Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН, ХАЛЫКЛАР АРАСЫНДА ДУСЛЫК ӨЧЕН!


„Әгәр халыклар тынычлыкны, саклау эшен уз кулларына алсалар һәм аны ахырына кадәр якласалар? тынычлык сакланыр һәм ныгыр".
И. В. СТАЛИН
АЛЕКСЕЙ СУРКОВ

КҮТӘРЕГЕЗ ТАВЫШЛАРЫГЫЗНЫ, НАМУСЛЫ КЕШЕЛӘР!
Урман өстенә нртә көз таңы Салкын канатын киң җәеп килә. Ут төене булып тамакта ачу Ярсыта мине, һәм әйтә:
Сөйлә!.
'Ачы ярсулы вакытлар җитте, Хокукын ала хаклык үзенең, Парижда,
Лондон, Нью-Йоркта
Ишетелсен көче халык сүзенең. Күп кырлар әле һаман буш ята, . Кипмәгән яше тол хатыннарның, Ә җирне тагын шәүләсе каплый Кайгы кичергән авыр елларның. Сүзле чүпләре атлантик хартиянең Сандык төбендә чергән чагында, Кор<ыч перчаткалы кабахәт куллар- Карта өстендә йөри тагын да. Халык алдында икейөзләнеп Алар сугышка нәфрәт белдерде, Штабларының начальниклары Дипломатлыкка китеп өлгерде. Генераллары илче кәсебен Сайлады хәзер. — Дворецларда йоклый алмыйлар, күзләре һаман Безнең Камчатка, Баку, Уралда.
Атом бомбасы күрсәтә алар, Арттыра алар аның запасын, Көнчыгышта һәм төньякта тагын Аз кыйналганнар күтәрә башын. Джордано Бруноны яндыручылар һәм Галилейны газаплаучылар •
4
Токымы тагын котыра бүген, Котыра явыз кара ялчылар. Сасы томандай салынкылана, Ялган җәелә җирнең өстенә, һәм бүген безгә Океан артыннан Кичәге Берлин тавышы ишетелә. Тынычлык сөйгән батыр халыкка, Безнең кадерле совет халкына, Уолл-стрит колы, ялганчы Папа Ләгънәтләр укый, ялган яудыра. Туган йортыңны көл арасыннан Күтәргәндә син алга ашкынып, Пөз телле өер котырып өрә, Сиңа будыра яла ташкынын. Явыз дошманның бу шашынуын Тамгала, әйдә, тынычлык дусы, Ул котыруларны болай калдырма, Чөнки юк аның, һич юк намусы. Түзеп торырга ярамый һич тә! Юмарт кешедәй кыланып алар, Ач Европаның авызкаена Атом бомбалы кукиш тыгалар. Өркетеп таптау, яндыру белән, Янап корал һәм үлем элмәген, Шау-шу астында салдыра алар Сөяккә калган кеше күлмәген. Шантажны алар изге эш, диләр, Ялганлаулары гел арта бара, Бик күп кан койган ярлы илләрнең Җелеген алар суырып ала. Ләззәт табалар алар сугыштан, Ярата алар канның исләрен; Ләкин җимерелер кабахәтләрнең Сугыш планы, кара эшләре. Үткән сугышның канлы ярасы Безне чакыра уяу булырга, һич җитмәс җирнең уран байлыгы Тарихны кабат кире борырга. Азат халыклар судын күрәм мин, Аларны судтан кем дә коткармас, Дошманны ялган, доллар һәм атом, Каты җәзадан саклап кала алмас! Котырынганчы туп тавышлары, Намуслы кешеләр, сезнең сүз кирәк! Үтерүчеләр өерен фаш итеп, Маскасын ташлыйк ертып тизерәк!
М. С а д р и тәрҗемәсе.

НИКОЛАЙ ТИХОНОВ
ТИҢСЕЗ ШАТЛЫК ТУСЫН ӨЧЕН
Польша балалары Тынычлык Конгрессын чәчәкләр белән тәбрик иттеләр.
Тиңсез шатлык тусын өчен киң дөньяда Җыелдык без җирнең барлык почмагыннан. Ә балалар Конгресска — безнең янга Чәчәк тотып килде, язгы кошларсыман.
Әнә тышта шәһәр күренә, гүзәл, данлы — Эчтә очып йөри күгәрченнәр монда, — һәм кечкенә бер кыз тора варшавалы, Ул өстәлгә баскан, гөлләр уртасында.
Кайчак шулай була: кинәт тирән мәгънә Гади язма кебек ачылып кала алда; һәм мин күрдем: бөек Кытай җилкәсенә Җиңел, нәни кулын салган сабый бала.
Ул караган кебек шушы нурлы залга, Карап тора зур дөньяга, текәп күзен, Безнең йөрәк гүя ишетеп тора алдан Бу сабыйның әле әйтелмәгән сүзен.
Бәлки Анелядер ул кыз, бәлки Ядя — Бар да аның исеме — бар да хас аңарга,— Барлык тынычлыклар бу күз карашында, Барлык юллар аның өчен ачык алда.
Бу гүзәллек тик бер бизәк түгел монда һәм түгел бу тик яшьлекнең тантанасы: Бу — киләчәк, шул нәни кыз сыйфатында, Үзен яклауларын сорап тора басып.
Н. Арсланов тәрҗемәсе.

6
ӘХМӘТ ФӘЙЗИ
БЕР ЙӨРӘКТӘН БӨТЕН ТЕЛЛӘРДӘ
1
...Мин, иптәшләр, пропагандист түгел, Доктринер да түгел. Дөресе: Мин тик ике дөнья сугышында Өч туганын җуйган бер кеше — Перемышльдә, берсе Кырымда, Өченчесе Орёл кырында.
Мин дөреслим фәкать бөтен дөнья Кабатлаган гади фикерне: Мин теләмим яңадан терелүен Бер дөмеккән Адольф Гитлерның. Нинди генә исем астында да Мин теләмим аның кайтканын, Артурмы ул, Эйзенхауэрмы ул, Даллесмы ул, әллә шайтанмы? Пропаганда әгәр шушы икән, Ул кешеләрнең уртак тавышы икән, Мин пропагандист, алар белсеннәр, Әйдә, мине иң-иң партияле Пропагандист икән дисеннәр!
2
Минем илем бөек Совет иле, Алдыгызда шуның вәкиле, Шушы илнең гади бер улы, һәм мин шуның белән горурлы. «Тынычлык» дигән сүз алтын белән Байрагына аның чигелгән, Халык тавышы белән беркетелгән, Закон итеп кабул ителгән.
Шулай булгач, гамьсез яшәргә һәм Борчылмаска, бәлки, мөмкиндер? һәм, гомумән тынычлану минем Хокукымдыр, бәлки, ирксмдер? Юк! Бездә бар тагын бер зур нәрсә, һәр гражданның изге бурычы ул: Үзеңнең генә түгел, кешелекнең Иртәгәсе өчен борчылу.
7
Бандит килеп синең күршеңнең Ишеген каерып керде, коточты, Әмма сиңа кагылмыйча гына Китеп барды,— шулмы тынычлык? Корея — ерак, картлар, балаларның Иңрәп үлү, тупның, корычның Ярылып яву тавышы колагыңа Килеп җитми, — шулмы тынычлык? Сугыш утына каршы, Кешелек өчен Ялкынлансын безнең антыбыз! Борчылмаска, гамьсез булырга Юк, туганнар, безнең хакыбыз!
3
Тынычлыкның изге исеме өчен Кан түләде безнең һәр солдат, Сугышып алды аны безнең Зоя, Краснодонның һәрбер яшь герое, Сугышып алды аны Сталинград. Яңаданмы җирне канга батырыр өчен Тынычлыкны яулап алдык без? Юк, беренче булып җирдә моны Рөхсәт итмәс безнең халкыбыз. Миллиард күкрәк белән бер булып Җир: «Юк!» дисә, әгәр берьюлы Халыкларның бердәм теләге Әверелер шундый давылга, Себереп ташлар сугыш планнарым, Атом коткыларын барын да! Тик теләргә, бик нык теләргә! Бер йөрәктән бөтен телләрдә! Кытай һәм рус, Инглиз һәм француз, Америкалының һәммәсен, Тынычлыкка таба бер омтылыш, Уртак теләк бергә бәйләсен! Сүнсен чырайларда ачу уты, Өметсезлек, курку, моңаю, һәм балкысын халыклар йөзендә Туганнарча, тыныч елмаю! Тынычлыкны яклау сүзе җирдә Иң ялкынлы, дәртле сүз булсын, Ул салават күпере булып янсын, Яшен булып күктә сызылсын! Аның яктысында сугыш уты Кабызучылар көйсен, куырылсын, һәм тынычлык өчен көрәш дәрте Үзенең геройларын тудырсын!..
8
НАЗЫЙМ хикмәт
АЧЫ ИРЕК
Мин «Правдһ» газетасында Англия тышкы эшләр министры Моррисон әфәнденең хатын укыдым. Бу хатта ул, оятсыз рәвештә, тынычлык, демократия һәм азатлык якчысы булып кыланырга маташа. Мин, төрек шагыйре, Моррисон әфәнде мактый торган бу демократия һәм азатлыкның нидән гыйбарәт икәнен яхшы беләм. Америка кул астына сыенган сатлык журналистлар һәм политиканнар «кечкенә Америка» дип атарга яраткан, һәм ннде 12 елдан бирле «демократик Англия»нең союздашы булган бер илдә мин, бары тик сүз һәм вөҗдан иреге белән файдаланырга теләвем «чен генә, төрек яшьләренә: «Иң зур куркыныч — ул империализм, фашизм һәм сугыш» дип әйтүем өчен генә, 28 елдан да артык вакытка төрмәгә хөкем ителдем. Тынычлык дошманнары тарафыннан мактала торган ирекнең капиталистик илләрдәге гади кеше өчен гамәлдә нәрсә икәнлеген мин шулай ук яхшы беләм. Бу шигыремдә әнә шул хакта яздым да мин. Моррисон әфәнде андагы бер генә сүзне булса да, көченнән килсә, инкарь итеп карасын.
Син сатасың көчле кулың җылысын һәм җитез күзең, Син тудырасың җир байлыгын, тик белмисең тәмен үзең.
Илне имеп баючыга син бирәсең бар милекне, һәм булырга тик кол аңа — син ирекле.
Син ирекле!
Синең тәндә булганда җан, син дөньяда торган чакта, Тегермән күк — һаман, һаман бар матбугат ялган тарта.
Сыпрасың син маңлаеңны, куар өчен хыялыңны.
Тик каргарга тәкъдиреңне — син ирекле.
Син ирекле!
Башың төшкән күкрәгеңә, нужа бәйли кулларыңны,
Син атлыйсың иркең белән, — белми кая барганыңны.
Эш эзлисең көнен-төнен, күзсез калыр хәлгә тикле.
Җирдә эшсез калыр өчен — син ирекле. Син ирекле!

Ш. Маннур тәрҗемәсе.
Син үстең бит сөеп илең, сөйгән күк әнкәсен бала.
Аны, сине бергә бүген сатмакчылар Америкага;
Алыш-биреш язуына
кул куелган—ашыгыч, шикле... Инде США коллыгына
син ирекле.
Син ирекле!
Уолл-стрит сине бер көн
Кореяга ташлар илтеп, Гәүдәң белән туп чокырын тутырырга кушар иркең. Чит җирләрдә казынырга, посарга нәкъ кыр киеге, Билгесез солдат булырга — син ирекле.
Син ирекле!
Кеше түгел, граждан түгел, ә туп ите,
сан, автомат!
Үрмәләрсең көлдә син гел, җир тәмугын татып йөз кат!
Яла белән туенырга
бирә иркең мөмкинлекне, Я асылып куелырга —
син ирекле.
Син ирекле!
Тимер чаршау юк алдында, челтәр дә юк, камыш та юк,
Синең алда — бу ак дөнья, тик кара ул, сагыштай ук!
Син ирекле кеше, әйе!
Туган илең — рәхәт киңлек. Булганы юк ләкин мәңге синекеннән
ачы ирек!

10
ВАН СЮЭ-БО
(Кытай)
Ван Сюэ-Бо — шагыйрь һәм драматург. Аның «Ирекле Кытай иле юк коммунистлардан башка» исемле шигыре композитор Хо Син тарафыннан музыкага салынды һәм Кытай халкының иң популяр җырларының берсе булып китте.
ИРЕКЛЕ КЫТАЙ ИЛЕ
КОММУНИСТЛАРДАН БАШКА ЮК
Коммунистлар безгә ачты
Җиңү юлын.
Ирекле Кытай иле юк
Коммунистлардан башка
һич!
Коммунист ул
Сөя үзенең туган халкын.
Куркусыз бара коммунист
Сугышларга.
Коммунистлар ирке безгә Якты тормыш алып килде. Коммунистның барыр юлы туп-туры ул — Ук шикелле.
Азат ителгән өлкәләрдәге икмәк, Дошман тылындагы партизан базасы, Бөтен хезмәт халкының чын бәхете, Тынычлык һәм ил өстендәге яктылык — Җитәкләүче коммунистлар эше барысы. Халыклар хезмәтчесе ул — коммунистлар, Коммунистлар дошманнарга Аяусызлар.
Коммунистлар ачты безгә җиңү юлын. Ирекле Кытай иле юк Коммунистлардан башка һич!
Г. Латыйп тәрҗемәсе.

тю сон вон
ШАГЫЙРЬНЕҢ ҮЛЕМСЕЗЛЕГЕ
Корея шагыйре Тю Сон Вонның бу шигыре 1951 елның 30 июлендә Америка авиациясе Пхеньян шәһәрен бомбага тотканда һәлак булган патриот, яна Кореяның иң талантлы шагыйрьләреннән берсе, милли премия белән бүләкләнгән «Пекустан» исемле поэманың авторы Те Ги Чен истәлегенә багышлана.
Үлем безне эзләсә дә тапмый.
Гаскәр чыкты тагын һөжүмгә.
Ялкын аша, күрәм, Шагыйрь атлый — Йодрык йомарланган, нәфрәт — йөзендә.
Күктән дошман
Бомба коя көн дә,
Туган җирнең ярасы тирән.
К\рәм, шагыйрь,
Сине ут эчендә,
Пхеньян буйлап барасың, күрәм.
Күрәм,
Иелеп бомба чокырына син Бер сабыйны кочып аласың. Тавышы ачы.
Ничек кычкырмасын
Шунда күреп үле анасын.
Күрәм,
Күзең кайнар кан-яшь басты — Чал бер карчык елап утыра. Бомба төште аның Халык власте
Салып биргән яңа йортына.
Карчык калтырый.
Син ул мескендәге
Җан газабын бүген күрәсең;
һәм аңарга, күрәм, өстеңдәге Пиджагыңны салып бирәсең.
Минем дустым!
Илгә дошман килгәч
Синең сүзләр көчле яңгырады;
Азатлыкка чакырып,
көрәшләргә өндәп
Җырладың син.

12
һәм ил аңлады.
Синең тавыш ерак шаулап үтте, Көчле булып батареядан;
Синең йөрәк шуны таләп итте: «Кулыңны ал, палач, Кореядан!» Синең сүзләр нык һәм гадел иде, Таянычы иде дусларның;
Пуля булып, алар туры тиде Кара йөрәгенә дошманның.
Шуңа күрә сине үтерделәр Уолл-стрит бомбасы белән...
Күз карашың ләкин үткен, беләм, Син кабердә булмассың, беләм. Беләм, синең көр авазың ниләр Аңлатырга безгә теләде!
Күңелләрне ачы нәфрәт биләр.
Синең йөрәк,
Шагыйрь йөрәге,
Синең анаң,
Синең туган илең
Үче алыныр!
Үзең син хәтта
Үч аласың әле дә.
Дустым минем,
Син яшисең!
Син бар!
Син сафта!
'Азатлыкны һәм бәхетне яклап Гаскәр бара бөек һөҗүмгә. Шагыйрь килә ялкын аша атлап, Кулда байрак, нәфрәт — йөзендә.
3. Нури тәрҗемәсе.
13
ИОГАННЕС БЕХЕР
(Германия)
Иоганнес Бехер 1891 елда туган. Немец шагыйре, «Культурбунд» президенты, академик. Тынычлыкны яклаучыларның икенче Бөтендөнья конгрессында Бехер Бөтендөнья тынычлык советының составына сайланды.
ДЕМОКРАТИК ГЕРМАНИЯ РЕСПУБЛИКАСЫ ГИМНЫ
Яңа тормыш юлларында Золымны җиңә-җиңә, Хезмәт итәбез илгә һәм Туган халкыбыз, сиңа. Безгә барлык юллар ачык Кабат кол булмас өчен, Сүнмәс бәхет кояшыбыз Арттырсын өчен һаман Яктысын, Көчен.
Халыкка бәхет, тынычлык — Шул макстаны яклыйбыз. Бар халыкка дуслык кулын Бирде безнең халкыбыз. Куркыныч түгел дошманнар Бердәм булсак үзебез, Җуймасын өчен кешеләр Сугышта балаларын Тынычлык, Дибез.
Тыныч хезмәтне, немецлар, Сөеп, эшләгез бердәм. Үзләренә нык ышанып, Балалар үсә җирдә. Аларда ил киләчәге, Яктылык, шатлык, җылы. Якты көн кояшы чыкты Германия өстендә Мәңгелек Булып.
3. Мансур тәрҗемәсе.
14
ОЛЬДЖИХ АДАМЕЦ (Чехословакия)
ТЫНЫЧЛЫК КҮГӘРЧЕНЕ
Ак күгәрчен, ак күгәрчен, Тынычлык күгәрчене, Бөтен дөньяны гизәсең. Илт Советлар иленә син Безнең сәламебезне!
Кремль йолдызына кун да, Сөйкемле ак күгәрчен, Азатлык һавасын сула, Тагын да артсын көчен!
Үтәсең күп илләр карап, Ерак синең очар юл. Тынычлык хәбәрен тарат — һәркемнең теләге ул!
Оча уйнаклап ул менә, Җилпеп ак канатларын, Туган шәһәрләр өстендә Ялтырый түше аның.
Ул җыр булып канат кага Поль Робсон йөрәгендә — Караңгы Америкада Талпынып күккә менә!
Атом бомбалары һич тә Кисәлмас аның юлын, Ак күгәрчен хәбәр итә Бар халыклар дуслыгын.
Н. Арсланов тәрҗемәсе
15
МЭРИ ПАРКС
СМИРНОВ ҺӘМ СМИТ ТУРЫНДА ШИГЫРЬ
Мэри Паркс—Американың яшь шагыйрәсе. Аның бу шигыре инглиз телендә чыга торган «Пиплс уролд» исемле прогрессив журналда басылып чыкты.
Солдат булып хезмәт итте Джонни Смит, Дус-ишләре онытмыйлар аны бер дә, Ул кырык бишенче елны үтерелде һәм күмелде билгесез ялгыз кабергә.
Юк, Джонни кире әйләнеп кайтмады Анасы һәм сөйгән хатыны янына;
Туган ж.ире Аризондагы йортында Тик рәсеме эленеп тора стенада.
Джоннины үтерүче әле исән
Ул канәгать, үзенең бу язмышына.
Кем үтерде Джоннины, кем кан койды, Макклой үзе ирек бирде менә шуңа.
Солдат булып хезмәт итте Ваня Смирнов, Дус-ишләре онытмыйлар аны бер дә. Ул кырык бишенче елны үтерелде һәм күмелде билгесез ялгыз кабергә.
Юк, Смирнов кире әйләнеп кайтмады Анасы һәм сөйгән хатыны янына;
Туган Кубань даласындагы йортында Аның дә рәсеме тора стенада.
Смирновны үтерүче дә әле исән Ул канәгать, үзенең бу язмышына. Кем үтерде Смирновны, кем кан койды, Макклой үзе ирек бирде менә шуңа.
Ачыктан-ачык походка хәзерләнеп, Илчеләре ашыгалар Пентагонның Смирнов һәм Смитны үтерүчеләргә Автоматны тоттырырга менә тагын.
Тик яхшы белегез, канга сусаучылар, Хыялыгыз һәлакәткә очраячак.
Өзәчәкбез Макклойларның планнарын Җиргә ауган дусларга без туры һәр чак.
Г. Латыйп тәрҗемәсе.