ШИГЫРЬЛӘР
ФАЗЫЛ БАСЫ И РОВ
ИДЕЛ-ДИҢГЕЗ
(Иделгә карап уйлану)
Туган Идел! Карыйм сиңа уйга чумып, Гүя биш ел гомер инде киткән узып: һәр як — диңгез, пароходлар сузып-сузып Кычкырта һәм үтә яңа юллар сызып.
Иртә әле. Казан өсте тора тып-тын; Җем-җем итә тамчылары таңгы чыкның. Чү! Нәрсә бу? Бармы әллә берәр упкын? — Чыкты кинәт чал-чал булып көчле дулкын.
Пошынмагыз! Гади күренеш: диңгез дулый, Күрмәгән ул Татарстан табигатен, Бер йомшара юашланып, тагын улый, Диңгез — диңгез инде, куа үз гадәтен.
Кремль тора гасырлардан хәбәр биреп, Тирә-якта калын бетон плотиналар, Диңгез порты. Тора Идел җиле өреп, Ачылып китә гаҗәп гүзәл картиналар:
Глиссерлар уза Болак суын ярып, Тирә-яктан тезелеп киткән аллеялар, Килеп куна юкәләргә кошлар арып, «Идел-дпңгез» гизеп килгән чөнки алар.
Шау-гөр килә яшьләр Болак буйларында, Тулып тора көймә белән Кабан күле, Якты нурлар уйный дулкын ялларында, Көлеп туа кояшлы көн — Казан көне.
Юк исәбе катерларның Бакалтайда, Сазлыкларның эзе дә юк һичбер кайда, Яңа Бистә тора ярымутрау булып, Завод — бакча, гөл-чәчәкләр белән тулып.
Китә уйлар Идел буйлап түбән таба,
Ослан тавы кала уңда зәңгәрләнеп, Ярып дулкын, вак катерлар алга чаба. Шаулый дулкын, дулый дулкын, зәһәрләнеп.
Идел-диңгез пароходы йөзә тыныч, Селкенерлек судномы ул мондый җилгә, Комачаулый алмый аңа һич куркыныч, Бара алга, охшап безнең Туган илгә.
Түбәнлектә авылларның юк берсе дә, Идел-диңгез алган каплап алар урынын, Әнә алар, күченгәннәр тау өстенә, Балкыталар почмак саен Ильич нурын.
Портлар порты булган Кама Тамагында 1^\атур иртә, якты иртә җәя канат, Баку, Дербент суднолары кагыла монда, Пароходлар бетерерлек түгел санап.
Татарстан! һәрбер кече елгаң синең Су юлына әверелә Туган илнең.
Туган Идел! Карыйм сиңа уйга чумып, Сизелмәс тә, китәр менә биш ел узып: Куйбышевта гидроузел чыгар калкып, Идел буе көн дә, төн дә торыр балкып.
Уйный-уйный якты кояш нурларында, Шаяралар әле бәйсез дулкыннарың, 'Менә тиздән коммунизм кырларында Җир сугарыр синең шифа, саф суларың.
Ул гигантны бөтен совет халкы кора, Яшьлек өчен иҗат көче табыла монда, Бүген иҗат, батыр хезмәт кайнап тора, Сталинның даһи акылы чагыла монда.
68
ГАЛИМҖАН НАСЫЙРОВ
ЗӨЯ БУЙЛАРЫНДА
Болын һәм кыр аша Агасың син, Зөя. Җитәргә Иделгә Ашыгасың, гүя.
Чәчәкле үзәнең Дым ала үзеңнән;
Яр буйлап миллионер Колхозлар тезелгән.
һәм кунак, һәм хуҗа Булып, син — Зөягә Инженерлар килде Моторлы көймәдә.
Бер бик яшь инженер Ягымлы елмая:
— Зөя, ди, әйләнер Бакенлы елгага.
Күр тиздән, Иделдән Пароходлар керер. Саф суы мул булыр, Үрләргә үрелер.
Җитәргә Иделгә Ашыгасың, Зөя.
Аның зур язмышын Сизәсең син, гүя.
64