Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КҮҢЕЛЛЕ БАЛАЛАР»


Балаларны коммунистик рухта тәрбияләү коралы буларак, матур әдәбиятның әһәмияте ифрат зур. Шунлыктан бу өлкәгә үзләренең ижат көчләрен салучылар аерата хөрмәткә лаеклылар.
Татар совет балалар әдәбияты, Һичшиксез, эчтәлеге һәм формасы — сәнгатьчә эшләнеше ягыннан үсә, киңәя. Ләкин, үкенечкә каршы, әдәбиятыбызның бу тармагы әле һаман да тәнкыйть күзеннән читтә тора. Никтер, тәнкыйтьчеләребез мондагы үсеш һәм кимчелекләргә игътибарларын юнәлтмиләр.
Балалар өчен язылган әсәрләрдә, идея югарылыгы белән беррәттән, тирәнтен сәнгатьчелек һәм дидактик аныклык табылырга тиеш. Менә шушы ике сыйфатны бергә туплый алмаганда балалар язучысы үзенең максатына ирешә алмый. Балаларның, укучы буларак, язучыдан таләпләре зурларныкына караганда, үзенчәлекле һәм катлаулы. Балалар мажаралылык белән кызыксыналар, зурларча уйларга омтылалар, аларга да кыенлыкларны жиңеп чыгарга омтылу, үзендә теләсә нинди киртәләрне җимерердәй көч сизү, жәмгыятькә файдалы кеше булырга ашкыну хас һәм бала һәрнәрсәнең серен айларга, төшенергә, үзләштерергә тырыша.
X. Шабанов иптәшнең «Күңелле балалар» 1 исемле җыентыгында 70—80 ләп шигырь тупланган. Ул •әсәрләрнең күбесе балалар әдәбияты куйган таләпкә шактый тулы жавап бирәләр. Хәсән Шабанов, ба- , 1 Хәсән Шабанов. «Күңелле балалар». Жаваплы редакторы М. Садри. Татгос- издатның яшьләр-балалар секторы. 1951 ел. Казан.
£
рыннаи да элек, советча дидактика таләпләре белән советча художник-лыкны берләштерергә тырыша, һәм, әйтергә кирәк, ул моңа үзенең күп кенә әсәрләрендә ирешкән дә. Конкрет алганда, X. Шабановның бу сәләте, башлыча, түбәндәгеләрдән тора. Беренчедән, безнең автор үзәк объектның характерлы ягын табарга һәм аны укучы аңына урнаштырырлык итеп ассызмаларга тырыша. Мәсәлән, көртлек чебиләрен сурәтләгәндә, аларның тавык чебиләреннән аермалы буларак:
Тугыз-ун көн үткәч тә, Очып китте чебиләр, — дип,
аларның очуларын күрсәтә.
«Чебен һәм умарта корты» дигән кечкенә шигырьдә автор чебен белән бал корты арасындагы аерманы аларның кешеләргә мөнәсәбәтләреннән чыгып билгели. Чебен — кешеләргә чир китерүче, бал корты исә, киресенчә, кешеләрнең исәнлеген саклауга хезмәт итә — бал җыя. Ләтчә белән тычкан арасындагы аерма да шул ук принциптан чыгып билгеләнә.
Песнәкләрнең һәрвакыт тукран артыннан сагалап йөрүләрен дә автор бик оста әйтеп биргән:
Тукран, чукып, корт коя, Аны песнәкләр җыя.
Авторның мондый нечкәлекләрне тотып ала белүе, дидактик чара бу-ларак, тәрбияви яктан бик әһәмиятле.
Икенчедән, X. Шабанов вакыйга» мажараларны үзе сөйләп, хикәяләп бирү юлы белән түгел, бәлки кат-нашучыларның әңгәмәләре, бәхәсләре, репликалары аркылы гәүдәләндерә. Җыентыктагы әсәрләрнең

Г27
күпчелеге шундый стильгә нигезлән-гәннәр.
Өченчедән, X. Шабанов әсәрләрен аз сүзле, ләкин мәгънәле, фикерле итеп язарга тырышкан, аның әсәрләре мәсәл жанрына якын торалар. •«Дуслашу», «Кушаяк», «Борындык», «йомран», «Ишәк белән сандугач», «Карга белән төлке», «Нигә ул алай икәү?» шигырьләре моңа ачык мисал була алалар.
Бу җыентыкта без ике-өч строфа эченә салынган матур-матур табигый күренешләр турында укыйбыз: «Кышкы күренеш», «Кыш башлану», «Көз», «Кыш бабай» һ. б. Бала бит бик хәрәкәтчән, һәм ул, табигый рәвештә, һәр эшнең нәтиҗәсен һәм һәр әйбернең серен белергә ашыгучан. Шунлыктан, балаларга тәкъдим ителә торган әсәрдә динамика көчле булырга тиеш. Шабанов «Бернәлүкә» дигән шигырендә моның матур үрнәген •бирә. Монда Гөлчирәңең ашкынулары шундый дөрес һәм матур итеп бирелгәннәр.
Без балаларны кыю, базымчак, тапкыр, үз алдына эш итә алырлык кешеләр итеп тәрбиялибез. Ләкин бу принцип ата-ананың бала алдында абруен инкарь итми. Безнең балалар ата-ана сүзен, зурлар сүзен тыңларга, аларның киңәшләрен тотарга һәм кушканнарын үтәргә тиешләр. Шабанов менә шушы мәсьәләгә игътибар биргән һәм «Ана киңәше», «Апам сүзләре» кебек шигырьләрендә балаларга үтемле генә фикерләр әйткән.
Бу җыентыкның иң отышлы ягы — җәнлекләр, кошлар һәм бөҗәкләр тормышы турында балалар- та фәнни фикерләр бирүендә, алар- нын табигатьне тану көчләрен тәрбияли торган әсәрләрне эченә алган булуында.
Безнең татар балалар әдәбиятында җәнлекләргә карата язылган әсәрләр юк дәрәҗәсендә аз. һәм моның кирәклеге турында ике сүз була алмый.
X. Шабанов җәнлекләр, бөҗәкләр тормышын сурәтләгәндә, аларның бүгенге көнне безнең илебезгә, ху-җалыгыбызга файдалы яки зарарлы булуларын төп момент итеп ала. Бу метод дидактик әдәбиятның төп таләбенә тулы җавап бирә.
X. Шабанов әсәрләренең теле өстендә шактый эшләгән. Иң әһә- миятлесе, шаблоннан, штамплардан арынырга тырышу бар.
— Сусар безнең урманда, Үрчесен, ди, күп кенә: Яхшы үрчем булганда, Илгә, ди, күп мех бирә. («Сусар».)
Монда Нур абыйның балаларга киңәше әйтелә. Күрәсез, бу строфа үзе болай бик гади генә сүзләрдән тора, ләкин эчендә зур акыл, киңәш, ил турында кайгыртучанлык күрсәтелә.
— Иркен булса камага, Үрчер хәтта Камада, Үрчеп Донга да күчәр, Аннан күбәеп китәр. («Кама».)
Монда бик матур фикер шигъри әйтелеш алган. Ике генә строфадан торган «Атлы гаскәр» дигән шигырьдә шул гаскәрнең тәртипле адымыннан чыккан ритмик тавыш яңгырашы ишетелгәндәй була.
Монда, һичшиксез — редакторның авторга зур гына булышлыгы сизелеп тора. Бу бик мактаулы сыйфат.
Ләкин Шабанов та һәм редактор да, «Күңелле балалар»ның түбәсе түшәмгә җиткән инде дип, үзләрен тынычландыру юлына баса алмыйлар, киресенчә, бу китапка кергән әсәрләрнең кимчелекле якларын бик нык тикшереп, аларны төзәтү өстендә күп кенә эшләргә тиешләр.
Бу җыентыкка кергән әсәрләрнең кимчелекләрен, башлыча, түбәндәге төрләргә бүлеп күрсәтергә мөмкин. Беренчедән, монда әле композицияләре эшләнеп җитмәгән, ягъни эчтәлекләре ачылып бетмәгән әсәрләр бар. Мәсәлән, «Ак киндердән ак билге» — бу әсәрдә аю белән карт арасындагы мөнәсәбәт ачылып җитми. Аюга карт бик зур ярдәм күрсәтә, аны үлемнән коткара, аюның исә, картка хезмәте бөтенләй юк. Болай гына калдыру дидактик дө-рес булмас. Моны сәнгать чаралары белән ачарга кирәк. «Чапайның һә-лакәте» — бу планда балаларга барып җитми.

128
«Чапай сизми, дуслары йоклый
шунда», — ди X. Шабанов. Чапайны
«сизми» торган һәм аның дусларын
«йоклап» ятучылар итеп бирү бик
уңышсыз. Ул натуралистик планда
язылган, ә балалар натурализмны
яратмыйлар. Аларның фантазиясе дә
реализмга нигезләнгән була.
«Нур бабай һәм яшь мичуринчы-
лар»да шулай ук натураль бизәкләр
өстенлек ала. Ул үзе бик озын, икенче,
өченче дәрәҗәле детальләргә урын
бирә. Безнеңчә, бу әсәрне төзәткәндә,
^Мичурин образын баетырга, балалар
образы белән җанландыру кирәк
булачак.
«Сабан туенда»—шактый киң әсәр.
Моның да «Көрәш башланды» дигән
бүлеге укучыларда, дөрестән дә,
— сСәбәбен аның Кеше белмәде —
һәркем үзенчә Сәбәп эзләде» —
булып кына калачак.
’ Көрәшәләр икән, берсе җиңәргә,
икенчесе җиңелергә тиеш: көрәш
бүтәнчә була да алмый. Әсәрдә исә
мондый нәтиҗә күрсәтелми, автор юл
арасына салынган фикерләр белән генә
узып китә. Икенче төрле әйткәндә,
сабан туе нәтиҗәсез кала, без аны ярыш
тәмамлангач кына беләбез. Безнең
уебызча, бу әсәр балаларга авыр һәм
аңлаешсыз. Аннары мондый киң
күләмле хикәяләү кертү җыентыкның
стиленә дә ятышмый.
Шабановның бу җыентыкка ур-
наштырган әсәрләре арасында тел
ягыннан йомшак, прозаик (корылары)
да бар. Мәсәлән, «Гөлсәйдә апаның
шатлыгы», «Зурлар һәм без»,
«Мактанчык Зөфәр», «Нури бабай...»
кебек әсәрләр тел ягыннан
эшкәртелүгә мохтаҗлар.
Тел мәсьәләсенә конкретрак тук-
талып, шуны әйтергә кирәк. Балалар
өчен язылган әсәрләрнең теле саф һәм
синонимии бай булырга тиеш. Бу —
төп шарт. Монда, шуның белән бергә,
җиңелдән авырга бару принцибы
саклансын. Мәсәлән, куәт, хәрәкәт,
тәбрик... кебек сүзләр һәм «зур
шатлык кичердем мин», «тәбрикләр
ява», «тыгыз сафларда», «доктор
пәкесе кебек» («Чыелдык») сүз
тезмәләре балаларга барып
җитмәячәкләр, һәм аерата куәт,,
тәбрик, җәрәхәт кебек сүзләрне хә-
зерге көнне активлаштыруның кирәге
юк, чөнки безнең көч, җегәр; яралану
— яра; бүләкләү, котлауү мактау,
зурлау, олылау һ. б. шундый үз
сүзләребез дә җитәрлек.
7—8 яшьлек баланың «зур шатлык
кичердем» дип сөйләве реаль дә түгел
һәм бер дә ятышмый да. Менә аның шул
тойгысын үз сүзләре, уз теле белән бирә
белергә кирәк.
Әнә шундый ясалмалар, төбендә,
укучыларны гомумхалык теле бап-
лыгыннан ераклаштыралар, ахыр чиктә
алардан бертөрле әзер шаблон,
штамплар белән сөйләргә өйрәтәләр.
Теге яки бу сүзләрне әсәргә керт-
кәндә, бер яктан, аларның эчтәлек,
төшенчә чамасын һәм, икенче яктан,
хәзерге тормышта тоткан урыннарын
бик нык исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән,
X. Шабанов иптәш «Безнең Зөфәр
терелде»,—ди (34 б.). Мондагы
«терелде» урынлымы? Бик. урынлы,
Зөфәр инде аңын югалткан,, тәмам үлек
хәленә килгән иде. Аны селкетеп,
чайкалдырып, эчендәге суны чыгарып
кына яңадан тергезделәр. Икенче
берәүләр «авырудан терелде» дип тә
әйтәләр. Монысы, инде дөрес булмый.
«Алып куйды сәкегә» диелгән (57
б.). Билгеле, бу урында сәке сүзе
кирәкми, чөнки хәзер инде сәке үзе
бетеп бара. Бигрәк тә шундый тәмле
һәм матур бүләкләрне шәрә сәкегә
аудару реаль күренеш була алмый.
Кыскасы, сәке совет кешесенең
культуралы тормышы беләк яраша
алмый.
Димәк, әнә шундый нечкәлекләрне
дә исәпкә алырга кирәк була.
Балалар өчен язылган китапларның
орфографиясе, тыныш билгеләре
идеаль дәрәҗәдә анык булырга тиеш.
Ләкин, кызганычка каршы, без әлегә
моңа ирешә алмыйбыз. Китапның 73
битендә беркөн (однажды мәгънәсендә)
сүзе ике урында килә һәм, ни өчендер,
ике төрле басылган. Беркөн, бер көн.
Сарбай» Дүрткүз (эт исемнәре), нигә
кирәк булгандыр, куш җәяләр эченә
алынганнар. Кайбер урыннарда өтерләр
129
-кую буенча да хаталар киткән (29, 62,
63 битләрдә).
Соңгы елларда язучыларыбыздан
•кайберләре, кирәксезгә һәм эчпо-
шыргыч күп итеп «ә» не (каршы кую
урынында кулланыла торган •бер
бәйлек) кулланырга гадәтләнеп
баралар. Мәсәлән, «ә бусында үсә зур
слива» (74 б.), «ә борыны бик зур аның»
(68 б.) һ. б. Шундый «ә»- ләр X.
Шабанов текстын чуарлыйлар. Моның
белән мавыгуны ташларга кирәк.
И. В. Сталин һәрбер телнең
грамматик төзелеше, үзенең эчке
законнары бар, дип өйрәтә. Бөек
юлбашчыбызның гениаль күрсәтмә-
ләрен практикада куллана белергә
тиешбез.
Ниһаять, «Күңелле балалар»да- гы
рәсемнәргә карата бер-ике сүз.
һичшиксез, китап рәсемнәргә бай, һәм
алар дөрес эшкәртелгәннәр. Ләкин
шунысы кызганыч, алар буялып,
консыз һәм котсызландырылып
басылганнар. Төссез рәсемнәр бала-
ларның эстетик сиземнәрен, сәнгать-
чел тойгыларын тупасландыралар.
Алардан арынырга кирәк.
Нәтиҗәдә шуны әйтергә кирәк,
күрсәтелгән кимчелекләренә кара-
мастан, «Күңелле балалар» җыентыгы,
һичшиксез, безнең балаларның
социалистик аңнарын тәрбияли торган
бер бүләк булып саналырга хаклы.