Логотип Казан Утлары
Пьеса

АЛСУ ТАҢ


(4 пәрдәдә, 8 күренештә)
КАТНАШУЧЫЛАР:
Мортаза — колхоз председателе.
Халидә — авыл советы председателе.
Гәрәй — инженер. Советлар Союзы Герое.
Шакиржан — тикшерү комиссиясенең председателе.
Ф әрдәнә — кырчылык бригадасының башлыгы.
Жәмилә — авыл советы секретаре.
3 и н нур — терлекчелек фермасының мөдире.
Д ә ү л ә т ш и н — райком секретаре.
Гозәер — бакчачы карт.
Нурулла — завхоз.
Мәфтуха — тол хатын.
Ә п т ә л и м — гармоньчы.
Алмазия — колхозчы кыз.
Гамилә — Шакиржан карчыгы Г о р д е е в
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Авыл советы канцеляриясе. Тыштан керү, председатель бүлмәсенә узу һәм клубка чыгу өчен ишекләр. Секретарь өстәле. Берничә шкаф һәм урындыклар. Стенада телефон. Пәрдә ачылганда, Жәмилә газета укып утыра. Ул шулкадәр бирелгән, хәтта ишекне киң итеп ачып, жнтез адымнар белән кергән /Мортазаны да сизмичә кала.
Жәмилә (үз-үзенә). Менә ичмасам егет...
М о р т а з а. Кем, минме?
Җәмилә. Юк ла... Айтуганов дигән абый турында язганнар.
Мортаза. Эләктерепме?
Җәмилә. Мактаганнар.
Мортаза (газетаны Җәмилә кулыннан алып карый). Әйе, кызлар күзе төшәрлек егет.
Жәмилә. Эш аныц чибәрлегендә түгел, /Мортаза абый. Ятим бер малайдан нинди зур кеше чыккан. Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исемен алган. Хәзер инде «Вак елгаларда гидростанцияләр салу нигезендә авыл хужалыгын механизацияләү» дигән темага фәнни хезмәт яза икән.
Мортаза. Эше шул булгач, конешно, яза инде. Халидә апаниан хәбәр юкмы?
Җәмилә. Юк, Мортаза абый, бернинди дә хәбәр юк.
хМортаза. Нишләп кенә тора икән? Аларның укулары унбишендә бетәргә тиеш иде, бүген инде егерме икесе.
Җәмилә. Кайтыр әле, эше бетми торгандыр.
7
Мортаза. Их, Җәмилә... Син яшь әле, семья тормышының тәмен белмисең... Башка районга билгеләп куярлар дип борчылам... Шакир- җан абзый бүлмәсендәме?
Җәмилә. Юк, ул бүген тегермәндә, көрәк оннарының исәбен ала.
Мортаза. Мин, алайса, аның бүлмәсенә кереп утырыйм әле, язасы әйберләрем бар иде.
Җәмилә. Бар, бар, анда беркем дә юк. (Телефон шалтырый.) Шакирҗанова. Әйе, бәхеткә каршы, биредә. Мортаза абый, сине сорыйлар.
Мортаза (трубканы алып). Шәфигуллин тынлый. Исәнмесез, иптәш Саттарова, ничек, бер кеше сорыйлар? Фәрдәнәне җибәрербез. Әйе, җидееллык мәктәп бетергән. Партия кандидаты. Бүген үк юлга чыгарга? Ярый, мин хәзер чакыртып әйтермен. Хушыгыз... Җәмилә, үскәнем, миңа Фәрдәнә белән Нурулла абзыйны чакырып кил инде.
Җәмилә. Ярый, Мортаза абый, мин шуннан өйгә кереп, капкалап та алырмын.
Мортаза. Бар, бар, мин монда булам әле.
Җәмилә китә. Демобилизованный офицер киеменнән Зиннур керә.
Зиннур. Мортаза абый, миңа килергә кушкансың икән.
Мортаза. Әйе, куштым. Утыр әле. Менә нәрсә, апаем! Син анда фермада нәрсә бутыйсың?
Зиннур. Ничек инде «бутыйм»?
Мортаза. Хатын-кыз арасына чыгып, правление турында лыгырдагансың.
Зиннур. Лыгырдамадым, булган кимчелекләр турында сөйләдем. Нигә, ярамыймы әллә?
Мортаза. Ярый, бик ярый. Ләкин һәрнәрсәнең чиге, үлчәве бар. Беркөнне партия җыелышында сөйләдең, шул җиткән иде. «Правление ферма эшенә әһәмият бирми» дип куюың политик яктан дөрес түгел.
Зиннур. Дөрес! Хәзер дә әйтәм: безнең ферма колхозга күпме файда китерә? Шулай булуга карамастан, электричество юк, водопровод кертелми. Механизация үткәрелми.
Мортаза. Москва шәһәре дә берьюлы төзелмәгән. Безнең илебезгә немец фашистлары һөҗүм итмәгән булсалар, күптән инде электри- чествобыз да, башка әйберләребез дә булыр иде.
Зиннур. Сугыш беткәнгә өч ел вакыт үтте инде, кайберләрен тормышка ашырырга мөмкин иде.
Мортаза. Хәлдән килгәнне әле дә ашыра барабыз. Беренче елны илле баш атлык җылы абзарлар салдык. Икенче елны — автомашина, тимер ходлы арбалар алдык. Былтыр клуб җиткердек. Быел менә идарә йорты салып ятабыз. Шулай, апаем, моннан ары андый сүзләр сөйләнеп йөрисе булма! (Бүлмәгә кереп китә.)
Фәрдәнә керә.
Фәрдәнә. Зиннур, Мортаза абый биредәме?
Зиннур. Биредә...
Ф ә р д ә н ә. Тукта әле, нишләп болай турсайдың?
Зиннур. Мортаза абый кичәге чыгышымнан тәүбә .иттермәкче була.
Фәрдәнә. Син анда чыннан да катырак бәрелгәнсең, ахры. Безнең әти дә дулап йөри.
Зиннур. Мин дөресен сөйләдем. Терлекчелек мәсьәләсендә иске карашлар белән яшәргә ярамый. Алар һаман фермага доходлы статья итеп кенә карыйлар. Әйткәч, яратмый.
Фәрдәнә. Әйе, соңгы вакытта бер дә тәнкыйть күтәрми. Бер сүз әйтер хәл юк, хәзер кабынып китә.
8
Зиннур. \зегсз гаепле, сугыш вакытында, эшен тәнкыйть птмП* узындыргансыз.
Фәрдәнә. Без нишли алабыз?
3 и н н у р. Мин аның турында, райкомга барып, иптәш ДәүләтIIIIIK белән сөйләшергә уйлыйм.
Фәрдәнә. Нинди Дәүләтшнн?
Зиннур. Яна килгән райком секретаре.
Ф ә р д әнә. Ә иптәш Ихсанов?
3 и н н у р. Аны укырга җибәргәннәр.
Н у р у л л а керә.
Исәнме Нурулла абзый?
Нурулла (ишетмәгәнгә салынып). Кызым, Фәрдәнә, Мортаза абыең мондамы?
3 и н н у р. Биредә. Нурулла абзый. Исәнме дим. нигә эндәшмисең?
Н у р у л л а. Ишетмәдем. Колакка катылана башладым.
Зиннур. Сизәм, кичәге чыгышымны яратмагансың.
Н у р у л л а. Нишләп яратмаска? Бик яраттым... Тик, энем, хатын- кыз алдында чыгып әтәчләнгәнче, минем янга килеп, «Нурулла абзый, фермага бидоннар, чиләкләр алып кайта алмассыңмы?» дип сорасак., мөрәҗәгать итсәң, каршы килер идемме? һич юк, әлбәттә.
3 и н н у р. Алай син дигәнчә «мөрәҗәгать» итәргә, мин синнән бурычка товар сорамыйм. Син аны вазифаң буенча, мин сорамыйча да эшләргә тиеш. Ул турыда мин сиңа берничә тапкыр язып бирдем, нәтиҗәсе булмады. Менә шуннан соң инде собраниегә чыгып әйтергә туры килде.
Нурулла. Юк инде, энем, сәнәктән көрәк булдың шул. Сугыштагы дәрәҗәңә таянып кәпрәясең. Атаң мәрхүм дә шулай иде. Берни булса, лар-лар килеп, гауга күтәрә иде.
Зиннур. Без шулай инде, туры әйтергә яратабыз шул. (Китә.)
Нурулла. Ишеттеңме, атаң белән ничек сөйләшә? Ә син, кайчан карама, аның белән бергә.
Фәрдәнә. Куй инде, әти, булмаганны сөйләмә.
Нурулла. Яшермә, барысын да сизеп торам. Аның белән синең бер сүзең дә булырга тиеш түгел. Армиядән кайтканнан бирле мина каныкты’.
Мортаза бүлмәдән чыга.
Мортаза. Менә нәрсә, Фәрдәнә, Казанда алдынгы бригадирлар өчен ачыла торган курска бездән бер кеше сорыйлар, мин сине җибәрергә булдым.
Фәрдәнә. Рәхмәт, /Мортаза абый.
Нурулла. «Рәхмәтен, кызым, рәхмәт тә, ни әйтер бит кара Әхмәт» дигәндәй, балаларны кем карар?
Мортаза. Озакка түгел бит, Нурулла абзый, бер генә айга.
Нурулла. Шулай да, иптәш Мортаза, безнең Фәрдәнәнең белеме болай да җитәрлек — җидееллык мәктәп бетерде. Бездә бит әле барлы- юклы белем белән дә бригадир булып йөрүчеләр бар, менә туларны җибәрергә, иде.
Мортаза. Бу курска укымышлы кешеләрне сорыйлар. Анда алган белемнәре белән, мондагы бригадирларны да тәрбия итәрлек булсын, диләр.
Фәрдәнә. Китәм, /Мортаза абый. Бер айга, әти, балалар янында Хубҗамал түтәй дә торыр әле. Кайчан юлга чыгарга?
Мортаза. Бүген үк. Кичке поезд белән китәргә. Эшләреңне 1 ау- шаниягә тапшырырсың.
Фәрдәнә. Мин, алайса, кайтып җыеныйм?
9
Мортаза. Бар, бар. Тик кара аны, «Алсу таң» колхозының, йөзенә кызыллык китерерлек булмасын. Сабагыңны яхшы укы.
Ф о р д о н ә китә.
Мортаза. Кызың әйбәт, Нурулла абзый.
Н у р у л л а. Атасына охшаган.
Мортаза. Үзе уңган, үзе матур да... Мондый кызга өйләнгән егет бәхетле ир булыр.
Нурулла. Кыз әйбәт... тик менә, Зиннур малай аның артыннан чаба.
Мортаза. Чапса, әллә начар егетме?
Нурулла. Бик шәптән дә түгел шул. Кичә ферма җыелышында безне ничек тәнкыйть иткән, ди.
Мортаза. Күрәсең, яхшы иттереп эшли алмыйбыз әле.
Нурулла. Яхшылыкның чиге юк аның. Синең кебек председательне алар кулларына шәм тотып эзләсәләр дә таба алмыйлар. Кадереңне белмиләр...
Мортаза. Менә нәрсә, Нурулла абзый! Сиңа да бүген Казанга китәргә туры килә. Мин фермага барып, тикшереп йөргән идем, чыннан да алар хаклылар. Савыт-сабалары бик тузган. Сельпога шалтыраткан идем, сатып бетердек, диләр. Казанга барып алырга кирәк.
Н у р у л л а. Аңар мин дә каршы түгел, әлбәттә, Казанга барып алырга кирәк.
Мортаза. Аннан мин җәй көне, киңәшмәгә барганда, Министрлар Советында сөйләшеп кайттым, анда миңа, беренче мөмкинлек булу белән, легковой машина бирергә булганнар иде. Син шуны кереп бел әле. ни хәлдә икән? Алып кайта алсаң, шәп булыр иде, мин әйтәм, ә?
Нурулла. Сөйләмә дә инде, иптәш Мортаза, бөтен районның борынына сугар идек, әлбәттә. Буш аралар кырга куян атарга чыгар идек.
Мортаза. Машина беләнме?
Нурулла. Әйе, ишеткәнең юкмы әллә? Мин исполкомда хезмәт иткәндә, председатель белән атна саен, төнлә белән кырга чыгып, машинаның фараларын яндырып куя идек. Күп тә үтми, әлбәттә, ут яктысын күреп, куяннар чабышып киләләр... Ә без аларның килгән бере- сен кабинага утырган җирдән генә чүпләп тора идек.
Мортаза. Юк, мине ул кызыктырмый. Машинаның тәме башкада конешио... Башыңны артка ташлап, шофер янына утырасың да. районга китәсең... Юлда әллә никадәр авылларны үтәсең. Барысының да күзе сиңа төбәлгән була... «Алсу таң» председателе Шәфигуллин килә!., дип. юл биреп калалар... Шәп бит, ә, шайтан алгыры?!
Нурулла. Начар түгел, әлбәттә. Шунда инде яныңда хатының да булса, бәлфараз...
Мортаза. Хатын дигәннән, минем Халидә кайтмый бит, Нурулла абзый. Казанга барып җитү белән, мәктәпләренә кереп бел әле, нишләп тора икән, авырып-нитеп ятмыймы?
Н у р у л л а. Ярый, иптәш Мортаза.
Мәфтуха керә.
Мәфтуха. Мортаза, читовод Миргалим менә бу кәгазьләргә кул куярга дигән иде.
Мортаза. Накладнойлар, банкка поручеииеләр икән... Бераз көтеп тор, мин хәзер. Апа, өйгә әйберләр кирәк дип аптырата идең. Әнә, Нурулла абзыйга куш, алып кайтыр. (Бүлмәгә кереп китә.)
Мәфтуха. Нәрсә, Нурулла абзый, Казангамыни?
Нурулла. Әйе, Мәфтуха, ферма өчен савыт-сабалар алырга барам, сезгә нәрсә соң?

Мәфтуха. Ьезгә дә шул пнде. Зуррак кәчтрүн белән аш тәлинкәләре кирәк. Кеше килгәндә, ак кашыкларыбыз да җитешми. Аннан чы- былдыкка матырҗа, үземә резин батинка, ит тартырга машинка, патефонга инәләр, пәлтәмә зур төймәләр...
Нурулла. Тукта, тукта, язып алыйм әле.
Мәфтуха. Аннан тагы әйбәт кенә кыл иләк, ике таба, пар чиләк, биш буй шпалир кирәк.
Нурулла. Бу әйберләр районда да тулып яталар.
Мәфтуха. Шулаен шулай да, район — район инде ул. Казанда булгач, җанын теләгәнен сайлап аласын. Зинһар, оныта күрмә инде.
Н у р у л л а. Ярый, Мәфтуха, алып кайтырмын.
Мәфтуха. Кичә сезнең очка барган идем, өеңне бик шәп салгансың икән. Хатынын Хөршидә генә күрә алмады.
Н у р у л л а. Көтмәгәндә үлеп китте шул.
М ә ф т у х а. Өйләнергә уйламыйсыңмы?
Н у D у л л а. Балалар күп, Мәфтуха. Дүрт үксезнең өстеннән кем килсен?
Мәфтуха. Нигә килмәсен? Фәрдәнәң җиткән кыз инде, аннан кечесе дә зур булган. Берәр акыллырак кеше туры килсә...
Нурулла. Ул турыда уйлаганым юк әле. Минем башта бүтән кайгы бар.
М ә ф т у х а. Нинди кайгы?
Нурулл а. Әнә шул, өй турында сөйлиләр.
М ә ф т у х а. Ни дип?
Нурулла. «Нурулла абзый ферма өчен чиләкләр алмый, бидоннар таба алмый, ә үз өенең түбәсен ак калайдан яптырган», дип әйтә, ди.
М ә ф ту х а. Кем?
Нурулла. Зиннур, әлбәттә.
Мәфтуха. Яптырсаң, урлап алмагансыңдыр бит.
Нурулла. Аллам сакласын. Егерме ел хуҗалык эшендә йөреп, бер тиенлек хыянәтем чыкканы юк.
Мәфтуха. Шулай булгач, нигә бәйләнә?
Н у р у л л а. Нишлисең, үзара тәнкыйть заманы диләр дә, әйтәләр дә салалар. Ул ферма җыелышында Мортазаны да бик нык сүккәннәр. 'Пламя революции» белән төзегән договор үтәлмәгән. «Аларда хәзер электр, бездә юк», диләр икән. Синең йомырка белән маең булмасмы?
Мәфтуха. Булыр иде дә, син бик арзан аласың.
Нурулл а. Арзан дип, базар бәясен бирәм инде, юл расходын капларга мина да кирәк бит.
Мортаза чыга.
Мортаза. Менә, апа, Миргалимгә бир. Бүген үк җибәрсен.
Мәфтуха. Чәй куйсам, кайтырсың микән?
М о р т а з а. Юк әле, монда эшләрем бар.
.Мәфтуха белән Нурулла китә Мортаза стенага эленгән авылның ж.ир кар- тасы янына басып, карап тора. Куеныннан дәфтәр чыгарып, нидер язып ала. Юл киеменнән Халидә кайтып керә. Мортазага сиздерми генә килеп, артыннан күз- ләрен тота.
Мортаза. Җибәр әле, шаярма... Кем бу, шайтан алгыры!.. (Халидәнең кулларын күзеннән ычкындырып, әйләнә. Халидә икәнен күреп, кычкырып җибәрә.) Халидә, акыллым!.. (Кочагына ала.)
Халидә. Кысма, кысма ул кадәр, үтерәсең...
Мортаза. Менә бит ул минем зарыгып көткәнем...
Халидә. Җибәр, кеше килеп керүе бар. (Ычкына.)
Мортаза. Нигә телеграмма бирмәдең?
Халидә. Искәртмәстән кайтып, кызык итәсем килде.
Ю

11
Мортаза. Яхшы кызык итү. Мин монда әллә ниләр уйлап бетердем. Я, сөйлә, укуларың ничек барды соң?
Халидә. Яхшы, Мортаза. Хәзер чират сиңа инде.
Мортаза. Минем эшләрем болай да шәп бара. Икмәк тапшыруда беренче квитанцияне мин алган булсам, районда беренче булып тутыручы да мин булдым.
Халидә. Анысы әйбәт булган, әлбәттә. Ләкин укысаң, тагын да эшләрең уңышлырак булыр иде, Мортаза.
Мортаза. Ярый, ул турыда сөйләшербез әлс. Безгә билгеләделәрме?
Халидә. Юк шул. Районда калдырырга уйлыйлар.
Мортаза. Ә без сине үзебезгә кайтырсың дип көтә идек.
Халидә. Мин үзем дә шулай дип тора идем, ләкин иптәш Дәүләт- шин, пропаганда бүлегендә эшләрсең, ди. Синең белән сөйләшкәне бармы әле аның?
Мортаза. Чакырганы юк. Үзем барып әрсезләнеп йөрисем килми.
Халидә. Барырга иде, бик әйбәт кеше бит ул.
Мортаза. Эше ничек булыр бит.
Халидә. Ул эшли ала торган кеше.
Мортаза. Каян ул кадәр беләсең?
Халидә. Бергә укыдык. Ул үткән ел бетергән иде. Минем районда калуым сиңа ошамый, ахры?
Мортаза. Ошый, бик ошый... Синең үсүең, дәрәҗәгә менүең минем өчен мәртәбә, конешно. Тик син безнең семья мәсьәләбезне куярга тиеш идең.
Халидә. Мин куйдым. Иптәш Дәүләтшин, сине дә районга күчәр, ди.
Мортаза. Мәшһүр хатынның ире булыпмы?
X а л и д ә. Юк, сиңа да берәр хуҗалык эше бирерләр.
Мортаза. Нинди дә булса учреждениедә завхозлыкнымы? Рәхмәт! ААуллалыгым ташлап, мөәзин була алмам. Мин авылдан китмим. Сиңа да рөхсәт бирмим. Хәзер үк мин синең ул Дәүләтшиның белән сөйләшәм! (Телефонга бара.)
Халидә. Кирәкми, Мортаза, шалтыратма. Нәкъ без дигәнчә эшләделәр. Авыл советына председатель, партоешма секретарьлыгына тәкъдим итәргә булдылар.
Мортаза. Нигә соң аны башта ук шулай димәдең?
Халидә. Сйнең сөюеңне сынап карадым.
Мортаза. Юләр син, Халидә, сиңа булган минем мәхәббәтем сүреләме соң? Ул минем белән бергә кабергә дә керәчәк. Димәк, без яңадан бергә, син авыл советында, партоешмада, мин колхоз председателе...
X а л и д ә. /Мине әле, сайласалар диң.
Мортаза. Ул турыда сүз дә булырга мөмкин түгел. Барысы да шулай дип торалар. Шакирждн абзый, «мин картайдым инде, эшли алмыйм» дип, гариза биргән иде, Халидә кайтканчы түз инде дип, күндерделәр.
Халидә. Я, сөйлә, эшләрең ничек бара?
Мортаза. Яхшы. (Халидәне кочагына алып, тәрәзәгә алып китә.) Әнә, күрәсеңме? Нинди правление йорты салдырам. Өске катында зур утырышлар залы, үземә кабинет, секретарь алам. Звонок куйдырам.
Халидә. Анысы нәрсәгә?
Мортаза. Шәһәрнең техникасын, культурасын үзләштерәбез. Аскы катында счетовод, завхоз, бригадирларга аерым бүлмәләр. Шәп бит, ә?
Халидә. Әйе, начар түгел. Быел өлгерәме соң?
Мортаза. Өлгертәм. Күрәсең, йортсыз йомран булып авыл советында утырам.
12
Халидә. Узган җәй кайтуымда гидростанция салу мәсьәләсен күтәргән идек, берничә тапкыр хат белән сорап карадым, җавап бирмәдең, ул мәсьәләгез нишләде?
Мортаза. Акча күп кирәк булгач, калдырып торырга булдык.
Халидә. Ферманы механизацияләү планыгыз беттеме?
Мо р т аз а. Керешкән дә юк әле.
X а л и д ә. Нишләп алай?
М о р т а з а. Әлеге дә баягы, акча күн кирәк.
Халидә. Яңа мәктәп, ясле дә салынмаган.
Мортаза. Аларны инде киләсе елга дип торабыз.
Халидә. «Быел бездә уңыш бик шәп» дип язган идең, ул кадәр ашлыкны кая куярсыз икән?
Мортаза. Ашлыгы булгач, урыны табыла ул. Беренче чиратта легковой машина алам.
Халидә. Беренче, чиратта ул кирәкме икән? Мин сине сынап торам-торам да, гаҗәпкә калам. Син бөтенләй әүвәлге Мортаза түгел.
Мортаза. Мин дә сиңа карап торам-торам да, мыегым чорнап куям... Прокурорларча сораулар бирәсең.
Ш а кп рҗа и керә.
Ш а к и р җ а н. Һу... Халидә кайткан икән...
X а л и д ә. 11сәнме, Шакирҗан абзый?
Ш а к и р җ а н. Картларча, кымырҗып йөрибез шунда.
Халидә. Галимә апа ии хәлдә, авырый диеп ишеткән идем.
Шакирҗан. Терелде инде, тәмам аякка басты. Я. кайчан миннән эшне аласың?
Халидә. Белмим әле, Шакирҗан абзый, халык ни әйтер бит?
Шакирҗан. Ул турыда уйлап та карама, син бит инде бер кат сайланган, безнең авыл советының депутаты.
Телефон шалтырый.
Мортаза (трубканы алып). «Борматау» авыл советы. Шакирҗан абзый, сине сорыйлар. (Трубканы Шакирҗанга бирә.)
Шакирҗан. Әйе, мин. Исәнмесез, иптәш Саттарова. Ничек, хөкүмәтнең мөһим карары бар? Бик яхшы, тыңларбыз. Хәзергә хушыгыз. (Трубканы куя.) Иптәшләр! Безгә хәзер бөтен партия членнарын, комсомолларны һәм агитаторларны җыярга кирәк булыр. Ярты сәгатьтән Министрлар Советының һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының табигатьне үзгәртеп кору турында чыгарган мөһим карарларын радио аша тапшыру булачак!
Уг сүнә.
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Вакыйга шунда ук. Пәрдә ачылганда. Җәмилә клубтан чыга. Бер төркем хатын- кызлар ияртеп, тыштан Алмазия керә.
А л м азия. Җәмилә, безне нигә чакырдың?
Җ ә м и л ә. Бүген безгә Казаннан зур кеше килә.
А л м азия. Нинди кеше?
Җәмилә. Инженер Гәрәй Айтуганов.
А л м а з и я. Нигә икән?
Җәмилә. СССР Министрлар Советының һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының карарлары буенча доклад белән килә. Шул уңай белән клубны бизибез. Менә бу лозунгларны алыгыз.
Клубка кереп китәләр. Чиләк тотын, тыштан Мәфтуха керә. Клубтан Нурулла чыга.
13
Нуру л л а. Мәфтуха, син болай кая?
Мәфтуха. Менә, Мортаза клуб идәнен юарга җибәрде.
Нурулла. Нишләп алай, сине эшкә йөртми иде бит?
Мәфтуха. Халидә килен яна закон чыгартты.
Нурулла. Әйе, ул хатын — хатын гына булмады, авылның, астын ‘Өскә айкады. Татсоюзда эшләүче Мөбарәкшаны күргән идем, «Райком пленумында колхозыгызны шундый итеп тәнкыйть итте. Таңга калып утырдык», ди.
Мәфтуха. /Монда көне-төне сүзгә килешүләре аз иде, инде анда барып та кеше көлдергән икән.
Нурулла. Электән дә шулай торалар идеме?
Мәфтуха. Кая ул, бер-берсенә авыр сүз дә әйтешкәннәре юк иде. Халидә килен Казаннан кайту белән әллә нәрсә булды үзләренә. Мортаза үзе гаепле, җибәрмә дидем мин аңа, тыңламады. Яшерен-ба- тырыны юк, Нурулла абзый, безнең хатын-кызга ирек бирсәң, шулай була ул.
Нурулла. Анысы инде, Мәфтуха, Халидәгез избач булып эшләгәндә дә бик коры хатын иде.
Мәфтуха. Болай ук, иренә бәйләнерлек хәлдә түгел иде.
Нурулла. Гомере озын булыр, ахры, әнә үзе килә.
Китәләр, клубтан Җ ә м и л ә чыга. Халидә керә.
Халидә. Җәмилә, син хәзер авыл арасына комсомолецларны чыгар. Булачак докладның әһәмияте турында халыкка аңлатсыннар. Иртәгә мине райбашкармага доклад белән чакыралар. Менә шушы сораулар буенча материаллар әзерләп куярсың. (Урамда гармонь тавышы.) Бу кем көпә-көндез гармонь уйнап йөри?
Җәмилә. Безнең авылда бер генә инде ул, Әптәлим.
X а л и д ә. Бар, үзенә әйт, Халидә апа чакыра дпең.
Җ ә м и л ә китә, Зиннур керә.
Зиннур. Халидә апа, мин хәзер генә идарәдә булдым, Мортаза абый анда счетовод-кладовщикларны җыеп алган да, быелгы урожайный. бүленеше турында нәтиҗәләр ясата. Еллык фураждан, орлыктан калган ашлыкларны, хезмәт көннәренә бүлеп, бүгенге җыелышта игълан нтәм, ди. Ул ничек, сезнең белән киңәшеп эшләдеме?
Халидә. Юк. Ул турыда аның миңа берни дә әйткәне юк.
3 и н н у р. Быел фермага механизация, водопровод кертү турында берни дә эшләмибезмени дигән идем, күтәрелеп бәрелергә кереште.
Мортаза керә.
Мортаза. Кайчан карама, Әлмән белән Сәлмән кебек, сез бергә.
Халидә. Мортаза, бире кил әле.
Мортаза. Юк, серегезне бүлдермим. Соңыннан! (Клубка кереп китә.)
3 н н н у р. Менә бит ул нинди кеше, аны ничек тәнкыйть итәсең.
Халидә. Әгәр дә аның бу эше дөрес булса, без аны шундый итеп тәнкыйть итәрбез, чәчләре үрә торыр.
Зиннур. /Мин аның янына керим әле, чыннан да, әллә ни уйлавы бар. (Клубка кереп китә.)
Ә п т ә л и м керә.
Әптәлим. Халидә җиңги, чакыруың буенча, Әптәлим Мннвалиев каршыңда.
Халидә. Менә нәрсә, Әптәлим, син бер көнне «читкә китәргә йөрим, берәр җиргә требование юкмы» дигән идең. Миңа бүген районнан кәгазьләр килде, берничә җиргә кешеләр сорыйлар.

11
Ә птә.i н м. Бик әйбәт булган, җиңги, китәбез аны. Кая, нинди җирләргә?
Халидә. Менә, Донбасска, күмер эшенә сорыйлар.
Әптәлим. Юк, җиңги, мин анда китмим.
Халидә. Ни өчен?
Ә п тәл и м. Донбассның һавасы бик эссе.
Халидә. Ярый алайса, анда теләмәсәң, Төньяк Уралга җибәрергә була. Языйммы?
Әптәлим. Кирәкми, җиңги, анда бик суык.
Халидә. Ул чагында Кузбасска билгелим. Аида артык эссе дә, суык та түгел.
Ә п т ә л и м. Булмый, җиңги, миңа Казан тирәсендәрәк булмасмы?
Халидә. Әптәлим, син минем белән боргаланып-сыргаланып маташма. Мин синең хезмәт көннәрең белән танышкан идем, бөтен ел буена ни барлыгы илле җиде көнең бар икән.
Әптәлим. Шулайдыр. Бездә бит кешеләрне дәрәҗәләренә карап файдаланмыйлар. Әйтик менә мине, гармоньчы-музыкантны, кара эштә йөртергә уйлыйлар.
Халидә. Эшнең «агы-карасы» юк. һәрбер хезмәт бездә намус эше санала. Синең бу эшсезлегеңне хәзер Мортаза абыең да яклап кала алмас. Бу сиңа аңлашыламы?
Ә птә л и м. Аңлашыла, җиңги, бик аңлашыла...
.Халидә. Аңлашылса, бар. Бүгеннән үк үзеңә эш сора.
Әптәлим китә. Ап-ак сакаллы, кып-кызыл йөзле Гозәер карт керә.
Гозәер. Керергә ярыймы?
Халидә. Ул ни дигән сүз, Гозәер абзый, әйдәгез, рәхим итегез.
(Урындык бирә.)
Гозәер. Рәхмәт, кызым.
Халидә. Я, Гозәер абзый, ни эшләр бетерен ятасыз?
Гозәер. Безнең эшләр беткән инде, кызым, әйеме? Эе... Нигә чакырткан идең?
Халидә. Мин сезне «Беренче Май» колхозына китәргә йөрисез икән диеп ишеттем, шул сүз дөресме?
Г озәер. Алай китәргә йөрмибез... Анда минем кызым кияүдә, алар безне үз яннарына торырга чакыралар. Әйеме? Эе.
Халидә. Тарсынмыйча, турыдан-туры сөйләгез. Мин, авыл советьз председателе булу белән бергә, партоешма секретаре да. Әгәр дә колхоз эшенә тоткарлык итүчеләр бар икән, әйтегез.
Г озәер. Ярый алайса, кызым, турыдан дисәң, туры сөйлим, әйеме? Эе. Үзегезгә мәгълүм — мин бөтен гомерем буена бакчачылык, умартачылык эше белән шөгыльләнеп килдем. Колхоз булгач, «Борматау» итәкләрен алма, чия бакчаларына әйләндерергә йөрдем. Ләкин минем ул теләкләремне төрле сылтаулар белән тормышка ашырмадылар. Кайчан инде хөкүмәтебезнең Февраль карарлары басылып чыккач, гомерем буена уйлап йөргән хыялларымны тормышка ашырам икән дип шатланган идем. Әйеме? Эе. Шул уңай белән нишләргә икәнен күрсәтеп язып та бирдем. Нәтиҗәсе булмады. Шушы көннәрдә тагын хөкүмәтнең бакчачылык, урман үрчетүчелек турында карары булды. Шул турыда ирең Мортаза' белән янә бер кат сөйләшеп карадым. «Быел безнең расходлы елыбыз» дип, кырт кискәч, сүз көрәштереп тормадым, кайтып карчык белән киңәштем дә китәргә булдым. Әйеме? Эе.
Халидә. Юк, Гозәер абзый, сезнең кебек алтын куллы кешеләрне авылдан җибәрергә ярыймы соң?
Гозәер. /Монда нишлим? Берснчемайчылар мина биш гектар җир- дә җиләк-җимеш бакчасы, умартачылык хуҗалыклары оештырып бң^ рергә вәгъдә итәләр. Аллага шөкер, тәҗрибәм бар. Нке тапкыр Иваң

15
Владимировичның бакчасында булдым. Хатлар язышып тора идек. Бак-чамдагы агачларым бар да аның бүләге, әйеме? Эе.
Халидә. Менә нәрсә, Гозәер абзый! Бу турыда мин, идарә белән сөйләшеп, сиңа кирәк булган бөтен шартларны тудырырга тырышырмын.
Г озәер. Ай-Һай, кызым, күңелеңә авыр алмасаң, шуны әйтер идем: ирең Мортаза бик тискәре кеше, тыңлар микән?
Халидә. Тыңлар, Гозәер абзый. Китү турында уйлап та карама.
Гозәер. Турысын гына әйткәндә, кызым, үзебезнең дә китәсебез килми иде. Шунда туган, шунда гомер иткән, дигәндәй. Ярый алайса, мин кайтып карчыкны шатландырыйм әле, бигрәк тә аның китәсе килми иде.
Халидә. Бар, бар, Гозәер абзый, Гайнелхаят әбигә миннән сәлам әйт.
Гозәер. Ярый, кызым, буш чагында килеп чык әле, сөйләшеп утырырбыз.
Халидә. Ярый, ярый, Гозәер абзый, планнарың белән танышырга барырмын.
Гозәер. Хуш, кызым.
Халидә. Хуш, Гозәер абзый, хуш. (Ишеккә кадәр озата, клубтан Мортаза чыга.) Син нәрсә, уңыш бүләргә йөрисеңме?
Мортаза. Әйе.
Халидә. Ни өчен алай бик ашыгырга булдың?
Мортаза. Аларны саклау өчен хезмәт көннәре әрәм итәсем килми. Үз икмәкләрен үзләре сакласыннар.
Халидә. Ә соң, идарәдә карадыгызмы?
Мортаза. Карамасак, кем моңа каршы килер икән. Менә нәтиҗәсе. (Кәгазь бирә.) Шәп бит, ә?
Халидә. Әйе, начар түгел. Тик менә бүленми торган фондка бик аз калдыргансыз.
Мортаза. Устав буенча — унбиш процент.
Халидә. Ләкин бит устав буенча, унбиш проценттан да ким булмаган үлчәүдә, диелгән. Егерме биш, хәтта утыз процентка кадәр калдырырга хакың бар иде. Беләсең, партиянең соңгы карарлары нигезендә, киләчәк эш планыбызда зур үзгәрешләр булачак, ул үзгәрешләр бездән өстәмә расходлар чыгаруны таләп итәчәк. Аннан инде уңыш бүлү кебек мөһим политик мәсьәләне без башта идарәдә карарга тиеш идек. Аңла, Мортаза, беренче чиратта без дәүләт интересын күз алдында тотарга тиеш.
Мортаза. Дәүләт интересы турында син миңа акыл өйрәтмә, яме! Ун елдан бирле районда беренче булып икмәк йөкләмәсен кем үтәп килә? /Мин! Шәфигуллин, конешно. Урып-җыю, чәчү кампанияләрендә беренчелек кемнең кулында? Конешно, миндә, Шәфигуллинда!
Халидә. Синең ул уңышларыңны күмеп калырга беркем дә теләми. Ләкин колхозның гомуми байлыгы нигә артмаган? Бүленми торган фондыгыз үсмәгән. Мәктәп искергән. Фермага механизация кермәгән. Гидростанция салу мәсьәләсе елдан елга кичектерелгән.
Мортаза. Тукта әле, ни дип син минем һәрбер адымымны тәнкыйть итәсең?
Халидә. Сине ничек тәнкыйть итмәскә мөмкин? Син Гозәер бабай кебек алтын куллы кешеләрне авылдан качарга мәҗбүр иткәнсең. Шул ук вакытта, Әптәлимдәй кардәш-ыруларыңныц эшсезлекләренә юл куйгансың. Нурулла кебек ялагайларны үз тирәңә җыйгансың. Син хәзер, «Минем колхозым, минем колхозчыларым», дип кенә сөйлисең, һәрбер сүзеңнең башында «мин», «мин», «мин» генә.
Мортаза. Мин шул! Шуның өчен дә мине ике тапкыр орден белән бүләкләделәр.
16
Халидә. Бүләкләсәләр? Атлаган саен «мин», «мин», «мин» дип, күкрәк сугарга ул орденнарын, сиңа хокук бирмиләр. «Алсу таң»ны сиН генә түгел, партия җитәкчелегендә без бөтен колхозчылар белән бергз- ләп үстердек, һәм без сица теләсәң ничек эш итәргә ирек бирмәбез.
М о р таза. Кем соң ул «сез»?
Халидә. Партия членнары, комсомолсцлар һәм алдынгы колхоз- чылар.
Мортаза. Беләм мин монда эшнең ни дә икәнен... Зиннур малай белән сукыр тәкәле уйнап, минем күземне бәйләргә уйлыйсыз. Юк, ул булмас, конешно!
Ж ә м н л ә белән шәһәрчә матур итеп киенгән Ф әрдәнә керә.
Ф ә р дә н ә. Исәннәрме сез, иптәшләр?
Мортаза. Фәрдәнә гөлкәем кайткан.
Халидә. Шәһәр икмәге килешкән сиңа.
Җәмилә. Чыннан да, тазаргансың, тагын да матурайгансың, Фәрдәнә апа.
Фәрдәнә. Кунак урынында гына сыйлап йөрткәч, тазардым шул.
Халидә. Я. сөйлә, укуларың ничек барды?
Фәрдәнә. Бик әйбәт, Халидә апа. Мин хәзер бригадамның эшен ничек куярга икәнен беләм.
Мортаза. Анысы инде, Фәрдәнә, моңар кадәр дә синең бригадаң начар куелмаган иде.
Фәрдәнә. Дөрес, минем бригадам алдынгы бригада санала иде. Ләкин ул — сукыр кешенең кармаланып йөрүе шикелле генә булган. Мин хәзер азмы-күпме булса да Мичурин, Лысенколар хәзинәсеннән авыз итеп кайттым бит.
Клубтан 3 н н н у р, Ш а кн рҗа н, Алмазия чыгалар.
Зиннур. Күрми дә торабыз, Фәрдәнә кайткан икән... Шакиржан. Нихәл, кызым Фәрдәнә?
Фәрдәнә. Ягез, иптәшләр, биредә ни эшләр бетереп ятасыз?
Мортаза. Көзге эшләребезне бетердек. Уңыш бүләргә әзерләмәбез.
Җәмилә. Казаннан бүген иптәш Айтуганов килә, аны көтәбез.
Фәрдәнә. Айтуганов дигәннән, ул безнең авыл егете икән.
Зиннур. Безнең авыл егете, кем улы?
Фәрдәнә. Гәрәй улы.
Мортаза. Шакиржан абзый, кайсы Гәрәй улы икән?
Ш а к и р җ а н. Гәрәй улы Гәрәй Айтуганов... Юк, кызым Фәрдәнә. безнең авылда андый кеше юк, ялгыша торгансыңдыр.
Фәрдәнә. Юк, Шакиржан абзый, ялгышмыйм. Мин кайтышлый райкомга кергән идем, иптәш Саттарова миңа сөйләде.
Шакиржан. Гажәп, нинди Гәрәй улы булыр икән ул?..
Мортаза. Бу теге, революциягә кадәр читкә киткән Латыйп Гәрәенең улы түгелме?
Ш а кн рҗа н. Юк, алар фамилияләрен Уразмановлар дип йөртәләр.
Җәмилә. Әти, күпер башы Бәхтегәрәй абзыйларның Донбасста эшләүче абыйларының исеме пичек иде әле?
III а к и р ж а н. Җиһангәрәй.
Җә м и л ә. Менә шуның улы түгелме?
Шакиржан. Юк,’кызым, аларның балалары бар да кыз балалар иде шикелле.
Мортаза. Таптым! Солтангәрәй малае.
Ш а к и р ж а н. Кайсы Солтангәрәй? Алар бездә өчәүләп.
Мортаза. Москвада «Урак-Чүкеч» заводында эшләүчеләр.

Ш а к и р ж а и. Юк, энем Мортаза, аларның фамилияләре Байтуга- повлар.
Мортаза. Айтуганов белән Байтугановның аермасы аз инде.
Хал и дә. Чыинаи да, авылыбыз Гәрәйләр белән тулган икән. Ярый, баш ватмыйк, дөрес булса, безнең авыл өчен мәртәбә. Үзеннән сорарбыз.
Җ әмил ә. Әнә, ул килеп тә җитте!
Йөгерешеп чыгалар. Бераздан Гәрәй белән шаулашып керәләр.
Халидә. Әйдәгез, иптәш Айтуганов, рәхим итегез.
Мортаза. Кая\ өстегезне салдырыйм.
Гәрәй. Рәхмәт, мин үзем генә.
Халидә. Утырышыгыз, иптәшләр.
Мортаза. Җәмилә, бар әле, шул балаларны ку әле, аю күргәндәй тәрәзәгә менәләр.
Җ ә м илә китә. Барысы да тыналар.
Халидә. Ягез, иптәшләр, ке^м дә булса башласын иде.
Мортаза. Чыннан да, мин тугандай булды бу?
3 и н н у р . Ай-Һай, Мортаза абый, син туганда ярты авыл аякка баскандыр.
Башкалар. Ха, ха, ха!..
Ш а к и р ж а н. Иптәш Айтуганов, сезгә бер сорау бирергә ярыймы?
Гәрәй. Рәхим итегез.
Шакир ж а н. Сезне безнең авыл егете днп сөйлиләр, шул сүз дөресме?
Г ә р ә н. Әйе, мин шушы «Борматау» авылында туганмын.
Ш а к н р ж а н. Кем улы буласыз?
Г ә р ә й. Гәрәй улы.
Шакиржан. Кайсы Гәрәй?
Г ә р ә й. Безнең әти көтүче булган, ахры.
Шакир ж а н. Сәхибгәрәй улымы?
Гәрәй. Әйе, аныкы.
Шакиржан. Кил алайса, яңадан күрешик.
Кочагын җәеп бара. Барысы да аякка басалар. Гәрәйне сырып алалар. Яңадан күрешәләр.
Егерме беренче елны әтиеңнәр икесе бер көнне вабадан үлгәч, мин сезне үз өемә алып, өч ай карадым. Мин ул чагында помгол булып эшли идем. Хәлем начарлана төшкәч кенә, сезне каладагы балалар йортына илтеп тапшырдым. Шунда фамилиягезне дә мин кушкан идем..
Гәрәй. Ничек инде ул, сез?
Ш а к и р ж а н. Сезне балалар йортына яздырганда, яшь кенә бер рус кызы фамилияләре ничек дип бәйләнде бит. Сәхибгәрәев, дим, «Юк, ул аталарының исеме, син миңа фамилияләрен әйт», ди. Нишләргә? Бабаңның исемен оныттым. Алар читтән килгән кешеләр иде. Шул көннәрдә генә күрше Айтуган карт үлгән иде. Тоттым да аның исемен сезгә фамилия итеп яздырдым.
Г ә р ә й. Безнең өчен бусы яңалык. Без бабайның исеме Айтуган дип йөри идек.
Шакиржан. Кайтканда мин аны таптым, соң иде, кире шәһәргә барасым килмәде. Синең бабаңның исеме Асылгәрәй иде.
Зиннур. Тагын бер Гәрәй табылды.
Шакиржан. Сез бит, энем, игезәк малайлар идегез, икенчегез кайда, исәнме?
Г ә р ә й. Исән, Шакиржан абзый. Москвада, Хәрби Академиядә укый.
Ш а к и р ж а н. Үзең?
2. «С. Ә“. № 1.
17

18
1 ә р ә и. Быел гына институтны бетердем, хәзер сельэлсктрода иН' женер булып эшлим.
Ш а ки р җа н. Менә бит ул, безнең Совет заманы нишләтә? ЯтиМ балалардан нинди кешеләр чыккансыз.
Г ә р ә й. Аның өчен без, Шакиржан абзый, сезгә бурычлы.
Җәмилә керә.
Җәмилә. Халидә апа, халык җыелып бетте диярлек, клубка узсак, ничек булыр икән?
Халидә. Ярый, Җәмилә, узарбыз. Иптәш Айтуганов, әйдәгез, рәхим итегез.
Җәмиләдән башкалар кереп китәләр.
Җәмилә. Их... нинди акыллы, нинди чибәр егет ул....
ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Шакпрҗап карт өй эче. Чиста итеп җыештырылган. Тәрәзәләргә ак пәрдәләр эленгән. Түрнең бер ягында — гади дчван. Икенче ягында — тимер кровать. Стенада сәгать, көзге. Алар астында төрле фоторәсемнәр. Пәрдә ачылганда, Гамилә өй җыештырып йөри. Ш а к н р җ а н белән Гәрәй кайтып керә.
Ш а к и р җ а н. Әйдә, энем, рәхим ит.
Гә р ә й. Исәнмесез, Гамилә апа?
Г а м и л ә. Бик яхшы, улым. Син шул Сәхипгәрәй абзыйның улымыни инде?
Г ә р ә й. Әйе, апа, шуларның берсе булам.
Г а м и л ә. Сине күргәч, Хакимҗан бәбкәм исемә төште... Сез би? аның белән бер яшьләр идегез...
Шакир җан. Кая, Гамилә, чәең бармы, ашың буламы?
Г а м ил ә. Ашым кайный әле, чәем өлгергән.
Гәрәй. Гамилә апа, без яңа гына Гозәер бабайда чәй эчеп чыктык. Үзегезнең эчәсегез килмәсә, бераз сабыр итсәгез иде.
Г а м и л ә. Ярый, улым, ярый, сабыр итәрбез. Безнең Хәкимҗаныбыз да чәйне...
Ш а к и р җ а н. Гамилә, син ашыңны кара инде.
Г а м и л ә. Әйтәм бит, ашым кайный әле.
Ш а к и р җ а н. Тукмачыңны баса тор, кунакның вакыты юк, «бүген китәм», ди.
Г а м и л ә. Ай алла, нигә бик тиз?
Гәрәй. Казанда эшләрем күп, апа, аннан минем тагын да берничә колхозда буласым бар. Шуңа күрә ашыгам.
Гамилә. Шулайдыр. Синең кебек кешенең эше дә, мәшәкате дә күптер шул. (Китә.)
Ш а к и рҗа н. Без ул бала турында анасы алдында ничек булса да сөйләшмәскә тырышабыз. Анасының йөрәге начар.
Гәрәй. Ул малаегызга ни булды соң?
Шакирҗан. Сталинград сугышында үлде.
Гәрәй. Кызганыч... (Пауза-:) Сез миңа председатель турында сөйләргә булган идегез.
Шакирҗан. Әйе, авыл хуҗалыгын бөтен нечкәлекләре белән белә. Көчле организатор, унике ел инде безнең «Алсу таң»да председатель булып эшли. Сугышка кадәр районда иң алдынгы колхозный берсе санала иде. Ләкин районның иске җитәкчелеге, кирәгеннән артык мактап, узындырды.
19
Кулы камырлы килеш Г а м и л ә керә.
Г а м и л ә. Бервакытны шулай, әниең белән урманга җиләккә барган идек, ул курайда уйнарга бик оста иде. Әллә кайдан гына бер көпшә кисәге табып алды да, әй уйный, бичара... Әй уйный... йөрәге сизенеп ашкынган икән. Шуннан озак та тормадылар, икесе бер көнне вабадан үлделәр...
Гәрәй. Әнине мин бераз хәтерлим... Тик әти генә истә калмаган.
Ш а к п р җ а н. Әтиең бик юаш кеше иде. Хайваннарга да «рәхмәт төшкерләре» диеп кенә кычкыра иде.
Г а м и л ә. Бервакытны минем Хакпмҗапым белән...
Шакир җан. Гамилә, бар инде, бар. Камырың ката бит.
Гамилә (кулына карап). Чыннан да онытып торам икән. (Китә.) Гәрәй. Шуннан, Шакирҗан абзый, хатыны?
Ш а к н р җ а н. Хатыны аның Халидә — шахтёр кызы. Мортаза Донбасста эшләгәндә, өйләнеп кайткан иде. Башта ул авыл советында секретарь булып эшләде. Сугыш елларында избач иде. Акыллы, туры хатын. Дөресен әйткәндә, Мортазаны кеше итүче дә ул булды.
Г а м и л ә керә.
Гамилә. Атасы, безнең маллар япмаган.
Ш а к и р җ а н. Шушы көнгә кадәрме?
Г а м и л ә. Эш белән мавыгып онытканмын шул.
Шакирҗан. Их сине... ябып керим әле. (Китә.)
Г а м и л ә. Семьяң кайда, улым, үзең белән торамы?
Гәрәй. Мин бит әле, Гамилә апа, өйләнмәгән.
Г а м и л ә. Нишләп алай?
Гәрәй. Вакыт тигәне юк. Сугыш башланганда институтның икенче курсында гына укый идем, дүрт ел фронтта йөрдем. Аннан кайткач инде, укуымны тәмам итәсем килде.
Җ ә м и л ә кайтып керә.
Г а м и л ә. Кызым, кайда йөрисең инде?
Җәмилә. Комсомолецлар белән җыелыш уздырдым.
Г а м и л ә. Кунак барында, андый җыелышларыңны калдырып торырга да була иде. Әйдә, миңа булышырсың. (Бүлмәгә китә.)
Гәрәй. Тышта һаман явамы, Җәмилә?
Җ ә м и л ә. Юк, аязган.
Г ә р ә й. Я, Җәмилә, ни эшләр бетереп ятасыз?
Җ ә м и л ә. Безнең эшләр билгеле инде — язабыз, сызабыз, төрле планнар төзибез.
Гамилә керә.
Г а м и л ә. Кызым, мин сиңа нәрсә дидем.
Җ ә м и л ә. Әни, мин бик туңган идем, бераз җылыныйм инде.
Гамилә. Туңсаң, җылы якка кер. (Тышка китә.)
Гәрәй. Гафу итегез, Җәмилә, сез кайда укыдыгыз?
Җәмилә. Быел районда унъеллык мәктәпне бетердем.
Гәрәй. Тагын да югарырак китәргә теләмәдегезме?
Җәмилә. Бик теләдем. Медицина институтына гариза җибәргән идем, кисәктән генә әни авырып китте дә, бара алмадым.
Иләк тотып тыштан Г а м п л ә керә.
Гамилә. Кызым, әле һаман торасың икән?
Җәмилә. Хәзер, әни, хәзер керәм бит.
Г а м п л ә китә.
20
Иптәш Айтуганов, геройлар турында язылган китап Казанда бармы әле?
Гәрәй. Нигә, көтепханәгез юкмыни?
Җәмилә. Өч данә иде, укый-укый туздырып бетергәннәр.
Г ә р ә й. Димәк, халыкка ошаган?
Җәмилә. Әйбәт китап бит. Бигрәк тә сезнең батырлыкларыгыз яшьләрне рухландыра. Кырык фашист белән, бер үзегез сугышып җиңгәнсез. Янадан укып чыкмакчы идем, районда сатмыйлар.
Чиләк тотып бүлмәдән Гамилә чыга.
Г а м и л ә. Кызым, юынырга су беткән, коедан гына алып кер инде. Җәмиләгә чиләк тоттырып, бүлмәгә уза. Тыштан Халидә керә. Җәмилә китә.
Халидә. Я, иптәш Айтуганов, кайларда булдыгыз?
Гәрәй. Суыгызны карадым. Тегермәнегездә булдым. Гомумән, Шакиржан абзый мине бөтен хуҗалыгыгыз белән таныштырды. Аннан Гозәер бабай безне чәйгә алып керде. Берничә төрле бал, вареньелар белән сыйлады.
Халидә. Сон ничек, картның үзе ошадымы?
Г ә р ә й. Әйе, агробиологиядән, агротехникадан шулкадәр белемле карт икән, исем кште инде. Өе — чын-чыннан лаборатория. Барометр, яхшы радиоалгыч, слесарьлык, столярлык станоклары, төрле техника журналлары.
Халидә. Сез аның хуҗалыгында җәй көне булсагыз иде. Аның бакчасында нинди генә үлән, нинди генә агач юк. Ул бакчачы, ул умартачы, ул балыкчы һәм җәнлекче дә. Сугыш вакытында, Галава- тыйның чакыруы буенча — җиңү фондына сиксән мең сум акча кертеп, иптәш Сталиннан рәхмәт телеграммасы алган карт.
Г ә р ә й. Мин үзеннән сорарга уңайсызландым, кайда укыган соң ул?
Халидә. Беркайда да. Бары тик солдат хезмәтендә генә русча укырга-язарга өйрәнгән.
Г ә р ә й. Чын-чыннан, халык арасыннан чыккан талантның берсе икән.
Халидә. Без бүген чак кына менә шул кешесез калмадык. Сизеп өлгермәсәм, күрше авылга күчеп китә иде.
Г ә р ә й. Сәбәп?
Халидә. Сәбәбе шул: аңа монда эш шартлары тудырмаганнар. Их, иптәш Айтуганов, без авылда бик зур уңышларга ирештек, ләкин эгоизм, консерватизм калдыкларын бетереп җиткергәнебез юк әле. Менә туларның җанлы вәкиле булып минем ирем...
Мортаза, Зиннур, Фәрдәнә, Нурулла, Шакиржан, Гозәер картлар керәләр.
Ш а к и р җ а н. Әйдәгез, кунаклар, рәхим итегез.
Гозәер. Әссәламәгаләйкем!
Ш а к и р җ а н. Әйдә, Гозәер абзый, түрдән уз.
Утырышалар.
Фәрдәнә. Иптәш Айтуганов, биргәк тиз китәсез инде. Әллә безнең авылны яратмадыгыз.
Гәрәй. Юк, мин авылны бик яраттым. Моңар кадәр кайтмый йв рүемә үкснәм.
Мортаза. Иптәш Айтуганов, сез инде безнең колхоз белән яхшьг лап таныштыгыз, һәр җирдә куен дәфтәрегезгә яза бардыгыз. Мин уй лыйм. әлбәттә, яман яктан түгелдер. Шул турыда бер-ике сүз әйтсәге^ иде. Бәлки Казанга кайткач, яхшы якларыбызны күрсәтеп, газетага д. язарсыз.
21
Г ә р ә й. Әйе, минем үземдә дә шундый теләк бар иде.
Мортаза. Газетага язу турындамы?
Г ә р ә й. Юк, гомумән колхозыгызның эше турында. Әйе, сезнең кол-хозыгыз бай һәм яхшы колхоз.
Мортаза. Тырыштык инде, иптәш Лйтуганов, тырыштык, конешно.
Г ә р ә й. Ләкин иптәш Сталин, булган уңышлар белән чикләнмәскә, алар белән масаймаска, яңадан яңа уңышларны яулап алырга өйрәтә. Минемчә, сездә кимчелекләр дә юк түгел. Партия һәм хөкүмәтебез, Февраль пленумы карарлары нигезендә, сугыштан соңгы хуҗалыгыбызны яңабаштан үзгәртеп коруны, электрлашуны алдыбызга программа итеп куйды. Бу турыда сезгә уйларга кирәк иде. Чөнки аны булдыру өчен сездә бөтен мөмкинлекләр бар.
Мортаза. Ул эш әле безнең район планында да юк.
Гәрәй. Планда булмавы өчен генә сезгә беркем дә сүз әйтмәс. Халык планы нигезендә салырга мөмкин. Андый патриотик чаралар бездә бик күп эшләнә. Әнә, Свердлов, Москва өлкәләре инде тоташтан электрлашып беттеләр.
Мортаза. Алар промышленность өлкәләре. Гидростанция салу өчен күпме материал, средство кирәк. Шакирҗан абзый, ә?
Гәрәй. Теләк булса, материалы да, средствосы да табылыр иде. Күрәсең, сездә андый теләк юк.
Мортаза. Бар, бик бар. Безнең су андый-мондый гына сулардан түгел шул, Нурулла абзый, ә?
Нурулла. Әлбәттә, иптәш Мортаза.
Мортаза. Өченче ел техниклар китертеп, смета да төзетеп карадык. Дөнья кадәр көч, материал түгәргә кирәк, Шакирҗан абзый, ә?
Гәрәй. Аннан авыл тирәләрегездә, су буйларыгызда, тау-чокыр битләрегездә күпме җирләрегез әрәм ята икән. Нигә шул җирләрне җиләк-җимеш бакчаларына әйләндермәскә? Бигрәк тә, шул эш өчен янып-көеп йөргән Гозәер бабай кебек алтын куллы кешеләрегез дә бар. Сез әйткәнчә, аңа «средство» кирәкме? Берничә елдан соң йөз меңләгән табыш алыр идегез.
Мортаза. Сугышка кадәр маташып караган идек тә, куян ашап бетерде, Гозәер абзый, ә?
Г ә р ә й. Димәк, начар хуҗа булгансыз, карамагансыз.
Мортаза. Ул каһәрләр безнең дисциплинага буйсынмыйлар шул. Килгәнеңне әллә каян күрәләр дә, койрыкларын күтәреп кырга чабалар. Гозәер абзый, ә?
Г озәер (үзлегеннән чыгып сикереп тора, башкалар аптырап кала). Мортаза энем, кәмит уйнама, әйеме? Эе! Атаң бирмәгән акылны бирәләр. Тавык мие ашамаган булсаң, сөйләгәнгә колак сал, әйеме? Эе!
Мортаза. Ай-ай, бу нишләвең бу?
Гозәер. Башыңны юләрлеккә салып утырма, әйеме? Эе!
Мортаза. Сыер дуласа, аттан уза диләр иде, дөрес икән, Нурулла абзый, ә? Ничек җикеренә.
Гозәер. Җикеренми ни? Нигә миннән үз сүзеңә кул куйдырып торасың. Әллә син мине Нурулла дип белдеңме? Кайчан бакча төзедең? Дөрес, бер елны үз ындыр артыңа йөз төп алмагачы утырткан идек, куяннар түгел, ихатасы булмау аркасында, кәҗәләрең кимереп бетерде. Әйеме? Эе!
Гәрәй. Бөтен өлкәләрдә, республикаларда табигатьне үзгәртеп кору турында зур көрәш алып баралар, йөзәр километрлы каналлар казыйлар. Тигез җирләрдә ясалма диңгезләр, матур күлләр төзиләр. Ә сездә нәрсә? Суның аръягында малярия оясы булып яткан сазыгызны да рәткә кертмисез икән. Нигә аны, киптереп, чәчүлек мәйданына әйләндермәскә? Моңар да бит акча, средство кирәкми»
22
Г а м и л ә керә. •
Гамилә. Атасы, кунакларны табынга чакыр.
Шакиржан. Әйдәгез, кунаклар, өстәлгә рәхнм итегез.
Нурулладан башкалар китәләр.
Нурулла. Алай... Менә сиңа авылдаш... (Мәфтуха керә.)
Мәфтуха. Нурулла абзый, безнекеләр мондамы?
Нурулла. Мондалар. Теге якка ашка керделәр.
Мәфтуха. Ашка керделәр? Мин аларны өйдә мунча белән көтз идем.
Нурулла. Аларны монда мунча керттеләр инде, /Мәфтуха.
М ә ф т у х а. Нарлапмы?
Нурулла. Һәм парлап та һәм жарлап та чаптылар... Тәннәрен генә чыдасын! (Кереп китә.)
.Мәфтуха. Нәрсә, ди бу, нәрсә, ди? һич сүзенең өне юк!
Ут сүнә
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Бакыйга шунда ук — Шакиржан карт өендә бара. Пәрдә ачылганда, Җәмилә җырлап, кул яулыгы чигеп утыра*.
Җә м и л ә. Ак ефәккә төшкән Төрле бизәкләрем, Түгел алар минем Гади кул эшем. Син кабызган, егет, Көчле мәхәббәтнең Тойгысыннан туган Пөрәк тибешем.
Т4стә тотар өчен, Зәңгәр җептән генә, Бер читенә куйдым Исмем билгесен. Шуның белән сиңа Бүләк итәм бүген, Яшьлек хисләремнең Тәмле, изгесен...
Гәрәйнең чөйгә элеп куйган пальто кесәсенә чиккән яулыгын салып куя. Ишектә Гәрәй күренә.
Г Ә р ӘЙ. Җәмилә...
Җ ә м и л ә. Ә?!.
Гәрәй. Ни булды сезгә?
Җәмилә. Пальтогызның элгече өзелгән икән, шуны тага идем...
Бармагыма инә белән чәнечтем...
Г ә р ә й. Карап тагарга иде.
Җ ә м илә. Көтмәгәндә кереп эндәшкәч...
Гәрәй, һи, һи, һи... Шулай да сез, Җәмилә, «чебен тимәс, чер итәр» икәнсез.
Җәмилә. Авырта ич. Кая үзегезгә чәнчеп карыйм әле.
Гәрәй. Мә, мә, эһ тә димәм. (Кулын сузып тора.) Я, ник чәнечмн- сез?
Җәмилә. Кызганам...
Гәрәй. Кызганасыз?., һи, һи һи... Их, Җәмилә, үзегез врач бу. •чырга җыенасыз, үзегез инә белән чәнчергә дә кызганасыз.
23
Җәмилә. Мин бит сезне генә...
Гәрәй. Башкаларны кызганмассызмы?
Җәмилә. Ярый инде, Гәрәй абый, төпчемәгез...
Ә п т ә л и м керә.
Әптәлим. Иптәш Айтуганов, сезне илтергә билгеләнгән ат әзер!
Гәрәй. Ярый, иптәш, хәзер китәрбез. (Бүлмәдәгеләр бу якка чыгалар.) Хуш, сау булыгыз, иптәшләр. Шакирҗан абзый, Гамилә апа, сый-хөрмәтегез өчен рәхмәт. Җәмилә, сау булыгыз...
Барысы белән дә күрешеп китә. Гамиләдән башкалар озата чыгалар. Бераздан Җәмилә әйләнеп керә.
Г а м и л ә. Киттеләрме, кызым?
Җәмилә. Әйе, әни, киттеләр...
Гамилә. Нишләп, кызым, күзен, кызарган?
Җәмилә. Тарантасларын рәтләгән идем, печән чүбе керде, ахры...
Шакирҗан белән Халидә керә.
Халидә. Җәмилә, бая сорарга онытканмын, теге материаллар ни хәлдә?
Җәмилә. Хәзер, Халидә апа, язып бетерәм. Бераз гына сабыр итегез.
Г а м н л ә тышка, Җәмилә бүлмәгә кереп китәләр.
Шакирҗан. Әйе, никадәр җирнең сазламыкта әрәм ятуын үзебез дә белә идек. Ә шуны рәткә кертү турында беребезнең дә башына килмәгән.
Халидә. Бөтен бәла дә шунда, Шакирҗан абзый, без әле һаман да бүгенге көн белән яшибез, киләчәк өчен кайгыртмыйбыз. Кемнәрнеңдер безгә әйткәнен көтәбез.
Мортаза керә.
Мортаза. Шакирҗан абзый, син теге уңыш бүлү турындагы кәгаземә кулыңны куйдыңмы?
Шакирҗан. Юк иде шул. Кунак килү белән карап чыгарга вакыт булмады. Бүген үк кирәкме?
Мортаза. Әйе шул. Иртәгә районга илтеп раслатырмын дигән идем.
Ш а к и р җа н. Ярый алайса, карап чыгармын. (Китә.)
Мортаза. Шулай диең, хатын... Минем белән көрәшергә көчең җитмәгәч, башкаларны куштым диең.
Халидә. Ничек инде ул «башкаларны»?
Мортаза. Шулай: Айтуганов синең җырларыңны җырлады түгелме?
Халидә. Айтуганов кебек кеше дә минем сүзләремне кабатлаган икән, аларның дөреслегендә шигең калмаска тиеш иде. Ләкин мин синең өчен кызарып утырдым.
Мортаза. Гозәер карт та әйбәт өйрәтелеп куелган.
Халидә. Ахмак икәнсең...
Мортаза. Нәрсә, нәрсә дидең?!
Халидә. Кеше өендә акырма. Кайткач җикеренерсең. (Пауза.) Менә нәрсә, бая сиңа райком секретаре иптәш Дәүләтшин шалтыраткан иде. «Чулпан» колхозының туңга сөрү планы куркыныч астында икән, шул уңай белән социалистик өмә оештырырга булганнар. Бездән дә ярдәм сорыйлар...
Мортаза. Җитәр инде, мин аларга бик күп булыштым. Язгы чәчүдә биш атым эшләде. Урып-җыю вакытында утыз центнер ашлыкла
24
рын пристаньга илтештем. Инде хәзер зәпләрен дә сөреп биримме? Ә үзләреннән күзенә кырып салырга бер ярдәм күрмәссең.
Халидә. Оят сиңа алардан ярдәм сорарга. Алар бит былтыр яндылар. Мин иптәш Дәүләтшинга ярдәм итәрбез дидем.
Мортаза. Тукта әле, нигә син минем өчен вәгъдә бирәсең?
X а л и д ә. Сине Нуруллаларда диделәр. Эзләп барасым килмәде. Кыскасы, иртәгә таңнан атларың белән кешеләрең айда булырга тиеш.
Мортаза. Бу нәрсә, миңа приказмы? Минем өстән хатыным нә- чәллек итә дин. ә? Менә нинди көнгә калдым бит.
X а .а и д ә. Мин сиңа хатын булып түгел, партоешма секретаре, авыл советы председателе булып кушам. Тыңламасаң, кара аны.
Мортаза. Өркетмә, өркетмә, өркә торганнардан түгел.
Халидә. Өркетермен. Шушы кушканымны үтәмәсәң, партия җыелышына куярмын.
М о р т а з а. Кун, куй! Ул чагында мин дә синең белән тору-тормау мәсьәләсен куярмын.
Җәмилә бүлмәдәй чыга.
Җ ә м и л ә. Менә, Халидә апа, язып бетердем.
Халидә. Рәхмәт, Җәмилә, хушыгыз. (Китә.)
Кәгазь тотып Ш а ки рҗа н чыга.
Ш акнрҗан. Мортаза энем, тикшерү комиссиясенең председателе булып, мин синең бу кәгазеңә кул куя алмыйм. Башта без аны идарәдә карыйк. Тикшерү комиссиясенең членнары белән дә киңәшик. Аннан күз күрер.
Мортаза. Ат азгыны тайга ияргәндәй, син дә аларга тагылдыңмыни? (Ачуланып китә.)
Г а м и л ә тыштай керә.
Гамилә. Мортазага ни булган, койрыгы көйгән песи кебек чыгып бара.
Ш а к н р җ а н. Әйе, бу Сәхипгәрәй абзыйның улы барыбызны да аякка бастырды.
Гамилә. Аш-су артыннан йөреп тыңлый алмадым, нәрсә турында бәхәсләштегез соң?
Ш а к ирҗа н. Безнең колхозның эшен бик нык тәнкыйтьләде.
Г а м и л ә. Сиңа тимәгәндер бит.
Шакир җан. Барыбызга да өлеш чыгарды.
Гамилә. Әйдә ятыйк инде, кадер кичәсе түгел. (Утны сүндереп, икесе ике җиргә яталар. Күрше бүлмә ишеге аша бу якка яктылык төшә. Гамилә тәрәзәдән карап.) ЛАортазалар да ятмыйлар. Әллә инде үзләрендә кеше бар.
Ш а к и р җ а н. Әйе, бу егет барыбызның да йокысын ачты шул... Бервакытны шулай, Герман сугышында йөргәндә, Карпат таулары арасындагы бер авылга кунарга туктадык. Көз көне иде, тездән пычрак ерып килгән солдатлар баш куюга йокыга киттеләр... Тик мин генә йоклый алмыйм... Нигә дисәң — шул көнне генә мин әтинең үлүе турында хат алган идем. Мескен карт... бөтен гомере буена нинди рәхәт күрде инде дим... Син тыңлыйсыңмы? Бәлеш, эреп тә киткән бу.
Аргы бүлмәдән Җәмиләнең әкрен генә җырлаганы ишетелә.
Җ ә м и л ә. Ай, бормалы, бормалы, Бормалы Идел буйлары. Бормалы Идел буйларында Үскән зифа буйлары.
25
Шакир җ а н. Гамилә, Гамилә дим.
Г а м и л ә (уянып). Нәрсә бар тагын.
Шакир җан. Бу, күрше Сәхипгәрәй абзый малайларын әйтәм: берсе Әхмәтгәрәй, икенчесе Мөхәммәтгәрәй иде, бусы кайсы икән?
Г а м и л ә. Әллә тагын.
Ш а к и р җ а н. Исеңдә түгелме?
Г а м и л ә. Исемдә булса да, хәзер аларны каян беләсең? Икесе до бер төсле игезәк малайлар иде.
Шак и р җ а и. Әйе, егерме биш ел үткән бит. Ярты гомер дигән сүз.
Шулай да алариың кайсы Әхмәтгәрәй дә, кайсы Мөхәммәтгәрәй икән? Гам и л ә. Юк белән бантыңны катырма, синең өчен кайсы булса да барыбер түгелме?
Шакир җан. Түгел шул. Шул малайларның кайсы икәнен беләсем килә.
Г а м и л ә. Беләсең бит инде, күрше Сәхипгәрәй абзыйның малае.
Шаки р җ а н. Ә соң исеме?
Г а м и л ә. Гәрәй.
Ш а к и р җ а и. Ул бит коры гына Гәрәй. Бездә һәр кешенең исеменә койрык тагыла. Менә шуны беләсем килә.
Г а м и л ә. Ярый, мине йөдәтмә, йоклыйсым килә.
Әйләнеп ята. Аргы бүлмәдә Җәмилә җырлый.
Җ ә м и л ә. Сөеп җиккән туры атыңның Дугалары талмы әллә? Озын керфекле күзеңдә Тылсымларың бармы әллә?
Ш а к и р җ а п торып, бүлмә ишегенә бара.
Ш а к и р җ а н. Кызым, кызым, бире чык әле.
Җ эмилә бу якка чыга.
Җ ә м и л ә. Син эндәштеңме, әти?
Шакир җан. Нигә йокламыйсың, кызым?
Җ ә м и л ә. Минем, әти, язасы әйберләрем бар иде.
Ш а к и р җ а н. Кызым, бу Айтуганов абыеңның исеме ничек әле?
Җәмилә. Гәрәй. |
Ш а к и р җ а н. Тулысы белән?
Җ әмил ә. Ничек тулысы белән?
Ш а ки р җа и. Әхмәтгәрәйме, әллә Мөхәммәтгәрәйме дим.
Җәмилә. Мин анысын белмим, әти. Нигә сорыйсың?
Шаки р җ а н. Тулы исемен беләсем килә, таба алмыйм, йокыга да китә алмыйм.
Җәмилә. Син, әти, йөзгә кадәр санап кара әле, бәлки онытырсың.
Шакир җан. Санау оныттырамы?
Җ ә м и л ә. Шулай диләр бит.
Шакирҗан. Ярый алайса. Бар, кызым, йокла.
Җәмилә китә. Шакирҗан урынына барып ята. Санарга керешә.
Бер, ике, өч... ун, егерме, илле... сиксән... йөз!.. (Торып утыра.) Анасы» анасы, дим.
Г амилә (уяның). Тагын шул Гәрәйләр турындамы?
Шакирҗан. Юк, аналары кайсы авылдан төшкән иде әле?
Гамилә. Карман авылыннан.
Ш а к и р җ а н. Бик яшьли килгән иде бугай.
Г а м н л ә. Ят инде, ят. Әнә, әтәч кычкыра.
Ш а к и р җ а н. Тукта, кемдер бар?

I a м и л ә. Чыннан да син бу I әрәйләрең белән саташа башладык ахры. Мондый вакытсыз чакта кем йөрсен?
Шакир җан. Әнә, ишек шакыйлар. Кем бар?
Халидә (тыштан). Бу мин, Шакирҗан абзый.
Гамилә. Халидә түгелме? Нишләп йөри икән?
Ш а к п р җ а н ишек ача. Әйберләрен күтәреп, Халидә керә.
X а л и д ә. Вакытсыз чакта борчуым өчен гафу итегез.
Шакирҗан. Нәрсә, Халидә, әллә тагы берәр кунак килдеме?
Халидә. Юк, Шакирҗан абзый, мин үзем сезгә күчеп килдем.
Ш а к и р җ а н. Нишләп алай?
Халидә. Күрәсең, Мортаза белән безнең юллар бер түгел... Квартира тапканчы, рөхсәт итсәгез иде.
Г а м и л ә. Ул ни дигән сүз. Әйдә, әйдә рәхим ит.
Кулыннан әйберләрен алалар, аргы бүлмәгә кереп китәләр.
ПӘРДӘ
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
п .кынга «Алсу таң» колхоз правлениесенең утырышлар залында бара. Сул якта беренче планда — зур балкон ишеге. Уң якта «Парткабинет», «Правление председа- ~еле» дип язылган таблнчкалы ишекләр күренә. Артта тыштан керү ишеге Пәрдә ачылганда «Борматау» партоешмасының комсомол активы белән берлектә үткәрелгән җыелышның дәвамы.
Халидә. Шуның белән сөйләүләрне бетерәбез.
Шакирҗан. Бик вакыт, тәкъдимнәргә күчик.
Халидә. Безгә, иптәшләр, резолюция кабул итәргә кирәк булыр. Тәкъдимнәрегезне әйтегез.
Зиннур. Миндә проект рәвешендә язылган резолюция бар. Укып чыгарга рөхсәт итегез.
Халидә. Рәхим итегез.
Зиннур. СССР Министрлар Советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының егерменче октябрьда чыгарган карарлары нигезендә «Алсу таң:» колхозында түбәндәге чараларны һич кичекмәстән тормышка ашыруны правлениегә йөкләргә. Беренче: Колхоз хуҗалыгын тагын да тизлек белән алга җибәрүдә, колхозчыларыбызның көнкүреш, культураларың күтәрүдә электричествоның зур роль тотуын искә алып, киләсе җәйгә гидростанция салу эшенә хәзердән бөтен әзерлек эшләрен башлап җибәрергә. Икенче: Районның безгә төшергән планы буенча, басуларга, алку җирләргә, су буйларына яздан өч мең биш йөз төп агач утыртуны тәэмин итәргә. Өченче: Түбән болында илле гектар чамасындагы сазламыкның суын инешкә агызып, аны чәчүлек мәйданына әйләндерергә. Дүртенче: Авыл тирәсендәге егерме биш гектар ташландык җир- ләогә, тау битләренә җиләк-җимеш агачлары утыртырга. Бишенче: «Бирдекәй», «Тирәншур» чокырларын буып, су белән тутырырга һәм шул суларда балык үрчетүне тәэмин итәргә.
Халидә. Тагын нинди тәкъдимнәр булыр?
Җәмилә. Резолюция бик әйбәт язылган. Өстәмә итеп мин шуны әйтәм: Гозәер бабайга, тәҗрибә эшләрен җәеп җибәрү өчен, хаталабо- ратория, питомник, парник хуҗалыклары оештырып бирүне правление алдына кисәтеп куярга.
Халидә. Бу дөрес һәм урынлы тәкъдим.

27
Шакир и; ан. Двинем дә бер тәкъдимем бар: кортчылык хуҗалыгы турында һәр елны сөйләнеп киләбез. Тәкъдимнәр кертәбез, ләкин безнең. правление шуны тормышка ашыруда сүлпәнлек күрсәтә.
Зиннур. Сүлпәнлек күрсәтә түгел, Шакирҗан абзый, бернәрсә дә эшләми дияргә кирәк.
Ш а к и р ж а н. Әйе, бернәрсә дә эшләми диеп әйтергә мөмкин булыр кебек тоела.
Халидә. Бу мәсьәләгә ип дисез?
3 и н н у р. Мәсьәләнең куелышы дөрес, тик аны конкретлаштырырга кирәк. Ягъни, быел, егерме биш баштан да ким булмаган санда кортчылык хуҗалыгы оештырырга правлениене мәҗбүр итәргә.
Халидә. Тагын да нинди тәкъдимнәр булыр?
Зиннур. Тавышка куярга кирәк.
Мортаза. Миңа сүз бирегез әле.
Халидә. Рәхим итегез.
Мортаза. Җәмилә иптәш әйткәнчә, «резолюция бик әйбәт язылган», конешно. Тәэмин итәргә, кисәтеп куярга, идарәне мәҗбүр итәргә, диелгән. Гидростанция салу турында хәзер бездә икеләнү юк. Ләкин, гидростанция салу кебек мәшәкатьле елны илле гектар сазламакны киптерү, бигрәк тә аны кыш көнендә башлап җибәрү, «Бирдекәй», «Тирәншур» чокырларын буып, су белән тутыру тәкъдимен нинди баш белән кабул итәрсез икән. Менә шул турыда тагын бер кат уйлап карасагыз иде.
Ф әрдән ә. Якадан уйлап-нитеп карыйсы юк. Бик әйбәт уйланган. Җитәр инде, Мортаза абый! Моңар кадәр безнең идарә, аны эшлибез дә, моны эшлибез дип, бик күп өмет таулары тоттырып килде. Безгә хәзер, Халидә апа сөйләгәнчә, җиң сызганып эшкә башларга да, шу- ларны ничек итеп срогыннан элек үтәп чыгу турында гына уйларга кирәк.
Мортаза. Мин эшләячәк эш түгел, шулай ук Халидә иптәш тә эшләмәс, конешно. Сез — колхозчылар—эшләрсез. Авырга килсә, миңа үпкәләмәссез.
Халидә. Ярый, иптәшләр, Зиннур тәкъдим иткән резолюцияне, Җәмилә, Шакирҗан абзыйлар керткән төзәтмәләр белән кабул итәргә дигән кешеләр — кулларын күтәрсеннәр. (Мортазадан башкалар тавыш бирәләр.) Ә сез, Шәфигуллин иптәш?
Мортаза. Нәрсә мин?
Халидә. Каршымыни?
Мортаза. Юк, уйланып калганмын. (Кулын күтәрә.)
Халидә. Димәк, иптәшләр, шушы көннән башлап, табигатьне авызлыклау эшенә керешәбез. Башка мәсьәләләр юк. Шуның белән җыелышны ябарга рөхсәт итегез. Бюро членнары, бер генә минутка сүзем бар.
Зиннур. Шакирҗан. Фәрдоно, Халидәләр бүлмәгә кереп китәләр. Җәмилә белән Мортазадан башкалар таралалар.
Җәмилә. 1Мортаза абый, миңа калыргамы?
Мортаза. Мин синең белән нишләрмен икән?
Җәмилә. Безгә хәзер, партия җыелышының карары буенча, эш планы төзергә кирәк булыр.
М о р т а з а. Зиннур белән Халидәләр төзегән план бар бит инде.
Җәмилә. Ул план түгел, резолюция генә.
Мортаза. Барыбер. Без хәзер шул резолюция буенча биергә тиеш!
Җәм илә. Шуны да аңламаслык хәлгә төштеңмени, Мортаза абый?
Мортаза. Син миңа акыл өйрәтмә, яме? «Алсу таң» колхозын мин аякка бастырдым! Шулай ук синең кебек тәти кызларга ун класс
28
лы белем алырга мөмкинлек тудыручы да мин булдым. Моннан соК да йөзем белән җиргә егылмам! Бар, кайтып йокла.
Ж ә м и л ә китә. Бүлмәдән Фәрдәнә чыга.
Мортаза. Фәрдәнә, тукта әле. (Фәрдәнә туктап кала.) ХалидәнсН. Зиннурларның, сөйләве мина бик ачык, ләкин менә синен, ал арга тагылуың мине таңга калдырды.
Фәрдәнә. Пигә аңа тайга калырга? Мин бик туры сөйләдем дип уйлыйм.
Мортаза. Әйе, туры, копешно... Рус әйткәндәй, как дуга.
Бүлмәдән 3 н н н у р чыга.
Фәрдәнә. OHIO, Зиннур, кайтабыз.
Китәләр. Ш а к н р җ а н чыга.
Шакир җан. Нишләп, энем, боектың?
М о р т а з а. Боекмадым, арыганмын... Мин бүген кырда, кар тотучылар янында йөргән идем... Бөтен гәүдәм кыйнап ташлагандай ватылган...
Шакир җ а н. Катырак бәрелгән булсам, үпкәләмә, энем, җитәкче булуның хикмәте «аны эшләргә дә, моны эшләргә» дип боерык биреп йөрү белән генә чикләнми. Башкаларның да сүзенә колак салырга кирәк. (Китә.)
Халидә чыга.
Халидә. Әйдә, Мортаза, кайтыйк.
М о р т а з а. Күрәсең бит, эшем бар.
Халидә. Бу вакытта нинди эш? Сәгать бер тулган инде.
М о р т а з а. Шулай эшләп тә бит сүгәсез.
Халидә. Сүкмибез, тәнкыйть итәбез. Син моны аңларга тиеш, Мортаза. Мин беләм, снн аны аңлыйсың да, тискәрелегеңә генә барасың. Гади кешеләр аңлаган мәсьәләләрне төрле сылтаулар белән каплап калдырырга уйлыйсың. Ләкин син шуны бик нык исеңдә тот: халыктан артта калырга ярамый. Безнең халык партия артыннан утка да, суга да керә. Алар үзләрен сугышта да, эштә дә күрсәттеләр. Колхоз өчен кирәк булгач, «Сарысаз»га да керерләр. Синең белән минем булмауга карамастан, «Тирәншур», «Бирдскәй» чокырларын да буып, су белән тутырырлар. Гидростанцияне дә салырлар. Чөнки аларга су белән ут кирәк. Синең белән минем булмауга карамастан, тормыш тукталып калачак түгел. Син, бәлки, мин булмасам, «Алсу таң» колхозының эше таралыр, аннан миңа килеп ялынырлар дип уйлыйсыңдыр? Юк, партия беркемгә дә ялынмас һәм беркемнең дә капризына юл куймас. Бу турыда яхшылап уйла син, Мортаза.
Китә. Мортаза уйланып йөри. Гармонь тавышы ишетелә. Бераздан Ә п т ә л и м керә.
Әптәлим (өсләрен каккалап). Фу, буран...
Мортаза, һаман туктамыймы?
Әптәлим. Котырганнан котыра гына... Мортаза абый, тәмәке бир әле.
Мортаза. Үзеңнеке юкмыни?
Әптәлим. Бар иде, клубта яшьләр тартып бетерде. (Тәмәке төрәләр.) Кичә тагын Халидә җиңги чакырткан иде...
М о р т а з а. Сон, ничек, кыздырдымы?
Әптәлим. Ул алай ачуланмады, авыр сүз дә әйтмәде. Ә шулай да, эредем дә төштем... Гомеремдә болай беркемнән дә шүрләгәнем юк иде. Мин хәзер эшкә чыгу-чыкмау турында түгел, моңар кадәр шуны
29
-аңламавымның, газабын кичерәм... Синдә дә шундый хәл бугай, әле хәзер тәрәзәдән карап тордым да, хәлеңне белергә кердем...
М о р т а з а. Рәхмәт...
Ә н тә л им. Мондагы утырыштан кайтышлый, Шакиржан Җәмиләсе клубка кергән иде. «Яшьләр, уйнап-җырлап калыгыз, тиздән табигатьне авызлыкларга керешәбез», ди. Шунда, идарә турында сүз чыккач, Сабирҗан Шамиле әйтә: «Безнең идарәдә хөкүмәт, партия куйган бу< рычларны аңламаучы кешеләр утыра, алыштырырга иде үзләрен», ди. Бу нәрсә инде, Мортаза абый? Кая барма, синең турыңда сөйлиләр.
Мортаза. Син монда җыен гайбәт сөйләп йөрмә әле, яме?
Ә п т ә л и м. Бер дә гайбәт түгел, валлаһи менә шулай. Шунда тыңлап утырдым-утырдым да, чыдарлыгым калмады. «Юк, мин әйтәм, Мортаза абыйны мин беркемгә дә алыштырмам», дидем.
Мортаза. Ай-Һай, әйтә алдың микән?
Әптәлим. Әйттем, чатлатып әйттем! Эчемнән...
Н у р у л л а керә.
Мортаза. Йокламыйча нишләп йөрисең?
Нурулла. Сезнең өйдә Мәфтуха белән кайгырышып утырдык та, кайтмагач, хәлеңне белергә килдем. Син мескеннең...
Мортаза. Ярый, ярый, төче телләнми генә сөйлә. Йомышың нндә 'СОҢ?
Нурулла, йомыш шул, калага сушнлкалар өчен калайлар алырга барам. Шунда берьюлы әйбәтрәк сугу машинасы да туры килмәсме дим. Менә Миргалимнән кәгазьләр яздырдым, кулыңны куйсаң, иртә намаздан китәм, әлбәттә.
Мортаза. Ул калай, машиналарыңны калдырып торырга туры килер. Иртәгедән без бик зур эш башлыйбыз.
Н у р у л л а. Электростанциягәме?
Мортаза. Әй! Электростанция ул кечкенә мәсьәлә. «Сарысаз»ны киптерергә керешәбез.
Нурулл а. Кыш көне, шундый суыкта? Без яшь чакта андый җир казу эшләрен җәй көне алып баралар иде.
.Мортаза. Без яшь чакта кыш көне дә алып баралар. Казанда, күрәсеңдер, чатлама суыкларда нинди йортлар салалар. Яисә фронтта, ^безнең сугышчыларыбыз, суык дип тормадылар, муеннарыннан суга кереп, күперләр салдылар.
Н уру л л а. Анысы, тулаен шулай инде, әлбәттә. Димәк, миңа Казанга китмәскә?
Мортаза. Барырсың. Калайлар, машиналар алырга түгел, тимер көрәк, китмән, лом кебек эш кораллары алып кайтырсың. Аннан канау казучылар өчен резин итекләр туры килмәсме?
Нурулла. Алай, «Сарысаз»ны киптерәбез диң, ә?
Мортаза. Әйе, Нурулла абзый, илле гектар яңа җирле булабыз.
Мортаза. Бар кайт, минем монда эшем бар.
Әптәлим. Абый, бригадирларыңа әйт әле, болай йөреп булмый бит инде, миңа берәр эш бирсеннәр.
Мортаза. Бирерләр. «Сарысаз»га канау казырга чыгарсың.
Әптәлим. «Сарысаз»га? Нинди дә булса миңа атлы эш булсын иде.
Мортаза. Юк инде, энекәш, канат астымда бик күп яшәдең. Кайда кушсалар, шунда эшләрсең.
Әптәлим. Ярый, Мортаза абый, мин фермада дежурда торучы кызлар янына барыйм әле.
М о р т а з а. Уйнап туймадыңмы?
Әптәлим. Эшкә керешсәм, вакыт булмас, гулять итеп калырга кирәк. (Китә. Үзе уйнап, үзе җырлап ераклаша.)
30
Нурулла. Әйдә, кайтыйк инде.
Мо р таз а. Юк, иртәге өчен минем планнар төзисем бар.
Нурулла. Мин бит сезнең өйдә бераз утырырбызмы әллә дип кыстырып килгән идем. (Түш кесәсеннән аракы шешәсенең башын күр' сәтә.)
М о р т а з а. Нигә аны әйтми торасың? Әйдә, чыгар, конешис». (Нурулла кружкага салып бирә.) Мин бик арыган идем...
Нурулла. Арымый ни? Биш сәгатьләп утырдыгыз бит. Бик каты алыштыгыз ахры?
Мортаза. Әйе, мине яхшы ук пешерделәр... Халидә белән Зиннурларның сөйләвен мин аңлыйм. Шакирҗан картның чыгышын да төше- нәм, чөнки алар миңа каршылар. Ә менә синең кызың, Фәрдәиә...
Нурулла. Нәрсә, ул да каршы чыктымы?
Мортаза. Нинди генә әле... Тетмәмне тетте...
Нурулла. Ах, каһәр суккан бала... Никадәр әйттем, никадәр өйрәттем: «Үз зшенне бел дә, агына да, карасына да катышма», дим. Юк, тыңламый. Ярый, ул турыда кайгырма, җайлыйбыз аны. Башма- баш ясыйбыз.
М’о р т а з а. Нәрсәне?
Нурулла. Фәрдәнә белән Мәфтуханы.
Мортаза. Аңламыйм.
Нурулла. «Аршин мал-алан» әсәрендәге кебек, син миңа апаңны бир, мин сиңа Фәрдәнәне.
Мортаза. Әйтәм аны, апа янында бик еш буласың... Кашыгын төшкән икән, карт төлке.
Нурулла. Төшмәслек тә түгел бит, иптәш Мортаза, ана үрдәк кебек, бер аунаклап йөрүе ни тора... Я, ни дисең?
Мортаза Нигә аны миннән сорыйсың? Апаның үзе белән сөйләш.
Нурулла. Сөйләштем, балаларың күп, дигән була. Син аны күндер инде, иптәш Мортаза, мин Фәрдәнәне.
М о р т а з а. Юк, Нурулла абзый, ул турыда син миңа берни дә сөйләмә. Мин бит инде бер кат өйләнгән. Син миңа менә шуны әйт — ничек эшне җайларга? Безнең эшләр шәптән түгел бит...
Нурулла. Болай булгач, димәк, тагын авылга эш була?
Мортаза. Нинди генә әле!.. Өч мең биш йөз төп агач утыртырга... Җимеш бакчалары булдырырга... Илле гектар сазламакны киптерергә... «Бирдекәй», «Тирәншур» чокырларын буып, су белән тутырырга... Шуның өстенә, җәйдән гидростанцияне сала башларга... Хәзер мина эшләргә, ат кебек көч куярга туры киләчәк. Зарар юк, рәхәтен дә үзебез күрербез.
Н у р у л л а. Күрербез микән?
М о р т а з а. Күрербез. Ул чагында безнең авыл гөлбакчасына әйләнәчәк.
Нурулл а. Тагын берне салып биримме?
Мортаза. Кирәкми, мин хәзер эшкә керешәм. Син бар.
Нурулла. Димәк, мин иртәгә Казанга китәм?
М о р т а з а. Юк, бер-ике көн сабыр итәрсең. Иртәгә идарә утырышын җыям. Бәлки минем үземә барып кайтырга туры килер әле, чөнки проект турында Айтуганов белән сөйләшергә, берәр заводтан үзебезне шефка алдыру мәсьәләсен хәл кылырга кирәк. Ярый, син бар. (Нурулла китә. Мортаза уйланып йөри.) «Синең белән минем булмауга карамастан, тормыш тукталып калачак түгел». Сүзләрең дөрес, Халидә! (Өстәл артына килеп утыра. Кулына каләм алып язарга керешә.)
Беренче: Чаган, юкә орлыклары җыяр өчен иртәгәдән хатын-кызларны урманга чыгарырга.
31
Икенче: «Сарысаз» сазламыгының коры җиреннән канаулар казу эшенә илле кешене билгеләргә.
Өченче: «Бирдекәй», «Тирәншур» чокырларын буу өчен, утыз кешене, унбиш атны таш чыгару эшенә кушарга.
Дүртенче: Алма, чия үсентеләре турында район плодопитомник белән сөйләшергә.
Бишенче: «Пламя революции» колхозына барып кортчылык хуҗалыгы белән танышырга һәм ярдәм сорарга... (Башын өстәлгә куеп, йокыга китә.)
Урамда матур итеп гармоньда уйнап җырлаган тавыш ишетелә.
Ут сүнә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Шул ук, «Алсу тац» колхозының идарәсе. Ачык тәрәзәләр аша ап-пак чәчәккә күмелгән шомырт агачлары күренә. Пәрдә ачылганда, Мәфтуха урамга карап сөйләнә.
Мәфтуха. Зөфәр, усал малай, нигә аңа тиясең? Кара аны, әниеңә әйтермен. (Телефон шалтырый, трубканы ала.) Әллү, әллү, дим. Эе, «Алсу таң» колхозы. Нәстә, кычкырыбрак әйт. Мортаза «Сарысаз»да, канау казыта. Халидә «Тирәншур»да. Зиннурны белмим. Майма балыклар килеп алырга? Ярар, Мортазага әйтермен. (Трубканы куя.)
Нурулла керә.
Н у р у л л а. Нихәл, Мәфтуха, исәнме?
Мәфтуха. Шөкер әле, үзең исән кайттыңмы?
Нурулл а. Әлхамделиллаһи шөкер. Нишлисең монда?
Мәфтуха. Менә, балаларга нәнкә итеп куйдылар.
Нурулла. ААөрәбиәләр кайда?
Мәфтуха. Барысы да эштә. Кайсы «Тирәншур»да. кайсы «Сары- саз»да. Эшкә яраклы бөтен кешеләр кырга чыктылар.
Н у р у л л а. Әйтәм аны авылда бер җан иясе күренми.
Мәфтуха. Ахыр заман монда, кыямәт.
11 у р у л л а. Ә чәчү?
Мәфтуха. Өченче көнне үк бетерделәр.
Н у р у л л а. Бик коры тотканнар.
Мәфтуха. Көне-төне чәчтеләр. Бер атна инде, .Мортазаның йоклаганы юк.
Нурулла (як-ягына каранып, кесәсеннән төргәк чыгара). Мә, Мәфтуха, шуны ал әле.
Мәфтуха. Нәрсә соң ул?
Н у р у л л а. Шәһәр бүләге.
Мәфтуха. Кемгә, миңамы?
Нурулл а. Мортазага булмас инде, билгеле, сиңа. Шәһәр бүләге... Мәфтуха. Рәхмәт инде, Нурулла абзый... Хи, хи, хи...
Артта мотоциклет тавышы.
Әнә, Мортаза кайтты!
Яз кояшыннан пешкән, изүләрен чишкән, җиңнәрен сызганган хәлдә, җитез адымнар белән Мортаза кайтып керә.
Мортаза, һу!.. Нурулла абзый кайткан... Шундый кызу эш вакытында ун көн йөрдең бит. Без сине анда йортка кердеме әллә дип тора идек.
32
Нурулла. Керерсең йортка! Әлс заводка, әле ссльэлсктрода, әле Авыл хуҗалыгы министрлыгында йөреп аякларым калмады.
Морт а з а. Сөйлә, эшләрең ничек?
Нурулла. Договорны ясадык. Хәзергә ун тонналап тимер-томыр, унбиш тонна цемент алдык.
Морт аз а. Нигә бик күп?
Нурулла. Белмим, Айтугановның требоваписсс буенча, турбинга заказ бирдек, проект чертежларны тәсдыйк иттердек. Прораб белән Айтуганов үзе дә килде.
.Мортаза. \зе дә килде? Кая соң алар? Шакирҗаи картка төшердеңме?
Нурулла. Юк. Алар әлс районга кереп калдылар.
Мортаза. Нигә икән?
Нурулла. Проектны күрсәтеп чыгабыз диделәр. Миңа хәзер транспорт кирәк, иптәш Мортаза.
Мәфтуха. Аннан, Мортаза, ике тапкыр районнан шалтыраттылар, агач үсентеләре, майма балыклары килеп алырга куштылар.
Мортаза. Апа. халык эш гәп капта башлады, балаларны аналарына тапшыр да өйгә йөгер. Бик әйбәтләп ашарга әзерлә. Прораб белән Айтугановны үзебезгә алырбыз.
Мәфтуха китә.
Нурулла. Транспорт булса, мин ташый башлар идем, әлбәттә.
Мортаза. Хәзер, Нурулла абзый, табарбыз. (Телефон трубкасын алып.) Центральный, «Пламя революңии»не бирегез. (Тәрәзәдән кемнедер күреп.) Фәйзерахман, бире кил әле. Нишләп синең сыерларын көндез клевер басуына кергәннәр? «Бер генә сыер», имеш, безнең басуда корма беткәнме? Бүгеннән соң күзеңне ачып йөрергә сабак булсын өчен, өч хезмәт көне белән штрафлыйм. Бар, эшеңдә бул! (Трубкага.) Бу каян? «Пламя революции»дәнме? Миңа Егоров кирәк иде. А... Коля, бу син үзеңмени? Сәлам! Шәфигуллин. Чәчүеңне бетердең дә барин булып канцеляриядә ятам диң. Ха, ха, ха!.. Эш бар дисең, алайса? Шулай да безнеке кебек түгелдер, парин. Бер генә минутка. (Тәрәзәдән.) Әй, син, малай! Нигә атыңны куасың, яулыкка чапмыйсындыр бит?! Ташла чыбыгыңны, ташла дим! (Трубкага.) Менә нәрсә, Коля? Мин иртәгә станцияне салырга керешәм, син миңа материаллар ташырга машинаңны биреп тор инде. Үземнеке дә эшли. Күп бит ул, егерме биш тонналап. Бүген бирә алмыйсың, иртәгә? Алай да ярый. Рәхмәт, Коля, мин дә онытмам. Хәзергә хуш, парин... Нурулла абзый, Галиәхмәткә әйт, машинасын әзерләсен, бүген үк ташый башларсыз.
Нурулла. Ярый, иптәш Мортаза. (Китә.)
Мортаза. Булышырга берничә кеше алыгыз! (Артыннан кычкырып кала. Телефон трубкасын алып.) Центральный, МТСны бирегез, t Тәрәзәдән.) Корбангали абзый, я, ничек, бетердегезме? Ай, рәхмәт сезгә! (Трубкага.) Бу кем? Ахметшинме? Исәнме, малай? Шәфигуллин. Син нигә вәгъдәңдә тормадың? Тракторларыңны җибәрмәдең? Ничек, юлда күпер ватылу аркасында су аша чыга алмый ятканнар? Сазламыкның кипкән җиреннән сөрә башларга мөмкин. Хәзергә ун гектарла- бы әзер инде. Әһә, әнә тавышлары ишетелә. Тракторларың киләләр дим! Рәхмәт, малай. Хәзергә хуш! (Трубканы куя.)
Халидә керә.
Халидә, ишеттеңме, прораб белән Айтугаиовлар киләләр.
Халидә. Әйе, Нурулла абзый сөйләде. Аннан бая миңа иптәш Дәүләтшин проектыгыз белән танышып утырабыз дип шалтыраткан иде.
Мортаза. Ни өчен ул таныша икән?

Халидә. Госплан ниндидер төзәтмәләр керткән, ди.
Мортаза. Госплан дигәннән, син ишеттеңме әле? Бүген безгә Обком секретаре иптәш Колахметов белән Госплан председателе килгән иде.
Ха лпдә. Нәрсәгә?
Мортаза. Күрше районга үтеп баралар икән. Безнең «Сарысаз»да эшләвебезне күргәннәр дә кергәннәр. Син «Тирәншур»да идең. Обком секретаре «Молодцы, зур эшкә башлагансыз», ди. (Артта тракторлар шаулашып узалар.) Әнә, тракторлар да килеп җиттеләр. Эшләр шәп бит, Халидә, ә?
Халидә. Мактанма, Мортаза.
Мортаза. Юк инде, мактанырлыгым булгач, мактанам. Обком секретаре да, молодцы, диде. Ярдәм кирәк булганда, мөрәҗәгать итәргә кушты. Ике-өч көн эчендә «Сарысаз»ны актарып ташладылар.
Халидә. Әйе, халыкка рәхмәт инде.
Мортаза. Мин сезгә үземнең нинди кеше икәнемне күрсәтермен әле! Ике-өч ел эчендә районда гына түгел, бөтен республика күләмендә беренчелекне алырмын. Мин әле, мин!..
Халидә. Мин түгел, без диң.
Мортаза. Ярый инде, без, конешно...
Халидә. Менә шушы алдынгылыкны кулыңнан ычкындырма инде, Мортаза.
Мортаза. Тырышырмын, Халидә. Тик «Пламя революции»дән җиңелеп куймасак ярар иде. Чөнки быел бездә бик катлаулы эшләр бара бит.
X а л и д ә. Теләсә ни генә булмасын, син артта калырга тиеш түгел. Үзең беләсең, артта калганны кыйныйлар.
Мортаза. Юк инде, моннан соң кыйнатмам...
Халидә. Тукта әле, нигә без караңгыда утырабыз? (Лампага ут кабызалар.) Монда килешли сельпога кергән идем, и товар китергәннәр, и товар... Киштәләре тулы инде... Шуннан нәрсәдер аласым килде, ләкин ни алырга белмим. Уйлап-уйлап тордым да менә шушы күлмәкне алдым. (Портфеленнән украинча чиккән ирләр күлмәге чыгара.) Әйбәтме?
Мортаза. Әйе, чигелеше бик матур... Ләкин сиңа нигә ул? Ирең юк.
Халидә. Булыр әле. Гомергә тол дүдәк булып йөрмәм бит.
Мортаза. Шулай да беләсе иде. Кем өчен алдың икән син аны?..
Халидә. Синең өчен, Мортаза, синең өчен... Председатель башың белән кара мүкәй булып йөрисең. Кара инде, якаларың каткан. Сакал- мыекларыц җиткән... Үзеңне бераз гына тәртипкә салырга иде.
Мортаза. Их, Халидә... Миндә аның кайгысы юк әле. Менә, станцияне сала башларга кирәк. «Сарысаз»ны киптереп бетерәсе бар. Аннан печән өлгерер. Аннан урып-җыю көннәре килер. Дөресен әйткәндә, Халидә, син киткәннән бирле минем юньле тормыш күргәнем юк...
Халидә. Нигә? Мәфтуха апаң карамыймыни?
Мортаза. Әй, куй инде... Мин өйдән чыгып киттемме, Нурулласы кереп утыра. Ни өйләнешмиләр, пи бер-берсеннән бизешмиләр. Карт мәхәббәт язгы бизгәк кебек була икән. Халидә, кайт, иркәм, өрмәгән җиргә дә утыртмам...
Халидә. Юк, Мортаза, синең миңа биргән сүзең бар, шуны үтәмичә, мин кайтмыйм.
Мортаза. Шулай итеп, Сак белән Сок шикелле яшәрбез микәнни?
X а л и д ә. Күрәсең, шулай инде...
Мортаза. Без бит бер-беребезне яратыша идек. Тик ул мәхәббәт безнең эш турында гына бозылды. Уйлап карасаң, тавыклар көләрлек. Эш аркасында семья тормышыңны боз, имеш.
з. „с. Ә.“ № 1.

34
Халидә. Юк, Мортаза, хезмәтне мәхәббәттән аерырга ярамый. Чөнки эш кенә, хезмәт кенә кешеләргә чын мәхәббәтне тудыра.
М о р т а з а. Син, Халидә, андый фәлсәфәләреңне кун әле. Дөрес, минем ялгышларым булды, синең ярдәмеңдә мин аларны бетерергә тырышам. Моннан соң да мине ташлама, нәрсә эшләргә икәнен миңа әйтеп тор. Ләкин кеше югында... Беләсеңме, Халидә, мин синсез яши алмыйм, һәр көнне өйгә кайтып керү белән синең юклыгыңны хис итәм. Син булмагач, миңа дөньяның тәме юк. Син мине сөя идең, шулай бит?
Халидә. Дөрес, сөя идем.
Мортаза. Ә хәзер?
Халидә. Кызганам...
Мортаза. Кызгану, конешно, шул сөю була инде. Әйдә, Халидә, кушылыйк.
Халидә. Җибәр әле, кулларыңа ирек бирми генә сөйләргә була бит.
Мортаза. Я әйт инде, сөям диң.
Халидә. Мин сиңа бер китап бирим әле, шуны укып чык.
Мор таз а. Мәхәббәт турындамы?
Халидә. Түгел. Сафоновның «Җир чәчәкләр эчендә» дигән китабы.
М о р т а з а. Аны укыгач, килешербезме?
Халидә. Күрербез, ничек үзләштерерсең.
М о р т а з а. Синең өчен булганда, мин таш кисәргә дә риза.
Халидә. Юк инде, син аны минем өчен генә укыма, бигрәк тә үзең өчен укып чык. (Китә башлый.)
М о р т а з а. Күлмәгең өчен күпме акча бирергә?
Халидә. Кирәкми. Минем бүләгем итеп киярсең. (Кабинетка кереп китә.)
Тыштан Фәрдәнә керә.
Ф әрдән ә. Мортаза абый, агач үсентеләрен утыртып бетердек.
Мортаза. Рәхмәт, үскәнем.
Фәрдәнә. Иртәгә минем кешеләрем кайда эшләрләр икән?
М о р т а з а. Болай булгач, эш табарбыз, Фәрдәнә, кулларыгыз гына чыдасын.
Ш а ки р җ а н керә.
Шакирҗан. Мортаза, җиләк-җимеш бакчасына киртәләр җибәр- тәм дидең. Китермәделәр.
Мортаза. Буш ат таба алмадым, Шакирҗан абзый, иртәгә инде.
Зиннур керә.
Зиннур. Мортаза абый, «Тирәншур»ны буып бетердек. Майма балыклар кайчан була инде?
Мортаза. Бүген районнан шалтыратканнар, иртәгә барып алырбыз.
Зиннур. Аннан тракторчылар, «каян башларга икән, кич салкында сөрергә әйбәт», диләр.
Мортаза. Чыннан да мин аларны оныта язганмын, барып килим әле. (/Чортаза китә.)
Фәрдәнә нидер язарга утыра. Бүлмәдән Халидә чыга.
Халидә. Мортаза кая?
Зиннур. Тракторчылар янына китте.
Шакирҗан. Халидә, быел сабантуе ясап тормабыз инде.
Халидә. Мигә, Шакирҗан абзый?
Шакирҗан. Станцияне салырга керешсәк, вакыт булмас дим.
з* 35
Халидә. Юк, Шакирҗаи абзый, яхшы итеп эшләгән халыкның күңелле итеп ял итәргә дә хакы бар. Быел без тагын да яхшырак итеп уздырырга тиеш. Чөнки быел безнең авыл нинди зур эшләрне башкара. Әйдә әле, минем сиңа ул хакта сүзем бар.
Кабинетка кереп китәләр.
3 и н п у р. Ай-Һай, Фәрдәнә, пешкәнсең. (Фәрдәнә янына барып өстәлгә таяна.)
Фәрдәнә. Пештем шул. Битем ут кебек яна. Көн бик эссе иде бүген. Бар әле, читкәрәк китеп тор.
3 и и н у р. Мәрсә язасың?
Ф әрдәнә. Хат.
3 и н н у р. Кемгә?
Ф ә р д ә и ә. Анысы сер инде.
3 и н н у р. Шулай да?
Ф әрдә и ә. Әйтмим.
3 и н н у р. Кая, башыи гына укыт.
Фәрдәнә. Кирәкми, укыма. Кит моннан. (Яза башлый.)
Зиннур. Алай булса, яздырмыйм. (Терсәгенә төртә.)
Фәрдәнә. Зиннур, боздырасың.
3 и н н у р. Боздырасың килмәсә, укыт.
Фәрдәнә. Язып бетергәч, укырсың. (Икенче җиргә күчеп, яза башлый.)
Зиннур. Хәзер укыт!.. (Тагын төртә.)
Фәрдәнә. Зиннур! Ирек бирәсеңме мина, юкмы?
3 и и н у р. Бирмәсәм нишләрсең?
Фәрдәнә. Үпкәләрмен.
3 и н н у р. Кемне, минеме?
Ф ә р д ә н ә. Ничек синеме?
3 и н н у р. Әпиткәләрмен дисең бит.
Фәрдәнә. Ә, ха, ха, ха... Ачуланып, эндәшмәм алайса.
Зиннур. Хөснурый җиңги кебекме? Ул безнең Гариф абзыйга берәр атна эндәшми үпкәләп йөри.
Фәрдәнә. Минем андый гадәтем юк.
3 и н н у р. Алай булса укыт. (Тагын төртә.)
Фәрдәнә (балаларча кыланып). Нишлим инде синең белән. Ә синең кытыгың бар бугай. (Килеп кытыклый башлый.)
3 и н н у р. Тимә, тимә, Фәрдәнә...
Фәрдәнә. Шулаймы, тимәме? Икенче кат боздырмассыңмы?
3 и н н у р. Якын да килмәм...
Куышып йөриләр. Гәрәй белән Гордеев керә.
Г ә р ә й. Бу ни бу?
Фәрдәнә. Гафу итегез, иптәш Айтуганов.
Гәрәй (кулындагы кожанын ишек янындагы чөйгә элеп куя). Исәнмесез.
Ф ә р д ә н ә. Исәнмесез. Әйдәгез, рәхим итегез.
Гәрәй. Таныш булыгыз, сезнең гидростанциягезне салырга билгеләнгән Петр Корнеевич Гордеев.
Фәрдәнә. Без бик шат.
Гәрәй. Башка иптәшләр кая?
Зиннур. Мортаза абый тракторчылар янында. Хәзер килер. Халидә апа парткабинетта. Әйдәгез, аның янына керик.
Фәрданәдән башкалар кереп китәләр. Ул язарга утыра. Ашыгып Җәмилә керә.
Җәмилә. Фәрдәнә апа, иптәш Айтуганов килгән диме?
Ф ә р д ә н ә. Әйе, Җәмилә, килде.
36
Җ ә м и л ә. Озаккамы икән?
Ф ә р д ә п ә. Сорамадым.
Җә м и л ә. Үзе кая соң әле?
Ф әрдәнә. Парткабинетта.
Җәмилә. Кемгә төшәрләр икән?
Ф әрдәнә. Ха, ха, ха...
Җ ә м и л ә. Нигә көләсең?
Ф әрдәнә. Балаларча сорашуың көлке тоелды.
Җәмилә. Аның ни гаебе бар?
Ф әрдән ә. Яшермә, Җәмилә. Без бит, кызлар, бер-беребезне аңлыйбыз. Әйдә, шунда керик. (Кереп китә.)
Урамдз матур итеп гармонь уйный башлыйлар. Җәмилә, балкон ишеген ачып,, тыңлап тора. Авызына папирос кабып, Г ә р ә й чыга. Кожан кесәсеннән шырпы коробкасы алып кереп барганда, Җәмиләне күреп ала.
Г ә р ә й. Исәнмесез, Җәмилә!
Җәмилә. Исәнмесез, Гәрәй абый!
Гәрәй. Нишләп биредә бер үзегез генә моңаеп торасыз?
Җәмилә. Әнә, яшьләр клуб алдында уйнап, җырлыйлар...
Гәрәй. Мин сезнең үткән ел медицина институтына биргән гаризагызны эзләтеп таптырдым. Укыту бүлекләренә дә кереп сөйләштем. «Башка гариза язуның кирәге юк, көзгә туп-туры килергә», диделәр.
Җәмилә. Мәшәкатьләнеп йөрүегез өчен рәхмәт. Ләкин мин очучы булырга уйладым.
Г әр әй. Нигә медицинага түгел?
Җ ә м п л ә. Чөнки сез мине теге вакытны куркак дип кимсеткән идегез. Мин үземнең куркак түгеллегемне исбат итәргә булдым.
Г ә р ә й. Мин бит аны шаярып кына әйткән идем. Җәберсенгән булсагыз, гафу итегез.
Җ ә м и л ә. Юк, мин дә шаярып кына әптәм.
Гәрәй. Алай булса, ярый. Чыннан да үпкәләдегезме әллә дип курыккан идем. Кем ул анда матур итеп уйный?..
Җ ә м и л ә. Әптәлим.
Г ә р ә й. Теге вакытны мине илтә барган егетме?
Җ ә м и л ә. Әйе. Ул бит безнең оста гармоньчы.
Г әр әй. Су буенда нинди утлар ул? Балыкчылармы дим.
Җ ә м п л ә. Түгел. Тракторчылар, сазламыкны сөрәләр.
Г ә р ә й. Авыл... Менә нинди матур ул безнең авыл... Яратам мин аның шушы җәйге тынлыгын... Гүзәл романтикасын... Кара инде, бер генә яфрак та селкенми... Әкрен генә ай калка... Әрәмәдә кошлар сайрыйлар... Урамында яшьләр күңел ачалар... Ә инде басуларында, чынбарлыгыбызның кан тибеше булган, мотор тавышлары яңгырыйлар...
Мортаза керә.
Мортаза, һу!.. Иптәш Айтуганов килеп тә өлгергән. (Кочаклап ала.)
Г әр әй. Исәнмесез, Мортаза абый.
Мортаза. Күргәнегезчә, ал да гөл. (Кабинеттагылар бу якка чыгалар.) Утырышыгыз, иптәшләр.
Барысы да урнашалар.
Гәрәй. Я, иптәш председатель, сезнең монда станция салу эшенә әзерлек ипчек бара?
М о р т а з а. Әйбәт, иптәш Айтуганов. Сез төзеп җибәргән план буенча, кирәк булган таш, агач материаллары җитәрлек әзерләнде. Тик эшче көчләре белән генә кыеи булачак. Чөнки без быел, теге, сез тәкъдим иткән илле гектар сазламыкны да киптереп ятабыз. Бирдекәй,
37
«Тирәншур» чокырларын буабыз. Тагын әйтәм, эшче, тарту көчләре белән авыр булачак.
Гәрәй. Ул мәсьәлә бүген районда сезнең файдагызга хәл кылынды. Эшче, тарту көчләрен сезгә күрше авыллар бирерләр.
Мортаза. Ничек инде ул, күрше авыллар?
Г ә р ә й. Сезнең, гидростанциягез янәшә тирәдәге тугыз колхозга энергия бирә ала. Госпланда каралган мәсьәләне район организациялә- ре дә алкышлап каршы алдылар.
Мортаза. Яңадан сигез колхозны дисезме?
Г э р ә й. Әйе. Ул сезгә расход ягыннан да җиңеллек бирәчәк.
Мортаза. Тукта әле, иптәш Айтуганов. Су безнеке, җир безнеке. Материал безнеке. Шулай булгач, ничек итеп мин алар өчен станция салып бирим, ди.
Г ә р ә й. Дөрес. Җир-су сезгә дәүләт тарафыннан акт белән мәңгелеккә бирелгән. Шуның өчен дә район оешмалары ул мәсьәләне бүген правление утырышында карарга, иртәгә колхозчыларның гомуми җыелышларына куярга куштылар.
Мортаза. Куегыз, куй. Ул чагында мине дә азат итү мәсьәләсен куегыз.
Барысы да урыннан сикереп торалар.
Халидә. хМортаза, син пи сөйлисең?
Мортаза. Әйе, әйе! Мин моны эшлисем килмәгәнлектән түгел, конешно. Бәлки шундый җаваплы бурычны башкарып чыгарлык көчнең үземдә булмавыннан әйтәм.
Халидә. Дөрес түгел! Синдә андый көч җитәрлек. Ләкин син иске крестьян карашларыңны, төрле сылтаулар астына яшереп, җәмәгать интересын, дәүләт интересын кустарьчылык юлы белән чишәргә уйлыйсың.
Мортаза. Теләсәгез ничек хөкем итегез. Мин үземне яклаучылар табармын! (Чыгып китә).
Арттан мотоциклет тавышы ишетелә.
ПӘРДӘ төшә
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Су буе — болынлык. Бер якта иске тегермән. Яр читләрендә тал-тирәк агачлары.
Артта авыл күренә. Пәрдә ачылганда Мәфтуха яр буенда нидер каранып йөри.
Артга автомашина туктаган тавыш ишетелә. Кулына зур бораулы ачкыч тотып, Нурулла керә.
Нурулла. Мәфтуха, нәрсә югалттың?
Мәфтуха. Ә?.. Нурулла абзый икән.
11 у р у л л а. Нишлисең монда?
Мәфтуха. Мортазаны эзлим.
Нурулла. Яр астыннанмы?
Мәфтуха. Берәр киемен шунда салып калдырмаганмы дим.
Нурулла. Нинди киемен?
М ә ф т у х а. Соң бит Мортаза югалды.
Н у р у л л а. Кайчан?
М ә ф т у х а. Төнәген кич.
Нурулла. Нишләп?
Мәфтуха. Нигә, син ишетмәдеңме?
Нурулла. Юк шул. Мин пристаньда идем, яңа гына кайтып кердем. Нәрсә булды соң?
38
Мәфтуха. Мортазаның электр станциясен тугыз авыл белән салырга булдылар.
Нурулла. Кемнәр?
Мәфтуха. Әлеге дә баягы, акыллы баш көтүче Сәхибгәрәй малае белән Халидәләр. Мортаза, менә шуларга ачу итеп, самакатына утырып, авылдан чыгын киткән иде, шуннан бирле юк. Бөтен җирдән үзен эзлиләр. тапмыйлар. Күргән кешеләр дә юк. Аптырагач, суга ташланмадымы икән дип эзләп йөри идем.
Нурулла. Алай... Шулай итен инде мин дә чит авыллар өчен тырышып йөримме?
Мәфтуха. Күрәсең, шулай булып чыга инде.
Н у р у л л а. Юк, чыкмас!.. (Кулындагы ачкычын җиргә бәрә.) Безнең халык ана риза булмас!
Мәфтуха. Әй!.. Халыгыңны да әйтер идем... Төнәген кич җыен җыйганнар иде. Тугыз авыл белән бергәләп салырга бер авыздан ризалык биргәннәр.
Н у р у л л а. Ризалык биргәннәр?
Мәфтуха. Әйе, шунда инде Зиннурны Мортазага помощник итеп куйганнар.
Н у р у л л а. Зиннурны куйганнар?
Мәфтуха. Хәзер инде председатель булып ул йөри. Әнә, яу башлыклары бире киләләр. Кара инде кыяфәтсезнең аяк атлавын... Китим, я ачу белән берәр нәрсә әйтеп ташлармын... (Китә.)
Н у р у л л а җирдәге ачкычын алып югала. 3 и н н у р белән Г ә р ә й керә.
Г ә р ә й. Егерменче елны ук Владимир Ильич илне электрлаштыру планын төзи. Бу бөек план — декабрь аенда Большой театр бинасында барган 8 нче съездда карала. Театр ягылмаган, суык... Делегатлар өске киемнәрдән утыралар. Сәхнәдә зур карта. Картада, салыначак станцияләрнең урыннарын күрсәтеп, лампочкалар яналар. Владимир Ильич Ленин «Коммунизм ул — Совет власте плюс бөтен илне электрлаштыру» дип сөйли. Күрәсез, хәзер инде Ильич лампалары иң караңгы почмакларны да яктырта. Без Ленин васыятьләрен тормышка ашырып йөрибез. Шулай, Зиннур иптәш, су булса, барысын да эшләп була Су ул — дәүләт байлыгы. Бездәге кебек елгалар байлыгы бер илдә дә юк. Әйтергә генә асат — озынлыклары йөз километрдан да ким булмаган кырык өч мең елга суларыбыз бар.
3 и н н у р. Кырык өч мең дисезме?
Г ә р ә й. Әйе, кырык өч мең. Күпме күлләр, диңгезләр тагын... Әгәр дә без якын киләчәктә шул елгаларга гидростанцияләр салып, электр көченә әйләндерү теләгенә ирешсәк, йөзләгән шәһәрләребезне, меңләгән машина-трактор станцияләребезне, йөз меңләгән колхозларыбызны яктыртырга җитәчәк.
Зиннур. Әйе, электрлашу безнең колхозларның да эшен җиңеләйтәчәк.
Гәрәй (Гордеевны күреп). Петр Корнеевич! Менә монда, дүрт метр тирәнлектә, ком катлавы бар. Бетон салганда, аны истә тотарга кирәк.
Яр астына төшеп китәләр. Ф әрдән ә керә.
Ф әрдәнә. Зиннур, Мортаза абый һаман юкмы әле? •
3 и н н у р. Юк, күренми.
Ф ә р д Ь н ә. Кайда булыр икән ул?
3 и н н у р. Шайтан белсен аны. Син үзең кайда идең соң әле?
Фәрд әнә. Тәжрибә кырымны карарга бардым.
Зиннур. Соң ничек, бодайлар күтәрелгәннәрме?
39
Ф ә р д ә и ә. Үкерәләр генә... Тик чүп үләннәр күренә башлаган. Иртәгә үк утауга чыгарабыз. Син күрсәң иде, Зиннур, кыяклары суган кыяклары кебек, кара кучкылланып торалар...
Зиннур. Әйе, бодайларың әйбәттер, ышанам. Тик менә үзең генә уңмаган.
Ф ә р д ә и ә. Ничек уңмаган?
Зиннур. Туебызны сузасың.
Фәрдәнә. Ә?.. Ха, ха, ха...
3 и н н у р. Уен-көлкесез, Фәрдәнә, кайчан инде ясыйбыз?
Фәрдәнә. Көзгә, Зиннур...
Зиннур. Ни өчен көзгә?
Фәрдәнә. Туйның вакыты көз була.
Зиннур. Иске гадәт!
Фәрдәнә. Эш анда түгел, Зиннур. Быел минем аерата җаваплы елым. Мин быел республика күләмендә иң югары уңыш алырга тиеш. Шуның өстенә «Сарысаз»дагы җитен басуы да минем карамакта булачак. Синең дә җаваплы елың.
Зиннур. Икенче төрле итеп әйткәндә, Алтын йолдызга чамалыйм ди и.
Фәрдәнә. Генерал булырга хыялланмаган солдатны начар солдат дип сөйлиләр.
3 и н н у р. Анысы шулай. Ләкин, гомуми интерес белән бергә, үз интересыбызны да онытырга ярамый. Әгәр дә аңарчы мин берәрсенә өйләнеп куйсам?
Фәрдәнә. /Мине сөюең шулкадәр генә икән, әйдә, рәхим ит. Ә инде чынлап сөйсәң, көтәрсең. (Китә башлый.)
Зиннур (куып җитеп тотып ала). Юк, көтмәм! Сиңа үч игеп, тотам да өч балалы хатынга әйләнәм!.. (Үбә.)
Нурулла керә.
И у р у л л а. Тәбрик итәм, Зиннур иптәш, тәбрик итәм...
Фәрдәнә кнтә.
Зиннур. НәрОә белән?
Нурулла. Председатель ярдәмчесе булуың белән, әлбәттә.
Зиннур. Ә-ә-ә...
Нурулла. Бик белеп эшләгәннәр. Мин аны һәрвакытта әйтеп килә идем. Син бит безнең авылда иң акыллы, иң белемле, иң тотнаклы...
Зиннур. Ярый, Нурулла абзый, салпы якка салам кыстырма, миңа сыймый ул. Кичәдән бирле кайда идең?
Нурулла. Пристаньда.
Зиннур. Нишләдең?
Н у р у л л а. Материалларны ташырга бардым.
Зиннур. Нигә бик озак?
Нурулла. Төнлә белән Идел ярыннан менгәндә, ике камерабыз бердән шартлады.
Зиннур. Шулай микән соң?
Нурулл а. Ихлас шулай.
Зиннур. Чумарага кайчан бардыгыз?
Нурулла. Нинди чумарага?
Зиннур. Районга күчеп килә торган парикмахерның өй җиһазларын илтергә баргансыз түгелме? (Нурулла эндәшми.) Моннан соң, андый гадәтләреңне ишетәсе булмыйм'.
Нурулла. Гафу ит инде, Зиннур иптәш. Мин аның акчасы өчен түгел. Таныш кеше булганга, сүз тыңлап кына илтә барган идек.
40
Зиннур. Белмим, ул парикмахер белән синец нинди танышлыгын бар икән? Ә мин сине иртәдән бирле монда эзләп йөрим.
Нурулла. Материаллар өчен кайгырмагыз, мин аларны бүген ташытып бетерәм. Бераз капкалап алам да шунда китәм.
Зиннур. Беркая да бармыйсын! Базардай базарга, шәһәрдән шәһәргә төрле сылтаулар табып, гастрольгә йөрүләреңне куй. Материалларны синнән башка да ташырлар. Мондагы эшләреңне кара. Иртәгә станцияне сала башлыйбыз. Мин хәзер генә конный дворда булдым, дирбияләреңне карадым. Берсенең дә рәте юк. Арбаларың майланмаган, кабыксызлар. Тәгәрмәчләреңнең шины юк. Дугаларың теләсә кайда ауналышып яталар. Иртәгә кадәр бөтен җирдә тәртип булсын. Мин андый Плюшкин хуҗалыгын яратмыйм! (Китә.)
Н у р у л л а. Өнемме бу, әллә төшемме? (Үзен чеметеп карый.) Өнем икән шул. Ай-ай... Каты әйтте бу. Карарга кирәк булыр. Бу бит Мортаза түгел, тоткан җирдән сындыра торган егет. (Китә.)
Яр астыннан Гәрәй менә, Җәмилә керә.
Г ә р ә й. Каян болай, Җәмилә?
Җәмилә. Чулпаннарны митингка оештырырга барган идем.
Г ә р ә й. Соң ничек, киләләрме?
Җ ә м и л ә. Җыена калдылар.
Г ә р ә й. Шулай диң, Җәмилә, димәк, берничә көннән сез Казанга китәсез?
Җәмилә. Әйе, исәбем шулай.
Г ә р ә й. Әйдә бергәләп.
Җәмилә. Ничек бергәләп?
Гәрәй. Казанга дим.
Җ ә м и л ә. Китәсез дәме?
Гәрәй. Бүген митингтан соң юлга чыгам.
Җәмилә. Нишләп алай тиз?
Гәрәй. Яңа гына районнан шалтыраттылар, тизлек белән кайтып җитәргә кушалар.
Җ ә м и л ә. Нигә икән?
Гәрәй. Ык суына салынырга тиешле булган гидростанциянең проектын төзүне миңа тапшырганнар.
Җ ә м и л ә. Ә безнең станцияне?
Гәрәй. Аны Гордеев салдырыр. Мин бит болай гына, авылдашлап рыма булышырга, бераз ял итәргә диеп кенә килгән идем. Әйдә, Җәмилә, бергә.
Җә м и л ә. Ике-өч көн көтегез.
Гәрәй. Юк, миңа кичегергә ярамый. Хәзер җәйнең иң матур чагы. Пароходта йөрергә күңелле... Бигрәк тә кичләрен, бер яктан шәфәкъ тә батарга өлгерми, икенче яктан инде сызылып алсу таң ата... Шундый матур чакта палубада сөйләшеп барыр идек...
Җ ә м илә. Сөйләшергә биредә дә була иде.
Гәрәй. Була иде. Болай тиз арада к итәсем не уйламадым шул. Я. Җәмилә, нишлибез?
Җәмилә. Нишлик? Хәзергә куллар биреп күрешик тә, бер-беребезгә уңышлар теләшик. (Кулын суза.)
Гәрәй. Юк әле, мин күрешмим. Әйдә озатыйм.
Җитәкләнеп китәләр. Икенче яктан Зиннур белән Халидә керә.
Зинну р. Шулай да ул кайда булыр икән?
Халидә. Белмим, Зиннур... Районга бармаган. Янәшә тирәдәге кардәшләреннән дә сорашып карадык. Берсендә дә булмаган.
3 и и н у р. Казанга китмәде микән?
Халидә. Анда ул нишләсен?
41
3 и н н у р. «Мии үземне яклаучылар табармын» дип, чыгып китте бит Артта машина тавышы ишетелә.
Халидә. Иптәш Дәүләтшин килде.
Дәүләтш и н керә.
Д ә ү л ә т ш и н. Исәнмесез, иптәшләр.
3 и н н у р. Исәнмесез, иптәш Дәүләтшин.
Д ә ү л ә т ш и н. Митингка әзерләнеп йөрисезме?
Зиннур. Әйе, иптәш Дәүләтшин. Озакламый күрше авыллардан да килеп җитәрләр. Тик безнен Мортаза абый гына юк.
Дәүләтшин. Хәзер кайтып җитәргә тиеш.
Зиннур. Ничек, ул сездә идемени?
Дәүләтшин. Юк. Күрше район үзәгендә кунган.
Халидә. Анда нигә барды икән?
Д ә ү л ә т ш и и. Жалобага.
Зиннур. Кемгә?
Дәүләтшин. Обком секретаре иптәш Колахметовка.
Зиннур. Колахметовка? Ул районга чыкканмы?
Дәүләтш и п. Нефть мәсьәләсе буенча килгән. Иртәгә безнен районда да булачак.
Халидә. Димәк, Мортаза безнен өстән әләкләп йөри?
Дәүләтшин. Билгеле шулай. Иптәш Колахметов миңа шалтыраткан иде. «Обижать итәләр, эшләргә бирмиләр» дип әйтә, ди. Аннан. Халидә, митингка кадәр менә бу хат белән таныша торсагыз иде.
Халидә. Нинди хат ул, иптәш Дәүләтшин?
Дәүләтшин. Тугыз авыл исеменнән иптәш Сталинга җибәрергә дигән хат. Шуны сез митингта укырсыз...
Халидә. Ярый, иптәш Дәүләтшин.
Зиннур. Шигырь белән язылганмы дим.
Дәүләтшин. Безнең редактор шагыйрь кеше бит. Зиннур, әйдә әле, станцияне кай урынгарак салырга уйлыйсыз.
Китәләр. Халидә тавышсыз гына хат уку белән шөгыльләнә. Артта мотоциклет тавышы ишетелә. Мортаза керә. Халидәне күрүгә, нәүмиз бала кебек, туктап кала.
Халидә. Кая барганыңны әйтеп китәргә ярамадымы? (Мортаза эндәшми.) Кайда идең?
Мортаза. Обком секретаре янында булдым...
Халидә. Соң нәрсә диде?..
Мортаза. Килеп бик яхшы иткәнсең, ди.
Халидә. Шулай диде микән?.. Кыяфәтеңә караганда, бер дә алай әйткәнгә ошамый.
Мортаза. Дөрес... Ул миңа зур сабак бирде... Чыннан да мин кичә ялгыш юлга басканмын.
Халидә. Кичә генә микән? Минемчә, синең хаталарыңның тамырлары тирәндә һәм еракта... Кичәге чыгышың ул синең электән килгән ялгышларыңның йомгагы гына иде. Безнең партиябез, ярты гасыр буена, күмәкләшергә, бергәләп көрәшергә өйрәтеп килә. Син шуларны аңларга теләмисең. (Әрнү катыш яшь белән.) Кыш көне ясаган ялгышларыңнан соң үзеңне кулга алып, яхшы эш үрнәкләре бирүең белән мине куандырган идең. Ләкин һаман да...
Мортаза. Мин бит аиы колхозчыларым өчен тырышам дип уйлаган идем.
Халидә. Безнең халык хәзер кем аның файдасына, кем аның зарарына тырышканны бик яхшы төшенә. Кичә гомуми җыелышта булмадың, ишетер идең.
г
42
Мортаза. Кичә гомуми җыелыш булдымы?
Халидә. Булды. Станцияне тугыз авыл белән бергәләп салуыбызны алкышлап каршы алдылар. Синод кәҗәләп чыгып китүеңә дә бик шәп бәя бирделәр.
Мортаза. Әйе... Моннан соң минем колхоз председателе булып калуымны беркем дә теләмәгәндер шул. Хәзер мин аны үзем дә теләмим. Тик минем сезгә бер үтенечем бар.
Халидә. Нинди үгенсч?
М о р т а з а. Бүгеннән колхоз председательлегеннән алыгыз да үз ял-гышымны төзәтергә мөмкинлек бирегез.
Халидә. Нинди мөмкинлек?
.Мортаза. Тугыз авыл белән бергәләп салынырга тиешле булган гидростанциянең төзелеш начальнигы итеп мине билгеләгез. Менә минем гаризам.
Халидә. Нигә аны миңа бирәсең? Сине бит мин түгел, халык сайлаган Митингтан сод, правление утырышы җыялар, иптәш Дәүләтшин дә булачак. Гаризадны шунда бирерсең.
Китә. Мортаза папирос чыгарып кабыза. Гозәер карт керә.
Гозәер. Нихәл, энем Мортаза?
Мортаза. Бик әйбәт әле, Гозәер абзый.
Гозәер. Бик үк әйбәт түгелдер, энем. Бөтен авылны шау-шуга салдың. Шулай ярыймы? Син, энем, шуны онытма: Җилкәне юк тал каек, җилгә каршы бара алмас. Калканы юк йор егет, яуга каршы тора алмас, — дигән бабайлар.
Мортаза. Дөрес, Гозәер абзый, бу мида зур сабак булачак...
Г о з ә е р. Әйдә кайтасыңмы?
.Мортаза. Юк әле, мин су кереп чыгарга уйлыйм.
Гозәер. Су керергә иртәрәк түгелме? Кара аны, салкын тимәсен. Мортаза. Мин бүген йокламаган. Җиңеләйтеп җибәрмәсме дия. Г о з ә е р. Алай дисәң, сүзем юк. Тик кара аны, чумып кына чык.
Җитә.)
Мортаза өсләрен сала башлый. Нурулла керә.
Н у р у л л а. Ир булсаң, сүзеңдә торырга иде, монда бит барыбер кешенең кадерен белмиләр. Синдәй председательне бит алар кулларына шәм тотып эзләсәләр дә таба алмыйлар, әлбәттә.
Мортаза. Нурулла абзый, син минем аяк арамда уралып йөрмә, я үзеңне басып сытармын!.. (Яр астына төшеп китә.)
Нурулла. Өнемме бу, әллә төшемме? (Үзен чеметеп карый.) Өнем, әлбәттә, Мортаза кадәр Мортаза да миңа каршы сөйләнә, диң. (Китә.)
Гармонь уйнап, яшьләр керәләр.
Әптәлим. Ягез әле, егетләр! Тузаннарны каккалап җибәрик! (Үзе уйный, үзе җырлый.)
Безнең авылның кызлары
Чибәр икән нилектән?
Пудра ягып, сөрмә тартып, Сөрткән кызыл иннектән.
А л м азия. Әптәлимдәй егетләрнең
Урны икән кай төштә? Мич башында нүештә, Хәйран калам бу эшкә.
Ә п т ә л и м. Алмазия сыер сава,.
Зур бүкәнгә утырып, Кайчан алга чыгар икән, Сөт нормасын тутырып?
43
Гармоньчыбыз Әптәлим Активлашты һәр эштә. Тик хәзергә артта әле Социалистик ярышта.
Җәмилә. Иптәшләр! Бер геиә минутка. Булачак гидростанциябезгә кадрлар әзерләү теләге белән алты айлык монтёрлар, электротехниклар курсы ачыла. Кемнәр языла?
Ә п т ә л и м. Шартлары ничек?
Җәмилә. Шартлары шул: көненә ун сәгать уку, өч тапкыр ашау, бер ярым хезмәт көне.
Әптәлим. Ашау байдан, үлем ходайдан икән, яз мине.
Җәмилә. Юк инде, Әптәлим абый, бу мәкален бик искергән. Ул турыда хәзер халыкта менә мондый яна мәкаль бар:
Заманына карап — сабагы, Эшенә карап — тамагы.
Әптәлим. Юк, Җәмилә, мин шаярып кына. Яз мине. Юл бирегез. «Кызыл сукачылар» киләләр.
Гармонь уйнап, флаглар тотып рус колхозчылары керәләр.
Рус егете. А ну-ка, шире круг, Играй «Барыню», друг!
•«Барыня» уйнала. Берсе артыннан икенчеләре төшеп бииләр. Ярыш кызганнан кыза барып, массовый биюгә әйләнә. Д ә ү л ә т ш и н. Халидә, Зиннур, Ш а к и р җа и, Ф ә р д ә н ә, Мортазалар керәләр.
ПӘРДӘ
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
СИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Сәхнәнең, беренче планында ишеге белән тамашачылар залына каратып салган гидростанция тора. Артта су белән тулган киң буа, аның ар ягында терлекчелек фермасының абзарлары, силос башпялары. алар өстендә күрше авылларның панорамасы күренә. Вакыт кичкә таба. Пәрдә ачылганда, Әптәлим. станция түбәсендә; җырлап, нидер урнаштыра. Аста А л м а з и я аңа ярдәм итешә.
Әптәлим. Их, Алмазия! Кеше бәйрәм итә, ә без синец белән эшләп йөрибез.
А л м а з и я. Шулай инде, алар эшләгәндә, без укып яттык.
Әптәлим. Әнә, күрше авыллардан вәкилләр дә килә башлады. Ай, шул гармоньның моңы, өзә бит үзәкне. Шуны ишетсәм, чабарга әзерләнгән ат шикелле йөрәк ярсырга керешә. Бигрәк тә белер-белмәс кеше уйнаса, йөгереп барып кулыннан тартып алып, сызып җибәрәсем килә. Кара инде, кара, нигә урынсызга бакасын баса ул?!
Алмазия. Ярый инде, дулама. Бар кеше дә синең кебек оста түгел бит. Өйрәнчек егеттер.
Әптәлим. Бер ай тула инде, гармонь тоткан юк. Карлыгач шикелле, баганадан-багаиага кунып тик йөрим. Кара әле, Алмазия, «Коммунар» совхозының өй түбәләре моннан күренәләр икән.
Алмазия. Аннан түгел, хәзер алар безнең чормадан да күренәләр, һәр елны бит, яңа йортлар салып, безгә таба үсеп киләләр.
Станциядән Г о з ә е р чыга.
1 оз ә ер. Энем, Гаптелгалпм, бик югары менгәнсең, кара аны, аягың таймасын.
А л м а з л я.
г
44
Әптәлим. Кайгырма, Гозәер бабай, безнең аякларда хәзер корыч тырнаклар.
Гозәер. Нишлисең анда?
Әптәлим. Күк йөзенә тагын бер йолдыз өстибез.
Г оз ә ер. Нинди йолдыз?
Әптәлим. Безнең колхозда коммунизм тормышы башланганын күрсәтеп, менә бу йолдыз караңгы төннәрдә янып торачак.
Станциядән Морта за чыга.
Иптәш начальник, мондагы эшебезне бетердек.
Мортаза. Рәхмәт, иптәшләр, хәзер Гозәер бабайның хаталабора- ториясенә барып, патроннар куярсыз. Аннан радиоузелдагы эшегезне бетерерсез.
А л м азия. Аннан, Мортаза абый?
Мортаза. Аннан, Алмазия, бәйрәхМ итәрсез.
Әптәлим. Рәхмәт, иптәш начальник. Әйдә, Гозәер бабай, киттек.
Икесе ике яктан Гозәерне җитәкләп китәләр. Халидә керә.
X а л и д ә. Мортаза, иптәш Дәүләтшин шалтыратты, хәзер килергә- чыгабыз, ди.
Морта за. Бик әйбәт, әйдә рәхим итсеннәр.
X а л и д ә. Синең монда эшләрең ничек соң?
Мортаза. Бөтен машиналарны куеп бетерделәр, хәзер проба өчен җибәреп карыйбыз.
Сабантуе бүләкләре бәйләнгән колга күтәреп, Шакирҗан керә.
Халидә, һу!.. Шакирҗан абзый, әллә инде авылдагы бөтен сөлге- тастымалны җыеп бетердең.
Шаки р җ а н. Әйе, Халидә, сездән генә аласым калды.
Халидә. Бездән, ни өчен?
Шакирҗан. Өйләнешү бүләге.
М о р т а з а. Безнең өйләнешкәнгә биш былтыр, ун өч ел тула инде.
Шакирҗан. Юк, мин быелгысы өчен дим.
Мортаза. Без өйләнешмәдек, килештек кенә.
Шакирҗан. Барыбер, сөлге тиешле.
Мортаза. Димәк, ике тапкыр аласыз? Гаделлек түгел бит, Шакирҗан абзый.
Ш а к и р җ ан. Икенче тапкыр кәҗәләнеп йөрмәскә сабак булыр. Давай, чыгарыгыз сөлгене!
Мортаза. Я, Халидә, ни дисең! Бу бик каты тора бит.
Халидә. Ярый, 1Мортаза, быелгы сабантуе өчен берне түгел, хәтта икене бирергә дә риза. Нурулла абзыйдан да алыгыз.
Шакирҗан. Фәрдәнә өченме?
Халидә. Юк. Ул үзе өйләнде.
Шаки р җ а н. Кемгә?
Морта за. Безнең Мәфтуха апага.
Шакирҗан. Кайчан?
М о р та з а. Төнәген кич кияү керттек үзләрен.
Шакирҗан. Ах, карт төлке... Бүген үзен өч тапкыр очраттым, берни дә әйтмәде. Әйтәм аны сакал-мыекларын кырдырган.
Халидә. Әнә, үзе килә.
•Мортаза белән станциягә кереп китәләр. Аркасына мылтык асып, Нурулла керә.
Нурулл а. Шакирҗан кордаш, Мортаза иптәш мондамы?
Шакирҗан. Биредә. (Нурулла станциягә таба бара.) Тукта әле, ни дип син сакал-мыекларыцны кырдырдың?
45
Нурулла. Менә инде, бүген безнең Татарстан бәйрәме бит.
Ша ки рҗап. Шул гына микән?
Нурулла. Аннан инде гидростанциябезне ачабыз.
Ш а к и р ж а и. Аннан?
Нурулла, Аннан бетте инде.
Шакиржан. Юк әле, бетмәде. Сакал-мыскларыңны нигә кырдырдың?
Нурулла. Ах алла, әйттем бит инде, бу көннәрдә бездә өч төрле •бәйрәм дидем.
Ш а к и р ж а н. Дүртенчесе?
Нуру л л а. Дүртенчесен мин белмим.
Шакир ж а н. Өйләнгәнсең бит, мут кеше! Шуның өчен синнән чүпләм башлы зур сөлге!
Нурулла. Өйләнүен, әлбәттә, өйләндем. Ләкин бит без никах укытмаган. Загста да булмаган.
Шакиржан. Ә шулай да, кияү кереп өлгергән. Чыгар сөлгеңне!
Нурулла (башын кашып). Бирми булмас, ахры. Ярый, бүген түгел бит әле сабан туе, иртәгә, бер араны кереп алырсың.
Шакиржан. Юк инде, яңадан мин ул очка кадәр барып йөри алмыйм. Үзең китереп бир.
Ферма ягына китә. Н у р у л л а станциягә уза. Зиннур белән Д ә ү л ә т ш и н керә.
Д ә ү л ә т ш и н (әйләнә-тирәне күзәтеп). Әйбәт, әйбәт, иптәш пред-седатель. Димәк, районыбызның егерме проценты электрлашты. Бу бик зур мәсьәлә.
Зиннур. Үзебез генә булсак, өлгерми идек. Ярый әле шефларыбыз— завод коллективы булышты.
Дә үләт шин. Әйе, рәхмәт аларга. Я, Мортаза үзен ничек хис итә?
3 и н н у р. Яхшы. Бу арада аның кәеф шәп. Халидә апа белән дә килешеп алдылар.
Дәүләтшин. Анысы бик әйбәт булган.
Ф әрдәнә керә.
Ф ә р д ә н ә. Иптәш Дәүләтшин килгән икән, исәнмесез. (Күрешәләр.)
Дәүләтшин. Килүен килдем, ләкин «үзе кунак чакырган, үзе баланга киткән» дигән кебек булды, Фәрдәнә! «Безнең фермадагы водопроводны, механизацияне килеп карарга райком җитәкчеләренең вакытлары юк» дип, пленумда тәнкыйть иттең, килсәм, үзең юк.
Фәрдәнә. Гаеп итмәгез инде, иптәш Дәүләтшин, Зиннур әйткәндер. Мин бүген атауда көтүчеләр янында идем. Әйдәгез, күрсәтим.
Дәүләтшин. Без инде карап өлгердек. Бик әйбәт булган, рәхмәт.
Станциядән Мортаза чыга.
Мортаза. Иптәш Дәүләтшин, әйдәгез, станциягә керегез, хәзер җибәреп карыйбыз.
Дәүләтшин. Иң элек күрешик, исәнмесез.
Мортаза. Гафу итегез, исәнмесез.
Күрешәләр. Ф әрдә нә белән 3 н н н у р станциягә кереп китәләр.
Дәүләтшин. Менә нәрсә, иптәш Шәфигуллии! Бөтен яктан әзерлекле колхоз председательләре җитештерү теләге белән Казанда икс еллык курс ачыла, без сине шунда җибәрергә уйлыйбыз. Ипчек карыйсың?
Мортаза. Мине?

4G
Дәү лә г U1 и н. Эне, сине, ип дисең?
Мортаза. Бик әйбәт булыр иде, иптәш Дәүләтшин, ләкин мине» башка бер теләгем бар иде.
Дәүләт ш и н. Нинди теләк ул?
Мортаза. Үзегез беләсез, мин зур ялгышлар эшләдем. Менә шул ялгышларымны, яхшы эшем белән аклар өчен, бүген станцияне тапшырып, иртәгә сездән районда иң артта калган бер колхозны сорамакчы идем. Өч ел эчендә мин аны «Алсу таң»нан уздырырга сүз бирәм.
Дәүләтшин. Теләгең әйбәт һәм мин аңа ышанам да. Ләкин бит без хәзер урта белемле, хәтта югары белемле председательләр җитештерүне бурыч птеп куябыз. Син укып кайтканда инде, «Зур корабка, зур диңгез» дигәндәй, эреләнгән хуҗалыклар булачак.
Мортаза. Ул чагында барам, иптәш Дәүләтшин, барам! Тик минем теге шелтә мәсьәләсен нишләрсез икән?
Дәүләтшин. Нишлик? Хәзергә язылган килеш кала инде.
М о р т а з а. Юк, иптәш Дәүләтшин, Казан кадәр Казанга шелтә өстерәп йөрү килешмәс. Сез инде аны алыгыз.
Дәүләтшин. Әйдә, станцияне җибәреп карыйк әле, аннан күз күрер.
Кереп китәләр. Бераздан кулын селтәп, станциядән Н у р у л л а чыга. Киткән ягыннан Шакирҗаи кайтып керә.
Ш а к и р җ а и. Я, Нурулла, сөлге булдымы?
Нурулла. Әй, куй әле син шул сөлгеңне, әнә станция эшләми.
Ш а к и р җ а н. Нишләп?
Нурулла. Кем белә аны. Болай машиналар әйләнә, тик уты гына юк.
Ш а к и р җ а н. Гаҗәп, эш нәрсәдә икән соң?
Нурулла. Нәрсәдә дип, машина белән сәгатьнең, хатын-кыз белән чыгымчы атның көен табу кыен инде ул. Әнә, станцияне кабул итәргә шәһәрдән кешеләр дә килгәннәр.
Җәмилә керә.
Җ ә м и л ә. Әткәй!..
Ш а к и р җ а н. Кызым, күбәләгем минем... Имтиханнарын биреп бе-тердеме икән дип, борчылып тора идек.
Ж ә м и л ә. Мин, әти. үзем белән бер кунак алып кайттым. Кабул итәрсез микән?..
Шакирҗаи. Ул ни дигән сүз, кызым? Бергә укыган иптәш кызыңмы?
Ж ә м п л ә. Юк, әти, ул егет кеше...
Шакирҗаи. Егет кеше? Ничек инде ул синең белән бергә?..
Җ ә м и л ә. Мин, әти, тормышка чыктым...
Шакирҗаи. Тормышка чыктың! Моңар кадәр тормышта булмыйча, кайда идең? Кемгә?
Җәмилә. Бер егеткә инде шунда...
Шакирҗаи. Шулай да баш-күзеңне әйләндергән нинди егет ул.
Г ә р ә й керә.
Җ ә м и л ә. Менә, әти, ул кем?
Шакирҗаи. /Мөхәммәтгәрәй?..
Гәрәй. Әйе, Шакирҗаи абзый, бу мин. Рөхсәт сорамавыбыз өчен гафу итегез.
Шакирҗаи. Сабагын укымыйча, башка берәүгә чыккан булса, колагын борган булыр идем инде боруын. Сиңа булгач, энем, сүзем юк.
Гәрәй. Күрми дә торам, Нурулла абзый да биредә икән. Исәнмесез, сез нәрсә, ауга җыенасызмы дим.

47
Нурулла. Юк, каравылга чыктым.
Г ә р әй. Нинди каравылга?
Шакирҗан. Лны бит завхозлыгыннан алып охранниклыкка күтәрделәр.
Г ә р ә й. Шулаймыни?
Нурулла. Шулайрак шул.
Гәрәй. Соң ничек, бүген станцияне җибәрәсезме?
Нурулла. Җибәрер идек тә, китәргә теләми әле.
Г ә р ә й. Нишләп алай?
Нурулла. Кем белә инде аны. Нәрсәседер җитешми, күрәсен.
Гәрәй, һич тә алай булырга тиеш түгел.
Ш а к и р җ а н. Әйдә, кияү, кереп кара
Г ә р ә й белән Җәмиләләр
Нурулла (Шакирҗанпы туктатып), мин әйтәм, синнән дә тиешле.
Шакирҗан. Нәрсә?
Нурулла. Нәрсә соң? Уйлап кара әле.
Ш а к и р җ а н. һични төшенмим.
Нурулла. Сөлге дим.
Шакирҗан. Минеям өйләнгәнем юк ла.
Нурулла. Кызың, Җәмилә өчен дим.
Шакирҗан. Ах, хәйләкәр... Ярар, ярар, аннан эш тормас.
Станциягә кереп китә башлыйлар. Мәфтуха кереп Нурулланы туктата.
М ә ф т у х а. Сиңа әйтәм!
Нурулл а. Нишләп йөрисең монда?
Мәфтуха. Станция ачканны карарга килдем.
Нурулла. Нишләп бик иртә?
Мәфтуха. Балалар ашап-эчтеләр дә, киенеп-ясанып, урамга чыгып киттеләр. Синсез өйдә күңелсез, сагындым...
Нурулла. Бигрәк тиз инде.
Мәфтуха. Син моннан ничәләрдә кайтырсың икән?
Нурулла. Кояш чыккач, алмашым килгәч.
Мәфтуха. Нигә алай бик соң?
Нурулла. Охранникларның тормышы шул инде, әлбәттә. Ярканат шикелле, кеше эшләгәндә алар йоклыйлар, кеше йоклаганда...
М ә ф т у х а. Тоже йоклыйлар.
Нурулла. Юк, миңа йокларга ярамый. Станция саклау җаваплы хезмәт ул, әлбәттә.
Мәфтуха. Ничә тапкыр әйттем бит инде, ташла дип шул әлбәттән.
Нурулла. Онытам шул, әлбәттә. Әйдә керик. (Китә башлый.)
Мәфтуха. Тукта әле. Карап-карап торам да, сиңа әйтәм, куанам. Моңар кадәр юкка гына син майга, тузанга чумып, завхоз булып йөргәнсең. Охранник булу сиңа зерә дә килешә.
Нурулла. Шулай дисеңме?
Мәфтуха. Мылтыгыңны асып җибәргәч, Сәет Баттал Гази каһарманга ошыйсың.
Нурулла. Зиннур кияүгә рәхмәт инде, әлбәттә. Ул мине бу дәрәҗәгә ирештерде. Әйдә керик.
Кереп китәләр. Сәхнә караңгылана. Гармонь уйнап Ә п тә л н м, Алмазия, кызлар, егетләр, алар артыннан кунаклар, күрше авыллардан килгән вәкилләр керәләр.
Әптәлим. Ягез әле, егетләр, кызлар, ди-ди, кипмәсен җилекләр!
әле.
кереп китәләр.
Шакирҗан, болай булгач,
48
Гармонь уйнап җибәрә. Уен коралар. Ал мазня башлап җырлый, л м аз и я. Язгы йомшак җилләр кебек, Исә назлау, ай, моңнары. Е г е т л ә р. А л м а з и я. Кызлар. Егетләр. А л м а з и я. Ай, моңнары! Шул моңнарга җырлар җырлап, Үсте илнең уллары. Үсте илнең кызлары. Бездә бүген бәйрәм көне, Бәйрәм, бөек тантана. Егетләр. А л м а з и я. Кызлар. А л м азия. Ай, тантана! Бар кешеләр дәрткә чумган, Уйнап-көлеп шатлана. Үсә яшьләр безнең илдә. Бар гыйлемнән тәм алып. Егетләр. А л м а з и я. Кызлар. Егетләр. Ай, тәм алып! Үсә сәнгать, фән, культура, Ил күркеннән ямь алып. Ил күркеннән ямь алып.
Музыка вальска күчә. Яшьләр җырлап вальс ипиләр. Кызлар. Борматауның егетләре Таштан юллар салалар. Намуслы эш һәм хезмәттә. Орден, медаль алалар. Егетләр. Борматау авыл кызлары Шомырт кара күзлеләр, Балдан татлырак сүзлеләр, Ай-кояштай йөзделәр. Кызлар. Борматауның егетләре Кыйгач кара кашлылар, Буйга матур. көчкә батыр, Фәндә зирәк башлылар. Егетләр. Борматау авыл кызлары Депутатка, ай, ярарлык. Буй-сыннары һәйкәл кебек, Сокланышып карарлык. Станциядән йөгереп И у р у л л а чыга.
Нур ул л а. Булды, егетләр, булды!
Ә п т ә л и м. Нәрсә булды?
Нурулл а. Ут булды.
Әптәлим. Менә инде, «торып-торып торҗәгун» дигән шикелле, кем сипа булмый дигәне бар?
Нурулла. Юк иде шул, кайчаннан бирле кабыза алмыйлар иде, Гәрәй иптәш кереп бозбудитель дигән нәмәкәенең шөрепләрен боргалаган иде, ялт иттереп кабынды.
Дә үләт шин, Гәрәй, Халидә, Мортаза, Зиннур, Ф ә р д ә н ә, Шакирҗан, Җ әмилә станциядән чыгалар. Төрле яклап картлар, к а р ч ы к л а р кереп тулалар.

Зиннур. Иптәшләр! Гидростанциябезне җибәрүгә багышланган тантаналы җыелышыбызны ачабыз. Сүз Халидә иптәш Шәфигуллина- га бирелә.
Халидә. Иптәшләр! Кырык бишенче елның язында, безнең гаскәрләребез Гитлер Германиясенең оясын утк » тоткан көннәрдә, Иосиф Виссарионович Сталин авылларны электрлаштыру турында Халык Комиссарлары Советының карарына кул куйган иде. Шуннан соң үткән вакыт эчендә, безнең колхозларыбыз егерме меңләп гидростанция салдылар. Аларның көчен бергә җыйганда, ике миллион киловаттан артыграк. Икенче төрле итеп әйткәндә, дөнья йөзендә иң зур гидростанцияләрнең берсе булган Днепрогэсның көченнән дә өч мәртәбә көчлерәк. Димәк, Владимир Ильичның «Коммунизм ул — Совет власте плюс бөтен илне электрлаштыру» дигән хикмәтле сүзләре хәзер инде тормышка •ашырылды!
Мортазага кулы белән ишарә ясый.
Мортаза (станция ишеген ачып кычкыра). Беренче рубильник!
Бөтен җирдә бердән үт кабынып китә. Җыелган халык «Ура» кычкырып кул чаба.
Халидә. Искелекнең куркыныч символы булган караңгылык безнең илдә бетәчәк! Барлык авылларны да Ильич лампаларының ямьле нурлары яктыртачак!.. (Мортазага тагын ишарә ясый.)
М о р т а з а. Рубильникларны.
Горизонттагы сигез авылга да ут бирелә.
Ә п т ә л и м марш уйнап җибәрә.
ПӘРДӘ