ТАКТАШ—ДРАМАТУРГ
Такташ совет поэзиясенең танылган бөек шагыйре. Аның үлүенә егерме ел вакыт узуга карамастан, ул иҗат һаман безнең культура төзелешебездә үзенең яңалыгын, матурлыгын югалтмый. Ул чын мәгънәсендәге халык шагыйре — чөнки анык поэзиясе совет халкының иң матур хисләрен чагылдыра, аның омтылышын сурәтли. Шуның белән Такташ халык белән бергә коммунизм төзү эшенә катнаша. Бөек шагыйрьнең язмышы нинди гүзәл!
Такташ—шагыйрь безнең әдәби-ятчылар тарафыннан яхшы гына тикшерелде һәм өйрәнелде. Ләкин шуны әйтергә кирәк: бу тикшерүләр барысы да дип әйтерлек Такташны шагыйрьлек ягыннан гына аңлаттылар. Шагыйрьнең зур көч куеп язылган драма әсәрләре, публицистикасы, прозасы, балалар өчен язган әсәрләре, юмор-сатирасы һ. б. турында әле ныклы тикшеренүләр юк.
Болар арасында Такташ иҗатының башыннан ахырына кадәр сузылып килгән һәм зур игътибарга лаеклы әсәрләр белән билгеләнеп калганы, әлбәттә, язучының драма әсәрләре булдылар. Бик характерлы: Такташны талантлы язучы итеп таныткан беренче әсәре дә «Җир улрары» исемендәге пьесасы-трагс- диясе булды. Һади Такташ зур һәм кече күләмдә унлап пьеса язды. Аңлашыла ки, алар идея эчтәлегенең «әһәмиятле булуы ягыннан да, сәнгать әсәренә куелган таләпләр ноктасыннан караганда да, бер дәрәҗәгә түгелләр. Такташ үзенең иҗат юлында вак буржуаз индивидуа-лизм карашы һәм ярым романтик, $ярым символик образлар белән язылган беренче әдәби әсәрләреннән башлап, зур үзгәрешләр аша большевиклар партиясенең полити-касын пропагандалауга, иҗат мето-дында социалистик реализмга кадәр күтәрелгән кебек, әдәби эшчәнлеге- нең бер өлеше булган драматургия-сендә дә ул бу баскычларны үтте.
Такташның театр һәм сәхнә әсәрләре белән кызыксынуы иҗатының башлангыч чорында ук ачык күренә. Бу вакытларда ул ике юнәлештә эшли: үзе башлап, я булмаса башкаларга кушылып, үзешчәнлек түгәрәкләре спектакльләре оештыра, үзе дә сәхнәгә чыгып уйный. Мәсәлән, Бохарада яшәгән чорында үзешчәнлек сәнгате кичәләре үткәрү, спектакльләр кую өчен башлап йөрүчеләрнең берсе ул була. Икенчедән, Такташ шушы чорда ук үзе дә сәхнә әсәрләре яза башлый. Такташның безгә исеме килеп җиткән беренче пьесасы «Идеалга» исемле булып, ул 1920 елда Оренбург (хәзерге Чкалов) шәһәрендә сәхнәгә дә куелган. Кызганычка каршы, шагыйрь бу әсәрен, кайбер кешеләрнең сүзенә карап, юк иткән. Биредә кем хаклы булгандыр — әйтүе кыен, әлбәттә.
Драма әсәрләре өстендә эшләвен дәвам итеп, һ. Такташ 1921 елда «Җир уллары» дигән атаклы трагедиясен язды һәм шушы әсәре белән үзен шул чорда ук талантлы, үзён-
104
чәлекле. шагыйрь һәм драматург итеп танытты.
Бу трагедия драматургны күп яктан характерлый иде: ул — Такташның реаль социаль чынбарлык проб-лемаларыннан шактый ерак торып, күз алдында булып торган революцион үзгәрешләрнең, мәгънәләрен, төп асылларын төшенеп җитмичә, һәм, бигрәк тә аларны образлар аркылы гәүдәләндерүдә үзенең әле көчсез булуын, иске романтик әдәби традицияләр арсеналыннан алынган формалар белән генә ерып чыгарга омтылуын, хәтта шуның белән яхшы ук мавыгуын да күрсәтте. Әсәрдә вакыйганы алып баручы образлар да һич тә реаль кешеләрнең образлары түгел иде, алар — җир уллары һәм җирдә яшәгән бөтен кеше3 ләр өчен күктәге залим алла белән сүз көрәштерәләр.
Ләкин, шулай булуга карамастан, Такташның бу әсәре чоры өчен әһә-миятле— дингә каршы көрәш коралы булып хезмәт иткән. Әсәр 1923 елның башында, Казанда Дәүләт татар театрында куелгач (Идея ролендә Такташ үзе сәхнәгә чыга), Казан мещаннары, динче, нэпманчы элементлар зур гауга күтәрәләр, үзләренең «дини хисләре»н мәсхәрә-ләү дип спектакльгә каршы чыгалар. Менә шуның өчен дә спектакльгә мактау рецензиясе белән чыккан «Безнең байрак» газетасының (1923, 17 апрель) «Җир уллары»н хәтта барлык урыннарда репертуарга кертергә тәкъдим итеп язуы хәзер аңлашыла да: «Дингә каршы кампания вакытларында, — диелә бу рецензиядә, — бу әсәр яшьләр, укучылар арасында уйналырга һәм репертуарларда үзенә урын алырга тиеш...».
Ләкин, әйткәнебезчә, «Җир улла-ры» реалистик драматургия юлында тормый иде әле. Такташ үзе моны соңрак болай аңлатты: «Бүгенгегә (шул вакытка карата — Б. Г.) минем ачык карашым булмау... бүгенгегә булган хисләрем бертөрле рәвешкә кермәгәннән иде». Менә, шуның өчен дә «Җир уллары»- ның төп идеясе, темасы реалистик конфликтта, реаль образларда чагылмаган иде.
Биредә шуны да әйтергә кирәк* шушы чорда ук Такташ яца әдәбият өчен көрәшүчеләр сафына баса, аның куйган таләпләре, реаль чынбарлыктан темалар, образлар алырга чакыруы язучының шактый алдынгы карашларда торуын күрсәтә. Ләкин аның теоретик карашлары белән иҗаты арасында зур аерма яши иде әле. Практик иҗат эшчәнлегендә ул, күргәнебезчә, реалистик образлар, чорның әһәмиятле идеяләре өчен көрәш юлында эзләнү чорын кичерә иде. Моны Такташ, югарыда әйтелгәнчә, үзенең идеяләренең бер рәвешкә керен җитмәвеннән килде, дип дөрес айлата. Бу чорда Такташ-теоретик Такташ-художниктан күп алдарак бара иде (мәсәлән, аның «Оперетта каһарманнары» һәм башка мәкаләләрендә күтәргән мәсьәләләр моны ачык күрсәтә).
«Җир уллары»нда Такташ дра-матургиясе өчен гомумән характерлы булган башлангычлар салынган- Такташның драмалары көчле, тирән, кискен конфликтлар нигезендә, образларны, төрле яктан, киң һәм тирән ачарга ярдәм итә торган ва-кыйгалар нигезендә язылалар. Кие-ренкелекне көчәйтү өчен Такташ бәрелешкә кергән көчләрне туганлык мөнәсәбәтләре белән бәйләнгән кешеләр арасыннан эзли. Бу хәл аның драмаларының төп идеясен тирәнрәк, көчлерәк итеп гәүдәләндерү өчен дә хезмәт итә һәм ул шулай ук уңышлы сәнгать алымы да.
Үзе сәхнә әсәрләре язу белән бергә, Такташ шушы елларда ук яңа татар әдәбияты, шул исәптән яңа драма әсәрләре, яңа репертуар өчен дә көрәшә башлады. 1922 елнын соңында, Казанга күчеп килгәч, ул татар театрына эшкә керде. Татар театрының тәҗрибәле артистлары, режиссёрлары арасында эшләп. Такташ сәхнә сәнгатенең үзенчәлекле якларын тирәннән өйрәнде. Соңрак язган сәхнә әсәрләренең шундый оста эшләнгән булуларында 6v тәҗрибәнең әһәмияте, һичшиксе?. зур булды. Шуның белән бергә. Такташ үзе суфлерлык итә торга-
105
пьесаларның, театр чыгара торган спектакльләрнең күбесе чорның югары таләпләреннән түбән торганын күреп, борчыла да башлады. Ул идеологиясе белән чыннан да севет әдәбияты дип аталырга тиешле әсәрләр өчен, яңа репертуар, яңа сәхнә әсәрләре тудыру өчен көрәшне җәеп җибәрә. Аның бу чорларда язган күпчелек мәкаләләре нәкъ әнә шул яңа татар совет драматур-гиясе өчен көрәшкә багышланганнар. Такташ бу мәкаләләрендә театр репертуары өчен чын күңелдән кайгыручы, аның үсеше, советчыл әсәрләр белән баюы өчен көрәшче булып күз алдына килеп баса.
Такташның мәкаләләре, рецензия-ләре милләтчеләргә кар,шы, театр репертуарын арзанлы мелодрамалар белән чүпләүгә каршы юнәлдерелгән. 1922 елның көзендә язылган мәкаләләренең берсендә («Эшче» газетасы, 1 сентябрь) Такташ бер милләтче язучының «Оҗмах кошы» дигән пьесасына каршы кискен отпор биреп чыга. Ул шул пьесаның эчтәлегенә кагылып болай ди: «Әсәрнең тәрбияви җәһәтенә килгәндә, балаларга файдалы җан азыгы бирелү урынына, балаларны юк- бар нәрсәгә ышандыру, хорафатка таба илтү юлы тотыла...»
Шул хорафатның авторына ха-рактеристика биреп, Такташ: «Ул ...җир тормышын тарсынып, күкләргә омтылучы хыялый, идеалист ша-гыйрьләр юлы белән бара... мате-риалистларның «сәнгать тормыш өчен!» дигән әдәбияттагы шигарь- ләреннән читтә... тора», ди. Димәк, шагыйрь биредә әдәбият тормышны чагылдыручы, бүгенге алдынгы идеалларны гәүдәләндерүче һәм пропагандалаучы булырга тиеш дигән карашта тора, материалистик, марксистик эстетиканы яклап, аны сәнгать әсәренә бәя биргәндә төп үлчәү итеп ала.
Шул ук чорда язган «Оперетта каһарманнары» («Безнең байрак» газетасы, 10 апрель, 1923) исемле мәкаләсендә Такташ милләтчеләрнең театр репертуарын юк-бар нәрсәләр белән чүпләүләренә кискен протест белән каршы чыга. Биредә Такташ төп эш «Сак-сок», «Таһир- Зөһрә», «Тәфтиләү» һ. б. кебек «халыкның уена хорафат сеңдерү уе белән язылган» пьесаларны язучылар урынына, «безгә дә хәзерге тормышның иң тирән җирләренә төшәрлек күзләр, үткен күзләр, хәят музыкасының иң нечкә кылларының тавышларын ишетә торган хәссас йөрәк, ниһаять күп, бик күп нәрсәләр кирәк» икәнен аңлаган язучылар тәрбияләүгә багышланган булырга тиеш дип билгели.
Шагыйрь горур рәвештә, совет культура төзелеше, элеккеге кебек ташландык бер өлкә булмыйча, ул совет властеның даими кайгыртуы белән көннән-көи үсә барачак, дигән шатлыгын белдерә. «Хәзерге көндә, — ди ул,— халыкның иҗтимагый язмышын да, тәрбияви язмышын да совет хөкүмәте үз өстенә йөкләгән».
Бу мәкаләсендә ул «Галиябану» драмасын уңышлы әсәрләр исеменнән санап үтә, ләкин шул ук язучының «Адашкан күңел» исемле икенче уңышсыз пьесасына карата ул бөтен кискенлеге белән каршы чыга. М. Фәйзи бу урынлы тәнкыйтьне кабул иткән булса кирәк, чөнки ул бу әсәрен соңыннан җыентыкларына кертмәде.
Шуның белән бергә, Такташ татар драматургиясендә барлыкка килгән һәрбер яңа, уңышлы әсәрне котлап кашны алырга хәзер тора. Мәсәлән, 1924 елның башында милләтчеләрдән, Печән базары тирәсендә оялаган спекулянт, мещан калдыкларыннан ачы көлү белән язылган Кави Нәҗминең «Яңа печән базары» исемле сатирик комедиясе сәхнәгә куела. Тамаша залындагы бер төркем, үзләренең чын йөзләрен күреп, тавыш күтәрә, пәрдәне төшерегез, дип кычкыра башлый. Димәк, әсәрнең төп идеясе автор теләгәч максатны үти. Такташ, шушы уңай белән шатланып, мондый хәбәр бастыра:
«Яна Печән базары» — Кави Нәҗми әсәре. Бу нәрсә көчле бер сатира. Сәхнәгә куелыш та яхлпы булып, халыкта зур тәэсир калдырды. Хәтта пәрдәдән сон. Печән базары каһарманнары тарафыннан залда шагыйрьгә бәйләнү кебек нәрсәләр күренде. Мөхтәрәм Печән база-
106
корольләре! Кәефегез китмәсен! Бу эш сезнең оягызның пычракларын ачып күрсәтүнең бәлки башы гына. Без, татарның яшь язучылары, сезнең тагын кабахәтрәк якларыгызны тозлап-борычлап күрсәтәчәкбез.
Театрда халык күн булды, билетлар җитмәде». («Кызыл Татарстан» газетасы, 1924 ел, март).
Такташның әдәбият мәсьәләләренә, шулар рәтеннән сәхнә әсәрләренә, спектакльләргә карата башка күп кенә мәкаләләре басыла. Аларда халык шагыйренең яңа совет татар •'дәбияты өчен, аның бүгене һәм киләчәге өчен даими, чын күңелдән кайгырту, аны үстерү өчен төрлечә чрдәм итәргә теләү ярылып ята. Татар совет әдәбияты тарихын өйрәнгәндә, Такташның андагы кыйммәтле фикерләре, күзәтүләре, һичшиксез, әһәмиятле.
Такташ идея-политик яктан ис-киткеч зур тизлек белән үскән язучы. Ул туктаусыз укый, белем ала, марксистик философияне, әдәбиятны, эстетиканы, партиянең политикасын зур тырышлык, чын теләк белән өйрәнә. Бер үк вакытта ул үзе аңлаган, йөрәге аша үткәргән идеяләрне .шунда ук тормышка үткәрә бара. «Әдәбият тормыш өчен!» дигән таләп нигезендә ул төрле драма әсәрләренә бәя бирә башлый, совет властеның политикасына ярдәм итми торган китапларны каты тәнкыйть астына ала, совет идеологи я- -се белән сугарылган әсәрләр язарга чакыра. Шуның белән бергә Такташ үзе лә сәхнә әсәрләре язуын дәвам итә. Ләкин аның яңа әсәрләре хәзер инде бөтенләй яна темаларга, яна образларга багышлана. Үзенең теоретик карашларында гына түгел, ул хәзер ижат өлкәсендә дә әдәбият тормыш өчен дигән караштан чыгып эшли.
Такташ драматургиясендә ул үз-гәрешләр 1925 еллардан соң ачык күренә, алар бигрәк тә партиянең «Авылга йөз белән!» дигән лозунгы- сы эшкә ашырыла башлаган чорга туры киләләр. Такташ бу лозунгны тормышка үткәрү юлында актив көрәш алый бара. Ул «Октябрь яшьләре», «Авыл яшьләре» һ. б. журнал һәм газета битләрендә авыл хуҗалыгы түгәрәкләрендә ничек эшләргә дигән темаларга мәкаләләр яза, партиянең авылга карата политикасын аңлатуга багышланган драма әсәрләрен авыл драма түгәрәкләрендә ничек уйнарга, авылда кулакларга каршы ничек көрәшергә, комсомол оешмаларына нинди бурычлар йөкләргә дигән һ. б. күп төрле темаларны яктырта.
Такташ моның белән генә чик-ләнми. Ул, язучы буларак, партиянең бу әһәмиятле чакыруның ничек тормышка ашыру юлларын эзли һәм гүзәл бер әдәби хәрәкәтнең инициаторы булып чыгыш ясый.
Такташ «Октябрь яшьләре» жур-налы (№ 6—7, 1925) битләрендә
«Эшче-крестьян яшьләре әдәбияты» исемле мәкалә бастырып, анда яңа, совет авылы өчен әдәбият тудыру турында язучыларга чакыру ташлый:
«...Революциядән соң Россия типлар галлереясенә әйләнде. Монда иске тормыштан йолкынып калган йолкыш-көлкс типлар булган кебек, киләчәкнең хуҗалары яңа (бөтенләй яңа) типлар туып киләләр. Ул типларны тормыш тудырды инде. Хәзер бары шагыйрьләребезнең югары йөргән күзләрен бераз түбәнгә төшерәселәре генә бар. Шулай итсәләр, алар яңа бытның каһарманнары беләи борын-борынга бәреләчәкләр.
Шагыйрьләр!
Авылга әдәбият кирәк, тормыш типларына күчәргә вакыт!»
Такташның бу әһәмиятле инициа-тивасын журналның редколлегиясе яклап, язучыларны бу өлкәдә актив эш башларга чакыра. Алдынгы язучылар, шагыйрьнең теләкләренә кушылып, бер-бер артлы язылган кечкенә күләмдәге пьесалар, инсценировкалар, жырлар бирә башлыйлар.
Бу жанрда беренче әсәрләрне иҗат итүче, әлбәттә, Такташ үзе була. 1925 елда аның бер-бер артлы «Исхак агайның үкенүе» (2 күренештә), «Өйләнделәр» (3 күренештә) исемле пьесалары, «Авыл кыз-
107
лары», «Гармопьчылар» исемле инс-ценировкалары басылып чыга. Бу әсәрләрнең барысында да диярлек партия җитәкчелегендә авылны яңа- •баштан коруда актив эшләүче ком- сомолецлар образлары үзәктә тора.
«Исхак агайның үкенүе» пьеса-сында авыл ярлыларына культуралы. мул тормыш китергән авыл коммунасының уңы,шлары һәм аны гөзүчеләр күрсәтелгән. Комсомол егет Галәви, үз тирәсенә ярлыларны I х;ыеп, коммуна төзи. Тырыш, күмәк хезмәт үзенең җимешләрен бик тиз күрсәтә, кырларда мул булып игеннәр үсә, коммуна җимерелер, дип сөйләнгән кулакларның усал өметләре киселә. Бу уңышларны күреп, ярлы Исхак агай да Галәвиләргә кушылырга була, башта ук кермәвенә үкенә. Пьесада тормыштан алынган конфликт яңаның җиңүе белән чишелә. Партиянең авылга карата тоткан политикасын ярлыларның яклавы һәм бу политиканың хезмәт иясе крестьяннар интересы өчен үткәрелгәне матур гәүдәләнә.
«Ө й л ә 11 де л әр» пьесасында баш нольдә комсомол ячейкасы секретаре Хәмит бирелгән. Ул яшьләр хәрә-кәтенең башында торучы акыллы һәм политик җитлеккән комсомолец итеп сурәтләнгән. Әсәрдә күрсәтел- , гән яшьләрнең комсомолга кереп, актив эш башларга омтылуларын ул бик оста рәвештә авыл советлавы алдында торган бурычлар белән бәйли. Укырга җибәрү мәсьәләсен тә куя.
«Авыл кызлары» инсценировка-сында шагыйрь авылның комсомолка кызларын мактап җырлый, алар- ны матур, уңган, эштә алда дип сурәтли, аларны ялкау, булдыксыз кулак кызларына каршы куя. «Гар- моньчылар»да советларга сайлаган! та сизгер булырга, кулак-куштан- нарны сайламаска чакыра. Авылның хезмәт иясе крестьяннарын, ком-сомол яшьләрен:
...Советларга сайлау кирәк
Коммунист иптәшләрне! —
тигән идея тирәсенә туплый. Әсәрдә Шигъри яктан бик матур, образлы, үткен сүзле җырлар-куплетлар би-релгән.
Такташның бу башлангычына ия-рүчеләр күбәйгәннән-күбәя бара. Бары «Авыл яшьләре» журналында гына да Н. Баян, М. Әмир, Г. Минский һ. б. бик күп комсомол язучылар матур-матур пьесалар бастыралар. Алар пьеса язу белән генә дә чикләнмиләр, бу пьесаларны сәхнәдә пичек уйнарга өйрәткән күрсәтмәләр язып тараталар. Ул вакытта яшь драматург һәм режиссер Риза Ишморат шушы максат белән «Авылда драма түгәрәге» исемендә авыл үзешчәнлек коллективлары рс- жиссёрларына, драма түгәрәкләрендә катнашучыларга ярдәмгә китап бастырып чыгара.
Такташның драматургия беләи кызыксынуы аның бөтен иҗаты буенча дәвам итә. Бу өлкәдә дә ул, гомуми идея-эстетик яктан үскән, күтәрелгән саен, сәхнә әсәрләренә булган таләпләре дә үсә, бу исә аның иҗатында да чагыла. Ул тормышының соңгы ике-өч елы эчендә зур проблемаларны гәүдәләндергән берничә пьеса яза. Шулар аравында аерым игътибарга лаеклы булган «Күмелгән кораллар» һәм «Камил» драмаларын күрсәтергә кирәк.
«Күмелгән кораллар» драмасын һ. Такташ 1927 елда яза. Әсәрдәге вакыйгалар укучыны гражданнар •угышы чорына алып китәләр, һәм Такташ драмаларына хас киеренке конфликтлар, күренешләр бик тиз аның күңелен яулап ала. Бу әсәргә жтябрьның 10 еллыгына багышланган конкурста беренче премия бирелә. Драманың үзәгенә гражданнар сугышы чорында авылда барган сыйнфый көрәш алынган. Төп вакыйганы алып баручы төркемнәр башында, бер яктай, өяз комиссары большевик Мансур һәм авыл ярлылары; икенче якта, бетүгә хө-кем ителгән эксплуататорлар сый-ныфының вәкиле Солтан тора. Су-рәтләнгән күренешләр, бик табигый рәвештә, беренче лагерьның җиңүен, Солтанның, акрынлап үзе алдап урманга җыйган кешеләр аңга килә баруы аркасында, ялгыз калуын һәм бөтенләй бетерелүен күрсәтәләр.
Бу әсәрдә Такташ үзен ндея-по- литнк яктан нык үскән, совет әдәбияты алдында торган яңа бурычларны тирәмнән аңлаган язучы итеп таныта.
Ул шигырьләрендә күтәргән аерым тормыш күренешләре, лирик төстә бирелгән хисләре белән генә чикләнми, актуаль мәсьәләләрне зур күләмдәге әсәрләрдә гәүдәләндерү бурычын алга куя. Драмадагы вакыйгалар гражданнар сугышы елларында бара, дигән идек. Хезмәт ияләренең үз властьларын саклау көрәшләрендә чиксез батырлыклар, фидакарьлекләр күресткгн һәм 14 импсриалистик илнең гаскәрләрен совет җиреннән сөреп чыгарган халыкның тормышындагы 6Ү бөек чор халык язучысы Такташның иҗатында табигый рәвештә зур урын алды. Бу темага багышлап ул шигырьләр язды, «Протоколлар эчендә хикәя * (1926), «.Алар җиңелделәр» (1927), «Ул көннәрдә» (1927), балалар өчен язылган «Караборынның дусты» {1927) һ. б. хикәяләрен иҗат итте.
Бу чорны тагын да киңрәк итеп гәүдәләндерү максаты белән ул «Тан җиле» исемендә роман яза башлады. «Күмелгән кораллар» драмасы белән әлеге хикәяләр арасында тематик бәйләнеш булу белән бергә, аларда гәүдәләнгән геройларның'да бик еш кына бер исем белән йөртелүләрен әйтеп китәргә кирәк (мәсәлән. Сәгыйдә. Рөстәм һ. б.). Болар барысы да Такташның гражданнар сугышы гакыйгалаоы тирәсендә күп кенә иҗат планнары бәйләнгәнлекне күрсәтеп тора. Ләкин «Күмелгән кораллар»нын әһәмияте, әлбәттә, 6v тема белән генә чикләнми. шагыйрь, һәрвакыттагы кебек, биредә дә актуаль мәсьәләләрне алгы планга куеп чыга. Билгеле бул-ганча, бу чорда Татарстанда контр-революцион милләтче солтангалиев- челек фаш ителгән иде. Такташ бу икейөзлеләрнең халык дошманнары булуларын ачык аңлады. шуңа күрә лә аларга каршы көчле көрәшкә ташланды. Шушы уңай белән язылган «Син дошманым минем» («Партияле һәм партиясез солтангалиев- челгпгә») шигырендә:
«Син. хамелеон төсен алмаштырып Безнең арабызда калгансың;
Кулакларны яклан һәр эшендә Ж.нмерү юлын алып баргансың...
Бел!
Бүгеннән соң
Сип һәм синен кебекләргә
Пуля саклап йөри башладым»
дни, шагыйрь солтангалиевчелекн'- бетергәнче көрәшергә чакырды. Бу тема аның соңрак язылган. «Камил» драмасында тагын да тулырак ча-гылды.
«Камил» дә «шагыйрь аларнык колхоз төзү елларындагы корткычлык эшен, «кулаклаоны яклап...» йөргәнен фаш итсә, «Күмелгән кораллар» да исә, язучы Англия — Америка шпионнары белән нык бәйләнгән бу бәндәләрнең үткәндәге тарихын фаш итә.
Элеккеге ак офицер Солтан үз тирәсенә кулак, мулла малайларын җыеп, урманда банда оештыра. Габдулла, Мокамай кебекләрне аллап, аларны гражданнар сугышы фронтларына китүдән тыеп кала. Ул моның белән генә дә чикләнми: шушы банданы коралландырып, авыл ярлыларына, совет активына һөҗүм ясый башлый, халыкта ризасызлык тудыру теләге белән, аларга кызылармеецлар киемен кидереп, авыл халкыннан атларын тартып ала. икмәген талый. Шул ук вакытта ул кулакларны яклый, аларга тигән кешеләрне җәзалый. Ләкин, алданып. аңарга ияргән кешеләр бик тиз үзләоенсн ялгышларына ТАШС- чзләр. Бер өлеше, аны тотып бирү планын эшкә ашырырга хәзерләнә, икенчеләре, аның приказларын үтәүдән баш тарталар. Соңында Солтан бер ялгызы кала һәм кызыл отрядлар кулына төшә. Шулай итеп сол- тангалиевчеләр үткәндә, гражданнар сугышы вакытында ук совет властена, халыкка каршы ачыктан-ачык сугыш алып барганнар, алар аллау юлы белән эш итеп, икейөзлеләнеп үзләренең чын йөзләрен яшереп (бик характерлы: әсәрдә бандитлар башлыгы Солтан үзенең кемлеген белдермәс өчен зур күзлек белән йөзен каплап йөри), кайбер хезмәт иясе крестьяннарны үзләренең кара максатларында файдаланырга маташканнар. Ләкин Такташ алар артыннан кемнәр барганын бик дөрес
109
күрсәтә. «Күмелгән кораллар»дагы алданып, Солтан артыннан ияргән Габдулла Мока майга болай ди: «...Син бит ярлыдан-ярлы бер крестьян. Мин дә гомерем буе сохари кимереп укыган шәкерт... без ,шул куркаклык белән монда эләккән кешеләр. Башкалар бары да бай малайлары да, тормышлы крестьян балалары. Сәлим кем? — Миллионер малае, Исәнбаев өч хатын белән торган ахун малае. Башкалар да шулай. Аларның барына да ре-золюциянең чыбыркы очы эләккән кешеләр. Ә синең белән мин...»
Менә шуның өчен дә Мокамай, Габдуллалар Солтанны тотып алырга һәм контрреволюцион бу банданы бетерүдә Совет власте органнарына ярдәм итәргә карар бирәләр. Хезмәт ияләренең юлы солтангали- евчелеккә капма-каршы һәм алар соңгы елларда гына «юллан язган» кешеләр булмыйча, һәрвакыт, һәр урында халыкның явыз дошманы иделәр, ди Такташ бу әсәрдә. «Күмелгән кораллар»ның менә шундый идея эчтәлеге, һичшиксез, Такташның партия политикасын дөрес аңлавын һәм бу политиканы бөтен көче белән яклап чыгуын ачыкта н- ачык күрсәтте.
Солтан образының бирелеше, шулай итен, бик зур, актуаль политик бурычны үтәргә — солтаигали- евчелекиең тамырларын, чын йөзен ачып салырга ярдәм итте, халыкта сыйнфый сизгерлек тәрбияләргә бу-лышты.
Ләкин әсәрнең уңай роле моның белән генә чикләнми, билгеле.
Мансур кебек революция эшенә, халык бәхете өчен көрәшкә бөтен тормышын багышлаган большевик образы иҗат ителү фактын зур әдәби вакыйга итеп карамыйча мөмкин түгел. Мансур эшчеләр сафында, шахтёрлар арасында эшләп политик чыныгу алган кеше. Революция булгач. ул совет властен яклап үзенең бөтен дәртен, акылын биреп көрәшә башлый. Шушы авыр көрәш юлында ул эшче-крестьян хөкүмәте законнарын тайпылышсыз, бернәрсәгә карамыйча тормышка ашыра- Үзенең юлында очраган атасының агасын, революциягә каршы чыккан өчен', үлемгә хөкем итә.
Мансурның' драмадагы бнрёлеше үтә кискен, киеренке вакыйгалар белән бәйләнгән. Әсәрнең өченче кү-ренешендә ул авыл халкын җыеп, совет властеның чираттагы бурычларын аңлата, аны ныгытырга, дошманнардан сизгер сакларга чакыра. Шуның белән бергә ул Солтан бандасын бетерү буенча эш башлан җибәрә. Үзенең сөйгән кызы — укытучы Сәгыйдәгә Солтанның планнарын белүне тапшырып, ярлылар комитеты җитәкчеләре белән бу турыда киңәшә. Авыл хезмәт ияләрен коралландырып, һөҗүмгә хәзерләнергә куша. Ул һәрвакыт халыкка таяна, аның ярдәмендә эшли. Мансурның һәр эше аның ягына яца- дан-яңа теләктәшләр, ярдәмчеләр арттыра. Бу исә аның дөрес юлдан баруын, хезмәт ияләренең интересларын яклавын, партиянең политикасын дөрес, оста һәм тайпылу-сыз үткәрүен күрсәтә.
Такташ, бер яктан. Мансур язмышы өчен укучының борчылуын тудырып, әсәрдәге вакыйгаларның киеренкелеген үстерсә, икенчедән, Сәгыйдәләрнец көрәшүләре нәтиҗәсен дулкынландырырлык итеп бирә белә. Моның белән Такташ чын драматик ситуацияләр кора белүен күрсәтте; драматургиянең хәрәкәткә китерә торган, яшәтә, көч бирә торган элементларын тирән аңлавын уңышлы рәвештә тормышка ашырып, үзен көчле драматург итеп танытты. Әсәрдәге вакыйгалар берсе дә, шагыйрьнең үз сүзләре белән әйткәндә, «безработный» түгелләр, алар әсәрнең төп идеясен тирәнрәк, тәэсирлерәк, ачыграк итеп бирүгә хезмәт иттерү юнәлешендә алыналар, куертылалар. Драмадагы укытучы Сәгыйдә, матур хыяллар белән рухланган яшь шагыйрь Рөстәм, крестьян егете Мокамай образлары Такташ тарафыннан гаҗәп бер җылылык. реаль хисләр белән гәүдә- ләндерелгәниәр.
«Күмелгән кораллар» Такташ иҗатында социалистик реализмның җиңүгә баруы ягыннан да, актуаль, кирәкле, замандаш темаларны кискен. тормыштагы конфликтлар нигезендә чишә алуы белән дә һәм комиссар Мансур ' образы кебек
110
большевик образын күрсәтүе белән дә әһәмиятле.
Такташ 1928 елда, «Күмелгән ко-ралларыдай соң бер ел узгач, «Югалган матурлык» исемендә бер драма язды. Ләкин Такташ, тормышта булган кимчелекләрне күпертеп тәнкыйть итү белән мавыгып, әсәрнең идея эчтәлеген дөрес юнәлештә эшләп чыга алмаган. Аның бу жнтешсезлеге үз чорында тәнкыйть ителә, һәм Такташ бу тән-кыйтьне кабул итә, әсәрне матбугатка бирми, соңрак та ул апы җы-ентыкларына кертми.
Такташ иҗат юлындагы бу ва-кыйгадан үзенә тиешле нәтиҗәләр ясадымы соң? Әсәренең зур җитеш - сезлекләрен аңлаганнан соң. ул үз алдында, бик дөрес рәвештә, совет чынбарлыгын ныграк, тирәнрәк өйрәнү бурычын куйды, чөнки моннан башка уңышлы иҗатның булуы мөмкин дә түгел икәнен Такташ яхшы аңлый иде. Шуның өчен дә ул татар язучылары өчен 1929 елда оештырылган 8 республика буенча үткәрелгән экскурсиядә катнаша. Ләкин Такташ моның белән генә, экскурсантлык сыйфаты белән генә канәгатьләнеп калмый. Ул яхшы әсәр язу өчен «Эшчеләр арасында ике-өч көн генә кунак булу җитми. Аның өчен язучыларыбызга уныш- лыкларыбызны айлар, еллар буена өйрәнү» кирәк («Бүгенге матурлык һәм аны җырлаучылар турында» мәкаләсеннән), дип шул ук елны эшчеләр тормышын, аларның уй- теләкләрен, хезмәт процессларын тирәнтен өйрәнү өчен Донбасс шах-терлары янына китә. Шахтёрлар арасында булу Такташка зуп ижат омтылышы бирә. Ул биредә поэ- зиясенен шундый кадерле ГЧПУЫН, эпшеләриең аны кадерләп, хөрмәт итүләрен күрә, 6v хәл аны иҗат укышларына рухландыра^.
Үзенең «Донбасска ба^^ч» дигән һ. б. мәкаләләрендә ут моиа чаклы әдәбиятта эшчеләр тамасы аз чагылганга һәм, ГОМУМӘН, татар әдәбиятында бу мәсьәләчек күтә-релмәвенә ачынып яза, Донбасстагы эшче ударникларны купеп, аларның гүзәл уңышларына соклана.
Шушы чорда Такташ иҗатында яңа мәсьәләләр күтәрелә Һәм шу. лар арасында иң әһәмиятлесе язучының яңа кеше образы тудыру өчен көрәш ачуында чагыла. Такташның яңа кешесе ул — илдә сыйныфларны бетерү, социализм төз\ юлында армый-талмый эшләүче, үз иленең патриоты, партиянең бөек күрсәтмәләрен аңлы рәвештә тормышка ашыручы, ирекле, дәртле, кайнар йөрәкле, инициативалы совет кешесе.
Яңа кеше өчен көрәш проблемасы шагыйрьнең иҗатында төп мәсь-әләләрнең берсенә әйләнә һәм бу патриотик тенденциянең бүгенге совет әдәбиятының үзәк проблемалары булып әверелүе үзе генә дә Так ташның шул чорда ук ни дәрәҗәдә алдынгы карашларда торуын күрсәтә ала. Илебез тарихында зур җиңүләрне билгеләгән бөек борылыш елы, шулай итеп, Такташ иҗатында да зур алга китеш белән, идея- художество ягыннан тиешле югарылыкта торган актуаль әсәрләр белән характерланды.
Донбасс шахтерларын өйрәнү нә-тиҗәсендә туган бу яңа әдәби проб-лема— яңа кеше образын тудыру проблемасы бик тиз аның иҗатында да чагыла. Шагыйрь:
Без яңа җир, Яңа кеше өчеи Җирдә зур дау алып барабыз,
дип җырлый. «Камил» драмасында (1930) исә Такташ бу идеяне тулы канлы образларда гәүдәләндерүгә ирешә. "Камил», «Киләчәккә хатлап», «Мокамай», «Алсу», «Җавап^ һ. б. гүзәл әсәрләр барлыкка килә. Шулар арасында аның соңгы драмасы «Камил» аерым урын алып тора.
«Камил» тормышның кин, тирән купечешләрен эченә алган, чорный, актуаль әһәмиятле мәсьәләләрен кү- тәпеп пыккан социаль драма. Такташ. дпаматург буларак, биредә аспуча онталык күрсәтә, идеяләрне көчле консһликт белән барган драматик вакыйгага җанлы. индивидуаль характеры булган образлар үс-терелешендә гәүдәләндерә. Тирән идеялелектән, художестволылыктан
111
килеп чыга торган кискен көрәш, вакыйганың бер бөтен булып, уку-чының игътибарын бертуктаусыз, өзлексез үзенә җәлеп итә ала һәм геройлар язмышы, көрәшнең нәти-җәләре, вакыйганың чишелеше мәсь-әләсе белән тирән кызыксындыра алу кебек үзенчәлекләр бу әсәрдә югары дәрәҗәгә җитәләр. Камил, Рөстәм, Сәгыйдә кебек үзләренең эшләре, омтылышлары белән безнең совет укучысының мәхәббәтен казанган геройларның язмышы, аларның киләчәге сине дулкынландыра, үзләренә теләктәшлек тудыра, алар эшләгән эшнең уңышлы барып чыгуын теләп, үзең дә шул вакыйгаларның катнашчысы булып, көрәшкә кереп китәсең.
«Камил»дә үз чорының күп кенә әһәмиятле мәсьәләләре күтәрелә. Анда авылда барган, иптәш Сталин күрсәткәнчә, Октябрь социалистик революциясенә тиң булырлык рево-люцион үзгәреш булган колхоз төзү өчен көрәш күренешләре’, эшчеләрнең илне индустрияләштерү буенча бөек төзелешләрдәге фидакарь эше — һәм шунда политик чыны- гу алып, авылга ярдәмгә килүләре; бөтен халык омтылышын чагылдырган бу героик көрәшне сүндерергә маташкан контрреволюцион солтангалиевчелекне фаш итү кебек зур, катлаулы вакыйгалар җанланалар.
Драманың беренче пәрдәсе әсәрдәге вакыйгаларга пролог-кереш ролен башкара. Аида Донбасс шах- тёрларының бишьеллык планны ва-кытыннан элек үтәп чыгу өчен барган киеренке көрәш күренешләре гәүдәләнә. Такташ шушы эшләрнен башында, коммунист Рөстәм, комсо-молец Камил торганын күрсәтә, башка шахтерлар бу җитәкчеләрне яраталар, алар белән киңәшләшеп, алар үрнәгендә яңа хезмәт уңышлары яулыйлар.
Рөстәм, Камил образларында Такташ 20 иче елларның соңында илебездә барган эксплуататор сыйныфларны бетерү көрәшенең төп геройларын бирүгә иреште. Әсәрдәге вакыйганың үзәгендә шушы ике образ тора, аларның берсе — коммунист, икенчесе — аның үрнәгендә чыныккан, тәрбияләнгән комсомол члены. Рөстәм образы «Күмелгән кораллар» драмасындагы комиссар /Мансур образының дәвамы дип тә каралырга тиеш. Рөстәм Мансургә караганда үстерелеп бирелгән образ, ул әсәрдә вакыйгаларны алып баручы образ булу ягыннан да. текст ягыннан да зуррак урын ала, әдәби образ буларак, тирәнрәк, җанлырак, реальрәк чагыла. Ул уңган, белемле, совет властеның, партиянең политикасын үткәрү мәсьәләләрендә принципиаль, курку белми торган большевик. Әсәрдә күрсәтелгәнчә, Рөстәм шахтёрлар арасында коммунист шахтёр буларак зур авторитет казанган. Менә ул туган авылына ялга кайта. Биредәге киеренке сыйнфый көрәш аны үз эченә алып кереп китә. Рөстәм колхоз төзү, кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү юлында бөтен дәртен, энергиясен биреп эшли, авыл акти-вының, партиянең зур таянычына әйләнә. Ул, Мансур кебек үк, пар-тиянең, халыкның теләгенә каршы килгән кешеләрне агай-эне дип аяп тормый, дәүләт законнары нигезендә аларга каршы чаралар күрә һәм шушы көрәштә коммунист Рөстәм батырларча һәлак була.
Ләкин Рөстәм үткәргән политика, аның эшләре, коммунистның аккан каны үзенең җимешен бирә, ул хезмәт ияләре йөрәгенә кереп урнаша. Такташ бик дөрес рәвештә, безнең чынбарлыкның иң зур, хәлтикеч күренешләреннән булган бер мо-ментны — партия политикасы хезмәт ияләренең интересларын чагылдыручы бердәнбер дөрес политика икәнен ачык итеп күрсәтеп бирә. «Камил» драмасындагы унберенче картина, тулысынча, бу бөек идеяне характерлы образларда җанландырып, күз алдына бастыра, ул шуны күрсәтү өчен язылган махсус картина. Авыл советы йортына җыелган халык, Рөстәмнең кулаклар тарафыннан үтерелгәнен ишетеп, сыйнфый дошманнарның шашынуларына тирән ачу белдерә. Алар, халык дошманнарының бу чыгышларына җавап итеп, хезмәт ияләрен бәхетле тормышка чыгару юлында армый-талмый көрәшеп, һәлак бул-
ган коммунист Рөстәмнең якты ис-тәлеге хакына бертавыштан колхозга керергә һәм колхозга Рөстәм исемен кушарга карар бирәләр.
Рөстәмнең уйлары, хыяллары, әнисе, сеңелесе һәм башкалар белән булган мөнәсәбәте. Камилне үз улы кебек гәрбияләп үстерүе һ. б. бик күп гүзәл сыйфатлары Такташ тарафыннан чын ярату, тирән симпатия белән сурәтләнгәннәр. Бу образны язганда Такташның үзенең дә коммунистлар партиясенә, аның бөек эшләренә булган карашы тулы килеш чагылган.
Драманың исеме «Камил». Камил. югарыда әйтелгәнчә, большевик Рөстәм тәрбияләвендә чыныккан. партия политикасының дөреслегенә бөтен күңеле белән ышанган һәм шуны тормышка ашыру юлында көчен, акылын кызганмыйча эшләүче яшь совет кешесе. Камил Такташның бөтен иҗаты буйлап сузылып килгән һәм үзенең матур чагылышын тапкан Ленин комсомоллары образларының иң яхшы сыйфатларын бергә туплаган яңа кеше—комсомолец образы ул. Ка-мил— бөек борылыш чоры пафосы белән рухланган кеше, партиянең ныклы, ышанычлы таянычы. Аның характерында ул давыллы еллардагы алдынгы яшьләрнең бик күп с ы й фатлары җ ы е л г а н.
Камил — шатхёр. Күп еллар буе социалистик индустрия өчен күмер чабып, үз хезмәтенең бөек әһәмиятен, кирәклеген бөтен аңы, йөрәге белән тоеп, илһамланып эшли. Такташ прологта совет эшче сыйныфында үсеп килгән яңа сыйфатларны күрсәтеп, шатлыклы вакыйга итеп сурәтләп бирә.
Такташның шахтерлары матур тормыш белән яшиләр. Алар намуслы хезмәт итү өстенә, культуралы торалар һәм алар барысы да кичләрен курсларда укып, ац-бслем алалар.
Коммунист шахтер Гыйззәтнең укырга-язарга өйрәнүе, Рәхимнең актив булып китүе һ. б. образларның эшләрендә чорный характерлы моментлары ачык чагыла.
Бу вакыйгаларның үзәгендә, әл-бәттә, Камил тора. Ул үзенең na
il?
муслы хезмәте һәм тырышып укуы аркасында бригадир булып күтәрелгән. Камил образында Такташ шул чорның типик хәлләрен дөрес чагылдыра. Партия халык хуҗалыгын үстерү, ныгыту бурычларын күздә тотып, бу зур эшләр белән җитәкләүче кадрлар, производство командирлары хәзерләүне чираттагы бурыч итеп куйды. Камил дә партиянең бу чакыруына кушылып, укырга китә. Ләкин зур тырышлык белән рабфакта укый башлаган Камил чорның киеренке сыйнфый көрәш давылы эченә тартыла һәм шунда каты сынау үтә.
Камил шушы сынауда үзен чын большевик итеп күрсәтә дә. Драмада Рөстәмне үтерүче кеше Камилнең атасы Габдулла икәне әйтелә. Ләкин бу фактны Камилдән башка бер кеше дә документ нигезендә исбат итә алмый. Аның атасын фаш итүче документ булып, Рөстәмнең үләр алдыннан язган хаты Камил кулына килеп керә. Рөстәмнең һәлакәте ишетелгәннән соң, әсәрдәге вакыйгалар зур тизлек, киеренке- . лек белән сүтелә башлыйлар. Такташ әсәрдә бик зур киеренке вакыйгалар аша Камилнең эчке дөньясын күренештән-күренешкә ача бара. Камил, Рөстәмне үтерүче кешенең үзенең атасы Габдулла булуын хаттан башка яңа материаллар табын фаш итә.
Шулай итеп, Такташ авылда кискен сыйнфый көрәш барган бер чорда, Ленин — Сталин эшенә большевистик бирелгәнлек идеясен пропагандалады, совет кешесенең яңа коммунистик мораль нормасын җырлап чыкты. Камил образы Такташ иҗатында гына түгел, бөтен татар совет әдәбиятында онытылмас, зур әһәмиятле әдәби образ булып кала. Такташ иҗатына карата мәкалә, җыентыкларына сүз башы, хәт-та аерым монографик тикшерүләр өстендә эшләгән иптәшләр шагыйрь-нең бу образларына бөтенләй игътибар итми килделәр, шуның белән Такташ иҗаты берьяклы гына күрсәтелде, ярлылаидырылды.
Такташ, күргәнебезчә, бу драмада да бүгенге, замандаш темаларны, идеяләрне күтәреп чыкты. Дра
s. .с. ә.а 1. 113
мадагы вакыйгаларны ул шул чорда нц кискен сыйнфый көрәш барган урынга — авылга күчерде, бу көрәшнең хәлиткеч төп кешеләрен — большевикларны гәүдәләндерде, мө-катдәс көрәшнең яңа морален яклады. Шуның белән бергә ул бу әсәрендә авылдагы контрреволюцияне яклаучы солтангалиевчелекне фаш итте, аларның канлы кулларыннан тотып, икейөзле хыянәтчеләрнең маскаларын ачып ташлады, дин әһелләренең, кеше үтерергә котыртучы мулла-мөәзиннәрнең чын йөзләрен күрсәтте. Такташ «Камил»не сәхнә әсәре итеп кенә калдырмыйча, аны киносценарий итеп язу эшенә дә керешә.
«Камил»нең уңышы Такташны драматургия белән тагын да ныграк, күбрәк кызыксындыра. Колхозларда йөргән вакытта Такташ яңа кешеләр, яңа вакыйгалар күрә, тормышны өйрәнү нәтиҗәсендә алган әһәмиятле күзәтүләр аны яңа әсәр язарга рухландыралар. Ул 1931 елда «Янгын» исемле драма яза башлый. Ләкин кинәт булган үлем Такташның зур иҗат планнарын эшкә ашырырга мөмкинлек бирми: «Камил» исемендәге кино- сценарнйсы да, «Янгын» драмасы да язылып бетми калалар.
Такташ драмалар иҗат итү өс- тенә үзенең драматургии поэтикасын да тирән итеп язып калдыра алды. Яңа әдәбият өчен көрәшкәндә, ул бу жанрны алгы позициягә куйды һәм шагыйрь Такташның поэтик традицияләре белән беррәт- тән, аның драматургии традицияләренең дә безнең көннәргә чаклы, безнең хәзерге драматургиягә дә көчле йогынтысы сакланып калды.
Такташның күп кенә иҗат хатлары, рецензияләре, үз вакытында басылмый калган мәкаләләре һ. б. бүгенгә кадәр басылып чыкканы юк. Бу хәл Такташның мастерлыгын өйрәнү юлында зур авырлык тудыра һәм якын киләчәктә бу җи- тешсезлекләр бетерелергә тиеш. Шулай булуга да карамастан, үзенең бу жанрдагы иҗаты һәм безгә билгеле мәкаләләре нигезендә Такташ драматургиясенең традйциЯләрей билгеләргә мөмкин.
Такташ һәм үзенең поэзиясендә һәм драматургиясендә замандаш темаларның иң мөһим мәсьәләләрен чагылдырды. Татар әдәбияты тарихы өчен әһәмиятле булган большевик образлары иҗат итеп, ул шул чорның татар драматургиясенә, сәхнәсенә зур, тирән фикерләр алып килде, эпохабызның хәлиткеч вакыйгаларын, актуаль проблемаларын чагылдыра алу дәрәҗәсенә күтәрелде.
Такташ драматургиясенең икенче төп үзенчәлекләреннән— аның кон-фликт, сюжет төзи белүен, сюжетны киеренке вакыйгалар, бәрелешләр аркылы бирә белүен күрсәтергә кирәк. Бу моментка язучы үзе бик нык игътибар бирде. 1929 елда Г. Кутуйның «Җавап» исемле пьесасына язган рецензиясендә ул болай ди: «Кутуйның пьесасын сәхнәдә карап утырганда, пьеса эчендә барган көрәшләргә үзеңне катнашкан итеп хис итеп утырасың. Бу — пьесаның караучыга җитүе дигән сүз» («Кызыл Татарстан» газетасы, 8 декабрь). Тамашачыны сәхнәдә барган вакыйгалар белән шундый дәрәҗәдә кызыксындыра алырлык сәхнә әсәрләре язуны Такташ, драматургның осталыгы, әсәрне халыкка җиткерүдә зур уңай чара дип карый. Такташның бу мөһим таләбе хәзерге көндә кайбер яшь драматургларның сүлпән үсеп бара торган вакыйгаларга, көчсез, йом-шак конфликтка нигезләп кенә сәхнә әсәре язарга омтылуларына, әлбәттә, әһәмиятле күрсәтмә булып тора.
Такташның язучы хезмәтенә карашы аеруча әһәмиятле. Такташ язучының халыкны коммунизм рухында тәрбияләүдәге ролен бик югары күтәрә. Менә шуның өчен дә аның язучы каршына куйган шартлары һәм таләпләре бик югары. Ул, язучы, иң башлап, ленинизмны ныклап өйрәнергә, «пролетариат сыйныфының иң югары идеяләре белән сугарылган, пролетариат сыйныфының авангарды торган идея югарылыгында торырга, диалектик материализм белән нык кораллан
114
ган булырга тиешле» («Партиясез һәм партияле шигырьләр турында» мәкаләсеннән) — дигән бурыч куйды. Бу — язучы каршында торган иң зур бурыч. Моның өстенә ул бүгенге көндә файдалы, кирәкле әсәрләр язу өчен тормышны өйрәнергә өнди:
«Пролетариат шагыйре шул хә-рәкәтләрнең (бай көрәш вакыйгалары. — Б. Г.) эчендә торып, бүгенге көрәш тәҗрибәсе белән якыннан таныш булса гына һәм шул көрәштә шул таләпләр өчен көрәшүче булып катнашса гына, үзенең әсәрләрендә бүгенге көрәшкә кирәкле булган актуаль идеяләрне вакытында күреп җанландыра ала һәм аларны үзенең иҗат аппаратында формалаштырып массага бирә ала>. («Партиясез һәм партияле шигырьләр турында» мәкаләсеннән). Такташ, аерым мәкалә язып («Донбасска баргач»), безнең әдәбиятмын теманы күбрәк берьяклы чагылдыруын, авыл тематикасы белән чикләнүен күрсәтте һәм эшчеләр тормышыннан зур күләм әсәрләр тудыру бурычын куйды.
Такташның поэтикасы тирән һә.м бай, шуның бер өлеше булган дра-матургии поэтикасы да, аның тра-дицияләре дә хәзерге татар совет әдәбиятының, аерым алганда, дра-матургиясенең үсешенә зур уңай йогынты ясый торган әһәмиятле хәзинә булып калалар.