ТЫНЫЧ КӨН
I
ТАҢ СЫЗЫЛГАЧ
Таң сызылган чаткы сибеп, Якты сибеп дөньяга, Шул якты күк шатлык сизеп, йөрәк тә дулкынлана.
Киң, яшел һәм төз урамнар, Як-ягы яшь бакчалар, Чыбык сузган баганалар, Рәшәткәле капкалар, Зур тәрәзле яңа йортлар Яктыра бара һаман...
Матур була шул чак, дуслар, Мәңге онытылмассыман!
Тын ята болын өсләре һәм яшел ярлы инеш... Җемелди чык бөртекләре: Сибелгән сыек көмеш.
Тибрәнми агач башлары, Күренми күктә болыт. Сөйләшми яр камышлары: Җил йоклый әле тынып...
Кинәт, башлап яңа көнне, Моң тарала өйләргә: «Киң минем туган илем...»не Узел җырлап җибәрә.
Җил йоклый да, Җыр йокламый, Уята ул һәр өйне. Хәтта унөч яшьлек сабый Аяк киенгән инде.
Самовар кайный гөр итеп, Күңелләрне көр итеп. Сөт-каймак килә күп итеп, Аша колак селкетеп.
Поэмадан бүлекләр.
Көн туа илдә, Тыныч көн, Җәйге челләнең көне. Кеше йөрәгенең бөтен Дәрте тибрәнү көне!
Кеше килә тын урамнан, Бу әле тәүге кеше.
Бу — берләшкән һәм зурайган Колхозның җитәкчесе.
Нык, таза ул, озын буйлы, Калын кашлы, зур куллы. Ә күзләре елмаюлы, Сүзе йомшак, акыллы.
«Таһирҗан балам!» — ди аңа Авылның олылары.
«Таһир абый!» — дип куана Бөтен яшь буыннары.
Таһир йөри әле һаман Кичә кайткан күк итеп: Кия һаман яшел кожан, Гимнастерка, күн итек.
Күп җирләрнең, күп җәйләрнең Җил, кояшын, тузанын Сеңдергән бу киемнәрнең һаман әле тузмавын, һаман килешеп торганын Күрәсең бер карауда...
Кичә — командир булган ул, Бүген — хуҗа кырларда...
һәм шул чакта ике очтан Зәки белән Гөлсинә, Елмаешып бик ерактан, Велосипедта килә.
Килә башка! бригадирлар Каршысына Таһирнең. Алар кабат аныклыйлар һәр эшен бу дәү көннең.
Туктый «Москвич» та килеп, Күгәрченсыман гына...
Таһир китә сүзен бетереп, Комбайннар янына.
«Көмешле күл» колхозында Зур, тыныч хезмәт көне Башланып китә шушында, Җилкетеп бар кешене.
КОЯШ ЧЫККАНДА
Каршы тауны нурга күмеп, Уйнап таңгы тамчыда, Оялчан матур кыз кебек Кызарып кояш чыга.
8Ө
Иң элек: иркен бакчалы Биек мәктәп йортына, Почта, сельмаг, пожар чаңы һәм авыл советына;
Аннан, урам буйлап үскән Яшь каеннар башына, Рубин утлар сибеп өстән, Беренче нур кабына.
Җиде яшьлек алмагачның Беренче алмасына
Иннеге төшә кояшның — Алланып, балга чума...
Ак кирпеч яңа өйләрнең Тәрәз башлары кыйгач. Кыйгач тәрәзләрдә көлеп, Көзге уйната кояш.
Чуар чүлмәк түбәләрдә, Алтын укалы парча Шаяра тын күләгәдә Шомырт тәлгәше аша.
Өй артында балкый торган «Казан-гөл» чәчәгенә
Бал кортлары килеп кунган Кояш нур чәчүенә.
Шулай, ж;ирне нурга күмеп, Җемелдәп һәр тамчыда, Оялчан матур кыз кебек. Кызарып, кояш чыга...
Кызарып кояш чыкканда Колхоздан көтү китә.
Авыл малларыннан алда, Ферма маллары үтә.
Мин сокланып карап торам, Янында сөтче кызның: Агла авыл капкасыннан Байлыгы зур колхозның.
Әле генә юмарт сөтен Гөбердәтеп саудырган Холмогорлар китә үтеп, Яшел бакча яныннан.
«Мин-мин генә!» — дигәнсыман, Тамак астын селкетеп, Үгез атлый урта юлдан, Сарыкларны өркетеп.
Бозаулар чыга иренеп, Иркә малайлар кебек. Ялкау гына киерелеп, Атлый алар өелеп.
б. .С. Ә." № 9.
81
Алар шундый матур икән, Чем-кара, кызыл, кашка... Сырт өсләре «елык!» иткән Чыгып килгән кояшта.
Бозауларны сөйгән кеше — Булдыклы кыз Мәстүрә. Ул аларны китап көче Белән сыйпап үстерә.
Ул аларга бәрәңгедән, Сөт, силостан, башактан, Кыш буенча сәгать белән, Тәмле азык ашаткан.
«Бозауларым, бозауларым — • Гәрәбә тояклы, ди;
Гөрләп үссә көр малларым Күз алларым якты!»—ди.
Рауза белән дус Мәстүрә, — Серләре бик килешә. Бергә йөри, бергә көлә, Бергә шатлык бүлешә.
Ләкин дуслык — татлы серләр Өчен генә түгел ул. Дусларың ярдәм итсеннәр, Күрсәтсеннәр туры юл.
Мәстүрәне Рауза дусы Үз артыннан ияртте һәм, дуслыкның чын бурычы, Бик күп эшкә өйрәтте.
Шулай үсте бу ике кыз Намуслы хезмәт белән; һәм аларны сайладык без Депутат итеп бердән!
Район Советының алар Данлы депутатлары, — Килеп киңәш сорашалар, Яшьләр, колхоз картлары!
Алып китә бу малларны Көтүче Хәтем куып. Сарыклары, бозаулары Баралар урам тулып.
Өчтән ишкән чыбыркысын Шартлатып куя Хәтем. Әйе, бозау белеп торсын Хуҗасының кодрәтен! '
Кызык егет икән Хәтем: Кичә мин тау буенда
83
Күреп аның бер хикмәтен, Туктап калдым юлымда.
Баскан да ул калкугарак, Кулларын бутый-бутый, Малларына таба карап, Кычкырып шигырь укый...
Шып туктады мин килүгә, Оялды бугай егет.
Минем кат-кат үтенүгә,
— Юк-ла... — диде ул көлеп, — Укый идем «Мокамай»ны...
Кич клубта... «үзешчән»...
һәм китабын салып куйды Бүлдергән үкенечтән...
ЯҢА ҖЫР
Теркен-теркен теркенләп, Нидер чөк-чөк чөкердәп, Чаба «чучка малайлары» Урам буйлап иркенләп.
Койрыклары боҗыра, Колак — тырпаеп тора. Бакыр бишлек борыннары Миңа елмаеп тора!
«Хаврония!» «Дуңгыз!» исме Мәсәлдә иде кичә. Үзгәртеп ул иске хисне, Шигырьгә бүген күчә.
Без бәләкәй чакта чучка Авылга килсә ялгыш, Бүре кергән кебек йорткаг Чыга иде зур тавыш.
Ни гаебе булган икән? Нинди зыян тидергән? Юк!
Дин аны дошман иткәнГ Ялган нәфрәт сеңдергән.
Ә хәзер татар хатыны — Гөл шикәр түти безнең: Дуңгыз каравы аркылы Илдә таныткан үзен.
Чыйкылдаса нәни «Симез», Бармагын суырта ул;
Коендыргач, төреп бик тиз, Куйнында җылыта ул.
Җылытканда ул аларны, ' «Сөйкемлем» диеп сөя.
84
Шуңар аның малкайлары Искиткеч- үрчеп килә.
Ул симерткән сугым* малы Уникешәр пот килә!
Бөтен колхоз зурлый аны, Ул илгә байлык бирә.
— Нинди генә хезмәтнең дә Гаебе юк, дусларым, Намус булсын һәр эшеңдә,— Шул минем тырышканым.
Гөлшикәр түти сүзләрен Әйтә елмаеп кына.
Аның акыллы күзләре, Шатлык тулып яктыра.
Ул быел шушы колхоздан Геройлыкка кандидат! Шундый бездә хезмәткә дан һәм кешегә илтифат!
Сиңа минем мактау җырым, Сиңа, Гөлшикәр түти!
Олы җаның, йомшак кулың Сиңа кабат дан өсти!
Халык шулай дәүләтенә Үстерә симез маллар. Аның бу мәхәббәтенә Җыр кушылып яңгырар!
Көтү китә, Шау-шу бетә, Кире ята тузаннар.
Тынып кала җәйге иртә, Балкый яшел урамнар.
Кыйгач басып һәр кыекка, Гөрли күк күгәрченнәр. Гөрли алар ил тынычка, Гел шулай гөрләсеннәр!
Ак алъяпкыч һәм ак яулык 'Япкан кызлар, хатыннар, Кояш нурларында балкып, Ашыга урам чатыннан.
Узып китә көлтәчеләр. Ындырчылар, йөкчеләр, Саламчылар, кибәнчеләр, Фермадагы сөтчеләр...
Кояшның тәүге нурында Уйный бүген карлыгач. Көн шәп булыр!
һәр урында Эш гөрләр болай булгач!
85
II.
АРЫШ БАСУЫ
Басуларның хәзер иңенә, Иңенә һәм буена
Чыга торган түгел тиз генә — Шундый киң, Зур тоела!
Кушылгачтын «Берлек», «Тубылгы» «Көмешлә күл»гә килеп, Башладылар урып-җыюны, Күптән бертуган кебек.
Сузылып китә арыш басуы Сөзәк тауларга табан.
Чуарлана барган калкуы Күренә әллә каян.
Комбайнның яңа зонтигы Тирбәлә кыр түрендә;
Ә үзе ул — кораб шикелле, йөзә дулкын өстендә...
Сул яктагы урман читеннән, Кояш нурында уйнап, «Коммунар»ны тарта «С-80» Арыш диңгезе буйлап.
Ә ургычлар Тарлау буеннан Узганнар учма сибеп.
Көлтәчеләр «Борын юлын»нан Кайталар кәрван кебек.
Кыр өстендә инде сослан күп, Төбендә күләгәләр.
йомарланган бик зур керпе күк, Тезелгән чүмәләләр.
Басу тын күк, читтән карасаң, Килми кошлардан тавыш.
Тик бытбылдык кайчак, тыңласаң, Кычкырып куя ялгыш...
Кереп китсәң ләкин эченә, Арыш башларын сыйпап, — Күңел рәхәт хисләр кичерә, Зур хезмәт өнен тыңлап.
Бөтен кеше бүген басуда: Олысы һәм кечесе.
'Изү чишеп эшли барсы да, Узышып берсен-берсе!
Юк, тын түгел колхоз кырлары, Аның матур җыры бар.
86
Югалса да тургай моңнары, Анда кызлар моңы бар!
Анда гөрли хәзер машина — Әллә ничә төрлесе.
Анда ачыла яңа җир сиңа, — Исең китеп йөрисең!
ВАХИТ БЕЛӘН ЗАҺИТ
Ике егет басу уртасында Машинада арыш урдыра. Учмалары кала артларында Якты чәчеп кояш нурында.
«Келтер-келтер тәгәри Урак машиналары. Йөрәк ярсый әллә ни, Карамыйм моннан ары...»
Шулай җырлап бара безнең Вахит Әкрен генә — авыз эченнән...
Сизмәсен, ди, күңел серен Заһит, Күз ачырмас юкса кич белән.
ҺӘхМ атларын егет куып ала, Дилбегәсен кагып, сызгырып.
Заһит дусты учма ташлап бара, Сәнәк белән җиргә сыдырып.
Ул да шулай әкрен генә җырлый, Ишеттермәс өчен сүзләрен, һәм көрсенеп, авыр итеп сулый, Нидер тырный, ахры, йөрәген:
«Келтер-келтер келтери, Урак машиналары.
Ул миннән көлеп йөри, Эндәшми моннан ары...»
- z
( Ә яшь кызлар артта, көлә-көлә, Учма җы^п, көлтә бәйлиләр. Бәйләмиләр алар көлтә генә... йөрәкне дә бергә бәйлиләр.
Арада бар берәү — иң матуры, Мамадыштан кайткан — укудан.
Нигә күзләр һаман шуңар туры Юнәлә соң?
Белмим, ни булган...
<
Карамаска тели Вахит айда һәм ала ул кыздан күзләрен...
Җир башыннан ләкин борылганда, Тагын төшә күзләр үзләре.
Эндәшмәскә тели аңа Заһит Үпкәләткән аны гүзәле,...
Ләкин тел бит... тел ул йозаксыз бит: Аглып китә сүзләр үзләре!
Үпкә шунда:
Заһит күптән аңа
Кызгып йөри ихлас күңелдән, һәм, кыз кайткач, Шулай бер арада,
Эч серен дә чишеп өлгергән...
Ә кыз көлгән,
Көлгән дә — бетергән...
Бирмәгән ул көткән җавапны... Менә шуннан бирле хәсрәтеннән Кичрә егет «каты газапны».
«Мәктәпне дә бергә бетердек бит...
Дус та идек...
Нәрсә, булды соң?
Борнын чөя, ахры, мин укыйм, дип...
Ә укучы —
Бары улмы соң?
Мин дә. укыйм!
Өйдән торып... Вузда!
Мактанышмыйк аның белән без...
Ник күзләре һаман карый монда?.. Миңа түгел шул ул... беләбез...
Ул Вахиткә шулай матур карый, Көлемсери, шаян сүз таба...
Ә мине бер көлке итеп саный...
Эх, Зөлфия!
Ятка күз сала!»
Шул чагында тавыш яңгырый артта:
— «Уйланмагыз!
Ятлар сизмәсен!..
Атлатыгыз!
Учма җыйган чакта
Аркагызга урак тимәсен!»
Сискәнешеп китте ике егет, Кызардылар бурлат күк булып, һәм ат куа башлый Вахит көлеп, Заһит җавап бирә бик кызып:
— Тимәс! Сизмәс!
Кайгырмагыз бер дә!
Безнең уйлар — башка нәрсәдә... Без урабыз тугыз гектар көнгә, Артык кирәк—шунда мәсьәлә!
Безнең арттан әле беркемнең дә Җиткәне, юк «Көмешле күл»дә.
87 •
88
Җитәр микән, белмим, Зөлфияң дә?.. Хәер, бәлки...
Тел бик күп белә...
Сүз киселә.
Кызлар җыр суза.
Зөлфия дә әЙрен моңсына:
«Эчтем суның салкынын, Бассын йөрәк ялкынын.
Уйнап кына әйтәм бит мин, Үпкәләмә, алтыным...»
Ишеттеңме, Заһит?
Нәрсә ди ул?
Синдә аның, синдә күңеле.
Ялгышасың, синнән һич көлми ул, Әйтмә аңар каты сүз инде!
һәм үзе дә Заһит сизә моны, Елмая ул, аңлый ялгышын. ҖьҮрлый башлый тагын теге җырны, Ишеттерә төшеп тавышын:
«Келтер-келтер келтери
Урак машиналарым.
Ул миңа көлемсери,
Ул гына — сөйгән ярым!»
ЯШЕЛ ЮЛ
Гомер буе көеп яткан, Сулар ярган таулардан, Эссе җилгә каршы яктан Борылып яшел юл узган.
Буйлап «Кипкән елга» ярын, Әйләнгән ул кыр түрен. Аның яшел яфракларын Беренче тапкыр күрдем. 1
Тезелеп киткән өрәңгеләр, Наратлар, карамалар, Имәннәр һәм өянкеләр, Элмәләр, карагайлар.
Алар әле шундый нәни!
Шундый яшь тармаклары, Гүя бишектәге бәби Күтәрә бармакларын.
Сыйпыйсы килә аларны, Иң матур сүзләр сөйләп. Үстерәсе килә тизрәк, Бишек җырлары көйләп.
Кысыр кашлак җир башында, Шул яшел .юл өстендә, Кояш кыздырган чагында, Җыр тавышы иштелә:
«И, уймалы, уймалы — ди, Уймалы тау буйлары.
Уймалы тау буйларында Сызыла яшьлек моңнары».
Җырлый моны яшүсмерләр, Яңратып яшьлек көен. Яңа уйлар, яңа серләр Ишеткән дуслар минем.
Алар әле, яшь гөл кебек, Яңа гына чәчәккә
Бөреләнешеп килә көлеп, һәм ыргый киләчәккә.
Тазарталар алар чүптән Бу урманнар валчыгын. Кулларында уйный китмән, — Йомшарталар балчыгын.
Былтыр алар бу урманны Үзләре утыртканнар, Әллә ничә тапкыр аны, Утап, карап чыкканнар.
Яннарында Насыйп бабай Елмая күзен кысып.
Күңле тынгы тапмагандай, Эшләшә бергә кызып.
Бабай дип тә әйтү читен: Сакалы кыска гына,
Җыерчык та басмый битен, ■Гәүдәсе юка гына.
Тик үзе ул «бабагыз» дип, Сөйләшергә сөючән.
Шулай булгач, инде нишлик, «Насыйп бабай» диМичән.
Насыйп бабай бу җирләргә Урман утыртучы ул. һәм шушы яшүсмерләрдә Уйлар уятучы ул.
Сөйли ул бу яшь буынга Үткән заман серләрен, һәм киләчәк көн турында Хикмәтле фикерләрен.
Сорый аннан пионер Гөлсем, Сорый Һаҗәр, Дилбәрләр:
— Нишләп безнең колхоз исмен «Көмешле күл» дигәннәр?
90
Аның бит соң, көмеше дә, Күле дә юк карарга?.. ...Бабай бергә көлеште дә, Җавап бирде аларга:
— Ул, оланнар, авыл исме... Бик борынгы заманнан Монда гомер иткән кеше Аны шулай атаган.
Безнең бабайның бабасы Сөйләүчән булган, имеш: Шушы ерак кыр арасы
Яткан гел урман килеш.
Матур күлләр булган бире, Төрле исем биргәннәр: «Зәйкә күле», «Аю күле», «йөзмән күле» дигәннәр.
Ә авылдан иң якыны «Көмешле күл» диелгән, һәм булган ул иң матуры, Нур сибелгән төбеннән!
Балкыганда кояш күктән һәм төн айлы чакларда: Ак шәүләләр уйный икән Ярдагы наратларда.
Уйлаганнар: монда, шиксез, Бер хикмәт булыр, диеп. Бәлки, төптә иксез-чиксез Казна тулыдыр, диеп.
Күп булган бит ул чакларда Комсыз, туймас кешеләр. «Баеп калыйк форсат барда!» Дип кенә йөрүчеләр.
Шулар инде халык милкен Әрәм-шәрәм китергән.
Бер дә бетмәс кебек итеп, Урманнарны көйдергән.
Шулар авыл басуында Калдырмаган бер чыбык. Агызганнар күл суын да, Көмеш көрәмәк булып.
Күл төбендә, көмеш түгел, Ак мәрмәр яткан икән.
Шул таш инде тимгел-тимгел Шәүләләр аткан икән...
Ул мәрмәрне казып алып, Сатканнар, баеганнар.
91
Басып алып халык малын Пулатлар салдырганнар...
Шулай итеп, безнең күлдән Тик чокыр гына калган... Башкалар да, шык бетүдән, Кибә барганнар һаман.
Шәрә калгач, басулар да Бик тиз искереп беткән. Язгы-көзге сулар анда Елгалар ярып киткән.
Шулай булган,
Ләкин заман
Бөтенләй хәзер башка: Бәхтен кеше бергә таба, Интекми ялгыз башка.
Белеп тора аның хәлен Юлбашчы хәзер үзе. Күреп тора бар эшләрен Акыллы, җитез күзе.
Мәскәү ерак,
Кремль түрдә, Таш. коймалары калын. Әмма ләкин барын күрә! — Күңел күзе бар аның!
Күңел’ күзе ерак күрә, Килер еллардан үтә. Бу яшел юл шуңар күрә Безнең кырлардан үтә.
— Үзгәртегез табигатьне! Булмагыз кол!—диде ул. Бөтен халык рәхмәт әйтте, һәм урады җирне ул!
хМинем, кечкенә бакчамда Унөч төрле агач бар. Эсседә шунда ятканда, Булды уйлаган чаклар:
«Эх, авылны, басуларны
Агач белән бизәргә!
Ничек кенә соң туларны
Матур, рәхәт итәргә?»
Ә ул белгән минем уйны, йөрәкнең дәртен сизгән! һәм күрсәтеп бирде юлны;
— Инде эш, — диде, — сездән!
йөгердем партсекретарьга:
— «Тапшырыгыз миңа!—дим.— Сталин минем уйларга
Алтын канат куя!» — дим.
92
Бу яшел юл,
Яшь дусларым, йөрәкләр аша утә, һәм, кабызып дәрт утларын, Коммунизмга илтә.
Бу агачлар шаулап үсәр, Дөнья яшелгә чумар. Корылыкның эзе бетәр, — Аны безнең көч куар.
Әкияттәге кебек булыр: Җиләк-җимеш тулып торыр, Савытларга коелып торыр; Чикләвекләр туеп торыр, Шомырт, миләш сузлып торыр, Тутыр кәрзин, тутыр капчык, Кайсы кирәк, кайсы тансык!
Юл буенда, күл буенда, Чыксаң эшкә, я уенга: Алмагачлар үсеп торыр, Алмалары пешеп торыр, Учларыңа төшеп торыр, Балларыңнан татлы булыр.
Сандугачлар сайрап торыр, Тукран борнын кайрап торыр, Кәкүк авылга ук килер, Җәй җитүдән хәбәр бирер.
Әрәм акмас безнең сулар, 'Исме яңа күлләр туар, «Көмешле күл» тагын тулар, Җәен анда чабак уйнар.
Безнең хезмәт, Безнең кодрәт Илне менә шундый итәр! Кеше бәхте, тагын йөз рәт Артып, мәңгелеккә китәр.
Мин карт кеше, минем уйлар Беркатлырак булуы бар...' Ләкин сезнең яшь хыяллар Чиксез еракларны урар! һәм бу җирне сезнең куллар, Тагын матур итәр, дуслар!»
Онтылып бу яшүсмерләр, Тыңлый бабай сүзләрен. Әллә нинди якты серләр Җилкетә күңелләрен!
Ашкыналар алар шунда, Шул искиткеч көннәргә, Үзләре көч куешырга, Үз уйларын өстәргә!
S3
ЯҢА ТАБЫШМАК
«Бер кечкенә бөкере, Бөтен кырны бетерде...>
Мин бәләкәй чакларда,
Агач атта чапканда, Серен шул табышмакның Табалмыйча баш ваттым.
Хәзер басу өсләрендә Яна «табышмак» йөри. Торсаң аның тирәсендә, Аяк астың тетери.
Зырылдый ул, гөрелди ул, Буран уйнатып бара. Хедерлары ялмап ала, Саламны чәйнәп сала.
Үзе ура,
Үзе суга,
Үзе җилгәреп тора.
Орлык машинаңа тула, Бункердан агып кына.
Юк, «табышмак» үзлегеннән Ашкыналмый ул болай.
Аны шулай җигә белгән Оста егет Тимербай.
Нык тота* ул штурвалын, Җиңел йөзә корабы.
Сул кулында сәгать аның — һәр минуты санаулы.
һәрбер узган минут саен Сиксән метр җир китә. Югала.да Тимербаең Тагын да килеп җитә.
Кырык минут эчендә ул Әйләнә бер алымны, Әйләнеп 'бер үтүдә ул — Ура гектар ярымны!
Ул урдырган арышларны Ташый ике машина.— Берсен йөртә Арсланов, Берсендә — Гыйльманшина.
Көне бетә «Бөкере»нең, Югала иске даны.
Куа кырдан бүген аны Коммунизм урагы!
Басуларда кызлар аңар, Сөеп, сөенеп карый. «Комбайнчы, — диләр алар, — Ярың булса да ярый!»
Тимербайның янган йөзе Яктырып, балкып китә. Кызларның бу матур сүзе Егет күңелен җилкетә.
Аны быел Мөрәледән Рифгать дусты чакырган, Ул ярыша аның белән — һәм калышмый батырдан!
Хатлар йөри ике арада, Килә телеграммалар. Микрофоннар алдында да Очрашкалыйлар алар.
Төшке унбер: техник карау, Ягулык һәм су салу.
Күләгәдә тамак ялгау, Кыска бер тартып алу...
Председатель килеп җитә, «Москвич»ын җилдереп. Кул бирә ул һәр егеткә, Хәл сораша иң элек.
— Әйбәт әле, — ди Тимербай,— Хәзергә хәлләр уңай.
Унбергәчә ундүрт ганы Ялматып алдык бугай!
Ә көнгә, дим, күз тимәсә, Кичтән үк чык төшмәсә, Тагын утыз, күп димәсәң, Төнге уникегәчә!..
Председатель күккә карый, Елмаеп куя тыныч: Күк зәп-зәңгәр,
Җил шаярмый, Күренми бер куркыныч.
— Көн ефәк күк!
Гөрләт, җаным,
Гөрләт, — ди ул, — төнгәчә, Яңгырасын егет даның Рифгать белән янәшә!
Кузгалып китә комбайн, Җир өсләрен селкетеп: Җил уйнатып, .
Салам тетеп, Күзгә кылчыклар кертеп.
95
Чыңлап» бара,
Җырлап бара, Тирбәтеп чылбырларын; Таһир сөенеп карап кала, «Эх! — дип уа кулларын, — Өч басуда өч комбайн — Туксан гектар көн саен! Болай булгач — таптык җаен, Эшләр бии, дускаем!
Сигез көндә без арышның Калдырмабыз кылын да. НАТИ килеп, Гөр китереп, Сөрә башлар кырын да!>
Шулай, дуслар,
«Бөкере»нең Бетте борынгы даны. Куа кырдан бүген аны Коммунизм урагы!
III
ЫНДЫР ӨСТЕ
Ындыр өсте, ындыр өсте, Кайный монда кешеләр. Бәйрәм төсле йөри кеше, Тик һәркемнең эше бар.
Гөлдер-гөлдер, гөлдер итә Машина тавышлары. Бөтре^ алып кереп китә Сап-сары арышларны.
Һаҗәр, Бәдәр салам селкә, Ә малайлар тарттыра, Мидхәт сала зур эскерткә, Мөбәрәк — биреп тора.
Ногман абзый көлтә кертә, Алты кеше, тугыз ат. Берсе кайта, берсе китә, Әйләнәләр тугыз кат.
Суга монда арышларын Гөлсинә кичә таңнан.
Шундый уңыш чыккач аның Беренче гектарыннан, Ашкынышты күңелләре Егетләрнең, кызларның: Кайный, ташый бар эшләре — Сизмиләр көн узганын!
Батыргәрәй көлтә бирә, Куллары йокмый кулга.
96
Өч кыз аңар, чак өлгерә, Көлтә кисеп торырга.
Пилоткасын кыңгыр салган, Чылгый мыек җибәргән, Ләкин аны тузан сарган, Бөтен җире үзгәргән.
Бөтен җире соры мамык, Бер төсле булган егет.
Тик зур күзлек китә чаглып, Куйса ул башын бөгеп.
— һәллү-ү! — дип ул тавыш бирә, Көлемсерәп бер сулый.
Привод тагын шап-шоп килә, Кызлар тагын кызулый.
Сугышта ул . тупчы булган, Снаряд биреп торган.
Унике мең үлем узган Шул тала белмәс кулдан.
Гөлдер-гөлдер тавыш килә, Барабан әйләнгәндә.
Башлый Гәрәй кояш белә, Туктый — күз бәйләнгәндә.
Юк чыгучы, Юк чыдаучы Аңар каршы торырга. ' Булсаң, әйдә, чыкчы даучы, 4 Гәрәйдән уздырырга!
Өелә көшел,
Якты күксел
Шәүлә ташлап ындырга.
Кыза Гәрәй,
Куа Гәрәй йөз иллешәр центнерга.
— һәллү-ү!—ди ул тагын кичен, Кул биргәндә бригадир.
Ул кыз әйткән рәхмәт өчен Эреп китә баһадир.
Әллә нинди җылы сүзләр Әйтергә тели аңа.
Ләкин... «сыяр микән серләр?..» Уйлый да Әйтми кала...
«САРЫ САНДУГАЧ»
Сары Сара башак чала, Себеркесе кулында.
Күзе зәңгәр, кашы кара, Саф алтын толымында.
Эх, тавышы шул Сараның!
Көмеш чыңлый колакта. Аның ярсып җырлаганы Яңрап тора еракта.
Райондагы тавышлардан Тиң чыкмады аңарга. , Быел кышкы ярышларда Китәчәк ул Казанга!
Җырлый Сара,
Кушыла аңа
Салам селкүче кызлар,
Җилгәрүче,
Тибәрүче,
Көлтә чишүче кызлар:
«Очрадым таң җилләренә, Бәрелде җиңнәремә.
Коммунизм нуры сиблә СССР илләренә.
«Көмешле күл» буйлары, .Эчсәң — тәмле сулары, йөрсәң күңел ачыла, Ярсу йөрәк басыла!»
Җырлый Сара,
Аны яшьләр:
«Сары сандугач» .— диләр. — «Безнең йөрәк инде нишләр, Синнән айрылгач?» — диләр.
АМБАР ЯНЫ*
Ындыр каршысында амбар, Амбарлар тулы арыш.
Монда да бик күп эшләр бар, Монда да гөрли тавыш:
Комбайннан ашлык кайткан, Кулны тыксаң— ул дым тарткан, — Җәеп салырга кирәк.
Ул кояшта җилләгәчтен,
Тагын бер кат җңлгәргәчтен, Үлчәп алырга кирәк.
Тегермәннән Борһан менгән, Туксан центнер он китергән Аванска бүләргә. .
Яңа икмәк иртә белән
Тәмле исен һәрбер өйдән, Бөркер күрше тирәгә.
Атлар килгән йөк төяргә, Кукмарага китәргә, Кичке салкын белән атлап, Таңга барып җитәргә.
.С. Ә.- № 9,
97 -
98
Кайтып керде зур машина Инде дүртенче юлдан. Йөртүчесе Җиһаншина — Яшен шикелле елдам!
Завхоз Кәбир, тирен сөртеп, Үлчәүгә куя гирне.
Тирләгән ул капчык йөртеп, Эш бик күп аңа бире.
Тыныч егет, шау-шусыз ул, Чәпченүне белми ул. Нишләсә дә—ачусыз ул, Кычкырып та көлми ул.
Мәдинәттәй ашлык карый, Утырып капчык ямый. Ул. бишенче бәбиенә Актык көннәрен саный.
Колхоз аңар эш кушмаган. Ял ит. Батыр тап! — дигән. Ә ул, өйдә чыдамаган, Амбар янына килгән.
Җиңел йөри, сер бирми ул. Бөтен җиргә өлгерә. Аурайганын сиздерми ул, һәр эшне эшләп бирә.
Йөрәге яхшы аның, Күңеле якты аның. Рәхмәт, намуслы ана! Бәхетле булсын балаң.
Председатель Таһир иптәш Рота әйдәгән кеше.
Эльба ярларына җиткәч, Тәмам иткән ул эшне.
Хәзер аңар монда мәйдан, Амбар яны — энпесе I Килеп тора һәр уңайдан Эшнең тамыр тибеше.
йөз тезген аның кулында, Кирәк белеп тартырга. Кайнасын эш һәр урында, Ярамый салпайтырга!
Өч колхозны берләштергәч, Эшләр тагын күбәйде.
Ләкин көчләр бергә килгәч, Ул яңа колач җәйде.
I НП — күзәтү пункты дигән сүз.
7* 99
Ерак оча хәзер аның Уйлары, хыяллары:
— Үтсен, дуслар, бераз тагын, Танымассыз дөньяны!
Без үзебез һәммәсен дә Үзгәртербез боларның.
Шундый көч бар хәзер бездә, Шундый дәрт бар, дусларым!
Шундый зур эш тора алда, Шундый матур киләчәк. Ул якында — безнең янда, Ул киләчәк иртәнчәк, Әгәр талмый эшләсәк!
Шулай дип ул канат кага, Сөйләшеп китсә кызып, һәрнәрсәгә вакыт таба, һәрбер эш аңа кызык.
Кайчан ашый, кайчан йоклый? — Күргән кеше юк аны. .
Халык аңар рәхмәт укый, — Дәрәҗәсе югары.
Эшнең хәзер иң мөһиме: Ашлык, ашлык ил өчеЪ! һәм илтә ул көне-төне — Тизрәк бурыч өзелсен!
Амбар яны тыну белми, — Анда байлык агыла..
Кич белән дә эш өзелми — Балкып утлар кабына!
Гөрли шулай ындыр өсте, Кайный зур хезмәт һаман. Баһадир күк гади кеше, Дан сиңа, дускаем, дан!
БЕРЕНЧЕ ТАВЫШ
Авылның нәкъ үзәгендә, Яшь агачлар эчендә, Бер йорт тора гүзәл генә. Балкып бәйрәм төсендә...
Яшел калай түбәле ул, Кәрнизләре челтәрле’. Парадныйдан кермәле ул, — Тик ишеге бикләүле...
Серле пәрдә каплый эчен, Күреп булмый һич нине... Агротехник Хикмәт өчен Иң начары — шул инде...
106
Тәрәзәдән тәрәзәгә
Йөри ул, мескен, бутка, Ярсып алсу пәрдәләргә, Йөгреп бара баскычка.
«Ләкин бар да файдасызга! һичкем чыкмый, карамый...
Кинәт урам уртасында Кычкырсаң да ярамый...
Нишләргә соң? Ничек кенә Ачарга шул пәрдәне? — Күз кырыен төшреп кенә Күрергә Зөбәйдәне?
Ничек икән аның хәле?
Авырдыр инде аңа!..» һаман саклап тәрәзәне, Хикмәт шулай уйлана.
Алар бары бер ел элек Кавышкан яшьләр әле;
Бер тиң сөеп, бер тиң килеп, Башланган гомерләре.
Кинәт шуяда тавыш килә, Беренче тавыш өйдән!
— Бу — минем!.. — дип Хикмәт көлә, — Әллә каян ук беләм!.
Бәлки, юктыр... Тукта, тукта...
Бәлки, башкалар булган?
— Ю-ук! — ди Хикмәт, —
Юк-ла, юк-ла,
Бу — минем кызым туган!
Кычкыра ул:
«Үвә-үвә...»
Кара, нинди көчледәи!..
Инде мең кат үбә-үбә, Сөя Хикмәт күңленнәи.
йөгерә ул бусагага, Кул күтәрә шакырга...
Ләкин кинәт туктап кала:
Врач тора каршында.
— Котлыйм, котлыйм яшь атаны Бик матур улы белән!
Коммунизм гражданы Исән тууы белән!
— Улым белән?! Улым белән?!
Ай рәхмәт, апагыиам! — чф Кыса ике кулы белән Врачны кочагына.
101
— Ә Зөбәйдә?
— Ул бик әйбәт!
Кәефе яхшы, сау-исән!
— Тагын сезгә мең-мең рәхмәт!
Мең сәлам аңа миннән!
Әйтегез сез аңар минем Иң җылы сүзләремне, Иң түреннән йөрәгемнең Иң матур теләгемне!
Шул^й бик күп сөйләнде дә, Дәрт белән янып Хикмәт, Артына ялт әйләнде дә Чыгып йөгерде кинәт.
йөгерде ул кырга тизрәк, Авылга сыймагандай...
Аңардан да бәхетлерәк Берәү дә булмагандай!
АК НУР
Күбекләнеп ята Тугайлы, Болыннары аның тургайлы.
Шундый матур була бу яклар, Әгәр булса җәйге төн айлы.
Ярларына чыгып су тулган, Таш кыялы төштән буылган, йомычкалар йөзә өстендә, Ул — кешегә хәзер буйсынган...
Урталыкта ап-ак йорт тора, Ул шәһәрчә итеп салынган; Зур тәрәзләр, ишек ачылган, Буяу исе килә залыннан.
Аска төшкән инде турбина, Су кергәнне көтә куйнына. Генератор беткән җыелып, Соңгы болтлар кергән урнына...
Тик механик Самат дус кына, Зур ачкычлар тотып кулына, Кагып-сугып карый барысын, Куанган күк тимер чыңына...
Түбәсендә флаг күренә, Ерактан үк тарта үзенә. Бүген халык монда җыела: Күптән көткән бәйрәм көненә. .
Ә бу эш бик кызык башланды: «Көмешле күл», «Берлек», «Тубылгы» — Өчесе дә утлы булуны
Максат итеп куйды бу елны.
102
Ләкин зур су каян табасы? «Берлек» суы артык кечкенә, Тубылгы да шуның күк кенә — Ун киловатт бирер һәркайсы...
Ә Тугайлы тирән, куәтле, Бу ике су аңар кушыла, Тик сорый ул бик күп хезмәтне, — Таһир менә шуңар пошына...
Өч тармакта ята өч колхоз» Аралары берәр чакырым. Өч җитәкче уйлый аерым, Тапмыйлар тик уйның ахырын...
Икесенә: җитми су көче, Ә Таһиргә: җитми күл көче. Хуҗалык зур,
Кирәк күп кеше, Каян алсын? Әллә нишлисе...
Дәшеп ала Фазыл боларны:
— Нигә, — ди ул, — бергә төзмисез? Бик озаклап уйлап йөрисез, Ни көтәсез, нәрсә эзлисез?..
Туганлыда, менә шушында, Станция корып җибәрсәк, һәммәгезгә көче җитәчәк, Салуы да җиңел киләчәк...
һәм шуннан соң эшләр кайнады: Инженерлар килеп карады, Өч колхозның бөтен кешесе Көн дә монда өмә ясады.
Тракторлар агач тарттырды, Экскаватор балчык казыды, Машиналар кирпеч, таш, цемент, һәм ни кирәк, шуны ташыды.
Атлар йөрде,
Көрәк уйнады, Яшьләр җыры төн дә тынмады; Бу якларда мондый дәү эшнең Юк.иде бит әле булганы!
Тугайлының комы уелып, Цементлы таш, бетон коелды, һәм плотина болын аркылы Матур дамба булып сузылды.
Гравий ятты аның өстенә, Утыртылды тирәк читенә. Ак багана тезеп чыктылар, Тигез итеп берсен берсенә.
103
Тулайлының юлы бүленде, Ярдан ашып, читкә үрелде, Бер файдасыз яткан «Ком болын» Мәңгелеккә суга күмелде.
Ун метрга өскә калкынып, Олы бер күл төсле киң тулып, Килеп җитте инеш арыкка, йөз киловатт ярсу көч булып.
Язгы ташу, көзге яңгырлар, Бар да сыяр монда, урын бар. Тар тамактан түбән ыргыр су,— Өстәмә көч алыр турбиннар!
Колхозчылар, дамба өстендә, Үзләренең бу зур эшенә Сокланышып карап тордылар, һәм әйттеләр берсе-берсенә:
— Кара, нинди олы эшләрне Ерып чыгардай зур әмәлне Табып була икән, егетләр, Бергә җыйсаң әгәр көчләрне!
һәм шул хезмәт,
Дуслык ялкыны Берләштерде бу өч колхозны, Киң тормышка кеше кул сузды, Шунда булды моның кызыгы!
Яна бер чор юлы сызылды, Куандырды бу хәл Фазылны; Кыр эшләрен башлар алдыннан Олы семья нигзе салынды.
Тугайлының көмеш суына, Кичке шәүлә күктән коела, Әллә ничә төрле парчалар Тибрәнәләр анда тын гына...
Комиссия барлап алды да, Таһир басты халык алдына. Кем аякка басып торалган — Монда килгән бу кич бары да: Сиксән-туксан яшәр карт-карчык, Җиңги, түти, килен, кыз-кошчык, Егет-җилән,
Ир-ат,
Балалар, Бөтен кеше өчен юл ачык!
Сүз бирде ул парторг Фазылга, Фазыл тамак кырды аз гына һәм ягымлы сөйли башлады, — Бар да карый аның ягына.
104
«...Күптән якты безнең күңелләр, Юлларыбыз ачык иделәр, Шул юллардан безнең кешеләр Югарыга һаман менделәр.
Ләкин өйләр безнең, урамнар, Караңгы иде әле, туганнар. Менә бүген инде аларда Яңа утлар балкып янарлар!
Бөек Ленин бик-бик теләгән Бу яктының безгә килүен, Ил халкына файда бирүен, һәрбер эшне җиңел итүен.
«Җиделе лампа якты яна, Кәрәчине күп булса»... дип, , Җырлаган җыр инде онтылыр, «Җиделе лампа» үзе юк булыр!
Әй, яшь дуслар! 'Инде ындырда, Сез йөрмәссез атлар кууда.
Бүген кичтән кешнәп «ак айгыр», Эшли, башлый ашлык сугуда.
Яз-көз,
Җәй-кыш һаман кешнәр ул, Такта ярыр, бау да ишәр ул. Җиңеләер безнең хезмәтләр, Ни теләсәк — шуны эшләр ул!
Эшләдегез, дуслар, атлыгып, Бертугандай бергә талпынып. Рәхмәт сезгә!
Бәхет китерсен Сез тудырган шушы яктылык!..»
Председатель дәшә Былбылга, Кайчы бирә аның кулына:
«Синең кебек җитез булсын, — ди, — Кис тасманы, олан, җай гына...»
Былбыл каушый, көлә, кызара, Ә үзе ул чиксез куана.
һәм бар халык карап торганда, Кайчы сала ефәк тасмага...
Менә ефәк әкрен киселде... Арык ачык, Эчкә су керде...
Турбинага килеп өлгерде, Генератор салмак селкенде...
— Әйләнә бит, әнә, әйләнә!
— Лампаларда кызыл җеп әнә!
— Яктыра ул,
105
һаман нурлана!
— Яна, яна, дускай!
— Шәп яна!
Бөтен халык гөрли, шау килә, Шатлыгыннан яңрый бар тирә: Пионерлар бердәм кычкыра: «Рәхмәт сиңа, бөек партия!»
Карт-корының нечкә күңеле: Җем-җем итә аның күз төбе... Тәгәрәсә дә яшь бөртеге, Утка карый һаман ул үзе!
Яшь-җилкенчәк пар-пар килешә, Бер-беренә карап көлешә.
һәм Зөлфия белән Заһит тә,
— «Мәңгегә!» дип куллар бирешә...
Менә шушы бәйрәм кичендә, Кызыл ефәк тасма киселде... Урамнарда, өйләр эчендә
Ильич нуры — ак нур сибелде!
олы ЙОМГАК
Күк читенең сирень алсулыгы Әкрен-әкрен сүрелә:
Җәйге кичнең моңсу матурлыгы Тын эңгергә күмелә.
Идарәдә Ильич уты балкый, Бригадирлар эш саный: Председатель көнгә йомгак ясый, Аннан Фазылга карый:
«Олы көннең олы йомгагы бу, Тырыш хезмәт җимеше:
Арыш кырын җыю,
Ындыр сугу, Ашлык тапшыру эше, Баллар, майлар кереше, Терлекләрнең үсеше, Бөтен эшнең планнары Арттырып үтәлеше — Тыныч хезмәт җиңеше!»
Парторг Фазыл райкомны ала:
— Алло! Иптәш Уразай? ...һәм чыбыклар буйлап хәбәр ага...
Зур бер шатлык җырыдай:
—«Көмешле күл» иген тапшыруның Очына җитеп бара.
Арыш беләй өзсәк, инде моның Дүрт көнлек эше кала...
106
— Яшь бригадир Зәки әйбәт эшли, Калмый аннан Гөлсинә.
Ике көннән алар эш төгәлли, Мактап аласы килә.
Без уйлыйбыз
Икесен дә бергә Партиягә алырга, — Яшь көчләргә канат үстерергә, Алга очсыннар тагын да...
— Утыз сигез гектар урды бүген Комбайнчы Тимербай.
МТСтан ярдәм начар түгел, Эшләре барса шулай...
— Вахит белән Заһит унны урды Пар атлы машинада...
Егерме дүрт тонна ашлык куды Шофер Җиһаншина да...
— Алты йөз пот табыш бирде кортлар, Иртәгә бал бүләбез...
һәм әйтергә кушты миңа картлар: Сезне чәйгә көтәбез!..
—«Көмешле күл» бүген ак нур чәчә: Балкып тора бөтен төш!
Таңнан башлап электрга күчә Колхоздагы бик күп эш!..
— Батырлар күп, дәртле йөрәкләр күп, Эшлиләр намус белән.
Колхозчыда яңа теләкләр күп, — Туалар саф күңелдән...
Тыныч көннең олы хезмәтләре
Кайнар,
йөгрек,
Шау-шулы.
Халык күңлен борчып йөдәткәне,— Трумэннарның шашнуы!
Ачулана халык
Тыныч көнне
Бозучы дошманнарга.
Бөтен көчен бирә
Туган илне Иминлектә сакларга!..
һәм секретарь җавап бирә аңа:
— Яхшы, чибәр эшегез. «Көмешле күл» сезнең алда бара, Шулай дәвам итегез.
Нык торыгыз ләкин, ычкынмасын «Алда!» дигән асыл кош.
107
«Мактаналар» диеп курыкмасын, Бакчагыз калмасын буш!
Тыныч эшен алып барсын халык, Партия терәк аңа.
Иптәш Сталин үзе тора басып Бу иң мөһим вахтада!
Ышандыра Фазыл партияне, Партияле сүз белән:
Колхоз үтәр бөтен йөкләмәне Намус һәм ак йөз белән!
Юк, мактанмый Фазыл.
Халык көче Чиксез зур ул, тиңдәшсез. Ул башкара белә бөтен эшне, Тик калдырма җитәксез.
Ул шушында туып-үскән кеше, һәркемне яхшы белә.
Ничә еллар инде карты-яше Киңәшкә аңа килә.
Ничә еллар инде партиянең Туры юлын өйрәтә.
Җирдә колач җәеп яшәү ямен Сеңдерә һәр йөрәккә.
Әйе!
Таяна Фазыл халыкка, Тауга таянган кебек, һәм халык та аңа һәрвакытта Кул суза якын килеп.
ЗӘҢГӘР якты
Өйләрдә ут сүнгән инде, Гармонь тавышы тынган... Авыл ләззәт белән инде Рәхәт йокыга чумган.
Тыныч хезмәт көненнән соң «Көмешле күл» ял итә...
Бик борынгы гүзәл моңсу — Тулган ай менә күккә.
Тын урамнан кайтып бара Зәки белән Гөлсинә.
Соң булса да озатып бара.
Егет аны өенә...
Сизәмени аны яшьләр, Карыймы
Соң булуга?
Кирәк булса — диңгез кичәр һәм кайтыр таң тууга!
Җаннары саф нур аларның, йөрәкләре бер утта, һәм көче
Зур хыялларның Аларга юл яктырта.
— Хуш, Гөлсинә...
Тыныч төннәр... һич теләмим китәргә...
— Сау бул, Зәки...
Матур төшләр!
...Күрешербез иртәгә!
Бу төн йолдызлар да тып-тын, Атылмый, уйнамыйлар.
Әтәчләр дә әле мыштым, Ярсынып җырламыйлар.
йоклый «Көмешле күл» халкы Киң, рәхәт җәйге төндә! Тик ерактан зәңгәр якты Балкый авыл өстендә.
Күренә ул түбә кырдан, Матур һәм көчле булып, — Без җитәсе гүзәл чордан Сузылган төсле булып.
Анда «НАТИ» пар. күтәрә, Әкрен генә гөрелдәп.
Ахры безнең Мөнәвәрә йөрергә тели ипләп.
Уятмыйм, ди, колхозчыны, йокласын ул тынычлап...
Ләкин инде таң лачыны Канат җәя колачлап.
Тиздән тагын ямьле иртә һәм яңа көн башланыр. Кеше тагын кайнар эштә Зур максатка юл салыр.
Ул көннән-көи якыная, Бар күркен чәчеп килә. . Инде заман үзе аңа Киң юллар ачып бирә.
Ул көннән-көн ачыклана, Җырдан тормышка керә. «Көмешле күл» шунда бара Бөтен ил белән бергә!
1949 — 1951. Казан.