Логотип Казан Утлары
Юлъязма

СТАЛИНГРАДТАН ТӨНЬЯКТАРАК


(Юл язмалары)
Сталинград юлларында хәзер аеруча җанлылык. Монда килүчеләрдән кемне генә очратма, кем белән сөйләшмә, аның бәхетле бер тойгы кичергәнен сизәсең: герой-шәһәр туфрагына аяк бастым! Гидрострой- га, Иделдә коммунизм гигантын салышырга киләм. Ә күңелем инде күптән монда минем...
Г идроэлектростанция салыначак урынга җитү өчен шәһәр буйлап егерме километрлап ара үтәргә кирәк. Киң асфальт урамнар, чәчәк һәм куаклар куерып үсеп торган озын проспектлар буйлап узасың. Юл буйлата хәрабәләр урынына күтәрелгән яңа йортлар, төзелеш мәйданнарында күккә ашкан краннар һәм вышкалар тезелеп киткән. Батырлар кабере өстендәге язулы һәйкәлләр, бетон постаментларга куелган танк башнялары күренеп- күренеп кала. Алар биредә кайчандыр оборона сызыгы узганлыгын белдерәләр. Еш кына әле күмелеп өлгермәгән окоп эзләре, снаряд челтәрләгән шәрә стеналар, өем-өем кирпеч ватыклары да күзгә чагыла. Ирексездән Бөек Ватан сугышы көннәре, 1942—43 еллар Сталинграды искә төшә.
Дәһшәтле һәм мәңге онытылмаслык ул көннәрдә немец-фашист илбасарлары Сталинград фронтының һәр километрына 76 мең снаряд, бомба һәм мина яудырган иде. Бу җирләрдә 2752 километр оборона рубежи һәм барлыгы 125 мең метр озынлыкта окоп казылды. Монда дошманны 85 мең ут ноктасы каршылады. Сталинградта һәр квадрат- метр мәйданга 500 дән алып 1150 данәгә кадәр кыйпылчык һәм пуля төшкән урыннар бар... Герой-шәһәр шуларны кичерде, Сталинград шулай җинде! Бу җиңү дөньяны таңга калдырды, халыклар күңелен дәрт һәм өмет уты белән яктыртты...
Җиңү дәвам итә! Коммунизм тантанасы өчен бөтен илебездә киң фронт белән барган тынычлык көрәшендә Сталинград юнәлеше бүген дә төп юнәлешләрнең берсе. Хәзер һәркемне мондагы төзелеш-ләрнең колачы, темпы һәм перспективасы таңга калдыра. 1950 елның көзендә Сталинград районында башланган гидроэлектростанция һәм каналлар төзелеше, Сталин чорының башка бөек корылмалары кебек үк, дөньяда үзенә тиңне белми.
Юл, борыла-борыла, шәһәр буйлап төньякка сузылуында дәвам итә. Машиналарга төзелеш йөкләре һәм төзелешкә килүче белгечләр, эшчеләр, кунаклар тулган. Булачак гид- ростройчылар белән танышабыз. Менә инженер Посальский. Ул — Сталинград оборонасы ветераны. Ватан сугышы көннәрендә Иделнең сул як ярында Ахтүбә районында, дошманга каршы 40 мең мина куйган. Орден колодкасында «Сталинград оборонасы өчен» медале тасмасы да күренә. «Төзелешкә килергә мине шул медалем өндәде», ди Посальский, горур тавыш белән. Мордва егете Геннадий Степашкин исә үзенең бирегә килүен башкача- рак аңлата: «Миңа Сталинград оборонасында катнашырга туры килмәде, яшь идем, колхозда эшләдем, фронт өчен иген үстердем... Ләкин күптәнге теләгем тормышка ашты —

! 10
мин бүген Сталинградта, чорыбызның бөек төзелешендә!» Геннадий инде гидростройның уку комбинатында үзенә яңа профессия алырга өлгергән. Хәзер ул төзелеш районына бара һәм бүген кичен яки иртәгә скреперга утырачак.
Төзелешкә һәркем шулай омтыла, фидакарь хезмәткә ашкыну һәр кемдә дә шулай көчле.
Ниһаять, без шәһәр читендә, Спартановка һәм Рынок поселоклары районында, гигант ГЭС төзеләчәк җирдә.
Чын мәгънәсендә гүзәл күренеш! Иделнең текә стена булып күтәрелгән биек ярыннан ук башланган киң тигезлектә тынгысыз моторлар гүли, тузан уйный, куе төтен учмалары сузыла. Әрле-бирле чабып торган машиналар, өзлексез хәрәкәт итүче экскаватор һәм кран башнялары, яңа өлгергән ап-ак йортлар кайнар рәшә аша ялтырап, күренә. Монда төнге смена утлары балкуын күргәндә исә, ирексездән, зур бер индустриаль шәһәр картинасы күз алдыңа килә.
Бу — Иделнең уң як ярындагы төзелеш районы. Шәрә далага төзүчеләр килеп аяк басканга әл*е бер елдан артык кына вакыт үтте, ә никадәр эш башкарылган инде! Әнә төзелешнең кыю разведчиклары — геологлар поселогы. Анда искиткеч кыска срокларда зур-зур лабораторияләр, торак йортлар, ял бакчалары, яхшы җиһазландырылган киң мәйдан өлгертелгән. Урамнарда яңа утыртылган яшь куаклар тирбәлә.
Төзелеш мәйданнарында күп төрле мастерскойлар, такта яру һәм механика заводлары инде күптән эшли. Төзүчеләр һәм монтажчылар көн саен дистәләрчә яңа торак йортлар һәм производство объектлары тапшырып торалар. Яңа квартираларга күчүчеләр инде бик күп өй котлау туйлары үткәргәннәр.
Илебезнең тимер юл карталарына тагын яңа бер исем өстәргә кирәк — Идел яры буйлап сузылган юлда гидростройның Спартановка станциясе ачылган. Монда төзелеш адресына килгән эшелоннар һәм баржалар бушатыла. Кирәк икән, эше-лонны ’Идел аша сул як ярга да чыгарырга мөмкин һәм ул бик жи- ңел эшләнә: паровоз, дистәләп вагон таккан килеш, махсус баржага (корабльгә!) тимер юл буйлап килеп керә һәм икенче ярда яңадан рельсларга чыгып баса!..
Трактор заводы белән Латошинка поселогы арасында Причальная станциясенә кадәр яңа асфальт юл сузылган. Бу киң магистраль уң як яр төзелешләренең бөтен мәйданын буйдан-буйга үтә һәм киләчәктә плотина буйлап Идел аша чыгарга тиеш.
Дзержинский районында «Кечкенә ГЭС» — гидростройның 150 мәртәбә кечрәйтелгән, хәрәкәт итүче моделе төзелеп ята. Аның бассейны инде әзер. Тиздән аңа көчле насослар ярдәмендә су тутырылыр, галимнәр һәм белгечләр булачак Сталинград диңгезенең су режимын, су асты рельефын, төзелеш материалларының сыйфатын шунда тикшерә башларлар. Моның өчен «плоти-на» кырыйларындагы 18 әр метрлы ике вышкага фотоаппаратура урнаштырыла.
Вышкалар урманы үсеп чыккан Песчаный утравы һәм Ахтүбә елгасы аша Иделнең сул як яры апачык күренә. Анда гидростройчылар шәһәренең яңа урамнары һәм кварталлары барлыкка килгән. Хәзер бирегә уң як ярдан югары вольтлы электр линиясе корыла. Идел аша сузылган чыбыкларны 90 шар метр биеклектәге металл мачталар күтәреп торачак. Шундый ук ысул белән ике яр арасында асылма юл да төзелергә тиеш. Аны менә нинди итеп күз алдына китерергә мөмкин: биек металл мачталарга калын-калын корыч арканнар эленгән, һәр аркан — бер вагонетка өчен юл. Мачталарның озынлыгы уң як ярдан сулга таба акрынлап кими барганга, юл сул якка авышрак. Вагонеткалар авыш юлдан үзләреннән-үзләре тәгәрәп торачаклар, ягъни, йөк үзен- үзе ташый...
Башкарылган эшләрне тиз генә күреп һәм санап бетерерлек түгел. Ләкин әле төзүчеләр а ларны зур эшләрнең башлангычы гына, бөек һөҗүм өчен тыллар хәзерләү генә дип

111
саныйлар, һөҗүм үзе — төп корылмаларны төзү эшләре исә, биш ел дәвам итәргә тиеш. Ә 1956 елда моннан Москвага, Үзәк кара туфрак районнарына, Саратов һәм Астра-хань өлкәләренә, сугарылачак Каспий буе җирләренә 1,7 миллион киловатт электр энергиясе китәчәк, яңа диңгез шаулап торачак.
Рынок поселогы каршында, текә яр читендә, нәкъ плотина башланачак урында кызыл буяуга буялган металл обелиск тора. Монда 29 нчы һәм 124 нче укчы бригадаларның Сталинград сугышларында һәлак булган батырлары күмелгән. Шунда ук Идел хәрби флотилиясенең Ватан өчен, азатлык өчен каннарын койган десантчы морякларын да җирләгәннәр. Бу җирләрнең һәр карышын каһарманнарча яклаганда, бәлки, алар тыныч диңгез киңлеге, аяз күк турында хыялланганнар-дыр.
Әйе, монда диңгез булачак! Нинди генә диңгез әле! Аның киңлеге урыны-урыны белән 25 километрга, ә буе 500 километрга кадәр сузылырга тиеш. Моңарчы дөньяда ясалма диңгезләрнең иң зурысы дип Иделдә Рыбинск диңгезен йөртәләр иде. Аның мәйданы 4 600 квадрат километр, ягъни Москва диңгезеннән 22 тапкыр зуррак. Ә Сталинград диңгезе аннан да зур булачак һәм барлык карталарда билгеләнәчәк! Шторм вакытларында бу диңгездә 2 — 3 метр биеклектәге дулкыннар күтәрелүе мөмкин. Идел корабларын давылдан саклау өчен белгечләр хәзер үк инде махсус култыклар һәм портлар проекты өстендә эшлиләр. '«Красное Сормово» заводында төзелә башлаган ул корабларның үзләрендә исә бай итеп җиһазландырыл- ган 500 йомшак каюта, кинозал, медпункт, почта-телеграф, көтепха- нә, фотолаборатория, мастерской һәм магазиннар, коену өчен су бассейны һәм башка шундый уңайлылыклар булачак. «Иделдә безгә юл күрсәтеп 50 шәр метр биеклектәге маякларда утлар кабыначак» — диләр капитаннар. Алар Идел диңгезен йөзеп үтү өчен Одессадан Босфор бугазына барып җитәрлек вакыт кирәк булачагын белеп куаналар.
Илебезнең гүзәл һәм бөек елгасы Иделнең шифалы суларын киң далаларга шундый диңгез итеп җәячәк плотина үзе нинди булырга тиеш соң? Төзелеш идарәсендә безгә түбәндәгеләрне сөйләделәр.
— Плотинаның гомуми озынлыгы 4 километр. Үзе генә ярты километр озынлыкта булачак станция бинасында гаять зур 17 турбина куелачак. Шуны гына әйтсәк тә аңлашылыр: турбина белән генераторның гомуми биеклеге ун катлы йорт биеклегенә тигез, һәр турбинаның куәте 120 мең киловатт, аның эшче тәгәрмәче 9 метрдан артык диаметрлы һәм 400 тонна авырлыкта итеп эшләнә. Шушы тәгәрмәчләрнең калакларына 26 метр биеклектән төшеп торган су көче белән — су секундына 600 — 700 кубометр күләмдә төшәчәк! — турбиналар илебезгә ел саен 10 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе эшләп чыгарачак. Илле миллионга якын кешенең физик .хезмәтен башкарырлык көч дигән сүз бу... Плотинаны төзү өчен казылачак җирне генә төягән вагоннар поездының озынлыгы да җир шарын 2,5 тапкыр урап чыгарга җитәр иде...
Сталинградгидростройдагы эшләрнең колачы болар белән генә дә чикләнми әле. Билгеле булганча, илебезнең көньягындагы Каспий һәм Нугай тигезлекләрен,- Идел һәм Ах- түбә арасы тугаен, Сарпин үзәненг Кара җирләрне, Астрахань сахра- сын сугару һәм суландыру өчен гаять зур каналлар һәм сугаргычлар системасы төзеләчәк. ‘Идел суларын Казах далалары буйлап агызачак һәм Урал елгасына чыгарачак Сталинград Магистраль каналы гына 609 километр, озынлыкта һәм башланып киткән җирендә 150 метр киңлектә итеп казыла. Аның Иделдән тәүлек саен алачак суы — җәй айларындагы ике Днепр кадәр!
— Саннар моны тагың да ачыграк аңлатыр, — ди безгә гидро- стройның баш инженеры Медведев* иптәш. — Сталинград каналына Иделдән һәр секунд саен 500 кубометр су агып керәчәк. Ә Москва елгасы буйлап секундына нибары 25 кубометр су агып үтә. Менә чагыш
112
тырып карагыз!.. Сталинград гидро-электростанциясенең көче, аның диңгезе барлыгы 13 миллион гектар жиргә— Британия, Швеция, Дания, Бельгия кебек илләрнең бөтен чәчү мәйданнарыннан күбрәк булган мәйданга су бирәчәк.
Ә корылыклы җирләрдә суның нәрсә икәнен, аның кадерен дала халкы бик яхшы белә.
Идел аша чыкканда, паромда, безгә Югары Ахтүбә авылының бер картын очратырга туры килде. Ул гидростройның сул як яр төзелеш районында каравылчы булып эшли икән. Гидростройга килүебезне белгәч, рәхәтләнеп танышты, безгә төзелеш, дала һәм су турында юл бу-енча хозурланып сөйләп барды.
— Әдәм рәтле уңышны бу җирләрдә соңгы алтмыш ел эчендә егерме тапкыр алсак алганбыз. Туфрак яхшы бездә, ә иген уңмый. Су булмады, су... Ә тиздән инде ул булачак! Аны безгә Сталин китерә, Иделдән, каналлар буйлап...
Инде җиденче дистәсен тутырып килгән бу чал кеше Сталинград каналы турында шундый белеп һәм җентекләп сөйли, әйтерсең, ул аның проектларын үзе сызган.
— Волга-Доннан 2 тапкыр киңрәк һәм 6 тапкыр озынрак була ул. Ләкин суы, Волга-Дондагыча, баскычлардан менеп-төшеп түгел, ә үзлегеннән агачак, үзагышы белән, әйтик, елгадагыча. Юлында ул дала елгасы Узень аша сикереп үтәчәк, аңа су өстәп калдырачак. Ягъни болай: канал үз юлыннан сузыла бирә, ә Узень, тирәнгә казып күмелгән трубаларга тулып, аның астына кереп кала; аннары канал, юлын тагын дәвам итеп, Урал елгасы ягына ашыга, коры җирләргә су илтә. Менә нинди була ул безнең канал!..
Соңгарак без төзүчеләр арасында телдән-телгә күчеп бер легенда йөргәнен белдек. Аның эчтәлеге менә нинди:
Далада, кибеп, хәлдән таеп, Узень ыңгыраша — өстенә коры җилләр һәм ком бураннары ябырыла аның. Ул соңгы сулышында... Бу хәбәр дөньяда көчлеләрнең дә көчлесе булган Батырга барып ирешә. Аның, ул Батырның, җирдә бик күп дошманнарны җиңгән, җилләрне, далаларны, котыпны буйсындыручы дигән даны бар. Менә ул Узеньга да ярдәмгә килә. Килә һәм: «Исәнме, Узень! — ди. — Күрәм, эшләрең яхшыдан түгел, күз алдында кибәсең... Идел дә булышмаган үзенә. Юк, туган, болай булмый. Менә мин, таныш булыйк, яңа Зур Идел кешесе, сине бу казаңнан коткарам — Иделгә синең якка да агарга боерык бирәм. Яшәреп кит, туган, тирә-ягың яшелләнсен! Дулкыннарың шауласын, ярларыңа мөлдерәп тулган суларың ялтырасын, басуларга җәел, тугайларны сугар, уңышка хезмәт ит... Аннары Иделне Урал елгасына да озатып кал. Күрше елгаңны — Уралны котла, анын да тормышын яңартырга карар би-релде...» Дөньяда иң көчле, иң тәвәккәл, иң акыллы Батыр, Москвада, Кремльдә, яшәүче даһи кеше менә шулай эшләгән...
Шул легенданы ишеткән саен, әлеге паромда очраган картыбыз искә төшә. Бу сүзләр дә беренче тапкыр аның йөрәгендә тумадылармы икән? Аның ачык, мөлаем йөзе, ап-ак җитен сакалы һәм чандыр гәүдәсе һаман да әле күз алдында кебек. Менә ул гидрострой йөкләре төялгән машинага иркенләп менеп утырган, елмаеп, куллары белән әледән-әле дала ягын ишарәләп, туган җирләренең тарихын, үткәндәге моң-зарын һәм хәзерге шатлыгын сөйләп бара.
— ... Колхозыбызның агрономы, беркадәр җирне сугарып, су сибеп, ниндидер тәҗрибәләр ясап караган иде. Ышанасызмы, юкмы, гектардан 330 пот бодай алды' бит... Дымны җитәрлек бирсәң, һәр гектарда 400 центнер карбыз үстереп була икән. 400 центнер — менә бит ул ничек! Далада су—муллык ул, тормыш ул, туганнар. Менә нәрсә бирәчәк безнең канал.
Безнең канал! Безнең ГЭС! Бу сүзләрне шулай горурланып кем генә кабатламый. Шуны уйлап, Урал заводларында корыч коела һәм гигант машиналар эшләнә; шул адреска Украина—кабель, Белоруссия—мебель, Москва — ЗИСлар һәм проектлар, Татарстан кирпеч һәм

.алебастр җибәрә... «ГЭСка, каналга!»—дип кабардалы Петр Анапским бөтен семьясын алып, Сталинградка килгән һәм скреперда эшләп, көн саен 2 — 3 норма үти; «ГЭСыбыз, каналыбыз тизрәк өлгер-сен!»—дип москвалы Виктор Борисов ярты кублы экскаватор — «Ков- ровец» белән сменага 1 500 кубометр җир казый; уң як яр төзелеш районының слесарь-монтажнигы якташыбыз Баһаутдинов тәүлекләр буе йокламыйча берәр агрегатны ремонтлаганда, күңеленнән, «ГЭС өчен, канал өчен!» дигән сүзләрне кабатлап, үзенә көч һәм дәрт өсти; Свердловск өлкәсенең Красноуфимск районы, Молотов исемендәге колхоз членыВасилий Горчашев үзенең ялкынлы сүзләр белән язылган хатын: «Иделгә, гидростанция һәм канал төзелгән җиргә» дип башлый һәм болай тәмамлый: «Мине гигант ГЭСны төзүче итеп санавыгызны үтенәм. Моңа минем профессиям дә, чыгышым да, тормыш тәҗрибәм дә хокук бирә. Тимерче, электрик, слесарь, шофер, механик, арматурщик, моторист һәм тракторчы була алам. Балта остасы һәм столяр һөнәрен беләм. Калайчы, ташчы булып эшләгәнем бар. Теләсәгез нинди эшкә куегыз...» Миллионнарның көчен бер теләк, бер бөек максат берләштерә: Идел суларын коммунизмга тизрәк хезмәт иттерергә! Бәхетебез, тыныч тормышыбыз, киләчәгебез төзелешләрен тизрәк стройга бастырырга!
Зур максат зур энергия тудыра, зур иҗат эшләренә рухландыра. Эшләрнең нәтиҗәсе турында исә зур саннар сөйли. «Июньдә без нәрсә өчен көрәшәбез» дигән плакатта, мәсәлән, гидростройчылар шуны язганнар: «Тәүлеккә 200,000 кирпеч тезергә, 4 300 кубометр җир казырга, 5 мең тонна йөк ташырга!» Төзелеш эшләре башланган беренче айның — 1951 елның январе планыннан күп тапкыр артык булган бу задание намус белән үтәлгән. Башка айларның моннан да күп тапкыр артык графигы шулай ук төгәл һәм арттырып үтәлеп килә.
Әлө хәзерлек эшләре барганда шулай. Төп эшләр чорында исә тәүлек саен 34 мең тонна йөк бушатырга һәм ташырга, көненә 1000 кубометр агач эшкәртергә, сәгатенә 1000 кубометр бетон һәм тимер-бетон салырга туры киләчәген төзүчеләр бик яхшы аңлыйлар. Бу көннәр инде башланды. Төзелеш-монтаж эшләренең 1951 елга билгеләнгән планын августка үтәп, гидростройчылар Идел үзәнендә перемычка ясау, Песчаный утравында гидростанция бинасының котлованын, Ахтүбә ҺӘхМ Сталинград каналларын казу эшләренә керештеләр.
Төзелешкә миннән бүген күпме өлеш керде? Монда һәркем үзенең көндәлек эшенә шулай дип йомгак ясый. Үткән һәр тәүлек — героик эшләр тарихы китабының яңа бер бите ул.
Менә кояш баеды. Кызган һава бераз суына төшәр кебек. Иделдән сыек кына томан да күтәрелә. Яна смена утлары кабына. Тагын бер хезмәт көне, гади бер тәүлек үтте. Диспетчер өстәленә участоклардан алынган сводкалар — алгы сызыкның донесениеләре өелә. Саннар бергә туплана, бер-берсенә өстәлә, таблица үскәннән-үсә бара. Барысы да әзер булгач, исәпләнеп, саналып беткәч, төн урталарында, бәлки тан алдыннан, элемтәче аппаратка утырыр, чыбыклар буйлап еракка, башкалага, Кремльдәге иркен бүлмәгә, юлбашчыга яңа рапорт йөгерер. Анда Сталинградгидростройда үткән тәүлек эчендә башкарылган эшләр язылган булыр. Менә алар, саннарның коры теле белән, кыска, ләкин тирән мәгънәле итеп әйтелгән, аз сүзле, ләкин күп нәрсә турында тантаналы яңгыраячак сүзләр:
«Москва шәһәрләр проектлашты- ру институты геодезистлары гидро-стройчылар шәһәренең тулысынча әзер проектын тапшырдылар. «Отлично» бәя белән кабул ителде.
Ташчылар 196 квартиралы яңа йортның һәм гидрострой административ корпусы бинасының нигезен салдылар; тоташ бу ике бинаның озынлыгы 500 метр.
СССР халыкларының җыр һәм бию дәүләт ансамбле төзүчеләргә концерт бирде; тамашачылар бик канәгать.
в. .с. ә/ н э;
113
336 вагон йөк бушатылды.
Сул як яр төзелеш районында яна амбулатория ачылды. Комсомо- лецлар, өмә үткәреп, җәйге эстрада һәм кинотеатр төзелешендә соңгы эшләрне тәмамладылар. Драмтүгәрәк членнары театрны ачканда куелачак спектакльгә репетиция үткәрде.
Камадан, Удмуртия һәм Татарстан АССРдан тагын 3 сал килде — алардан 68 мең кубометр агач бушатыла.
Төрле өлкәләрдән төзелешкә кабул итүне сорап язган 38 хат алынды. Молотов өлкәсенең Оханск балалар йорты пионерлары 47 китап җибәргәннәр.
Дүрт яңа рационализаторлык тәкъдиме кертелде. Вак ташны эредән аеру һәм известь эретмәсен югары катларга насос ярдәмендә күтәрү өчен җайланма инде бар!
Львовтан һәм Одессадан яңа электропоездлар килде.
Ростов төзелеш институты студентлары — практикантлар, үз проектлары буенча, яңа типта зур мастерской — фундаментсыз каркас бина салуга керештеләр. Төзелеш 8 көндә төгәлләнәчәк.
Куйбышевгидрострой белән Сталин- градгидрострой арасын зур марофон йөзеше белән үткән спортчыларның финишы булды. Алар куйбышевчы- лардан сәлам һәм яңа уңышлар турында рапорт китерделәр.
Көнлек эшләр графигы 126 процентка үтәлде...»
Юлбашчы тирән игътибар белән укыр, саннарны үлчәп, чагыштырып карар, фамилияләргә, шәһәрләр исеменә тукталыр, бәлки кайберләре- нен астына сызып үтәр. Башкарылган эшләргә тиешле бәяне биреп елмаер, котлар, ә кирәк җирдә, тукталып, дәфтәренә кыска билгеләр ясар: монысы азрак, фәлән эшне ашыктыра төшәргә кирәк, бу инициативага аеруча игътибар итәргә — киләчәге зур...
Шулай буласын һәркем белә, һәр көннең йомгагы шулай тикшереләчәгенә күңеленнән ышана һәм аның нәтиҗәсенә югары бәя бирелсен өчен тырыша. Шул нәтиҗә ил каршында, юлбашчы алдында җаваплылык хисен үстерә һәм ныгьпа, ярыш утларын көчлерәк дөрләтә.
Зур Һөҗүмгә гаскәр туплана, Җиңүләргә чакырып ут яна...
Гидростройчылариың бу җырында сүз Идел ярларында дөрләп һәмz балкып янган ярыш утлары турында бара.
Ярыш утлары! Алар тирә-якны гына балкытмый, ә күңел һәм хисләрне дә яктырта, канатландыра. Экскаваторчылар яңа забойга беренче булып керү, ташчылар яна бинаның беренче кирпечен салу хо-кукын яулау өчен ярышалар. Бу мактаулы эш төзелешнең иң алдынгы эшчеләренә генә тапшырыла. Забойда яки төзелеш баскычларында исә ярыш планнан тыш казылган кубометрлар һәм торак мәйданнарның квадрат метрлары өчен бара. Төзүчеләрнең үзләреннән читтә, ил-нең ерак почмакларында да ярышташлары бар. «300-304 номерлы земснаряд «Красный Октябрь» заводының блюмингы белән ярыша. «Мария Ульянова» пароходы командасы исә Сталинградка ерак Камадан хат җибәргән: «Быел бөек төзелешләр фондына 90 тонна ягулыкка экономия ясарга сүз биреп, экономия өчен көрәштә үзебез белән тиңләшергә чакырабыз» — диелә хатта.
Иделдә, Сталинградтан төньякта- рак, Рынок һәм Ахтүбә районнарындагы гигант бу төзелештә кабынган якты утларга бөтен ил сокланып һәм горурланып карый, һәркем үзенең йөрәгендә туган дәрт һәм ашкыну чаткыларын шуңа өстәргә тырыша, һәм һәркем шуңа ышана: гидростройчылар сүзе нык булыр, аларның ярышта яңадан яңа җиңүләре Ватан-ананы шатландырыр. Коммунизм корылмасын төзүчеләр— тынычлык сугышының төп юнәлеше солдатлары дигән мактаулы исем намуслы хезмәт белән акланыр!
Сталипградгидрострой, 1951.