ЖИГУЛИ
I
Безнең Идел, диңгез кебек, гаять күп сулы һәм бик куәтле елга. Ул, үз көченә нык ышангандай, киң жәелеп салмак кына ага; чите-кы- рые күренмәгән иген басулары, куе урманнар, яшел болыннар аша, зур шәһәрләр, авыллар, биек таулар, текә кыялар буеннан сузылып үткән озын юлын күп гасырлар буе армый-талмый дәвам итә. Аны туктатырлык яки үзенә буйсындырырлык бернинди дә көч юктыр шикелле.
Ә менә монда, Жигули таулары буенда, большевиклар партиясенең бөек идеяләре белән рухланган һәм куәтле техника белән коралланган совет кешеләре шул гигант көчне буйсындыру, Идел суы белән сугарып, җансыз чүлләрне мул уңыш бирә торган иген басуларына, җи- ләк-җимеш бакчаларына әверелдерү өчен зур эш алып баралар.
Бөек елга монда инде таш банкет белән вакытлы рәвештә генә булса да яртылай буылган һәм, кеше ир- кенә каршы тора алмыйча, бер якка кысылып ага. Иделнең әнә шул яр-тылай буып алынган өлешендәге су тиздән куәтле насослар ярдәмендә бушатылачак һәм, шуннан соң кибеп калган елга төбендә, дөньяда иң куәтле гидроэлектростанция бинасының нигезен салу өчен котлован казу башланачак.
Гигант котлованның коры җирдәге участогы зур стадион кебек иркен һәм ярты километрдан озын бу-
БУЕНДА
лып Жигули таулары арасына сузылып кергән. Аны февраль урталарыннан бирле казыйлар инде. Андагы куәтле экскаваторларның, автома-шиналарның, скреперларның, буль-дозерларның гүләве, йомшак җил искәндә дулкыннар яр буена бәрелеп гөрелдәгәндәй, шактый ерактан ишетелә.
Котлован читенә якын килеп җит-кәч, барыннан да элек аның гаять зур булуына һәм анда кешеләрнең күзгә чалынмавына таңга каласың. Чынлап та, ничек гаҗәпләнмәскә!.. Әле кайчан гына артык зур булмаган йортның нигезен салу өчен котлован казыганда берничә йөз кеше эшли, төп корал булып көрәк, кәйлә һәм тачка хезмәт итә иде. Ә монда ул «коралларны», көндез шәм яндырып эзләсәң дә табу мөмкин түгел. Бөтен эш механизмнар ярдәмендә алып барыла. Кешеләр шул механизмнар белән генә идарә итәләр. Кайчандыр гадәттән тыш авыр, ялыктыргыч саналган җир казу эше хәзер монда башыннан азагына чаклы куәтле машиналар ярдәмендә башкарыла һәм индустриаль хезмәтнең бер төре булып әверелгән.
Әнә котлованның биек тау итәгенә терәлгән читендә куәтле экска-ваторларның берсе эшли. Ул үзе бер заводка охшаган. Аның ике этажлы йорт биеклегендәге кабинасының стенасына ике плакат эленгән. Ул плакатларның берсенә: «Без тынычлык вахтасына бастык һәм көн саен ике норма бирергә йөкләмә
80
алдык» дип. икенчесенә: «Машина социалистик саклауга алынды. Бригадир-машинист Кәримов Ә., смена машинистлары Григорьев С., Соловьев Л.» — дип язылган.
Бригаданың үз өстенә алган йөк-ләмәсен намус белән үтәгәнен читтән карау белән күрергә мөмкин. Маши-наның. биек стреласы очында алдын-гылык билгесе — кызыл флаг җил-ферди. Бөтен агрегат соры буяуга 'уялган һәм, әле генә заводтан төзеп чыгарылгандай, яца көе тора, һичкайда яньчелгән урын яки кечкенә генә сыдырылган эз дә юк.
Хәзер вахтада Кәримов үзе тора. Экскаватор забойга борылган арада кабинаның, ачык тәрәзәсеннән аның газа гәүдәсе һәм нәрсәгәдер елмайган көләч йөзе күренеп кала. Ул идарә итү рычагларының әле берсен үзенә таба тартып ала, икенчесен кире этеп куя, аннары бармагы белән генә ак кнопкага баса һәм аның иркенә буйсынган куәтле агрегат туктаусыз эшләвен дәвам итә. Экскаватор уңга борылганда стреласы очындагы корыч чүмеч белән калын җир катлавын каерып ала. Сулга борылганда, шул ук стрела чүмечне машина турына китерә һәм, махсус чылбыр белән тарттырып, чүмечнең төбен ачтыра, андагы балчыкны машинага бушата. Төялгән автомашина күзгалып китүгә, шунда ук аның урынына икенчесе, аннары өченчесе, дүртенчесе килеп туктый. Ә экскаватор £өтен корпусы белән һаман әле уң, әле сул якка салмак кына әйләнә һәм, һәр 25—30 секунд вакыт үткән саен, бер автомашинаны төяп озата тора.
Котлован читендә зур ак ташка утырган хисапчы кыз Зәйнәп авто-машина кузгалып киткән саен белә-гендәге сәгатенә күз төшереп ала һәм алдындагы дәфтәргә ниндидер билге ясап куя. Бу кыз башыпа кыңгыр салып кына җиңел салам эшләпә, өстенә соры халат кигән ләм, тулы иреннәрен турсайтып алганда, аның ачык йөзендә ниндидер борчылу чагылып киткәндәй була. Әгәр шоферлардан берәрсе азга гына кичегеп килсә һәм экскаваторны берничә секундка гына булса да ;уктап көтеп торырга мәҗбүр итсә, ул гаепле шофёрга ачулы караш ташлый яки кулындагы карандашын селтәп шелтәли. Ә гаепле шофер, чибәр кызның күңелен табарга теләгәндәй, икенче тапкыр инде кичекмичә килеп җитә һәм хисапчының ягымлы каравына ирешә.
Башта ачулы күренгән хисапчы кызның йөзе эш җайланган саен ачыклана бара. Тиздән, автомашиналар да көттермичә килеп җитә, экскаватор да тоткарсыз эшли башлагач, ул туктаусыз елмая, шатлыгы эченә сыймаган баладай, торып көлә, куана ҺӘхМ шул минутта прораб будкасы ягыннан килеп чыккан партбюро секретаре Ивановка борылып:
— Пётр Димитриевич, җан кисәгем, чынлап була, без уйлаганча була бит!.. Менә икенче сәгать шулай дәвам итә инде, — дип әйтә.
Пётр Димитриевич, кесәсеннән ак кулъяулык алып, инде кояшка карала башлаган түгәрәк битен, кнн маңгаен сөртә. Аннары кызнын дәфтәрендәге язмаларына күз нөр теп чыга һәм экскаваторның эше, автомашиналарның йөреше турында берничә сорау биргәннән соң:
— Җиде автомашина гына җитәрме, тагын берәрне өстәргә кирәк түгелме? — дип кызыксына.
Түбәндәге экскаваторларның берсе коры туфраклы участокта эшли, ахры, ул чүмечендәге балчыгын автомашинага бушатканда күтәрелгән куе тузан, төтен кебек төрле якка тарала; елгадан искән коры җил ул тузанны яр өстенә кадәр алып менә һәм тузан борынга, күзләргә кереп кытыклый. Пётр Димитриевич та, хисапчы кыз да аңа игътибар итмичә, Кәримов экскаваторының эшен сокланып һәм дулкынланып күзәтәләр.
Бераздан, төшке ял вакытын хәбәр итеп гудок яңгырауга, алар икесе дә котлованга төшәләр. Кәримов янына башлап хисапчы кыз Зәйнәп барып җитә һәм кабинага сикереп менеп:
— Әхәт, җан кисәгем, булды бит. булды! Чын рекорд! Нинди молодец син!—дип тәбрик итә.
Кәримов аның сүзен бүлеп:
6. .С. Ә.- № 1. 81
— Я, я, бик күпертмә... Сип һәр-вакыт арттырып мактыйсың. Кеше алдында мине шулай оялтма, — дип, башкалар килеп җиткәнче, аны тук-татырга тырыша.
Менә Пётр Димитриевич та килеп җитә, шоферлар да, машиналарыннан төшеп, экскаватор янына җыелалар һәм Кәримовны тәбрик итәләр. Ә Кәримов, бераз вакыт нәрсә әйтергә белмәгәндәй, үз тирәсендәге дусларына күз йөртеп ала да, Ивановка якынрак килеп:
— Пётр Димитриевич, нигә мине генә тәбрик итәргә?.. Безнең тәкъдимне яклап чыккан өчен сезнең үзегезгә зур рәхмәт. Тырышып һәм оешканлык белән эшләгән өчен автоколоннаның бригадиры Красильников иптәшкә дә, аның шофёрла- рына да зур рәхмәт. Дуслар, рәхмәт сезгә, — диде һәм үзе белән бергә эшләүчеләрнең һәммәсен дә кулларыннан кысып чыкты.
II
Кичке аштан соң, Кәримов өсте- иә кыска җиңле ак ефәк күлмәген, соры чалбарын киеп урамга чыккач, без Иделгә караган биек тау башына мендек. Хәер, мин үзем көн буе котлованда кызу кояш астында йөреп шактый арыганлыктан, башта яңа танышым артыннан теләр-телә- мәс кенә күтәрелгән идем. Ләкин куе куаклык арасыннан сузылган текә сукмак буенча байтак менгәч, кечерәк кенә аланлыкка чыгып, түбәнгә карауга мин үземнең ары- ганлыгымны да, һаваның кызулыгын да оныттым һәм каршымда көтмәгәндә ачылганда мәһабәт күренештән күзләремне аера алмыйча, озак сокланып карап тордым.
Кызарып кояш батар алдыннан Жигули таулары буенда кичке Идел гаҗәп матур була икән. Бу вакытта һаваның бөркүлеге басыла. Төнге йокыга тынар алдыннан соңгы кабат шукланып калырга теләгәндәй бар табигать җайланып китә. Якындагы куаклыкта бытбылдыклар сайрый. Берсе өстенә икенчесе, өченчесе басып өркәч-өркәч күтәрелгән биек таулар да, киң җәелеп тын гына аккан елга үзе дә, причаллардагы пароходлар һәм су өстендәге җирсуырткычлар да пичектер үз төсләрен югалтканнар һәм, шәфәкъ яктысында балкып, алсуланып күренәләр; һәр яктан, героик хезмәт симфонияседәй булып, бөек төзе-лешнең күңелне дәртләндергеч куәтле сулышы ачык ишетелә иде.
Әйләнә-тирәдәге бу чиксез-кырый- сыз киңлеккә сокланып карап тор-ганнан соң, без тау читенә якынрак килеп хуш исле үлән өстенә утырдык. Походтан кайтышлый булса кирәк, яныбыздан гына иңнәренә сумкалар, рюкзаглар аскан бер төркем пионерлар җырлап үттеләр һәм без менгән текә сукмактан түбәнгә төшеп киттеләр. Кәримов алар артыннан күздән югалганчы карап торды һәм кинәт елмаеп:
— Гомерне әйтәм, бигрәк тиз үтә инде... Әле кайчан гына кызыл галстук тагып пионер булып йөргән, җәй саен лагерьларга чыккан вакытлар бар иде. Ә хәзер... хәзер. — Ул җитез генә миңа борылып карый һәм үз-үзенә ышанмагандай итеп: — Казаннан киткәндә генә әле нибары 17 яшь иде, ә хәзер 19 тулып килә,— дип гаҗәпләнә.
Ул елны Казан елга портында кранчы булып эшләгәндә берничә иптәше белән бергә Кәримов та Кы-рымга курортка бара. Бу аның беренче тапкыр туган ил буйлап сәяхәткә чыгуы була. Ул моңарчы китаплардан укып һәм карталардан гына карап белгән Кара диңгезне, аның төрле пароходлар белән тулы кайнап торган портларын, туган илебезнең башка күп шәһәрләрен, суларын үз күзе белән күрә...
Кире кайтканда алар Идел — Дон каналы төзелешендә дә булалар, һәм үзе дә уйламаганда — көтмәгәндә Кәримов шунда... эшләргә кала.
Кәримов, нидер хәтерләргә телә-гәндәй, бераз сүзеннән туктап торды да:
— Идел белән Дон елгасы арасында канал казылуы турында мин моңарчы да белә идем һәм аны үземчә күз алдыма китерә идем, — диде.— Ә үзем барып чыккач, мин аның һичнинди хыялга сыймаслык гигант төзелеш икәнен һәм анда нинди гүзәл машиналар эшләгәнен күрдем.
82
Машиналардан Әхәткә иң ошаганы экскаватор була. Иптәшләре аны башка участокларга, башка төрле механизмнарны карарга ашыктыралар. Ул аларга:
— Барыгыз, мин сезнең арттан тиздән килеп җитәрмен, — дип әйтә дә, бер үзе калып, иркенләп карап тора.
Машина бер яктан аңа бераз гына булса да таныш та кебек. Кә- римовка ул портта үзе эшләгән кранны хәтерләтә. Ләкин күп тапкыр куәтлерәк, катлаулырак һәм, яхшы гармонь оста гармоньчыны кызык-тыргандай, үзендә эшләргә чакыра. Шулай сокланып карап торганда кинәт аның башында: «Бу гүзәл машиналарда нинди бәхетле кешеләр эшлиләр икән?» дигән сорау туа һәм ул үзе дә экскаваторчы булырга тели.
Шул теләк белән Кәримов төзе-лешнең кадрлар бүлегенә бара, Казанга җибәрелгән телеграммасына уңай җавап килгәч, уку комбинатында өйрәнә, аннары, трассага чыгып, экскаваторда машинист булып эшли. Бергә эшләүче иптәшләренең ярдәм итүе һәм үзенең чын күңелдән бирелеп өйрәнүе, тырышып эшләве аңа аз вакыт эчендә катлаулы машинаны яхшы үзләштерергә, көнлек нормаларны арттырып үтәргә мөмкинлек бирә. Озакламыйча Кәри-мов тәҗрибәле машинистлар сафына баса, бөтен районга алдынгы стаха-новчы булып таныла, Ленин комсо-молы сафына керә һәм тик шуннан соң гына Казандагы дусларына үзенең яңа урындагы эше һәм тормышы турында язып хат җибәрә.
Нәкъ шул көннәрдә радио Кәримов Әхәт җитәкчелек иткән бригаданың хезмәттә зур җиңүгә ирешүе турында бөтен илгә хәбәр бирә. Иптәшләре Әхәтне котлап Казаннан телеграмма җибәрәләр. Кайчандыр кранчы булырга бергә укыган якын таныш кызы Зәйнәп: «Хатларыңны ешрак сал. Ничек яшәвең, эшең, иптәшләрең турында, үзем барып күргән кебек, күз алдыма китерерлек итеп вагына-төягенә кадәр әйтеп яз», — дип үтенә, үзенең Әхәт янына зур төзелешкә барырга теләве турында әйтә.
Ләкин Зәйнәп юлга чыгарга өл-герми. СССР Министрлар Советы Иделдә Жигули таулары янында дөньяда амоңарчы тиңе булмаган гигант гидроэлектростанция төзи башлау турында тарихи карар кабул итә. Бу карар газеталарда басылып чыккан көнне Әхәт белән Зәйнәп шатланып каршы алалар һәм, зур бәйрәм белән тәбрик иткәндәй, бер-берен котлап телеграммалар җибәрәләр. Шуннан соң күп тә үтми, экскаваторчылар арасында: «Комсомол комитеты Иделгә озатырга машинистлардан берничә бригада оештыра икән», — дигән хәбәр тарала. Бу хәбәрне ишетүгә, Әхәт комсомол комитетына бара һәм үзен Куйбышев гидростроена җибәрүне үтенә:
— Мин үзем дә шул яктан бит... Идел күңелне үзенә тарта, чакыра... /Чонда тырышып эшләгән кебек, ту-ган-үскән елгам Идел буенда да комсомол оешмасының ышанычын аклармын,—дип вәгъдә бирә.
Кәримовның үтенечен кире как-мыйлар. Яна урында башта эшләве читен булырын, үзең яхшы эшләүдән башка, тагын башкаларны да өйрәтергә кирәклеген исенә төшерәләр һәм комсомолецлардан торган бер төркем машинистлар белән бергә Куйбышев гидростроена аны да озаталар.
III
Кәримов, сүзеннән туктап, түбәндә киң җәелеп һәм алсу төскә кереп аккан Иделгә, аның ике ягында да эш кайнаган участокларга карап тора да, тагын нигәдер елмаеп:
— Ул вакытта, без килеп төшкәндә, кыш уртасы иде әле, — дип сөй- ләвен дәвам итә. — Бу таулар да. аргы яктагы болыннар да ап-ак кар белән капланганнар, Идел үзе дә калын боз катлавы белән капланган; менә без котлован казыйсы бу урында Отважное исемле зур авыл бар иде. Ә котлованда эшлисе экскаваторлар Уралдан юлга чыкканнар, ләкин монда килеп җитмәгәннәр иде әле.
Озакламыйча беренче машиналар алына. Аларның берсенә Кәримовның яңа гына оештырылган брига-
пасын билгелиләр, һәм шул көннән башлап, бригада членнары һаман машина янында булалар. Инженер-лар, техниклар белән бергә аны монтажлыклар. Авыр детальләрне китерүдә яки күтәртүдә эшчеләргә ярдәм итәләр. Монтажлау тәмам булгач, экскаваторны сынауда һәм эксплуатациягә кабул итүдә туры- дан-туры катнашалар.
Менә түземсезлек белән көтеп алынган көннәр дә килеп җитә. Союздаш һәм автономияле республикаларның Верховный Советларына сайлаулар үткәреләсе көнгә каршы кичтә үзара ярышып эшләүче берничә коллектив белән бергә Кәри- мов бригадасы да үзенең агрегатын монтажлауны тәмамлый һәм забойда урын ала. Ә иртәгесен, урналарга бюллетеньнәрне төшергәч, бригада членнары, сүз куешкандай, һәммәсе дә сайлау участогыннан туры забойга юл тоталар.
Хәер, экскаваторчылар гына түгел, төзелеш районының барлык халкы ул көнне иртәдән үк забойга агыла. Иделнең сул ягындагы районнардан да, тау артындагы таш чыгару шахтасыннан да, хәтта нефтьчеләр посёлогыннан да бәйрәмчә киенгән кешеләр төркем-төр- кем шунда киләләр. Тиздән бөтен мәйдан халык белән тула.
Бу вакытта бригада членнары күптәй җыелып беткән булалар инде. Кәрнмов үз тирәсендә тупланган дусларына күз йөртеп чыга һәм аларның һәммәсенең дә дулкынла-нуын күрә. Әнә өченче смена маши-нисты Сергей Григорьев. Ул урта буйлы, имән кебек таза гәүдәле егет, бераз чпткәрәк китеп машинага сокланып карый да, үзе белән бер сменада эшләргә беркетелгән Герасимчукка борылып:
— Хәтерлисеңме, дускай, әле кай-чан гына монда аерым детальләр, ящиклар өелеп ята иде. Ә хәзер әнә нинди чибәр баһадир булып күтә-релде, — дип әйтә һәм ак тешләрен күрсәтеп елмая.
Икенче смена машинисты Алек-сандр Соловьев, һава салкын булуга карамастан, гадәтенчә, башына жнцел кепка кигән һәм ярдәмчесе Игнатьев белән баскычка басып, ка-
G*
бина стенасына плакат элә. Ак бәс белән капланган металл стенада аның бармак эзләре кала.
Александр һәрвакыт шулай. Нин-ди суыкта да туңуның ни икәнен белми. Каты буранда да, 40 градуслы коры суыкта да һаман шул җиңел кепкадан йөри. Башкалар икешәр кат бияләй кигәндә, ул ялан кул белән туңган тимер детальләрен ала, сәгатьләр буе салкын тимер ачкыч тотып эшли.
Аның бу гадәте Кәримовка башта үзенчә бер кылану кебек тоелган иде. Ләкин шик бик тиз тарала, һәр эштә башлап йөри торган, ару-талуны белмәгән Соловьев машинаны монтажлау көннәрендә бригадирның ышанычлы ярдәмчесе һәм якын дусы булып әверелә. Шуңа күрә дә бригадир комсомол оешмасының беренче җыелышында комсорг сай-лау турында сүз чыгуга Соловьев кандидатурасын күрсәтә.
Менә кабина тәрәзәсеннән башын чыгарып Кәримовның үз ярдәмчесе Герман Доронин кычкыра:
— Дуслар, монда менегез, хәзер башлана бугай...
Кәрнмов кабинага менгәч, халык белән шыгрым тулы мәйданга күз йөртеп чыгарга өлгерми, трибуна ягыннан партбюро секретаре Ива-новның:
— Иптәшләр! Бүген безнең төзе-леш тарихында яңа бер сәхифә ачыла — без дөньяда иң куәтле гид-роэлектростанциянең бинасын салу өчен гигант котлован казый баш-лыйбыз, — дип әйткән сүзләре яң-гырап үтә. — Бу — гаять зур һәм күп көч, тырышлык таләп итә торган эш. Аны хәл итү юлында кыенлыклар да, киртәләр дә очрар. Ләкин без, коммунизм өчен көрәшнең алгы сафында баручылар, үз өстебезгә йөкләнелгән бу җаваплы бурычны намус белән үтәрбез, халкыбызның һәм сөекле юлбашчыбыз даһи Сталинның ышанычын акларбыз...
Ивановтан соң, экскаваторчылар, шофёрлар, скреперчыларның вәкил-ләре чыгып сөйлиләр һәм үзләренең иптәшләре исеменнән тагын да ях-шырак эшләргә сүз бирәләр, ярышка кушылып, үз өсләренә соңиалн-
ьЗ
84
стик йөкләмәләр алалар. Ә Әхәт колагында һаман Иванов әйткән: «Без — коммунизм өчен көрәшнең алгы сафында баручылар», —дигән ялкынлы сүзләр яңгырый Һәм ул иптәшләренең чыгышында да, үзенең фикерләрендә дә яңа бер ачыклык, күтәренкелек күрә, Пётр Дн- мптриевичның фикерен дәвам ит-кәндәй: «Димәк, безнең эшне бөтен дөнья күзәтә, һәр совет кешесе бездән үрнәк ала, безгә тиң булырга тырыша», — дип уйлый һәм туган иле алдында, даһи Сталин алдында үзенең җаваплы булуын сизә.
Менә экскаваторларга эшкә кере-шергә сигнал бирелә. Иң жаваплы минут жнткәч кенә Әхәт, беренче тапкыр машина белән идарә итүче кешедәй, һич тә көтмәгәндә үзенең бераз каушап калуын сизә. Ләкин күпкә түгел. Эшкә күнеккән куллары белән идарә итү рычагларына, кнопкаларга басуга, акыллы машина, корыч чүмечен җитез генә түбән иеп, забойдан авыр жир катлавын каерып ала да, салмак кына сулга борылып, автомашинага бушата. Беренче циклдан соң, икенчесе, өченчесе дәвам итә һәм эш арасында Әхәт тә тынычлана.
Гигант машинаның һичнинди әки-яттә дә ишетелмәгән куәтен һәм аның белән идарә итүче егетләрнең осталыгын күреп хәйран калган ке-шеләр, соклануларын яшерә алмыйча, дәррәү кул чабалар, һаваның салкынлыгын онытып, сәгатьләр буе котлован читенлә таралмыйча торалар. Бер җайлы минут туры китереп, Кәримов котлованның башка квадратларында эшли торган экска-ваторларга күз салып ала һәм алар турында да төркем-төркем булып җыелган халыкны күрә.
— Аннары яз житте. Идел ташып үтте. Матур җәй көннәре килде, — диде Кәримов, беравык котлованга карап сүзсез торганнан сон. — Ә без һаман казыйбыз да казыйбыз... Кот-лован тирәнәйгәннән-тирәнәя. Аннан чыгарылган балчык үзе бер биек тау булып күтәрелеп килә...
Идел боздан арынуга беренче па-роход белән Казаннан Әхәтнең күптән сагынып көткән дусы Зәйнәп килә. Соңгы икс ел эчендә икесе дә шактый үскән һәм нык үзгәргән яшьләр, пристаньда очрашкач, башта бер-берен танымый торалар.
— Мин Казаннан киткәндә, Зәйнәп тәбәнәк буйлы, чандыр гәүдәле һәм коңгырт чәчләре күпереп торган, зәңгәр күзле шаян бер кьп иде. һәм мин, хәтеремдә, шул тест/’ сакланган кызны каршы алырга төшкән идем, — дип сөйли Әхәт сөйгәне белән очрашкан минутлар турында. — Пароходтан төшүче пассажирлар арасыннан аерылып, таныш булмаган чибәр генә бер кызның янымда туктап: «Гафу итегез, сез... Чү, Әхәт, син түгелме бу?!» — дип эндәшүенә, ни әйтергә белми аптырап калдым һәм күз карашларыбыз очрашкач кына Зәйнәпне танып алдым.
Зәйнәп буйга уртачадан калкурах сылу кыз булып үсеп җиткән, коңгырт чәчләре тагын да кабарыбрак тора. Зәңгәр күзләре элеккечә таныш, шаян һәм ягымлы карыйлар. Ул үзе дә егеткә карап сокланып туя алмый. Берничә тапкыр:
— Әхәт, син бөтенләй танымаслык булгансың, — дип гаҗәпләнә.
Зәйнәп котлованда хисапчы булып эшли башлый. Төзелештә индустриаль институтның филиалы ачылгач, алар икесе дә шунда укырга керәләр. Партбюро секретаре Пётр Ди- митриевич яшьләр арасында булганда аларның бу адымын еш кына мактап телгә ала:
— Әйе, шулай кирәк... Бүгенге көн белән генә яшәү җитми. Алга- рак карый белергә, үсәргә кирәк,— дип әйтә һәм урта белеме булган башка кешеләргә дә филиалга укырга керергә киңәш бирә.
VI
Беркөн шулай эшкә килгәндә, Кә-римов котлован читенә җиткәч, тук-талып, забойда эшләгән машиналарга карап торды. Хәер, һәрвакыт шулай иде ул. Кайчан гына һәм ничәмә-ничә тапкыр килсәң дә җир казучы бу корыч гигантларга тукталып карамыйча үтеп китүе мөмкин түгел. Аларның әкиятләрдәге могҗизалар белән дә чагыштырмаслык куәтен күрү, оста агитаторның ялкынлы сүзләре кебек тәэсир итә
85
һәм һәр совет кешесенең күңелендә сөекле туган иле өчен горурлык ту-дыра, аны иҗади хезмәткә рухландыра.
Кәримов экскаваторчыларга күз йөртеп ала һәм аларның ничек җитез хәрәкәт итүләрен күреп, кәефле елмаеп куя. Әле күптән түгел генә экскаваторчылар һәр циклга 50—55 секунд вакыт үткәрәләр, көч-хәл белән аена 55 мең кубометр җир казыйлар иде. Аннары күп тә үтми Кәримов белән ярышып эшләүче комсомолец Василии Лямин һәр циклны 25—30 секундка кыскартты, смена саен икешәр норма бирә башлады. Бик аз вакыт эчендә бу прогрессив методны Кәримов та, башка машинистлар да үзләштерделәр һәм смена саен икешәр норма бирергә үз өсләренә йөкләмә алдылар. Ләкин шунсы аяныч, смена беткәч, бөтен котлованның эшен исәпкә алганда, тулаем йөкләмә үтәлеп бетми кала, кичә икешәр норма биргән машинистларның кайберләре бүген артта калган булалар.
Мондый хәлне алар һәрвакытта да:
— Автомашиналар харап итте. Шуларны озак-озак көтеп торырга туры килде, — дип аңлаталар.
Әнә хәзер дә котлованда эш тигез бармый. Якындагы экскаваторлар бертуктаусыз эшлиләр. Автомаши-налар алар янына бер-бер артлы килеп җитәләр, хәтта туктап, чиратта да торалар. Берничә тапкыр Зәйнәп үз сменасыннан соң калып, кайбер автомашинаның эшенә хронометраж ясаганнан һәм аларның 10—12 процент эш вакытын шулай бушка үткәргәнен бик дөрес әйткән иде. Ә аргы чиктәге экскаваторлар, автомашиналар килгәнен көтеп, чү-мечләрендәге балчыкны бушата ал-мыйча, еш кына туктап торалар. Кәримов алардан күзләрен аера ал-мыйча, борчылып: «Әгәр бу көтеп торулар бетерелсә, экскаваторлар һәммәсе дә икешәр норма бирә алырлар, тулаем котлован буенча да йөкләмә үтәлер иде», — дип уйлый.
һәм бу фикер Кәримовка тынгылык бирми. «Без, алгы сафта баручылар, мондый хәлгә түзеп торырга тиеш түгел,—дип уйлый ул.— Әгәр бөтен эш автоколонналарга килеп терәлә икән, димәк, мәсьәләне хәл итү өчен шул юлда эзләнергә кирәк». Әхәт автоколонналарның эше белән якыннанрак кызыксына башлый, үз сменасыннан калып, бер автомашинаның эшенә хронометраж ясый һәм аның байтак вакытны эшсез үткәргәнен күрә.
Тагын берничә машинаны күзәт-кәннән һәм автоколонна бригадиры Красильников белән киңәшкәннән соң, Кәримов партбюро секретаре Иванов янына бара:
— Пётр Димитриевич, мин сезгә бер йомыш белән килгән идем, — дип әйтә. Бер генә сменага булса да, сынап карар өчен генә дим, котловандагы 6 автоколоннаның берсен безнең экскаваторга билгеләп карарга иде.
— Моның нигә кирәге бар?
— Бәлкем, монда мин аңлап җиткермәгән берәр хикмәт бардыр. Шулай да, Пётр Димитриевич, мин мондый хәл белән килешергә теләмим. — Әхәт, үзе дә сизмәстән, кыза башлый һәм шунлыктан, бераз ашы-гыбрак булса да, үзенә инде берничә көн буена тынгылык бирмәгән нәрсә турында сөйләп китә: — Соңгы атнада безнең бригада яхшы эшләде. Ә менә иртәгәдән башлап тагын берничә көнгә үзенең темпын киметәчәк. Чөнки без котлованның аргы читенә, үзебезчә, ягъни экскаваторчылар әйтмешли, тар урынга якынлашып киләбез...
— Ул нинди тар урып тагын?
— Ничек тар урын булмасын... Аны автомашиналар китереп чыгаралар, чөнки алар күбесенчә балчыкны котлованның бирге очында эшли торган экскаваторлардан ташыйлар. Кайбер июфёрлар якындагы экскаваторлар янында бер-ике машина көтеп торса да шунда чиратка килеп басалар. Чөнки бу алар файдасына. Рейслар өчен ара якын, ягулыкка да экономия. Ә аргы баштагы экскаваторларга еш кына автомашина килгәнне көтеп торырга туры килә. Нәтиҗәдә экскаваторларның да, автомашиналарның да бер өлеше тулысынча файдаланылмый... Әгәр минем үземә бер колонна билгеләнсә, экскаваторым да
86
тоткарсыз эшләр, автомашиналарның да кыска рейслар көтеп, якындагы экскаваторлар янында чиратта торулары бетәр иде... Пётр Дпмпт- рпевич, бу эштә безгә ярдәм итүегезне үтенәм, шул хакта участок начальнигы белән сөйләшергә иде.
Шул вакытта күрше бүлмәдә аяк тавышы ишетелә. Ул да булмый, зур итеп ачылган ишектән икенче автоколоннаның бригадиры Красиль- никовны ияртеп, участок начальнигы Биданоков үзе килеп керә. Уртачадан калку буйлы, ябыграк гәүдәле, сабыр хәрәкәтле һәм нык таләпчән Биданоков беренче карашка артык кырыс күренсә дә, гадәттә һәрвакыт ачык күңелле була, шаярып сөйләргә ярата. Әхәткә ул ишектән керү белән:
— Ә, Казан егете, син дә монда-мыни? Бик шәп,—дип эндәшә һәм Пётр Димитриевич аңа Кәримовның үтенече турында сөйләп биргәч, бик гаҗәпләнә, — шулаймыни? Ә менә монда аның үзен сорап килгән яучы бар, — дип Красильниковка күрсәтә. — Ул да шуны әйтә, үз колоннасына бер экскаватор бирүне үтенә.
Көтмәгәндә генә башланып киткән бу әңгәмә шактый озак дәвам итә. Мәсьәләне җентекләп тикшергәннән соң начальник белән партбюро секретаре бу фикерне сынап карарга булалар. Гәрчә, кич белән иртәнге эшне планлаштырганда киңәшмәдә катнашучылар алдында начальник ул хакта атап берни дә әйтми. Тик соңыннан Кәримовның үзен генә калдырып ныклап кисәтә:
— Казан егете, бар, яхшылап хәзерлән. Иртәгә эшкә керешкәч, тоткарлыкка очрарлык булмасын... Ярдәм кирәк булса, тартынып торма, туры үземә әйт яки Пётр Ди- митриевичка мөрәҗәгать ит... һәр-хәлдә, кыю бул. Минемчә, сезнең бу ниятегез яхшы нәтиҗә бирергә тиеш.
V
Участок җитәкчеләренең ышанычы белән чиксез дәртләнгән Әхәт җиң сызганып хәзерлек эшенә керешә. Пётр Димитриевич белән бергә алар гаражда булалар һәм шофёр- ларга иртәгә нинди бурыч торганлыгын әйтәләр, машиналарын җентекләп карап чыгарга киңәш бирәләр. Грейдерчы Пантелеев иртәгә колонна йөрисе юлны алдан яхшылап хәзерләүне үз өстснә ала. Пётр Димитриевич кайтып киткәч, Әхәт үз экскаваторы янына кайта һәм, төнге сменада эшләүче Григорьевка ко м а ч а ул а м ы й ч а гы на машинасын карарга керешә.
Төнге сменаларның эшен карап йөрергә чыккан участок начальнигы Кәримовны шунда үз экскаваторы янында туры китерә. Иртәнге эшкә ничек хәзерләнүе турында сораш-тырганнан соң, ул Әхәткә конторага кереп үз кабинетындагы диванда ятып бераз ял итәргә тәкъдим итә. Кәримовның китәргә җыенмавын күргәч, ул инде катырак итеп әйтә:
— Бар, бар, карышма,—дип куып җибәргәндәй озата. — Начальник кушканда, шулай каршы тора-лармыни? Югыйсә, иртәгә эш вакы-тында йоклыйсың килеп алҗытыр.
Ләкин Әхәтнең күзләренә барыбер юньләп йокы керми. Әле бер, әле икенче ягына әйләнеп, ул озак ята һәм тик таң алдыннан гына бераз черем итеп ала. Ә яңа туган көнне якты нурлары белән балкытып, аргы яктагы әрәмәләр артыннан кояш күтәрелгәндә, ул инде котлованда була, сменасы башланганчы машинасын соңгы кабат җентекләп карап чыга, подшипникларны, барабан күчәрләрен яхшылап майлый.
Менә таулар артындагы нефть промыселы ягыннан кыяларны, ур-маннарны яңгыратып иртәнге гудок кычкыртуга Кәримов үзе креслога утыра һәм забойда беренче чүмечне каертып ала. Ул, чүмечтәге балчыкны бушатыр өчен, стреланы салмак кына 90 градуска сулга борганда, төнге сменаның әле генә кузгалып киткән соңгы машинасы урынына Красильников колоннасы да килеп җиткән була инде. Гадәте буенча беренче машинага утырып Зәйнәптә килеп җитә. Кабинадан җиңел генә сикереп төшүгә ул сәлам биреп исәнләшә дә:
— Егетләр, шуны онытмагыз, бүген безнең өчен зур сынау көне... Оятка калырлык булмасын, —дип кисәтеп куя.
Беренче булып килеп туктаган ав-томашинаны колоннаның башлыгы, участок шофёрлары арасында йөз меңчеләр хәрәкәтен башлап җибәрү-челәрнең берсе комсомолец Красиль-ников үзе йөртә. Урта буйлы, ачык йөзле, уен-көлкене бик яратучан бу егет һәрвакыт ярышта алда баруы, үз эшенең остасы булуы белән дан тота. Менә хәзер дә шулай. Төбе ачылган чүмечнең балчыгы «дөп» итеп төшкәндә күтәрелгән тузан таралырга, машиналарның рессоралары тибрәнүдән туктарга өлгерми, Красильников җитез генә кузгалып китә. Урыннан кузгалып, берничә метр үтүгә, ул бар тизлеккә куалый һәм Пантелеев алдан тигезләп куйган юлдан, ук кебек оча. Аның урынына икенче, аннары өченче машина килеп баса. Колоннаның соңгы машинасы кузгалып киткәндә Красильников, беренче рейсын тәмамлап, инде кире әйләнеп килеп җитә. Аның артыннан башкалары да, конвейер тасмасыдай, бер-бер артлы үтеп тора. Эш бертуктаусыз дәвам итә. Ә төшке ялга туктаганда, экскаватор да, автомашиналар да көнлек норманы тәмамлыйлар. Экскаваторлар эшендә моңарчы зур тоткарлык булып торган тар урын әнә шулай бетерелә. Тиздән Кәримов һәм Красильников үрнәгендә башка экскаваторчылар да, шоферлар да, бульдозёр һәм скрепер йөртүчеләр дә барлык механизмнарны үз эченә алган комплекс бригадаларга бер-ләшеп эшләүгә күчәләр.
Әхәт сүзеннән туктаганда эңгер- меңгер куера төшкән, су өстендәге маякларда, яр буйларындагы при-чалларда, участокларда меңләгән лампочкалар балкыган һәм бөек төзелеш утлары белән яктыртылган чал Идел үзе дә яшәреп күренә иде.