Иптәш И. В. СТАЛИН рече
(Иптәш Сталинның трибунада күренүен делегатлар озакка сузылган көчле кул чабулар белән каршылыйлар. Кул чабулар алкышларга күчә. Барысы да урыннарыннан торалар. «Иптәш Сталинга — ура!», «Яшәсен иптәш Сталин!», «Бөек Сталинга дан!» дигән тавышлар). Иптәшләр! Безнец съездны хөрмәтләп үзләренең вәкилләре катнашкан яки съездга котлау мөрәҗәгатьләре җибәргән барлык тугандаш партияләргә һәм группаларга дусларча котлаулары өчен, уңыш теләүләре өчен, ышаныч күрсәтүләре өчен съездыбыз исеменнән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. (Озакка сузылган көчле кул чабулар. Кул чабулар алкышларга күчә.) Бу ышаныч безнең өчен бигрәк тә кадерле, ул безнең партиябезгә аның халыкларны якты киләчәккә илтү өчен көрәшендә, аның сугышка каршы көрәшендә, аның тынычлыкны саклау өчен көрәшендә булышлык итәргә хәзер торуны күрсәтә. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Куәтле көчкә әверелгән безнең партиябез булышлыкка мохтаҗ түгел инде, дип уйлау ялгыш булыр иде. Дөрес булмас иде. Безнең партиябез һәм безнең илебез чит илләрдәге тугандаш халыкларның ышанычына, теләктәшлегенә һәм булышлыгына һәрвакыт мохтаҗ булды һәм мохтаҗ булыр. Бу булышлыкның үзенчәлеге шунда ки, безнең партиябезнең тынычлык сөю омтылышларына теләсә кайсы тугандаш партиянең һәртөрле булышлыгы шул ук вакытта үз халкына аның тынычлыкны саклау өчен көрәшендә булышлык итү була. 1918—1919 елларда, Англия буржуазиясенең Советлар Союзына кораллы һөҗүме вакытында, «Россиядән кулыгызны алыгыз» дигән лозунг астында Англия эшчеләренең сугышка каршы көрәш оештырулары булышлык иде, бу, иң элек, үз халкының тынычлык өчен көрәшенә булышлык һәм аннары — Советлар Союзына да булышлык булды. Иптәш Торезның яки иптәш Тольяттиның, безнең ха
4
лыкларыбыз Советлар Союзы халыкларына каршы сугышачак түгел, дип белдерүләре (көчле кул чабулар) — булышлык ул, иң элек — Франциянең һәм Италиянең тынычлык өчен көрәшүче эшчеләренә һәм крестьяннарына булышлык һәм аннары — Советлар Союзының тынычлык сөю омтылышларына да булышлык. Үзара булышлыкның бу үзенчәлеге шуның белән аңлатыла: безнең партиябезнең интереслары тынычлык сөюче халыклар интересларына каршы килми генә түгел, бәлки, киресенчә, бергә кушыла. (Көчле кул чабулар.) Ә инде Советлар Союзына килсәк, аның интереслары бөтен дөньяда тынычлык эшеннән гомумән аерылгысыз. Билгеле, безнең партиябез тугандаш партияләр алдында бурычлы булып кала алмый һәм ул, үз чиратында, азатлык өчен көрәштә, тынычлыкны саклау өчен көрәштә аларга, шулай ук аларның халыкларына үзе булышлык итәргә тиеш. Мәгълүм кН, ул нәкъ шулай итә дә. (Көчле кул чабулар.) 1917 елда безнең партиябез властьны алгач, партия капиталистлар һәм алпавытлар изүен бетерү өчен реаль чаралар күргәч, тугандаш партияләрнең вәкилләре, безнең партиябезнең батырлыгына һәм уңышларына сокланып, аңа бөтен дөньядагы революцион һәм эшчеләр хәрәкәтенең «Удар бригадасы» дигән исемне бирделәр. Моның белән алар, «Удар бригада»ның уңышлары капитализм изүге астында интегүче халыкларның хәлен җиңеләйтер, дигән өмет белдерделәр. /Минем уемча, безнең партиябез бу өметләрне аклады, бигрәк тә икенче бөтендөнья сугышы чорында аклады: Советлар Союзы, немецларның һәм японнарның фашистик тираниясен тар-мар итеп, Европа һәм Азия халыкларын фашистик коллык куркынычыннан коткарды. (Көчле кул чабулар.) Билгеле, «Удар бригада» әле бердәнбер генә булганда һәм аңа үзенең алдынгылык ролен бөтенләй бер ялгызы диярлек үтәргә туры килгәндә, бу мактаулы рольне үтәү бик кыен булды. Ләкин бу инде үтте. Хәзер — эш бөтенләй башкача. Хәзер, Кытайдан һәм Кореядан алып Чехословакиягә һәм Венгриягә кадәр халык демократиясе илләре йөзендә яңа «Удар бригадалар» барлыкка килгәч, — хәзер безнең партиябезгә көрәшү җиңеләйде, эш тә күңеллерәк бара башлады. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Әле властька килмәгән һә:и буржуазиянең дракон законнары изүе астында эшләүче коммунистик, демократик яки эшче-крестьян партияләре аеруча игътибарга лаеклы. Билгеле, аларга эшләү кыенрак. Ләкин аларга эшләү безгә туры килгән чаклы ук кыен түгел. Безгә, рус коммунистларына, царизм чорында, алга таба кечкенә генә хәрәкәт тә зур җинаять дип игълан ителгән чакта, эшләргә туры килде. Ләкин рус коммунистлары нык тордылар, кыенлыклардан курыкмадылар һәй җиңүгә ирештеләр. Бу партияләр белән дә шулай булыр. Шулай да, ни өчен соң бу партияләргә, царизм чорындагы рус коммунистлары белән чагыштырганда, эшләү ул кадәр кыен булмас? Чөнки, беренчедән, аларның күз алдында Советлар Союзындагы һәм халык демократиясе илләрендәге көрәш һәм уңышлар үрнәкләре бар. Димәк, алар бу илләрнең ялгышлары һәм уңышлары өстендә өйрәнә һәм шуның белән үз эшләрен җиңеләйтә алалар.
Чөнки, икенчедән, азатлык хәрәкәтенең төп дошманы — буржуазия үзе икенче төрлегә әйләнде, бик нык үзгәрде, тагын да реакционрак булып китте, халык белән элемтәсен югалтты һәм шуның белән үзен көчсезләндерде. Билгеле, бу хәл дә революцион һәм демократик партияләрнең эшен җиңеләйтергә тиеш. (Көчле кул чабулар.) Элек буржуазия либераллык күрсәтеп, буржуаз-демократик ирекләрне яклый иде һәм шуның белән халыкта популярлык казана иде. Хәзер либерализмның эзе дә калмады. «Шәхес иреге» дигән нәрсә юк инде, — шәхес хокуклары хәзер капиталы булган кешеләргә карата гына таныла, ә бүтән гражданнар эксплуатация өчен генә яраклы чи кеше материалы дип саналалар. Кешеләрнең һәм милләтләрнең тигез хокук- лылыгы принцибы аяк астына салып тапталды, ул эксплуататор азчылыкның тулы хокуклылыгы һәм эксплуатацияләнүче күпчелек гражданнарның хокуксызлыгы белән алыштырылды. Буржуаз-демократик ирекләр байрагы читкә алып ташланды. Минем уемча, әгәр халыкның күпчелеген үз тирәгезгә җыярга теләсәгез, бу байракны сезгә, коммунистик һәм демократик партияләрнең вәкилләренә, күтәрергә һәм алга алып барырга туры килер. Аны күтәрерлек бүтән беркем дә юк. (Көчле кул чабулар.) Элек буржуазия милләтнең башлыгы булып санала иде, ул, милләтнең хокукларын һәм бәйсезлеген «барыннан да өстен» куеп, аларны яклый иде. Хәзер «милли принцип»ның эзе дә калмады. Хәзер буржуазия милләтнең хокукларын һәм бәйсезлеген долларга сата. Милли бәйсезлек һәм милли суверенитет байрагы читкә алып ташланды, һич шик юк ки, әгәр үз илегезнең патриотлары булырга теләсәгез, әгәр милләтнең җитәкче көче булырга теләсәгез, бу байракны сезгә, коммунистик һәм демократик партияләрнең вәкилләренә, күтәрергә һәм алга алып барырга туры килер. Аны күтәрерлек бүтән беркем дә юк. (Көчле кул чабулар.) Хәзерге вакытта эш шулай тора. Билгеле, бу хәлләр әле властька килмәгән коммунистик һәм демократик партияләрнең эшен җиңеләйтергә тиешләр. Димәк, капитал хөкем сөргән илләрдә тугандаш партияләрнең уңышларга һәм җиңүгә ирешүләренә исәп тотарга бөтен нигезләр бар. (Көчле кул чабулар.) Яшәсен безнең тугандаш партияләр! (Озакка сузылган кул чабулар.) Яшәсен тугандаш партияләрнең җитәкчеләре! (Озакка сузылган кул чабулар.) Яшәсен халыклар арасында тынычлык! (Озакка сузылган кул чабулар.) Бетсен сугыш уты кабызучылар! (Барысы да урыннарыннан торалар. Озакка сузылган көчле кул чабулар. Кул чабулар алкышларга күчә. «Яшәсен иптәш Сталин!», «Иптәш Сталинга — ур а!», «Яшәсен бөтен дөнья хезмәт ияләренең бөек юлбашчысы иптәш Стал ин!», «Бөек Сталинга — ура!», «Яшәсен халыклар арасында тыныч- л ы к!», «Ура!» тавышлары яңгырый.)