Логотип Казан Утлары
Публицистика

Поэзия

ШӘЙХИ МАННУР 
БЕЗНЕҢ ПАРТИЯ 
(ВКП(б)ның XIX съездына) Язгы кояш нуры агачларның Үзәгенә кадәр керә дә, Кан, тереклек биреп, ул аларны Үрмәләтә зәңгәр күкләргә. Партия дә шулай: Халыкларның йөрәгенә биреп яктылык, һаман алга илтә, һаман аның Көче балкый безне чакырып. 
Елгаларның тонык, саф сулары Омтылган күк тирән диңгезгә, Илнең дә саф җанлы кыз, уллары Омтылалар Партиябезгә! 
Алып барды безне Партиябез Бөек юллар, утлар кичкәндә. Нинди кыен булсын — без җиңәбез, Аны йөртсәк кайнар хисләрдә. Халыкларның олы һәм кечесен Ул бертигез итеп карады. Киң ирекләр биреп, һәрбересен Мәңге дуслык белән урады. Ленин, Сталин ата булды безгә, Ә партия — бөек анабыз. Алар ачкан матур көнебезгә Без көрәшләр аша барабыз. 
Партия ул — безнең чорыбызның Вөҗданы һәм намус, акылы. Аңа булсын йөрәк җырыбызның Мәңге сүнмәс якты ялкыны!  
71 
 
НУРИ АРСЛАНОВ 
ТУГАН ПАРТИЯ 
Октябрьда зур көрәшкә өндәп, Тиңсез көчле ташкын булып гөрләп, Тар-мар итеп дошманнарның барын, Ишеген ачып яңа эпоханың, Син уяттың азатлыкның таңын, Туган партия! 
Кара яуны куып туган илдән, Фашизмны ж,индек синең белән һәм җиңәрбез калдыгын да аның! Ленин — Сталинның ал байрагын Биек тотып, җәйдең Ватан данын, Туган партия! 
Коммунизм сарайларын төзеп, Киң чүлләрне яшеллеккә бизәп, Биш диңгезне'бергә тоташтырган Син ул, илтүчебез туры юлдан, Дөнья балкый син яктырткан нурдан, Туган партия! 
Халыкларның тынычлыгын яклап, Җиңүләрдән җиңүләргә атлап, Яшә, бәхетебезнең яшәү көче, Тигезлек һәм хаклык хезмәтчесе, йөрәкләрнең иң-иң хөрмәтлесе, Туган партия!
72 
 
НИКОЛАЙ ТИХОНОВ 
ЛАХОРНЫҢ ЭШЧЕЛӘР КВАРТАЛЫНДА 
Дуслык хакы белән кердем, Төштә түгел, өнемдә. Кердем баз шикелле өйгә Ерак көньяк илендә. Шыксыз балчык стеналар, Тузанлы балчык идән. Зәңгәр күкнең чаткысын да Тузан каплый бу өйдә. Салам ята, пәрәвезләр Асылынган түшәмгә. Уйладым мин: мондый өндә Мөмкин түгел яшәргә. Бәлки иң соңгы хәерче Артык интеккәнгәдер? Юк, эшченең торак йорты Дип атала бу кабер. Тоясың шунда тагын да, Гүя бу илдә кеше Мәңгегә мәҗбүр эшләргә Авыр каторга эшен. Гүя изелгән, таланган, Ачлык тәмам суырган Бу кешедә инде хәзер Соңгы өмет суынган. Ләкин шунда эшче кеше Сөйләде нәфрәтләнеп: —Миллионнар без шундый өндә Яшибез хәсрәтләнеп! Яши ләкин бөек өмет, Яши, яши, менә ул! Кинәт саф җил исте гүя, Тулды гүя өйгә ул. һәм күрдем мин стенада, Якты төшкән урында, Яктыдан да якты рәсем Балкый кояш нурында. Күрдем мин шунда эшчене Бөтенләй башка итеп. Гүя ул, чыгып бу төннән Кояшка карап китте. Шул балчыклы өн эчендә Аның йөзе балкыды:  
73 
 
— Бу — бөек атабыз Сталин, Бар халыклар шатлыгы! Ул — зур кояш, төн карасын Куа ул бөтен җирдән!— Шулай диде пакистанлы Миңа бу балчык өндә. Иске Лахор шәһәрендә Өр-яңа хакыйкатьне Ярым шәрә кеше шулай Нурлы йөз белән әйтте. 
СИГАРА КАБЫ 
Елга өстендә таулар бар, Оялаган бөьркетләр, Елга өстендә тауларда Ялгыз түгел бер йорт бар. Бай түгел йорт эче, тик бер Сигара кабы монда, Зур хөрмәт билгесе булып, ,Ята түрге урында. Ул озак саклана инде, һәм, матур әкият төсле, Аңа ясалган рәсемнең һич җуелмаган төсе. Бу йортка килеп җиткәнче Үткән ул озын юллар. Күп сукмаклар таныш аңа, Таныш күп урман-сулар. Тупас эшче куллар аны Зурлап саклап йөрткәннәр. Ә кайчак салкын иреннәр Аны сөеп үпкәннәр. Хатын-кызлар һәм балалар, Кайтырга уйлап кичен, Ерактан юлга чыкканнар Шул капны карар өчен, йомшак келәмдә яткан ул, Яткан тауда, салкында, Чәчәккә чумып болында, Алмагачы астында. Килеп җиткән чагында ул Бу моңлы-зарлы илгә, Бары бер сигара гына Калган капның эчендә, һәм, яхшы кешеләр аны, Бер төркемгә җыйналып, Чиратлап тарткан, ак төтен Таралган канатланып. Шул көннән башлап бик күпләр Бу йортка йөреп тора. Кунакларга кабартма һәм - Шәрап өлгереп тора. Хуҗа бер үк хикәясен Сөйли.башлый яңадан.


 
Күп тапкыр ишеткәннәр дә /Ялыкмаган аңардан. — Яратам мин шигырьләрне, Күбесен яттан беләм,— Диде җырчы дус бер көнне Шаяртып миңа — киттекме? Лахорда бүген бәйрәм! Мин җырлармын, ә син сөйлә... һәм без тиз барып җиттек. Лахорда миңа бер кеше Бу капны бүләк итте. Монда Москва ясалган, Ә бусын Кремль диләр. Монда менә елга ага, Ә монда — бакча, гөлләр. Күрәсеңме, монда күпер Елганы кисеп үткән, Елганың теге ягында Күрәсеңме йорт бар, шунда Сталин яши икән! — Ничәнче кат инде карыйм!— Ди капны алып күрше. — Беркемдә дә мондый кап юк, Искиткеч кап! — ди берсе. Зәет Мәҗитов тәрҗемәләре.