Логотип Казан Утлары
Тарихи роман

КАЮМ НАСЫЙРИ

 

1 Тарихи роман «Бөек мәгърифәтче» исемле тарихи романның беренче кисәге. 


V Иртән торып ашагач та Тимербай атларны җигеп, урам якка парадный ишеге төбенә алып килде. Фуксл арның әйберләрен алып чыгып, чыпта белән төреп, тарантас артына бәйләде. Артка салындырган паласны һәм ястыкны рәтләп салды. Ул арада Габделкаюм да чыгып басты, юл киемнәрен киеп, кулларына сумкалар тотып, ирле-хатынлы Фукслар да чыктылар. Җыенча бизәлгән арбаны һәм атларны, шулай ук җыенча киенгән Тимербайны күреп, Александра Андреевна башта бик кызыксынып карап торды. — Чуар тышлы ястык, чуар палас, чуар камыт, эшлияләр, йөгәннәр, кучерның чиккән алъяпкычы белән кызыл путасы — болар һәммәсе дә безнең хатын-кыз вкусына якын нәрсәләр икән. Бу атларга утырып бару май чабудан да кызыклырак булыр, — диде ул, иренә елмаеп карап. Карл Федорович башта хатынын менгереп утыртты, соңыннан үзе утырды. Тимербай Габделкаюмны аларның алларына утырткач, үзе дә менеп, дилбегәсен тартып, атларга бер сызгырып җибәрде. Атлар Мәс- кәүский урам буйлап, выжлатып киттеләр. Алар Ослан перевозына килеп җиткәндә, болардан башка да анда берничәләп җыенга кайтучы атлар җыелган иде. Аларның кайберләрен- дә артка карап утырган курайчылар һәм скрипкачылар да бар иде. — Болар бездән дә уздырганнар икән, — диде Александра Андреевна, кайбер атларның ялларына, койрыкларына бәйләнгән кызыл чүпрәкләрне һәм дугаларга бәйләнгән кызыл яулыкларны күрсәтеп. Алар перевозны чыгып Зөя тау башындагы Макарья урманына килеп җиткәндә, кояш төшлеккә якынлашкан иде. Анда төрле авылларга җыенга кайтучылар да шактый күп җыелган иде. Аларның кайберләре та- бынлашып, ашап-эчеп утыралар, кайберләре үзара җыелып курай һәм скрипка уйнап җырлашалар, биешәләр. Башларына кайсы өрпәк сарып күзләрен генә ачып калдырган, кайсы зур шәлъяулык яки бөркәнчек өстеннән камчат бүрек, өсләренә укалы һәм тәңкәле изүле, киң өсте итәкле күлмәкләр, читенә ука тоткан бархат кесәбикәләр киеп, хәситәләр, чәч тәңкәләр, чулпылар аскан яшь кенә хатын-кызлар, үйнашып-көлешеп жиләк җыеп йөриләр. Кайбер яшьләр куышып, уйнашып йөриләр. 1 Ахыры. Башы 9 нчы санда.  
76 
 
Тимербай аулаграк бер урынга илтеп атларны туарды. Габделкаюм арбадан сикереп төште дә уенчылар янына йөгерде. — Без кайсы компаниягә кушылабыз?—диде Карл Федорович хатынына. Төрлечә күңел ачучыларга күрсәтте. — Безгә иң яхшысы шушы компания булыр, ахры, — диде Александра Андреевна, үзләреннән ерак түгел чирәмгә ятып ял итүче картларга, карчыкларга күрсәтеп. — Җиләк бардыр монда, без башта җиләк карыйк, аннан соң ашарбыз да чирәмгә ятып ял итәрбез, — диде Карл Федорович. Алар җиләк җыючыларга ияреп урманга кереп киттеләр. Уенчылар яныннан китеп, Габделкаюм да аларга иярде. Тимербай атлар янында калды. Габделкаюм русча аңламаганга Карл Федорович аның белән татарча сөйләшеп, аның сүзләрен тәрҗемә итеп, хатынына аңлатып барды. — Мәктәпкә йөрисеңме инде син? — диде Карл Федорович, үзе агач төбендәге җиләкләргә күрсәтте. — Алдагы елга йөри башлыйм, — диде Габделкаюм, җиләкләр яны на чүгәләп утырып. — Әле укырга-язарга өйрәнә башладыңмы?—диде Карл Федоровнч- — Мин инде хәзер «Иман шарты»н баштанаяк күрми укыйм. Үземнең әткәй белән әнкәйнең, әбинең исемнәрен яза беләм, — диде Габделкаюм, мактана төшеп. — Ай-яй, син алай башкалардан уздыргансың икән, кем өйрәтте соң сиңа аларны? Әтиеңме? — Юк, әби өйрәтте. — Кара, синең шундый өйрәтерлек әбиең дә бармыни? — Бар. Бик зур укыган ул безнең әби. Авылда аны мулладан да зуррак укыган, аннан да гыйлемрәк, диләр. Аның бабайдан калган язулары, китаплары бик күп, үзе шуларны укып утыра. Искедән калган язулар, китаплар дигәч, Карл Федоровичның колагы торды. — Баргач, аларны карарга кирәк әле. Үзебез укый алмасак, Насыйр Хөсәеновичтан укытырбыз, — диде ул хатынына. — Шырдан зиратында борынгы кабер ташлары да булырга кирәк, анда, аларны да карарбыз. — Татар этнографиясен өйрәнә башлагач, миңа да анда картлар, карчыклар арасында йөргәләргә кирәк булыр әле. Менә минем татарча яхшы сөйләшә белмәвем генә эшкә бераз комачаулый, — диде Александра Андреевна. — Мин җиләклек таптым, килегез монда!—дип кычкырды аларга бер читкә китеп җиләк эзли торган Габделкаюм. Алар икесе дә аның янына бардылар. Дөрестән тә җиләк күп икән, Александра Андреевна зур яфраклардан савыт ясап җыярга кереште. Карл Федорович та учына җыеп аның яфрак савытына берничә тапкыр салды. Габделкаюм кәләпүшенә җыйды. Алар җиләкләрен алып, арба янына кайтканда, Тимербай чирәмгә ятып йоклаган иде. Габделкаюм белән Александра Андреевна чыбыклар җыеп, ут ягып җибәрделәр. Карл Федорович арбадан үзләре алып чыккан зур бакыр чәйнекне алып Иделгә төшеп, су алып менде. Чәй кайнатырга куйдылар. Тимербай чәй кайнагач кына уянды. Арбадан паласны алып, шунын өстенә ашъяулык җәеп табын хәзерләделәр. Александра Андреевна бик күп төрле ашау-эчү әйберләре чыгарды. Кояш агачлар өстенә төшеп күләгәләнгәнче, шунда хозур кылып сөйләшеп утырдылар. Башка җыен кунаклары кузгала башлагач кына. Тимербай да торып, атларын эчереп, җикте.  
77 
 
VI 
Кояш баеган вакытта Казаннан кайтучы ун пар җыен кунаклары, атларын узыштырып, курайлар, скрипкалар уйнап, җырлап Шырданга кайтып керделәр. Бер төркем яшьләр кунакларны каршылау өчен басуга ук чыкканнар иде. Алар кул селкеп, кычкырышып, кунакларны котлап калдылар. Алар арасында Габделхәй дә күренеп калды. Бала-чага басу капкасына җыелып, капканы ябып, җыен кунакларын бераз авылга кертми тордылар. Тик арбалардан уч-уч прәннек, конфетлар чәчелә башлагач кына, зур капка шыгырдап ачылып китте. Карл Федорович капкадан кергәндә, кесәсеннән алып балаларга бишәр тиенлек вак көмеш тәңкә чәчте. Күп кенә йортларның капкалары ачылган. Капка төпләренә киенеп-ясанып, кунак каршы алучылар чыгып басканнар. Казаннан кайтучы кунаклардан тыш, якын тирәдән, күрше авыллардан килүче кунаклар да күп иде. Колокол тавышлары якынлашкач, яңа көтүдән кайтып Габденна- сыйрларга ашарга кергән Шөгаеп, йөгереп барып, капканы ачты. Кунакларның атлары ак өй баскыч алдына килеп тукталдылар. Атлар ак күбеккә батканнар иде. Габденнасыйр тиз генә ялаулап бәйләнә торган озын ак күлмәк өстеннән җиләнен киеп, баскыч башына йөгереп чыкты. Кунакларны күрүгә ул: — Мәрхаба! — дип кычкырды. Карл Федорович «мәрхаба»ның — «хуш килдегез!» дигән сүз икәнен анлый иде. — Хуҗаларга сәламәтлек, шатлыклы, бәхетле озын гомер телим! — дип җавап кайтарды ул. Арбадан төшеп күрешкәч, Габденнасыйр кунакларга өйгә керергә әйтте. Габделкаюм арбадан төшүгә, кара як баскычы ишеген яртылай ачып, үзләре күренмичә генә кунакларны күзәтеп торучы әниләре, әбиләре янына йөгерде. Алар да киенгәннәр иде. Әнисе дә, әбисе дә башларына өрпәк сарып, тәңкәле изүле күлмәкләр, терсәктән генә җиңле бикасап кесәбикәләр кигәннәр иде. Мәймүнә түти дә алар янында иде. Карл Федорович үзе алдыннан ак баскычтан менә башлаган хатынына: — Татар авылларындагы гадәт буенча, ханым, сезгә моннан түгел, кара баскычтан аш өенә, хатын-кыз ягына керергә кирәк, — диде, ярым шаярып. Александра Андреевна иренең сүзен бөтенләй чынга алды. Габден- насыйр: — Ул гадәт сезнең өчен түгел, чапанлы, бөркәнчекле абыстайлар эчен генә, — дисә дә, ул менә башлаган ак баскычтан кире төшеп, кара якка, абыстайлар янына барды. Алар белән ике куллап күрешеп, идәннәренә кадәр сап-сары итеп юган аш өй сәкесенә кереп утырды. Тик артыннан Габденнасыйр кереп кенә аны ак өйгә алып чыгып китте. Ак өйнең стеналарына, түшәмнәренә кадәр юылып, миче агартылып. бик матурлап җыелган, түр як сәкесенә зур табын хәзерләп куелган һәм утыру өчен табын кырыена йомшак көрпәләр җәелгән иде. Ишек янында ак тимер ләгән эченә яңа гына агартып су тутырылган зур җнз комган куелган, стенадагы агач чөйләргә эреле-ваклы берничә кызыл ■ башлы ак сөлге эленгән. Кунаклар кереп чишенгәч тә бик һәйбәтләп юындылар. Габделкаюм аларга комганнан су салып, Габденнасыйр үзе сөлге тотып торды. — Татар йолаларын белүдә без бик наданнарбыз икән әле, Насыйр лөсәенович. Шушы кайтудан файдаланып, сез инде безне алар белән яхшылап таныштыра күрегез! — диде Александра Андреевна. Ул юынгач, Аабденнасыйр кулыннан сөлге алды. • ’ 
78 
 
Лзенең гадәте буенча, профессор Фукс түргә менеп аяк бөкләп утырды. Хатынын да үз янына килеп үзенчә утырырга чакырса да: — Алан утырырга минем аяклар тыңламый,— дип Александра Андреевна йомшак көрпә салган скамьяга килеп утырды. Габденнасыйр Тимербай белән Шөгаепне дә кунаклар янына керергә кыстаган иде. Тимербай керде, өс-башым начар, аш өендә генә утырам дип Шөгаеп кермәде. Аның урынына Габделхәй белән Габделкаюм кереп утырдылар. Җыен өчен алынган яңа җиз самовар да табынга килеп утырды. Габденнасыйр табын өстенә ябылган зур чиккән яулыкны алып куйды. Аның астыннан өстенә төрле төстәге манпаси һәм конфетлар ябыштырылып зур подноска катырылган һәм өстенә бер сәке балан белән кагы төреп салынган чәкчәк, коштеле, җәүле икмәк, юача, кортлы ман, әлбә, кайнаган каймак, зур савыт белән кәрәзле бал һәм башка төрле сыйлар килеп чыкты. Шул арада Гөлбаһар абыстай бүлмә тактасын шакылдатып зур агач җамаяк белән әчегән бал сузды. Габденнасыйр балны Александра Андреевнага тоттырып: — Я, рәхим итегез, кунаклар, шуның белән җыенны башлап җибәрәбез! — диде. Александра Андреевна балдан бераз гына авыз итте дә, рәхмәт әйтеп, җамаякны кире табынга куйды. Габденнасыйр аны Карл Федоровичка бирде. Ул да бераз гына эчеп куйды. — Бездә җыен йоласы буенча беренче җамаякны калдырырга ярамый, — дип Тимербай үзенә бирелгән җамаякны төбенә кадәр эчеп бетерде. — Без синең белән начар кунаклар булып чыктык, — диде Кар.т Федорович, хатынына карап. — Йнде булмаса, ашап булса да йоласын китерик, — дип ватып куелган чәкчәккә үрелде. Габденнасыйр киштәдән үрелеп курай алды да озын көйгә уйнарга1 кереште. Тимербай аның артыннан җырлый башлады. Габделхәй дә ана кушылды. Карл Федорович бик кәефләнеп: — Дөрестән дә бу мәҗлестә болай гына утыру килешми икән,— дип бал китерергә кушып, Габделкаюмга бушап калган җамаякны тоттырды. Мәҗлес бик күңеллегә әйләнде. Карл Федорович белән Габденнасыйр да бераз кызып алдылар. Александра Андреевна белән Габделкаюм эчмәсәләр дә башкаларның сүзләренә катнашып, көлешеп, шаярышып, бик күңелле генә утырдылар. Габденнасыйр аш өенә чыгып, ай-ваена куймый Шөгаепне дә җитәкләп алып керде. Ул ямаулы, ертык күлмәк-штаинарын каплап, самовар артына килеп шыгаеп кына утырды. — Бу да җыен кунагы, ләкин ул көне буе басуда йөреп кайтып, өс-башын алмаштырырга өлгермәгән әле. Ул бөтен авылның терлекләрен карап ашатып йөри. Кайткач, без аның үзен сыйлыйбыз,— дип Габденнасыйр аңар бер җамаяк бал тоттырды. Бераз ашагач: — Яле, Шөгаеп, басуда уйный торган моңлы озын көйләреңне кунакларга да уйнап күрсәт әле!—дип аңар кураен бирде. Шөгаеп авызын сөртеп алды да, күзләрен бер ноктага терәп, бердә кыстатмый гына борынгы озын көйне салмак кына итеп уйнарга кереште. Габденнасыйр уйнаганда уйнап-көлеп утырган кунаклар бөтенләй тынып калдылар. Аларның күзләре Шөгаепнең уйчан йөзенә, бер- ноктага караган күзләренә текәлде. Торган саен курайның тавышы күтәрмә, моны арта барды. Аның уйнавын йотлыгып тыңларга керешкән профессор Фукс, үзе дә сизмәстән, бөкләп утырган аякларын сузып җибәрде дә:  _  Халык эченнән чыккан самородок талант! — дип куйды. Шөгаеп бер көйне уйнап бетергәч, ике кулы белән кысып тоткан кураен авызыннан чыгарды да күзләрен югарыга текәп, шул көйгә җыр
79 
 
ларга кереште. Башын күтәреп авызын ачу белән аның күкрәгеннән борсп чыккан көр тавышы, ул курай уйнаганда читкәрәк карап утырган Александра Андреевнаны да башын аңар таба борырга мәҗбүр итте. Лирический тенор!1 — дип куйды ул, иренә карап. Шөгаеп җырының ахырын: Заманалар авыр, еллар ябык, хәсрәтләр күп, Үз ишләр генә кирәк дөньялар гына көтәргә, — дип бик сузып һәм боргалап бетерде. — Воһ!—диде Карл Федорович, хатынына борылып. — Аның җырының эчтәлеге дә тавышының моңы белән пропорциональ рәвештә бара. Ул ни җитте мәгънәсез җырлар гына җырламый, үзенең авыр тормышын җырлый. Афәрин, туган! Чынлап та, түбән халык арасында яшеренеп яткан һәм югалып калган талант икәнсең, — диде, Шөгаепнең, аркасыннан кагып. Тимербай да аңа үзенең сөйкемле күзләре белән сокланып карап куйды. — Биергә дип хәзерләнеп тора идем, әллә нинди моңлы көйләрен, хәсрәтле җырларың белән бер җамаяк балымны әрәм иттердең, Шөгаеп,—диде ул. Габденнасыйр Шөгаепкә тагын бер җамаяк бал китереп бирде. — Сакал-мыекларыңны төзәтеп, чәчеңне алдырып җибәрсәң, бу моңлы тавышың белән үзең кызларг күзе төшәрлек япь-яшь кеше булып китәр идең бит, Шөгаеп, — диде ул, елмаеп. — Сакал-мыек кырып, чәч алдырып торырга вакыт юк әле, Насыйр абзый, — диде Шөгаеп, үзенең чуалып як-якка таралган чәчләрен кайракланып беткән кәләпүше астына тыгып. — Бер айдан бирле мунча кергән, өс-баш алмашкан юк әле. Пәри төсле булып беттек инде, кеше күзенә күренерлегебез калмады. — Иртәгә җыен көнне басуга көтү чыгармыйбыз бит. Кунаклардан соң безнең мунчага кереп юынып чыгарсың. Тимербай үзенең чалгы пәкесен алып кереп чәч, сакалларыңны кырыр, — диде Габденнасыйр. — Алмашка булмаса, күлмәк-штан бездән булыр, — дип өстәде Карл Федорович. — Ярый, кузгалыйк алайса, — диде ул салган чәен эчеп бетереп. Татар гадәтенчә чынаяк чокырын тәлинкәсенә каплап, өстенә калган шикәрен куйды. — Җыен көнне бездә озак йокламыйлар, иртә торалар. Без сезне иртә үк уятып мунчага җибәрербез. Келәттә урын җәелгән, ?<әзер чыгып ятыгыз! — диде Габденнасыйр кунакларга һәм аларга келәтне үзе илтеп күрсәтте. Ике почмакта ике шәм белән яктыртылган, идән-түшәмнәрег стеналары сап-сары итеп юылган ак келәтнең сәкесенә корылган чыбылдык эченә кабартылып җәелгән түшәк-ястыкны һәм стенага эленгән сөлге-тастымалларны күргәч, Карл Федорович телен шартлатып куйды, Габденнасыйр аларга тыныч йокы теләп, ишекне ябып чыгып китте. 
VI 
Урамда кешеләр сөйләшкән, атлар кешнәгән, әтәчләр кычкырган,, товык-чебешләр чырылдашкан тавышка Карл Федорович уянып китте. Яна күтәрелеп бара торган кояшның келәт ярыгыннан үтеп чыбылдык аша кергән җете нурлары аның күзләренә төшә башлаганнар иде. Күзләре чагыла башлагач, ул икенче якка әйләнеп ятты. Ул арада ишек кагып: Торасызмы, кунаклар, мунча булды!—дигән тавыш ишетелде^
                     1 Нечкәрәк ирләр тавышы. 
• 80 
 
Карл Федорович хатынын уятып, тиз генә киенеп ишек алдына чыкты. Аның битенә иртәге салкынча һава бәрелеп һәм борынына яшел чирәм исләре кереп рәхәтләндереп җибәрде. Ул бёр-ике тапкыр авызын зур итеп ачып һәм борынын киереп иснәде дә, чалбар кесәләренә кулларын тыгып, чыгы да бетеп җитмәгән яшел чирәм өстеннән туфли- сен юешләндереп, бер әйләнеп килде. Ул арада Александра Андреевна да киенеп чыгып, ирёнә хәерле иртә теләп, баш иде. Гадәттә ирләр алдында йөргәндәгечә яулык почмагын тешләп, Тимербай хатыны Мәймүнә түти килеп, аларга мунчаның кайдалыгын күрсәтте һәм юынырга, ташка салырга дигән суларның, мунчаласабыниарның кайда торган- лыкларын әйтте. — Бер дә ашыкмыйча гына юыныгыз, җылы суы да, салкын суы да җитәрлек. Кичә генә урманнан алып кайткан, мәтрүшкә катнаштырып җыйган яшь каен себеркесе куйдым, туйганчы рәхәтләнеп чабыныгыз! — диде ул. Ак җәймә җәелгән алачык сәкесенә кереп утыргач та Александра Андреевна: — Татарларда кияү түшәгенә, кияү мунчасына акча салу гадәте бар бугай. Җыен кунакларына да кирәк түгел иде микән инде ул, бу җиңгидән сорамадык та. Шул йоланы үтәмичә без тагын оятка калмыйк, — диде. — Мин анысын белмим, әгәр аннан шикләнсәң, менә шул җәймә астына бераз акча кыстырып китик, — дип Карл Федорович кесәсеннән акча алып җәймә почмагына кыстырды. 
Кунаклар мунчадан чыкканда, Зөядән хатыны белән Иван Никитич килеп, ат туарып маташа иде. Рус гадәтенчә, ул мунча белән котлап, ирле-хатынлы Фукслар белән барып күреште һәм хатынын да алар белән таныштырды. — Болар да җыен кунакларымы? — диде Карл Федорович. Гадәттәгечә елмаеп, кунакларына карап сокланган Габденнасыйр бер читтәрәх тора иде. Ул: — Гади җыен кунаклар гына түгел, алдан ук өндәү җибәрелеп чакырып куелган, җыенның түрендә утыра торган төп кодалары инде болар, — диде. — Башка җыеннарга йөрмәсәк тә, елына бер килгән Шырдан җыеныннан калмыйбыз инде без, — диде Иван Никитич. — Менә бүген миңа Казанга чыгып китәргә кирәк иде дә, Шырданда җыен буласы булгач, почтаны малайга гына биреп җибәрдем дә үзем монда килдем. Клавдия Степановна бу җыенны бер ай көтеп алды инде. Ат чаптыру- .ларны, татарча көрәшләрне үлеп ярата ул. Ул арада бәйрәмчә киенгән Габделкаюм белән Габделхәй килеп кунаклар белән исәнләшеп, әтиләренә кунаклар өчен келәткә чәй хәзерләнгәнлекне әйттеләр. Кунаклар келәт сәкесенә хәзерләнгән чәй табынына килеп утырдылар. Габделкаюм белән Габделхәй аш өе миче янында чиратлашып ит пәрәмәчләренең, карабодай коймакларының табадан төшкәнен сагалап торып, аларны кунакларга ташып тордылар. Гөлба- һар абыстай ике җамаяк әчегән бал да тоттырып җибәрде аларга. Александра Андреевна белән Клавдия .Степановна алданрак туеп кузгалдылар да, кара яктан гына аш өенә кереп, кунакларга көндезге аш хәзерләп маташа торган Бибиганбәр һәм Гөлбаһар абыстайлар белән исәнләштеләр. Кулына кисәү агачы тотып мич актара торган Гөлбаһар абыстай үзенең корымга буялган кулларын аларга күрсәтәсе килмичә, оялып, алъяпкыч аша гына сузды. Сәке түрендә аяк бөкләп, ашыгып-ашыгып бәлеш ясап утыра торган Бибиганбәр абыстай: 
81 
 
— Гаеп итмәгез, кунаклар, кулларым бик камырланган, мич сүрелгәнчә тизрәк өлгертим дип, бәлеш ясый идем. Күргән, күрешкән булсын инде, бик исән-сау гына килдегезме? — дип, үзенең яулыктан чыккан ак чәчләрен һәм балаклары күренгәнче күтәрелеп җыерылган күлмәк итәкләрен төзәтте. — Без сезгә уңайсызламыйк, абыстайлар, безнең азрак күчтәнәчләребез, бүләкләребез бар иде. Сезгә шуны гына калдырып чыгыйк дип кердек, — дип Александра Андреевна кулындагы сумкасыннан бер ничә пакет белән лимон, әфлисун, алма, конфет, печенье, банкалы варенье, халва кебек ашау-эчү әйберләре, ике шешә кызыл аракы һәм күлмәклек кшимир ситсы, сарпинка, ике абыстайга берәр пар читек- кәвеш, Габденнасыйрга казакилек, балаларга күлмәклек-штанлыклар, кәләпүшләр, пәкеләр чыгарып сәкенең буш урынына таратты. Абыстайлар кулларын алъяпкычларына сөртеп, томаларга җиткән мичләрен һәм ясый торган бәлешләрен онытып, бүләкләрне, күчтәнәчләрне карый башладылар. — Бүген яктыра башлау белән Иван Никитич йокысыннан торып Иделгә балык аулары карарга төшеп китте, мин иртәнге чык белән бакчага чыгып шпанка җыеп кердем. Көн дә яхшы керә торган иде, безнең оятка каршы бүген балыгы да юньләп кермәгән, җиләге дә пешеп җитмәгән. Аз булса да шуны алыгыз әле!—дип Клавдия Степановна Гөлбәһар абыстайга берничә зур чөгә балыгы белән зур бер кувшин шпанка җиләге тоттырды. Шул арада Габделкаюм белән бергә Габденнасыйр да аш өенә килеп керделәр. — Сез айлап торырга килгәнсез, ахры, кунаклар, безгә, — диде Габденнасыйр, шаярып, сәке өстенә таратылган бүләкләрне, күчтәнәчләрне карап. — Болай кирәк түгел иде, бик зурлагансыз безне, рәхмәт инде!— диде, йөзенә җитди төс биреп. — Менә, улым, сиңа!—диде, Габделкаюмга кызыл кәләпүш, күл- мәк-штанлык, бер пәке һәм алмалар, конфет, печеньелар тоттырып Бибиганбәр абыстай. — Рәхмәт әйт кунак абыстаңа! — Зур рәхмәт, Александра Андреевна!—дип, әйберләрне көчкә кочаклап тотып, бик шатланып, Габделкаюм абыйсы янына ак өйгә чыгып китте. Көндезге ашка кунакларга вак кына итеп салган тавык салмасы белән шулпалы бәлеш хәзерләгәннәр иде. Соңыннан Гөлбаһар абыстай тәлинкәгә салып — аш артына кую өчен Клавдия Степановна алын- килгән шпанка җиләге белән Александра Андреевна алып килгән алманы да бирде. Габденнасыйр кунаклар алып килгән кызыл аракыны да ачты. Ашка Тимербай да һәм мунчада юынып-кырынып яңа күлмәк- штаннар кигән Шөгаеп тә керделәр. — Танырлык та түгел хәзер сине, Шөгаеп!—диде Габденнасыйр ана. Менә Тимербай абзый инде үземне яшь кызлар күзе төшәрлек итим әле, Шөгаеп, дип, мунчага алып керде, чәчемне алды, сакал- мыекларымиы төзәтте, — диде Шөгаеп. Габделкаюм белән Габделхәй ашны көтмичә үк, мәйданга баручы атларны һәм көрәшчеләрне карау өчен урамга чыгып киткәннәр иде. Урамга чыгу белән^алар мәйданга баш килгән атларны һәм батыр калган көрәшчеләрне бүләкләү өчен шул ел гына килгән яшь киленнәрдән сөлге, тастымал җыеп йөрүче бер төркем егетләр белән йорт С^е“пкереп» йомырка җыеп йөрүче балаларга очрап, аларга ияреп кит- „Кунаклар аштан соң чәй эчеп тормадылар, Шөгаепнең берике көи уйнаганын, җырлаганың тыңлаганнан соң, Габденнасыйр аларны УРамга алып чыгып китте. Хәллерәк йортларның һәммәсенең ачык «с- ә.- X. ю. 
82 
 
тәрәзәләреннән читтән килгән кунакларның утырганлыгы күренә иде. Бер-ике йорттан кешеләр чыгып Габденнасыйрны кунаклары белән керергә кыстасалар да, тиздән мәйдан башлануны сылтау итеп, ул кермәде. Авылның бер-ике урамын карап әйләнгәннән соң алар Ачасыр юлында мәйдан булачак чирәмлеккә менеп киттеләр. Анда халык җыела башлаган иде инде. Озак та тормады, яллары, койрыклары кызыл чүпрәкләр белән бизәлгән, җиз тәңкә тезгән йөгәнле чабыш атлар һәм тезгә җиткән ак киндер күлмәк белән киң балаклы штан, өстәй терсәктән җиңле озын камзул киеп, аның өстеннән билләренә кызыл пута бәйләгән, чабата-оеклы батыр көрәшчеләр дә килеп җиттеләр. Алар- ның кайберләре ак киез эшләпәдән, кайберләре кырпулы бүректән, кайберләре түбәтәйдән генә иделәр. Юлның бер кырыендагы чирәмгә башына дүрг-бишләп кызыл башлы сөлге, тастымал элгән ике озын колга кададылар. Җәяүле узыш- чылар белән, күбесенчә малайлар гына атланган чабыш атлар шул колга тирәсенә җыелдылар. Узыштыру өчен башта жәяүлеләрне, соңыннан атлыларны Ачасыр юлы белән ерак басуга алып киттеләр. Алар киткәч тә шул колга тирәсенә халык түгәрәкләнеп утырып, кайберләре артта басып, көрәш мәйданын башлап җибәрделәр. Габденнасыйр, кунаклар белән улларын алып, мәйданның эченә үк кереп утырды. Көрәшне малайлар башлап җибәрде. Габделхәй дә чыгып, бер малайны егып, икенчесеннән үзе егылып, ике йомырка алып керде. Габделкаюм да чыгарга бик дәртләнгән иде дә, аның яшендәге малайларны чыгармадылар. Көрәш зурларга җиткәндә генә: — Җәяүлеләр ялгыз карама төбенә җиттеләр!—дигән тавышка халыкның күбесе урыннарыннан сикереп торып, җәяүле йөгерешчеләр- нең килгәннәрен карый башладылар. Юлдан халыкны куып ике якка аердылар. Шул арада адымнарын эре-эре салып, башын артка ташлап, тезенә кадәр штанын сызганган, күлмәк итәген штан бөрмәсенә кыстырып, изүен чишкән яланбашлы бер йөгерешче узды. Аның артыннан “икенче, өченчеләре берәм-берәм уза башладылар. Халык арасыннан: — Бирешмә! Уздырма! Алга чыгарма! Адымнарны эрерәк сал!— дип аларга куәт биреп тору тавышлары яңгырады. Халык колга янына җыелып, баш килүчеләрне котладылар һәм колганы аударып, аларны сөлге, тастымаллар белән бүләкләделәр. Көрәшне яңартып җибәрергә өлгерә алмадылар, Ачасыр юлындагы кашлыктан атлар да күренде. Таяклар белән кешеләрнең аякларын кыйнап, юлны тагын киңәйтә төштеләр. Танауларын киереп эче белән сулап чаба торган озын торыклы зур җирән кашка ат саженьнан-са- женьга сикереп мәйданга килеп тә керде, узып та китте. Баш килгән атны якыннан күрү өчеи халык, кычкырышып, аның артыннан йөгерешә башладылар. Берәм-берәм башка атлар да узып киттеләр. Баш килгән атларга дигән сөлге, ашъяулыклар бәйләгән колганы аударып, иң очта торган чүпләмләп суккан зур кызыл башлы озын сөлгене җирән кашканың муенына илтеп бәйләделәр. Аңа атланып барган малайның башына чиккән кәләпүш кигезделәр. Ары да, бире дә чабышып йөргән халык белән бергә Габденнасыйр кунаклары да анда да монда йөгерешеп, һәммәсен карап йөрделәр. — Син чакырмаган һәм ат җибәреп алдырмаган булсаң, кызыклы бу халык бәйрәмен күрми үләбез икән, рәхмәт сиңа! —диде Карл Федорович Габденнасыйрга. — Ә үзең җыеннар, сабан туйлары турында китап язып йөрисең. — диде Александра Андреевна, аңар елмаеп карап.  
з* 
83 
 
— Кешеләрдән ишеткән буенча гына язсам, зур ялгыш эшләгән булачакмын икән шул. Менә хәзер инде мин үзем күреп язам, — диде Карл Федорович хатынына. Халык арасында Иван Никитичны югалтканнар иде. Клавдия Степановна килеп: — Ул баш килгән җирән кашканы күреп бөтенләй акылыннан язды виде. Аерып алыр хәл юк, ул кая барса, шунда барып, аның артыннан калмый йөри, — диде. — Ямщик кеше бит, сатып алмакчы булып йөридер. Ләкин сатмаслар аны. Хәзер аның даны китте инде, — диде Габденнасыйр. Шул арада халык арасыннан Габделкаюм белән Габделхәйне ияртеп, Иван Никитич үзе килеп чыкты. — Воһ! — диде ул, болар янына килеп җитүгә, уң кул баш бармагын күрсәтеп. — Сембер ярминкәсендә дә сирәк очрый андый чабышкылар. — Әйдә, алдагы кышка барыйк Сембер ярминкәсенә. Мин сиңа моннан шәбрәкләрне табып бирермен, — диде Габденнасыйр аңар. -—Табып бирсән, барабыз! — диде Иван Никитич. Зурлар көрәше башлангач, кунаклары һәм уллары белән Габденнасыйр яңадан мәйдан уртасына кереп утырды. Озын буйлы, киң җилкәле, аягына читек-кәвеш, өстенә кара казаки кигән Тау иленең асламчы Гыйлаҗи малае чыгып көрәшә башлаганчы, көрәшне тыныч кына карап утырган халык, ул егет чыгу белән шаулаша башладылар. — Дөрес көрәшми ул. Ачасыр Баһавины чыгарырга кирәк! — диделәр кайберәүләр. — Ачасыр мәйданы түгел ич бу, үзләре теләгәнне чыгарырлар, тик кенә утырыгыз сез!—диделәр икенчеләр. — Олы Шырданның Шангәрәй чыкканы юк әле, — диделәр өченчеләр. Шау-шу зурга китә башлагач, Тауиле Гыйлаҗ малаена каршы озын ак киндер күлмәктән, чабата-оектан, биленә кызыл пута бәйләгән тәбәнәк кенә юан бер егетне чыгардылар. — Әйдә алышыгыз! — диделәр, аның кулына көрәш тастымалы тоттырып. Берәр тапкыр әйләнгәч тә ул егет Тауиле Гыйлаҗи малаен янбашка алып бик җиңел генә әйләндереп салды. Егылган егетнең ак бәзәнке бүреге башыннан ычкынып китеп әллә кая атылып барып төште. — һа барәкалла, күз тимәсен, кайсы авыл егете икән бу? Асламчы Гыйлаҗи малаен бик матур екты. Борынын күтәреп йөргән иде, бик әйбәт булды! — дигән тавышлар ишетелде халык арасыннан. — Әле шул арада гына бурлактан йөреп кайткан. Әрә егете ул. Элек лашманда да эшләгән иде. Узган елда сабан туенда батыр калды ул, — диделәр кемнәрдер. Бер-бер артлы биш кешене егып, шул егет батыр калды. Аңар кызыл башлы ике сөлге белән бер пар теккән киндер күлмәк-штан бирделәр. Соңыннан Карл Федорович аның янына барып, җилкәсеннән кагып, аның учына биш сумлык алтын тәңкә салды. Шуның белән мәйдан таралды. Мәйданнан соң кунакларны җыеп Тимербай үзенә алып керде. 
VII 
Җыеннан соң озак тормады, халык арыш урагына төште. Габденнасыйр да беркөн иртән көтү кугач, атын арбага җигеп, хатынын, ике улын утыртты да Сәкел үзәне буендагы җирен урырга алып китте.  
84 
 
Кояш яна күтәрелеп килә. Җил юк, һава бик тый. Тургай белән чикерткә тавышыннан һәм арба дөбердәүдән башка иртәнге тынлыкны бозган нәрсә дә юк иде. Җир өстенә барып җиткәнче уракчылар да бер дә сөйләшми тын гына бардылар. Габделкаюм белән Габделхәйнең, йокылары да туеп җитмәгән иде. Алар һаман авызларын тотып иснәш- тергәләп, арбада ятып яки утырып кына черем итеп алырлык урый караштыргалап бардылар. Габделкаюм, ахры чыдый алмады, бераз баргач, әнисенең алдына ятып, барып җиткәнче йоклап барды. — Йокыга бик түземсез шул син, улым, — диде Гөлбаһар абыстай, аның җилкәсеннән кагып. — Әбиең янында кал, аңар бала карашырсың, йорт эшләренә булышырсың дип күпме әйттем мин сиңа, тыңламадың; абый баргач, мин дә барам, урырга өйрәнәм дидең. Инде без хәзер кичсез кайтмыйбыз. Ярар, бераз урыйк та, көлтә өеме ышыгында, я чүмәлә төбендә йокларсың булмаса. Тор инде, улым, килеп җиттек!— диде ул, улын уятып. Уракчылар ялкау гына арбадан төшеп җир өстенә бастылар. Габ- деннасыйр юл кырыендагы чирәмгә атын туарып, ашлыкка җитмәслек итеп арбага бәйләп куйды. Гөлбаһар абыстай, урганда камылга ышкылып күлмәк җиңе тузмасын өчен киндердән теккән җиңсәсен киеп, кулына урагын алып, юл кырыеннан урырга да кереште. Аның белән янәшә берәр кишәрлек алып Габдеинасыйр белән Габделхәй дә башлап җибәрделәр. Баргач, мин дә урам дип әйтер дип, Гөлбаһар абыстай Габделкаюм өчен дә бер урак алган иде. Ул Габделкаюмның кулына урагын тоттырды да: — Кулыңны кисә күрмә, улым, урагыңны да, учмаңны да мин әйткәнчә генә тот! — дип аны үзе алып бара торган кишәрлекнең бер кырыена китереп кушты. — Арыш быел куе да, озын да, камылга да бик шәп, башка да яхшы икән, — диде Габденнасыйр, беренче көлтәне бәйләп, «лып» итеп җиргә утыртып. Уракчылар зур дәрт белән үзара ярышып ура башладылар. Габделхәй дә әтисеәнисеннән калмаска тырыша башлады. Тик Габделкаюмның гына эшләре шәптән бармый иде. Ул, кул киселүдән куркып, әкрен генә бер кулы белән үзенең кечкенә учына сыярлык кадәр камылны җыеп ала да, сак кына уракны тыгып, учма саен икешәр, өчәр тапкыр ышкый. Алай ышкыганда да кайбер камыллар киселми калып, киселгән учманы җибәрми тоталар. Тарткалый торгач, кайбер камыллар тамырлары белән дә йолкынып чыгалар. Артык азаплана торгач, киселгән учма кулдан ычкынып, чәчелеп тә китә. Андый вакытта аның ярдәменә тиз генә Гөлбаһар абыстай үзе килеп җитә. Уракчылар кул асларына алган кишәрлекләрен биш-алты таяк буе урып, берничәшәр өем куйгач, Габделкаюм да көч-хәл белән беренче көлтәне бәйләп, бик куанып, атасы шикелле «лып» итеп җиргә утырткан иде, көлтә таралып китте. Габделхәй шаркылдап көлеп җибәрде. Габделкаюмның куанычы бик азга барды. Ул еларга җитеште. — Булмаса син, улым, әнә шунда үзәнгә төшеп җиләк эзлә. Анда җир җиләге була торган, безгә җыеп ашатырсың, — диде Габденнасыйр. аны юатырга тырышып. Габделкаюм бераз күңелсезләнеп басып торды да, абыйсының тагын көлүеннән шикләнеп, теләр-теләмәс кенә үзәнгә төшеп китте. Бераз эзләп йөргәннән соң ул бер кабыргада әлегә кадәр бер дә кеше кулы тимәгән җиләклек тапты. Баш бармак башы кадәре эре-эре булып кызарып пешкән җиләкләрне бераз учына җыеп ашаганнан соң, ул түбәтәең жыярга кереште. Бер сәгать тә вакыт узмагандыр, өй урыны кадәре җирдән ул түбәтәен тутырып әтиләренә алып менеп күрсәтте. Алариың исләре китте.
85 
 
— Менә көлгән булган идең син, — диде ул абыйсына, тау кочаклагандай булып шатланып. — Син гомергә алай җыя алмас идең әле. Мин тагын барам, кайдан җыйганымны сиңа әйтмим! — Әйтмәсәң, бик хаҗәт иде, ди. Әллә син мине җиләк тапмас дип беләсеңме? — диде Габделхәй. — Җитте, балалар! — диде Габденнасыйр, ачуланып. — Бар син, Габделхәй, эшеңдә бул! Улым Габделкаюм, син дә көндезге әбәткә чаклы тагын берәр түбәтәй җыеп кайт әле. Әниеңнең алып килгән сөте бар. Әбәт вакытында сөт белән җиләк ашарбыз, — диде. Габделкаюм тагын барып, туйганчы ашап, көндезге әбәткә кадәр янадан бер түбәтәй җиләк җыеп китерде. Уракчылар көндезге әбәткә кадәр бер ярым биш чамасы җирне урып бетереп, шуннан ерак түгел икенче ярым бишкә кул салып калдылар. — Яхшы урганбыз икән үзебез дә, — диде Габденнасыйр, урган көлтәләрне өемгә җыйганда. — Минеке унике өем, әниеңнең ун өем, синеке сигез өем. — Барысы утыз өем. Бер йөз илле көлтә дигән сүз була. Ярты көнгә кеше башына илле көлтә булгач, ярый инде ул. Көлтәләребез вак түгел ич. Арбаны юл кырыеннан җир өстенә тартып кертеп, тәртәләрен югары күтәреп бәйләп, алар өстенә чыбылдык корды ул. Гөлбаһар абыстай чыбылдык астындагы күләгәгә камыл өстенә табын хәзерләде. Уракчылар җыйнаулап әбәткә утырдылар. Җиләкне күп җыйган дип Габделкаюмны мактап, башта аның җыйган җиләген икмәкләп сөт белән ашадылар. Аны ашап бетергәч, Гөлбаһар абыстай ярты әбәт чиләге сөзмә чыгарды. Аны да икмәк белән яхшы гына каптылар. Ашап туйгач, баш астына көлтә салып, чыбылдык астына камылга ятып, бераз черем дә итеп алдылар. Кояш төшлектән авышкач, Габденнасыйр торып: — Әйдәгез, башлаган ярым бишие бетерик тә, иртәрәк кайтып китәрбез!— дип башкаларны да уятып чыгарды. Торасылары килмәсә дә, Габделхәй белән Габделкаюмда торып чыктылар. Көндезге әбәттән соң Габделкаюм да җиң сызганып урырга кереште. Абыйсыннан көлдермәс өчен бик тырышып эшләп, ул кичкә кадәр биш көлтә урып, дүрт көлтәне җиргә утыртып, бишенчесен башы белән өскә каплап, бәпкә ясап үзенә бер өем куйды. Әтисе дә, әнисе дә аны бик мактадылар. Бу юлы абыйсы да көлмәде. 
Өченче бүлек 
Көз җитте. Басуда игеннәр җыелып бетте. Үләннәр саргая һәм агач яфраклары коела башлады. Берничә көн рәттән иртән түбәләрне һәм чирәмнәрне агартырлык булып кырау төште. Габденнасыйр яшь алмагачларны бәйләп, төпләренә тирес өеп һәм умарталарны карап, кышка хәзерләргә ашыкты. Мәктәпне кышка хәзерләү эше дә аның өстендә иде. һәр ел көз укучы балаларның аталары белән мәктәпкә нигез салып, ватык-җимерехлә- рен төзәтеп, кыш кергәч, мәктәпне җылыту, яктырту өчен көн саен балаларның өйләреннән чираттан пуләнләп утын, бәйләмләп чыра ташытып йөрү Габденнасыйрны туйдырып бетергән иде. Шунлыктан, ул мәктәп кирәк-яраклары өчен җәмәгать расходына халыктан җыела торган мио акчасыннан алып булмасмы дип шул турыда җомгада, мәчеттә халыкка сүз кузгаткан иде.  
°ЛЫ ШыРданга чыга торган күпер җимерелгән, мөгәҗи келәтенең W'"113" су ута, каравыл аекец жимерелган/Аларны эшлате^э 
86 
 
дә акча юк, халыктан мир акчасы керми, — дин староста ул эшкә бик нык каршы төште. — Син алай дисең диюен дә, Котбытдин абзый, — диде яңарак кына лашман хезмәтеннән йөреп кайткан Гарәфи атлы ир уртасы бер кеше.— Сез бит мир акчасының бер тиенен дә халык өстендә калдырмый елнып елында имана акчасы белән бергә җыеп бетереп барасыз. Үткән көз мин лашманда казна хезмәтендә йөргән вакытта, имана түләргә юне булмаганга, минем хатынның актык кәҗәсен саттыргансыз. Ул гына җитмәгән, тагын мир акчасы өчен булыр дип, казанын кубарып алып чыгып киткәнсез. Шулай итеп җыйгач, халыктан мир акчасы керми буламыни ул. Елның елында җәмәгать расходы өчен халыктан ничаклы акча җыеп барасыз. Кая китә ул безнең акчалар? Бер елны да халыкка шут биргәнегез юк. Ичмаса, укучы балаларыбызга өйләреннән мәптек җылыту өчен пуләнләп утын, яктырту өчен бәйләмләп чыра ташытып йөртмәгез! Көзен каравыл өе белән мәчеткә алган вакытта мәптеккә дә утын алыгыз! — Гарәфи дөрес әйтә!.. — Мир акчасыннан мәптеккә дә утын алырга кирәк!.. — Староста белән ызбуршиктан шут сорыйк!.. —дигән тавышлар яңгырады. Мулла, старостаны яклап, халыкны басарга тырыша башлады. — Балаларга дин укыту, иман өйрәтү, алланы, пәйгамбәрне таныту юлына каравыл өе белән күпер төзәтергә дип җыелган мир акчасын тоту дөрес түгел, шәригать кушмый аны, картлар! — диде ул.— Бу эшкә казна акчасын тоту кебек үк хәрам ул. Булганда да ул акчаны мәчет, мәдрәсә өчен тотудан саклана күрегез, җәмәгать, үзегезне ходай орыр! Үзебез сәдака-хәер акчасына гына укыганбыз, балаларыбызны да шундый хәлал акчага гына укытыйк! Алгы сафта утыра торган картлар уйга калдылар. Бераз тын торганнан соң арттагылар шаулаша башладылар. — Без мәчеткә шул акчадан алабыз түгелме соң утынны?—дип сүз башлады артта утыручылардан берсе.—Мир акчасыннан мәчеткә алырга ярый да, мәптеккә ярамый, шәригать ике төрле өйрәтә микәнни шулай? Шуны ишетүгә халык тагын тузынып китте. — Мәчеткә килгән утынның яртысын хәзер үк мәптеккә бүлеп бирергә кирәк! — дип кычкыручылар булды арадан. — Үзеңнең кирәкмәс сүзләрең белән мәчетне каравыл өенә әйләндердең. Ичмаса, башта аны минем белән сөйләшәләр! — диде староста, артта утырган Габденнасыйрга ачу белән борылып карап. — Ходай йортында — мәчеттә кузгатканчы, чыккач, урамда кузгатырга иде ул дөнья сүзләрен! Чалма, чапан киеп, алгы сафта староста белән янәшә, муллага каршы утырган Рамазан бай сүзне утын турысыннан башкага борып җибәрергә теләде. — Дин сабагыннан соң яшерен генә кайбер балаларга урыс сабагы да укытасың икән дип сөйлиләр сине, хәлфә. Дөресме шул?—диде ул, Габденнасыйрга башын борып. — Мин көчләп берәүнең баласын да урысча укытканым юк,— диде Габденнасыйр.—Тик үзләре теләп, аталары әйтүе буенча, бер-ике баланы алып калып узган кыш укыткалап килдем. Габденнасыйрның мәктәптә русча укытуына теше-тырнагы беләк каршы булса да, староста үзенең начальствога якын торган кеше бул* ганлыгын уйлап, ул турыда сүз озайтудан курыкты. 
 _  Хәзергә шул мәчеткә килгән утыннан мәптеккә дә ягып торырга кирәк алайса. Соңыннан күз күрер тагын, — дип ул чыгарга урыныннан кузгалды. 
87 
 
Мулла халыкка нәрсәдер әйтмәкче булган иде, староста кузгалгач, улда кузгалып Габденнасыйр янына килде. — Балаларга урыс сабагы укытам дип халыкның ачуын кузгатмаска кирәк, Габденнасыйр. Аңар ходай да риза булмас, атаң мәрхүм Хөсәен хәзрәт тә каберендә рәнҗеп ятыр!—диде ул. Габденнасыйр бер сүз дә эндәшмичә, урыныннан кузгалып, уйланып кына чыгып китте. II Җомгада булган талаш Габденнасыйрның рухын шактый төшерде һәм аның киләчәктә мәктәпне беркадәр рәткә салу, укыту эшләрен тәртипкә кую турындагы ышанычын җимерде. Габделкаюмны укыту мәсьәләсен дә ул мәктәпне юлга салугарак бәйләп йөртә иде. Болай булганнан соң аңарда ышаныч кимеде. Бу турыда ул төрлечә баш ватып карады. Казанга барып берәр байдан мәктәп файдасына дип ярдәм дә сорап карарга уйлады. Ләкин аның , барып чыгуына да ышанмады. Чөнки ул эш булганда да, байлар алдына катлы-катлы барып, йөз суы түгеп бик күп михнәтләр белән алган егерме-утыз сумлык ул сәдака акчасына алтмышҗитмешләп бала укый торган мәктәп өчен рәтле бернәрсә дә эшләргә мөмкин булачак түгел иде. Бөтенләйгә мәктәптә укытуны ташлап, кышны башка эш белән уздыруны да уйлап карады ул. Мәктәпнең һәм укучы балаларның язмышын бөтенләйгә мулла белән староста кулына калдыруның ярамаганлы- гын уйлап ул фикереннән дә кайтты. Аннан соң Габделкаюмны укыту турында да семьяда фикер башкалыклары килеп чыкты. Бибиганбәр абыстай, үз яннарында торган Габделкаюмны мәктәпкә йөртмичә, өйдә генә укыту фикерен алга сөрде. Габденнасыйр исә, начар булса да, баштан ук аны мәктәпкә йөртеп, авыл балалары белән таныштырып үстерү ягында булды. Үзе мәктәптә булганда, аңар Габделкаюмның укуын карап, тикшереп тору да ансат булачак иде. Шуларны уйлап, ул читен булса да бер-ике кышка мәктәптәй китмәскә карар бирде. 
III 
Тышта кырпак кар төшкән иде. Габденнасыйр кояш чыкканчы ук Габделкаюмны алып мәктәпкә китте. Алар тау башына салынган уртача авыл өе кадәр, капкасыз-койма- сыз мәктәп ишегенә барып җиткәндә, бер төркехм күлмәкчән, штанчан малайлар, аякларына чабата өстерәп, бер куллары белән бәйләнмәгән чабата киндерәләрен тотып, икенче куллары белән җирдән иелеп, яңа яуган йомшак карны сыпырып алып, кар ашап, кар ыргытышып уйнап йөриләр иде. Габденнасыйрны күрүгә алар: — Хәлфә абый килә! —дип кычкырышып, бәйләнмәгән чабаталарына абынасөртенә ишеккә йөгерделәр. Ишек төбе таеп егылырлык булып бозланган иде. Анда килеп җиткәч, аларның кайберләре егылгалады- лар да. Нигә монда пычратасыз, читкәрәк китеп утырырга кирәк! — диде Габденнасыйр, шул боз өстенә басып, кар ашап тора торган бер малайга. - Билләһи мин түгел, хәлфә абый, әнә фәләннәр, ишектән чыктылар да шунда гына утырдылар. Әле синең килгәнеңне күргәч кенә качып кереп киттеләр, — диде малай. Ишекне ачып керүгә умарта оясы шикелле «гөж» итеп торган тавыш аларның колакларына бәрелде һәм әче-төче сасы ис борыннарына килеп керде. Юеш, пычрак, чабата, башмак чабага һәм агач комганнар белән
88 
 
әчелек1 тулган иде. Аларның кергәннәрен күргән кизү малай, башта кычкырып сәлам бирде, тиз генә йөгереп килеп аяк астында чуалып яткан чабаталарны һәм авып яткан агач комганнарны аягы белән бер кырыйга этәреп, аларга атлап керергә юл ачты. — Синме бүген кизү?—диде Габденнасыйр малайга. — /Мичне бик кызу томалагансың, ахры, исерерсез бит монда. Ишекне ачып торырга кирәк азрак, — дип ак киез ката кигән аягы белән ишеккә тибеп җибәрде.— Озак йоклагансыз, урыннарыгызны да рәтләп җыймагансыз? Өйләрендә йоклап килгән малайлар килгәч, киемнәрен дә теләсә ничек кенә ыргытканнар, — диде ул, сәндерәдә һәм шүрлекләрдә җиңнәре, итәкләре асылынып торган ертык бишмәтләрне, тула чикмәннәрне, эчләре чыккан туннарны һәм сүрүләре ертылган мендәрне, көрпәләрне күрсәтеп. — Озаграк йоклап җибәргәнбез шул, хәлфә абый,—диде кизү малай, корымлы бармаклары белән башын кашып. — Әнә Әхмәтҗан белән Шәрифулла төне буе йокларга бирмәделәр. Башта йоклаган малайларның битләрен корымга буяп, эчкырларын бер-берсенекенә бәйләп, шаярышып яттылар. Соңыннан беренче әтәчкә кадәр җеннәр, пәриләр әкиятләре сөйләп, әчелектән җен булып чыгып, малайларны җен-пәри белән куркытып йоклатмадылар. Габденнасыйр малайга җавап кайтармады, аның сүзен тыңлап бетергәч, Габделкаюм белән бергәләп тәртипсез рәвештә тыгызланып идәнгә утырып, кычкырып сабакларын укучы малайлар өстеннән атлап түргә уздылар да, почмакка барып чишенделәр. Кизү малай Габденна- сыйрга утыру өчен, стена буена куелган кечерәк бёр такта сандык янына, шүрлектән алып берничә мендәр китереп салды. Габденнасыйр белән Габделкаюм шунда килеп утырдылар. Электә дә Габделкаюмның бу мәктәпкә әтисе белән берничә тапкыр килгәне булса да, ул әле мәктәп тормышы белән бүгенге кадәр үк яхшы танышканы юк иде. Бу мәктәп һәм анда укучы балаларның тормышлары аңа бик сәер тоелды. — Мәктәп һәммә җирдә дә шулай буламыни инде ул? — диде ул әтисенә. Габденнасыйр нәрсә әйтергә дә белмәде. — Шулай инде, — дип куйды, гаепле кеше төсле, туры карамыйча гына. — Мин балаларның сабакларын тыңлатып, аларга сабак биреп бетергәнче, син шунда утырып тыңлап тор, улым, соңыннан синең сабагыңны карарбыз, — диде атасы аңа. Кулларына китапларын тоткан балалар Габденнасыйр белән Габделкаюм утырган өстәл тирәсенә килеп сырыштылар. — Фәтхетдин, син быел кергән «Әлеппи» башлаучыларны бер почмакка алып китеп, «Иман шарты»ның беренче битен күрсәтә башла әле,— диде Габденнасыйр кулына калын корьән белән китап тоткан зур бер малайга. — Иҗек укучылар минем янга якынрак килегез!—диде, өстәп. Малайлар дәррәү урыннарыннан кузгалып, берсе алга, берсе артка китеп, этешептөртешеп, пран-заран килеп беттеләр. Бик яман тузан күтәрелде, шау-шу купты. Габделкаюм да, урыныннан кузгалып, «Әлеппи» башлаучылар янына китте. Өсләрен дә чишенмәгән җиде-сигезләп кечкенә малай, бер почмакка оешып, кайсы аяк бөкләп, кайсы тезләнеп кенә утырганнар иде. Калын корьән белән китап күтәргән әлеге Фәтхетдин шәкерт хәлфәләрчә бик эре генә алар янына килде дә:  _  Эсселәрсез ич, нигә өсләрегезне салмадыгыз? — диде. — Син, энем, бияләйләреңне, шарфларыңны, чабаталарыңны да салмый кереп утыргансың тагын. Бар, чишенеп кил тизрәк! — диде. 2  
                     2 Иске мәктәп-мәдрәсәләрдә ишек кергәч ю аяк салу, комганнар кую, тәЬарл алу һәм себергән чүпләрне жыю өчен булган урын. 
89 
 
Малай бер сүз дә дәшмичә бераз башын иеп торды да, теге шәкерт чишенергә кыстый башлагач: — Әни миңа әйберләреңне урлатырсың, анда карак малайлар күп була дип, чишенмәскә кушты, —диде дә, елап җибәрде. — Әдәпкә, дингә өйрәтә торган җирдә карак буламыни?! —дип Фәтхетдин шәкерт малайны ачулана башлаган иде, әчелек ягыннан бер хатын чыгып: — Минем малай иде ул, Фәтхетдин, я әйберләрен югалтыр, шулай гына утырсын инде. Син аңар тиз генә сабагын биреп җибәр дә, мин аны үзем белән өйгә үк алып кайтып китәрмен. Аның бияләе эчендә сәдакага дигән ике тиенлек зур бакыр акчасы да бар. Сабагын биреп бетергәч, дога кылып анысын да алып калырсың, — диде. — «Әлеппи»гә керүче бер үзе генә түгел ич ул, Фәрихә тути, алар берничәләп бар. Чишенмәсә чишенмәс инде, утырсын шунда, чираты килеп җиткәч, сабагын да бирермен, бияләй эчендәге сәдака акчасын да алырмын, — диде Фәтхетдин. — Минем сыерым да саумаган, мичем дә томаламаган. Бер дә көтәргә вакытым юк. Зинһар өчен дип әйтәм, тотма инде син мине, Фәтхетдин!— диде малайның анасы. Шау-шу зурга киткәч, Габденнасыйр да түзмәде: — Тавыш монда болай да җитәрлек, сеңелем, син хәзер өеңә кай та кит, малаеңны төш җитәр алдыннан килеп алырсың. Бер дә булмаса, сабак беткәч, үзегезнең очка кайтучы башка малайлар белән кайтыр малаең!—диде бик коры гына аңа. Хатын Габденнасыйрдан тел яшереп, бияләе белән авызын каплап, эндәшми генә чыгып китте. Әлеппи укучылар да, иҗек укучылар да сабак алып бетереп, төрле җиргә таралып утырып, китапка бер дә карамыйча, түшәмгә карап кына, үз-үзләренә кычкырып укый башладылар. Бер почмакта: — «Элеп, пи, ти, си, җим, хи, ыхы, дал, зәл»... Икенче почмакта: — «Әбҗәт, һәввәс, хотти, кәләмән»... Өченче почмакта: — «Әпсен әләмгә сәкен, әлхисенкә, әлхәммимгасәкенәлхәм», — дип сузып кычкырган әче тавышлар Габделкаюмның колагын ярып керә башладылар. Аларның китапка бер дә карамыйча күңелдән генә кычкырып укулары башта Габделкаюмга бик кызыклы булып күренгән иде. Бераз тыңлап торгач, ул аның секретын бик тиз сизеп алды. Алар күзләрен йомып, түшәмгә карап яттан гел бер сүзне генә кабатлап торалар икән. Сүрә 3 укучылар да. корьән укучылар да сабакларын алып бетереп укырга башладылар. Элекке укучыларга бик каты сузып кычкырган яңа төрле тавышлар кушылды. — Я-с-и-н!.. вәлкораиил хәким!.. Иниәкә лә минәл мөрсәлин!.. Шул арада Фәтхетдин шәкерт, кисәк кенә утырган урыныннан сикереп торды да, иҗек укучылар янына килеп, бер малайның башындагы бүреген сугып төшерде. Габделкаюм сискәнеп китте. Малай кычкырып еларга тотынды. Ул таз малай икән. Аның янындагы башка малайлар: Кояш чыкты, кояш чыкты!!—дип кычкырыша *башладылар. — Нигә сугасың аңа? — диде Габденнасыйр Фәтхетдингә. — Башкалар сабакларын укыганда, «кәлимәтен тайебатын безнеи әни бай хатын, изүе тулы тәңкә, колагы тулы алка» дип укучыларның вакларыннан мыскыл итеп, такмак әйтеп утыра,— диде Фәтхетдин  
                     3 Аерым хәрефләрне бергә кушып уку. 1 Сигез җирдә сигезең алтмыш дүрт. 
90 
 
Габденнасыйр бер сүз дә дәшмәде. Габделкаюмны янына чакырып алып, ана иҗек башлатты да: — Менә шунда күрсәткәннәрне укып бетереп кайт. Кичен өйдә үзен белән яңа сабак башларбыз тагын! — диде дә бүреген киеп чыгып китте. Ул чыккан арада Фәтхетдин шәкерт, шүрлектән тал чыбыгы алып, шаярып утырган малайларның җилкәләрен дә кашып алды. — Хәлфә чыгып киткәч, нигә тындыгыз? Укыгыз сабакларыгызны, малай актыклары! — дип гайрәт белән кулындагы тал чыбыгын малайларның баш очларыннан чыжылдатып болгап алды. Чыбык тимәсен дип куркып Габделкаюм башын бер читкә яшерде. Габденнасыйр чыгып киткәч тынып калган малайлар, яңадан гөр килеп, кычкырып укырга тотындылар. Бер малай букчасыннан кечкенә бер китап алып: «Замана ахыры булса, ннләр булган, Дөньяга төрле-төрле фетнә тулган, Галимнәр чагыр эчеп, зина кылгай, Мондыйн артык тәкый гаҗәп дыцларын вар»,— дип. көйләп, кычкырып укып җибәрде. Аннан күрмәкче икенчесе дә: — Каләннәби галәйһиссәлам — әйтте пәйгамбәр галәйһиссәлам, мән шәкка — бер мән ярса, хәппәл биттихи — кавын орлыгын, бәкын — калыр, финнари — утта, сәманинә хокбын — сиксән хокып, Вәлхокбы — хокый дигәнебез, сәманинә сәнәтән — сиксән елдыр,—дип укый башлады. — Ай-яй күп икән, ничек чыдарсың аңа?!—дип куйды Габделкаюм, үз-үзенә. Шул арада Габденнасыйр да кереп урынына утырды. — Нәрсә күп? Нәрсәгә ничек чыдарсың дисең, улым? — диг( сорады ул аннан. — Әнә бит теге малай кавын орлыгы ярган өчен тәмугьда сиксән тапкыр сиксән ел яндыралар икән дип укый. Сиксән тапкыр сиксән ел күпме була ул, әткәй? — диде Габделкаюм. — Хәхсәди !, улым, алтмыш дүрт. Ягъни мәсәлән, алты мең дүрт йөз ел була. — Тәмугы уты бик кызу булмыймы икән соң ул, әткәй? Шулкадәр озак янып та кеше һаман үлми? Әллә үлсә дә яндыралар микән? — Син инде, улым, үз сабагыңны гына укы, кешенекен тыңлап торма!— диде аңа атасы һәм аның сабагын үзләштерергә азрак булышты. Бераздан соң Габденнасыйр Фәтхетдингә карап: — Ярар, укыганнардыр инде. Син хәзер һәммәсенең дә элекке сабакларын тыңлата башла, мин китап укучыларны тыңлатып, сабак бирә башлыйм, — диде. Аның сүзен ишетүгә төрле җиргә таралып, кайсы сабагың укый, кайсы сөйләшеп, кайсы шаярышып утырган малайлар, дәррәү урыннарыннан кузгалып, зурраклары Габденнасыйр алдына, кечерәкләре Фәтхетдин алдына килеп, тезләнешеп утырып, чиратка тезелделәр. — Кырык фарызны өйрәндеңме? — диде Фәтхетдин үз янына алга килеп утырган малайга. — Син бит мина «кафермүсән, мөселманмусән?»ие өйрәнергә әйткән идең, Фәтхетдин абый, — диде малай. Фәтхетдин малайдан башка нәрсә сорамады. — Намаз иргәсен өйрәндегезме? — диде, алдында утырган малайларның барысына да карап. Эндәшүче булмады. 
 __ Я, әйтегез, балигы булган мөэмин мөселман кешегә көн дә ничә намаз фарыз? 
91 
 
— Өч!.. — Ун!.. ~ Бирем мин менә моның белән өчегезне дә уныгызны! —диде Фәт- зетдин шәкерт, астына салып утырган тал чыбыгын тотып күрсәтеп. — Намаз белмәгән, намаз укымаган кешене китап ничек дигән? «Намазны кемдер куйган Адәм түгел, ул шайтан, Эт дуңгыздан ул яман, Алла дигел бәдәвам», — .дип кычкырып укып җибәрде бер малай. — Ярый, тырышкансың икән, знем, рәхмәт! — дип куйды аңа Фәт- хетднн шәкерт. — Китап балаларга да укырга куша намазны. «Җидедә ^итәкләп, сигездә сикертеп, тугызда тукмаклап укытырга кирәк балаларга намазны» дигән «Фәзаил шөһүр» китабында. Берәм-берәм башкаларның да сабакларын тыңлатып, өйгә укырга биреп җибәрде ул. — Язу өйрәнүчеләр минем янга килегез!—диде Габденнасыйр. Каурый каләмнәрен, үзләре ясаган төрле төстәге караларын, кәгазьләрен алып, унлап малай аның каршына килеп сузылып, корсаклары белән идәнгә яттылар. Габделкаюм да алар янына килеп утырды. — Нәрсә яза башлаган идек әле сезнең белән? — диде Габденнасыйр аларга. — «Әүвәле алдым», хәлфә абый, — дип кычкырдылар малайлар. — Бу юлы да шуны язабыз. Сез яхшылап тыңлап торыгыз, мин әй- тәм: «Әүвәле алдым... ике данә куян тиресе...» — Ничә данә дидең әле, хәлфә абый? — Ике данә, дидем, ике! «...бәһасе булды бишәр тиеннән ун тиен көмеш». Яздыгызмы? — Яздык, хәлфә абый. — Тагын языгыз! «Вә янә алдым бер данә сыгыр тиресе... бәһасе •булды тәңкә дә егерме тиен көмеш». — Нәрсә тиресе дидең әле, хәлфә абый? — Сыгыр тиресе! Аңламасаң, сыер тиресе инде, алайса. — Нигә сыгыр, дип язабыз соң аны? — Язганда шулай языла шул инде ул,—диде Габденнасыйр, нәрсә зйтергә дә белмичә. — Булдымы? — Булды. — Тагын языгыз! «Вә янә алдым биш кадак туң май... кадагы икешәр тиеннән булды ун тиен көмеш». — Туңны ничек язарга, хәлфә абый? Тун дипме? — Юк, тун дип язма, «нон» 1 белән түгел, туң дип саңгырау кәф 4 5 белән язарга кирәк. — Саңгырау кәф ничек була соң ул, хәлфә абый? — Мондый кәфнең 6 өстенә сигезле цифр куясың. Яздырып бетергәч, Габденнасыйр малайларның язуларын карап, барысына да өйләренә кайтырга кушты. 
IV Кичен өйгә ут алгач та Габделкаюм кулына русча, татарча катнаш язылган ике китап алып атасына күрсәтте: — Яңа сабакны шушы китаплардан башлыйбызмы, әткәй? — диде. 
                     4 Гарәп әлифбасында «н» хәрефенең исеме. 5 <ц> хәрефе. 6 Гарәп әлифбасында «к> хәрефенең исеме. 
92 
 
Ул китапларның егерме, егерме биш битлек кенә кечерәге — шуннан илле-алтмыш еллар элек Казан гимназиясендә татар теле укыткан Сә- гыйть Хәлфиннең «Азбука татарская с российским переводом» дигән та- тарча-русча әлифбасы иде. 1Төз битлек чамасы зуррагы — Казан университетында татар теле укыткан һәм шуннан дүрт-биш ел элек кенә үлгән Ибраһим Хәлфиннең «Азбука и грамматика татарского языка» дигән русча-татарча грамматикасы иде. Габденнасыйр бу китапларны кулына алып карады да: — Әле син боларны киштәдән алып та өлгердеңмени? Син аларны югалта, пычрата күрмә инде алайса, бик кадерле китаплар алар, улым. Кечкенәсеннән укый башларбыз бүген синең белән, — диде. Габделкаюм хәзергә кадәр ул китапларда нәрсә язылганлыкны укып белмәсә дә, аларның кайсын кем язганлыкны атасыннан ишетеп белә иде. — Бу китапларны язган Хәлфиннәрне син күреп беләсеңме, әткәй? — дип сорады ул. — Аның Сәгыйте күптән, мин туганчы ук үлгән инде, — диде Габденнасыйр. — Аның улының улы Ибраһим абзыйны яхшы беләм. Казанга барганда, һәрвакыт үзенә кереп, хәлен белеп, төрле нәрсәләр турында үзеннән киңәшләр сорап йөри идем. Тирән белемле кеше иде, мәрхүм. Мәскәүгә барышлый безгә дә кереп кунак булганы бар. — Җәен безгә җыенга кайткан прафисыр шикелле кеше идеме? — Әйе, әйе, шундый ачык йөзле, сүзчән кеше иде. — Мин бүлмә ярыгыннан гына күрдем күрүен, шулай да кыяфәте белән бер дә аңа охшамаган иде шикелле инде, — диде кечкенә балаларын яткырырга урын хәзерләп йөргән Гөлбаһар абыстай. — Бу прафисыр карт булса да, сакалсыз, мыексыз, кечкенә булса да, таза гәүдәле, тегесе ияк очында гына сакаллы, зур гына мыеклы иде. Мин караганда, башында Бохар кәләпүше, өстендә кара казаки иде. — Анысы шулай. Тик мин укыган кеше булу ягыннан гына әйтәм әле, — диде Габденнасыйр.—Менә шуннан башларбыз инде, улым! Ул Габделкаюмга китапның.русча басма һәм язма хәрефләр язылган битен күрсәтте. — Монда да әлеппидән башлыйбызмы, әткәй? — диде Габделкаюм. — Әлеппидән әлеппидәнен дә, моның әлеппие «Иман шарты» элеп- пие төсле түгел шул, улым, башкачарак. Габденнасыйр китаптан да, кәгазьгә язып та Габделкаюмга аерым хәрефләрне күрсәтте һәм бала аларга бик тиз төшенә башлады. — Моның әлеппие бик ансат икән ич, әткәй, бер-ике утырсам, мин моны өйрәнеп җитәм, — диде Габделкаюм, шатланып. — «Иман шарты» әлеппиен миңа әби кыш буе өйрәтте бит. Анда да көчкә- генә төшендем әле. Әллә мәктәпкә йөреп әллә нинди «кәптерке, кап- тыркы»ларны укып йөргәнче, шушы Хәлфин китабын гына укыйбызмы,, әткәй? — Юк, улым, алай ярамый. Тегесен дә, монысын да укырга кирәк. Әнә Ибраһим абзаң Хәлфин икесен дә бит яхшы беләдер иде, мәрхүм. Аның кадәре булмаса да, мин дә бераз русча беләм, мөселманчасын ярыйсы ук беләм инде. Сиңа да икесен дә белергә, минем төсле генә* түгел, Ибраһим абзаң шикелле, бәлки аннан да артыграк яхшы галим булырга кирәк. — Ул кадәр шәп галим булгач, мин кем булырмын соң, әткәй? — Галим генә бул, галим булсаң, кем булсаң да булырсың. — Шәмсевар хәлфә шикелле зур хәлфә, я прафисыр Фукс шикелле прафисыр була алырмынмы? — Укысаң, тырышсаң, була алырсың. Ләкин Шәмсевар хәлфә шикелле файдасыз соры корт булырга ярамый, профессор Фукс яки Ибра- һим Хәлфин кебек халыкка файдалы кеше булырга тырышырга кирәк.  
93 
 
— Укыганда син дә бик тырыштыңмы, әткәй? — Үземчә тырышкан төсле булган идем дә, бик үк тырышып җитмәгәнмен, ахры. Ике уртадарак торып калганмын бит. Шул арада ишектән сәлам биреп Ает байда кучер булып хезмәт итүче Шырдан авылының чатан Галләм килеп керде. — Нихәл, Галләм, әллә байны берәр җиргә алып барасыңмы? — диде аңа Габденнасыйр. — Бай белән Мәскәүдән кайтып килешебез әле, Насыйр абзый. Кичкә калгач, олы юлдан китмичә, менә Шырданга килдек. Мине чистарак өйле, аграк тормышлы кешегә кунарга алып кер, Насыйр мулланы белеш әле, өйдә микән. Өйдә булса, аңа гына тукталыр идек. Анда бер йомыш та бар иде, ди бай, — диде Галләм. — Әйдәгез алайса, керегез! Байның миндә нинди йомышы бар икән, — диде Габденнасыйр. Галләм чыгып китте, аның артыннан, киенеп, Габденнасыйр да чыкты. Ул чыкканда тройка ат җиккән көймәле арба ишек алды уртасына килеп тукталган иде. Ает бай арбадан төшеп, Габденнасыйр белән күреште дә: — Сезнең монда бөтенләй кыш булган икән. Мәскәүдә җәй әле анда. Киткәнче Мәскәү урамында җиләннән, данадар бүректән, бер кат штан- нан, читек-кәвештән генә йөрдек. Сор урманына, Сор иделенә килеп җиткәнче, карның заты да юк. Кормыш урамында тузан туза. Тик Ча- баксарга килгәч кенә кар күренә башлый, — диде. — Бездә дә бүген төнлә генә җирне капларлык булып кар төште. Югыйсә, кичә дә әле рәтләп кар юк иде. Әйдә, өйгә рәхим итегез! — диде Габденнасыйр. — Мәскәүдән кайта торган маллар күп иде. Ул малларны алып кайтучы олаучылар арба белән ничек кайтып җитәрләр инде, — дип бай өйгә кереп, даха толыбын, тирән эчле зур камчат бүреген һәм кызыл төлке эчле камалы тунын салып, аксыл төстәге биш билле, кызыл төймәле казакидан, түбәсе яньчелгән яшел кәләпүштән һәм саурылы читек өстеннән балаклары тубыктан күтәрелеп бәйләнгән сырган юл штанын- нан гына калды да мич буена утырып дога кылды. Тәбәнәк буйлы, зур корсаклы, түгәрәк ак сакаллы, сөннәтчә кырган мыеклы бу бай белән Габденнасыйрның электән, ярминкәгә йөргәндә үк танышлыгы бар иде. Беренче тапкыр ул аны Хәсән абзыйсы белән кышын Минзәлә ярминкәсендә күркә базарында йөргәндә күреп танышкан иде. Ает бай үзенең приказчиклары белән Казанга озату өчен берничә йөккә суйган күркә белән тышын салат оныннан ясап, таралмасын өчен үги ана яфрагына чолгап, юкә белән бәйләп пешергән балан бәлеше төятеп йөри иде. — Тәмле нәрсәләр белән генә эш итәсең үзең, бай, — диде аңа Хәсән. Шуңа каршы байның бик кәефләнеп, елмаеп: — Минзәлә бит ул балан белән күркә җире, килгәч, алырга кирәк. Лалияте булган һәрбер нәрсә белән сәүдә дөрес дигән китап. Балан бәлешен дә, күркәсен дә монда егерме, егерме биш тиенгә алып, Казанга алып кайтып илле-алтмыш тиенгә сатсаң, аның тәме тагын татымлырак булыр, — дигән сүзе Габденнасыйрның исендә бик яхшы сакланып калган иде. Мснэ шул Минзәлә күркә базарында танышканнан бирле Ает бай өёнәе1к!нппг?ИЫ ~ ШЫРЛЯН Хөсәен малае —дип кенә атап йөртә иде. У г г кергәч инде ул аны алай дип атарга яхшысынмады булса р__’ Л' абдениасыир» дип, аца тулы исеме белән эндәшә башлады. Бу синең улыңмы, Габденнасыйр? Укый да беләме инде3 ________ ите >л, түр сәкедә русча азбука карап утыручы Габделкаюмга' күрсәтеп. 
94 
 
— Минем улым, әле быел гына укып башлады, — диде Габден- пасыйр. — Я әле, улым, нәрсә укыйсың икән, «Иман шарты»мы?— дип Ает бай аның кулындагы китапны барып алды да: — Нәрсә бу, урысча түгелме соң?—диде ачулы тавыш белән. — Русча-татарча азбука, — диде Габденнасыйр. — Ах син, яхшыдан яман тугай нәрсә! Балаңа сабакны бисмилла белән башлана торган, иман кәлимәсе, намаз ниятләре, догалар өйрәтә торган китаптан — «Иман шарты»инаи башламыйча, урыс азбукасын- нан башлаттыңмыни әле?—диде бай. ачуланып, Габденнасыйрга. — Анысыннан да, монысыннан да башлаттым инде, Ает абзый. Дөньясы өчен монысы да кирәк бит, — диде Габденнасыйр. — Мәктәптә укучы авыл балаларына да шулай башлаттыңмы? — Юк, аларга «Иман шарты»ннан гына башлаттым. — Яңа сабак башлаганда ук баланың зиһенен мондый шайтан сабаклары белән чуалтырга ярамый, энем! — диде Ает бай. — Дөньялык өчен бик кирәк дип әйтәсең икән, зуррак үскәч, мәдрәсәдә укыла торган дин сабакларын укып бетергәч, вибескә танырлык, әдрис язырлык аз гына укытырга ярый. Хәзрәтләр әле анысын да дөрес күрмиләр. Мин әле яшьтән урыс белән алыш-бирсш итеп йөргән кеше булганга, урыс язуының бик кирәк вакытлары булганын белгәнгә күрә генә әйтәм монысын да. Габденнасыйр аның бу турыдагы киңәшен тыңлап торырга теләмичә: — Улымның үзеннән сорыйк әле, үзе нәрсә әйтер икән? —диде. Габделкаюмга карап. — Бай абзаңа әйт әле, улым, синең мөселманча гына укыйсың киләме, әллә русча дамы? — диде. — Урысча да, — диде Габделкаюм. — Син кем булырга телисең соң?—диде Ает бай ана. — Менә шушы китапны язган кеше кебек буласым килә минем,— диде Габделкаюм, Ибраһим Хәлфиннең грамматикасын тотып күрсәтеп. Ает бай китапны алып карады да: — Беләм мин аны, — диде. — Анда-монда прушиния яздырырга кирәк булса, гел шуннан гына яздыра торган идем. Мөселманчасын да муллалардан ким белми торган иде үзе дә. Язын гимназиядә, унибрис- титтә укучыларга имтиханнар вакытында башкалар белән бергә мине дә язу җибәреп имтихан тыңларга чакыра торган иде. Читтән килгән я Казанның үзендәге белеш-таныш мөселман байларының балалары укыганда, аларның имтиханнарын тыңларга дип менгәли торган идек шул. Прафисырлар үзебезне бик олылап, «хуш килдегез, кнәз» дип, каршы ала торганнар иде. Үләсе елларында Ибраһим, мәрхүм, Казан тәварихы турында китап язам дип, берничә тапкыр минем өйгә килеп, иске Казан һәм Пугач явы турында атай мәрхүмнең сөйләгәннәрен, бала чакта үземнең күргәннәрне миннән сөйләтеп язып алып китте. Ает байның бу турыдагы сүзләрен бик җентекләп тыңлап торган Габделкаюм, атасына карап: — Ул китап бездә бармы?—диде. — Язып бетерә алмаган ул аны. Басылып чыккач, үзеңә берне бирермен әле, Ает абзый, дип йөргән иде, бирә алмады,'—диде Ает. — Ярар, анысы торып торсын әле, — диде ул сүзне башкага күчереп.— Минем сина керү башка нәрсә өчен иде бит әле, Габденнасыйр. Син нигә сон. әле ярминкәгә йөрүеңне ташладың? Үзеңнең чамаң кил- мәсә, менә минем маллар белән йөр! Бөгелмәгәме, Минзәләгәме, Эрбеткәме, /Каеккамы, Уелгамы, Кара камышкамы, Өркеткәме — теләгән ярминкәңә йөрерсең. Миңа ышанычлы перкәшшек кирәк. Мин сине үземә ярминкәгә йөри торган галауный перкәшшек итеп алырмын. Моида.
95 
 
авыл балаларының сасыларын иснәп, череп ятканчы, сәүдә эшендә йөрерсең. — Рәхмәт, Ает абзый, әйтүеңә. Мин инде хәзер авылга төпләндем. Шуннан кузгалмаска уйлыйм, — диде Габденнасыйр: — Ихтыярың. Ләкин, минем белүемчә, ялгыш итәсең. Мулла булып торсаң, бер хәл иде. Шулкадәр гыйлемең белән, бигрәк тә урысча белә торып, авылда сука сукалап, ярты мужик булып тору бер дә килешкән эш түгел инде ул сиңа, энем. Атаң, мәрхүм, әле мулла булып торып та муллалыгын ташлап, шәһәргә күчәргә кызыгып йөри торган иде, — диде Ает. — Начармы, яхшымы мин монда үзем хуҗа әле. Теләсәм балалар укытам, теләмәсәм китап язам, теләсәм үзем яраткан башка эш белән шөгыльләнәм. Турысын әйтергә кирәк, Ает абзый, приказчик булып, синең колың булып торырга теләмим мин, — диде Габденнасыйр. — Борыныңны бик югары күтәргәнсең син, энем. Ярар, үзең теләгәнчә эшлә, — дип Ает бай муенына озын көмеш чылбыр белән асып,- кыска җиңле бикасап камзулының күкрәк кесәсенә тыккан сары битлекле зур көмеш сәгатен алып карады да: — Ярар, мин алайса, чәйгә кадәр тәһарәт алып, юлда калган намазларымны каза кылып алыйм, — дип; күлмәк җинңәрен сызгана-сызгана, урыныннан кузгалып китте. 
Дүртенче бүлек 
Каюмның бу кышы яхшы үтте. Мәктәптә дә, өйдә уку буенча да* аның уңышлары зур булды. Бик күп малайлар иҗекне үзләштерә алмыйча икешәр кыш азапланганда, ул бер кыш эчендә иҗекне бөтенләй укып бетереп, язын сүрәгә кереп калды. Сәгыйть Хәлфин азбука- сындагы русча-татарча хәрефләрне оештырып укый башлады. Кеше һәм авыл исемнәре өстенә, язга таба башкалардан күчереп, «Әүвәле ал- дымхны һәм Сәгыйть Хәлфин әлифбасындагы күп кенә русча һәм татарча сүзләрне язарга өйрәнде. Язын мәдрәсәдән кайткач, ул үзенең кыш буена укыганнары белән* Габделхәй абыйсына мактанып та алды. — Әптияк сүрәсен син дә укыган идеңме, абый? — диде ул. — Китапка карап кына түгел, мин инде аны күрми укый башлаган идем, энем, — диде Габделхәй аңа, бик эре генә. — Әлхәмне, ясинны, тәбарәкне, әптияк ахырындагы вак сүрәләрне әле дә күрми укыйм мин. — «Әүвәле алдым»ны да яза идеңме? — Аны язмый язуга өйрәнеп буламыни, юләр?! Авыл мәктәбендә укыганда мин аны кыш буена яздым. — Хәлфин азбукасын да өйрәндеңме? Әллә син барысын да үзем генә укыйм, кеше бернәрсә дә укымаган дип беләсеңме? Мин бит авыл мәктәбендә өч кыш укыдым. «Бә- дәвам», «Тәкый гаҗәп», «Кисекбаш», «Бакырган», «Фәзаил шөһүр» китаплары өстенә гарәпчәдән «Кырык хәдис» белән «Шорутыссала», фарсычадан «Як хикәят» белән «Хәмде бихәт» китапларын да укыдым. Әле^анда синен укыйсы әйберләрең дөнья кадәр. Син бит әле корьән дә укый башламагансың. Үзенең кыш буе узганнары белән абыйсының исен китәрергә уйлап юрганда, аның үзен болай кимсетүенә Габделкаюмның шактый кәефр КИТТО * Син бит инде зур. Мәктәптә өч ел укысам, мин әле син Укыганнан да күбрәк укырмын. Снн беренче кышта гомергә мин укыган кадәр укый алмагачсыңдыр әле. Е Укыган ка 
96 
 
Эне, укымас. Менә син Казанга барып «Сарыф» белән «Шәрхе Габдулла» укып кара әле. Күрерсең күрешеңне. Телне әйләндереп әйтеп булмый торган гарәпчә, фарсыча сүзләр бар анда.- Син гомергә әйтә алмыйсың аларны. Габденнасыйр аларны туктатты: — Алай бәйләнешмәгез бер-берегез белән, тату гына торыгыз! Икегезгә дә пардан яңа казаки тектереп, Казаннан яңа бүрекләр, яңа читек-кәвешләр алдырып, алмагачлар чәчәк аткач, мин сезне әниегез белән Бакырчы бабаларыгызга кунакка җибәрмәкче булып тора идем тагып. Болай тату тормасагыз казакилар, бүрекләр, читек-кәвешләр дә булмас, кунакка да бармассыз алайса!—диде ул, бик кырт кына кистереп. Малайлар бер сүз дә дәшмәделәр. 
Улларын куркытса да, Габденнасыйр үзенең вәгъдәсен үтәде. Зөя- гә барып, ике улына да эче-тышы бер очтан сары төстә киҗеле каза- килек алып кайтып, авылның Гайса тегүчегә биреп, аларны биш билләп, кызыл төймәләп тектереп тә алды. Казанга баручы аркылы икс улына да пардан җәен дә, кышын да киярлек киң кырыйлы кондыз бүрек, куныч кырыена кызыл сахтиян тоткан, үкчәсенә яшел сауры салган читек һәм саурылы үкчәле, шыгырдавыклы кәвеш алдырды. Пардан шул киемнәрне киеп, алмагач чәчәк атканда, алар әниләре белән Бакырчы бабаларына кунакка киттеләр. Бибиганбәр абыстай белән Габденнасыйр өй саклап калдылар. Барып җиткәнче, Габделхәй белән Габделкаюм чиратлашып ат башына утырып, ат тотып бардылар. Бакырчыда аларны туксан яшьлек бабалары Динмөхәммәт карт үзе каршы чыгып алды. Гөлбаһар абыстай аның алтмыш яшендә чагында өйләнгән кече хатыны Хатирәбанудан туган төпчек кызы иде. Габдеинасыйрның атасы Хөсәен белән Борындык һәм Бәрәскә мәдрәсәләрендә бергә укып, гомер буена дип әйтерлек бергә йөрешеп дус яшәгәнлекләреинән, ул, Хөсәен үлгәннән соң төпчек кызы Гөлбаһарны, унбиш тулып уналтыга киткәч тә Габденнасыйрга үзе әйтеп биргән булган. Яшь вакытында ул мулла булган булса да, үзенең Борындык мәдрәсәсендә бергә укыган шәригы' һәм беренче татар мөфтие Мөхәммәтҗанның ачуына эләгеп, указыннан колак каккан. Шуннан соң ул яңадан мулла булмаган. Туксан яшьтә булуына карамастан, Динмөхәммәт карт үзенең җе- гәрендә иде әле. Барысыннан да бигрәк аның хәтере бик яхшы иде. Ул үз күзе белән күргәннәрне генә түгел, гомер буена колагы белән ишеткәннәрне дә бик яхшы хәтерли иде. Сөйләп сүзе бетми торган иде аның, ишек алды түренә алып барып үзләренең атларын туарганда ук Хөсәен бабасы турында нәрсәдер сөйли башлагач та Габделкаюмның исенә атасының аның турында әйткән «Аяклы тарих инде ул бабагыз, аның бер дә белмәгәне юк. Бала вакытында күргәннәрен, ишеткәннәрен дә хәтерли ул», дигән сүзләре исенә төште. Уллары белән күрешеп, алариыц кайда, нәрсә укуларын сорашкач та, тешләре төшеп, авызы һәм яңаклары эчкә батып кергән бу карт, аларның белемнәрен сынар өчен икесеннән дә берәр сүз сорады. Алар үзенең соравына бик җиңел җавап биргәч, ул: — Рәхмәт, балалар, икмәк черетеп кенә ятмыйсыз икән. Шулай тырышып укыгыз инде! — дип икесенең дә аркаларыннан кагып куйды. Өйгә кереп, ашарга утыргач та Динмөхәммәт карт, карчыгы Хатн- рәбану абыстайның, үзләреннән хәл-әхвал сорашыйк азрак, диюенә ка- 
1 Иске мәдрәсәдә бер үк китапны бергәләп укучы иптәш шәкерг.  
97 
 
рамастан, балаларына ишеткән-белгәннәре, күргәннәре турында сөйләргә кереште. — Казан алынудан күп еллар элек үк безнең бу яклар Мәскәүгә буйсынган булганнар, — диде ул. — Безнең бу як халыклары — урысы- гатары Зөя шәһәрен салышуда Ибан Вәсилич патшага зур булышлык күрсәткәннәр. Ибан Вәсилич* Казанны алырга килгәч, бу яктагы мөселман авылларыннан да аның гаскәренә кушылып, Казанны алырга баручылар күп булган. — Безнең Шырданнан да барганнармы? — бабай диде Габделкаюм аңа. — Сезнең Шырданнан да барганнар. Әбиеңнең, әтиеңнең сөйләгәннәре бардыр бәлки. Сезнең шул вакытта яшәгән Габдерразак исемле ерак бабагыз булган. Хөсәен бабаң, Ибан Вәсилич Казанны алырга барганда, ул да катнашкан, атка атланып үзе белән егермеләп Шырдан егетен ияртеп барган дип сөйли торган иде. — Коралы булдымы икән соң аның, бабай? — диде Габделкаюм, тагын өстәп. — Булгандыр инде, улым, булмый булмас, — диде бабасы. Ул бит сугышырга дип барган. Кылыч таккандыр, сөңгесе, кистәне, чукмары- фәләне булгандыр. Шул ел кыш көне русча китап актарып утырганда, әтисе Габделкаюмга атка атланып, кылыч, сөңге, чукмар тагып сугышка баручы бер батырның рәсемен күрсәткән иде. Динмөхәммәт бабасы сөйләгәч, ул Габдерразак бабасын шул рәсемдәге батыр кыяфәтендә күз алдына китерде. Зур кеше булып үзенең дә шулай итеп йөрисе килеп китте. — Алай шәп коралланып баргач, бик каты сугышкандыр ул Габдерразак бабай. Шулай да ничә кеше үтерде икән, бабай, ә? — диде ул. — Ничә кеше үтергәнен бабаң карап тормаган ич инде аны. Каян белсен ул аны. Андый юк-бар сораулар белән башын катырма инде син, улым! —диде Гөлбаһар абыстай аңа. Габделхәй дә сүзгә катнашты. — Бер унны гына үтергәндер әле. Кылычы белән бишне, сөңгесе, чукмары, кистәне белән берәрне үтергән булса... Ун булмый икән шул әле. Сигезне үтерсә дә күп. Аңар ияреп барган егерме кеше *бар бит әле. Алар бишәрне үтерсәләр... — Алар нәрсә белән үтерсеннәр соң?! Аларның кулларында бернәрсәләре дә булмаган ич, — диде Габделкаюм аңа. — Нигә булмасын?! Сугышка баргач, коры кул белән бармаганнар- дыр инде. — Әнә бабай юк ди ич! — Юк дип әйтмәдем ич. улым, — ди Динмөхәммәт карт аңа: — Кораллары булмаса, сәнәкләре, балталары, таяклары булгандыр. — Менә шулай инде алар, әти, — диде Гөлбаһар абыстай. Әтисе алдында улларының оятын оятлагансымак итте. — Өйдә дә гаҗиз булып бетәм мин алар белән. Икесе бергә булганда, бер дә тынышмый* лар, гел бәхәсләшеп, бер-беренә бәйләнешеп кенә торалар. Икесе дә кирәкмәгән үз сүзлеләр. Бер-берегезгә юл куегыз, дип әтиләре үзләренең колакларына тукып кына тора инде. — Минем улларым алай булмаслар, алар акыллылар бит,—дип бабалары аларның икесенең дә аркаларыннан сөеп куйды. Алар Бакырчыда ике көн тордылар. Бабалары аларга үзенең бала вакыты, мәдрәсәдә укуы, аерым авылларның салынулары һәм аларның исемнәренең кайдан алынуы турында күп кенә нәрсәләр сөйләде. Бабасының һәрбер сөйләгән вакыйгасын тирән тойгы һәм образлы картиналар белән сөйләве Габделкаюмга бик ошады. Шунлыктан ул аның сөйләгән сүзләрен бик дикъкать белән тыңлап торды. '• *с- № 10


 
II 
Габделкаюм авыл балалары белән дә уйнарга бик ярата иде. Бигрәк тә җәй көннәрендә, үз тирәләрендә торучы Гайфетдин һәм Шәрифулла атлы малайлар белән дусланып алган иде ул. Гайфетдинен Гай- фи дип, Шәрифулласын Шәркә дип кенә йөртә иде ул алариы. Алар да моны тулы исеме белән Габделкаюм дип атамыйча, Каюм гына дип атыйлар иде. - * Аларның дуслыклары кечкенәдән, Габделкаюм үзләренең ишек алларыннан урамга чыгып йөри башлаган вакыттан ук башланды. Ул беренче тапкыр ялгыз гына капкадан чыгып, бик кызыксынып урамны карарга тотынгач, урам уртасында ат юлында яланбаш көйгә тузанга коенып утыра торган штансыз Гайфине күрде. Аның авыз кырыйлары, борын тишекләре, колак эчләре бөтенләй тузанга каткан иде. Каюм капка төбенә чыгып баскач, Гайфи уенын ташлап, әкрен генә аның янына килде дә, эндәшмичә, бераз аңар карап торды. Каюмның өстендә ак күлмәк, төпсез булса да штан, башында кәләпүш иде. Бер-берсенә бераз карашып торгач, Гайфи аны ат юлындагы тузанга уйнарга чакырды. Каюм, кирәкмәс дип башын селкеп, үзләренең койма буендагы чирәмгә барып утырды. Гайфи дә аның янына килеп, Каюмның ак ука белән вак йолдызлар төшерелгән кәләпүшенә бераз карап торды да, аны үз башына алып кимәкче булЬш үрелгән иде, Каюм аны төртеп җибәрде. Гайфи аңа аягы белән типте. Алар икесе дә елаштылар. Аларның беренче танышлыклары һәм дуслыклары шуннан башланып китте. Шәркә белән танышулары да шундыйрак хәлдә булды. Гайфи белән танышып алгач, Каюм көн дә урамга чыгып капка төбендә аның белән уйный башлады. Беркөнне бик каты яңгырдан соң Гайфи белән урамда ага торган гөрләвектән йомычкалар агызып көймә җибәреп уйнарга керешкәч, үзләре шикелле бер кечкенә малай килеп аларның көймәләрен тотып алып корыга чыгара башлады. Каюм белән Гайфи ул малайны кыйнап елаттылар да үзләре качтылар. Ул малай Шәркә булып чыкты. Шуннан башлап аның белән дә дуслашып алдылар. Беренче танышлык вакытларында алар, күбрәк, Каюмнар капкз төбендәге чирәмдә, я алар ишек алдында гына уйнасалар да, соңыннан Гайфиләргә, я Шәркәләргә барып, инеш буена төшеп тә уйный башладылар. Казанга укырга киткәнче Габделхәй дә алар белән уйнаштыр- галый иде. Казан шәкерте булгач, ул бераз эреләнә төште, алар белән уйнавын ташлады. Габделкаюм мәктәптә укыганда да алар белән бәйләнешен өзмәде. Ул аларга караганда элегрәк укый башлаганга күрә, һәрвакыт аларныа сабакларын өйрәтеп килде. Шул ук вакытта мәктәпкә барганда, кайтканда ул алар белән куышып я карга батырышып, кар ыргытышып, мәктәптән кайткач чана шуып уйный иде. • Зуррак үскәч, Каюм алар белән җәй көннәрендә басуга чыгып йөри, урманга бара, ерак инеш буйларына китеп уйный башлады. Бер җәйне алар өчәүләп басуга, көтүче Шөгаеп янына барып йөрделәр. Төш җиткәч, Шөгаеп малларны Кыр инеше янына алып барып эчерә дә, көн эссесендә аларны бер-ике сәгать бер җирдә туплап тота. Шунда үзе дә ял итеп ала. Ял вакытында ул инеш буенда үзенең булышчы малайлары белән бергә чирәмгә ятып, башта тамак ялгый, соңыннан кубыз, я курай уйный, җырлый. Менә шул вакытка Габделкаюм да иптәшләре белән аның янына барып җитә. Алар килгәч, Шөгаеп үзенең киндер штан кесәсеннән теле сынмасын өчен шакмакка бәйләгән җиз я корыч телле кечкенә кубыз чыгарып, аны да уйнап күрсәтә. Үзе уйнап туйгач, малайлар да чиратлашып аның кураен алып, сызгыртып, я кубызын алып авызга куеп чиртеп карыйлар. Ул аңар әйбер әйтми. Хәтта Каюм- ның курай, Шәркәнең кубыз өйрәнергә дәртләре һәм сәләтләре барлы- 98 I 

7* 
99 
 
гын сизеп, ул аларны үзе өйрәтә башлады. Гайфинең тавышы яхшы иде, ул Шөгаептән отып алып, берничә көй җырларга өйрәнде. Берәр атна узгач, Каюм белән Шәркә уйный, Гайфи җырлый башладылар. Шөгаеп белән йөрүче көтүче малайлар да аларга кушылып җырлыйлар иде. Шөгаепнең дә, малайларның да күңелләре үсеп китте. — Ешрак килегез сез, малайлар. Сезнең белән күңелле икән. Мин сезгә килгән саен бер яңа көй өйрәтермен, — диде аларга Шөгаеп. — Син әйбер әйтмәсәң, без киләбез инде, Шөгаеп абый, — диде Габделкаюм аңа. Өйгә кайткач та Габделкаюм ак өй киштәсеннән әтисенең кураен алып, Гайфи һәм Шәркә белән өчәүләп, үзләренең мунчаларында озаклап уйнап-җырлап утыралар иде. 
Бишенче бүлек 

Габделкаюм авыл мәктәбендә өч кыш укыды. Үзенең зирәклеге һәм укырга япьтәшлеге аркасында ул шул өч кышта мәктәптә укылырга тиешле бөтен китапларны артыгы белән укып бетерде. Шул ук вакытга ул балалар укытышуда әтисенә дә булышты. Шуның өстенә кичләрен әтисе белән русча укып, Хәлфиннәрнең азбука һәм грамматикаларын гына түгел, Зөя училищесында укытыла торган кайбер китапларны да укып чыкты һәм үзлегеннән Крылов мәсәлләре,Державин, Жуковский һәм Карамзин әсәрләре белән таныша башлады. Ярыйсы гына язарга да өйрәнде. Грамота һәм белем ягыннан гына үсү түгел, шул өч ел эчендә ул буйга да яхшы ук үсте һәм гәүдәгә дә тазарды. Казанга мәдрәсәгә барганчы, әтисе аны алдагы көздән Зөягә җибәреп, берәр кыш тагын русча укытырга уйлаган иде, ләкин эш киресенчә булып чыкты. Соңгы елларда күп уку һәм язу аркасында, Габделкаюмның кызамыктан бозылып калган сул күзе еш кына авырткалап борчый башлады. Габденнасыйр аны Казанга профессор Фукска алып барып күрсәтте. Ул берәр елга Габделкаюмга укудан-язудан тыелып торырга кушты. Бу нәрсә Габделкаюм өчеЕ! бик читен хәл булачак иде. — Укымагач та, язмагач та нишләрмен соң мин?—диде ул профессор Фукска. — Вакытлы рәвештә сиңа берәр төрле физический эш белән шөгыльләнеп торырга туры килер, — диде Карл Федорович аңа. Габделкаюм өчен зур мәсьәлә булды бу. Ул үзе дә, әтисе, әнисе дә бу турыда байтак баш ваттылар. Җәй айларында әтисенә умарта карашу, бакча эшендә, кыр эшендә йөрү кебек нәрсәләр белән шөгыльләнергә мөмкин булса да, кышын андый хезмәт табу читен булачак иде. Эшсез өйдә җыелып яту да уңайлы түгел. Семья да бик ишәеп китте. Шул җәйне Гөлбаһар абыстай тагын бер малай тапты. Аның исемен Габделгани дип куштылар. Кечкенәләр дә ел саен үсә баралар. Җәмиләгә дә җиде яшь, Габделвалигә дә дүрт яшь булды. Тормышның авырая барганын күреп, Габделхәй дә җәйдән үк әтиләренә: — Алдагы кыш миңа мәдрәсәгә бернәрсә дә җибәрмәссез, моннан соң мин үз тамагымны үзем туйдырырмын, сезгә йөк булмам, — дип сөйләп килде. Абыйсының ул сүзләре Габделкаюмны да уйга калдырды. Укымыйча, эшләмичә кыш буе семья эчендә артык тамак булып ЯТУ мәсьәләсе аны борчый башлады. Берничә тапкыр УЛ аны әтисенә дә сөйләде. * Ләкин ул мәсьәләдә Габделкаюмга озак борчылырга туры килмәде, жәен Казанга барганда, Габденнасыйр ул мәсьәләне чишеп кайтты. Ул анда Олы Шырданның балтачы Әхмәтҗанны күреп сөйләшкән.  
100 
 
— Көзгә малаеңны миңа китер. Акча бирәм, өс-башын карамам, тамагын туйдырырмын, балта эшенә өйрәтермен, ■— дигән балтачы Әхмәтҗан аңа. Габденнасыйр күнгән. — Авылда эшләр беткәч, көзгә таба Габделкаюмны китерермен,— дип ышандырып ук кайткан ул аңа. Шул вәгъдә буенча август числосы кергәч, Габденнасыйр һөнәргә өйрәнер дип Габделкаюмны Казанга илтеп, балтачы Әхмәтҗанга өйрәнчек малайлыкка бирде. Балтачы Әхмәтҗан Олы Шырданнан Казанга килеп урнашып, берничә елдан бирле шунда балта остасы (столяр) булып эшләүче кустарь иде. Ул простой тәрәзә рамаларыннан башлап, өстәл, урындык, шкаф шикелле мебельләргә кадәр ясый. Аның эшен яраталар. Ул күп вакытта өйдә эшләсә дә, чакырган җир булганда барып та эшли. Өндә эшләгәндә дә, барып эшләгәндә дә аның чикләнгән эш сәгате юк. Ул бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшли. Кышкы айларда иртә-кич ут белән дә эшли һәм зурлыгына, кечкенәлегенә карамастан, кул астындагы кешене дә шулай эшләтә. Елга ике килгән гает көннәреннән башка, бервакытта да аның ял көне булмый. Килгәч тә ул Габделкаюмга балта тоттырып такталар юндыра башлады. Башта аның өстендә карап торып өйрәтте, соңыннан кулын-аягын чапмаска һәм тактаны бозмаска әйтеп үзенә генә калдырып китте. Мускуллары ныгып җитмәгән һәм ул эшкә өйрәнмәгән Габделкаюм өчен көне буе балта тотып агач юну бик авыр булды. Әхмәтҗан анйң арганлыгын сизеп: — Көрәк тотып, сәнәк татып, мужик эше эшләп өйрәнмәгәнсең син. энем. Безнең төп эш коралы балта шул, сиңа авыррактыр да, ансьв булмый шул. Әнә сәгатьченеке бик җиңел, эскәк белән генә эшлисе биг тә, ул синең күзеңә ярамый, — диде ул. Шулай да Габделкаюмның бик талчыгып киткәнен күргәч, ул аныа кулына ышкы белән өтерге тоттырып, такта һәм тәрәзә рамалары ышкылатып я тиштереп эшне беразрак төрләндереп җибәрде. Берничә көннән соң ул аңар рамалар буярга һәм тәрәзә замазкаларга да бирә башлады. Эш төрләнгәч, Габделкаюмга аның авырлыгы да артык сизелми иде. Берәр атна эшләгәч, ул бераз эшкә дә төшенә башлады. Әхмәтҗан Габделкаюмны иртә торгыза, соң яткыра, көнгә өч тапкыр ашата. Аның хатыны Гаҗби ара-тирә Габделкаюмны йорт эшенә дә кушкалый. Ул аннан су китертә, идән себертә, пычрак суларын түктерә, йомышка-юлга йөртә, үзе чыгып киткәндә бала карата. Әкренләп Габделкаюм боларның һәммәсенә дә ияләшә барса да, еш кына өе, бигрәк тә әнисе белән әбисе искә төшеп, ул аларны өзелеп-өзелеп сагына иде. Әхмәтҗан белән Гаҗби күрмәгәндә аларны исенә төшереп, берничә тапкыр елап та алды. 
II Беркөн Әхмәтҗан көне буе югалып торды. Аның өчен хатыны да борчыла башлаган иде. Кичкә таба исән-сау әйләнеп кайтты тагын. Хатынының:  _ Кая йөрдең син бу кадәр югалып?—дигән соравына, ул:  _  Асукинга барып, көне буе эш килешеп йөрдем әле, — #иде.  _  Теге сукунныйда узган ел пыялачы Хаммат белән эшләгән җирегезгә — пустау забутынамы? — диде I аҗби.  _  ойе, шуида, — диде Әхмәтҗан. — Галауный үпрәүләшши белән сөйләштем Байның үзен дә күрдем. Фабрыктагы, казармадагы черегән тәрәзә рамкаларын алмаштырырга, ватык пыялаларны куярга, бөтен 1әрәзәчәрне сыларга кирәк диләр. Пумушпик упрәүләшши белән шулар
101 
 
иы карап йөрдек. Егермеләп тәрәзә рамкасын яңадан ясарга, иллеләп рамка төзәтергә, йөз күздән артык пыяла куярга, биш йөз күзләп пыяланы замазкаларга кирәк. Пукырауга кадәр эшләп бетерергә кушалар. — Бик зур эш өстеңә аласын, икән, карт,—диде Гаҗби.— Бу малай белән генә башкарып чыга алырсызмы икән соң? Бик йомшак малай күренә. Син киткәч тә рәтләп эшләмәде. Ул әллә каян китаплар алып, шуларны укый, я язу язып утыра. «Син монда укырга, язарга килмәгәнсең, абзыең кушып калдырган эшләрне эшлә!» дип ничә тапкыр әйттем үзенә. «Өйгә хат язам мин» дип, минем әйткәнгә дә карамый һаман язып утырды. — Мин кушкан эшләрне эшләп бетергән шул ул. Башка эш булмаганга, укыпязып утыргандыр. Шәкерт кеше бит,—диде Әхмәтҗан, хатынының сүзен кире кагып. — Эшкә бик булган малай ул. Тик яшьрәк кенә. Әгәр ул ике-өч яшь зуррак булса, мин бу эш өчен кеше эзләп тә йөрмәс идем, аның белән генә эшләр идек. Вак эшкә караганда гуртым алган зур эштә бәрәкәт бар инде анда. Шуның өчен Хамматка барып аны эзләп йөрдем әле. Каядыр чыгып киткән, өендә юк. Озак та тормады Хаммат килеп керде. Исәнлек-саулык сорашкач, Әхмәтҗан белән алар озак кына эш турында сөйләштеләр. Рама эшләрен бөтенләе белән Әхмәтҗан үзенә алырга, пыяла эшләрен Хамматка бирергә булды, һәммә эш өчен аерым-аерым бәяне дә билгеләп чыктылар. Алар сораганны бирсәләр, хезмәт хакы байтакка җыелырга тиеш булды. — Мин сиңа ышанып алахМ инде, малай. Әгәр тырышып эшләрлек булсаң, үзеңә бер чиккән түбәтәй!—диде Әхмәтҗан алдына алъяпкыч ябып верстакка таянып, үзләренең сүзләрен тыңлап торган Габделкаюмга. — Ай-Һай, өйрәнчек малай белән генә ул кадәр эшне ай ярым вакыт эчендә башкарып чыга алырсыңмы икән, Әхмәтҗан абзый? — Аларның тәрәзәләре бик зур бит, — диде Хаммат. — Башкарып чыгармын, алла боерса. Кулыннан эш килә торган малай бу, эшкә бик япьтәш. Бер әйттең, җитте аңа, төшенеп ала. Әле аның килгәненә унбиш кенә көн, прустуй рамкаларны үзе ясый башлады инде ул. Кулы ябышып тора. Шулай ич, улым? — диде Әхмәтҗан, Габделкаюмга елмаеп карап. — Эшли-эшли өйрәнермен әле, — диде Габделкаюм. Икенче көн иртә белән Осокин сукно фабрикасының капка төбендә күрешергә булып, Хаммат чыгып китте. Әхмәтҗан белән Габделкаюм ятып йокладылар. 
III 
Иртән кояш күтәрелгәндә, Әхмәтҗан Габделкаюмнан балталар, пычкылар күтәртеп, суконный базары каршындагы сукно фабрикасының капка төбенә килеп, часовой будкасы янында Хамматны көтәргә кереште. Эшчеләр эшкә килеп беткәннәр иде инде. Ачык тәрәзәдән аларның кул станында пустау сугулары, җеп эрләү һәм җеп сарулары күренеп тора. Фабрика ишек алдындагы эшче казармаларыннан һәм шул тирәдәге, вак-вак өйләрдән сәләмә өс-башлы, кайберләре чүпрәккә төреп бала күтәргән һәм бала җитәкләгән хатын-кызлар чыгып базарга агылалар. Алар скамьяларга тезелгән һәм җиргә утырган сөтчеләр, яшелчәчеләр тирәсендә әйләнгәләп, берәр бәйләм суган, биш-алты бәрәңге, яртышар баш кәбестә кружкалап сөт күтәреп кайталар, һичбер вакытта авылда күрергә мөмкин булмый торган күңелсез бу күренеш Габделкаюмга ят һәм кызганыч тоелды. Ул алардан күзләрен алмыйча карап торганда, Хаммат килеп җитте. Алар ачык капкадан фабрика ишек алдына кереп, контора тирәсенә ба
102 
 
рып тукталдылар. Әйберләрне Габделкаюмга калдырып, Әхмәтҗан белән Хаммат конторага кереп киттеләр. Капкадан кергәч тә уң якта эшчеләр тору өчен баракка ошатып салган берәр катлы иске агач казармалар, түрдә таштан салган ике катлы фабрика корпусы һәм складлар. Ишек алдында эш белән йөрүчеләр күп күренә. Конторадан чыккан чал сакаллы бер карт казармадан килүче ир уртасы икенче берәүне туктатып: — Ишеттеңме әле, син Семен, Казанга патша килгән, ди, бит?! — диде, шикләнгәнсымак күзләрен тирә-якка йөртеп. — Булмас, юк сүздер, Иван Андреевич. — Билләһи менә! — дип карт, башындагы биек кырыйлы картузын салып, чукынып күрсәтте. — Алай булгач, вакытны бушка уздырырга ярамас, бүген кич сөйләшергә кирәк булыр,—диде Семен, кеше юк микән дип тирә-ягына әйләнеп карап. — Мин хәзер ткацкийга керәм, кирәкле кешеләрне күреп сөйләшермен. Ярар, мин киттем, обед вакытында күрешербез. Семен ашыгып корпуска кереп китте. Иван Андреевич тагын кемнедер очратып сөйләшеп калды. Шул арада бер кеше ияртеп конторадан Әхмәтҗан белән Хаммат та чыктылар. Теге кеше аларны корпуска алып керде. Ишектән кергәндә Әхмәтҗан, артына әйләнеп, Габделкаюмны чакырып, кул изәде. Габелкаюм әйберләрен алып тиз генә алар артыннан йөгерде. Алар беренче катка керделәр дә тогы-тогы белән аунап яткан йоннар арасыннан эчкә уздылар. Алдагы зур бүлмәдә итек басучылар кебек гади кул станогы белән йон тетүчеләр, «прядильный» дип аталган аның артындагы бүлмәләрдә шулай ук кул белән йон эрләүчеләр һәм җеп саручылар эшлиләр иде. Андагы черегән тәрәзә рамаларын һәм ватык пыялаларны карап, алар өскә менеп киттеләр. «Ткацкий» дип аталган бу катта бер-бер артлы агачтан ясалган пустау суга торган кул станнары тезелеп киткән иде. Бу станнарның күбесендә тар гына иңле соры төстәге тупас солдат яки арестант шинельлеге, тик кайберләрендә генә юкарак кара төстәге солдат мундирлыгы сугыла иде. Аскы катта да һәм өске катта да эшләүчеләрнең күпчелеге көрәк кадәр зур-зур сакаллы ир уртасы кешеләр һәм картлар иде. Алар арасында бер генә хатын-кыз да юк. Яшь егетләр дә бик сирәк күренәләр. Аларның күбесе алларына каралып, тузып беткән озын киндер алъяпкыч ябып, күлмәкчән, штанчан һәм яланаяк көйгә генә эшлиләр. Арада бөтенләй күлмәксез, ялангач эшләүчеләре.дә күренәләр иде. Балталар, пычкылар күтәреп йөгерә- йөгерә иң артта бара торган Габделкаюмны күрсәтеп, аларның кайберләре: — Нинди кечкенә столяр, — дип калдылар. Әхмәтҗан белән Хаммат берничә тәрәзә рамасын кубарып алып, аска алып төштеләр. Тышкы якта корпус ишеге төбендә генә верстак ясап алар эшкә дә керештеләр. Озак та үтмәде, ишек алды уртасындагы пожар каланчасыннан обед- ка туктарга чаң кактылар. Бөтен ишек алды халык белән тулды. Куеннарыннан, штан кесәләреннән икмәк, тозлы кыяр, пешкән салкын бәрәңге кебек ашау әйберләре чыгарып, эшчеләрнең кайберләре баскан көйгә, кайберләре җиргә утырып кына тамак ялгап алдылар. Бая контора алдында очрашкан Семен белән Иван Андреевич төркем-төркем җыйналып, сөйләшеп торган эшчеләр янына килеп, шыпырт кына аларга нәрсәдер әйтеп йөрделәр. Эшчеләрнең кайберләре пышылдап кына аларга сораулар бирә башладылар. — Иртәгә эшкә чыкмаска, өйдә генә утырырга дисезме? — Иртәнге гыйбадәткә Сошествие чиркәве кага башлау белән урамга чыгып, барыбыз да җыелып Арча кырына Себер трактындагы кирпеч заводы янына барырга дисезме?
103 
 
— Патша парад принимать итәргә шунда бара димени? — Барыбыз да тамгаларыбызны салып, патшага баш орып язылган үтенеч кәгазен шунда патшаның үз кулына тапшырырга дисез икән? — диде арттан тигезләп кискән озын чәчле, зур ак сакаллы бер эшче, пышылдап кына. — Яхшы булыр ул. Бәлки рәхимле падишаһ безнең нужага колак •салыр. Шул арада обед вакыты беткәнлекне белдереп, чаң суккан тавыш яңгырады. Часовой солдат будкасыннан чыгып, кулына камчы тотып эшчеләрне корпуска куа башлады. Корпус ишеге төбенә килеп җиткән эшчеләрнең кайберләре аз булса да һавада торып, иркен сулу алырга теләп, тәрәзә эшләүчеләр белән сөйләшеп тордылар. — Иректәге кешенең рәхәт инде, безнең шикелле көн-төн ябылуда тормый. — диде патша килү турында сорашкан баягы карт эшче. — Син бит кол. Үзең әйткән «рәхимле падишаһның» бөек фәрманы белән үлгәнче шушы фабриктан беркая китмичә эшләргә беркетелгән крепостной эшче бит син. Ә алар иректәге кешеләр, кустарьлар. Теләсә эшли, теләмәсә юк. Бүген ашарына бар икән, нигә аңа безнең шикелле хайван урынында бөкресен чыгарып, көнгә унбиш-уналты сәгать эшләп йөрергә, — диде аңа икенчесе. Болар тагын иркенләп сөйләшеп торырга уйлаганнар иде. Сизмәгәндә генә арттан җилкәләренә чажылдап төшкән солдат камчысы аларның сүзләрен бүлдерде. Алар икәвесе дә ашыгып корпуска кереп киттеләр. 
IV Иртән балта осталары фабрикага килгәндә анда беркем дә юк иде. Часовой солдат та будкасында күренмәде. Пожар каланчасында торучы да каядыр киткән иде. Балта осталары да ишек алдын бер кат әйләнгәч, төбенә кадәр ишекләре ачык тора торган корпуска кереп әйләнеп чыктылар. Анда да беркемне дә күрмәделәр. Конторага керделәр. Анда приказчик белән расходчик писарьларныңэш өстәлләренә менеп утырып, аларга да эшләтми, үзләре дә эшләми, аяк өстенә аяк куеп, туарылып сөйләшеп утыралар иде. Әхмәтҗанның: — Нәрсә, сезнең фабрикта бәйрәмме әллә бүген?—дигән соравына, приказчик: — Әйе. Суконщиклар узган яз ителми калган пасха бәйрәмен көзгә күчереп, менә бүген шуны итеп йөриләр әле, — диде, ачулы елмаеп. — Алар бәйрәм итә дип, без дә бәйрәм итик микәнни соң? — диде Әхмәтҗан, аптырагансымак. — Сезнең патшага бирә торган петициягез булмаса, сезгә эшләргә дә була,— диде приказчик, ирония белән көлеп. — Алайса без эшлибез инде, — диде Әхмәтҗан. Алар узган көн эшләгән урыннарында эшне дәвам иттерделәр. Ул көн обедка туктарга чаң сугылмаганлыктан, алар кояшка карап, төш вакыты җиткәнлекне чамалап кына обедка тукталдылар. Башта алар ба- эарга барып әйләнделәр. Эшчеләрнең хатыннары һәм бала-чагалары да үзләре белән ияреп, Арча кырына патшага баш орырга киткәнлектән, ул көн базарда да рәтле кеше юк иде. Балта осталары үзләре белән бергә I абделкаюмны да алып, Кабан күленә таба китеп, Узенькая урамы белән * *ост°вая урамнары чатындагы «Горлов кабагы» дип аталган трактирга түкталдылар. Бу трактир бәйрәм вакытларда суконщикларның күңел ача торган бердәнбер урыннары иде. 1833 нче елның көзендә бөек рус ша- илире А. С. Пушкин Пугачев кузгалышы турында материал җыю өчен азанга килгәч, Пугачевның Казанны алуын бик яхшы хәтерли торган ларт суконщик Иван Андреевич Бабин белән шул кабакка кереп, озак
104 
 
лап сөйләшеп утырып, аннан күп кенә истәлек язып алган иде. Шулай ук суконщиклар арасында, Казанны алгач, Емельян Иванович Пугачев үзе дә бу трактирга кереп, обед ашап чыккан, имеш, дигән хәбәрләр йөри иде. Балта осталары тәмәке төтене белән тулган, сарымсак һәм кумышка исе аңкып тора торган тәбәнәк кенә түшәмле бу трактирга килеп кергәч, беразрак як-якка карап урын сайлап тордылар да, бер почмактагы өстәлгә барып утырдылар. Анда тик ике-өч өстәлдә генә утыралар, калган өстәлләр буш иде. Килеп утыруга Әхмәтҗан кул аркасы белән өстенә бернәрсә дә ябылмаган һәм җыелмаган өстәл тактасына кагып трактирчыны чакырып китерде. — Нәрсә бар ашарга? — диде ул. — Кыздырылган дуңгыз ите, казылык, сыер итеннән щи, киндер мае салган борчак боткасы. Теләсәгез, йомыркадан күз тәбә салып бирергә була. Колмак салып, сарымсак салып ясаган сыра белән кумышка бар. — Сыраңның рәте бармы? — Булмаган кая ул. Ике чәркәсе белән урыныңнан кузгалып китә алмыйсың син аның. — Ярар алайса, син безгә ике чәркә сыра, ярты штоф кумышка, өчебезгә дә шти белән йомырка тәбәсе, яртышар гәрәнкә икмәк китер! Трактирчы өстәлне сөртеп алып, бернәрсә дә әйтмичә генә, ике агач җамаяк белән өстендә колмаклары һәм сарымсаклары йөзеп йөргән өй сырасы һәм зур чүлмәк кружка белән кумышка китереп куйды. Аннан соң аш китерде. Бу эчемлекләрнең һәм щиның әче-төче исләре Габделкаюмның борынын ярып керделәр. Ул чиркәнеп куйды. 9 Әхмәтҗан белән Хаммат кумышканы бүлешеп эчеп ашарга керешкәч,, ишектән дүрт-бишләп суконщик килеп керделәр. Алар арасында Иван Андреевич белән Семен да бар иде. Керүчеләр кая утырырга белмичә, як-якка караштыргалап тора башлагач, Иван Андреевич: — Килегез бу өстәлгә! Ул минем яраткан өстәл. Александр Сергеевич Пушкин белән без шул өстәлдә утырган идек, — диде. Иван Андреевич әйткән ул өстәл балта осталары утырган өстәл белән янәшә генә иде. Суконщиклар барысы да шул өстәлгә җыелып утырдылар. — Пугачев кайсы өстәлгә утырып ашады икән монда? — диде, вы- борныйларның берсе, Иван Андреевичка карап. — Анысын әйтә алмыйм инде,—диде Бабин. Габделкаюмга каршы утырган Семен аларның сүзләрен бүлде. — Безнең столярлар да монда икән ич әле. Исәнмесез, туганнар? — диде Семен, аларга карап. — Әллә бүген дә эшләдегезме? — Эшләдек. Без бит сезнең бәйрәм итеп йөргәнегезне белмәдек. Прикащик безгә эшләргә кушты, — диде Хаммат. Суконщиклар көлештеләр. — Бәйрәм итми ярамый бит, патша каршылап йөрдек, — диде Иван Андреевич. — Күрә алдыгызмы соң патшаны? — диде Әхмәтҗан. — Баргач, күрмиләрме соң. Без бүген таң белән меңләп кеше җыелып, аны каршылау өчен Арча кырына мендек. Үзебез белән хатыннарыбызны, балачагаларыбызны да алып мендек. — Прушиния язып алып менгәнсез дигәннәр иде, бирә алдыгызмы соң? — Бирдек, — диде Бабин. — Шул үтенечне бирү өчен кичтән үк сходта унике выборный сайлаганнар иде. Менә без монда утыручылар һәммәбез дә выборныйлар. Унике ак ат җиккән патша каретасы кирпеч сарае турысына килеп җиткәч тә, без, выборныйлар, патшаның салмак кына атлатып килә торган атлары турысына бардык та, башларыбыздан картузларыбызны салып, кулга тотып, юл кырыена тезләндек. Безнең
105 
 
арттан семьялары белән суконщиклар да, кирпеч сараеннан чыгып, патшаның бара торган юлына килеп тезләнделәр. ^Атлар тукталды. Арттан һәм яннан патшаны саклап баручы атлы казаклар һәм гусарлар атларын кыйнап, патша каретасы янына килеп җиттеләр. — Нннди кешеләр болар? — диде патша, җиргә тезләнгән суконщик- ларга күрсәтеп, янында утырып бара торган губернаторга. — Болар гаскәргә сукно торгыза торган Осокин фабрикасында эшләүче крепостной суконщиклар, Ваше императорское Величество. Үзләрен ирекле эшче итәргә сорап начальствога каршы фетнә кузгатып йөриләр алар, — диде губернатор. Шул арада баш өстенә үтенеч кәгазе куеп, патша каретасы турысына, безнең выборныйлар алдына килеп менә Семен Григорьевич Толокнов тезләнде. Төшмәсен дип ул башындагы кәгазен кулы белән тотып тезләнгән көйгә каретаның янына ук шуышып барды да, карета кырыена килеп җиткәч, маңгаен җиргә тидереп алып, башын патшага сузды. Патша аның баш өстендәге кәгазен алып губернаторга бирде дә, барлык кешегә ишетелерлек каты тавыш белән: — Ярар, баш орып биргән бу үтенечегезне губернатор тикшереп мина доклад ясар. Әгәр начальство өстеннән ялган донос язган булсагыз, рәхим, шәфкать көтмәгез. Моның өчен сезнең җиде кат тирегезне тунарлар, — диде ул. Шуннан соң без барыбыз да башыбызны җиргә орып урыннарыбыз- дан кузгалып киттек. Патша безне я иреккә чыгара, я үзе әйткәнчә, тиребезне туный инде, — дип Иван Андреевич сүзен бетерде. Габделкаюм, ашавын онытып, аның бәген сүзләрен аңларга тырышып, аны бик дикъкатьләп тыңлап торды. 
V Казанга Николай I патша килү уңае белән 1836 нчы елның 21 нчс августында булган суконщикларның бу вакыйгасы зур шау-шуга сәбәп булса да, озакка кадәр аның бертөрле дә нәтиҗәсе булмады. Шуның иртәгесен үк суконщиклар һәммәсе дә эшкә чыктылар. Фабрика элекке көннәрдәге кебек нормаль рәвештә яңадан эшләргә кереште, эшчеләр элеккечә иртә сәгать биштән кичке сәгать сигезгә кадәр көнгә унбиш сәгать эшли башладылар. Тик фабрика администрациясе генә эшчеләргә беркадәр ягымлылык күрсәткәнсыман күренде. Часовой солдат та, приказчик та һәм цех начальниклары да эшчеләр белән беркадәр кешечәрәк эш иткән төсле сизелделәр. Обед ялы вакытында бу нәрсә аерата күзгә чагылды. Аңарчы һичбер булмаганча, шул көн управляющий обед ялы вакытында үзе ишек алдына чыгып зшчеләр белән сөйләшеп йөрде. — Эшләр уңайга киткән төсле күренә әле, Семен Григорьевич, әллә патша безнең өчен берәр төрле файдалы сүз әйтеп киттеме икән?—диде бер карт эшче. — Без үзебезнең кичәге эшебез белән һичшиксез, патшаны да, начальствоны да каушаттык. Аның белән генә безне иреккә чыгарырлар дип әитмим мин, ләкин азгамы, күпкәме алар безнең белән хисаплашырга тиеш булачаклар, — диде Толокнов. — Ай-Һай, шулай булыр микән, Сенген Григорьевич, берәр маневр гына түгелме икән бу? — диде Бабин. — Син шулай булыр дип уйлыйсыңмы? — Безнең өчен бу Николай шикелле явыз патшаның нинди дә булса бертөрле яхшылык эшләвенә һичбер күңел ышанмый,—диде Иван Андреевич.— Безнең баш орып биргән үтенечебезне кабул итеп алганда, аның меңнәрчә кешенең йөрәгенә кадап әйткән сүзләре үк шуны күрсәтә. Моннан элек аның әтисе Павел патша Казанга килгән вакытта да без бит үзебезне коллыктан азат иттерү турында йөреп караган идек инде. Безне иреккә чыгармаса да анысы бер егетлек эшләде ичмаса.
106 
 
безнең унсигез сәгатьлек эш көнебезһе унбиш сәгатькә төшерде. Урыны оҗмахта булсын. Юк**монысыннан андый яхшылык көтәргә ярамый. Обед вакыты беткәнлекне белдергән чаң тавышы аларның сүзләрен бүлдерде. 
VI 
Көннәр узды, атналар узды. Сукоищикларның үтенечләре турында сүз кузгаткан кеше булмады. Бара-бара алар үзләре дә аны оныттылар, ул турыда бөтенләй сөйләми башладылар. Балта осталары да әйткән вакытка эшләрен бетереп расходчикка тапшырып киттеләр. Тик бик озакка кадәр, акча юк дип, аларның хезмәт хакларын гына түләми йөрттеләр. Әхмәтҗан белән Хаммат эшләрен калдырып, яңа елга кадәр һәр көн шул акча артыннан йөрделәр. Булмагач, кул селтәделәр. Яңа елдан соң Әхмәтҗан үзе йөрмичә тик ике-өч көнгә бер тапкыр Габделкаюмны гына җибәреп белештереп йөрде. Беркөнне Габделкаюм акча белешергә барганда, фабрика тирәсенә хисапсыз күп халык җыелган, капка төбендә ялан кылычларын чыгарып. атлы казаклар йөреп халыкны куып торалар иде. Зур капканы ачып бәйләм-бәйләм нечкә тал чыбыгы белән тимер богаулар һәм агач колодкалар төялгән йөкле атларны керткәндә, ишек алды уртасында торган туп арбалары, бер рота чамасында стройга тезелгән мылтыклы солдатлар күренеп калдылар. Шул арада икешәр, өчәр ат җиккән яхшы пролеткаларда губернатор, полицеймейстер, прокурор, жандарм управлениесе начальнигы, шәһәр коменданты һәм башка түрәләр дә килеп фабрика ишек алдына кереп киттеләр. — Хәзер фабричныйларны суктыру башлана, әйдәгез керәбез! Ни өчен суктыралар икән?!—дип халык арасыннан бер төркем кешеләр халыкны бәреп, сугып, түрәләр кереп киткән капкага таба йөгерештеләр. — Коткарыгыз безнең ирләребезне! Алла хакы өчен безне тол, ятим калдырмагыз! — дип алар артыннан бала күтәргән, бала җитәкләгән бер төркем хатын-кызлар да йөгерешеп капка янына бардылар. Тиз генә капканы ябып, атлы казаклар капка янына килүчеләрне, шулар арасында хатын-кызлар һәм бала-чагаларны да камчы белән ярып, куып җибәрделәр. Каршы торучыларны бик коры тотып комендатурага алып киттеләр. — Әнә жандармнар берәм-берәм выборныйларны корпустан өстерәп алып чыгып, кул-аякларын богаулыйлар! — дип кычкырды бер читтә койма ярыгыннан карап торучы бер хатын. — Толокнов Семен белән Бабин Иванны колодкага 7 утырттылар! — дип кычкырды койма өстенә менеп караучы берсе. — Бөтен фабричныйларны ишек алдына чыгарып тезделәр! — Әнә, әнә прокурор патшаның указын укый. Аһа!.. Башлап йөрүчеләрдән илле ике кешене, ди... унбишенә, ди, биш йөз чыбыктан башлап, бер мең биш йөз чыбыкка кадәр сугарга, ди... Унбишен тимер богаулар белән богаулап, җәяүләп гомерлеккә ерак Себергә озатырга, ди... Унбишен егерме бишәр елга солдат хезмәтенә биреп, боз диңгезе буена җибәрергә, калганнарын строй аша уздырырга, ди! Калган бөтен фабрич- ныйлардан моннан соң бунт куптармау турында сүз биреп тамгаларын алырга, ди! — Менә кирәк булса, «рәхимле» патшаның «мәрхәмәте»!.. — Менә ирек сиңа!.. Габделкаюм карап торырга җайлырак урын эзли-эзли Мостовая /рамына барып чыгып, Кабан күле ягыннан корпус буендагы койма яры- 
                     7 Колодка — агач богау. 


 
тыннан карап тора башлады. Аннан бөтен ишек алды эче күренә иде. Ул тирәдә казаклар да карап торучыларны койма буеннан кумыйлар. Габделкаюм караганда, озын өстәлгә йөзтүбән сузып бәйләп яткырып берәүне сугалар иде. Ләкин Габделкаюм аның йөзен күрә алмады. Көннең шактый салкынлыгына карамастан, тезенә кадәр аның штанын төшереп, җилкәсенә кадәр пиджагын һәм күлмәген күтәреп бер казак аңа көч белән кизәнеп-кизәнеп суга. Сугылучы тешләрен шытырдата, кулларын йомарлый. Бераз суккан саен аның янында торучы икенче бер казак аның чыбыкларын алмаштырып, искесен ташлап яңа чыбык биреп тора. Шуннан ерак түгел урында түрәләр белән бергә губернатор утырып, тәмәке тартып, сугуны күзәтеп тора иде. — йөз чыбык булды, Ваше высокоблагородие! — диде сугучы казак, бераз суккач, каршында торган жандарм башлыгына. — Моннан соң бунт кубарып йөрмәскә тамгаңны бирәсеңме? — диде жандарм башлыгы, сугылучының баш очына килеп. Сугылучы бирмәячәген белдереп баш селекте. — Тазарак итеп тагын йөзне! — диде жандарм башлыгы сугучы казакка. Казак чыбыгын алмаштырып, сугылучының пиджагы белән күлмәген тагын да югарырак күтәрә төшеп, чыбыгын ныграк кизәнебрәк суга башлады. Суккан саен сугылучының тәненнән чәчрәп кан һәм чыбыкка ияреп тасма-тасма тире белән ит кубарылып чыга иде. — Кулың талчыккандыр, йөзгә тутырсаң бераз ял ит! — диде жандарм башлыгы сугучы казакка. Биш йөзне сукканда сугылучы аңын җуйды. — Аңына килгәнче, сукмый торыгыз әле, үлмәсен!—диде губернатор жандарм башлыгына. — Аңына килгәч, тагын өстәргә була. Бераздан сугылучы аңына килде. Жандарм башлыгы тагын аның •бунт кубармавы турында тамга бирүен сорады. — Әгәр мин тамга бирергә риза була торган булсам, беренче чыбыктан соң ук биргән булыр идем. Инде бирмим. Үлгәнче сугыгыз мине, кан эчкечләр!—диде сугылучы. Аны тагын сугарга керештеләр. Берәр мең чыбык суккач аны өстәлдән алдылар. — Җаны бармы әле һаман? — дип сорады губернатор. — Бар әле, Ваше высокопревосходительство! — диде жандархм башлыгы. — Эт җан икән. Барыбер үләр инде ул үлүен, үзен больницага җибәрегез!—Анда да үлмәсә, аягын-кулын богаулап Себергә озатырсыз! — диде губернатор. Габделкаюм коточкыч бу дәһшәтле күренешне артык карап тора алмады, тирән уйга чумып, акрын гына өенә кайтып китте. 
Бу күңелсез вакыйга 183/ нче елның 29 нчы январь көнендә булды. Шуннан берничә көн узгач, суконщиклар җәзаланган шул көнне бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның да фаҗигале рәвештә һәлак булуы турында Казанга хәбәр алынды. Шулай итеп 1837 нче елның 29 нчы январь көне Казан халкы өчен ике төрле зур траур көне әулды. Габделкаюм бу көнне гомергә хәтереннән чыгармады.