гаебе бар... Кеше, кеше, һәр даим кеше торырга тиеш бит аның игътибар үзәгендә... Ничек ул, белә торып, шушы хакыйкатьне онытып җибәргән? Юк, ул үзен, бу ваемсызлыгы өчен гафу итәчәк түгел! Нургали аңа сүзенең ахырында «миңа дөреслек кирәк, мин бары дөреслек телим» диде. Сүз юк, бик урынлы таләп, һичшиксез Нургалигә дөреслекне төшендереп бирергә кирәк булачак. Ләкин дөреслек нидән гыйбарәт соң? Әйе, Нургали теләгән дөреслек белән чын дөреслек икесе бер нәрсәме ул? Укытучы булганга күрәме яки үзенең характеры белән ачыклык һәм төгәллек яратканга күрәме, Дускаев һәр мәсьәләнең, нинди катлаулы булуына карамастан, эчке мәгънәсен табарга һәм аны бер-ике сүз белән кыска, тулы итеп билгеләргә ярата иде. Хәзер дә ул бөтен акылын җигеп, ике коммунист арасындагы низагны аңларга, шуны ачык итеп билгеләргә тырыша иде. Чыннан да, бу низагның асылы нәрсәгә кайтып кала, төбендә аның нәрсә ята? Берсенең (ягъни Сөләймановның) ферма эшендә бары кимчелекләр генә күрергә, икенчесенең (ягъни Нургалинең) уңышларга күз йомарга ярамаганлыгын исбат итәргә, берсенең ферма мөдирен начар җитәкче итеп күрсәтергә, икенчесенең еллар буенча җаны-тәне белән бирелеп эшләвен якларга тырышуы, кыскасы берсенең «нахак» сөйләве, икенчесенең «гаделлек» таләп итүеме бу? Юк, алай булмаска тиеш, бу бары Нургалинең ике арадагы низагны үзенчә аңлатып бирүе генә әле... Асылда исә бу ике кешенең гаять мөһим мәсьәләгә, — тормышыбызның төп үсеш законы тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтькә, — ике төрле мөнәсәбәттә булуларын чагылдырган бер факт. Әйе, бу һичшиксез шулай. — Исәнмесез, Идрис абый!—диде бер хатын-кыз тавышы. Дускаев тавышка башын күтәрде. Ул, уйларыннан арынып җитмәгәнгә, ахры, дәшүчегә беравык, танымагандай, аптырабрак карады. Дәшүче инде үтеп китеп бара иде. — Ә, Сөембикә, син икәнсең, исәнме? — диде, ниһаять, Дускаев. Кая болай ашыгасың? Сөембикә тукталды. — Өйгә, Идрис абый, бүген өемдә булганым юк әле. — Нишләп алай? — Төнлә фермада дежур иттем. Дежурдан кайтышлый бәрәңге чүпләүчеләр янына тукталган идем, тәки шушы вакытка кадәо китә алмыйча тордым. — Ашау-эчүне дә онытыпмы? Ашау мул анда, — диде Сөембикә, көлемсерәп. — Кызларның кайсы май, кайсы сөт китергән... Өйдә алай тәмле итеп ашап булмый. Алай, урынаш ясагансыз икән, — диде Дускаев та, елмаеп.— ьелмәдем, мин дә кызлар янына сыйланырга барган булыр идем. и ~ К-.лү КИрДК HJLe’ бсР'11ке Центнер бәрәңге дә чүпләп киткән булыо ДИДе Сөембикә һәм хәтере калмасын дигән төсле, карашын тизрәк читкә алды. г 
118 
 
Дускаев күзләрен кыса төшеп, бераз дәшмичә Сөембикәгә карап торды. Сугыш вакытында иреннән яшьли генә калган, хәзер дә әле утызлар тирәсеннән узмаган бу яшь тол хатын соңгы елларда колхозның бик күренекле эшчесе булып киткән иде. Ул күптән инде яшелчә бакчасының бригадиры булып эшли, иренең үлү хәбәре килгәч, партиягә кергән, хәзер исә бюро члены да булып тора иде. Хатынкызлар белән бик аралашып, алар арасында күптән инде, беркем кушмастан, үзе теләп, үзе белгәнчә агитация эшләре алып бара иде. Дускаев аның бу хосусиятен белеп алгач, бик кызыксынып, ләкин бер дә рәсми сызыкка басмыйча гына, аңа үзенең киңәшләрен бирә башлады. Менә хәзер Дускаевиың кинәт Сөембикәдән Нургали турында сорашасы килде. Аныңча, ул кичәге һәм бүгенге хәлләр турында үзенең хатын-кызларыннан шактый хәбәр ишетеп өлгергән булырга тиеш иде (Сөембикә үзе әйтмешли, хатынкызның эшләгәндә дә теле тик тормый бит аның...). Ләкин турыдан-туры сорауны яхшысынмады. — Фермада ниләр бар соң?—диде ул. — Әллә ни юк, — диде Сөембикә һәм өстәп куйды. — Кәримәнең «Алма»сы бозаулады. — Шулаймыни?! Әллә ни юк, дисең, менә нинди күңелле вакыйга булган ич! Бозавы әйбәтме соң? — Бик әйбәт, Идрис абый, шундый зур, шундый тере үзе. 40 килограмм тартты. — Ай-Һай, кара син аны, — диде Дускаев, башын чайкап. — Кәримә бик куангандыр инде! — Куанмаган кая ул! Түбәсе күккә тия язды кызыйның... — Әнә ничек! Бик нечкә күңелле кыз шул безнең Кәримәбез... Нургали абыеңның да, алайса, кәефе шәптер инде? Сөембикә бераз көттереп җавап бирде. — Аңламый башладым әле мин аны,—диде ул, кечкенә кара күзләрен тагы да кыса төшеп. — Әллә нәрсә булган аңа. — Ничек алай әллә нәрсә булган? — Ничек кенә дип әйтергә дә белмим, Идрис абый... Бөтен кешегә хәтере калгандай, кара көеп йөри, бер сүз әйтергә ярамый үзенә, хәзер кабынып китәргә тора. Элек алай түгел кебек иде. — Аның бик борчулы чагы бит, Сөембикә,—диде Дускаев, юри Нургалине акларга тырышкан булып. — Үзең беләсең, фермабыз авыр вакыт кичерә. — Анысы шулай, — диде Сөембикә һәм авыр гына сулап ^куйды. — Ләкин бер ферма кайгысы гына түгел шикелле, Идрис абый, башка кайгысы барга ошый. — Нинди кайгысы булыр икән тагын? — Кичәге сессиядән соң җаны әрнеп йөрмиме икән, дим. — Нигә, анда шулай Нургали абыйның җанын әрнетерлек нахак сүзләр әйттеләрмени? — Юк, нишләп нахак сөйләсеннәр, бик дөресен әйттеләр. Ләкин, Идрис абый, дөреслек кайчан бик әче була бит ул! — Әче булган саен шифалырак та була ул, Сөембикә!—диде Дускаев, бик гади генә итеп. ' Сөембикә дәшмәде. Ул икегә аерып тараган чем-кара чәче өстеннән артка таба авышкан шәлен алга таба тартып куйды һәм читкә карап, бераз уйланып торды. Сизелә, күптән күңелендә туган ниндидер бер уй борчый иде шикелле аны...  Тик менә,—диде ул, ниһаять, шул уен әйтергә сүзләр эзләгән кебек тотлыга төшеп, — шуны, ничек дим, сез әйткәнчә, дөреслекнең шифалы булуын ди.мме, ул үзе аңласа иде. — һәм ул кинәт'кенә ашыгып әйтеп куйды.— Юк, Идрис абый, аңа төшендерергә кирәк, халыкның аңа каршы булмавын, аиың файдасына сөйләүләрен төшендерергә
119 
 
кирәк. Югыйсә, кеше бер ялгыш уйлый башласа, бөтенләй эздән язып, чуалып бетәр. — Дөрес, Сөембикә, мин синең бу сүзләреңә кушылам. Әлбәттә, Нургали абыйга кайбер нәрсәләрне яхшылап төшендерергә кирәк булыр. — Әйе, әйе, сез инде аның белән сөйләшә күрегез! Дускаев, Нургалинең күптән түгел үзенә килеп китүен әйтергә теләп, авызын ачса да, тыелып калды. Асылда бит әле аның Нургалигә бернәрсәне дә төшендереп биргәне юк, алдан сөйләү, бигрәк тә Нургалинең ни өчен килүен фаш итү килешеп тә бетмәс иде. һәм ул нидер әйтергә теләп тә, тыелып калуын яшерер өчен Сөембикәгә кулын сузды. — Ярый, мин синең юлыңны бүлдем, Сөембикә, хәзергә хуш! диде ул, Сөембикәнең атсыз бармагына көмеш йөзек кигән кара тутлы кулын кысып. ... Аерылышып үз юлы белән киткәч тә, Дускаев Сөембикәнең Нургали турында никадәр борчылып йөрүен уйламыйча булдыра алмады. Я, шушы үзе генә дә Нургалинең, Сөләйманов халыкны миңа каршы котырта дип, күпме ялгыш уйлавын күрсәтмиме соң? Кинәт аның башында яңа бер фикер туды: «Тукта әле, ни өчен Нургали белән бер мин үзем генә сөйләшергә тиешмен, диде ул, әгәр без берничә коммунист, мәсәлән, бюро членнары, бергә җыелып сөйләшсәк, яхшырак булмасмы?» 
VII Атна ахырында, дәресләрдән бушрак бер көнне Дускаев атка атланып кына район үзәгенә барып кайтты. Мәктәп йомышларын тиз генә йомышлаганнан соң, ул райкомның беренче секретаре иптәш Нәбиев янына керде. Гадәттә ул һәркайчан шулай, тыныч җан белән иркенләп сөйләшергә мөмкин булсын өчен, бөтен хезмәт эшләрен һәм үз йомышларын алдан бетереп райкомга керә торган иде. Ләкин бу юлы аңа секретарьның вакыты белән бик нык хисаплашып, сүзен кыска тотарга туры килде. Колхозларда язгы чәчүгә соңгы хәзерлекләр барган чак, райкомда бу көннәрдә аеруча бер эшчән киеренкелек сизелеп тора, авыллардан килгән иптәшләр бүлмәдән бүлмәгә йөреп, үзләренә кирәк кешеләр белән сөйләшәләр, мәгълүматлар бирәләр, төрле киңәшләр алалар, ә райком кешеләре исә, бер колхоздан кайтып икенче колхозга киткәнче, иртә-кич үзләренең кабинетларыннан чыкмыйлар иде. Дускаев та башта секретарьга үз колхозының соңгы көннәрдә чәчүгә төшәр өчен ниләр эшләгәнен сөйләп бирде. Секретарь — кырыклардан инде узып, юанаеп барган, өстенә кайтарма якалы кара-күк гимнастерка киеп, билен киң каеш белән буган, калын иренле симез битен генә түгел, башын да тап-такыр итеп кырган иптәш Нәбиев өстәлгә терсәге белән таянып, кулын кашлары өстенә куйган хәлдә аны тын гына тыңлап утырды. Аннан ул ашыкмыйча гына сорашты, күбрәк аерым бригадаларның хәле белән кызыксынды, Дускаевның үз кешеләрен никадәр белүен сынагандай, хәтта, аерым колхозчыларның (фамилияләрен әйтеп) быелгы чәчүдә нинди эшкә беркетелгән булуларын да сорап куйды. Соңра ул үзенең кайбер киңәшләрен бирде, уҗымнарны бозланып катудан саклауга бик нык игътибар итәргә кушты һәм сүзне шуның белән беткәнгә санап, урыныннан кузгала башлады. Ул инде, саубуллашырга җыенгандай, кулларын креслоның ике як тоткасына салган иде, шул чакта Дускаев Нургали турында сүз ачты. Ул, билгеле, сүзен кыска тотарга тырышты, ләкин Нәбиев Нургали турында ишеткәч, яңадан алга таба авыша төшеп, бик дикъкать белән тыңларга тотынды. Секретарь Нургалине бик яхшы белә иде, һичшиксез Дускаев хәбәре аңарда тирән кызыксыну кузгатты, ул әледән-әле башын селкеп-селкеп куйгалады, ара-тирә елмаеп та, көрсенеп тә алды.

J20 
 
Дускаев. сөйләп бетергәч, ул берникадәр вакыт уйга төшеп, дәшмичә утырды. — Ах, Нургали, Нургали, — диде ул, ниһаять, үз алдына гына әйткәндәй. — Яхшы кеше син үзең, коммунистлык намусың да бар синең, ферма өчен җаныңны да аямыйсың кебек, ә менә тигез җирдә абынгансың! * Ул Дускаевтан башлыча Нургалинең укуы, партия тарихын өйрәнүе турында җентекләп сорашты. Нәрсәдәндер канәгать булып бетмәгән шикелле якын көннәрдә Яуширмәгә баргач та Нургалинең ул эше белән үзе кызыксыначагын әйтте. ... Нәбиев Дускаевның «Нургали мәсьәләсен» бюро утырышына куярга теләве белән килеште, тик сүз ахырында: — Аңла, Дускаев, — диде ул, — бюрога куюдан сезнең максатыгыз Нургалиевне җәзалау түгел, ә аңа хатасын яхшылап аңлатып бирү булырга тиеш. Дускаев, билгеле, бу киңәшкә тулысынча кушылды, чөнки ул үзе дә нәкъ шулай уйлый иде. Чөнки кешенең хатасын төшендереп бирү генә аңа ялгыш уйларыннан арынырга, авыр азапларыннан котылырга, дөрес эзгә төшәргә ярдә^м итәчәк. Хатасын аңлаган кеше генә рухани ныгып, сафланып калачак һәм тагын да бәялерәк, кирәклерәк кеше булып китәчәк. Дускаев секретарьның күптән таныш җылы ак кулын кысып райкомнан, гадәтенчә, күтәренке кәеф белән чыкты. Бакча рәшәткәсе буендагы киртәгә бәйләп калдырган күк атын чишеп алды да, тезгенен муенына ташлап, башкортныкыдай кечкенә биек ияргә тырыша-тырышг менеп атланды. Койрыгын төйнәп бәйләгән, йонлач бәкәлле кечкенә йомыры ат бик юаш иде, ул хуҗасының азапланып менүен сабыр гына көтеп торды, аннан аяк астына карап кына атлап китте. Дускаев, пальто чабуларын тез асларына кыстырып, ияре өстендә ипләнә төште дә туры Яуширмәгә юл тотты. Көн җилле иде, ак читле кабарынкы болытлар язгыча бик биектән ашыгып агалар, кояш, бозлар арасында йөзгән каек шикелле, бер югала, бер ялтырап килеп чыга, ә каралган кырлар өстеннән, очсыз- кырыйсыз маллар көтүедәй, болытлар шәүләсе өзлексез шуып үтәләр. Кичә — бүген генә килгән кара каргалар юл буенда, җилгә кырын торып, сикерә-сикерә йөриләр, яки түбәннән генә очып китәләр... Кар башын кар ашый, дигәннәр картлар. Моннан бер-ике көн элек кенә җепшек буран җирне генә түгел, капка-коймаларны кар белән сылап, дөньяны апак итеп куйган иде. Буран артыннан ук кар ашыгып эри башлады, бөтен ерганаклардан кырлар өстен тонык гөрләтеп шарлавыклар йөгерде, уйсу җирләргә зур-зур чуар күлләр җыелды... Соңгы буран шушы каргалар килер өчен генә булган икән! Кышкы юл тәмам бозылган иде инде... Юлның буеннан-буеиа вак кына ерганаклар, бер-берсе белән узышкандай, янәшә шаулап агалар, ара-тирә кар астыннан чыккан кара җир өстендә соңгы чаналарның кин табан эзләре ярылып яталар, чокыр-чакырлар исә су белән тулганнар... Хәзер инде бу юлдан чана белән дә, арба белән дә үтәрлек түгел. Дускаевның кечкенә, акыллы аты ерганаклар юган тайгак бозга сак кына басып, сулы чокырларны читләтеп узып, ашыкмый гына атлый. Дускаев үзе язның бу кадәр ашкынып һәм ашыгып килүенә гаҗәплән- гәнсыман күзләрен кыса төшеп, тирә-ягына каранып бара. Төрле уйлар килә аның күңеленә: менә чәчүгә төшәр вакытлар да җитте, җиргә пичәмә йөз центнер орлык сибеләчәк, ничә тапкыр итеп шуны кире кайтарып алырлар? Күптән инде ул билгеләнгән, һәрбер колхозчы аны белеп тора, әмма хәзергә әле кәгазьгә коры саннар булып теркәлгән бу халык өмете — уңышны алыр өчен күпме кешеләрнең теләк-омты- лышларын берләштерергә, көчләрен тупларга, эшләрен оештырырга 

121 
 
кирәк булачак! Орлык җиргә төшкән көннән алып, иген өсәкләргә кереп тулганчыга кадәр күпме борчылу, күпме дулкынлану кичерергә туры киләчәк! Әгәр һәрбер кеше үз башына, үзе өчен генә кайгырып яши торган заман булса, икмәк үстерүнең дөнья-күләм әһәмияте, чиксез колачы бу кадәр ачык булып күз алдына басмас иде. Бөтен ил өчен, бөтен ил белән бергә, йөзләрчә миллион халыкның бердәм өмете һәм бердәм тырышлыгы — менә бит эшнең сере нәрсәдә! Шуңа күрә дә һәр аерым кешенең бу уртак эштә тоткан урынын исәпкә алмыйча, аның язмышы белән кызыксынмыйча калырга һич мөмкин түгел. Әнә шулай уйлана торгач, Дускаев булачак бюро утырышын исенә төшерде. Кеше язмышын хәл итүгә бәйләнгән бер эш бу, ихтыярсыз- дан ул турыда кат-кат һәм һәрьяклап уйланмыйча туры килми... Утырышка яхшылап хәзерләнергә кирәк, куелачак мәсьәләне ачык итеп билгеләргә кирәк, бюро членнары белән сөйләшәсе бар, ниһаять, фермада эшләүчеләрнең үз эшләре һәм ферма турындагы фикерләрен алу да яхшы булыр иде. Әлбәттә, боларның берсе дә ул хәтле авыр нәрсә булып тормый, ләкин менә Нургалигә мәсьәләне бюро утырышына куюның кирәклеген ничек төшендереп бирергә?—бу турыда Дускаев борчылып уйланмыйча булдыра алмый иде. Аныңча, Нургали, «синең мәсьәләне бюрода карыйбыз» дип әйтүне ишетү белән, шунда ук каршы төшәчәк. Ничә әйтсәң дә, кешенең «мин-минлеге» бик кимсетелгән һәм «бар да миңа каршы» дип бөтен дөньясына хәтере калып йөргән чагы, димәк, аның шикләнүе дә, ышанмавы да, тискәреләнүе дә бик табигый булачак. Ләкин шул ук вакытта аның капризы белән артык хисаплашып, үзсүзле баланы юмалаган нәнкә төсле инәлеп кенә сөйләшү дә ярамаячак. Үз членнарын бср-берсе белән ачык, туры, гадел мөнәсәбәттә булырга өйрәткән бөек партия этикасына сыймас иде ул. Шулай булгач, ошыймы-ошамыймы, әмма аңа бюроның нинди мәсьәлә уңае белән, ни өчен җыелуын ачык әйтеп бирергә туры киләчәк. Әлбәттә, рәсми коры итеп түгел, ә иптәшләрчә яхшылап әйтү кирәк булыр. ... Инде икенче көнне Дускаев фермага, Нургали янына барып, аңа шулай дип әйткәч, ул, Нургали, Дускаевның чынлап гаҗәпләнүенә каршы, берсүзсез риза булды. Ферма мөдире, хәтта «бик яхшы итәсез. Идрис туган, әйе, шулай кирәк» дип аның ниятен хуплап та куйды. Дускаев бары шунда гына Нургалинең ни өчен болан бик тиз риза булуын һәм үзенең нәрсәне исәпкә алып җиткермәвен аңлады: Нургалинең бит әле эчен тәмам бушатканчы бер сөйләшәсе килә, ул бит һаман әле күңеленнән Сөләймановка каршы бәхәс алып бара, аның мәсьәләне яңадан бөтен кискенлеге белән куясы һәм кем, — улмы, Сөләймановмы— хаклы? — шуны ачык хәл итәсе килә иде... һәм Нургаличә дә мондый сөйләшү бары бюро утырышында гына булырга мөмкин иде. Соңыннан ферманы икәүләп карап йөргән чакта, Дускаев Нургалинең нәкъ әнә шулай уйлавын тагы да ачыграк сизде. ... Нургали, Сөләймаиов белән талашып, үзен-үзе кая куярга белмичә йөргән әлеге бәхетсез көннән соң, баш-аягы белән эшкә чумган иде. Бер атна инде ул фермадан беркая аяк атлап чыкмыйча тун изүен чишеп, бүреген куе чәчләре өстеннән артка этәреп, беркемгә тынычлык бирмичә, киң ихатаның язгы пычрагын су үтмәс таза итекләре белән таптап йөрде. Иренең бу кадәр «эшем кешесе» булып китүеннән көнче йөрәге чәбәләнә башлаган Миңсылу да, юк сылтауны бар итеп, фермага килгәләп, Нургали тирәсендә әйләнгәләп, ләкин аның тирләп кызарган йөзеннән, тырпайган мыегыннан сүз әйтергә куркып, шулай да «Нургали абый» дип бик өзгәләнеп йөрүче яшь сыер савучыларга уктай үткен карашын ташлап, шуның белән «Нургали абыйларының кеме барлыгын» аларның исенә нык кына төшереп киткәли иле. 
122 
 
Кыска гына вакыт эчендә Нургали шактый эшләр башкарып ташлады. Әлеге урман астындагы ике эскертнең берсен унике ат белән юл өзелгәнче «Заготскотка» ташытып, аннан фермага комбикорм кайтартты Шул арада тегермәннән махсус эре тарттырылган икс тонна он кайткан иде, шуны егермеләп хатын-кыздан беткәнче иләтеп, һәм колхоз амбарының бөтен өсәкләрен тикшереп, канатлар белән себертеп шактый гына көрпә җыеп алды. Силосның соңгы базын да ачтырды. Азык хәле бераз җиңеләя төште, һәм Нургали савым сыерларны яңадан рацион төзеп ашата башлады, ә артык өшәнгән малларны аерым ашатуга күчерде. Шул ук вакытта азыкны саксыз әрәм-шәрәм итүчеләрне бик нык эзәрлекләргә дә тотынды. Элек бу эштә ваемсызлык күрсәткән кызлар хәзер терлекләренең ялгашлары тирәсенә чәчелгән силосны, сибелгән көрпәне, «усал абыйлары» күргәнче, тиз-тиз генә җыештырып ала торган булдылар. Азык белән чынлап торып шөгыльләнү өстенә Нургали күп кенә башка эшләргә дә өлгерде. Хәзер бөтен дөнья эреп, суга әйләнеп торган бер чакта абзаркураларны һәм терлекләрне чиста, коры тоту өчен ул ике көн рәттән фермада өмәсыман бер нәрсә үткәрде. Барлык ферма кешеләре агач һәм тимер көрәкләр белән коралланып, абзар түбәләреннән соңгы буран салган карны көрәп төшерделәр, стена буйларында эреми өелеп ятканын ихата уртасына ыргыттылар, пычрак бозларны чаналарга төяп, яр буена илтеп аудардылар. Абзар төпләренә җыелган суларны агызыр өчен канаулар ердылар. Барлык терлекләрне һавага чыгарып, абзарларны җилләттеләр, ә эре терлекләрнең барысын да каты себерке, ишкән салам белән әйбәтләп, кыш буена утырган тузан- -пычракларыннан чистарттылар. Дускаев Нургалигә ияреп ферманы карап йөргәндә, бу эш беткән иде инде. «Әйбәт, әйбәт булган!» диде Дускаев, соклануын яшермичә һәм аңа чыннан да абзарларның һавасы җиңеләеп, терлекләрнең кәефләре күтәрелеп киткән кебек тоелды. Шулар өстенә әле Нургали сессиядә Нуретдин абзасы авызыннан ишеткән һәм Сөләйманов куәтләгән бер тәкъдимне тормышка ашыру чарасына да кереште. Иң яхшы бозаулар караучы Саҗидә апаны янына чакыртып алды да аңа: — Моннан соң, Саҗидә апа, син нәселле сыерлардан туган бозауларны гына карарсың, — диде. — Барысын җыеп сиңа бирәбез. Яхшы тәрбиялә, сөтне жәлләмә, гарык булганчы эчсеннәр! Мондый көтелмәгән боерыктан, бигрәк тә сөт мәсьәләсендә бу хәтле юмартлык күрсәтүдән, Саҗидә апа аптырый калды, югарыдан берәр кәгазь килдеме икән әллә, дип тә уйлап алды. Беравык Нургалигә, чынлап әйтәме бу, әллә уйнап кынамы дигән төсле, сынап карап торды да, кыюсыз гына сорау бирде: — Кем шулай нәселле бозауларны аерым карарга, сөтне жәлләмәскә куша соң? Нургали кырт кисеп кенә «менә мин кушам» димәкче булган иде дә. үзе дә сизмәстән, эре генә: — Фән куша!—дип куйды. Шуның белән сүз бетте, һәм Саҗидә апа, фәннең шундый юмарт булуына куана-куана, бозаулары янына китеп барды. Бер атна буена әнә шулай дөньясын онытып, бөтен ферма кешеләрен аякка бастырып, күп кенә эшләр башкарып ташлау, билгеле, Нургалинең кәефен яхшы якка таба шактый нык үзгәртте. Аның йөзе ачылды, кешеләргә мөгамәләсе йомшарды, сөйләшкәндә, элекке кебек, уен- көлке дә кыстырып җибәргәли башлады. Ләкин йөрәге төбендә яткан тирән рәнҗү тойгысы һәмишә суырылып бетмәде, бер төер булып ята бирде. Шул вакыт эчендә ул Сөләйманов белән бер генә тапкыр да очрашмады, һәм. дөресен генә әйткәндә, очрашудан үзе үк кача да иде.  
123 
 
Беренче карауда Нургалидәге бу үзгәрешләрне — ул үзенең хаталарын аңлаган, төзәлү юлына баскан, тик әле күптән түгел кичергән авыр тойгыларыннан арынып җитмәгән, шуңа күрә Сөләйманов белән дә хәзергә очрашудан тыелып торырга мәҗбүр икән,—дип юрарга мөмкин ндс. Ләкин... гаҗәп, бик гаҗәп бу кеше дигәнең! Асылда исә ул, Нургали, үзендәге эшчәилекнең кинәт болай көчәеп китүен — сессиядә ишеткән тәнкыйть нәтиҗәсе дип аңлаудан бик ерак иде. Киресенчә, үзен һәмишә бикәргә кимсетелгән, хаксызга гаепләнгән кеше итеп, ә Сөләймановны һаман әүвәлгечә нахак сөйләүче, работникларның кадерен белмәүче дип хисаплый иде. Хәтта аның болай уйлавы, үзенең нинди эшләр башкарып ташларга сәләтле булуына тагын бер тапкыр ышангач, көчәя дә төште. Шуңа күрә дә ул күңеленнән Сөләй- мановка каршы бертуктаусыз бәхәс алып бара, үзенең кем булуын, хәзер генә түгел, элек тә җаны-тәне белән бирелеп эшләгәнен һәм киләчәктә дә шулай эшләячәген исбат итәсе килү теләге белән сабырсызланып яна иде. ... һәм Дускаев Нургалинең менә шул настроениесен ферманы карап йөргән чакта аның үзен бик хуҗаларча тотуыннан, эше турында бик күп сөйләнүеннән, шул ук вакытта мактанчык булып күренмәс өчен юри зарланып маташуыннан («һи эш, эш, эш — диңгез әле», имеш,) шактый дөрес сизеп алды. Алар арасында Сөләйманов турында бер авыз сүз дә булмады, ләкин ферма мөдиренең бөтен сөйләгәне бик яшерен рәвештә Сөләймаиовка каршы юнәлдерелгән иде. Дускаев моны да •сизмичә кала алмады, билгеле. Алар ферманың киртә капкасы төбендә кул бирешеп аерылыштылар. 
Бюро утырышы ике көннән соң колхоз идарәсе белән янәшә партоешма бүлмәсендә кич сәгать сигездә булды. Бу кечкенә, гади-пөхтә генә итеп җиһазланган бүлмәгә Дускаев һәр кич диярлек килеп утыра иде. Биредә аның түр почмакка, тәбәнәк тумбочка өстенә куелган авыр, калын ишекле тимер шкаф эчендә партия документлары саклана, биредә ул коммунистлардан членлык взносы кабул итә, йомышы төшеп килгән колхозчылар белән сөйләшеп яки, ялгыз булса, политуку өчен партия тарихыннан конспект төзеп утыра, һәм бюро утырышларын да биредә генә үткәрә иде. Нургали килеп кергәндә, бүлмәдә Дускаевтан башка, Шәйхи абзый белән Гашыйк абзый гына утыралар иде: Сөләйманов белән Сөембикә килеп җитмәгәннәр иде әле... Нургали кергәч тә, бу бүлмәдә күптән урнашкан тәртип буенча, тунын салып, ишеккә якын агач чөйле вешал- кага элеп куйды. Түргә узып Дускаев һәм башкалар белән кул биреп күреште, аннан бер читкәрәк китеп, стена буендагы урындыкка утырды. Бүген ул уйчаи-җитди ҺӘхМ аеруча матур иде. Өстендә аның кыек якалы ак күлмәк өстеннән кигән һәм бик спай утырган кара костюм. Сул як күкрәгендә бер рәткә тезгән, гүя бүген генә тартмаларыннан чыгарылган өр-яңа орден-медальләре ялтырашып торалар. Артка тарап салган һәм дулкынланып яткан, ара-тпрә генә чал кунган чем-кара чәче, куе кара кашлары, старшиналарныкыдай күперенке йомшак кара мыегы аның эчке киеренкелектән агарган йөзенә аеруча килешеп һәм бераз гына шагыйрьләр кыяфәте биреп тора. Шик юк, аның уйлары хәзер үк инде нык җигелгән булырга тиеш, чөнки ике каш арасына аркылы тирән сызык төшкән, ә коңгыр-кара күзләре бик җитди карыйлар Ул берничә минут дәшми утырганнан соң, кесәсеннән портсигарын чыгарды. Хәзергә әле аңардан башка тартучы юк иде, шуңа күрә папиросын алгач, авызына капмыйча, ике бармагы белән бераз угалап торды. 1ыгып тартырга што ли? — диде ул, сорау биргән төсле итеп 
124 
 
Биредә дә була,— диде Дускаев, нидер язып утырган җиреннән башын күтәрми генә. — Мин төнлекне ачып куйдым куюын, шулай да, егетләр, әдәпле кыланырсыз! Ә Шәйхи абзый аңа өстәп куйды: — Төтен җибәрүчеләр бүген икәү генә — Нургали дә Сөләйманов кына... Ничек тә чыдарбыз әле. Барысына да бу кинәт кызык булып тоелды («төтен җибәрүчеләр», ягъни үзләре турында сөйләүчеләр), һәм дәррәү генә көлешеп алдылар. Шәйхи абзый исә үзе көлмичә, кырган чал башын сул кулы белән сыйпап (бу аның һәрвакыттагы гадәте), чак сизелерлек елмаю уйнаган кечкенә күзләре белән Нургалигә төбәлеп карап тора; гүя ул үзенең сабыр, үткен карашы белән ашыкмыйча гына аны һәрьяклап капшый, һәм шул ук вакытта «кәефең китмәсен, дус!» дигән төсле юатырга да тели иде. Шәйхи абзый асылда аз сүзле кеше, ләкин аның шулай кыска, тапкыр гына әйтеп куя торган гадәте бар. Мондый гадәт, билгеле, үз-үзенә нык ышанган һәм күпне күргән кешеләрдә булучан. Ә аның үткәне бай, бик бай. Ул безнең колхозларның атказанган (әгәр шулай әйтергә мөмкин булса) җитәкчеләре рәтенә керә. Хәзер аңа 55—60 яшьләр чамасы булыр, моннан егерме ел элек исә иң дәртле, иң булдыклы ир чагында ул шушы туган авылында зур колхоз оештырып йөрде. Акыллы, эшлекле һәм сыйнфый сизгер кеше буларак, ул бөек борылышның беренче көннәреннән үк колхоз төзелешенең танылган җитәкчесе булып китте, һәм менә егерме ике ел инде ул өзлексез Ямашев колхозының председателе булып тора. Дөрес, Бөек Ватан сугышы вакытында аңа бер-ике ел чамасы туган колхозыннан аерылып торырга туры килде. Армиягә алынып, озак кына вакытлар запасный полкта хезмәт иткәннән соң, ул калган солдат гомерен фронт белән тыл арасындагы бер тимер юл күперен саклап уздырды. Ләкин партия Өлкә Комитетының Москвага язган соравы буенча аны, сугыш бетмәс борын ук, каравыл хезмәтеннән азат иттеләр, һәм ул Яуширмәгә кайтып, яңадан председательлек дилбегәсен кулына алды. Егерме ике ел председатель булып тору — бу әйтергә генә ансат! Ул чакта тумаган кызларның хәзер үз балалары бар инде. Ә күпме хәлләр кеше башыннан кичмәде? Сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел бит! Әйе, озын юл, авыр юл үтте Шәйхи абзый... Нәтиҗәдә, ул күпме бай тормыш тәҗрибәсе җыйды, кешеләрне никадәр дөрес аңларга өйрәнде, колхоз производствосының зур белгече булып әверелде, колхозчылар .массасының нык куллы, авторитетлы җитәкчесе булып танылды. Билгеле инде, мондый кешенең характеры үзенә бер төгәллек һәм бөтенлек белән аерылып тора. Аңа һәр нәрсә ачык, аңлаешлы булырга тиеш; тормышның катлаулы күренешләрен, кешеләрнең каршылыклы мөнәсәбәтләрен ул гадиләштереп, һәр нәрсәне үз урынына куеп күрә белә. Үзе турында ул зур итеп уйламый (чөнки үзе кебек кешеләрнең хәзер миллионлап булуын белеп тора), ләкин үз көченә нык ышана, шуңа күрә үзен һәр җирдә, һәркем алдында бәйсез, тыныч тота ала. Үзен ул зур акыл иясе итеп тә санамый (чөнки аның дәрәҗәсендәге һәрбер кешенең ахмак булырга хакы юклыгын бик яхшы аңлап тора), ләкин һәр сүзенең көчен һәм бәясен белә, шуңа күрә аны урынлы- урынсыз әрәм итми иде. ... һәм Нургали Шәйхи абзыйның сабыр гына сынап, үз итеп карап торуын күргәч, бераз тынычлана төшкән кебек булды, — югыйсә килеп утыруы белән бөтен тәне буйлап зәгыйфь ток шикелле, әллә нинди ямьсез калтырау йөри башлаган иде. Бу, билгеле, үзен артык киеренке •тотудан туган хәл иде, һәм гаҗәп тә түгел: Нургали булачак утырышка гаять зур әһәмият биреп, аннан бик күп нәрсә өмет итеп килде. Ул
125 
 
һичшиксез бүгенге утырышның, киләчәк эше өчен генә түгел, киләчәк тормышы өчен дә тирән эз калдырасын сизенә иде. Әгәр шулай булып чыкмаса, ул үзе үк канәгатьләнмичә калыр иде, чөнки күңеле белән ул нәрсәнеңдер сынарга, үзгәрергә тиешлеген, искечә торып калырга яра- маганлыгын тоя башлаган иде инде... Соңгы ике көндә ул үзенең хәле турында күп уйланды, ләкин күңеле тойганны акылы белән ачык итеп билгели белмәде, һаман шул кемгәдер, нәрсәнедер исбат итәсе килү теләгеннән котыла алмады. Бу җәһәттән исә ул бүгенге утырышка үзенчә шактый нык хәзерләнеп, ягъни үзен ничек итеп тотачагын, нәрсәләр сөйләячәген тәгаен билгеләп килде. Нәрсәдән гыйбарәт соң аның бүгенге программасы? Иң элек ул Сөләйманов белән үз арасындагы конфликттан «Фәттах баҗаны» алып ташларга булды. Сөләймановны баҗасын кайгыртып йөрүдә гаепләүнең никадәр вак, көлке нәрсә булуын ул ачык белә иде инде. Ул, әлбәттә, бюро алдында, Сөләйманов өстенә шундый яла ташлавын, үзенең хатасы итеп икърар итәчәк. Ләкин... шуның белән бергә ул Сөләймановның аңа, ферма мөдиренә, карата дөрес политикада тормавын исбат итәргә тырышачак. ... Беренчедән, ни өчен Сөләйманов терлекчелек мәсьәләсен вакыт- лы-вакытсыз авыл Советы сессиясенә куя? Хәзер колхозчыларның барлык көчен, игътибарын язгы чәчүгә тупларга кирәк түгелме соң? Моңарчы бездә шулай эшләнә иде шикелле: без менә колхоз оешкан көннән бирле халыкны’ иң беренче чиратта торган эшләргә, әйтик, язын — язгы чәчүгә, җәен — урып-җыюга мобилизовать итеп килдек. Дөрес, ул. Нургали, моның белән терлекчелек мәсьәләсен авыл Советы сессиясендә куярга ярамый, дип әйтергә һич җыенмый, ләкин бүген-иртәгә язгы чәчүгә төшәргә торган чакта күтәреләсе мәсьәләме соң ул? һәрхәлдә. Сөләймановның политикасын ул, Нургали, аңлап бетерми, ләкин терлекчелек мәсьәләсен шаулатып күтәрү нәтиҗәсендә халыкның игътибары «бүгенгесе көннең» иң әһәмиятле бурычыннан — язгы чәчүдән читкә киткәнен күреп тора. (Ныклы дәлил түгел иде бу, Нургали үзе дә моны сизәсизүен, ләкин ике арадагы бәхәсне бары шәхси мөнәсәбәткә генә кайтарып калдырмыйча, «принципиаль югарылыкка» күтәрү өчен «язгы чәчү» бердәнбер тотыныр нәрсә иде.) Икенчедән,... кеше белән шаярырга ярамый, әйе, шаярырга ярамый. Кеше гөмбә түгел, абзар артында үсми ул, аның белән сак кыланырга кирәк. Р1птәш Сөләйманов терлекчелек мәсьәләсен сессиягә куйган икән инде, ул аны, ферма мөдирен, халык алдында рисвай итмәскә, аның моңарчы күрсәткән» хезмәтен юкка чыгарып ташламаска тиеш иде. Кешенең эшендә кимчелекләр күрәсең икән, җитеш якларына да күз йомма. Бигрәк тә, җитәкче кешенең халык алдында дәрәҗәсен төшерүдән, авторитетын какшатудан сак бул. Фермага бит Сөләйманов- ныц барып эшлисе юк, ул, Нургали, хәзергә эшләячәк әле, аңа ферма кешеләре белән җитәкчелек итәргә туры киләчәк. Ә сессиядән соң икенче көнне үк инде ферманың кайбер коткыга тиз бирелүчән яшьләре аңа каршы сүз кайтара, тискәреләнә башладылар. Күрәсез, ачыктан-ачык дисциплинаның йомшару куркынычы туа. Я, бу — каш ясыйм дип күз чыгару була түгелме соң? Әйе, тәнкыйтьне аны бер Сөләйманов кына түгел, ул да ярата, ләкин аның ахырын уйлый белергә кирәк. (Бу инде Нургали исәбенчә көчле дәлил иде. Бу мәсьәләдә ул Шәйхи абзыйның үз ягында булуына нык ышана’ чөнки җитәкче кеше өчен авторитетның никадәр әһәмиятле булуын колхоз председателе бик яхшы белә.^Башкалар да аның белән килешерләр, һәрхәлдә, бюро членнары Сөләимановка Нургалигә карата таякны катырак бөгеп ташлавын әйтерләр). ,, Өченчедән... хәер бусы да шул икенченең дәвамы инде. Кыскасы ул пургали, тәнкыйтькә һич каршы түгел, тик ул аның гадел булуын, яхшы
126 
 
ният белән булуын гына таләп итә. Ул биредә, бюро алдында үзен аклап та, мактап та сөйләргә җыенмый. Иптәшләр аның үзен дә, үткәндәге эшләрен дә бик яхшы беләләр. Әйе, кем ул, нинди эшче ул, колхоз терлекчелегенә аныц аз гына булса да файдасы тидеме? — алар әйтсеннәр. Ни әйтсәләр дә, ничек дип әйтсәләр дә ул риза, ул аларнын намусына ышана. Әгәр инде бу утырышта коммунистлар аны фермада эшли алырлык түгел дип табалар икән, ул бер сүз әйтмәячәк, ул бюро карарына баш иеп буйсыначак... һәм иртәгәдән иң авыр, иң кара эшкә чыгарга риза булачак. Сугышта алган биш ярам бар дип тормас, юк, тормас (тик бу минутта күңел нечкәреп, күзләр генә яшьләнмәсен иде), туган колхозыннан башка яшәүне белмәде ул, һәм белмәячәк тә! Шик юк, бик ихлас күңелдән туган уй-хисләр иде болар... Дөрес, башта ул үзенең бөтен тарихын, колхозга күрсәткән хезмәтен, фермага салган көчен бик тулы итеп сөйләп бирмәкче булган иде. Моның өчен анын материалы җитәрлек иде, сөйләсә—бик гыйбрәтле, бик көчле итеп сөйли алачак иде. Ләкин... үзенең үткәне турында бик мавыгып, әсәрләнеп уйлана торгач, аңарда кинәт гаҗәеп бер тыйнаклык туды. Гүя аның кем булуы да, куйган хезмәтләре дә бюро членнары өчен шул кадәр ачык, бәхәссез нәрсә иде ки, бу турыда ул үзе түгел, ә алар сөйләргә тиешләр иде. һәм ул үзе турында бер сүз дә әйтмичә, әнә шулай ихлас күңелдән үзен алар ихтыярына тапшыргач, бюрода утыручылар бер авыздан: — юк ла инде, Нургали, ни сөйлисең снн, алай түгел ләг беләбез бит без сине.... — дип әйтәчәкләр иде. Бу, билгеле, Сөләймановка да «хатасын» аңлар өчен яхшы сабак булып төшәчәк иде. Хуш, әгәр алай дип әйтмәсәләр, аның йөрәген аңламасалар, һаман Сөләйманов ягын каерсалар, ул чакта нишләргә? Нургали мондый хәлнең дә булуын исендә тотып, эченнән катгый бер карарга килеп куйган иле: әгәр эш аланга китсә, ул бюро алдында ферма мөдирлегеннән азат итүне таләп итәчәк. Әйдә, башка берәү эшләп карасын (Сөләйманов- ның баҗасымы, кемнең дә булса каенагасымы — барыбер), башка берәү, бәлкем, ферманы сөт күленә әйләндерер, ә ул, Нургали, булмаса: Әпкәли урынына буадан мичкә белән су ташып йөрер... Эшләмәде түгел, кулыннан килгән кадәр эшләде ул, үзенә калса, намус белән туган колхозым өчен дип эшләде, инде хәзер «кайберәүләргә» ярамый башлаган икән, нишләмәк кирәк, яраган кешегә урынын бирер вакыт җиткәндер. Ләкин бу гарьлек һәм әрнү белән тулы ниятен Нургали бик тирәндә саклый, тик иң соңгы чиктә генә ул аны әйтергә җыена иде. ... Озак та үтмичә, бер-бер артлы диярлек, Сөләйманов белән Сөембикә дә килеп җиттеләр. Сөләйманов бүлмәдә утыручылар белән баш иеп кенә исәнләште (Нургали эченнән генә, миңа кул бирмәс өчен бу, дип уйлап куйды), Сөембикә исә барысына да кул биреп чыкты. Шәйхи абзый аның кулын бераз җибәрмичә торып: — Килен, синең сәлам хатыңны «Якты күлнең» яшь агротехнигы иптәш Нуриевка тапшырдым, — диде. — Эшегез пешсә, туйдай калдырмассың ла? — һәм Дускаевка карап күз кысып куйды. Сөембикә дә бер дә сер сынатырга теләмичә кыю гына: — Эшнең пешүе баш кодадан тора, Шәйхи абый, нинди җавап китергәнсеңдер бит! — дигән булды, ләкин үзе, Шәйхи абзыйның бер үк вакытта йомшак ягымлы да, үткен сынаулы да карашын күтәрә алмыйча, ияк очына кадәр кызарып китте. Шәйхи абзый башын чайкап куйды, аннан «киленнең» хәленә кереп җитди-акрын гына: — Эш пешә, Сөембикә, — диде. — Нуриев син сораган орлыкларны әзерләп җибәрергә булды. Дускаев аларга сүзсез генә елмаеп карап утыра иде, Сөембикәнең кинәт кызарып китүен күргәч, үз алдына эченнән генә көрсенеп куйды: «Әйе, кешенең, бәлкем, үзенчә бик яшерен тотам, дип уйлаган өмете
127 
 
кайчан шулай ялгыш кына ачылып куя бит» дигән уй ихтыярсыз анын күңеленә килде. Бюро членнары бар да килеп беткәч, утырышны башларга да мөмкин иде, шулай да Дускаев бераз сабыр итә төште; утырышны башлар өчен кешеләрнең тынычланулары, җайлап урнашулары гына түгел, үзләрен җитди сөйләшүгә берникадәр көйләүләре дә кирәк иде. Гадәттә, мондый «көйләнеп» өлгерүнең үз моменты була, Дускаев моны сизәргә өйрәнгән иде, һәм шул момент җиткәнне көтеп ул ашыкмыйча гына өстәлдән кәгазьләрен җыештырды, чалбарының кечкенә кесәсеннән сәгатен чыгарып, алдына куйды. Аннан тынып калган иптәшләренә беравык карап торды да акрын гына: — Башлыйбызмы, иптәшләр?—диде. — Башласаң да ярый, — диде аңа каршы Шәйхи абзый. Дускаев тагын кечкенә тыныш ясаганнан соң бюро утырышын ачык дип белдерде һәм рәсми тонга күчмичә, үзара сөйләшкәндәй гади генә итеп бүгенге утырышның нинди уңай белән җыелуын, нинди мәсьәлә каралачагын әйтеп бирде. Аннары ул Нургалигә мөрәҗәгать итеп: — Әйдә, Нургали абый, түргәрәк уз, бюро сине тыңларга әзер. — диде. Нургали урыныннан торып, бүлмә уртасына бер-нке адым атлады һәм куен кесәсеннән икегә бөкләнгән бер ак кәгазь чыгарды. Кәгазь анын кулында сизелерсизелмәс кенә калтырый иде. Ул аскы иренен тешли биреп, шул кәгазьгә берникадәр вакыт карап торды; үзенчә ул сөйлисе фикерләрен язып, билгеле бер тәртипкә салып килгән иде, хәзер исә.- беренче башлап әйтер сүзен югалткан кешесыман, нәрсәдән башларга белмичә аптырабрак калды. Ахырда кәгазьгә язылмаган бу беренче сүз. ничектер, аның ихтыярыннан тыш диярлек килеп чыкты: — Минем гаебем зур, иптәшләр!—диде ул, кыюсыз акрын тавыш белән, ләкин шунда ук, бик үк дөрес әйтмәгәнен сизгән шикелле, ашыгып өстәде: — Конечно, гаепнең төрлесе була, иптәшләр, бу очракта мин авыл Советы председателе иптәш Сөләймановка күрсәткән тупас- лыгым турында әйтмәкче булам. «Минем гаебем зур» — бу аның беренче сүзе — ихлас күңелдән әйткән иң дөрес сүзе булды, аннан инде ул үзе сызган сызыкка төшеп, азмы-күпме эзлекле рәвештә, ләкин шулай да тотлыга биреп, урыны- урыны белән буталып сөйләргә кереште. Бюро членнары аны «шылт» та итмичә бик дикъкать белән тыңлап утырдылар. Шуңа карамастан Нургали үзендә, ничектер, эчке ныклык тоймый, вакыт-вакыт кирәкмәгәнне сөйләвен сизгән кебек тә була; ләкин аның саен үзенең тезисларына ныграк тотынырга тырыша һәм, шуңа күрә булса кирәк, урын- сызга кабатланып сөйли бирә иде. Бүгенге чыгышында аның тынгысыз характерына хас дәрт тә, кискенлек тә юк иде. Үзенең гаебен, башлыча, Сөләйманов белән ике арадагы талашка кайтарып, үзе әйтмешли, «җитди мәсьәләгә председатель баҗасын кыстырып» хата эшләвен икърар иткәннән соң, ул, ниһаять, беренче төп' тезисын — ягъни терлекчелек мәсьәләсенең сессиягә вакытсыз куелуын — көч-хәл белән генә ерып чыкты. Аның сүзен бүлүче булмады, ләкин бюро членнарының бу кадәр тын утыруларында, әллә ничек, үзләрен көчләп булса да сабырлык күрсәтергә тырышу сизелә иде... Шәйхи абзый терсәге белән өстәлгә таянып һәм кырган башын кулына салып, үз уена йотылган кешесыман, алдына гына карап утыра, Сөембикә, теше авырткан кешедәй, сул яңагына учын куеп, кашларын җыерып, башын күкрәгенә салып утыра, Сөләйманов, киресенчә, башын артка ташлап, хәрәкәтсез соры күзләрен каядыр бүлмәнең югары почмагына текәгән, Дускаев урындыгы артына ята биреп, Нургалидән күзләрен беп лә алмыйча, бик җитди кыяфәт белән аны тыңлый... Тик Гашыйк абзый  
128 
 
гына бер хәлдә тыныч кына утыра алмый иде, ул, тәнен нәрсәдер борчыгандай, урындыгы өстендә бер-ике тапкыр шуышып та куйды. Бу гомуми киеренке тынлык һәм шул тынлыкта Гашыйк абзыйның сабырсызлана башлавы Нургалинең эчке ышанычын тагы да какшата төште булса кирәк, ул үзенең, икенче тезисын — ягъни «кеше белән шаярырга ярамый» дигән тезисын сикереп узарга мәҗбүр булды. Хәзер инде ул бюро членнарының (хәтта, Шәйхи абзыйның да) үзенә теләктәшлек күрсәтүләренә ышанып бетми иде. Ул көткәнчә, алар аның үтчәңдәге хезмәтләрен санап та тормаслар, «куй әле, Нургали, куй, без бит сине беләбез» дип юатып та маташмаслар кебек иде. Шунлыктан, ахры, үзе турында тыйнак булырга ниятләп килүен онытып, колхозга иткән хезмәтләрен бик ерактан башлап сөйләргә кереште. Дөрес, ул бо- лариы тәнкыйтьне аңламаудан яки кабул итәргә теләмәүдән сөйләми (бюро ^членнары хата аңлый күрмәсеннәр: тәнкыйтьнең кирәклеген бик яхшы белеп тора ул!), тик гаделлек булсын дип кенә, үзе әйтмешли, «акны карадан аерыр өчен» генә сөйли инде... Эшләгән эш күп булгач, сүз дә озынга китте, һәм иң башлап Гашыйк абзый сабырлыгын җуйды. Ул алдында яткан бүреген ачу белән өстәл уртасына алып куйды да, Нургалинең сүзен бүлде: — Карале, Нургали, нигә әле син безгә кем булуыңны да, нәрсәләр эшләвеңне сөйләп торасың? Айдан төшкән кеше түгел ич син, җиде бабаңа чаклы беләбез. Дускаев шунда ук Гашыйк абзыйга каршы төште: — Сабыр, Гашыйк абзый, сабыр!.. Нәрсә сөйләсә дә, күпме сөйләсә дә Нургали абыйның үз ихтыяры, безнең эш — хәзергә тыңлап кына утыру... — Ашламыйм, ихлас аңламыйм, — диде Гашыйк абзый, чын гаҗәпләнү белән сыңар кулын җәеп. — Бу тарих сөйләүнең каралачак мәсьәләгә ни катнашы бар соң? — Катнашы булмаса, сөйләп тормас иде. — Күрмим, валлаһи, күрмим,—диде тынгысыз бригадир, һаман үзенекен сөйләп. — Мин үзебезнең терлекчелек турында, аның да булып онытылган чаклары турында түгел, ә киләчәге турында сөйләшербез дип килгән идем. — Я, җитте, Гашыйк абзый,—диде Дускаев та рәсми-коры гына, — тәртипне бозмагыз, зинһар!.. Нургали абый, дәвам итегез!.. Нургали бу кыска гына сүз көрәштереп алу вакытында иреннәрен агарганчы кысып, дәшми генә торды. Ләкин тыштан никадәр генә тыныч булырга тырышмасын, Гашыйк абзыйның бу «дулап» алуы анын болай да эчке ныклыктан мәхрүм үз-үзенә ышанычын тәмам какшатты. Әле ул хәзер генә сугыштан соң нинди авырлыклар белән, күпме көч куеп ферма абзарларын салдыруы турында сөйли иде, үзенчә бик җентекләп, ул чакларда кадак табуның да никадәр читен эш булуын әйтергә онытмыйча, .сөйли иде. Менә шуңа Гашыйк абзый чыдамады,— тупас рәвештә аның сүзен бүлде. Нургалинең аңа күпме генә хәтере калмасын, әмма күңеленә ихтыярсыздан «Әйе, ни өчен боларны сөйләп торырга» дигән уй килмичә кала алмады. Хәзер инде ул, Дускаевнын яклавына да карамастан, сүзен искечә дәвам иттерә алмый иде... Таркаулык туды аңарда, кинәт сөйләү теләге сүнде, атна буенча уйлап, әйтергә теләп килгән фикерләренең бөтенләй яраксыз икәнлеген аңлап җитмәсә дә, аларга ышанычы бетте, кыскасы — оттыруын ачык сизде. Хәтере калган кеше булып, әрнү катыш үпкә белән бетерде ул соңгы сүзен:  _ Мин, иптәшләр, үткән эшләр турында мактаныр өчен сөйләми идем. Мин* иптәшләр, бары дөреслек телим, шуның өчен генә сөйләвем иде. Гашыйк абзыйга ошамый икән, мин туктыйм... — Ул аз гына тыныш ясады, ләкин сөйләгез дип кыстарга торучыны күрмәде.—Менә шул. Сез, иптәшләр, минем үземне дә, эшемне дә яхшы беләсез. Мин сезгә ышанам, дөресен әйтерсез дип ышанам. Ләкин Гашыйк абзый


 
1окка борчылып утырмасын: ферма минем йоклаганда да уемнан чыкмый, мин аның белән ятим... Тик кайберәүләр шуны күрергә теләмиләр, алар минем эштә бары кимчелекләр генә күрергә телиләр. Менә шуңа минем йөрәгем яна. Ләкин мин, иптәшләр, бүген сезнең алда ант итеп әйтәм, кимчелекләр турында сөйләүчеләр күбрәк булган саен, мин бишләтә, унлата тырышыбрак эшләячәкмен! Шәйхи абзый Нургалигә бер күтәрелеп карап алды һәм мыек астыннан гына елмаеп куйды: үзенең ферма мөдирен бик яхшы белә иде ул, һәм аның бу тыныч елмаюы гүя, «Нургали — һаман шул бер Нургали булып кала инде ул» дия иде. Нургали урынына барып утыру белән бер кесәсеннән кулъяулыгын, икенче кесәсеннән портсигарын чыгарды. Ул үзен ничек тынычландырырга белми иде, муенын сөрткәләп алды да тизрәк папиросын авызына капты, шул арада портсигарын идәнгә төшереп җибәрде... Сөләйманов белән Сөембикә үз урыннарында тыныч кына утыра бирделәр, Нургалинең сүзләре аларда нинди тәэсир калдырды, — әйтүе читен иде. Гашыйк абзый исә, Нургали киңәшенә карамастан, һич тынычлана алмый иде. Ул үзе дә, Нургали шикелле үк, кырыс табигатьле тынгысыз бер кеше иде. Ләкин алар арасында зур аерма бар: Гашыйк абзыйның үз-үзе белән мавыга торган гадәте юк, бервакытта да ул үзе турында «мин фәлән, мин төгән» дип сөйләмәс, эшләгән эше белән ялтырарга тырышмас... Фронтка барып ул бер кулын калдырып кайтты, ләкин сыңар кулы белән нәкъ әүвәлгечә атны үзе җигә, үзе тугара, гүя аның өчен башкача булырга мөмкин дә түгел. Гомумән зарлану, мактану шикелле үк, аның табигатенә ят нәрсә иде. Аның өчен эш кенә бар, сүз бары эш турында гына булырга мөмкин, калганы, үзе әйтмешли, «карчыклар ләчтите», ирләргә килешми торган «вак сүзләр»... Табигый инде, ул Нургалинең, нәрсә теләгәнен үзе дә белмәгән назлы, көйсез кыз шикелле, сузып, бутап сөйләгән чыгышыннан бик канәгатьсез булып калды. Ул шунда ук сүз алып, йөрәгендә кушкан ачыну белән Нургалигә ябышмакчы булган иде, ләкин бүгенге утырышны аеруча бер җитдилек белән алып барган Дускаев аңа тагын «сабыр итәргә», «фикерләрен туплый торырга» кушты. Ул «каршы якны» тыңлау өчен сүзне иң элек Сөләймановка бирде. Сөләйманов ашыкмыйча гына урыныннан торды, сул кулы белән өстәлгә таянып аз гына тынып торды, аннан акрын тигез тавыш белән сөйләргә кереште. Аның нә тавышыннан, нә сүзеннән булсын, Нургалигә карата бернинди ачу саклау кебек нәрсә сизелми, ләкин җитди ак чыраеннан, тыныч караган соры күзләреннән, кыскасы, бөтен торышыннан үзенең һичшиксез хаклы булуына бик нык ышанганлык күренеп тора иде. Мәсьәлә аның өчен бик ачык булырга тиеш, бәхәскә кереп тормастан, ул, белешмә бирү рәвешендә генә, сүзен кыска тотты. — Авыл Советы җирле власть органы, — диде ул. — Аның теләсә нинди мәсьәләне теләсә кайвакытта тотып тикшерергә хакы бар. Бу Нургали абыйга да билгеле, әлбәттә. Ләкин мин аны тынычландырыр өчен шуны әйтергә тиешмен: авыл Советының сессиясен чакыру ул, Нургали абый уйлаганча, бер председатель эше генә түгел. Авыл Советы үткәрәчәк барлык чаралар башкарма комитеты тарафыннан адан билгеләнеп, планлаштырып куела. Минем эш исә шул планны вакытында үтәп барудан тора. Беренче квартал өчен авыл Советының лц планын төзегән чакта колхоз терлекчелегенә багышлап махсус сессия чакыруны депутатлардан Вагыйзь иптәш белән Гашыйк абзый тәкъдим иттеләр, Һәм без аны март аенда үткәрергә булдык... Бу сессияне чакырып, без дөрес эшләдекме? Минемчә, һичшиксез дөрес эшләдек. Сессия Ү3е моны бик ачык күрсәтте. Халык терлекчелек өчен борчыла, халык өрлекчелекнең тизрәк үсүен тели. Язгы чәчүгә хәзерлек вакытында терлекчелек белән «булашу» вакытсыз эш ул, дигән сәер фикерне мин 

130 
 
оеренче кат ферма мөдире авызыннан ишегәм әле, моңарчы башка берәүнең дә андый сүз әйткәне булмады. Бюро 6v турыда үз фикерен әйтеп узар дин ышанам. Шулай ук. Нургали абыйның, сессиядә безнең терлекчелекнең уңышларына күз йомдылар, ферма эшендә бары начар якларны гына күрделәр. гадел тәнкыйть булмады, бары яманлау гына булып чыкты, дип зарлануы белән дә мин һич килешә алмыйм. Тәнкыйтьне яманлаудан ничек аера торгандыр ул, бу кадәресен бер читкә куеп, шуны әйтәсем килә: тәнкыйтьнең күп булуы — ул әле ферманың уңышлары юк дигән сүз түгел, бу бер; икенчедән, җитәкче кеше өчен, мактаудан битәр, күбрәк тәнкыйть ишетү файдалырак булырга тиеш. Әгәр сессиядә катнашучылар уңышлардан бигрәк, кимчелекләр турында күбрәк сөйләгәннәр икән, ул кадәресе инде алар эше; халык заказ буенча сөйләми... Нургали абыйның менә хәзер артык борчылып, кәефсезләнеп йөрүен мин вакытлы бер хәл дип карыйм. Үтәр ул, һәртөрле урынсыз шикләр, хәтер калулар онытылыр. Ләкин аның тизрәк үтүе яхшы, бер Нургали абыйнын үзе өчен генә түгел, безнең барыбыз өчен дә тизрәк үтүе яхшы, чөнки алда зур эшләр тора, ә эш өчен без барыбыз да җаваплы, иптәшләр! Сөләйманов аксыл чәчле башын артка таба матур гына селкеп алды да урынына утырды. Дускаев беравык сүзсез генә аңа төбәлеп карай торды. Әйе, әйтәсе дә юк, яшь председатель акыллы да, оста сөйли дә. үзен тота да белә торган егет иде. Дускаев, ихтыярсыздап, аның менә шушы сыйфатларының бер өлешен Нургалигә күчерәсе иде, ә Нургалинең. артык хис кешесе булуын киметер өчен, кайнарлыгын, һәрнәрсәне йөрәгенә бик якын алуын, үзен артык беркатлы тотуын Сөләймановка бераз бирәсе иде, дип уйлап куйды. Югыйсә яшь председательдә берникадәр салкынлык белән өртелгән һавалану сизелә иде. Ни өчен ул, мәсәлән, Нургалинең ферма өендә аны, авыл Советы председателен, мыскыл итүе турында бер сүз дә әйтмәде? Ихтимал, ул аны бик вак эшкә саныйдыр, ихтимал Нургалине гафу да иткәндер, ләкин, ничек кенә булмасын, коммунистларча ачык итеп ул турыда үз карашын әйтеп узарга тиеш иде. Нургалинең хәзер шул ахмаклыгы өчен ихлас күңелдән үкенүе аны, билгеле, канәгатьләндерергә тиеш, ләкин иптәшләрчә гафу итәсе урында, ул бер сүз дә әйтмәве белән Нургалине тагы да тирәнрәк газапка төшерүе ихтимал бит. Дускаев күңеленә тиз генә килеп киткән бу уйларны, билгеле, берничек тә сиздерергә теләмәде. Ул бүген һәркемнең саф үзенчә булуын тели иде. Башын түбән салып утырган Нургалигә ул бер карап алды да: — Кемдә сораулар бар? — диде. Сорау бирүче булмады. Күрәсең, бюро членнары өчен мәсьәлә ачык иде. » 1 — Алайса, сү'згә күчәбез. — диде Дускаев,.— Гашыйк абзый рәхим итегез! Гашыйк абзый үзенә сүз биргәнне көтеп кенә утыра иде, ул шунда ук урыныннан торды, ләкин Дускаевның әдәпле йомшак итеп дәшүе аны беренче сүзеннән үк Нургалигә каты бәрелүдән тыела төшәргә мәҗбүр итте — Сессиядән соң Нургали бу хәтле борчылуга дучар булгандыр дип уйламаган идем мин,—диде ул, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып. — Күрәсең, сессиядә сөйләнгән сүзләр аңа нык үткән. Бу яхшы, ләкин шул ишеткәннәре турында аның бу кадәр ялгыш уйлап алып китүенә мин хәйран калам. Уйлап кына карагыз: Нургали терлекчелек мәсьәләсенең сессиягә куелуы белән дә, анда сөйләнгән сүзләр белән дә риза түгел! Кем диегез, терлекчелек өчен, үзе әйтмешли, җанын аямый- ча эшләгән кешебез риза түгел! Гаҗәп бит, иптәшләр! Гашыйк абзый, күзләрен зур ачып, Нургалигә беравык карап торды; йөрәгеичо тыгызланган ачынуны тыю читен иле ана...  
131 
 
— Әгәр монда сөйләгән сүзләре аның бер хәтер калу бәласе генә булса,— диде ул, тавышын акрынайта төшеп, — куркыныч түгел, үтәр ул, аңлар ул хатасын... Әгәр инде чынлап торып, күңеле белән ышанып сөйләгән булса — бу куркыныч, бу аны шундый кыек юлга алып кереп китәр, кире борылып та чыга алмас. Карагыз инде сез, имеш, язгы чәчү алдыннан терлекчелек мәсьәләсен сессиягә кую дөрес түгел! Ни өчен дөрес түгел? Хәзер куюның ни гаебе бар сон? Нургали күтәрелеп карарга көче җитмәгәндәй, башын игән килеш юнык кына: — Мин дөрес түгел дип әйтмәдем, — диде, — мин вакытсыз дип әйттем... — Барыбер түгелмени? Вакытсыз эш — димәк, дөрес эшләнмәгән эш, шулай булып чыга бит. Юк, Нургали, акланып маташма, тузга язмаган нәрсә күтәреп чыктың син!.. Ә безгә калса, авыл Советы терлекчелек мәсьәләсен менә хәзер сессиягә куеп бик шәп эшләде. Югыйсә бит без кычыткан җирне генә кашып өйрәнгәнбез. Вакыт инде, хуҗалыкның бер тармагын да онытмыйча, бөтен эшне бергә килештереп алып барырга вакыт — шулай эшләргә өйрәник. Я, терлекчелек мәсьәләсен сессиягә куюдан язгы чәчүгә нинди зарар килде? Бернинди дә, киресенчә, әгәр чынлабрак уйласаң, язгы чәчүнең әһәмиятен генә арттырып җибәрде. Ничек дисезме? Ә менә корма хәлен генә исегезгә төшерегез. Безнең бит чакрымнарга сузылган болыныбыз юк, без бит мал азыгын да шул иген басуларыннан алабыз. Ә бу турыда, мин әйтәм, яхшы корма җитештерү турында кайчан сөйләшү’ файдалырак, — язмы, көзме? — Минемчә, көздән сөйләшә башлау файдалырак, — диде Шәйхи абзый, хәйләкәр генә елмаеп. — Дөрес әйтәсең, Шәйхулла абзый, — диде зирәк бригадир, председательнең кинаясын аңлап алып, — иллә мәгәр яздан да соңга калырга ярамын. Менә без быел тагын 120 гектар күпьеллык үлән, 32 гектар берьеллык үлән чәчәргә тиешбез. Ә аны, икмәк шикелле үк, шартына җиткереп чәчәргә, карап үстерергә кирәк ләбаса. Идрис синме әле, ни көнне идарәдә «академик Лысенко үләннән гектарына кимендә 40—50 центнер уңыш алырга кирәк дип әйтә» дип сөйләп утырган идең? — Әйе, академик Лысенко шулай ди, Гашыйк абзый. — Күрәсезме, үлән уңышы өчен дә көрәшергә кирәк икән. Кем бу турыда кайгыртырга, кем күбрәк борчылып йөрергә тиеш, — зав. ферма түгелме? Үлән бит аның малларына кайтачак... Менә шулай, Нургали туган, синең өчен дә яздан ук кайгыртыр эшләр бар икән. Син, җирдә аунап үскән егет була торып, бабайларның «сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың» дигән алтын сүзләрен онытып җибәргәнсең. — Што син, Гашыйк абзый!—диде Нургали, кыюсыз гына үпкәләгәндәй булып. — Рәзе мин белмим, рәзе мин кайгыртмыйм! — Беләсең икән, бик әйбәт, ләкин бер үзеңә генә авыр булмасын өчен менә без дә кайгыртышырга булдык. Сессия дә шуның өчен җыелган иде, мин сиңа әйтсәм әйтим. Гашыйк абзыйның болан башын селкә-селкә әйтеп куюыннан Шәйхи абзый бер рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Дускаев та әле берәүгә, әле икенчегә карап йомшак кына елмайды, хәтта бик уйга төшеп утырган Сөембикә дә елмаймыйча булдыра алмады. Тик Сөләйманов кына ел маимады, һәм Гашыйк абзый үзе. авыруны кызгануын сиздерергә яратмаган врач төсле, һаман шулай тыштан җитди — усал булып кала {ярде. ул күзләрен Нургалидән алмыйча шактый тынып торды. “-Бетчеме, Гашыйк абзый, сүзең?—диде, ниһаять, Дускаев. Юк әле, — диде I ашыйк абзый, җәһәт кенә. — Тагын бер нәрсә пкшИ,Аа әатмичә кала алмыйм мин... Нургали монда, сессиядә фермами уңышларын күрмәделәр, гел кимчелекләре турында гына сөйләде- Р’ Дип сукранып торды. Аңламыйм мин бу сукрануны, ни өчен кирәк
132 
 
булгандыр. Сөләймановка бәйләнер өчен генә булса, олы кешегә бер дә килешми инде ул... Әгәр Нургали, минем эшемне күрмиләр, дип курыкса, бик ялгыша, балаларча ялгыша. Нургалинең эшен күргәнгә күрә, аның кулыннан эш килгәнен белгәнгә күрә дә кешеләр аңа үзләренең теләкләрен сөйләделәр. Белмәсәләр, ышанмасалар сүз әрәм итеп сөйләп тә тормаслар иде. Шулай түгелме?.. Син, Нургали, егет булсаң, «рәхмәт агайлар, яхшы киңәшләрегез өчен» дип әйтергә тиеш идең, ә карт кыз шикелле, чытыкланып маташмас идең... Нургали, корт чаккандай, кинәт башын күтәрде, йөзе аның ямьсез булып сытылган иде. — Чытыкланмыйм мин, дөреслек даулыйм!—диде ул, буылып чыккан тавыш белән. — Их, Нургали туган, Нургали туган!—диде аңа каршы Гашыйк абзый, башын чайкап торып. — Дөреслек сүздәмени, эштә бит, эштә!.. Әнә син салдырган яңа ферма абзарлары дөреслек, әнә син үстергән, син караган терлекләр дөреслек. Кем күрми аларны, кем белми? Дөреслек безнең колхозыбыз, дөреслек без үзебез, безнең ил өчен кәйтән тырышып эшләвебез... Сиңа шул җитмәгәнмени, тагын нинди дөреслек даулыйсың син? Ачуың килмәсен, Нургали, дөреслек янә шул — коммунист башың белән син начар авыруга, масаю авыруына дучар булгансың. Ярамый бу, һич ярамый. Якын күреп, Яуширмә җирләрен менә шушы кулларыбыз белән— (ул таза кулын алга сузды, ә сул кулының томраны белән буш җиңен селкетеп куйды) — бергәләп сөргән өлкән абзаң булып әйтәм мин сиңа... Юләр түгелсең — үзең дә аңларсың, үкенерсең! Гашыйк абзый тирән дулкынланудан тынычлыгын җуеп, урыныннан кузгалып ук китте. Әгәр мөмкин булса, ул хәзер берәр яры китеп, ни дә булса эшләп тынычланып кайтыр иде. ’Дускаев аның тынычланганын көтеп торды. Ул җыелышларда дәртләрнең артык кызып китеп, кешеләрнең «акыл киртәсеннән» чыгуларын, бер-берсенә тупас-каты бәрелә башлауларын бер дә яратмый иде. Ләкин менә хәзерге кебек, бары яхшы теләк белән чын йөрәктән дулкынлануны ул, аңлау гына түгел, үзе дә эченнән сүзсез генә кичерә иде. Гашыйк абзый бүлмә буйлап берничә тапкыр әйләнеп, кире урынына килеп утыргач кына, ул аңа дәште: — Гашыйк абзый, тагын берәр сүзегез бармы? Гашыйк абзый бераз көттерә төшеп, «бетте» диде. — Алайса, Шәйхи абзый, син сөйлисеңме? Әллә, Сөембикә, синме? Сөембикә башын селкеп «юк» дип кенә әйтә алды. Аңа бүген болан да авыр иде. Моның шактый җитди сәбәбе бар иде, — кешегә әйтергә ярамый торган начар сәбәп түгел, һич юк, берәү дә алай уйлый күрмәсен... һәрхәлдә, ул күңеленнән Гашыйк абзый белән күпме килешмәсен, әмма хәзер үк аның сүзләрен куәтләп чыгарга булдыра алмый иде әле. Сөембикәнең бу хәлен сизенгән Шәйхи абзый: — Кая, Идрис туган, үзем берничә сүз әйтим әле, — диде. Дускаев аңа сүз бирде. Шәйхи абзый утырган җиреннән генә, ук терсәге белән өстәлгә таянып һәм, гадәтенчә, кырган башын сыйпаш- тыргалап, салмак кына сөйләргә кереште: — «Якты күлдән» кайтып, Нургали белән Закир арасында булган хәлләрне ишеткәч, мин бер дә гаҗәпләнмәдем. Безнең Нургалидән булыр ул дидем. Моның белән мин Нургалине начар кеше дип әйтергә җыенмыйм, алай уйлый күрмәсен!.. Начар булырга хакы юк анын, беткәнче, тамырыннан ук үзебезнең кеше бит ул. Менә Гашыйк та яхшы хәтерлидер әле: аның әтисе Миңлегали абзый минем әткәй мәрхүм ^белән Донбасска күмер чабарга йөрделәр. Мин үзем Нургалинең абыйсы Сәетгали мәрхүм белән гражданнар сугышында булдым. Бик асыл кеше иде тик гомере генә булмады бичараның, сугыштан исән-сау кайтып,
133 
 
22 нче елны өендә тифтән үлеп китте. Ул безнең авылда беренче ком- мунистиде, иң авыр елларда авыл Советыбызның председателе булып торды. Менә моны Нургали онытырга тиеш түгел иде. Шәйхи абзый Нургалигә бер сөзеп кенә карап алды, һәм аның бу карашыннан, бигрәк тә мәрхүм абыйсының кайчандыр авыл Советы председателе булып торуын исенә төшерүдән Нургали шулкадәр уңайсызланып китте, хәтта урындыгы өстендә кузгалып куйды. Ләкин өлкән председатель, аны-моны сизмәгәндәй, сүзен ашыкмыйча гына дәвам иттерде: — Нургали үзе дә асылда әйбәт егет, эштә сыналган егет. Колхоз башыннан бирле ул үзен бары яхшы яктан танытып килде. Аның монда үзе турында сөйләгәннәре дөрес, арттыр}' юк, чыннан да ул безнен ферманы аякка бастырды. Әгәр без моны күрмәсәк, Нургалине, билгеле, рәнҗеткән булыр идек. Ләкин без күрәбез бит, Нургали үзе дә безнең күргәнне бик яхшы белеп тора ул. — һәм Шәйхи абзый тагын үткен сынаулы карашын Нургалигә төбәп алды, аннан аз гына тыныш ясап, әйтәсе фикерен төгәлләгәндәй, кыска бармаклы калын кулын өстәлгә салды: — Бөтен бәла дә шунда — без моңарчы аның гел яхшы якларын гына күреп килдек, кимчелекләрен күрә белмәдек. Тәнкыйть, таза тәнкыйть моңарчы җитмәде аңа, — менә аның киртә җимереп маташуы нидән килә! Нургалигә пичектер эссе булып китте, күлмәгенең өске төймәсен ычкындырды һәм кулъяулыгын чыгарып сөртенергә тотынды. Гашыйк абзый кызып, бүлмә тутырып һәм гарьләндерерлек сүзләр әйтеп сөйләгән чакта аңа бу хәтле уңайсыз — кыен булмаган иде, ә менә Шәйхи абзыйның бер дә авыр сүзләр әйтмичә, тынычсалмак кына сөйләве —• башта бераз мактап, аннан кинәт кенә каты хөкемен чыгарып куюы аны, үз-үзеннәи оялу кебек, иң әшәке борчылуга төшерде. Шәйхи абзыйдан ул чын хакыйкатьне әйтеп бирүен, аны, Нургалине, аңлап, белеп сөйләвен, ниһаять, нахак гаепләрдән яклавын көткән иде. һәм менә ул өлкән председательнең бөтен әйткәннәре чын хакыйкать булуын, аның файдасына сөйләми торган әче хакыйкать булуын сизә башлады. — Без үзебез гаепле, без үзебез Нургалине боза төштек,—диде Шәйхи абзый, шул арада сүзен дәвам иттереп. — ...Колхоз дигән олы семьябызның иркә баласы булып килде ул моңарчы; үзе чибәр, үзе уңган, үзе актив, нинди эшкә куйсаң, шул эштә дөрләп яна торган егет. Шуның өстенә, яшь айгыр шикелле, юкка да чыгымлап, тузып китә торган гадәте дә бар. Менә без аны сыртыннан сыйпап кына йөрттек тә... Бигрәк тә мин гаепле, мин һаман аның көен көйләп, кешеләр тел тидерә башласалар да һаман аны яклап килдем. Абыйсы мәрхүм Сәетгали белән дус булганга күрәме, мин Нургалине, ничектер, бик якын итә идем... Әйе... Үз балаңнан сораган шикелле, аңардан катырак сорыйсы калган икән. Менә ул мине бүген уңайсыз хәлгә куймаган булыр иде. Хәер, рус әйтмешли, иичево! Нургали кырыкка җиткән ир уртасы кеше, безнең тормышның законнарын, шәт, үзе дә аңлар!.. Ә ул "законнарның берсе шул: һәрвакытта халык сүзенә колак салырга кирәк. Шунсыз булмый, шунсыз безнең эштә бик тиз арбадан төшеп калуың бар... Менә шулай, Нургали туган! Ташла син, халыкка хәтерең калып, ачуланып йөрүеңне... Күк күкрәгән өчен болытларга бармак янау шикелле мәгънәсез эш ул! Бюрода утыручылар кузгалышып куйдылар, кәефле елмаешып, «абзац әйтер ул!» дигән төсле, бер-берсеиә карашып алдылар. Нургали терсәкләре белән тезләренә таянып, ике куллап тотып утырган кара бөдрә башын чайкап куйды. Бу чайкауда кинәт иервысы кузгалып китү яки протест белдерү түгел, ә гаҗизлеккә төшү, үкенү һәм оялу сизелеп юра иде. Бер мәлгә ул күз алдына шаулап узган сессияне китерде, чыннан да ул, Сөләймановтан күзе бәйләнеп, сессиядәге халыкның
134 
 
үзен дә, нәрсә теләвсн дә аңлый-күрә белмәгән икән! Я, аның беркем белән килешмичә, һәркемнең сүзен, Сөләйманов коткысы дип, тискәрегә борып утыруы, җитмәсә соңыннан, халыкны хәйранга калдырып, соңгы сүздән үзенчә серле-хәтәр итеп баш тартуы, — салам торхан- лык, Шәйхи абзый әйткәнчә, мәгънәсезлек түгел идемени? Я, нәрсә тапты, нәрсәгә иреште ул? Сессия язгы күкрәү шикелле шаулап узды, ә ул менә адәм көлкесе булып калды. Оят, оят. валлаһи! Шәйхи абзый кырган башын сыйпаштыргалап алды да, кечкенә күзләре белән хәйләкәр генә елмаеп: — Сессиядән соң, бер Нургали генә түгел, мин үзем дә, йокыны бик яратсам да, шактый вакыт әйләнеп-тулганып яттым, — диде.— Бик урынлы, бик үтемле сүзләр әйттеләр анда... Барыбызга да, бигрәк тә минем өлешкә тигән сүзләр күп булды. Нургали бөтен тәнкыйтьне бер үзенә генә алып бетермәсен әле! — Аннан ул җитди тонга күчеп, сүзен дәвам иттерде.—Үзегез беләсез, безнең колхоз унике кырчылык бригадасыннан торган зур, көчле бер игенчелек хуҗалыгы ул, без районда җыела торган барлык икмәкнең 20 процентын бирәбез. Ләкин безнен терлекчелек шушы куәтебезгә, шушы байлыгыбызга тиң торамы соң? Юк бит әле, юк, өчьеллык планны үтәгәннән соң да әле безнең терлекчелеккә үсәр урын иркен кала. Сессия менә, нәкъ партия кушканча, терлекчелек белән чынлап шөгыльләнергә, аны игътибар үзәгенә куярга кирәклекне тагын бер кат исебезгә төшерде. Сөләймановка рәхмәт, ул бу мәсьәләне бик вакытлы күтәрә белде. Дөрес, язгы чәчү өсте — тыгыз, мәшәкатьле вакыт, әмма шулай да мин якын көннәрдә идарә утырышын җыеп, ферма турында тагын бер тапкыр сөйләшү уздырмакчы булам. Нургали чәчүгә турыдан-туры катнаша торган кеше түгел, сессия карарын ничек итеп үтәү турында үзенең исәп-хисапларын идарәгә язып китерер дип ышанам. Без бүген бюро исеменнән аңа шул эшне йөклик. Үзенә дә файдасы тияр, эш турында уйлый башлар, ичмасам? Бусы Нургалигә авырттырып барып тиде, — ул йөзен сытарга мәж- бүр булды. Шәйхи абзый ничек кенә шаяртып әйтмәсен, ләкин сүзләренең кинаясы усал иде: үз эшеңне бел, егет, юк-барны уйлап йөрмә, дию белән бер иде ул. Әмма Нургали иң авыр сүзгә дә хәтере калудан узган иде инде. Бер тапкыр да ул Шәйхи абзыйның сүзен бүлмәде, башта гына шактый тынычсызланса да соңга таба һаман шулай башын иеп тын гына утыра бирде. Бюрога килгән чакта ул нәрсәнеңдер сынарга тиешлеген, искечә торып калырга ярамаганлыгын тоеп килгән иде, — мен^ хәзер шул үзгәрешнең үзендә котылгысыз туа башлавын ачык сизгән кебек булды. Бу — үз хатасын бөтен тирәнлеге белән аңлый башлау иде... Әйе, Сөләймановка урыйсыз бәйләнү — ул әле хатаның күренеп торган очы гына булган икән. Шул очтан эләктереп тарта башлагач, әнә нәрсәләр килеп чыкты: тәнкыйть күтәрмәү, халык сүзенә колак салмау, үткәндәге уңышлар белән масаю, тынычлану, кимчелекләрне күрмәү, киләчәк турында уйламау... Дөресме соң болар, Нургали чыннан да шундый авыр хаталар эченә кереп батканмы, сукыр кеше шикелле, кая таба атлавын күрми башлаганмы? Шушы минутта гына «дөрес!» дип әйтергә ул курка иде, «юк!» дип әйтергә инде җөрьәт итми иде. Әмма шулай да аның йөрәге яна, эче бик поша иде... ' Дускаев бюро башланганнан бирле уйга төшеп утырган Сөембикәгә йомшак кына дәште: — Я, Сөембикә иптәш, инде сезгә чират. Сөембикә сискәнеп куйган кебек булды.  Ә, ни... мин сөйләп тормыйм инде, — диде ул, каушабрак. — Кабатлыйсым килми... Тик менә, иптәш Сөләйманов Нургали абыйны кичерергә телиме икән? Шуны гына беләсем килә. Бар та берникадәр гаҗәпләнеп аңа карадылар. Сөләйманов иңбашын җыереп куйды, һәм саран гына елмаеп:  
135 
 
— Мин, Сөембикә апа, — диде, — Нургали абый белән булган ул... аңлатылмауны күптән оныттым инде, минем аңа үпкәм юк. Сөембикә кара керфекләрен түбән төшереп, акрын гына башын селекте: — Минем бүтән сүзем юк. Нургалинең кинәт күңеле нечкәреп китте һәм дымлана башлаган күзләрен бармак сырты белән ышкып алды. Ул бу хатынның аңа ни өчен шулкадәр йомшак, изге күңеллелек күрсәтүен бик яхшы аңлый иде. Ул, Нургали, аның ире Дәүли белән бик дус иде, алар бергә фронтка киттеләр... һәм Нургали Дәүлине үз кулы белән сугыш кырында җирләп кайтты... Әлбәттә, Сөембикәнең «Нургали мәсьәләсенә» карашы нәкъ башкаларның карашы кебек үк иде. Ләкин менә хәзер аның сөйләмичә калуы, Нургали кичерешен йөрәгенә якын алу белән бергә, хатын-кызга гына хас сизгерлек белән аңарда туа башлаган үзгәрешне тоюдан да иде. Әйе, кайчан дәшми калуның да кешегә яхшы йогынтысы бик зур булырга мөмкин. Бюро членнары да Сөембикәнең хәлен дөрес аңладылар булса кирәк, чөнки алардан берәү дә, каршы сүз әйтү түгел, ризасызлык белдергән караш та аңа ташламады. Хәтта һәртөрле «төчеләнүне» күтәрә алмый торган Гашыйк абзый да бу юлы тыелып кала белде. Шулай да аларның берникадәр вакыт тынып утырулары, нәрсәдәндер бераз уңайсызлануларын сиздерә иде. ...Инде чират Дускаевның үзенә җитте. Оешма секретаре буларак, ул үзенең хәзерге минуттагы җаваплылыгын яхшы аңлый иде: ул «Нургали мәсьәләсенә» дөрес политик анализ ясарга, дөрес бәя бирә белергә тиеш... Юкка гына ул сәгать ярым буена һәркемне бик игътибар белән тыңлап, һәркемнең телдән әйткәнен генә түгел, күңелеңнән кичкән уйларын да күрергә тырышып утырмады. Аның җиңелчә сары йөгергән ягымлы йөзе тыныч-җитди, бер-беренә тартылган кашлары астына яшеренә төшкән кечкенә соргылт күзләре сабыр-уйчан иде. Өстәлдә яткан сәгатен алдынарак алып куйды һәм иптәшләренең тыңларга әзер булуларын белергә теләп, бер күз йөртеп чыкты. Аннан бер семья кешеләре арасында утыргандай һәм аларны бер-берсенә тартасы, бер-берсенә тагы да якынрак итәсе килгәндәй бер дә рәсми төскә кермичә, бик акрын гына сүзен башлады. Сүзләре дә аның, күпме уйлап әйтелмәсен, бик гади, гүя беренче башлап күңеленә килгән сүзләр иде. — Миңа күп сөйлисе калмады, иптәшләр!—диде ул. — Биредә бик дөрес фикерләр әйтелде инде... Безнең барыбызның да бүген уртага куеп тикшерә торган мәсьәләгә карашыбыз, аны аңлавыбыз бер икән... Шуңа күрә, — диде Дускаев, сүзен дәвам иттереп, — мин аерым моментларны ачыклап үтү һәм кайбер нәтиҗәләр ясау белән генә чик- ләнмәкче булам. Иң элек менә нәрсә әйтәсем килә: биредә, Нургали абый тырышлыгы белән, авыл Советы терлекчелек мәсьәләсен язгы чәчү алдыннан сессиягә куеп дөрес эшләдеме-юкмы, дигән бәхәс кузгалып китте. Бу — урынсыз бәхәс иде, төп мәсьәләдән берникадәр читкә тайпылу иде. Сүз ул турыда бармый, иптәшләр! Сүз — Нургали абый сессиянең әһәмиятен дөрес аңлаганмы-юкмы, аның карарларын кабул итәме-юкмы?—менә нәрсә турында бара. Бер хәкыйкатьне исебездә нык тотарга тиешбез: авыл Советы —дәүләтебезнең җирле власть органы ул, аның, иптәш Сөләйманов әйткәнчә, колхоз хуҗалыгына, колхоз көнкүрешенә бәйле булган теләсә нинди мәсьәләне, теләсә кайвакытта күтәрергә һәм тикшерергә хакы бар. Аның чыгарган карарлары закон көченә ия, һәм без, кем булып эшләвебезгә, нинди урын тотуыбызга карамастан, совет гражданнары буларак, ул карарларга һичшиксез буйсынырга, аларны бер сүзсез үтәргә тиешбез. Биредә бәхәскә
136 
 
урын юк. Бу Нургали абый өчен дә ачык нәрсә, коммунист башы белән авыл Советының нәрсә икәнен аңламаска ул бала түгел, ләкин аның бәхәс кузгатып маташуы, — ... хатасын җиңеләйтергә тырышудан гына булырга тиеш. Шулай түгелме, Нургали абый? Нургали бу кинәт куелган сораудан аптырый калды. Ул аскы иренен тешләп бераз дәшми торды. Сүз юк, Дускаев аның иң йомшак җиреннән тотып алды, дөрес күрде ул аның ни өчен генә Сөләймаиовка бәйләнеп маташуын... Шулай да турыдаи-туры «Әйе, сез хаклы» дип әйтергә җөрьәт итмичә, ул авыз эченнән генә: — Белмим тагын, может сезгә шулай күренәдер,—дигән булды. — Без ачык сөйләшик, Нургали абый, — диде Дускаев, сабыр-ты- ныч кына. — Баштан ук шуны әйтеп куйыйм: бирегә җыелып сөйләшүдән безнең максат сезне гаепләү дә, орышу да түгел, ә сезгә хатагызны иптәшләрчә туры әйтеп, төшендереп бирү... Сез дә, чын күңелдән хатагызны аңларга телисез икән, бюро алдында туры, ачык булырга тиешсез. Ә сезнең хатагыз шактый зур, шактый җитди бит, Нургали абый! Нидән гыйбарәт соң ул хата? Сез үз эшегездә артка карап уйлый башлагансыз, сез терлекчелекне үстерүнең иң авыр, иң зур эшләре инде үтәлгән дип исәплисез. Я, сезнең үткәндәге уңышлар белән артык мавыгып йөрүегез, иң элек шул турыда сөйләргә яратуыгыз моны ачык күрсәтмиме? Я, дөрес түгелме бу? Нургали дәшмәде, бары кулы белән уң тезен каты басып акрын ] ына ышкып алды. Дускаев та аз гына тыныш ясап торды. — ... Ә менә колхозчылар башкачарак уйлыйлар, алар исәбенчә, терлекчелекне үстерүнең иң мөһим, иң зур эшләре алда әле. һәм бу дөрес. Уйлап кына карагыз, без терлекчелек өчен ныклы азык базасы булдыруны хәл иткәнебез юк. Ул безнең алда иң төп, кичектермәс бер эш булып тора. Без терлекләрнең нәселен яхшыртырга, алар- ның продукт бирешен арттырырга тиешбез. Бу, минемчә, терлекләрнен баш санын арттыруга караганда, катлаулырак бер эш... Без фермага яңа эш культурасы, яңа техника кертергә тиешбез. Бу да, иске абзарларны яңартуга караганда, авыррак эш булырга тиеш. Дөресме? — Дөрес! — диде Нургали. — Димәк, алда торган эшләр, үткән эшләргә караганда, зуррак та, катлаулырак та! Шулаймы? — Мин аны беләм. — Әлбәттә, ферма мөдире булып торгач, сезнең белмичә хәлегез юк. Ләкин ни өчен соң сессия куйган шушы таләпләр белән килешмичә, сез тарткалашып торасыз! — Мин тарткалашмыйм... — диде Нургали, кашларын җыерып. — Тарткалашмагач, нигә берьюлы килешмәдегез, нигә шунда ук кабул итмәдегез? Нургали гаҗиз булып, ике кулын гына җәйде. Дускаев, аз гына көтеп торганнан соң, тавышын тагын да акрынайта төшеп, һәр сүзенә басым ясап әйтеп бирде: — Моның сәбәбе бер генә, Нургали абый: сез ул эшләргә әле еракта торган, акрынлап үз җае белән генә киләсе эшләр итеп карагансыз, ә тормыш менә бүген алариы сезнең алдыгызга китереп куйды.  _   Дерес, — диде Гашыйк абзый, шактый каты кычкырып. 
 _  Шулай итеп сез, Нургали абый, — диде Дускаев, бер дә сөйләү рәвешен үзгәртмичә, — Сөләйманов белән түгел, ә тормышның үзе белән конфликтка кергәнсез булып чыга. Бәлкем, бу сезгә бик гаҗәп булып тое- иыр’ Дөресен генә әйткәндә, безнең өчен дә бу көтелмәгән бер хәл булып чыкты Без бит сезнең бик яхшы якларыгызны беләбез; Шәйхи абзый үп турыда әйтеп узды инде... Әмма, шуңа карамастан, сезнеа акоынлап җыелган һәм үзегез дә сизмәгән зур гына кимчелекләрегез ачнчып куйды Нидән бу? Биредә сезнең шактый кызу канлы, сүз күтәр
137 
 
ми торган кырыс характерлы булуыгызны да әйтергә онытмадылар. Әлбәттә, характер зур нәрсә ул. Ләкин, минемчә, коммунист кеше үзенең характерына хуҗа була белергә тиеш, ул настроение колы булмаска тиеш, аның һәр эштә акылы алдан йөрергә тиеш. Шуңа күрә сезнең хәзерге торгынлыкка төшүегезне бер характерыгызга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Торгынлыкның сәбәбе башкада, аның сәбәбе, Нургали абый, сезнең аңыгыз, русчалап әйткәндә, сознаниегез- нең эшчәнлегегездән артта торып кала башлавында... Гаҗәпләнмәгез, кайбер кешеләр белән мондый хәл, кызганычка каршы, тормышта буд- галын. һәм, дөресен әйтергә кирәк, аңның эшчәнлектән артта торып кала башлавы безнең шартларда кеше өчен бик куркыныч нәрсә ул. Озак та үтми, андый кешенең эшчәнлеге дә ике аягына да^аксый башлый. Перспективасын югалта ул, яңаны сизмәс була, эштә колачы тарая аның, кыскасы, чыи эш кешесе булудан туктап, бары вак мәшәкатьләр артыннан куа торган «эшем кешесе» генә булып кала ул... Күңелегезгә авыр алмагыз, Нургали абый, ләкин безнең коммунистлык намусыбыз сезгә ачык әйтергә куша: сез нәкъ менә шундый хәлгә төшү куркынычы алдында торасыз! Бюро членнары Дускаевның сүзләрен, гыйбрәтле бер сабак төсле, бик игътибар белән тыңлап утырдылар. Ел әйләнәсе диярлек зур хуҗалык эшләреннән бер дә бушый алмаган кешеләр өчен җай чыкканда мондый һәркемгә дә файдасы тиярдәй тормыш фәлсәфәсен тыңлау кирәк иде. Ихтимал, шуңа күрәдер, алар үзләренең секретарьларын чынлап яраталар да иде. һәрхәлдә Дускаевның үзләреннән аерылыбрак торган интеллигент бер кеше булуы, шул ук вакытта аның нәкъ алар тойганны, алар уйлаганны гади генә итеп әйтеп бирә белүе алар өчен күңелле иде. ... Нургали, башта Дускаевның биргән сорауларыннан уңайсыз хәлдә калуын сизеп, бик борчылса да, тора-бара тәмам тынычланды һәм соңга таба инде тирән уйга төшеп, сул кулы белән иягенә таянып, һич кыймылдамыйча тик кенә тыңлап утыра бирде. Гаҗәеп бер хәл сизә иде ул үзендә: Дускаевның әйткәннәре никадәр көтелмәгән җитди кисәтү булып чыкса да, аның күңелендә бернинди шик, бернинди каршы уй тудырмады. Шулай ук, рәхимсез чынлыкка ия булган бу кисәтүнең Дускаев тарафыннан аның турында бары тирән борчылу һәм чын кайгырту белән әйтелгәнен дә ул тоймыйча кала алмады. Бик табигый буларак, аның башына, шушы кыска гына арада бик күп уйлар килеп киттеләр, ләкин ул уйлар, Дускаев әйткән сүзләрнең дәвамы төсле, үз хәлен тагын да тирәнрәк аңлауга төбәлгән иде. Дускаев Нургалинең хатасын һәрьяклап ачу белән генә чикләнеп калмады. Ул бу хатаны тудырган шартларга да тукталып узды, партоешма секретаре буларак, гаепнең шактый өлешен үз өстенә алды. Нургали белән булган хәлнең һәркем белән дә булу ихтималын истә тотарга кирәклеген, андый хәлгә төшмәс өчен коммунист үзенең идея үсешенә бик нык игътибар итәргә тиешлеген, моның өчен теоретик укуны көчәйтергә һәм бөтен кимчелекләрнең бердәнбер дәвасы булган тәнкыйть — үзара тәнкыйтьне тагы да киңрәк җәелдерергә кирәклеген әйтте. Ниһаять, сүзенең ахырында ул Нургалигә практик эше өчен кирәк булган кайбер файдалы киңәшләр дә бирде. Әйтеп торасы да юк, Дускаевтан соң Нургалигә үз хатасын аңлауда ике төрле уйланырга бернинди юл калмады. Биредә утырган коммунист дусларының аңа бары яхшылык эстәүләре, бары ярдәм күрсәтергә теләүләре аның өчен хәзер көн кебек ачык иде инде. Тагын шунысы хикмәтле: берәү дә Сөләй.мановны аңа каршы куеп мактап та яклап та сөйләмәде, ләкин яшь председательнең аңа, Нургалигә караганда күп.яклары белән өстен торуын ул инде күрмичә һәм., шуның <*лән килешмичә булдыра алмый иде. Беренче тапкыр ул яшьләрнең
138 
 
үсүен, үсәргә хаклы булуларын, тормышның, котылгысыз бер законы итеп, менә хәзер аңлады. Дускаев сөйләп беткәннән соң, бюро членнары бераз вакыт тынга калып утырдылар. 1\ем белә, ихтимал, аларның һәркайсы бу минутта үзе ^турында фикер йөртеп алгандыр. Ләкин Нургалигә, алар барысы да бары тик аның, турында гына уйлыйлар да, аңа гына карап утыралар кебек тоела иде. Ул бу тынлыкның тизрәк бетүен тели иде, хәзер тәкъдимнәргә күчәргә вакыт инде. Ниһаять, Дускаев аңа дәште: — Нургали абый, сезнең тагын берәр әйтер сүзегез бармы?. Нургали урыныннан торып бер-ике адым бүлмә уртасына атлады, тирән бер сулыш алырга теләгәндәй, үзенең бөтен сылу гәүдәсенә турайды: аның кара мыек астындагы ак иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелди кебек, хәрәкәтсез күзләрендә дымсу яктылык чагыла иде. Әйе, аның әйтер сүзе бар, бик күп аның әйтер сүзе, әмма бу минутта анык йөрәге шулкадәр тыгызланган, тирән дулкынлану аның бөтен барлыгын шулкадәр биләп алган иде ки, ике сүз оештырып әйтү дә аның өчен хәзер гаять авыр иде. — Иптәшләр, — диде ул, эчке киеренкелектән карлыккан һәм үзе өчен дә сәер яңгыраган бер тавыш белән, — мин... пока... рәхмәттән башка бер сүз дә әйтә алмыйм... Рәхмәт сезгә! Бик күп, бик күп нәрсәне аңладым шикелле... тик әйтеп кенә бирә белмим. Гаеп итмәгез. Может, үзебезнең партҗыелышта сөйли алырмын... Шуннан башка сүз әйтә алмады ул. Бюро членнары да аның хәлен дөрес аңладылар булса кирәк, сүз дәшмәделәр. Бик җитди иде алар, бу кешенең чын йөрәге ачылган бер минутта... Ярты төн якынлашканда бюродан таралыштылар. Урамга чыгып аз гына баргач та Шәйхи абзый, Гашыйк абзый һәм Сөембикә уң тыкрыкка борылып, күпергә төшеп киттеләр (алар өчесе дә елганың аръягында торалар иде), ә Дускаев, Сөләйманов һәм Нургали зур урамнан югары очка таба атладылар. Караңгыдан инде Шәйхи абзыйның, Сөембикәгә булса кирәк, — кайгырма, Дускаев үзләрен дуслаштырыр әле,— дип әйткән сүзләре ишетелеп калды. • Төн бик җылы иде, һаваның томанлы булуы сизелә, багана башларындагы электр яктысы, сөттә эрегәндәй, җәелеп тонык кына ялтырый... Авыл йоклый, әмма яз үз эшендә, — юл буендагы кечкенә ерганакларның кай урында тынып, кай урында чылтырап агуы ишетелә, төн эчендә нәрсәнеңдер кыштырдавы, нәрсәнеңдер авыр сулап кузгалуы ишетелеп калган кебек була, һәм шул җанлы өннәр өстеннән бөтен тирә-якка зур ташкынның мәһабәт тоташ гөрләве тарала... ... Алар арасында кайтып җиткәнче яңа гына булып үткән утырыш турында бер сүз дә булмады. Нургали гомумән сүзсез иде, тик Дускаев белән Сөләйманов кына мәктәпнең җәйге ремонты турында сөйләшеп кайттылар. Нургалиләр турысына җиткәч, алар саубуллашып аерылыштылар. Дускаев каршыдагы Гөлйөзем әби йортына кереп китте (Әминә ханымның тәрәзәсендә ут бар иде әле), ә Сөләйманов урам буйлап ары атлады. Нургали үзенең капкасы төбендә ялгызы шактый гына вакыт басып торды. Аның өенә керәсе килми иде, гомумән кеше белән буласы, сөйләшәсе килми иде. Яз, — җылы, тирән сулышлы, иркә яз тәмле һәм тансык иде. Гүя ул тын гына сарылып йомшак кочагында назлый, юата иде. Якында гына «туп... туп» тамчылар тама... Кинәт Нургали үзенең Фермасын сагынып куйды. Сөт һәм тирес исе аңкыган абзар һавасын сулыйсы килде аның, сыерларның мышнап кулына үрелүләрен тоясы килде аның... һәм, үзенә исәп биреп тормастаи, ул ферма ягына таба кузгалып китте. Ә язгы күкнең эре йолдызлары җиргә, бары тик җиргә карыйлар... 1 1951 — 1952 ел.