Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЗУР РУС ДРАМА ТЕАТРЫ


I
Халыкны агарту бурычын максат итеп алган рус драма сәнгате XIX гасырда аеруча күтәрелә. «Караңгылык патшалыгы» өстенә үзенең якты нурларын чәчә башлый.
Бөек рус халкы әдәбияты кори-фейлары Пушкин, Грибоедов, Гоголь һәм Островскийлар иҗатындагы критик реализм рус драма сәнгате белән органик бәйләнеп үсә һәм үзенең дөрес, көчле фикерләрен әйтү дәрәҗәсенә ирешә. Әдәби фикерләр-нең иң бөек вәкилләре Белинский, Герцен, Добролюбовлар театр алдына драма сәнгате халыкка хезмәт итәргә тиеш, дигән изге бурычны куйдылар. Гоголь, театр сәнгатен: «Халыкка күп нәрсә әйтергә мөмкинлек бирә торган кафедра» дип атады. Герцен, театрның иҗтима- гый-политик әһәмиятен тагын да күтәреп: «Театр икенче университет» дип билгеләде.
Рус халкының мәшһүр артистлары—М. С. Щепкин, П. С. Мочалов, П. М. Садовский, М. Н. Ермолова һ. б. үзләренең реалистик иҗатлары белән рус актёр уены мәктәбен тудырдылар. Гоголь, Грибоедов һәм Островский әсәрләре рус драматургиясенең иҗтимагый ролен үстерде, бу әсәрләр гаделсезлеккә, башбаштаклыкка һәм наданлыкка каршы иҗтимагый протест төсендә яңгырадылар.
Москва Малый театры репертуа-рында төп урынны Фонвизин, Гоголь, Грибоедов, Островский әсәрләре алды һәм шул чорларда туа башлаган провинция театрларының эшенә дә уңай йогынты ясады, алар- ның иҗатларына туры юнәлеш бирде. Рус театр сәнгате мастерларының иҗат үрнәкләре, провинция театрларының да үсеш юлын билгели. Шушы йогынты тәэсирендә тәрбияләнгән Казан рус драма театры да Москва Малый театрының халыкка хезмәт итү традициясе нигезендә эш алып бара.
Казан шәһәрендә беренче спек-такльләр моннан 200 еллар элек куела башлый.
” Казанда рус телендә беренче тапкыр куелган спектакльләр Федоровский монастыре каршында ачылган славян-латин мәктәбендә уйналалар. Ләкин даими спектакльләр 1758 елда, Казанда гимназия ачылгач кына ешаеп китә. Гимназиянең беренче директоры М. И. Веревкин 1769 елда гимназиядә укучылар көче белән Мольерның «Ирләр мәктәбе» («Школа мужей») исемле комедиясен куеп, Казан дворяннарын һәм сәүдәгәрләрен хәйранга калдыра. Бу беренче спектакль турында Веревкин: «Татарстанда да Мольер танылды... халык шулкадәр күп иде, хәтта 400 урыннан артканы басып карадылар», — дип язды.
Соңга таба спектакльләр ешрак куела башлый, һәм ул вакытта рус язучыларыннан Сумароков, Херасков, Дмитриевларның әсәрләре сәхнәдә уйнала. Веревкин үзе дә «Шулай булырга тиештә» («Так и должно») исемле комедия яза. Аның бу комедиясе Казанда куелып кына калмыйча, 1773 елны Москвада аерым китап булып басылып чыга һәм Москва сәхнәләрендә уйнала. Шун
116
нан соң ул, «Нәкъ шундый» («Точь- в-точь») исемле комедия язып, аны да беренче мәртәбә Казанда сәхнәгә куя. Бу комедия шул заманның надан, тупас, ләкин дәрәжәле кешеләреннән көлә.
Бу чорда гимназия укучылары тарафыннан куелган спектакльләр Казанда даими театрның оештыры-луына нигез булып китәләр. 1790 елларда, элек сарай артисты булган
B. Р. Бобровский антрепренерлы-гында, Казанда Воскресенский (хә-зерге Чернышевский) урамындагы казна йортларының берсендә, беренче профессиональ труппа оеша. Бу труппага гимназия спектакльләрендә катнашучылар да һәм Казан һә-вәскәрләре дә тартылалар. Бу труппа үз эшен 1796 елга кадәр дәвам иттерә. Аннары, берничә ел тукталып торганнан соң, 1800 елда эшен яңадан башлап җибәрә (театрның яңа бинасы Болак буенда була).
1803 елда П. П. Есипов Казанда агачтан махсус театр бинасы салдырып (хәзерге Пишмаш заводы урынында), үз имеыиесендәге крепостнойлардан оештырылган труппасын Казанга күчерә. Федор Львовлар, Феклушалар бу труппаның атаклы артист, артисткалары булалар.
C. Т. Аксаковның язуына караганда, бу труппаның спектакльләре Казан тамашачылары тарафыннан бик яхшы каршы алына. Бу труппа башка шәһәр труппалары артистларын да гастрольгә чакырта. Мәсәлән, 1805 елда атаклы артист Плавильщиков Казанга гастрольгә килә һәм тамашачыларда көчле тәэсир калдыра.
1815 елда театр яна, труппа үзенең эшен туктатырга мәҗбүр була.
Театр эше, яңа театр бинасы өл-гергәч, 1833 елда гына җанланып китә. Театрның ун кешедән торган труппасы утыз кешегә җиткерелә, яңа декорацияләр ясатыла, киемнәр тектерелә. Нәкъ шул вакытларда Россиядә танылып өлгергән актёр М. С. Щепкин, үзенең кызы белән берлектә, Казан театры сәхнәсендә уйный башлый.
1842 елда театр тирәсендәге урам-нарның берсендә яңадан янгын чыга, театр бинасына да ут каба, шулай итеп Казанда театр эше яңадан туктала.
Бинасыз һәм профессиональ труп-пасыз калган Казан тамашачылары, укучы яшьләргә һәм укытучыларга мөрәҗәгать итәләр. Казан универ-ситеты студентлары да бу эшкә актив катнашалар. Университетның актовый залында куелган спектакльләрдә еш кына Л. Н. Толстой да уйный. «Казанские губернские ведомости» газетасының 1846 нчы елгы 18 номерында Л. Н. Толстойныи бу спектакльләрдә рольләрне бик оста башкаруы турында мәкалә басылып чыга.
Казанга, Самара (Куйбышев), Оренбургтан (Чкалов) да труппалар килеп, спектакльләр куеп китәләр.
Бу елларда Казанга рус классик язучыларының бер-бер артлы килүләре (А. С. Пушкин— 1833 ел, А. И. Герцен— 1835, В. А. Жуковский— 1837 ел, И. А. Некрасов — 1845), ә кайберләренең (А. С. Грибоедов, Л. Н. Толстой, С. Т. Аксаков, В. Г. Короленко һ. б. мәшһүр рус язучыларының) Казанда озак вакыт торулары гаять әһәмиятле. Аларның культура үсешенә булган йогынтылары көчле була. XIX йөзнең беренче яртысында шагыйрә Фукс квартирасында еш кына әдәби кичәләр уздырыла. Андагы иҗади бәхәсләр, һичшиксез, рус драма театры эшчәнлегенә дә кагылалар.
Ике тапкыр янган бина урынына 1852 елда таштан яңа театр бинасы салына. Аталы-кызлы Щепкиннарны яңадан Казанга чакырталар. 16 апрельдә алар катнашы белән Фонвизинның атаклы «Недоросль» комедиясе сәхнәгә куела. Бу труппага трагик Н. К. Милославский режиссерлык итә. Театр драма әсәр-ләре белән берлектә, опера һәм балет спектакльләрен дә сәхнәгә куя башлый. Театрның репертуарында рус язучыларының әсәрләре һәм Европа классикларыннан тәрҗемәләр була.
Милославский Казаннан киткәннән соң театрның эше яңадан сүрәнләнә. Италия җырчыларыннан оештырылган труппаны чакыртып карасалар да, алар тарафыннан куелган
117
операларны тамашачылар яратмыйлар. Күп төрле антрепренерлар кулына күчә-күчә театр таркала башлый һәм шуның өстенә 1860 елның декабренда театр өченче тапкыр яна.
1867 елны театр бинасы яңадан төзелә. Озак та үтми Казан театры, провинциядәге театрларның иң көч- леләреннән берсе булып таныла. Театрда драма, опера, оперетта труппалары оештырыла. Үзләренең сәхнә хезмәтләрен Казанда башлаган бик күп артистлар, соңга таба бөтен Россиядә таныла башлыйлар. Труппа составындагы Савина, Стре- петова, Комиссаржевская, В. В. Самойлов, Варламов, Давыдов кебек исемнәр дә Казан театрының көч- лелеген раслыйлар. Спектакльләрдә мәшһүр рус артисты — Андреев-Бур- лак озак вакытлар катнашып килә. Рус халкының танылган жырчысы Ф. И. Шаляпин беренче тапкыр Казанда хорист булып сәхнәгә аяк баса.
Белинский әйткәнчә, «зур һәм куәтле талант иясе» булган Щепкинның һәм Милославскийпың, Ленский кебек атаклы артистларның Казан сәхнәсенә килеп уйнаулары да Казан рус театрына реалистик сәнгать юлына басарга зур ярдәм итә, алар тарафыннан башкарылган образлар һәм аларның иҗат методлары Казан тамашачыларының, шулай ук артистларының фикерләрен үстерү дә гаять зур роль уйныйлар.
Шулай итеп, Казан рус театры үзенең көчле составы белән киң популярлык казана. Ләкин Казанның надан сәүдәгәрләре, дин әһелләре, кара монах һәм монашкалар бу театрның эшенә әледән-әле аяк чалып киләләр.
1874 елның 4 декабренда Грибое-довның «Акыллылык бәласе» («Горе от ума») спектакленнән соң, төнлә, театрда яңадан янгын чыга. Бу юлы инде театрны явыз уйдагы кешеләр, керосин сибеп, ут төртеп яндыралар.
Биредә әйтелгәннәрдән тыш та Казан театрларының вакытлы биналары бик күп тапкырлар яндырыла. Театрның эшен җимерү, халык каршында аның авторитетын төшерү өчен, төрле начар сүзләр тараталар. Театр, янәсе, фәлән айның фәләнчә көнендә яначак дигән хәбәр җәяләр һәм чыннан да шуны раслау өчен, нәкъ шул көнне театрга ут төртәләр. Ә театр яңадан эшли башлагач, театр дошманнары икенче төрле коткы тараталар.
Ләкин төрле коткыларга да кара-мастан, реалистик юлда эшләүче артистлар түземлелек белән хезмәт итәләр һәм уңышка ирешәләр. Теа-трның авторитеты күтәрелә бара. Театр составына Собольщиков-Са- марин, Слонов һәм Качалов кебек атаклы артистларның килүләре дә һичшиксез Казан театрының үсүенә, алга китүенә зур ярдәм итәләр. Төрле уйдырма сүзләр онытыла, Казан — театраль шәһәргә әйләнә.
Гончаров әйткәнчә, Фонвизин, Грибоедов, Гоголь нигез салган һәм Островский тарафыннан тагын да үстерелгән реализм «бинасы» Казан шәһәрендә барлыкка килә.
Алдынгы рус драматурглары әсәр-ләрен кую белән Казан рус драма театры Казан тамашачыларын алдынгы идеяләргә, азатлыкка өндәде алдынгы интеллигенция һәм прогрессив яшьләр күңелендә азатлык хисләре уятты. Театр репертуарына Горький һәм Чехов әсәрләре керә башлау белән Казан театрының иҗтимагый роле тагын да үсте.
А. М. Горький эшчәнлеге белән үстерелә башлаган социалистик реа-лизм әдәбияты, рус әдәбияты үсешендә генә түгел, бәлки рус драматургиясе, театр сәнгате һәм Россия халыклары культурасы тарихы үсешенә дә көчле йогынты ясады. Патша Россиясендә изелеп яшәүче күп сандагы халыкларның берсе булган татар халкына да, Казан рус театры һәм аның репертуарындагы Грибоедов һәм Гоголь, Островский һәм Горький пьесалары уңай йогынты ясадылар.
Рус халкыннан үрнәк алып һәм аның туганнарча ярдәме белән, Россиядә яшәүче башка халыклар да искелеккә, эксплуатациягә, талау- изүләргә каршы көрәш юлына бастылар. Шушы революцион-демокра- тнк ситуацияләрнең йогынтысы астында татар халкы да мәгърифәтчелек таләпләре күтәреп, акыл иреге, шәхес иреге, гаилә иреге өчен, аң-
118
белем өчен көрәш башлый. Шулай итеп, прогрессив идеяләр белән су-гарылган рус театр сәнгатенең йо-гынтысы татар культурасына да җәелә. Яктылыкка сусаган алдынгы татар яшьләре рус прогрессив куль-турасыннан үрнәк алалар. Мәдрәсәдән тыш русча өйрәнергә, рус әдәбияты һәм сәнгате белән танышуга омтылу, бигрәк тә рус театры белән кызыксынулар башлана. К. Насый- ри, Г. Ильяси, Ф. Халиди, Г. Камал, ф. Әмирхан һ. б. ларның эшчәнле- генә рус театры зур йогынты ясый, татар телендә сәхнә әсәрләре язу дәртен кузгата.
Рус театрының булышлыгы арка-сында татар драма әдәбиятының беренче үрнәкләре барлыкка килә. Бу өлкәдә беренче тәҗрибәне Г. Ильяси ясый. XIX йөзнең 80 елларында Ф. Халиди мәйданга баса. Рус әдәбияты һәм театры сәнгате белән таныш булган бу драматургларның әсәрләрендә, башлангыч хәлдә булса да, иҗтимагый көрәш чагыла.
Габдрахман Ильяси үзенең беренче әсәрен — «Бичара кыз» пьесасын 1887 елда яза. Татар драматургиясенең беренче үрнәген иҗат иткән Г. Ильяси Казанда театр оештыру эшенә дә актив катнашучыларның берсе була. Казанда «Чыбылдык арты» (һәвәскәрләр тарафыннан оештырылган йорт спектакльләре) барлыкка килә. Ф. Халидиның «Рәд- де бичара кыз», «Морат Сәлимов», «Мәхрүсә ханым» пьесалары куела. Спектакльләр кую саны артканнан арта бара. Шулай итеп татар театр сәнгатенең «Чыбылдык арты чоры» башлана.
Казан рус театры спектакльләре белән яшьтән үк кызыксынып килгән һәм рус театры сәхнәсе аша Островский, Горький әсәрләре йогын-тысы белән тәрбияләнгән Г. Камал үзенең беренче сәхнә әсәрләрен яза. Г. Камалның рус театры спектакльләре белән кызыксынуы, ул поста- новкаларга даими рәвештә йөрүе кечкенәдән үк башлана. Рус телендә уйналган спектакльләрне анлау авыр булганлыктан, ул, куелган әсәрләрнең басма китапларын табып, сүзлекләр ярдәме белән уенның эчтәлеген аңларга тырыша. Бу кадәр кызыксыну,
II «Коммунистик тәрбия турында», Тат.л\'. издат, 1947 ел, 94 бит.
беренчедән, Г. Камалга рус телен өйрәнүгә юл ачса, икенчедән, рус театры спектакльләре аның аңын һәм культура дәрәҗәсен арттыруда зур роль уйныйлар. Казан рус театры Г. Камалның язу теләген, иҗат инициативасын кузгата, прогрессив теләкләр белән рухландыра. 1905 ел революциясеннән соң ул Гоголь, Островский, Горький әсәрләрен тәрҗемә итә. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай Г. Камалны «Татар Островские> дип олылый. Казан рус театры культурасы белән кызыксынып йөргән тамашачылар арасыннан беренче татар артистлары чыга.
Сәхибҗамал Г ыйззәтуллина-Вол- жская, Кудашев-Ашказарский һ. б. әнә шундыйлардан. Алар, рус театрыннан үрнәк алып, татар сәхнә культурасын революцион-демокра- тик юлдан үстереп алып киттеләр.
Г. Камал һәм демократик карашлы яшьләрнең инициативасы белән 1906 елның 22 декабренда Казанда татар телендә беренче мәртәбә ачык спектакль куела.
М. И. Калинин XIX йөзнен соңгы һәм XX йөзнең башында күтәрелгән рус революцион хәрәкәте җәелгән елларны — изелгән милләтләргә рус халкы һәм аның культурасы белән бәйләнешкә керүенә зур рухи көч бирүче еллар итеп сурәтләде. Ул, Ленин — Сталин җитәкчелегендәге көрәш «изелгән милләтләрне рус халкы белән якынлаштырды, аларның иң аңлы элементларын рус әдәбияты, сәнгате, фәне белән, рус революцион көрәшчеләре белән танышырга мәҗбүр итте һәм шуның белән аларны рус культурасына кушты, аларны гомуми, бердәм көрәшнең тарафдарлары, ягъни инде бөтен Россиянеке булып фикер йөртүче кешеләр итте» дидеII.
Татар театры, рус театр сәнгатенең реалистик, критик һәм халыкчан сыйфатларын өйрәнеп һәм аны кабул итеп, үзенең эшчәнлеген җә- елдереп җибәрде. Островский, Гоголь һәм Горький драмалары татарча.а тәрҗемә ителеп, сәхнәдә уйналды-
119
лар. Рус драматургиясе татар театры һәм татар артистларының үсүенә зур иҗади мөмкинлекләр тудырды. Горький драматургиясе татар сәхнә-сенә революцион идеяләр алып килде. Горький әсәрләрен өйрәнеп, Г. Камал «Бәхетсез егет» драмасын яңадай эшләде һәм анда тормыш төбендәге типларга да күз салды. Горький эстетикасына таянып, Г. Коләхметов интеллигенция һәм социалистик идеология мәсьәләләрен үзенең «Яшь гомер» һәм «Ике фикер» исемле пьесаларында күтәреп чыкты.
Шулай итеп, Казан рус театры сәхнәсендә чагылган прогрессив идеяләр һәм реалистик тенденцияләр татар театр сәнгатенең формалашуына да юнәлеш бирде. Буржуаз интеллигентлар, татар милләтчеләре милли дошманлык карашларын чәчеп йөргәндә, татар театры Горький әсәрләре белән кызыксынды, халыкка демократик фикерләр таратты һәм Бөек Октябрь социалистик революциясен «Сәйяр» труппасы куйган «Мещаннар» әсәре белән каршылады.
Әмма каршылыклы һәм катлаулы булган революция алды еллары театр сәнгатенә дә үзенең йогынтысын ясады. Бу еллардагы көчле һәм йомшак, каршылыклы тенденцияләр театр сәнгатендә дә чагылды.
Бу чорларда Казан рус театрына индивидуалистик хисләргә һәм бур-жуаз «идеяләр»гә корылган әсәрләр дә үтеп кергәләделәр.
СССР халык артисткасы, профессор В. Н. Пашенная үзенең «Социализм илендә актёр» исемле китабында, шул чорга карата болан дип яза: «Театр 1905 елгы революциядән соң ил белән бергә реакция изүе астында булды». Ул театрның иҗат йөзе акрынлап сүнә, шиңә баруын сурәтли. «Әгәр дә 1917 елгы Бөек Октябрь социалистик революциясе булмаса, гомумән театр белән нәрсә булуын күз алдына китерү дә авыр иде», — ди ул.
Москва театрлары кичергән шушы ук хәл, провинциаль театрлар, шул җөмләдән Казан рус театры өчен дә хас иде.
II
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясенең өченче көнендә Совет хөкүмәте театр эшләре белән җитәк-челек итүне Мәгариф Халык Ко-миссариаты карамагына тапшырды. Бу декрет театрны мәктәпләр, уни-верситетлар сафына куеп, театрларга халыкны тәрбияләү бурычын йөкләде. 1919 елның 26 август декреты белән театрларга национализация ясалды һәм театрлар дәүләт кулына күчерелде.
Сәнгать хәзинәләрен хезмәт ияләре файдасына юнәлдерү' мәсьәләсе партиянең VIII съезды резолюциясендә дә ачык чагылды. Хезмәт ияләрен театр сәнгатенә якынайту, киң массаларны совет патриотизмы рухында тәрбияләү теләге белән бушлай спектакльләр күрсәтүгләр оештырылды. Театр коллективлары, театр бинасында гына түгел, эшче район клубларына барып та уйнадылар. «Декрет чыгу белән, — ди Станиславский үзенең истәлекләренең берсендә, — без, күпчелеге, безнең театрны гына түгел, ә гомумән бернинди театрны да белмәгән, бө-тенләй яңа булган тамашачы белән очраштык: ел ярьпм чамасы сузылган бушлай спектакльләр бирү нәти-җәсендә театр сәнгате чын-чынлап халыкка якынайды, һәм халык мә-хәббәтен яулап алуга иреште».
А. М. Горькийның революцион драматургиясе, Н. В. Гоголь, А. Н. Островский, А. П. Чехов һ. б. реалистик сәхнә әсәрләре, шулай ук яшь драматургларның беренче советчыл пьесалары яшь совет театрларының реалистик юнәлешләрен үстерүдә зур ярдәм иттеләр.
Гражданнар сугышы һәм нэп ел-ларындагы кискен сыйнфый көрәш театрда үзенең чагылышын тапты. Буржуазиянең һәртөрле калдыклары яшь совет театрларының үсүләренә тоткарлык ясарга маташтылар. Партия җитәкчелегендә театрның иҗади көчләре, дошманнарга каршы, аларның репертуардан революцион эчтәлекле әсәрләрне куып чыгарырга, пдеясезлекне чәчәк аттырырга омтылуларына каршы көрәштеләр.
120
Партия җитәкчелегендә театр сән-гатенең большевистик партиялелеге өчен көрәш җәелде, совет театрының иҗаты халыкка хезмәт итүгә юнәл-дерелде.
Большевиклар партиясенең туры- дан-туры булышлыгы белән совет театрлары, һәртөрле дошман теория-ләргә һәм сәнгать өлкәсендәге буржуа калдыкларының чыгышларына каршы рәхимсез көрәш алып бардылар һәм театр сәнгатенең төп бурычын — халыкка хезмәт итү бурычын алга сөрделәр.
Пролетариат оешмалары турында партия Үзәк Комитетының 1920 елдагы резолюциясендә һәм аңлатма хатында, шулай ук партиянең XII съезды (1923) резолюциясендә эшче- крестьян яшьләрен тәрбияләүдә художество әдәбиятының иҗтимагый роле күрсәтелде. Шуннан соңгы XIII съезд карарлары, ВКП(б) ҮК ның «Художество әдәбияты өлкәсендә партиянең политикасы турында»гы (1925) резолюциясе әдәбият һәм сәнгать алдында торган зур һәм җаваплы бурычларны уңышлы хәл итүдә сәнгать работникларына әйтеп бетергесез ярдәм күрсәттеләр.
Казан рус драма театры да үз бинасыннан чыгып эшче районнарына, Кызыл Армия частьларына барып спектакльләр күрсәтүне, халыкка, революция кешеләренә, хезмәт ияләренә якынрак килеп хезмәт итүне үзенең көндәлек эшенә әйләндерде. Шулай ук театр тиз арада үзенең иҗат эшен яңартып җибәрүгә кереште, аның репертуары совет язучылары әсәрләреннән төзелә башлый. һәм театр бер-бер артлы совет драматургларының революцион идеяле әсәрләрен куя килде.
Ялача эшләү, яңача иҗат итү театр коллективының осталыгын көчәйтә, халык белән булган бәйләнешен ныгыта. Аның сәхнәсендә бербер артлы замандаш фикерләрне чагылдырган, уе, теләге һәм кичерешләре белән революцион эпоха кешеләрен сурәтләгән әсәрләр куела башлый.
1925 елда В. Билль-Белоцсрков- скийның «Шторм», Л. Сәйфуллина- ныц «Виринея», 1926 елда К. Тренев-ның «Любовь Яровая», 1927 елда Бс. Ивановның «Бронепоезд 14-69*, Б. Лавреневпың «Разлом» һәм сон- рак елларда В. Маяковскийнын «Баня», А. Безыменскийныц «Выстрел», А. Погодинның «Темп» һ. б. күп кенә пьесалар сәхнәгә куела һәм алар рус театры тарихында беренче буларак, совет тамашачыларының көрәштәге пафосларын, якты хыялларын, яңа өметләрен чагылдыралар.
Рус театрларының йөзен билгеләгән бу яңа репертуар театр коллек- ' тивының алдына тагын да зуррак 1 бурычлар куйды. Совет чынбарлы-гыннан алынып язылган әсәрләргә артистларның, режиссёрларның һәм театр җитәкчеләренең аеруча җитди караш белән якын килүләре һәм бу яңа эчтәлекле спектакльләрне ки и массага дөрес һәм оста итеп җиткерүләрен таләп итте.
1932 елда ВКП(б) Үзәк Комитеты «Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңа баштан кору турында» яңа карар кабул итте. Бу тарихи карар шулай ук совет театр сәнгатен үстерүдә зур урын тотты һәм театр репертуарын көчәйтүгә алып килде. М. Горькийның «Егор Булычев һәм башкалар», Фурмановның «А4ятеж», Л. Славинның «Интервенция», А. Корнейчукның «Эскадра һәлакәте» һәм «Платон Кречет», Горький һәм Шолохов романнары буенча эшләнгән «Ана» һәм «Күтәрелгән чирәм» инсценировкалары кебек шактый сандагы әсәрләр бу елларда иҗат ителгән югары идеяле яңа әсәрләр иде. Репертуарларында нигездә шушы әсәрләр торган совет театрлары бу елларда тамашачыны советчыл, коммунистик рухта тәрбияләү буенча зур эш алып бардылар.
Казан рус театры сәхнәсендә сталинчыл бишьеллыклар чорының гигант төзелешләре, колхозлашу, эксплуататор сыйныфларны бетереп, социализм җәмгыяте төзү буенча совет халкы алып барган героик көрәш картиналарын чагылдырган пьесалар төп урынны алдылар.
Шушы чорда иптәш Сталин совет сәнгатенең методын социалистик реализм дип билгеләп, совет сәнга-тенең тирән эчтәлеген ачып бирде. Шушы социалистик реализм прин
121
циплары нигезендә совет театрлары-ның яна үсеш чоры башланды.
Казан рус драма театры республи-кабызның социалистик хуҗалыгы һәм культурасы белән бергә үсте, бергә чәчәк а/ты. Ул Татарстан халкының эшендә һәм тормышында әһәмиятле урын алып тора.
Совет кешесенең изге хисләре белән кыю фикерләре, совет кешеләренең хезмәттәге батырлыклары Казан рус драма театрының сәхнәсендә куелган әсәрләрнең төп тематик нигезен тәшкил итә. Театр сәхнәсендә уйналган рус классик һәм хәзерге совет драматургларының югары идеяле нәфис әсәрләре яңа тормыш төзүче совет кешеләре турында, рус халкының героик тарихы турында сөйлиләр.
Шушы елларда Казан рус театры бөтен прогрессив кешелек дөньясының даһилары В. И. Ленин һәм И. В. Сталин образларын беренче булып Татарстан тамашачыларына (Н. Погодинның «Кремль курантлары» әсәрен) күрсәтеп, халыкның киң ихтирамын казанды. Әсәрне сәхнәгә куючы Москва Малын театры режиссеры Л. Прозоровский, артистлардан Ленин образын башкаручы A. М. Борелин, Сталин образын башкаручы В. А. Гранат, Дзержинский образын башкарган А. Д. Гусев һәм Казан рус театрының барлык ижат коллективы югары сыйфатлы, тирән эчтәлекле спектакль тудырды. Бу иҗади күтәрелешкә театр коллективы иң алдынгы һәм прогрессив иҗат методы — социалистик реализм методы белән эш итү аркасында иреште. Шушы елларда Казан рус драма театры татар драматургларының әсәрләрен сәхнәгә кую өчен хәзерлек эшен дә башлап җибәрде. Татар халкының атаклы драматургы Г. Камалның «Банкрот» исемле комедиясе, Ш. Камалның «Козгыннар оясында» исемле драмасы сәхнәгә куелды. Шулай итеп, Казан рус театры сәхнәсе аша меңләгән тамашачылар, классик һәм рус совет драматургиясенең үрнәкләре белән беррәттән татар драматургларының иң яхшы әсәрләре белән дә таныша башладылар.
Щепкин мәктәбенең реалистик традицияләрендә тәрбияләнгән рус театры артистларының иҗат эшчән- лекләре көннән-көн үсә барды һәм бу хәл янәшә эшләп килгән татар театры артистларының иҗатларына да зур йогынты ясамый калмады.
Моңа мисал итеп, Г. Болгарская, Ф. Ильская, 3. Солтанов, Г. Булатова, X. Уразиков, Камал III кебек байтак сандагы татар сәхнәсенең осталарын күрсәтә алабыз.
Казан сәхнәсендә 12 ел хезмәт күрсәткәннән соң Москва Малый театрында эшли башлаган РСФСР һәм ТАССР ның халык артисты, ике тапкыр Сталин премиясе лауреаты Ф. В. Григорьев белән РСФСРның атказанган һәм ТАССР ның халык артисты 3. Солтановларның иҗат дуслыгын әйтергә кирәк. Шушы дуслык җирлегендә иҗат ителгән Дикой, Лыняев, Городничий образ-ларында рус сәхнәсенең көчле иҗат традициясе чагыла. Казан рус театры артисткасы Л. П. Милова белән Фатыйма Ильскаяларның иҗат дус-лыгында тудырылган Дездемона, Луиза, Нина, Джесси, Даша образлары Казан тамашачыларының күңелендә яши. Галия Булатованың иҗат йөзе Островский пьесаларында ачыклана, үсә барды. Киң иҗади диапозонлы Хөсәен Уразиков белән Камал III һ. б. актерлар рус театр культурасы үрнәкләрендә тәрбияләнеп, талантларын үстерделәр.
Болар барысы да Казан рус һәм татар театрлары тарихында югары иҗат мастерлыгы күрсәткән хезмәтләр булып торалар.
Дистәләрчә әсәрләрнең образларын иҗат иткәндә сәхнә осталыгы үрнәкләрен күрсәткән Ф. В. Григорьев, Л. П. Милова, Н. И. Яку- шенко, Д. Р. Любин, Г. П. Ардаров, И. В. Загорский, Е.*Е. Жилина кебек артистлар һәм артисткалар Татарстан хезмәт ияләре каршындг) зур дан казандылар.
Совет репертуарын нигез итеп алган Казан рус драма театры коллективы соңгы елларда зур уңышларга иреште. Театр коллективының алдынгы артистларының хезмәт новаторлыгына, совет сугышчылары, совет галимнәре образлары өстендә
122
рухланып эшләүләренә тамашачылар югары бәя бирделәр. Замандашла- рыбызның образларын тудыруда рус театры сәхнәсенең карт һәм яшь буыны катнашты.
Бөек Ватан сугышы елларында барлык театрларның, шул исәптән Казан рус драма театрының да ре-пертуарында — фашизмга каршы нәфрәт хисе тәрбияли торган, җиңүгә булган ышанычны үстерә торган, совет халкының батырлыгын, * Ватанына, партиягә бирелгәнлеген күрсәткән әсәрләр төп урынны алдылар.
Бу елларда «Рус кешеләре», «Фронт», «Басып керү» («Нашествие») һ. б. шуның кебек шактый сандагы әсәрләр рус халкының гаять зур батырлыкларын, сталин- чыл хәрби фәннең бөеклеген һәм өстенлеген, иптәш Сталинның полководецлык даһилыгын күрсәтү белән бергә, совет халкының Ватанга, Ленин — Сталин партиясенә чын күңелдән бирелгәнлекләрен, күп милләтле совет халкының хисләрен, фикерләрен сәхнә образлары аша гәүдәләндерде. Шактый зур күләмдәге уңышлар белән беррәттән Казан рус драма театры иҗатында кимчелекләр дә булмады түгел. ВКП(б) Үзәк Комитетының драма театрлары репертуары һәм аны яхшырту чаралары турындагы ка-рарында драма театрлары эшендәге җитди кимчелекләр күрсәтелгән иде. Драма театрларында хәзерге заман темаларына язылган пьесаларның саны аз булу, художество ягыннан йомшак, түбән идеяле һәм чит ил драматургиясенең түбән пробалы пьесалар белән чуарлануы күрсәтелгән иде. Бу хаталар Казан драма театры эшендә дә булдылар.
Кайбер күренекле артистларның үз иҗатларына җитәрлек таләпчәнлек күрсәтмәүләре, иҗади үсешләрендә тукталып торулары, спектакльләрдә ансамбльлекнең җитәрлек булмавы, режиссёрлар һәм театр җитәкчеләренең яшь көчләр иҗаты язмышына игътибарсыз караулары да төп кимчелекләрдән иде.
Укучылар тарафыннан яратылып укыла торган «Угрюм-река» романы сәхнәдә драматик әсәр булып яң-гырый алмады. Спектакль (режис-сёры Е. А. Простов) әдәби монтаж яисә роман өчен театраль иллю-страция кисәкләре генә булудан узмаган иде. Романдагы киң сюжет полотносын дүрт пәрдә эченә тыгыз-лап сыйдыруга тырышу нәтиҗәсендә персонажлар һәм вакыйгалар бәйләнеп җитә алмый, романда би-релгән идея ачылып җитмәде.
В. А. Соловьевның «Җиңү сере» (режиссёры II. А. Медведев), А. Якобсонның «Ике лагерь» (режиссёры А. Д. Гусев), А. Глобаның «Пушкин» (режиссёры Г. П. Арда- ров) һәм О. Гольсмитиың «Хаталар төне» (режиссёры Б. Э. Ниренбург) спектакльләре дә үзләрен аклый ал-мадылар.
Бигрәк тә «мәрхәмәтле иске Анг-лияне» идеаллаштырган «Хаталар төне» пьесасын 1946 елда репертуарга кертү белән театр зур хата ясады.
«Ике лагерь» постановкасында пьесаның политик үткенлеге югалып калган кебек үк, «Пушкин» әсәрендә рус халкының бөек шагыйре А. С. Пушкин тиешле югарылыкта күрсәтелә алмады. Ә «Җиңү сере»ндәге совет кешеләренең — фронт һәм тыл геройларының типик образлары тулы гәүдәләндерелеп җиткерелмәде. Бигрәк тә Казан рус драма театры сәхнәсендә Водопьянов һәм Лаптевның художество ягыннан йомшак, идеясе түбән һәм буталчык булган «Ирексездән җиргә төшү» («Вынужденная посадка») пьесасының беренче булып күрсәтелүе дә түзеп торырлык хәл түгел иде. Бу хәл Казан рус театрының иң тупас политик ялгышы булды, һәм ул ВКП(б) Үзәк Комитетының «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карарында фаш ителде дә.
һәм Татарстан тамашачысы да үз театрының өзлексез яхшыра баруын, репертуар планының һәрвакыт ачык һәм художество ягыннан тулы бәяле әсәрләр белән алга таба хәрәкәт итүен таләп итте. Ирешелгән уңышлар белән канәгатьләнмичә республикабызның алдынгы театрларының берсе булган Казан рус драма
123
театры коллективы алдына зур бурычлар куйды, спектакльләрнең сыйфатын яхшыртуны таләп итте.
ВКП(б) Үзәк Комитетының идео-логия мәсьәләләре буенча тарихи карарлары театрларның эшен ях-шыртуда гаять зур роль уйнады. Шушы карарлар нигезендә әдәбият оешмалары белән берлектә театрлар да үзләренең эшләрен бөтенләй яца баштан корып җибәрделәр. Казан рус театры ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре турындагы тарихи карарларын үтәү юлында шактый уңышка иреште һәм аның репертуары соңгы елларда аеруча игътибарга лаеклы әсәрләр белән баетылды. Рус театры сәхнәсендә төп урынны рус совет драматургиясенең бүгенге көн темасына язылган әсәрләре алды.
Яңа сугыш уты кабызучыларны фаш иткән «Теге якта» (А. Баря- нов), «Тыкрыктагы йорт» (Бр. Тур) кебек пьесалар белән беррәттән совет иле кешеләренең патриотик һәм намуслы хезмәтләрен гәүдәләндергән «Туган ил» (А. Толстой), «Бәхет» (П. Павленко), «Учак» (П. Маляревский), «Яшь гвардия» (шул исемдәге А. Фадеев романы буенча эшләнгән инсценировка), «Яшерен сугыш» (В. Михайлов һәм Л. Самойлов), «Намус законы» (А. Штейн), «Бөек көч» (Б. Ромашев), «Кадерле икмәгебез» (Н. Вирта) кебек спектакльләр Казан театры коллективының идея һәм художество ягыннан үскәнлеген һәм алга киткәнлеген күрсәтәләр.
ССР Союзы Министрлар Советының карары белән 1948 елда Казан рус драма театрына В. И. Качалов исеме бирелде.
ТАССР ның 30 еллык юбилее уңае белән Казан рус драма театры татар драматургы Нәкый Исәнбәтнең (Г. А. Жарков тәрҗемәсендә) «Мулланур Вахитов» исемле пьесасын сәхнәгә куйды. Әсәрне сәхнәгә куюдан элек театр коллективы пьесаның авторы И. Исәнбәт белән зур иҗади Эш алып барды.
Әсәрне сәхнәгә куючы театрның баш режиссёры, РСФСР ның һәм ТАССР ның атказанган сәнгать эш- леклесе Е. А. Простов түбәндәгеләрне белдергән иде.
«Мулланур Вахитов» пьесасы — драматургии яктан да, иҗтимагый- политик әһәмияте белән дә, шулай ук әсәрнең авторы Нәкый Исәнбәт иптәшнең, театр коллективы куйган таләпләргә колак салып, иҗади дуслык мөнәсәбәтләрендә театр белән бергәләп эшләргә хәзер торуы ягыннан да — театр җитәкчелеген бик кызыксындырды...
...Мулланур образында без татар халкының каһарман улы, хәрби на-чальникны күрү белән бергә, барыннан да элек, ялкынлы большевикны, алдынгы җәмәгать эшлеклесен, революционерны күрергә теләдек...
Безнең игътибарны иң нык туплаган як — спектакльдә бара торган барлык тарихи вакыйгаларны, чорның героик атмосферасын бөек Ленинның һәм аның якын көрәштәше иптәш Сталинның җитәкчелек роле көче белән сугарырга омтылу булды» («Кызыл Татарстан» газетасы, июнь, 1950 ел).
«Мулланур Вахитов» спектакле Нәкый Исәнбәтнең рус сәхнәсенә менгән беренче җитди һәм капитал әсәре булып тора, һәм бу спектакль шулай ук театрның этапный поста- новкасы булып санала.
Спектакльдә шул вакыттагы көрәш объектив дөреслек белән күрсәтелә, татар революционеры образы тарихи вакыйгалар куелыгында дөрес чишелә. Шуңа күрә әсәрдә чагылган чор да тулы гәүдәләнә. Драманың саф әдәби тел белән тәрҗемә ителүе, артистларның милли образлар тудырудагы осталыклары — барысы да рус театрының мактаулы эше турында сөйлиләр.
Бүгенге көннең үткен мәсьәләләрен һәм вакыйгаларын чагылдырган совет драматургларының әсәрләрен сәхнәгә куючы режиссерлар да (Е. А. Простов, Б. Э. Ниренбург, А. Д. Гусев, А. Н. Медведев) һәм поста- новкаларга катнашучы көчле иҗат коллективы да югары сыйфатлы, тирән эчтәлекле спектакльләр тудыру өчен бөтен тәҗрибәләрен һәм дәртләрен биреп эшлиләр. Казан рус театрының спектакльләрендә иҗат коллективының талант көчен, совет
124
театр сәнгате дәрәҗәсен тагын да күтәрергә омтылуын күрергә була.
Әсәрнең һәм спектакльнең идеясен ачып бирүдә, тулыландыруда театрда шулай ук художник хезмәте дә зур урын алып тора. Сәхнәдә барган тормыш күренешләрен, пьеса эчтәлегенең чагылышын оформ- лениедә дөрес бирү өчен художниктан шактый иҗат көче сорала. Шуңа күрә дә Казан рус драма театры спектакльләренең уңышлы чыгула-рында, шактый зур ижади хезмәт күрсәткән художник, РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе В. С. Никитин эшенә кыскача гына булса да тукталмыйча мөмкин түгел.
«Мулланур Вахитов» спектакленең оформлениесендә художник та-рафыннан чорның тарихи урыннары нык өйрәнелгән, күп кенә тарихи ис-тәлекләр бүгенге тормыш белән бәй-ләнеп иҗат ителгәннәр. Героик үт-кәннең хәзерге көн белән җанлы һәм тәэсирле бәйләнештә бирелүе һичшиксез тарихи обстановкаларны чагылдыруда уңышлы адым булып тора. Спектакльнең оформлениесе пьеса эчтәлегенең колориты белән ижади бәйләнештә эшләнгән.
Шулай ук Никитич тарафыннан эшләнгән «Туган ил» спектакле оформлениесе дә вакыйгаларның героик характерына басым ясый, пьесаның монументальлеген гәүдә-ләндерә.
Художник Никитин үз эшендә ха-рактерлы детальләрне һәм фраг-ментларны киң һәм урынлы куллана. «Туган ил»дәге Кырым яры, пароход, зур театр ложасы сценалары, «Мулланур Вахитов»тагы Казан вокзалы, Кабан күле күренешләре, балкон һ. б. сценалар нечкә лирика белән ижат ителгәннәр.
ВКП(б) Үзәк Комитетының «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карары совет театрларының үсеш юлларын билгеләде. Казан рус драма театры, бу карарны үзенә программа итеп алып, зур вакыйгалар аша өзлексез алга — коммунизмга баручы совет кешеләре образын чагылдыру өстендә барлык көчен куя. Театрның эше тынычлыкны яклауга, совет халыкларының тыныч хезмәтләрен җанландыруга һәм ком-мунизмга омтылышларын сурәтләүгә багышланган. Шуның белән бергә театр яңа сугыш уты кабызучы агрессорларның мәкерле планнарын фаш итә. Бу темага багышланган «Рус мәсьәләсе» («Русский вопрос»), «Америка тавышы» («Голос Амери-ки»), «Ликург законы» кебек спек-такльләр Казан тамашачылары та-рафыннан зур кызыксыну белән ка-ралдылар.
Казан рус театры үзенең 1951—52 елгы сезонын «Гасыр уртасында» («В середине века») исемле тынычлык өчен көрәш темасына багышланган спектакль белән ачып җибәрде. 1951—52 елгы репертуар совет кешеләренең актив эшчәнлеген күрсәтә торган, халыкара һәм тарихи темаларга багышланган югары художестволы, тирән эчтәлекле әсәрләр белән баетылган. Театр репертуарында рус классик драматургларының да әсәрләре зур урын алып тора. Шуның белән бергә театр Казан драматургларының иң яхшы әсәрләрен күрсәтүне максат итеп куйган.
Быелгы сезонның икенче спектакле итеп күрсәтелгән Сталин премиясе лауреаты А. Суровның «Москва таңы» («Рассвет над Москвой») әсәре Казан тамашачылары тарафыннан яратып каралды. Совет кешеләренең иң яхшы тойгыларын — аларның туган илгә, Москвага, бөек Сталинга булган мәхәббәтләрен, аларның тыныч хезмәт ижатына омтылуларын чагылдырган бу спектакль Казан рус драма театрының быелгы сезондагы уңышларының берсе булып тора. «Москва таңы» спектакле фәкать совет кешесенең (аерым алганда Капитолина Солн- цеваның) үзгәрүе генә түгел. Ул тукыма сыйфаты турындагы мәсьәлә- белән дә чикләнми, спектакль предприятие җитәкчелеге стиленең төрлелеген дә, күмәк көчнең өстенлеген дә, тормышның матурлыгын да ча-гылдыра. Социалистик илебездә коммунизм таңы яктыра — менә спектакльнең төп идеясе.
«Москва таңы»ннан соң куелган Украина драматургы Ярослав Га-
125
ланның Америка сугыш чукмарла-рының Германиянең Көнбатыш зо-насында фашистик режим торгызу-ларын фаш иткән «Алтын бөркет ти-рәсендә» («Под золотым орлом») спектакле, кайбер кимчелекләре булуга карамастан, Казан рус театрының бүгенге көннең житди спектакле булып санала ала. Бу спектакль тамашачыда совет кешеләренең коточкыч авыр шартларда да хаклык өчен көрәшүләре аша аларның намуслы булуларына һәм батырлыкларына соклану тудыра, һәм спектакль Америка империалистларына карата нәфрәт тойгысы уята.
һәр ике спектакльнең дә режис- сёрлары (Л. Литвинов, Л. Брошке- БИЧ), һәр ике спектакльдә катнашучы иҗат коллективы чын мәгънәсендә көчле, тамашачыларның теләкләрен канәгатьләндерә алырлык спек-такльләр тудыра алганнар. Шуңа күрә дә спектакльләрнең һәр икесе дә Казан тамашачылары тарафыннан зур кызыксыну һәм мәхәббәт белән каралалар.
Хәзерге көндә Казан рус драма театры коллективы Ленинград дра-матурглары Л. Компанией, К. Крон- фельдләр белән иҗади бергәлектә «Лейпциг, 1933 ел» исемле җитди политик әсәр чыгарды.
Бу әсәр сәхнәдә беренче тапкыр куела һәм ул әсәрне беренче булып күрсәтүне Казан рус драма театры үз өстенә алды. Әсәр Лейпциг процессының фактик материалларына нигезләнеп эшләнгән. Спектакльдәге вакыйга моннан 20 еллар элек булган процессны гәүтгәләндерсә дә> аның темасы әле дә актуаль — монополистик капиталның реакцион лагерена каршы прогрессив көчләрнең, революционер-коммунистларның көчле һәм түземле көрәшләренә багышланган. Лейпциг процессының җимерелүе — бүгенге реакция лагереның җимерелүе булып яңгырый.
Гомумән, быелгы репертуар планы идея-тематик диапозонның киңлеге белән характерлы. Бу нәрсә рус театрының репертуар өлкәсендә сизелерлек борылыш ясап, совет тамашачыларын канәгатьләндерә алырлык уңышлы постановкаларның арта баруын күрсәтә.
Татарстан хезмәт ияләренә рухани азык биреп килгән һәм татар халкының культура үсешенә йогынты ясаган Казан рус драма театры киләчәктә дә үзенең изге бурычын үтәр, совет халкына коммунистик тәрбия бирү эшен уңышлы башкарыр дип ышанабыз. Шуның белән бергә ул татар халкының театраль культурасының тагын да күтәрелүенә иҗади булышлык итеп килер.
Театрның иҗат коллективы маркс-изм-ленинизм теориясен системалы рәвештә өйрәнеп, художество мас-терлыгын өзлексез камилләштереп, сәхнәсен Ватаныбыз һәм халкыбызның күркәм мораль сыйфатларын, совет кешесенең тиңдәшсез хезмәт батырлыкларын дөрес күрсәтә торган әсәрләр белән тагын да баетыр.
150 нче яшенә баскан карт теат-рыбыздан без шуны көтәбез һәм ул бу бурычны үтәп чыгар, дип ышанабыз.