КЕШЕ ГОМЕРЕ
Көннәрнең берендә яшь хирург Мансур Сафиуллиниы, йокысыннан уятып, шәһәр сәламәтлек саклау бүлегенә чакырдылар. Ул килеп кергәндә, мөдирнең кабул итү бүлмәсендә әле беркем дә юк иде. Зур тәрәзәләрне ачып җибәргәннәр. Иртәнге салкынча жил юка пәрдәләрне җилфердәтә, өстәлдә онытылып калган китапның битләрен ача. Кайдадыр, эчке бүлмәләрдә, пыяла савытлар чыңлавы, ишекләрнең ачылып-ябылулары ишетелә.
Күрше бүлмәдән, кулына чүпрәк һәм чиләк тотып, олырак яшьләрдәге җыештыручы хатын чыкты. Ул Мансур белән исәнләште дә, Татьяна Федоровна сезне күптән көтеп утыра, ахрысы, бик ашыгыч йомышы бар, ике тапкыр инде миннән Сафиуллин килмәдеме, дип сорады, диде һәм тузаннарын кагар өчен идәндәге паласны төрә башлады.
Мансур дермантин белән сырылган ишекне әкрен генә кагып куйды. Җавап урынына ишек үзе ачылды. Артка төеп куйган куе чәченә чал төшә башлаган, матур һәм ягымлы йөзле хатын аңа:
— Рәхим итегез, керегез, Мансур Вәлиевич, — дип кулын сузды. Аннары, Мансурның кулын ычкындырмыйча, өстәл янына алып килде. Мансур әнисен исенә төшерде. Аның яраткан, ләкин еракта калган әнисе белән бу хатын арасында ниндидер охшашлык бар төсле тоелды ана. Мансур мәктәптән кайтып кергән саен әнисе аны һәрвакыт менә шулай ишек төбендә иркәләп каршы ала торган иде. Әнисе турында кинәттән генә килеп туган бу җылы хисләр Мансурның күңелен нечкәртеп җибәрде һәм бер генә секундка аның күз алдында гүзәл Кама буендагы туган авылы килеп басты.
— Бөтен ышанычым сездә, Мансур Вәлиевич, — диде Татьяна Федоровна һәм яшь хирург аның тавышында ниндидер борчылу сизгәндәй булды. — Без, биредә үзара киңәшкәч, сезгә ашыгыч һәм җаваплы эш йөкләргә булдык... — Татьяна Федоровна, карашын тәрәзәдән күренгән тауларга текәп, беравык тын торды, аннары әкрен генә сорап куйды: — Сез, Мансур Вәлиевич, кеше гомерен саклап калырга әзерме?
Татьяна Федоровна «кеше гомерен» дигән сүзләргә аеруча басым ясап, тынып калды. Мансур аңа туры һәм кыю итеп карады.
— Әгәр минем кулымнан килерлек булса... — диде ул.
Татьяна Федоровна аны бүлдерде:
— Юк, Мансур Вәлиевич, кеше гомере турында сүз барганда, врачның күңелендә инә очы кадәр дә икеләнү булмаска тиеш. Бүтән барлык профессия кешеләре ялгышларын төзәтә алалар. Медикларның андый мөмкинлеге юк. Үлгәнне терелтеп булмый. Хәзергә әле медицина үлем алдында көчсез. Ләкин аны вакытыннан элек булдырмау — тулысы белән безнең кулыбызда.
54
— Аңлыйм, Татьяна Федоровна.
— Аннары. Мансур Вәлневич, шунысын да онытмагыз. Биредә. Ерак Көнчыгыш шартларында, врачның вазифасы аеруча катлаулы. Сез авыру янына барып җиткәнче, бик кыен юл үтәргә тиеш булачаксыз. Моны мин сезгә сез биредә яңа кеше булганга күрә генә әйтәм. Югыйсә...
Телефон шалтырады. Мансур сүзнең үзе турында барганлыгын аңлады һәм, сугышчан боерык көткән командир кебек, смирно басты.
Татьяна Федоровна аңа калын урманнар эчендә утырган бер нивх стойбшцесына барырга кирәклеген әйтте. Анда бер хатын бала тудыра алмый газаплана икән...
— Күрәсез, — диде Татьяна Федоровна, — сүз хәтта бер генә кешенең гомерен саклап калу турында гына да бармый. Сез ананы һәм аның баласын коткарырга тиешсез. — Һәм көтмәгәндә сорап куйды: — Сез бит өйләнмәгән кеше бугай, /Мансур Вәлневич? Беренче бала көтүнең нәрсә икәнен дә белмисездер әле. — Һәм Мансурның, оялып, түбән каравын күргәч, сүзен яңадан икенчегә борды: — Самолет белән очарга мөмкин түгел, .Медведевка тирәсендә аэродром юк. Мин балык тресты белән сөйләштем. Алар сезне юлаучы катерга утыртып алып барырга булдылар. Ашыгыгыз.
Сафиуллин, больницага кереп, операция өчен кирәк булган коралларын тиз генә җыйды да, өенә дә кереп тормастан, пристаньга йөгерде. Әле ерактан ук вак дулкыннарда әкрен генә чайкалып торган кечкенә катерны күрде. Ул утыруга катер кузгалып та китте. Күгелҗем су өстендә аның озын, көмешсу эзе сузылып калды, һавада катер морҗасыннан чыккан төтен айкала башлады.
Диңгез өсте салмак кына дулкынлана иде. Күп тә үтмәде, яр буйлары аксыл рәшә эчендә югалды. Хәзер алда да, артта да, унда һәм сулда да бары тик очсыз-кырыйсыз дулкыннар гына тирбәлә. Катер, шул дулкыннарны кисеп, ярыйсы гына кызу алга бара. Ләкин /Мансурга катер ташбакадай әкрен бара шикелле тоела. Баласын тудыра алмыйча газапланып яткан ана аның күз алдыннан китми. Хәле ничек икән? Бәлки, аңа бик кыендыр, бәлки ул минут саен: «нигә инде бу врач шулкадәр озак килми?» дип сорый торгандыр. Ә аның ире? Ул. бәлки, нишләргә белмичә, ишек төбендә арлы-бирле йөренә торгандыр һәм әледән-әле урамга йөгереп чыгып, врачны күзли торгандыр. Озаклаган өчен, ихтимал, сүгә дә торгандыр... Мансур, ике кулы белән тимер култыксага ябышып, аны урталай өзәрдәй булып кыса. Ә тирә-як буп- буш, бары тик дулкыннар гына шаулыйлар һәм, ачы тавышлар белән кычкырып, акчарлаклар гына оча. А1ансур, капитан янына кереп, кызурак барырга мөмкин түгелме дип үтенә башлады. Капитан йөрешне кызулатырга вәгъдә итте, ләкин кая болай ашыгасыз, егетем, дигән соравына .Мансурдан җавап алгач, авызындагы трубкасын алып, көлемсерәп куйды. Бу ваемсыз көлемсерәүгә Мансурның ачуы килде.
— Сез, ахрысы, иптәш капитан, карт буйдак, сез ата булуның нинди бәхет икәнен белмисез, ахрысы, — дип кычкырды ул. Капитан аның иңбашына авыр кулын салды:
— Диңгезчеләрнең, егетем, борынгыдан килгән законнары бар, — диде ул карлыккан тавыш белән, — әкрен барсаң, тиз җитәрсең.
— Юләр закон!
Мансур яңадан палубага йөгереп чыкты һәм юеш, салкынча култыксага тотынып, бөтен гәүдәсе белән алга омтылды.
Институтны тәмамлагач, Мансурга өч урын тәкъдим иттеләр: я аспирантурада калырга, я Татарстанның авыл районнарының берсендә эшләргә, я Сахалинга китәргә. Ул соңгысын сайлап алды. Мансур ерак юлга җыенган чагында институт дусларыннан кайсыдыр: «Анда күңел- сезлектән акылдан язарсың, бер ел да үтмәс, материкка кайту турында
55
сорап гаризалар яудыра башларсың», дигән иде. Ләкин яшь хирург менә икенче ел инде Сахалин больницаларының берсендә эшли, ә эч пошу, күңелсезлек турында уйлаганы да юк. Яңа жир, яңа дуслар, бу ерак почмакта да кайнап торган иҗади тормыш аны килүе белән үк үз кочагына тартып алды һәм үзенең туган улы итте.
Мансурның укытучылары — урта мәктәптә дә, институтта да — аңа белем биреп кенә калмадылар, алар аны барыннан да элек, кешене яратырга, җирдә гүзәл тормыш — коммунизм төзүче кеше турында кайгырта белергә, аның өчен көчеңне генә түгел, кирәк була икән, тормышыңны да кызганмаска өйрәттеләр. Менә шушы бөек мәхәббәтне кешеләргә тулысынча бирергә хыялланып, Мансур зур илебезнең ерак бер читендә — тынычлык һәм яктылык дөньясының форпосты булган атауга килде...
Мансур эшли торган больницаның тәрәзәсеннән диңгезнең бер почмагы һәм гаҗәеп баганаларга охшаган өч кыя — «Өч туган» кыясы күренә. Җылы һәм тын көннәрдә, эштән арып кайтканда, Мансур диңгез буена төшә һәм шул кыялар янында су керә. Ләкин андый көннәр биредә сирәк була. Татар бугазы—тынычсыз, алмашынучан, усал. Аның тынып торган чаклары бик сирәк була. Ул һәрвакыт диярлек шаулый, кайный. Мансур, шул турыда уйлап, тирә-ягына карана: гаҗәп, ачык диңгездә дулкыннар ул хәтле ачулы түгел; катер бөтенләй диярлек чайкалмыйча бара.
Мансур янына капитан килде.
— Сабырсыз кеше икәнсез, врач! Безнең крайда мондый җинел характерлы кешеләргә кыен. Беләсезме, Ерак Көнчыгыш кешеләренең үз характеры — ерак көнчыгыш характеры бар.
— Мин бер генә характерны, совет кешесе характерын гына таныйм,— диде 1Мансур, кискен итеп. — Ул Идел буенда да, Сахалинда да бер.
Узышлый катер балык заводына туктарга һәм йөк калдырырга тиеш икән. Капитаннан бу сүзләрне ишеткәч, Мансур чак кына сүгенеп ташламады. Авыру кеше сезнең йөк бушатканыгызны көтә аламыни, дип -әйтәсе килде аның. Ләкин капитанны моның белән шаккатыра алмавын белгәнгә, иреннәрен тешләп, эндәшми калды. Ул арада капитан, трубкасын авызының бер почмагына шудырып, команда бирде. Катер курсын үзгәртте. Ике кулы белән култыксага ябышкан Мансур ярга төшкәч тә катерны ташлап китү турында уйлый башлады. Катер причалга туктады. Биредә бөтен җир балык корзиналары һәм зур-зур чаннар белән тулган иде. Рейдта, җиңел томан эченнән, рефрижераторларның силуэтлары күренә. Корабльләр белән завод пристане арасында кава- саки дигән кечкенә генә суднолар арлы-бирле йөриләр. Алар балык белән тулы диңгез баржалары — кунгасларны сөйриләр. Пристань янында ук, роликлары белән шаулап, тасмалы транспортер эшли. Аның брезент тасмасы буенча кисмәкләр, ящиклар бер-бер артлы агылып тора. Тозлау цехында хатын-кызлар, бер-берсен уздырып, кисмәкләргә балык тутыралар. Стена буена беркетелгән кызыл комачта зур ак хәрефләр белән лозунглар язылган: «Стахановчыларча эшләп, тынычлыкны ныгытыйк! Пароходларны бер тәүлек алда төйик!»
Мансур шул язуларны укый-укый причалда йөрде. Әлбәттә, катерны ташлап китмәде. Җәяүле кешенең машина белән ярыша алмавын кем белми. Әмма берни эшләмичә, көтеп тору аңа кыен иде. Ул әледән-әле сәгатенә карап алды. Ләкин син ашыкканда ул кабалана дигәндәй, яңа «бәла» кнлеп чыкты. Балык заводының үз катеры ремонтта икән. Ә кава- касилар причалда торган пароходларга йөкләрне ташып өлгертә алмыйлар. Завод директоры, радио буенча сөйләшеп, Мансур утырып килгән катердан йөк ташытырга рөхсәт алган. Шул хәбәрне Мансурга белдергән шкипер тирән генә көрсенеп куйды.
— Болам да әкрен барабыз дип борчыла идегез, иптәш врач, — диде ул Мансурга, — хәзер белмим инде, нишләрсез. Без монда кимендә ярты тәүлек булачакбыз... — Ул бераз уйлап торды һәм икеләнергә урын калдырмыйча өстәде: — Көтәргә туры килер, иптәш врач. Җәяү барсагыз да бездән алда җитә алмассыз. Биредә юллар белән шаярырга ярамый.
Мансур тешләрен кысты, аның күз алдына яңадан — ничәнче мәртәбә инде! — баласын тудыра алмый газапланган яшь ана килде. Ул хәтта аның ыңгырашуын ишеткәндәй булды. «Юк, юл кешесенең юлда булганы яхшы, — дип уйлап алды ул. — Болай да көтә-көтә күпме вакыт әрәм иттем». Кемнең генә шундый хәлгә очраганы юк! Син берәр җиргә ашыкканда, катер түгел, автомобиль дә, хәтта самолет та чамадан тыш акрын бара кебек тоела. Аларның бер минутка туктап торулары сиңа сәгать булып күренә. Андый чакларда машинадан төшәсе дә йөгерәсе килә.
.Мансур, юлдашлары белән тиз-тиз саубуллашып, катердан төште дә, Медведевкага илтә торган юл турында җирле халыктан сорашып, китеп тә барды. Менә ул, томан эченнән беленер-беленмәс кенә күренә торган тауларга карап, юеш ком өстеннән, яр буйлап атлый. Ул бик ашыга, ләкин шуңа да карамастан, аның күзләре әле яшькелт мүк белән капланган таш кыяларга, әле таулардан үкереп агып төшкән, һавадай үтә күренмәле, боз кебек салкын елгаларга туктала. Кайчагында аңа балыкчылар станы очрый, ләкин җәйге ау беткәнлектән, аларда беркем дә юк. Бу буш йортларның берсендә Мансур әле сүнеп тә җитмәгән учак күрде. Кемдер биредә төн үткәргән булса кирәк. Кинәт кенә салкын һәм көчле яңгыр коя башлаганлыктан, Мансур да шул учак янын-да беркадәр вакыт утырып торырга мәҗбүр булды.
Сахалинда яңгырлар көн саен диярлек явып тора. Туфракта дым күп булганга үләннәр котырып үсә, алар кеше биеклеге була, ләкин үзләре барлык хуш исләрдән мәхрүм. Дөресрәге, аларның Һичнинди исләре юк. Хәтта күз явын алырлык чәчәкләрнең дә хуш исләре юк. Биредә кошлар да үзләренә башка. Сахалин тайгасында алар бик күп, ләкин берсе дә сайрамый.
Яңгырдан соң тынып калган тайга буйлап, куе үлән эченнән барган чагында Мансур боларның барысына да игътибар итәргә өлгерде. «Туган илем, нинди генә гаҗәп почмакларың юк синең», дип уйлап алды ул эченнән.
Юеш үлән эченнән барганлыктан, аның киеме бик тиз арада манма су булды. Шулай да аңа эссе иде. Бер-берсе белән аралашып беткән чыршы, нарат, усак һәм кара кайрылы каеннар, тырпаеп торган юан тамырлар, ауган һәм инде яртылаш череп беткән агачлар арасыннан бяэа-бара шабыр тиргә батты. Сукмак әле тау битләреннән, әле үзәнлек төбеннән борыла-сырыла сузыла. Тирә-як таң калып карарлык дәрәҗә- дг. матур, ләкин авыру ана һәм дөньяга туа алмый газапланган бала турында уйлаучы Мансурның күзләренә бернәрсә дә күренми башлады. Бары тик кинәт ишетелгән ботак сынган тавышка гына ул башын күтәрде. Аннары шак катып, туктап калды. Аңа каршы, алпан-тилпән атлап, көрән аю килә иде. Менә ул арт аякларына басты, кызыксынмыйча гына Мансурга карап алды һәм, сукмактан читкә борылып, күздән югалды. Мансур көрән аюның кешегә тимәве турында җирле халыктан ишеткәне бар иде. Сахалин аюы хәтта сыерга һәм бүтән хайваннарга да сирәк тия. Аның яраткан ашы — иарат җиләге, күк җиләк, балык. Аны, шаяртып, вегетарьянец диләр.
Бара торгач, сукмак Мансурны яр буена алып чыкты. Аның ике ягында да, ничек туры килсә шулай сибелгән эреле-ваклы ташлар аунап ята иде. Көн инде кичкә авыша, ә юлның очы-кырые күренми әле. Мансур бик нык борчыла башлады һәм адымнарын кызулатты.
57
Ә ачы тавышлар белән кычкырып, дулкыннар өстендә айкалып очкан акчарлаклар яңадан Мансурның уйларын авыру ана янына алып киттеләр. Акчарлак тавышлары аңа бала елавы кебек тоела башлады.
Мансур, юлны кыскарту нияте белән, диңгез эченә очлаеп кергән тар гына коры җир буйлап китте. Бу сукмак туп-туры Медведевка стойбищесына алып бара иде. Ләкин Мансурга балык заводында юл өйрәткән карт аңа бу сукмактан барырга киңәш итмәде. Әйләнеч булса да яр буйлап барырга кушты. Мансур аның киңәшен тыңламады. «Картлар алар һәрвакыт шулай инде, саграк булганны яраталар», дип уйлады һәм уйга чумып барганга, башта диңгез суының арта баруына бөтенләй игътибар итмәде. Кинәт диңгез ягыннан көчле җил исә башлады, һавада тузан шикелле вак-вак су бөртекләре очарга тотынды,, офык күзгә күренеп якынайды. Моңарчы тып-тын торган дулкыннар, ак ялларын тузгытып, шаулап һөҗүм итә башладылар. Акчарлаклар, давыл якынлашуын сизенеп, тагын да ачыграк тавышлар белән кычкырышырга тотындылар. Мансур артына борылып карады. Ул әле яңа гына үтеп киткән кыя яны көчле дулкыннар бәрелүдән кайнап тора иде. Шул минутта көчле дулкын аның үзен дә аяктан бәреп екты. Ул, көч-хәл белән генә торып басып, тиз генә зур таш өстенә үрмәләде. Шул чакта яңа дулкын килгәне күренде. Ул кире кайтучы дулкын белән бәрелеште һәм ике дулкын, бер-берсенең бугазына ябышкандай, үрә сикерде. Бер генә секундка Мансур үзенең кайдалыгын һәм кая баруын онытты. Ул, диңгезгә агып китүдән куркып, бөтен көче белән ташка ябышкан иде. Ләкин бер минуттан ул яңадан аңына килде. Дулкыннар бер киләләр, бер чигенәләр. Алар чигенгән чагында җир дә ачыла. Димәк, шундый чакта алга барырга мөмкин.
Мансур таш өстеннән төште дә, көче җиткән кадәр кызурак йөгереп, бу куркыныч урынны тизрәк үтеп кигәргә теләде. Ләкин дулкыннар аны яңадан куып җиттеләр һәм ул, су эчендә күмелеп калмас өчен, биек һәм текә кыя башына үрмәли башлады. Хәл җыярга туктаган минутларда ул еракта, төньяк-көнчыгышта, түбәләренә яшел наратлар үскән таулар тезмәсен, бер-берсе өстенә өелешеп беткән кыялар хаосын күрде. Аның баш өстендә, гүя кешенең кыен хәлгә төшүенә хафаланып, борчылышкан кошлар әйләнде. Кинәт Мансурның аяк астындагы таш кубып төште. Мансур, тау ярыгына кысылып * үскән куакка тотынып, һавада асылынып калды. Ләкин ботак кеше гәүдәсенең авырлыгына чыдамады, шартлап сынды, һәм Мансур упкын төбенә очты...
Беренче секундта Мансур бу өн түгел, төш дип уйлады. Ул тау төбендә ята, ә аңардан берничә генә адымда су чайкала. Кайда мин? Ни булган миңа? Нигә мине диңгез ярына китереп ташлаганнар?
Ул күзләрен йомды һәм кинәт аның колагына бала елаган тавыш ишетелде. Ул тиз генә күзләрен ачты һәм аңга килде. Төш түгел икән, өн. Ул көч-хәл белән урыныннан торды, чемоданын эзләп тапты һәм аны дулкыннар алып китмәвенә чын күңеленнән шатланды.
Ул яраларын бәйләде һәм торып аягына басты, һава караңгыланып килә. Кинәт Мансурга куркыныч булып китте. Караңгыда ул, һичшиксез, юлны тапмаячак. Алай гына да түгел, аның адашуы һәм кирәкле җиргә бөтенләй барып җитә алмавы мөмкин. Ул чагында ана һәм бала... Ләкин Мансур баскан урынында кала алмады. Хәтсез авырайган аякларын көч-хәл белән генә атлап, яр буйлап китте. Шунда аның күңелендә яңа шик туды. Бәлки, аның газапланулары бөтенләй бушкадыр, бәлки ул күптән инде кичеккәндер. Актык сулышын алганда, киң итеп ачылган яшь ана күзләрендә вакытында килеп җитә алмаган врачка мәңгелек ачы шелтә катып калгандыр...
Башыннан шушы әрнүле һәм өметсез уйлар үткән чагында Мансур аркасына берданка аскан, кулына озын колга тоткан бер кешене күрде. Яр буйлап килүче бу кешенең киеме һәм тышкы кыяфәте аның
г
58
нивх икәнен әйтеп тора иде. Мех бүреге астыннан чәч толымнары иңнәренә төшкән, сакалы юк. Соры кысык күзләре шикләнеп карыйлар.
— Әй, кеше! Бирегә килегез әле! — дип кычкырды Мансур. Аучы, мылтыгын кулына алып, аңа якынлаша башлады.
— Ник торасың? — диде ул. — Йөрергә кирәк. Су кайтып китә, йөрергә кирәк! Син кем буласың? Кая барадыр идең?
Мансур үзенең кем икәнлеген һәм кая барганлыгын сөйләп бирде. Карт башын селекте.
— Ай, ай, сез... Кешедән сорарга кирәк. Сукмак бар — йөр, сукмак юк — йөрмә.
Карт, билендәге флягасын алып, бер кисәк юкола (кипкән балык) белән бергә Мансурга сузды.
— Эчеп җибәр, көч керер. Шпирт яхшы нәрсә ул. Юкола да яхшы.
Мансур үзенең бик ашыгуын әйтте һәм карттан ярдәм күрсәтүен сорады.
— Зинһар мине Медведевка стойбищесына алып барыгыз, — диде ул. — Күрәсез, караңгы төшеп килә, мин бер үзем таба алмаячакмын.
— хМедведевка — безнең стойбшце ул, — диде карт, сабыр гына.— Ләкин аңа бу сукмак бармый, бу сукмак бара, — дип, бөтенләй икенче якка күрсәтте. Хәзер инде Мансур моңа әрнемәде. Шатланып, картка яңадан-яна сораулар яудыра башлады:
— Ул чагында сез бәлки кемнең хатыны авырганын да. белә тор-гансыздыр?
— Мин киткәндә бар да исән калдылар.
— Күптән киттегезме?
— Дүрт тәүлек. Ауда йөрдем.
Сораша торгач, Мансур картның исеме Тота икәнлеген, аңа инде җитмеш яшь булуын белде. Картның Вась исемле улы бар икән, колхозда бригадир булып эшли, бар да аны хөрмәт итәләр. Килене колхозда яхшы балыкчы. Аның кебек оста, кыю балыкчыны картлар да күргәннәре юк.
— Беләсеңме, — диде карт һәм ниндидер тирән сер әйткән шикелле, тавышын әкренәйтә төште, — ул йөзә дә белә!
Мансур, аерата гаҗәпләнеп:
— Ә башкалар йөзә белмимени? — дип сорады.
Нивхлар арасында бик аз кешеләр генә йөзә белә икән. Шаман йөзәргә өйрәнергә кушмаган. Ул әйтә икән: кеше бата башласа, ул моңа карышмаска тиеш. Чөнки алла аны үзенә чакыра. Кешеләр шуңа ышанганнар, йөзәргә өйрәнмәгәннәр һәм суга батканнар.
— Элек бит безне,—диде карт ачу белән, — кешегә санамыйлар, эт дип йөртәләр иде. Сталин — безне кеше итте, яхшы тормыш бирде.
Картның сүзләре Мансурны мавыктырып җибәрде. Карт гаҗәп нәрсәләр сөйли иде. Шулай да Мансур аны әледән-әле ашыктырды. Әмма картның ашыгырга исәбе юк иде. Ул арада карт аңардан мылтык төзәве өчен гафу үтенә башлады.
— Зинһар карт Тотаны гафу итә күрегез, — диде ул, — хата эшләдем. Дус бар, дошман бар. Япана түгелме дип уйладым. Япана төлкедән хәйләкәррәк, акуладан комсызрак. Безнең канны куп эчте ул. Американнар аңа яңадан корал бирә диләр. У, япана, япана!
Шуннан соң карт, артык сөйләшмичә, уйга калып атлады. Күп тә үтмәде, алар стойбищега килеп керделәр. Стойбище зур түгел, анда ни бары унлап семья тора. Өйләр бар да яңа бүрәнәдән салынган. Свай- лар естенэ корыла торган иске нивх алачыкларының биредә эзе дә юк иде. Өй каршында ятьмәләр һәм кибәргә эленгән балык бәйләмнәре
59
■асылган. Болдыр төбендә җигеп йөри торган этләр өере яткан. Алар .Мансурны колакларын торгызып каршы алдылар.
Тота, кунагын ияртеп, үз өенә килеп кергәндә, анда яшь кенә ике нивх егете үз телләрендә нәрсә турындадыр бик борчылып сөйләшеп утыралар иде. Мансур алар белән исәнләшергә дә өлгермәде, киң җилкәле, газа гәүдәле, өстенә балыкчылар комбинезоны, аягына резина итек кигән егет түземсезлек белән урыныннан торып:
— Сез доктормы? — дип сорады. Аның тавышы калтыравыннан һәм кысык күзләрендә шатлык һәм өмет чаткылары кабынып китүдән Мансур аның ата буласы кеше икәнен, ә тышкы охшашлыгыннан картның улы Вась икәнлеген аңлады.
Мансурның доктор икәнлеген белгәч, икенче егет тә аякка басты. Ул культбаза мөдире /Максим булып чыкты.
— Бөтен стойбище кайгыда, — диде Максим. — Васьның хатыны Кили баласын тудыра алмый газаплана. Үлә дип торабыз.
Карт Тота башта гүя берни дә ишетмичә торды. Ул өстәл янына килеп утырды һәм ашыкмыйча гына трубкасын кабызды. Аннары кинәт борчыла башлады:
—Кем, Кили үлә дисеңме? — дип сорады ул яшь нивхтан. — Юк, юк аңа үләргә ярамый. Баласы да үлмәсен! — Карт гаҗәп бер җитезлек белән урыныннан сикереп торды һәм хМансур алдына килеп басты: — Доктор, коткарыгыз аларны! Без кеше яратабыз, бала яратабыз, — ул кулын күкрәгенә куйды, — бик яратабыз, доктор!
Мансур үзен тизрәк авыру янына алып баруларын үтенде. Шул чакта ишек ачылып китте һәм бүлмәгә йөзе агарынган нивх кызы йөгереп килеп керде.
— Кайда доктор? Әйдәгез тизрәк, — диде ул, чак-чак тынын алып һәм йөгереп чыгып та китте. Юлда, ашыгып атлый-атлый барган Вась- дан Мансур бу нинди кыз дип сорады. Фельдшерица Катя, дип җавап бирде бригадир. Докторның килү хәбәре бөтен стойбищега таралды. Карты-яше медпунктка таба агыла башлады.
— Ни кирәк аларга? — дип сорады Мансур.
— Алар Килины яраталар, — дип җавап бирде Вась,
Ишек төбендә Мансур ияреп килүчеләрнең барысын да туктатты, берәүгә дә авыру янына керергә рөхсәт итмәде.
Авыруны карагач, Мансур тирән уйга калды. Кичекмәстән операция ясарга кирәк. Ләкин хәзер төн, караңгы, электричество юк. Нишләргә? Мансур, башын күтәреп, элек ыңгырашып яткан авыруга, аннары тонык кына янган керосин лампасына карады. Шунда аның күзләре Катяның күзләре белән очрашты. Бу күзләр доктор килеп җиткәнче монда нинди борчылулар, нинди газаплар кичергәнлеген бик ачык әйтеп торалар иде
— Кили кеше түзә алмаслык газапларга чыдады, — диде ул, әкрен генә, — ул сезне көтте, бик көтте, доктор...
Мансур калтыранып китте. Әйе, авыру актык көчен җыеп түзгән. Чөнки ул доктор киләсенә, докторның аны коткаруына ышанган. Шул ышаныч аңа искиткеч чыдамлык, көч биргән. Хәзер инде аның авыруга .каршы торырлык көче дә калмаган. Әгәр ярдәм күрсәтмәгәндә, ул танга кадәр дә тора алмаячак.
— Лампалар китерсеннәр. Күп итеп! — диде Мансур, кискен тавыш белән. Катя ишек төбендә тупланган халык янына йөгереп чыкты да докторның, үтенечен белдерде. Кешеләр шунда ук өйләренә йөгереп киттеләр. Бераздан алар,^ кулларына лампалар тотып, яңадан медпунктка җыела башладылар. Карт Тота янып торган унлы лампаны ике куллап тоткан килеш Катяга сузды:
— Менә, — диде ул, бик дулкынланып, — менә лампа! Тагын нәрсәләр кирәк? Без бернәрсә дә кызганмаячакбыз!
Аның артыннан башкалар да лампаларын суздылар:
— Кили өчен бөтен яктылыгыбызны китереп бирдек, — диде бер карт.
Катя лампаларны эчке бүлмәгә алып керде һәм өстәлгә тезә барды. Ишек ачылганда кешеләр ак халатлы докторның шул лампалар яктысында ниндидер тылсымлы эшкә хәзерләнүен, чемоданыннан ялчырап торган инструментлар чыгаруын күреп калдылар. Аннары Катя ишекне япты һәм бүлмә эченнән бары тик авыруның авыр ыңгырашулары гына ишетелә башлады. Халык тынды. Тик Вась кына тынычлана алмады. Ул бер утыра, бер тора, әле ишек янына килә, колагын куеп тыңлап тора, әле тагын тавыш-тынсыз гына йөренә иде. Колхоздашлары анын. шушы бер-ике көн эчендә күзгә күренеп ябыгуын, үз-үзен кая куярга белмичә газаплануын күрделәр.
Карт Тота стена буенда чүгәләп утыра һәм, биредә тәмәке тартырга ярамаганлыктан, сүнгән трубкасын суыра. Аның күзләре йомык. Ул уйлана. Хәзер бит менә хатын-кызны да кеше итеп саныйлар, шәһәрдән докторлар килә. Ә элек? Тота үзенең хатыны беренче баласын ничек тудырганын исенә төшерде. Аның хатыны Варгуның тудырыр көннәре якынлашкач, аларга карт шаман килде һәм Тотага калын бау сузды. Аннары муенына, биленә таккан төрле сөякләрен, шешәләрен шалтыратып, үрле-кырлы сикерергә кереште һәм әледән-әле кулы белән тайгага күрсәтеп:
— Тота, хатыныңны тайгага алып бар да юан агачка бәйлә. Алар алла белән икәүдән икәү калсыннар! — диде, һәм ул чакта шаманның һәр сүзен изге дип санаган Тота үзенең йөкле хатынын урманга алып китеп, шаман кушканча, аны диңгез суында чылатылган аркан беләк кедр агачына бәйләп калдыра...
Тота, ахрысы бик озак уйланган, ул күзен ачканда, тонык кына яктырып килгән тәрәзә аркылы карасу тауларның түбә сызыклары беленә башлаган иде. Кинәт бик каты, үзәк өзгеч тавыш ишетелде. Вась ике кулы белән башын кысып, стенага бәрелде, ыңгырашып җибәрде һәм урындыкны аударып ишеккә омтылды. Шунда, юлбарыс кебек сикереп урыныннан торган карт аучы аның юлына аркылы төште:
— Вась!—дип кычкырды ул. — Ярамый.
Вась баскан урынында катып калды. Тәрәзәгә кояшның беренче нурлары килеп төште һәм бүлмә эче берьюлы яктырып, нурланып китте, һәм шул беренче нурлар белән бергә эчке бүлмәдән бала тавышы ишетелде. — Үә-ә-ә!..
Гүя ул:
«Менә мин дә дөньяга килдем! Ишетәсезме, кешеләр!» дип кычкыра иде. Халык бер-берсенә карашып алды, йөзләренә шатлык чаткылары чыкты.
Ишек ачылды һәм анда ак халатлы /Аансур һәм кулына бәби тоткан Катя күренде.
— Вась, — диде Мансур, кулын сузып, — котлыйм, туган! Кызың бар! Менә дигән кызың бар! Әнисе дә исән!
Вась /Мансурның кулын, ике куллап кысып, бик каты селкә башлады, аннары Катяның кулыннан баласын алып, ниндидер уалучан һәм чиксез кадерле бернәрсәне тоткан кебек, күкрәгенә кысты һәм халыкка борылды. Аның иртәнге кояш нурлары белән яктыртылган киң йөзе чиксез бәхетле һәм көләч иде. Халык аны кул чабып котларга кереште. Мансур бер халыкка, бер бәхетле яшь атага карап:
— Яна кешенең дөньяга килүе нинди зур бәхет ул, — дип уйлап алды. Аның янында карт Тота басып тора һәм әкрен генә рәхмәт укый иде.