„ЗӘҢГӘР КҮЛ“
Казаннан ерак түгел генә Зәңгәр күл бар.
Суы чиста: топ-тонык. Гөлгә кунган чык кебек, Шундый тонык: күренә төбо Анда су да юк кебек. Җем-җем итеп җемелди, Якты кояшлы көндә, Ак тәңкәләр, таш тәтиләр Күренеп ята төбендә.
Бу юллар кечкенәләрне генә түгел, олыларны да бик нык мавыктырырлык язылган.
Б. Рәхмәтнең кече яшьтәге балалар өчен язылган «Зәңгәр күл» II исемле җыентыгына 15 шигырь кертелгән. Автор эзләнгән һәм катлаулы вакыйгаларны да балаларга җиткерә алырлык конкрет детальләр таба алган.
«Зәңгәр күл» шигырендә автор күл тирәсендәге урманнарны, бай колхоз кырларын сурәтли. Кырда комбайннар, тракторлар җырлап йөри. Урманда тәмле җиләкләр пешә. Б. Рәхмәт туган илебезнең бай табигатен күрсәтү белән генә чик-ләнми (туган ил табигатенә карата балада мәхәббәт уяту һәм эстетик тәрбия бирү ягыннан бусы да бик әһәмиятле), сюжетка бәйләнешле рәвештә катлаулы социаль вакыйгалар турында да балага беренче тө-шенчәләрне бирә бара.
Патша булган заманда балалар Зәңгәр күлне белмәгәннәр, анда алпавыт хөкем сөргән. Күл янына беркемне дә җибәрмәгәннәр. Ә хәзер:
Алпавытлар юк инде, Ул хәзер Совет җире — Безнең җир ул — анда инде Пионерлар лагере.
Лагерьда шат пионерлар ял итә: көймәдә йөриләр, быргы уйныйлар. Октябрятларга алар белән күңелле. Ял көннәрендә әти-әниләро дә килә. Автор матур гына нәтиҗә дә ясап куя: лагерьга «5» ле алган балалар баралар.
Балалар һәрвакыт олыларга ошарга тырышалар. Среда (әйләнә-тирә) баланың аңы формалашуда зур роль уйный. Бу нәрсә «Октябрь бәйрәме» шигырендә матур һәм үзенчәлекле итеп бирелгән. Менә сагынып көткән Октябрь бәйрәме җитә. Әти-әниләре демонстрациягә җыеналар. Ләкин урамда суык. Кечкенәләргә чыгарга ярамый. Шуңа күрә Ниль, Фатыйма, кунакка килгән Аппак апа, аның өч баласы — Вил, Рафаэль, Вафа:
II Б. Рәхмәт. «Зәңгәр күл» редакторы Ш. Маннур, 1950 ел. 36 бит. Бәясе 90 тиеп.
Флаглар күтәреп, Галстуклар тагып, Маршлар көенә Барабаннар кагып,
өйне урам итеп, демонстрация үткәрәләр һәм к)унаклар залында (бусы Ирек мәйданы) митинг ясыйлар.
Тартынмыйм, каушамыйм Сөйләргә оста мин: — Яшәсен СССР!
— Яшәсен Сталин!
Җыентыкка кергән шигырьләрнең байтагы эшкә өндәүгә багышланган. Бу темага шигырьләр шактый кув язылды инде. Бари Рәхмәтнең биредә дә үзенчәлеге бар. Ул дидактик формада язмый. Эшчән булырга хезмәтнең матурлыгын күрсәтеп бирү аша чакыра:
Кара, кара, кара!
Сара кайтып бара, Судан кайтып бара Безнең җитез Сара!
Көянтәсе чуар, Чиләге дә чуар, Чуар чиләгендә Көмеш кебек су бар.
Нәни кыз булса да Зурлар күк ул Сара, Уңган кыз ул Сара, Булган кыз ул Сара!
Бу шигырьне укыган балада, һич-шиксез, Сара кебек уңган булырга, эшчән булырга омтылыш туачак.
«Сабан туе» шигыре татар халкының электән килгән матур традицияләре турында сөйли. Шигырьдә халыклар дуслыгы да чагылдырылган, Татарстан бәйрәмен төрле милләт вәкилләре бәйрәм итәләр.
Шигырьдән күңел күтәренкелеге, шат тормыш бөркелеп тора.
Бари Рәхмәтнең бу җыентыгын укып чыккач, шундый тәэсир кала: язучы балалар тормышын белә һәм аны сөеп сурәтли. Теле гади, җиңел укыла, материалны тормыш-
тан ала һәм шуны мавыктыргыч ятеп бирә белә. Алган темалары да күп төрле.
Авторның шигырьләрендә әле җи- тешсезлекләр дә юк түгел. Әле генә уңай яктан искә алган «Сабан туе» шигырендә, автор бик мөһим бер мәсьәләне — массовый төстә бара торган спорт ярышларын онытып жибәргән. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек күренешләр Сабан туенда милли традиция буларак саклансалар да, алар үзәк урында тормыйлар хәзер. Автор исә шигырендә яң күп урынны шуңа биргән, Сабан туеның хәзерге яңа эчтәлеген ачмаган.
Тел өстендә эшләүдә дә әле җи- тешсезлекләр бар. Бари Рәхмәт кайвакыт балалар өчен язуын онытып жибәрә. Балага аңлавы кыен булган әйләнмәләр китереп кертә.
«Мина шундый булды күңелле»; «Бик озаклап чәй эчәләр, беткәч тагын яңартып». Мондый җөмләләрне бала аңламый, яттан өйрәнгәндә дә ул аларны үзенчә бора.
Татарстан авылларында экспедициядә йөргәндә, безгә бер балалар бакчасында булырга туры килде. Балалар Җ. Тәрҗемановның «Буяучы абый» исемле шигырен яттан сөйләделәр.
Күрештеләр кул биреп,
— Буяучы килгән, — диеп, — юлларын 30 баланың берсе дә дөрес әйтмәде. Шушы куплетка килеп җиткәч, барысы да ялгышалар иде:
Кул биреп күрештеләр
— Буяучы килгән икән.
Тәрбияче, шигырьдәгечә әйттерергә никадәр тырышса да, барып чыкмады. Шуннан соң ул безгә әйтте:
— Язучы иптәшләргә тапшырыгыз, балалар өчен мөмкин кадәр гадирәк язсыннар.
Бу — язучылар өчен тормыш таләбе.
Б. Рәхмәтнең озак еллар язмый торганнан соң яңадан иҗат эшенә кайтуы шатлыклы факт. Ул балалар өчен укып туймаслык матур әсәрләр тудырыр дип өметләнәбез. «Зәңгәр күл» җыентыгы моңа ышандыра.
Ш. МАКСУДОВА.