Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ ЯХШЫ ӘСӘРЛӘРГӘ КОНКУРСЛАР


ИҢ ЯХШЫ ПЬЕСА ҺӘМ ЛИБРЕТТОГА
КОНКУРС
Татар совет драматургиясен һәм опера
сәнгатен тагын да устерү, бигрәк тә бүгенге көн
темасына татар телендә югары идеяле һәм югары
художество дәрәҗәсендә булган яна драма
әсәрләре булдыру максаты белән, Татарстан
Совет язучылары союзы һәм Сәнгать эшләре
идарәсе иң яхшы пьеса һәм либреттога конкурс
игълан итте.
Конкурсның срогы 1952 елның 1 ноябренә
кадәр.
Конкурсның үрнәкчә тематикасы түбән-
дәгечә: авылда һәм шәһәрдә совет кешеләренең
коммунизм төзү планнарын тормышка ашыру
буенча героик хезмәте; Совет
республикаларының тату семьясында Татарстан
АССРның үсеше һәм чәчәк атуы; совет
кешеләренең бөтен дөньяда ныклы тынычлык
өчен көрәше.
Рус, татар һәм Россиядәге барлык башка
милләт халыкларының чит ил баскыннарына,
царизмга һәм алпавытлар-капита- листлар
изүенә каршы бергәләп көрәшүе.
БӨ2К Ватан сугышында совет халкының
җиңү чыганаклары. Совет патриотизмының
тереклек бирүче көче; Совет дәүләтенең
үсешендә рус халкының алдынгы роле; СССР
халыкларының дуслыгы; кешелекнең тарихи
үсешендә Советлар Союзының җитәкче роле;
Татарстанда яңа промышленность
тармакларының, бигрәк тә нефть
промышленностеның үсеше.
Бөек большевиклар партиясе — совет
халкының җиңүләрен рухландыручы һәм
оештыручы.
Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр Та-
тарстан АССР Л\инистрлар Советы каршындагы
Сәнгать эшләре идарәсенә машинкада 2 данә
бастырылып «конкурска» дигән билге белән
җибәреләләр.
Конкурс жюрие кулъязмаларны килү С тән
карый, кирәк булганда, сайлап алынган әсәрне
төзәтү өчен авторга күрсәтмәләр биреп
кулъязманы кире кайтара.
Сайлап алынган барлык әсәрләр конкурсның
азагында кабаттан тикшереләләр ләм иң яхшы
әсәрләргә түбәндәге бүләкләр биреләчәк:
1 беренче бүләк — 20 мең сум.
2 икенче бүләк—10 ар мең сум.
3 өченче бүләк — 5 әр мен сум.
Конкурс жюрие кулъязмаларны кабул -итә
башлады.
Кулъязмаларны җибәрү өчен адрес:
Казан, Кремль, Управление по делая искусств
при Совете Министров ТАССР.
Республиканскому конкурсу на лучшие пьесы и
либретто.
БАЛАЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ
ХУДОЖЕСТВО ӘСӘРЕНӘ КОНКУРС
Татар телендә совет балалар әдәбиятын тагын
да үстерү, хәзерге заман темасына идея һәм
художество ягыннан югары дәрәҗәле яңа
әсәрләр тудыру, балалар өчен язучы
авторларның санын арттыру максаты белән,
Татарстан Совет язучылары со:-о- зы, Татарстан
дәүләт издательствосы һәк Татарстан АССР
Мәгариф министрлыгы мәктәпкәчә яшьтәге һәм
мәктәп яшендәге балалар өчен иң яхшы
художество әсәренә конкурс игълан итте.
Конкурсның срогы 1952 елның 1 нояб- рена
кадәр.
Конкурста язучылар, шагыйрьләр, дра-
матурглар, педагоглар, галимнәр, промыш-
ленность һәм авыл хуҗалыгы работниклары һәм
теләгән барлык гражданнар катнаша алалар.
Конкурска теләсә нинди жанрдагы әсәр —
повесть, хикәя, пьеса, шигырь, җыр, әкият һ. б.
тәкъдим ителә ала. Әсәрнең күләме чикләнми,
ләкин мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 0,5
табактан, ә мәктәп яшендәге балалар өчен 1
табактан ким булмаска тиеш. Мәктәпкәчә
яшьтәге балалар өчен аерым темаларга язылган
җыентыклар һәхм алдан газета-журналлар- да
басылган әсәрләр тәкъдим итү дә рөхсәт ителә.
Конкурсның үрнәкчә тематикасы ител
түбәндәгеләр күздә тотыла:
1. Хәзерге заман темасына әдәби әсәрләр —
совет халкы һәм совет дәүләтенен бөек иҗади
эшләре; табигатьне үзгәртүнеа бөек сталинчыл
планы; шәһәрдә һәм авылда социалистик хезмәт;
илебездә коммунизм төзү өчен совет халкының
көрәше: совет строеның көчләр чыганагы;
Ватаныбызның героик тарихы; совет халкынык
Бөек Ватан сугышында тарихи җиңүләре: совет
дәүләтенең үсешендә бөек рус халкының
алдынгы роле: СССР халыкларының дуслыгы;
кешелекнең тарихи үсешендә Советлар
Союзының җитәкче роле; совет халкының милли
горурлыгы, илебезнең һэя дөньяда барлык
алдынгы кешеләрнең тынычлык һәм демократия
өчен көрәше; Д^

мократнк илләрнең социализм төзү юлында
уңышлары; бөек большевиклар партиясе;
Советлар Союзының балалары һәм яшьләре
тормышы; пионер оешмалары һәм Ленин —
Сталин комсомолы; коммунистик мораль; совет
мәктәбе, Суворов, Нахимов һәм һөнәр
училищеларының тормышы; мәктәпләрдә,
балалар йортларында һәм бакчаларында, пионер
лагерьларында балаларның бердәм һәм эшчән
коллективын тәрбияләү; республикабызның
атаклы кешеләре, тарихи урыннары һәм табигый
байлыклары; Бөек Ватан сугышында катнашучы
балалар турында.
2. Фәнни темаларга әдәби әсәрләр —
Советлар Союзының байлыклары, табигате,
экономикасы, фәне һәм культурасы; илебездә
социалистик үзгәрешләрнең нәтиҗәсе һәм
перспективалары; совет фәне һәм техникасының
бөек казанышлары һәм ачышлары; СССРда
хәзерге фәнни казанышлар, сәяхәтләр һәм
экспедицияләр; кешелекнең үсешендә совет
фәненең роле; коммунизмның бөек төзелешләре
турында.
3. Фәнни темаларга алдынгы совет фәненең
реаль проблемаларына нигезләп язылган
фантастик һәм маҗаралы әсәрләр.
4. Конкурсның гомуми бурычларына җавап
бирә торган һәм теләсә нинди жанрда ирекле
темаларга язылган әсәрләр.
Конкурска тәкъдим ителә торган кулъязмалар
һәм китаплар, «Конкурска» дигән билге белән,
Татгосиздатка тапшырылалар. (Кулъязма
машинкада 2 данә бастырылган, аңа авторның
имзасы һәм тулы адресы язылган булырга тиеш.)
Конкурсның жюрие килгән бер әсәрне
тикшерә бара, шулардай иң яхшыларын билгели,
кирәк очракларда аны төзәтү өчен авторга
кайтара.
Конкурс срогының азагында жюри сайлап
алган әсәрләрнең барысы да кабаттан
тикшереләләр һәм иң яхшы әсәрләр өчен
бүләкләр биреләчәк: 15 мең сум күләмендә 1
беренче бүләк, 8 әр мең сум күләмендә 2 икенче
бүләк, 5 әр мең сум күләмендә 3 өченче бүләк
билгеләнә.
Кызыксындыру бүләкләренең сумасы 500
сумнан алып, 1500 сумга кадәр.
Конкурсның жюрие эшкә кереште. Кулъ-
язмаларны түбәндәге адрес белән җибәрә
башларга мөмкин:
Казань, ул. Баумана, 19. Дом Печати,
Татгосиздат, жюри литконкурса на детские
произведения.
ЯҢА ПЬЕСАЛАР
Драмсекциянең эше соңгы айларда сизелерлек
рәвештә җанланды. Секциянең утырышларында
драматургларның күп кенә яңа әсәрләре буенча
фикер алышулар үткәрелде.
22 декабрьда Ә. Фәйзи, 28 декабрьдә Т.
Гыйззәт драмсекция членнарын үзләренең яңа
пьесалары белән таныштырдылар.
4 январьда үткәрелгән утырышта X. Садри
һәм Ә. Камал иптәшләрнең «Бәхет нурлары»
исемле пьесасын укып- тикшерү булды.
Производство кешеләрен чагылдыруга
багышланган бу пьесаның уңышлы яклары
күрсәтелде, җитешсезлек- ләрен төзәтү өчен
файдалы киңәшләр бирелде.
Драматург Р. Ишморат производство но-
ваторларын чагылдырган «Яңа бистәдә» исемле
пьеса язып тәмамлады. Бу пьеса, Татарстан
Совет язучылары союзы каршындагы
драмсекциядә һәм күптән түгел Москвада
уздырылган драматурглар киңәшмәсендә
укылып, уңай бәя алды. Пьеса тиздән Татар
Дәүләт Академия театрында куелачак һәм
русчага тәрҗемә ителәчәк.
ЯШЬЛӘР ИЖАТЫ
Драмсекция яшь язучылар иҗатына һәрвакыт
зур игътибар биреп килә.
14 январьда үткәрелгән утырышта яшь
драматург Г. Ахметовның «Бөек юл» исемле
дүрт пәрдәлек пьесасы буенча фикер алышу
булып узды. Пьесаның идея- художество
эшләнеше турында Г. Әпсәлә- мов доклад ясады.
Докладчы яшь драматургның үз әсәрен кыю
рәвештә актуаль темага — Волга — Дон
төзелешенә багышлавын уңай күренеш итеп
билгеләде, ләкин әле әсәрне камилләштерү
өстендә күп эшләргә кирәклеген күрсәтте.
Фикер алышуларда Т. Гыйззәт, Г. Иделле, Р.
Ишморат, С. Урайский, Ш. Сарымсаков, К.
Тумашева, К. Гыйльманов иптәшләр катнашты.
15 январьда М. Хөсәеннең «Тапшырылмаган
хатлар» исемле либреттосын укып- тикшерү
уздырылды. Фикер алышуда язучылар,
композиторлар, артистлар катнашты.
Январь аенда Татарстан Совет язучылары
союзы Татарстанның районнарыннан ике яшь
язучыны әдәби консультация бирү өчен
чакырып алды. Красный Бор районыннан Ю.
Әминов үзенең «Яктыдан яктыга» исемле
пьесасын, Минзәлә районыннан Р. Шәйхетдинов
үзенең «Үтәлгән теләкләр» исемле проза әсәрен
укыдылар. Аларның әсәрләрен яшь язучылар
белән эшләү комиссиясе тикшерде һәм кирәкле
киңәшләр бирде.

134