Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ПӘРДӘЛЕ ПЬЕСАЛАР


Татгосиздат 1951 елда Әнәс Ка-
малның «Бер пәрдәле пьесалар» III
җыентыгын басып чыгарды. Җыен-
тыкка кергән «Көтүченең көтелмәгән
кунагы» һәм «Мыштым егет»
пьесалары, колхоз-совхоз театры
сәхнәләре өчен оригиналь әсәрләр
буларак, партия Үзәк Комитеты
тарафыннан драматургия алдына
куелган төп таләпләрдән чыгып
язылганнар. Алар колхоз-совхоз
театрлары сәхнәләреннән төшмиләр,
киң катлау хезмәт ияләре массасы
тарафыннан яратылып каралалар һәм
укылалар.
Әсәрләр икесе дә колхоз произ-
водствосының яңа күтәрелешендә
кешеләрнең көндәлек эшчәнлеклә- рен,
иҗади хезмәтләрен, җәмгыять эше
өчен көндәлек кайгыртучан- лыкларын
күрсәтүгә багышланганнар; үзләренең
идея эчтәлеге ягыннан да, художество
эшләнеше белән дә шактый югары
торалар.
«Көтүченең көтелмәгән кунагы»
дигән пьесада вакыйга колхоз фер-
масының матур табигатьле көтүлек
җирендә — җәйләүдә бара. Колхозның
тәҗрибәле көтүчесе Җаббар семьясы
җәмәгать терлекчелегенең
продуктивлылыгын күтәрү өстендә
намуслы хезмәт күрсәтә. Җаббарның
III Ә. Камал, Бер пәрдәле пьесалар, Татгосиздат, 1951 ел.
хатыны — Сәрби тәүлек әйләнәсенә
яшь бозаулар тәрбияли, кызы—Хаят,
югары күрсәткечләргә ирешеп,
сыерлар сава, ә улы — Азат, кыю
яшүсмер, үзенең җәйге каникул
вакытын файдалы һәм күңелле итеп,
савым сыерларның көрлекләрен һәм
сөт бирүчәнлеклә- рен арттыруда
әтисенә булышып үткәрә.
Аларга терлекчелек буенча фәнни-
тикшеренү эшләре алып барырга дип
зур укымышлы Аспирантов килергә
тиешлеге билгеле була. Әсәрнең
азагында түземсезлек белән көтелгән
укымышлының Җаббарлар
семьясында үскән ятим Әхмәт икәне
ачыла. Ул хәзер инде аспирант һәм
туган авылына терлекчелекне практик
өйрәнү өчен кайткан. Көтүченең
көтелмәгән кунагы да нәкъ әнә шул
кеше.
Терлекчелек өлкәсендә эшләүче
колхозчыларның бай эш тәҗрибәләрен,
колхоз производствосында үскән яңа
кешеләрне художестволы образлар аша
күрсәтергә тырышуын драматургның
уңышлы ягы дип исәпләргә кирәк. Төп
геройларның
х .с. Ә,- № 1.
130
берсе Җаббар — социалистик хез-
мәтнең дан эше, намус эше икәнен
аңлаган колхозчы. Ул үз эшен сөя, аны
үзенең мактаулы бурычы итеп саный.
Үз эше белән генә түгел, социалистик
терлекчелекнең ил күләмендәге
уңышлыкларын күреп горурлануы
аның образын тагы да тул ы л ан ды р а
төшә.
Җаббарның хатыны Сәрби образы да
эшчән, рухи яктан бөтен итеп
сурәтләнгән.
Совет яшьләренең вәкиле — Хаят
образында да үзенчәлекле сызыклар
бар. Аңа эшчәнлек, нечкә күңеллелек,
терелек хас. Ул бүгенге тормышның
матурлыгын, киләчәкнең гүзәллеген
күреп рухлана белә.
Әхмәт образы безнең күз алдыбызга
институтта алган белемнәрен
практикада тулыландырырга омты-
лучы совет интеллигенты булып килеп
баса.
Әсәрнең сюжеты җиңел аңлаешлы,
автор һәрбер образны үзенең
спецификасында хезмәт батыры һәм
киләчәкнең актив төзүчесе итеп би-
рергә тырышкан.
Шуның белән бергә әсәрдә югары
таләпләрдән читтә калган, укучылар
массасында канәгатьсезлек тудыручы
шактый житди кимчелекләрне дә
күрсәтергә мөмкин.
Беренчедән, автор ремаркаларга
гаять саран, образлар бик аз хәрә-
кәтле итеп бирелгәннәр. Бу нәрсә
вакыйганы тулылыгы белән ачып
бирүне, аерым образларның эчке
кичерешләрен, рухи көчен ачуны
йомшарта. Автор тарафыннан кай-
вакыт иң мөһим хәрәкәтләрнең дә
күрсәтелмәве сәхнәгә беренче мәр-
тәбә баскан тәжрибәсез башкару-
чыларыбызны уңайсыз хәлдә калды-
ра. Җиденче бүлектә биш биткә якын
текстта өч хәрәкәт күрсәтелгән
(«Яткан жиреннән сикереп торып»,
«күзлеген салып», «балык китереп
куеп»).
Кайбер персонажларның
сөйләшүендә ясалмалык сизелә.
Моны беренче очрашуда ул Азатның
Әхмәткә булган тупас мөгамәләсе
раслый.
Азат: «Кызма, кызма, имеш!
/Мине генә санга санамасагыз, мин
сезне жавап бирергә дә мәҗбүр
итәрмен. Кара, сүзне ничек икенчегә
бора... Сезнең мондый башсызлыгы-
гыз табигыйме, гомумән сезнең ба-
шыгыз утыртылганмы, әллә тегеләй-
болай гынамы?» Моның белән дра-
матург Азатны «олы булып сөйлә-
шергә һәм күпне белергә яратучан
итеп гәүдәләндерергә тели, әлбәттә.
Ләкин ничек кенә булмасын, бу
мәктәп баласы сөйләшүенә ошамый.
Пьесада идея көчен йомшарта һәм
сюжетны чуарлый торган моментлар да
бар. Тавык итеннән аш пешерелсен
өчен ачкыч югалттыру, әсәрнең
башыннан алып азагына кадәр
велосипед һәм мотоцикл турында сүз
куерту — болар бар да ясалма
детальләр һәм әсәргә яңалык өстәми
торган фактлар.
Диалогларның логик яктан зәгыйфь,
кайбер образларның теле кытыршы
булуын әйтергә кирәк.
«Гамәлгә кую» термины асылда
нинди дә булса әле тормышка ашмаган,
тик көн тәртибенә генә куелган эшне
аңлата. Ләкин автор бу терминны
тормышка ашырылган эшне аңлату
өчен куллана.
«Мыштым егет» пьесасында кол-
хозда алып барыла торган күп
тармаклы хезмәт, шул хезмәт нәти-
җәсендә кешеләрнең үсүе, аларнын
аңнарында яшәп килә торган тискәре
якларның ничек итеп бетә баруы
чагылдырылган.
Яшь колхозчы Сәлим («/Мыштым
егет») үзлегеннән совет агробиология
фәненең яңалыкларын өйрәнә,
тармаклы бодай үстерү буенча тәҗрибә
эше алып бара. Әтисе Фәтхет- дин,
әнисе Халисә Сәлимнең ялкынлы
теләген аңламыйча «бала-чага уены»
дип, бу эшкә һәртөрле каршылык
күрсәтәләр. Әнисе Сәлимнең тәҗрибә
участогын юкка чыгара, әтисе, «юк
белән мавыкканы» өчен, Сәлимне
кыйнау дәрәҗәсенә җитә. Шуңа
карамастан, Сәлим үзенең дәрт белән
башлаган эшеннән артка чигенми,
яшерен рәвештә булса да дәвам
иттереп, гүзәл башлангычының
нәтиҗәсен күрергә тели.
Әти-әнисе аны колхоздагы уңган,
алдынгы бригадир кыз Саниягә өй-
ләндерергә телиләр. Сания белән
Сәлим арасында мөнәсәбәт яхшы
булса да, ата-аналар арасында кап
131
ма-каршылык яшәп килә. Чөнки
Саниянең әтисе Даут, намуслы кол-
хозчы буларак, Фәтхетдиннең эшкә
салкын каравы, тик үз интересын
гына күзәтеп йөрүе белән килешә
алмый. Аннан соң Сәлимнең дә мыш-
тымлыгы аңа ошап бетми. Шуның
өчен ул Фәтхетдиннәр белән кода
булырга теләми.
Сәлимнең тәҗрибәсе уңышлы булып
чыга һәм аны Москвага чакырып,
академик Лысенкодан телеграмма
килә. Аның бу көтелмәгән уңышы
әтисен дә җәмгыять эшенә намус белән
карарга рухландыра.
Әсәр ата-аналарның тантаналы
рәвештә дуслашуы һәм яшьләрне
өйләндереп, туй ясарга җыену белән
тәмамлана.
Әсәрнең сюжеты матур, идея, ху-
дожество югарылыгына җиткерүдә дә
автор зур гына тырышлык һәм осталык
күрсәткән.
Илебезнең куәтен ныгытуга һәм
халык тормышын яхшыртуга юнәл-
дерелгән һәрбер яңалык безнең иле-
бездә бик тиз вакыт эчендә үзенең
ялкынлы патриотларын таба. Бу гүзәл
үзенчәлек әсәрдә бирелгән кыю һәм
иҗади хезмәт кешесе Сәлим образына
бик характерлы. Ул сабыр табигатьле,
ләкин көчле рухлы, кыенлыклар
алдында югалып калуны белми торган
егет.
Сания образы да безнең күз ал-
дыбызга үзенең рухи матурлыгы,
сәләтлелеге, һәр эшне тирәнтен уйлап,
партия һәм масса көченә таянып эш
итүче булып килеп баса.
Әсәрнең идеясен тулыландыруда
картлар образы да зур урын тота.-
Пьесада бирелгәнчә, Даут хезмәтне
сөюче, җәмгыять интересын үзенең
шәхси интересыннан югары итеп
куючы колхозчы.
Бу әсәрдә дә авторның аерым
детальләр өстендә эшләгәндә ашы-
гучанлыгы сизелә.
Әсәрдә төп герой — Сәлимнең бе-
лемгә булган омтылышы уңышсыз
чагыштыру белән бирелгән. Сүз Сә-
лимнең соңгы вакыгта район үзәгеннән
сатып алып кайткан фәнни һәм әдәби
китаплары турында бара. Сәлим
алариы култык астына кыстырып алып
керә дә укый башлый. Әнисе
китапларын күреп болай ди:
— Бу китапларга күпме акча тоттың,
улым?.. Хром итек, яхшырак костюм
алган булсан, яхшы буласы икән
булуын...
Дөрес, моның белән автор Сәлимнең
укуга булган дәртен гаять көчле итеп
бирергә тели. Ләкин бу очракта өстәл
өстендәге китапларны хром итек һәм
костюм бәясенә тиңләү бик урынсыз.
Халисәнең үзе генә дә түгел, бер-
ничә күрше хатынын ияртеп килеп,.
Сәлимнең тәҗрибә участогындагы
үсеп килә торган бодайны йолкып
ташлавы яки Фәтхетдиннең шул ук эш
буенча җиткән улын дилбегә белән
кыйнавы кебек алымнар авторның
ясалмалыктан арынып җитмәвен
күрсәтәләр. Андый хәлләрне бүгенге
колхозчыларда очратуы кыен инде.
Яшьләрнең семья төзү мәсьәләсе
автор тарафыннан оста итеп чишел-
мәгән. Әсәрнең сюжетын ачыклауда
төп этәргеч көч буларак, бу мәсьәлә
әсәрнең башыннан алып, азагына кадәр
барса да, ул тик ата-аналар карамагына
гына куелган. Ә яшьләрнең бер-
берсенә мәхәббәтләре эчке кичереш
аша бирелми.
Йомгак ясап шуны әйтергә кирәк:
партиянең һәм хөкүмәтебезнең авыл
хуҗалыгы өлкәсендәге тарихи ка-
рарларын үтәүдә колхозчыларның
иҗат сәләте чиксез, фидакарь хез-
мәтләре киң колач җәйгән булуын
күрсәтү белән бу пьесалар матур. Алар,
кимчелекләре булуга карамастан,
бүгенге тормышның актуаль'
темаларын чагылдырулары белән
кирәклеләр һәм әһәмиятлеләр.
Г. ШӘМСЕТДИНОВ,
Р. НИЗАМОВ