Поэзия
ТИМЕРКУЛ УМЕТАЛИЕВ
БЕЗНЕҢ БӘХЕТЕБЕЗ
Әгәр тирәк яшелләнсә яз көнендә, Димәк, аңа су биргән даһи Сталин, Әгәр җилләр корылыкны җиңгән икән — Далага су китергән даһи Сталин. Әгәр лачын оча алса кояшкача, Аңар, димәк, ул көчне биргән Сталин, Әгәр намуслы сугышчы — көчле, оста, Аңа куәт китергән даһи Сталин. Мәңге яшә, куәтебез, мәңге яшә, Мактаулы даһие Син чорыбызның, Кояшыбыз һәм безгә юл күрсәтүче, Сиңа җырлыйбыз мәхәббәт җырыбызны. Кыргызчадан М. С а д р и тәрҗемәсе.
109
3. МАНСУР
КАЗАН ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
ДЕТАЛЬ ҖЫРЫ
Казандагы «Урак-чүкеч» заводы эшчеләренә багышлыйм. Көн буе, төн буе Гөрли цех, тынмый ул: Заказын ГЭС ларның Үтиләр дусларым. Эш барган урында, Бер эшче кулында Асмалы күпернең Детален мин күрдем. Детальнең нурлары Шундый җыр җырлады: — Балкырбыз тиз көндә Без Идел өстендә. Болай без бик нәни, Зур түгел әллә ни, Ләкин нык беләбез, Җыйналгач һәммәбез Сузылыр зур күпер, Шунда бит бөтен сер. Киң Идел аша без Олы юл ачарбыз! КАРАП ТУЯ АЛМАДЫМ
(Мехкомбпнат стахановчыларына) Конвейер янында кызлар, йөрәкләрен аңладым. Озак булдым яннарында, Карап туя алмадым. Бер гүзәле өлгеләргә Эчлек куя мамыктан, Колакчыннар тегә берсе, Берсе ала калыптан. Үзләре дә, эшләре дә, Белмим, ничек әйтергә, Бер күрүдә гомерлеккә Сеңеп кала хәтергә. Эш сыйфатын карый берсе: Бүрекләр начар түгел —
110
Бсрсеннән-берсе килешле, Берсеннән-берсе җиңел. Эчләре дә, тышлары да Йоп-йомшак мамык кына. Ал да җаның теләгәнен, Ки кыңгыр салып кына! Киеп туя алмассың син, Күпме генә кисәң дә. һәм тегүче кызларының Кайсын гына сөйсәң дә, Беркайчан да сүнми торган Сөю белән сөярсең, Белеп сөйләгәннәр икән, Оттырмадым диярсең.
АТАКАЛАНГАН ТӨН Казан! Казан! Аның үзәгеннән Колач җәя якты һәр якка. Тулган айлар таккан баганалар Елмаялар карап еракка. Төн чигенә Кози якларына, Бишбалтага, Арча кырына, Туктый алмый, ләкин, һәр урында Очрый сүнмәс утлар нурына.
«Юк әле, юк, урын бетмәгән!» дип Юнәлә ул авыл ягына. Ләкин, алда яткан авылда да Ак йолдызлар балкып кабына.
КАЗАНГА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КИЛГӘЧ Дустым белән Казанда мин Булдым бик күп урында. Сөйләде ул шәһәрдәге Зур-зур эшләр турында...
Бакчадан чыккач дустыма, «Бер булгач булсын, дидем, Печән базары урынын Күрергә теләр идем». Гаҗәпләнеп калды дустым, «Чыннан да белмисеңме, Әллә болай юри генә Сынарга телисеңме? Болай булгач, ди, ул миңа, Бакчага керик кабат».
Бакчага кергәч елмайды Матур гөлләргә карап. Сүз башлады үзенә хас Тыйнаклык белән генә: — Рәхим ит, Печән базары Шушында булган менә...
ОРНАМЕНТ
Колонналы йортның фасадында Орнамент ясый егет. Таш бизәкләр күренәләр монда Тере чәчәкләр кебек. Сокланмаган кеше юктыр, белмим, Егетнең бу эшенә. Шулай була эшкә кушылганда йөрәгең тибеше дә.
САВИНКА Казанның мин яшим бер як почмагында, Савинка дип атыйлар бу тын урынны. Кайберәүләр сорый миннән әйтче, дускай, Ни кызыгы бар дип анда торуыңның. Яшерергә исәбем юк, бик күп кенә, Бик кечкенә агач өйләр тора монда. Ә шулай да рәхәт миңа, һәр көн саен Яңалыклар күреп торам урамымда. Әнә инде экскаватор килә монда, Кирпеч килә, килә цемент, килә оста. Озакламый килеп җитәр балкып монда Киң урамнар буйлап яңа троллейбус та! Одессадан килгән диңгез пароходы Сәлам бирер безгә Кремль якларыннан. Бакча шаулар биек йортлар арасында. Аерыласың килмәс, дустым, һич тә моннан!